Тимә, яшәсен! (дәвамы)

Романның башын монда басып укыгыз.

Судабикерга утырган бар
Озакламый безгә дә тере солдатларны якыннан күрергә туры килде. Шундый тын җәйге кич иде. Кояш иренеп кенә Суыр тавы артына төшеп бара.Сөтле тузан исе аңкытып көтү кайтыр вакыт җитеп килә. Фаварис белән икәү генә капка төбендә утырабыз. Ул тальянын мыгырдата. Бармакларының хәле җитмиме, көйне рәхәтләндереп уйнамый, авазларны зәгыйфьләндерә. Үземә өйрәнергә туры килер ахрысы... Бакаларын батырып басып, күреген киереп тартып, кычкыртып бер уйнамагач... гармунны нигә интектерергә... дип уйлап бетермәдем, югары очтан ниндидер шомлы гөрелте ишетелә башлады. Колаклар шомырайды. Көтелмәгән һәр яңалык гел шулай югары очтан килә.
Әнә, Миргарифан абыйлар турындагы үрдән галәмәт зур машина килеп чыкты. Аның артыннан тагын, тагын... Бер-бер артлы тезелешеп киләләр. Өй тәүмәле бу сәер машиналар инде безнең турга җитеп килә. Әрҗәсенә, нәкъ кинодагы кебек, солдатлар тезелешеп утырган. Без куркышып калдык. Фаварисның гармуны чирәмгә шуып төште. Ул кинәт: «Нимесләр килә, нимесләр!» – дип, кычкырып җылап җибәрде. Тузан күтәреп, уннарча машинаның урамны, өйләрне тетрәтеп үтүе шомлы иде, менә хәзер туктап, солдатлар безгә төбәп ата башлаячаклар дигән курку минем дә күзгә яшь булып төелде. Тавышка Фаварисның әнисе Фәгыйләттәй йөгереп чыкты.
– Нинди нимес булсын! Курыкмагыз, үзебезнең солдатлар ич, – дип, безне кочаклап алып, тынычландырырга кереште. Күзне ачыбрак карасак, солдатлар безгә карап елмаеп, кул болгап үтеп киттеләр шикелле. Бөтен түбән оч, капка төпләренә чыгып, моңарчы күрелмәгән машиналар кәрванын күз белән озатып калды. Безнең авылның бердәнбер машинасы – Заһид абзый йөртә торган 
бөкре кабиналы полуторка бу хәрби машиналар эргәсендә өтек чебеш кебек кенә кала бит!
«Студебеккер» дип аталган ун тәгәрмәчле, фара алдында тимер рәшәткәле бу мәһабәт машиналар Америкадан кертелгән булган. Без аны америкача ук әйтергә теләмичә «Судабикер» дип, үз телебезгә яраштырдык. Һәм бу хәтәр машиналарның кабинасына утырып, дөньяга биектән карап җилдерү бәхетенә дә ирештек.
Без курыккан солдатлар алай ук усал булып чыкмады. Аларны Бөгелмә – Азнакай арасында яңа юл – асфальт төзергә җибәргәннәр икән. Тиз арада Туйкә-Балтач арасындагы үзәнлектә землянкалар казып, ихата корып, әллә каян күренеп торган матур капка ясап, палаткалар торгызып, үзләренә тору урыны ясап куйдылар.
Тимерхан дигән казакъ егете истә калган. Минем әти-әнигә ул «әткәй», «әнкәй» дип кенә эндәшә, «кызыгызны Казакъстанга алып китәм», ди. Безгә килсә, Рәзинә ападан күзен ала алмый.
Гаҗәп матур итеп рәсемнәр ясый белә иде ул. Зөфәр дә, мин дә аңардан күреп, төсле карандаш белән рәсемнәр ясый башладык. Тимерхан абый сабыр гына безне өйрәтә, әллә ничек уйнаган кебек кенә сызып ала, күз алдында кәгазьдә тере сурәтләр ярала – бу могҗиза безнең юка акылыбызны әсир итә, шаккатыра, каләмгә тотыну дәртен котырта. Зөфәр – миннән, мин Зөфәрдән көнләшеп, ярыша-ярыша сурәт төшерәбез. Бу шөгылебезгә Фаварис кына битараф калды.
Тора-бара солдатлар, авыл кешеләренең күңелен яулап, үзләшеп беттеләр. Кичке уеннарга да киләләр, төнне фара яктысы белән айкап, клуб янына да машиналары белән килеп туктыйлар. Түгәрәк уеннарга керәләр. Без, малайлар, әлбәттә инде, авыл егетләре белән солдатлар арасында киеренке хәл туганны белми идек.
Бер иртәдә «югары очта кичә төнлә бик нык сугышканнар икән», дигән хәбәр авылга яшен тизлегендә таралды. Без, малайлар, авылның үзәк мәйданына йөгердек. Шаккатмалы хәл: клубка терәлеп торган мәктәп ихатасының бер генә исән коймасы да юк. Бар да кубарылган, тапталган, каерылган. Төнге мәхшәр узган урыннан табыш җыябыз. Кемгә ялтыр сәдәф, йолкынып калган погон, кемгә эләктергече сынык йолдыз эләгә, бер малай изелеп беткән кычыткан уйдыгы арасыннан ип-исән пилотка табып алды – йолдызы да бар. Бу инде көннең иң бәхетле малае булды.
Төнлә монда сугыш аяусыз булган икән. Элгәләшеп алу иң әүвәл клубта башланган. Аннары, ташып, мәйданга чыкканнар. Ул арада солдатларга ике машинага төялешеп ярдәм килеп җиткән. Монда инде яшь-җилкенчәк кенә түгел, авылның таза ир-егетләре, бөтен югары оч купкан. Ике машина солдатны күсәкләр, койма такталары сынганчы ярып җибәргәннәр. (Еллар үткәч тә, мин бу вакыйганы горурланып искә алам: нинди гаярь булган бит авылдашларым, хәзерге көндә булсамы... ике машина тулып килгән солдатны күрүгә, җаннары үкчәсенә китәр иде...)
Минем иң беренче уем: «Тимерхан абый ничек микән? Ул да катнашты микән?» – дигән хафада иде.
Авылга офицерлар, Азнакайдан милиционерлар килде. Кемнәрнедер чакыртып сорау алулар ай буена барды.
Тимерхан абый берничә көннән соң судабикеры белән капка төбенә килеп туктады. Гадәтенчә, рәхәт елмаеп килеп керде. Бераздан белдек, ул сугыш чыккан көнне дневальный булган, катнашмаган икән. «Дневальный» дигән хәрби сүз менә шул чактан йогып калды инде миңа.
Солдатларның авылдан ике чакрым ераклыкта иген кырын кыл туры ярып асфальт салырга тотынулары бу яклар өчен олы бер вакыйга булды. Иң башта алар иген кыры уртасыннан туп-туры итеп буразна сыздылар. Аннары казу эшләре, таш-ком ташу башланды. Әлбәттә, бу эшкә солдатлар гына түгел, гади халык арасыннан да ялланучылар булгандыр. Өлкәннәр бер-берсе белән гәпләшкәндә дә, сүз олы юл төзелеше хакында кузгалмыйча калмый иде. Гүяки шушы юл төзелеп бетсә, көзге кебек асфальт өстеннән кояш белән бергә тәгәрәп, әллә каян, күрелмәгән бәхет киләчәк.
Ә бер көнне... июнь аеның матур бер таңында (1953 ел) авыл халкы көтелмәгән хәбәрдән тынсыз калды: төнлә солдатларны тревога белән күтәреп, каядыр алып киткәннәр. Вакытлыча гынадыр, белмәссең хәрбиләрне, берәр учениегә тартканнардыр, дигән өмет-фаразларны гарнизон урынын барып караган агайлар юкка чыгарды. Бөтен нәрсәләрен төяп алып киткәннәр. Байрак күтәрә торган колгалары да аударылган. Учак урынында көл астында күмерләр генә суынып бетмәгән иде әле, диделәр. Әллә каян күренеп торган матур капка гына утырып калган. Ул да берничә көннән юкка чыкты.
Тимерхан абыйның истәлеккә рәсемнәре генә калды. Без, малайлар, кире кайтырлар, көтмәгәндә кайтып төшәрләр дип күпме көттек... юк, студебеккерлар гөрелтесе бүтән ишетелмәде. Рәзинә апам да бераз моңсуланып йөрде шикелле, югыйсә, танк гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан, кара шинельле Мирхәтим дигән егете (минем булачак җизни) бар иде, аны котыртып, Тимерхан исеме белән көнләштереп йөрү апаның, бәлки, күңел мутлыгы булгандыр...
Шулай итеп, киттеләр дә югалдылар солдатлар. Тормышның ниндидер бизәгеннән мәхрүм калган кебек булдык. Хәтта, аларны күралмыйча, көнләшеп йөргән кыдрач авыл егетләре дә ямансулап калды.
«Эчке гаскәрләрне, тревога белән, Мәскәү астына туплаган булганнар», – диделәр бөтен нәрсәне белеп торучы авыл күрәзәчеләре. (Бу вакыйгага бәйле булгандыр бәлки, Лаврентий Берия 1953 елның 26 июнендә кулга алына.)
Юк, күпме көтсәк тә, солдатларны төяп, студебеккерлар кире әйләнеп кайтмады. Ул машина моторларының эшләве колакта үзе бер көй булып хәтердә калды. Бу сиңа «ибадиба» гына түгел инде.
Туйкәгә барышлый, Вафа абзый тегермәнен узгач, су буендагы аланлыкта солдатларның яшәгән урыннары инде җир белән тигезләнеп килә. Без умырзая дип ут сары чәчәк җыя торган дымсу-сазламыграк урында кап-кара балчыгы актарылып чыккан тәгәрмәч эзләре ярылып ята. Студебеккердан истәлек булып калган. Ул эзләргә үлән баш төртмәгән. Көчле тәгәрмәчләр балчыкны төбе-тамыры белән каерып чыгарган.
Моны мин әти белән Азнакайга, Салиха түтәйгә кунакка барырга дип юлга чыккач искәрдем. Әтине генә түгел, мине дә: «Сентябрь җитә бит, укырга кергәнче күреп калыйм», дип, кунакка дәшеп хәбәр җибәргән Салиха түтәй – әтинең олы апасы. (Хәер, аның кече апасы беркайчан да булмаган.)
Туйкәгә килеп җиткәндә, ялтырап асфальт юл күренде. Солдатлар киткәч, төзүче булмас инде, дип курыккан иде халык. Менә бит, яктырып шәйләнә яңа юл. Тик әлегә йөрергә рөхсәт ителми икән. Кырыйдан, тагын иген кырын таптап, юл салганнар. Һәркайда эшчеләр кайнаша. Гудрон исе килеп торган асфальт юлның вак ташлы читләрен тигезлиләр. Анда-санда таш-ком өемнәре. Эстәрле инеше кисеп чыккан турга да, куе тал каплаган сазламык турына да күпер салганнар. Калын таш баганалар арасына бизәкле рәшәткәләр беркетеп яталар.

– Болай булгач, барып чыга бу! – дип, әти тел шартлатып куйды.
Азнакай үренә җитәрәк, асфальт бетеп, күтәртелгән гади юлга әверелә. Һәркайда эш кайный, тракторлар, машиналар. Игене урылмыйча тапталган бодай кырына кара төскә буялган тимер рәшәткәле галәмәт озын баганалар тезеп ташланган.
– Монда подстанция булачак, – ди әти. – Югары көчәнешле электр тогы эшли торган, – дип аңлатуны кирәк таба. Мин электрны «тотып» карамаган, «түбән көчәнешле»сен дә белмим. Манара кебек үрә баскан бу челтәрле баганалардан сузылган тимер чыбыклар аша ток йөриячәк икән. Ничек йөри – анысын шайтан белсен. Шайтанны уздырып, төгәл генә әти дә аңлата алмый, тракторист булса да...
Азнакайның шәһәр ягында шифер түбәле икешәр катлы йортлар төзелеп килә, аскы якта – бараклар. Бер урам гел фин йортларыннан гына тора. Алсу чирәп түбәле. Бер гаиләгә әллә ничә бүлмәле ди. Бакчасы, ихатасы бар.
– Финляндиядән төяп алып киләләр дә берничә көн эчендә җыеп та куялар, – дип аңлата әти.
– Монда кемнәр тора соң? – дип сорыйм.
– Урында эшләүчеләр, улым. Безнең ише кара халыкка тәтеми мондый йортлар, – ди әти.
– Без бит рус авылындагы шикелле карадан киенеп йөрмибез. Без нишләп кара халык булыйк ди?!
Әнә, фин йортының биек баскычыннан киң читле эшләпә кигән абзый малаен җитәкләп төшеп килә. Малае матроска кигән, ике тасмалы кудруксыз (козырёк) кепкасына «Черноморский флот» дип язылган. Ул арада капка төбенә яшел «Москвич» килеп туктады.
Бу малайны танып калырга кирәк, армиягә китәр алдыннан бер тукмап аласы булыр, дигән уем шул мизгелдә ныгып, эчкә төшеп утырды.
Азнакайның үзәк урамыннан төшеп, авыл ягына чыгасы күпер төбендә әти тукталды. Яр өстендә утырган биек, таш бинага ымлап: «Кереп чыгыйк әле. Монда – минем МТСта бергә эшләгән дустым Хәбри хуҗа», – диде.
Эчкә уздык. Биек түшәмле зал. Зур-зур дизель моторлары, бер-берсеннән күрмәкче, гөр-гөр эшләп утыра. Бина үзе дә дер-дер калтырап тора шикелле.
– Азнакайга электр тогы тарата болар, – диде әти.
Әти әйткән Хәбри хуҗа, дәү-дәү тимер тауларыннан яралган сыман, кулын чүпрәккә сөртә-сөртә, әллә каян гына килеп чыкты. Йөзе майлы корым ягылып, куныкланган шикелле. Ирен читендәге түмгәк-миңне бер кырыйга тайпылдырып, бөтен тешләрен күрсәтеп, авызын ерып килә. Күрештеләр дә, кочаклашкандай итеп, бер-берсенең аркасыннан кагып куйдылар. Солярка исе йоктырып, ул минем кулымны да учына чумырып алды.
Мотор тавышларын бүлеп, авызны – колакка, колакны авызга куеп әй сөйләшергә керештеләр болар, ә мин киттем мондагы хикмәтле нәрсәләрнең җанын капшап карарга. Кая карама, шунда корыч, җиз-бакыр, көмеш ялтыравыгы белән мактанышып утырган әллә нинди могҗизави приборлар арасында ничек инде тыныч каласың ди, күңел мәтәлчек ата.
Бер чатка борылып керсәм... шаккатып туктап калдым. Тезелеп киткән шундый матур фарфор чәшкеләр. Очлаеп тәмамланган һәр чәшке башына әллә каян гына чыгып, алтынсу сары төстәге җиздән үрелгән чыбыклар тоташкан. Мин шуның берсен кузгатып алып, тотып карарга дип үрелдем генә... Кинәт... бармак очын чертләтеп, нидер чәнчеп алган кебек булды, күз алдым караңгыланып китте, шул мәлдә ниндидер куәт мине күтәреп алып, таш идәнгә томырды. Куркудан кычкырып куйдым микәнни, ул арада әти белән теге Хәбри абзый йөгерешеп килеп җиттеләр. Төсе качкан әти «ул-лым», дип, мине таш идәннән көрәп алып торгызды. Хәбри абзый кул бармакларын, беләкләрне тотып карады, күкрәк турына колагын куеп, йөрәк типкәнен тыңлады да:
– Тотынырга өлгермәгән... – дип, җиңел сулап куйды. – Кара күмер була идең бит, бала. Монда бит алагаем көчле ток эшләнә. Үзебез дә инде мәнсезләр, күз уңыннан ычкындырасы түгел иде, югыйсә. Әнә, кара, – дип, ул өскә таба ым какты. Анда «Кагылмаска!», «Не трогать!» дигән язулар куелган икән. Могҗизалар минем буйлыкта булганда, кем инде баш очына күтәрелеп карый.
– Әтиең укый-яза белә, дигәч, сине егет булгансың инде дигәнием, – дип, Хәбри абый мине каядыр алып китеп, калын бер тимерчыбыкка кулымны тоттырды.
– Заземление, – диде. – Менә хәзер эчеңдә оялап каласы энергияне җир ала, моннан соң инде башың, кул-аягың тагын да шәбрәк эшли башлый, – диеп, чамадан тыш ак булып күренгән тешләрен күрсәтеп елмайды.
– Нык курыктыңмы?
– Куркырга өгермәдем – дидем дә... Секунд эчендә мине йомарлап ыргыткан зәһәр көч каршында мин, чынлап та, берни аңышмый калдым. Курку соңыннан килде бугай.
Әти әле һаман да тынычлана алмый, «Ничек, улым?» – дип хәлемне гел сорап, башын үкенечле чайкап ала. Мин саташулы төштән уянып бетә алмаган шикелле тарау халәттә утырам. Авызда ниндидер ят тәм бар. Электр тогының тәме шундый була микән әллә, дип уйлап куям. Нинди тәм бу? Аны берни белән дә чагыштырып булмый.
– Берәр җирең авыртмыймы? – дип сорап куя әти. Күзгә күренмәгән шайтан тешләгән шаһәдәт бармак очыннан кала бер төшем дә авыртмый, әмма әтине шушындый хәлгә куйган өчен кыенсыну бөтен авыртулардан да көчлерәк иде.
Бу бинаның ишеген ачып чыгуга, мин сискәнеп куйдым: без кереп киткәндә карап калган дөнья үзгәргән, күк гөмбәзе дә, кояш та, урам да икенче төсмердә шикелле... Аптырап, сүзсез генә барам, гүя минем тән кабыгымны аерып, эчкә ниндидер бер балигъ булган затны кертеп калдырдылар. Бүтән беркайчан да шуклык кылмам, тәртип бозмам, башны югалтып болагайланмам шикелле.
Салиха түтәй безне куанычын бөтен торышына таратып каршы алды. Күкрәгендә, гадәттәгечә, талир тәңкәләр чыңлый, кырыслыгын оныттырып, йөзендә елмаю уйный. Табынны ул, әллә ничек, күз иярмәс тизлектә корып куя белә. Аның ризык әзерләр алдыннан кылган догасы, бисмилласы Күк иясенә барып ирешә, күрәсең, кеше кулыннан андый да искиткеч тәмле ризыклар пешә алмыйдыр мөгаен. Аны Азнакайның авыл ягы хөрмәтли-санлый белә. Берәр йортта туй шаукымы кузгалса, яисә ашка җыю көне билгеләнсә, чәкчәк, кош теле, шырпылы гөл, дурычмак, гөбәдия кебек тәм-томнар пешерергә дип, Салиха әбине чакыралар. Чәкчәкне аның кебек берәү дә уңдырып пешерми, кәнфит-җимешләр тезеп, гаҗәеп матур итеп бизи алмый.
Салиха әби 1898 елда туган. Байбичә килен булган. Авылның иң күркәм, хәлле кешесе Әмәт байның олы улына кияүгә чыккан. 1928 елда, кинәттән, ире үлеп киткән. Салиха әби, утыз яшендә тол калып, яңадан төп йортка кайтып төшкән.
– Каената йортыннан киткәндә, миңа ике тай, биш сыер терлеге, утыз баш сарык, кисәк-кисәк тукыма бүлеп бирделәр, – ди Салиха түти. – Хәзер уйлыйм да... Ирем исән булса да, бәхет күрмәс идек барыбер, Себергә сөргән булырлар иде...

Ат табуннары тоткан, зур-зур җир биләмәләре булган Әмәт байны да аямыйлар, бөтен мөлкәтен тартып алып, Чиләбе өлкәсенә сөрәләр.
Безнең малайчакның әкияти дөньясы – шул Әмәт байдан колхозга калган ат абзары иде. Олы капкасыннан керүгә, эреле-ваклы келәтләр, печән сәндерәләре, утарлар бер-берсенә тоташып, бер ишегалдын хасил итә. Иртәләрен монда кайсы кая эшкә билгеләнгән халык сбруй алырга, ат җигәргә дип җыела. Шорник (сбруй биреп торучы) Шәрип абзыйның серле келәте төбенәчә ачып куелган. Аның күзенә генә карап торалар. Бөтен сбруй, каеш, ат ябагасы исе килеп торган камыттыр, дилбегә-йөгәндер – һәммәсе шушы келәттә, идәннән түшәмгә кадәр таслап куелган.
Без бу могҗизалы урынны куннидбур (конный двор) дип йөртәбез. Мондый куннидбурлар авылда тагын икәү бар, берсе авылның югарыгы башында, икенчесе – авыл уртасында. Әмма аларның берсе дә безнең очныкына җитми, кай ягы беләндер ким кебек. Качышлы уйнап, салкын җилләрдә ышыкта, печән өстендә ятып, күз күрмәгән дөньялар турында җыелышып хыялга бирелергә, төрле уеннар уйнап көн үткәрергә гадәтләнгәч, без куннидбурны яратып өлгергәнбездер шул.
Әмәт чишмәсе дә янәшәдә генә. Суы мул, ике кеше колачы да җитмәслек имәннең эчен чокып, биниһая зур, озын улак эшләнгән. Ул һәрчак су белән тулып тора, әмма ташып чыкмый, чөнки арткан су ботак тишекләреннән чамасын белеп кенә чәптереп тора. Бу улактан атлар көтүе су эчә, бу улакта хатын-кызлар шапы-шопы сугып кер чайкый, чишмә яны гөр килеп тора. Анда йөремсәк мәзәкләр дә туа. Бервакыт ат караучы Талип абзый, атларын чишмә яныннан алып киткәндә, битәрләгән булып каулый икән:
– Их, Риянның ике көпшәле мылтыгы белән атарга!
Риян – Талип абзыйның олы малае. Чишмә янына җыелганнар төшенеп кала: әһә, Риян, димәк, ике көпшәле мылтык сатып алган... Шул яңалыкны, атларга эндәшкән булып, халыкка хәбәр итә Талип абзый.
Салиха түтәй:
– Әмәт чишмәсе исәнме әле? Суы качмадымы? – дип сорагач, әллә ниләр искә төште менә. Сагына, димәк, шуңа сорый.
Салиха түтәйнең әле хәзер дә кайбер тешләрендә кара лак эзе күренеп китә. Яшьлегендә ул чор кызлары тешкә кара якканнар. Һиндстаннан кайтартылган шундый махсус эмаль булган. Модага иярәм дип, кара теш балкытып йөрү чабаталы, киндер күлмәкле кызларга килешеп тә бетмәгәндер. Һәм андый буяуны теләсә кем юнәтә дә алмагандыр...
Салиха түтигә һавалы тәкәббер холык яшьтән үк йогып калгандыр, мөгаен (ә, бәлки, тумыштандыр). Кемнәрдер турында сүз чыкса, ул борынын җыерып кына: «Ул да йөри бит кеше чутында», «Һи-и бетәмәт! Исәпкә бар, санга юк!», «Җан көеге булып йөри инде, акыллыдан ала туган», «Шул сантыйны авылга баш итеп сайлыйлармы?!» дип эчкерсез турылык белән бәя биреп куяр. Үзе һәр эшне иҗтиһат белән, күңел биреп, оста башкарып чыга белгәнгә күрә, аның бүтәннәргә дә таләбе зурдан. Әгәр ул байбичә булып, ялчылар тотса, аларның бер эшеннән дә канәгать булмыйча, өере белән куып чыгарып, бөтен шөгыльгә үзе барып ябышыр иде.
Менә без, әти белән, түтәйнең гадәти бер адәми зат туглап ясаганына шик тудыра торган искиткеч тәмле коймагын авыз итеп, чәйләп утырабыз. Ул утырган килеш кыстый белми, басып, өстәл тирәли йөреп кыстый.
Әти миңа вакыт-вакыт сынап та, кинаяле дә карап куя: «баягы хәлне телеңнән ычкындыра күрмә, янәсе...»
Бирелеп ашаганда, мин капылт кына туктап, бер ноктага төбәлеп, онытылып утырам икән, моны түтәй искәреп, үзенчә юрап:
– Иманга оеп утырма. Мәктәпкә барасыңны искә төшереп, пошаманга калдыңмы әллә? – дип башымнан сыйпап куйды.
И түтикәй! Күп нәрсәне белгән башың белән, берни дә аңламыйсың бит минем хакта.
Мин, җүләр, ток бәргән теге халәтне кабатлыйсы килеп утырам ич... Шул мизгелнең әүвәленнән алып соңына кадәрге араны әкренәйтеп, сузып, җеген-җеккә аерып, кабаттан кичереп карыйсым килә.
Еллар үткәч тә, шул хәтәр көнгә кайта-кайта уйланам. Кайчакта, чынлап та, шул коточкыч мизгелне кабат кичереп карыйсым килә. Куркыныч ләззәтнең тәме әле дә истә, хәтернең тел очында тора.
Ни хикмәт ята электр тогы агышында? Килеп кагылуга, юктан бар булган кодрәт иясе бәреп чыга да, гәүдәңне урамалый алып, әле – бөтен тән-әгъзаларыңны камырга әйләндереп әвәли, әле – тораташ катыра, әле – афәтле дулкынына таратып талкый, әле – күк-җир йөзе белән бергә бөтен барлыгыңны тетрәтә... Бу бит бер мизгелдә, секундның меңнән бер бүлемтегендә шулай... Иблис үзе чарасыз калырлык нинди кодрәт бу?! Күз ачып йомган арада каян ярала диген? Кем моңа фатиха бирә?
Әйткәнемчә, тетрәнү халәтен кабат кичерергә теләп, шул афәтле мизгелне таркатып, әкренәйтеп, аңымда таратып карыйм. Шунысы гаҗәп: мин ул афәтле мизгелнең тиз генә үтмәвен, тагын, тагын да дәвам итүен тән күзәнәкләрем белән теләгәнмен икән бит! Акыл-зиһен туктатырга җитешә алмаган бу теләк шулкадәр көчле булган ки, җан сүрүе ертылырга микъдар гына ара калганда, галәмнең кара төннеге җанны суырып алырга әзер дигәндә... кинәт... «Тимә, яшәсен!» – дигән әмер Күк катларыннан бирелгәндер дә... бу әмергә, карусыз буйсынып, дуамал кодрәт иясе, юашланып, мине учыннан таш идәнгә төшереп җибәргәндер. Аннары кысылып, бер ноктага әверелгән гәүдә-буыннарым языла, киерелә барып, кул-аякларым элекке торышын алган да... Мин исән калганмын.
Ни хикмәт, ләззәтле курку тойгысы суынгач, тән һәм акыл берлеге үз халәтенә кайткач, инде бар да онытылды дигәндә... шул афәтле, гасабилы мизгелне кабатлыйсы килү теләге тууны ничек аңларга? Моның сәбәбе нидә? Курку ләззәтенең шундый да котырткыч әфсене бар мәллә?
Бәлки, бу – кулымнан эләктерә алмау үкенеченнән теге кодрәт иясенең котыртуыдыр...
Юк, бу мәхшәрне яңадан кабатларга Ходай язмасын. Уйның уйнап алуы, акылның кылын тартып каравы гына булсын.
«Тимә, яшәсен!» – кирәкле шәйдә бер генә әйтелә, кабатлана алмый. Ярабби, шулай булсын...
Кичкырын кунактан кайтырга чыктык. Вакытлыча салынган чокыр- чакырлы юлны үтеп, Туйкә турыннан авыл ягына, такыр юлга борылгач, әти әйтеп куйды:
– Бүгенге хәлне әниеңә әйтә күрмә! Борчымыйк аны, – диде.
Мин уйланып барам. Киресенчә, әни гел борчу-хафада яшәячәк бит. Дөресен әйтеп бирсәк, хафалы уйларыннан арынып, җиңел сулап калмасмы?! Чынлыкта әти үзе өчен кайгыра, баланы күздән яздырып, харап итә язгансың, дип әни битәрләячәк бит аны.
Тегермән турын узгач, зирек күләгәсеннән ыргылып аккан тар гына инеш суы ярыннан барабыз. Эстәрле арырак икегә аерыла. Бусы – кызу акканы 
– тегермән куласасын әйләндерү өчен аерым тармак. Шушында без тау- үзәнлекләргә болыт-болыт булып таралыша торган казларны саклыйбыз. Шалаш корып, җыйнаулашып, җәйне монда үткәрәбез. Мин кәрт уйнарга өйрәнү гөнаһын шушында җыйдым. Укырга кергәч инде каз саклап ятып булмас...
Зирек күләгәсендәге шалаш эргәсендә туктап, ял итеп утырдык. Әти, алдан кисеп әзерләнгән гәзит кәгазенә янчыгыннан тәмәке салып, төкрекләп ябыштырды да, кабызып җибәрде. Үткен тәмәке исе һаваны кисеп узды.
Шул мәлдә мин, шыгырдавык арба тәгәрмәче сыман, юл буе күңелне кыршып килгән уемны әтигә ачып салырга булдым:
– Әти, электр тогы сугып, кешене чынлап та үтерә аламыни? – дигән соравымнан ул «дерт» итеп куйды.
– Ничек кенә әле... – дип, әти тәмәкесен тирән итеп суырды да, ютәлли башлады, аннары, тынычланып алгач: – «Кара күмер итә», – диде бит Хәбри абыең, – диде.
– Алайса, бүген ни булганын әнигә әйтик без, – дигән идем, әти, тәмәкесен җиргә ташлап, ботинка табаны белән каты-каты басып, бөтенләй изеп бетерде. – Аяк яралангач, авырып ятканда, мин бер төш күрдем: Ак түти безгә
килгән, имеш...
– Ә ул чынлап та килде бит!
– Мин аны төштә дип белдем. Ак түти әйтте әнигә, улың ун яшькә кадәр өч тапкыр үлем белән сынала, диде. Беренче мәртәбә арба өстеннән каты камылга күз турысы белән егылып төшә язуымны, аннары аяк ярасыннан каным агып беткәндә исән калуымны – шушы сыналуларның икенчесе булган диде ул. Әнигә догада булырга кушты. Миңа бит ун яшь тулмаган әле. Бүгенгесе – өченче тапкыры була түгелме?! Әнине, тагын кайчан өченче бәла килер, дип, ут йотып яшәткәнче, әйтик без аңа, әти, сөйләп бирик.
– Мин бу хакта белми идем, әниең үзе генә йөрәгенә йомып җан асрый икән бит. Ярар. Болай итик без, – диде әти. – Мин бу өч тапкыр сыналу турында берни белмим, янәсе. Бүгенгене сөйләп бирәм, ничек бар – шулай. Электр тогының нинди хәтәр нәрсә икәнен күз алдына да китерә алмый инде ул. Ышандырып булса ярый ла...
Без, шулай сөйләшә-сөйләшә, арып-талып өйгә кайтып кердек.
– Исән-имин генә барып кайттыгызмы, – дип каршылады әни.
– Исән... – диде әти, көрсенеп. Салиха түтәй җибәргән күчтәнәчле төенчеген
куйды да, ашыгып, тәмәке янчыгына тотынды. Төтенгә уралып, игътибарны читкә юнәлтү – нинди җиңел алым.
Мин тәнем аша кереп, шайтани көч тетрәтеп чыккан гәүдәмне ястыкка аудардым.
Иртән эшкә китәр алдыннан, уянганымны сизеп, әни яныма килде дә юрган аша гына тупылдатып сөеп китте. Аның кырыс холкына хас булмаганча йомшаклыгын үземчә юрадым. Димәк, сөйләшү, аңлашу булган. Әнә бит, савыт-саба, чынаяк шылтыраулары икенче. Өстәлдә мин яраткан тары тәбикмәге тәлинкәдә өелеп тора. Каты бал яксаң, җем-җем эреп, кайнар тәбикмәкнең тулган ай кебек түгәрәк йөзенә тарала инде – әх, аның тәмлелеге!
Әни кәефле булса, өй эче дә нурланыбрак китә, тыштан караганда, тәрәзәләр дә елмая, хәтта төтен дә морҗа башыннан итәген бөтереп, биеп чыга.


Беренче калсын беренче
Ишегалды – чирәмле, капкалы дөньям. Монда һәммә җан иясе үз гамендә. Мөгезе белән чөеп кенә капка элгечен ачкан сыерның гөрселдәп кайтып керүе... Тук казларның, утырган җиреннән генә түшен биетеп, борын эченнән гаң-гаң килеп гәпләшүләре... Юеш танаулы сарыкларның мекер-мекер печән уртлавы... Бердәнбер кәҗәнең, «Төкердем мин сезгә», дигән салкын карашын төбәп, күн иренен кыйшайта-кыйшайта сагыз чәйнәве... Гөнҗәлә койрыклы әтәчнең, күрше тавыкларын койма ярыгыннан күзәтеп, баскан урынында тәкатьсез тыпырдап алуы... Мендәр өстеннән уянып чыккан песинең, ак тәпиләрен җиргә тидерәсе килмичә, баскыч биеклегеннән әлеге маллар ягына – «кара халыкка» – түбәнсетеп кенә карап утыруы... Менә шул инде минем түгәрәк дөньям.
Ярый әле Африканың берәр илендә тумаганмын. Коенырга дип төшсәң, суда чиркангыч крокодиллар көтеп ятар иде. Урманына керсәң, бегемотлар, юлбарыслар... Ул кыргый явызлар эргәсендә үсеп, дүрт саны төгәл калган малайлар була микән?
Капканы ачып чыгуга... Бу дөньяның хикмәтләрен беренче тапкыр күрү, беренче тапкыр ишетү, беренче тапкыр татып карау, кичерү... үзе бер могҗиза бит. Күп вакыт ул «беренче тапкыр»ның ни буласын башыңа да китерә алмыйсың. Бәлки, шуның белән кызыклыдыр да ул. Икенче, өченчегә киткәч, инде күнегелә, шаккатудан гадәтилеккә күчә барасың, һәм шул гадәтилектән арып, кайчакларда беренче тәэсирнең кабатланмас хатирәсенә әйләнеп кайтып, бер чистарынып аласың.
Әнә, капкасыннан Шәйми агай чыгып килә. Көрән эшләпәдән. Төтене төтәп торган төрепкә капкан. Подтяжкасын баш бармагы белән тыгыз корсагына чирттереп килә. Ул төрепкәсен кулына алып, иреннәрен түгәрәкләп, бөтен күкрәген калкытып сулышны көрәп ала, шуңа күрә без аңа «паровоз» дип кушамат тактык. Әнә, карчыгы Хөсниттәй коедан су тарта. Аларның чирәмле ишегаллары бик иркен. Онытып торам икән, бүген аларга гурт керәчәк бит!
Күргән бар. Без малайлар өчен шаукымлы булачак икән бүгенге көн.
– Гурт килә! Гурт килә! – дип бер-беребезне уздырып, кычкырыша- кычкырыша, авыл башына йөгерәбез. Әнә, тегермән яныннан ишелеп бозау көтүе килә. Колагына тимер алка тагылган хөкүмәт маллары. Якын-тирәдәге районнардан кан-яшь чыгарып җыелган маллар. («Гурт» – сугымга куылучы көтү, алман сүзе, диелә Даль сүзлегендә. Гур – борынгы төрки телдә «халык», «күп» дигән мәгънәне белдергән. Алманнарга бу сүз һуннардан кергән булырга тиеш.)
Кичкә көтүне Хөсниттәйләрнең иркен ихатасына ябачаклар. Боларны бездән кырык өч чакрымдагы Бөгелмә шәһәренә куып баручы көтү башлыгы – гуртотправ дип атала. Ул – бердәнбер ир кеше, калганнары – көтүче хатын- кызлар. Хөсниттәйләрнең мондый чакта төне буе өендә ут сүнми, мәҗлес бара, итле аш исе урамга ук саркып чыга. Гуртотправ белешеп тора: әгәр инде Бөгелмәдә, төрле яклардан көтү килеп тулу сәбәпле чират икән, гуртны куарга ашыкмый, хуҗалык көтүен болынлыктан бер читкә этәреп, үләнлерәк җирдә атналар буе хөкүмәт малларын көтәләр.
Хөсниттәйләрнең ихатасы киң булса да, барыбер эре мал өчен кысанрак шул. Кай төннәрдә, таналар тынычсызланып сөзешә башлый, бер-берсен таптау очраклары да була. Мондый чакта, караңгылы-яктылыда килеп, гуртотправ сугымчыларны уятып йөри, минем әтигә дә чират җитә. Төш җиткәндә генә яЧ
ул арып-талып кайта: «Биш сыер җәнлеген суеп-тунадык...» – ди. Шул көндә үк гуртотправ тана түшкәләрен атка төяп, Бөгелмәгә юл тота. Илленче еллар бит, каты заман, малның бер тоягын җуйса да, үз башын бүкәнгә куячаклар. Хөсниттәйләр өендә көн дә сый-мәҗлес, табын иттән сыгылып тора, диләр. Бу сүздә бераз хаклык та бардыр, чөнки авыллар аша үткән чакта, гурт көтүенә хуҗалык маллары да ияреп китә, бер-ике көннән иясе табылмаса, алкасыз малны чалып, корбан итәләр.
Безнең дә бер көздә танабыз югалды. Бөгелмәгә җитәрәк, Толчайкадан барып тапты әти. Гуртка ияреп киткән булган. Гуртотправ: «Бер көнгә соң килгән булсаң, абзый, бозавыңны хәл итә идек», – дигән.
Ничә тапкырлар гурт узгандыр безнең авылдан: танасы, сарыгы, тай көтүе... Беренче тапкыр без дуңгыз көтүен дә күрдек. Лайлага баткан бу шыксыз җанварларны тамаша кылырга бөтен оч җыелды. Борыны такта белән бәреп тигезләнгән сыман, кызыл каймалы, тасрайган күзле бу хәшәп хайваннарны минем беренче күрүем иде. Аптыраудан гаҗиз калып, өлкәннәрнең сүзләренә колак салам:
– Әнекәйгенәм! Урыс шушы нәмәстәкәйне асрый микәнни?!
– Табигать ялгышыдыр бу!
– Бу шакшының итен ничек ашамак кирәк!
– Ничек кенә ашадык әле! Сугышта Әмерикә салосы булмаса, ачка киселәсе
идек.
– Күзеңне йомып кабып җибәрәсең тоз сибелгән кара ипекәй белән...
Ашказаны телсез Нуриәсма кебек шым була. Өшетми дә...
Дуңгызларның җыбылҗык исе Хөсниттәйләрнең ихата-курасында икенче язга да сакланып калган иде әле. Шуннан бирле алар ишегалдында бер чеметем дә үлән баш төртмәде. Дуңгызның тәрәте үләнне тамырына кадәр яндыра, диделәр. Ә бүген... Көтәбез малайлар белән. Түземсезләнеп, тегермән янын күзәтәбез. Туйкәне узып, шуннан килеп чыгарга тиешләр. Тып-тын. Мал-туар тавышы ишетелми. Ниндидер хатын-кызларның килгәне күренә, бүтән берни юк, дисәк... Басу капкасына җитәрәк кенә күреп алдык. Казлар килә! Казлар. Адәм тәганәсе. Мондый хәлне беренче күрүебез. Казлар, бер эзгә тезелгәннәр дә, елан муеннарын сузып, үзара зарланышып киләләр. Каз көтүенең бер очы Туйкә белән ике арадагы Җайлы яр чокырында, икенче очы, кәс-кәс басып, ашыкмыйча гына басу капкасыннан кереп килә. Ике яклап, шактый ара калдырып, сыек чыбык тоткан хатын-кызлар тезелеп бара. Бу бичара казларны, шулай җәяү тәпиләтеп, Бөгелмәгә кадәр ничекләр исән-имин илтеп җиткермәк кирәк...
Казлар, ихатага кертеп япкач, кычкырышырга, бер-берсе белән талашырга тотындылар. Бөтен оч күкле-яшелле тавыштан тетрәп торды. Аннары... арып, карлыгып беткәч, үзара солых төзеделәр бугай, тынычланып өч көн буена тордылар. Шул арада гуртотправ каяндыр ялтыравык капчыкларда гудрон кайтартты. Аны авызы зур итеп, кисеп эшләнгән тимер мичкәнең астына учак ягып эреттеләр.
Бөгелмәгә кадәр барып җитәргә казларның тәпие юкарып бетеп чыдамас дип, шуның өчен, сыек хәлгә килгән кайнар гудронны аерым савытка алып, суыта төшкәч, берәм-берәм казларның өч җәпле тәпиләрен шуңа манып-манып алдылар. Казлар башта, моның белән риза булмыйча, гауга чыгарсалар да, соңыннан инде, аякларына ялтырап торган «кара штиблет» киеп куйгач, канәгать калдылар бугай, атлаулары икенчеләнеп китте. Шулай итеп, казлар кәрваны, кырык өч чакрым ераклыкка – Бөгелмәгә таба, дисбе кебек тезелеп юл алды.
Кар төшкәнче, кара көз буена шулай авылыбыз аша үткән гурт көтүләреннән тәэсирләнеп, әнидән: «Боларны Бөгелмәдән соң кая алып баралар?» – дип сораганым хәтердә. «Вагоннарга төяп, Мәскәүгә алып китәләр, – диде әни. – Анда ил башлыклары яши. Рәсемнәрен күргәнең бар бит. Сталин бабаң. Ворошилов. Будённый. Тагын... Аларның эшләре авыр. Кайсы ат ите ярата, кайсы каз ите, кайсы чучка... Тьфү, тьфү...»
Шул төндә мин гаҗәп төш күрәм: Мәскәү каласы безнең Суыр тавы артында гына, имеш... Һау-һаулап, безнең авыл-болыныннан шул тарафка гурт куалар. Кызыл мәйданга Сталин бабай чыгып баскан, аның янәшәсендә Ворошилов, Будённый... Өчесе дә авызларын, мәгарә чаклы итеп, киереп ачканнар. Мал көтүләренең бер башы безнең авылда, икенче очы, борыла-сырыла, Кызыл мәйданга барып җиткән. Әнә Сталин бабайның авыз-мәгарәсенә тезелешеп казлар кереп бара. Ворошилов авызына дуңгызлар агыла. Мыеклы иң зур авыз – Будённыйныкы. Анда, кешни-кешни, тайлар көтүе уйнаклап керә.
Бу төшемне сөйләгәч, әни бер мәлгә тынып калды. Авыз эченнән ниндидер дога укыды, иреннәре пышылдавыннан «...әшһәдү әннә...» дигән сүзен генә абайлап калдым. Бу доганы ул яшен яшьнәп, күк күкрәгәндә укый иде бугай... Бераздан ул миңа тыныч кына итеп: «Төшеңне беркемгә дә сөйләмә, улым», – диде. Бер генә әйтте, һәм шунда төшемдә ярамаган нәрсә күрүемне аңлаган кебек, башымнан ниндидер дәһшәт канаты сыйпап алганын тойгандай булдым.
Әни акыллы булган, оныттырырлык итеп бер генә әйткән, кат-кат кабатлап, ачуланып ташлаган булса, кирелегем уянып, мин ул төшне, һичшиксез, бүтәннәргә сөйләүдән тыелып кала алмаган булыр идем.
Бүгенге көннән торып уйлыйм: нинди дәверләр булган, ачлы-туклы авылларның бәгыреннән өзеп алып, этап белән, көне-төне мал кудылар ул елларда. Каядыр, этап белән, кешеләр төркеме, кешеләр генәме – нигезеннән кубарылган халыклар болыты Себер якларына куылды. Ил эчендә гел хәрәкәт, коллар хәлендә – маллар, маллар хәлендә – коллар. Империянең бирән авызы ачылган, барысын йота, кайнатып юк итә тора.
Россиядә кешене ачлы-туклы тотып, хакимиятнең күзенә генә карап торган күндәм-ихтыярсыз коллар итү борын-борыннан килә. Урта гасырларда оброк җыйган кебек, комсызланып, бер кулга азык-төлекне туплап, әрәм-шәрәм итү – җәмгыятьнең законлаштырылган җинаяте иде. Элеваторлар, ит комбинатлары, гадәттә, тимер юл яисә зур сулар ярына урнашкан була. Моннан байлыкны каядыр алып китү уңайлы. Ачка интегә башласа, искереп, тәмен җуйган азыкны шул ук өлкәләргә саран гына кайтарырга да мөмкин. Рәтле илләрдә эткә дә бирелми торган ризыкны ашханәләргә, санаторийларга, балалар бакчаларына таратып:
– Мәгез, коллар! – дип өләшергә була.
Күп еллардан соң миңа Бөгелмә ит комбинатында булырга туры килде, һәркайдагы кебек үк анда да – чират, мәхшәр иде. Кан, үлем исе... Алда котылгысыз үлем көткәнен сизәләр икән шул мәхлук малкайлар, сизенәләр, шуңа күрә алларына салган азыктан да баш тарталар. Бәлки, алар, соңгы минутларында чарасыз калып, адәмнәрнең вәхшилегенә моңсу күзләре белән карап, эчтән генә каргый, ләгънәт укыйлардыр. Алла каһәре өстенә мал каргышы да төшәдер адәми затларга.
Мин мондагы мәхшәрне күрдем дә, күрмәдем дә шикелле. Сурәтләргә алынсаң, каләм калтырар... Чиратта озак торудан һәм куркудан шактый авырлыгын җуйган сыер терлеге тар аралыктан куып кертелә дә электр 
тогы белән бәреп үтерелә. Шул мәхшәрдә мал тәненең һәр җепселенә, һәр күзәнәгенә коточкыч курку, тетрәнү, дәһшәт дулкыны күчеп кала. Мондый куркулык коелган ит ризыгы ничек инде җанга ятышлы булсын! Нигә безнең илдә кешеләрнең күбесе сытык чырайлы, салкын күзле, куркак, шикчел, дуамал дип уйлыйсыз? Иҗтимагый сәбәпләрдән кала, кешенең сәламәтлеген какшата торган үләксә ите ашаудан. Бәлки, большевиклар дөньяны басып алу максатын тормышка ашыру өчен, махсус шулай кешеләрне биологик яктан үзгәртеп, күндәм-буйсынучан, кирәк чакта ярсу-дуамал итеп тәрбияләргә теләгәннәрдер. Адәм баласын маңкортка әверелдерү өчен, алар юкка гына әллә нинди биологик һәм химик тәҗрибәләр үткәрүче лабораторияләр ачмадылар бит.
Беренче тапкыр... дигәнем һәркайда, һәркөнне безне сагалап тора. Үзеңнеке түгелне үзеңнеке итәргә дә өйрәнеп киләбез.
Бурлашу – караклыкның баласы гына. Малайчакның нәфесе, теләге кануннар белән исәпләшеп тормый. Колхоз кырында кишер өлгергәнме – өлгергән. Димәк, син аның тәмен татып карарга тиешсең. Иркен кырда, җил- кояш хозурында чама белми үскән кишер ай-һай тәмле була бит ул. Тешләрең арып, гүли башлаганчы кимерергә була.
Караңгылык урманында, ике үр арасындагы алан-кырда яшелчә бакчасы бар. Кайчан нәрсә өлгерә – моны белеп торырга кирәк. Шалкан, кыяр, помидор, кәбестә бу кырда котырып уңа. Ләкин берсен дә үтешли генә өзеп чыга алмыйсың. Үр өстендә, урман кырыенда Габделгали абзыйның ялгыз өе тора. Куе мыеклы, эшләпәле, төрепкә капкан Габделгали абзый һәрчак уяу, җитмәсә, иңенә мылтык аскан булыр. Мылтыгын тоз белән корып, йомшак җиреңә ату гадәтен дә ишетеп беләбез. Урман кырыеннан яшелчә бакчасына шуышып кереп, аны да алдый идек бит.
Авыл башында, тегермәнгә кадәр арада (ике-өч гектар булыр) сөрелми- чәчелми торган җир бар. Шунда, урман булып, киндер үсә. Орлыгы җитешкәч, капчык белән җыеп кайтабыз. Әниләр аның маен да чыгаралар иде.
Суган урлауның безнең авылда гына уйлап табылган үз җайланмасы бар иде. Ул бик гади: ике метрлы таяк аласың, бер башын ярасың да, чатын ачып, чөй кертеп куясың. Чөйгә бау бәйләнгән була. Шуннан, көпә-көндез, берничә малай, яшел кыяклы суганы өлгергән ихата буена килеп, сөйләшеп, шаярышып утырган буласың. Шул арада таякны астан гына түтәлгә таба сузып, чатын суган сабагына кидерәсең һәм бавыннан тартып, чөйне ычкындырасың. Таякның чаты суган сабагын кысып ала, аннары таякны бөтереп, тартып аласың. Төбе-тамыры белән йолкынган суган – синең кулда. Моны берничә тапкыр кабатлагач, суган учмасын яшереп кенә тауга менәсең. Һәр малай кесәсендә ипи-тоз алдан әзерләнгән була. Аннары инде, суганның һәр кыягын ярып, кире ягы белән тасмалап төреп, тозга манып... Валлаһи дип әйтәм, үз бакчаңдагы суган мондый тәмле булмый.
Кемдә, нинди мәк өлгерәчәген дә алдан чамаларга кирәк. Чәчәгенә карап: алсу-кызыл таҗлары кечкенә булса, мәк савыты да зур булмый, өстен каплаган «тәлинкә» астында әйләнәли тезелгән ачык тәрәзәләреннән, җил искән саен, мәк бөртекләре сибелеп тора. Мондый мәк, юмарт хәерче кебек, байлыгын тарата да бетерә. Ә инде коштабак чаклы, бәрхет төсмере биреп, ут-кызыл чәчәк атканы мулдан кылана: мәк савыты чукмар чаклы, авыр, саллы була. Ярып җибәргәч, көмешсу-кара мәк бөртекләре кушучыңа сыя алмыйча ташып чыга. Бер кимчелеге бар, аны тиз генә өзеп алалмыйсың, бөтерергә дә бөтерергә кирәк.
Мин моңа каршы чара таптым бит. Кесәгә кайчы тыгып чыгасың да керт- керт итеп кенә барасың. Әлбәттә, мин үзем бакчага кермим, кайчан, ничек, кем бакчасына төшү планын гына сызып бирәм һәм сакта тора идем. Соңыннан малны гадел итеп бүләсе дә бар бит әле...
Беренче тапкыр тотылып, сыналу да кичерергә язган икән.
Кирәк бит, көпә-көндез ясалган һөҗүмдә нинди хата киткән, бәлки безне үзебезгә артык ышану, сагаеп йөри белмәү харап иткәндер. Солтан абзыйларның бакчасы аскы урамда, инеш буенда, таллыклар белән каймаланган иде. Өе дә арырак, яшелчә түтәлләреннән шактый еракта иде. Тирә-юньдә беркем шәйләнми, өянке ботакларындагы каргалар да хәтта, безгә теләктәшлек йөзеннән, тынып калган иде.
Китте малайлар бакча ягына, кинодагы солдатлар сыман таралып. Балакны гына сызганып инешне кичеп чыктылар да таллар арсында кереп күмелделәр. Бервакыт купты тавыш, этләр өрә башлады, бу ярга инеш суын ертып кына чыкты малайлар. Таралышып, боларны өч-дүрт адәм куа килә, карасам, өянке
төбендә, команда пунктында утырган мине дә арттан камап алганнар икән. Эләктереп алдылар. Барыбызны да. Безнең разведка ясап йөргәнне сизгәннәр болар. Ярның теге ягында бура бурап яткан чаклары булган. Алдан әзерләнгәннәр, хәтта кычытканны да себерке итеп бәйләп, тотыр урынын
әрекмән яфрагы белән уратып куйганнар.
Команда пунктында торган килеш, шушылай адәм мәсхәрәсенә калып тотыл инде, җә! Шул кирәк, чалбарны төшереп и пешекләп тә куйдылар зәһәр уклы кычыткан миллеге белән.
Ярый әле Зөфәр белән Фаварис күрмәде, без бит өчәү бергә чакта өчебез дә акыллы. Кайчакта, алардан арып, мин үземнән яшькә кечерәк малайларны туплап, алар арасында үзем генә акыллы буласы килә.
Болар бар да малайчакның зирәклеген уятып, хәрәкәттә тоткан ысул булган икән. Асылда тамак йөрткәнгә урлашу, чын караклык түгел. Ә бәлки, беренче тапкыр чит әйбергә кул сузу, урлашу, бәлки, сабак алу өчен кирәктер дә. Әгәр икенчегә, өченчегә китеп, тора-бара кәсепкә әйләнмәсә...
Минем беренче һәм соңгы тапкыр әйбер урлавым болайрак булды: «бездә артезиан коесы казыйлар икән», дип авылда хәбәр таралды. Имеш, суы бик тирәннән чыгачак, махсус насос белән суыртылып, торба аша тау башына менә, анда биниһая зур чанга тула, аннан үз хуты белән фермага торба буйлап төшә дә улаклардагы җайланмага кереп туктала. Сыерның түбәнчелек белән генә килеп юеш борынын тәлинкә сыман җайланмага төртүе була, аннан йомшак кына бүлкелдәп су чыга башлый. Сыер борынын алса, су янә туктала икән. Моны ишеткәч, авылдашлар шаккаттылар, «әкият бу» дип, күпләр ышанмады. «Арты зыян» булып чыкмасмы, дип коткы салучылар да булды.
Фронтовикларның гына бик исе китмәде: «Булыр, булыр... Андыйны күргән бар. Нимес әллә кайчан ясап куйган инде аны», диделәр.
Тора-бара бу «әкият» чынга ашты бит. Нәкъ шулай булып чыкты. Кое казылды. Насос куелды. Торба сузып, тау башына галәмәт зур тимер чан утыртып, аны ишеге бикләүле, түбәсе ябулы бура белән төреп куйдылар. Хәзер инде ферма сыерларын гына борынны ничек төртеп су эчәргә өйрәтәсе калды.
Насоска һәм аны хәрәкәткә китерәчәк моторга (такта яру да шунда булачак икән) аерым бура буралды. Менә шул тирәдә уйнап йөргән чакта без, галәмәт көчкә ия моторны күрергә дип, шул бураның ишеген каерып кердек тә инде. Әллә нинди сәер, сәерлеге белән кызыктыргыч мотор иде ул. Йокыга талган 
шомлы җан иясе кебек ябылуда утыра. Теге төшен борып карыйбыз, бу төшенә килеп кагылабыз – бирешми, нык бу, берәгәйле ясаганнар моны!
Шунда бер хикмәтенә күзем төште бит! Гаҗәп матур, бронза төсендә, сырлы, түгәрәк башы кулга йогышып тора, билен буып торган пружинасы да бар, карышмыйча борылып тора үзе. Сүтеп алып, малайлар күрмәгәндә, кесәгә шудырдым мин моны. Шактый авыр үзе. Ярый әле каешы бар чалбарның...
Алып кайтып, мин моны үзем генә кулда биетеп, туйганчы карадым да, чүпрәккә төреп, койма артына яшердем.
Икенче көнне авылга хәбәр таралды.
Артезиан коесын эшләтә алмыйлар икән. Бик кирәкле бер детален урлаганнар...
Бу хәбәр миңа кагыла дип һич башыма килмәде, колак яныннан гына бер тәэсирсез үтеп китте. Зөфәргә дә, Фавариска да, башка малайларга да берәм- берәм теге әйберне күрсәтеп, мактаным алдым: «Менә миндә нинди хикмәт бар, миндә генә!»
Ике-өч көн эчендә хәбәрләр куера башлады. Кем урлаган? Бу сорау авылның пожар каланчасыннан яңгыраган чаң кебек, хәвеф салып таралды, минем аңыма да үтеп керде. Сүз, димәк, мин урлаган әйбер турында бара. Нишләргә? Шундый да кирәкле әйберне алганмын микәнни? Зуп-зур мотор шушы кеп- кечкенә нәрсәгә терәлеп калганмыни?
Урынына илтеп ташларгамы – куркам. Шулай, ни кылырга белми йөргән көнемдә, Туйкә мәктәбеннән кайтып килүче югары оч абыйлары безнең турдан үткәндә, мине дәшеп алдылар. Капка турыннан читкәрәк, тыкрыкка алып китеп, исемемне, кем малае икәнемне тыныч кына сораштылар. Берсе кесәсеннән кәгазь акчалар чыгарып күрсәтте дә:
– Менә бу акчалар синеке була. Велосипед алырга җитә. Артезиан коесының моторына куелган әйбер синдә бит, әйеме. Сат син аны безгә, – диде. Бүтәннәре янәшәдә аның сүзен хуплап торды.
Боларның сүзенә ышанмау мөмкин түгел иде. Чүпрәккә төрелгән әйберне бик тиз алып килеп бирдем. Теге абый әйберне карап, шул икәненә ышангач, кесәсенә тыкты, яңакка чапты да, иптәшләрен ияртеп, югары очка китеп барды.
Мин шулкадәр гарьләнүдән җылауны да онытып басып калдым.
«Шул кирәк, сиңа димәгән әйбергә кагылма!» – диде күңел тавышы. Икенче көнне артезиан коесының су бирә башлавы турында өйдә ишеттем.
Аның хуҗасы итеп минем әтине куйганнар икән...
Әти янына барган саен, мин теге әйберне карап китәм. Ул көннән-көн шомара, алтынсу төскә керә бара. Чөнки әтинең кулы гел шуңа тотына, ягулыкны йә арттыра, йә киметә торган, ягъни газны көйли торган бик кирәкле әйбер икән ул.
Әти бер кулыма таяк, бер кулыма йозак ачкычы тоттырып, тау өстендәге чанны карарга җибәрә: су туларга күпме калган, шуны белеп төшәргә кирәк. Мин баскычтан менеп карыйм, шаулап аккан су тавышы шомлы караңгылыктан ишетелә, күз ияләшкәч кенә су өсте ялтырап шәйләнә башлый. Мин туларга күпме калганын таяк белән үлчим дә, ишекне бикләп, кайтырга чыгам.
Әти, таякның мин билгеләгән чамасын карап:
– Тагын ярты сәгатьтән тула, – ди.
Ул моны миңа түгел, такта ярдырырга дип көтеп торучыларга әйтә. Чөнки насос ягын туктаткач кына, мотор пычкы ягына эшли башлый.
Станокка беркетелгән түгәрәк пычкының янына килергә куркыныч, үткен тешләре карчыга борыныдай барысы бер якка бөгелгән сыман, дәһшәт салып тора. Жуылдап әйләнгәндә, үз җиле белән гәүдәңне суырып алыр шикелле. Шуып килгән бүрәнә башына ул тешләрен батыра да, коточкыч чинау тавышы чыгарып, агач тәнен ярсып кимерә башлый. Мотор бүлегендә кечкенә тәрәзәдән карап торган әти нәкъ шул мәлдә, теге кайчандыр мин урлаган җайланманы борып, моторга көч бирә, бүрәнәдән сыңар такта аерыла барып, аргы башы килеп җитүгә, әти газны киметә. Шулай итеп ул моторга да ял бирә, ягулыкны да янга калдыра.
Пычкының әче-зәһәр тавышы бөтен авыл өстенә тарала. Шул тавыш аша мин, ерактан торып та, әтинең кайчан эш башлаганын, кайчан бетергәнен белә идем.
Моторны сүндергәч тә пычкы һаман әле ажгырып әйләнә, әти такта кисәген янтыгына көч белән терәп торып кына аның ярсуын тыеп, бөтенләй туктатып куя иде. Мин аңа кулны сагаеп кына тигезеп карыйм. Кайнар.
Берәү булса, тирә-якта бердәнбер такта ярдыручы буларак, гозер белән килгән һәммә кешедән астан гына әҗерен ала торып, шактый бөтәер иде. Әти бүтәнчәрәк иде шул. Калын дәфтәр тота. Шуңа эш көннәрен таяк белән билгеләп бара. Кем такта ярдырганын да терки. Алар бихисап, чиратка язылалар иде. Көне җиткәч, әлбәттә, үзләренчә әзерләнеп киләләр. Эш беткәч инде табын корыла, хәмер, ипи-тозга дөнья хәлләрен кушып, бер бушанып алалар.
Ел фасыллары алышына. Вакыт ага. Кыш үтә дә, тагын җәйләр килә. Һаман шулай... Әти дирижёрлык иткән пычкы музыкасы авыл өстендә тирбәлә.
Ә беркөнне... көтелмәгән фаҗига.
Такта ярганда... Ибәт агай пычкыга киселгән. Киселгән генәме, урталай өзелеп чыга язган.
Соңыннан бу фаҗигане әти үзе сөйләде.
...Ибәт абзый пычкының теге ягына чәчрәп киткән такта кисәген тотып калырга дип үрелгәндә, аягы таеп киткән дә, нәкъ дуылдап әйләнгән пычкы өстенә килеп төшкән. Әти шул мәлдә моторны сүндереп, йөгереп чыккан. Күтәреп алганнар... Такта яручы ирләрнең берсе – медпунктка, икенчесе телефоннан ашыгыч ярдәм чакырырга дип йөгерешкәннәр. «Ике кулым белән тоткан килеш, гәүдәсен тез өстемә яткырып утырам. Кулым арып әз генә бушаса да, ярасы ачылып китә, эчтә йөрәге типкәне күренеп тора, алагаем кан ага, коточкыч инде», ди әти. Ашыгыч ярдәм машинасы районнан егерме минутта килеп җиткән. Өч көн буе табиблар ничек кенә коткарырга тырышып карасалар да, саклап кала алмаганнар.
– Тимер көрәк калган иде такта ярган җирдә, алып кайт, – дип соңгы сүзен әйткән Ибәт абзый хатынына.
Әти бу фаҗигане бик авыр кичерде.
Үлемнең, һәр мизгелдә сагалап, янәшә йөри икәненә мин дә үз акылым белән беренче тапкыр төшендем...

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2016

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: