Логотип Казан Утлары
Роман

Тургайлы болытлар (дәвамы)

Зәмзәмия түбәнсенүе, явызлыгы, әшәке хатлары ,гайбәт һәм янаулары белән ул мине киресенчә әрсезлеккә, үҗәтлеккә, ялган күз яшьләренә бирешмәскә, җыйнап әйткәндә, үз бәхетем өчен көрәшергә генә өйрәтте, чыныктырды...

Әсәрнең башын монда укыгыз.

Авылдан мин үзем генә чакырулы идем. Рәхәтләнеп җәяү кайтыйм әле. Урман

аша тәпиләсәм, юлы бермә-бер кыскарак, ләкин су буйлап тәвәккәлләдем...

Мишә буенда шигырь күбрәк! Язгы ташуларның әүхәте беткән, су чистарып, үз

эзенә төшкән. Ата кошларның сайрап торган мәле. Агым уңаена, дулкыннарга

ияреп, әниле балачагым иленнән кайтып киләм. Ашыкмыйм. Шәвәли

комлыгына җиткәч, Мишә Казан юлына борыла. Исән калган хыялларымны

тәртипкә саласым бар. Таң атуга охшаш кояш баешы, тирән ярда тургайлар

кайтавазы, кичке җилгә ияргән көтү тузаны исе, язның япь-яшь киче... Нәкъ

менә хәзер ялгызлар үзенә пар эзләп ыргыла, парлыларның сөелер урын эзләр

чагы... Ә мин ошбу илһамияттән үземә шигырь эзләрмен. Кем өчен? Атна саен

хат алыша торган Сәрия, Ләйлә, Назлыгөл, Илсөяр, Наиләләр өченме?

Әллә соңгы «наза» уенында миңа такмак чыгарып, Күн авылы егете Касыймга

юри чытырдап ябышкан Сәвия өченме? Ябышканнар кияүгә дә ябышып чыгар,

соңгы хатлар араны өзәр... Аларның берсенә дә минем шигырьләр кирәкми

инде хәзер...

Ә мин поэма язам... Зәмзәмия исемле кыз бала язмышы турында... Яңа

Җизни авылында ялгыз хатын яши. Ул, иптәш кызларына ияреп, Чиләбе

өлкәсенә бәхетен сынарга дип чыгып китә... Магнитогорски ПМСына, тимер

юл салучылар бригадасына килеп эләгә. Шпалларга башмак кагучы булып ирләр

эшендә эшли. Яшәүләре — тимер юл вагонында... Үзләре салган юл буйлап

вагон да гел күчеп тора... Борис исемле башкорт егете белән таныша. Борис

телгә оста, белмәгәне юк, шома егет, шигырьләр дә яза. Балага узганын белгәч

кенә, егет армиягә алына. Йөкле хатын туган авылы Яңа Җизнигә кайтып төшә.

Шунда кыз бала таба. Зәмзәмия исеме куша. Шуннан... Борис боларны эзләми.

Армиядән соң Каспий далаларында газ ятмалары бораулаучысы булып киткән

дип ишетәләр... Зәмзәмиянең әнисе гомер буе «Агыйдел» журналын алдыра.

Поэманың икенче бүлеге Зәмзәмия Борисовна турында. Кыз әтисез үсә...

Чибәр. Тиз өлгерә. Егетләре күп. Араларында берсе — Хәтим исемлесе аеруча

әрсез булып чыга. Яклаучысыз кызны чыгарылыш кичәсеннән кайткан чакта

урманда көчли. Өйләнәм дип юмалап йөри. Өйләнми. Бәлзәмия исемле кыз

белән авылдан чыгып кача.

Поэманың өченче бүлегендә Зәмзәмия Казанга китә. Иптәш кызына ияреп

кунакка кайта. «Мин»ем белән таныша. Язмышын бәйнә-бәйнә сөйләп бирә.

Мин аны бәхетле итәргә вәгъдә бирәм... Ләкин үзем бәхетсез...

Поэманың морале: Тол хатынның язмышы кыз балага күкрәк сөте белән

күчә...

Поэмага гыйшыкланып тотындым.

Тавыклар куначага менүгә, өстәл артына утырам. Таң әтәче кычкырганчы

күчмә лампаны сүндермим.

Бер атна дигәндә төгәлләдем. Исемен: «Яңа Җизни сукмаклары» дип

куйдым. Язучылар оешмасының адресын беләм. Туп-туры Гөлшат Зәйнашева

исеменә җибәрдем. Дөрес, теге вакытта Гөлшат апа Тукай клубының директоры

булып эшләгән икән. Минем поэманы ул яшь язучылар белән эшләүче әдәби

консультантка тапшырган.

Һәм, атна үтте дигәндә, миңа Илдар Юзеевтан хат килеп төште.

2/VI-69 ел.

«Хөрмәтле...!

«Яңа Җизни сукмаклары» исемле шигъри кулъязмагыз белән таныштым.

Мораль темасына язылган әсәрләр бик кирәк, әлбәттә. Кайбер урыннарда

Сез шигырьне дә «үрә» беләсез. Ләкин, кызганычка каршы, поэма кебек

катлаулы жанрда Сез югалып каласыз. Беренчедән, алдаучы азгын ир һәм

алданган кыз фаҗигасе турында безнең әдәбиятта бик күп язылды. Сезнең

язмагыз художество-эчтәлек ягыннан алардан нык калыша. Геройларыгызның

поступоклары, кичерешләре тормыштагыча табигый түгел. Икенчедән, бу

теманы хәл итү өчен, Сезнең шигъри осталыгыгыз җитми. Шигырь язарга

өйрәнмичә торып поэмага тотыну, әлбәттә, читен эш.

Киләчәктә шуларны искә алырсыз дип уйлыйм.

Сәлам белән,

ТАССР Язучылар союзының

әдәби консультанты (имза) Илдар Юзеев.

Миңа әле унтугыз да тулмаган.

Шагыйрьлеккә өйрәнүнең чиге юктыр.

Яшьлек хаталары һәркемнең дә бертөрледер, ләкин язмышлар күптөрле.

Поэманы яңадан язасы бар. Аның өчен әдәби язмышларны кабат-кабат

өйрәнәсе, Зәмзәмиянең туган авылына кайтып, үскән нигезен, суга йөргән

чишмәсен, фаҗиганең шаһитлары булган яшьтәшләрен күрәсе бар.

Зәмзәмия үз авылына алып кайтырга бигүк ашкынып тормый. Солтания

апасы: «Бәбиеңне тап әле әүвәл, шыннан соң нүешеңә күренеп шапырынырсың!»

— дигән... Чемодан белән кайткан йөге өч айлык булса... 31 декабрьдән башлап

санап чыгардым — сентябрь азакларына туарга тиеш. Ким дигәндә биш ай хәзер. Бу

килеш Саескан тавында паромнар белән идел кичеп, 230 чакрым буе «ПАЗ»икларда

сикәлтә санап кайтырлык итеп сагынмагандыр әле авылын. Дөрес, Зәмзәмиянең

гәүдәсе — һаман да сылулыгын югалтмаган — мин бәбиле дип бүлтәеп тормый.

Сыны авырайды, каенанага ярарга тырышып, артыгын тыпырдамый, башын исә,

икенче ияге сызылып куя. Әни әйтә, беренче көмән бик җыйнак була ул, ди. Белгән

нәрсәм түгел, моңарчы безнең өйгә корсаклы килен төшкәне юк иде әле.

Июль челләсендә Зәмзәмиянең биле тартылды, авыры кием белән генә

каплап бетерерлек түгел хәзер. Җиләккә баргач та Көрәксә болынында тезләнеп

кенә җыеп йөрде.

Сентябрь җитте. Урам шаулатып балалар мәктәптән кайта, ә безнең «Раил

Шакиров» һаман тумый әле.

Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 52 еллыгын бәйрәм иттек...

Кыш җитте. Танышуыбызның 1 еллыгы дип Яңа ел төнен дә каршыладык...

Тумый да тумый.

Иске поэма шул килеш ята.

Әни әйтә:

— Җиде айдан туучылар бар. Ну, ана карынында ел буе ятмыйлар ич инде?!.

— ди.

Мин әйтәм:

— Икәүдер алар — син алдан чык, юк үзең чык алдан, дип берсен-берсе

үгетләп яталардыр.

Әни көлми.

Зәмзәмия көлә-көлә әйтә:

— Саный белмәгәнсез!

Әни әйтә:

— Тугызга хәтлек кенә санар өчен минем өч класс белемем дә җитә!

Мин әйтәм:

— Чемоданың апрельдә кайтты, гыйнвар азагында тумый калмас...

Зәмзәмия әйтә:

— Каян белим инде мин аны. Моңарчы бала табып караганым югые ич!

Әни әйтә:

— Син белмәсәң, Солтания апаң белгәндер...

Шуннан соң малай туганчы сөйләшмәдек... Кәбисәле февраль башында

малай туды.

Һәм, кояш баеганда очар канат биреп, шигъриятле киләчәк белән

туктаусыз рухландырып торган мәхәббәт алиһәсе — музам җәяүле бураннарны,

чатнама суыкларны кичеп, сагышлы көннәрдән шыксыз төннәргә күчеп, ком

бураннарына кереп адашты.

Поэманы оныттым...

***

Иртәгә бөтенләйгә аерылып китәм. Тагын. Өченче тапкыр инде(!) Фельдшер

Мәүлидә апаның «ашыгыч ярдәм» сумкасы хәтлек кенә кулсандыгымны

күтәрәм дә чыгып качам. Ияргән малым: шактый ук киелгән ак нейлон

күлмәк, өстемдәгесе өлгереп җитмәгән әфлисун төсендә; җиде-сигез төрле куен

дәфтәрем, басылып чыккан шигырь-хикәяләремне кисеп ябыштырган калын

дәфтәр. Коңгырт костюмның чалбарын үтүкләп тормыйм, юкса Зәмзәмия

шикләнеп, бусагага аркылы ята... Икесендә дә эзләп тапты. «Синнән башка

фатирыбызга кайтып керәсем юк. Баланы минем әни үстерер әле... Бөтен гаилә

дә шулай этле-мырлы яши инде. Сиңа гына гел мәхәббәт кирәк. Каян килгән

шаһзадә?!» дигән сүзләрне күз яшьләре белән ныгытып куйгач, ике тапкыр кире

кайттым. Күңелем кәлҗемә бит минем — күз яшенә әсир төшәм.

Китәм дигән көнемнең таңы атып килә.

Соңгы елларда минем өчен таңнар көн саен бертөрле: кояшы да шул ук,

күге дә, офыкның бу тәрәзәдән күренеп торган өлешендә агач сурәтләре, биек

йортлар күләгәсе дә, тургайсыз болытлары да шул ук.

Таңның кызыл сызыгында Җир белән Күк аерылды. Яктылык чатнавы

торган саен ныграк зураеп, ниһаять, кояш кыерчыгы күренде. Авырттырып

туа яңа көн...

Мин бу тәрәзәне таңнары белән Зәмзәмиягә калдырып китәм.

Сервант шүрлегендәге калай будильникка кояш төште бугай. Башка

көннәрдә аның кыңгыравы миңа язгы тәнәфесләрдән озаклап чакыра торган

ерактагы мәктәп елларын искә төшерә иде... Бүген ул кибетләрдә тәрәзә

яңагына кадакланган «Разбой!» кыңгыравы булып яңрый, кыңгыр тынлыкны

дер селкетә: «Талыйлар! Качалар! Тотыгыз!..» Менә хәзер, сиренасын үкертеп,

патруль машинасы килеп туктый. Аннан ике милиционер бәреп керә: «Кем?

Кайчан? Нәрсәләр югалган?!.»

Ир белән хатынның аерылышуы ул — үзенчә гаилә эчендә башланган

гражданнар сугышы. Бер түбә астында кулга-кул тотынып гомер иткән ике

кеше кинәт кенә сыйнфый дошманга әверелә. Һәм кем җиңә — шул хаклы!

Кем җиңелә... шул чигенә. Шәһәреңне, өеңне, мөлкәтеңне ташла да кач!

Татуланган атлы кыйланып, күпме генә солых төзесәң дә, барыбер туктамый

ул гражданнар сугышы.

Зәмзәмия әнисе белән бергә эшли — икесе дә фәнни-тикшеренү институтында

кече лаборантка. Аларны оешманың автобусы йөртә. Юл уңае малайны да яслегә

озатып өлгерәләр. Яшәү рәвеше шулай көйләнгән иде. Миңа ышаныч юк, эш

урыным җәен-кышын кырда иде.

Яңа туган көннән миһербанлык көтеп, кояш хозурында хыялланган килеш,

хезмәт кешесе өчен уяну сәгате җиткәнне дә сизми калганмын.

Кухняга Зәмзәмия чыкты, зал ишеген япмады, аннан әле әнисенең чыгасы

бар. Тәрәзә төбенә таянган җиремнән, борылмыйча гына мин аларны җилкәм

аша тоеп торам.

Зәмзәмия, кирәкмәсә дә, сыер җилене тарткан ише генә чыжылдатып

краннан бер йотым су өстәгәч, тулы чәйнекне газ плитәсенә ыргытты. Әйе,

әйе, куймады — ыргытты!

Ә н и с е: Шагирь моңаямы?

З ә м з ә м и я: Буровойда калган курчакларын сагына.

Ә н и с е: Әллә кичәдән бирле шонда тора?

З ә м з ә м и я: Мендәрендә гүр суыгы.

Ә н и с е: Шыксыз гәүдәсе генә калкына. Җанын кемнәргәдер калдырып

кайта хәзер, хәсис.

З ә м з ә м и я: Ул сыкасын да эзләп табам. Башкалар белән яшәтмим

дидемме?!. Үрмәләп кайта торган итәм сөйрәлчекне.

Әрләшү ул — кискен диалоглар бәрелеше... Ә боларның зарлануы парлы

монолог кына. Әгәр шушы минутта берәр кәлимә өстәсәм — сүз зурга китеп,

әче таңнан кара тавыш кубачак. Мин каршы дәшмәгәч, боларның гайрәте тиз

сүрелде.

Ә минем җан чынлап та үземне ташлап качкан, ул инде атна буе өйдән-өйгә

кереп, Әмәт тавы бистәсендә баш төртерлек почмак эзләп йөри. Гаиләсеннән

кача-поса яшәргә җыенган ирне кем фатирга кертсен инде?.. Парлы гаиләдә

ирләр хатыныннан көнләшә. Тол хатынга туры килсәң — нәкъ минем кебек үк

ташлап киткән иренә әйтелми калган тозлы-борычлы кинаяләрен йөзеңә бәрә. Ә

кемнеңдер кызы үсеп буйга җиткән... Ашык-пошык салынган өйләрдә түбә саен

икешәр-өчәр гаилә тыгылып ята. «Теплоконтроль», «Соцгород» тирәләрендә

почмак табуы җиңелрәк, диләр... Ләкин миңа шушы тирәдән табарга кирәк,

укырга керергә теләгән институтка якынрак итеп.

Ниһаять, Косогорная урамының очына чыктым дигәндә генә, «ярар...»га

охшаган сүз ишеттем. Кычкырып әйтмәделәр, ыңгырашып кына. Сиксәннән

узган ятимә карчык урын өстендә Әҗәл килгәнне көтеп ята иде. Фатир хакы

да сорамыйм, ди, өемнең искелегенә, идәннең череклегенә түзсәң, җаның

теләгән кадәр яшә, ди.

Әхмәт морза бистәсендә (безнеңчә — Аметьево) бөтен урамнарны да

«Косогорная» дип атап булыр иде — кая карама, кыек тауны кисеп кереп,

рөхсәтсез салынган такта өйләр, рәтен-чиратын югалткан тыкрыклар. Тауны

тигезләп түтәлләр ясаганнар. Ятимә карчыкның җепсә-баганалары гөмбәләнгән

рәшәткә эчендә яшьлегеннән калган ике алмагачы да бар хәтта. Исемен бик тиз

әйтте: әллә Хәтимә, әллә Фатыйма диде шунда, кайтарып сорамадым. Минем

өчен ул гелән Әби булып калды.

Әби хәзинәдә ни барын күрсәтергә теләпме, унөч тиенлек күмәч батоныннан

кыерчык сындырып, кырлы стакандагы сары чәйгә манып капты. Өстәл

хезмәтен үтәгән арка терәвечле такта утыргычта яртылаш ачылган маргарин

пачкасы белән касәдәге шикәр комыннан гайре нигъмәт юк.

Без дә бу вакытта буровойда төшке ашка туктала торган идек инде.

Чемоданымны карават астына шудырдым да «Роторная» тукталышындагы

гастрономга йөгердем. Кесәмдә акчам юк әле, ләкин берсе-берсе егерме тәңкә

торган отышлы дүрт заемым бар, шуларны почта бүлекчәсенә кертеп сиксән

сумга алмаштырдым. Ай саен өчәр-дүртәр йөз сум акча эшләгән мужикның

яшерен «чумарасы» булгандыр инде диярсез. Юк. Су бораулауда эшләүче

агайларның бөтенесе диярлек хатыннарына ел дәвамына ярарлык ышаныч

кәгазе язып тоттыра. Агрегатны туктатып, эшне ташлап, контор тирәсендә

акча көтеп йөрүчеләрне начальство бик өнәми, еллык планны арттырып үтисе

бар.

Мин дә, башкалар алдында вакчыл ир булып күренмәс өчен, зарплата алуны

тулысынча Зәмзәмиягә тапшырдым. Кесә төбендә запас акча йөртү мөмкин

түгел, үзем сизмәгән арада барыбер әнисе белән икәүләшеп тентү ясыйлар

иде.

Гастроном киштәләрендә «завтрак туриста», «диңгез кәбестәсе»,

вафли, печенье, карамель ишеләре өелеп тора. Колбаса, атланмай, каймак

кебегрәкләрне комбинаттан китергәннәрен сагалап торырга кирәк. Көндәлек

ризыкның талонга калачагын яшермиләр инде. Кичен радиоалгычлардан «Голос

Америки»ны тыңлап яткан агайлар, ишегалдына җыйнаулашып домино уйнарга

чыккач, артык тел яшереп маташмыйлар, азыкның һәр төренә аерым төстәге

купоннар бастырыласын, шәһәрдәге кеше башына ничә грамм пай тиясен, хәтта

аракының да талонга каласын өстәл сугып сөйлиләр. Ил кысмырланганчы дип

ашап һәм эчеп калу шаукымы көннән-көн ныграк сизелде.

Минем кебек шәһәр белән авыл межасында калганнарның тамак шарты

хөртиләнәчәк алайса. Бу хәлдә яңа эшкә урнашу, прописка табу һәм алга таба

укырга кереп карауны ашыктырырга туры килә.

Казанның 700 мең кешеле чагы. Чат саен игъланнар тактасы: безгә кил,

безгә кил, дип чакырып торалар... Эшнең тулай тораклысы кирәк кирәген,

ләкин мин әле буйдак түгел, Зәмзәмиядән бүген генә чыгып качтым, законлы

аерылу өчен утлар-сулар кичәсем бар.

Менә кайчан кирәк ул тормыш тәҗрибәсе! Мәктәпне тәмамлап, укырга керә

алмыйча калгач, Мех берләшмәсенең 2нче фабрикасында тире юучы булып

эшләп алган идем: хезмәт кенәгәң кирәкми, гаиләң бармы, юкмы — аларга

барыбер, яшеңне сорамыйлар, килгән көнне үк гариза яздырып, фабрика

эчендәге барак-торактан карават биреп, өч сменалы эшкә җибәрделәр...

Пешеккән тире исенә ике ай түздем. Гомерем озын булса, мутон тун кигән

кызларга борылып та карамам дип, бишмәтле авылыма кайтып киткән идем...

Ярый әле «тәүбә» әйтмәгәнмен, күпме ел үткәннән соң, аякларым үзеннән-

үзе тагын шул якка каера. Ни дисәң дә, таныш як, белгән җир, үги туганым

кебек... Алай да килгән хутка тире чокырына сикерәсе итмәдем әле, ни

дисәң дә, бораулау остасы дигән һөнәр иясе, нәфсем сайлана, берләшмәнең

фабрикаларын күздән кичерәм, дөбер-шатырына колак салам... Кайдадыр вак

торба бушаталар. Киттем шуларны эзләп... Идел ярын үз эченә алып, эш урыны

күтәргәннәр: түбәсез капкалары ябык, баганасына берни язылмаган. Тик куе

яшелгә буялган кирпеч коймасы бу биләмәнең һичшиксез мех берләшмәсенә

катышы барлыгын күрсәтеп тора.

Кайчаннан бирле торба тавышы «Чың!.. Чың!.. Чың!..» итә... Әйтерсең лә

кешедән качып, Ленин башы төшерелгән юбилей тәңкәсен саный-саный бер

күчкә өяләр... Капкалары бикле түгел икән, тәвәккәлләп этеп караган идем

— ачылды. Күз алдымда кинәт кенә эшчеләр дөньясы пәйда булды. Үземне су

бораулау оешмасының склад мәйданына килеп эләккәндәй хис иттем. Анда-

монда бушатылган төрле җиһазлар, насос-шланглар, кислород баллоннары,

янган металл һәм көек исе, машина әрҗәсенә менеп баскан ике агайның үз

үлчәмнәреннән шактый зур «Х.Б». киемнәре... барысы-барысы бергә, күптәннән

таныш мохиткә охшап, кәефемне күтәрде.

Ул арада килеш-килбәте, өс-башы белән бигүк «кара эшче»гә охшамаган ир

уртасы кеше цех эченнән чыгып, туп-туры минем янга килеп басты.

— Чит кешеләргә керергә ярамый! — диде ул, цех ишегенә кадакланган

язулы калайдагы сүзләрне кабатлап. Аннан, хәрби сер кебегрәк аңлашылмасын

тагын дипме, өстәп куйды. — Куркыныч! Ут, су, тимер-томыр!

— Мин эш эзлим.

— Кадрлар бүлегеннән җибәрделәрме?

— Юк. Торба бушатканны ишетеп килдем.

— Слесарь мәллә үзең?

— Юк. Бишенче разрядлы бораулау остасы. Су буенча. Алтынчы разряд

та биргәннәр иде... Эштән китүемә ачу итеп, хезмәт кенәгәмә приказын

язмадылар.

— Ник киттең соң?

— Гел юлда йөрү романтика кебек иде. Хәзер чегән тормышы белән яшәү

кызык түгел. Казаннан чыкмыйчарак эшләп, укырга кереп карыйсым килә.

— Синең әзерлегеңә күрә урын юк шул бездә... Әгәр IV разряд белән слесарь

булып урнашырга ризалашсаң, мөмкинлек бар.

— Ярап куяр иде... Прописка мәсьәләсе четерекле бит әле, хатын тиешле кеше

мине «домовая книга»дан сыздырып атты. Паспортта пичәте бар-барын.

— Боларын кадрлар бүлегендә әйтеп торма. Аларга төгәллек кирәк, ә миңа

тәртипле белгечләр җитми. Цех начальнигы Әхәт Хәмитович белән сөйләштем,

ике айга вакытлыча алып торырга риза, диярсең... Соңыннан тагын ике айга

озайтырбыз да, үзеннән-үзе даими эшкә күчү булыр...

— Рәхмәт инде сезгә!

— Рәхмәтеңне укырга кергәч әйтерсең.

Әхәт Хәмитович чандыр гәүдәле булса да, әллә ни җиңел сөякле кеше түгел,

адымнары салмак, тавышы басынкы, гәүдәсе Ил йөген үзенә алгандай бөкрәя

төшкән. Чырае, илле яшьлек ирләргә хас булмаганча, гел җыерчыктан гына тора.

Һәр сүзе иренен каплаган калын мыектан сөзелеп кенә чыга. Күз карашында

кешене бер күрүдә фаш итә алырдай сизгерлек бар. Белемем-һөнәремә,

хыялларымның ихласлыгына ышанып, документларымны караштырмыйча да

эшкә алырга ризалашуы аның күрәзәлек тәҗрибәсеннән киләдер.

Яңа урын мине үзенә бик тиз җәлеп итте. Эшкә йөрүнең дә кыенлыгы юк.

Газовая урамындагы соңгы тукталышка чыгып, 6нчы трамвайга утырам, Мех

берләшмәсендәге соңгы тукталышта төшәм. Юлга күп китми — барып кайтуың

— нибарысы алты тиенлек бакыр. Мин урнашкан җир берләшмәнең «Тепло-

силовой» дип аталган мөһим цехы икән. Авыл көтүендә тигәнәк сарып, тузанга

батып, корчаңгыланып беткән сарык тиреләрен чит илгә чыгарып сатардай

затлы тун итәр өчен, әлеге цех җылылык һәм суны тәүлегенә егерме сәгать буе

өзлексез өлгертеп торырга тиеш. Иртән сөенә-сөенә киләм, канатланып эшлим,

кичен алҗымаган килеш кайтып китәм. Автоген белән эретеп ябыштырудан

гайре бөтен эшкә дә тыгылам: сүтеп җыябыз, төзәтәбез, алыштырабыз, яңаны

корабыз, чуен юл аркылы «ТЭЦ»ка барып тоташкан колач җитмәстәй пар

торбаларын чем-карага буяп, пыяла мамыгы белән төреп куябыз...

Фатир хуҗасының пенсиясен юмалап алып, күрше сәрхуше, әбине ипи белән

суга калдырган икән. Мин ташыган тәм-томнардан авыз итә торгач тернәкләнде,

эштән кайтырыма ашарга әзерләп куярдай хәлгә җитеп аякка басты.

Культура институтының кабул итү комиссиясенә барып, укырга керү

шартларын белешеп йөргәндә, бер студенттан биш сумга курай сатып алдым.

Чаңгы таягыннан гына эшләнгән нәмәрсә булгач, бик ышанып бетмәгән идем,

егет, буш аудитория табып, сатлык курайда үзе уйнап күрсәтте. «Салкын чишмә»

җырын болай ук моңлыдыр дип уйламаган идем... Озын көйнең ахырынача

тыңлап бетерергә сабырлыгым җитмәде, кулыннан тартып диярлек алдым да,

рәхмәт әйтеп, чыгып йөгердем.

Инде кич җитте исә, әбинең ике алмагачлы өй түренә чыгып сызгыртам.

Гармун уйнаган кешегә курай өйрәнү кыен түгел икән. «Салкын чишмә»не

Сәвия тыңларлык итеп уйный алам...

Һич көтмәгәнчә, яңа тормыш ачылды. Язгы ташкын җәелеп, тынчыган

судан зур елгага качкан күл балыгы кебек очынам. Миңа әле нибарысы егерме

өч яшь кенә тулып килә, бәлки бу минем яшьлегемдер әле?! Өр-яңадан яшәп

карап, бәхетле булырга бер мөмкинлегемдер? Зәмзәмия күпсенер бу бәхетне.

Дистә еллар буе эзәрлекләп, сукмакларыма киртә корып, олы юлыма каршы

төшеп, якын туганнарым белән арабызны бозып, ямьсезләнеп, рухымны

сындырырга маташыр. Ләкин шушы түбәнсенүе, явызлыгы, әшәке хатлары,

гайбәт һәм янаулары белән ул мине киресенчә әрсезлеккә, үҗәтлеккә, ялган

күз яшьләренә бирешмәскә, җыйнап әйткәндә, үз бәхетем өчен көрәшергә генә

өйрәтте, чыныктырды.

Хәер, болары әле киләчәктә һәм берьюлы түгел, әз-әзләп...

Ә бүген яңа эштә хезмәт хакы бирделәр. Кесәгә акча керү белән, иң беренче

теләгем кальбемдә тыпырчына башлады: «Авылга кайтам, авылга, Сәвияне

күрәм!»

Казаннан безнең авылга кайта торган юл Космонавтлар урамыннан башлана.

Курай кесәдә, күчтәнәчләр алып тормадым, авылда хәл белергә кереп чәй эчеп

чыгардай якыннарым юк. Килен кавеменә калганчы, дип әни ашыгычлык белән өйне

сатып өлгергән иде инде. Хәзер ул абыем янында Кындырлы бистәсендә яши.

Мин Сәвиянең хәл-әхвәленнән шактый гына хәбәрдар. Ярты авылыбыз

Меховайда эшли, күргән бере: «Зәмзәмия белән аерылышкансыз дип ишеттек.

Чынмы шул?» — дип башлый да ахырда никтер Сәвия турында сөйләргә тотына.

Кыз матур гына чәчәк атып ята, диләр. Авылда зур тегү цехы ачканнар, шунда

эшләп йөри ди. Күн авылы егете урларга маташкан бугай, шуннан куркып,

кичләрен клубка бик чыкмый ди әле. Казанга китеп, бертуган апасы янына

урнашырга да исәбе бар, имеш...

***

Авылның «кара баганасы» янында узгынчы автобустан сикереп төшеп

калдым.

Урманны чыгасым бар. Шәфәкънең сүрән яктысында әйләнә-тирәнең

рәсемнәре куерды. Былбыллар аһәңе, наратлар пышылдавы, кичке җил сулышы

— һәр тарафка гыйшык, сөю-сәгадәт өләшә.

Ул минем кайтасымны, күпме сагынганымны, гомумән, бүген аны

эзләячәгемне белми дә әле. Шуңа күрә дә өенә барып, артык күзләргә

чалынып, кеше сүзенә керергә ярамый. Туп-туры клубка юнәлдем, ашыгуымны

сизәм, тик үземне тыя алмыйм. Юк, ул анда юк... Эш урынына киттем, бәлки

ул икенче сменададыр... Тегү цехы... Иске мәчетне эчтән ямап, көн лампалары

элеп, егермеләп кыз-хатынны мәктәптәгечә өч рәткә тезеп утыртканнар.

Һәрхәлдә эш өстәлләре партага охшаган, тегү машиналары гына килешсез

тора.

Безнең белән бергә укыган Хәмит кызларның начальнигы булып алган,

мине күрү белән яныма килеп басты.

— Нихәл, шагирь?! — ди бу миңа яңа кушамат тагып. — Әйдә, шушы цех

турында гәҗиткә язып чыгар әле. Или син язмыйсыңмы инде хәзер, укырга

керә алмагач?

Бәхәсләшеп торыр чакмы — язарга ризалашкандай баш изәп, рәт арасы

буйлап киттем. Кайсының аркасыннан сөеп, кайсының колагына иелеп:

«Нихәл, сеңлем, тегеләме?.. Кай арада өйрәндең?.. Кыен түгелме?.. Икенче

сменада чагында клубка чыга алмыйсыз икән...» дигән булыплар сүз юктан сорау

булсынга илтифатлык кылам. Ә үзем һаман саен Сәвиягә якынаям. Яныннан

үтеп китешли генә сөйләндереп өлгерергә исәбем.

— Җөй тегәргә өйрәнгәнсең икән.

— Сезне тракторга укытканда, безгә домоводство дәресләре керә иде бит.

— Сине күрәсем килде... — дидем мин, тегү машинасы тавышын чак

җиңәрлек итеп кенә пышылдап.

Сизәм мин аны. Икенче смена бик соң бетә. Ардыра да. Безнең очтан

кызлар бик күп монда. Сүзе чыгар. Киләсе атнага кайт.

— Китмим. Иртәгә ял көнегез ич.

— Кемнәрдә кунарсың икән?

— Белмим әле. Клубка чыкма. Кич җиткәч, үзәнлектә курай уйнармын,

— дип сүземне төгәлләвем булды, машинасын әйләнүдән кинәт туктатып

миңа текәлде. Күзләрендә сәерсенү, кызыксыну, сорау һәм елмаю — бөтенесе

бергә чагылып алды. Сәвиянең әле моңарчы миңа болай күтәрелеп караганы

юк иде!

— Иртәгә... — Ул әйттеме моны, әллә мин үземме... белмим инде. Барыбер

ярату сүзенә тиңдәш пышылдау иде бу.

Авыл җирендә, кешеләр белән күрешкән чакта, туганлыкны искә төшереп,

нәсел агачының сыек чыбыкларын барлап алу гадәте бар... «Беләсең микән,

без әтиең ягыннан... әниең белән безнең әни туган тиешле... минем бабай

әбиегезгә җиңги дип дәшә торган иде...» кебегрәк искәртүләр бер колактан

керсә — икенче колактан чыгып та китә торган иде. Туганнарыбыз арасындагы

үзара гамьсезлекнең ачысын шактый татырга туры киләчәк әле миңа.

Төн уртасында япа-ялгызым калгач, әтиемнең туганнан-туган сеңлесе Разыя

апам барлыгы исемә төште. Уятып керә алсам, куып чыгармас әле. Өйләренең

кайдалыгын балачактан ук беләм. Шушы тыкрыкка көтү каршы алыр өчен

җыела идек. Авыл зур булгач, көтүдәге маллар да ишле, сарыкларыбыз туры

кайта алмыйча миңгерәп, бәрәннәре адашып йөрмәсен өчен, үзебезгә ияртеп

китә идек. Көтү соңарган көннәрдә Разыя апаларга кереп чәй эчеп алам.

Апа гомер буе авыл советы секретаре булып эшләде. Пенсиягә чыккач, өйдә

тик утыра алмады, бакча башына терәлеп торган урманнан җәй буе кайтып

кергәне юк, сазга йөри, чикләвектән калмый. Чоланы тулы табигать хәзинәсе.

Кергән саен таба ашына туры килә идем.

Киңәш сорап килүчеләр күптер, Разыя апаның капка баганасында электр

кыңгыравы төймәсен шәйләп алдым. Төн уртасында олы кешенең йокысын

бүлдереп йөрү кыен инде, беләм. Нишлим соң, башка чарам юк.

Өй эчендәге кыңгырауның чыңы урамга чаклы ишетелде. Башта

ишегалдындагы көчек уянды, ул өреп туйгач кына, корылган пәрдә артыннан

апаның җете тавышы ишетелде:

— Кем бар анда?!.

Хуҗасы аркамнан сөйгәч, аяк астында бөтәрләнгән көчек өрүеннән туктады.

Апа, күңелендәге шик-шөбһәсен зарга салып, битәрләп алып керде.

— Кояш баеганнан соң килгән хәбәр хәерлегә булмас... Таң алдыннан

килгәне дә юньлегә түгел, диләр... Ике шәфәкъ арасында нинди хәвеф йөртә

икән үзеңне?.. Әнием үлгән караватка ятып торганыем, шул килеш йокыга

киткәнмен... Саташып беттем, әле дә ярый уяттың... Күңел сизенә ул...

— Бернинди дә хәвеф-хәтәр юк, апа... Авыл ягына кайтучы автобус күргәч,

менеп утырганымны сизми дә калдым. Күчтәнәч алырга да өлгермәдем.

— Нинди күчтәнәч ди ул. Казаныгыз талонга калып бара. Авылда Ходайга

шөкер әле, бөтен кеше каладан кайткан балаларына күчтәнәч төяп җибәрә.

Ник ялгызың гына? Зәмзәмияң кая?

Мин ни дип тә җавап бирергә белмәгәч, апа артык төпченәсе итмәде.

— Ярар, ярар, үзегез беләсездер. Юкса, сорау алган кебегрәк килеп чыкты...

Ниме, аш җылытыйммы?

— Юк, юк, апа, тамак тук, берүк мәшәкатьләнә күрмә, — дигән булам. Үзем

ашъяулык читеннән күренеп торган балан бәлеше кисәгенә текәлдем. — Чәй

куйсаң, кыен булмаса...

— Ничек инде, кунакны чәй эчермичә яткырасың ди?! Йокы көн саен килә

ул. Ә дәү абыемның төпчек малае безнең өйгә сукмакны оныткан иде инде.

Авылыбыз чишмәләренең суы каты — самавырлар озак итеп көй чыгара.

Чәй кайнаганчы ук бәлеш кисәгенә үрелдем.

— Син ярата торган шомырт бөккәне дә бар шунда. Кайтасыңны сизгән

кебек — махсус пешергәнмени...

— Апа, җил тегермәнендә «Шомырт көне» бармы ул хәзер?

— И-и!.. Күптән юк инде. Тегермән канатын да яшен сукты. Өрдереп тарта

торганын көйләделәр.

Электрын өзгәч, самавырның да көе бетте... Тамак тук... Ут сүнгәч, казан

артындагы чикерткә дә сөенде... Ястык куенында, үземнең туып-үскән

авылымда, кеше өендә йоклап ятам... Тегермәндә «Шомырт көне»...

Мишә елгасының безнең авыл бәхетенә тигән өлеше шомырт урманына

төренгән. Гасырлар буена үсә торгач, шомыртлык әкренләп күрше-тирәне

яулап, күл читләрен, сазлыкларны, хәтта урман юлларын да басып алды. Нәрсәң

бар — шуны ашыйсың, мәҗлесләрдә ашъяулыкны ачып җибәрсәң: бәрәңге

пәрәмәче, алма паштеты, балан бәлеше, шомырт бөккәне булыр.

Җәйге каникулның соңгы аена кергәч, мәктәп кибетенә яңа дәреслекләр

кайта. Сугыштан соң ятим үскән кыз-кыркын, малай-шалай төркем-төркем

булып шомыртлыкка ябырылабыз. Чем-караның чигенә җитеп, сусылланып

җемелдәп торган эреләрен генә сайлап эмаль чиләккә җыябыз. Монысы — Казан

базарына. Стаканын — ун, ике стаканын унбиш тиеннән сатсаң да, чиләгеннән

дүрт сум чыга... Уку әсбапларына рәхәтләнеп җитә!

Сәвия тигезлектә үсә, шомыртны да базар өчен җыймый. Ул гел миңа иярә,

сәбәбен ерактан эзлисе юк — минем кебек кәйләр агач башына җитез үрмәли.

Ә шомыртның иң симез тәлгәшләре — очында. Саллы ботакларны сындырып

җиргә ташлыйм, Сәвия аларны күчкә өеп бара, башкаларга бирмичә саклый.

Аннан икәүләшеп бөрчибез. Башкалар һәммәсе аерым-аерым җыя. Иң күбесе

безнеке. Икешәр-өчәр чиләк киптерәбез.

Яңа икмәк ындыр табагыннан амбарларга күчкән арада җил тегермәнендә

«Шомырт көне» булып ала. Авылның аргы очы Карурманга йөри. Карурманның

шомырты ашсыз, Мишә буендагы кебек баллы түгел. Сәвия белән без тегермән

кәүшәсенә бергә бушатабыз, шомырт онын карурманныкы белән бутамаска

тырышабыз...

Тегермән канаты иренебрәк әйләнсә, бөтен малай бер булып сызгырабыз —

җил чыгарабыз. И, шуннан чыр-чу күтәрелә. Табигатькә җан керә... Тегермәндә

«Шомырт көне»...

Төн уртасында кайтып, көндез һич көтмәгәндә саубуллашып чыгып китүемне

Разыя апам ни-нәрсәгә юрарга да белмәде.

Үз хәлемне үзем генә беләм... Сәвия искә төшкән саен, вакыт туктап ала:

җил исми, сулар акмый, кояш авыл түбәсенә ябышып тора, көн озынлыгы

сәгатен югалта. Кич җитми дә җитми...

Шәһәрдә булсамы?!. Бауман урамына чыксаң — кыз белән егет көпә-көндез

култыклашып йөри ала! Иртәнге тугызда кино-театрга рәхим ит! Күлмәк-

ыштаныңны салып, Казансуның Кәҗә Бистәсе комлыгында кызынып ят. Сиңа

беркем дә сүз әйтми!

Ә авылда боларның берсе дә юк — ярамый! Монда кеше сүзе кеше үтерә!

Авылда кыңгыр эшләр эңгердә башлана, кавышу сәгатьләре төнлә генә йөри,

караңгыда гавам яңадан туып ала...

Кайткан юкка нибарысы биш ел үткән. Ә күпме үзгәреш!.. 720 баланы ел

дәвамында укыта алган ике катлы агач мәктәпне утынга сүткәннәр... Авыл

уртасында «Яшьләр үзәге»нә әверелгән Мәдәният йортын хуҗалык кирәк-

яраклары сата торган кибет иткәннәр. Борыңгыдан Сабан туе аланы була

килгән «Мәдрәсә бакчасы»н бүлгәләп өйләр салганнар. Җыеннар мәйданы олы

юл тузаны өстенә күчкән...

«Шомырт тегермәне»н яшен суккан, пардан киенгән ир уртасы наратларны

егып, җиләкле аланнарны каезлап, шомыртлы әрәмәләрне күмеп, Чаллы ягына

юл җәяләр. Туган ягым манзарасы кире кайтара алмаслык итеп җимерелгән.

Яшьлегеңне сагынып кайтсаң эзләп табарлык түгел...

Ә барыбер кайтам әле мин сиңа, газиз туган ягым! Казан каласында зур

хыялларымны тормышка ашырам да авылыма багышланган романнарымны

күтәреп; Татар илендә бары тик минем өчен генә үскән саф тәнле, тугры

җанлы, кайнар чәчле, ягымлы бер кызны җитәкләп; өй салырга, агач утыртырга,

оныклар үстерергә дип бөтенләйгә күчеп кайтам...

Авыл тирәли бер әйләнеш ясап, Сәвияләр ягына юнәлдем. Куен кесәмдә

курай кызуын тоям. Әйтеремне, акланасы сүзләремне барлыйм, хисләремне

төзәтәм, купшы җөмләләр корам. Ниһаять, урамнарда эленеп торган көтү

тузаны җиргә төште. Шәфәкъ нуры сүрелгән саен, үзәнлектә эңгер куерды.

Тау башындагы өйләр генә әле һаман нурга күмелгән. Күбенә түздем, тагын

бераз гына көтәргә...

Көтәргә! Миңа әле көтәргә өйрәнәсе, бәхетемне эзләр өчен, өр-яңа сәфәргә

чыгасы, көрәшәсе, тырышасы, ирешәсе бар.

Курай җылысы иренемә тиюгә «Салкын чишмә» көе тын үзәнлек буйлап

җәелде. Моң кайтавазы, ярдан ярга бәрелеп, тау башына күтәрелде. Өйдән-

өйгә күчеп, Сәвия тәрәзәсен эзләп тапты. Бер өлгедә сизгер пәрдә кыймылдап

алды. Ишетсен... килсен... күрсен...

Үзем уйныйм, үзем күңелемнән генә кураема кушылып җырлыйм:

Тау астында салкын чишмә

Чылтыр-чылтыр агадыр.

Иҗтиһат2 кыл кавышырга,

Гомер үтеп барадыр...

Ниһаять, югарыда Сәвия сурәте пәйда булды. Ул! Кечкенәдән күз алдымда

йөргән, миңа ияреп үскән, моңарчы ни өчендер кадерен белмәгән, бүген исә

җаным өчен якын — бик якын булган кешем. Таудан төшкәнен көтимме, әллә

үзем үрмәләп менимме?

Сәвия, озак икеләнеп торырга ирек бирмәде, кул болгап сәламләде дә

үзәнлеккә ашыкты. Мине сагынудан түгелдер, тау битенең текә сукмагы

ашыктырды аны. Бик хутлы төшеп килә. Аякны нык терәп, горур басып,

колач җәеп сукмагын кистем... Курайлы куеныма килеп бәрелде. Сулышы

тигезләнгәнче кочагымда тынып калды. Мин дә маңгай чәченә яңагым тигән

килеш телсез-өнсез торам. Берәр сүз дәшсәм шушы күрешү сөенеченең садәлеге,

табигыйлеге челпәрәмә килер кебек.

«Исәнмесез» юк, «нихәл» юк — Сәвия, күптәнге гәпләшүне дәвам иткәндәй,

сүзне уртадан башлады.

— Ишеткәнең бар идеме икән?.. Күршебез Госман абый комбайнын капка

төбенә апкайтып куйган. Ул көнне яңгыр коеп яуды. Вәт, комбайнын ашык-

пошык сүндергән дә өенә кереп киткән. Иртән чыкса — комбайны юк. Тормозга

куярга оныткан. Тау бит ул капка төбеннән үк башлана. Тәгәрәгән. Тетелеп

беткән. Җыеп төзәтерлек түгелие. Җитмәсә урак өсте.

— Госман абыйны нишләттеләр инде?

— Нишләтсеннәр... Түләттеләр!

— Жәл, — дидем мин, Сәвиянең куенымнан чыгуына көрсенеп. Ә ул

аңламаганга сабышты.

— Кайсысы жәл? Госман абыймы, әллә комбайнымы?

— Икесе дә жәл. Малай чакта сезнең таудан машина көпчәге тәгәрәтеп

уйный идек, сикерә-сикерә төшеп китә. Безгә кызык...

— Ярар. Мең хуҗалыклы колхозда ниләр булмас. Авыл хәлләрен сөйләргә

тотынсам, синең Казанга китәр вакытың җитәр...

— Рәхәтләнеп сөйлә! Тавышыңны сагындым.

— Че3 һе... Кызык икән... Бәдәнне ныгыткансың. Таудан теге комбайн кебек

очып төштем, тотып калдың, егылмадың.

— Бүтән егылмаска инде исәп.

— Йә, безнең өй түрендә нишләп йөрисең, чишмә башына гайбәт өстәп?

— Сагындым.

— ...Че... Мин дә классташларымны сагынам инде ул.

— Ул мәгънәдә түгел. Мин сине башкача сагынам. Яшьлегемнән, бала

чагымнан бердәнбер исән калган кешем икәнсең.

— Исән дип, кияүгә чыкмый калган запас, дип әйтәсең киләдер инде. Ник соң

шушы сүзләреңне Зәмзәмияңә ябешкәнче әйтә белмәдең? Теге Яңа ел кичендә

шул кунак кызын озата киткәнеңне күргәч... и хурландым, и хурландым!

— Чынлапмы?

— Че... Шуны да сизмәгәч... Түшең кызган чак булгандыр шул.

— Сәвия... Биектау судына аерылышырга бирдем. Өч тапкыр повестка

җибәреп тә килмәсә, аннан башка да аера алабыз, диделәр. Икеләнәсем юк.

Хәл ителгән инде... Әйт син миңа, шушылай кайткалап торсам, күрешүдән

качып йөрмәссеңме?

— Ашыктырма әле, яме... Әти-әнинең йөрәген бозып, бик күренеп йөрмә.

— Вәгъдәләшкән егетең бардыр инде...

Кәефемнең кырылганы тавышыма чыкты булса кирәк, ул, тәртип бозган

малайны орышырга җыенган укытучы апа кебек, иягемнән тотып башымны

күтәрде.

— Вәгъдәләшсәм — өсте-өстенә вәгъдәләр җыеп йөрмәм. — Җаның тыныч

булсын. Кат-кат кияүгә дә чыкмам. Бер икән — берәгәйлесенә, юк икән

— лутчы утырып калам.

Турыдан-туры бәгыремә төзәп ата кызый. Әгәр хәзер үпкәләшүгә китсә,

авылга соңгы кайтуым булачак. Иякне җибәр, дигәндәй читкә каерылсам да,

каршы дәшмәдем.

Ике арада сәер тынлык урнашты — өянкеләр ешлыгында өзгәләнгән ялгыз

былбыл моңы да үтеп керә алмаслык сагышлы тынлык... Ләкин мин Сәвиянең

өй түренә тынлык тыңларга дип килмәдем.

— Кадереңне белер өчен, сине югалтып карарга кирәк булган икән, Сәвия!

— Әйтәм ич, ашыктырма! Без чит кешеләр түгел. Әкренләп гафу итәргә

өйрәнермен. Мөнәсәбәтебез дә элеккеге хәленә кайтыр... бәлкем.

— Юк, Сәвия, мин балачактагы дуслыкка гына риза түгел. Син мине бүген

үк гафу ит!

— Кызык... Ә нигә соң Зәмзәмияңне гафу итәргә теләмисең?

— Ул кем беләндер яратышып ялгышкан. Андыйларны гафу итеп булмый. Ә

минем әле, шушы яшемә җитеп, берәүгә дә «яратам!» дип әйтә алганым юк.

— Ярар, сине күрәсем килми димәдем ич. Казанга китәрмен. Миңниса

апам балалар бакчасында повар булып эшли. Үз янына чакыра, нянялар кирәк,

ди. Авылда яшәп, гомер буе җөй тегүче булып, картаер хәлем юк... Болай да

кулымның исән җире калмады — энә тишкәләп бетерде... Син цехка килеп

кергәч сискәнеп киттем... Баш бармагым машинага эләгә язды.

Сөйләшүне былбыл көенә салырлык шарты килде. Мин, ашыгыч ярдәм

күрсәтергә теләгән дәвалаучы кебек, җәһәт кенә Сәвиянең ике кулын кушучыма

алдым.

— Кайсы бармагың? Кил, «өф!» итәм.

— Егетләр сыйпардай кул түгел, кишер угычы шикелле кытыршыланып бетте

инде. Җибәр... — дигән була, ә үзе кулын тартып алырга уйламый да.

Офыкта Сәвиянең йөзенә нур сирперлек кенә шәфәкъ сызыгы бар иде

инде.

— Мин синең иреннәреңне бу тиклем якыннан күргәнем юк иде әле...

Тәмам чияләнгәнсең.

— Күз тидер тагы...

— Караңгыда күз тими, Сәвия...

— Әнинең әтиемә әйтә торган бер сүзе бар: «Ир кеше үзе картаер, күзе-

колагы картаер, әмма теле картаймас!» — ди.

— Синекеләр белән сөйләшеп карыйм мәллә?

— Үзеңә-үзең яучы булып, әти белән әнигә курай концерты куясың

киләме?

— Гармун күтәреп кайтырмын. Хромкамны.

— Син... гармунга да өйрәндеңме? Кай арада? Авылда чакта сизелгән

һөнәрең түгелие.

— Сагыш өйрәтә икән ул. Буровойның беренче зарплатасыннан ук гармун

алдым. Вагонда йөрде. Кырга чыгып шыңгырдата идем.

— Кызык. Тыңлап карасаң ярый...

— Кавышсак... Гармун белән уятырмын, кубызыма биетермен, курай белән

йоклатырмын. Бик беләсең килсә, курайда тургай тавышы бар... Йә, киңәшү

хакында ни уйлыйсың?

— Ике дә уйламыйча әйтә алам: әти-әни каршы булачак.

— Сине миңа каршы үгетли башласалар?..

— Әйтәм ич, Казанга китәм. Эштә гариза яздым инде.

— Алайса, син бу араларда клубка чыгып йөрмә, йә урларлар...

— Бандитлар турындагы киноларда гына ул... Ә болай, кыз бала үзе риза

түгел икән — аны берәү дә мәҗбүр итә алмый. Минем өчен җаның тыныч

булсын...

Сәвия белән саубуллашканда, урам эчендәге күләгәләрнең рәсеме ачыла

башлаган иде инде. Болай иртүк олы юлга машина ауларга чыгып бассаң, кем

туктасын ди?!. Авылдан һич китәсе килми, кайтасы гына килеп тора. Җил

тегермәне хәрабәләрен урап узыйм. Коры Кәвәл ерганагында җилләр уянган...

«Чишмәле күл» өстеннән күтәрелгән болыт эчендә тургай сайрый. «Торна

күле»ннән дә бер болыт күтәрелде. Аңа «Песмән» күленеке кушылды. Тургайлар

симфониясендә иген кыры икмәк пешерә...

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 2, 2015

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев