Тимә, яшәсен! (дәвамы)

Романның башын монда басып укыгыз.

Хуш, мәктәп!
Ниһаять, мәҗбүри белем богауларын салып ташлап, иреккә чыгабыз. Унбер ел әйләнешендәге кырык дүрт фасыл... үтеп тә киттеме?
Хуш, мәктәп! Сагынмам ахры мин сине. Сизәм бит, борынгы диварларыңны җимерерләр, безнең кул тигән ишек тоткалары булмас инде, без баккан тәрәзәләр дә күзләрен йомар. Кече капка төбендә һәр көнне каршылап-озатып калучы карт тупыл да, Хозыр Ильяс кебек, еллар аръягына китеп барыр... Хәтерне үпкәләтеп, бар да үзгәрер, яңадан корылыр... Менә шуңа сагына алмам мин сине.
Салиха түти минем хакта әтигә болай дигән:
– Кеше чыкмас моннан. Өч ел буена сумкасын бер дә ачып карамады. Гел кирәксез китаплар гына укып ятты...
Юк, алай гына бирешмәм әле, күңелемдә мин ауганда да аумый торган манара горурлыгы йөртәм. Ул манара нигезендә – сездән күбрәкне күрәм, сездән күбрәкне беләм, дигән ышаныч ташы ята.
Тик менә... алай җиңел генә бирелми икән шул әле иреккә чыгу, мин авылда гомерлек коллыкка беркетелгәнмен ләбаса. «Паспорт» дигән хикмәт ат дигән хайваннарга гына җиңел бирелә, унсигезе тулган егеткә тәтеми икән бит. Укырга керәм дип бу бәйдән ычкынсаң гына. Ә минем укудан ял итеп, бераз өс-башны карыйсым, кесәмдә акча кыштырдавын тоясым килә.
«Нишләргә?» дигән сорауны төрләндереп, хокуксыз йөргән бер мәлдә, кемдер миңа киңәш итте: «Паспорт алу өчен генә булса, Уфага бар, ике генә имтихан бирәсең дә...» дип, техникум исемен әйтте. Шул көнне үк УАДТ (Уфимский автодорожный техникум)га хат юлладым. Озакка сузсам, тирәмдә бригадирлар, эшкә чакырып, кашына башлаячак.
Алтынчы августка чакыру килде.
Киттем. Беренче тапкыр поездга утыру... Таулы-өркәчле Өфө калаһын күрү – дулкынландыргыч минутлар иде. Поездан төшеп, сораштым да кирәкле трамвайга утырдым. Итәген уңны-суллы болгап, шакы-шокы бик озак теркелди бу, шулкадәр озак бара микәнни, ике тукталыш узгач, җиткәндер дип, төшеп калдым. Сорашам, «әле ерак, барасы да барасы», диләр. Икенче трамвайга утыргач, өч тукталыштан соң, түземем бетеп, төшеп калдым. Баксаң, алда тагын ярты сәгатьлек юл икән.
Документларны тапшыргач, ындыр табагы чаклы, түгәрәк, зур бер палатка эчендә, шәрә карават пружиналарын пинжәккә батырып, утыз-кырык егет ятабыз. Җитмәсә, имтиханнардан соң, техникум бинасын ремонтлау өчен, безне тоткарларга ниятлиләр икән. Бердәнбер костюмымны акшарга батырыргамы... Имтиханы да – математика. Монда бит партадашым Марат мәсьәлә чишәргә көтеп тормый. Ул каядыр хәрби училищеда имтихан биреп ята.
Кыскасы, ата-ана куеныннан ерак китмәгән малайга монда берни дә ошамады, «төкерим паспортына, берәр җае чыгар әле» дип, кайтырга кузгалдым. Әлбәттә, документны бирми йөдәттеләр, унберне бетергәннәр аерым чутта йөри икән монда.
Кайтып төштем. Беркемгә берни аңлатмыйм. Әллә нинди эш кырган сыман, серле генә йөрим. Юк, мин болай тапталып калмам, нидер булыр, нидер булыр да мине бу билгесезлектән йолып алыр кебек... Ә барыбер чарасызлык эчтән кыршый, кәефемә көя төшерә.
Зөфәр белән печәнлектә ятабыз. Ул «Москвич«та колхоз рәисе Әхмәтшин абыйны йөртә. Бүген аның ял көне икән, машинасы көйсезләнгән, «запчасть эзлиләр», ди.
Ә минем телдә бер кайгы – ничекләр итеп паспорт юнәтү зары. Зөфәр үзенең Әхмәтшин абыйга паспорт сорап керүен сөйли:
– Кабинетына кердем, шофёрлыкка таныклык алып кайттым, дим. Котлыйм, якынрак кил, дип, таныклыкны алып карады. Паспорт кирәк иде, Әхмәтшин абый, дим. Урындыгыннан торып басты да чалбар каешын чиште, аннары ширинка сәдәфләрен ычкындыра башлады, – нишләргә уйлый бу? – дип, тынсыз калдым. – Кулына карандаш алды да: «Менә, шушы карандашка ике мәртәбә урап карыйм, өченчегә калса, паспорт – синеке!» – диде. Аңладым, Әхмәтшин абый, дип ишеккә таба чигенә башлагач, туктатты да: «Яңа «Москвич» кайта, утырырга теләгең юкмы?» – диде. Кемне йөртергә? – дим. «Төшереп калдырмасаң, мине инде», – ди. Менә шулай. Эттән сөяк алып була, Әхмәтшиннан паспорт ала алмыйсың.
Печән исенә изрәп ята торгач, Зөфәр йоклап китте. Минем дә күз кабаклары йомылмакчы була, әмма эчке гамь-исәп таралырга ирек бирми. Кинәт... каяндыр ишелеп төшкән кебек, башыма бер уй килә, тиз генә печәнлектән төшеп, өйгә керәм, Уфа техникумыннан килгән чакыру кәгазен кулга алам. Озын гына кәгазь бите. Аста мөһере дә бар. Имтиханга керер алдыннан фәлән...төгән... дигән урынын кисеп төшерәм дә... Аны кайчы белән түгел, ә үткен пычак белән, линейка куеп, кисәргә кирәк.
Минем үтә дә кара төстә майлы итеп яза торган сәер карандашым бар. Шәмәхә кара белән язылган сүзләрне өстеннән катлап чыгам да... алтынчы дигән санны «егерме алты«га төзәтәм. Шулай итеп, «егерме алтынчы августка килергә» дигән кыска гына язу торып кала. Почта мөһере сугылган конверты да бар. Мөһердәге вак саннарны үткен лезвие белән кисеп, үзгәртәм. Менә бит – Филькина грамота әзер!
Моны ничек, җай табып, Әхмәтшин абыйга күрсәтергә? Нәрсә сондың миңа, дип кычкырып, мыскыллап ташламасмы? Аның бит шул мыскыллы көлә белүе, җор-үткен сүзгә осталыгы өчен халык ярата. Кырда бөгелеп чүп утаучы хатыннар аның өчен «күт белән йолдыз үбүчеләр», тиргә батып, юан аягын-аякка ышкытып йөрүче мул гәүдәлеләр – «аяклы әбрәкәй», ябыклары – «ядәч сөяге».
Тарантаслы чордан ук ул бик пөхтә киенеп йөри: кара костюм, ак күлмәк, һәрчак галстук таккан булыр. Озын буйлы, чибәр.
Алтмышынчы еллар башында авылда иптәшләр суды дигән шаукым кузгалды. Кемнең кемлегенә карамыйлар, тоталар да судка бирәләр. Гел кәнсәләр тирәсендә йөргән электрик Миргазыян абый судья итеп билгеләнгәч, авылның йөзек кашына әйләнде.
Пеләш башлы, күгәрчен йоткан кебек кенә тыгыз корсаклы, шәп костюм киеп, култык астына күн папка да кыстыргач, башкала түрәләренә биргесез чын судья булды да куйды. «Шакиров» дип кенә йөртәләр үзен.
Иптәшләр суды тын гына йөргән халыкны кузгатып җибәрде. Концерт-театрларың бер кырыйда торсын. Клуб шыгрым. Берсе өстенә берсе басып торалар. Әллә кайлардан, Урал-Себерләрдән, хәтта Сахалиннан күз күрмәгән 
кешеләргә кадәр ишетеп кайткан. Хәтта, кабереннән торып, зираттан төшүчеләр дә булды бугай...
Башта парторг Хәбибуллин абыйны судка бирделәр. Медпунктта эшләүче, чибәр генә Рәхимә апа белән күргәннәр, имеш. Кайный халык, һәммәсе сүз сорый, сүз ала. Үз акылыңны күрсәтеп калырга нинди иркенлек. Шунда Әхмәтшин абый чыгып, парторгны яклап бер генә җөмлә әйтте: «Ана эт сорамаса, ата эт атланмас».
Икенче судка амбар мөдире Вагыйз абыйны тарттылар. Кибет янәшәсендә торучы Нәфисә апаны «Пырасковия» дип мыскыл иткән икән... «Кайчан күргән ул минем пырасковия булганны?» дип и ярсыды теге. Халык та моңарчы хөрмәт итеп йөргән Вагыйз абзыйны (безнең яшьти Абрекның әтисе) хатын-кызга әшәке сүз әйткәне өчен өзгәләп ташларга әзер иде. Инде бетте Вагыйз абзый, тапталды дигәндә... соңгы сүзне үзе алып, трибунага чыкты.
– Җәмәгать, – диде ул тыныч кына. Трибуна өстенә Чехов, Горький, Толстой кебек рус язучыларының китапларын тезеп куйды. Кәгазь кыстырган битләрен, чулак кул бармагы белән ачып укый башлады:
– Менә бусында «Прасковья Фёдоровна» дигән исем кырык тугыз мәртәбә кабатлана. Менә бусында Прасковья Филимоновна нинди чибәр хатын, аны күргәч, ирләр тәкатьсез кала. Ә бусында – Прасковья Степановна нинди эшчән кыз, татардан бер дә ким түгел! Болар бит мәшһүр язучылар тарафыннан калын-калын китапларга кертелгән исемнәр. Мин бит безнең Нәфисәне дә чибәр, эшчән булганы өчен шуларга тиңләп, сокланып әйткән идем, җәмәгать!
Бая гына кызышып ярсыган халыкның шул мәлдә башы иелде. Вагыйз абзыйның бер гаебе юк икән ләбаса. Нәфисә апа, «кичерегез мин наданны», дип, сытылып, җылап җибәрде.
Акладылар Вагыйз абзыйны. Соңыннан ишетелде: аны Әхмәтшин абый шулай дип әйтергә котыртып куйган икән...
Ферма мөдире Шаһәдәт абзыйны да судка тарттылар. Фермада үз кул астында эшли торган, унсигезе тулып җитмәгән, Сәлимә дигән кызның башын әйләндереп йөргән, йөреп кенә калмаган, ыштиен суыткан, имеш.
Зал котыра, Шаһәдәт абзыйны салып таптарга әзерләр. Ирләрнең күзе иләсләнгән. Мул күкрәкле яшь кыз судьяның сорауларына башын иеп кенә җавап бирә. Мондый чакта шаһитлар калыкмый буламыни. Җәйләүдә, төш вакытында да урманга кереп китәләр иде, кичләрен инде әйткән дә юк, диләр. Шаһәдәт абзыйның сары песнәккә охшаган хатыны чәпчи генә, үз-үзен ыргытып ярсый, имеш, салам эскерте астында яткан чакларында фонарь белән барып тоткан.
Иң соңыннан Шаһәдәт абзый сүз алды. Кесәсеннән ниндидер кәгазь чыгарды да:
– Менә, иптәшләр, справка, вырачлар кул куйган, пичәте басылган. Бу язу – Сәлимәнең саф кыз булуы хакында, – диде.
Зал «аһ» итеп калды. «Шәдәйне беләбез, хатын-кызны ул болай гына калдырмый!» дигән сүзләр яңгырады. Халыкның тынганын көтеп торды да, Шаһәдәт абзый иң мөһим сүзен залга ташлады:
– Иптәшләр, чын йөрәктән әйтәм, кирәксә, ипи тотып ант итәм: кагылмадым мин аңа! Билләһи тимәдем. Яшермичә әйтәм, кызыгып, яратып йөрдем, бер атна җитми калды, бер атнадан минеке була иде бит! – дип, ул коточкыч үкенү кичергән аваз белән: – Их! – диде дә яшь бәреп чыккан күзләрен учы белән каплады. Әле генә көнләшеп, аңа каршы кызышкан ирләр, «булмаган икән» дип, сөенешеп тә, кызганып та сүрелеп калдылар.
Шаһәдәт абзый артистлыкның югары кимәлендә иде ул көнне (күп еллардан 
соң, межада, агач күләгәсендә пирәшләп утырганда, Шәдәй абзыйдан сорадым (ул әле һаман нык, чүкеч кебек иде). «Теге чактагы справка дөрес идеме?» – дигән соравыма ул, сары тешләрен күрсәтеп, сары керфек-кашларын уйнатып, көлде дә:
– Каян килеп дөрес булсын инде, – диде. – Юк, справка белән генә ышандырып булмый иде халыкны. Хәтерлисеңме, нәрсә дидем бит? Бер атна җитми калды, кыз минеке була иде – дидем. Шул хәл итте судны. Булдым, дисәм, бетерәләр иде.
Бара торгач, колхоз рәисе Әхмәтшин абыйның үзен дә судка бирделәр. Шул инде, хатын-кызга карата мутлыгы аны да эшафотка менгерде.
Никита Хрущёв тәхеттән төшкәч, «демократия» дип аталган ИЯ артык җәелеп киткән итәген җыя башлады. Иптәшләр суды сирәгәйде, түрәләрне тетеп салу беткәч, халык көтүче, комбайнчы кебекләрне хөкем итүнең кызыгын тапмый башлады.
Мин менә шул авылның кан тибешен тоеп, ни кыласын үтәли күреп торган зирәк-елдам кешегә – Әхмәтшин абыйга уч төбе кадәрле кәгазь сузарга дип, ике көн йөрим бит инде. Велосипедыма атланып, ындыр табагына да барам, кыр станына да... Кешеләр арасында күрәм дә, якын килергә базмыйм. Минем кәгазьне тотып карар да, «шушының белән алдарга теләдеңме мине!» – дип, кешеләр янында алагаем сүгеп ташлар кебек. Аннары авылда мәзәк чыкканын көт тә тор!
Шулай, киләп сарып йөргәндә, мине бригадир Мөхәммәтгали абзый эләктереп алды:
– Илле сутый борчак чабасың бар. Үлчәп, казык кагып, исемеңне язып куйдым, – ди. Кайсы төштә икәнен аңлата.
Икенче көнне иртәнге сәгать дүрттә мин инде борчак җирендә идем. Бәхеткә, үрлерәк җир, борчак сабагының чуалып, үрелеп, егылмаган кишәрлеге туры килде. Табигатем ялкаурак булса да, җенем белән тотынсам, каршымда эш ике кулын күтәреп, тез чүгә. Әти чүкеп, игәп-ипләп биргән чалгы бу юлы да сынатмады. Покослар су урынына савылып бара. Илле сутый борчак җирен, бер саплам да ял итмичә, су-мазар эчәргә дә тукталмыйча, көндезге сәгать өчкә чабып чыгуыма әле дә ышанмыйм.
Кичен, бар кыюлыгымны җыеп, нәрәт башланганчы, Әхмәтшин абый кабинетында үзе генә чакта барып кердем.
– Укырга чакыралар. Инженер-механик булып үзебезгә кайтачакмын. Армиягә дә алмыйлар, шунда лейтенант дәрәҗәсе биреп чыгаралар, дип гипнозладым да теге кәгазьне суздым. Язмышымны хәл итәсе бу мизгел сират күперен кичүгә тәңгәл иде.
Әхмәтшин абый язуны әйләндереп-тулгандырып карады да:
– Мондый документ белән сине тоткарлап булмый инде, – дип, кул куям дигәндә... Бригадир Мөхәммәтгали абзый килеп керде бит. Миңа ым кагып:
– Чабуын чапкансың, маладис. Суктырырга комбайн керерлек итеп, өч пакусны бер итеп чыгасың бар бит әле, – диде.
– Шулаймыни! Эшеңне төгәлләгәч килерсең, – дип, Әхмәтшин абый минем кәгазьне өстәл пыяласы астына кыстырып куйды. «Бетте, болай булгач», дип, йөрәгем төшеп китте. Барысын да бик тиз хәл итәргә кирәк, кешеләр айнырга өлгермәсен, дип никадәр каударлансам да, каршылык чыга тора.
Иртәнге өчтә, таң атып килгәндә торып, велосипедка сәнәкне беркеттем дә, кырга элдердем. Сәгать иртәнге алтыда инде мин, эшне бетереп, идарә ишеге төбенә велосипедны каптырып куйдым.
– Шул арада бетердең дәме? – дип, Әхмәтшин абый сынап карап алды да кәгазьгә кул куйды.
Иртәнге сигездә мин авыл советы рәисе Тәлгат абый катында идем. Ул кәгазьләр тутыртып, эшне бетерә дигәндә, почта йөртүче Вәсилә апа килеп керде. Төпченеп белеште дә, «бу арада сиңа хат килгәне юк бит», – дип ярып салмасынмы. Тәлгат абыйның да хәлиткеч урынга кул куярга дип сузылган кулы туктап калды. «Йә бетәм, йә калам», дип торган мизгелдә юка баш та икеләтә тизлек белән эшли бит ул.
– Хат Азнакайга килгән иде бит, – дим мин, ашыгып. «Ә-әә», дип Вәсилә апа җаваптан канәгать калу ымлыгын суза. Тәлгат абыйның икеләнеп туктап калган кулы, хәрәкәткә килеп, тамга сала.
– «Булды бу», дип куаныч итәгенә уралып, кабинеттан чыккач, теге хат конвертына күз төште дә, йөрәгем «жу» итеп китте. Хат бит бер ай элек авылга килгән булган! Караган булсалар, бетә идем бит... Нидер саташтырды боларны...
Ашыгам. Кемдер сизеп алып, минем бу операцияне туктатыр кебек. Азнакайда, Әдрәнә апаның танышлыгы аша тизләткәч, икенче көнне хуш исле паспорт минем кесәдә иде инде.
– Минем паспортым бар! Күрегез, абзагыз – паспортлы гражданин! – дип бөтен дөньяга кычкырасы килде. Әлбәттә, Мөкәтә тавына менеп.
Алданмас өчен
Тиздән миңа унсигез яшь тула. «Стиляга» сүзе, «заманча» дигән мәгънәгә ирешеп, колакны иркәли, яңа модага иярәсе килгән чак. Кигәндә, интегеп тартылудан җөйләре ыңгыраша торган үтә тар балак. Эчтән сабын сылап үтүкләнгән, кылыч кебек үткен йөзле кыска балак астыннан җете кызыл носкилар каравыл кычкырып тора. Эре шакмаклы күлмәк чыгарып салынган. «Спартак«ның эшкәртелеп бетмәгән күнле аяк киемнәре дә юк заман, каяндыр юнәтеп, аяк ярым аяк сыярлык кырык өченче размер туфли киеп җибәргәнмен. Бу кыяфәтем белән мин Чарли Чаплинны бер кырыйгарак этеп куйдым шикелле. Чәч «канадка» итеп алдырылган. «Шейк«ка биегәндә, кабарынкы чәч учмасы маңгайга төшеп сыйпап-җилләтеп алсын өчен, гәүдә хәрәкәтләреннән өстен башны Куба негрларына хас нәзакәтле селкеп-селкеп аласың. Унсигезгә бер адым... Елмаясы гына килгән чаклар...
Мәктәптә уяна алмый калган акыл каядыр тирәндә йокымсырый, әмма дөньяга үзеңне күрсәтәсе килеп, аек хис өстенлек итә. Мин әле яңа гына эшкә кергәнмен. «Художник» дип йөртсәләр дә, төрле плакатлар ясарга өйрәнеп килсәм дә, кызларның гашыйк карашыннан очынып йөрсәм дә... нидер җитми, хыял каядыр ашыга, үз-үземне узарга, кемнедер шаккатырырга теләп, майлы буяуларга тотынам. Әмма төсләр тартыша, бер-берсе белән кушылырга теләми – карыша. Тумаган килеш үлгән билгесез бөек, көчсезлеген тоеп, төсләр әлифбасын өйрәнергә соң икәнен аңлап, пумаласын ачу белән ыргыта: киндердә пәйда булган язмыш сурәте телен чыгарып үрти генә...
Ә барыбер яшәү матур, дөнья киң! Ниләр генә гаҗәпләндерми, ниләр генә сокландырмый безне. Бер җәй эчендә джунгли кебек үсеп чыккан кукуруз кырлары дисеңме, югары көчәнешле электр баганаларын Эйфель манарасына тиңлисеңме... Шуларны ясап, рәссамнар егерме ел буе тукландылар. Мәскәү Кремленең борынгы диварларын пычраталар, дип, Кызыл мәйданның мактанычы булган күгәрченнәрне көчле насослар белән суыртып алганнан соң, поэзиядә, тынычлык күгәрчене темасыннан чыгып, яңа офыклар ачкан чаклар бу. Химиянең киләчәктә могҗизалар тудырачагына һич кенә дә шигебез юк. Каядыр океан артында елгалар пычрануы, һаваның зарарлануы турында хәбәрләр саркып кергәли, ләкин ул безгә кагылмый. Буржуаз илләр өстеннән агулы яңгыр төяп килгән болытлар, безнең ил чигенә җитүгә, кире борылачак. Безнең күкләрдән чиста болытлар гына агыласы, безнең елгалар саф сулы каласы... Ашыгабыз... Йөзләрчә гектар урманнар, үрә баскан килеш акырып, ГЭС буасы астында кала. Бездә урманнар чиксез. Ашыгабыз... Ялан кырларда меңләгән факеллар янганын күргәнегез бармы? Бигрәк тә кышкы, сыкылы салкында... Җемелдәп торган түм- түгәрәк салават күпере уртасыннан чиксез галәм тирәнлегенә утлы баганалар сузыла... искиткеч күренеш! Ак төннәр. Син алтын колонналы әкият иленнән барасың. Миллиард сумлык газ янганы башыңа да килми. Кояш тәгәрәрлек асфальт кырыйларында матур лозунглар: «Американы куып җитәрбез, узып китәрбез!» Машина бортларында шундый язу: «Не уверен – не обгоняй!»
Шулай. Һәркемдә күтәренке рух... Ашыгабыз. Сиксәненче елда безне коммунизм көтә... Мин авылда Нәфисәттинең ишелә башлаган йортына карыйм. Кайчан яңа йорт салдыра башлый инде бу ялгыз карчык, оялмыйча, коммунизмга салам түбәле йорт белән барып кермәссең бит!
Съезд делегаты, өч класс белемле өлкән яшьтәге бер ханымның сөйләгәне хәтердә: «Кремль сараенда биш-алты көн буе рәхәттә йөздек. Ул кибетләр, минсиңайтим, ни кисәң, ни ашасаң, шул бар. Һәр әйткән сүзгә кул чабасы гына килә. Мин кайтуга, авылым да шулай үзгәргәндер, аллы-гөлле капкалардан гына килеп керермен кебек. Кайтып төшсәм... берни үзгәрмәгән, тузган ферма, өшәнгән сыерлар... Француз майлары сөртеп йомшарткан кулымны салкын суга тыгарга чирканып, эшкә керешә алмыйча исәнгерәп йөрдем», – дигән иде ул.
Әйе. Әкиятнең чынга ашасына бик тә ышанасы килгән заман. Мич башында яткан Иванушканың көлдән борчак чүпләп, түшәмгә карап хыяллануы, «Мең дә бер кичә» әкиятләрендәге һәртөрле нигъмәтне бетмәс-төкәнмәс итеп яралдыра алган тылсымлы ашъяулыклар менә кайчан гамәлгә ашачак икән!..
Тукның күзе – хикмәттә, диләр. Тамак туйгач, өс бөтенәйгәч, нишләрбез, рух нинди биеклектә калыр? Анысы ерак офык артында. Әдәбият-сәнгатьтә җырланган, түшләренә төсле металл тезгән уңай геройлар фанфаралар астында, алар безне киләчәккә илтә. Экологик афәт чаң кагасы еллар Маяковскийлар сокланган завод торбаларыннан башланган төтен мисалында киләчәк йөрәген агулый. Ашыгабыз. Бер мәртәбә дә аваз салмаган «Патша-кыңгырау» кебек, «Дөньяда иң зур!», «Дөньяда иң биек!», «Дөньяда иң көчле!», «Дөньяда иң беренче!» дип көчәнгән төшенчәләр астыннан ургылып чыккан саннар кешенең аңын томалый. Кайчан башланган бу? Шул саннар зурлыгыннан хозур алып, чабаталы, сәләмә килеш тә бәхетле елмаерга мәҗбүр итеп, утызынчы елларда ялган эйфория тудырган шәхес турында мин унсигез яшемдә башкача уйлый идем әле. Диңгез төбендәге Атлантида кебек җиде йозак астында яткан дөреслек кояш яктысына чыкмаган иде.
Кеше бер генә тапкыр табына ала. Икенче тапкыр кабатланырга аның гомере җитми, күрәсең. Олы алдану кичергәннән соң, ул инде чираттагы шаукымга сагаеп карый, тормыш баскычларыннан күтәрелү өчен, икейөзлелек кылып уйнарга мәҗбүр була. Намус, фидакарьлек саклап, тарих тәгәрмәче астында калу – сирәкләр өлеше.
Сталин рәсемен мин, мөселман булсам да, икона кебек кабул иткәнмен, күрәсең. Хыялый малайга аның генералиссимус погоннары ошаганмы?

Үзенчәлекле кыяфәтеме? (Соңыннан белүемчә, ретушерлар, рәссамнар тырышлыгы белән.) Әллә инде корыч салкынлыгы бәреп, яңгырашында тылсымлы көч сизелеп торган, беркемдә кабатланмаган исемеме? Әгәр Джугашвили булып кына калса?.. Мисыр фиргавеннәренә хас серле псевдоним алмаган булса?.. Шул магик сүзгә әллә нинди исерткеч мәгънә салынган кебек иде бит: СТАЛИН... Мин аның рәсемен күрүгә, бөтен тәнемә рәхәт калтырану тарала, илаһи көче, сүз белән аңлатып булмас төшенчәләргә таркалып, акыл чиген уза, зурая-зурая бөтен барлыгымны били. Алтмышынчы елларда «шәхес культы» дигән сүз гамәлгә керсә дә, мин аның хаталарын бар чынбарлыгы белән күз алдыма китерә алмыйм. Күңелнең үз алласына хыянәт итәсе килми. Мин табынган сурәттәге кеше бүтән, ул минем күзәнәкләремә, һавага, бөтен киңлекләргә таралып һаман да яши, тыңлый, ишетә, күрә, аның ялгышуы мөмкин түгел... Ул дөньяны калдырганда, миңа җиде генә яшь иде югыйсә, курку түгел, чиста, плебейларча табыну сеңеп өлгергән. Курку хисен министрдан алып вахтёрга кадәрге тыю сагында торучылар сугара. Ә ул югарыда. Меңнәрчә кешеләр «Коткар, якла!» дигән өмет белән аңа төбәлгән.
Хрущёв инде башка. Йөз-кыяфәте дә гади. Иңендә затлы погоннар да юк. Чигүле украин күлмәген дә киеп җибәрсә... Үзен фиргавеннәргә хас серле ераклыкта тотмый, гел хәрәкәттә, гел халык арасында. Рәсемнәре көн саен газета битләрендә тулып чыга. «Шушы кадәр зур илнең таяну ноктасы берәү генә микәнни, бүтәннәр кая?» дип ризасыз уйланып та куясың. Мин аңа шәхесне кечерәйтә торган аңсыз табыну аша түгел, кешечә, хөрмәт белән карыйм. Концлагерь капкалары белән бергә күңел капкалары да ачылган чак. Телгә куәт иңгән чак. Җан иреген тойган замана. Кибетләрдә соңгы арада ит-колбаса, шикәр-конфет беткән икән, бу – вакытлы күренеш. Алда – кояшлы мираж. Сиңа унсигез яшь була. Күп нәрсәне белмәвеңне белмәгән бәхетле чорың.
1964 елның августы. Якты көннәр. Азнакай илнең беренче кешесен – Никита Сергеевич Хрущёвны каршыларга әзерләнә.
Мәгърур Чатыр тау, абагалы каен урманнары, гүзәл Ык, сез кайчандыр Екатерина II нең безнең төбәкләрдән үтүен күреп калгансыз. Әби патша күперләре әле һаман да саклана. Фанерлардан төзелгән «Потёмкин авыллары» гына юк инде, ул тау башларында гамьсез сарык көтүе йөри. Заман башка, күз буяу хәзер акыллырак эшләнә. Бөгелмә – Азнакай трассасында татар авыллары бик күренми, үр артында кала. Салаяз исемле бары тик бер авыл гына юл кырыена ук урнашкан. Салам түбәле фәкыйрь рус авылы көн ярымда танымаслык кыяфәткә керде: ак-кызыл түбәле өйләр, яңа шәльяулыгын күрсәтергә чыккан киленнәр кебек, ияләнмәгән купшылыктан бераз оялган да шикелле елмаеп тезелешкән. Азнакайның биек йорт фасадлары да яңа төсләрдә балкып китте. Яшеллеккә чумган үзәк урамның муртайган тәбәнәк коймаларын кубарып алдылар.
– Их, дәүләт башлыклары көнаралаш килеп торса, ал да гөл итеп яшәр идек.
– Алдың кәррә, артың шәрә шушы була инде, – дип тел чарлады күпне күргән агайлар.
Өстәрәк кемнәргәдер йокысыз төннәр килгәндер. Кунакчыллык табыннан башлана. Меню бай булырга тиеш. Безнең суларда йөзми торган затлы балыклар китертелгәндер. Ашлама кертелмәгән үләннән генә яралган сөт эчеп үскән бозаулар суелгандыр. Диңгез аръягыннан кайткан деликатеслар янына куяр өчен каклаган каз, тутырган тавык, ат казылыгы, чөгендер катыгы, карабодай коймагы, гөбәдия, өчпочмак, чәкчәк, бавырсак, төш – кыскасы, татар кухнясының чиксез мөмкинлекләрен эшкә җигәрдәй уңган аш пешерүчеләр, 
бер-берсен уздырырга тырышып, кул кыздырадыр. Бал кортлары, икеләтә тырышып, юмарт чәчәкләрдән генә бал җыядыр. Казан аэропортында каршы алганда, милли киемле кызлар чәкчәк китергәч, «Кукурузамы бу?» дигән олы кунакның күңелен күрү өчен күпме акыл, көч, сәләт, вакыт, финанс сарыф ителгәндер, шушы форсаттан файдаланып, кемнәр кесә калынайткандыр – Олимп тавы мине кызыксындырмый, минем үз каланчам, үз даирәм.
Мин турыдан-туры постройком председателе Әхмәтбаевка буйсынам. Ибәт Әхмәтбаевичка буйсынмау, тәвәккәллегенә сокланмау мөмкин түгел. Мәһабәт буйлы. Җил ашаган таштан эшләнгән шикелле тотрыклы борын. Калын иреннәр. Көр тавыш. Ул, төзелеш идарәсенә килеп керүгә, гөрелдәтеп аваз сала, кабинетлар буйлап пышылдау китә: «Әхмәтбаев килде... Әхмәтбаев үзе...»
Утызынчы елларда ул исполком председателе булып эшләгән. Аны шәп тройка атларда гына җилдереп йөрткәннәр. Казанга, зур җыелышларга аны тау өстендәге аэродромнан махсус самолёт алып киткән. Әгәр инде Әхмәтбаев берәр авылга килеп төшсә, каршылаучылар арасында, аерым бер игътибар җәлеп итеп, укытучы-табиб кавеменнән чибәр ханым яисә чибәр кыз балкып торган. Әгәр инде шул авылда, чибәркәйне ошатып, кунып та калса... аңгыра хайваннар, мөгрәп, дәрәҗәле кешене вакытыннан элек уята күрмәсен дип, сыерларга борынчак кигереп, көтүне аскы урамнан куа торган булалар. Ниндидер сәбәпләр аркасында, сугыш алдыннан хөкем ителеп (судтан соң аны, төрле авыллардан килгән унҗиде хатын-кыз елап озата), ун ел утырып чыкканнан соң, ул, кадер-хөрмәттә үткән еллар шавын күңел төбенә яшереп, бүгенге язмышы белән килешеп яшәргә мәҗбүр иде.
Бу көннәрдә Әхмәтбаев ут чыккан кебек йөрде. Кабинетына кайтса, кулы – телефонда. Никита Сергеевич Хрущёв килеп керәсе урамга транспарантлар элдерүгә ул җаваплы.
Бүген ул яңа костюм кигән. Чыкылдап торган ак якалы күлмәк. Яңа галстук. Шушындый зур вакыйгага үзенең дә катнашы булудан ул күндәм канәгать. Борын сыртындагы шадралар арасыннан тибеп чыккан тир бөртекләрен дә сизми.
– Бар әле, – диде ул, минем якка авыша төшеп, – участокка, Харис абыеңа бар, бәдрәфне ясап бетерәләр микән, тиз йөр!
Тавышына шомлы мәгънә салып әйтте, гүя сүз ниндидер бер хәрби объект турында бара.
Харис абзый мәзәк яратучан. Ирен читләре, мимылдап, гел елмаерга кыҗрап тора, борын очы таеп, өскә чөелгән. Кулында һәртөрле корал уйнап кына тора үзенең. Җырлап эшли. Мин аңа беренче тапкыр килгәндә, шундый сүз булган иде:
– Иптәшең белән килдеңме?
– Юк, үзем генә, Харис абзый.
– Мин сиңа андый иптәш турында әйтәммени? Галифе чалбар турында
әйтәм бит!
– Мин бит әле армиядә булмадым, Харис абзый.
– Вәт син аны, ә! Мин сиңа андый галифе турында әйтәммени! Менә кара, –
дип, ул буш шешәне чалбар кесәсенә тыгып, кабартып күрсәтте дә шаркылдап көлә башлады.
Мин әле сүз хикмәтенең сул ягын әйләндереп карый белми идем, шешәгә кул тидерүне дә гөнаһ саный идем, яман кызарып ишеккә борылдым.
– Сабыр ит, ачылыр фабрик, – дип, Харис абзый туктатты да минем гозерне тыңлый башлады.
Ә бүген... Мин барып җиткәндә, шәп нарат тактадан ышкылап ясалган бәдрәф янында Харис абзый һәм тагын берничә балта остасы кайнаша иде. Эчтән ялтыравыклы фанера кадаклыйлар икән.
– Тәһарәтле булсаң гына кагыл, патшалар әбрәкәе бу, – диде Харис абзый. – Минем кул авыртмаса, әллә кайчан бетерәсе идек. Чәнти бармакны сындырдым бит. Утыз биш тәңкә акча түләделәр шуның өчен. Былтыр кабырганы сындырып илле алты тәңкә алган идем. Страхавой дигәне шәп нәрсә икән, каһәр, элегрәк белмәдем аны. Ату латарей билеты алган буласың – сукыр бер тиен чыкмый. Ә болай... юк-бар җиреңне егылып сындырган буласың да... – дип, Харис абзый, акча кыштырдаткан кебек, бармакларын уып куйды. Кинәт җитдиләнеп, мине бер кырыйга алып китте: – Бер сәгатьтән өлгерә, диген. Кая алып китәселәр икән патша бәдрәфен? Ярар, ярар, маташтырма, начальство тирәсендә уралып, шуны да белмәгәч...
** *
Һәркайда әзерләнү бара.
Азнакай кызыл маңгайлы таулар ышыгында урнашкан. Бөгелмә ягыннан килгәндә, үр астында кинәт кенә икешәр-дүртәр катлы ак түбәле шәһәр пәйда була; анда ЦКРС, ЦКППН, УАДТ, ПАТП һәм башка шундый кыскартылган исемле дистәләрчә нефть һәм транспорт оешмалары чәчелгән. Әлмәт ягыннан кергәндә исә сыер-сарык, тавык-чебеш асраучы, шәп ихата-куралы авыл сине каршы ала. Авыл, үз йөзен җуярга теләмичә, суы чыпчык тезенә җиткән инеш яры белән шәһәр ягыннан аерыла. Хрущёв, Әлмәттән кузгалып, нәкъ менә шул авыл яклап килеп керергә тиеш икән. Авылның үзәк урамына котлау сүзләре язылган кызыл транспарантны, машина-кран алып, унлап эшче Әхмәтбаев җитәкчелегендә куеп кайтты.
Икенче көнне иртән Әхмәтбаев идарәгә кара коелып килеп җитте. Авыр таш капкан кебек ияге асылынган, күзләре чарасыз иләсләнгән.
– Беттек, җегетләр!
– Нәрсә булды, Әхмәтбаев абый?
– Теге елларда моның өчен, беләсезме, нишләтерләр иде?..
Инженер Шәрәфиев белән без, сагаюлы тын калып, аның зур авызына
текәлдек.
– Транспарант колгаларын җил сындырып төшергән. Өстеннән, хәкарәләп,
сыер көтүе үткән. Карарлык та түгел...
– Ничек хәкарәләп?
– Шуны да аңламыйсыңмыни! Тычып үткән, сыердан да аңгыра хайван
бармыни дөньяда!
Шәрәфиев елмаерга исәпләп җәелә барган авыз читенә учын куйды да,
артык җитди кыяфәткә кереп:
– Әйттем бит мин, кыскарак язарга дип, егерме биш метрны нинди колга
күтәреп тора алсын, – диде.
– Әйттең, әйттең! – дип, Әхмәтбаев өметсез кул селтәде дә телефонга барып
ябышты. Калтыранган кулы саннарны җыя алмыйча азапланды.
Берничә сәгатьтән «Хуш киләсез!» дип башланган котлау сүзләре язылган, элеккесенә караганда таррак колачлы транспарант әзер иде инде. Әмма барыбер Әхмәтбаевның күзендә шом, курку бетмәгән. Бусын инде ул төне буе үзе
саклап чыгарга әзер иде.
Ниһаять, көткән көн туды. Иртәдән үк Азнакайның үзәк урамы мыжлаган 
халык белән тулды. Олысы-кечесе – бары да бәйрәмчә киенгән. Кайлардан җыеп китергәннәрдер, урамның як-ягына кызыл погонлы милиционерлар тезелгән. Бөгелмәгә чыгып китәсе асфальт буп-буш, ник бер хәрәкәт булсын. Дәүләт машиналарын иңеннән үткәрәсе юл, тынлыкка күнегә алмыйча, йокымсырап ята.
Мин алгы рәттән, урамның кырыеннан ук урын алдым. Хрущёв нәкъ минем турда туктап төшә дә халыкка мөрәҗәгать итә, имеш. Шулай уйлыйм. Ышанычым шулкадәр көчле, хәтта бу уемны бүтәннәр белән бүлешергә дә кызганам. Нигә минем турда? Тегендәрәк Ленин бар бит әле, Ленин һәйкәле тора, анда, үзәктә, тукталмыйча үтәр микәнни? Юк, мондый сораулар башыма килми. Көтәбез. Кояш төшлеккә җитте. Кыздыра. Кинәт кычкырган тавыш:
– Килә-ә!
Озак көтеп арудан гамьсезләнә башлаган гавам, кайнап, бер сулыштан тупланып өлгерде. Минутлар үтә, урам буш. Шаяртканнар гына. Билгесезлек каршында алдану җиңел. Тагын берничә тапкыр шулай кычкырдылар. Андый чакта барыбер ышанып алданасың икән. Әз генә читкә тайпылсаң да күрми калырсың, узып китәрләр кебек.
Шулчак урам уртасына бер аягына титаклап җүләр Асия килеп чыкты. Беләгенә аскан сумкасы шактый авыр күренә.
– Җүләрләр! Нишләп ятасыз монда?! Кибетләргә колбаса-май чыгарып өйгәннәр. Ул карт китүгә җыеп алалар бит аны! Барыгыз, мокытлар!
Ул арада Асияне ике милиционер култыклап алды. Асия халык арасына кереп чумар алдыннан, каерылып, тагын бер, чын күңелдән, инәлеп кычкырды:
– Авыз ачып каласыз бит, ул карт китүгә...
Аның кызыл яулыгы калкавыч сыман бер батып, бер калкып күренгәләде дә халык дулкыны эчендә йотылды. Җиңелчә көлү тавышлары яңгыраса да, кибет ягына тартылганнар берән-сәрән генә булды.
Асия, аксаклап, беләгенә иске кара сумка асып, гел кибет тирәләрендә йөрергә ярата. Ул килеп туктаган урында шунда ук тавыш-гауга чыга. Сүзе туры, уйлаганын бәреп әйтә, тыңлап торсаң, акыллы гына сөйли. Ул һәрчак дөреслек эзли, шуңадырмы халык аны җүләр дип йөртә иде. Гадәттә, җиңел акыллы дип уйлаганнарның күбесе үзен беркайчан да алдатмый, чөнки андыйларның акыл җебе фәкать үзенә генә уралган була. Асия дә үз дигәнен эшләми калмый иде. Берничә ел элек ул беренче секретарьның фатирына барып керә, коридордан эчкә үтмичә генә, ярып сала:
– Торыр урыным юк, куып чыгарып карагыз гарип хатынны, бөтен миргә рисвай итәм! – дип шәрран яра. Фуфайкасын аяк астына җәеп, сузылып ята.
Икенче көнне Асиягә барактан фатир бирәләр. Азнакайдан ерак түгел генә бер авылда тагын бер җүләр хатын бар иде. Аның да исеме Асия. Ул, посёлокка килүгә, адашын эзләп таба, икәүләшеп кибет мәйданында кыран-әкәмәт килеп талаша да башлыйлар. «Әллә син җүләр инде?!» «Син үзең җүләр, чүпрәк баш!» дип, бер-берсен мыскыллап, чәчләрен умырышып сугышуга кадәр барып җитәләр. Үзен бердәнбер санаган авыл Асиясенең посёлокта да беренче буласы килә. Күрәсең, беренчелек өчен тартыш акыллы җүләрләр арасында гына бармыйдыр...
Көтәбез. Инде төш авышты. Арыган халык барыбер таралмый. Газоннардагы мул үләнлек тәмам изелеп бетте. Аяк астында шиңгән, тапталган чәчәк бәйләмнәре аунап ята. Ил башлыгы ачык машинада килә дип көткән халыкның нияте изге, чәчәк белән күмү иде. Ташлаттылар. Имеш, чәчәк бәйләменә таш кыстырып ыргытучылар була икән. Шул хакта еллар үткәч тә уйланам, һич кенә дә башыма сыйдыра алмыйм. «Таш атканга – аш ат» дигән мәкаль ана сөте белән кергән безгә, юк, ышанмыйм, якташларым арасында чәчәк белән ташны янәшә куючы имансыз кеше табылмас иде. Бүтән тәрбия, бүтән яклар гадәтедер ул...
Без зарыгып көткән вакытларда Хрущёв, Ык буендагы миллионер «Авангард» колхозы җирләрен карап йөргәннән соң, Сәпәй умарталыгында төшке ашка тукталган икән (әлеге урынны хәзер дә «Хрущёв урманы» дип йөртәләр).
Анда әлеге дә баягы чәчәк аркасында шундый хәл була: бөтен ритуаллар, кемнең кайчан, ничек, нәрсә әйтәсе, нинди хәрәкәт ясыйсы мең кат уйланылган бит югыйсә, ә монда... кинәт кенә урман эченнән бер кызчык йөгереп чыга. Ак бантиклы, үзе кадәр чәчәк бәйләме күтәргән. Җаваплы кешеләр катып кала. Нишләргә? Бу бит программада каралмаган. Тән сакчылары ничек искәрмәгән? Кызчыкны туктатыр идең... бу бит ил чиген үтеп кергән төклетурага пушкадан атуга бәрабәр. Никита Сергеевич үзе каршы килеп, кызчыктан чәчәк бәйләмен кабул итеп, аны үз оныгы кебек итеп сөеп куюга, тирә-юньдә чүгеп калган җаннар, тураеп, үз рәвешен ала.
Ә без эссе кояш астында һаман, түземлек саклап, көтәбез. Баштагы киеренкелек инде йомшаган, халык таркау, кайсы кая утыра, яшьләр генә аяк өстендә.
Ниһаять, урамның аргы очыннан башланган дулкын, күкрәп, безнең тирәгә әүмәкләнеп килеп җитте:
– Килә! Киләләр!
Халык, тетрәп, урамның як-ягына тыгызлашты. Мин алгы рәттә, арттан бәргән кайнар сулыш, күкрәк көчен тоеп торам. Килә... урам уртасыннан елык- ялык итеп тимер ташкын килә. Иң алдан, юлны авыр дерелдәтеп, брезент түбәле мәһабәт «ЗИЛ» үтеп китте. Аннан йөз метрлар кала шундый ук машинада, ниһаять – Үзе! Күпме сурәтләрдә күреп күнеккән түгәрәк, симез чырай. Ян тәрәзәдән кул болгап килә. Тизлек уртача. Вакытны туктатырга тырышып, текәлеп карыйм... Менә ул миннән бер сулышлык арада. Катлы-катлы ияк, арыган кыяфәт... Халыкның шашып сәламләвенә артык исе китми кебек. Ул шофёр кырыенда. Артта галәмәт зур гәүдәле хәрби кеше. «Генерал» дип уйлап өлгерәм.
Миңа тарих җиле кагылып уза.
Тукталмады.
Без суырылып карап калган машиналар артыннан зур тизлектә берәм-берәм
«Волга«лар уза башлады. Тәрәзәсеннән чагылган тук чырайларда фаталь горурлык.
Нәүмиз калып басып торабыз. Көне буе көткәнебезнең соңы шулай тиз төгәлләндеме? Тукталмады. Тере тавышын ишетәсе килгән иде бит...
Бездән ул Октябрьск шәһәренә китте. Анда нефтьчеләрнең колонналы мәдәният сарае каршындагы мәйданда халык кайнап көткән.
Бервакыт колонналар арасыннан ак эшләпә кигән, мул чырайлы, юан корсаклы берәү чыгып килә икән.
– Әнә ул! – дип халык кызган баштан ташлар, чи йомыркалар ата башлаган. Аннары искәреп алганнар, илбашы түгел, үзләренең ресторан директоры икән. Мәдәният сараеның еллар буе кагылынмаган арт ишеген каерып ачып, Хрущёвны сәхнә артына өелгән тузанлы плакатлар эргәсеннән җитәкләп алып
кертергә мәҗбүр булганнар.
Ә теге ресторан директорын, олы кунак киткәч, Хрущёвка нык охшаганы
өчен, эшеннән алганнар.
Ат аунаган җирдә төк кала, диләр. Соңыннан төрле сүзләр таралды. «Авангард«ка
тирә-як авыллардан эре, нәселле дуңгызлар җыйганнар икән дә, делегация киткәннән 
соң, үз дуңгызларын бүлешә алмыйча, председательләр арасында гауга чыккан, имеш. Умарта ояларын җете кызылга буяганнар да, кортлар качып беткән, имеш. Кайсы чын да кайсы ялган – халык арасына таралганны җыеп ала алмыйсың.
Азнакайны шаулатып узган олы вакыйгадан соң өч ай вакыт үтте микән, гадәти эш көне булырга тиешле иртәдә Әхмәтбаев кабинетына Әхбәр Шәрәфиев атылып килеп керде:
– Ишеттегезме, Ибат Әхмәтбаевич, Хрущёвны төшергәннәр!
Көтелмәгән хәбәр сискәндереп яңгырады. Күкрәккә сыймаслык ниндидер шатлык биләүдән мин урындыгымнан калкынып куйдым. Димәк, яңа үзгәрешләр булачак! Әхмәтбаевның аскы ирене салынып төште. Күзендәге утын сүндереп бер тын утырды да, капылт йокысыннан айныган шикелле, эре бармаклы йонлач кулын алга сузды:
– Чү! Алай димә! Арыды ул... Ар-рыды-ы... Үзе китте.
Арыды, дигәндәге тавышы, бәгыреннән кайнап чыгып, олы бер түгәрәк сыман тулышып, бөтен бүлмәгә җәелде. Мин урындыкка сеңдем. Аңа ышанмау мөмкин түгел иде. Әхмәтбаев кайгылы кыяфәт белән, маңгаен учлап, тын калды. Миңа аның каршында оят иде. Тизрәк чыгып китәргә, күңелдә мәтәлчек аткан сөенечтән ялгызым гына ләззәт алырга кирәк иде. Димәк, тиздән яңа үзгәрешләр булачак. Пирамиданың иң биек ноктасында кем китә, кем килә, минем өчен аның язмышы билгесез, мин аннан хәбәрдар түгел, миңа ул ерак. Көтелмәгән яңалыклар була торсын. Миңа унсигез яшь тула...
Ул чакта... үзгәрешләр нидән башланды соң әле? Кибетләргә һәртөрле товарлар чыгып тулды.
– Менә бит! – дип тел шартлатты беркатлылар.
– Власть алмашыныр алдыннан, ризасызлык тудыру өчен, товарны махсус яшерәләр, – диде кабатланырга яраткан тарихны белүчеләр.
Әмма унсигез яшьлек егет өчен болар вак нәрсәләр иде. Аны иң шаккатырганы постройком председателе кабинетында үзе күргән хәл булды. Беркөнне, парторг буларак, Әхмәтбаевны райкомга чакыртып алдылар. Н.С.Хрущёвның хаталарын ачып салган яшерен хатны (Мәскәүдән Үзәк Комитеттан килгән) тикшергәндә, кемдер берәү, кыюланып:
– Күптән кирәк иде алып ташларга! – дип кычкырган.
Безнең Әхмәтбаев та, үзенең политик сизгерлеген күрсәтергә ашыгып:
– Пы-рауильно-о! – дип, калын тавыш белән җөпләп куйган.
Райкомнан кайткач, ул киң төпле урындыгына утырды да, тирән сулап:
– Теге чакта ук сизгән идем аны... – дип, транспарантның сынып җиргә
төшүен, аның өстеннән сыер көтүе узуын искә төшереп алды.
Мин соң дәрәҗәдә гаҗәпләнүдән сулышсыз калдым. Кыска гына арада әллә ничә төскә керә алу маһирлыгын беренче күрүем әле. Кеше асылына икейөзлелек тумыштан бирелә микән әллә?.. Үз күңелеңә күләгә төшермәс өчен, шәхеснең беренче чиратта якты ягын күрә белергә кирәк дигән
ышанычым тетрәп алды.
Алданмас өчен, берәүгә дә сукырларча табынма!
***
Төзелеш конторасы барак дип аталган бер этажлы бинага урнашкан. Анда минем дә, инженерларныкы кебек үк булмаса да, бәләкәй генә үз кабинетым бар. Азнакайны шәһәрләштерү нигезен салган Төзелеш-монтаж идарәсе заманында иң көчле оешма саналган. Үзенең паркы, түгәрәк танцы мәйданы, фонтаны, зур
Мәдәният сарае гөрләп эшләгән. Хәзер инде бу байлыкларны Пионерлар йортына биреп, төзелеш идарәсе үзе бер этажлы бинада утырып калган.
Менә тагын бер объект өстәлде үзенә. Сәпәй умарталыгында ил башы – Хрущёв үзе сынап караган бәдрәфне контора кырыендагы бакчага кайтардылар. Базын казып, берничә эшче шунда мәш килә.
Әхмәтбаев абый мине кабинетына дәштереп алды:
– Күзең очлы синең, бар әле, искәртеп кил, авыш итеп урнаштыра күрмәсеннәр, – диде. – Авыш бәдрәфле ихата мескен күренә, – дип тә өстәде. Чыктым яннарына. Бастырып куйганнар объектны. Берничә эшче, чөкер- чөкер сөйләшеп, тәмәке көйрәтеп утыра. Ул арада Харис абзый да килеп җитте. «Сабыр ит, ачылыр фабрик», дип ул тотынса, эш барып чыкмый кала димени.
– Шәп тактадан, иренмичә ясаганнар моны, – ди берсе.
– Эче дә шәп, тышы да шәп, Харис абзаң корган шәт, – ди Харис абзый. – Матур нәрсә кантурда утыручыларга гына тәти инде.
– Матурның күте кантур, – дип җөпләп куя Харис абзый.
Көлешәләр. Көлү дәртен тополь ботакларын сыгылдырып утырган каргалар
күтәреп ала. Карга тавышына сискәнеп, сары яфраклар коела. Җилдә – көз исе. Плакатлар ясый торган урыным – каршыдагы өч катлы йорт подвалында. Иркен. Җылы. Якты дию генә аз, нык якты. Прожекторга куела торган туп хәтле лампочкалар чама белми яктырта. Бүлмәмнең мактанычы – тәртипсезлегендә. Кая карама, анда – иске, яңа плакатлар, эреле-ваклы рамнар, төрле рәсемнәр, буяу тюбиклары, тагын әллә ниләр – боларны ипле тәртипкә салдыңмы –
бүлмәнең сере, анархиясе югала.
Буяу исен яратам. Әлегә химия борынын тыкмаган, табигый ислеләр. Олифа
дигәне дә үсемлек маеннан, ипигә ягып ашарлык.
Мин рәссам-бизәүче генә түгел, спорт эшен дә җитәкләргә тиеш икәнмен.
Ләкин җитәкләр кеше генә юк. Оешманың бөтен яшьләрен Төмәнгә, яңа төзелешкә озатканнар. Алны-ялны белмичә эшләп, «Северный«ны да кушкач, айга меңнән артык хезмәт хакы алалар икән. Ә профсоюз взносы монда ишелеп кайта. Ул кадәр акчаны үз вакытында рәтен белеп туздыру Әхмәтбаев абзыйның зирәклегенә бәйле.
– Спортка нәрсә кирәк, язып керт! – дип юмартлыгын сиздереп тора.
Складта карыйм: ботинкалы чаңгылар утызлап пар. Ул тимераяклар... Хәтта, «ножи» дип аталганы, чын спортчылар кия торганнары да бар. Бәләкәйдән үк конькида шуып үскән малай буларак, бусы минем күңелгә бигрәк тә хуш килде.
Үземнең кабинет шкафында да киштә-киштә спорт киемнәре, бар да минем үлчәмгә килеп тора...
Шкафтан футлярга салынган саллы фотообъектив табып алдым. Ә фотоаппараты юк. Бу минем нәфесне котыртырга җитә калды. Әхмәтбаев абзыйга кәгазь тотып керәм. Ул гаҗәпләнгән сыман, борынына атландырган күзлеге өстеннән миңа төбәлә:
– Фотоаппарат кирәк дигәнсең, моның спортка ни катнашы бар?
– Турыдан-туры. Ярышларны төшереп барырга кирәк бит. Соңыннан альбом чыгарырбыз.
– Дисеңме...Үзең карап, кыйбатлысын ал!
Мин «Зорький» фотоаппаратына тукталдым.
Миңа яшәп торырга бер бүлмәсе тәгаенләнгән тулай торак биек топольләр
ышыгына сыенып утырган бер катлы бинада икән. Эче иркен. Чиста. Тыныч. Идәненә келәмнәр җәелгән. Яшьләр аз. Күбрәк – буйдак, сазаган ирләр яши. Күрше бүлмәгә бергә укыган сабакташым Рәфәт урнашкан икән. Ул нефтьче-
оператор булып эшкә кергән. Соңгы өч елда бергә укысак та, аның белән якыннан аралашкан юк иде. Эчкә баткан күзләреннән салкынлык бәреп торган төмсә чырайлы бу Карамалы егете миңа ошап бетми иде. Менә, язмыш безне уйламаганда янәшә китереп куйды. Ул юктан да фәлсәфә чыгарырга ярата икән:
– Танышканда син кызларның башта аягына карыйсыңмы, әллә йөзенәме? – дип, ул мине аптырашта калдырды. Бу хакта уема да килгәне юк иде.
– Башта аягын күзләп ал. Хөләпә икән, китәсең дә барасың. Ә инде башта йөзенә карап, гашыйк булсаң... аннары җеп сыйраклы икәнен күрсәң дә, ычкына алмыйсың...
Аның сулышын эчкә алып әйтелгән бу сүзләре күңелемә кереп оялады. Хатын-кызның гәүдә-аяк матурлыгын күз ачып йомган арада бәһаләп алу – ир кешенең табигый мутлыгы икәнен ул чакта мин белгәнмени?!
Беренче хезмәт хакын алгач, тукымалар сата торган кибеткә кереп бик озак сайландым. Мәктәп елларында вельвет тукымадан ике кесәле куртка тектереп, бик яратып кия идем. Ул чакларда йә кара, йә көрән төстәгеләре генә була торган иде. Менә бит, вельветның да төрлесен уйлап чыгарганнар. Мин әнигә күлмәклеккә дип, вак кына бөрчек чәчәкләр төшкән куе-яшел вельвет алдым.
Икенче айдагы хезмәт хакына өйгә шифоньер, зур көзге, «Рекорд» исемле радиола сатып алдым. Боларның тышы чын агачтан эшләнгәнлектән, хаклары икеләтә арзанайтылган, халыкның келәйгә катырып, йомычкадан ясалган агачсыман әйберләргә кызыга башлаган дәвере бу.
Октябрь бәйрәме алдыннан көне-төне эшләргә туры килде. Плакатлар язам, транспорантлар эшлим. Язганда кул армый, ә бөтен киеренкелек аякка төшә. Шуңа күрә таш идәнгә, аяк астына иске плакатлардан кубарып алынган чүпрәкләрне җәям. Тулай торакка кайтып яткач, аяклар гүли.
Рамнарга тарттырырга дип, алагаем зур рулон белән кызыл ситсы кертеп ташладылар. Сатин яңа чакта ялтырап тора, сокланып, җете-кызыл өслеген сыйпап карыйм. Шул мәлдә әнинең әйткәне искә төшә... «Син тугач, биш метр кызыл сатин бирделәр... Сталин бүләге»... Их, иптәш Сталин бабай, саранлангансың, менә мин хәзер сине уздырам, ун метр үлчим дә әнигә алып кайтып бирәм...» Һәм шулай эшләдем дә.
Ул айда миңа өч йөз җитмеш сум акча язганнар. (Ул чакта авыл кешесенең айлык пенсиясе унике сум иде шикелле.) Баедым. Кесәңдә акча күп булганда, баш чөелә, йөреш үзгәреп китә икән. Дөнья – тубыктан, бөтен нәрсәне булдыра алам, дигән җүләр бер «минминлек» туа. Юк, мин алай исереп китмәдем, акчалы хыялның койрыгын тиз кистем. Путалы, шәл якалы кышкы һәм тагын куе яшел төстәге көзге пәлтә сатып алдым. Чалбар, күлмәк, бүрек һәм... муенга аса торган кобуралы кечкенә радиоприёмникка да акча җитте.
Айга ике-өч мәртәбә посёлокның урам тәртибен саклау өчен төнге дежурга чыгу, җиңгә кызыл бәйләп, дружинник булып йөрү көннәре һәр оешмада катгый приказ белән алдан билгеләнгән. Минем кабинетта кыска погонлы, ачык зәңгәр төстәге биш пинжәк эленеп тора. Махсус тектерелгән дружинник формасы. Хикмәт шунда: районның халык дружинасы хәрәкәтен Рейниш дигән бик сәер бер кеше җитәкли иде. Рәвеш-кыяфәте, киеме белән дә үзенә бер булып аерылып торган Рейниш тиз арада Азнакайның иң билгеле кешесенә әверелеп китте. Халык хәзер милициядән түгел, ә Рейништан курка башлады. Автоколонналарда эшләүче иң гаярь шофёрлар кавемен дә ул үзенә табынырга мәҗбүр итте. Теләсә кайда, теләсә кайчан кул күтәреп туктата, документларын тикшерә. Хәтта шофёрларның бюллетененә Рейниш кул куймаса, акча түләнми иде.
Аның сүзен тыңламаска җөрьәт иткән бердәнбер кеше – безнең очның Талип абзый улы Әнвәр – аңарга шофёр булып эшкә кергән иде. Өенә яисә эш урынына килгәч, Рейнишның пәлтәсен салдырышып, кидерешеп торырга кирәк икән, моны белүгә, ярпач Әнвәр: «Мин сиңа холоп түгел!» – дигән дә ачкычын ыргытып чыгып киткән.
Менә шул Рейниш бөтен оешмаларга кыска погонлы зәңгәр пинжәк тектертергә күрсәтмә биргән. Аның хәзер үз карамагында бинасы бар. Кабинеты, дружинниклар өчен бүлмәсе, тотып кайткан ярсу хулиганны тынычландыру өчен каталажкасы бар.
Рейниш үзенә үзе уйлап чыгарган ярымхәрби киемнән йөри: кыска погонлы зәңгәр костюм, якасына ялтыр ромбиклар беркетелгән, погонында шактый эре ике йолдыз, каймалы зәңгәр пилотка, портупеялы каешына пистолет кобурасы асылган. Әллә кайсы илнең пөхтә офицеры диярсең – килешеп тора үзенә, каһәр...
Мәскәүгә барып ул бу кием формасын күрсәтеп, халык дружинасының нәкъ менә Азнакайда гына гамәлгә кертелгән эш алымнары белән таныштырып кайтты. Күп тә үтми, «Азнакай тәҗрибәсе», «Татарстандагы башлангыч» дип, зур-зур газеталар язып чыктылар. Шуннан соң, Рейниш районның күз өстендәге кашына әверелеп китте.
Хәтерлим, без, бер төркем дружинниклар, төнге урамнарны айкап йөргәндә, болагайланып, тавыш чыгарган, кызмача хулиганны эләктереп кайтабыз да Рейнишның кабинетына кертеп бастырабыз. Рейниш кобурасыннан пистолетын чыгарып, өстәлгә яткырып куя да тегеңәрдән сорау ала башлый. Үзенә бер ләззәт белән, чирканып, тегене сыта, камырга әйләндерә.
Октябрь бәйрәмендә ул, бер өер дружинниклар төяп, бөркәвечле машинада безнең авылга килеп төште. Сәбәбе бик гади: елдагыча, Гыймай Заһиты көпә-көндез, клубта кызган бәйрәм шаукымын бозып, сугыш чыгарган иде. Моңа халык инде күнеккән, кунакка кайта алмый калганнар да: «Ничек үтте бәйрәм, Гыймай Заһиты сугыштымы?» дип сорый торганнар иде, әгәр инде ниндидер сәбәп белән Гыймай Заһиты сугышмый калса, «Бәйрәм барып чыкмаган» санала иде. Үзе ул, алагаем йодрык төеп, явызларча сугышмый да, билдән чишенеп ташлап, борын канатырлык яисә бит тиресен сыдырырлык кына дыңкып ала. Аңа – бөтен кешенең игътибар үзәгендә булу, шау кузгату, тынычландырырга теләп, үгетләп йөрүче төркем уртасында калкып тору, көчлелегенә ышандырып, дәһшәт салу кирәк.
Менә шул кырпак кар төшкән бәйрәм көнендә, кемдер районга шылтыраткан күрәсең, дружинниклар машинасы килеп җиткәндә, Гыймай Заһиты тирәсендә кайнаган төркем клубтан карлы урамга ташып чыккан иде инде. Рейниш машинаның ишеген ачып, кабина баскычына чыгып кына, пистолетын болгап:
«Забра-ать!» дип кычкырды. Юка зәңгәр шинельдән, кокардалы пилотка, портупея, галстуклы ак күлмәк, ыспай гәүдә рәвеше – бу мизгелдә ул без киноларда күргән нимес офицерларына охшаган кебек иде. (Хәер, кинолардагы нимес офицерлары ролендә Мәскәүнең яһүд артистлары уйный түгелме соң?..) Менә хәзер, клуб янына тамаша карарга җыелган халыкка карап, Рейниш: «Ятыгыз!» дип команда бирсә, нишләр иде микән авылдашларым? Калды микән аларда элеккеге башкисәр дуамаллыгы?..
Ай-һай... Әнә бит, Гыймай Заһитларын дружинниклар әрдәнәләп төяп киткәндә, каршы төшеп, алып калырга теләүчеләрнең тавышы бик юаш чыкты. Элеккерәк еллар булса, бу машинаны Рейнишы-ние белән кимендә өч тапкыр әйләндереп капларлар иде.

Әлбәттә, Рейнишның Азнакай җирлегендә кинәт болай калкып чыгып, отыры канатларын җәеп, бәйсез бер кенәзгә әверелә баруы белән өстәгеләр, ягъни, райком дәрәҗәсендәгеләр килешеп, битараф карап торгандыр дип уйламыйм. Астыртын нинди агымнар бөтерелеп алгандыр – анысы безгә караңгы.
Көтмәгәндә Рейнишны яңа, олы төзелеш кайнаган Төмәнгә алдылар. Үзе белән ул бер төркем шофёрларны, шул исәптән безнең Әнвәрне дә махсус чакыртып алып китте.
Күпмедер вакыттан соң шофёрлар кире әйләнеп кайттылар. Рейниш турында ләм-мим, бер сүз әйтмиләр, телләре йозаклы иде. Шундый хәбәрләр йөрде: дөреслек, гаделлек сагына үзен багышлаган Рейниш зур акчалар актарылган җирдә нәфесен тыя алмаган, имеш, кулга алганнар, утыртканнар икән, диделәр...Азнакайга ул бүтән әйләнеп кайта алмады.
Кинәт мин үземне бу чиксез дөнья уртасында япа-ялгыз итеп тоя башладым. Тирә-юнемдә тормыш кайный, әмма ул шаукымга мин табигый генә кушылып китә алмыйм кебек. Дуслар да таралды: мәктәп ишегеннән ыргылып чыктык та, беребез – уңга, беребез – сулга, беребез – турыга китеп сибелдек менә. Һәркем үз гамендә... Аңга килеп кабаттан җыела башларбызмы – кем белә...
Фәния дә ерагаеп бара кебек. Ул энә белән кое казый. Әбүгалисина мәгарәсеннән тартып чыгарырга телим үзен, юк, уку үҗәтлеге акылын томалаган. Йөзендә – аҗаган кебек сүрән, арган елмаю.
Мин үзем туң утын пүләнеме әллә, күңелендә ут кабыза алмыйммы? Юк, болай булмый. Сизәм бит – быел мине армиягә алачаклар. Кая да булса укырга кереп, посып калырга мин әзер түгел. Хәрби кануннар әсирлегендә минем иң матур өч елым бу тормыштан төшеп калачак. Аннары башкача була инде ул. Армиядән кайткан, диячәкләр. Акыл утыра башларга вакыт дип, гел искәртеп торачаклар.
Тәртә арасына кермәгән тай вакытының кадерен белеп калырга кирәк. Абынсаң да, кагынсаң да – үзеңнеке, иркәләнү дә, яшьлек җүләрлегенә аркалану да килешә бит әле безгә...
Иптәшкә Рәфәтне кузгатам, киттек беренче мәктәпкә, бүген җомга, танцы көне.
Муенга ак шарф салам. Өстә ромбик тезеп сырылган утыртма якалы нейлон куртка, яшел чалбар. Салкынны санга сукмыйча гына яланбаш чыгам. Баш туңса да, чәч өшемәс әле... Рәфәт минем киемгә күз кырыен гына төшереп, үзенең соры пәлтәсен өнәмичә генә кул аркасы белән каккалап алды.
Быел тугызынчыга өч класс тупланган икән бит! Мәктәп тарихында күрелмәгән хәл. Спортзал кайный, музыка, чытлыкланып көлү авазлары тибрәнә, йөзеп кереп киттек ваемсыз яшьлек куелыгына – кызлар төркеменә барып кушылдык. Гүя безне генә көткәннәр монда танцыга чакырып, ым кагарга өлгермисең, кул арасына суырылып керәләр. Мин яңа танышуны өнәмичә, әкәм-төкәм кебек үз кабыгыма бикләнә торган идем, бүген әллә нәрсә булды, ачылды күңел капкалары, бернинди тартыну белмәгән кызлар мине дә җилбәзәк халәткә буйсындырдылар. Ул арада Рәфәт каядыр юкка чыкты.
Танцыдан соң, төнге Азнакай урамын бер итеп кайтып киләбез. Тугызынчы «А», «Б», «В» классыннан чибәр өч кызны сайлап алганмын. Берсен генә култыкласам, калган икесе үпкәли, икесен култыкласам, берсе артып кала. Өчесе дә ошый бит әле боларның. Сөйләшергә җиңел, уенчак холыклы кызлар. Менә шулай... гашыйклыкның бәгырьгә сызып төшми торган, өстән генә сирпелеп алган юка катламы да була икән...
Уенын-чынын бергә кушып, сүзгә-сүз ялгана. Кызларның чыркылдашуы күңелгә рәхәт.
– Кайсыбызга гашыйк булдың инде, әйт дөресен?!
«Минме?... Минме!..» дип, һәрберсен кабаттан күздән кичерәм.
Ул арада «Б» кызы җылаган атлы булып, битен каплый:
– Мин түгел... Аһ, сайлаганы мин түгел...
«В» кызы, беләгемнән кулын алып, үпкәләгән атлы булып, урам читеннән
бара башлый. Янәшәмдә «А» кызы гына торып кала:
– Ниһаять, үз урынын таптылар болар, – дип алардан көлә.
Кызларны бер учка җыеп игълан итәм:
– Өчегезгә дә гашыйк бит мин!
– Алайса, безгә дуэльгә чыгарга туры килә инде.
– Тарихка керсен әйдә: кызлар дуэле.
– Секундант буласыңмы?
Бармакны югары чөеп кызларны тынычландырам. Хикмәтле сүз әйтәм, янәсе. – Сез һәммәгез дә чибәр. Ни өчен икәнен дә беләм. Көн дә иртән көзге
каршына килеп, «мин чибәр, мин чибәр, мин иң чибәр!» дип өч мәртәбә кабатлыйсыз, шулаймы? Ә «мин акыллы, мин акыллы, мин иң акыллы!» дип өч мәртәбә кабатлаганыгыз бармы? Юктыр шул. Ә мине акыл ягы да кызыксындыра. Конкурс игълан итәм. Сорау тарихтан: Тимерләң, Аксак Тимер турында ишеткәнегез бардыр. Менә шуның кайсы аягы аксак булган?
Кызларым гөр килә башлады: «Шундый сорау буламыни?», «Кайсы аягы аксак булса да барыбер түгелмени?», «Ул бит атка атланып йөргән!»
Дөресен әйткәндә, Тимерләңнең кайсы аягы аксак булганын мин үзем дә белмим. Аптыраганнан гына әйтүем. Җавап соралмый да... Кызларда йомгакка уралмаган җеп очы калсын дип кенә...
Алар мине тулай торакка кадәр озата килделәр. Бүлмәмә кергәч, утны кабыздым, пәрдәне тартып куярга дип тәрәзә катына килсәм, тротуарда басып торалар. Кул болгап хушлаштылар да култыклашып китеп бардылар.
Китап – йокы даруы. Мендәр куенына башны терәп, инде китап битендәге юллар бер-берсенә кушыла язып, йокы пәрәвезен үрә башлаган иде... бүлмә ишеген чорсыз ачып, Рәфәт килеп керде.
– Бүтән синең белән беркая бармыйм, – диде, һәр сүзенә аерым басым ясап. Мин аптырап калдым. Юк, шаяртып әйтми кебек үзе. Болай да елмаю сирәк куна торган йөзенә болыт күләгәсе тагын да калынрак булып ягылган кебек.
– Ник алай дисең?
Рәфәт соравымны кулы белән җилпеп төшергән кебек хәрәкәт ясады да: – Үзең беләсең! – дип, ишекне каты ябып чыгып китте.
Шуннан соң мин аны үзеннән яшькә зуррак, чагыр күзле, буйдак адәм
белән күргәли башладым.
«А», «Б», «В«лар кыю булып чыкты, йә берсе килеп нәни ташны тәрәзәмә
«черт» итеп ыргыта, йә икенчесе эш урынында пәйда була, йә өченчесе... Өлгер генә, кинога алып барам, урамда йөрибез, катокта шуып туйганымны сабыр гына карап, көтеп торалар.Үзләре шуа белмиләр, өйрәнергә теләкләре дә юк.
Бер атна вакыт болар белән юанып үтеп тә киткән. Беркөнне, төш җиткәч, пәлтәмне киеп чыгарга әзерләнгән генә идем, эш кабинетымның ишеген шакыдылар. Ачсам, бусага төбендә Фәния басып тора. Үткән көннәрем ваемсызлыгын җуеп, әллә кая артка чигенде.
– Ничә көн инде, күренмисең... Курыктым, – ди.
– Бүтән планеталарга китеп адашып йөргәнмен, – дим.
– Алай итмә... Сине минем кебек ярата алган берәү дә булмаячак, – дип 
ул түшемә сыенып, пәлтә якасына битен куеп, җылый башлады. Кыен булып китте, ничек юатырга да белмим, мондый халәттә калганым юк бит әле минем. – Мин гаепле... Әйдә, моннан соң көн дә күрешеп-очрашып торыйк, яме...
– дип, ул эре-эре күз яшьләре аша миңа төбәлә.
Ни әйтим. Ничек аңлатыйм. Башымда уенчак уйлар бөтерелә. Алай ук җитди
кабул итмә, берни булмады, мин үземне сынап кына карарга теләдем, дияргәме? Күз яше кирәкми иде...
Якам юпь-юеш. Урамга чыгабыз. Кар ява.
Сынап карау... Унсигез дә тулмаган килеш... Без бит үз күңелебезнең
Магелланы... Күңелнең яшерен утрауларын үз вакытында ачасы, исерткеч томаннарын таратасы килә.
Ым кагу җитә, миңа кызлар күзе төшә икән бит! Бу – хәтәр хакыйкать түгелмени! Күпме вакытлар икеләнеп, үз бәямне белмичә кимсенеп, төрле хорафатлар колы булып юкка йөргәнмен.
Фәния киләчәк өчен яшәргә әзерләнә. Ә миңа бүген яшәп калырга кирәк. Мине алда көткән ниндидер олы максатлар бимазаламый әлегә. Уйныйм, шаярам, көләм, гашыйк булган булып кыланам. Болар бит үзеңне танып белүгә уенчак адымнар гына.
Фәния – башка... Ул – күкләр тарафыннан тәгаенләнгән мәхәббәтнең гомер соңына кадәр ачыла барачак тылсымлы таҗы... Безгә бер-беребезне сакларга кирәк.
Сүз белән ничек аңлатыйм. Мин ялгызлыкны күрәлмыйм. Шундый тойгы биләп ала мине: үлемнән түгел, ә яшәүдән курка башлыйм. Авыру дәрәҗәсендәге бу астыртын тойгыдан бары хатын-кызның янәшәдә булуы, тыны, ягымлы тавышы гына мине йолып ала; очраклы танышлыкмы ул, үтешли күз төшүме – барыбер! Яшәүнең куркытып янавыннан шундый мизгелдә сихәтлек аласың, олы мәхәббәтеңне җуймас өчен...
Беркөнне Рәфәт эш урыныма килде. Тулай торакта сирәк күренә иде. Ун көннәр элек ул, авылына ялга кайтканда, минем ромбик төшереп сырылган нейлон курткамны сорап торган иде. Киемне кешегә биреп торсаң, кире кайтканда үпкәләгән була, үзеңнән үч ала икәнен белә идем, югыйсә, саран исеме күтәрәсем килмәде, ни дисәң дә классташ бит...
Кайткан Рәфәт авылына, клубта егетләр бәйләнешкәннәр. Кан чәчрәгән куртканы әнисе кайнар суда юып «пешергән»... Рәфәт аны, миңа күрсәтергә уңайсызланып, шактый көннәр әйтмичә йөргән. Аңлаштык инде соңыннан. Кабырчыкка әйләнгән куртканы мин шифоньерның аскы киштәсенә ыргыттым. Гуд бай! – немец теле укытучысы Сагындыкова апа әйтмешли...
Беркайчан мул сөйләшергә яратмый торган Рәфәткә бүген нидер булган: юк- барны сөйләшеп утыра да утыра. Шатлыктанмы, кайгыданмы дулкынланган – анык кына белә алмыйсың. Утыра торгач, сәгатенә карап алды да:
– Әйдә, урамга чыгабыз, шундый матур кар ява бүген, – диде.
Чыктык. Стадион янына, аулак урынга җиткәч, ул:
– Син мәктәптә минем тугызынчы класстан алып, унберенчегә кадәрле
бөтен малайны кыйнап чыкканны беләсеңме? – диде.
– Юк, берәүнең дә сиздергәне булмады.
– Тимәгән бер син калдың... – дип, Рәфәт төмсә йөзенә саран гына елмаю
саркытып алды. – Кыйнау дию дөрес тә түгелдер... Мин бит дәрес бирәм... Шау-шу кузгатмыйм. Сүгенмим, кызмыйм, тыныч кына... Ул приёмны мин сиңа да өйрәтеп калдыра алам.
– Кирәкми. Кешегә кизәнү – Аллаһка кизәнү белән бер, дия минем Салиха әби.
– Һы, бу тормышта кизәнмичә генә яшәп булмый.
Сүзсез калып, карлы стадион сукмагыннан әрле-бирле йөрибез. Рәфәт тамак кырып куя, гүя күңелендәге әйтелмәгән уйларын барлый, актара, чүбеннән арынырга тели.
– Күз алдыңа китер: мәктәп коридорыннан килә берәү... бәхетле елмаеп килә, киеме дә синекеннән шәбрәк... Аулак урынга чакыртып алам мин моны: «Син миңа ошамыйсың, егет», дим дә... Кара-каршы баскан уңайдан иңсәсеннән кисәк кенә тартып китерәм, шул моментта ике ударны берьюлы бирәм – берсе тез белән җан җиренә, икенчесе маңгай белән ияк астына... һушсыз калып авып китмәсен өчен иңсәсен җибәрмим... сыгылып кына төшә дә җиргә тезләнә. Ул бит минем каршыда тезләнә! Шулай итеп, мин мәктәптә күпме тәкәббер малайны тезләндереп, сабак бирдем.
Рәфәт моны шулкадәр канәгатьлек белән, олы бер серен ачкан кебек сөйләп бара, мин шаккатып калдым. Тып-тыныч холыклы кебек иде, кемгә дә булса тавыш күтәргәне, кызып киткәне булмады. Эчке уена баткан үтә сабыр кеше сыман иде.
– Блокнотымда синең исем турында сызык тора. Шуны бетерим дип килгән идем яныңа, тагын булмады, тезләнмәгән бер син калдың, – дип, ул рәнҗегән сыман сәер караш ташлады да, кырт борылып, китеп барды. Стадион капкасына җиткәч:
– Иртәгә мин Себергә китәм, хуш, – диде.
Мин Рәфәтнең кинәт шулай күңелендәге кара капкасы ачылуын акылыма сыйдыра алмыйча басып калдым. Бу – хушлашу түгел, ә бәхилләшү иде сыман... Аның тугызынчы класста иң тере, иң җитез кызыбыз Светланага гашыйк булганлыгын барыбыз да сизә идек. Рәфәтнең баянда уйный белүе дә шул чакта ачылды. Светлана – Советлар Союзы герое Әкрам Вәлиев кызы иде. Әмма әтисенең батырлыгы белән беркайчан да мактанганы булмады. Нечкә күңелле, очынып йөргән Светлана унынчыга күчкәч, басынкыланып калды кебек. Рәфәттән дә читләште бугай. Бәлки ул аның яшерен генә башкарып
килгән әлеге яман гадәтен белгәндер...
Тормыш – уен, дип йөр менә. Кешеләр карурманы куерак та, шомлырак
та түгел микән әле?.. Менә кем булып чыктың син, төмсә йөзле классташ. Тормышта кичергән нинди үчлек йөзеңә төн карасы сеңдерде? Сирәк кенә елмаюың да синең табигый түгел, ә елмаю хәрабәсе генә булган икән бит...
Тимераяк ярышында катнашырга Тресттан чакыру килгәч, мин озын спорт конькиларын алып, стадионга киттем. Анда эшләүче спортсмен кыздан бөтен серләрен кыска гына арада өйрәнеп алу малайчактан ук боздан кайтып кермәгән «тәҗрибәле» аякка кыен булмады. Гаҗәп икән ул озын конькилар. Борылышларда аякларны алдан чалыштырып алу, озынга барганда арттан чалыштыру өчен үзенә бер осталык, төгәллек кирәк. Ә тизлек көчәйгәннән- көчәя, конькилар гүя үзеннән-үзе суырып алып бара. Куллар – канат. Аяклар чигү чигә. Бу ләззәтне каток иркен чакта, аяк астында бала-чагалар чуалмаганда гына алып була шул...
Мин инде ярышта үзем дә катнашырга әзер идем, әмма һөнәр училищесыннан кызлар командасы гына туплап булды. Аның каравы, яшьләр булмаса да ярый, дигән ике ярышта – шахмат һәм ату ярышларында катнашып, Бөгелмәдә Трест буеча беренче урынны яуладык. Шулай итеп кыш узып та китте.

Язның матур бер көнендә Спорт тауарлары кибетенә кергәч, шаккатудан телсез калдым. Каршымда – спорт мастерлары халыкара ярышларда гына катнаша торган велосипед балкып тора. Күземә генә күренәме, каян килгән бу Азнакайга? Ул – ыспайлыгы! Ул – җиңеллеге! Бөгелеп төшкән руле – таудан сикерәсе кәҗә мөгезе кебек тора. Тизлекне кул хәрәкәте белән бер-бер артлы ун төргә күчереп була. Тәгәрмәчләре бер рычагны боруга, автомат рәвештә салына. Мин күпме еллар кызыккан, хыялымда йөрткән могҗиза бит бу!
Тотып-тотып карыйм, сокланудан куллар калтырый. Сулышыма кабып торуымны күреп, кибетче минем янга килде:
– Кызыктыңмы әллә? – ди. – Берәү генә ул. Заказ белән кайтардык, – ди. – Бай бер нефтяник малае алырга тиеш иде... фаҗигагә эләккән, диделәр. Килә алмый инде... Мин акча күчерү юлы белән иртәгә үк алабыз, дип, кибеттән кирәкле кәгазь юнәтеп, конторага йөгердем. Тыным-көнем бетеп, Әхмәтбаев абый кабинетына барып кердем. Хәлне аңлаткач, аңлаган кебек булды да, барыбер, кайтарып
сорамыйча калалмады:
– Хакы йөз сиксән биш сум дисеңме? Кырык биш сумлыгы ярамаганмы! – Андые ишәк бит аның, Әхмәтбаев абый, – дим, – ә бу – аргамак.
Ул арада бухгалтер Рәмилә апаны чакыртып, тиз арада акча күчерү
документын өлгертергә кушты. Ә миңа, төне буе теләк теләп чыгарга гына кала... Икенче көнне иртән Рәмилә апаның банктан кайтканын дүрт күз белән көтеп
тордым. Күңелсез генә кайтып килә. Йөрәгем урыныннан купты.
– Булмады бит әле бу, – ди. – Бланкта хата киткән. Икенчегә кул куйдырырга
Әхмәтбаев абыең Бөгелмәдә. Кич кайтса да кереп тормас, ял алды бит... Болай булса, кулдан ычкына бердәнбер велосипед. Каршылык тудымы – чигенмәскә, ул каршылыкны җимереп булса да алга барырга, дип тиз генә акылны эшләтеп алдым. Минем ярсыну шулкадәр көчле иде ахрысы, Рәмилә
апа хәтта минем тәкъдимгә каршы килә алмады.
Менә мин, кабинет ишеген эчтән бикләп, пыяла аша төшереп тә, болай
гына да Әхмәтбаев абыйның кул кую рәвешен кабатларга керештем. Шулкадәр четрекле, озын итеп куйган кулны, йөз мәртәбә генә язып караганмындыр.Үзем сәгатькә багам, банктан акча күчерү вакыты чыгарга утыз минут кына калып бара. Ниһаять, яңа бланкка Әхмәтбаевча кулны куеп, кертеп бирдем Рәмилә апага. Бланкны карады-карады да:
– Банк белән шаярырга ярамый. Шулай да барып карыйм, – диде. Күрәсең, минем чырайдан әгәр шушы операция барып чыкмаса, зур фаҗига буласын төсмерләгәндер.
Әй көтәм, әй көтәм әйләнеп кайтканын. Күңелдән әллә нинди хорафатлар уйлап чыгарып, үземчә фаразлыйм.
Исән-имин кайтып килде бит Рәмилә апа.
– Ну, малай, сиңа фальшивомонетчик кына буласы калган, – дип көлә. Акча күчерелгән кәгазьне тотып, аргамакка тиң иң затлы велосипедны  алырга дип кибеткә йөгерәм.

Дәвамы бар.

"КУ" 11, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: