Тимә, яшәсен! (дәвамы)

Романның башын монда басып укыгыз.

Карабин
Хыялда – автомат тотып карау, автоматтан ату иде дә бит... ә безгә карабин бирделәр. Һәркемнең үз номеры. «Тревога» вакытында кайсы пирамидада, кайсы ояда коралың – син аны буталмыйча, йокылы күз белән дә секунд эчендә таба белергә тиешсең. Карабинны беренче тапкыр иңгә аскач, штыгын да кайтарып куйгач, шыксыз озын булып тоелды. Ленин янына килгән «Мылтыклы кеше» картинасын хәтерләп, революция солдаты булдык, дип бер-беребезгә карап көлешәбез. Шушы кадими корал ярамаган тагын авиациягә дигәннәр, ахрысы.
Әмма ашыгыбрак хөкем чыгарганбыз икән. СКС (самозарядный карабин Симонова) карабины 1949 елда гына ясалып гамәлгә кергән. Автоматка 
караганда төзрәк тә, ераккарак та ата. Бер минутка кырык пуля «төкерә» ала. Моны ГДР, Югославия, Мисыр, Албания, Намибия, Куба, Төньяк Корея, Лаос кебек илләр күпләп алдырталар икән. Тышкы рәвешен бераз үзгәртеп, оптик прицел куелганы – хәтта АКШ кебек илдә дә аучыларының яраткан коралы ди.
Боларны белгәч, карабинга карашыбыз үзгәрде. Күзне бәйләп тә минут эчендә сүтеп-җыярга өйрәнгән коралыбызга хөрмәт-ышаныч артты. Полигонга чыгып, атып та карагач, инде бөтенләй яратып өлгердем. Коралга ышаныч – солдатның ярты бәхете. Корал белән эш итүнең нечкәлекләренә өйрәнә торгач, бер нәрсәгә төшендем: ялгышып та, шаярып та мылтыкны кешегә каратып төбәргә, курогына басып уйнарга ярамый. Оясында патрон онытылып калган булырга мөмкин. Бу хакта армия тарихында булган йөремсәк хәлләрне командирлар гыйбрәт итеп сөйләп, гел искәртеп торалар.
Коралны сыйпап, чистартып, тәрбиядә генә тотарга кирәк. Шул чакта гына ул – синең тугры аркадашыңа әверелә, саксыз, дорфа кагылуны, җиңел акыллылыкны ул өнәми, кыерсыттыңмы – бер мизгелдә мәңге үкенечкә каласы шартлау яңгырарга мөмкин.
Тәрбия алымы – куркыту аша ныгытылса гына, гомерлеккә уелып кала. Мин менә шул курку-сагаю тойгысын карабинның затворына тотынган вакытта ничә тапкырлар кичердем. Әмма ул бик акыллы эшләнгән. Беркайчан да үзлегеннән атылмый.
Йомшак чүпрәк белән сөрткән чакта, мин аңа игътибар белән карыйм. Салкын корал дип, юкка гына атамаганнар. Металл өлешләре чынлап та салкын бит. Ә түтәсе җылы. Суга, дымга бирешми торган чикләвек агачыннан эшләнгән. Урта Азия, Шәрекъ илләренең күпме чикләвек агачлары автомат, ау мылтыгы, винтовка, карабин түтәләре ясау өчен кырылгандыр.
Мондый дәһшәтле коралга мәҗүси тартылу каян килә адәми затка? Кадими дәвердә, киек җәнлек артыннан куа килгәндә, үзе дә сизмичә, иелеп, очлы ташны кулына алуыннанмы? Скиф бабаларыбызның ук белән җәя уйлап табуларыннанмы? Каян килә?
Нишләп әле мин шушындый үтерү коралына ихтыярсыз сокланып утырам?.. Үзеңә беркетелгән коралны мактарга, көенә генә торырга кирәк. Югыйсә, үпкәләтүең бар. Үпкәләттеңме – үч алырга да күп сорамас.
Бу карабинга мин чиксез рәхмәтле. Синең аркада мин корал тотуның хәвефле җитдилеккә корылганына төшендем. Әгәр армия хезмәтенә үз вакытында алынмаган булсам, яшьлек ваемсызлыгы белән, саксыз кыланып, гомергә үкенечкә калырлык бер-бер фаҗига китереп чыгарган булыр идем. Аткан вакытта гына кызышсаң да, рәхмәт сиңа, салкын корал!
***
Без, сугыштан соң туган малайларда, көн тынычлыгын боза торган нинди дә булса шартлау китереп чыгарырга кызыгу шулкадәр көчле иде. Уеныбыз да күбрәк – сугыш уены. Акларга, кызылларга бүленәбез дә... Муенга агач автомат асып... Карны өеп, су сибеп катырып кальгалар ясап, төн куерганчы уйныйбыз. Кышның үз уены. Җәйнең үзенеке. Ни генә кыланмыйбыз. Җиз көпшәдән эченә шырпы күкерте тутырып ата торган «пугач» ясаулар дисеңме. Эченә дары тутырып, башы кысып чүкелгән гильзаны учак ягып, утка ташлаулар дисеңме!
Дустыбыз Зөфәр каян өйрәнеп алгандыр, өйдәге учак күмере өстендә ул ике табаны берьюлы кыздырып ала да, табаларның төбен-төпкә куеп, арасына кургаш чыбыкны тураклап сала. Өстәге табаны, көч куеп, уңлы-суллы әйләндерә башлый. Кайнар таба арасында кургаш кисәкләре йомшап, түгәрәк ядрәләргә әверелә. Хәзер инде без коры дары гына шартлатмыйбыз, ә ядрә дә тутырылып, ачык башы чүкелгән гильзаны учакка ташлыйбыз. Бервакыт, бишенче класска Туйкә мәктәбенә укырга барышлый, Сталин межасы кырыенда туктап учак яктык. Күмере шәйләнә башлагач, эченә дары белән аралаш ядрә тутырылган гильзаны күмергә күмдек. Үзебез учактан читкәрәк китеп яттык та... көтәбез, көтәбез... Шартламый гына бит! Синең әфсенең, син уйла, дигән кебек Зөфәргә карап-карап куйгалыйбыз. Бераздан Зөфәрнең түземе бетте, торды да, таяк алып, учакка таба китте. Без дә калкына башлаган идек тә, ул таяк башы белән гильзаны учак уртасынарак этте дә кычкырып җибәрде:
– Ятыгыз!
Җиргә капланып өлгердек микән, колакны тондырып шартлау тавышы яңгырады. Баш түбәбездән сызгырып, ядрәләр очып узды, учак күмерләре сибелде... Барысы да атылып бетмәгәндер, дигән курку белән җиргә ныграк сеңеп ятабыз. Зөфәрнең таяк очы аркабызга тигәч кенә башны күтәреп карыйбыз. Ул исән! Елмаеп тора:
– Бәхетегез, сезнең якка очты ядрәләр, – дип көлә.
Алтынчы класста укыган елны Зөфәр, пугач белән генә канәгатьләнеп калмыйча, җиз көпшәне агач сапка беркетеп, төбеннән шырпы сызгач, шартлап, көпшәсеннән ут бөрки торган пистолет ясады. Бу хикмәтне малайларга күрсәтеп, мактанмыйча калып буламыни. Дәрес беткәч, бер төркем малайларны ияртеп, Туйкәнең Сугышлы тавына мендек. Зөфәр пистолетын көйләп, шырпы сызган арада, бездән түбәнрәк класста укыган борча малай килеп керде бит каршыга, ул арада шартлау белән бергә көпшәдән ут бөркелеп чыкты. Битен каплап, бөгелеп төшкән малай, еларга кирәклеген дә онытып, катып калды. Без дә куркудан өнсез калдык. Зөфәр, малайның кулларын ачтырып битенә карагач, агарып чыкты. Кирәк бит, шырпы күкерте бөтен битенә сибелеп, тирегә батып кергән, хәтта, ачык авызы аша кереп, тел очын да яралаган булып чыкты.
Кызгылт-көрән сипкелле булып ул шулай бер-ике атна йөрде. Бите төзәлә барган саен, сипкел бөртекләре коела барды. Нидән болай булганын ул беркемгә дә әйтмәде. Әти-әнисенә дә, укытучыларга да – ләм-мим. (Еллар үткәч, ул танк училищесын тәмамлап, офицер булыр. Украинада хезмәт иткәндә, учение вакытында, урманны чыккан чакта, командир буларак, иң алдагы танк люгыннан күзәтеп барган мәлдә... агач ботагы аның башын кыеп кына алган...)
Дустыбыз Фаварис берсеннән-берсе чибәр биш апасы куенында үскәнгәме нәфис-нәзберек иде. Аны гел бала каратып җәфалыйлар. Шулар белән ул курчаклы уйный. Чигү чигә. Башлангыч мәктәптән үк бию түгәрәгенә йөри башлады. Тальянда уйнарга өйрәнде. Бөтенләй кыз кешегә әйләнеп бетә күрмәсен бу дип, без аны апалары куеныннан каерып алып уенга алып чыгып китәргә җай гына эзлибез.
Зөфәр белән аңа ук, җәя ясап бирдек. Атарга да өйрәнеп алгач, Фаварис бу коралны бик ошатты. Әмма апалары юк итәр дип өенә алып кайтмады, минеке белән бергә безнең сарайга яшереп куя иде. Беркөнне безнең ишегалдында тимер-томыр белән машиналы уйнадык та, машина тавышы чыгарып гөрелди торгач, башларыбыз түнә башлады. Өчебез дә, Мөкәтә тавына йомран ауларга барабыз дип, ук белән җәяләребезне алдык. Тегеләр җәя бавын тарттырыпмы матавыкланган арада, мин чирәмле ишегалдыннан капкага таба киттем. Келәгә тотынам гына дигәндә, кулымны корт чактымыни! Ул арада Фаварисның куркынган тавышы ишетелде. Карасам... Кул аркасын тишеп кергән ук уч төбенә бәреп чыккан. Фаварис арттан төзәми-нитми генә атып җибәргән 
икән. Куркудан сүз дә әйтәлми тора. Мин үзем дә чарасыз. Әлеге укны үзем игәү белән бик тырышып очлайткан идем бит, дигән үкенүле уй гына узды күңелемнән. Зөфәр килеп җитеп укны суырып чыгарды. Укның тәнгә керүе түгел, чыгуы авырттыра икән. Әллә ни кан да күренмәде шикелле... Һәрвакыттагыча, күпбеләм Зөфәр:
– Ярый әле сөягенә тимәгән, – диде. Кимерчәк арасына эләккән. Фокусниклар кулның нәкъ менә шул турысыннан юан энәне үтәли чыгаралар бит, каны да күренми.
Фаварисның ул курач-юка гәүдәсен җилфердәтеп алды:
– Син күрше бакчадагы ботакта утырган чыпчыкка төзәгән идең бит, әйеме? Төзәп тә куйгансың, ә! Ворошиловча төз атучы... – дип мыскыллап көлде.
Мин дә кушылып көлгәч, Фавариска да җан керде. Ярага туфрак сиптек тә су буена төшеп киттек. Анда инде Мөкәтә тавын инештән аксыргаклы тугай гына аерып тора.
Унөч яшьләрендә микән, Зөфәр чып-чын ау мылтыгына ия булды. Тотып- тотып карыйбыз, иске булса да, мылтык мылтык инде: авыр, серле, соклангыч та, куркыныч та шикелле...
Олыларга ияреп, ул үрдәк атарга да йөргәләде. Хыялы – бүре ату иде. Бүрегә атап ясаган саллы ядрәне дә учына куеп күрсәтте.
Ә беркөнне бу ядрә белән көтелмәгән хәл булды. Зөфәрнең әтисе Зәки абзый балта эшенә бик чос түгел иде. Ихатасын да итәге ачылмаслык итеп кенә каккалап-суккалап торган була шунда. Бервакыт ул турылапас капкасын яңартты. Юан юкә бүрәнәсеннән салдырылган кайрыларны турайтып, өстенә әйбер бастырып киптергән булганнар, шуларны каяндыр юнәтеп кайткан да бу, турылапас капкасы ясарга керешкән. Ул капканы күргәч, без шаккатып калдык: тәбәнәк кенә аратага кадакланган кабыкларның биеклеге өч метрлар булыр, мәзәк булып, сураеп тора.
– Менә, әти безнең мирдә юк капка ясады, – дип Зөфәр көлә. – Кабыкларны кыскартып, өстән тигезләп кисик, дим, мине якын да китерми, ни беләсең син, ди. Әтәч биеккә менеп кычкырсын, бөтен авыл ишетерлек итеп, ди.
Менә шул сураеп торган кабык такталар Зөфәрне чак харап итми калды. Әтисе өйдә юк чакта Зөфәр мылтыгын алып чыккан да, биш-алты метр ераклыктан торып, шул капканың иң озын кабыгына төбәп атып җибәргән. Ядрә шартлап тиюгә, кабык артка бөгелеп киредән турайганда, шул ук көч белән ядрәне чирттереп җибәргән. Күкрәк турына ядрә килеп тиюгә, Зөфәр һушы китеп егылган. Бәхеткә, әнисе Гаянттәйнең өйдә чагы булган.
Зөфәр Азнакай шифаханәсендә өч-дүрт көн ятып чыкты. Зәңгәр күзле, саргылт чәчле, аксыл тәнле Зөфәребез тагын да агарып калган иде.
– Калын кабыкны тишеп чыга ала микән, дип аткан идем... Ялгыш... Бүрегә дигән патронны алганмын, – диде ул гыжылдавык тавыш белән. Элек тә вакыт- вакыт тавышы карлыгып киткәли иде, хәзер инде бөтенләй тоныгаеп калган. Күкрәге марля белән катырылган. Шул турдан тәненә әллә нинди төсләргә кергән күгәргән эз җәелгән.
Шул вакыйгадан соң Зөфәр бүре ату хакында сүз чыгармады. Без ул чакта төрки-татар кавеменең бүзкорт, ягъни күк бүре – Ашинәдән яралган икәне хакындагы риваятьне белми идек әле. Ә бит халыкта бүрегә карата ниндидер мәҗүси хөрмәт, куркуны җиңеп, эчтән олылау тойгысы сизелә иде кебек. «Авылга бүре төшкән, фәлән сарыкны буган», дигән сүзләр дә, ярымпышылдап, ниндидер күзгә күренмәгән рухны рәнҗетмим дигән шикелле, сагаеп кына, күршедән-күршегә хәбәр ителә иде. Курку – бәлки, безнең урманда бүредән дә көчле җәнлек булмаганнан киләдер, табыну – бәлки, безгә борынгыдан, буыннан-буынга кан аша биреләдер...
Берәр шуклык кылсам, өлкәннәрнең мине: «Әй, бүре маңгай!» дип үртәп кычкырулары да, нишләптер, кимсетми, ачуны китерми иде, фәкать тере бүрене якыннан күрәсе, маңгаеннан сыйпап карыйсы килү теләген генә котырта иде.
Бүрегә дип арнаган ядрә Зөфәрнең үзенә тиде бит әнә, ихтимал, бу – өстән Күк иясенең, кисәтеп: «Кагылма урман патшасына. Тимә, яшәсен!» – дип бармак янавы булгандыр.
Азнакай мәктәбендә тугызынчы класста укыган чакта, мин Салихә әбинең таш сараеннан бер кап капсюль табып алдым (капсюль – патрон төбенә куела торган шартлаткыч пистон). Таш җөенә кем, кайчан кыстырган диген, капны ачсам, кул да тимәгән капсюльлар көзге кебек ялтырашып тезелгән. Капның бер почмагы гына дымланган ахрысы, яшел кунык капланганнары да күренә. Безнең телдә кәпсүл дип аталган бу хикмәтне Зөфәргә күрсәткәч, күзе кызды малайның. «Нәрсәгә алышабыз?» – бу безнең арада йөри торган таушалып беткән сорау. Ул елларда акча йөзен безгә бик күрсәтми, шуңа күрә без, хәзергечә әйтсәк, бартер белән шөгыльләнә идек. Бу кәпсүлләр өчен Зөфәр дустымнан ни каерырга дип торганда, ул:
– Менә бу ялтырап торган рәттән – берне, менә бу тутык йөгергән төшеннән – берне алып патроннарга куям, атып, сынап карыйбыз, – диде.
Бәрәңге бакчасы ягына чыктык. Зөфәр агач көрәкне сап ягы белән карга кадап куйды. Шәмәхә каләм белән көрәк йөзенә эреле-ваклы түгәрәкләр ясады. Ара ун адым. Иске тун кисәген карга җәеп, беренче булып үзе атып карарга булды.
Гөрс! Бар да тәртиптә. Кәпсүл үзен аклады. Чират – миңа. Җайлабрак ятыйм дип сузылганда күрәм – янәшәдәге сарайлар тезмәсе артыннан Зөфәрнең күршедә яшәүче җизнәсе күренде, арасыннан эт йөгереп чыгарлык камыт аякларын ипләп кенә атлатып болай таба килә.
Мин мылтыкны төбәп, курокка бастым. Тып-тын. Шылт иткән тавыш юк. Мылтык җансыз.
– Булмады бу! – дип, мылтыкны сыңар кулыма алып калка башлаган идем... Кинәт, гөрселдәү! Алагаем көч белән кулны каерып, иңгә китереп бәрде ки, үзем дә сизмичә мылтыкны төшереп җибәрдем. Күрәм, Идият абзыйның башына пыжлар коела, мылтык, каерылып, нәкъ ул килеп яткан якка атылган икән. Өчебез дә берни аңышмыйча, ни үле, ни тере хәлдә катып калдык. Идият абзый, ниһаять, исәнлеген белдереп, чебен кугандай, иңенә кунган пыж-кәгазь кисәкләрен кагып төшерде дә:
– Ата яздың бит, Баяныч, – диде. Кесәсеннән папирос кабы чыгарып, берне кабызды. Кулы сизелер-сизелмәс кенә калтырый иде. – Пуляң колак яфрагына тиеп үтте бугай, бүрегә дип кормаган идеңме? – дип, киная белән Зөфәргә ымлады. Идият абзый гадәттән тыш сабыр, тыныч холыклы шул. Берәү булса, йөгереп килеп сугып егар, мылтык түтәсе белән берне бирер иде.
– Яңа кәпсүлләр сыный идек, осечка килеп чыкты, бәясен төшерергә туры килә инде, – диде Зөфәр.
Бу вакыйгага ничә дистә еллар үткән инде, ату коралына тотынган саен, шул мизгел искә төшә дә... күңел сискәнеп куя. Секундның күпмедер өлешендә тоткарланып атылган патрон нинди фаҗига ясап куярга мөмкин иде бит. Чынлап та, булмый калдымы соң ул фаҗига, дип мин әлеге мизгелне кабат- кабат хәтеремнән әйләндереп, үз-үземне ышандырырга телим. «Ата яздың бит, Баяныч!» – киләчәктә аң бул, дигән кебек, тыныч кына кисәтә бу тавыш...

Ә инде унберенче классны тәмамлап, эшкә урнашкач, ике винтовка ике кулыма үзеннән-үзе килеп керде. Берсен авылга алып кайтып куйдым, икенчесен конторадагы кечкенә генә кабинетымда шкаф күләгәсенә, почмакка сөяп куйдым. Утлы корал тотуның җаваплылыгы, аны бикле сейфта сакларга кирәклеге хакында да бер кәлимә сүз әйтүче булмады. Мин дә кече калибрлы винтовканы малай чакта ясап мәш килгән «пугач»ларның дәвамы итеп кенә санадым.
Авылдашым Фәрит абый («Чёрный») район үзәгендә, ДОСААФта эшли иде. Ул миңа 100 кап патрон алырга язу бирде. «Целевые... дигәнен ал, андые кыйммәтрәк, әмма шәп бәрә», – диде. Миңа кыйммәтлесе кирәк тә. Профком хисабына 100 кап патрон алып кайтып, биксез шкаф шүрлегенә тезеп куйдым.
Кече калибрлы винтовканың шул ягы әйбәт: аткан чакта ау мылтыгы сыман чорсыз «тибенми», ә пулясы, барыбер, төзәгән җиргә чыкылдап барып тия.
Африка саванналарында яшәгән булсам, беренче атып аударганым – күпме күзләрне кызыктырган берәр кыргый җәнлек булыр иде. Ә бездә... Ишегалды дөньясында... агач ботакларына утырышып, гөнаһсыз гайбәт сөйләшеп чыркылдашкан чыпчыкларга күз төшә инде... Чирканчык алуым шул булды: бер-ике чыпчыкны чүкеп алдым. Җансыз таш булып, лып итеп җиргә төштеләр. бернинди ләззәт ала алмадым, үкенү генә калды. Нәзберек гәүдәле кошка нигә дип аттым соң әле, җан кыйдым бит, дигән үкенү, еллар үткән саен, кайта- кайта хәтерне бимазалап куя.
Тилгән атарга кызыгып, әллә ничә тапкыр талпынып карадым. Кесә тулы патрон, үземнән бер-ике-өч яшькә кечерәк малайлар уртасында, винтовка тотып, саргаскәр кебек барам. Киңәшкә янда Зөфәр генә юк. Аның бездән бер яшькә олы булганлыгы армиягә алынганда гына абайланды. Хәзер ул Германиядән хат язып ята. Миңа чират – быел көзгә генә. Аңынчы кыланып калырга кирәк.
Тилгән – мәһабәт кош, алагаем канатларын җәеп, күккә кадакланган шикелле, бер ноктада эленеп тора. Баскан килеш тә, чалкан ятып та атып карыйм, юк, «керфеген» дә селкетми. Малайлар миңа көч биреп, тилгәнгә йодрык болгый-болгый кычкырышалар. Мин, үчләшеп, һаман атам да атам. Прицел планкасын күчереп, төрле ераклыкка куеп карыйм – барыбер тигерә алмыйм. Тилгән миннән көлә, үчекли шикелле. Инде бу кадәр атуга тишкәләнеп, иләккә әйләнергә тиеш бит югыйсә. Әллә соң ядрәләр үтәли тишеп чыкканны сизми микән бу мәкерле кош?! Малайлардан оят...
Бераздан тилгән «Булмады синнән», дигән кебек, канатларын вәкарь белән генә селкетеп алды да, кинәт бер талпыныш ясап, урман ягына китеп югалды. Шуннан соң мин, малайлар алдында булдыксызга калуымны оныттырыр өчен, яңа мавыгу уйлап табам. Ташка бер тиенлек бакыр куям. Егерме метрдан кем тигерә ала – менә бу ярыш ичмасам. Чиратка басалар. Бер-ике малайга аттырып карап, бер дә тигезә алмаячакларына ышангач, үзем тотынам. Бер тиенлек бик кечкенә нокта гына булып күренә. Атам. Бакыр тиен әллә кая чәчрәп оча. Җыйнаулашып эзлибез. Шулай бер таба, бер югалта торгач, малайларның ушлырагы тиенне гудрон сагыз белән ташка ябыштырып куя.
Патрон көчле шул, пуля тиеп барыбер урыныннан кузгата.
Без авыл башындагы түбәҗирдә мәш киләбез. Аста, аяк очында өйләр, каралты-куралар. Каршыда иген кыры, арырак зират наратлары күренә. Ата
торгач, тиен ябыштырылган таш теткәләнеп бетә.
И җүләр чак! Мин бит ядрәнең винтовка көпшәсеннән чыгуын гына
тойганмын, төбәлгәнеңә тимичә, бәйсез очкан ядрә кая барып җитә, нәрсәгә барып керә – монысын уйламаганмын.
Шул көнне, без атып яткан вакытта, Миргазиян абзый (арка бөкресе тартып торганга, кыска буйлы, зур башлы булып күренә иде ул) асфальт ягыннан авылга төшеп килә икән. Үзалдына ниндидер көйгә сызгыра-сызгыра зиратка җитеп килгәндә... Кинәт... авызына сугылудан тетрәп, артка чүгеп китә яза. Учы белән авызын каплап, тирә-юненә карый. Беркем юк. Күк йөзендә тургай гына, ярсып, атына-атына сайравын белә. Учында сынган теш, ямьшек металл кисәген күргәч, ул, бөтенләй зиһенен җуеп, хафага кала. Кичен капка төбендәге утыргычка җыелган күрше-тирәләргә хәлне сөйләп бирә:
– Зират янында бит... Дога-мазар укыган юк күптән. Әллә, мәйтәм, шайтан үзе чыгып бәрде микән?.. – дип, ул кесәсеннән кулъяулыкка төрелгән сынык теш һәм металл кисәген чыгара.
– Каяле, каяле, – дип, Әнвәр абзый кулъяулыкны учына ала. Яшьлегендә каядыр йоклап китеп, кобурасыннан пистолетын урлаткан өчен милициядән куылса да, авыл халкы өчен ул барыбер дөреслекне эзләүче булып калды. – Ядрә бит бу! Мелкашканыкы. Тәк-тәк-тәк... Син зират турында идең, әйеме? Вакыт күпме иде, төш туры түгелме? Түбән очта, ком ала торган түбәҗирдә, нәкъ төш чорында үз күзләрем белән күреп киттем: Баян абзыйның улы, малай-шалайлар өере белән, мелкашкадан атып ята иде. Димәк... рикошет ясап, адашкан пуля синең ачык авызыңа килеп кергән дә, алгы тешеңне сындырып, тел өстенә төшкән, шулаймы?!
– Шулайдыр инде, син әйткәч, – ди Миргазиян абзый, сынык теш ачыклыгыннан «ш» авазын сызгыртып.
– Моны болай гына калдырырга ярамый!
– Көпә-көндез тешеңне сындырсыннар да...
– Ие шул, ие, – диешә утырдашлар.
– Туктагыз әле, мин үзем белермен нишләргә икәнен! – дип, үзсүзле
Миргазиян абзый боларны кырт кисә.
Икенче көнне ул мине кичен клубка чыкканда эләктереп алды. Бөкресе
белән койманы терәп утырган җиреннән тезбашларын чыртлатып калыкты, кичке сафлыкны үзгәртеп, авызыннан ачыбал исе аңкытып алды. Шакмаклы ияк белән тәмамланган калын кашлы чыраена усаллык төсмере чыгарды. Кыска буйлыларга хас гадәт буенча, башны артка ташлабрак, өстән аска карап сөйләшергә әзерләнде. Мин, әлбәттә, сүзнең ни турыда барасын сизенә идем, авылда бу хәбәр, капкадан капкага кереп тормыйча, таралып өлгергән иде: «...мылтыктан атып, Миргазиянның теш казнасын җимерткән икән... Ияген бөтенләй умыртып чыгарган, ди», тагын әллә ниләр. Шөкер, Миргазиян абзый тыштан караганда сау күренә. Менә ул кесәсеннән кулъяулык чыгарып учында җәйде:
– Бусы – минем теш. Бусы – син аткан пуля. Моның өчен сине судка явит итәргә була, шулай бит! Тик... Миргазиян абыең самодур түгел, аңлый белә. Бу бит, апаем, тайпылган пуля, шулай бит. Сарык көтүеннән сарык качып китсә, көтүчене гаепләгән булалар. Ә бит сарык үзе гаепле ләбаса. Кичә кызып та алган идем, күргәч, бер тондырам инде моңа дип. Минем йодрык хакында ишеткәнең бардыр? Кыссам, трактор белән дә тарттырып ачтыра алмыйсың. Тимер дә тимер, минем йодрык та тимер! Ходай бер яктан бирмәсә, икенче яктан бирә ул... Атаң яхшы кеше синең, атаң әйбәт... Мин болай итәргә булдым, энекәш! Бөгелмәгә барып, үзебезнең авылдаш Сәгыйдулла абзыйдан яңа теш куйдыртам да кайтам. Алтыннан. Ә хакын син түлисең, булдымы?
– Ярар, Миргазиян абзый, – дидем мин, карлыгып чыккан юаш тавыш белән.

Миргазиян абзый саргаеп беткән, чатнаган тырнаклы бармаклары арасына кыстырып тәмәке кабызды, мул төтен бөркеп, ләззәтле өргәннән соң, күкрәк турын гыжылдатып көләргә тотынды:
– Нинди алтын теш ди ул, прастуй сүзле авызга! Шаяртам гына. Ә мужет син укып чыгып зур кеше, министр булырсың, ә?! Шуңа күрә бу пуляңны саклыйм әле сандык төбендә...
Икенче вакыт болай булды: бәрәңге бакчасына чыга торган бәләкәй капка башына шешә яткырып куйдык та... балдак кебек кенә авызына атып, шешәнең төбен кем коеп төшерә ала – китте ярыш. Атабыз, атабыз. Авызын бөреп кенә ачкан шешәгә тидерү җиңелдән түгел икән. Кызышып, мәш киләбез. Һәркемнең беренче буласы килә.
Бервакыт шау-кычкырып, олы капкадан, җилпенеп, Рудир килеп керде. Тыны-көне беткән, күзе акайган.
– Атып үтерәсез бит, юньсезләр, туктагыз!
Рудир (1941 елгы, аңа Франклин Делане Рузвельт хөрмәтенә шундый исем кушканнар. Таныклыгында Рузвельттыр инде ул, әмма халык йөгертеп кенә Рудир дип әйтә) әнисе Майсараттәйнең керләрен күтәрешеп, инеш буена төшкән булган. Кинәт өянкеләр кәүсәсенә шарт та шорт пулялар килеп тия башлаган.
– Әни, ят, бетерәләр! – дип кычкырган да Рудир, каян атканнарын чамалап, яр астыннан мүкәли-мүкәли тыкрыкка чыгып, монда таба йөгергән.
– Башыгыз бармы сезнең, ә! Аргы ярда көтү йөри, болында оя-оя казлар, тау ягында атлар... Себер китәсез бит! – дип ул кычкырынды-кычкырынды да киредән инеш буена йөгерде.
– Әнигә пуля тигән булса, бетерәм барыгызны да! – дигән янаулы тавышы гына капкага кысылып калды. Майсараттәйгә ул-бу булмаганын белер өчен аның артыннан малайларны йөгертәм.
Атуның тәме китте. Коткарыгыз, дигән шикелле аргы яктагы тау-үзәннәрне күкрәге белән каплаган тоташ өянкеләр гаскәренә карыйм...
Апрель башында Бөгелмә шәһәренә, трест беренчелегенә ату ярышына чакыру килде. Кыш буе әзерләнгән идек. Төзелеп кенә килгән автоколонна гаражлары корпусында кыш буе күнегүләр алып бардык. Командада биш кеше – төзү институтын бетергән инженерлар, мастерлар. Яшькә миннән зурлар.
Постройком председателе Ибат ага Әхмәтбаев «командаңны ресторанда сыйларсың», дип 75 сум акча бирдерде. Шулай итеп, миндә – винтовка, миндә – патроннар, миндә – акча.
Сынатмадык. Ничә районнан килгән командалар арасында трест буенча беренче урынны яуладык. Грамота алдык. Кәеф шәп. Ресторанга кергәч кенә күңел бөтенлеге бозылды. Ашау-эчүне мулдан алдырдылар. (Минем беренче мәртәбә ресторанга керүем.) Хәзер инде мине дә хәмер эчәргә кыстаячаклар – иң курыкканым шул иде.
Миңа болай да әйбәт бит югыйсә, нигә кирәк бу ачы су... Ахырда томат согына яртылаш аракы кушып, болай сизелми дә ул, дип кыстый торгач, ничек тә сынатмаска бит инде, эчә башладым, тамактан үтми генә бит, кире килә, күздән яшь чыгара-чыгара үз-үземне көчләп, тәки эчеп бетергән булдым шайтан суын.
Автобуска утырганда, винтовканың затворын алдырып, кесәгә тыктырдылар. Миңа ни әйтсәләр дә барыбер иде, рәхәт тә шикелле, ниндидер кызышу, тән җиңеллеге, акылның тәннән ыргылып, әллә кая сикерәсе килүен тоям.
Азнакайга җитәргә сигез чакрым кала үземнең авыл – Балтач тукталышында төшеп калдым. Калганнар ары китте.
Барам кыр юлы буйлап. Кояш. Яз исе. Кардан арчыла барган җирләр – ала-кола. Тирә-якта ник бер җан иясе күренсен. Күңел мәтәлчек ата, әллә нишлисе килә. Винтовканы кулга алдым, патронны оясына кертеп, затворны урнаштырдым да, нинди карамчык күренә – юл буйлап әле уңга, әле сулга атып кайтам. Телеграф баганаларын «чүким». «Мин ярышта беренче урынны алдым бүген, белегез, күрегез!» Атам да атам.
Зират турына җиткәч, винтовканы иңгә астым. Хөснетдин бабайлар тыкрыгына төшеп борылуга – мәчет ишегалды. Анда иң беренче булып җир ачыла; үлән баш төртә башлый. Карасам, егермеләп адәм бура күтәреп яталар. Өмә икән бит монда. Болай күренү оят бит, эчкәнемне сизмәсеннәр өчен, мин бөтен тән күзәнәгемне, акылымны бер йодрыкка йомарладым. Яннарына килеп тукталдым гына, борынгы ырыс капкасыннан түшен киереп чыгып, «Иж» мотоциклын кабыза торган, гадәтенчә, бер-бер төртмә, мыскыллы сүз ычкындырмыйча түзә алмый торган «Алтынчы Шакир» – Миргазиян абый бу юлы да өрмичә калалмады:
– Нәрсә, ата белмәгән башың белән мылтык күтәреп йөргән буласың монда!
Ир-атларга көләргә генә булсын, Шакировны хуплап, авызларын көлү тарафына чалшайтып алдылар.
Кирәк бит, нәкъ шул мәлдә, кара ефәк җәймә булып, каргалар көтүе очып килгәнен күреп алдым да, корулы мылтыкны тиз генә иңнән алып, каргалар дуенына атып та җибәрдем. Йа Хода! Өмә мәйданының нәкъ уртасына канатларын каера-каера шап итеп карга килеп төшмәсенме! Бөтенесе дә тып- тын калдылар. Шакиров, көнләшүдән агарып чыкты. Ул арада Шадра Салих абзый каударланып килеп, карганы канат очыннан күтәреп алды. Икенче канаты да кайтарылып төшкәч, карга дигән кош галәмәт зур, дәһшәтле күренә икән. Берәрсе кулдан тартып алмагае дигәндәй, Салих абзый кош гәүдәсен ике куллап күтәреп, үз ихатасына таба китте. Мин дә винтовканы иңгә асып, үзебезнең очка таба кузгалдым. Арттан ишетелеп калган ниндидер мактау ымлыкларына игътибар итәм димени, мин – болай да бәхетле. Гомердә бер була торган хәл. Япа-ялгызым калгач, бу мизгелнең һәр җепселен әкрен генә сүтә-сүтә, күңелдән кабат-кабат кичереп, ләззәтен суза-суза күпме тапкырлар искә төшереп хозурланырмын әле мин. Сирәк була торган хәл бит: шулкадәр тәвәккәллек белән винтовканы иңнән каерып алып, кошлар көтүенә каратып атып җибәр әле, төзәдеңме син аны, төзәмәдеңме – кемнең анда ни эше бар, кем асылына төшеп исбатлый ала?! Кимсетеп әйтелгән сүздән ярсыган яшь күңелнең үз-үзен раславы түгелме бу! Мылтык тотып караган кеше чамалый булыр... Ничә күз карап торганда... күкрәгенә ядрә алган кош мәйдан уртасына, саллы ирләрнең аяк очына, канатларын җәеп, шапылдап килеп төшсен әле! Мондый да мактанырлык мач килү очрагы – гомердә сирәк буладыр...
Һавалы бер горурлык белән кайтсам да, винтовкамны өйалдындагы почмакка сөяп кергәч, шымып калдым. Әти-әнигә кайда, нишләп йөргәнемне эчкерсез ачылып китеп сөйләү гадәтем юк. Әмма, бүгенге тәэсирләрне тыеп буламыни. Киерелгән җан канатларын күкрәк читлегенә сыйдырырлык түгел. Җитмәсә, хәмер тәэсире дә чыгып бетмәгән. Күңелдә әллә нинди рәшә тирбәлеше...
Бераздан җизнәй килеп керде. Ул да мәчет ишегалдында өмәчеләр арасында булган икән. (Мин анда кызулык белән кемнәр барын анык кына искәрмәдем дә.) – Шәп килеп чыкты, – диде ул, бик юмартланып китеп, артык мактап ташламыйм тагын, дигән шикелле, сүзне икенчегә бормакчы иде, мин очынып,
сикереп тордым:

 – Әйдә, тагын берәр карганы атып төшерәбез!
Җизнәй дә калкынды. Бәрәңге бакчасына чыктык. Кара туфраклы җир парланып ята шикелле. Сарай-ихата кырыйларында ярмаланып, каралып яткан көпшәк кар өстеннән күрше Рәшидәттәйләрнең киртәсенә чаклы бардык. Мин, тезләнеп, винтовканы кордым. Тирә-якта яз шаукымы кергән кошларның дәртле чыркылдашуы ишетелә.
Әнә, бер сыгылып, бер чөелеп, тегермән яклап очып килгән карга көтүе күренде. Тезләнеп, винтовка көпшәсен киртәгә яткырып куйдым. Шундый тиз очалар икән, очыш тизлегенә ярашып, төзәргә тырышып винтовканы күтәрә барам, күтәрә барам, инде якынаеп, кошлар көтүе баш турысына килеп җитте, инде курокка кулны тигезгәндә... кинәт артка авып киттем дә, шартлау тавышы яңгырады, ул арада чылтырап нидер коелган тавыш ишетелде. Баксаң, уң як күршебез Нургали абзыйның сарай кыегындагы кечкенә тәрәзәне, пуля тиеп, коеп төшергән икән.
Шул елны, яз фасылы кыюланып, тулы хокук яулап, яшеллеккә төренеп барганда, тилгән ату уе белән җизнәйнең мотоциклында табигатькә чыгып киттек. Иңдә винтовка, кесәдә өч кап патрон. Капны ачып кара – нинди матурлык: патроннар тыгыз тезелешеп, алтын-көмеш сыман ялтырап, атылырга кыҗрап утыралар.
Үзән-тугайларны иңләдек, тауларга мендек – әмма бер тилгәнне дә күрергә насыйп булмады ул көнне.
– Тилгәннәрнең дә бала чыгару вакытыдыр, – диде җизнәй.
Аптырагач, урман буена тукталып, гадәттәгечә, ташка тиен акча куеп ата
торгач, ике кап патронны исраф иткәнбез.
Шунда минем биектә, имән ботагындагы ояга күзем төште. Оя буш түгел,
эчендә ниндидер кош утыра, башы, муены гына күренә. Ихтимал, ана коштыр, кайнар түше белән җылытып, күкәйләре өстендә утырадыр. Мин аңа озак карап тордым: ничек ул шулай, тын да алмаган шикелле оеп, гел бер рәвешле утыра ала икән?
Шуннан соң винтовканы алдым да, кошка ату гөнаһы уемда да юк, әлбәттә, болай, сынап карау өчен генә... Кошның баш янәшәсендәге кәүсәгә бер атам, ике атам, өч... Пулялар агачка шартлап барып тия, урман мылтык тавышын тагын да ярсытыбрак кабатлый, ә кош селкенми дә... Никадәр сабырлык, нәсел дәвамы – чыгачак балалары хакына курку белмәс нинди түземлек! Үлсә үләр, әмма үз җанын саклап очып китмәс, йомыркаларын суытырга әнкә кошның хакы юк. Бу кодрәт аңа табигать тарафыннан салынган. Мин моны күреп тетрәндем, кичер, кошкай-кошкынам, мин бит синең тугры-ныклыгыңны сынап карадым гына... Моннан соң мин, төз ату буенча теләсә кем белән ярыша алсам да, бүтән беркайчан да, бер кош-кортка да, бер киек-җәнлеккә дә утлы корал төбәмәм, җан кыймам, гомерен өзмәм, иншалла...
Ә теге чакта мин аткан карга гәүдәсен Салих абзый үзенең бәрәңге бакчасы башына озын колгага элеп куйган. Армия хезмәтеннән бер елдан соң Пермьнән ялга кайтканда да кара карачкы колга башында «исән» иде әле. Тагын бер елдан соң, Белоруссиядән кунакка кайттым, тора бит урынында – шул ук колга, шул ук карачкы, җилдә җиңел тибрәлүеннән үк сизелеп тора: тәмам кибеп беткән инде, шәүләгә генә калган минем яшьлек корбаны.
Солдат тормышы белән бөтенләйгә хушлашып, ике ел ярымнан соң кайтсам... Карачкы да юк, колга да юк урынында, Салих абзый үзе дә «теге» дөньяга күчкән иде инде...

 ***
Кулга алып ата торган утлы коралларның нинди генә төре юк бу дөнья йөзендә. Кайберләрен миңа да тотып карарга, «тибенүен» тоярга туры килде үз гомеремдә. Бик үк ошап бетмәгәннәре – ТТ (Тульский. Токарева) һәм ПМ (пистолет Макарова) пистолетлары булды. Җиңел дисәң дә, авыр үзләре. Озаграк төзәп торсаң, сузылган кулың дерелди башлый. Пистолет атылу мизгелендә, кулга нык бәреп, өскә чөелә. Сыеграк кул аны тотып кала алмыйча, каушаудан, артында торган иптәшенә икенче пуляны атып җибәрергә дә мөмкин. Пистолетны мишень биеклегенә өстән аска төшергәндә төзәп өлгерергә кирәк. Киресенчә, астан өскә күтәргәндә – барып чыкмый. Чынбарлыкта пистолет (наган, маузерның дәвамчысы буларак) якын арадан, кеше силуэтына җәһәт кенә төзәп, җәһәт кенә атар өчен яратылган.
Пулясы – юантык, тупыйк башлы. Килеп тиюгә, кешенең бөтен тәнен тетрәтеп, тораташ калдыра. Автомат, карабин пулясы очлы башлы була, мондый пуля тигәндә, кеше заты кинәт параличланмый, йөгергән чагы булса, тагын бер-ике адым атлап өлгерә әле.
Пистолет – кесәгә сыймалы кызыктыргыч корал. Әмма мин аны ярата алмадым...
Автомат – башка...
Ижауда үзешчән оста Калашников тарафыннан эшләнеп, елдан-ел камилләштерелә барган (бүгенге көндә дә) совет автоматы, үрчи- үрчи, бөтен планетага таралган. Бик күп телләрдә аның уртак исеме – «Калаш». Чатнап ярылырлык туң салкында да, эреп агарлык эсседә дә, ком чүлендә дә, карлы-бозлы яңгырда да – нинди генә шартларга тарымасын, Калаш чыгымламый, хуҗасын кыен хәлгә куймый, карусыз атуын белә. Бу автомат – иң ышанычлы, тугры корал. Менә шуңа күрә дә ул мәртәбәле байларның да, саргаскәрләрнең дә коллекциясендә иң күренекле урында тора. Ил башлыкларыннан Сәддәм Хөсәеннең дә түтәсен алтын пластиналар белән каймалап бизәлгән автоматы булган... Кайбер илләрнең туграсында калаш сурәте ясалган, Мисырда аңа һәйкәл куелган икән – димәк, бу юкка түгел. Автомат сурәтен келәмгә чигәргә яраткан, гел сугыш сөреме сулап яшәргә күнеккән Әфганстанда ир бала Калаш кочаклап туа, Калаш кочаклап яши, Калаш кочаклап үлә... Һәм мондый илләр арта тора...
Хикмәт нәрсәдә?
Миллионлаган ир-егетләрнең ихтыярын алып, ничек болай дөнья йөзенә сөмсезләнеп таралган соң бу хикмәти корал? Күзне кызыктырырлык әллә нинди бизәкләре дә юк, рәвеше дә гади генә кебек югыйсә. Акылны җиңә торган нинди әфсене бар моның? Иблис тыны белән яратылганмы әллә?
Үзең атып карагач кына, моңа төшенә язасың.
Университетны тәмамлаганда, хәрби кафедра тарафыннан лейтенант дәрәҗәсе бирер алдыннан, Казан читендәге полигонда Калаштан күп тапкырлар атып карарга туры килде миңа. Йөз-ике йөз метр ераклыкта хәрәкәт иткән мишеньнәргә яктырткыч пуля яудырган мизгелне һич тә онытасым юк. Искиткеч күренеш. Исерткеч манзара. Яктылык сызыгының бер очы автомат көпшәсеннән савылып чыга, икенче очы мишеньгә барып керә. Гүя син яшен камчысын селтәп торучы кодрәт иясе! Кан тибешенә тәңгәл итеп, әз генә кыймшат кулыңны – ут 
сызыгы йә уңга, йә сулга тайпыла. Кылыч йөзе кебек үткен ут зәһәрлеге юлындагы бөтен нәрсәне – хәтта һаваны, уеңны рәхимсез кыеп төшерә. Моңа кадәр мин бу могҗизаны нишләп белмәдем икән?!
Берәмләп аткан чакта автомат кулга бәрә, ә инде тоташтан атуга күчсәң... Калаш йомшак кына дерелдәп, аккорд алып, бер көйгә җырлый башлый, бу көй рәхәт эретеп, бөтен тән күзәнәкләренә тарала. Эчтә җан тибрәнә, җан бии; бөтен барлыгың белән онытылып, оргазм алуга тиң хисси ләззәтне вөҗүдеңә сыйдыра алмыйча, шашып кычкырасы килә... Бу – акылга буйсынмый торган куркыныч илһамлы халәт!
Син – бу мизгелдә кичәгеңне, бүгенгеңне, киләчәгеңне онытып, шушы дуамал утлы корал сихеренә биреләсең; ул синнән өстен. Син аны буйсындырам дип, үзең аңа буйсынасың. Бу мизгелдә вакыт илаһына буйсынмыйча кыргый дәрт уяна; уяна гына түгел – тамырдан актарылып чыга; актарылып кына калмый, талымсыз котыртылып, эчтә тыеп торган аяусызлык сүрүләрен умырып төшерә. Каршыңдагы ясалма мишеньнәр мескен кала. Алар – җансыз. Алар – кызыксыз. Адарынган күңелең т е р е мишень сорый башлый...
Калаш җене кыргый теләгеңә тырнакларын батыра.
Яшь йөрәк сугыш театрында каһарман булырга тели...
Бер атып караган яшь-җилкенчәк Калаш тылсымыннан гипнозланып,
тәкатьсез кала. Чөнки Калашның үзенә бертөрле тарту көче, хәтәр магиясе бар. Мең еллар буена камилләшә барган үтерү коралы – ук-җәя, сөңге, чукмар, утлы мылтыклар биреп бетерә алмаган мөмкинлекләрне ХХ гасырда Калаш автоматы, соң дәрәҗәгә җиткереп, үзенә туплаган. Аяусыз үлем уенына кергән яшь кешенең ул куенына керә, аркадашына, яклаучысына, таянычына әверелеп китә. Менә ни өчен Калаш автоматы тәненә береккән башкисәр егетләр бөтен планетаны бер итеп йөриләр, акылын җуеп утка керәләр; кеше җанын аулау, асу-кисү, кыру, юк итү аларның гадәти кәсебенә әйләнеп бара.
Юк, мин Калаш автоматына мәдхия җырламадым. Ходай сакласын. Мин бу коралның йогышлы асылын аңларга юаш кына талпынып карадым. Минем сурәтләү алымына шикләнеп, сагаеп караучылар булыр. Кем әйтмешли: «Бу мәсәлнең морале: үзең атып карале!»
Без дә яшьлектә Че Гевара кебекләр белән мавыгып, каядыр чит илләргә чыгып китеп, сугыш-революция гарасатына кушылып китәргә хыялландык. Әмма узган гасырның 60 нчы елларында дөньяның әле вөҗданлылык җөйләре сүтелеп бетмәгән иде. Бүгенге кебек, явызлыкның авызлыгы салдырылмаган, ялганның ялы киселмәгән иде. Бу заман башка... Шагыйрь әйтмешли, ахырзаман исе килә хәтта кызыл алмадан...
Күпме яшьләр теләсә нинди дингә табынып (янәсе), теләсә нинди идеяне яклап (янәсе), теләсә нинди илгә сугыш театрына гастрольгә чыгалар. Идеяләр – ялган исерткеч кенә. Аяусызлык асылында – гаҗәеп дәрәҗәдә мөкәммәл яратылган үтерү коралы – Калаш автоматының миллионнарны табындыра белү җене ята

Дәвамы бар.

"КУ" 12, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: