Логотип Казан Утлары
Роман

Тимә, яшәсен! (дәвамы)

Казармада корт күче кебек оешып яши башлагач, мин русча сөйләшә белмәвемә төшенеп, сусыз балык кебек бөтенләй чарасыз калдым. Бөтен җирем сәламәт югыйсә, ә тел – гарип. Унсигез яшемә кадәр төенләнә килгән эчке горурлыгым мондый мескен хәлгә калуым белән һич тә килешергә теләми. Ничек җиңәргә бу чытырманлы рус телен? «Застегнуть» яки «растегнуть» дигән сүзләрнең мәгънәсен аера алмыйча каушап калуым хәтердә...

Романның башын монда басып укыгыз.

Курсант
Поезд тәгәрмәчләре бер көйгә тыкылдап чакрымнарны уятып бара. Юнәлеш – Урал-Себер ягы икәнне чамалыйбыз. Кайсы төбәктә, нинди шәһәрдә тукталачакбыз – беркем белми. Командирлар да ләм-мим. Бу сер, каты төен булып, гел башка сугып бара.
Төн дә бетте, көн дә үтте. Карлы нарат урманнарын ерып поезд һаман алга үрмәли.
Барып җиткәнче тәки серне ача алмадык. Икенче төн кергәч, поезд Бахаревка дигән станцага килеп туктады. Әйберләрегезне үзегез белән алып төшәргә, дигән команда яңгырады. Дәррәү купты барсы – тынды юл ритмына көйләнгән гитара чыңы, аккордеон тавышы, җырлар, төрле телдә гамьле- гамьсез сөйләшүләр. Тиз генә җыенып, җылы, плацкарт вагоннарны калдырып, салкынга сикердек. Пермь шәһәренең чите икән бу. Бер якта урман шәйләнә. Карлы кырдан җәяүле сукмак ясап барабыз. Алда – аэродром утлары җемелди, бер җепкә тезелгән самолёт карамчыклары күренә.
Ниһаять, килеп җиттек шикелле. Алдыбызда – тимер койма, сыкылы агачлар, биек-биек биналар яктырып күренә. Бер кырыйда зур хәрефләр белән ШМАС дип язылган стелла тора. Нәрсәне аңлата, Ходай белсен. Сакчылар торган будкалы тимер капканы киереп ачып, безне эчкә кертеп җибәрәләр. Тагын сафны барлап, кары пөхтә итеп көрәлгән аллеялар буйлап кузгалабыз.
– Левое плечо вперёд! – дигән команда яңгырауга, капылт, алдагы рәт сулга борыла башлады.
– Отставить! – дип командир туктатты да, ачуланмыйча гына, елмая төшеп, аңлатып бирде. Сул җилкәне алга этәргәч, гәүдә уңга борыла икәнне без уйлаганмыни. Алга таба хәрби күнекмәләрне чын-чынлап өйрәнү дәресләрендә дә бу сәер командага мин ияләшә алмыйча интектем. «Левое плечо...» дигәндә – сулга, «Правое...» дигәндә, гәүдәң уңга борылырга тора инде. Тора-бара мин, команда яңгырауга, уң җилкәнеме, сулынмы – күңелемнән алга этеп карап, кайсы якка борылырга кирәген секунд эчендә ачыклый алырга өйрәндем.
Шулай борыла-сырыла йөри торгач, безне өч-дүрт катлы мәһабәт бер бинаның икенче катына кертеп тутырдылар.
Көтәбез. Мунча керәчәгебез инде сер түгел иде. Бер яктан киемнәреңне ташлап керәсең, юынгач, икенче яктан хәрби киемнәр киеп чыгасың, дигән халыкта таралган сүз чынлап та дөрес икән. Тик бер аерма булды: киемнәрен посылка итеп өенә салырга теләгәннәргә чама тартып тегелгән ак бәз капчыклар өләштеләр. Мин бик пөхтәләп төреп, пәлтә-костюм-чалбар-бүрегемне тыктым, ботинкалар гына сыймый калды. Шунда ук адресымны шәмәхә каләм белән язып, боларны махсус җыеп торучыга тапшырдым. (Посылка килгәнлеге хакында атна-ун көннән өйдән хат алдым. «Пәлтә кесәңнән тиеннәренә кадәр бар акчаңны табып алдык. Онытып җибәргәнсеңдер инде, акчасыз нишләрсең, салыйкмы?» дигән хатка: «Кирәкми! Мин хәзер тулаем хөкүмәт карамагында», дип язып җибәрдем. Әлбәттә, мин кирәк-яракка дип беразын калдырган идем.)
Шунысы кызык: киенеп чыккач, шаккатып бер-беребезгә карашабыз. Солдат киеме бу кадәр дә иләмсез булыр икән. Гимнастёрка итәгенең коточкыч киң икәнен әйтмим дә инде, галифе чалбарның кесә турларыннан тартсаң – шаккаткыч! Ачуың килмәгәе – як-якка берәр метрга җәелә. Бу галәмәтне ничекләр генә киеп йөрермен икән. Төптән уйласаң – йөгергәндә, утырганда, шуышканда, бөгелгәндә солдатка уңай булсын дип тегелгән инде болар. Әмма ыспайлыкны яраткан яшьлек бар бит әле. Күрәләтә карачкы булырга ничек ризалашсын ул.
Мунчага кергәнче берничә татар егете белән танышкан идем, чыккач, таный гына алмыйм бит үзләрен, хәрби кием кигәч, бөтен кешенең йөз-кыяфәте, рәвеше үзгәрде дә куйды.
Шулай итеп, билен каеш белән бугач, иплелек кысаларына керә башлаган егет-җиләнне бер батальон итеп тупладылар. Тезелеп киткән зур тәрәзәле, ачык сары диварлы өч катлы бинага өч рота урнашты. Икенче катта – мин хезмәт итәсе икенче рота. Эчтә – гадәттән тыш чисталык. Якты. Җылы. Озын коридор. Киң аркалардан керешле кубриклар – икәү. Беренче, икенче һәм өченче, дүртенче взводларга бүленгән рота тулысы белән сыя икән ике кубрикка.Тезелеп киткән зур тәрәзәләр каршында бер катлы, стена буйларында исә караватлар ике катлы. Паркет идәннәр ялтырап тора, таеп егылырлык. Коридор яклап, стена эченә кертеп куелган йозаклы, авыш ишекле шкафлар тора, болар корал саклана торган пирамидалар икән.
Баштагы көннәрдә бер секундка да тынгылык бирмәделәр, иркенләп хат язу һич мөмкин түгел. «Выходи строиться!» дигән команда секунд саен колакны ярып керә. Якыннарыма саран сүзле хатларда адресны гына хәбәр итә алдым.
Ротабыз командиры – майор Антонов. Казанда туып-үскән. Чибәр кеше. Елмайганда бит очлары чокырая. Кырыс күренергә тырыша. Әмма аңа кырыслык килешми. Кай ягы беләндер ул актёр Золотухинга охшаган.
Взводлар буйга карабрак сайланган. Беренче взводта метр да сиксәннәр дә бар. Мин – өченче взводта. Һәр взводта биш-алты татар. Дүртенче взводта күбесе – чувашлар. Взвод командирыбыз – Гаевский, хохол егете. Чибәр. Күкрәген киереп, гел көзге алдындагы кебек, үз-үзенә сокланып йөри. Холкы ярыйсы. Офыкта хатын-кыз күренсә, кукраеп, бу дөньяда фәкать мин генә бар, дигән кыяфәткә керә. Пермь кызлары аның бу һавалы кыюлыгын бәялиләр дә шикелле. Хлеборезкада эшләүче чибәр ханым янында ул ашханәгә кергән саен тоткарлана. Кечкенә тәрәзәсенә кош оясына башын тыккан шикелле кереп бетеп 
сөйләшә, шуңа күрә безгә бирелгән ашау минутлары азга гына булса да сузыла. Әмма барыбер иркенләп ашауга күнеккән гадәтне үзгәртергә туры килде.
Без хезмәт итәргә тиешле часть гадәти генә булып чыкмады. Элек ул – Ленин комсомолы исемендәге ПВАТУ (Пермьское военно-авиационно- техническое училище) дип аталган. Никита Хрущёв хакимлеге чорында, армиядә кыскартулар башлангач, 1960 елда исеме һәм җисеме ШМАС (Школа младших авиаспециалистов) дип үзгәртелгән. Без менә шушында бер ел буена укырга тиешбез. Бер ел буена колак төбендә «Товарищ курсант» дигән сүз яңгырап торачак.
Башка төр гаскәрләрдә нинди тәртип булгандыр, анысын белмим, ә безнең авиациядә өч елга алынган солдат язмышы рәсми булмаган өч дәрәҗәгә бүленә икән: беренче елда син – «салага»; икенче елга чыккач – «молодой»; өченче елда инде – «старик», ягъни «дембель» булып, иң югары баскычка менәсең. Уставка карусыз буйсынудан тыш, солдат көнкүрешенә тамыр җибәргән шушы рәсми булмаган өч дәрәҗә казармада яшәү рәвешен, үзара мөнәсәбәтләрне билгели.
Без, бер үк вакытта армия хезмәтенә алынган бер батальон курсант – барыбыз да тигез хокукта идек шул. Шулай булгач, «салага» дигән мыскыллы кушаматны сизми-белми үтеп китеп, бер елдан соң инде, укуны тәмамлап, илнең төрле частьларына таратылып, яңа урынга «молодой» булып барып керәчәкбез икән.
***
Оешмаган, тарау холыклы яшь-җилкенчәкне җыйнак солдат итеп әвәләү җиңел бирелмидер шул. Җилкәне киереп, гәүдәне төз тоту, җәһәт кенә сафка басу, өч рәт булып тезелгәч, янәшәдәгеңне тоеп, бераякка атлап бара белү өчен никадәр күнегү кирәк. Көн саен, сәгать саен үткәрелгән строевая подготовка дигән дәресләрдә: «Шагоом – марш! Носок вытягивать! Чётче шаг! Выше! Выше ногу!» дигән командалар астында тиргә батып бетәбез. Честь биргәндә, кулны терсәктән бөгеп, кул очыңны каш биеклегенә китерүнең дә үз хикмәте, ыспайлык сере бар. Болар бар да тыштан караганда гына җиңел күренә, асылда исә йөзләрчә тапкыр кабатлап кына ирешелә торган күнекмәләр. Бу – Цезарьлар, Атилла, Чыңгыз ханнар дәвереннән бирле чарлана килеп, һәр ил армиясе үз милли бизәк-төсмерләренә баетып, үзенчә бер камиллеккә ирешкән хәрби сәнгать.
Моны өйрәнү миңа ошап та куйды шикелле. (Менә хәзер, илле елдан соң да мин строевой шаг дигән хикмәтне чыкылдатып күрсәтә алам.)
Безнең ротаның һәр дүрт взводында да илнең төрле тарафыннан җыелган алты-җиде татар егете бар иде. Чебоксар тирәсендә туып-үскән Юныс исемле егет аеруча истә калган. Рәвеше белән ул гел түгәрәкләрдән генә тора. Башы, чырае түм-түгәрәк. Калын иренле авызы, күзләре түгәрәк. Калын кашлары дугаланып тора. Гәүдәсе дә түгәрәккә охшаган: төшенке җилкәле, гимнастёрка итәген каешы астына җыеп китерә алмаганлыктан, кабарынкы артлы булып күренә. Үзе ул бик юаш, елмаеп кына йөри. Менә шул Юнысыбыз хәрбиләрчә атлап йөрергә өйрәнә алмыйча изаланды бит. Командир: «Курсант Исанбаев, выйти из строя, строевым шагом, ко мне!» диюгә, сафтан чыга да мәзәк кенә атлап бара башлый, менә хәзер, командирга метр ярым кала, тукталып, ул честь бирергә тиеш. Әмма Юныс адымын чамалап бетерә алмый, честь бирергә ничегрәк бөклим икән дип, кулы белән мавыгып, аягын онытып җибәрә дә түше белән командирга килеп бәрелә. Көлешәбез. Командир үзе дә: «Ну Исанбаев!» – дип, елмаюын тыярга тырышып, башын чайкый.
Иртәләрен савылып йоклап яткан чагында «Подъём!» дигән рәхимсез 
команда яңгырагач, их, тагын бер генә минут йокларга, дигән өметсез-татлы уй йокы сүрүен умырып төшерә, караваттан ыргытылып, урындыктагы киемнәреңә ташланасың. Чолгавычны урап торсаң, җүләр буласың, итек кунычын ике куллап тартканда, ул аяк белән бергә үзеннән-үзе уралып кереп китә. Коридорга чыгып, сафка басканда, гимнастёрка сәдәфләрең генә эләктерелеп бетмәгән була. Йөрәк кага. Аң әле уянмаган. Сержант сәгатенә карап секундларны саный. Тагын шул Юныс гимнастёркасын кияргә онытып, баскан килеш йоклап тора инде. «Отставить! Отбой!» дигән команда яңгырый. Одеал эченә кереп чумабыз. Сержантның камчылы тавышына буйсынып, тагын торып, караваттан ыргытылабыз. Тагын ятабыз. Берәр белмәгән зат читтән карап торса, йокылык белән уяулык арасында чәбәләнеп, болар нинди уен уйныйлар икән, дип аптырар иде. Шулай берничә тапкыр кабатлана торгач – без җәһәтрәк кыймылдыйбызмы, секундлар акрыная төшәме – сержант Гаевский, өнәмичә генә канәгатьлек белдереп, ниһаять, безнең тәннән чыгып бетмәгән йокыны җилгәрүдән туктый. Соңыннан инде, бар да синең аркада, дип Юныска ябырылалар. Ә ул, гадәтенчә, түгәрәк елмаеп тик тора. Сүгеп кенә төзәтеп буламыни табигать баласын...
Казармада корт күче кебек оешып яши башлагач, мин русча сөйләшә белмәвемә төшенеп, сусыз балык кебек бөтенләй чарасыз калдым. Бөтен җирем сәламәт югыйсә, ә тел – гарип. Унсигез яшемә кадәр төенләнә килгән эчке горурлыгым мондый мескен хәлгә калуым белән һич тә килешергә теләми. Ничек җиңәргә бу чытырманлы рус телен? Күңел базында чыгу юлын таба алмыйча, тома караңгылыкта бәргәләнәм. Мәктәп дәреслегеннән кереп калган аерым-аерым сүзләрне әзме-күпме беләм дә шикелле, әмма кирәкле сүзне фикер җебенә тезеп, килешләргә төрләндереп җәһәт кенә әйтеп бирә алу – акыл белән аңлатып бирә алмый торган хикмәт икән ләбаса. Аннары... тере рус кешесе белән гадәти тормыш-көнкүреш хәлләре турында, күзгә-күз карап, беркайчан да сөйләшеп торганым булмаган ла минем.
«Застегнуть» яки «растегнуть» дигән сүзләрнең мәгънәсен аера алмыйча каушап калуым хәтердә; бу ике сүз шулкадәр охшаш булып тоела иде, кайсында нишләргә белмичә аптырап тора идем.
Менә бер төркем солдат русча гәпләшеп тора. Спорт турында барган әңгәмә аңлашыла да кебек, минем дә бу әңгәмәгә кушыласым килә; төкерегемне йотып, белгән рус сүзләрен эчемнән генә туплап, бер җепкә тезә башлыйм, белмәгәнен татарчадан алып, тәрҗемә итмәк булам; алхимик сыман кушып- алып, укмаштыра торгач, әйтәсе җөмләмне сипләп бетерәм дигәндә... спорт темасы үтеп китә, сүз сөреше, кызыктыргыч тәмләнеп, кызлар турындагы истәлекләргә күчә. Мин тагын «телемне канатып» җөмлә төзергә керешәм. Таралып яткан сүзләрне җыеп, уйлаганымны әйтеп бирергә тагын соңга калам. Шулай итеп, эчтән әллә ниләр әйтергә адарынып та, тыштан берни әйтә алмыйча, бүкән булып тик басып торам. Уең, фикерең булган килеш телсез кал да – ничек инде кимсенмисең ди. Ана сөте белән тәнеңә, җаныңа сихәтле сеңдерелгән Туган телеңнең монда кирәге бетте, кыерсытылып, ул, ятим калган җан иясе сыман, күңел почмагына кысрыкланды...
Күр инде әнә, итек кунычы тезенә җитеп тукталган, кыска аяклы, тупыйк гәүдәле, шул гәүдәгә ялгыш утыртылган шикелле олы башлы Двуреченскийның кыланмышын кара: рус милләтеннән булган өчен генә масаюлы йөри, кыяфәте адәм гыйбрәте югыйсә. Ике борын тишеге мәгарә авызы кебек киереп ачылган, ияге гер таккан шикелле авыраеп төшкән, сөйләшкәндә ике казык теше ирен 
арасыннан калкып чыгып шом салып куя. Шушы бетәмәтнең үз-үзен тотышы сәерсендерә. Әнә ул, фарсы миниатюраларында сурәтләнгән кебек гаҗәеп чибәр, чем-кара чәчле Арча егете Җәүдәткә вәкарь белән, мыскыллы елмаеп карап торган була. Мондый да камил чибәрлек каршында яшәвеңнән оялырга кирәк, югыйсә... Җәүдәт исә, рус теле чытырманлыгына кереп уралган да, «тезен сыдырып», абына-сөртенә, чыгу юлын эзли. Уй-фикерен йөгертеп кенә әйтә алмыйча ык-мык азаплана. Бит очлары янып, маңгае тирләп чыккан. Фикереңне шома гына әйтә алмыйсың икән – рус каршында син томана саналасың. Әнә шулай уйлап торган Двуреченский тантана итә, чөнки ул – телне безгә караганда әйбәт белүе ягыннан бер башка өстен. Нишлисең бит, бу ике егетнең акыл-зиһен тустаганын үз милләте бизмәненә куеп үлчәсәң... кызыклы гына чишелеш килеп чыгар иде дә бит... Әйе, еллар йомгагыннан микъдарлап үрелгән туган тел хәзинәсен читкә тибәрергә мәҗбүр булып, яңгырашы, рухы белән бөтенләй ят тел ызанына чыгу – тетрәнүләр аша бирелә икән шул.
Ә Двуреченский кебекләр, нигә бөтен дөнья русча гына сөйләшми икән, дип аптырый, каяндыр килеп, татарча сөйләшеп тору тыйнаксызлыгына барган солдат аның өчен – кыргыйлык үрнәге. Рядовой курсант булса да, сиңа караганда ул үзен бер башка өстен саный. Чөнки ул – империя тоткан милләтнең улы.
Чувашлар русчаны ару гына сукалыйлар. Бу милләткә үҗәтлек, күндәмлек, карусыз буйсыну хас. Юк кына эшне дә алар шулкадәр җитди карап, бернинди хыял-фантазиягә бирелмичә, кушканга – хуш итеп башкарып чыгалар.Татар – киресенчә, елдам-мут. Көч куймыйчарак эшләү өчен әллә нинди хәйләләр үрә. Чувашка туп-туры барырга дигән әмер булса, юлында маңгае белән баганага килеп бәрелеп, күзеннән чәчрәп ут күренсә дә, ул уңнан яисә сулдан әйләнеп үтмәс, черәшеп, багананы аударганнан соң гына турыга узар...
Дүртенче взводта унбишләп чуваш егете бар. (Командирлары – сержант Хәеров – татарча «белми» торган татар.) Фамилияләре кызык: Пугачёв, Ульянов, Чапаев, Роговлар... Иван исемен бик яратып кушалар икән.
Баштанаяк «иван»га коенганнар бар: Иванов Иван Ивановичлар – өчәү. Шундый исем йөрт тә русча белми кара!..
Бервакыт Двуреченский чувашларның үзара үз телләрендә сөйләшүен чирканган кебек тыңлап торды да:
– Что это у вас бесконечное «ч-ч-ч»? Балякаете на своём, противно слушать! – диде. Минем янәшәдәрәк ишетеп торуымны искәреп: – Татарский куда бы ни шло... – дип куйган булды. Мин ул чакта түгәрәк йөзле, шактый таза иңсәле булып күренә идем. Фикерсезлеген йодрыгына күчерә күрмәсен бу, дип Двуреченский сагая калды бугай. Керендереп әйтергә иде хәзер, тел юк шул, тел юклык сулышны буа, рухны үтмәсләндерә. Тел генәме, милли аң-зиһен дә бирелмәгән. Эчтән зәгыйфь тоемлау, үз-үзеңне бөтенләй салып таптатмау ихтыяры гына шәйләнә. Аннары армия тормышында милләтара низаг чыгу – иң хәтәр нәрсә. Мондый очракта хәтта үзен славян кавеменнән дип йөрткән руска да, украин-белоруска да ташлама ясалмый. Устав каршында барың да тигез хокукта. Армиянең бөтенлеген, бердәмлеген кайгырту өчен катгый таләпләр куелган. Без олы учакта бергә кайныйбыз. Ә инде милли төсмердәге вак кына чәкәләшүләр – шул учактан чәчрәп сүнәсе очкын бөртекләре генә... Шулай да, милләткә кагылышлы фикерләр күбрәк руслардан чыга, алар синең рус түгеллегеңне һәрдаим искәртеп торалар һәм бу искәртүдә күрәлмау түгел, күбрәк – экзотик аермалыкны ялкау акылның аңлыйсы да, таныйсы да килмәү мин-минлеге ята ахрысы.
 ***
Билең генә түгел, күңелең дә каеш белән кысып буылган. Ялгыз калып моңаерга һич ирек бирмиләр. Унтугыз елга сибелгән гомер сәхифәләре ышанып булмаслык ераклыкка чигенде дә куйды. Шаккатып уйлыйм: язмышның кисәк кенә тамырдан үзгәрүе в а к ы т дигәнне куркытамы әллә... минем бит туган яктан киткәнемә күп тә үтмәде югыйсә, ә арада – аргы яры томанга уралган упкын... Бер йомарлам хәтер генә яшьлек кырларында җәяүле буранга кушылып, сукбай булып йөри, ә миңа якын килергә ятсына бугай...
***
Күк йөзен парчалап, якты кар яуган көн иде.
Ниһаять, читлек эчендәге җан канаты куанычлы сулкылдап куйды.
Менә ул – карлы киңлекләр аша мине эзләп килгән беренче хат! Бер өем хат
арасыннан сикереп чыкты да учыма кереп оялады. Конверт тышында унынчы класс укучысы Фәниянең самими хәрефләр тезеп язу рәвеше күзне иркәли, мин аны мең төрле язу көшеленнән дә танып алыр идем. Менә хәзер, аулаграк тәрәзә буена барам да... Кагылма миңа, сугылма миңа, болгавыр солдат кавеме, учымдагы бәллүр күбәләкне төшереп ваттыра күрмә!
Хатны ачмыйча, татлы көттерү газабын кичерүне озакка сузарга түземлегем җитми. Кара инде, бизәкләп эшләнгән махсус кәгазьгә язган бит. «Исәнме, бәгырем минем!» дип башлаган. Юк ла, арттырам. Бәгырем урынына исемемне куйган. Алай ук назлылана белми ул. Ялгызак исемем үзе генә суыграк тоелыр иде: «...ем минем», дип, исемгә ягымлы койрык өстәгән бит.Хат гади генә. Йолдыз уйдыклары эзләп күккә дә менмәгән, хыял дәрьясына китеп адашмаган да... «Бөгелмә аэропортына озата бармаганыма үкенәм.Үкенсәм, берәр нәрсә буласын көт тә тор. Кичә, мичкә ягарга утын алып кергәндә, бармагыма шырпы кадалган. Шешеп чыкты. Сулкылдап авырта. Йөрәк сулкылдавы бармакка күчте бугай...
...Кичер мине, ачуланма, икебез генә белгән серне әнигә чишәргә туры килде. Иртән, карда калган эзләребезне күргән дә, әти уянганчы дип, ишегалдын көрәп куйган. Аннары миннән сорау алырга тотынды: «Кем? Ничек? Нишләдең син?» Шуннан соң барысын да сөйләп бирергә туры килде. Шаккатып тора.Башсыз икән, ди синең турыда. Яратып, әлбәттә... Бу хакта беркемгә дә тишмә, әни, дип «ант» иттерергә теләгән идем дә... Әни бит ул, ничек инде әнигә ышанмыйсың ди, шулай бит!
...Фаварис дустыңны да иң соңыннан алдылар – бөтен яшьтәшләрең дә армиядә хәзер. Бу көннәрдә мин үзем бер штабка әверелдем. Дусларың адресыңны сорап, әллә кайлардан миңа хат язалар...
...Иртәгә язарга да сүзләр калсын. Хуш, солдатым! Сагынып, Фәнияң.
6 декабрь,1965 ел.»
Менә щулай. Кулымда – өч ел буена барачак хатлар кәрванының беренче
карлыгачы. Өч елның һәр көненә – бер хат! Моның гамәлгә ашасына ышануы да кыен. Алда бит әле үтеп чыккысыз гомер тавы. Чалып екмасмы язмыш...
Хат битендәге шундый мәктәби иплелектә тезелгән хәрефләр сәйләне артында мин генә белгән дөнья яңара: тавышы, күз карашы, чәч исе, кул җылысы, тыны-йөрәк тибеше һәм... артта калган эзләр... эзләр... эзләр... Бу хат миңа кадерледән дә кадерлерәк. Кисәтү дә, юату сагында торган эчкерсез – гади дога да бу минем өчен.

Тәрәзә каршында онытылып басып торам. Иренеп кенә кар ява. Яр астында әллә ничә тармаклы тимер юл челтәре. Себер ягына яшел вагоннарын сөйрәп поезд шуыша. Моңсу. Шулкадәр моңсу. Җан тарыга. Күзгә яшь килә.
Кинәт... Тып-тын күк йөзен алаңгыр карга каргылдавы умырып төшердемени – сержант Гаевскийның взводны тезелергә чакырган чорсыз тавышы яңгырады: «Выходи,строиться!»
Рәхмәт аңа. Солдатка уйланып тору – язык.
***
Телләргә «Ант» дигән хикмәтле сүз килеп керде. Бер селтәнүдә сөңгене кадап куйган кебек, кырыс-кыска, тирән мәгънәле, борынгы сүз. Бу сүзнең яңгырашы татарларга гына түгел, чувашларга да үз иде бугай. Сер йомгагы кебек бу сүзне без малай чактан ук ишетеп үстек бит. Халыкның зиһен сандыгында бу сүз аерым бер шомлы кадергә ия. «Ипи тотып ант итәм...», «Антымны бозсам, баскан урынымда җир ярылсын», «...Ике күзем чәчрәп чыксын!», «...Ризык чырае күрмим!» – тагын әллә ниләр...
Җиденче класста Туйкә мәктәбендә укыганда, сабакташ яшьтәшләр, авылга кайтышлый тукталып, ант эчкән идек. Кызыл галстукны таякка бәйләп, байрак итеп кададык. Шуның тирәли тезелештек тә дәфтәр битенә алдан язылган сүзләрне укый башладык:
«Мин – Ирек (Аксак Гәрәй малае), мин – Абрек (Җомай Вагыйз малае), мин – Әхсән (Бүре Сабит малае), мин – Фаварис (Керпе Җәңгир малае), мин – Зөфәр (Таз Зәки малае), мин – Халик (Чыпчык Хәлфи малае), мин – Марсыйл (Бакый Баян малае) – бердәм ант итәбез.
Без – Балтач малайлары! Кая барсак та, Балтачтан икәнеңне онытмаска! Безнең ата-бабаларыбыз, җизнә-абыйларыбыз гайрәтле нәселдән. Йодрык сугышында тирә-юньне дер селкетеп, дан тотканнар. Шуларга тигезләник! Әгәр дә мәгәр чит авыл малае берәребезгә тырнак очы белән кагыла икән, бердәм булып, ул мокытның йонын язып ташларга! Белсеннәр безнең кем икәнне!»
Шуннан соң, Мөкәтә тавына учак ягып, учларыбызны, пешәләндереп, ялкын өстендә тотып (каян күргәнбездер инде?) алдык, аннары, йодрыкларны чөеп, күк касыгына терәп кабатладык: Ант итәбез! Ант итәбез! Ант итәбез!
И җүләр чак. Без бит сугыш беткәч, илдә коточкыч ачлык котырган елны дөньяга килгән яшьтәшләр идек. Нинди могҗиза беләндер инде таза булып үстек. Өлкәннәр безне чиратлап көрәштереп җәфалыйлар, бер-беребезне җиңә алмыйча хәлдән таябыз, җиңдермәскә дигән үҗәтлектән кысылган иреннәргә кан савып бетә иде. Каян көч-дәрман килгән диген. Әз-мәз эләккән ризык та чын-табигый-бисмиллалы булгандыр шул. Ачы кукы, татар кукысы, тау юасы, кузгалак, балтырган, кымызлык, шома көпшә, кәҗә сакалы кебек сутлы үләннәрнең дә, капчыклап җыеп кайта торган киндер орлыгының да, учка сыймаслык зур башлы мәк орлыгының да, сарана кебек җир асты суганының да сихәте тигәндер, мөгаен...
Безнең бергәлек сигезенче классны тәмамлагач таркала башлады. Язмыш җиле һәркайсыбызны үз арбасына тартып алды. Сирәк кенә күрешкәндә, кайчандыр антлы ялкын өстендә тоткан учларыбыз гына кызышып алган кебек була иде.
Язмыш диген, бөтенебез дә ябырылып армиягә китеп бардык та, илнең әллә 
кай тарафларына сибелешеп, Ватанга тугрылык хакында олы Ант бирергә җыенабыз менә. «Балтачтан икәнеңне, кече антыңны онытма!» дип, чит җирләргә таралышкан яшьтәшләргә Урал таулары аша кычкырасы килә.(Илле елдан соң, бу юлларны язып утырганда, һәрберсен күз алдымнан чигерәм дә... хәтер сыктый, яшьтиләр белән бергә җыелышып, мин онытканны – алар, алар онытканны – мин искә төшерешеп, хатирәләргә бирелергә иде хәзер... Юк шул инде... Нигә болай ашыктыгыз соң әле, дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, бер-беребезне соңлап булса да ярлыкау ызанына кайтып төшәргә иде дигән бәлигъ акыл кергәч кенә, ни үкенеч, җыела алмыйбыз шул. Нишлисең бит, безнең уртак хәтер агачының соңгы ботагы фәкать миндә генә калды... Шунысына шөкер: аларның берсе дә читтә гаип булмады, зиратның балачакта шом салып шаулаган мәһабәт, карт наратларына алмашка килгән яшь наратлар күләгәсенә кайтып, төп йортлы булдылар.)
(Ант – антик дәверләрдән килгән хикмәти сүз. Меңнәрчә сүз хасиятенең яңгырашын, җан тибешен тыңлап, ис-төс-тәмен татып караган язучы буларак, мин бу сүзнең сәмави борынгылыгын җиде тирем аша да сизәм, тоям, икеләнмичә ышанам. Чагыштыру мисалында, хайванат дөньясыннан ташбака, фил кебек җәнлекләрне абайлап кара: күз карашлары, гәүдә төзелешләре, бирчәйгән тән-җисеме бу җан ияләренең туфани борынгылыкка ия икәнен раслап тора. Болар – миллион еллыклар белән исәпләнгән олпат вакыт гарасатыннан талкынып исән калган варислар... Шуның кебек, сүзләр дөньясында да эчке мәгънәсе җуелмый торган, төш- үзәге алмаз катылыгына тиң мәңгелек сүзләр була. Төрки-татар галәменең гаскәри «Ант» сүзе дә, әнә шулай, кыйтгаларны кичеп килгән.
Борынгы бабаларыбыз: сак-скиф, камәр, сармат, һун, хәзәр, болгар, кыпчак, татарларның гаскәр ташкыны өч-дүрт мең еллар буена, катгый тәртипкә буйсынып, ант белән беркетелгән тугры көчкә ия булган. Һәм байрак астында ант бирү, ант кабул итү – Шәрыктән кергән ритуал тора-бара Ауропа илләренә дә таралган.
Руска бу – присяга бирү, присяга кабул итү рәвешендә, патша Пётр Беренче дәверендә гамәлгә керә. «Дать присягу, клятву, призывать гласно и торжественно Бога во свидетельство, съ установленномъ церковью, обрядами, целуя святой крестъ и Евангелiе, присягать царю на верность подданства...» диелә патшаның күрсәтмәсендә.
Иске сүзлекләрдән карасаң, присяга сүзенең мәгънәсе болайрак: «Сяг» – адым, «Сягать» – эләктерү, ирешү дигән мәгънәләрне аңлата. «Стяг», ягъни «байрак» дигән сүз дә шуннан килеп чыккан. Гади генә әйткәндә, присяга – байрак астында сыңар тезеңә таянып ант бирү булган...
Пётр Беренче чорында ант тексты болай башланган: «Я (имярек), обещаюсь всемогущим Богом верно служить его Величеству Петру Первому...»
Шунысы гыйбрәтле: әгәр яугир-солдат ислам яки лютеран, яисә яһүд дине тотучы булса, ант итү ритуалын үз телендә, үз рухание катнашында башкарган. Ант бирүче мөселман солдат уң кулын ачык Коръән өстенә куярга, тантаналы сүзен тәмамлаганда исә гарәпчәләп: «Иншаллаһ», дип түгел, ә татарча: «Аллаһ теләсә» дияргә тиеш була.
1917 елда гаскәриләр Вакытлы хөкүмәт башлыгы Керенскийга ант бирәләр. Бусында инде «Осеняю себя крестнымъ знамениемъ» дигән 
сүзләр бүтән диндәгеләр өчен үзгәртелә. Мөселманнар өчен текст болай тәмамлана: «...Заключаю сiю мою клятву словами преславнаго Корана и нижеподписуюсь».
1939 елгы ант текстын РККАның (Рабоче-Крестьянская Красная армия) Баш хәрби советы әгъзасы И.В.Сталин үзе раслап кул куйган.)
Безнең заман башка. Кинәт бәрелеп-сугылган очракта гына, үзебез дә абайламыйча, «Алла» дип, күк Иясен искә төшереп, сызлаган урынны ышкып куябыз да бик тиз онытабыз... Өлкәннәр әйтмешли, алласыз да, мулласыз да заманда ант иткәндә әйтеләчәк сүзләрнең дә эчтәлеге бүтәнчә яңгырашта.
Башта без бер ай эчендә «Яшь солдат курсы»н үтеп чыгарга тиешбез. Моңа хәрби күнекмәләр генә түгел, спорт төрләре дә керә. Үземә-үзем шаккатам. Бөтен нәрсәне теләп, күңел биреп эшлим. Алдагы тормышымда күбесенең бөтенләй кирәк булмасын белсәм дә... кеше алдында ким-хур булмыйм, дигән читенсенү-оялу-мин-минлекме – нидер миңа булдыра алмаганны да булдыра алырдай көч бирә.
Әйтик, мин, турникта бер мәртәбә дә тартыла алмыйча, Юныс кебек көпшәк капчык сыман асылынып торсам... көнем көн булмас иде, үз гәүдәңне күтәрә алмаган килеш, ничек инде кызларга солдат хаты язмак кирәк...
Кайсы милләттән икәнең мөһим түгел – присяга биргәндә яңгыраячак текст (1960 елның 23 августында СССР Югары Советы Президиумы Указы раслаган) барыбыз өчен дә уртак рус телендә язылган иде. Шушы бер ай эчендә без аны яттан өйрәнергә тиеш. Шушы бер ай эчендә ротабыздан ике курсант төшеп калды. Берсе – кыргыз егете – Тактагулов. Шәһәрдән. Русча әйбәт белә. Казармада күренеп кенә ала да тагын госпитальгә салалар үзен. Икенчесе – үзбәк егете – Абдуллаев. Кышлактан. Русча бөтенләй белми һәм белергә дә теләми. Ни әйтсәләр дә елмаеп, тик үзалдына сөйләнеп тора. Теле ачылганчы сабый бала бүтән дөньялар телендә нидер бытылдый бит әле – Абдуллаевның да шулайрак.
Сәламәтлек буенча яраксызга чыгарып, боларның икесен дә туган якларына – кояшлы Урта Азиягә кайтарып җибәрделәр.
Владимир Бацын дигән егет белән якынаеп киттек. Без бит вертикаль күршеләр. Бер төптән чыккан караватыбызның өске ярусында ул ята. Ульян өлкәсеннән. Барыш районы Смольково авылыннан. Клуб мөдире булып эшләгән. Бик ипле егет. Сары төсне дә уздырган ак керфекле, ак кашлы, ак чәчле бу егет мине бер дә игътибарыннан калдырмый. «Син татарга охшамагансың, мин сине русча теттереп сөйләшергә өйрәтәм», ди. Берәр ялгыш җибәрсәм, читкәрәк алып китә дә кай урында ялгыш җибәргәнемне, рус теленең нечкәлекләрен аңлатырга керешә. Сүзләрне дөрес әйтәсең син, ди, төрләнештә хаталар җибәрәсең икән, монысы тәҗрибә белән киләчәк, ди. Присяга текстын кычкырып укыганымны бик игътибар белән тыңлап, кайда басым, кайда пауза ясарга кирәклеген аңлатты. Болай булса, көчле тавышым белән руслардан да шәбрәк укыячакмын мин моны, дип күңелемә беркетеп куйдым.
Тантанага чаклы парад киемемне – китель белән галифе чалбарымны тарайттырып, рәткә китерәсе бар бит әле. Мин дә төштем «халык сукмагына». Таш баганалы тимер койманың куаклар баскан бер урыны астан казылып, такыраеп беткән. Кичке эңгер төштеме – агыла шуннан курсант кавеме. Топольләр астында – муртайган такта түбәле өй. Анда япон сугышыннан сыңар аягын өздереп кайткан ветеран яши. Кушаматы бөтен телләргә дә аңлаешлы, истә кала торган: Банзай... Гаҗәп оста тегүче. Кулына күз иярә алмый. «Зингер» машинасында текелдәтеп кенә куя.
Гозерем билгеле бит инде, сорашып та тормыйча ул калын дәфтәрен ачты да, җирән мыек чылгые астыннан иренен кыймылдатып нидер санаганнан соң: – Тугыз көннән килерсең! – диде. Минем өметсез кыяфәткә керүемне күреп: – Нишлим соң, бер минем җилкәдә тулы бер батальон күзгә карап утыра, – диде. Бу хезмәте өчен такса өч тәңкә икәнен белә идем (чарасыз калганда кыюланып
китә торган гадәтем бар), кесәмнән бишлек чыгарып өстәлгә куйдым:
– Миңа тиз кирәк.
– Бөтенесенә дә тиз кирәк, – дип сөйләнә-сөйләнә, ул калын дәфтәренә
ниндидер билге төртте дә, калын кашын сикертеп: – Иртәгә – шушы вакытка! – дип, бишлекне өстәл тартмасына шудырып төшерде.
Икенче кичтә, урыны-урыны белән эчтән купшакланган борынгы көзге каршында парадный киемнән басып торам. Банзай, оста тегүчеләргә хас булганча, әле аннан, әле моннан тарткалап, сыйпап, гәүдәмне боргалап карады да, иелеп, кирза итекнең киң кунычына «Их» дип, чирканган кебек суккалап алды. Җитез генә үрелеп, шкафыннан хром итекләр тартып чыгарды. Кирәк бит, нәкъ минем аякка исәпләнгән. Гармун кунычлы ялтырап торган хром итекләр, һава калдырмыйча, балтырга сыланып тора. На «ять» инде, гәүдә торышы, рәвеш икенче. Җитмәсә, Банзай үзе: «Вот это солдат!» – дип үсендереп тора. «Ах, ах, ах!» – дип, иелеп, итек күрүгеннән бармакларын йөгертеп ала. Саласы килми генә бит итекләрне! Бераз гына киелгән булса да, өр-яңа кебек әле. Күне лә күне. Кулга рәхәт. Исе тәмле. Күпме киноларда офицерлар кигән шундый затлы хром итекне күреп кызыга идем, хыяллана идем бит мин. Банзай елмаеп карап тора. Сизә, затлы әйбергә тиз бирешүемне чамалый, минем өлгереп җитүемне сабыр гына көтә, каһәр. Итекләр аякка ябышкан, ничекләр кубарып алыйм – салып калдырсам... гомергә үкенечкә калачак бит.
Сатулашу минем холкыма ят. Егерме биш сум дигәне белән шундук килештем. Мондагы тугыз айлык солдат акчасы икәнлеге башыма да килми, мин бит әле кайчан гына бүтән тирәнлектәге акча күлендә йөзгән малай... Шулай итеп... Юлий Цезарь бабаңчарак әйтмешли: «Күрдем, алдым, киттем».
***
Парад мундиры – куе яшел төстә, утыртма якалы, алтынсу төскә буялган биш сәдәфле. Билеңне бугач, дүртенче һәм бишенче сәдәфләр арасына йолдыз сугылган киң каеш аелы кереп утыра. Солдат телендә бу мундир, гадәттә, китель дип йөртелә. Банзай тарафыннан тарайтылып, гәүдәгә, билгә сыланып торган шул кителемне хәзер инде камиллекнең соң дәрәҗәсенә җиткерергә кирәк. Фабричный погоннар да, яка эченә тегәргә ак тасмалар да бирелгән. Әмма... солдатны эчтән һәрчак котыртып торган яшьлек фантазиясе моның белән һич тә килешә алмый. Бу шөгыльнең үз осталары, үз «Версачи»лары бар. Шулар тарата хәрби моданы.
Погон – хәрби киемнең көзгесе. Ниндие бирелгән, шуны тегеп куйсаң, мокыт буласың. Ул бит тупас, алагаем киң, калын булып, чабата олтырагы сыман бөгелгәләп, җилкә формасын алачак. Шуның өчен, иң әүвәл погонны бөтенләй сүтеп ташлап, тукымасын бастырып үтүклисең. Авиациядә еш кулланыла торган «плексиглас» дигән органик пыяла бар: җиңел эшкәртелә, киселә, шомартыла – тыңлаучан, гадәти пыяла кебек чәрексез түгел. Менә 
шул юка гына плексигласны солдатлар куйган стандартка туры китереп кисәсең, үткен почмаклары тукыманы тарттырганда тишмәсен өчен, надфиль дигән үтә нәзберек игәү белән шомартып аласың. Аннары, бик төгәл үлчәп, башкаларныкын да кат-кат карап, тәмам ышанганнан соң гына погонның кирәкле урынына ике тишек тишеп калдырасың да... зәңгәр тукыманы тарттырып тегәсең. Теге тишекләрнең берсенә – сәдәф, икенчесенә авиатор билгесе беркетелә. Алтынсу төстә, җәелгән кош канатлары уртасына самолёт пропельлере куелган бу билге миңа бик тә ошый иде. Әле офицерлар гына тага торганы... пропельлер уртасында нәни генә йолдыз балкып торганын да куеп җибәрсәң... Ә нигә куймаска! Рәешкә кия торган киемең рәвешле булсын! Ә инде погонны җилкәгә туры-төгәл урнаштырып, җебе күренмәслек итеп ябыштырып тегә белү – үзе бер сәнгать. Моңа күпләр ирешә алмый. Тупас учында энә-җепне югалта торганнарга мондый нечкәлек бирешми. (Менә бит, хезмәт дәресе дип, башлангыч класста кулъяулык чиктереп изалаганнарының кайчан да бер файдасы тиде.)
Шулай итеп, казармабыз Парижның мода салонына әверелде. Кая карама – тегәләр, кисәләр, бозалар, бәхәсләшәләр.
Әнә, безнең взводның беренче отделение командиры Голованов погонына «лычка» тегеп утыра. («Лычка» дип погонга аркылы тегелә торган алтынсу төстәге тар тасманы атыйлар. Сержантныкы – өчәү, кече сержантныкы – икәү, ефрейторныкы берәү була.) Голованов – Себер егете, Новосибирскидан. Борыны тумыштан чөенке бу егет үзен бик зур дәрәҗәгә ирештем дип уйлый. Отделение командиры буласың, дигәч, күз алдында ул бер буйга үсеп китте. Әнә бит, кителен киеп, лычкалы погоннарын сыйпый-сыйпый, әле уң ягына, әле сул ягына борылып, көзге каршында көязләнә. Канәгатьлектән бит очлары алланып чыккан.
Ефрейтор дәрәҗәсе – солдат тарафыннан көлкегә алына торган иң түбән дәрәҗә. «Собака – друг человека, сказал солдат, обнимая ефейтора», – дигән йөремсәк сүз дә юкка гына тумагандыр. Командир булырга, гадәттә, хохоллар ярата. Тавыш, «горлопан»лык шәп, гәүдә бар, башны эшләтү әллә ни кирәкми, оялчанлык аларга хас түгел. Әгәр инде хохол егете өч ел хезмәт итеп, ефрейтор булуга да ирешмәсә (бу – нонсенс), станицасына кайтып җиткәндә, ул, туктап, погонына бер лычка булса да тагып куя икән, дип көләләр иде алардан. «Хохол без лычки, справка без печати» дигән әйтем дә хәтердә калган.
Әнә минем икенче отделение командиры Колоколов Пётр Онуфриевич сабыр гына караштырып йөрде дә, погонын ничек бар, шулай текте дә куйды. Ул да Себер егете, тайга уртасындагы бер авылдын. Чырае, башын тоту рәвеше дөянекенә охшаган. Ниндидер күзгә күренмәс киштәгә ияген таяндырган да күзен кысып, көлсу керфекләре арасыннан дөньяга түгел, ә үз-үзенә карап тора. Беркайчан тавышын күтәрмәс, кызып китмәс. Муртайган салам түбәле ызба шикелле бик иске дә, бик борынгы да булып тоела ул. Текәлеп йөзенә карап торсаң, ул күзгә күренеп олыгая бара, олыгая, төгәл яшен дә аерып булмас шикелле, кайчакта онытылып елмаеп куйганда гына аның яшь кеше икәнлеген искә төшерәсең. Ниндидер ямансулык, беркем белән дә бүлешергә җыенмаган яшерен сер бар кебек бу егеттә...
Һәм бу сернең бер чите көтмәгәндә ачылып китте. Минем рус телемне энә күзеннән үткәзеп тыңлый белгән Володя Бацын белән гәпләшеп утырабыз шулай... – Син мине татарга охшамагансың, дигән идең. Татар нинди кыяфәтле
булырга тиеш соң синеңчә?
Бацын бер мәлгә аптырап калды, як-ягына каранып алды да, кызарып:
– Нинди дип... Кысык күзле, җәлпәк йөзле итеп ясыйлар бит рәсемгә. Татар шундый булырга тиеш, дигәнгә күнеккәнбез инде.
– Менә безнең ротада гына да егермедән артык татар бар. Шуларның берәрсе син әйткәнгә туры киләме?
– Революциягә кадәр татарларның күзе кысык булган. Революциядән соң...
– Кинәт ачылып киткәнме? Монголиядә дә революция булды. Нишләп соң монголлар кинәт европалылар кыяфәтенә кермәделәр?
Бацын үзе дә көлеп куйды. Мин һаман эзәрлеклим тегене:
– Менә син игътибар белән кара әле: ротада җитмешкә якын рус бар. Аларны тезеп карап, рус кешесе менә шушындый булырга тиеш, дигән эталонга кертә аласыңмы? Берегез – кап-кара, берегез – сары. Берегез – җирән, берегез – көлсу. Илдә ике йөзләп милләт кешесе яши, шуларның бөтенесенең дә чалымы бар бит руста, шулай бит!
– Сине үз башыма дип русчага өйрәтәм, ахрысы, – дип Бацын көлеп куйды.
– Шулай да... Бөтен ротага ике охшаш рус егете бар. Кыяфәткә димим. Үз- үзен тотышы ягыннан. Сүгенә белмиләр. Аларга тыныч холык, эчкерсезлек хас. Кирәк чакта үз-үзен онытып ярдәмгә килә беләләр.
– Кемнәр инде ул?
– Берсе – янәшәмдә утыра. Икенчесе – безнең отделение командиры Колоколов дигән егет. Погонын да үзгәртмичә, кителен дә, галифе чалбарын да тарайтмыйча киеп йөрүче бөтен ротага икәү генә бит сез. Уставны бозмыйсыз, янәсе... Сине әле күпмедер аңларга була. Ә Колоколовның эчке дөньясы тайга урманы белән уратып алынган.
Бацын миңа табарак елышып, ирененә бармагын аркылы куйды, ярымпышылдап:
– Петя, сын Онуфрия – старовер... Бу хакта беркемгә әйтәсең булма! – диде, күзендә шомлы очкын ялтырап куйгандай булды. Гомеремдә бер колагыма чагылмаган бу ят сүз минем аң-зиһен бусагасында бүәлеп калды. Володя нидер аңлата башлагач та, мин әле битараф халәттә, теләр-теләмәс кенә колак салган идем дә... Староверлар шул ук христианнар, әмма динне борынгы заманнарда кабул иткәнчә, ягъни искечә тотучылар икән. Яңа кануннарга буйсынырга теләмичә, үз пакьлегенә тугры калып, күпме җәбер-золым кичергәннәр. Туган җирләреннән сөрелгәннәр. Утка-суга кергәннәр, башларын бүкәнгә куйганнар. Чит илләргә чыгып китәргә мәҗбүр булганнар...
– Аларның тәрбия башка, – диде Володя. – Җинаять кылу, явызлыкка бару – аларда күрелмәгән хәл...
Ул сөйли дә сөйли, керфекләренә эленгән яшь пәрдәсен күз кабаклары чак тотып тора. Пышылдап ул миңа бәгырь авазын җиткерә иде. Мин тетрәнеп уйга калдым. Бәләкәй чагымда әбидән ятлап калган бер-ике дога белә идем, алар да инде онытылып бара. Мин аның кирәген дә тоймыйм. Кадими кара ябалдашлы дин агачы күзгә күренеп сула бара һәм ул, тамырынача төшеп, бөтенләй корып бетәргә тиеш дип уйлый идем. Бу дөнья мин гөманлаганча берьяклы гына түгел, русларда әнә нинди катламнар бар икән. Болар, безнең кебек, уңнан кычкырсалар – уңга, сулдан кычкырсалар – сулга ияреп китә торган беркатлы-аумакай түгел. Болар арасында күңелдәге үз ышанычын саклый белгәннәр дә бар икән...
Ни әйтә алам соң мин Володяга, сүз бит Петя Колоколовтан чыкты да менә нинди юнәлеш алды. Бәлки, Володя үзе дә берни әйтә алмасымны белгәнгә 
миңа боларны сөйләп, бөтенләй чит кавем кешесенә ачылып алырга теләгәндер. Аптырагач мин, Володяның җаена төшәргә теләпме, әйтеп куям:
– Бөтен ротага чын рус сез икәү генә, димәк...
– Чын, димә, славян канлы, диген... – дип төзәтеп куйды Володя.
Үз ышанычын саклый белгәннәр... дигәннән, Мәскәүдә Максим Горький исемендәге Әдәбият институтының Югары курсларында укыган чакта (1982-1984) группада Владимир Соколов дигән шагыйрь бар иде. Ерак Көнчыгыштан. Озын буйлы, калынча гәүдәле. Үзе бик тыйнак, юк- бар әңгәмәләргә, мәҗлесләргә катышып, вакытын юкка исраф итми. Биниһая озын поэмалар яза иде бугай. Стипендия алуга (150 сум), өенә тәм-томнар җыеп посылка сала, үзе ай буе такы-токыга калып яши иде. Бервакыт без группа белән Ленинградка, берничә көнлек сәяхәткә бардык. Шунда, шәһәр читендәге бер бик матур урында, Павел патшаның җәйге сарае бар икән. Ялтыр паркетлы идәненә зур тәрәзәләрдән якты төшкән заллардагы экспонатларны карап йөргәндә, мин кечкенә генә бер картинага тап булдым. Билгесез рәссам ясаган. «Обрезание Христа» дип атала. Милләте рус булуына шикләнмәгәннәр арасыннан мин Соколовка дәштем. Алгы тешләрен алдырып, әлегә куйдырырга өлгермәү сәбәпле, авызын каплабрак сөйләшергә мәҗбүр Соколов яныма килеп баскач, чүпрәк арасында яткан сабый сурәтенә күрсәтеп:
– Сез, руслар, нишләп аллагыздан үрнәк алмыйсыз, сөннәтләнгән ир- аттан көлгән буласыз җитмәсә? – дигән идем, Соколов, чирканган сыман, чыраен чытып, картина яныннан артка чигенә башлады:
– Хриштош не наш, Хриштош не наш!..
Соңыннан белдем: ул мәҗүсилек яклы, Перунга табына икән...
***
Беренче тапкыр авызлыклы йөгән кигезү көне тайның исендә кала микән?
Ә менә яшь солдатның анты, присяга бирү көне гомер боҗрасында уемлы эз калдырадыр.
Кар көртләрен үтәли яктырткан кояшлы көн иде ул (1965 елның 19 декабре). Иртәнге физзарядка, иртәнге аш, иртәнге әзерлекләр – бар да ниндидер җилкенү дулкынында барды. Мәш киләбез. Күн итекләр көзге кебек ялтыратылган. Кайберәүләр хәтта кирза итекнең мәңге тонык, ярмалы кунычын да ялтырату осталыгына ирешкәннәр.
Пирамидалар ачып куелган. Һәркем үз карабинын алып, маеннан чистарта. Ниһаять, соңгы команда яңгырый. Рота уку корпусларына юнәлә. Дүрт взводны дүрт класска бүләләр. Каушау. Дулкынлану. Таркаулык. Ярый әле командирларның кыска-кискен әмерләре аң-зиһенне кирәкле ноктага кадаклап тора.
Карабинны «К ноге!» куеп, бер сулышка, бер ритмдагы йөрәк тибешенә көйләнгән взвод каршына чыкканда инде син үзеңә-үзең хуҗа. Кызыл келәм өстеннән тантаналы атлап өстәл янына киләсең. Һәр хәрәкәтең төгәл, ипле, тәвәккәл булырга тиеш. Уң кулыңда кызыл катыргыга беркетелгән ант тексты. (Мин аны яттан беләм, дип әйтә алмыйсың, карап укырга тиешсең.) Сул кулың – күкрәк турына кыеклап асылган карабинга тотынган... Каршыда кыл кебек тартылган взводташлар сафын, командирларны күрәм дә, күрмим дә шикелле. Гүя минем шушы мизгелдә яңгыраячак һәр сүзем Мәскәү Кремленең үзенә барып җитәчәк. Дулкынлану соң ноктасына җитә...
– Я, гражданин Союза Советских Социалистических Республик...
Никадәр мәһабәт, колачлы сүзләр бәйләме! Сүзгә сүз ияреп, сине ниндидер олылык чоңгылына урап ала. Күңелне чиксез горурлык били. Мәктәп диварында эленеп торган биниһая зур СССР картасын күз алдыма китерәм.Ярларын өч океан хасиятеннән чыккан унике диңгез юган ил бит ул! Ничә меридианга бүленгән шул олылык уртасында минем дә туган җирем, республикам, туган халкым бар. Шуларны сакларга, якларга ышаныч баглатып, бүген мин ант итәм.
Димәк, мин олы вәгъдә бирерлек яшькә җиткәнмен. (Әлбәттә, мин кайчан да булса йөзләрчә милләтләрне сыйдырган ил исеме үзгәртелер дә, бер генә милләт атамасы торып калыр, һәм аны көненә мең мәртәбә колакка тукып торырлар, дип башыма китерми идем ул чакта.)
Шулай итеп, без армия дигән монстрга күзгә күренмәс чылбырлар белән бәйләнеп куйдык. Истә калырлык, тантаналы итеп. Оркестр астында, батальон белән парад үткәреп. Ашханәдә ризыклар да бәйрәмчә иде. Бусы инде солдат өчен иң мөһиме...
Кичен безне беренче мәртәбә шәһәргә алып чыктылар. Зур концерт карадык. «...Адресованная другу, ходит песенка по кругу, потому что круглая земля», дигән җыр яңгыраганда, күздән яшь килде. Мин шаккатып калдым. Моңарчы рус җырларына битараф идем. Җырчысы да нинди бит: яшь, хәрәкәтчән. Нинди чиста, матур тавыш. Мин бер-бер артлы гаҗәеп җырлар башкарган артистның Эдуард Хиль икәнен истә дә калдырмадым. Шул көндә русның заманча эстрада җырларына колагым ачылды. Сүзен-көен тыңлый, кабул итә, аңлый белә башладым. Алар миңа сагыну дәвасы булып, еракта калган татар җырларын алыштырдылар.
Бацын рус теленнән «дәресне» хат яздырудан башлап җибәрмәкче булды. Авылында Валя исемле бик чибәр кыз – писаная красавица бар икән.
Шуңа хат язарга утырдык. Ул әйтеп тора, мин язам, имеш. Володя шундый хискә бирелеп, дулкынланудан күзләрен кыса төшеп, матур сүзләрне тезә генә, әллә соң бу Валяга үзе күз атып йөргәнме, әйтә алмыйча калган фикерләрен минем аша җиткерергә телиме, белмәссең. Ни генә булса да ошамый миңа бу шогыль.
Барып җитте микән дип торганда, хат килеп тә җитте. Конверт тышына «Салиеву» дип язылган. «Г» хәрефен артык тырышып, бизәкләп сырлаган идем, Валя аны «С»ы дип аңлаган, күрәсең. Яңадан хат язмаска менә дигән сәбәп булды бу. Үпкәләгән рәвеш чыгардым. Икенче хатта Малиев, өченче хатта Шалиев булырмы дип, чын-чынлап үпкәләвемә Володяны ышандырдым шикелле.
Шуның белән хат язу дәресе тукталды.

Дәвамы бар.

"КУ" 12, 2016

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев