Тургайлы болытлар (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Телескопны аягына бастырганнар. Шәһәрнең тутыккан күк йөзендә

йолдызлар күренми әле. Ай чыкканны көтәргә туры килер. Галәмгә төбәлгән

хыялларны балконда калдырып, тагын өстәл артына тезелештек. Ашап-эчеп тә

ардык бугай инде. Тамак туйгач, тәрәзә артындагы вазгыять онытылып тора.

Гәүдә авырая, дөньякүләм проблемаларга карата ваемсызлык көчәя, гамьсезлек

били. Өч бүлмәдә өч телевизор кабызып, өчкә бүленеп, күңелле ял иттерердәй

сюжетлар эзләдек. Сайлый алмыйча тагын өстәл артын яуладык.

— Экрандагы сурәтләргә багынганчы, үз гаиләң белән күзгә-күз карашып

утыруга ни җитә инде, — диде Нуриәхмәт кызы. Кискән-тураган нигъмәтләрнең

барысын да ашатып бетерергә җыена иде бугай. — Әрәм калмасын, иртәгәгә

тәме югала инде боларның...

— Яңа ел төне түгел, таң атканчы ашарга димәгән! — Монысы, гәүдә

сылулыгы белән горурланып, ботаник ризыкларга мөкиббән киленебез кисәтүе.

— Туачак оныгыгыз турында бөтенләй оныттыгыз, — диде ул, глобус өслегенә

охшаган көмәнен сыйпап. — Берегез — китапханәче, берегез — китап язучы,

шушы көнгә чаклы исем таба алмыйсыз.

— Әти, әти дим, ну, әти!..

Улым «әти» дип дәшкәндә, миңа шундый рәхәт, юри ишетмәмешкә сабышам,

кабат-кабат әйтүен телим. Үзем гомер бакый яшәп, бер генә тапкыр булса да

«әти» дип әйтә алмадым. Февраль бураннары белән әтине күмеп кайтканда,

миңа алты ай, әнигә утыз алты яшь булган. Шәригать кануннары буенча зиратка

керергә дә ярамаган аңа. Әни, нужа камытын киеп, безнең белән бергә үскән.

Үги әтигә дә «әти!» диеп дәшәргә риза идем югыйсә...

— Әти, әти дим, әллә колакка катыландың инде? Тап инде бер матур

исем.

Нуриәхмәт кызы минем өчен җавап бирергә ашыкты:

— «УЗИ», кыз бала туачак дип күрсәткәч, эзләве яртылаш җиңеләя инде.

Әтиегезнең кем исемнәрен сайларга теләвен беләм: Зәмзәмия, Сәвия, Рәшидә,

Рита, Назлыгөл, Зөһрә...

— Ник туктап калдың? Дәвам ит, — дидем мин, әлеге исемнәрне ишетүдән

яшерен ләззәт кичереп.

— Әллә тагын яңалары да өстәлдеме?

— Хәзер, өстим: Равил, Рамил, Рафил!.. — дидем дә шып тукталдым.

— Йә, беттемени?! Син минем альбомдагы малай-шалайларны гына саный

аласың шул, көнче күбәләк. Безнең гаилә коткысы шушы исемнәр арасында

инде.

— Үзең башлагач кына җавап биргән идем... Юктан проблема чыгармыйк,

берәүнең дә исемсез калганы юк әле. Әнә, Ай телескоп каршына килеп баскан

анда. Сез чәй эчегез. Ә мин Күк җисемнәре белән сөйләшеп алам.

Нуриәхмәт кызы, табын артын гомуми җыелыш белән бутап, шартлы

беркетмәне иске карар белән төгәлләргә булды:

— Син, лунатик, әйт әле миңа, машинаңны кайчан утильгә тапшырырга

уйлыйсың?

— Әти! Әни дөрес әйтә, оныгыңны шушы ямаулы «шестёркаң» белән алып

кайтырбызмыни?

— Беләм. Ишеттем. Тырышырмын. Яңасына заказ бирелгән. Өлгерермен.

Өзек-өзек җөмләләремә җавап итеп, Нуриәхмәт кызы балконга таба кул

гына селтәде...

Ай телескопсыз да бик һәйбәт күренә иде. Ләкин ни генә дисәң дә, сөйгән

кызымнан килгән хатны тизрәк ачарга ашкынган шикелле, Айдагы «Зөһрә

кыз»ны якыннанрак күрәсем килү теләге күңелне рәхәт кытыклап, ымсындырып

тора.

Шәһәр кешесе исемне китаптан эзләргә ярата: тирән мәгънәлесе кирәк,

кабатланмасын, русчага тәрҗемә ителгәндә, бик бозылмасын, минем исемне

кушканнар дип күрше-күлән, туган-тумача, дус-дошман үсенә күрмәсен... Исем

кушуда катнашучы кешеләр саны никадәр күп булса, уртак фикергә килүе

шулхәтле үк кыен да. Һәркем үзенең күңелендә качып калган исемне яңартырга

маташачак. Менә ичмасам, авылда: кемне хөрмәт итәсең; кем мактаулы; кем

батыр; кайсы артистны йә язучыны яратасың — шул исем синең өеңдә яши.

Безнең авылда 47 Исламгали бар, 36 — Сәрия, 12 — Ринат, Илсурлар

— урамы белән, берән-сәрән генә дип әйтик, чит илдән ияреп кайткан яңгырау

исемле кызлары да байтак. Ә менә Гәрәй, Ибрай, Сәхәбетдин, Низам кебек

исем кушуларны авыл советында метрика тутыручылар оныткан инде. Хәер,

һәр авыл үзе бер дәүләт бит ул, башкаларга охшамас өчен, кануннарын саклый,

йолаларын яңартып тора.

Мин артезиан чишмәләр бораулаган «Бер» районда Зөһрә исемле кызлар

бик күп иде. Зөһрә йолдызга, ягъни Венера планетасына зонд төшергән еллар

булгандыр ахрысы... Күрше-тирә районнар Кечкенә Париж дип атасалар да,

«Бер»нең үзәге бары тик авыл өйләреннән генә тора иде. Күрәсең, шагыйранә

кушаматы мәдәният йорты тирәсеннән таралгандыр.

Өч кешелек бригадабызны утын ягып җылыта торган райпо кунакханәсенә

урнаштырдылар. Кыскасы, «Париж»да яшәп, авылларга йөреп эшлибез. Ә кич

җитте исә — «Шерше ля фам»...

Күңел ачып йөрергә исәбем юк, яңача тормыш кору турында хыялланам.

Минем өчен генә үскән кыз бала «Париж»да качып калмасын... Зәмзәмиядән

киттем, Сәвия-алтыным белән араны өздем. Инде өлешемә тияр көмешемне

эзлим.

Беренче кичне үк Зөһрә исемле кызга гашыйк булып кайттым. Дөрес, мин

әле аның исемен дә, мәктәптә татар балаларына рус теле укытканын да соңрак

белдем.

***

Тулган Ай, безнең балкон турысына килеп җиткәч, туйганчы күреп кал мине,

дигәндәй, әйләнешен акрынайтты бугай, күз алдымда эленеп калгандай тоелды.

Телескопны юнәлтүе бик җиңел икән... Йа, Хода! Шушы яшемә җитеп, Айның

чын йөзен якыннан күрмичә ничек түздем икән соң мин?!. Караңгы җиһанда

адашып йөргәннәрнең сукмагына зәгъфран нур салырдай түгәрәк лампа гына

түгел ул сиңа... Гади күз белән караганда, Айга тонык пәрдә корылган кебек.

Ә телескоп — ул пәрдәне ачкан: Ай глобусында кабарынкы кратерлар, чүмәлә

сыман калкулыклар, хәтта күчәр дип саналырга тиешле баш-башында кар

аклыгы да аерым-ачык күренә. Сыный карасаң — Күк капусында Ай Җирнең

туграсы кебек тора.

Кечкенәдән, әби-бабайларыбыз сөйләгән әкиятләрне чынга алып үскән

малай буларак, Айга карау белән, анда сулы чиләк-көянтәсен иңенә салып Зөһрә

кыз йөридер кебек тоела иде. Телескоп белән дә сүнгән янартаулар арасыннан

шул уңган кызны эзләдем бугай.

Бар ул Зөһрә кыз, тик Айда түгел, Кечкенә Парижда. Ятимлек күрмәгән,

әтисе Автономияле республикабызның «Бер» районында дәрәҗәле түрдә

эшләгән ныклы гаиләдә үскән. Зөһрә ике сеңелкәшенә туган апа тиешле олы

кыз, зур булышчы. Әтиләре еш кына Казанга партия киңәшмәләренә китә,

әниләре көне буе райсобес эшендә. Зөһрә сеңелкәшләрен карый, ашарга пешерә,

мунча яга, көянтә-көянтә су китерә. Соңрак, иске нигездән читкәрәк күчеп,

яңа өй салып чыгалар. Зөһрә хәзер суны чиләкләп ташымый — кирәккән саен

кранны гына ача, мунча миченә дә газ кергән...

Айда бернинди дә кызлар күренмәгәч, түгәрәк экранда хәрәкәтсез сурәт карап

утыру тиз ялыктырды. Үткер күзле торбаны яктырак янган йолдызларга күчереп

карадым, алай да тиктормас җанымны җәлеп итәрлек юаныч тапмадым. Өч йөз

тапкырга якынайтып кына чиксезлекне тотып буламыни?!. Галәмгә очмаска

дучар ителгән милләтнең бер ятиме өчен уенчык кына ич бу телескоп, уенчык

машина кебек, уенчык гармун кебек...

Чиксезлектән тайпылып шәһәр түбәсенә күчтем, ләкин йортларның асты

өскә килде, җирдәге хыялларны күрер өчен түгел икән бу коры сихер, өйләр

түгәрәк түгел шул әле Казанда... «Париж»ны күрер өчен дә балконы төньякка

караган фатирга күчәргә кирәк, юкса мин бүген Зөһрә кызны телескоптан

баштүбән килеш күрергә дә риза идем...

Нуриәхмәт кызы үзе табын артында телгә алмаса, Зөһрә исеме бәлки тиз

генә искә төшмәс иде әле. Болай да инде, юраганны юш китереп, насыйп

булмаган ярларымны очрата торам, һәм очраткан берсен бүтән күрешмәслек

итеп югалта торам. Үкенмим дә үзе, үксемим дә, үртәлмим дә... Сызып кына

барам. Күңелем тәмам бушлык белән тулды.

Зөһрәне кузгатасы түгел иде. Нуриәхмәт кызы белән яшәргә комачауламыйча

гына онытылып бара иде инде ул... Имеш...

Хәтеремә хилафлык китереп, үз-үземне алдап маташам түгелме? Язучылар

оешмасында гомуми җыелыш йә әдәби ел йомгаклары, юбилей кичәләре

үткәрелсә, мин «Париж»дан килгән шагыйрь абый янына утырырга тырышам.

Ул гомере буе тик бер урында — районның башкарма комитеты рәисе

урынбасары булып эшләде, Кечкенә Парижның «писцовая книга»сын яттан

белә. Килгән саен, ашык-пошык кына хәл-әхвәлен сорашкан булам да сүзне

Зөһрәләрнең өй түренә борып куям.

«Миңа сәлам әйтүчеләр юкмы?»

«Ник булмасын, бик күпләрдән сәлам сиңа. Кайсысыннан ныграк көтәсең

соң?»

«Ну, шул инде, райком секретаре кызы».

«Харис Нигъмәтовичның кызлары-йолдызлары өчәү бит: Чулпан, Айсылу,

Зөһрә... Бөтенесе дә чибәр!»

«Зөһрә икәнен бөтен «Париж»ыгыз белә бит инде...»

«Белүен беләбез дә... Сине өметләндерерлек һич кенә дә хәбәрем юк бит,

әй... Кияүгә чыкты ул».

«Биюче Рамилгәме? Концертларда гел парлашып бииләр иде».

«Юк, Рамил армиядә, яшьрәк әле ул. Зөһрә диңгез флотында хезмәт итеп

кайткан кешегә чыкты. Батыр егет... Үз күзләрем белән күрдем... Бер көчеккә

ябырылган бозау чаклы бурзайны, җан тамырыннан эләктереп алып, читән

аркылы ыргытты... Берүк юлына аркылы төшә күрмә!»

«Балачактан бирле җен-фәлән белән куркыттылар инде безне...»

«Ярар, үпкәләмә. Шаярттым гына. Син дә бик батыр егет. Безнең районда

практика үткәнеңне онытасыбыз юк. Бөтенләйгә төпләнеп калсаң, райком

секретаре бердәнбер кызын бирергә риза иде үзеңә... Ә Зөһрәне оныт

инде...»

Онытырсың Зөһрә йолдызны! Ул минем күңел күгемдә көн саен: таң атканда

— бер, кояш батканда — ике — балкып ала хәзер...

Зөһрәне күргәч кенә мин үземнең яшьлегем барлыгын тойдым. Киноларда

күреп, китаплардан укып, бәхетле парлардан ишетеп, үзем өчен тудырган

хыялый мәхәббәтнең, ниһаять, чынбарлыгын таптым. Шушы мәхәббәтне күрер

өчен, мин ничә еллар буе олы юлда адашып йөргәнмен.

Кече Парижда мин ярты ел чамасы эшләдем. Райпо кунакханәсенә кайтып

тиз генә кием алыштырам да мәдәният йортына, ягъни безнең авылдагыча

әйткәндә, клубка йөгерәм. Иртәрәк килергә тырышам, чөнки «Париж» яшьләре

уенга җыелганчы, буш залда «Гөлбакча» ансамбленең репетицияләре бара.

Шыпырт кына керәм дә уты сүнгән тамаша залында югалам. Ә сәхнәдә җырлы-

биюле ансамбль. Ничә кеше катнашканын ярты ел буе саный алмадым — мин

гел Зөһрәне генә күрдем.

Клубтан кайтам да хат язам. Ул хатны мәктәпкә килеп кыңгырау шалтыратучы

дежурный апага калдырам... Кайсыбер көннәрне кулымдагы хатны башка

укытучылар тартып ала: «Зухра Харисовна учительскаяда, тапшырырбыз!..»

— дип елмаешып, каядыр мәктәп төпкеленә китеп югалалар. Ярты ел буе шулай

газапландым. Йөз сиксән көн рәттән җавап көттем, ник бер килсен икән...

Клубта көн саен күзгә-күз, кара-каршы очрашабыз, сөмсерен коеп үтеп китә,

ә хатларымны кире бирми үзе... Клубтан аны көн саен сәхнәдәш пары Рамил

озата кайта. Миннән котылыр өчен генә уйланылган хәйләдер инде, Зөһрәне

өенә илтеп куйгач, егет яңадан клубка йөгерә...

«Гөлбакча» ансамбле атнага өч тапкыр җыела. Бер генә репетицияләрен дә

калдырганым юк. Караңгы залдан сәхнәдәге Зөһрәгә текәләм. Ул мине күрми,

ә мин аны, экраны бөтен сәхнәгә җәелгән киң форматлы кино караган кебек,

икешәр-өчәр сәгать буе карап утырам. Ул киеме белән дә башкалардан аерылып

тора. «Гөлбакча» үзенең беренче юбилеена әзерләнә. Казанның «Халык иҗаты»

йортыннан кайтартылган костюмнарга инде ун яшь икәнлеге биюче кызлар

өстендә нык сизелә. Калай шкафта бикләнеп сакланган Арча читекләренең

дә чигүле чәчәкләрен җыерчык баскан, балтырлары бушаган. Ә Зөһрәнең хан

кызыдай сылу гәүдәсенә килешле киеме бөтенләй үзгә. Аның күлмәкләрен

атнасына өч тапкыр яңартып өлгерәләр бугай, читекләре аяк үлчәменә мач

килгән, бизәкләре әле яңа гына чәчәк аткан. Талпынып-талпынып биегәндә,

калын толымы сүтелеп муенын сыйпый... Һәм чем-кара чәч арасыннан алка

энҗесе җемелдәп ала. Кемнәрнеңдер беренче укытучысы бит инде бу кыз,

дигән җирсүле уй мине тагын да ныграк сокланырга мәҗбүр итә, якынайта

һәм кызыктыра иде.

Ярты ел буе сер бирмәдем, караңгы тыкрыкларда сагалап торып ялынмадым,

хатларыма ник җавап бирмисең, дип сорау алмадым. «Яратам сине, Зөһрә»

дигән шигыремне «Париж» газетасында бастырмадым...

Куркаклык түгел бу...

Кызларның «юк» дигән сүзеннән минем күңелем сына.

Аларның «юк!» дигәнен ишеткәнче үк, алдан сизенеп, горур рәвештә кире

борылырга, яратуымны кимсетмичә генә вакытында чигенеп өлгерергә тиеш.

Кызлар үзләре мине сайласын. Күрешер өчен мин бер адым атласам, сөйгән

кызым миңа таба ике адым якынаерга тиеш! Һәрхәлдә, мин гел: «Әйе, ярар, риза,

яратам!» — дип кычкырып әйтә белгән хатын-кызлар тирәсендә чуалганмын.

Җиңел кәсеп белән бәхетле булырга омтылу — шушыдыр инде.

Җете буяуның тиз уңганын күп күрдем.

Күңелендәген хикәяләмичә генә яраттырган гашыйклар ышанычлырак икән.

Тик мин моны аңлаганда, Бурлин чегәне юраган еллар шактыйга кимегән иде

шул. Иртәрәк бәхетле булыр өчен минем белемем җитмәгән. Институтка керү

кирәк булган.

Студент чагында кичләрен Мех берләшмәсендә эшләп йөргәнемне

әйткәнем бар. Айга ике тапкыр Яңа Бистәнең төнге урамнарына Яшьләр

дружинасы итеп тәртип сакларга чыгаралар иде. Берсендә, «Тукай» кинотеатры

янына җыйдылар да бишәрләп бүлделәр. Арабызда бер кыз бала бар: юка

кызыл пәлтәдән, кызыл бияләйле, кулдан эрләнгән кызыл калфак кигән,

аягындагы күн итеге дә кызыл хәтта! Тез өстендә күзгә чалынган колготкие

белән муенына сарылган купшы шарфы гына актан. Алга таба җыелсак та,

төркемне сакларга тырыштык. «Нихәл, кызыл чәчәк?» — дип күрешә торгач,

исемен әйтергә туры килде үзенә — Ләйлә икән. Баулы районының Сәгъди

мулла кызы булып чыкты. Бүрек тегү цехында эшли икән... Яшь каеннарның

алтын тәңкәдәй яфракларын таптап, ләйсән карлар өстенә сукмаклар салып,

сафура бураннарын гөрләвектән агызып, кунакка да йөрешә башлагач, күңелгә

шом керде: менәтерәк — Сафура апабыз безне ташлап киткән елны бу бала

әле дөньяга туган гына! Ялгыш, ачылып китеп, язмышымны сөйләп бирсәмме

— балакаемның коты алыначак бит! Ничекләр итеп бу сафлыкның бәхетен

үзләштермәк кирәк? Болай да инде, нидер сизенә бугай, авыр суладым исә,

шундый итеп карап куя — күз карасы аша ут йөгертеп, намусымны өтеп ала.

Кыскасы... Мин башка эш таптым.

Соңгы елын укучы студентлар, диплом яклау өчен, кимендә дүрт айга

Казаннан китеп тора. Кайткач та инде, диплом алып, мәдәният учаклары

кабызу өчен бөтен Рәсәй тарафына таралышасы кешеләр. Киткән берсе, үзенең

акча эшләү урынын яшьрәкләргә «бүләк итә». Миңа да Идел буе районының

каравылчылар оешмасыннан бер урын эләкте. Иллә дә маҗаралы эш булып

чыкты. Өч студент, кичке алтыга бүлеккә киләбез. Кайда пост ачык калса

— милиция машинасына утыртып, шунда илтеп куялар. Айга ике тапкыр аеруча

эш тыгызлана, аванс йә получка алган көннәрдә ярты Казан капкасы ачык

кала. Ул чакта без төн чыкканчы, берьюлы җиде-сигез урынның хәлен белеп

йөрибез. Ачык капка дигәч тә, ислемай, сабын, мебель, макарон, шәраб завод-

фабрикалары, транспорт хуҗалыклары, төзелеш чималлары өелгән причаллар

бит инде алар. Шулай итеп, мин, көндез укуның беткәнен түземсезлек белән

көтеп утырам да дежур каравылчылар янына ашыгам. Әүвәл, күрешергә

җае килми, вакытым юк, кебек сылтау табып, «Кызыл чәчәк»нең эшенә

шалтыраткаладым, аннан соң бөтенләй «югалдым». Хәйләмне аңламаслык

Ләйләме?!. Эзләмәде...

90нчы еллар акчаның тинтәклеге, тауарның кытлыгы белән теңкәгә тиде.

СССР «Ура!» кычкыртып таралды, коммунистлар Ленин васыятьләреннән ваз

кичте... Шушындый болгавыр заманда шәхси эшмәкәрлек хәрәкәте күтәрелде.

Турбинная урамында «Илфар» ширкәте ачылган иде, тире эшкәртеп, затлы

кием тегәләр. Ул елларда Татарстан язучыларының әдәби фонд идарәсендә

Рафис Корбан эшли иде. Рафис «Илфар» директоры белән дуслашып өлгергән,

аның ярдәме белән бик күп язучылар елкылдап торган чәшке бүрек һәм затлы

кайры тун киеп алды. «Чаян» журналына җаваплы секретарь булып килгәч,

башым зурая төштеме — әллә кечерәк калыпка салганнармы, таман булыр дип

сораткан 58 үлчәмем башыма сыймады. Бүрекне алыштырырга дип «Илфар»га

үзем киттем.

Борычлабрак әйтермен дип, «Бүрегемне чи тиредән теккәнсез ахрысы, мин

кигәнче ике размерга утырган...» дигән җөмләне юл буе авыз эчемнән шомартып

килгән идем. Складка керсәм... Сәгъди мулла кызы Ләйлә — әлегәчә адәм башы

күрмәгән бүрекләрне, торт сыман итеп, бизәкле кәгазь тартмаларга салып, сүс

бау белән аркылы-торкылы бәйләп утыра! Көн саен аралашып торабыз диярсең,

мине күреп исе китмәде, елмаеп исәнләшүенә тиклем иске дусларча гына...

Миңа икеләтә кыен булып китте. Беренчедән — каршымдагы ханым, унбиш

ел үтсә дә, һаман шул җиңел сөякле «балакаем» кебек, күзләрендәге сагышлы

карашы гына олыгайган. Икенчедән, миңа хәзер: «Теге чакта кая югалдың

син?» — дигән сорауга, һичшиксез, җавап тотарга туры киләчәк.

— Өйләнү килешкән сезгә, хатыныгыз камыр ашы күп пешерә бугай.

— Аның каравы син гел үзгәрмәгән.

— Нәселебез белән шундый без.

— Менә сиңа «Кызыл чәчәк»!

— Түгел шул. Безнең униформабыз көрән төстә.

— Алъяпкычың, мех читегең, кофтаң... кайры жилетың... Көрән төс бик

килешә икән сиңа.

— Җиңсез кыска туныма исегез китмәсен. Калдык-постык мех кисәкләрен

корамалап, үзебез өчен эштә киеп йөрергә дип әтмәллибез. Җылы ул. Сез

киләсене белсәм дә салып куймадым әле.

— Ничек инде. Каян белдең?

— Язучылар союзыннан заказ алгач та, исемеңне күрдем. Тукта, минәйтәм,

кызык итим үзен, фамилияң язылган коробкага 56нчы размерлы бүрек салып

җибәрдем. «Чаян»га язып чыгарсын әле бер, дидем.

— «Чаян»га язып кемне куркыта аласың ди хәзер.

— Алыштырырга киләсегезне белдем. Гадәттә, затлы киемне покупатель

үзе киеп карап ала.

Ләйлә, тәбәнәк коймалы чоланга кереп, минем бүрекне алып чыгып

бирде.

— Менә, сезгә атап тегелгәне шушысы. Киеп карагыз.

Сабый бала бүреге тоттырып җибәрсәләр дә рәхмәт әйтергә риза идем. Көзге

каршында бүрекле портрет булып басып торуым да «Кызыл чәчәк» янында

вакыт үлчәмен озайтыр өчен генә.

— Ләйлә, ник син миңа Сез дип дәшәсең?

— «Син» — Кызыл чәчәк янында югалды. Культура институтында укыган

кеше миннән яхшыракны тапкандыр, дидем. Анда бит кызларның чибәрләрен

генә сайлап алалар ди.

— Ни сөйлисең, Ләйлә! Мин бит ул чагында хатын аерган кеше идем. Әйтергә

оялдым. Әти-әниең дә дөрес аңламас иде.

— Ну и җүләр... сез!

— «Яшь ленинчы»да эшләгән елны Туфан абый Миңнуллин да миңа: «Ну

и дурак!» — дигән иде... Үз итеп, сүз уңае...

— Мин дурак димәдем... Сезнең авыл кызлары ярты меховой иде. Икебезне

бергә күреп, кемлегеңне шул көнне үк килеп әйткәннәр иде инде. Яшьлектә

кем ялгышмас? Мин-мин, дип йөргән күпме егет сволочь бу дөньяда. Мин

сезне бик ошаткан идем. Арабыз өзелгәч, шулкадәр кыен булды. Башка берәүгә

дә кияүгә чыга алмам кебек иде...

— Бәхетлеме соң син, Ләйлә?

— Гафу итегез, мин әле генә сезнең бу соравыгызга җавап бирдем инде...

Син, дип саубуллашасы урында, хушыгыз, дип чыгып киттем. Ләйлә белән

бүтән күрешергә насыйп булмады. Инде «Илфар» ширкәте ябылды. Теге

бүреккә күптән көя төште. Кайры тунга «Чуртым» да юк. Кием шкафының

өске шүрлегендә бөгәрләнгән истәлек булып, яңадан модага кергәнен көтеп

ята, кисәң — кечкенә, кешегә бирсәң — кадерле. Унбиш ел гомерем заяга

үткәндер кебек тоелды.

Ләйләне искә төшереп алу бүгенгемне ныграк аңлар өчен кирәк иде миңа.

Зөһрәнең горур төстә мине эзләмәве ачуны китерә. Горурлыкны сылтау итеп

дәшми торырга була, ләкин кирәгең юк, дип кул селтәп булмый.

Мин аны үзем эзлим, горурлыгына зыян китермәм.

***

Туган көнем уңаеннан ТНВ каналы кунакка чакырды, «Кара-каршы»да

сөйләшеп утырырбыз, диләр. Темалары бик четерекле икән үзе: мәхәббәт һәм

хыянәт! Икегә бүлеп утыртырлар инде: бер якта — мәхәббәт җырчылары, ә

икенче якта хыянәтчеләр булыр. Мине кайсы якка каратып утыртасыларын

чамалыйм.

Тапшыру эфирга турыдан-туры чыга. Шуңа күрә дә башланасы вакытка бер

сәгать алданрак чакырдылар: урыннарга күнегәсе, һәркайсыбызның тавышына

микрофоннарны көйлисе. Бәхәс белән мавыгып, темадан читкә китмәс өчен

махсус әзерләнгән «дежур» сораулар белән танышабыз. Ялганлар хәлем юк, мин

инде экранга күренер алдыннан әллә ни дулкынлану кичермим, сөйләшү дә

алай фәнни әңгәмә түгел, менә күрерсез, минем тарафтан барысы да «мажор»

булыр... дип кенә торганда, студиягә «Париж» шагыйре килеп керде. Соңарып

түгел, район кешесе вакыт запасы калсын өчен иртәрәк йөри, ул, мөгаен, баш

мөхәррир бүлмәсендә чәй эчеп, мәхәббәт шигырьләрен сөйләп утыргандыр.

Шагыйрь абыйны күрү белән кылт итеп исемә төште — аның телевизордан

чыгыш ясаячагын ким дигәндә Кечкенә Парижның ярты халкы беләдер, ул

яртының яртысы интеллигенция булыр, ә интеллигенция арасында... Кыскасы,

укытучы Зөһрә, бүген тикшерергә дип өенә алып кайткан диктантлар өемен

читкә этеп, безнең тапшыруны караячак.

Студиядә бөтен лампалар да кабынса, раштуа суыгы да июль челләсенә

әверелә. Ә урамда — минем июль! Шагыйрь абый белән саф һава эзләп чыгып

баскан коридор буенча да бөркү җил бәргәләнә. Тел ачкычын майлар өчен, мин

шагыйрьнең «Казан утлары»нда чыккан шигырь шәлкемен күпертеп алдым.

Мактауга бик исе китми аның, үз каланчасын бик һәйбәт белә.

Ике арада күрешкән саен үзгәрми торган сораулар кабатланды...

«Миңа сәлам әйтүчеләр юкмы?»

«Ник булмасын, бик күпләрдән сәлам сиңа. Кайсысыннан ныграк көтәсең

соң?»

«Ярарыгыз инде... Зөһрә йолдыз нихәл анда?»

«Сүнеп бара... Бәхете булмады балакайның. Чибәрлеге башына җитте».

«Ничек инде, башына җитте?»

«Ничек икәнен үзеннән сораша аласың. Чибәр кызларга өметләнеп йөргән

егетләренең каргышы төшә бугай ул. Шалтырат».

«Телефонын белмим ич».

«Әтисенең исемен, фамилиясен беләсең, районның белешмәләр хезмәте

әйтә дә бирә. Бер түбә астында, әти-әнисе янында өч баласы белән яшәп ята...

Ире өшеп үлде бугай. Балалары күреп әйткәндә, Зөһрә чана белән тартып алып

кайта иде. Соңгысында күрүче булмаган».

Минем кинәт кенә сорауларым күбәйгән иде. Ләкин студиядә: «Керик

әле урманнарга» дигән җыр яңгырады да режиссёр ярдәмчесе безне студиягә

ашыктырды.

Тапшыруга дип расланган җавапларым, алдан ук уйланып, үземчәрәк

кинаяләнергә тиешле фикерләрем каядыр упкынга очты. Турыдан-туры эфирга

чыккан чакта катгый рәвештә тыелган экспромт шаккатыру һәвәсе аның

саен ныграк нәфесемне азындырды, күңелгә шайтан керде... Хәзер мин, өйгә

— Нуриәхмәт кызы янына кайтасым барын да онытып, Зөһрәгә тиң бәхетсез

булып күренергә дә риза идем бугай.

Үзе катнашып караган кеше белә булыр: турыдан-туры элемтәгә чыкканда,

баштагы мәлне тамашачылардан сораулар килмичәрәк тора, соңга таба чамасыз

күпкә китә, аларга җавап биреп тә өлгерер хәл юк һәм эфир вакыты да бетеп куя.

Тапшыруның ахырында режиссёр киселеп калган сорауларны безгә санап үтә,

респондентларның телефоннарын да бирә хәтта. Шалтыратучыларның күбесе

җае чыккан саен хәбәрләшергә һәрдаим атлыгып торган таныш әби-бабайлар.

Ләкин еш кына көтелмәгән серле исемнәр дә очрый.

Алып баручы кызлар Һади Такташның: «Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә,

ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта...» дигән юллары белән башлагач, телевизор

караучылар баштагы ун минутны өнсез үткәрде, башка каналга күчтеләр

ахрысы. Аннан, кунак шагыйрьләребез үзләренең әти-әниләре арасындагы

классик мәхәббәт белән горурланып алды. Тагын ун минут узды. Әкренләп

дастаннарга күчтеләр... Поэмалардан өзекләр китерү башланды. «Кара-каршы»

сөйләшүнең нибары унбиш минуты калгач, реклама вакытында режиссёр алып

баручыларның колагына рубриканың ни икәнен пышылдап өлгерде бугай.

Ниһаять, күчмә микрофонны миңа бирделәр: «Ничек уйлыйсыз, мәхәббәт

— гомумән, нәрсә ул?» — имеш.

Минем күңелдәге теге шайтан чыгырыннан чыккан иде инде, гел киресен

сөйләргә тотындым.

«Мәхәббәт дигән нәрсәне шагыйрьләр уйлап тапкан. Чынлыкта андый нәрсә

юк. Бер-береңне ошату бар, ияләшү бар. Мәхәббәтләшү — ул никах алдыннан

башкарылырга тиешле уен гына, шуңа күрә дә аның гарантиясе тугыз ай гына,

кайберәүләрнеке җиде ай да була».

«Алайса көнләшү каян килә?»

«Яши торгач, бер-береңнең малына әвереләсең. Кем инде үзенең малын

башкаларга бирергә теләсен. Шуңа күрә дә аерылышканда гражданнар сугышы

чыга. Син ташлап качкан хатын белән икенче берәү рәхәтләнеп яшәп кала».

«Сөйгәнеңне югалту мал югалту гынамы? Сезнең югалтып караганыгыз

бармы?»

«Минем гомер гел югалтулардан гына тора».

«Анысы язмыш бит аның».

«Язмыш мәхәббәт артыннан йөри, сеңлем».

«Димәк, мәхәббәт бар! Шуңа күрә хыянәт бар».

«Юк, кызлар, мәхәббәт булмаган җирдә хыянәт бар...»

«Ә сезнең хатыныгызга хыянәт иткәнегез бармы?!. Безгә шалтыратучылар

бик күп. Ләкин соравыбызга җавап ишетмичә торып телефонны алмыйбыз».

Теге шайтан шундук күңелдән чыгып качты, кызыкка сусаган тынлык белән

бергә-бер калдым. Җавап бирмәсәм... кеше көлдерәм дип, адәм көлкесенә калу

шушы була инде ул...

«Хатыныма хыянәт иткәнем юк, дисәм, дусларым көләр инде дә... хыянәт

иткәнием дисәм — өйгә кайтып керәсем бар... Әйдәгез, җавап шушы урталыкта

калып торсын...»

Алып баручы кыз колак аппаратын төзәткәләде. «Алло, тыңлыйбыз сезне.

Сез турыдан-туры эфирда. Соравыгызны кыскарак тотарга тырышыгыз. Алло,

ал-ло, тыңлыйбыз сезне... Алло... Кызганычка каршы телефон өзелде... Юк,

гафу итегез, эфир вакытыбыз беткән. Рекламадан соң хушлашабыз...»

Тапшыру беткәч, «ТНВ»ның иҗат төркеме безне бераз әрләсен әле дигәндәй,

тиз генә таралышмадык, һаман нидер көтеп йөрибез. Экранда әйтелмичә,

үкенечкә калган фикерләребезне кемгәдер сөйлисе килә. Тимер баскычларны

биек үкчәсе белән саный-саный режиссёр ханым төште.

— Әйбәт булды. Үзебезчә инде, — диде дә ул миңа трамвай билеты чаклы

гына кәгазь кисәге тоттырды. Телефон номеры иде анда... Ну кем исеме икәне

аңлашыла инде!..

Хатларыма бер дә җавабын алмагач, мин телефон номерында аның кулын

танымадым. Исемен күргәч кенә: «Зөһрә үзе!» — дип куйдым. Шушы кәгазь

кисәге белән көл арасында пыскып яткан кузларны җилпеп учак тергезәсем

килде; җавапсыз калган хатларымның эчтәлеген искә төшерергә тырыштым;

Кечкенә Парижга кайтыр өчен автобуска билет бирделәрмени?!. Кыскасы, мин

үземне мәхәббәткә лицензия алган хыялый кебегрәк хис иттем. Һәм студиядән

тирләп-пешеп чыккан мәхәббәт теоретикларын кызганудан мәрхәмәтсез елмаеп

куйдым.

 

Романның ахырын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 3, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: