Тимә, яшәсен! (дәвамы)

Романның башын монда басып укыгыз.

Бәхетле тукталыш

И бу – тургай моңына манылган җәйге хозурлыклар!
Күк гөмбәзенең аяз төпкеленнән без белмәгән дөньяларның кызыктыргыч шәүләсе саркып күренер кебек.
Велосипедта җилдергән унсигез яшьлек егет күңелендә нинди уйлар 
кайный? Әллә соң – уйлы икәнен белмәгән уйлы чагымы, бәхетле икәнен белмәгән бәхетле чагымы?
Педальне күз иярмәс тизлектә әйләндергән аякларында ап-ак спорт чүәкләре чагылып кына кала, кыска җиңле ут-кызыл футболкасын җил кабарткан. Велосипедның ялтыр тәгәрмәчләреннән җем-җем килеп кояш нуры сибелә. Җете балкыш! Бар да әйбәт. Бар да имин. Рәхмәт сиңа, унсигез яшьлекнең ирекле җәе!..
«Сагынырсың, сагынырсың әле, ничек кенә сагынырсың», – дип пышылдый йомшак, ягымлы җил. Велосипед тизлегеннән туган бу җил: «Үзең уяттың да!» – дигән шикелле үрсәләнә, чытлыкланып, чәчне тузгыта, иркәләнеп куенга тула, алга йөгереп китеп, мине үз артыннан әйдәкли.
Үр менү белән үр төшү арасында аерма юк. Рульнең сул як очындагы «өтер«гә кагылып кына алам – тизлек үзгәрә, рульнең сул ягындагы «өтер«дә биш төрле тизлеккә күчерешле хикмәткә ия. Очам гына. Машиналарны узып китү – җан рәхәте. Дулкын-дулкын таулар, яшел тугайлар, үзән-кырлар – һәммәсе минем тизлеккә ярашып, бер юнәлештә агып бара...
Туган җир күкрәгенә каеш булып уралган юл тигезлеге, сынатма, сакла син, ярлыка, тизлек җиленнән исергән башсыз улыңны! Бер генә була бит ул, гомереңдә бер генә була бәхетнең җиденче катында очу мизгеле. Искәреп кал, бүтән аны кабатлап булмый, сагынырга гына кала...
Шундый хәтәр тизлек белән җилдергәндә... җан үзәгендә кабара барган кыргый хисне сыйдыра алмыйча, кулларны рульдән ычкындырам да, күккә сузып бер талпынып куям... Мин шулай бу җирдә яшәвем өчен Ходайга рәхмәтемне җиткерәм түгелме!
Асфальттан авылым юлына борылам. Колакта жуылдаган җил сүрелә, тизлек акрыная, велосипедның тизлектән ярсыган тәгәрмәчләре ризасыз гына вак-төяк чокыр-чакырларны санап бара. Ике тау арасында посып утырган авылым, үзенең барлыгын раслап, кинәт каршымда пәйда була. Күрәм бит, мин төшәсе тау, каты булмасын дип, юлын бәрхет тузан белән түшәгән. Сизәм бит, мин ачып керәсе капка келәсе, алдан ук әзерләнеп, кытыкланып куйды.
Менә ул – ваемсыз яшьлекнең кадерле тукталышы! Чирәмле ишегалды. Алтын шарлар итеп бал кортларын чөеп уйнаган бакча. Менә ул – бауга ак керләр элеп йөргән яланаяклы кызый. Кисәк ачылган капка тавышына сискәнеп борыла, зур ачылган күзләрендә якты моң. Ниндидер акыллы сүзләр көчсез бу мизгелдә, ашкынып килгәнемне сиздермәс өчен, җүләр бер дулкынга күчәм:
– Кем син, танымыйм?
– Мин – Фәния. Ә син кем?
Дымлы керләрдән чирәмгә ләйсән тамчылар тама. Бал кортлары үз көенә
гөжелди. Койма буенда песи таралып ята. Фәниянең аяк йөзен юеш туфрак сипкелләгән.
Кысып алган бәхетле хистән күзгә яшь килә...

Никрут

Язмыш - гомер йомгагы.
Гайре табигый хәлгә юлыкканда, без «Көтмәгәндә... Уйламаганда... Очраклы рәвештә...» дияргә яратабыз. Бәлки язмыш челтәренең һәрбер үреме алдан уйланылгандыр, без аның бер генә бизәк-күзәнәген дә үзгәртә алмыйбыздыр. Шулай булган. Шулай була. Шулай булачак... Бу – яшәү асылының һәркемгә тәгаенләп язылган астыртын кагыйдәсе түгел микән әле?..
Менә мин – унсигез яшьлек никрут, табиблар каршында анадан тума килеш басып торам. (Рекрут – алман-француз сүзе, руска некрут булып кергән. Солдатка алынган, әмма солдат булып җитмәгән дигәнне аңлата.) Ярый әле үзем генә түгел, унбишләп егетне галәмәт зур бүлмәгә шулай төркемләп-төркемләп кертеп торалар. Бетсәк – бергә бетәбез, калсак – бергә калабыз, дигән янәшәлекне тою шыр ялангач халәттә, чарасыз икәнлегеңне оныттырып, юаш кына кыюлык өсти. Монда өстәлләр дә күп, ак халатлы табиб-медсестралар да шактый күренә. Менә шул күркәм генә ханымнар нинди боерык бирә инде: ятаргамы-торыргамы, бөгелергәме, тезләнергәме – оялу-кыенсынуыңны эчкә йотып, барын да карусыз үтисең. Табибларның күз карашлары иләсләнгән, бит очлары алланып чыккан шикелле, әмма тыштан кырыс-җитди күренәләр. Армиягә нинди мал озатасын кәгазьгә латин атамалары белән терки торалар. Язуы бер хәл, тән күзәнәкләреңне нәзберек салкын бармаклары белән тотып-капшап, бөтен гәүдәңне сындырып-сынап та карыйлар шикелле. Ике күзең дә үзара килешеп ачыла-ябыламы, уңы мәгърипкә төбәлгәндә, сулы мәшрикъка тайпылмыймы? Кирәкмәгән чыш-пыш хәбәрне дә, бер-берсеннән көнләшмичә, ике колагың да тигез ишетәме? Борын тишекләреңнән һава ургылып керә- чыгамы? Авыз куышлыгың үз урынындамы, кыбырсык телеңне тигез-сәламәт тешләр коймасы тыеп тора аламы? Менә шундый четерекле сорауларга җавап эзли һәм хәлиткеч мөһерне суга башкалабыз Казанның таләпчән табиблары.
Якташым Ислам белән табибтан-табибка бергәрәк йөрибез. Ишелеп маңгаена төшкән куе кара чәчле бу үтә дә чибәр егет бик ипле, итагатьле күренә иде, Азнакайдан кузгаласы мизгелдә әллә нишләде; хәмер тәэсиреннән алай ук йомшап та төшмәгән кебек иде югыйсә, бүтәннәр кебек үк, якыннары белән кочаклашып хушлашты да... Бөгелмә вокзалына алып китәсе автобуска утырышып беткән генә идек, Ислам, урыныннан җәһәт купты да, ыргылып килеп, ачык ишек яңагына тотынып басты, әле бер, әле икенче аягын ачу белән селтәп, тибепме тибә бу озатучы халыкка. Көчкә тыеп, урынына утырттык малайны.
– Сиңа бәйләнүче юк бит, нигә тибенәсең?! – дигәч, «Алар – кала, мине алып китәләр бит!» – дип, инәлеп, җыларга тотынды.
Шул гаебен оныта алмыйча, ул поездда барганда да, үз эченә йомылып, Казанга җиткәнче гасаби халәттән чыга алмады. Менә хәзер, хәлиткеч медкомиссия үткәндә, киеме белән бергә борчуларын да салып ташлады бугай, бераз ачылып сөйләшә башлады:
– Әнә теге тинтәкне күр әле, – дип иңемә төртте. Мин түр почмакта басып торган егеткә карагач, имәнеп киттем: маймыл кебек йонлач гәүдә, тар җилкә, гадәттән тыш киң бәдән, алагаем зур башы иңенә чумып тора, сөзәк маңгае йөнтәс каш турына җитәрәк эчтән күпереп, шешеп чыккан шикелле. Шул «түбә» астында бер-берсенә елышып поскан кечкенә-төссез күзләре бер ноктага төбәлеп тасрайган. Ирен читендә сәер елмаю оеп калган.
– Чыраен үтмәс балта белән ясаганнар моның, – диде Ислам. – Бу тинтәккә дә мылтык тоттырырлар микәнни?!
– Үзеннән көлгәнне сизә күрмәсен. Йодрыгы бер потлы гер чаклы, – дидем мин. – Йодрыгы гына түгел... – диде Ислам.
Бераздан ул, икенче өстәл янына килеп чиратка баскач, ярым пышылдап болай диде:
– Унҗиденче елгы революциядән соң Казанда татар полклары оеша. Татар булгач, командалар да татарча булырга тиеш бит инде. Тәрҗемәсен эшлиләр. Менә син «Смирно!» командасын ничек әйтер идең? Белмисең. «Смирно!» – «Үрә кат!» була. «Вольно!» дигәне – «Шәлперәй!» Кызык бит, ә! Моны сиңа нигә дип сөйлим, теге тинтәккә кара әле, «ташкенты» беренче командага буйсынган түгелме!
Шәһәр кабагы сыман гәүдәсе өстән аска иләмсез киңәеп төшкән баягы егет берни булмагандай елмаеп тора, янәшәсендә битенә ут капкан табибә кыз – чарасыз... Шул мәлдә икенче өстәл артыннан торып, ябык-курач гәүдәле, гадәттән тыш ак йөзле, усаллыгын юка иреннәренә кыскан өлкәнрәк яшьтәге табибә ханым килде дә, кулындагы линейкасын бөгеп китереп, шундый итеп чартлатып чирттерде ки, теге егетнең «кызыл фәсле малае» «Шәлперәй!» командасына буйсынып, бөгелеп кенә төште. Бу мәлнең шаһиты булган никрутларның дәррәү көләргә бөтен хуты бар иде югыйсә, әмма шыр ялангач килеш көлү дә килешеп бетми икән шул...
Без – Азнакайдан ракетчиклар командасына дип тәгаенләнгән унбер егет идек. Иңгә-иң килеп, дус булып йөрмәсәк тә, бер-беребезне ерактан булса да күргәләгән бар иде. Төрле мәктәпләрдә укып, унбер классны тәмамлап чыккан берсеннән-берсе чибәр егетләр. Барысы да бүгенгедәй күз алдында...
Хәзер инде безне уртак максат берләштерә. Ук белән җәядән башлап, мең- мең еллар буена камилләшә барган сугыш кораллары арасыннан моңарчы күрелмәгән иң куәтле, иң заманча саналган дәһшәтле ракеталарны иярләргә дип җибәрәләр бит безне. Күңелдә – чынбарлыкның асылына төшенеп тә җитмәгән горурлык баш калкыта. Иткәч инде шундый гаскәрдә хезмәт ит – күпне күрдек дип йөргән авыл агайлары без сөйләгәнне тел шартлатып тыңларлык булсын.
Нинди төрләре генә юк бит солдат хезмәтенең. Пехота әнә гомер-гомергә 
җирдә казына.Ташбака кебек үрмәләгән танк йөртү дә әллә ни кызыктырмый. Ә безнеке – ракета! Җир тарту көчен җиңеп, галәм киңлекләренә дә ыргыла ала торган, кеше акылы тудырган хикмәтле тимер кош! Тайпылыгыз безнең яннан чернота – кара погонлылар! Безнең иңдәге погоннарга аяз күк төсе кунаклаячак...
Әмма минем эчке горурлыгымны үсендереп торган беркатлы хыялларым озакламый челпәрәмә килде: күз табибында шактый озак тоткарландым. Олылар әйтмешли, күзләрем пичәт кебек, шәп күрә, дип йөри идем, аерым-аерым караганда алай түгел икән бит. Уң күзем эреле-ваклы бөтен хәрефләрне дә наят күрә, ә сулы... юл-юл хәрефләр вагая-метекләнә барган саен, күз карасын үчекләгәндәй, тоташ бер җепкә тезелеп, хәреф булудан туктый. Шулай итеп, үткенлеге ягыннан ике күзем ике төрле булып чыкты (медицина теле белән әйткәндә: уңы – 1, сулы – 0,5). Төрле калынлыктагы линзалар да куеп карыйлар, юк кына бит, сул күзем киреләнә инде, вак хәрефләр белән вакланмый. Бернинди күзлек тә ярамаячак икән миңа. Табиблар аптырашта. Бәләкәй чакта бер-бер нәрсә төртелмәдеме, күзең авыртмадымы, дип сорыйлар, мин берни дә әйтә алмыйм. Капылт кына хәтергә төшереп тә булмый...
Шулай итеп, мондый күз белән авиациядә генә хезмәт итә аласың, дигән нәтиҗә чыгарып куйдылар. Аргамак биленнән селтәп төшереп, ишәккә атландырып куйган кебегрәк кимсетү булды бу. Азнакайдан ракетчик буласыз дип озатканнар иде бит югыйсә. Казан иләге нечкәрәк булып чыкты. Төшеп калдым менә, оят бит, бергә килгән якташларым күзенә ничек күренергә? Без – ракетчиклар, дип масаеп йөрдек тә...
Кәефсезлек, ямансу халәт тымызык болытлы ноябрь күгеннән берьюлы убылып төште. Биек йортлар, таш диварлар каймалаган ишегалды мәйданында (Татвоенкоматның төп туплану пункты) төрле тарафтан җыелган егет-җилән – чуар халык кайный. Хәрби кысаларга керер алдыннан бер кыргыйланып аласы килгән яшьләр көтүе. Күбесе – иске, таушалган, алама киемнән. Бигрәк тә авылныкылар. Әнә берәү такыр итеп кырылган башына чалма итеп тастымал ураган, берсе – башына сыңар колакчыны өзелгән бүрек калдыгын чәпәгән. Күзеңне аска «исәң», никрут модасының чуарлыгына исең китәрлек: авызын ачып, кадак тешләрен ыржайткан ямьшек ботинкалар, кыршылып, төсен җуйган тирән кунычлы галошлар, Хаттабыч картның чүәге сыман, баш-башлары өскә чөелгән иске, калҗайган күн итек, кат-кат бөкләп, кунычы кыска калдырылган олтанлы киез итекләр дисеңме (ун еллар элек кенә моданы чабата тоткандыр) – бар да буталган монда, авылныкылар да, шәһәрнекеләр дә... Арада ыспайлар да күренә: муенга Остап Бендерча уралган озын шарф, «канадка» итеп алдырылган чәч учмасы маңгайны сыйпап-сыйпап алсын өчен башны һәм гәүдәне селкенчәк көй ритмына тирбәтеп тору, ирен читенә кыстырылган тәмәкене «онытып» сөйләшү, яканың арткы өлешен күтәртеп, ике кулның да очын кесәгә тыгып, башны иңгә чумырыбрак тору рәвеше – бу инде алтмышынчы елларның «стиляга» дигән кызыктыргыч шаукымын җуясы килмәгән яшьләр. Күбесенең бүген-иртәгә такыр каласы башын чәчле чагында дөньяга күрсәтеп каласы килә.
Әнә бер өер, үзенә бер өермә булып, «Братья, славяне!» дип, шом салып, бугаз ертып килә. Хәмер тәэсиреннән калайланган күзләрен кан баскан. Фуфайкаларының арка өлешен мамыгынача кисеп, ак тәре сурәте ясаганнар. Боларның атлау рәвешендә – кайда тереклек бар, без шунда хуҗа булырга тиеш, дигән чамасыз мин-минлек чагыла.
Ничә еллар шулай солдатка алынганнарны барлап тора микән бу мәйдан?

Бәләкәй чактан ук хәтерлим, үзебезнең очта яше җиткән егетнең солдатка китүе онытылмас бәйрәм була иде. Шатлык та, күз яше дә бергә. Кул арасына керә башлагач кына, дип ата-ана бер яктан нәүмизләнсә, икенче яктан, улым чыныгып, дөнья күреп, кеше булып кайтыр дигән горурлык та кичергәндер.
Никрут егет үзе дә канәгать. Чөнки ул «кәҗә билеты» тотып калмаган. Хәрби хезмәткә яраклы, сау-сәламәт, нәселенә кызыллык китермәгән. Ул – үз тирәсендә чыркылдашкан кыз-кыркынга еракка очасы бөркет вәкарьлеге белән карап куя. Ул – никрут. Карашында, торышында – күз күрмәгән дөньялар иләслеге...
(И бу – татарның буыннан-буынга күчә килгән карусыз беркатлылыгы. Бик борынгы заманнардан калган, үз иле, дәүләте бар чагында яу-дауларда чыныккан яугирлек, уклы, утлы корал тотуга хирыслык, сугышчан рухның канда типкән үкенечле кайтавазыдыр бу... Ничә гасырлар буена империя алып барган сугышларда, алгы рәтләрдә булып, утка кергән, кырылган, гарипләнгән, чит тарафларда гаип булган. Биләгән җирләр дә, таланган байлыклар да үзенә тәтемәгән. Сугыш тынгач, исемен дә оныттырып, кылган батырлыгын да, данын да тартып алып, империя тотучы милләткә ягып куйганнар.)
Безнең очта Фәрит абый бар иде. Тән-мускулларын тимер кебек чыныктырган. Кыш челләсендә дә юка гына киенә. Апрель кояшы карый башлауга ук, ул майкачан яисә билдән чишенеп йөри башлый. Каралып бетә. Калын иренле, шакмаклы йөзле – тач негрга әйләнә дә куя. Шуңа күрә аны Кара Фәрит дип йөртәләр дә. Бу кушаматка тагын да көч өстәр өчен, рус телендәге сүзне тартып китереп, «Чёрный» дип тә җибәрәләр. (Бәләкәй чагымда ул бик ямьсез булып күренә иде миңа, хәзер инде аңлыйм: хатын-кызларны тәкатьсез калдыра торган ирләрчә кырыс чибәрлек булган икән аңарда.) Менә шул Кара Фәритнең солдатка алынуы турында үзе сөйләгән кыйсса хәтеремдә калган:
«...Мал ташый торган калтырча вагонда, бер поездан икенчесенә күчә-күчә айдан артык бардык. Иксез-чиксез далалар үтеп, чүлләр кичеп. Сусызлыктан кибенеп, җүнле ризык күрмичә... Каралып бетеп... Менә минем хәзерге каралыкка тагын да куерак корым яксаң, күз алдыңа килер... Шулай талкынып бара торгач, чабатам да, болай да сизерәп беткән өс-башым да бөтенләй тетелеп бетте. Сугыштан соңгы фәкыйрь еллар бит ул. Ниһаять, ил чигенең Көньяктагы иң ерак ноктасына – Кушка шәһәренә барып эләктем. Хәрби гарнизонга китереп, плацка тезделәр безне. Азиатлардан да карарак булып чыктым мин. Арада – бер! Ярымшәрә хәлдә, киемне хәтерләткән алам-салам почкаклары белән җан җирне каплаштырган булып басып торам инде... Саф алдыннан берәм-берәм һәр никрут каршында тукталып, төрле сораулар биреп килгән командир, минем турыга җиткәч, артка чигенеп, шаккатып бер мәл карап торды. Минем кыяфәт... Ныграк төчкерсәң дә таралып төшәсе кием аламасы бер хәл әле, ялантәпигә киндер җеп белән бәйләштереп куйган такта кисәкләреннән әтмәлләгән штиблетны күрсәң син!.. Командир, хәйраннар калып, башын чайкап куйды да:
– Что за чучело, откуда?! – диде.
Мин, киноларда күргәнчә, такта үкчәмне такта үкчәгә шап итеп бәреп куйдым да, күкрәкне киереп:
– Из солнечной Татарии! – дип ярып салдым.
– Шуннан соң: «Ике адым алга!» – дигән команда яңгырады. Мин саф алдына чыгып баскач, командир иңемә кулын салды да:

– Вот из этого чучело надо сделать советского солдата. И мы это сделаем! – диде...»
Беренче көнне мин шыксыз казармада, өч яруслы нарларның иң түбән катында, күпме кешеләрнең аркасын каезлаган агач сәкедә, спорт сумкасын баш астына салып, бәхетсезлек катында аунап чыктым. Күзгә йокы эленә алмады шикелле. Казарма эче анасын җуйган корт күче кебек болгавыр гөжелдәүдән тетрәп тора. Кортлар өммәтеннән аермалы буларак, бу гөжелдәү – бугаз ертып акырышу, катлы-катлы сүгенү, дөпе-дөпе чәкәләшеп алу, әче итеп сызгыру һәм тагын шуның ише кыргый авазлар куелыгы белән баетылган иде. Инде керфекләр авыраеп йомылам дигәндә, нарларны дер селкетеп, өске каттан гөрс- гөрс итеп сикерә, йөгерешә башладылар. Әткә-әнкә куенында иркә ялгызлыкта яшәгән малай өчен чирканыч тетрәнү иде бу...
Йокысызлык белән генә кәефкә көя төшерә алмыйсың – яшьлек үзенекен итә. Иртән мин көтелмәгән яңалыкларга әзер булып дөньяга чыктым. Ә дөньям шундый тар, таш диварлар белән кысылган, түбәсе – кургашын болытлар белән ябылган. Мин бар да, мин юк та...
Үз уйларымны таптап, кешеләр төркеменә ияреп барам. Тамагым ачмаса да, ашханәгә керәм, озын өстәл тирәли тезелешеп утырабыз. Калай савытта тары боткасы, чиле-пешле кара ипи кисәге, калай кружкада әчкелтем алма компоты. Ашаттык боларны, дип каяндыр, кемдер мыскыллап көләдер сыман...
Нишләп соң әле мин йомычка хәлендә агымга ияреп барам? Болай барса, күндәмлеккә күнегәчәксең бит... Кая синең һәммә нәрсәне үзеңчә эшләргә адарынган үҗәт кирелегең? Киттем! Бу калын таш диварларны киереп иреккә чыгарга кирәк. Мине ят, кызыктыргыч, бераз шомлы да Казан шавы үзенә кыстый..
Ике якка ачылмалы киң тимер капка янәшәсендә флигель. Тар коридор. Әйләнмәле тимер киртә. Үткер күзле сакчы солдатлар минем документны да сорап тормыйча, аркадан этеп диярлек чыгарып җибәрделәр. Әнигә рәхмәт инде. «Кеше алдында матур киенеп йөр, улым», дип гел искәртә торган иде. Мәктәптән соңгы бер ел эчендә алган әйбәт киемнәремне киеп китәремә дә сүз әйтмәде. Менә бит, ярдәме тиде бүген. Шундый никрут була димени – өстемдә куе яшел төстәге драп пәлтә (сәкедә, Тукай әйтмешли, буш шешә кебек аунап чыксам да таушалмаган), куе чәч учмасы бөдрәләнеп, бүрек астыннан ташып чыккан. Муенда куе кызылга ак сызыклар төшкән шарф. Чалбар балагының эчтән сабын сылап үтүкләнгән кылыч йөзе дә «үтмәсләнмәгән». Аякта да өр-яңа кышкы ботинкалар. Хәрбиләр коллыгыннан күз буяп котылырга шул рәвеш җитмәгәнмени!
Киттем Казан урамнары буйлап. Берни аңышмаган сарык бәрәне сыман чумдым башкала шавына. Ерактан ук күреп киләм: гаҗәеп биек бер манара якынайган саен отыры калка, чакырып кул изи, ниндидер сихере белән мине үзенә суыра шикелле. Әйләнә-тирәдәге биналарга күз дә салмыйм, алар бөтенләй кирәксез булып чүгеп калды. Бауман урамы икән бу. Тротуардан агылучы кешеләр елгасын ерып ашыгам. Көмеш гөмбәзле мәһабәт манара каршымда бөтен буена калыккач, бер мәлгә сулышыма төелеп торам. Искиткеч! Мондый да биек, мондый да камил чигелешләр белән үрелгән манара күрермен дип башыма китерми идем. Гөмбәзләре очына хаҗ куелган булса да, мин аны дингә кагылышлы корылма дип уйламадым бугай (дөресен әйткәндә, минем «тере» чиркәү яисә «тере» мәчет биналарын якыннан бер дә күргәнем юк бит әле.)
Сокланудан сакланып булмый.
Муеным башымны тотып тора алмаслык хәлгә килгәнче йотылып өстән 
аска, астан өскә карыйм да карыйм. Бу хикмәтле манара сурәте тәүге тапкыр кем зиһенендә яралды икән, җеге-җеккә тезелгән кызыл кирпечләргә нинди оста куллары кагылды икән, күзне рәхәт сискәндерә торган бизәкләрен нинди әфсен өреп сырладылар икән, дип, гаҗиз булып, манара төбенең әле уң ягына, әле сул ягына чыгам, ераккарак китеп тә карыйм, тагын әйләнеп киләм. Шунысы гаҗәп: янымнан үтеп-сүтеп йөрүчеләргә игътибар итәм – ник берсе күтәрелеп карасын, болар өчен әллә манара бар, әллә юк... (Еллар үткәч белдем: Богоявление чиркәве өчен ике миллион кирпечтән төзелгән бу колокольняны бизәүдә шул дәвергә хас орнаментлар, татар бизәкләре дә, яһүдләрнең алты почмаклы Давид йолдызы да кулланылган икән. Ничекләр күтәреп тора, дип хәйран калырга мөмкин: өске яруска күтәртеп асылган кыңгыравының авырлыгы гына да 9 тоннага җитсен әле.)
Казанга кил дә Сөембикә манарасын күрмә, имеш. Бу бит Парижга барып та Эйфельне күрми кайту тинтәклегенә бәрабәр. Кешеләрдән сораша-сораша, Кремльгә барып чыктым. Рәсемнәрдә күреп белгән ак кирмән диварларына якын килгәч, бу тарихи олылык каршында бер мәлгә каушап калдым. Эчкә үтәргә ярыймы дигән икеләнү белән, милиционерларга сагаеп кына карап киләм. Әллә мин бар боларга, әллә юк. Маңгаена түгәрәк сәгать ябыштырылган Спасс манарасының бөкре капкасыннан, кыю булырга тырышып, эре-эре атлап, эчкә тәвәккәлләдем. Шәһәр шавы, миңа ияреп керә алмыйча, калын диварлар артында сөзелеп калды. Монда һава үзгә, рәхәт җиләслек. Берән-сәрән үткән машиналар да, җәяүлеләр дә затлы күренә. Монда – аңлатып булмый торган ниндидер бер тибрәнеш бар. Мин аны тоям, сизәм, бу халәт – минем акыл сүрүен киерә, тәнемә җиңелчә курку дулкыны йөгертә.
Әнә ул – Сөембикә манарасы!
Текә тауга якынайганда гына була торган дулкынлану кичереп, мин аңа тартылам. Якыннан караганда артык гади түгелме. Күпме җилләр, күпме гасырлар төсен уңдырган кызгылт кирпечтән төзелгән. Күз карашын чуалтырлык катмарлы бизәкләргә дә бай түгел кебек. Әмма бу – үзгә манара – ул авыр булып җир күкрәгенә басып тормый, ул гүя күк гөмбәзен тишеп чыгып очарга җыенган сәмави кодрәт чагылышы.
Әсәренеп, күпмедер күзәтеп торганнан соң гына искәреп алам: ерак та түгел бер төркем тупланган (туристлар ахрысы), якынрак килеп, аларны җитәкләп йөри торган чандыр гәүдәле кызның сөйләвенә колак салам. Русча бик кызу сөйләсә дә, чама тартып, аңларга була икән.
Сөембикә-ханбикәнең манарадан ташлануы хакындагы кыйссаны тын да алмыйча тыңлыйлар. Кызның «легенда» дигән сүзе генә аңлашылып бетмәде, унбер ел укып, бу сүзне бер дә ишетмәгәнмен, яисә ул сүз колак яныннан миңа кагылмыйча үтеп киткән...
Кызның теле-телгә йокмый:
– Һәммәгез дә әйтеп карагыз әле: нинди матур исем кушылган: Сө-ем-би- кә!.. Килешәсезме, сезгә дә ошады, шулай бит?! – Аннары ул: җитдиләнеп: – Бу манара – Шәрык архитектурасы үрнәгендә төзелгән, – диде. – Әнә ничек: һәр буыны өскә таба нәзегәя бара, җиде яруслы манара – ислам белеме өйрәткәнчә, күкнең җиде катлы булуына ишарә – символны белдерә...
Мин аңламган «символ» дигән сүз дә, каты чикләвек булып, теш арасына керде. Кәефем төшеп, читкәрәк тартылыйм дигәндә, теге кызый манараның кояш чыгышы ягына авыша баруы турында сөйли башлады. Шунысы гаҗәп: авыш икәнен башта ук үзем дә искәргән идем бит югыйсә, болай булырга 
тиеш түгел, болытлы көн булганга күземә генә күренәдер дип, чынлап та авышлыгына ышанасым килмәгәндер, бәлки.
Нигезеннән кубып, кинәт убыла башласа... Нигә турайтмыйлар икән аны? Бу сорауны кемгә бирим? Якында гына ике ир кеше татарча гәпләшеп тора. Берсе – кыршылган күнле саргылт портфель тоткан, икенчесе – култыгына күн папка кыстырган. Болар янына килеп тәвәккәлләдем. «Нигә турайтмыйлар бу манараны?» дип соравым дорфарак чыкты ахрысы. Тегеләр сүзсез калып, бер мәл миңа сынаулы карашып тордылар да башына юка кепка чәпәгән кара мыеклысы, серле елмаеп, манарага ишарәләде:
– Аның авыш булуы кирәк безгә, – диде. Һәр сүзне кәнфит кебек тәмләп суырып әйтүен өнәмичә, бу нинди дошман, дигән шикелле, маңгай астыннан сөзеп карап торуымны үзенчә бәяләп, аңлатып бирүне кирәк тапты ахрысы:
– Төз манаралар дөнья тулы, авышы – сирәк. Ә сирәк нәрсә кадерлерәк була, – диде. Минем шома баш миенә шул мәлдә нәни генә бер сыр өстәлде бугай. Белекле булып, икенче патронны чыгардым:
– Сөембикә әнә шул... иң биектәге тәрәзәдән ташланганмы?
Түгәрәк ырмаулы күзлек кигән икенче ир нидер әйтергә җыенган иде, кара мыеклы аны туктатты:
– Тимә, шулай уйласын, – диде. – Нишлисең бит... Тарих капкасы каршында без күзе ачылмаган песи баласы хәленә калдык...
Шул мәлдә бөтен тәнем кычытып куйгандай булды. Тизрәк моннан китәргә ашыктым. Үз-үземне сүгеп кайтып барам. Нинди сорау бирәм бит, мокыт, ә! Сөембикәнең кайсы тәрәзәдән ташлануы мөһиммени?!
Шуны белдең ди, җә! Син сүз катардай кешеләрме болар? Акыл иясе икәнлекләре йөзенә чыккан бит. Ә син кем? Өч елга бу тормыштан ыргытылган бәндә, сорау бирергә дә, уйланырга да, үз теләгең белән берни эшләргә дә хокукың юк – менә кем син! Кирза итек табаны астында каласы миңгерәү бөҗәк..
Үз-үземне шулай битәрләп кайтышлый, Сөембикәне көнләштермим дипме, Бауман урамында бая гына күреп тукталган манарага күз дә күтәрми үтеп киткәнмен...
Кичке эңгер төшкәч кенә кайтып җиттем. Хәрби билетны күрсәтеп, капкадан бер тоткарлыксыз үтеп кердем дә мәйданда кайнашкан халык арасыннан якташларымны эзләп таптым. Алар мине күргәч, бер командага буйсынгандай, башларыннан бүрекләрен йолкып алдылар. Кинәт дөнья яктырып китте. Йә Хода! Каршымда – ничә шар, ялап алынган ничә такыр баш. Чәч – кеше кыяфәтенең таҗы икән бит. Кара инде Исламны, маңгаена чәч учмасы төшеп тормагач, гүпчим дә мәзәк кыяфәткә кергән. Аның бүтән камырдан әвәләнгән ят-яңа кыяфәтенә ияләнергә дә вакыт калмаган шул инде. Иртәгә иртәнге сәгать тугызда ракетчиклар командасы – әллүр! Озатачаклар икән. Ул арада ниндидер күрсәтмә бирергәме – егетләрне тагын җыеп алдылар. Күкрәк турында кайнар бер нокта тибенеп куйды. Алар китә, мин калам...
Тынчу казармага кермәс өчен сәбәп эзләп, киләп-сарып йөри идем, багана башындагы репродуктордан, музыканы бүлеп, минем исем-фамилияне яңгыраттылар: «Комендатура янына килергә, туганнарың көтә...»
Кем чакырта икән мине дип барсам... Казанда яшәүче туганыбыз – Сәгыйрь абзый кызы Флёра, авылдагы күрше туганыбыз Рәшидәттәй кызы Кадәрия (ул медицина институтында укый иде) һәм тагын бик чибәр кыз («Альба Регия» дигән венгр фильмында уйнаган артисткага охшаган) басып торалар. Мин олы шәһәргә барып кергәч, төшеп югалмыйм тагын дип, алдан ук хат юллаган идем. Менә бит, барып җитәрме дип, икеләнеп кенә юллаган кыюсыз авазым барып ирешкән, рәхмәт төшкере!
Мине кызлар медицина институтының тулай торагына алып кайтып чәй белән сыйладылар. Теге чибәр кызыбыз Хәния – мин ишетеп кенә белгән якташыбыз, актриса Нәҗибә Ихсанованың бертуган сеңлесе булып чыкты.
Студентлар кыюсызны да кыю итеп үсендерә белгән эчкерсез халык икән. Кызыгып карыйм үзләренә. Мин дә шулай студент булачакмын, дигән тәмле уемны артка чигереп, алда – томаннар аръягында өч елың бар әле, үзе бер гомер дигән уй тәмсезләп куя.
Кадәрия – авылда чакта ук үткен телле, суктырып сөйләшә белгән эчкерсез, зәңгәр күзле, хикмәтле кыз иде. Монда да ул – үзәктә икән. Күрше бүлмәләрдән дә кереп гел кузгатып торалар үзен. Аның сүзе – сүз.
– Баян абзый малае башың белән казармада кунып ятмассың бит инде. Монда, шушы кадәр кызлар арасына салу да куркыныч, – дигән булды ул, минем юк дәрәҗәне күтәреп. Шулай итеп, мине яшьтәш туганым Флёра белән култыклаштырып, Сәгыйрь абзыйларга озатып куйдылар. Анда мин казарманың тәнемә йогып калган сөрсегән өнен ваннада юып төшергәннән соң, ак җәймәле диванда, аккош мамыгыннан сырылган җиңел юрган астында җәннәт төне кичердем. Моннан соң, авыл агайлары әйтмешли, күкрәккә агач мылтык терәсәләр дә, казарма тәмугында кунып каласым юк.
Иртән чак соңга калмадым. Хәрби комиссариатның ике якка киереп ачып куелган капкасыннан килеп керсәм... трибунада офицерлар, мегафоннан яңгыраган тавышлар биек диварлар арасында өзек-өзек бәргәләнеп ишетелә. Ракетчикларны сафка тезгәннәр, ике йөзләп бардыр. Чуар киемле тарау халыкны сафка тезсәң дә, барыбер, чын солдат кавеме кебек кыл тәртипкә китереп булмыйдыр шул... Мин читтән-читтән генә үзебезнекеләрне эзләп барам. Тәкъдир җиле таратамы безне... Кайсылары белән бүтән беркайчан да күрешә алмаячагымны уема да китермим әле. Әнә алар – язмыш берничә көнгә генә янәшә китергән ун якташым. Аларга якынаю мөмкин түгел иде. Кул ишарәләре белән генә хушлашабыз. Ул арада оркестр дәртле көй уйный башлады. Командалар яңгырады. Зур барабанның дөпе-дөпе тавышы күкрәк читлеген аерып кереп, бөтен гәүдәне дер селкетеп тибә шикелле. Ракетчиклар сафы бераяктан атлап кузгалмаса да, шактый эзлекле дулкын булып, мәйданны тантаналы рәвештә бер урап чыкты да капкага таба юнәлде. Купты саубуллашу симфониясе – сызгыру, кычкыру, бүрек чөюләр... Күзгә яшь килде. Карыйм, рәтләрне аерып чыкты да Ислам миңа таба йөгерә. Кулыма нидер тоттырды да киредән үз дулкынына чумды. Киттеләр. Капка ябылды. Учыма сөяк саплы пәкене кысып басып калдым. Мин дә алар сафында китәргә тиеш идем бит. Көзләрен, киек казлар биектән очып узганда, канат очы киселгән йорт казларының, борын эченнән еламсырап, сагышлы карап калулары кебек хәлдә идем мин бу мизгелдә.
Кемгә үпкәләргә? Уйламаганда... көтмәгәндә... юктан гына... Күзне сәбәп иткән булып, кем бүтән якка борды минем язмышымны? «Тимә, яшәсен!» дигән Раббы ихтыярымы? Әнинең ышанып укыган бәгырь догасымы? Улыма юньле җир насыйп итсен, дигән әтинең эчке теләгеме? Кемгә рәхмәтле мин?
Хикмәт шунда: мин кызыгып, көнләшеп озатып калган якташларым Казакъстанның бик хәтәр төбәгенә – җир өстендә дә, җир астында да атом-төш коралын чама белмичә сыный торган, һавасы, суы, туфрагы зәһәр радиация агуына манчылган Семипалатинскига эләккәннәр. (Алар, хезмәтен тутырып, туган якка әйләнеп кайтсалар да, гомерләре кыска булды, бер-бер артлы сызып сүнделәр.)

(Күзнең «хыянәте» аркасында ракета гаскәрләрендә хезмәт итә алмавыма кимсенеп (и, җүләр!) уйлануларым әкренләп юыла барса да, вакыт-вакыт искә төшеп, «чәнчеп» ала иде. Нигә болай? Кайчан, ни булды? дигән сораулар бимазалый торгач, мин балачакта калган хәтер йомгагының җебен-җепкә сүтә башладым. Күзем бер дә сызламагач, уңы хисабына дөньяның нәзберек төсләрен дә җете аера алгач, мин, тынычланып, фаҗига китереп чыгарырдай шуклык эшләгән көнемне әллә кая, хәтер аръягына ук чигереп куйганмын ахрысы. Хәтеремдә шәйләнә, төсмерләнә башлагач та, әле үз-үземә ышанып бетмәдем шикелле. Хәрби хезмәтнең бер елын үткәреп, ун көнлек ялга кайткач, әнидән бу хакта сорадым. Әни хәтерен җигеп тормады, кичә генә булган хәл кебек:
– Әйе, күзең авыртып йөрде шул, – диде. – Сул күзең турын, дару сөрткәннән соң, бинт белән баш аркылы урап җибәрә идем укырга. Лампага да, көн яктысына да карый алмыйча интектең. Икенче сыйныфта укыган чагыңда булды бугай... Күз алмаңа ручка белән кадаганнар иде бит...
Әни шаһитлыгында хәтер пәрдәсе ачылганнан-ачыла бара. Хатирәләр савылып искә төште. Мәктәп бинасы авылыбызда иң зур бина саналса да, әллә ни иркен булмагандыр инде. Бер бүлмәдә – беренче, өченче сыйныф, икенче бүлмәдә – икенче, дүртенче сыйныф дәрес сәгатьләрен уртак бүлешеп укый идек. Мәктәпнең ханәкәсе – матур киенгән, купшы бантик таккан Венера һәр көнне бер-бер хикмәт чыгарып, игътибар үзәгендә бер бөтерелеп ала иде... Кибетче Камилә апа кызы. Заемга егерме биш мең откач төзеткән гүрнәчә йортлары да әллә каян балкып тора. Авылда шулай бит ул: йортың нинди – башны тотуың да шундый... Йә, менә шул чибәр кызый, йокылы-иркә тавыш белән сөйләшә торган кыланчык Венера миннән алдагы партада гына утыра. Без – чиктәш, аның турында дүртенче сыйныф бетә, минем парта турыннан икенче сыйныф башлана. Венераның бер гадәте көн дә кабатлана: «икеле» йә «өчле» алдымы – кычкырына башлый, дәфтәрен рәхимсез умыргалап, мич янындагы почмакка ыргыта. Күпләрнең сулышы кысыла, дәфтәрнең, гомумән, кәгазьнең бик тә кадерле чоры бит бу. Ә миңа аның бит очларын алландырып тузынуы да, дәфтәрләреннән үч алуы да ошый, дәреснең кызыклыгы – Венераның шау кузгатуы белән бәяләнә иде.
Беркөнне, тыныч кына дәрес барганда, аның тәкәббер чибәрлегенә кагылып карарга теләпме, җөрьәт итеп, чәчен тартырга үрелдем бит! Ул кырт борылды, үзеннән түбән сыйныфтагы чебешнең кул сузуына чирканган кебек чыраен чытты да кулындагы ручкасын селтәп җибәрде. Агач саплы ручканың нәзек очлы каләме күзгә килеп керде, чәнчүле авыртудан мин кычкырып җибәрдем, ручка шапылдап парта өстенә төште, шәмәхә караның әчкелтем исе бөтен тәнемне өтеп алды кебек,
яшь тулган күз кабагын учыма кысып, партага капландым.
Ул арада укытучыбыз Мөхтәсим абыйның яныма йөгереп килгәнен хәтерлим. Аннары – медпункт. Укол. Әчкелтем дару исләре. Яраланган солдат сыман, сыңар күз турын маңгай буйлата ак бинт белән уралган
хәлдә күргәч, әни ниләр кичерде икән?..
Күпмедер вакыт узгач, бинтсыз гына йөри башладым. Класска кергәч, Мөхтәсим абый өстәл янына мине чакырып ала, ике битемнән тотып башымны яктыга бора-бора күзнең «кешесен» карый, «төзәлә инде, ярасы бетеп бара...» дип мине юата иде.

Шул хәлдән соң Венера дәфтәр ерту гадәтен ташлады. Икенче уку елында бишенче сыйныфка Азнакайга, рус мәктәбенә китеп барды. Нишләптер, аның белән бүтән беркайчан да очрашырга туры килмәде.
Малайчак шуклыгыннан килеп чыккан менә нинди очраклылык. Ә шуның алдагы язмышыңа тәэсир итәрлек көче һич көтмәгәндә калкып чыга икән. Ягъни, кече бәла – башыңа төшәсе олы бәладән йолып кала...)
Хәрби комиссариатның капкасына һич тә тынгы юк, әле киерелеп ачыла, әле ябыла тора; солдат булып калыпланырга дип, илнең кайсыдыр тарафына тәгаенләп бер өер чыгып китүгә, икенче өер ургылып килеп керә.
Безнең авиаторлар командасы әле һаман тупланып бетә алмый. Бүген-иртәгә генә кузгалу булмаячагын белешкәч, мин, тынычланып, тагын шәһәргә чыгып китәргә булдым. Капка ягына таба кузгалуым булды, арттан исемемне әйтеп кычкырдылар. Тавышы авылдашым Ирекнекенә охшаган, кем кычкыра икән дип борылсам, ул чынлап та Ирек булып чыкты. Җиденче сыйныфтан «төшеп» калганнан соң, ул Бөгелмәдә ниндидер һөнәр мәктәбендә укый, сирәк күрешә идек. Мондый чит, соры кавем арасында авылдашыңны күрү туганыңны күрүгә тиң икән.
Менә бит ничек: югары оч егете белән түбән оч егете гомер буе якын дус булган кебек кул кысышты. Аны чик саклау гаскәренә билгеләгәннәр икән. Бүген медкомиссия үтүгә, иртәгә алып китәселәр ди. Рэкс та комиссия үткән, аны, төрлечә сынап карап, бик ошатканнар. Рэксның кем икәнен белмичә, аптыраулы карап торуымны сизенеп, ул аңлатуны кирәк тапты. Бөгелмәдә үз йорты белән яшәгән фатир хуҗасы Иреккә көчек бүләк иткән булган. Шуны ул төрле командаларны үтәргә өйрәтеп, гаярь итеп үстергән. Үз эте белән хәрби хезмәткә алынучылар без – бишәү, ди. Рэкс белән икебезгә бергә ике генә ел хезмәт итәргә, дигәндәге горурлыгын күрсәң, күз карашы рәхәт томанланып китте, ирен читләрендә энә күзе чаклы гына күбек елтырап куйды. Мин исә армия камытын аңа караганда тагын бер ел артык киясемне аңлап, көнләшүемне кесәдәге йодрыкка йомарладым.
Ирек үзе көнчел-әремле карашын беркайчан да яшерә алмый иде. Менә хәзер... калын, юеш ирененнән шуып төшкән сүзе аңымны томалады: «Яратам, яратам, дип йөргән булдың... Син киткәнне генә көткән Фәнияң! Икенче көнне үк... озата башлады үзен...» дип ул, җиденче класстан тибелеп чыгып, каядыр укыган сыман йөргән бер егетнең исемен атады. Бу мокытның исемен ишетү гарьлегеннән күз алларым караңгыланып китте. Акылыма ялкын капты. Мин үз-үземне белештермичә капкага таба ыргылдым. Дөньям кысылып килде. Яшәүнең бер мәгънәсе калмады. Иреннәрне канатырлык итеп тешләп пышылдыйм: нишләдең син, нишләдең?! Үз күзләрем белән күреп, тиз арада бу хәлне ачыклый алмасам, мәңге үкенечтә каласы хата ясалыр кебек. Нинди ачыклау, ди. Хыянәтне аклау юк. Икесен дә буып ташларга! Кайтырга, кайтырга, кичекмәстән кайтып төшәргә кирәк!
Биек йортлар. Шаулы урам. Мин беркемне белмим, күрмим. Дөньям сүнде... Кешеләр ташкынын ерып барам. Болар бар да – өнсез төш, ялган мираж, сурәтле төтен. Күз алдымда бары – Ул! Ул! Ул гына! Нишләдең син, нишләдең?! Әле кайчан гына Бөгелмә перронында эре-эре күз яшьләре белән озатып калган ЯР, синме ул? Төнге пышылдауларың – диңгез кабырчыгында сакланып калган дулкын пышылдавы кебек, мәңге хәтердә каласы иде бит. Харап иттеңме икәү генә белгән төннәр серен... Ай – безнең мәхәббәт калканы иде, көнчелектән өстен сүзсез шаһитыбыз иде. Моннан соң ничек карарсың Ай йөзенә?

Урамнан шулай, үзалдыма сөйләнеп барам икән, кемдер җиңемнән тартып туктаткач, айнып киттем, ак шәл бәйләгән татар әбисе, борчулы күз текәп, җиңемнән сыйпый-сыйпый:
– Төсең киткән, улым, бер-бер хәл булмагандыр бит? – диде. Аның шулай әнкә җылылыгы белән йомшак дәшүеннән күңелем түгелеп китте:
– Миңа бик тиз кайтырга кирәк, әби, Бөгелмәгә кадәр, – дидем. Бу мизгелдә ул миңа хәтта Шайтан канатына утыртып җибәрерлек әфсенгә ия бер коткаручым булып тоелды.
– Тиз кирәк булгач, аэропланга утырырга кирәк, улым. Әйдә, күрсәтәм, әнә теге тукталышта троллейбуска утырасың да, ун тукталыштан – аэропорт. Ни хикмәт, ак әбинең һәр сүзе мине үз ихтыярына буйсындыра бара. Үз гомеремдә самолётка бер дә утырып карамагач, андый канатлы җәнлек барлыгы бөтенләй башка килмәгән. Өч йөз чакрым араны йөгереп кайтасы идеңмени,
авыл гыйбады, үзең авиациядә хезмәт итәчәк никрут булып йөрисең! Тукталышта, хушлашыр алдыннан, ак әби миңа болай диде:
– Ярсынган кебек күренәсең, улым. Ашыгычлык белән, вөҗданыңны җуеп, гөнаһ кыла күрмә.
– Нәрсә соң ул «вөҗдан», әби?
– Вөҗдан – тумыштан һәркемгә бирелә торган күңел кояшы. Яшәү рәвешенә карап, берәүләрнең ул отыры кечерәя, энә күзе чаклы гына калып, бөтенләй сүнеп бетә. Берәүләрнең, киресенчә – торган саен олылана, яктыра бара. Аны изге аятьләр белән сугарып торырга кирәк...
Ак әбинең бу сүзләре зиһенемне читләбрәк узса да, мин аны хәтергә салып, хушлашырга ашыктым. Җиде тавышка шыгырдап ишеге ябылгач та, троллейбус бераз вакыт кузгала алмыйча торды. Тәрәзә аша ак әбигә карыйм. Сүз мәгънәсен аңлап та бетермәдем шикелле. Рәхмәт әйтергә дә оныттым бугай. Ул бу соры дөньяга вакытлы гына төшкән сәмави зат кебек нурланып басып тора, иреннәре сизелер-сизелмәс кенә дерелди, эчтән тыенкы гына дога укыйдыр, мөгаен.
Барам троллейбуста, үз эчемә йомылып. Бөтен ярсуым ярга бәрелгән дулкын кебек челпәрәмә килде. Очын очка ялгый алмыйча, чарасыз калып, күңелне баскан хәрабәләр арасыннан бары бер уйны күтәреп алам: тиз арада кайтып җитә алмасам, гомергә үкенечкә каласы фаҗига булыр кебек.
Үшән троллейбусның алдына чыгып йөгерәсе килә. Бар да гамьсез. Ничек барып җиткәнбездер инде, ниһаять, мин маңгаена эре хәрефләр белән «аэропорт» дип язылган бинаның колонналары арасыннан эчкә ыргылам. Репродуктордан «Бөгелмә...» дигән сүз колакка чалына. Мин аңышмыйча кассалар рәтенә юл сабам. Зәңгәр пәлтә, кокардалы зәңгәр пилотка кигән ханым гүя мине генә көткән, касса кырыенда «Бөгелмәгә түгелме?» дип каршы ала, «Бәхетең бар икән, соңгы урын... Тиз бул, документ, акчаларың!..» дип ул, бумажнигымны кулымнан тартып алып диярлек, кассир кызга суза. Ул арада тагын репродуктордан «Казан – Бөгелмә рейсына... Ике урын бар» дигән белдерү яңгырый. Менә булды да. Янәшәдә әзер билетын учына кыскан агайның да, минем дә кулдан эләктереп алып, кокардалы ханым безне җилтерәтеп алып чыгып китә. Очу кырына чыгасы тимер капка шаңлап ачыла. Йөгерәбез. Самолёт корсагындагы ишек бусагасыннан атлауга, аяк астыннан диярлек трапны тартып алалар. Эчкә узып урынга җайлашуга, моторы кабынды ахрысы, самолётның бөтен гәүдәсенә вак кына калтырау тарала башлады. Беренче тапкыр җирдән аерылу кебек хәтәр мизгелне дә кичерә алмадым.
Тагын ишелеп киләсе ярсу хис өермәсеннән тетрәнмәсен дипме, гүя тәнемнән җанны аердылар. Изрәп, йокы чоңгылына убылганымны сизми дә калдым...
Юк, бу гадәти йокы ваемсызлыгы түгел иде шул. Аңым сүнеп өлгергәнче үк, мине бүтән яссылыкка күчерелгән хәлләр, бер-берсенә бәйләнмәгән, берсен- берсе бүлеп агылган саташулы төш манзаралары күмеп китте.
...Янәшәмнән генә кара елан шуышып бара. Юк, шуышмый, нәкъ минем күз турыннан йөзеп бара. Шәмәхә төстәге күзе асылташ сыман җем-җем килә. Шом салып, үтәли чәнчеп карый. Минем аңыма агулы уклар җибәрә, имеш. Мин чарасыз калам. Күпмедер вакыт бер-беребезгә карашып торабыз. Аннары ул... бер мизгелгә күзен йома. Шул мәлдә мин, кинәт ыргылып, койрыгыннан эләктереп алам. Ул зәһәр ысылдый, бәргәләнә, ыңгырашкан сыман аваз чыгара, имеш. Бераздан карасам, елан үзе юк, кулымда кабыгы гына торып калган. Мин сөенәм икән. Минем дә, ниһаять, тирә-юньдә иң шәп чыбыркым булачак. Җидедән үрелгән, һәр буыны җиз сугылган чуклы, сабына кара елан кабыгы киертелгән... Әй, күрегез, дип кычкырам: кемдә шундый елан саплы чыбыркы бар?! Мин үзем бөтереләм, чыбыркыны баш очында әйләндерәм, менә хәзер кулымны кыеклатып селтәүгә галәмәт куәтле шартлау яңгыраячак!.. Шул мәлдә кемдер кулымнан тотып ала... Фәния! Ул минем карашымнан куркып тынсыз кала. Минем күзләргә кара елан агуы кереп оялаган, имеш, шул чатнап яна. Мин Фәниягә ераккарак китәргә кушам, озын чыбыркы белән якыннан сыдырып булмый, имеш. Ул бер карусыз тыңлый, сары комга яланаяклары белән бата-бата чигенә, күзләрендә яшь. Үзе һаман бер үк сүзне кабатлый: «Их, син!.. Их, син!.. Их, син!»
Бер мизгелгә уянган сыман булам. Авыртулы кысылган йодрыкларымны язып, иллюминаторга карыйм: якты, ак болыт кәрваннары иксез-чиксез ераклыкка китеп таралган. Моңа карап сокланырга минем дәхелем юк, имеш. Йокы чоңгылы тагын мине үзенә суырып ала.
...Икебез ике ярда басып торабыз. Ак мамык сыман ап-ак карлы текә ярлар. Уртада, бик тирәндә караеп аккан елга. Юк, аяк астында җир түгел, без биектә, яр-яр болытлар өстендә басып торабыз икән. Ә уртада упкынлы елга түгел, бик түбәндә, тымызыкланып Җир йөзе шәйләнә икән. Без шушы ике болыт арасындагы упкынга сикерергә тиешбез. Икебезгә бер парашют. Берочтан сикереп, кулга кул тотышкач, парашют ачылырга тиеш. Мин Фәниягә кул изим, ул – миңа. Сикерәбез! Куллар – кулда. Кочаклашабыз. Күңелләрдә Күк шатлыгы тибә. Күбек-күбек болыт кантарлары арасыннан очабыз. Болытлар сүрүен ерып чыгуга аста, бик тирәндә җир өсте күренде. Менә хәзер, менә хәзер парашют ачылачак. Шунда мине коточкыч уй урап ала: парашютны онытып калдырганмын ич! Ничек моны Фәниягә сиздермәскә? Ә ул сизгән икән бит, пәри зат! Берни булмагандай кинаяле елмая. Көчле җил чәчләрен туздырып битемә сибә. Куллар – кулда. Очабыз. Чәчләрен аралап, күзгә сынап карый:
– Әллә куркасыңмы? – дип шаркылдап көлә. – Их, син... Әле кайчан гына әйткән идең бит: бу безнең иң бәхетле мизгелебез, мәхәббәтнең иң биек ноктасында чакта бергә үлик, кулга-кул тотынышып, бергә үлик! – дигән идең.
– Ул чакта син карыштың бит. Мин моңа әзер түгел, – дидең.
– Бәхеттән үлгәннәр дисеннәр! Менә ул мизгел килде! Тик... Син – син түгел инде... Сизеп торам: куркасың бит, куркасың, үләсең килми!
– Соңга калдык шул... Бу – безнең ихтыярдан тыш, – дип нидер әйтергә тырышып акланырга телим, Фәния кулын кисәк тартып ала. Җил аның гәүдәсен бөтереп алып, әллә кай ераклыкка җилпеде. Аерым-аерым очабыз. Ә 
тораташ калган җир котылгысыз тизлек белән якыная. Инде бәреләм дигәндә, гасабилы саташудан уянып, иллюминаторга төбәләм. Самолёт тәгәрмәчләре бетонга бәрелеп алды да гөжелдәп тәгәри башлады. Якында гына Бөгелмә аэропортының утлы язуы шәйләнеп калды. Кеше ышанмаслык әкият бу! Бер секунд элек кенә утырган идем, икенче секундта килеп тә җиткәнбез, бер хәвефсез, саташу шаукымын санамаганда...
Тискәре ният белән кайткангамы, бөтен нәрсә уңай килеп тора. Азнакай автобусы расписаниедән соңга калып булса да безнең самолёт төшкәнне көтеп торган. Тагын ике-өч кеше өстәлгәч, шофёрның күңеле булды. Кузгалдык. Таныш кешеләр була күрмәсен дип, мин, яканы күтәреп, бүрекне батырыбрак кидем. Минем кайтканны беркем күрергә, беркем белергә тиеш түгел. Әти- әнигә ишетелсә... дигән курку хәрби кысалардан хәтәррәк тоела шикелле.
Монда инде кыш үз көченә кереп бара икән. Төн куера. Юаш кына җәяүле буран шәйләнә. Яратам – зур тизлек белән барганда, асфальт өстеннән аркылыга кар төтеннәренең ак елан кебек бөгелә-бөгелә шуышуын. Әмма миндә хозурлану кайгысымыни?! Тагын эчтә ачу-ярсу кайный башлады. Әле – читлек тимерен чәйнәп өзеп, иреккә, үч алырга ташланган бүре мин, әле – яфрак кыштырдаганга да сискәнә торган куян мин.
Автобустан төшеп калгач, авылга кадәрге ике чакрым араны нәрсәдәндер үкенечле соңга калырмын кебек гел йөгереп уза идем. Бүген инде бигрәк тә... Клуб тавыннан төшүгә, тыкрык почмагында Фәнияләр өе. Сүрән генә утлары күренә. Утлары сүрән икән, димәк, Фәния өйдә түгел. Коймага елышып, юка кар өстендә таптанып торам. Җан кайный. Йөрәк тибешем койма такталарына бәрә шикелле. Клуб янында кайнашкан кешеләр күренә. Сәгать җидедә кино башланырга тиеш. Әле өч минут бар. Менә, өч елга киткән егет, бөтен кешедән яшеренеп, өч минутны үткәрә алмыйча торасыңмы? Кайнарланып кайтып төштең дә чарасыз калдыңмы?..
Клуб ишегеннән ялгызы гына чыгып болай таба килә башлаган таныш силуэтны күргәч, мин әле ышанып җитмәдем, күземә генә күренәдер, дип уйладым. Улмы? Ул! Фәния бозлавык карга сак кына басып килә. Әлбәттә, ул һәр адымы белән миңа таба якыная барганын башына да китермидер. Нигә ялгызы гына... дигән уемны, менә хәзер клуб ишегеннән... теге... исеме күңелемнән тыелган егет килеп чыгар да, аны куып җитеп, кочып алыр, дигән көнчел-шөбһәле уй күмеп китә. Тәнне вак кына калтыратып салкын үрмәли. Килә. Якыная. Чаттан борылды. Янәшәдә! Мин яшеренеп торган җиремнән кубарылып, аның шарфыннан бөтереп, кысып алам.
– Нишләп үзең генә! Кая озатучың!
Тавышым карлыгып, ысылдап чыга. Фәния күзләрен зур ачып катып калды. Кулымны бушатуга, карга сыгылып төште дә ютәлли башлады. Бер дә тавыш күтәрми, нинди хәлләрдә дә сабыр кала белгән, гадәттән тыш тыныч холкы белән кайчакларда ачуны да китерә торган кызый бу мәлдә дә минем ярсу учакка боз сибә түгелме! Мин аны күтәреп алып коймага сөядем.
– Буып үтерәсең бит... – диде ул, еш-еш сулу алып. – Нинди гаебем өчен?
Мин аның төнге, кара күзләренең гипнозына эләккәнче дип, бөтен уйлаган, ишеткәнемнән кайнарланып, ярсыган сүз хәнҗәрен тыя алмадым. Йөрәгенә кададым. Күңеленә кададым. Хәтеребезгә кададым... Аптырагач: «Ник дәшмисең, гаебеңне аклый алмыйсыңмы?!» – дип, иңеннән кысып тотып, селкетә башладым. Кинәт ул, җансыз калган шикелле, күкрәгемә капланды. Йөзен учыма алып күтәрәм – күзләрендә калтыраулы яшь пәрдәсе, берни күрми, берни тоймый шикелле, сукыр кеше сыман капшанып, салкын учын битемә куйды да:
– Их, син... – диде. Бу аның көтелмәгән, тетрәнүле хәлгә калганда саркып чыга торган рәнҗүле бәгырь авазы иде. – Мин сине өч ел буе көтәргә әзер идем бит. Их, син!..
Кинәт миңа оят булып китте. Әмма мин-минлегем алай тиз генә бирешәсе килми иде әле. «Үзең бит!» дигәнемне сизми дә калдым. Аннары... юашланган сүз хәнҗәрен ачуым суына башлаган хәрабәләр арасына томырдым.
– Кем котыртты сине, Ирекме? Сизми идеңмени, аның һәрчак күз карашы ачуташлы иде бит. Кемнәр парлы – шулардан үлеп көнләшә иде. Син киткәч, җанымны кая куярга белмәгәнгә генә клубка чыктым мин. Ирек үзе бит ике кичтә дә яныма килеп сырпаланды, озатырга теләп нинди генә юха сүзләр сайрамады. Чирканам мин синнән, дигәч, тузынып китүен күрсәң... Бүген мин китапханәгә дип кенә чыккан идем...
Ирекнең аскы калын, юеш ирененнән тәгәрәп төшкән сүзләрнең мәкерен мин ничекләр сизмәдем икән. Югыйсә, күңелгә кагылышлы сүзнең, җебен- җепкә таркатып карап, уемны бер чияләндереп, бер төенен чишеп, шигемнән тәмам арынгач кына, инана торган идем. Анда – җаның кысылган мохиттә акылың да үтмәсләнәдер шул... Бигрәк кинәт ыргытты шул сөңгесен. Минем тумыштан ук иярә килгән беркатлы аңым саклану калканын куярга өлгерә алмый калды... Биек диварлар эчендә, сак астында яшәүгә күнеп барган акылым үтмәсләнә барадыр шул.
Фәния каршында акланыйммы, кичерүен сорыйммы, дуамал холкымны салып таптыйммы? Бөтен ачу касмагы чыгып беткәнче бер кычкырыйммы?
Кирәкми, диде күкләр. Ишелеп кар яварга тотынды. Күңел юшкыннарын күмәрлек юмартлык бу – кар тәңкәләре бер-берсенә бәрелешеп зеңгелдәрләр дә, тирә-юнь сихри моңга коеныр шикелле. Без гүя дөньядан аерылып, әкияти сүрү эчендә калдык. Мондый сүрү эченнән кулга-кул тотынышып барырга да барырга.
– Җүләр син, – дип, Фәния кулымны авырттырып кыса. – Качып кайттыңмы, дезертир? Утыртып куйсалар үзеңне.
– Мин чын солдат түгел әлегә, ант бирмәгән.
– Барыбер, военнообязанный саналасың.
Мин әле бу хакта утырып уйламаган идем. Күңелгә астыртын суык йөгерде.
Дезертир... Ир-егет өчен иң хәвефле, иң бәхетсез кушамат. Ходай язмасын. Фронтка китүче эшелоннан төшеп калмаган. Үз мәхәббәтемне даулап кайттым. Тылда – сагынып көтүче ярың булмаса, нинди солдат инде син – канатсыз кош, гаярьлеген җуйган бүре. Мин бит киләчәгемне яклап, берничә генә сәгатькә үткәнемә кайттым. Кабул ит, рәсемең артына «Без мәңге бергә» дип язган Яринә! Барсына да син гаепле. Синең барлыгың – язмышым таянычы...
Вакыт бара. Кул аркасына кунган алты таҗлы кар чәчәкләрен суырып кабып кына сусынны баса алмыйсың. Фәния өйләренә кереп, кытай термосында чәй, өчпочмаклар төреп алып чыкты. Ишегалды түрендәге мунча ишеген шыгырдатмаска тырышып кына ачып кердек. Кипкән каен яфрагы, мәтрүшкәләр исе саркып торган алгы бүлмәсе артык салкын да, артык җылы да түгел. Көтелмәгән кунак өчен таман гына. Куыклы лампа теле яктысын җәймичә, йомылып, сүрән генә көйри. Термос капкачы – икебезгә бер тустаган. Чәй кайнарлыгы тәнгә йөгерә.
Авыл йоклый. Кар туктаган. Менә без түбән очта. Аяк астында яшь карның сусыл шыгырдавы. Төн икенче яртысына авышкан. Аяз күк йөзендә шыгрым 
йолдызлар. Безнең өй каршында басып торабыз. Дөресрәге – әз генә арырак китеп тукталабыз. Тәрәзәләргә туп-турыдан карасам, әни уяныр да тәрәзәгә килер шикелле. Аның шундый мәҗүси сизгерлеге бар. Менә хәзер, ишекне ачтырып керсәм... Сискәнеп уянырлар да... «Өч елга дип китеп, өч көннән качып кайттыңмы әллә, бизбашка!» дип кычкырмасмы әти, «Яраксызга чыгардылармы әллә?» дип пошаманга калмасмы әни?.. Юк, ярамый, туган йортка миңа керергә ярамый. Аларны хафага саласым килми. Әти-әни, саубуллашып, язмышымны өч елга төйнәп куйдылар бит инде, вакыты җитмичә кабат чиштерү – кадерсезлек булыр иде. Чарасызлыктан күзгә яшь төелә. Фәниянең кулын учка кысам. Китик моннан, кузгалыйк. Минем монда дәхелем юк. Чакырма, Йорт иясе! Хушыгыз, тәрәзәләр! Сау бул, капка, тоткаңа тотына алмадым, кичер мине, ачып керә алмыйм, шыгырдавыңны сагынырмын...
Авыл – гадел йокыда. Бөтен буема басып, бер кычкырып уятыйммы әллә?! Ярамый. Мәктәптән үк гел «я р а м ы й»лар чикләвендә үскән кеше мин. Бу халәтемдә бигрәк тә... Такташ әйтмешли: «Мин дезертир бугай, командир...»
Хокуксыз булсам да, барыбер рәхәт. Күктән, кызыгып, йолдыз атыла. Җирдә без – янәшә. Алда ни көтә? Артта – тыелган бәхет карына чигелгән эзләр...
Фәниягә сөйләп барам. Үсмер чакта шундый фәлсәфәгә бирелеп ала идек: әгәр, бер сәгатьтән дөнья бетәчәк, дисәләр, син нәрсә эшләр идең, дигән сорау куела һәм шуңа һәр малай җавап бирергә тиеш. Кайсы: әтигә барып әйтер идем, ди, кайсы: кибет басар идем, ди, кайсы: әни янына йөгереп кайтыр идем, ди. Боларның, димәк, борын асты кипмәгән әле, чаты ачылмаган. Башны артка ташлап, их, сусыллар сез, дип, болардан рәхәт чигеп, мыскыллы көләргә генә кала. Ә без, өч дус – Зөфәр, Фаварис, мин – күз кысышып, үзебез генә белгән серне уртага салабыз. Әгәр, бер сәгатьтән дөнья бетә, дисәләр, әлбәттә инде, без әниләр янына түгел, ә күз атып йөргән кызларыбыз янына томырылачакбыз. Андый чакта дөнья бетү дә куркытмый, чөнки син – яраткан кызың куенында...
Фәния мине туктатып, күземә сынап караган була:
– Кем иде соң ул дөнья бетүен бергә каршылаучы?
– Ул бүген дә минем каршыда тора. Бүген дә таң беленгәндә дөнья бетәчәк... Ул куркынган кебек кочагыма тартыла. Сүздән сүз өзелә, күзгә күз ялгана,
иренгә ирен кушыла.
Беркадәр вакыттан соң мин, берән-сәрән утлары кабынып, уяна башлаган
авылыма тау өстеннән соңгы тапкыр борылып карыйм.
Фәния җылый, кайнар яше битемне пешерә. Асфальтка кадәр озата чыгып,
тукталышта озатып каласы килә, мин карышам, икебезне бергә күрсәләр – таныячаклар бит. Безнең бу – кылыч йөзендә кавышу – моңлы бер төш кенә булып калсын.
– Әгәр каршы килмәсәң... Мин сиңа көн дә хат язып торырмын. Өч елга меңнән артык хат! Ышанасыңмы?!
Бу сорауда никадәр мәгънә, якынлык хисе, мин аны йөрәккә генә сыйдыра алмыйм.
– Ыша-нааам!!!
Тау өстеннән авылга карап бар көчемә кычкырам. Фәния минем авызны каплый. – Җүләр, бөтен авылны уятасың бит!
– Хәзер кыйнап калдырам, аерылыша алмыйбыз ату.
Үпкәләгән атлы булып, ул кырт борыла да нык-нык адымнар белән китә
башлый. Учыма кар йомарлап ыргытам, аркасына тия. Борылып, ул яңадан миңа таба йөгерә. Кочаклашып, карга егылабыз.
Межага җиткәнче исәнгерәдек шулай: ул борылып китәргә дип талпына, мин куып җитәм, мин борылып китәргә дип талпынам, ул куып җитә.
Әмма хушлашуны җиңеләйтү дәвасы юк, аны хушлашып кына җиңеп була...
Азнакайдан аэропортка йөрүче РАФ автобусы иртәнге алтыда кузгала, Балтач тукталышына ун-унбиш минуттан килеп җитә. Бәхеткә, Бөгелмә ягына баручылар күренми, посёлокка эшкә барырга чыкканнар барысы да тукталышның каршы ягында. Бәхеткә, төн караңгылыгын таң җиңә алмый әле. Автобуска утырыр алдыннан бер борылып карыйм, олы юлга чыгып килүче карамчыклар бар да күземә а н ы ң силуэты булып күренә... Ачык ишек яңагына тотынып, бер мәлгә икеләнеп торам: әллә калыргамы? Җүләр уемны шофёрның тупас тавышы кагып төшерә:
– Нәрсә терәлеп каттың!
Автобус Бөгелмә аэропортына җилдереп кенә китереп куйды. Көлемсерәми генә көн башланды. Ноябрь күге – тотрыксыз. Болытлар
тартылган, вак кына кар сибәли. Төнге аязлык авылым турындагы йолдызлар белән хушлашу өчен вакытлыча гына иңдерелгән илаһи бүләк булгандыр. Бар да әйбәт, дисәм... бу тормыш гел уйламаган катлаулылыкларын чыгара да куя. Кассир кыз минем хәрби билетны актарып карады да башын чайкый-чайкый каядыр кереп китте. Бераздан калын кашлы, кылыч борынлы кешене ияртеп килде. Калын каш, минем документны селки-селки, тавышын күтәрде:
– Син бит, энекәш, беркая да учётка басмагансың! Нинди частьтән?
Йөрәгем жу итеп китте. Нинди учёт, кемгә, кайчан, нигә? Мин бу турыда бөтенләй хәбәрдар түгел идем. Андый чакта минем башта фикерләр әллә ничә тармакка бүленә башлый, кайсының койрыгыннан эләктерергә икәнен секунд эчендә хәл итәргә кирәк. Ул арада Калын каш хәтәр сүз ычкындырды:
– Мужыт син армияне ташлап качкансыңдыр, ә!
Мин кесәмнән кичәге самолёт билетын чыгардым, каушавымны сиздермәскә тырышып:
– Нинди качу ди, мин бит Владивостокка билет сорамыйм. Менә, кичә кич Казаннан кайттым, бүген иртән Казанга китәм. Ашыгыч рәвештә, бик мөһим документ алып килергә җибәрделәр мине.
– Нинди документ?
– Анысы – хәрби сер... – дидем. Кайсы чакта шулай уйламыйча әйтелгән җилбәзәк сүзнең ышандыручан тәэсире көчле була.
Калын каш яңа күз белән сынап карап торды да, эшне зурга җибәрсәң, мәшәкать чыга инде, әйдә, миннән булсын яхшылык дип уйладымы, түрәлек вазифасының кырыслыгы иртүк уянып җитмәгән идеме, минем кызарып, юаш кына басып торуымны кызгандымы: «Владивостокка билет сорамыйм, диюең логично...» – дип, документымны кассир кызга сузды: «Бир, иртәнге рейска!» – дип, кулын селкеп китеп барды.
Кичә Казан аэропортыннан ничек җиңел үтелгән... Ашыктырдылар шул... Самолёт кузгалыр алдыннан гына... Димәк, кемгәдер файда булган. Бәлки әле... кесәдәге акчамны бөртекләп санап йөри белмәгәнемне чырайдан сизенеп, үзләренә дә бераз чигереп калганнардыр. Шулай уйлана-уйлана, бүгенге шатлыгымны сиздермәскә тырышып, кире чакырып алмагайлары дип, самолётка утырту башланганчы энә өстеннән йөрдем. Фәнияне янәшәмдә итеп тоеп, рәнҗемәдеңме миңа, рәнҗи күрмә берүк, югыйсә минем юлым уңмас, дип ялварам.
Язмыш, кисәтеп, бармак янады – бу юлы да: «Тимә, яшәсен!» – диде. Бүген инде мин ИЛ-12 самолётына утыру белән саташулы йокы базына 
төшеп китмәдем. Аулагөйләрдә дәртне почмакландырып, күпме төннәрне таңга ялгап чыныккан баш-гәүдәм – йокы сорамый, җиңел талгынлыкта тирбәлә. Түгәрәк тәрәзәдән йотылып карыйм. Болытларның җиргә караган ягы соры иде, ә биектә, кояшка караган ягы керсез яктылыкка манчылган. Офыккача җәелгән шушы бөдрә, актан-ак дала өстеннән йөгерергә дә йөгерергә иде.
Уйланып барам. Дөньяда йолдызнамә дигән фән барлыгын, туган көнеңә-аеңа карап, кайсы йолдызлык астында тууыңны белеп, шуннан холык-фигылеңне ачыклап була икәнне ишеткәнем дә юк. Мең еллар буена күзәтү, тәҗрибә туплап эшләнгән бу хикмәти фалда әйтелгәннәр тач туры килә икәнгә мин шактый еллар үткәч кенә инандым. Мин Үлчәү йолдызлыгы астында туып, әллә нинди күркәм сыйфатларга ирешәчәк икәнмен. Әмма үлчәүлеләрнең иң төп сыйфаты – катмарлы тормыш хәлләрендә үлчәү тәлинкәләрен гадел яссылыкта, тигез тотарга тырышу икән. Менә монысына мин юка башым белән дә, үз сизгерлегем белән төшенгәнмен. Адәми затларның акылын чагып, баш очыннан мәңге үлмәс бер яманлык йөри: ул – мәкерле, үрчемле, астыртын гайбәт. Әгәр күктә аллалар күп булса, алар арасында да гайбәт таралыр иде. Чыпчык борыны кебек кенә нахак сүздән дә илләр белән илләр чәкәләшкән, ирләр белән ирләр дуэльгә чыккан, күпме язмышлар челпәрәмә килгән. Нахак сүздән күңел рәнҗи, яшәүнең кызыгы бетә. Эчтән рәнҗеп йөрү – көчсезлек. Шуңа күрә мин хәлнең асылына, төбенә төшеп ачыкламыйча тынычлана алмыйм. Тәкәбберлегеңне җиңеп, үзара аңлашып, кул бирешкәч инде, бөтен гөнаһларыңнан арынасың, рәхәт булып китә... Кичә Казан урамында күргән ак әби әйткән күңел кояшың болыттан арынып яктыра, яңадан туган кебек буласың. Шулай итеп, миңа төрле низагларны җайлап, йомшартып, килештереп, гомер бизмәненең ике тәлинкәсен дә бер җиңеллектә яисә бер авырлыкта тоту насыйп ителгән. Чөнки туганда ук кальбемә Үлчәү йолдызлыгыннан шундый хасиятле нур иңдерелгән...
Болытлардан өстә, Раббыга якынайган киңлектә, аның барлыгын уема да кертмичә, үз-үземә акланаммы әллә... Башсызлыкмы, сансызлыкмы – актыктан ни буласын абайламыйча, кыдрачланып, кайчакта дуамал адымга бару – бу минем дөньяда барлыгымны исбатлаучы дәлилем. «Мин яшим! Мин бар!» дигән, ауганда да аумый торган текәлегем. Юашлыгымны тез чүктереп, кай мәлләрдә бер калкынып алу – эчке халәтемнең яктысы да, күләгәсе дә булып һәрчак мине котыртып тора. Холкым туфрагыннан шытып чыккан нәзберек үзирегем кыягын кырыкмасаң иде, кырыс язмыш урагы...
Нәкъ төш вакытында мин Казанның үзәгенә, кергәндә капкасы юмарт ачыла торган тимер читлегемә кайтып төштем. Монда әле кыш кинәнә алмый. Асфальт юллар, тротуарлар юеш. Шәһәр шавыннан куркып, кар ясканып яварга кыймый, күрәсең.
Кайчан китәсебезне белешергә дип, канцеляриягә сугылуым булды, эләктереп алып, чәчне кыркытырга җибәрделәр. Менә җәза сәгате миңа да сукты. Чәч алу урыны шушында гына, бушка, имеш. Бушкасын бушкадыр да бит... Чәч белән бергә унсигез яшьлекнең җилкуар җиле дә киселә...
Чәчне алдырганнан соң, бүрегем такыр башны танымыйча, ятсынып калды бугай, каты чәч камылы өстенә уңай гына кереп утырмады, үзеннән-үзе бушап, төшеп калырга җыенган кебек. Үз-үземә вәгазь укып барам: күнегергә кирәк, мәхлугым! Синең хәзер башың да, йөрәгең дә, акылың да үзеңнеке түгел. Кушканны карусыз үтәргә әзерлән. Синең өчен погонлы һәрбер карачкы – әмир. Аның акыл таләп ителмәгән һәр сүзе – әмер!
Әмма җан карыша. Килешергә теләми. Шәһәргә чыгарга дип капкага килгән 
идем, дежур солдат, сынаулы караш ташлады да, бүрегемне күтәреп карап, такыр башка чәпәде. Вәкарьле кул ишарәсе белән генә кире борылырга икәнен белдерде. Аңлашылды. Чәч – хокук таҗы икән шул монда. Киемең алтын җептән тукылган булса да, башың такыр булгач, иреккә чыга алмыйсың. Йөрмә әллә кем булып, кереп чум әнә ишегалдында уйдык-уйдык булып чәчелгән төркемнәр арасына.
Тымызык көнгә, тымызык кәефкә үч итеп, күңелне Фәниянең ягымлы тавышы юатып ала: «Телисеңме, мин сиңа көн дә хат язып торырмын, өч ел буена меңнән артык хат була». Аның зур күзләре минем ышануыма шундый ышаныч белән карый... Юк, хәзергә мин бу кадерле мизгелне күңелемнән куам, бу шыксыз дөньяга төшереп керләндерәсем килми. Миңа бу тупаслыкта ялгызым гына талкынырга, өметсез бәргәләнергә, интегергә кирәк – гомернең якты аланнарына пакьләнеп кайту өчен...
Әнә, мәйдан уртасында унлап егет түгәрәкләнеп басканнар да буш консерв банкасы тибеп уйныйлар. Болар яныннан исем китмичә генә үтеп китмәкче идем дә, нигәдер, тукталып калдым. Тукталу гынамы, бирелеп китеп, хәтта онытылып күзәтә башладым. Калай банкага тибеп карарга кызыкканнар күзгә күренеп ишәя башлады. Китте – этеш-төртеш, сызгыру, кычкырыш, сүгенү – гүя ниндидер кыргый җәнлекне уртага алып шулай типкәли-типкәли азаплыйлар. Калҗаеп, яньчелеп беткән калай банка типкән саен тилерә бара; асфальт өстеннән тәгәрәп, әүмәкләнеп, сыдырылып очкан вакытта әллә нинди гасаби авазлар чыгара. Әле чиный, әле сыктый, әле инәлеп ялвара, әле кисәтеп яный шикелле. Калын стеналар арасында, амфитеатрдагы кебек, икегә-өчкә тапкырланып яңгыраган бу мәхшәрле авазлар, чайпалып, бөтен шәһәр өстенә тараладыр шикелле.
Ә тибүчеләр, акылын аягына төшереп, отыры кыза гына бара. Түгәрәккә кергән һәркем, янәшәдәгесен этә-төртә, ямьшек калай кисәгенә тибеп калырга адарына. Минем кебек әлеге тамашага читтән карап, әсәренеп калганнар да шактый. Бу котырган авазлар көчәя-көчәя, чияләнеп, аң-зиһенгә бәрә, тешкә тия, җанны кыршый. Мәгънәсез уенны болай чарасыз карап тору да рухыңны кимсетәдер шикелле. Тизрәк туктатасы, бу мәхшәргә чик куясы килә... Күпмегә сузылгандыр, ахырда берәү табылды бит, тәвәккәл адымнар белән килеп, түгәрәкне аерып керде дә ажгырып тибелгән калай банканы футболистларча җитез-осталык белән өстенә басып туктатты, алагаем көч белән таптарга, рәхимсез изәргә кереште, ахырда, тәмам коймакка әйләндереп, җиргә сеңдереп куйды. Мондый кыланмышына сүгенеп, хәтәр ачуы чыккан өер аның үзен дә консерв банкасы кебек яньчеп, дыңкып ташлар иде, әмма бу алаңгыр гәүдәле егет иләмсез калын җилкәле, көче ташып торган гер йодрыклы иде шул. Саллы табанлы ботинкалары да кырык бишле размерга тартадыр, мөгаен. Мондый туң гәүдәгә нинди көч белән килеп бәрелсәң, физика закончалыгы буенча, маңгаең ярылып, шундый ук көч белән кире чәчрәп китәчәксең...
Шулай итеп, төркем таралды. Калай банканың зәһәр чинавы тынды, ә күңелне әллә нинди ямансу бушлык биләп алды. Бөтен барлыгым – уй- тойгыларым, упкынга убылгандай тынып калды. Моңа кадәр яшәлгән унсигез елым тәмле бер төш булып, чынбарлыгын раслый алмаслык ераклыкка күчте. Ә алда – тома билгесезлек. Мин, «яшәү» дигән гомер аргамагыннан ыргытылып калган бер йомычка халәтендә, менә шушы соры диварлы, шыксыз дөнья уртасында чарасыз басып торам. Тымызык көн. Ятим күңел. Уйсыз уйлар... Бая гына калай банканың тибелеп сөрән салуы үзенә бер юаныч булган лабаса, аның әче сызлануын юксынып күңел сулкылдый.

Муса Җәлилнең тоткынлыкта язган шигыреннән шундый юллар искә төшә:
Чәнечкеле тимер чыбык белән Уратылган безнең йортыбыз. Көне буе шунда казынабыз, Әйтерсең лә тирес корты без.
Әмма минем күңелем базына яшерелгән тәкәббер горурлык хисе гел уяу тора; сыгылырга ирек бирми, түз, бар да вакытлыча, болар сизелми дә үтәр, ди. Кайчакларда, җиңелеп җиңәргә өйрән, ди. Әлбәттә, мин ул чакта әле яшьлектә кичергән авыр мизгелләрнең дә, олыгайгач, кадерле хатирәгә әйләнәчәген белмим. Күп нәрсәне белмәү бәхете – яшьлекнең җилгә аркаланган байрагы түгелмени!
(Мин бу юлларны кырык сигез елдан соң, Урта диңгез буенда (Төрекләр кушканча: Ак диңгез) «Титаник» һотелендә язып утырам. Бу бик затлы һотельдә бер гадәт бар: кичке унда, мәйданчыктагы ачык сәхнәдә зур концерт башланганчыга кадәр, иртәнге уннан башлап төрле музыка уйнаталар. Фирүзә төсендәге суы җем-җем килеп торган бассейн кырыендагы ачык кафеда «Наполеон» коньягын тел өстенә сеңдереп, капучино йоткалап, көчле динамиклардан яңгыраган көйләрне тыңлап утыру үзе бер хозурлык. Менә шунда яңгыраган бер музыка сәерлеге белән җәлеп итте мине. Башта өнәп бетермәдем. Колакны сискәндерде, әмма ошатып кабул итә алмадым. Эзлекле көй итеп истә калдырырлык моңы да юк сыман. Авазлар какафониясе: ниләрдер ышкыла, чылтырый, сыдырыла, бәрелә-сугыла, тәгәри – әллә нинди хәрәкәт бара. Теләмичә генә тыңлый торгач, тора-бара ияләшә башладым бит. Хәтта бу музыканың сурәтен күз алдына китерәм. Имеш, бик борынгы дәвер икән бу. Иксез-чиксез дала буйлап тезелешеп кәрван бара. Дөяләрнең авызлык тимерләре чылтырый, камчылар сызгыра, тәгәрмәчләр шыгырдый, каядыр быргы кычкырталар, кубызда уйныйлар, йөрәкләр кага – кәрван яши, кәрван алга бара. Кинәт бер урында музыка кырт өзелә. Бер мизгелгә бар да тынып кала. Минем гөманлавымча, иң алда барган бөркәвечле арбаның алагаем зур тәгәрмәче чокырга төшеп, бөтен кәрванны бүәп туктатты. Тиз арада ярымшәрә коллар йөгереп килеп, тәгәрмәчтән күтәреп, арбаны тигез җиргә куялар. Кәрван дәррәү кузгала, тагын да көчәеп баягы тавышлар чылбыры зеңгелди, сызгыра, шыгырдый, чылтырый башлый.
Мин бу музыканы көнгә әллә ничә тыңлыйм. Тыңлаган саен әнә шул бер сулышка тукталган мизгелен түземсезләнеп көтәм. Менә ул – кинәт туктый да, дөнья бер мәлгә шомлы тын кала, аннары, кинәт, тагын җан керә, таныш авазлар үз куелыгында тантана итә башлый. Бу көйнең шул туктап калган һәм кабаттан башланган мәлендә йөрәк кысылып, әллә нинди моңсулык чәнчеп ала. Үзәкне сызып, күзгә яшь күтәрелә. Нигә шулай? Нидән болай? Кайда, кайчан ишеткән идем соң мин бу көйнең аерым, телем-телем авазларын? Әллә соң бу җирдә бакый заманда бер яшәп алганмынмы, япан дала буйлап кәрван куганмынмы?
Юк, асылы бик гади. Моны миңа музыка үзе төшендереп бирде. Шушы көй тәэсире аша мин кайчандыр хәрби комиссариат ишегалдында бер төркем егет-җиләннең түгәрәккә оешып, калай банка тибеп уйнаганнарын искә төшергәнмен. Бер үк охшаш авазлар кайтавазы. Бу минем үзем генә аңлаган ямансу халәт. Музыка туктап алганда, йөрәкнең убылып куюы 
да аңлашыла... Теге чакта калай банка тибеп уйнау мәле... ул бит калын диварлар чолганышында, табигый яшәвеңнән аерылып, туктап калуыңны онытасы килеп, җан тарыгудан котыласы килү мизгеле булган...
Ә ул музыканы мин кайсы илдә, кем язганын да, исемен дә белмим. Еллар үткәч тә, тагын бер генә тыңларга иде дип, гел эзлим, сагынам, юксынам. Кайбер чакта берәр чит ил музыкасы эченнән таныш аһәң тибрәнеше сирпелеп киткән кебек була, колакны шомрайтам, әмма юк, бу – башка... теге сәер музыканы, сәерлеге белән истә калган, истә калуы белән күңелне сагышлы юата алган музыканы, кире кайтып, бүтән беркайчан да ишетмәм инде мин.)
Иреккә омтылу үҗәтлегем куәтләнә генә бара. Ишектән кусалар – тәрәзәдән, тәрәзәдән кусалар, морҗадан чыгам, дигән шикелле булды бу. Мине берни дә туктата алмады. Казармада кунмаячакмын дигәнемә барыбер тугры калдым. Шуны белдем: капкадан чыкмыйча да чыгып була икән бит шәһәргә. Свердлов урамы ягында военкомат биналары белән хәйран биек фабрика корпусы аерым стена белән тоташкан. Буе биш-алты метрдан артмас, биеклеге төгәл дүрт метр, моны инде карышлап үлчәгәннәр.
Ишегалды ягыннан әнә шул стенага менеп, урам якка сикерү гаҗәеп тәртипкә салынган. Эңгер төшкәч килеп чиратка басасың. Монда син берьялгызың берни дә кыра алмыйсың. Бер-береңне якыннан белү, танышлык та мөһим түгел. Кырык мирдән җыелган никрут туганлыгы бердәм гаделлеккә корылган. Этешү-төртешү дә, тупаслык та юк. Тәртип мондый: әйтик мин, чиратым җиткәч, аякларын аерыбрык, күкрәге белән стенага терәлеп баскан егет иңенә менеп басарга тиеш.Арттан этеп, миңа ярдәм итәләр. Стена сыртына миннән алдан күтәрелгән егет кулымнан тартып өскә менгерешә дә үзе урам якка сикерә. Мин аның урынын биләп, сузылган кулыннан тартып, нәүбәттәге егетне менгерешергә әзерләнәм. Әзерләнәм, дию дөрес булмас, һәр хәрәкәтең исәпле, җитезлек, өлгерлек кирәк. Киңәш бирүчеләрнең сүзе дә бик урынлы әйтелә. Каты сикереп, аягыңны имгәтмәс өчен, алдың белән борылып, стенаны «кочаклап», гәүдә авырлыгын аяк-кулларың белән тыйдырып төшәргә тиешсең. Синнән алда төшкән егет, стена төбендә кулын сузып, гәүдәңнең төшү тизлеген «сүндерергә» әзер тора. Җиргә басуга, син аның урынын аласың, ул инде ирекле, эре генә атлап, шәһәр куелыгына кереп күмелә. Менә шушы гадел тәртипкә буйсынган конвейер берөзлексез эшләп тора. Ә чираттагы соңгы кеше ничек чыга, дияр дөнья күрмәгән берәрсе. Бик гади: соңгылар чыга алмый. Моңа алар алдан ук әзер; якташынамы, дустынамы эчкерсез ярдәм итәргә дип килә, яхшылык кылуыннан канәгать булып озатып кала. Гомумән, мондый катлаулы юл белән чыгарга адарынганнар бихисап була алмый. Үҗәтләр, теләклеләр генә.
(Дүрт-биш елдан соң, студент булып Казанда яшәгәндә, мин бу стенаны күрсәтергә дип дусларны алып килдем. «Китчәле, мондый биектән сикереп буламы?! – дип ышанмыйча торалар. Игътибарлап карасам... чынлап та биегәйгән бит бу! Стенаны тагын метр ярымга үстергәннәр, ялгавы да ачык сизелеп тора. Кайчандыр безнең дәвер шуып төшеп шомарткан эзләр дә беткән, буявы да икенче төстә... Нигә биегәйткәннәр? Мин моның сәбәбен соңыннан белдем: никрутларга каршы эшләп түгел, киресенчә, аларның иминлеген кайгыртып биегәйткәннәр икән. Бездән соң ике елдан солдатка алынган егет аңлатып бирде. Заман үзгәргән. Һәрвакыттагыча – кире якка. Шундый гадәт гамәлгә кергән: стенадан сикереп төшүеңне махсус көтеп торган 
Казан малайлары ияк астына пычак терәп, кесәңдәге бөтен акчаңны күз ачып йомганчы чистартып алалар икән. Тора-бара стена янында ике яктан өер-өер килеп сугышу, чәкәләшүләр дә булып алган. Менә алмаслык итеп, менә ни өчен биегәйткәннәр икән низаг чыганагын.)
Шулай итеп, җиде көн, җиде төн кичердем Казан каласында. Соңгы икесендә шәһәргә чыгуның бүтән алымын сайладым. Бу юлның да үз Колумблары, үз белгечләре бар икән. Комиссариатның капкасы Курчак театры бинасына килеп терәлә. Узган гасырда ук төзелгән бу борынгы бинаның арткы дивары безнең ишегалды ягына карый. Өске катка менә торган таш баскычы бар. Менә шуннан күтәреләсең дә мәңгелеккә бикләнгән запас ишек яныннан үтәсең, аннары, артыңнан этеп, көч өстәүчеләр ярдәмендә, дивар почмагыннан тырмаша торгач, түбәгә чыгасың. Төп бина түбәсенең читенә килеп, икенче – түбәнрәгенә сикерәсең, аннары өченче түбәгә, аннары гына – җиргә.
Бу юл миңа ошады. Тик ике тапкыр гына чыгып калдым. Ниһаять, иреккә сикерешнең соңы җитте. Командабыз тупланган. Безне алырга берничә офицер һәм сержантлар килгән. Каян килгәннәр – анысын белмибез. Взводларга да бүлеп куйдылар. Төнге сәгать унда Казан урамнары буйлап безне, сафка тезеп, тимер юл вокзалына алып киттеләр.

 

Дәвамы бар.

"КУ" 12, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: