Логотип Казан Утлары
Роман

Тургайлы болытлар (дәвамы)

Мактанчык уйлар белән иләсләнеп, үземне-үзем гөнаһлы итәр хәлем юк — тимәдем мин ул кичне Рәшидәгә, тимәдем! Әгәр тия калсам, хәзер минем алда унтугыз яшьлек туташ түгел, ә утыз яшьләрдәге ханым басып торган булыр иде...

Әсәрнең башын монда укыгыз.

 

— Очрашуга киләсегез барын онытмадыгызмы?

Телефондагы кыз бала тавышы бер кат исәнлек-саулыкны сорашты.

Мөгаллимнәре кушканны төгәл үти торган аспиранттыр инде, аспирант

булгач, бик яшьтер, яшь булгач, чибәрдер әле үзе, теләсә кем фән белән

мавыкмас. Елмаеп сөйләшүе колакка ук сизелә хәтта.

— Онтасым юк үлгәндә дә... — Җырны ахырынача әйтеп бирүдән чак тыелып

калдым. — Менә куен дәфтәремә көне-сәгате язылып куелган: «12 ел, 4 апрель,

14 сәгатьтә. 208 аудитория. Студентлар белән очрашу».

— Студентлар гына түгел, педагоглар да! Профессорлар Тәлгат Нәбиевич,

Фоат Галимуллович, Флёра Сәгыйтовна, әле академик Рүзәл Юсупов та кереп

утырам, диде. Берүк соңга калмагыз, яме!

Аспирант кызның яшьлек галәмәте инде бу, тәҗрибәлерәге туры килсә, олы

шәхесләрнең фәнни дәрәҗәсен санап тормас, исемнәрен дә — Фәлән абый дип

кенә әйтеп үтәр иде.

Алай... Җитди имтихан көтә икән мине иртәгә. «...Хөрмәтле галимнәр,

кыйммәтле студентлар, исәнмесез?! Мин бүген аеруча дулкынланам. Буш сүз

түгел бу — чынлап та дулкынланам. 1981 елның гыйнварыннан башлап кайда

чыгыш ясаганымны теркәп барам.

Бүген минем 974нче очрашуым. Кызганыч ки, дүрт ел буе Язучылар

оешмасының матур әдәбиятны пропагандалау бюросы аша оештырылган «Казан

язы», «Әдәби җомга» һәм төрле «Әдәби-музыкаль кичәләр»дә катнашуларым,

шулай ук Татар дәүләт филармониясенең лекторий бүлегеннән йөзләгән авылда

берүземнең генә икешәр сәгатьлек кичәләр үткәреп йөрүләремнең исәбе-хисабы

юк. Бер уйласаң, мин инде тамашачы алдында бөтенләй дулкынланмаска тиеш...

Дулкынлануымның сәбәбе бик җитди... Моннан кырык биш ел элек мин дә

Пединститут студенты булырга хыялланган идем. Әйтегез әле, сездә хәзер

конкурс шартлары ничегрәк — бер урынга ничә абитуриент килә? Кызлар өчәү,

малайлар бер ярым дисезме? Мин имтихан тапшырган елны татар теле бүлегенә

бер урынга ундүрт кеше килгән иде! Шуның өстенә — мәктәпне медальгә

бетерүчеләр ярты исемлек, ә алар үзләре яраткан бер фәннән «5»ле алсалар,

шундук укырга кергән булып исәпләнәләр иде. Рус теленең язма эшеннән

«3»ле алгач, конкурстан төшеп каласымны алдан ук белеп, бүтән имтиханнарда

катнашып тормадым инде. Авылга кайтып киттем... Тугыз ел үткәч кенә,

ниһаять, студент булу бәхетенә ирештем... Казан дәүләт культура институтының

көндезге бүлеген тәмамлаганда миңа утыз яшь тулган иде. Хәер, биографиямне

сөйләргә дип килмәдем, төрле белешмәләрдә, күп санлы мәкаләләрдә, хәтта

энциклопедия битләренә дә язылган инде бу хакта... Бүгенге дулкынлануымның

сәбәбен генә әйтергә телим. Кайчандыр укырга керә алмыйча, боегып кайтып

киткән пединститут аудиториясендә, бүген студентлар һәм педагоглар каршында

чыгыш ясыйм!.. Дулкынлансам да гаеп итмәссез, мин хыялларым тормышка

ашканчы тырыштым...

Беренче шигырьләремне, хикәяләремне тотып газета-журналларга, Язучылар

оешмасының консультация бүлегенә килеп кергәч, мин андагы язучы абыйларга

сокланып, игътибар итүләреннән горурланып, эш урыннарыннан көнләшеп

кайта торган идем. Кайткач та, исемнәре белән илгә танылган, әсәрләре

дәреслекләргә кергән шагыйрьләр белән кул биреп исәнләштем, сөйләшеп

тордым, якыннан күрдем дип авылдашлар алдында мактана торган идем...

Шулайрак килеп чыкты инде: хезмәт кенәгәмдә иҗади язмышымның

үзенә күрә бер сюжеты бар. Соңгы утыз биш ел эчендә мин үземнең беренче

әсәрләрем басылган барлык редакцияләрдә эшләп карадым: Балтачның район

газетасында; «Яшь ленинчы» редакциясендә; яшьләрнең «Идел» альманахында;

Язучылар оешмасының пропаганда бүлегендә; «Чаян» журналында һәм «Казан

утлары»нда. Инде күңелем булды...» — дип көзге каршында үз-үземә дәрес

биреп, иртәгесе очрашу өчен репетиция ясап утырам. Кечкенә хикәяләремне

кыскартып, канатлы җөмләләремне иләп, шәкертләр бирергә мөмкин булган

сорауларга алдан ук җаваплар әзерлим. Очрашуга «Казан утлары»ннан дүрт

кеше барабыз. Иҗади бәйге дигән сүз инде бу. Сер бирергә ярамый. Миңа

алкышлар күп-күп... бик күп кирәк! Һәм иң мөһиме: тезгенне бушатмаска

— Равил Фәйзуллинны бүлдермәскә, Рәдиф Гаташны үртәмәскә, Марат

Закирны кимсетмәскә, зарланмаска, гаилә белән мактанмаска, нульдән түбән

юмор ычкындырмаска...

Очрашу нәкъ мин уйлаганча үтте. Артык журналларны төяп килгән идек,

имзалар куеп өләштек. Яшьләр арасында «Уен» дигән китабымны тотып

йөрүчеләр күренгәләде, аларына да автограф бирдем. Киемнәребез калган

бүлмәгә алданрак чыга торыйм дип кузгалган идем, юлыма бер кыз аркылы

төшеп, кулындагы «Уен»ны миңа сузды.

— Кул куйыйммы, исемең ничек? — дигән булам.

— Кул куймагыз, автограф языгыз, әнием Рәшидә исеменә. Мин үзем сезнең

романны журнал вариантында укыдым инде. Ә бу китапны әнием сорады.

Күрмәгән-белмәгән кешегә автограф язулары җиңел дисезме?!. «Рәшидә,

Рәшидә...» дип кызның әнисен зурлап нидер уйлап чыгармак булам... фикерем

оешмый гына бит.

— Исегезгә төштеме?! Югары Ослан районы... Сез Рәшит Әхмәтҗанов,

Мәхмүт Хөсәен, Риф Гатауллин белән очрашуга килгәнсез... Районның

Мәдәният бүлегеннән мәктәпне яңа гына бетергән бер кыз сезне каршы

алып...

— Рәшидәме?!!

— Ниһаять...

— Син Рәшидә кызы булып чыгасыңмы?!.

— Әйе. Сирень минем исемем. Кызлар Сиринә дип йөртә.

Һушымны җыя алмый торган арада, Рәшидә кызы миңа шундый итеп

сынаулы караш ташлап өлгерде ки, хәтта сискәнеп киттем. Кырын каравында,

туп-туры төбәлгән күзләре, миннән, һичшиксез, җавап көтә иде. Беләм мин

ул сорауны.

Мактанчык уйлар белән иләсләнеп, үземне-үзем гөнаһлы итәр хәлем юк

— тимәдем мин ул кичне Рәшидәгә, тимәдем! Шабыр тиргә батып кочаклашып

йокладык, яшермим анысын, әмма тимәдем. Әгәр тия калсам, хәзер минем

алда унтугыз яшьлек туташ түгел, ә утыз яшьләрдәге ханым басып торган

булыр иде...

Автограф язу тагын да катлауланды. Әгәр моннан утыз ел элек икәүләшеп

кичкән төнне сагынып язсам, китап, һичшиксез, Рәшидәнең өенә кайтачак,

моңарчы тыныч кына яшәп яткан гаиләдә гауга чыгарырдай хыянәт булып

яңарачак.

— Ручкаңны бир әле, — дидем мин, бераз уйланырлык вакыт сорагандай.

— Үзегезнеке белән яза күрегез, зинһар! — диде Сирень, сүзендә нык

торып.

«Әдәбият сөюче кыз үстерә алган өчен Рәшидә ханымга олуг хөрмәт белән

автор...» дип тагын нәрсәдер өстәп куйдым.

Ни ул, ни мин кузгалып китә алмыйча торабыз икән. Инде аудитория бушый

язган. Соңгы кешеләргә ияреп чыгуның җайлы ягы бар — тавышны тыймыйча

кинәнеп сөйләшәбез.

— Яңа роман язып ятасыз дип ишеттек бүген.

— Соравына күрә генә җавап бирдем.

— Әгәр төгәлләсәгез, каян белим икән?

— Журналда чыкса гына инде.

— Күрмичә калуым да бар. Имтиханнар вакытына туры килсә. Ә сез

миңа шалтыратып хәбәр бирерсез, телефон номерымны язып алыгыз, әйтеп

торам...

Ул арада коридорда икәнбез инде. Кесәләремә тыгылып, куен дәфтәремне

эзләргә тотындым. Җитмәсә хезмәттәшләрем көтеп тора, аларны күргәч,

бөтенләй каушадым, дөрес аңламаслар, минәйтәм.

— Ә, — диде кыз кабаланып, — номерым бар сездә, бүген деканат

исеменнән сөйләшүче кеше мин идем ич. Тәлгат Нәбиевичтан белештем дә

шалтыраттым...

Очрашу озаккарак сузылды күрәсең, редакция шофёрының чырае

төкселәнгән. Журналга эшкә килгәннән бирле, унике ел буе беләм инде мин

аны, көтәргә яратмый. Бер уйласаң, аның да эш урыны «Казан утлары» бит

инде. Ә ул, иртәме-төшме, безнең машинадан коелганны көч-хәл түзеп көтеп

тора да кай тарафкадыр китеп олага. Баш мөхәррирнең: «Иртәгә иртән Аккош

күленнән килеп алырсың», — дигән әмеренә дә кузгалып киткәч, яртылаш

ачылган ян тәрәзә аша гына җавап кайтарып өлгерә: «Беләм!»

Әйе, ул барысын да үзе белә, тик без генә аның кем икәнен белеп бетермибез,

машинасында бик сөйләшмибез.

Лифт көткән арада бераз җиңел суларлык вакыт булып алды.

— Абыйлар, безнең арада бүген бик бәхетле кеше бар! — диде Марат, миңа

текәлеп.

— Әйе, дустыбыз автограф язганда дулкынланды хәтта! Мин ул кызны

кайдадыр күргәнем бар кебек, яулыкка төрелгән газиз башкайларын кыңгыр

салып сөйләшүе бик тә таныш. Исеме ничек әле бахырның? — диде Рәдиф

абый, үзе әйткәнгә бигүк ышанмыйча гына.

— Белмим. Сорап өлгермәдем. Ул бит әнисе исеменә язарга кушты.

— Анасын белгәч, шул җиткән инде, — диде Равил абый, сишәмбе көнге

Фәйзуллин укуларында гына кузгала торган тамак төбе тембры белән.

— Марсель Галиев намазга баскан дисәләр ышанырмын, әмма дә ләкин

«Казан утлары» дигән мәктәпнең 147нче сыйныфында унике ел буе бергә

утырган партадашымның чибәр кыз күргәч исемен сорамый калуына ышаныр

хәлем юк! — Марат хәзер безгә ияреп сәхнәгә еш чыга, шуңа күрәдер, соңгы

елларда теле тармаклана башлады.

— Әнисе Рәшидәне бик яхшы хәтерлим. Ә кызын беренче тапкыр күрәм.

— Син, стипендияләрдән алимент түләгән кеше буларак, юридик яктан

җавапны бик дөрес тотасың, энекәш! — диде Равил абый, үги ана яфрагыдай

салкын кулы белән аркамнан сөйгән булып.

— Минеке түгел ул! Әнисен күрмәгәнгә утыз еллап бар бит инде. Ә кызына

әле унтугыз гына. Өченче курста укый, — дип ашыга-кабалана акланырга

керештем.

— Табигатьтә төрледән-төрле катаклизмнар, феноменаль күренешләр очрап тора,

хөләпәләр. Белмим, күрмәдем, минеке түгел дип кырт кисеп әйтмәгез. Әйе...

Лифт унынчы катка менеп җиткәнче көлештеләр.

Тик мине сагыш басты... Сагыну сагышы...

Күңел түрендә тәрәзәсез-нисез бер караңгы бүлмә хасил булган. Һич

көтмәгәндә-уйламаганда унтугыз яшьлек кыз минем җилкә аша үрелеп кенә шул

бүлмәдә капылт ут кабызды. Инде яп-якты куышта шау чәчәкле келәм җәелгән

идәндә кырын ятып, Рәшидә минем китапны укый... Бүлмә дигәнем кинәт

Идел ярына әверелде. Җир шары яралганнан бирле кояш баешын үзенә көтеп

алган Ослан тавында кинәт Рәшидәле таң атты. Утыз ел буе эңгер-меңгердә

оеп яткан хатирәләр көн яктысына чыкты.

Йа, Хода! Йөз дә кырык җиденче бүлмәнең стена чаклы тәрәзәсе Югары

Ослан ягына карап тора ласа! Унынчы каттан баксаң, бөтен җиһан уч төбендә.

Мин бит унике ел буена һәр эш көне саен шушы тәрәзәдән кояш баешын

күзәткән кеше. Ник моңарчы күңел күзем Ослан тавына барып җитмәгән дә

Рәшидәне эзләп тапмаган?!.

***

Өйдәгеләр мине шикләнебрәк каршылады.

— Әтиегезнең иммунитеты какшады, — диде Нуриәхмәт кызы. — Күрегез,

студент кызлар яныннан тәмам авыруга сабышып кайтып керде. Элгәре болай

ук бирешми торган иде...

— Су сипсәң, шайтан таягы да чәчәк ата, — дигән булам.

— Бал корты көне буе күпме чәчәккә куна, тик эшен онытмый дип әйтә

идең элгәре.

Минем белән утыз ел яшәп, тәки шагыйранә әйткәләшергә өйрәнеп бетте.

Элгәре син үзең дә студент идең шул, дип аклануга күчсәм гаилә учагына

чүмечләп керосин сипкән ише булыр — янгын чыкмагае.

Чыраемдагы әзер елмаюны югалтмаска тырышып кына кухняда чәй

кайнаганны карап утырам. Кунак көтә торган телевизорда тигезсез мәхәббәт

турында сериал бара. Хатыны юл һәлакәтендә үлгән олигархның буй җиткән

кызы бар. Эш эзләп килгән бер авыл кызы боларга гувернантка булып урнаша.

Әлбәттә, сериалның ахырында кавышачак инде болар... Экранда төсләр

камаша, вакыт алышына, артистлар үзгәрә... һәм олигарх самосвал йөртүчегә,

гувернантка Рәшидәгә әверелә. Ә аның кызы экраннан үрелеп миннән автограф

сорый. Әле дә ярый шулчак чәйнек борынындагы гармун теле кычкырып мине

гаилә хәлемә кайтара...

Мин эшкә җәяү йөрергә яратам. Нибарысы ярты сәгатьлек юл. Шушы ярты

сәгать эчендә кесә телефоныма өч хәбәр килде:

«Әни төне буе сезнең китапны укып чыкты».

«Әти берни сизенми әле».

«Көндез әнигә шалтыратып алыгыз».

Кәефем күтәрелде. Бер китабым өчен җаным тыныч — үз укучысын эзләп

тапты! Өч мең данә тираж белән басылып чыккан иде, әле аңа укучыларны

эзлисе дә эзлисе...

«Рәшидә!!!»

«Исемемне ару өзгәләнеп әйткән буласың. Кызым автограф сорап дәшмәсә,

минем дөньяда барлыгымны белмәс идең дә әле, дамы?»

«Искә төшкән саен эзләп чыксам, азагы ни белән бетәр? Ирең бар, кызың.

Рәшидә, синең кыз мине... икебезне... каян белә?»

«Кыз бала әнисенә сердәш бит ул. Әни, беренче мәхәббәтең турында сөйлә

әле, дип мазаласа, гел сине телгә ала идем».

«Рәшидә, без бит бер генә төн күрешеп калдык».

«Аның каравы төне мач килде!»

«Хәтерлисеңме шуны? Утыз елга бер төн...»

«Үткән гомерне искә төшергәндә юмарт инде без — елларны дистәләп кенә

саныйбыз, дамы?!»

«Кайтарасы иде шул төнне!»

«Күрешик соң. Мин каршы түгел».

«Гаиләңә ишетелсә?»

«Мужигым алдында үзем җавап тотармын... Ә син аны беләсең. Теге төндә

самосвалы белән Осланны ду китереп безне эзләп йөргән шофёр!.. Ул синнән

кыюрак булып чыкты. Куып йөри торгач, тәки мине үзенеке итте».

«Ризалаштыңмы?!»

«Аларын күрешкәч сөйләшербез, дамы?»

«Рәшидә, сез Осланда үз өегез белән яши идегез».

«Яр буеннан эзләсәң — табарсың. Кесә телефоныңны сүндермә. Навигаторың

булырмын».

***

— Иртәгә китәм мин!..

— Ә ник бүген үк түгел?!.

Алай артык кычкырып әйтмәгән идем шикелле. Идәндәге келәмне

чистарткан җиреннән ничек ишетеп өлгергәндер?! Күңеле китек чакта аның

күзләре дә ишетә.

Нуриәхмәт кызы кисәк кенә тузан суырткычны сүндерде — төймәсенә басып

түгел, уттан өзде. Фатир эченә тәпәннән яңа бал акканы да ишетелерлек бөркү

тынлык урнашты. Нинди сәер тынлык, гомердә булмаганны: ишегалдына кереп

оялаган дистәләрчә машина кабынмыйча кемнедер көтеп тора; кырык дүртенче

фатирдагы күршеләрнең диварын атна буе дөмбәсләгән шахтёр чүкеше туктап калды;

илленчедәгеләрнең «Бимка»лары өрмичә түзә; илле икедәге кунак онык зал буйлап

урындык этеп туйган; кырык биштәгеләр дә ызгышмый хәтта... Ун катлы йорт халкы,

үзара сүз куешкандай тынып, Нуриәхмәт кызының җавабын көтә бугай.

— Бар инде, бар! Гомер буе китәм дип хыялландың! Яшьрәкләрне

тапкансыңдыр. Әйтәм аны... Чаллыдан кайтканнан бирле җаныңны кая

яшерергә белмичә йөрисең.

— Югары Осланга җибәрделәр, язылу эшләре белән. Бер атнага.

— Бер атнага?! Булмаганны! Ник алай озакка?

— Анда тираж бөтенләй кимегән.

— Тагын кемнәр бара?

— Үзем генә... Алдан ук җитәкчеләр белән сөйләшеп, очрашулар оештырып

куйдым.

— Синең эшең түгел ич ул. Пропаганда бүлегең кая?

— Алар башка районга чыга.

— Һм... Балтач—Ослан... Сиңа кала инде... Алдан ук сөйләшеп куясың икән,

очрашулар оештырырга.

Һәм Нуриәхмәт кызы янә тузан суыткычны җибәреп, минем моннан егерме

ел элек «Чаян»да эшләгән чакта талонга алган Монголия келәменә ябырылды.

Тырмалый — тетмәсен тетә!.. Шуны гына көткәндәй, ишегалдына чүп-чар

төяп китә торган «КамАЗ» килеп керде, аннан өркеп, чебен тимәс чер итәрдәй

чит ил машиналарының сигнализацияләре дәррәү күтәрелде. Аларга шахтадан

күмер чыгару, бала елату, бәкедә кер чайкау, лифт ишеген акылга утырту ише

көндәлек эшләр килеп кушылды.

Нуриәхмәт кызы ышанмады.

Безнең өйдә исемнәре телгә алынмаска тиешле районнар, калалар-салалар,

илләр-җирләр бар. Магаданны телгә алсам, Нуриәхмәт кызының кан басымы

күтәрелә; Ростов, Оренбург, Астрахань, Башкортстан дип сөйләп китсәм,

шундук ике колагын томалап күрше бүлмәгә чыгып китә; Балтач, Чүпрәле,

Баулы, Югары Ослан дисәм, мәктәп еллары белән тулган альбомыннан фотолар

актарырга тотына; Актанышны, Әгерҗене искә төшерсәм, Нуриәхмәт кызы

кухняга чыгып, без кавышканчы ук ашыгыбрак язган хатларымны кычкырып

укырга керешә, ул аларны миннән яшереп саклый, психологик корал итеп

куллана; әгәр Аксубай районын мактап куйсам, аны бизгәк тота башлый...

Географик атамаларны көн саен санап һава торышын адресларга бүлгән

синоптикларны җене сөйми аның. Хатын-кыз исемнәре тирәсендә хәл тагын

да катлаулырак... Кызыбызны роддомнан алып кайткач, ике атна буе исем

куша алмадык, гаиләдә гражданнар сугышы чыга язды. Ахыр чиктә, «Алсу»

дип, чамадан тыш киң таралган исем бирергә туры килде.

Язылган романнарым, повесть-хикәяләремнең санын исәпкә алсак

— алга таба персонажларны прототипларыннан яшереп бетерер өчен Гомәр

Саттаровның исемнәр китабы бик кысан хәзер...

Ошбу әсәремдә, вакыйгаларның чынбарлыгына хилафлык китермичә,

исемнәр вә атамаларны үзгәртмәскә тырышып, мәгәр урыннарын саташтырып

кына сурәтләрмен. Беренчедән, Нуриәхмәт кызының кәефен кырмас өчен

булса, икенчедән, мине бәхетле итәргә тырышкан, яңадан-яңа әсәрләр язарга

рухландырган сөеклеләрем алдында хөрмәтемне сакларга телим.

Югары Ослан димәктән...

Казанга якын авылларга иҗади сәфәргә чыгуның әллә ни романтикасы

юк, көнендә үк юлга җыенасың, бер, күп дигәндә ике урында ашык-пошык

очрашу үткәрәсең дә кире кайту хәстәре белән кабаланасың. Кунып китегез дип

үгетләүче җитәкчеләр еш очрый торган иде, чын күңелдән хәтта! Сиксәненче

елларда ук инде умарта аланында, карурман уртасында, җәйләү атавында

обком түрәләрен юындырып җибәрә торган сыйлы мунчалар колхоз саен иде,

барыбызга да җитә. Тик, «Оргсинтез» заводының морҗасыннан җилфердәгән

факел яктысында кунып калган язучыларның күбесе хатын алыштырды.

Ослан ягының матурлыгы — аның якынлыгында!

Тапталмаган, таушалмаган, урланмаган, нефть һәм газ торбалары күрергә

мәхрүм булган садә манзара! Ослан ягы — таулы як. Андагы тауларның җаны

бар, табигатенең кочагы бар!

Текә ярга дулкын чарлап аккан чал Идел, Ослан итәгенә килеп сыенгач,

күзгә күренеп яшәреп ала. Казан каласының Осланлы офыгы бар...

«ОМ»иктан төшкәч, пристаньдагы халыкны күздән кичереп, язучылар

төркемен каршы алырдай кеше күрмәдек, гадәттә, ул райкомның Өченче

секретаре йә пропаганда бүлеге мөдире, һич югы берәр инструкторы табыла

иде. Үзләренә киләсе кунакларның исемлеген алдан ук белгәнгә күрә, алар

китапларыбызны актарып, фотоларыбызны ятлап, титулларыбызны әз-мәз

чамалыйлар да. Юк, андыйлар күренми, әрсезләнеп райком бинасын үзебезгә

эзләргә туры килер, дип торганда, әллә кайдан гына бер кыз пәйда булды.

— Сез Казаннан килгән писательләр бит, дамы? — Кыз, үзе болай бик яшь

күренсә дә, үсеп буйга җиткән, тик тавышы гына үсмәгән, балалыкта калган

шикелле, әмма һәр сүзе көйгә салынган кебек җырланып чыга.

Мин сабырлыгы төкәнгән язучылар белән таныштырырга ашыктым.

— Бу абыегыз — сугыш ветераны, отставкадагы майор-артиллерист,

шагыйрь...

— Мәхмүт ага Хөсәен, дамы?

— Әйе, унике китап һәм ике йөздән артык җыр авторы Мәхмүт Хөсәен мин!

— диде түгәрәк шагыйрь һәм күрешкәндә кызның кулын үбеп тә өлгерде. Алга

таба кызый танышуны үз кулына алды.

— Сез, шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов буласыз, дамы?

— Әйе, чибәрем, нәкъ өстемә бастың!.. Китабым әлегә җидәү генә. Ир

башына кыз җитәр, шигърият башына җыр җитәр дигәндәй, җырларым да

чутсыз түгел. Затлы нәрсә күп булмый ул. — Рәшит абый да үпмәкче булып

кызның кулын озак ычкындырмыйча торды, тик үпмәде, чөнки ул беренче

түгел иде инде. Шушындый нәфислеккә авыз тидерде, кабахәт, иртән елкы

ите белән кабыклы бәрәңге ашагандыр әле үзе.

Мәхмүт абый елмаеп тик торды, үпкәләмәде, чөнки ул колакка каты иде.

— Ә Риф абый Гатауллин безнең якташыбыз. Җырларын бик яратабыз.

Беренче очрашу бүген аның туган авылы Яңа Болгарда уза. Әнисе бәлеш пешереп

сезнең барыгызны да көтеп тора. Иртәгә Кызыл Байракка китәсез, өченчесе

— соңгысы — район үзәгендә саубуллашу кичәсе. Беренче секретарь да сезне

шул көнне кабул итәчәк, чәйләп озатачак... Кайсыгыз бригадир сезнең?

— Мин! Танышмадык ич әле...

— Гафу итегез! — дип минем белән ялт кына күрешеп алды. Рәхәтләнеп

кулын да тота алмадым. Каушадымы — исемен дә әйтеп өлгермәде. — Юл

кәгазьләрегезне, договор, путёвкаларыгызны хәзер үк биреп куегыз. Кичке

очрашуга килгәндә кул куйдырган, пичәтләре сугылган булыр. Дамы? Әйдәгез,

биеккә меник, сезгә дигән «Кубань» автобусы пристаньга төшә алмый, ул тауны

бик авыр менә. Тигез юлда хутлы йөри. Авыллар арасы ерак түгел. Кайсыгызга

ярдәм итим? — дип ул Мәхмүт абый кулындагы йөкне алмакчы иде — өлгермәде,

ике йозаклы, буаз кәҗә чаклы юан кара сумка минем кулга күчте:

— Мә, бригадир, оештыруың ташка үлчим, шулай булгач, үзең күтәр инде

моны, — диде дә Мәхмүт абый, үзе, ике кулын яшь киленнәрчә селтәп, кыз

артыннан ашыкты. Үзе шигырь сөйли:

И, кешелек, күр менә —

Татар шагыйрьләре үр менә!

Бер кулымда үземнең дипломат, икенчесендә Мәхмүт абыйның кургаш

сумкасы.

Иделебезнең текә яры, бистә тигезлегенә менеп җиткәнче, шактый

мышнатты. Бригадир башым белән олы шагыйрьләрдән алгарак чыга алмасам,

кызның ихтирамын казанырмын димә.

— Сезне кем дип белик? — дидем мин, сулышыма ут капканын сиздермәскә

тырышып.

— Рәхимә түгелме? — дип катышты Мәхмүт агай.

— Рәхимәләрдән туя белмәдең инде. Сиңа ул хәтлек Рәхимәләрне каян

төткәрмәк кирәк? — дип аркылы төште Рәшит Әхмәтҗанов.

— Рәшидә мин, — диде кыз, сорау бирүчеләргә борыла төшеп. Районның

Культура бүлегеннән. Мәктәпне быел гына бетердем. Берәр ел эшли алсам,

Культура институтына конкурссыз гына керергә направление бирәбез,

диделәр.

— Культура институтына?! — Бик күптәннән сагынып йөргән сабакташымны

очраткандай, сөенечемнән тавышым катырак чыкты ахрысы. — Мин ул

институтны әле узган ел гына тәмамладым, режиссура бүлеген.

Рәшидә атлыйсы җирендә катып калды. Болай кинәт итеп үр менгәндә генә

туктап буладыр... Ул урыныннан кузгалмыйча гына миңа таба ыргылгандай

итте.

— Чынлап?! Дамы! Ә үзегез язучы булып эшлисез...

— Сәхнә — әдәбият бишеге инде ул, анда укысаң, үзең дә яза башларсың әле.

Рәшидәнең күз карашына күз тимәсен... Бу минутта минем аны гел

сөйләштерәсем, игътибарын үземә генә җәлеп итәсем килде.

— «Да-мы», дип сөйләшәсең, әллә син мишәр кызымы?

— Әти-әнием Дрожжанойдан, Түбән Чәке авылыннан күчеп килгәннәр.

Югары Осланда авыл өе сатып алганнар. Район үзәгендә үз өебез белән яшәп

ятабыз.

— Күчеп килгәннәрме, әллә шикәр чөгендере игүдән качып киткәннәрме?

— дидем мин, Рәшидәнең елмаясын алдан ук белеп.

— Җитәкче кызыбызга бәйләнмә, иптәш, — дип Мәхмүт Хөсәен кызны

култыклап алды. — Җитәкче булып үссен өчен, аны зур абзыйлар җитәкләп

йөрергә тиеш!

— Әйе! Бригадир булдым дигәч тә, син безнең турыда кайгыртырга тиеш!

— дип Рәшит Әхмәтҗанов та кызның беләгенә үрелде. — Мин — Рәшит, син

— Рәшидә! Шәп яңгырый.

Идел кичкәннән бирле сүзсез барган Риф Гатауллин түзмәде:

— Абзыйлар! Әнә, райком тәрәзәсе күренеп тора, җибәрегез Рәшидәне,

бигүк яхшы түгел бит.

Композиторның кинаясен күбрәк үз исемемә кабул иттем, юкса, Рәшидәне

күргәч, Югары Ослан бистәсенә ник килгәнемне дә оныта яздым инде.

Ул безне «Кубань» автобусына утыртты да, кичке очрашуга чаклы

саубуллашып, административ бинага таба ашыкты.

Кузгалып китүгә үк мин тизрәк кич җиткәнне көтә башладым.

Без «Кунак өе»ндә хәл алган арада, Югары Осланның җиләкле тауларын

яшенле яңгыр коендырып китте. Болытларның кара-кучкылланып төрелгән

өемендә яшен чаткылары аеруча хәтәр чатный. Шунысы сәер: хәвеф Иделнең

икенче ягына чыкмый, гел шушы якта гына йөри, Казан ярында чалт аяз...

Күк күкрәве ераклаша башлагач, Рәшит абый куркуын җиңеп, тәрәз пәрдәсен

кәгазь калынлык кына ачты да кәефен бозды.

— Мондый быкырдыкта безнең «Кубань» гараждан да чыга алмас. Көнебез

әрәм булды, — диде дә пружиналы караватка гөрселдәп ауды.

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 3, 2015

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев