Тургайлы болытлар (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Һәм менә, күпме еллар узгач, мин тагын Ослан ярына килеп төштем.

Рәшидәнең каршы алырга килмәслеген беләм, телефоннан шулай киңәштек.

Тау башында мине сары төстәге «Калина» көтеп тора иде. Рульдә — Рәшидәнең

бердәнбер кызы Сирень иде. Ул, үзе белән янәшә утырырга кушып, алгы ишекне

ачты. Әнисе белән күрешергә килүемне әтисенә хыянәт итү дип кабул итми

бугай, белә торып, елмаеп исәнләште.

— Кисәк кенә җил кузгалды, дулкыннар тәгәрәшә. Идел өстендә күңелегез

болганмадымы? Диңгез авыруы юкмы сездә?

— Юк, минем бернинди дә авыруым юк, — дидем, аныңча елмаерга

тырышып. — Соңгы елларда сагыну өянәге генә борчый башлады.

— Исән кеше сагына белергә тиеш, дип әйтергә ярата безнең профессор

Тәлгат Нәбиевич.

— Димәк, мин бик исән икән әле...

— Менә монда карагыз әле, — диде ул, алгы тәрәзә өстендәге көзгегә ымлап.

— Замри! Гафу итегез, зинһар, ни, берүк селкенмәгез! — Һәм Сирень көзгедән

үзенең сурәтен дә эзләп тапты. — Гаилә альбомы өчен нинди шәп фото! Мин

сезгә охшаган бит, әйеме?

— Апак, ни сөйлисең?.. Әгәр миңа охшасаң, сиңа ким дигәндә утыз яшь

тулган булыр иде. Әниең белән без тик бер генә тапкыр күрештек. Ишетәсеңме,

бер ге-нә... Минем гомергә синең яшьлек тә сыйган...

— Бер генә төн!

— Ә син аны каян беләсең, Сирень-Сиринә?

— Без әни белән бик якын подругалар. Бер-беребездән тел яшермибез. Сез

әнигә орынмагансыз да хәтта! Шуның өчен дә әни ул төнне миңа кыйсса итеп

бик еш сөйли. Филология факультетына керүем дә сезнең тирәгә якынаю өчен

иде. Әни гомер буе сезне сагынып яшәде. Ник аны эзләп килмәдегез? Казаннан

ерак ара түгел бит, Кәрим абый?

— Әниең«юк!» дип өздереп әйтте.

— Гафу итегез, «ярар!» дип әйтердәй кызлар «Досуг»та гына була... Сез киткәннән

ун ел үткәч кенә кияүгә чыккан әле ул. Мин аның соңарып пешкән җиләге.

Мин инде ник килгәнемә үкенә башладым. Сиреньнеңкүрештерү теләге

студент дуслары белән уйланылган авантюра гынадыр кебек тоела. Ләкин,

Иделне бер кичкәч, бу тамашада ахырынача катнашырга туры килә.

— Кызык, чакырылмаган кунак шикелле утырам. Кая алып барасыларын

белмим.

— Кая булсын, өйгә!

— Өйгә?!. Юк инде, сеңлем, әтиең каршына басып җавап тотарга

җыенмыйм.

— Һәй, Кәрим абый, сез бигрәк беркатлы кеше икәнсез, шуткыны да

күтәрмәгәч... Ә үзегез сатирик булып йөрисез...

— Әнә шул — мин юморист, дип йөрүчеләр шаяртуны аңламый да инде.

— Ярар, өйне барып җиткәч күрерсез. Киттек...

Үзгәргән, һай үзгәргән Югары Ослан, бер урамлы саладан таш челтәрле

калага әверелгән. Йортлары биек, еш, әмма Казандагыча тыгыз лабиринт түгел.

Кояшы тәрәзә саен гадел бүленгән. Саф һавасы туктаусыз җилләнеп тора.

Билгесез тарафка инде шактый озак барылды. Бистә урамнарында артык

куып булмыйдыр шул. Рәшидә белән күрешү минутлары ныграк якынайган саен,

ашкынулы күңел дә вакыт агышын акрынайтып, тизлекне киметкәндәй итә.

— Сирень, бу машинаның кызылы юк идеме соң? Әллә Рәсәй президентына

теләктәшлек йөзеннән сары «Калина»ны махсус сайладыңмы? Сары төс

— баланның өлгермәгән чагы бит.

— Егетемнең әтисе бүләк итте. Килен булып өлгергәч, кызыл «Мерседес»

алып бирермен, диде.

— Бу очракта сөйгән егетемнең, дип өстәргә кирәктер.

— Сөю... Мәхәббәт!.. Бер төнлек ләззәт өчен гомерлек газап китерә торган

сүзләр бу! Мин әни язмышын кабатларга теләмим! Бер-береңне ошатсаң — шул

җитә. Яратуны уйнарга да була. Гафу итәрсез, сезнең тәҗрибә каршында мин

өйрәнчек кенә әле. Артык телемә салынып барам түгелме?..

— Сиринә, мин сине яшәргә өйрәтергә җыенмыйм. Язмышның эталоны

юк.

— Кәрим абый, ник үз хутыгыз белән килмәдегез. Машинагыз юк мәллә?

— Бар. Бик борыңгы «Жигули» инде ул. Казанның елга портында калдырдым.

Әниең алдында күренергә оялдым.

— Китапларыгыз чыгып тора, романнарыгыз басыла, гастрольләрдән

өзелгәнегез юк. Сезнең кебек солидный язучыга иске «Жигули»да йөрүне позор

дип саныйм мин.

— Мин дә шулай саныйм. «Болгар-Авто»га утильгә тапшырам. Салонда чем-кара

«Форд-фокус» күреп кайттым. Тәвәккәллим. Иске-москыдан, үткән-сүткәннәрдән,

элеккеге хаталардан котылырга исәп, яшәргә комачаулый башладылар.

— Узган гомерне утильләштерү кебек яңгырый.

— Апак, син бик образлы сөйләшәсең түгелме?

— Үсәбез, Кәрим абый. Укытучыларыбыз талантлы.

Шулвакыт без озынча бурадан күтәрелгән, ике парадныйлы, биек тәрәзәләре

урам ягына карап торган таныш... бик таныш йорт янына килеп туктадык.

Машинаның ачык сары яктысыннан түрбакчадагы тырнак гөлләре ачыла

төшкәндәй булды.

— Сиринә! Бу бит элеккеге кунак өе.

— Әле һаман да кунак өе... Торучысы гына юк. Идел аша күпер салынгач,

килгән кунак тиз китә хәзер.

— Күреп әтиегезгә җиткерсәләр. Әниеңә сүзе булыр.

— Юкка борчылмагыз! Алар күптән аерылышкан инде. Минем хакка гына

бергә яшиләр... Барыгыз, әнине көттермәгез. Мин «шухер»да торам.

— Әллә нинди жаргоннар беләсең син, апак.

— Жаргон түгел, яңа диалект. Барыгыз, барыгыз!.. Сиксән алты килолы

Рәшидәң янына ашык!

— Сиринә, син китмичә тор, яме... Мин әниеңне просто күреп кенә

чыгам.

— Вәт, комедия! — дип көлгәндәй итте Сиринә һәм, магнитолага диск

батырып, җыр эзләргә кереште. Ниһаять, эзләгәнен тапты.

Бу юлысы мин парадный ишегеннән кердем. Сары «Калина» ирләр тавышы

белән:

Сиңа барам, сиңа барам,

Барган саен ерагая бара арам...

дип җырлап калды.

***

Өйлә вакыты.

«Казан утлары» журналы редакциясенең 147нче бүлмәсе.

Дүрт стенабызның берсе — тәрәзә, ел саен, «Коммунистик өмә» вакытында

гына юыла, шуңа күрә дә аның тоташ пыяласы көйләнмәгән телевизор экраны

кебек, урамдагы сурәтләрне томан аша күрсәтә.

Август челләсе.

Тәрәзәне ачсаң, кояшлы якта сагалап торган җил, коридор ишеген

каерып, ярау һаваны суырып ала да шайтан өермәсенә әверелеп, бүлмәдәге

кулъязмаларны туздыра башлый. Кояш «батарея»сеннән котылам дип пәрдәне

корсаң, хәреф танымаслык караңгы төшә.

Бухгалтерыбыз: бераз акча бар, сезгә кондиционер кирәкме, әллә суыткыч

алыйкмы, дигәч, без телевизор сорадык. Проза бүлеге өчен Табигать

кочагындагы һава торышына караганда, сәяси климатны алдан белеп тору

мөһимрәк.

Мансур Вәлиев, тәрәзә янына килеп басты да, унынчы каттан Әгерҗенең

Барҗылы авылын күрергә теләгәндәй, күзлек пыяласын сөртеп киде.

— Механизаторларга аш китерәләр хәзер...

— Мансур абый, ашханәдән әле генә тәмләп ашап мендек бит.

— Кырдагы ашка җитми инде, Марат.

— Абзыйлар, яшьлегем өчен сездән гафу үтенәм, кырга чыгып «похлёбка»

чөмерергә туры килмәде. Өйдә пешкәне дә ярап тора безнең ишегә. Кайтып

ике тәлинкәне каплап куям да... Обедтан соң эшкә килеп тормасам, ни диярсез

икән?

— Үзеңә кара.

— Синең эшеңне без эшләмибез, Марат, — Мансурны мин дә хупладым.

— Яшьлегеңдә яшәп кал.

— Әйе, 147нче бүлмә тиз картайта ул, абыең (монысы мин инде, ягъни

мәсәлән) килгәндә Галиябануның әтисе яшендә генә иде, ә хәзер, әнә пенсиягә

әзерләнә...

— Интонациягез бер дә ошамый әле миңа, абзыйлар.

— Отпуска вакыты җитте.

— Суң, Мансур абый, син бит инде болай да җәен-кышын «Аккош күле»

дачасында яшисең. Ялга китсәңдә, шул урманыңнан чыкмыйсың. Аннары,

эшкә килсәң дә, дачаңа кайтсаң да, баш мөхәррирең нигез күршең. Эшең белән

ялыңның аермасын күрмим.

— Урманда планёркалар юк: «Тираж, тираж! Син күпме яздырдың?!» — дип

җикеренмиләр.

— Ярый, абзыйлар, мин киттем! Ашханәдәге мосафирлар керә башлаганчы

чыгып сызыйм.

Безнең бүлмәдә тынлык — бик тансык күренеш. Иртәнге якта, баш мөхәррир

кабинетын мәхкәмәгә әверелдереп, көйсез авторлар йөренә. Кулъязмам кем

кулында, ник озак ята, ун ел инде басылганым юк, дигән шелтәләргә күбесенчә

проза бүлеге җавап тота. Көн уртасында инде йокысын туйдырып, тамагын

ялгап, һава суларга дип чыккан олпатлар һәм гонорар эзләп килгән активлар,

юл уңае хәл белешеп чыгар. Кич җитәр-җитмәс үзебезнең ишләрне көтә

башлыйбыз. «Кызыл почмак» без.

Әлегә Мансур Вәлиев белән икәү генә. Бергә-бер калсак — ул тәнкыйтьче,

мин — язучы!

— Бу романың озаккарак сузылды...

— Әкрен языла. Моннан көне буе күз алҗып кайта. Үзең беләсең, мин төнлә

генә яза алам, таң атканчы утырсам, иртән торып эшкә барулары газап.

— Элек, редакциядә эшләгән язучыга атнасына бер иҗат көне бирелә иде.

Ул көннәрдән отгул җыеп, иҗат йортларына китәргә дә рөхсәт итәләр иде.

— Партия без язганнарны укый иде. Ә медианерлар эксперименттан

бушамый.

Монысы мәгънәсез сөйләшү, дигәндәй, тәнкыйтьче кул селтәде.

— Исемен таптыңмы әле? — диде ул, тагын яңа роман тирәсенәрәк килеп.

— Исем сюжет корырга ярдәм итә ул.

— «Язылмаган поэма», — дип карадым.

— Артык купайтылган исем.

— «Вакыт машинасы» ничек?

— Тапталган.

— «Хисап көне» барамы?

— Дини догма синең амплуа түгел.

— «Мин иртәгә яшим» дип әйтеп әйтсәм?

— Чыктым аркылы күпер кебегрәк. Кушаматың «Корыч» булгач: «Корыч

ничек чыныкты...» дияр идең, кабатлану килешмәс.

— «Тургайлы болытлар»ны куясым килмәгән иде.

— Киресенчә, таушалмаган исем. Әгәр поэтикасын саклый алсаң—

хуплыйм.

— Минем биографиянең поэтикасына караганда романтикасы күбрәк булды

бугай.

— Алар икесе дә тугандаш сүзләр... Романтика дигәннән... Сәвияне күрәм

дип Уфага ашкынган идең. Сөйгән кызыңны кырык елдан соң очратып гайрәтең

чиккәндер. Күрешүеңдә бөтенләй кирәк булмагандыр әле. Ул вакыйганың

финалын язма син... Миңа гына сөйләсәң дә ярый. Чынында ничегрәк бетте

соң?

— Уфаның «Юбилейный» залына килеп төштек. Концерт башланырга бер

сәгать кала афиша янында басып тора.

— Сәвияме?.. Таныдыңмы соң?

— Үзе инде. Йөзеннән таныдым. Гәүдәсе генә үзенеке түгел.

— Кырык елдан соң нәрсә көттең?..

— Көтмәдем. Сорау гына бирдем: «Магаданга ник килмәдең? — дидем. Агач

балбал кебек басып тора. Биш минутлап үткәндер, ниһаять: «Нихәл?» — дип

әйтә алды.

— Танымагандыр ул сине...

— Минеме?!. Таныды! Гаебен танымады. Авылга кайтып егылыр идем, ди.

Юлга акча сорап килгән иде ахрысы.

— Артистлар автобусы белән алып кайтыгызые.

— Анымы?! Өстендәге бумази күлмәге Сәвия белән бергә бөгәрләнеп беткән,

баш астына салып йоклатканнар диярсең. Чәче дә искергән — парикка охшаган...

Афиша янында калдырып, кул селтәп китеп бардым. Мединститутның өченче

курс студенты белән Чаллыга чыгып качканын ишеткәнем бар иде. Нишләп

йөри ул Уфада! Бәхетен кора алмагандыр инде. Минем тирәдә бәхетсезләр

күбәя башлады.

— Бәхетлеләре безгә күренми генә аның... Бу вакыйганың азагын язып

тормасаң да була.

Бүлмәбезгә тагын челлә тынлыгы урнашты. Мин языласы вакыйгаларны

алдан чәчми тордым. Мансур үзеннән өстәп сөйлисе киңәшләрен яшереп

калдырды.

Аксакал яшендәге журналыбызның шушы 147нче бүлмәсендә миңа кадәр

бер взвод язучы эшләп киткән инде. Эше барның ашы барын да беләбез. Бу

бүлмәнең, элеккедән килгән йола буларак, ашханәдән менгәч — өч кенә минут

черем итеп алу йоласы бар икән. Кем эшләгән — шул йоклаган... Шулай,

бервакыт, 147 нче бүлмәдә Әхәт Гаффарның яңа романын юганнар... Төшке аш

вакыты булган. Рәшит Әхмәтҗанов белән Шамил Маннапов, өстәлгә кулларын

куеп, башны кырын салганнар... Уянып китсәләр... сәгать кичке җиде тулып

узган ди. Унике катлы йортның кешеләре кайтып бетеп, вахтёр бөтен утларны,

шул исәптән лифтны да сүндереп куйган ди...

Бу вакыйганы безгә Мансур сөйләде, сөйләгәндә буыла-буыла көлде... Сизеп

торабыз, үзе дә шунда булган... Бергә эшләгән еллары туры килә...

Әнә хәзер дә башын кул өстенә салып, сәке чаклы өстәлендә урын ипли.

Пенсияне тикмәгә генә бирмиләр, мин дә оеп барам... Маратны гына йоклата

алмыйбыз... Ярар ашыктырмыйк аны, олыгайсын бераз. 147нче бүлмә тиз

картайта ул...

Өч минут та үтмәгәндер, ишек шакыдылар.

Йә Гәрәй, йә Гомәр, йә Саттардыр... алар вакыты... Юк, Вакыйф

Нуруллин булып чыкты. Кергәне юкка бишбылтыр, ишек шакуын шуңа

танымадык. Аягүрә каршыладык үзен. Мин аны моннан 40 ел ук элек, туган

авылымның М.Вахитов исемендәге колхоз премиясенә лаек булганы өчен

хөрмәт итәм.

Хәл-әхвәл сорашулар күп вакыт алмады. Мансур эш темасына күчте.

— Вакыйф абый, яңа әсәр алып килдегез мәллә? «Һәлакәт»егездән соң утыз

ел үтте. Сез укыла торган повестьлар яза беләсез. Яңасын көтәргә хакыбыз

бар.

— Егетләр, миңа хәзер артык өмет тотмагыз. Бөтен өмет сездә инде. Сагынып

кына кердем. Ни дисәң дә,шушы бүлмәгә уналты ел гомеремне биргәнмен.

Әнә, энекәш минем урында утыра, өстәлем дә шул ук. Романнарыңны укып

сөенәм, энекәш.

«Минем урында утыра», дигәнче, сүзгә катышмый гына түзгән идем, әйтәм

инде...

— Вакыйф абый, укып чыккач шалтыратмыйсыз бит.

— Вакытыгызны алып, вак-төяк белән борчып торасым килми инде.

— Ә элек миңа хатлар да яза идегез. Хәтерлисез микән? «...Әйдә, кулыңнан

килмәстәй эш белән шөгыльләнгәнче, коеларыңны яхшырак казырга тырыш...»

1971 елның мае...

— Егетләр, бер-беребезгә ачу сакламыйк. Заманы болай да катлаулы. Ертып

ташла син ул хатны.

— Вакыйф абый, мин кәгазьне хөрмәт итәм.

— Ә бәлки, шул хатны язмаган булсам, син әле язучы була алмас идең!

— диде ул, сүзне кирегә борып.

— Анысы өчен рәхмәт! — дидем мин дә, аркасыннан сөеп.

Маннур Саттарның әкрен генә кереп килүе Вакыйф Нуруллинны ашыгырга

мәҗбүр итте.

Отставкадагы майор Саттаровның 90 яше тулган көннәр бу. Озын

гомерле ветераннар барын беләбез. Бишьеллык сугышны кичеп, яраланып-

дәваланып кайткан фронтовик агайның үз-үзен җиңел йөртүенә дә

ияләндек. Ләкин, 90 яшенә җиткән бабакайның, көн саен килеп, җәмәгать

ашханәсендәге ризыкны ашый алуы безнең өчен гайре табигый хәл булып

күренә иде.

Хәзер ул безгә кичә ахшам вакытында чыгарган яңа такмакларын укый

башлый. Әнә, орден-медаль планкалары астында күкрәк кесәсенә тыгылды...

Хәзер куен дәфтәрен ала да... юк, бу юлысы, социализм байрагы кебек комач

кызыл һәм әле уртага бөкләнеп тә өлгермәгән яңа таныклык күрсәтте. Ниһаять,

Язучылар берлегенә кабул иткәннәр үзен... почётлы әгъза итеп. Сабыйларча

сөенә, җанашым. «Почётлы язучы», «Почётлы академик»ларның кем икәнен

беләбез инде... Кәефен төшереп, сөенеченнән мәхрүм итәргә теләмибез.

— Маннур агай, бүген такмакларың юкмыни?

Маннур агай сугыштан кайтканнан бирле турая алмаган имән бармагының

траекториясен миңа төбәп:

— Исемә төшерүегез өчен рәхмәт! — диде дә чәчәкле тукымадан тегелгән

сеткасының тотка төенен чишеп, дермантин папка чыгарды, анысын ачып,

шигырьләр төпләмен җыйнап торган целлован пакетны шудырып укырга

әзерләнде.

— Яльчик күле буенда ял итеп кайттым, шунда яздым. Җәмгысе 32 штук.

Һәммәсе дә бер кыз турында.

Рөхсәтебезне сорап тормыйча гына укый да башлады.

Әгәр, Җир шарында цивилизация яңа гына яралып, Маннур агай кешелекнең

иң беренче чичәне булып танылса, мәхәббәт турындагы бу шигырьләр гавам

телендә дастанга әверелер иде... Ләкин, соңгы меңьеллыкта шагыйрьләр күп

туды шул.

— Газетада басылып чыккач, үзебез укырбыз, болай кызыгы бетә, — дип

туктатырга мәҗбүр булдым. — Кемгә багышлап яздың соң? — дим.

Һәм Маннур агай орденсыз күкрәк кесәсеннән Ләйлә Дәүләтованың төсле

фотосын чыгарды.

— Яраланган лейтенант Саттаровның гомерен саклап калган украин кызы

Изольданың рәсемен югалттыңмы әллә?

— Сезнең соравыгыз бик дорфа һәм урынсыз... — диде ул, икенче кесәсеннән

Изольдага кулын сузып.

Әйе шул, Изольда югала алмый. Ул аның фотосын, тышына мәңгелек

календарь бастырып, ике мең тираж белән таратты.

— Маннур агай, 1978 елның 11 июне атнаның кайсы көне булган?

Ул Изольдалы кадендарьга карамыйча гына, күңеленнән ниндидер саннар

пышылдады да, һавадан алып, миңа кирәкле көнне әйтеп бирде:

— Чәршәмбе! Һич шикләнмәгез.

Агайның күңеле булды. Шигырьләрен пөхтәләп янә чүпрәк капчыгына

салды.

— Извините за огорчение, я вынужден вас покинуть!

Күңеленә якын кешеләр белән ул гел шулай саубуллаша...

Маннур Саттаров чыгып киткәч, 147нче бүлмәдә нафталин исе булып сагыш

таралды... Бурлин чегәне вәгъдә иткән 96 яшьлек чагымны күз алдыма китергән

идем — җаным өшәнеп, бөтен гәүдәмә каз тәне чыкты. Әгәр мәхәббәтеңне

искә төшерә алырлык хәтерең булса, иң озын гомер дә таман гына икән... 90

яшьлек бабай да мәхәббәт турында шигырь язгач, «Тургайлы болытлар»ым

нәрсә турында булырга тиеш соң?.. Мәңгелек календарьның июнь чәршәмбесе

— ул минем Нуриәхмәт кызы белән танышкан көнем...

Утыз ел бергә яшәп, аның турында бер хикәям дә юк хәтта! Мәхәббәт

турында зурдан кубып язар өчен, автор сөйгәне белән кавышмаска, югалту

газабы кичерергә, гомер буе кемнедер сагынып яшәргә тиешме? Туксан алты

яшемәчә Нуриәхмәт кызы белән яшәп кала алсам, мин аның турында бернәрсә

язмасам да риза!..

***

Иртәгә туган көнем...

Бүген мин әле бер яшькә яшьрәк...

Кешенең хәтер дәрьясы виртуаль архив сыман. Бала чактагы яңа дәфтәргә

таныш йөзләр, рәнҗү-сөенечләр, җете хисләр отыры языла бара. Яши-яши

вакыйгалар шултиклем күп җыела ки: архив шүрлегенә сыймый башлый;

күңел төпкеленә чүмәлә булып өелә; кирәкле-кирәксез мәгълүматлар белән

күмелә; тузанга бата, онытыла... Көннәрдән бер көнне, көтмәгәндә генә,

күптәнге дустыңны очратасың да аның белән бәйле хәлләрне исеңә төшерергә

тырышасың... Черем итеп яткан истәлекләреңне кемдер кереп тузгытырга тиеш.

Әгәр кеше, гомеренең соңгы көннәрендә япа-ялгыз калса, хәтер сандыгында

нинди хәзинә барын беләлмичә тәки китеп барыр иде.

Яратмаган кешең белән яшәү — ялгызлыкның бер төре...

Хатирәләр белән шыплап тулган архивымны тәртипкә саласым бар.

Минем өчен бик тә кадерле булган ядкарьләр башка бүтәннәрнең альбомында

саклана...

***

Өй тулы кеше, ә мин ялгыз бугай.

Аркылысы-буйга икешәр колачлы аш бүлмәсендә түгәрәк табын корып

гаиләбез чәй эчә. Өстәл кыл уртада, утырган җиреңнән үрелеп кенә, плитәдәге

табадан сарымсаклы сыр ягылган баклажан телемнәре өстәргә була. Эремчек

пилмәне дә кул сузымында гына, салкын куастан шулпаланган яшелчә ашы,

зәйтүн маена чыланган яшь помидор салаты да күз алдыннан ерак китмәгән.

Урта диңгез ярыннан талир тәңкәләр бәрабәренә кайтартылган оҗмах

җимешләре, минем туган көнемә пешеп өлгергән эре сортлы җиләгебез янында

мескен булыбрак утыра. Сизенгәнсездер инде, мине әкрен-әкрен генә үлән

ашаучылар тагарагына ияләштереп маташалар. Итне дә, йөзем көмешкәсен дә

качып кына авыз итәргә туры килә.

Түгәрәк өстәлнеңдә түре бар, тирән эчле урындыкта балбал кеби утырам.

Улым белән киявем, кызым белән киленем түтәл ризыгыннан мөкиббән

китеп, җимеш суы белән кәефләнеп, минем аркылы сөйләшәләр. Әниләре

— Нуриәхмәт кызының урындыгы буш — ул әле туктый алмый: илтә, куя, юа,

алыштыра, турый — йөзендәге елмаюын югалтмаска тырыша, компьютердагы

музыканы көчәйтә.

Шау-гөр, кәеф-сафа, бәхет-сәгадәт, идиллия...

Түгәрәк өстәл тирәсендә дөньябыз түгәрәк...

Ник со ңәле күңелемнең күләгәле бер почмагында гаиләмә сиздермәскә

тиешле җирсү, юксыну, үкенүгә хас өзгәләнү посып ята?!. Мин шушы

түгәрәк уртасында тагын кемне күрергә телим? Әллә мин сагынуларсыз

яши алмыйммы? Кемне сагынсам да барыберме? Шушы сагынулар

миңа тапкан-табынганымның кадерен белеп кенә яшәргә комачаулады,

ялгызлыкта бикләп тотты. Ялгызлыкның бик тә сәер халәте иде бу...

Инде Зәмзәмия ягында калган Яңа ел төнен, Люба, Сәвия, Рәшидә белән

күрешүләрне кәгазьгә төшергәч, хатирәләр сандыгым бушап калды. Мин

аларның исемен виртуаль архивтан сызып аттым. Зиһенем ачыла төште.

Һәм агач утырту, бала үстерү, өй салу ыгы-зыгысында йокымсырап яткан

көнчелек шәүләсендә яңа бер коткы уянды: Нуриәхмәт кызы да үзенең

Мәскәүдәге егетен сагына торгандыр лабаса?!. Икешәр атна тоташтан

ерак араларда гастрольдә йөргән чакларым булды, бер-берсен эзләрдәй

хәлгә җиткән яшьлек дусларын күрештерер өчен бөтен шартын китереп

торганмын түгелме?..

Үз-үзеннән сорау алу — көнчел кешенең котылгысыз өянәге...

Бу дөньяда кайсыгызның бәхетле кеше күргәне бар? Әйе, бәхетсезлеккә

дучар булмаган һәркем үзен башкалар белән чагыштырганда бәхетлерәк дип

исәпли ала. Зәмзәмия, Сәвия, Рәшидәләр белән күрешү — очраклы хәл генәме?

Әллә итәгеннән баласы төшкән, сөте кипкән хатын-кызныңалга таба яшьлеген

сагынып яшәве табигать салган физиологик җәзамы? Язмышларында кискен

борылышка дучар булганнар икән — моңа мин гаеплеме? Язмыш мәхәббәт

артыннан йөриме? Әгәр дә мин, эзләгәнемне таптым дип яшәп калсам, ул

кызларның берәрсен бәхетле итә алыр идем микән? Бәлки чынлап та, бүгенге

тапкан-табынганымнан ваз кичеп, романтикалы иртәгесе хакына яңадан башлап

карарга кирәктер, әйтик, Зөһрә белән?!.

Нигә әле ул мине эзләми?..

Түгәрәк табын артында утырган килеш, бу кадәр сорауга ничек җавап табып

бетермәк кирәк?!. Уйларымны улым бүлдерде.

— Әти... Әти! Безнең янга кайт әле... Туган көнеңә җыелган идек бугай...

— Әтиең безне ишетми, кесә телефонына шалтырат син аның. — Нуриәхмәт

кызының мине иркенләп битәрләргә исәбе. — Хыялланган җирләренә китеп

барса, һай рәхәт яшәр иде ул... Ну, андый бәхет тәтемәс аңа!

— Сезне уйлап утырам ла мин, — дигән булам, ә үзем, учымда кызган

телефонны кая куярга белмичә, өтәләнәм. Сүзне кирегә борам. — Әйе,

балакайлар, почта тавыннан чана шуган ише генә выжылдап үтеп китте гомер:

әниегез Нуриәхмәт кызы белән үткән гомер утыз серияле кино кебек кенә

булды: утыз тапкыр помидор утырттык; утыз тапкыр суган чәчтек; «Башкорт

сылуы» дигән утыз яшьлек алмагачның алмасыннан как койдык; Дөбъяз

артындагы тармаклы сызадан утыз чиләк җир җиләге җыйдык; утыз ел рәттән

Әгерҗе Сабан туена кайтып килдек; язучы һөнәренә өйрәнер өчен утыз ел буе

редакциядә кеше кулъязмасы төзәттем... Менә шундый, гап-гади арифметика!

Саннарны бергә кушып санасаң — түгәрәк бәхетнең сагышлы суммасы килә

дә чыга. Туган көннәргә дә ияләшеп беттем инде. Теләкләрегезне яттан

беләм, кайсыгызның нәрсә бүләк итәсен дә әйтеп бирә алам, әниегез алдан

ук сөенчесен алып тора. Рәхмәт анысы, зарлана димәгез инде, бу арада боегу

басты, гел алга барасы урында, никтер гел артка борылып карыйсым килә...

Әйдә, улым, әйт тостыңны!

— Тост түгел. Тост ул — шаяртып котлау гына. Мин чынын әйтәм. Син

оптимист кеше, моңаеп утыру килешми сиңа... Сизәсеңме, әти, ерак юлга

чыкканда, мин гел сине ияртергә тырышам. Чит илләргә хатын белән икәү

генә бара алабызмы? Рәхәтләнеп! Әгерҗегә кунакка җыенсагыз да, гел иярергә

тырышабыз, җәйге ялларыбыз гел сезнең янда үтә... Хәтта яшенле яңгыр килсә

дә, сиңа елышабыз. Үзебезнең аерым фатирыбыз була торып та күп көннәрне

сездә кунып калабыз... Ни өчен дип уйлыйсың?

— Мин булган җирдә гел әниегез бар — шуңадыр. Соңгы елларда тәмам

шеф-поварга әверелде. Коридорга таба исе таралса, күрше-күлән рецепт сорап

керә башлады инде. Күбәләкләр — гөлгә, күгәрченнәр җимгә куна...

— Юк, әти! Алай гына түгел ул... Оренбург якларында Чирәм җир сөргән

көннәреңне исеңә төшер әле... Бурлин чегәне сиңа 96 яшькә җитәрсең

дидеме?

— Әйе, яздым ул турыда, Чегән карчыгы әйткәннәрнең бик күбесе рас

килде.

— Димәк, гел синең янда булсак, без, теләсә нинди хәвефтән дә котылып,

гел исән-имин яшәячәкбез! Син безнең бәхетнең гаранты! Монысы — тост...

— Күтәренке йөкләмәгезне кабул итәм. Күңелнең нечкәргән чагы — купшы

сүзләргә дә сөенә... Әйдәгез, тост өчен, үзем ясаган йөзем төнәтмәсен бер

күтәреп...

— Юк, әти, куеп тор, рюмка сиңа килешми дә. Сүзем бетмәде әле... Туган

көнеңә бүләк тапшырасыбыз бар. Менә мин үземне әни карынында чакта ук

хәтерлим... Сезне ишетә идем. Җиде айлык чагым булды микән, ятам шулай

рәхәттән йокымсырап: урын җылыда, тамак тук, якты дөньяга чыгарга ашыгасы

юк — авырлыгым җитенкерәми. Әни белән синең сөйләшүеңнән уянып киттем.

Гадәттәгечә үзеңнең бала чагыңны сагынып утырасың.

Улым, шушы урында бүленеп, кесә телефонын чыгарды, төймәләренә

баскалап тамагын кырды да Мәскәү каналының «Могҗизалар кыры»

тапшыруындагы Якубович тавышы белән: «Приз в студию», — дигән әмер бирде.

Кыңгырау тавышына килен сикереп торды да чакырылган кунакларны каршы

алырга дип ишеккә таба йөгерде... Һәм бала караваты чаклы кәгазь тартманы

җиңелчә күтәреп, ике кыз килеп керде. Талымсыз әтиләренә ике «курчак»

чакыртуны өнәп бетермәстән, Нуриәхмәт кызының йөзендә кинәт кенә нуры

сүнеп алган иде дә, ләкин пардан киенгән кызларның кызыл футболкасында

«Ваш дом» дигән кибет язуын күргәч, яңадан балкыды.

Кибетчеләрне озаткач, улым уенны яңадан дәвам итте.

— Әти, тартмада нинди бүләк дип уйлыйсың?

— Зурлыгына караганда урын-җир кирәгедер, — дидем мин, кибет исеменнән

чамаларга тырышып. Ләкин малай алга таба санаган нәрсәләрне дә «юк»ка

чыгарды.

— Бер төргәк күлмәк... унике галстук... туксан алты яшемә чаклы җитәрлек

юка оек... нүжәли шыплап тутырылган кулъяулык инде?!.

— Юк, юк, юк!.. Исеңә төшер, башлангыч мәктәптә...

— Беренче укытучым Сафура ападан җавап хаты! Мин инде аның адресын

эзләп табып, өч ел элек хат язган идем, кире кайтмады. Концерт белән киткән

артист дусларым аркылы күпме сәлам җибәрдем, җавабы юк...

— Әти, бераз якын киләсең, ну бик тирәнгә чумасың... 1961 ел... IV класста

сезгә «Табигать белеме» дигән фән керә башлады... Кояш, ай, йолдызлар

турында дәрес бара. Сафура апаң өстәмә сораулар бармы, дигәч син: «Бу прибор

ничә сум тора?» — дип сорадыңмы?

— Әйе... Яңа акча белән күпмедер, әйтә алмыйм, — диде... Телескоп иде ич

ул... Күк йөзе язучының хыял диңгезе инде ул.

— Миңа да Рушан исемен йолдызлардан алып кушкансың... Шуларны

исәпкә алып... әнә тартманы ач!

Чәчәкле-чуклы кәгазь белән тышланган бүләкне сакланып кына ачам...

Бәллүр кандилны төргән кебек иркәләп салганнар. Сүткән саен күңелем тула

бара... Телескоп!.. Сафура апам кулындагысыннан ун, йөз тапкыр артыграк

көчле электрон телескоп... Ну улым, мин — мыеклы сабыйга өмет итмәгән

уенчык бүләк итеп сөендердең!.. Юынгычка барып битне сафландырып алырга

туры килер... күздән яшь бәреп чыкканны сизә күрмәсеннәр...

Өйдәгеләр мәш килеп, телескопны көйләп өч аягына бастырган арада, кече

бүлмәдәге кәнәфидә бераз уйларымны барлап алдым.

Укытучы — һөнәр генә түгел, укытучы — язмыш ул!..

Сафура апа Шәледә безне генә укытып чыгара алды... Аннан билгесез

тарафка китеп югалды. Ул китте, бәет калды. Хәзерге акылым белән шәрехләп

тә мин аның язмышын аңлата алмыйм. Безне уку елының ахырына җиткәнче үк

ташлап китәргә тиеш булган бит ул. Каян килгән аңа шултиклем рухи көч?!

1960 елның көзе кышка авышкан иде инде. Октябрь бәйрәме үтүгә җиргә кар

ятты. Урамнарга юл төште. Сугым вакыты җитте. Сафура апа белән Хәким абый

да Тау иле авылыннан бер тай сатып ала. Ләкин аранга ябып, бер ай чамасы

симертелгән сугымлыклары киртәне җимереп чыгып кача. Иртән солы бирер

чак җиткәндә генә сизеп алалар. Хәким бертуган абыйсы белән киңәшкәч, болар

күп уйлап тормый, тайны эзләргә чыгып китә. Аларга Хәкимнең җиңгәсе дә

иярә. Сафура апа өйдә генә көтеп кала. Әгәр ул да ияргән булса... зур хәвеф

тә буласы түгел икән.

Салкында көне буе эзләргә туры килсә дип, җиңгәчәй, кабымлык тутырган

сумка төбенә ике шешә «җылыткыч» та төреп сала. Питрәч урманын айкап,

ат эзеннән Тау Иленә таба бара торгач, болар олы юлга килеп чыга. Нәкъ шул

вакытта Күн авылының Якуп исемле бер бәндәсе җигүле чанада кайтып килә

икән. Туктаталар моны. Исәнләшеп-нитеп хәл белешеп тору юк, безнең тайны

кая куйдың гына, диләр. Ә Якуп агай, хәлнең ни дәрәҗәдә җитди икәнлеген

абайламый кала, сорауны уенга борып өлгерә: «Шәле чегәннәренә саттым...»

— ди. Авылның иң күп таралган кушаматын ишеткәч, агайларның ачуы чыга,

җитмәсә инде сумка төбендәге ике шешә дә бушатылган була. Чанага сикереп

менәләр дә болар, әйдәме дөмбәсләргә... Җиңгәчәй дә тик тормый, кулындагы

сумкасы белән Якупның башын төя. Ә сумка эчендә, ипи кыерчыгы янында

каймаклы банка да була... Өркегән айгыр, Күн авылына кайтып җитеп, капка

төбенә килеп туктаганда, Якуп инде җан тәслим кылган була.

Мин бу вәхшилекне каян беләмме? «Атылган Хәким бәете»ннән. Без, IV

«А» классы балалары, ул бәетне кулдан кулга күчереп алып ятладык:

...Бисмиллаһи, вә биллаһи,

Җитә Корбан гаете.

Без әйтәбез, сез тыңлагыз

Атылган Хәким бәетен!..

Башкаларга сабак булсын өчендер, судны авыл клубында үткәрделәр. Хәким

абыйны атарга хөкем иттеләр. Бәет чыгарырлык фаҗига. Сафура апабыз да

күрше Күн авылыннан, теге Якуп аңа нәсел агачының бер тармагы буенча туган

тиешле кеше булган. Педучилищены бетергәч, апаны беренче укытучыбыз итеп

безнең мәктәпкә җибәргәннәр. Хәким абый белән кавышып, өч ел яшәгәннәр

— балалары булмаган... Бөтен гаепне үз өстенә алып, ул абыйсының күп балалы

гаиләсен саклап калган.

Әгәр, алтмышынчы елларда ук үлем җәзасына мораторий игълан ителгән

булса, Хәким абыйның кайтканын бөтен классыбыз белән көтәргә дә әзер

идек без...

Сафура апа шушы хәсрәтен күтәреп уку елы беткәнче түзде. Кырысланмады,

гел үзенчә ягымлы булып кала бирде. Телескопның бәясен сорагач, миңа

— салам түбәле черек өйдә өч баласы белән яшәп яткан тол хатынның төпчек

малаена — хурлап түгел, үртәп түгел, хәтта шаяртып та җавап бирмәде бит

ул. Җәйге каникулга чыккач, ул билгесез тарафка китеп югалды. Соңгы уку

көнендә Сафура апам миңа, ни өчендер, уч тутырып көмеш акча бирде. Мин

ятимгә аталган юл садакасы идеме бу, әллә телескоп алырлык акча җыярга

кушуы булдымы? Үзен күреп сөйләшмичә төгәл генә җавабым юк.

Кырык елдан артык вакыт узгач, ниһаять, Сафура апамның кайда яшәгәнен

белдем. 2005 елда мине Питрәчнең «Алга» газетасы юбилеена чакырдылар.

Бәйрәмгә район типографиясе белән редакция ветераннарын да чакырганнар

иде. Тәнәфестә минем янга алтмыш яшьләрдәге бер ханым килеп басты.

Тагын очраклы хәл диярсез инде... Беренче укытучымның бертуган сеңлесе

Мәгъмүрә икән ул! Гомере буе шушы редакциядә эшләп тә, моңарчы үзенең

кем икәнлеген сиздермәгән, Сафура апасының беренче укучысы икәнлегемне

белә торып. Шигырем гранкаларын, хикәям юлларын кургашыннан койган,

сәхнәләрдә алкышлаган, китапларымны укып барган кадерле кеше, Сафура

апамның кайдалыгын сер итеп саклаган. Әлеге дә баягы, минем язмышымда

тәкъдиренә язылган котылгысыз «кырык ел» узарга тиеш булгандыр күрәсең.

Сафура апа, бездән киткәч, тагын кырык ел укытучы булып эшләгән. Өч

малай үстергән. Бүген аңа, беренче укытучым, дип эндәшүчеләр меңләгән

кешедер инде. Ләкин мин — иң беренчесе! Кыйгачлап бөкләнгән яшел

яулыгын иңенә салган; калын чәч толымын өрфиягә төргән; ирен читендәге

миң тамчысын сөртер өчен генә юкә яфрагы чаклы яшел кулъяулыгы җиң

очында; коңгырт күзле, пакь йөзле; алкасының җем-җем кашы минем күздә

уйный. Ябык изүле Сафура апам гел күз алдымда. Ул миңа бик якын иде,

чөнки ерактан начар күрүем аркасында мин гел беренче партада — нәкъ аның

каршысында утыра идем...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 3, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: