Тимә, яшәсен! (ахыры)

Романның башын монда басып укыгыз.

Ярат мине
Иртәгә Сабан туе дигән көнне Азнакайның үзәк урамыннан барганда чаттан каршыма килеп чыкты ул – инде онытыла башлаган «А», «Б», «В» кызларының иң чибәре – Регина үзе!.. Аның тулышып өлгергән чибәрлеге сулышыма капты. Сүз әйтә алмыйча басып торам. Ул, кичә генә аерылышкан кебек, үз итеп, якын итеп елмая. Шомырт кара күзләрендә мут очкыннар биешә.
– Кичә төшкә кергән идең, бүген очрашырга булган икән, – ди.
– Мондый ук чибәр булу – гөнаһ түгелме, дигән Пушкин хәзрәтләре.
– Гөнаһларны үткен үкчә белән таптап барабыз.
– Үзгәргәнсең син.
– Кайсы якка?
– Тагын да чибәрләнү ягына.
– Казанда, медицина училищесында укыдым бит мин.
Юк-барны сөйләшеп барабыз. Биек үкчәләр – чыкы-чыкы, тротуар ташларын сискәндереп бара. Читтәнрәк күз төшереп алам. Нинди чибәрлек! Биек үкчәләр төз аякларны җиргә тигерер-тигермәс кенә алып бара кебек. Аяк очларының алга омтылышында нинди бәйсезлек! Үзе бераз мактанчык, үзе бераз һавалы, шушы кире саналган сыйфатлар үзенә нинди килешеп тора бит, каһәр!
– Иртәгә Балтачка, Сабан туена кайтабызмы? – дим.
– Чынлап чакырасыңмы? – дип, ул кабынып китә. – Минем анда туганнан туган апам яши бит. Кайтабыз.
– Кайтабыз! – дип, кул бирешәбез.
Сабан туе көнендә кояш та икенчерәк яктырта, сандугачлар да армыйча сайрап, төнне көнгә ялгый.
Мәйданга парлашып чыктык. Безне беркем искәрмәс, битараф халык арасында тыныч кына йөрербез дип уйлавым бик беркатлылык булган. Балтач балталы шул ул...
Регинаны култыклап барган җирдән, Фәнияне ерактан күреп, утка пешкән кебек кулымны тартып алдым. Гаҗәп, нишләп соң әле ул иптәш кызы белән генә, ягъни, ялгызы гына. Нишләп соң ул йөргән егетен чакырмаган? Бәлки мондадыр, якында гынадыр?
Күпмедер вакыт үткәч, тагын күрәм: Фәния әнисе кырыенда... үзе генә. Миңа Регина белән култыклашып, күләгәләребезне бер итеп йөрү оят бит болай... Фәния дә, мин дә аерым-аерым парлы булып мәйданга чыгарбыз дип уйлаган идем ләбаса...
Авылдашлар килеп күрешәләр, җилкәдән кагалар, әмма бөтенесе дә эчкерсез, үтә күренмәле түгел.
Әнә, «Алтынчы Шакир» – Миргазиян абзый килеп күрешә. Янәшәмдәге Регинага күзен кысыбрак, сынап, җентекләп карап тора да, мине читкәрәк алып китеп:
– Авылның иң бай Солтан абзый кызын эләктерде бу ярлы малай дип йөри идем. Ычкындырдыңмы, ачык авыз! – дип иренен бөреп, мыскыллы көлеп куйды.
Кайчандыр тешенә пуля тигән бөкре Миргазиян абзый килеп күрешә, Регинаның да нәфис кулын бирчәйгән кабырчык кебек учына алып, бер мәлгә аңа яшьлек кәүсәрен эчкәндәй, йотлыгып карап тора. Шуннан мине читкәрәк тартып:

– Бик чибәргә өйләнсәң, гомерең тыныч булмас. Сиксән адәм килеп яратам дисә, сиксән беренчегә каршы тора алмый алар... – дип, тәмәкесен кабызып китеп барды.
– Малаҗис, – дип аркадан кага, асты урам Фәүзәт. – Менә мин иллегә кадәр өйләнә алмадым. Мондый кызны ятларга бирә күрмә!
Икебез белән дә килеп күрешкәч, үткен телле Шәмсиямалттәй Регинаның кулыннан тотып:
– Беләбез, үскәнем, Митрәйдә персидәтель кызы икәнеңне дә беләбез. Казанда укып бетереп кайтасы егетеңне көткәнеңне дә беләбез. Бу егетнең дә, – дип ул мине Регинага таба тартыбрак китерә, – бу егетнең дә сөйгәне бар, нигә аларның арасына керәсең?!
Регина аның кулыннан чак ычкынып читкәрәк китә. Бераздан тыны-көне бетеп яныма килә: ике яшь егет килеп, беләген кара яндырып, кысып тотып: – Үлемеңне эзләп кайттыңмы Балтачка?! Җыештырып куярбыз, апа! – дигәннәр икән. Күрсәт, кая ул егетләр дигәч, мин аларны танып кала алмадым, ди. Ул арада яныбызга тракторчы Хәлим абзый белән хатыны Фатыйма апа килеп баса. Хәлим абзыйның басынкы карашы куркулык йөгертелгән кебек, күз кабак-керфекләре туктаусыз лепердәп, ачылып-ябылып тора. Көнчеллеге белән дан тоткан Фатыйма ападан гомере буе гаҗиз ул. Ә Фатыйма апа, ныграк көнләшкән саен чибәрләнә генә бара. Менә ул мине читкәрәк тартты да, мәйданның каршы ягында торган Фәния тарафына ымлап:
– Минем кызлар аның кебек купшы киенә алмады. Шулай да тупырдап үстеләр. Икесен кияүгә бирдем инде. Хәзинәдә тагын да чибәррәге калды... – дип ул уң кашын яшен аткан тизлектә сикертеп куйды.
Ул арада Регинага килеп кемдер тагын янап киткән: «Син, кызый, безнең егетләрнең башын әйләндереп йөрмә! – дигән.
Гыймай Заһиты килеп миңа да хәмер исе бөркеп китте:
– Апаем, муеныңа кара бантик таккач та... эшләпә кидем дигәч тә... Кем булдың ул чаклы?!
«Шәп!» дип аркадан кагулар, яисә бармак янап, сүгеп китүләрнең бетәсе юк иде, ярый әле Рубислар килеп, аулакка, каен төбенә әзерләнгән табынга чакырып киттеләр.
Мәйданнан чыгышлый Фәния ягына борылдым да, карашлар очрашып кисеште шикелле. Күзләрендә аның бу юлы рәнҗү белдергән «Их син!» дигән әрнү сулкылдый иде сыман. Мин, шулкадәр үкенеп, бу көнне кабаттан, икенче төрле итеп башларга иде, дигән өметсез уемнан изелеп мәйданнан чыгып киттем.
Регина ниләр уйлый, аның күңелендә бәйрәм шаукымы – ат чабышлары, көрәшкә чыгып бил алышулар, кашык кабып йөгерүләр – бу шаулы тамаша аерым кешеләрнең аткан ук кебек сүзләре аша кайтаваз-шәүлә булып кына күңеленә кергәндер.
Каеннар арасында мәйдан шавы, үткенлеген җуеп, юашланып калды. Түгәрәк табынга утыргач та Регина әле һаман тынычлана алмый, туктаусыз кагына, гүя плащына кешеләрнең сүзләре сырганак кебек ябышып калган...
Икәү генә каен арасында истирәхәт кылып йөргәндә Регина миңа болай диде:
– Фәния янына барырга дип талпынып карадым да, туктап калдым. Курыктым.
– Аңа нәрсә әйтмәкче идең?
– Әйдә безнең белән, дип. Мин бит барыбер сине аңа калдырып китәм.
– Мин әйбермени, алып, яисә калдырып китәргә?
– Мин бер айдан кияүгә чыгам. Теге апа белеп әйтте, Казаннан егете кайтуын
көтә, дип...
– Бер айдан дисең инде...
– Аны бердәнбер син булдырмый кала аласың. Мин көтәм. Бер ай... Регина, түшемә башын куеп, кочаклап алды:
– Күпме егет артымнан йөрде, җанын ярып бирергә әзер булып. Бер син –
битараф. Шуның белән син мине котыртасың да... Ярат мине!.. «Ярат мине, ярат мине!» – дип кабатлады сипкелле каеннар...
***
Сабан туйлар узганнан соң, июль башы кереп килгәндә, Фәнияне Азнакай-Бөгелмә автобусында күреп алдым. Янәшәсенә барып утырдым. Балтачка кадәр берни сөйләшмичә кайттык. Бергә төштек.
Тау өстеннән авыл күренгәч кенә Фәния тукталып, телгә килде:
– Безгә бергә күренергә ярамый, кешеләрдән оят, – диде.
Икенче көнне дә шулай кабатланды.
Өченче көнне мин аның кулыннан тотып, межа ягына, кайчандыр Туйкә мәктәбенә йөри торган юлны каймалаган тугайлыкка таба алып киттем. Кояш сүрәнәеп, Суыр тавы артына төшеп бара, офыкка якынайган саен ашыга, иртән чыгар өчен җирнең каршы ягына барып җитә алмам дип курка ахрысы. Еракта зәңгәр тау кәрваннары дулкын-дулкын булып офык читеннән агып бара. Дөнья матур, дөнья киң. Күңелгә сыгылып иңгән моңсулыкны җиңеп, бөтен каршылыклар ятьмәсен, кылыч белән бер селтәнүдә чабып өзгән кебек, кычкырасы килә. Шул мәлдә «дерт» итеп китәм...
– Бер селтәнүдә...
Фәния әйтәме моны, минем күңел кычкыруын ишетә, тоямы ул әллә?.. Димәк, безне тән, акыл-зиһеннән башка тагын ниндидер өстен бер көч бәйли, димәк безнең йөрәкләр аерым бер дулкында үзара аңлаша: илаһи тартылу көче...
– Нигә без болай булдык соң әле?
– Ни үле, ни тере хәлдә калдым мин Сабан туе көнне. Көтмәгән идем, бөтен халык каршына икенче берәүне алып кайтырсың дип башыма да килмәгән иде.
– Син дә егетең белән чыгасың дип уйладым мин...
– Минем сиңа беркайчан да хыянәт иткәнем булмады.
– Кайтып төшкән көннән бирле мин үз каршымда салкын стена күрәм.
– Бәлки... миндә дә гаеп бардыр... Әмма минем беркайчан да сиңа хыянәт иткәнем булмады. Беркайчан да... Әнә, яңа Ай урагы шаһит.
Кай арада җәйнең юаш төн караңгылыгы иңгән. Күк гөмбәзендә урак Ай, махсус җибәрелгән шаһит кебек, кыйгач карашын безгә төбәгән. Ул тыңлый, ул күрә, ул хөкем чыгара... Бергә калыргамы безгә, гомерлеккә аерылышыргамы? – Син беркайчан да, бер очракта да үзеңне гаепле саный белмисең. Аллаһ сакласын, кеше үтерсәң дә син шул үтерүнең кешелеккә бик зур яхшылык булачагын исбат итә аласың, шулай бит!
«Шулай бит!» – дип ул тәүге тапкыр миңа күзләрен тутырып карады.
– Мәйданда ялгызыңны гына күргәч, үкендем әлбәттә. Егетең бар, дип, үч
итеп кенә бит мин...

– Минем беркемем дә юк. Тик шуны онытма: җиткән кызлы йортның капкасыннан иярле ат өзелмәс диләр. Сүз катканны борып җибәрә белү – һәр кызга бирелмәгән...
Учарланып ялгыз каен үскән тугайлыкта утырабыз. Еракта-еракта утлар җемелди. Яшь бодай кырыннан сирпелеп кенә киткән җил йомшак кына сыйпап уза.
– Армиядә чакта әйтми торыйм әле, дидем. Кайткач, аңлашырбыз, дидем. Үземне синнән коткарасым килгән иде. Сизәм, синең белән авыр булачак миңа.
– Миңа синсез җиңел булачакмы?
– Белмим, нишләп бетәрбез без?..
– Яхшыга гына юра син.
Өшегән кебек калтырап, күкрәгемә сыена. Юеш бите яңагымны пешерә.
Икебезнең дә керфекләр авыраеп бер-берсен юата.
– Белә-белә утка керер идеммени, әгәр яратмасам. Яратуым да үкенечкә генә калыр дип куркам...
– Мин чит кызларга карап сокланам, хисләнәм, сөйләшәм, аларны якын итәм икән, бу бит әле ярату, гашыйк булу түгел. Тәмле сулы чишмәнең ләйсән тамчыларын учыма алып татып карау гына... Сиңа булган мәхәббәтнең мәгънәсен ачыграк тояр өчен.
– Сине беркем белән дә бүлешәсем килми. Минем генә яратуым азмыни соң? Нишлим, ничек исбатлыйм, ә?!
– Мәхәббәт богавы уйлап табыйк.
– Их, син!
– Күр әнә, Айны икегә бүләләр. Безне күздә тотып.
Фәния ышанмыйча күккә төбәлә дә, гаҗәпкә кала. Болытлы төн дә түгел, югыйсә. Әллә каян пәйда булган нәзек кенә болыт сузымы урак Айның кап уртасыннан сызылып бара. Гүя кемдер Айны тупас карандаш белән сызып икегә бүлә. Бераздан сызык бетте. Чалкан яткан Ай – күкнең бердәнбер кысык күзе чистарып калды.
– Күрдеңме... Ходай тарафыннан «Бүленмәгез!» дигән киная булды бу.
– Ни генә булмасын, яраттым, яратам, яратачакмын! – дип, Фәния күз яшьләре аша үбә башлады.
Бераздан күрәм: учарланган каен ботаклары арасында Ай кысылып калган, ятьмәгә эләккән алтын балык кебек. Айның бу әсирлектән котыласы килмидер шикелле.
***
Володя Комаровтан хат килде. Ул 1 июньдә кайтып китү бәхетенә ирешкән. Минем урында оператив бүлектә калган малайны эштән куганнар. Сине сагыналар анда, дип шаярткан Володя.
Кайчандыр безне борчуга салган яраткан кызы Евгения хакында Володя болай дип яза:
...Ждала она меня не так,как нужно, не так, как сама обещала. И вот теперь сам не знаю, что делать. Она чуть ли не на коленях уверяет,что любит меня, что она просто сглупила, что жить без меня не может и т.д. Да и я сам, чего греха таить, люблю ее, по-прежнему и готов ей уже все простить, хотя все в один голос говорят мне, чтобы я сней растался...
Хат язышыйк. Мин тиздән Горький шәһәренә яшәргә күчәрмен, ахрысы.

Шунда пединститутка керергә исәп. (Без Володя Комаров белән ярты елдан соң Казанда очраштык). Миннән соң әлегә кайтучылар булмас, ахрысы, – дигән Володя Комаров. Күрәсең, ул инде өлкән дәрәҗәдәге офицерлар арасында кайнаган кеше буларак, алда көтелгән хәтәр вакыйгалар буласын ишетеп белгәндер, мин дә бит нидер сизенгән идем. Ашыгуым да юкка түгел, бер-бер сәбәп чыгар да, тоткарларлар дип бик курыккан идем.
1968 елның 20 августында Чехословакия башкаласына совет гаскәрләре керде. Бу көтелмәгән чара, әлбәттә, безнең еракка оча торган авиациягә бик үк кагылмагандыр да... ләкин барыбер, андый ЧП вакытында хәвефле шаукым бөтен армиягә таралып, хәрбиләрне уяулык сагында тота. Күп солдатларның кайтырга җыенып та ел азагына кадәр тоткарлануы аңлашыла.
Туган якта күңел утыргач, егетләр белән дә сөйләшеп-киңәшкәч, Суриков исемендәге институтка документларымны җибәрмәскә булдым. Бәләкәйдән сәнгать башлангыч мәктәбе үтмәгәнлектән, анда барып, оятка гына калырмын, үзешчәнлектән чыгып, биеккә сикерә алмам, дип уйладым.
Азнакай посёлогында тагын бер матур бина арткан: мин эшләп киткән СМУ конторасына яңа апартамент өлгерткәннәр. Ике катлы, бакчасы, ихатасы бар. Миңа эшләр өчен иркен клубы, эш бүлмәсе дә каралган.
Мин бу бинага икеләнмичә кердем, мине икеләнмичә элеккеге эшемә алдылар. Иртәгәдән – эшкә. Озакка суза алмыйм. Чөнки минем кесәдә – тынлык, тиен акчалар гына кулга кыенсынып кына тиеп китә.
Ә бүген...
Редакциягә барып, анда эшләүче Ирек Бәдретдинов белән таныштым. Мәктәбебез стенасында шушы Бәдретдинов фамилиясе, матур рам эчендә, өч ел буе эленеп торды бит инде. Укуны алтын медальгә бетергән, имеш...
Танышабыз. Бәлки ул чынлап та медальгә лаектыр. Укуын бетергәч, ул елларда бөтен яшьләр ыргылган КАИга (Казан авиация институты) укырга кергән. Ошатмыйча, ташлап, армиягә китеп барган. Хәзер менә – университетта читтән торып укуын дәвам иттерә икән.
Шыр татар авылында үсеп, чын татар мәктәбен бетереп, русчаны да су урынына эчә. Ике телдән дә, бер-берсенә авыштырып, тәрҗемә итә белә. Бәлки ул чынлап та алтын медальгә лаектыр...
– Азнакайда иң көчле шагыйрь кем?
– Үсепес дип торапыс, – ди Ирек, чуваш акценты белән.
– Бер ел вакыт бир, барыгызны да сытам! – дим.
Ирек рәхәтләнеп көлә:
– Син бит әле шигырьдә күзе ачылмаган көчек шикелле генә, – ди. Редакциядә көтмәгәндә-уйламаганда Туйкин аганы очратам. Бер дә
үзгәрмәгән шикелле. Һаман шулай җитез, хәрәкәтчән.
– Сезнең математик булмасыгыз билгеле иде инде. Укырга керергә исәп
бармы? – диде. Китәргә дип кузгалгач, борылып килде дә:
– Бүген сәгать алтыга миңа килеп чыкмассызмы, адресны хәтерлисезме?
– диде.
Мин, шатланып, риза булдым.
Кичкырын Азнакайның авыл ягына төштем. Салиха әбигә кереп, хәлен
белеп, чәй эчеп чыкканнан соң, Туйкин ага өенә киттем.
Шул ук капка, шул ук коймалар. Чәчәкле аллеядан кереп, ишек кыңгыравына
бастым. Ничектер, сизенеп, кинәт борылып карасам, артымда елмаеп басып 
тора, йомшак чүәктән, аяк тавышын сизмәгәнмен дә. Кулында әнүч-укроп, яшел суган, сельдерей кебек тәм-томлы үләннәр учмасы.
Өстәлне икебез генә түгәрәкләп, шактый сөйләшеп утырдык. Туйкин ага, кыенсынып кына, хәтта, миннән рөхсәт сорагандай, «ярар микән» дип кенә хәмер шешәсе чыгарып утыртты. Ак аракы – минем дошманым, дип әйтә алмадым, әлбәттә. Чәкештергән рюмканың читен генә «тешләштереп» утырган булдым.
– Шигырьләрең күземә чалынган иде, – диде Туйкин ага.
Гуру, махатма кебек укытучым каршында ниндидер өйрәнчек тәҗрибәләр турында «яздым» дип батыраеп сөйләшү уңайсыз иде миңа. Туйкин ага, гадәтенчә, каты сакал төге сыкыланып, сизелеп торган битен учы белән сыпырып куйды:
– Сүзләрне әйтәм... Кәгазь битенә вак кына булып, тезелеп языла бит инде, ә уйласаң, һәр сүз кырмыска кебек үзеннән зурракны, олы мәгънәне күтәрә ала. Моңа, әлбәттә, чын талантлар гына ирешә. Иҗатта ү з е ң н е т а б у дигән борынгыдан килгән хикмәт бар. Кызык бит... Энә белән кое казып кына, аның койрыгыннан эләктерә аласың. Икенең берсе – йә табасың, йә – юк! Бусы инде Ходайның ым кагуыннан тора...
Хушлашыр алдыннан, Туйкин ага борынгы сандыгыннан ниндидер төргәк чыгарды.
– Менә мин сиңа ике китап биреп торам. Беркемгә күрсәтәсе булма! Бу минем абыйлардан калган мирас... Утыз җиденче елда, безнең китапларны йөге-йөге белән төяп алып киткәннәр. Анда нинди генә кыйммәтле фолиантлар булмаган... Ә болар... – дип ул киндердән тышланган, кыр-кырлары сүсәреп беткән китапларны кадерләп, сыпырып торды, эчен ачып сак кына актаргалады...
Төп нөсхә түгел, төшереп алынган, тышланган, тегелгән китаплар иде болар. Берсе – Михаил Худяковның Казан ханлыгы тарихы, икенчесе – Хара Даванның «Чыңгыз-хан – бөек полководец» дигән кебегрәк исемдәге китабы...
Туйкин ага боларны ак чүпрәккә, аннары газетага төреп, сеткага салып, кулыма тоттырды.
– Фәлән вакытка кайтарып бир, дип әйтмим. Ашыкмыйча гына сөреп чык. Боларны сынар өчен бирәм: көчең җитмәсә сынасың, көчең җитсә – үзең сындырасың...
Укытучым мине шундый фикерләр ешкынлыгында адаштырып, саулык теләп калды. Мин киләчәк язмышымда акыл-зиһен казанына салырга бәһасез нигъмәтләр бирелгән төенчекне тотып баруымны белмичә дә кайтып киттем.
Нигә бирде микән боларны миңа Туйкин ага, дип аптырыйм. Китапларны ачып-ачып карыйм да... Эченә кереп китә алмыйм... катмарлы, кадими борынгылык... Менә ул – уенчак уй белән бу тормышның өстәге күбеген генә җыярга өйрәтелгән замана баласы кара урман авызында эчкә үтәргә куркып басып тора. Талпынып карый да, тагын чигенә. Кыйбла кайсы тарафта – ул аны белми, чамалый гына...
Искәрмәсәң, искәрми дә торган бер хәл булды. Эре малның кимерелгәннән калган бот сөяген күрше эте Тузикка ташлаган идем. Шушы кадәр мул сөяк күргәч, ул сулышына кабып, тирәсендә әйләнгәләде дә... бераздан күрәм – нәзегрәк урынын табып, авызын каерып ачып капкан, тәмле җелек исеннән күзләре иләсләнеп кысылган, койрыгын дәртләндереп тыкрыкка, аулак урынга атлап китүләрен күрсәң...
Үтеп киткәндә искәрәм, көне буе Тузикның гәүдәсе һаман бер урында, әрекмән арасында кайнаша – каты сөякне җиңәргә дип черәшә бу! Ай-һай, тешең чыдармы, дип карап үтәм.
Икенче көнне шул урынга барып карыйм, шаккаткыч хәл, олы түтәрәм сөяктән баш бармак кадәрле генә иң каты төш-үзәге торып калган. Аннан соң Тузик, җиңүче сыйфатында, ике көн буе бәхетле елмаеп, шатлыгын белдереп, теш арасында ваклап кына өреп куйган сыман, койрыгын байрак итеп чөеп йөрде.
Менә мин дә шул Тузик хәлендә бит. Миңа теш үтмәслек каты, җелеге тыгыз китап бирделәр. Җиңә алмыйм икән, укытучымны әйтмим дә инде... Тузиктан оят!
Эштә мине Бөгелмә төзелеш институтына имтихансыз гына керү исемлегенә яздылар. Автобус белән кичләрен барып-кайтып укыячакбыз икән. Мин моңа башта бик сөендем. Бәләкәйдән үк «инженер» дигән сүз күрсәм йә ишетсәм, күңел кытыкланып ала иде. Сизәм бит, яңа йортларга карагач, эчемнән генә, их, болайрак бизәкләргә, их, икенчерәк төскә буярга иде дип гел үземчә үзгәртергә хыялланып йөри идем. Менә бит, болай булгач, төзүче-инженер дипломы йөгереп кулга керәчәк.
Матди байлык өстендә утырып, әйберләрне әвеш-тәвеш китерерлек маһирлыгым белән, теге... логика дигән бөдрә йонлы тәкәне чыгарып җибәреп, шахматтагы сыман дистәгә якын йөрешне алдан күреп, әллә нинди эшләр майтарып, баеп бетәргә юл ачыла түгелме миңа?!
– Сиңа университетта уку кирәк. Телне, тарихны, әдәбиятны өйрәнү өчен, – ди Ирек Бәдретдинов.
– Анда язучылыкка өйрәтәләрме?
– Юк, беркайда, беркем дә язарга өйрәтә алмый, юнәлеш кенә бирә ала, – ди Ирек.
Мин әле генә инженер булам, дип хозурланган идем, хәзер инде «язу чире» башын калкыта. Кайсын сайларга?
Авылга кайтсам, өйдә кунак бар икән. Ак түти. Аны күрмәгәнемә ун еллар бардыр. Аңа вакыт канаты гел дә кагылмаган кебек. Киресенчә, бермә-бер, аклы-каралы куе чәче аңа шундый килешә, ниндидер Шәрекъ илләреннән килгән акыл иясе рәвешен биреп тора. Ул, әкрен-салмак тавыш белән минем хәлләрне сорашты да, текәлеп, сүзсез генә карап торды. Кап-кара күз тирәнлегенә суырылып кереп барам кебек; тәнем кайнарланып, рәхәт-шомлы дулкын бөтен күзәнәкләремне сыйпап алды сыман.
– Сөбхәналла, иншалла, – дип, ул иреннәрен селкетеп, эчтән ниндидер дога укып алды. Аннары миңа якынрак килеп утырырга ым какты да, учымны учына алды.
– Менә ике кулың... Ике кулың кебек үк ике юл чатында торасың икән лә... Берсе – уңга, икенчесе – сулга тарта. Әгәр, икесеннән дә берьюлы китү кодрәте бирелсә, иншалла, ике якта да үзеңне күрсәтә алыр идең. Ә тәкъдир «булдыра аласың», дип ләббәйкә итми, барыбер, сындырып сыный, шулай бит, улым?!
Мин синең киләчәк гомереңне икегә ярып күрәм... Әгәр син сул тарафка юнәлеш тотсаң... сары яфрак кебек акча түшәлгән юлга чыгасың. Акча көшеле сине калын диварлы казна йортына китерә. Гомерең соңына җирдән аерылып, күккә тимер челтәр аша карарга каласың... аңлата алдыммы, улым?!
Ә инде уң якка каерсаң, юлыңа ак кәгазь түшәлгән булыр. Кәгазьне син 
намазлык урынына күрерсең. Бу тарафта гадел яшәвеңә бүләк – меңнәрчә куллар күрәм, учны-учка чәбәкләгән куллар урманы. Амин.
Ак түти мендәргә кырынаеп, күзләрен йомып, хәтсез утырды. Аннары, күзен ачты да, бөтен нәрсәне яңадан күргәндәй, серле бер караш ташлап, чәй сорап әнигә дәште:
– Кара булсын, Икълимә, чәеңне җәлләмә, – диде.
***
Туйкин ага биргән китапларны «тешләп» карыйм да, теш үтмичә, кәефем китеп, кире куям. Шактый вакыт шулай азапландым.
Һәм бер көнне, үз-үземне аяусыз камчыларга тотындым: «Син нәрсә, шулкадәр үк надан, тинтәкмени?! Андагы фикерләр, баш җитмәслек итеп, әллә каян, күктән алып язылмаган бит. Тарихи әсәрне аңларлык та акыл- зиһенең юкмыни?! Ә үзең сүз белән эш итәргә җыенган буласың. Димәк, синең нинди катлаулы язылган фикер каршында да акылың бүәлеп калырга тиеш түгел! Эшләт башыңны, уят акылыңны, җик рухыңны – син моны җиңеп чыга аласың!
Шулай итеп, мин-минлегемне төйгечли-төйгечли, укып чыктым бит әлеге китапларны. Күп нәрсәне аңлап бетермәсәм дә... шаккаттым. Киләчәктә, боларны җеген-җеккә аңлап бетерү өчен тагын шушы темага караган башка китапларны да укырга кирәклеген чамалаган хәлдә, рухи буем бер башка үсеп китте сыман...
Хәзер мин кешеләргә: «Син, үзеңнең кайчандыр дәүләтле халык улы булганыңны беләсеңме соң, нәданым, дип өстәнрәк карый алам. «Эй, ты – потомок Чингиз-хана!» дип кычкырганда, чүгеп калмыйча, башыңны горур тотып, «ә сезнең халыкта бармы соң аның белән тиңләшердәй гаскәр башы?!» дип җавап бирә аласыңмы? Җавап бирә алмыйсың икән, йөрмә буталып, ризыкны тирескә әйләндерү мәхлугы булып...
***
Фәнияне миңа да Бөгелмә вокзалыннан озатырга язган икән. Мәскәүгә китә. Бауман исемендәге Финанс институтында бер ел буена әзерлек курсларында читтән торып укыган, менә хәзер шунда көндезгегә имтиханнар бирергә исәбе.
Икеләнә. Документларымны алып, Казанга гына кайтыйм микән, – ди. Мин дә Мәскәүдән шикләнәм. Аралар ерагаю да хәвефле...
– Син ничек әйтәсең, шулай була, – дип, ул кулымны авырттырырлык итеп
кыса. – Берни дә әйтмәвең әйтү инде, аңладым, – дип вагонның ишек тоткасына үрелә. Үз купесына кереп, тәрәзә янына килә. Йөрәк кысылып куя. Нәкъ теге чактагы кебек... Сигезенче класс кызының Туйкә мәктәбендә зәңгәр рамлы тәрәзәдән карап торуы сыман... Ул самими чордан соң бер гомер үткән кебек...
Түзмичә, проводницаны кагып кына атылып эчкә керим дигәндә, поезд, артына тибелгән кебек, кинәт тартыла, кузгала башлады.
Ах, бу озатулар... Мәңгегә аерылышуның гөнаһсыз чалымы бар шул азга гына саубуллашканда да...
Фәниянең Мәскәүдән язган хаты килеп төште.
– «Бу хатны мин сиңа Казан вокзалыннан яза башлыйм, кайда бетерермен, хәзергә белмим.
Егерменче июль көнне Мәскәүгә барып җитеп, поезддан төшкәч, берүзем бер таксига утырып, институтка киттем. Таксистым бик начар кеше булып чыкты (аның турында кайткач сөйләрмен әле). Кыскасы, мин аңардан көчкә котылдым, анда да әле алдап кына. Юкса, Фәнияң беткән иде инде...
Миңа комендант бер бүлмә бирде. Тышта яңгыр коя. Шулкадәр күңелсез. Утырып бер еладым. Беренче төндә сине төшемдә күрдем. Имеш, сине машина таптаган, үлгәнсең. Мин өегезгә бардым. Кешеләр җыелган. Син берүзең бер бүлмәдә караватта гел тере кеше кебек ятасың. Бераздан күзләреңне ачтың, нидер әйттең. Ни әйткәнеңне хәтерләмим, шуның белән төш өзелде. Төштә исән икәнсең дип бер сөендем, уянгач, төш кенә булган икән дип икенче сөендем.
Кабул итү комиссиясендә документларны алырга дип килгәнемне белгәч, бик ачуландылар, җибәрмәскә телиләр. Мин карышам. Үзең уйла инде, өч елга якын без синең белән аерым булдык, хәзер тагын елга бер-ике генә очрашып, биш ел аерым яшәргәме?! Казанга кайтып укырга керсәм, якын булабыз бит, көнендә кайтып килергә дә була, шулай бит! Аннары син дә укырга Казанга килерсең, дип ышанам.
Белсәң иде, бәгырь, шундый сагынам сине, үткән еллар эчендә болай ук сагынмаганмын кебек.
...Ни булса, шул булыр, ахыры хәерле булсын инде. Мин документларымны алып, Казанга юл тотам. Бу хатымны тәмамлап, шуннан җибәрермен инде...
22.07.67 ел.»
***
Көз ае җиткәч, барып, разведка ясап кайтырга дип Казанга юл тоттым. Фәния аэропортта иртәнге сәгатьләрдә каршы алды мине. Куе кызыл төстәге башлык, джерси пәлтә кигән. Бөтен торышында мин башкала студенты, дигән тыенкы горурлык та бар шикелле. Бу мине көнләштерми, укырга керәсе килү теләген котырта гына.
– Минем институтка барып килик, мин деканатка әйтеп чыгыйм да, – ди Фәния. – Аннары без көне буе – бергә! Син миңа кунакка килгәнсеңдер бит! Ә кунак – кемнең аргамагы әле? – дип ул миңа карата «ишәк» дигән мәгълүм сүзне әйтүдән тайчына.
Финанс институты тау кашында әллә каян күренеп тора икән. Киң баскычлары текә агылып менеп, дүрт колонна итәгенә тоташа. Антик сарайлар мәһабәтлеге бар бу бинада.
Фәнияне мин шул колонналар төбендә көтеп тордым. Студент халкы баскычлардан менә, төшә, керә, чыга. Нинди бәхетлеләр. Мин моңа кадәр кайларда гаип булып йөрдем соң әле, уку храмнарының ишеген какмыйча?!
Фәния чыккач, мин шундый фикер ташладым:
– Әйдә, санап төшәбез, ничә басма булыр икән?
Төшәбез янәшә, үз-үзеңә төбәлгән дикъкать – эчтән дога укыган кебек.
Менә соңгы баскыч. Мин – җитмеш сигез чыкты дим, Фәния – җитмеш тугыз, ди. Яңадан астан өскә санап мендек – икебезнең дә сиксән чыкты. Димәк, дөресе шулай. Ни өчен менгән чакта дөрес чыкты? Чөнки менү – максатка омтылу. Андый чакта бөтен егәреңне туплыйсың. Төшү исә – максатыңнан кайтып бару...
Без ул көнне мин укырга керергә исәп тоткан тарих-филология факультетында да булдык. Ул университетның химкорпус дигән якты бинасына «өйдәш» булып урнашкан икән. Коридорыннан сокланып, көнләшеп, 
студент халкына кызыгып, бер йөреп чыктым. Фәния бәлки үзләренеке белән чагыштырып карыйдыр.
Кесәне җылытып торырлык итеп, бер елга җитәрлек акча эшләп килергә дә яуларга бу бинаны! Бу – минем чигенүне белми торган максатым! Минем башны уку тарафына бора алуы белән Фәния канәгать...
***
Башкалада икенче көн.
Менә мин үз гомеремдә икенче мәртәбә Казан Кремленә керәм. Теге чактагыдан бер карышка бәлки үсебрәк киләмдер. Мин хәзер ханлыкның аяусыз җимерелү тарихын белергә омтылам. Кая Арча, кая Нугай капкалары; Кырым, Аталык капкасы кая? Мин боларны белмичә көн итәргә тиешме? Татар булып санда саналып яшәргә мөмкин, ә менә чын татар булып аягурә басу – җиңел биреләме бу дөньяда?!
Сөембикә манарасына рөхсәт сорап (анда ниндидер реставраторлар эшли иде), кысан тар баскычлардан күтәреләм. Биектән күп нәрсә күренә, гасырлар пәрдәсе умырылып төшә.
Күз алдымда моннан биш гасырлар элек башкала өчен барган яу-сугыш мәхшәре. Киселә, асыла, чабыла, таптала яугирләр болыты. Диварлар җимерелә. Йөрәге ярылып атлар җан бирә. Шартлаудан кешеләр генә түгел, хәтта, иңрәп, ханчишмә суы да үрә басып үлә...
Шәһәр урамында – шәфәкъ алсулыгы. Кан күлләвекләре уйдык-уйдык җыелып, ахакланып яна...
Урамны иңләп, атлар чирүе керә.
Иң алда – алмачуар атта патша таҗын киясе бөек кенәз – сәргаскәр. Гаскәриләрнең төмсә йөзендә – җиңү тантанасы.
Фанфаралар уйнатып, атлар чирүе керә.
Еракта Идел актарыла. Баеп барган кояш йөзенә чәчрәгән кан, утлы
кургашка әверелеп, Идел күкрәгенә тама.
Башкалага атлар чирүе керә.
Тыгыз сафлар алдында – горур падишаһ – һәйкәл булып киләчәккә сикерәсе
гаскәр башы.
Олы урам чатында – җимерелгән дивар ташына утырган бөкре карчык,
бу башкаланың исән калган бердәнбер шаһиты – ак җаны...
Дулкын-дулкын булып килгән сафлар бөкре карчык алдында бүәлеп, туктап кала. Урам ташына сибелгән дисбе төймәләре тояк астында шыкырдап уала. Падишаһ карчыкка торырга кушып ымлый. «Сынап карыйк, турая алырмы,
бу илнең рухы мәңге шулай бөкре булып калачакмы?»
Шул мизгелдә әллә каян, таш арасыннан бит-куллары кара сөремгә баткан
күмер күзле малай килеп чыга, карчыкның кулына барып тотына.
Моны күргәч, йөзеннән каны качкан җәллад, малайның башын кыеп төшерергә дип, кылычын күтәрә. Шул мәлдә падишаһ, яшен аттырган кебек,
кылычын суырып ала да җәлладның кылычлы кулын чабып өзә:

– Тимә, яшәсен!

 

"КУ" 2, 2017

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 24 июль 2021 - 18:08
    Без имени
    Шәп әсәр бу