Тургайлы болытлар (ахыры)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

Өебезнең почта тартмалары беренче катта. Безнең 48нче фатирныкы ни

өчендер нәкъ лифт ишеге каршына туры килгән. Көнгә ике кат актармасаң,

реклама гәҗитләре ташып чыга, айга бер сөендерә торган журналлар яртылаш

сыймый калып, шук кулларга да ияреп китә. Лифт көткән арада почта

тартмасын капшап карау гадәтебезгә сеңгән. Тышкы яктан буш кебек күренсә

дә, никтер ачып карыйсы иттем. Автосалоннан хат килгән. Лифтны өнәмичә

генә баскычларны санап менеп киттем. Урталыкта туктап, «Автосервис» дип

бизәлгән конвертны ачтым. Иске машинам төсендәге чия-кызылын сораган

идем, тиз генә булмаячак, дигәннәр. Ак, кара, сары төстәгеләре салонга чыкты,

бәяләр артуы көтелә, ашыгыгыз, дигәннәр. «Бәяләр артуы көтелә» дигән сүз

безнең ишеләр өчен «Каравыл!» кычкыру белән бер инде ул... Яңа машинаның

кара төсе дә ярап торыр, ашыгырга кирәк иртәгә... Иртәгә мин иске машинамны

утильгә тапшырып, яңа «Форд-фокус»ка утырып, Зөһрәне эзләп китәм...

***

Мин — социализм калдыгы. Егерме елга алдан төзелгән КПСС программасы

буенча Илне күтәрүдә катнашкан буын вәкиле. «Утилизация программасы»

дигән рекламалар шаукымын күреп, әллә яңадан коммунизм төзүгә күчәбез

микән дип сөенгән идем...

Автосалоннар уйлап чыгарган сәүдә уены икәне дә билгеле, алдап-йолдап

юмалауларын да беләбез үзе, барыбер алданасы килә, күбрәк алданган саен

ныграк ышанасы килә...

Тимер юл тармагына терәп калай койма корганнар. Капка янына килеп

туктауга, номерларны салдырып кулыңа тоттыралар да үзләре синең машинаңа

утырып кереп югалалар. Ул арада, вакыт әрәм итмичә, дүрт бүлмәле такта

чатырның ишек төбенә чиратка басасың, фамилияңне атап чакырып алалар

да, домино уйнаган ише, «шалт та шолт» мөһер сугалар. Синең белән

сөйләшкән кеше юк, нәрсә эшлиселәре конвейерга салынган. Һәм, соңгы кат

шапылдатканнан соң, кулыңа «справка» бирәләр дә: «Менә моны автосалон

кассасына тапшырасы. Сау булыгыз! Следующий!» — диләр. Үземнең

беркатлылыгыма аптырап, тегеләрнең шомалыгына сокланып чыгып киттем.

Торгынлык чорында 25 меңгә сатып алынган «шестёрканы», унбиш ел

буе йөреп туздырганнан соң, тотрыксыз сәясәт чорында 50 меңгә бәялибез,

дигәннәренә ничек ышанмак кирәк? Ата-аналарны җыелышка чакыра торган

кош теле хәтлек кәгазьне справка дип атап, кече лейтенант йолдызы чаклы

гына пичәт сукканнар да — шуны кассага 50 мең сумлык акча дип тапшыр,

имеш!.. Ваучерга да, облигация, заем, сертификатка, хәтта лотерея билетына

да охшамаган гап-гади кәгазь кисәге бит ул!

Мин «Чаян» журналында эшлим, дип бер-ике сорау бирергә тел кычытып

тора торуын, ну ярамый, кесәдә гаиләнең ике еллык бюджеты. Алла

сакласын, иске машинамны да ташлап калдырдым, яңасыннан да колак

кагуым бар...

Җәйнең бер көне кышның ике көненә тора, дигәндәй, автосалонга килеп

җиткәндә, төшке аш турында сүз чыгаручы күренмәде әле.

Кара төстәге «Форд» бик тиз ошады миңа: Сәвия белән җыйган шомырт

кебек елкылдый; фаралары Рәшидәнең күз явы кебек — ирләрнең күз карашын

бик тиз тотып ала; Зөһрәнең толымы кебек күпереп тора... Әле дә ярый, чия-

кызыл төслесе юк икән, йөрер идең аннары иннек савытында... Менә бу машина

белән Зөһрәләрнең капка төбенә кайтып туктасаң да ярый, кемне санламаганын,

нинди егетне югалтканын белсен!.. Абау, гап-гади «Форд» янында да нинди

мактанчык уйлар били. Ә «БМВ», «Мерседес», «Каделак» кебекләренә утырсаң

— җиргә төшә алмассың... Әйе, тирән эчле күн креслога чумып, машинаның

минеке булганын көтеп утырам. Сату-алу кәгазьләрен компьютерда җыйган

арада менеджер кыз ярты сәгать буе туктаусыз елмаеп торды. Аңа карап мин

дә авызымны җыя алмадым. Шунысы гына сәер тоелды: ниндидер акция дигән

булып, алар миңа дүрт кышкы көпчәк бүләк иттеләр...

Абзагыз — 70нче елларда ук «МАЗ»лар, «ГАЗ»лар йөрткән кеше, шулай да

шәһәр эченнән үткәндә, яңа машинам өчен курку, тыелгысыз сагаю бар иде,

рульгә ике куллап ябыштым. Олы юлга чыккач кына, заманча эшләнгән чит

ил машинасының яңалыгын, куанычын, иркәләп назлавын тоя башладым...

Кечкенә Парижның ярты юлын узгач, ике район арасындагы межада

туктадым. Машинам тирәли ике әйләнеш ясадым, көпчәкләренә типкәләдем,

кулъяулыгым белән ян көзгеләрен сөрттем... Район җитәкчеләре чәкчәк күтәреп,

гармун уйнап, җыр-бию белән язучылар төркемен каршылый торган капка бу.

Бүген монда тынлык. Июль кырларына хуҗа булып калган тургайлы болытлар

узса да, әле һаман сайрап тора. Әгәр җәяүләп китсәм, алар мине Зөһрәгә чаклы

озата барырлар иде...

Әйтерсең лә ике район уртасындагы ачык капкада түгел, ә язмышымның

кыл уртасында басып торам... Зөһрәнең тавышын тургайлы болытлар аһәңенә

кушып тыңлар өчен табигать һәм җәмгыятьнең иң гүзәл урыны! Хәзер, хәзер,

шалтыратам да әйтәм: «Киләм. Өегезнең кайда икәнен белмим...» Хәзер, хәзер...

Киләм дә бөтенләйгә синең янда калам!

Кесәләремне капшыйм, барсетканы (кечкенә сумка) актарам, яңа

машинамның киез идәнен кармалыйм — телефоным юк! Автосалонда төшеп

калганмы? Юк! Мин анда чакта берәү дә шалтыратмады... «Төшеп калган» дигән

имеш уйларымны томалап кына торган, исемә төште — мин телефонны гел

«Жигули»ның вак-төякләр шүрлегенә салып куя идем. Шунда онытылып калган.

Бер көндә күпме вакыйга, күпме яңалык! Тәэсирләрдән башың әйләнерлек...

Тургайлы болытлар, сүз куешкандай, берьюлы сүнде. Бөтен биографиямне

саннарга бүлеп тутырган арадашчымны, үткәнем һәм киләчәгемне үз кулларым

белән утильгә илтеп тапшырганмын...

Эш сәгате беткәнче кайтып өлгерим, дип, эленке-салынкы йөргән

машиналарны узып, тизлек чикләүләргә кул селтәп, ярамаган борылышларга

кереп, Казанга ыргылдым. Ыргылмадым, очтым! Иң мөһиме — кеше таптатма,

кызыл утка кермә! Калганнары — штраф кына...

Калай коймага килеп терәлгәндә, эңгер-меңгер төшкән иде инде. Шәһәр

өстен тоташ болыт каплаганга, кояш баеганны күрмәдем.

Тимер койма бикләнмәгән әле. Яшел камзул, киндер бияләй кигән ике егет

килеп чыкты. Минем телефон мәрәкәсен ишеткәч, рәхәтләнеп көлделәр. Түздем.

Әйдә, күрсәтәбез телефоныңны, диделәр дә пресслау өстәленә алып килделәр.

Янәсе, әнә бүгенгенең җиде машинасы, үзеңнекен таны шуннан... Брежнев

заманындагы төсле телевизор чаклы гына җиде шакмак арасыннан үземнең «вакыт

машинасын» күреп алдым: пешкән чия төсендәге кыерчыклары; тузган бусагасын

түбә калае белән тышлаганда чыгып калган шөреп башлары; турайтканда чатнаган

бампер җыерчыгы — барысы-барысы миннән калган эзләр...

Мал югалту газабы озакка сузылмады. Урам ягына чыгып, калай коймадан

ерагайган саен, Җирнең тарту көче отыры кими баргандай тоелды. Әйтерсең

лә шушы тимер шакмакка әверелгән иске машинаны телефоны-ние белән

моңарчы гел күтәреп йөргәнмен һәм бүген аны вакыт дигән кырыс хөкемдар

үзе минем иңемнән төртеп төшергән...

Мин кайтканда, һәрвакыт, ишегалдына карый торган өч тәрәзәбез дә өй

түрен яктыртып балкый торган иде. Ә бүген никтер тәрәзәләрнең кояшы

сүнгән. Дөм караңгы бүлмәгә килеп кердем. Ут кабызырга ашыкмадым,

әүвәл тынлыкны тыңладым. Аннан соң гына, ул-бу юклыкка ышангач кына,

бушлыкның сәбәбен ут кабызып эзләдем. Болар минем хыянәтемне каршы

алмас өчен, бәхетле бул, дип фатирны бушатып куйганнармы? Нуриәхмәт кызы,

улым, әйтсәм әйтим, бишек чаклы көмәне белән килен — өчесе тиң кая барып

сыенсыннар?.. Шкафны ачкач, эчемә җылы керде, бар да урынында. Хатын-

кыз, кием-салымын төяп бетерә алмаса да, бизәнү әйберләрен калдырмас...

Алары да урынында. Менә кайчан кирәк ул кесә телефоны!

Базар тормышының яхшы яклары да бар — сәүдәгәрләр төн уртасына чаклы

эшли. Өйдәге утны сүндереп тә тормыйча кибеткә йөгердем. Яңа телефон алып

кайтканда, плитәдә онытылып калган чәйнекнең сыбызгысы сызгырмый иде

әле.

Яңа «sim»кага иң беренче булып Нуриәхмәт кызының номерын яздым.

Чит кеше шалтырата дип сагаеп калган иде. Мин икәнен аңлап алгач, бик тиз

кыюланды. Ну, шуннан башланды инде...

Элемтә өзелгәч, кичкә кадәр үземнән хәбәр көткәннәр. Аннан соң: башта

үлгәннәр арасыннан эзләгәннәр, хезмәттәш дуслардан сорашканнар, ГАИга

килгән хәвефле хәбәрләрне белешеп утырганнар...

Һәр хатынның ирен сүгәргә тиешле лимиты бар, туган көнем аркасында

минекенең лимиты сарыф ителмәгән килеш тора иде. Ялгышып яңа

телефонымның «громкая связь» дигән төймәсенә басканмын. Нуриәхмәт

кызының ачуны китерми торган тембрлы һәвәскәр тавышы фатирны яулап алды:

«Ярый әле машинаң эчендә үзең онытылып калмагансың! Кесәң тутырып акча

күтәреп йөрдең, без нәрсә уйларга тиеш идек икән? Исән хәбәреңне җиткерер

өчен переходта хәер сорашып утырган кеше дә телефонын биреп торыр иде.

Нинди этлек кылып йөргәнеңне белмибез дисеңме? Яшьлектәге тургайларыңны

эзләп йөрсәң, өеңдәге кенәриеңне очырырсың әле. Мәхәббәт шизофрения кебек

чир бит ул — язын-көзен яңара торган... Безнең кадерне белмәсәң, хет олпат

яшеңне хөрмәт ит, оныгың туарга тора! Базарда бер дә карт ит сорамыйлар, тана

йә үгез бозау юкмыни, диләр. Фирдәвес апа Гарипованың соңгы нәсыйхәтен

исеңнән чыгарма: калган гомереңне шушы хатының белән яшәп бетер, диде

ул сиңа, онытма! И, давай, вакыт әрәм итеп йөрмә — язуыңны бел!..»

Укытучы гаиләсендә үскән Нуриәхмәт кызының һәр сүзе шигар булып

бүлмәдән бүлмәгә күчә дә кайтавазы янә җаныма килеп бәрелә; фатирыбыз

яшәү гаме белән тула; йокы бүлмәсенә иман нуры күчә; өметем яшәрә... Шушы

хакыйкатьне аңлар өчен, үзең ялгышмыйча башкалар тәҗрибәсен өйрәнеп кенә

бәхеткә ирешеп буламы? Яшьлек җүләрлеге белән, әйе, диярбез... юк шул, юк,

диярбез акыл кергәч. Минем язмышка тагын никадәр кешенең язмышы сыйган!

Минем бәхеттә — күпме кешенең бәхетсезлеге һәм күпме югалту?!. Яшьлек

хатасын төзәтәм, дип тагын күпме хата ясадым.

***

1981 елның көзе. Язучылар оешмасында проза секциясенең чираттагы

утырышы. Яшь язучы Разил Вәлиевнең «Яшисе килә» дигән повесте турында

сөйләшү көн тәртибенә куелган иде. Түрдә, әдәби консультант Илдар Юзеев

янында, секция җитәкчесе Атилла Расих, председатель урынбасары Фәрваз

Миңнуллин, җаваплы секретарь Мөсәгыйт Хәбибуллин утыра. «Казан

утлары»ның тәнкыйть бүлеге мөдире Мансур Вәлиев, проза секциясенең секретаре

Марсель Галиев һәм мин — союзның пропаганда бүлеге уполномоченные, ян

өстәл артында утырабыз. Кыскасы, штатный хезмәткәрләр җыелдык, ирекле

язучылар никтер килеп җитми әле. Ниһаять, Ләбибә Ихсанова күренде, Кояш

Тимбикованы култыклап, бик акрын адымнар белән Фатих Хөсни килеп

керде. Мөхәммәт Мәһдиевтән соң шактый гына тынлык урнашты. Повестьның

авторы председатель Гариф Ахунов белән Чаллы бүлекчәсенә җаваплы кеше

булып расланырга киткән иде, кайтып җитәргә тиешләр. Көтәбез... Секция

җитәкчесе, ветеринария фәннәре докторы Атилла Расих, әдәбиятта еш күзгә

чалына торган бер хатаны төзәтеп алды. Биянең кулкасы дөп-дөп суга иде,

дигән сүз дөрес түгел икән. Айгырның гына «кулкасы суга» икән, ул да әле

кулка түгел икән... Көлү озакка бармады, тагын тынлык урнашты... Шунда

Кояш Тимбикова «кулка» темасына исе китмичә йокымсырап утырган 73

яшьлек Фатих Хөснинең касыгына төртте.

— Нихәл соң, Фатих абый?

— Нәрсә дисең?

— Кызлар мәсьәләсендә нихәл соң, дим?!

— Ә-ә-ә... аны әйтәсең икән, — Фатих Хөсни утырыштагыларга күз

йөгертеп чыкты да, безгә — яшьләр ягына борылган килеш калды. — Егетләр,

хатын-кызның бөтенләй кирәге юк икән аның, вакыт әрәм итмәгез, языгыз!

— диде.

Мәхәббәт һәм язмыш темасының «Йөзек кашы» булган классик язучы

авызыннан шушындый киңәш чыккач, ирләргә кушылып ханымнар да көлгән

иде...

Утыз ел үткәч, Фатих абыйның әйткәне искә төште дә, ялгыз фатирыма ямь

өстәп, рәхәтләнеп кычкырып көлдем... Мин үзем дә Фатих Хөсни исемендәге

әдәби премия лауреаты бит әле...

***

«Бюрократ» кибетеннән күп итеп ак кәгазь күтәреп кайттым.

Яшәлгәнен язып барам...

Язасыларын яши торам...

Килен кыз бала тапты. Ясминә дип исем куштык: буе өч карыш, авырлыгы

сигез кадак...

Иртәгә бәллүр биләүне яңа машинабыз белән өйгә алып кайтабыз.

Мин иртәгә яңадан яши башлыйм...

 

Тәмам.

"КУ" 3, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: