Тургайлы болытлар (дәвамы)

Әсәрнең башын монда укыгыз.

1968 елның 31 декабреннән соң авылда миңа бик күп нәрсәләр тыелды,

ярамады, каршы төште, баш имәде, аңламады, тыңларга теләмәде. Пыяла

койма эчендә яшим сыман: күрәм, матур сүзләр сөйлим, сокланам, аңлашмакчы

булам — ишетмиләр; үреләм, ялынам — кулым җитми; тамгалы кош кебек

бәрелеп-сугылып очынам, пыяла койманы үтә алмыйм. Өйгә кайтам да төне

буе ай нурында коендырып шигырь язам... Саф хисләр өермәсендә шашынып,

татлы сөю газапларыннан иләсләнеп языласы, һәм, әлбәттә, азагы һичшиксез

кавышу белән тәмамланырга тиешле саф әкиятем бер төн эчендә челпәрәмә

килде. Ишек яңагына ел саен сызык өстәп ашыктырган буй үлчәмемә карап,

ай үсәсен көн үсәм, инде менә яшьлегемә килеп җитәм дигәндә генә...

Капка төбендә мотоцикл тырылдады, шундук «Пип-пип!» иттереп саңгырау

аваз салды. Максимовтыр, безнең урамда бүтән матай юк.

Авызы колагына җиткән — сөенечтән түгел, үртисе килүдән.

— Сөенчегә нәрсә бирәсең?

— Әйтеп кара башта...

— Хатының кайтып килә. Урман авызында машина көтеп калды. Ничава

гына чибәр икән.

— Ә син аны каян белдең?

— Район универмагына барып килгәнием. Казан автобусыннан бик күп

кеше төште анда. Туктап сөйләшеп тордым. Алып кайтадырыем Зәмзәмияңне

— чемоданы сандык хәтлек, арба кирәк.

— Мин монда причём? Балдамай кызына ияреп кайтышыдыр, — дигән

булам, ә үземнең... тавышымның коты очты.

— Туп-туры сиңа! Хатын-кызлар бик шәпләп сораштырды инде үзен. Ә мин

тизрәк сөенче алыйм дип ашыктым.

— Нинди сөенче булсын инде бу?!

— Сөенче, сөенче! Маскарад көнне алданрак күреп өлгергән булсам, сиңа

эләкми иде инде ул... Абзаңа рәхмәт әйт!

Һәм Максимов, дөя чаклы бүләк откандай сөенеп, китеп барды. Каеш

көегедәй әче майлы төтен эчендә басып калдым, зәһәрлеге елатырдай итеп

күзне әчеттерә... Ул миннән бер яшькә олы... Абзый, имеш. Сигезне бетерде

дә укуын ташлап, матай белән кызлар куып йөри.

...Юк... юк... юк! Капкадан кертмим Зәмзәмияне! Нишләргә?! Капканы эчтән

бикләп калыйммы?.. Бәлкем Зәмзәмия, болар өйдә юк икән, дип кире китеп

барыр. Әллә, капкага йозак элеп, карурманга чыгып качыйм да яшьлегемне

шунда адаштырыйммы?!. Әни өйдә шул, капкага ул хуҗа. Мин төпчек малай

гына...

Өйләнүе бик тиз икән ул... «Хатының кайтып килә!» — дигән Максимовның,

билләһидер менә, матай төтене дә таралып бетмәгән иде әле, өй түребездә

«Ветеринарная служба» машинасы туктады. Колхоз фермасына «ашыгыч ярдәм»

килгән булгандыр инде. Тиз йөрүен күр син аның, кирәк чакта урман авызында

икешәр сәгать көтә торган идек, биш чакрым араны җәяү кайтмас өчен.

Мин, йөгереп килеп, Зәмзәмияле машинаны кочаклап алыр дип

уйладылармы — берара тын калдылар, ашкынучылар күренмәгәч, йөртүче

яныннан төймәләре өзелеп беткән әзмәвер агай төшеп, «УАЗ»ик автобусының

арткы ишеген ачты... И Ходаем, әллә Зәмзәмияне носилка белән төшерәләрме?!

Күзе буылган тамашачы сыман, сыным катып карап торам. Теге әзмәвер, әүвәл

чемодан чыгарды, аннан, сикереп төшәргә ирек бирмичә, Зәмзәмияне ике

куллап биленнән кысып, кояшка таба күтәрде. Күр әле син аны, тыпырчынмый

да, безнең чирәмлеккә басарга теләми диярсең — аякларын тездән чүгеп, кер

бавына эленгән курчак ише, күндәм генә җилфердәп тора.

Минеке лә ул! Түзмәдем, очынып килдем дә әзмәверне куркытырлык

итеп:

— Җибәр, агай, синең курчак белән уйнар чагың үткән инде! — дидем.

Ә ул Зәмзәмияне минем кочагыма ыргытты, егылмадым, тотып калдым.

— Мә, рәхәтен күр! — дигән була, халат төймәсен бозау чәйнәгән нәмәрсә.

— Сезнең белән үртәшеп торырга вакыт юк.

«Ашыгыч ярдәм» ферма тыкрыгына борылды.

— Җүнлерәк машина килгәнне көтмәгәнсең. Корычларның буаз кәҗәсе

чирләгәнме, районнан ветврач чакыртканнар дип көләрләр әле.

— Нәрсәсе бар инде аның?

— Әти мал врачы булган, шуңа бәйләп сөйләрләр.

— Алайса әтиең алып кайтты дип исәплә.

— Исәпләрсең... Әти мин туган елны ук үлгән инде ул.

— Димәк, рухы каршы алган, изге юлда йөрим икән.

— Безнең авылда егет өенә кунакка кайтып йөргән кызларны дөрес

аңламыйлар.

— Ник әле кунакка гына, бөтенләйгә диген.

— Бөтенләйгә?!!

— Йә инде, йә, урам уртасында әрләшеп торган ише итмә, мужик була

бел.

— Мужик түгел мин. Әле егет кеше!

— Мужик! Мужик! Алып кер өеңә.

Күн авылыннан аерылып кайткан Рәшидә сандыгы чаклы чемоданны урам

уртасыннан капкабыз төбенә күчереп куйдым.

— Болай өйләнмиләр бит инде, Зәмзәмия?!

— Ә ничек өйләнәләр соң?..

— Хыялымдагыча! Шашып сөелеп, язылышасы көннәрне саный-саный...

Туйдан соң кияү чоланында калып... Мин синең чәчкәдәй саф матурлыгыңа хуҗа

булып... Син, курка-курка, әкрен генә туй күлмәгеңне саласың... Ә мин сине

ашыктыра алмаудан гаҗиз калган хәлдә, түземсезлекнең чигенә җитеп көтеп

торам. Ниһаять, үсеп буйга җиткән, төрле хәвефтән, мәкерле кызыгулардан,

мут малайларның ымсынуыннан минем хакка исән-имин саклана алган кыз

бала үз теләге белән куеныма керә. Шушы татлы минутларны бүлдерергә

һичкемнең дә хокукы юк!

Бәлки әле җөмләне дәвам итәр өчен тагын да матуррак сүзләр тезә алган

булыр идем... Тик Зәмзәмия, яңакка суккандай җилле селтәнү белән, өметемне

өзде. Кояш яктысында өрелгән сабын куыгыдай аллы-гөлле хыялым чәчрәп

шартлады.

— Әй!!! Шагыйрьләр шикелле төчеләнеп, кыланчык җөмләләр белән

сөйләшеп торма, зинһар! Әллә кем диярсең... Әнә, Солтания апам, бездән күбрәк

күргән — чәчәкнең сафлыгы серкәләнгән чакта бал кортларын кызыктырыр

өчен генә кирәк, ди... Ә мин инде синнән өч айлык җимешкә бөреләндем.

— Синең районыңның кайсы якта икәнен дә белмим бит хәтта.

— Татарстан картасында бар: Сөлчә районы Яңа Җизни авылы.

— Географиядән үтмәдек. Белмим. Әти-әниеңне дә күргән юк. Бәлки алар

каршы төшәр.

— Әти юк. Паспортка сызык куймас өчен генә Борисовна дип язганнар.

Әни йөкле килеш синнән тартып алмый инде мине.

— Барыбер... Өйләнү... Җиде тапкыр үлчәнергә тиешле.

— Син җиде тапкыр үлчәгән арада берәү килә дә кисеп китә. Беләбез ул

мәкальне...

Кычкырыбрак сөйләштекме — әни йөгереп чыкты. Зәмзәмияне танырга

теләгәндәй, чекрәеп карап торды-торды да соравын бик катгый куйды:

— Яңа ел төнендә кунып кайткан кызың шушымы инде?

— Әйе! — дип ашыгып җавап бирде Зәмзәмия. — Каян белдегез?

— Чемоданыңнан!

— Менә ничегрәк килеп чыкты бит әле... Улыгыз йоклавын йоклады да,

хәзер өч айлык корсагым белән куып җибәрәсезме?

— Авылда ике гомер яшәп сыңар аягыбызны басмаган Балдамайларга сөйрәп

алып кереп көчләмәгәндер ич улым? — Өч айлык?! Йөгең беленми бер дә.

— Солтания апам әйтә, беренче бала ыспай күперә, ди.

— Белмим, ягы-ягы белән шулайдыр бәлки... Рәхмәт, куандырдың, улым.

Атаңа охшасаң, өч хатынга җитәрсең әле... Авыр туфрагы җиңел булсын.

Әрләвем савап булып барып ирешсен. — Һәм әни Зәмзәмиянең сәяхәт сандыгын

җирдән йолкып алгандай кисәк күтәрде дә, җил-җил атлап, капкага ашыкты.

— Үзем дә өч ятим үстердем, бер дә кеше баласын елатырлыгыбыз юк.

Безнең авылда бәләкәй капкага, бусага рәвешенә китереп, аркылыга киң такта

куялар — биегрәк булсын, кар күммәсен диптер инде. Зәмзәмия әниемчә генә

атлап кереп китә алмады — кара юбкасының тар итәге аягын тышаулаган иде.

Капка баганасына сөялеп миңа текәлде. Күтәреп алып кереп, мендәргә

бастырыр дип уйлады ахрысы... Үртәүле күз карашына бирешмәскә тырышып

гамьсез генә көтәм, беләм, хәзер аның тизрәк өйгә кереп, минем яшьлегемә

хуҗа буласы килә... Менә ул, маңгай чәчен сыпыргандай итеп, көрсенергә җаен

тапты да велосипедка атланган ише аягын кырын күтәреп, ишегалдыбызга

сикерде. Мин дә аңа ияреп, капканы ябып кердем... Яшьлегемнең кирәге

калмады инде.

Тәүбәңнән яздырырлык гыйшыклы көннәре, фәрештәңне азындырырлык

дәртле төннәре белән тәүге атнабыз күңелле генә узды. Бер буралы өйдә үзенә

посып ятарга урын табалмагач, әни күрше Хаҗәр апаларга кунарга йөрде.

Никахсыз шаяруларның икенче атнасында мин тагын сагышка чумдым.

1968 елның 31 декабрь төне кылт итеп исемә төште... Әгәр мин, Зәмзәмия

белән картайганчы бергә яшәп калсам, яшьлегемнең сагынып сөйләрдәй гүзәл

минутлары булмас кебек. Ул көн саен бер-ике тапкыр үксеп ала, тик шунысы

бар — елаганда никтер күзе кызармый... Солтания апасының акыллы киңәшләре

теленнән төшми... «Яңа Җизни сукмаклары»на Илдар Юзеевтан килгән җавап

хатын ертып маташа иде, ничек сизеп калдым... Безнең әле ширбәт ае, дип

берәр рюмка шәраб эчмичә юрган астына кермәдек... Ә үзе минем өч айлык

йөгем бар, ди. Безнең авылда малаем өйләнде дип шаран ярмыйлар, ә малаем

башлы-күзле булды, дип сүз уңаеннан гына әйтеп куялар.

Минем дә бер атна эчендә күзем үткенәйде, башым эшли башлады, колагым

Зәмзәмиянең әйтеләсе сүзләрен алдан ук ишетеп өлгерә... Кызый бәлкем миңа

кияүгә чыккандыр да, ләкин мин аңарга өйләнмәдем әле... Сусавым басам

дип чамадан тыш су чөмергән печән чабучы кебек, инде бу чишмә яныннан

тизрәк китәсем килә.

«Мин синең белән яшәргә җыенмыйм, Зәмзәмия!»

«Бар, хет теләсәң кая олак! Баланы шушы нигездә табам! Урамга куып

чыгарырга хакыгыз юк!»

Ашык-пошык киендем дә, әнине эзләп, Хаҗәр апаларга йөгердем.

— Әни, гел кешедә кунып йөрсәң, үз өеңнән колак кагарсың, кайт әйдә.

— И, Ходаем, әллә сугыштыгызмы?

— Юк, өйне бүлештек.

Әни кабаланып кул эшләрен төйнәштергән арада Хаҗәр апа сүзгә катышты.

Катышмады — миңа атап әйтте:

— Менә, күрше, сәгать төзәтерлек егет булдың... Син барында айга карап

ач бүре анасы шикелле улап йөрмәм инде моннан ары...

Әни аны ишетмәмешкә сабышты, мин берни аңламаган атлы кыландым.

***

Күчмә кошларның кайтасылары кайтып, нигез ипләде, ояларда яңа авазлар

ишетелергә тора. Язгы җилләр кемгә дә ярарга белмичә аркылы-торкылы исә.

Кышкы йокымсыраудан уянып чыккан бал кортлары гыйшыклы тал песиләрен

кытыклый. Җимеш агачларында чәчәк бөреләре бүрткән. Кояшы да хәтта

җанга сеңеп, күңел түренә кереп байый. Клубта кеше бик юктыр инде. Язның

яшьләрне авыл читендәге кичке уеннарга тарата торган мәле. Алтын-көмеш

туйлар үткәреп, тигез гомер кичкән парлар күз алдыма килә дә шул бәхетлеләрне

кызганып куям — аларга кичке уенга чыгу юк! Мин инде бер атна дигәндә үк,

көмеш телле гармун чыңлап торган ял кичәләрен, парлашып вальс әйләнүләрне,

тыпырдаулары белән туң йөрәкләрне уятырлык кызлар биюен сагындым...

Бәхетлеләр өйдә ничекләр итеп түзеп утыралардыр?..

Кичке уенга чыгып киттем... Тиз киттем. Зәмзәмиянең еларга яратканын

беләм. Күз яше минем аяк-кулымны тышаулый, хыялларымны кимсетә,

көрлегемне мескен итә.

Ашыгычлык белән ике җөмлә генә ыргытышып алдык.

«Мин дә сиңа иярәм!»

«Урманга утын төяп бармыйлар!»

Без — кичке уеннарның соңгы малайлары...

Туп-туры Сәвияләр тавына киттем, аякларны тыяр хәл юк. Мин килгәндә

инде яшьләр озын коридор булып парлашып баскан. Гап-гади «Наза» уены

— аны таң атканчы, көтү куганчы туктаусыз уйнап була. Парсыз кеше алга килеп

баса. Иң әүвәл аңа такмак җырлыйлар. Аннан күмәкләшеп яр сайлыйлар.

Мич башыннан поезд килә,

Итекләргә абынып.

Күрәсем дә килми үзен,

Үләм инде сагынып.

Монысын дежурный Хөрмәтуллага җырладылар.

Кимә итек, ки читек,

Аякка җиңел итеп.

Күн авылы егетен сөй,

Шәлеләргә үч итеп...

Минем Сәвиягә эләкте бу җыр. Сайлау ыгы-зыгысы тынган арада иң алга

үзем килеп бастым. Такмакның миңа насыйбы корычлы-борычлы иде:

Келәт эчендә келәт,

Нәселегез белән түгел,

Син үзең генә б... !

Күмәкләшеп көлсәләр, кыен икән ул. Алай да бирешмим, «наза»

кычкырганны көтәм.

Пар ат килә, кемне ала?

Кемне сөйсә, шуны ала!

Ак кирәк, күк кирәк, безгә...

Шулчак уен өзелгәндәй булды. «Наза»чылар миңа Сәвия кирәген беләләр

ләбаса, ник дәшмиләр? Ялыктыргыч, һай сау-таза җирдә җәрәхәт ясый торган

тынлык иде бу. Түзмәдем сайлауны үзем дәвам иттем.

Ак кирәк, күк кирәк,

Безгә Сәвия кирәк!

Капка булып баскан яшьләр арасыннан үтеп, Сәвия янына килеп бастым.

Кулын ычкындырмый тора. Күн авылыннан килгән кунак егет Касыймга

чытырдап ябышкан.

— Уен кагыйдәсен бозасың, парлашыйк! — дим.

— Өйләнгән мужиклар өчен түгел бу уен! — ди.

— Мин әле өйләнмәгән! — дим.

— Корсаклы хатының килеп җитәр хәзер! — ди.

Күз алларым кинәт караңгыланып китте, әйтерсең лә авыл өстендә бөтен

йолдызлар да берьюлы сүнде. Мин үзем дә хәзер кул сандыгын күтәреп кайткан

Зәмзәмия хәлендә түгелме соң?! Керер капкам берәү генә...

Абау, язның яшьләрне харап итәр чагы!..

***

Район газетасында шигырьләрем басылганда, мине кызлар күбрәк ярата иде.

Ай саен әдәби сәхифә чыгып бара, сәхифә саен катнашырга тырышам. Кызыл

шигырьләрне аеруча хөрмәт итәләр бугай — бәйрәмнәр җитсә, «Алга»ның иң

алгы битенә урнаштыралар. Әллә махсус көтеп торалар шунда... бүген илтеп

бирсәм, икенче көнне үк гәҗит булып өйгә килеп керә. Шигырем басылып

чыккан көннәрдә клубка иртәрәк чыгам, мактау сүзләре көтеп йөрим. Фойеда

биюләр бүленеп, гармунчы яңа көй эзләгән арада, яшьләрнең пышым-пышым

сөйләшүе гел минем турыдадыр кебек. Горурлык хисемне тыяр хәл юк: гәүдәм

турая, борын чөелә, карашларым белән клуб түшәменнән йолдыз чүплим, колак

икеләтә сизгерләнә. «Шигырең чыккан, үзең күрдеңме соң?.. Шигырьгә бик

исем китмәсә дә, синекен укыдым әле... Миңа багышлап та берәрне яз инде...»

дигән сүзләрен кабат-кабат әйттерәсем килә.

1967 елның 19 июлендә, «Яшь Ленинчы» газетасында беренче хикәям

басылып чыккач аптырап калдым — ник берәрсе мактасын!.. Беләм бит юкса,

пионерларның өлкә газетасына ярты мәктәп языла. Авылның газета укымый

торган көненә туры килде ахрысы.

Китапханә мөдире Халисә апа гына аркамнан сөеп алды. Өлкә матбугатында

чыга алгач, сиңа артист булу турында хыялланасы юк, ничек тә район газетасына

эшкә урнашырга тырыш, институтка читтән торып керерсең, ди. Конкурстан

уза алмаслыгыма төрттерүе инде «ызбач» апаның. Бер урынга ундүрт абитуриент

гариза биргәнне ишетеп белә иде инде ул.

— Миңа көндезге бүлек кирәк шул.

Шактый гына масаебрак әйтеп ташладым ахрысы.

— Читтән торып укыдым әле менә, аңа карап укам коелмады! — диде Халисә

апа, үртәлүен яшермичә.

— Читтән торып уку, ул — читтән торып яшәү, читтән торып ярату, читтән

торып эшләү кебегрәк килеп чыга түгелме соң, Халисә апа?

— Абау, хәерченең теле әче! — диде дә Халисә апа, минем хикәям басылган

гәҗитне өстәл астындагы кәгазь өеменә ыргытты.

И, тиктормас телем — утлы корал шул син! Һич кирәкмәгән җирдә яралап

куясың. Дәшми торса, җүләр кеше дә акыллы булып күренә бит... Дәшмичә

калырга ничек өйрәнәсе?!.

***

Газиз башкаемны кая куярга белмичә кайгырып йөргән чагында «Алга»

гәҗитеннән чакыру килде. Бармас җиреңнән йөгерә-йөгерә барырсың

— берьюлы дүрт язучы белән очрашу диелгән. Хатны Зәмзәмия миннән алдан

ачып өлгергән иде инде. Мөһерсез, штемпельсез кәгазьне кичке уенга качар

өчен уйлап чыгарылган хәйлә дип кенә кабул иттеме, мине җавап тотар өчен

әзерләп, авызын турсайтып йөри башлады.

Әдәби берләшмәбезнең исеме «Мишә дулкыннары» дип аталса да, утырыш

ни өчендер Мишә ярында түгел, ә урман авызындагы аланда оештырылган.

Печән кибәннәренең түбәсен каплый торган олагаем, калын брезентны

быелгы чалгы тимәгән үлән өстенә келәм итеп җәйгәннәр. Аның зурлыгына

карап, бүгенге очрашуда егермеләп кеше катнашасын чамалавы кыен түгел.

Үзем шикелле, штаттан тыш хәбәрче, дигән яшьтәшләрем белән исәнләшеп

өлгердем. Күн авылыннан Мөхәммәт Садыков, Әлбәденнән — Павел Апушев,

Кокушкинодан — Сәетбаттал Закиров, Янсуардан — Ринат Рәхимов һәм тагын

бер-ике иптәш аерым төркем корып гәп куерта, безгә алар белән кул биреп

күрешергә иртәрәк әле.

Хаҗәр апайның күкеле сәгате ике тапкыр кычкырганны көткәннәр диярсең,

төп-төгәл ике тулганда «Алга» редакциясенең «Москвич — 402» машинасы

брезент келәм янына килеп туктады. Дүрт ишеге дә берьюлы ачылды. Шофёр

янәшәсеннән төшәсе кунак китап нәшриятыннан — Сафа Сабиров булып чыкты

— җиргә аяк басканчы ук Павел Апушев аны кочаклап, күтәреп диярлек алды...

Абдулла Сәләхетдинов белән Рәшит Гәрәй җиңел сөякле Раил Шакировны

уртага алып утырганнар иде, алар өчесе дә машинадан үзләре төште.

Кунакларның райкомга кереп тормыйча, туп-туры аланга килеп туктаулары

икән. «Алга»ның әдәби хезмәткәре Раил Шакиров аларны Казанга ук барып

алган. Ул шыплап тутырылган багажниктагы дүрт-биш шешә «Шифалы су»ны

брезент өстенә тәгәрәтте, кибет кәгазенә төрелгән стаканнар китереп куйды.

Машинаны урман ешлыгындагы күләгәгә яшерергә кушып, шофёр колагына

тагын бер ике кәлимә пышылдады.

Чын шагыйрь булу өчен ничек киенергә, үз-үзеңне ничегрәк тотарга,

сөйләшү манераларын отып калырга дипме, мин зур абзыйларны җентекләп

күзәтәм...

Рәшит Гәрәй май кояшы үтеп кермәслек итеп куе зәңгәр костюм кигән,

башында җиңел эшләпә. Ул үпкәләгән кебегрәк итеп, алан читенә барып басты,

наратлар арасыннан үрелә-үрелә, Мишәнең кояшка каршы ярын яулап алган

Питрәч бистәсен күзәтте. Аннан соң, кунаклар ягына борылып, кулындагы

тузганакны өреп туздырды.

Абдулла Сәләхетдинов билен кыстырмыйча гына кыска җиңле җитен күлмәк

кигән. Кысан машинада оеган идеме, уң аягына сизелерлек аксап бераз йөренде

дә, күн чабатасын салмый гына брезент читенә кырын ятты. Бармагы белән

төртеп күрсәткән шешәдән аңа су салып бирделәр.

Сафа Сабиров әле һаман да Павел Апушевның илтифатлыгыннан котыла

алмый иде, чуар пинжәген салып иңенә элгән, вак шакмаклы, ачык изүле

күлмәгенең яка астына ашъяулык хәтлек кулъяулык тыгып, тирләгән муенын

сөрткәли, үзе иренен бер читкә бөрештереп, яшь шагыйрьгә туктаусыз нидер

нәсыйхәтли.

Бигрәк тә мин Раил Шакировны үз иттем. Яшь авторлар белән, берсен-

бер аермыйча, кул биреп күрешеп чыгуы да — үзе ни тора! Бу егетне Әгерҗе

ягыннан килгән, диделәр. Уртача буйлы, киң җилкәле, җыйнак гәүдәле.

Шагыйрь әйтмешли, әллә кайдан күренеп тора — солдатта булган, диләр.

Кара тутлы йөз, чем кара чәч, көдрә зөлефләренә карап, аның Әгерҗе ягында

удмурт туганнары юктыр диясе килә. Шагыйрь буларак та мин аны брезент

келәм тирәсенә җыелганнар арасында өстенрәк итеп күрәм. Алдан ук санап

үткән язучыларның бөтен иҗатын яттан беләм дип әйтмим, шулай да Раил

Шакировның «Хакым бар» дигән китабын кат-кат укып торам, шигырьләре

яттан өйрәнергә җиңел, теләсә кайсы сәхнәдән кычкырып сөйләргә була,

әйтелгән фикере төгәл, фәлсәфәсе аңлаешлы — йокыны китерми, рифмалары

кыланчык түгел, геройлары җирдә яши. Абыем кебек якын ул миңа. Ни

өченме?..

Мәктәпне тәмамлагач, Педагогия институтына документлар тапшырыр

алдыннан мин «Алга» редакциясенә кереп чыккан идем. Шунда ул минем

ике хыялымны да җентекләп тыңлады, тыңлаган арада өч-дүрт тәмәке тартып

бетерде.

— Артист булырга хыялланмаган авыл баласы юк! — диде ул, тагын бер

тәмәке кабызып. — Шигырьләрең кызык кына, сиңа татар теле бүлегенә

керергә кирәк.

Һәм Раил Шакиров, минем ике хыял арасында икеләнеп торуыма бик

исе китмичә генә, зур кәгазь бите алды. Китап битенә автограф биргән ише

кыйгачлап шактый язды, аны дүрткә бөкләп конвертка салды. Тышына эре

хәрефләр белән «Гөлшат Зәйнашевага — Раил Шакировтан» дип куйды. 1967

елның 14 июлендә, мин әлеге хатны тотып Бауман урамындагы Язучылар

союзына беренче тапкыр аяк бастым. Гөлшат Зәйнашева, катлаулы тормыш

юлы кичкән Раил Шакировның шигырьләрен мактый-мактый, мине җитәкчеләр

янына алып керде. Ярты сәгать үттеме-юкмы, институтның татар әдәбияты

кафедрасы мөдире Абдулла Сайганов исеменә юллама язып бирделәр, Язучылар

оешмасының председатель урынбасары Зәки Нури кул куйды.

Әлбәттә, бу «направление»нең ярдәме тимәде... Мәктәпне алтын-көмеш

медальгә бетерүчеләр, колхоз-совхоз исеменнән килгән стипендиатлар,

төрле олимпиада җиңүчеләре, спорт мастерлары, армиядән кайткан медальле

егетләр — болар инде конкурстан тыш керергә тиешлеләр квотасына алдан

ук өлгергәннәр. Мин егермеләп көнгә соңга калганмын. Үземә күрә ашыгып

яшәсәм дә, татлы хыялларыма гел соңрак ирешә торган булдым; 26 яшьтә

— көндезге бүлек студенты; 31 яшькә чаклы хатын эзләдем; 50 яшьтә машина

алдым; инде 15 ел буе авылда өй салам; 60 яшемдә, ниһаять, кулыма онык

тоттырдылар... Кеше гомере кыскадыр да, язмышы озын аның. Ниһаять,

яшьтәшләрне куып җитәм бугай инде...

Хәер, мактанчык кеше гел киләчәк турында сөйләр... Әгәр Зәмзәмиядән

малай туса, аңа Раил Шакировның исемен кушарбыз. Һәм шагыйрьне өебезгә

кунакка алып кайтырмын да: «Менә, абый, бишектә сезнең адашыгыз!» — дип

мактанырмын, сыйлармын үзен. Хәтта өйдән чыкмыйча гына тәмәке тартырга

да рөхсәт итәрмен!..

Әдәби берләшмә утырышны тиз тотты. Өйдән алып килгән кулъязмаларны

тикшереп тормадылар, район газетасында басылган шигырьләргә брезент

өстендә генә күз йөгертеп чыктылар да уртак кимчелекләребезне санап,

уңышларыбызны түгәрәкләделәр.

Саубуллашу сүзен Ринат Галәвиннан көттеләр. Казан язучылары алдында

сер бирми — фикерен тупларлык пауза ясар өчен, күзлеген салып, баш бармак

бите белән сөрткәләп алды. Линзалары пыяла шарны урталай ярып кына куелган

булдымы — күзлеген салгач, аның элеккеге зур күзләре тәмам кечерәеп калды.

— Кадерле кунаклар, төбәгебезнең горурлыгы дип саналган иҗади яшьләр

һәм дә яшь хәбәрчеләребез! — Ринат Галәвин кәгазьдән укымады, шулай да

күзлеген еш төзәткәләде. — Бу көннәрдә «Алга» редакциясе юбилей эшләре

белән мәшгуль. Дөрес, республиканы шаулатырлык зур вакыйга түгел... Шулай

да 35 ел эчендә районыбыз газетасын зур шәхесләр күтәрде, Гурий Тавлин,

Марат Мөлеков, Касыйм Фәсәхов, Мәхмүт Хәсәнов, Абдулла Сәләхетдинов,

Флорид Әгъзәмов, Рахмай Хисмәтуллиннарның хезмәт кенәгәсенә «Алга»

газетасының мөһере сугылган...

Якташ язучыбыз, Иске Йорт егете Сафа Сабиров — Татарстан китап

нәшриятында матур әдәбият редакциясе мөдире. Аның ярдәме һәм кереш сүзе

белән якташыбыз Павел Апушевның «Сукмагым» дигән беренче шигырьләр

җыентыгы чыгып килә. Сезнең иҗатны да Казан редакцияләрендә менә шундый

игелекле шәхесләр көтә. Языгыз!

Сәгать биштә Казан кунакларын Райкомның I секретаре Обухов кабул

итә. Таралышмагыз, хәзер без урман авызына чыгып фотога төшәбез, бәйрәм

санында беренче биттә күрерсез... Раил, плёнкаң җитәрлекме? Оештыр халыкны,

Георгий Константинович соңарганны яратмый!..

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 2, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: