Тимә, яшәсен! (дәвамы)

Романның башын монда басып укыгыз.

Капка төпләрендә утыргыч
Без сугышның кайтавазын тоеп үстек.
Авылда сугыш кырларыннан Европага кадәр ил-җирләр гизеп кайткан фронтовиклар шактый иде. Аксаклары, аяксызлары – безнең өчен аерым чутта йөри. Ат караучы Шәрәфи абзый сыңар аягын агачтан үзе ясап кия, очына кыршау 
сугылган агач аягы, җирне төеп, түгәрәк-батынкы эз калдырып бара. Югары оч Садыйк абзый «ак эштә» – кәнсәләрдә. Аның кием шәп: куе зәңгәр френч, шундый ук төстәге галифе. Сыңар аягы да хөкүмәтнеке. Утыргач, протез аягын сузып куйса, галифе балагыннан түгәрәк резинасы гына түгел, ялтыр тимере дә күренә. Аның таягы кәкре башлы, бик матур эшләнгән. Ни гаҗәп, без малайлар өчен таякка таянып йөрүче аксак фронтовиклар гарип булып тоелмыйлар иде. Киресенчә, чын ир-ат нәкъ менә шундый булырга тиеш дип уйлап, аларга кызыгып карый идек. Үзебез дә таяк юнәтеп, аксак булып уйнап мәш килә идек.
Менә шаулы Бөгелмә базары. Һәркайда ыгы-зыгы, сату-алу бара. Ә мин хәер сорашучыларны күзәтәм. Күбесе – фронтовиклар, өсләрендә уңып, сүсәреп беткән солдат гимнастёркасы. Әнә берсе, сыңар куллысы, өздереп тальянда уйный, аның янәшәсендә ике аягы да бот төбеннән өзелгән, кулдан ясалган дүрт тәгәрмәчле нәни арбага утырган димме, баскан димме – гармун моңына кушылып җыр суза. Алларында – тиен акчалы пилотка. Бернинди льготалар күрмичә үлеп бетәсе мондый фәкыйрьләр күпме иде ул елларда!
Авылга еш кына кинолар килә, сугыш турында булмаса, без аны карап вакланмыйбыз. Кинода безнең солдатлар һәрчак сәләмә киемле була, сазлыкка батып пычранып беткән солдатлар ардыра башлагач, кайчан немецлар күренер икән дип көтәсең. Безнең офицерларның погоннары да иләмсез, коргаксыган чабата олтырагы сыман калҗаеп тора, ә тегеләр ялтыр киемнән, погоннар нәфис итеп үрелеп ясалган, ике кокардалы фуражкалары текә маңгайлы. Эчендәге тимерчыбыгын киереп, без үз фуражкаларыбызны шулай текә маңгайлы итмәкче булабыз – барып чыкмый гына бит...
Немецлар хәрби киемне бик зәвык белән, малай чактан ук кызыгырлык итеп тегә белгәннәр икән шул.
Ниһаять, ике кокардалы, биек маңгайлы фуражкаларны Россия офицерларына да туксанынчы елларда кияргә насыйп булды. Партизаннарны да, сугыш бетеп кырык ел үткәч, энәдән-җепкә киендерә башладылар. Кер дә кунмаган ап-ак якалы, кардай ак туннардан землянкадан чыгып киләләр, минсиңайтим... Әлбәттә, киноларда гына шул... Бик соңлап... Хәерчелектән башы чыкмаган илдә авырлыкларны сәләмә кием белән генә күрсәтү, сәнгатьтәге өтеклек культы табигыйдер, мөгаен.
«Муса» операсында Җәлилне дә бер күренештә умырык гимнастёрка белән чыгаралар. Үз чорында Мусаны якыннан белгән бельгияле Андре Тиммерманс, Казанда бу спектакльне карагач, болай ди:
– Муса болай сәләмә түгел иде. Һәрчак ак күлмәктән, бик пөхтә йөрде...
Без караган фильмнардагы, укыган китаплардагы сугыш вакыйгаларында кырылган немецларның исәбе-хисабы юк иде. Безнекеләр таш яисә агач артына посып атып яталар, ә немецлар, үрә басып, пуля яңгыры астына өерләре белән кереп кырылалар иде. Фильм төшерүчеләр шулкадәр арттырып җибәрәләр, немецларга карата нәфрәт түгел, киресенчә, кызгану хисе уяна иде. Хыялда кырганбыз икән фашистларны, сугыш беткәч санап карасалар (алман халкында кеше кадере исәпле икән шул), әллә ничә ил белән сугышып та, алар сигез миллионга якын корбан биргәннәр. Ә безнекеләрнең әле дә очына чыга алганнары юк... Утызмы, иллеме миллион...
Минем төшкә илле елга якын гел сугыш күренешләре кереп җәфалады. Баш очында граната шартлап өлгергәнче уянып китә идем. Манма тир...

Мендәр коткара иде. Әгәр беркөнне уянырга өлгерә алмасам дигән курку гел миемне бораулап торды. Шөкер, хәзер инде андый мәхшәрләр төшкә керми, ничә еллар буе караган фильмнардан йоккан опиум тәэсире каннан чыгып бара, күрәсең.
Онытырлыкмыни?!.
Кичләрен капка төбенә фронтовиклар җыела. Китә хатирәләр... Әллә нинди серле исемнәр – Варшава, Кенигсберг, Прага... Мин, сулышымны да алмыйча тыңлап, чирәмдә ятам. Их, без үсеп җиткәч тә шулай зур сугыш булыр микән, яу кырларында батырлык күрсәтеп кайту безгә дә тәтер микән, дип, матур хыялларга биреләм. Соңрак, Әпсәләмов романнарын укый-укый, бу теләгем тагын дә көчәйде. Сугыш – кызыктыргыч романтика икән ләбаса! Һәлак булуың да мөмкинме?! Булса ни, совет үлеме ич ул!..
Ике дә уйламыйча ашкынып, яуга кереп үзен корбан итәргә әзер империя солдатын әнә ничек тәрбияләгәннәр икән.
Ә капка төпләре башка иде...
Күршебез Нургали абзый сөйли башласа, дөньяңны оныттыра да куя. Минем әти сугышка кермәгән, Мәскәүдә метро төзелешендә эшләгән. Шуңамы, ул, сугыш сөремен Мәскәү аша гына чамалаганга күрә, бик белдекле булып сүзгә катнашмый, әйбәт тыңлаучы сыйфатында көч биреп кенә утыра.

 

Нуркалей
Авыл өстендә моңлы рәшә тирбәлә. Малахай колагын җилфердәтеп, язгы кар суларын чәчрәтә-чәчрәтә, урам иңләп бер малай килә. Ярты бәхеткә ирешкән юеш танаулы малай... Бер аягына нык табанлы Америка ботинкасы, икенче аягына күтәртмәле чабата кигән.
Әгәр мин рәссам булсам, узган гасырның егерме бер яшьлегенә кайтыр идем дә, шушы күренешне тымызык сурәткә төшерер идем.
Ачлык гарасатыннан сыгылып килгән авыл, яңаклары эчкә баткан бөкре карчык шикелле, өмет белән тулган хәсрәтле күзләрен олы юл ягына төбәгән. Гаҗәп бит: Американың бай кулы, океан аша сузылып, Эстәрле инеше буендагы Балтач дигән фәкыйрь авылны ничекләр тапкан да, үзенең ярдәмен баткак- чытырманлы, канлы-даулы Россия аркылы ничекләр китереп җиткергән диген!
– Егерме беренче елгы ачлыкта Америкадан китерелгән аш, кофе бирәләр иде. Бервакыт кием-салым өләштеләр, – ди Нургали абзый. – Чират җыелды. Иң соңыннан, Сабира дигән кыз белән икәү басып калдык. Өләшүче кулында бер пар ботинка. Бүтән әйберләре таратылып беткән. Карап торабыз инде күзенә. Икебезнең дә нәүмиз каласы килми. Шулай итеп, Сабирага ботинканың бер сыңарын, миңа икенче сыңарын бирделәр. Киеп йөрдек шулай, чабата белән аралаштырып...
– Үземне белә башлаганым шул елларга туры килә, – ди Нургали абзый. – Ач булгангадыр инде, күп нәрсә нык истә калган. Нәрсәдер урлап тотылган Көчтер Хөсәенне ат кырыена, тәртәгә бәйләп, авыл советы рәисе, чыбыркы белән яра-яра, урам буйлап әйләндерде. Бурлашканы өчен Кашап абзыйны, эт итеп кыйнап, биниһая юан бүрәнә белән биленнән бастырып куйганнарын хәтерлим. Яңа тәртипләр шулайрак керә башлагандыр инде авылга...
«Ат үләте» дигән афәтле шаукым Азнакай төбәгендә егерме сигезенче елны башлана. Беркем каршы сүз әйтә алмый. Ярым хәрби тәртипләр халыкның өнен алып бара. Район үзәгеннән килеп төшәләр дә, бик шикле анализлар алган булып, иң таза атларны гына чирлеләр исемлегенә кертәләр. Чатыр тау итәгендәге Уразай авылы янына галәмәт зур, тирән чокыр казыталар. Һәм аны киртәләп алалар. Тирә-як авыллардан китертелгән атларны шул киртә эченә кертеп, бәйләп куялар да колагына терәп аталар. Тетрәп киткән малкай, бөтен гәүдәсе белән гөрселдәп, чокырга төшеп китә.
– Безнең атны да чирле дип таптылар, – ди Нургали абзый. – Ул чагында атсыз калу аяксыз-кулсыз калу белән бер иде... Әти атны үзе җитәкләп китте. Аның кайтканын өчәү – әни, түтәй, мин – тәрәзәгә капланып, көне буе көттек. Кич белән, кояш баер алдыннан, кулына бау кисәге тоткан әти күпер тавыннан төшеп килә. Күңел һаман ышанмый әле, ул башка кешедер, безнең әти, һичшиксез, атка атланып кайтырга тиеш, дип, йөрәк сулыгып тибә. Әмма ул безнең әти иде шул... Чыраена үлек төсе кергән, кайтып кереп, сүзен әйтә алмыйча, бик озак сәкедә утырганнан соң: «Канатсыз калган кош кебек, менә без дә атсыз калдык...» – диде. Моңа кадәр әле җылы сүз ишетергә гаҗиз булып утырган әни, түтәй дә, мин дә кычкырып елап җибәрдек. Әти, башын аска игән килеш, читкә борылып, күз яшен сөртте... Гаярь иде безнең бахбай, соңыннан белдем, аны киртә эченә кертә алмыйча шактый азапланганнар, үлем исен сизгән булгандыр, бичара. Бер мәртәбә аткач та, ул әле егылмаган, күкрәге белән бәреп, чокырның икенче ягына ыргылып чыккан, аңа тагын, тагын атканнар... Шуннан соң гына чокырга мәтәлгән... – дип, Нургали абзый тын кала.
Ул чакта авыллардагы иң шәп атларны гына җыеп үтертү вәхшилеге таза хәлле җир кешесен аяктан егу өчен махсус эшләнгәндер, мөгаен.
Яңа казылган чокыр... Колагына терәп аткач, гөрселдәп егылган атның рәнҗүле ялварган күз карашы Нургали исемле самими малайның төшләренә кереп, күпме саташтыргандыр. Аннары инде, еллар үткәч, Нургали солдат, мондый тетрәндергеч күренешләрне кешеләр мисалында, сугыш аланнарында күргән. Фронт кануннары катгый. Хәрби трибунал карары белән хөкем ителгәннәрне дә чокыр кырыена бастырып атканнар. Гыйбрәт булсын өчендер инде, тамаша кылырга коралсыз солдатларны да җыеп китерә торган булганнар.
– Берсендә шулай, – ди Нургали абзый, – Бобруйск шәһәре янында калкулык итәгенә чокыр казылган иде, безне каршыга тезеп утырттылар. Бераздан машина килеп туктады. Өч автоматчы кулы бәйләнгән бер солдатны төшерде. Чырае кап-кара тегенең, күзләре чем-кара, үзе чокыр кырыенда елмаеп басып тора. Фронтка барып яткан вагоннан төшеп кала икән дә бу, комендатурага кереп, мин үз эшелонымнан аерылып калдым, дия икән. Тегене җыелу пунктына кабат җибәреп, яңа частька билгеләгәнче, ике-өч ай вакыт үтеп китә. Шулай итеп, бу җиде мәртәбә эшелоннан төшеп кала, сугыш соңынача шул рәвешле йөрмәкче була...
Команда буенча өч автоматчы берьюлы атып җибәрделәр тегеңә, ә ул ничек елмаеп торган булса, шулай басып тора. Башкалар таш кебек чокырга ава торганнар иде... Ә бу берничә секунд шулай торганнан соң гына чокырга түгел, үҗәтләнеп, кырыйга ауды. Командир килеп аның гәүдәсен аягы белән чокырга этеп төшерде дә пистолеттан тагын ике мәртәбә башына атты. Һаман да әле күз алдымда тора ул бәндә, үлемнән көлеп үлде... – ди Нургали абзый.
Сөтле чәй кебек нурлы йөзле әбиләр, чуклы шәлъяулыкларын иңенә салып, төркем-төркем булып ашка баралар. Чирәмле капка төбендәге утыргычта илләр гизеп кайткан ирләр. Түбән оч парламенты шушыннан башлана... И бу газиз күренеш... Кайда соң ул, илленче елларның салам түбәле өйләре, авылның эчкерсез кунакчыллыгы, гадел ярлылыгы.
Без, агач мылтык, хәрби кепка өчен җанын бирә торган малайлар, сугыш хәлләрен сөйләгән абзыйлар эргәсендә, колакларны шомрайтып, чирәмлеккә тезелгәнбез. Без үсеп җиткәч тә шулай сугыш чыксын иде дә, орден-медальләр тагып, дөнья күреп кайтсак иде, дип, аларга кызыгып карап торабыз.
Арада Нургали абзый булса, башкалар тын кала. Чөнки ул ялындырмыйча, йөгерек сүз тәмен белеп, мавыктыргыч итеп сөйли белә.
Карелия фронтына Нургали солдат авылдашы – югары оч Кәшфи белән эләгә. Аларны җиңел чаңгы батальонына билгеләп, Финляндия чигенә таба походка алып китәләр. Өстә җылы кием, поляр өлкәнең паёгы да мул бирелә. «Икенче тапкыр Америка ярдәмен фронтта күрергә туры килде, – ди Нургали абзый, – һәртөрле ризык салынган капта, борыч-тоз кебеген әйтмим дә инде, калак, җыелмалы стакан, теш казый торган әйберенә кадәр бар иде... Ә күпме кием, сугыш кораллары, машиналар... Ул ярдәме өчен Америкага җүнле рәхмәт сүзе бүгенге көнгә кадәр әйтелмәде бугай...»
Сугышта да авыз ачып командир әйткәнне генә көтеп торсаң, әз генә дә үз башыңны уйлатмасаң, бәлагә тарыйсыңны көт тә тор.
Финляндия чигенә якыная барган саен, җелекләргә үтәрлек салкын җил көчәя бара. Күпләр аягын өшетеп, госпитальгә озатыла торалар. Нургали абзый, тегүче һөнәрен белгәнгәдер, җиде кат үлчәп, бер кат кисә торган кеше. Алдан ук хәстәрен күргән. 39 нчы размерлы аягына 43ле ботинка алып, аягын җиде кат чолгавыч (бишесе җылы) белән урап чыккан була. Һәр көнне солдат башына йөз грамм аракы бирелә. Нургали абзый аны аякларын көзән җыера башлап, хәле киткән авылдашы Кәшфигә эчертә. Хәмер тәэсире беткәч, Кәшфи бөтенләй аяктан кала икән.
Нургали абзый аны шулай өч йөз чакрым буе чаңгысына утыртып тартып бара. Хуҗалары ташлап киткән бер авылга ялга туктагач, чистартырга дип алынган бер солдатның мылтыгы атылып китә дә, пуля, Кәшфинең табаны өстендәге чөй сөяген ватып, икенче солдатның беләге аша чыгып, стенага шартлап барып керә. Тиз арада врач-санитарлар, тикшерүчеләр килеп җитә.
Нургали солдат авылдашы белән саубуллаша, чатнама суык көн, чанада әле күпме барасы бар, тиз генә өйдән мендәр алып чыга да, уртасын тишеп, Кәшфинең яралы аягын йон арасына тыга. Сызлануы басылмасмы дип, авызына бер шакмак шикәр каптыра.
– Сине, Кәшфи, барыбер өйгә кайтарырлар, кулыңнан килгән кадәр минем әни карчыкка да ярдәм иткәлә инде... – дип, аны озатып кала.
Моны сөйләп, Нургали абзый тын калгач, «ярдәм иткәнме соң?» дип, аны берәү дә бүлдерми. Бары тик әче тәмәкеләрдән, өнсез сорау булып, эчкерсез төтен генә күтәрелә. Шулчак Нургали абзый, учына төкереп, папиросын сүндерә дә:
– Кәшфи минем үтенечне онытмаган, – ди. – Кладовщик булып эшли башлагач, түтәйгә бер кесә алабута оны биргән...
Нургали абзыйга төрле хәрби һөнәрләр үзләштерергә туры килгән. Шуның иң хәтәре – элемтәче. Әгәр шул чорда чыбыксыз телефон гамәлдә булса, йөз меңнәрчә элемтәче исән калган булыр иде. Япан кырда, тычканны уйнаткан мәче кебек, финнар аларны «уйнатып» кыра торган булалар.
– Бервакыт, – дип, Нургали абзый сүзен башлап җибәрүгә, капка төбе тын кала. – Июнь айлары иде, телефон чыбыгының өзелгән урынын эзләп киттем. Батареядан ерак түгел генә өзеклекне табып ялгадым да кайтырга чыктым. Карыйм, бәрәңге кыры, казылган казылуын да... бер-икене булса да 
җир яшереп калдыргандыр әле дип, сапёр көрәген алдым да казый башладым. Тавык йомыркасының сарысы кадәр генә берәү килеп чыкты, тагын, тагын... Котелокны тутырмый кайтмыйм, Аллаһы боерса, дип уйлап кына бетердем, финнар ягыннан миномёттан ут ачтылар. Тирә-ягымда чинашып миналар ярыла башлады, кая барырга белмәле түгел, мин суы кипкән канау төбенә йөгереп төштем дә... бөтенләй кирегә, финнар ягына таба җитмеш-сиксән метрлар чамасы йөгереп туктап калдым. Финнар канауның безгә таба киткән ягын тетепме-тетәләр, канау кырыендагы агачлар төбе-тамыры белән кубарылып һавага оча. Бераздан бу мәхшәр тукталды, мин сак кына үзебезнең якка киттем.
Дустым Андреянов бар иде. Болар, Нургали харап булды, дип, блиндаждан карап яталар икән. Минем үле гәүдәмне алып кайтырга дип чыккан булган, юлда очраштык. Андреянов шаккатып тора, бер агач исән калмады, син ничекләр котыла алдың, ди. Канау буйлап финнарга таба йөгерүемне әйткәч, ну хәйләкәр татар, ди.
Соңыннан котелоктагы бәрәңгене юып пешердек тә кабыгы белән бергә ашадык.
Капка төбендәгеләрдән берәрсе:
– Бәрәңге дип, харап була язгансың, – дип куя. Китаплардан гел геройлар турында гына укыганга, без малайларга да солдатның вак бәрәңге казып йөрүе мәзәк тоела.
– Һы! Тамак йөртә кешене, – ди Нургали абзый. – Дөнья бу, туган. Безнең частьта әнә ике солдатны, азык-төлек сагында торганда, өч-дүрт сохарины алып куенына тыккан өчен, хәрби трибуналга куеп, атып үтерделәр.
Сугыштан соң ун еллар үткәч, Андреянов Казаннан Нургали абзыйларга кунакка килде. Без, малайлар, Нургали абзыйның теттереп русча сөйләшә белүен шул чакта күрдек. Һәм аны үз артында, Андреяновча, «Нуркалей» дип атый башладык.
Мәзәк хәлләр... Гыйбрәтле хәлләр... Кеше гомеренең хәтер тавында үзенә бер төрле маяклар булып яна. Нургали абзыйның «елъязмасында» андый телдән телгә күчәрлек хикмәтле вакыйгалар байтак.
Утыз бишенче елларда яшь егет Нургалине авыл советы секретаре итеп куялар. Шуннан ул Миннебаевка әверелә. Бервакыт аңа, киңәшкә дип, түбән оч Талип абзый килә. Ул таза хәлле Шакировлар нәселеннән. Өйләнеп башка чыкканда, Талип абзыйга калай түбәле йорт тигән була. Менә шул калай түбә аркасында хәлләр башлана да инде... Район үзәгеннән атна саен киләләр дә калай түбә өчен умыртып салым салалар икән моңа.
– Нишлим, Нургали энекәш, ул каһәр суккан калай түбәне кубарып ыргытмыйча котылып булмас, ахры?!
– Болай ит син, Талип абзый, кубарып мәшәкатьләнмә, калай өстеннән салам белән яп та куй...
Шушы сөйләшүдән соң Талип абзыйның калай түбәле йорты өр-яңа арыш саламыннан «алтын» түбәлегә әйләнә.
«Йөз грамм» дигән сүз чыкса, Нургали абзыйдан тагын бер мәзәк сөйләтәләр. Йөз мәртәбә ишеткән булсалар да, рәхәтләнеп тыңлыйлар. Чөнки Нургали абзый һәрчак яңа төсмерләр кушып сөйли белә:
– Урыс авылында торганда, сугыштан соң... Авыл советы рәисе өйгә килеп керде беркөнне, әзрәк кызмача бу. Кәшифә апагызның өстәлгә түтәрәме белән кайнар ат ите китереп куйган мәле. «Менә безнең кайбер урыслар ат ите ашамаган булып кыланалар, ә мин яратам, койрыгына кадәр кимереп бетерәм», – ди рәис. Мин өстәлгә чәкүшкә чыгарып куйдым. Бүлә башлауга, теге: «Нуркалей, мне сто грамм, больше неззя, врачи не разрешают, вот справка», – дип, түш кесәсеннән кәгазь чыгарды. Мин эчтән генә сөенеп, талымлы кунакка йөз грамм куйдым. Утырабыз гәпләшеп... Бераздан миңа төртә бу: «Нуркалей, только сто грамм, вот справка», – ди. Тагын бүләм. Күпмедер вакыттан соң справкасын кабат чыгара кунагым: «Вот видишь, только сто грамм положено, больше низзя», – ди. Шулай йөз граммлый торгач, Кәшифә апаңны кибет тарафына ике-өч мәртәбә йөгертергә туры килде. Төн җиткәч, мәлҗерәгән кунакны өенә илтеп, бусага аркылы идәнгә аударганда да: «Только сто грамм, больше низзя», – дип гырылдап йокыга китте.
Нургали абзый сөйли, менә мин аның күзләрендә чиркану күрәм: кышкы салкында бер солдат – Васька-запевала – немец офицерының мәетен тенти. Бармагындагы алтын йөзеген салдыра алмагач, төптән үк кисеп ала, ул гынамы, хром итегенә кызыгып, мәетнең аякларын да тездән кисеп алып кайта, тимер мич каршында шуларны эретеп утыра... «Катюша»ны аннан да шәп җырлаучы юк иде взводта, үзе моңлы, ә күзләре нигә салкын икән дип йөри идем, ди Нургали абзый.
Менә мин Нургали абзыйның күзләрендә сагыш күрәм: әнә полкташы – Омск егете Нургали снаряд тутырылган әрҗә сөйрәп бара, шул мизгелдә әрҗәнең нәкъ өстенә дошман снаряды килеп төшә, коточкыч шартлау яңгырый. Нургали абзыйның күз алдында адашы, вак кына кисәкләргә таркалып, һавага оча.
Менә мин Нургали абзыйның күзләрендә самими елмаю күрәм: гаҗәп күпсанлы сыер көтүе тоткан монгол юртасы янында бер солдат көзгегә карый- карый кырына. Хуҗа монгол килә дә көзгедә үзен күреп ала. Шакката бу. Көзгенең арт ягын борып та карый, гомерендә беренче тапкыр үзен көзгедән күрүе икән. Солдат хәйләкәр елмая, маңгаена мөгез куеп, ике бармагын күрсәтә. Янәсе, ике сыерыңны бирсәң, көзгене алышырга була. Монгол шунда ук риза икәнен белдереп баш селки. «Совет солдаты көзгене ике сыерга алышкан» дигән даныбыз әллә кайларга таралыр дип, солдатны командир тыеп кала.
Повар – Кострома егете Капустин – эре тешләрен ыржайтып көлә:
– Томана да икән бу монголлар, ә?! Танк гасырында көзге күргәне юк, тфү! Шушы чүчмәкләр безне өч йөз ел буена изеп тотканмы? Ышанмыйм, братва, билләһи ышанмыйм! Татар булса, бер хәл, шулай бит, Нуркалей!
Көзгегә исе киткән монгол Капустинга елмаеп карый, аның мыскыллавын аңламый.
– Бервакыт Хинган таулары арасыннан ага торган елга буена килеп җиттек. Безгә аргы якка чыгарга кирәк. Су тирән түгел, бот төбеннән, шулкадәр тиз ага үзе... Повар Капустин атка җигүле поход кухнясы белән килә бит, дилбегә тотып арба артына тәпи баскан, кухня морҗасыннан төтен чыгып бара.
– Кермә суга, бетәсең! – дип кычкырабыз, кая ул, Капустин батыр... Ярдан аз гына керүгә, кухня да ауды, аты да егылды, Капустин үзе дә мәтәлде. Дулкын белән бергә бөтерелә-бөтерелә агалар. Бөтенесе харап булды дигән идек, йөз илле метрлар киткәч, Капустин, борылыштагы агач тамырларына тотына- тотына, ярга чыгып ауды.
Пехотачыларны аргы якка монгол солдатлары чыгарды. Рәтен беләләр икән, каһәрләр, ун баш атны йөгән тезгене белән берсенең койрыгына икенчесен бәйләп тезделәр дә... Алдагы атта – монгол, калган тугыз атка икешәр пехотачыны утыртып чыгардылар теге якка.

– Йә, ничек, Капустин, монголлар томанамы?! – дип ым кагам Капустинга. Шәбәргән, тез башлары умырылган Капустин, баягы мәхшәрдән аңына килә алмыйча, тасрайган күзләре белән елмайгандай итеп, яр кырыенда ята.
Хәтәр хәлләр...
– Бервакыт тирән генә чокырга төшеп яттым, һөҗүмгә әзерләнәбез, – ди Нургали абзый. – Нидер ошамадымы, ара ун метрлар булыр, алдагы окопка күчәсе иттем. Борылып карыйм, артта мин калдырган окопка бер солдат килеп кенә җитте, Васька-запевала икәнен танып кына өлгердем, шул мәлдә снаряд төшеп, күз алдымда аны тетеп тә ыргытты. Кырыема нидер шапылдап төшкәнгә башымны күтәреп карасам... окоп кырыенда өзелгән кул ята, урта бармагында алтын балдак... Теге, немец офицерыннан салдырып алынган балдак...
Бусы бер хәл, мине яшәү белән үлем арасындагы сизенү тетрәндерә. Нургали абзый бер окоптан икенчесенә нигә дип күчкән, берничә секундтан аның гомере өзелергә мөмкин икәнен кем белгән, «Тимә, яшәсен!» дип нинди илаһи кодрәт аны алга этәргән? Кеше акылына сыймый торган өстен бер көч карап торганмы әллә? Кәшифә ханым белән тигез гомер итәсе, биш бала үстереп, унбиш оныгы белән милләтне баетырга тиешлеге, бәлки, тәкъдиренә язылган булгандыр.
***
Капка төбендә «сугыш китабы»н актару бара. Армия хезмәтен бетереп кайткан егет-җиләннәр дә Нургали абзыйны йотлыгып тыңлыйлар, төрле сораулар бирәләр.
Рус армиясендә элек-электән үк шундый гадәт хөкем сөргән – басып алган җирдә, күпме кирәк, шулай талау, көчләү өчен, «день солдата» бирелгән. Бу сугышта ничек булды, дигән сорауга:
– Андый рәсми приказ булмады, – ди Нургали абзый, – әмма тыю да сизелмәде. Берлинда ничек булгандыр. Җиңү көнен мин Кенигсбергта каршыладым. Офицерлар вагон-вагон әйбер, хәтта машиналар алып кайтканнар, ә солдатка күпме күтәрә ала, шулкадәр мал алырга рөхсәт ителгән, диделәр. Безне исә... эшелоннарга төяделәр дә каядыр алып киттеләр. Сочига, Кара диңгез буена ялга барабыз икән дигән хәбәр таралды. Сөенештек инде, ничә ел окопта үтсен дә гомерең... Поезд Мәскәүгә килеп җитмичә, кая барасын белми идек әле. Перронда себеркесен култык астына кыстырган бер карт безнең вагон янында тукталды да: «И балалар, бу сугыштан исән калгансыз инде, тегесеннән дә исән чыгарга язсын Ходай», – диде. «Нинди сугыш?» – дип аптырап калдык. «Һе, мине белми дип уйлыйсызмы әллә. Япуннар инде, япуннар», – дип хәйләкәр елмая картыбыз. Моны ишеткәч, без тынсыз калдык.
Әгерҗе станциясендә Нургали абзый вагон ишеге төбенә туктап, бик җентекләп карап торган карчыкны күрә: «Әллә син татар әбисеме?» – дип сорый. «Әйе, балам, берәр таныш кешем кайтмасмы дип торам». Нургали абзый бердәнбер байлыгын – кесәсендәге көмеш калагын ала да: «Минем исәнлеккә дога кылырсың», – дип, әбигә бүләк итә.
– Сугышта да гаделлек юк иде, – ди Нургали абзый. – Кем окопта ут эчендә кайнаган, аларга орден-медальләр бик эләкмәде. Менә Салихны гына ал. Дивизия штабында писарь булып хезмәт иткән. Мылтык тотканым булмады, ди. Аның өч Кызыл Йолдыз ордены, «За отвагу» һәм тагын әллә күпме медальләре бар иде. Зәки абзый да дивизия командирының ат караучысы булган. Аның да өч Кызыл Йолдыз ордены бар иде.
Бүләкләү хакында өстән күрсәтмә бирелә иде. Хәтерлим әле. Кытай 
ягында «Зур Хинган» операциясе өчен бүләкләү хакында күрсәтмә килде. Анда геройга урыстан, украиннан, белорустан ничә кеше тәкъдим ителергә тиешлеге язылган иде. Тагын берничә милләт саналган, шулар арасында бер грузин да бар. Геройга куелган һәр кеше партияле булырга тиеш, диелгән... Башка милләтләрдән «батырларны» тиз таптылар, грузинга чират җиткәч... Хисаплап-барлап чыктылар, бөтен дивизиягә бер грузин бар. Ул да итек тегүче, мылтыкны үз гомерендә ялгыш кына да тотып караганы юк. Җитмәсә, партиясез иде әле. Менә шуны, узган айлар числосы куеп, сәгать эчендә партия әгъзалыгына кандидат иттеләр. Характеристикада язылганнарны укысаң... бу кеше алдында баш ими кала алмыйсың. Ул – Хинган елгасын кичкәндә ничә офицерның тормышын саклап калган, ул – ничаклы япон солдатына каршы берүзе сугышкан, ул – күпме дошманны кырып салган... Гаҗәп инде батырлыклары... Шулай итеп, итекче грузин күз алдында Советлар Союзы Героена әверелде дә куйды.
Бер кеше – Нургали абзый мисалында минем өчен «сугыш китабы» ачылганнан-ачыла бара. Күп сорауларымны мин алдагыга калдыра торам, ә күп нәрсәгә әлегә сорау бирерлек акыл да җитми... Кабат алданмас өчен, хакыйкатьнең үзен явыз гасырның шаһиты булган өлкәннәрдән алып калырга кирәк.
– Кырык өченче елдан соң татарларга герой исемен бик үк бирми башладылар. Күпкә китә, дип уйладылар бугай, – ди Нургали абзый. – Әгәр халык санының пропорциясе белән исәпләсәң, сугышта иң күп кырылган халык та безнең татардыр әле... шулай... хәтәр үткәч, татарның кирәге бетә...

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: