Логотип Казан Утлары
Роман

Тургайлы болытлар (дәвамы)

Сәвиянең юлына аркылы төштеләрме? Янаулар, мыскыллаулар белән түбәнсетеп мәхәббәтеннән яздырдылармы? Без бит инде монда явызлык куып җитә алмаслык ераклыкта идек...

Әсәрнең башын монда укыгыз.

Мин хәзер Карл Маркс белән Красин урамы кисешкән җирдә, яслегә

йөрим. Сәвия шунда килеп урнашты. Ял көннәребез дә бергә үтә. «Локомотив»

комлыгында су коенабыз, билетлары кыйммәт булган өчен генә «Татарстан»

залына кинога йөрибез. «Кольцо»дагы универмагның буфетына сугылып

коктейль эчәбез. Еш кына, Ленин урамы буйлап атлап, Кремльгә килеп

терәләбез. Мин, Үзәк ЗАГС каршында махсус тукталып, Спасс манарасының

ерактан ук күренеп торган тарихи сәгате белән кул сәгатемне дөресләгән булам.

Сәвия минем ни әйтергә теләгәнне бик яхшы белә, шуңа күрә аллы-гөлле

тасмалар белән бизәлгән машиналар яныннан тизрәк алып китәргә тырыша:

— Иртәрәк әле, башта син мине урларсың. Авылга кайткач, планын

корырбыз, — ди. — Такси белән кайтырсың да клуб юлында көтәрсең. Иптәш

кызым берәр сәгать үткәч кенә әниләргә кереп әйтер, — ди.

Ә мин кыз урлауга ике куллап каршы! Институтка укырга керәм дип

хыялланып йөргәндә, кыз урлап җинаять кыл, имеш! Хаталарны матур төзәтергә

кирәк. Законлы төстә язылышып, туйлар ясап, соңыннан зөфаф кичәсенә

кереп...

Сәвия белән икебезнең дә эш сәгатьләребез сигездә башлана, кичке

биштә бетә. Мин, мазутлы кулымны комлы сабын белән ашык-пошык

юам да Яңа Бистәдән Ирек мәйданына ашыгам... ашыкмыйм, «очам» гына.

Трамвайлар тукталыбрак торса, җәяүләп йөгерәм. Ирек мәйданыннан яслегә

ерак түгел. Кайбер көннәрдә бер-ике баланың әти-әнисе соңга калып килә,

Сәвия аларны берәр сәгать көтеп утыра. Киресенчә, чебен тимәс — чер итәр

балаларны дүрт тулганчы ук алып бетергән көннәр дә булгалый. Ул очракта

мин туп-туры сөйгән кызымның фатирына, ягъни Миңниса апасына киләм,

ире дә, үзе дә әлегә караңгы чырай күрсәткәннәре юк. Безнең авылның бик

күп кызлары Казаннан тиз генә фатир алыр өчен урам себерүче булып килеп

урнашкан. Миңниса апа да яследәге эшенә барып җиткәнче, иртүк торып,

Некрасов урамын себереп-тазартып өлгерә. Фатир алганына дистә еллап

бар бугай инде. Казанны бик яхшы белә. Шәһәрдә 700 меңгә якын кеше

яшәгәнен, 200дән артык урам барлыгын иң беренче булып аннан ишеттем.

Халкы миллионга җитсә, монда да Мәскәүдәге кебек метро салыначак,

имеш...

Безнең ише — авылдан качкан бәхет эзләүчеләргә ике йөз урамның әллә

ни кирәге юк. Кольцо тирәсендә бөтереләсең. Сәвиянең бүген кәефе кырылды

— бер малайны «родителе» җиденче яртыда гына алды. Чәкән пумаласы кебек

кызыл сарыга буяган чәчен малайларча кистергән, калын иреннәрен иннеккә

манган, тырнакларына ачык коңгырт лак сөрткән ханымны икәүләшеп көтеп

утырдык. Малае белән, агач шакмаклардан гараж ясап, сәгать буе машина-

машина уйнарга туры килде. Суыра торган ирис конфеты гына ханымнан аңкып

торган аракы исен җиңәрлек түгел иде. Няня белән «родитель» әйткәләшеп

тә алдылар.

Һавага чыккач, бераз тынычлансын дип, ләм-мим дәшмичә бардым, алай да

култыклап алган килеш Бауман урамы чатына каерам, анда түткәйләрнең аяклы

базары, Сәвияне чәчәк белән юатырга исәп. Җәйнең гөлгә күмелгән чагы!

— Җаның теләгәнен сайлап ал! — дигән булам.

Ә ул, сатучы белән алдан ук сөйләшеп куйган кебек, туктаган җиреннән

туп-туры, сулы чиләктә көлтәләнеп торган чия кызыл чәчәкләргә үрелде.

— Гла-ди-олус! — диде ул, сокланудан бигрәк кызыгуын сиздереп.

— Җидене төрегез! — минәйтәм.

Сатучының да күңеле булды, җидегән букетны үтә күренмәле чытырдавык

кәгазьгә төргәндә:

— Туй чәчәге! — дип ычкындырды.

Мондый ук юрамыш көтмәгән Сәвия сискәнеп куйды, чәчәккә үрелгән

кулын кая яшерергә белмичә бәргәләнде. Һәм шул арада ук сораулы-сынаулы

карашымны күреп, үзен бик тиз җиңә алды.

Минем уйлавымча, «Туй чәчәге» күтәреп кайтып кергән Сәвияне Миңниса

апасы елмаеп каршы алырга тиеш иде. Юк, хуҗабикәнең никтер сөмсере

коелган, өй эченең нуры сүнгән, әйтерсең лә ачык тәрәзәдән кара болыт килеп

кергән дә... менә, менә хәзер яшен яшьнәргә тиеш.

— Күңел ачып йөрисезме? Берегез дәҗҗалыннан котылып бетмәгән,

икенчегез шуңа ышанып башын югалтып йөри. Ярты Казан тулы авылыбыз

халкы, Бауман урамында култыклашып бик балкымасагыз да яраган

кана...

— Апа, нәрсә булды сиңа?! — Сәвия туган апасын танымагандай каушады.

— Күргәннәр. Җиткергәннәр. Зәмзәмияң әниләрне эзләп тапкан. Ирем

кызыгыз белән качып ята. Барыбер бергә яшәтмим. Иске Җизни колдунына

барып бозык эшләтәм. Бетерәм кызыгызны. Зурга киткәнче аралап алыгыз,

дигән. Өстәлләренә пычак кадаган.

— Че... Зәмзәмияме?! — дип ярсыдым мин, Миңниса апа сөйләгәннәрне

күз алдыма китереп өлгерә алмыйча.

— Әти түгел инде, Зәмзәмияң булмыйча!

— Соң... беләсез ич, аерылыштык инде без аның белән.

— Ир бирмәк — җан бирмәк димәсләрие.

— Мин аңа бервакытта да ир булмадым!

— Белмим, белмим, җанашларым. Мөнәсәбәтләрегез бик тирәнгә

китмәгәндер әле шәт. Сәвиягә тимәгәнсеңдер ич?

— Апам, син нәрсә сөйлисең? Авызы бер пешкән егет белән язмышымны

ашыктырырга?

— Вәт, вәт, алайса арагызны өзегез дә мондый хурлыктан котылыгыз. Кара

еланны җиңәр өчен, юха булырга кирәк. Безнең нәселдә иркә песиләр генә.

— Мин Сәвиясез яши алмыйм. Үләм лутчы...

— Сөйгән кызын югалткан саен үлә башласалар... ирләр кырылып бетәрие...

Ну, үзегезгә карагыз. Югалыгыз күземнән. Җан көеге булып йөрмәгез. Китегез

Казаннан. Илдә чыпчык үлмәс! Чыгып качыгыз дөнья читенә, җаһилләр эзләп

тапмаслык итеп.

Сәвия тынын чыгармыйча гына елый иде. Бер кавымнан тынычлангач,

яшьле күзләрен миңа төбәде.

— Син дөнья читенең кайда икәнен беләсеңме? Алып китәсеңме мине?

Укырга дигән хыялыңнан ваз кичәсеңме?

— Сәвия, әйт кенә!.. Бирегез берәр карта, эзләп табам дөнья читен.

Өендә мәктәп баласы булгач, Миңниса апа Җир шарының географик

атласын бик тиз табып алды. Карават өстенә җәйдем дә, батыраеп, Сәвия

белән парлашып яшәргә яраклы урын эзли башладым. Ә ул минем һәр сүземне

җөпләп торды.

— Чит илгә чыгармаслар — без икебез дә комсомолда.

— СССРдан ары китмик.

— Ростовны беләм, мастерлыкка бер ел укыдым. Әйдә!

— Якын-тирә ич...

— Үзбәкстанда апам яши. Караком чүлендә.

— Адресы билгеле — бик тиз табарлар.

— Латвиянең Огре шәһәрендә ике ай урман кистем.

— Никтер кире як. Халкы катлаулы...

— Оренбург якларында чирәм җир иктем. Әйдә шунда.

— Бик якын.

— Төньяк боз океанына! Уренгойга бораулаучы булып урнашам...

— Чүлдән дә, бозлыктан да курыкмыйм. Алып кит!..

— Юк, Сәвия, Уренгойга юл ябык икән. Анда Зәмзәмиянең Хисбулат дигән

бер туганы эшли.

Бармак уйнатып, СССР тирәли йөри торгач, тайга урманнарына килеп

төртелдек.

— Себергә! — дидем мин, иң аулак урын тапканыма сөенеп. — Анда да

кешеләр яши!

Моңарчы, безнең бәхет эзләү сәяхәтенә кәмит итеп кенә карап утырган

Миңниса апа, түзмәде, тайгада яшәү мәсьәләсендә план коруга каршы

төште:

— Котырмагыз инде! Берәр атна кочаклашып ятарсыз да аю-бүреләр

арасыннан ничек чыгып качарга белмәссез аннары... Урманда яшәп калыр

өчен, үги ямщик гаиләсендә туарга кирәк.

— Алайса Магаданга! Юра Дзебук дигән егет белән Ростовта бергә укыдык.

Шәп кеше. Әти-әнисе янында яши. Килеп төшәргә урын бар! — дидем мин,

өметемне сөенеч белән җиткерергә теләп. Шушындый зур илдә ике гашыйкка

сыеныр урын да юк икән ләбаса, дип күңеле сүрелә күрмәсен. Магадан

— Сәвиямне югалтмас өчен иң соңгы тукталыш!

— Кызык... Анда алтын чыгаралар түгелме соң? — диде Сәвия, апасына

күтәрелеп карарга куркып кына. Миңниса каршы дәшмәгәч, батыраеп, тизрәк

ризалыгын сиздерергә тырышты.

— Хет Магаданга!

— Ачуым килмәгәе, туганнарың да эзләп табарлык җир түгел! — дип

ризалашты апасы да.

***

Магадан ерак икән ул...

Әгәр, Сәвия Ырымбур ягына ияреп китәргә ризалашкан булса, без инде

атна-ун көннән кузгаласы идек.

Аэрофлотның Болак буендагы кассасына кереп белештем, самолёт Казаннан

атнасына ике тапкыр оча. Колыма якларына барып җиткәнче ярты тәүлек үтә

ди: сигез сәгать һавада, дүрт сәгате җирдә уза. Ягъни, Свердлау белән Яңа Себер

каласында заправка ясаганда ял итеп-итеп алышлы ди. Ераклыгына түзәрсең,

тик билет хакы гына шаккатмалы: Магадан бәясенә Ташкенттан — дүрт, ә

Ростов-Дон каласыннан алты тапкыр әйләнеп килергә була. Төгәлрәк итеп

әйткәндә, Сәвия белән Җир читенә барып җитәр өчен, өч айлык получканы

җыеп куярга кирәк иде.

Гашыйклар җилкәне өчен җил бер генә уңайга исә. Минем өчен иң мөһиме

— Сәвияне әти-әнисеннән йолып алып, ничек тә булса кавышу ягын карарга.

Кире кайту ниятем юк... Ләкин, дияргә туры килә, мин инде хәзер насыйбыма

ике куллап ябышырга өйрәнеп киләм. Унҗиде яшемдә үк аллы-гөлле, алмалы-

хөрмәле Ташкентта паспортсыз һәм бер тиен акчасыз калып, сукбай хәлендә

авылыма кайтып егылган кеше буларак, юл уңмау ихтималын да онытмаска

тиеш. Менә шундый, ачы тәҗрибә белән сыналган сәяхәт арифметикасы бу!

Магаданга әзерләнгән арада җәй дә үтеп китте. Озын-озак көз җиткән иде,

анысының да алтыны коелды. Яңа исәп белән кышның беренче атнасына

кердек. Уйланылган эштән кире чигенергә ният юк. Тизрәк хыялны тормышка

ашырып, бәхетле буласым килеп тора...

Сәвия белән, дошман тылында яшәгән көрәшчеләр кебек, яшерен яшәү рәвешенә

күчтек. Көпә-көндез Казан урамнарында култыклашып йөрмибез. Эше ни сәгатьтә

бетәсен белер өчен, яслесенә «2» тиенлек автомат телефоннан гына шалтыратам.

Яшәгән фатирларыбызда икәүләшеп күренмибез. «Вузовец» кинозалына, автовокзал

каршындагы «Яңа өйләнешүчеләр» паркына ияләштек — анда безнең ишеләр күпләп

йөри. Сәвия хәзер авылга кунакка кайтуын да сирәгәйтте.

1973 елның 25 декабренә Магаданга билет алдым. Башта үзем барып

урнашам. Аннан «Немедленно приезжай!» дип телеграмма сугам.

Ниһаять... Иртәгә мин һава юлыннан Бәхет иленә сукмак салам. Казаннан

ераграк киткән саен, Сәвиямә таба якынаям!

Иртүк тордым, будильник куеп, төнне юри өздем. Романтик төшләр, хыялый

саташулар самолётка калсын, йоклап очсаң, юл кыскара.

Мин бу дөньяга юлда бәхет эзләп, йөрер өчен генә яратылган ахрысы.

Тапкан-табынганым, өлешемә тигәнем бер чемоданга сыйган, елның-көннең

хет теләсә кайсы вакытында күтәреп чыгып кит — гел шулай әзер килеш

тора: бер конвертта мәктәп елларында төшкән һәм хат алышкан кызларым

фотолары; район газетасында басылган язмаларымны кисеп ябыштырган

альбом; китап рәвешенә китереп кулдан төпләнгән калын дәфтәрләрдә

шигырь дә шигырь генә; һәм шул шигырьләрне кире борып кайтарган

редакция хатлары...

***

Хөрмәтле иптәш...

Татарстан китап нәшриятына җибәргән «Бөре шыта» исемле шигырьләр

кулъязмагызны шагыйрь Рәдиф Гатауллин укыды. Кулъязмагыз белән бергә

Сезгә аның рецензиясен дә җибәрәбез.

Нәшриятның баш редактор урынбасары — К.Фәсәхов.

17 гыйнвар, 1968 ел.

***

«Чаян» журналы

Хөрмәтле иптәш...

Хикәягезгә салынган орлык ярыйсы ук булса да, ул шытып чыга алмаган.

Шул сәбәпле журналда файдалана алмабыз ахры.

Сәлам белән — Т.Миңнуллин («Чаян»)

27 май, 1968 ел.

***

«Татарстан яшьләре» газетасы

...Шигырьләрегездә кайбер уңышлы гына детальләр очрый. Шунда ук

уңышсыз һәм инде башка авторлар тарафыннан күп кабатланган юллар тезелеп

китә.

«Татарстан яшьләре»нең

пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире — Җ.Кәлимуллин.

8 апрель, 1968 ел.

***

«Яшь ленинчы» газетасы

...Шигырьләрегезне газетада файдалана алмадык бит. Аларда яңа автор

тавышы юк.

Әдәби хезмәткәр: Рөстәм Мингалимов.

2 июнь, 1969 ел.

***

...Шигырьләрегезне башка авторлар — «Татарстан яшьләре» газетасының

әсәрләре белән берлектә, язучы Әнәс Камалга консультация өчен биргән идек.

Аның фикерләрен газетабызның алдагы саннарының берсендә укырсыз.

Әдәби хезмәткәр — Ш.Маннапов.

12 февраль, 1969 ел.

***

Хөрмәтле иптәш...

...«Йөгерек сулар акканда» дип исемләнгән кулъязмагызны Сез сонет

жанрына керткәнсез. Ә үзегез сонетның нәрсә икәнен белмисез. Бу форма белән

ныклап танышасыгыз килсә, Вильям Шекспирның мәрхүм Шәрәф Мөдәррис

тәрҗемәсендә чыккан «сонетлар» китабын һәм алдагы кереш сүзне укыгыз...

Сәлам белән, ТАССР Язучылар союзының әдәби консультанты Илдар

Юзеев.

29 июль, 1970 ел.

***

«Казан утлары» журналы

Хөрмәтле иптәш...

...Сезгә менә шушы киңәшне бирергә булдык: әйдә, булмастай эш белән

азапланганчы, үзегезнең төп эшегезне — коелар казуыгызны яхшырак итеп

башкарырга тырышыгыз Сез...

Ихтирам белән, әдәби хезмәткәр — В.Нуруллин.

27 май, 1971 ел.

***

«Социалистик Татарстан» газетасы

...Ике шигырегезне алдым. Сезгә сөенеч хәбәр итә алмыйм...

Культура бүлеге мөдире — Р.Гарипов.

5 август, 1971 ел.

***

«Татарстан яшьләре» газетасы

Хөрмәтле...

Мөмкинлек булу белән файдаланырга тырышырбыз. Безнең белән элемтәгә

керсәң икән.

Пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире — С.Хәйретдинов.

***

Мин, хөрмәтле иптәш...

Бүтән шигырь язмыйм. Бетте-китте! Кулдан килмәс эш белән редакция

хезмәткәрләренең башын катырмыйм. Агач тулпарга атланып үткән балачак

белән араны өздем. Бу хатларны, шигырь-поэмаларымны җан көеге итеп үзем

белән йөртмим. Мин аларны, агач капсулага тутырып, Сәвия белән корыласы

яңа гаиләмнең нигезенә күмәм... Юк, крематорийга ягам!

— Әби, менә бу язу-сызуларны мичкә ягарсың, яме! Өеңне бер көн

җылытырга җитәр.

— И-и, улым, кыш чыгарлык утын китерттең ләбаса, шөкрана!.. Өең салынып

бетмичә, йомычка якма, гомерең бетмичә, язу чыгарып атма, дигән борыңгылар.

Калдыр кәгазьләреңне. Җыеп куярлык кына урын табармын. Тәүбәләп китүең

түгелдер, туган-үскән ягыңа бер кайтып килми калмассың әле...

Атнаның икенче эш көне. Сәвия, аэропортка тизгә генә килеп китте. Яследә

үз урынына калдырырга кеше тапмаган. Озатып калмавы хәерлерәктер бәлки,

бөтенләйгә аерылышкан кебек авыр булыр җә... Күңелемнең тулган чагы...

Саубуллашканда, кеше күп дип тормадым, пәлтә якасыннан ташып чыккан

өрфия шарфына төртелдем. Муенын үбәм. Мин белеп бетермәгән ислемаеннан

җиләге җыелмаган кайнар болын исе килә.

— Берүк суырып үбә күрмә, муенда эзе калыр, родительләр каршында

яланөс йөрисем бар.

— Сәвиям, миннән телеграмма алуга, шул көнне үк очып килгән бул, яме.

Гомеремдә дә Магаданга хәтле чыгып китәрмен дип уйламаган идем. Синең

хакка гына. Ышанам, яме?!

— Ярар, дидем ич инде! — Юатып түгел, ачуланыбрак әйтте ул моны.

Куенымнан чыгарасым килми. Шулкадәр кысып кочакладым үзен — хәтта

күзләремнән яшь атылып чыкты...

Сәвия дә инде бу минутта үзенең егерме өч еллык тынычлыгын җуйган,

дулкынланудан күкрәге бәргәләнә — ике йөрәк булып тибенә кебек...

— Өлгергәнсең инде син, Сәвия!

— Кесәдәге фотомны бөгәрлисең, — диде ул, мине читкә этәргә азапланып.

— Кытай границасына китмисең ич, бәхилләшмә шул хәтлек.

Ул миңа ателье конвертына салынган фотосын бирде, ә мин хат тоттырдым.

— Эшеңә кайткач кына ачып укырсың, төне буе утырып яздым, — дидем.

Күз алдымда ук ачып караса, юлга дип хат арасына кыстырган акчамны

алмыйча, кире бирәчәген беләм...

«Колхида» рамына кендекләп тагылган ишексез-тәрәзәсез арбага төяп, әллә

ит комбинатына чаклы алып киттеләр? Аэровокзал янындагы «ИЛ-14», «АН-24»

кебек ике моторлылары уенчык самолёт кебек кенә күренеп калды.

Ниһаять, кичтән яуган яңа кар өстенә коелдык. Сиксәннән артык пассажир

санадым.

Аһ, ул самолётның илаһилыгы!

Декабрь кояшының бөтен яктысын үзенә җыеп, шомарган көмештәй

ялтырый! Канатлары киң, гәүдәсе — «Нух» көймәсе чаклыдыр, билләһи! Шушы

дүрт мотор ничекләр итеп күтәрә торгандыр моны? Үзйөрешле авыр баскычка

менеп баскач, Космонавтлар урамында автобус көтәргә тиешле якташларым

ягына карадым: күрегез — салам түбәле алачыкта үскән ятимегез, Политбюро

кешеләрен йөртә торган иң мактаулы «ИЛ-18» самолётына кереп бара!!!

«Совет мәйданы» өстендә борылыш ясап, Самосырово төтеннәрен аста

калдырып, күтәрелә башладык. Самолёт күләгәсе авылыбыз өстендә уйнаклап

алды. Сәвияләр урамын аерымачык күреп өлгердем, шунда сөйгән кызымның

күкрәк кесәмдәге фотосы искә төште. Авыл кызлары Казанга килү белән, иң

беренче эш итеп, фотога төшәләр. Ленин урамындагы ул салонның талдан

үрелгән көяз урындыгы меңәрләгән гаилә альбомына кергәндер инде...

Самолётыбыз һава чокырларында атынган чакларда, күңелем болгана башласа,

Сәвиянең урындыклы сурәтенә карап юанырмын.

***

Сәвиягә охшаган стюардесса бөтнекле конфет өләшеп чыкты. Утыргыч

каешларын эләктерергә кушты. Баш очындагы радионың: «Температура за

бортом самолёта минус сорок два градуса...» дигәнен бик күпләр ишетмәмешкә

сабышты. «Ишеттегезме» дигәнрәкләре, ясалма елмаю чыгарып, як-

ягындагыларга ым какты... Менә шулай, Сәвия... Раштуа каласын сайлаганбыз

икән...

Иллюминатордан күренгән утлардан чамаласаң — Магадан бездәге Әлмәт

хәтлек бар бугай...

Багаж бушатуны тиз тоттылар, туңып та өлгермәдек. Самолёттагы эсселек

ялыктырган иде инде. Колыма суыгын мин аэропорт дип аталган пыяла

павильонга кергәч кенә тоеп алдым.

Бораулау осталары әзерли торган мәктәптә укыганда, Магадан егете Юра

Дзебук бар иде. Һәр уку йортына хас күркәм гадәт буларак, таныклык алган

көнне, күмәк фотога төшеп, адресларыбызны алышып, альбом ясаткан идек.

Кирәге чыгар әле, дип кем уйлаган! Куен дәфтәремә адресын күчереп яздым,

ләкин телеграмма сукмадым. Бәлки каршы алган да булыр иде... Тик минем аны

борчып, мәшәкатьләп торасым килмәде. Эшкә урнашып, Сәвияне алып килгәч,

Юра белән күрешүне сюрприз итебрәк күз алдымда тота идем. РСФСРның

төрле почмакларыннан җыелган ишләр өчен Ростов каласы үги ата кебегрәк

иде. Төннәрен бик чыгып йөрмәдек, буш вакытыбыз күбрәк тулай торакта үтте.

Һәркайсыбыз күргән-белгән маҗараларын сөйли, үзе яшәгән төбәкне мактый.

Магадан турында Юра Дзебук сөйләгәннәрнең бөтенесе дә онытылып бетмәгән

әле, хәл-хәл булып искә төшә.

Юраның миңа гына түгел, гомумән татарларга карата хөрмәтен тоя идем.

Серен соңрак аңладым. Моннан 100 ел элек үк Магаданда беренче алтын

кисәген Шәфигуллин дигән кеше тапкан икән. Җан иясе аяк басмаган җирдә,

ничекләр итеп исән-сау калып, бер ялгызы алтын юа алган соң ул?.. Монысы

татарлык могҗизасы инде... Аның ачышыннан соң унбиш ел үткәч, Колыма

алтынына юл салыр өчен, Алпамшадай 12 мең тоткын җибәрелә һәм беренче

кышны ук бөтенесе кырылып бетә...

Магаданда җәй дүрт ай чамасы гына икән. Озын берлек артыннан

килгән агайлар, җир өсте эрү белән, алтын приискаларына таралышып бетә.

Бульдозерлар озын-озын канаулар казып ком чыгара, ә тырыш «старательләр»

аны юдыра-юдыра бөртекләп алтын җыя. Эше пычрак, ялыктыргыч һәм дә

хәвефле. Шуңа күрә дә аена бер «Урал» мотоциклы алырлык хезмәт хакы

түлиләр икән. Ә инде килгән кеше бер-ике ел эшли алса, аннан бөтенләй китә

алмый, ди...

Җәй буе «сухой закон» — бер грамм да эчәргә ярамый. Әгәр аракы исен

сизсәләр, минутында эшеңнән куалар һәм синең урынга шундук каяндыр

шулай куылган икенче берәүне китереп куялар, ди. Ә Магаданда эш табуы ком

арасыннан «самородок» эзләүгә тиң икән.

Беренче салкыннар башлануга, сулар ката, ачык ысул белән алтын чыгару

тагын җәйгә чаклы тукталып тора... Җәй буе алтынлы мохитнең кырыс

кануннарына түзеп яшәгән тырыш халык дүрт айлык хезмәт хакын туздырырга

керешә. Һәм шултиклем тырышып туздыралар ки — күбесенең материктагы

туганнары янына кайтып егылырлык акчасы да калмый. Икенче сезонга чаклы,

тәмам сукбайлыкка чыгып, Колыма кышында ничекләр итеп исән-имин

калалардыр, монысын инде язмыш камчысын үз җилкәсендә татыган бичлар5

үзләре генә белә. Магаданның бер кунакханәсе бар икән, акчасызларны хәтта

коридорына да кертмиләр. Урын мәсьәләсе дә акчадан гына тормый, җылы яктан

очып килгән җимешчеләр карават өчен бер еллыкны алдан ук түләп куялар,

ди. Тагын шәһәрдә бер автовокзал бар — анысы кичке дүрттә йозакка бикләнә,

көндез кереп җылынып алсаң гына. Кыш көне диңгез порты эшләми. Шулай

итеп бер аэропорт кала. Бичлар кереп тулгач, шултиклем тыгызлана ки, залда

пассажирларга урын бөтенләй калмый. Шуны гына көтеп торгандай, тәртип

сакчылары килеп керә. Сукбайларны, милициянең бөркәүле машиналарына

дыңгычлап төяп, шәһәрдән кырык-илле чакрымдагы сүнгән янартау итәгенә

илтеп бушаталар. Алар аннан җәяүләп кайтып җиткәнче, аэропортта ике-өч

көнлек бушлык хөкем сөреп ала...

Мин Казан самолётыннан төшәрәк, бичларны яңа гына төяп киткән булганнар.

Дерматин белән тышланган сәкеләрдә сайланырлык урын бар. Бер кырыйга

килеп утырдым да чемоданымны ике тез арасына кыстырып, урланмаслык

иттем. Пәлтәмнең чабуын төзәткәләгән булып, чәнти бармак белән генә капшап,

майка чабуына тегелгән акчалы бөтине капшап алдым — шөкер, барлыгы

белән җанымны җылытып тора. Юра Дзебук әйткән Магадан миңа балалар

мәйданчыгындагы уенчык шәһәр кебек кенә күз алдыма килә иде, ә яшәү өчен

көрәш маҗаралары сабыйларга йокы алдыннан сөйләнә торган әкият сыман гына

иде... Менә: бүген исә мин кырыс чынбарлык белән бергә-бер калдым; Сәвиягә

вәгъдә иткән хыялый дөнья белән күзгә-күз карашып торам; чемоданымны

кочаклап йоклаганда да күземне йоммаска тырышам, йомсам, бичлар арасында

калырмын да алтын таулар арасында адашып үләрмен төсле...

Иртәнге унга чаклы бүтән самолёт киләсе юк икән. Көтеп утыру залында

тынлык оеп бара. Төн уртасы дигән вакыт бушлыгы пассажирларның көрлеген

сүндергән дә өнсез гавамны үзе теләгәнчә сыный, фаш итә, чырайларын боза,

гәүдәләрен көлке рәвешләргә кертеп үрти дә хәтта... Синематографиянең

башлангыч чорындагы тавышсыз-тынсыз һәм дә ки шыксыз бер кино бара

гүя. Вокзал йокысы...

...Түшәмдәге утлар көлтәсе, сәке аркавычына башын салып, аягын сузган

агайның күзен әчеттерә. Ул бит юган ише күзен ышкый да йөнтәс бүреге белән

каплый. Бүрек идәнгә шуып төшкәч, йолкыш төлке баласына әверелеп ала.

Агай аны тагын эзләп таба, тагын күзенә каплый.

...Нечкә сыйраклы, капкорсак, кысык күзле, ялан башлы әби, йон итеген

салмыйча гына, аягын туктаусыз кашый. Төенчекләре тышыннан билгеле — зур

шәһәргә ризык алып кайтырга дип килгән.

...Үзен үзе кочаклап, мех бияләйле кулын култык астына тыккан кыз-ханым

бер күзен генә йомган. Бия картасына охшаган сумкасын беләгенә элгән. Ясалма

күн белән тышланган пәлтәсе күптән инде төсен югалтканга охшый. Каршы

алучымы, китеп баручымы? Әнә ул, мех бияләй эченнән кулын чыгарып,

муенына уралган кәҗә шарфы астыннан нидер эзләргә кереште. Тапты. Бакты.

Идәнгә атты. Табан очы белән ышкып сытты... Бераздан тагын тапты. Минем

йокым качты. Ул арада каеш иренле пыяла ишек киерелеп ачылды, яшел

погонлы дүрт солдат килеп керде. Ни рюкзаклары, ни чемоданнары юк. Күренеп

тора — төннең бу вакытында самоволкада йөри болар... Өч кешелек сәкегә

бишесе дә сыйды. Кыз-ханым торып та китмәде, исе дә китмәде. Сул ягына

туры килгән солдат колагына нидер пышылдаганда, аның инде икенче күзе дә

ачылган иде. Кыз-ханымның урам әйләнеп кайтканын калган өч солдат сабыр

гына көтеп утырды. Артык җылынып тормастан, икенче солдат белән дә һава

сулап керде... Өченчесе белән дә... Ә инде дүртенчесе белән чыгып киткәндә,

беренче солдат чалбар кесәсенә кулын тыгып кашына башлаган иде. Йокым

качты: «Бу фетнә без сыенган сәкегә дә утыргалагандыр әле...» — дигән уйдан

минем дә акча тегелгән майка чабуымда кырмыска тыпырчынгандай булды.

Йокы качты, дип ашыгыбрак әйтеп ташладым. Сәвия белән икебезнең арада

хәзер сигез сәгатьлек вакыт аермасы. Ярый әле самолётта йокы симерттем,

көнем белән төнем буталып бетте. Татарстан яшәешенә көйләнгән сәгатемнең

телләрен Магадан поясына күчерергә ашыкмыйм, көн яктысына ияреп яшәп

карыйм. Юкса Сәвиянең кайчан уянганын, эшкә киткәнен, кайткач, миннән

телеграмма көткәнен күз алдыма китерүе кыенрак булыр.

Аэропорттан Магаданга бер сәгать чамасы кайттык.

Ниһаять, диңгез аръягыннан якты көн туып килә. Озын-озак, ярты офыкны

биләп, таң атканны күрергә теләсәң — менә кая кил икән! Мондагы кояшның

йөзенә туры карап була. Ул сагышлы, сүрән, шәһәрне читсенеп ерактан ук

әйләнеп уза. Ерак Көнчыгыш кояшы беркемнеке дә түгел.

Шәһәрдә берәү генә булгач, «Гостиница»га исем кушып тормаганнар. Мин

аны бик тиз эзләп таптым. Урамда иртәнге сабыр хәрәкәт. Кешеләр бер-берсен

уятудан курыккандай тавышсыз-тынсыз гына эшкә ашыга. Мин кунакханәне

сорагач та, тел әрәм итеп тормыйча, бармак төртеп кенә күрсәттеләр. Ишеге

биксез иде үзенең. Кизү торучысы кая олаккандыр — вестибюльдә үле тынлык,

җан әсәре юк, таракан агулаганнар дияр идең — дару исе сизелми.

Шактый гына тамак кыргалауның ярдәме тиде. Җиңсез сырма кигән абзый

пәйда булды. Халык сүзгә бик саран икән монда. Сүзгә саран кеше елмаюга да

саран буладыр... Паспортымны сузып, авыз ачып өлгермәдем, җиңсез абзый

өстәл өстендәге аншлагка ымлады. Анда эре хәрефләр белән: «Мест нет и не

будет» диеп язылган иде.

...Юра Дзебук мине күрүгә үк фамилиям белән дәште. Ростовта укыганда,

журналларда безнең фамилияләрне генә тутырып язалар иде. Педагогларның

инициалларыбызны төпченеп, такта янына исемнәребез белән чакырганнарын

хәтерләмим. Хәтта «Бораулау остасы» дигән таныклыкка да исемнәребезнең

баш хәрефе генә куелган иде. Сине эш урыныңнан акча түләп ел буена укытып

яткыралар икән, димәк, иң мөһиме Ленин бабай кушканча: көнгә унышар

сәгать укырга, кемнең ничә яшьтә булуына карамастан, бергәләшеп укырга

һәм дус-тату укырга!

Юра эш эзләп килүемне аңлап өлгермәде әле. Ул шушы көннәрдә генә

башлы-күзле булган — теләгәненә өйләнгән, һаман да зөфаф киче агониясендә

йөри. Мине язылышулары хакында дусларыннан ишетеп, соңарып килгән

кунак рәвешендә каршылады. Мәҗлескә дип хәстәрләнгән нигъмәт тагын бер

туйга җитәрлек калган иде әле. Туктаусыз сыйладылар. Юра минем хәмер белән

дуслык юкны Ростовтан ук белә иде инде, анысына артык кыстамады.

Магаданның беренче көне кунак уены белән үтеп бара: ашыйбыз да никах

альбомы карыйбыз; чәй эчәбез дә кәләшнең кино артистлары кебек сәнгатьчә

төшкән фотосына сокланабыз, ул үзе инде табын артында килен хезмәте үтәп

маташа, Юра күрмәгәндә генә күз салам, рәсеме белән чагыштырам, аның туй

күлмәген күңелемнән генә Сәвиягә кидереп карыйм, шуннан кәефем күтәрелеп

куя. Юра гаиләдә бердәнбер бала. Әти-әнисе пенсия яшендә, зал ягына бик чыгып

йөрмиләр, сәгатен белеп кенә тамак ялгап алалар да ял бүлмәсенә бикләнеп

телевизор карыйлар. Алар хакында мин Юрага ике генә сорау биреп өлгердем.

«Алтын эзләп килмәгәннәрдер ич инде?» — дигән соравыма, Юра, Көнбатыш

ягынарак туры китереп, кул гына селтәде, сугышта Европа илләренең ничек

яшәгәнен күреп кайткан офицерларның язмышын беләсең ич инде, янәсе.

«Минем татар кешесе булуымны өнәмиләрме әллә?» — дигәч, Юра пырхылдап

көлеп җибәрде. «Магадан краенда ярты миллион кеше яши, һәркайсы үзе бер

милләт!» — ди ул.

Юра — шат күңелле егет. Чамасын белеп елмая, кирәгенчә шаярта, тәмен

белеп кенә көлә... Ә менә әти-әнисенең йөзендә кырыслык оеп калган, әйтерсең

лә аларга елмаю гомергә тыелгандыр кебек.

Ике көн... өч көн кунак булдым. Инде туйдан калган ризыклар үтми

башлады. Дүртенче көн дигәндә, иртүк торып киендем дә бусага төбенә килеп

бастым. Юра, миңа хәзер «эшләргә, эшләргә һәм эшләргә!» кирәк, — дидем.

— Эзләргә, эзләргә һәм тагын бер кат эзләргә кирәк! — дип өстәде дустым.

— Мин аны шаярта дип торам...

«Биржа труда»га бардык. Чиратка язылдым. Безнең Казандамы?! «Эшкә

чакырабыз... Тиз арада фатир бирәбез... Килегез, күп түлибез... Һөнәрегез

булмаса, үзебез укытабыз... Ашыгыч төстә белгечләр кирәк...» кебек белдерүләр

белән баганалар төрелгән, газлы су сата торган автоматлар бизәлгән, ишекләр

түшәлгән, газеталар күмелгән. Кәефеңне кырсалар: «Эштән китәм!» — дип гариза

язып кертүең була — тотыналар ялынырга, үгетлиләр, акчаңны арттыралар,

вәгъдәләнгәнен ашыктыралар.

Ә Магаданда... Теләсә нинди генә эшкә риза булып килгән чират, биржа залыннан

урамга чыгып, кар бабайлар — кар кызларга әверелгән. Ярты көн буе торып, ирләрнең

икесенә вакансия табылды: берсе — Педагогия институтына сантехник кирәк ди,

икенчесе — Нагаево портында каравылчы агай әллә өшеп, әллә эчеп үлгән шунда...

Сигезенче көнне чират торырга хурландым. Максатыма ике куллап ябышыр

чак җитте. Мине хәзер Юра озатып йөри алмый, аның үз эше бар — транспорт

цехында механик икән. Зур шәһәр түгел — адашмадым. Биржаның игъланнар

тактасында «Главдальводстрой» трестын күреп алдым, Пролетарская урамы,

13нче йорт диелгән. Кәеф кенә юк, бер уйласаң, көлке хәл инде бу — Сәвия дә

Пролетар кызы, әтисенә армиядән ягылып кайткан кушамат бу! Уңышка юрыйк,

минәйтәм... «Отдел по использованию трудовых ресурсов» дигән бүлегенә

кердем. Инспектор абзагыз, миннән күзен алмыйча җентекләп сораштырды.

Тәҗрибәле психологтыр — документларымны карап тормыйча гына имтихан

алды. Иренмичә, бүлдермичә әңгәмә корды да нәтиҗә ясады:

«Безгә мастерлар кирәк, ләкин һөнәр профилегез туры килеп бетми. Ростовта

сезне су белән юдырып бораулау ысулына укытканнар. Ә бездә мәңгелек туң, июль

челләсе дә 15 градустан ары җылытмый... Артезиан су чыгарыр өчен, боз катламын

һава белән өрдереп борауларга кирәк. Сез безнең технологияне белмисез... Бораулау

оешмасы бер без генә түгел, әнә геология идарәсенә барып карагыз..».

Документларымны ике куллап тоттым да өлкәнең геология идарәсен

эзләп киттем. «Эш белешеп йөрим, дигәч, Сәвиям кебек бер чибәр секретарь

урынбасар бүлмәсенә юл күрсәтте.

Шунысы сәер: урынбасар миңа күтәрелеп карамады да, хәреф хатасы эзләгән

корректор кебек, документларыма кадалды... Һәм канцеляриянең «кырык

тартма»сыннан лотерея билеты чаклы гына кәгазь алып яза ук башлады.

— Мә, — диде ул отышны миңа сузып. — Сусуман автобусына өлгерәсең

әле. Карамкен тукталышында төш. Моннан кырык чакрымда булыр.

Рәхмәтне ике-өч тапкыр әйттем бугай... Урамга чыккач, отыш билетын укыйм:

Начальнику Карамкенской экспедиции

т. Асееву Н.А.

Направляю вам на переговоры,

на предмет трудоустройства пом. бурильщика

или затем на курсы бурильщиков.

Судя по документам —

хороший работник.

Зам. нач. Упр. (Имза) Колчинов

30/ХI-73.

Карамкен Магаданнан 40 чакрымда урнашкан эшчеләр бистәсе булып чыкты.

Автобустан төшеп калганда кояш күренә иде әле. Күренә дип шуңа әйтүем,

тирә-якта таң атуны яисә кичке шәфәкъне балкытырлык ачык офык юк, өйләр

һәм бараклар гел сопкалар итәгенә чәчелгән. Чит-ят манзарага аптырап карап

торам, урман юк, елга эзе юк, урамда кеше заты күренми. Этләр дә өрми.

Мәгәр яшәеш билгеләре сизелә: барак тирәсендәге чүп арбасына буш шешә,

апельсин кабыгы һәм консерва савытлары өелгән. Киртә-коймалар, ишегаллары

булмагач, бөтен тормыш аерымачык күз алдында.

Бер баракны өчкә бөкләп, административ үзәк иткәннәр: почтасы, кибете

бар, экспедиция начальнигының эш бүлмәсе дә шунда. Сәвиягә телеграмма

сугарга дип кул кычытып тора, көчкә түзеп йөрим.

Геология идарәсеннән алып килгән кош теле хәтлек кенә кәгазь үз көчен

күрсәтте, иптәш Асеев артык сораулар биреп төпченмәде, хезмәт кенәгәмне

сейфка салып, шундук эш турында сөйләшүгә күчте.

— Җир астына төшеп бораулаганың бармы? — ди экспедиция

начальнигы.

— Моңарчы туры килмәде, — дим, каушамаска тырышып.

— Сопкалар төбенә шахталар казылган, ташкүмер чыгаргандагы кебек,

шуннан як-якка бораулап керәсең. Һәр метр саен тау токымын алып

тикшерәсең.

— Керн6.

— Әйе, кернга ияреп алтын самородогы чыгамы, көмешме — анысы инде

бәхет эше. Шуннан, син бораулаган эздән шахтёрлар казып керә, бөтен

катламны җир өстенә чыгара.

— Һәм без, яңа урынга күчеп, тагын алтын минералы тапканчы

бораулыйбыз.

— Татариядә алтын эзләдегез мәллә, бик белеп сөйләшәсең.

— Юк, Николай Арсеньевич, ни дисәгез дә Ростовта бораулау мәктәбендә

укыдым бит. Шунда ук практикасын да үттек.

— Алайса, «ЗИФ-650»7 агрегатын беләсең инде.

— Эшләп караганым бар.

— Вәт, монысы шәп булган. Атна-ун көн стажировка үтәрсең. Иртәгә үк

вахтага. Автобус иртәнге 7дә шушы контор янында көтә.

Асеевның шат күңел белән сөйләшүе миңа да күчте, тәмам ачылып

киттем.

— Николай Арсеньевич, мин бит сөйгән кызымны, ну хатынымны инде,

монда алып килергә телим, кайда яшәрбез икән, ә?

— Яшәр урын табарбыз. Бу якларда хатын-кыз өчен эш урыны —

кытлык...

— Иртәге өчен ишәк кайгырсын, ди татар. Тизрәк килсен генә. Мин әйбәт

эшләсәм... икебезгә дә җитәр.

— Әйбәт эшләгән кеше әйбәт яши бездә.

— Алайса мин бүген үк телеграмма сугам.

— Тизрәк сук. Юкса монда ирләре ташлап качкан хатыннар бик күп, буйдак

икәнеңне белсәләр, кесәңә кереп утырырлар, сизми дә калырсың...

Иптәш Асеев үзе юраган маҗарадан рәхәтләнеп көлеп калды. Ә мин, почта

бүлегенә кереп, Сәвиягә хәбәр җибәрдем: «Срочно приезжай! Мой адрес:

Карамкенская экспедиция».

Казан аэропортында вәгъдәләшкәнчә, билет алгач, Сәвия дә миңа хәбәр

бирергә тиеш.

Магаданнан срочная телеграмма ике сәгатьтә барып җитәчәк, диделәр.

Күңелдән генә ике билгесезле математик мәсьәлә чишеп алдым. Кайчан ала,

кайчан килеп җитә? Хәзер Магаданда кичке дүртләр тирәсе. Димәк, алтыда,

Казан вакыты белән төнге икедә... Юк, Сәвия йоклый әле, почтальон минем

телеграмманы иртәнге сигезләрдә тапшырачак. Шул көнне үк билет алып,

атнаның икенче уку көнендә килеп җитәчәк...

Иртәнге 7дә, вахта автобусына утырыр алдыннан, тагын бер телеграмма

суктым, монысын инде көндез тапшырачаклар. Шөкер, Карамкенда

почта тәүлек буе эшли, геологларның бөтен элемтә үзәге шушы почтада,

диделәр.

Җир астында, дөресрәге сопка эчендә сәгатьләр шултиклем әкрен йөри...

Көне-көне берәр гомер чаклы!

Алтын күргән юк әле...

Сәвиядән дә хәбәр юк...

Мондагы җир катламнарының катылыгы искитмәле — алмаз тешле бур

түгәрәкләп кимергән чакта сүнгән янартау дер калтырап тора һәм ул, түзәр-

түзәр дә, ачудан кинәт уянып, вулканы бәреп чыгар төсле.

Ниһаять! Чираттагы кернны алып карагач, мастер, имән бармагын

тырпайтып: «Есть!» — дип куйды. Сменада алты кеше идек, барыбыз да

табылдыкка ябырылдык. Егетләр — «Магадан сандыгыннан» хәзинә эзләүдә

күптән инде азау тешен алтынга алыштырган кешеләр, чынлап торып

уйласаң, алар хәзер төсле металл табуга көндәлек эш итеп кенә карарга

тиешләр кебек. Юк шул, сокланалар, моңарчы бер дә алтын күрмәгәндәй

кыланалар, шушы вулкан төкереген кулдан кулга сикертеп суытырга телиләр,

күз буучыга әверелгәндәй, кесәдән кесәгә күчереп качырышлы уйныйлар...

Алтынга ияләнеп, күнегеп, битараф калып булмый ,күрәсең... Ә мин... Әби

үлгәннән соң, әнигә калган колак алкасыннан гайрене белмәгән, талир

тәңкәләрне бары тик мультфильмнарда гына күргән, хәтта никах балдагына

да лаек булмаган авыл малае, Сәвия көзгесе чаклы алтынны күргәч нишләргә

тиеш идем?!.

Егетләр уйнап туйгач кына минем хәлне аңлап алдылар.

Чын алтын табигый хәлендә бөртек-бөртек йә балык тәңкәсенә охшаш

формада очрый икән. Ә монысы — консервы капкачы кебек түгәрәкләп

киселгән калай сыман иде. Уч төбемә шапылдатып салдылар. Менә нинди

икәнсең син «самородок»! Тәме юк, тешкә — йомшак, тырнак белән сызсаң

да, эзе кала, кургаш кебек җиңел бөгелә... Көмеш кушып койгач кына тауарга

әйләнә — катылана икән.

Мастерның сабырлыгы бетте, кирәк-яраклар шкафыннан сувенирга охшаш

үлчәү алып килде. Чынаяктай тәлинкәсе, вак-вак ялтыравык герләре — нәкъ

химия кабинетындагы көянтәле үлчәү кебек. Без аны дәрестә лаборатор эшләр

вакытында куллана торган идек.

Мастер үлчәде дә шундук рациядән кемнәр беләндер озаклап сөйләшеп алды.

Соңгы сүзен, без ишетерлек итеп, кычкырып һәм мактаныбрак әйтте:

— Егерме өч грамм! Әле моның симез тамыры җир куенында калды.

Табылдык смена ахырында охранага тапшырыла икән, мастер аны

платформа читенә беркетелгән сейфка бикләп куйды. Ачкычын кесәсенә салгач,

двигательне сүндерде дә:

— Демонтаж! — диде.

Димәк, башка урынга күчәбез. Ә без тапкан алтынның калган өлешен алыр

өчен, проходчиклар килеп, шахта казып керәчәк.

Магадан өлкәсенең чик сызыгы бар барлыкка. Ләкин ул чиксез... Магадан

җир астында, аның янар таулар күмгән хәзинәсе бихисап, диләр. Тик мин

монда байлык эзләп килмәдем. Минем чын алтыным — Сәвия! Йомшак телле,

карашы ягымлы; кирәк чакта кырыс та, ягымлы да була белә; әти-әнисенә

хәзинә, ә миңа — байлык... Бүген егерме өч граммлы табылдыкны кулымда

тотуым да яхшы фал — Сәвиягә дә егерме өч яшь! Менә күрерсез, бүген аннан

һичшиксез телеграмма киләчәк...

Җир астында эшләгәндә, әллә нинди хорафатларга да ышанырсың.

Сәвияне искә төшерүем булды — мастерның бил каешына кыстырылган рация

сискәндереп сызгыра куйды.

— Телеграмма? Кому... кому? Что передавать? — дигән чакта мастерның

рациясен кулыннан тартып алыр чиккә җиткән идем.

Ник миңа гына сөйләшергә ирек бирми инде? Хәзер бит хәбәрнең миңа иң

кирәкле сүзен йә ялгыш ишетәчәк, йә төшереп калдырачак.

— Почтада сиңа телеграмма бар, — диде ул, исе китмичә генә.

— И? Нәрсә дип әйттеләр? Нәрсә дип?!!

Соравым катырак яңгырады бугай, мастерның чырае сытылды.

— Гафу ит, килә алмыйм, дигән.

— Ничек инде?! Точномы, миңамы?

— Сиңа, сиңа! Безнең сменада бүтән татарин юк!

— Ялгыш ишеткәнсездер... Тагын кабатлап сорагыз, зинһар өчен, дип

әйтәм...

Ташкүмер шахтасы түгел — арканга эленгән лампаларны сөрем капламаган,

мастер минем өзгәләнүне чыраемнан күреп алды булса кирәк, почта белән

кабат элемтәгә керде. Ләкин аңа карап җавап үзгәрмәде...

Әллә минем өчен якты җир өстендә тормыш бетте... Сүнгән тау

эчендәге шахталарга ләхет салкынлыгы үтеп керде. Бәхеткә өметләнгән

йөрәгем күкрәк читлегемә йодрыклап суга башлады, кан әйләнешем кирегә

борылды.

Сәвиянең юлына аркылы төштеләрме? Янаулар, мыскыллаулар белән

түбәнсетеп мәхәббәтеннән яздырдылармы? Без бит инде монда явызлык куып

җитә алмаслык ераклыкта идек. Кем өчен чыга соң бу алтын-көмеш? Сәвия

янымда булмагач, тимер-томырның нигә кирәге бар? Ник бу кешелек алтыннан

туймый? Мин монда кала алмыйм... Соңгы чиккә чаклы туздырмыйча, җаным

теләгән чакта туган авылыма кайтып җитәрлек булсын дип саклаган юллык

акчам исән.

Җир читенә барып, икебез өчен буш оя кордым. Хезмәт кенәгәмдә 1973

елның декабрендә килеп китте, дип Магадан мөһере суктылар. Материкка

кайткач, Карамкен приискасы турында 40 ел буе беркемгә дә сөйләмәскә, дигән

серле кәгазьгә кул куйдырдылар...

«Ник килмәдең, Сәвия?!.»

Минем бу дөньяга бүтән бер соравым да юк...

Очты-очты, самолётлар очты...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 2, 2015

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев