Логотип Казан Утлары
Роман

Тимә, яшәсен! (дәвамы)

Нишләп шулай икән бу тормыш, тыныч кына яшисе даирәңдә дөньяга аркылы туган берәр бәндә пәйда була да синең тынычлыгыңны бораулый башлый. Шул Әгъдәс күземә күренмәсә, миңа нинди рәхәт булыр иде. Шушы төн карасы, шушы кар аклыгы шаһит, каһәрлим мин аны, каһәрлим... Бер көннән соң микән, иртән күршебез Рәшидәттәй белән әнинең мыдыр-мыдыр сөйләшкәнен ишетеп уяндым. Әгъдәс абый, иртән чәй эчеп утырганда, печенье капкан да... урындыгыннан артка китеп, тынсыз калган. Кинәт йөрәге туктаган икән...

Романның башын монда басып укыгыз.

Логика дигән сөзгәк тәкә
Дивизия штабының оператив бүлеге (мозговой центр) икенче катта, зур гына бүлмәгә урнашкан. Стена яклап өч өстәл артында өч офицер утыра. Тәрәзә яклап түрдә киң өстәлнең хуҗасы – гадәти киемдә йөрүче, сызымнар сызучы олы яшьтәге Матвей Трофимович (аны «Трофимыч» дип кенә йөртәләр икән), тагын да зуррак өстәлне рядовой Володя Железняков били. Нижний Тагил университетының өченче курсына ул көз аенда кайтып китәргә тиеш, әгәр дә үзенә алмаш тапса... Таба алмый икән, декабрь азагына кадәр аны җибәрмәскә мөмкиннәр...
Кайчандыр, ни сәбәптәндер кызып китеп, миңа: «Ты – потомок Чингизхана, вы держали нас триста лет под игом!» – дип кычкырган бу егеттән мин сагая идем. («Иго»... дип, башка сугып торгач, татар кешесе үзен гаепле санап, бер башка үсми, тәбәнәк кала. Ялган тарих белән халыкны кимсенеп яшәү хәленә дә китерергә мөмкин. Югыйсә, «иго» ул, таркау рус кенәзлекләрен игә, тәртипкә китерү дигән мәгънә буларак кабул ителергә дә мөмкин бит. Мин ул чакта моны белгәнмени...)
Калын күзлекле Володя Железняков, якыннан белсәң, алай дорфа, тупас холыклы түгел икән. Ул мине оператив бүлеккә алып килеп таныштырды, (сынау срогы белән) эшкә җигәргә уйлыйлар мине.
Чибәр йөзле капитан Астафьев иң түрдә утыра, Гоголь әсәрләрендәгечә әйтсәк – «столоначальник» икән. Ул калын амбар кенәгәсенә баш күтәрми нидер яза. Икенче өстәл артында капитан Комбаров. (Гамбәревтән бозылган фамилия ахрысы.) Өченче өстәл артындагы майор Мезенко миңа беренче күрүдә үк ошамады. Төксе карашлы. Солдаттан чирканган кебек сөйләшә. Текәлеп карый да... сыңар күзе, аерымланып, йөзеп тора, син шул күз алмасы артыннан ияреп, әле сулга, әле уңга тайпылырга тиеш кебек уңайсыз хәлгә каласың...
Матвей Трофимович сугыш чорында ТБ-3 самолётында укчы-радист булып хезмәт иткән. Авиацияне үлеп ярата. Үткән хатирәләр белән үзен сугарып яшәүче тере тарих...
Күрше кабинеттан хуҗаларча килеп кергән подполковник Журавлёв, штаб
 начальнигы урынбасары буларак, әлеге бүлекнең турыдан-туры җитәкчесе икән. Ул мине баштанаяк күзләп алды да, кырыс, чатнап торган тавыш белән: – Монда эш бик катлаулы. Шактый четерекле документлар кулдан үтә.
Кайчакта төннәрен дә эшләргә туры киләчәк! – дип, «юатып» чыгып китте. Мин курка калдым. Янәшәмдә торган Железняков, астан төртеп: «Не ссы!
Научишься. Привыкнешь. Нам, татарам, всё равно!» – диде шыпырт кына. Ничә күз карап торганда, «сыналу эшафотында» кыен мизгел иде бу. Астан гына йодрыкны кысып, үземә көч бирдем, боларга караганда миңа, татарга, икеләтә сәләтле булу, икеләтә зирәк булу, икеләтә эшчән булу кирәк – мин моны исбатларга тиеш! Болар бит минем оялчанлык битлеге астында баш бирмәс үҗәтлек ятканын чамаламыйлар әлегә...
Володяның өстәл тартмасында гаҗәеп тәртип: һәрбер карандаш, циркуль,
каләм һәм башка шундый кул эше әйберләре оя-оя итеп, тәртип белән тезелгән. Өстәл тартмасын ачып, күзеңне йомып та тапмалы. Ул хәтта минем өчен дип тә кирәк әйберләрне аерым бүлеп куйган.
Чүп чиләге кәгазь кисәкләре белән бик тиз тула икән. Атна азагында, секреткадан ачкычны кул куеп алып, чүпне крематорийга яндырырга илтәм. Бер-ике тапкыр шулай барганнан соң, башның уйлап табарга маһир күзәнәкләрен эшләтеп алдым. Зур табаклы, каты картоннан метр ярымнар биеклектә итеп, төпләп, цилиндр ясадым, гуашь белән чәчәкләр төшереп бизәдем дә, стенага терәлеп бетмәгән шкаф почмагына утыртып куйдым. Чүпне хәзер айга бер генә яндырырга була. Капитан Астафьев: «Моңа берәүнең дә башы җиткәне юк иде әле», – дип мактады. Майор Мезенко, чыраен сытып, бәйләнергә сәбәп эзләп карады да тынды.
Нишләп шулай икән бу тормыш, тыныч кына яшисе даирәңдә дөньяга аркылы туган берәр бәндә пәйда була да синең тынычлыгыңны бораулый башлый. Көнеңне, кәефеңне боза. Ошамый бу кеше миңа. Аңардан күзгә күренмәгән салкын-кара дулкын бәреп тора шикелле.
Малай чакта авылда шундый бер егет бар иде. Мине күрде исә, кеше алдында «аксөяк» дип мыскыллый да шаркылдап көлә. Көлгән чакта күзләре кысылып бетә, чукмар борыны дугайланып өскә чөелә, калын иреннәре алагаем ерылып, үшән колак очларына кадәр җәелә. Мин аны күралмыйм, кешеләр җыелып торган җирдә ул булса, тизрәк таю ягын карый идем. Нинди аксөяк булыйм инде мин, җәйге каникулда йөк машинасында комбайннан җурна (зерно) ташыйбыз, ындыр табагына кайткач, әрҗәсеннән агач көрәк белән көрәп бушатабыз. Ә ул – «Чаян» журналындагы сурәткә охшаган Әгъдәс – ындырда йөкле ат, машиналар кереп баса торган зур үлчәүдә эшли иде. Аның үртәп, бөркелеп көлүеннән һич котылыр чара юк.
Кышкы каникул вакытында Фаварисларда аулак өй иде. Өч апасы ишекне бикләгәннәр дә без малайларны Фаварис янына кертмиләр, югары очтан егетләр төшкән, аларга да ишек ачучы юк. Арада теге... Әгъдәс тә бар. Аның Фаварисның иң чибәр апасы – Илгизәгә күз атып йөргәнен без белә идек. Шул төндә, яңадан үртәмәс бәлки дип, Әгъдәскә ярарга тырышып, ишекне ачып кертергә булдым. Кесәмнән пәке чыгардым да (эчтәге элгечнең ни рәвешле икәнен белә идем), – азаплана торгач, ачып җибәрдем бит. Рәхмәт әйтәсе урынга, Әгъдәс абый, үзенең яшьтәшләренә борылып:
– Менә бит, егетләр, аксөяк булып юкка йөрми бу малай, кеше чыга моннан, – дип шаркылдап көлде. Минем ачудан күз алларым караңгыланып китте. Атылып урамга чыктым. Ишелеп төнге кар ява. Кар ябалаклары 
арасыннан каядыр күз төбәп барам да барам. Эчтән күңел әрнеп сулкылдый. Әмма җебеп төшәргә ярамый. Авыл башына чыктым, тегермән ягына таба барам. Күз алдымда – Әгъдәс абыйның киерелеп авызы ерылган чырае... Ул мине эзәрлекли... кәефемне боза, күз каршымда үртәп, үчекләп тора. Шул Әгъдәс күземә күренмәсә, миңа нинди рәхәт булыр иде. Ул мине туктаусыз мыскыллый, юлыма аркылы төшә, яшәү дәртемне сүндерә-томалый. Тегермән турына җиткәч, борылып кире авыл башына чаклы кайтам, тагын борылам; үзалдыма сөйләнә-сөйләнә, ачынып, эчемә җыелып килгән бөтен рәнҗүемне чыгарам.
Кәефемне җимерә, сулышымны буа торган бу бәндә минем юлыма аркылы килергә тиеш түгел. Шушы төн карасы, шушы кар аклыгы шаһит, каһәрлим мин аны, каһәрлим...
Бер көннән соң микән, иртән күршебез Рәшидәттәй белән әнинең мыдыр-мыдыр сөйләшкәнен ишетеп уяндым. Тавышларында ниндидер шом бар сыман. Әгъдәс исеме дә чыккач, мин торып утырдым.
– Өйләнмәгән дә... япь-яшь килеш харап булган...
Ничек харап булган? Бу соравым тел очыннан төшә алмыйча, тамакка тыгылды.
Әгъдәс абый, иртән чәй эчеп утырганда, печенье капкан да... урындыгыннан артка китеп, тынсыз калган. Кинәт йөрәге туктаган икән...
Бу хәбәр мине тетрәтте, зиһенемне чуалтты. Әллә соң минем гаебем бармы монда, дип, үз-үземне талкыйм, кабат-кабат искә төшереп, аны терелтергә теләп әллә нинди тылсым-фаразлар кылам...
Әлбәттә, минем гаебем булмагандыр. Мин, малай кеше, аның тәкъдиренә ничек тәэсир итә алыйм инде. Әмма мин шуннан соң беркайчан да, беркемгә карата да каһәрле уйга бирелмәскә, бәгырьгә төшеп рәнҗемәскә дигән карарга килдем. Нахак бәла ягудан кала... үзеңне саксыз рәнҗеткән аяусыз кешене дә аңлап, кичереп карарга омтылу – гаделлеккә беренче адым түгелме!
Менә хәзер, кискен холыклы үсмерчакның шул хәлләре искә төште дә, майор Мезенконың да берәр уңай ягы бардыр бит инде, мин генә күреп бетермимдер, дип уйга калдым. Бер кабинетта алты кеше без. Күз карашлары, уйлар, холыклар кисешә... Бигрәк тә миңа, хокукы тәгаенләнмәгән оялчан егеткә кыен...
Штабның оператив бүлегендә эш чынлап та күп икән. Беренче плакатны ясарга алынгач, сизеп торам, Володя Железняков бик дулкынланды, бәлки минем шушы эшем аның язмышын хәл итәр, рәтле алмаш калдырса гына, аны вакытында кайтарып җибәрәчәкләр бит...
Буе – дүрт, иңе – алты биттән торган ватман кәгазьләрен (А1 форматлысын) җыеп ябыштырсаң, өстәл өстенә сузып яткырырга сыймый. Шуңа күрә барын да алдан чутлап, исәпләп, бөтен бер схеманы күздә тотып, өлешләп, аерым- аерым ясарга кирәк. Соңыннан гына ватман битләрен тоташтырасың. Карандаш эзеннән калын перо белән линейкасыз гына туп-туры сыза алуымны күзәтеп торган Володя, мактау сүзенә саран икәнен онытып, «невероятно!» дигән булып, гаҗәпләнүен белдерде. Һәм бүтәннәргә ишетелмәслек итеп кенә, теш арасыннан: «Ашыгып эшләмә!» – дип кайгыртучан ысылдап китте.
Гадәтем шундый: бер-бер эшкә тотындыммы – тизрәк азагына барып чыгасым килә. Юк, ордым-бәрдем кабалану түгел, үз шөгылеңнең серенә төшенеп, логик эзлеклелектә, секундларны минутка, минутларны сәгатькә үрә барып, вакытны юкка сарыф итмәү сәнгате бу!
Икәү генә калгач, Володя болай диде:
– Ашыгып эшләмә, диюемне дөрес аңла. Солдат спит, служба идёт, дигәнне беләсең бит. Моны бетерүгә, икенче эш китереп төртәләр, анысын бетергәч – өченчесен. Гел шулай бара, өзлегерсең бит. Бер көндә бетәсене ике-өч көнгә суза белү, һәм шуның табигый икәненә начальствоны күнектерү – менә кайда хикмәт!
Шулай итеп, Нижний Тагил университетында укыган, физика-математика факультетының өченче курсыннан армиягә алынган Володя Железняков миңа дивизия штабының оператив бүлегендә ничек эшләү «фәнен» гади генә төшендереп бирде. Миңа хәзер билгеле бер ритмга корылган кан йөрешен, йөрәк тибешен, кул җитезлеген, холык кайнарлыгын ничек үзгәртергә – менә монысы үз җаның-тәнең каршында хыянәткә бәрабәр...
Штабта эшли башлагач, мин Володя Комаров белән якынаеп киттем. Ул майор Сорокин белән бер кабинетта, кәгазьләргә чумып утыра, язу машинкасы да бар. Дивизиянең баш писаре Володя Комаров һәрчак үзалдына җырлап йөри. Казармада аның барлыгы сизелми дә. Ә монда, эш урынында ул – башка. Төрле яктан агылып килгән әллә нинди җитди документлар аның кулы аша уза.
Безнең этажда генерал Дудаков һәм штаб начальнигы полковник Шестопал кабинеты. Шестопалның гадәтен бөтен кеше белә: әгәр аңа «Товарищ полковник», дип кенә эндәшсәң – беттең. «Товарищ гвардии полковник», дисәң инде, рәхәт елмаюы бөтен йөзенә сирпелә.
Безнең кабинет ишеге каршында гына дивизия һәм берничә полк байрагы постаментта, пыяла эчендә тора. Автоматлы сакчы һәрчак уяу, ишекне ачып кергән-чыккан чакта аңа честь биреп тормас өчен, баш киемен салып кулга тотам. Ишекне ачып чыгуга, посттагы солдатның автоматын кысып, үрә катуы ошый да кебек миңа.
Эштән соң, үзем генә калып рәсем ясыйм, шигырьләр язган сыман итәм. Ике рәсемем Минскида «Во славу Родины!» газетасында басылып чыкты. Гаҗәпкә калдым: гонорар җибәргәннәр: беренчесенә – 13 сум, икенчесенә – 15 сум (кабат искәртәм: минем айлык жалунье – 2 сум 72 тиен). Гонорарларны алгач, бу кадәр сумманы кесә төбендә йөртеп булмас дип, акчаларны сберкассага салып, кенәгә ачтырдым.
Газетада чыккан рәсемнәрне игътибарлап күзәтеп барам. Кайберәүләр төрле журналлардан файдаланып, әзер рәсемне «хәрбиләштереп», күчереп кенә җибәрә. Мондый да ялганга бару, кеше хезмәтен урлауны мин аңлый алмыйм.
Берсендә, төп рәсемне табып, күчерелгән икәнен әйтеп, редакциягә хат юлламыйча түзә алмадым. Аннан шушындыйрак эчтәлектәге хат килде: имеш, бу рәсемне ясаган авторны плагиат дип әйтеп булмый, дөрес, кешедән күчергәнлеге сизелеп тора, шуңа күрә аңа кисәтү ясалды...
Икенче бер рәсемне кайдадыр күргәнем бар, дип гел уйлап йөрдем. Туган якка кунакка кайткач, үзем охшаткан рәсемнәрне журналлардан кисеп җыеп барган папкаларны бөртекләп карап чыктым. Тәки таптым бит! 1953 елда чыккан «Агитатор блокноты» журналы тышлыгындагы (Мәскәүдә басыла иде ул журнал) рәсемне тәрәзәгә куеп, аңа газетада басылган теге рәсемне куеп карыйм – суйган да каплаган, диюләре нәкъ менә шушы очракка карата әйтеләдер инде ул. Юлладым мин бу табышымны «Во славу Родины» редакциясенә. «Ул чын карак, бу автор плагиат, бүтән безнең газетада басылмаячак», дип минем исемгә рәхмәт хаты килде. Канәгать калдым. Гаделлек түтәленә мин дә бер уч туфрак сала алдым бит.

Оператив бүлектә «өйрәнчек» булып эшли башлауга бер ай вакыт үтеп тә китте. Бу вакыт эчендә Матвей Трофимовичтан мин, күн белән тышлап, зур-зур альбомнар ясап, төпләргә өйрәндем. Володя Железняков исә, нинди сызымга тотынсам да, астан, әкрен генә киңәшләрен бирә торды. Шулай итеп, мин дивизия штабының иң четерекле эшләр кайнаган бүлегендә беренче чиратта үзем каршында ышаныч яулап барам. Нинди генә эш тәгәрәп килсә дә, аның куәте астында тапталып калмаска, чигенмәскә, дип үз-үземне чыныктырам. «Ах, не смог татарин!» дигән өмет өзү сүзен ишетмәс өчен, мин борчаны дагалый, филне тезләндерә беләм икәнне исбатларга тиешмен.
Бер айдан минем «Дело»ны Мәскәүгә җибәрделәр. Бу инде монда сынау срогының беренче адымын үтү иде. Хәзер инде Мәскәү «секретно», «совершенно секретно» дигән мөһер сугылган документлар белән эш итәргә яраклымы-юкмы икәнемне, бөтен нәсел-нәсәбемнең архивларда калган эзен актарып чыгарып, энә күзеннән үткәзеп ачыклаячак.
– Кире борырга мөмкиннәрме? – дип сорыйм капитан Астафьевтан. Ул, гадәтенчә, тыныч кына әйтеп куя:
– Полно таких случаев...
Володя Комаров бу хакта борчылмаска куша, бар да әйбәт булыр, ди. Эшкә без аның белән бергә йөрибез. Якшәмбе көнне шәһәргә ун сәгатьлек ялга бергә чыгабыз. Мин аның үзалдына җырлап йөрүен тыңларга яратам. Әллә нинди шәп көйләр белә ул. Кайбер сүзләре хәтергә эләгеп кала:
Воздух Родины – он особенный, Не надышишься им...
Сизәм бит, егетне вакыт-вакыт ниндидер моңсу уйлар баса. Сәбәбен сорасаң, эчке моңының серен кешегә фаш итмәгәем, дигәндәй, сүзне бүтән якка бора.
Шулай да... Шәһәргә ялга чыккач, шоколад кимерә-кимерә Үзәк паркта йөргәндә, бераз ачылып китте егетебез. «Авыш юкәләр арасыннан барганда күңел турая», дип уйлап куйдым мин.
Комаровның торган җире – Донбасс өлкәсе, Снежное шәһәрендә яшәүче яраткан кызы Женя язмышы борчый икән. Ниндидер бер егетнең аңа күз атып йөрүен Володяга хәбәр иткәннәр. Ул ышанган. Миңа карата суына башлавын хатларыннан сизә идем инде, ди. Их, кайтып килергә иде, әле соң түгел, барысын да җайлап булыр иде... Юк шул, майор Сорокин җибәрми, узган ел гына кайтып килдең, ди.
Ничек тә Комаровка ярдәм итәсе иде бит. Башымда уйлар тармаклана. Нишләргә була? Шахмат уенындагы кебек ничә йөрешне алдан уйларга кирәк? Логика дигән мөгезсез тәкәнең бөдрә йонын уңайга сыйпап, күңел араныннан чыгарып җибәрәм. Бар, табышсыз кайтып керә күрмә! Синең зирәклегеңә таянам мин...
Штабның беренче катында команда пункты урнашкан. Мин аның ачык ишегеннән башны тыгып кына караганым бар. Стенада пыяла астында әллә нинди утлары җем-җем янып торган биниһая зур карта куелган. Рация тавышлары өзлексез ишетелеп киткәли, өстәлдә уннарча телефон ята. Серле бер кабинет. Аннан ерак түгел генә элемтәче кызлар-солдаткалар утырган зур гына бүлмә. Анда язу машинкасына охшаган линотип артында унлап солдатка утыра. Келтер-келтер эшләүче линотип тавышлары, идәндә – такта ышкылаганда бөтерелеп чыга торган йомычка сыман, язулы кәгазь тасмалары уралып ята. Солдатка кызлар линотип аша төрле хәрби частьлар белән тоташып, нәкъ телеграф тасмасы кебек тар кәгазьләрдә «сөйләшүне» тәүлек буена язып баралар.
Мин шунда дежур торучы солдаткалар арасыннан берсе белән танышып алдым. Бронислава исемле. Мин төнгә калып эшләгәндә, ул кытай термосын күтәреп кабинетка керә, «мендәр» кәнфит белән чәй эчеп алабыз. Увольнениегә чыккач, аның шәһәр үзәгендәге борынгы, тәбәнәк йорттагы фатир тәрәзәсен шакыйм. Пәрдә чите ачыла, Брониславаның елмаюлы йөзе, озын бармаклы кулы күренә. Бераздан йортның бизәкле, калын ишеге ачыла, тимер култыксалы баскычтан Бронислава тротуарга сикерә. Паркта йөрибез, кино карыйбыз. Казарма тормышы еракка чигенә. Биленә каеш буган, пилоткасын кыңгыр салган соры бертөрлелекне берничә сәгатькә онытып, яшәп алу да язык түгел ич.Мине һаман бер уй борчый: Володя Комаровка ничек ярдәм итәргә? Бердәнбер юл – телеграмма эшләү... Ике көн буена кул-бармакларыма сөял чыгарып, резина кисәгенә почта штемпеле уеп, ясап карадым. Берне ясыйм, икене, өчне... Юк, булмый гына бит. Фальшивомонетчик чыкмый миннән...
Иртән эшкә килгәндә, штаб ишеге төбендә Бронислава белән бәрелешә яздым. Шул мәлдә башыма ачык бер уй килде. Бу кызый белән Ходай Тәгалә мине кирәккә таныштырган ич. Барын да алдан белеп, күреп, тоеп бер-беребезнең сукмакларын төенләштергән. Менә хәзер... Дустым Володя Комаровның хәленә кереп, сөйгән кызын саклап калып, мәхәббәт газабыннан коткаруда Брониславаның да ярдәме тиячәк...
Володя белән киңәшләшәм. Туган шәһәреннән «Поздравляю с днём рождения» дигән гөнаһсыз телеграмма килде ди. Телеграмма кәгазендәге тасманы кубарып алабыз да Бронислава линотибыннан чыккан тасманы ябыштырып куябыз. Анда хәтәр сүзләр язылган була: «Срочно приезжай отец тяжело болен мама».
Андый хәвефле телеграмманың артында почта хезмәткәрләре тарафыннан кулдан язылган ниндидер сүзләр булырга тиештер дип, Володяның шкафындагы папкаларны актарып, иске телеграммаларны табып карыйбыз. Барысы да тиз, ашыгыч һәм төгәл эшләнә.
Эчтән борчылуымны сиздермәскә тырышып, үз өстәлем артында эшләп утырам. Таза гәүдәсен җиңел йөртә белгән майор Железняк килеп керә:
– Ишеттеңме әле, дустың Комаров телеграмма алды, юлга җыена... – ди. – Шулаймыни?! – дигән булам.
Кабинетыбызның бер як стенасында СССР картасы эленеп тора. Хыялыйрак
күз белән карасаң, аның сурәте галәмәт зур динозаврны хәтерләтә сыман. Камчатка ярымутравы – Тын океанга очлаеп сузылган динозаврның койрыгы. Башына исә Скандинавия илләре ялганган. Бу динозаврга аерым бер кеше язмышы чүп кенә; сыта, изә, таптап китә, җелеген суыра. Минем бу биниһая зурлык каршында һәрдаим чүгеп каласым килми, кайчакларда үземнең бар икәнемне искәртеп, ым кагып алгалыйм. Моның төбендә бернинди хөсетлек тә ятмый, бары тик уенчак холыкның, акыл зирәклегенә дәгъва кылып, бер уйнап алуы гына...
Комаровны туган ягына капылт кына озата алу комбинациясе – шуның бер мисалы. Яшьлектә бер генә була торган мәхәббәтне саклап калу өчен кыек юлга кереп алырга да була. Ил каршындагы безнең төп бурычыбыз аңа 
карап какшамас. Динозавр аерым кеше бурычын һәрчак искәртеп тора, ә үз бурычына килгәндә, хәтер капчыгы ертык ятьмәгә әверелә... Бу динозаврның сөмсез аягы астында калып тапталмас өчен, вакытында тайпылып кала белү зирәклеге кирәк...
 

Мезенко
Майор Мезенко миңа карата нигә шулай авыр карашлы микән, яшьлегендә әллә татарлар берәр ничек рәнҗеттеләр микән үзен, дигәч, капитан Астафьев:
– Нигә алай дип уйлыйсыз? – диде.
Мин Сталинны мисалга китердем.
«Сосо» дип йөртелгән малай чагында аны, акча урлаган өчен, Ялта базарында
кырым татары бик каты кыйнап ташлый. Сыңар кулы шуннан коргаксып кала. Сосодан үсеп, Сталин булып өлгергәч инде, кырым татарларыннан аяусыз үч алуны оештыра. Мәчет манарасына охшап калкып торалар дип, Ялтадагы өч мең кипарисны төптән кистертә...
Астафьев минем сүзләрне ышанмыйчарак, көлемсерәп тыңлады да:
– Мезенко бик күңелле кеше иде. Инсульттан соң шулай калды. Сез аңа рәнҗемәгез инде. Документлары әзер булганын гына көтә, тиздән отставкага чыга ул, – диде.
Сүзсез калдым. Уңайсыз тынлык иңгән бу халәттә тәндәге кан тибеше ишетелерлек иде. Менә бит ничек, үз каланчаңнан торып кына кешегә бәя бирү, хәленә керә белмәү – күпме аңлашылмаучылыкка сәбәп була...
Атна-ун көн үтте микән, майор Мезенко белән саубуллаштык. Армия хезмәтеннән китүне авыр кичерми иде шикелле. Ачылып сөйләште, хәтта елмаеп та куйгалады. Үзенең туган шәһәренә – Ростов-Донга кайтып китәсен әйтте. Мин бит Рейхстагка байрак кадаган өчәүнең берсе – легендар шәхес Алексей Берест белән бер урамда яшәдем, дигәч, өнсез калдым. Байрак кадаучылар өчәү булган, мин шулай ишетеп калганмын, йә мин саташам, йә кешеләр хәтерсез, дип күпме икеләнеп, аныклый алмыйча йөрүемә майор Мезенко менә гади генә әйтеп биреп, чик куйды түгелме!
Чишелмәгән төен йөртү күңелне кимсетә. Рәхмәт майор Мезенкога. Бу хакыйкать артында нинди гаделсезлек ятканына, билгеле бер идеологияне алга сөргәндә, кайбер язмышлар рәнҗетелеп кала икәнгә мин хәзер төшенә башладым шикелле...
Берлинны штурмлау, ничә ел барган канлы сугышның соңгы аккорды – һәр частьның үз байрагын Рейхстаг бинасына беркетү белән тәмамлана. (Дүрт дистәгә якын байрак эленә). Лейтенант Рәхимҗан Кошкарбаев белән рядовой Григорий Булатов (30 апрель, 14 сәгать 25 минутта) Рейхстагның төп ишек турындагы колоннага беренче булып байрак беркетәләр. Ләкин боларның батырлыгы легендага керми кала. Сугыштан соң, Булатов истәлекләргә бирелеп карый, әмма аның рәсми легенда белән сипләнмәгән хатирәсеннән көләләр генә, хәтта «Рейхстаг» дигән кушамат та тагалар. Булатов гарьлегеннән асылынып үлә.
Капитан В.Н.Маков, өлкән сержант Г.К.Заһитов, А.Н.Максименко, А.Б.Бобров һәм сержант М.П.Мининнан торган штурм группасы беренчеләрдән булып, Рейхстаг түбәсенә чыгып, «Җиңү алиһәсе» һәйкәленә байрак беркетәләр (30 апрель, 22 сәгать 30 минутта). Болардан соң берничә минут кала, лейтенант Алексей Берест, кызылармеец Михаил Егоров һәм сержант Мелитон Кантария группасы Рейхстагның Көнчыгыш ягындагы түбә фронтонына, атлар һәйкәленә байрак беркетә. Хәрби совет алдан ук, тугыз байракны махсус эшләткән була. Берест кулында – шул рәсми байракларның бишенчесе. Ул вакытта әле тирә-якта атышлар бара. Түбәгә менү юлында урыны-урыны белән баскычлар җимерелгән була. Таза гәүдәле, буе ике метрлы Алексей Берест иптәшләрен җилкәсенә бастырып, өске катка күтәреп менгезешә, аннары тегеләр үзен тартып алалар. Рейхстагның төп гөмбәзенә ул мәлдә якын килеп булмый. Гөмбәз котырып яна, ут ялмаган була. Алар Хәрби советның Җиңү байрагын 2 май көнне генә гөмбәз түбәсенә күчереп беркетәләр.
Бер елдан соң бу өч кешенең икесенә Советлар Cоюзы Герое исеме бирелә. Алтын Йолдыз ордены белән бүләкләнәләр. Ә политрук Берест фамилиясе геройлар исемлегеннән сызылган була. Ул Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Шулай итеп, Алексей Берест тора-бара легендадан төшеп кала. Бу гаделсезлекне ул бик авыр кичерә. Аны кыерсыталар, юк сәбәп тапкан булып, төрмәгә дә утыртып алалар. 2005 елда гына аңа «Украина Герое» исеме һәм Алтын Йолдыз ордены белән бүләкләнүе хакында Украина Президенты Ющенко указы басылып чыга. Туган җирендә һәйкәл куела. Ростов-Донда урам исеме бирелә. Әмма Алексей Берестка боларны күрү насыйп булмый. 1970 елда, оныгын күтәреп өенә кайтып барганда, ул рельста торган бер баланы күреп ала, ажгырып поезд килә... Берест оныгын җиргә бастырып куя да баланы коткарырга ташлана. Баланы читкә этеп өлгерә, әмма үзе, оныгы күз алдында, поезд астында кала...
Әйе, батырлык кылган, бүләк биргән җирдә тулы дөреслек, гаделлек була алмыйдыр ахрысы... Ясалма каһарманнар, ялган легендалар, мәңгегә дип куелган вакытлы һәйкәлләр... Болар бар да тоталитар җәмгыятьнең үз-үзен исертеп яшәү рәвешеннән киләдер...
Күкрәген пуля тишкән килеш, Рейхстаг түбәсенә байрак тотып менеп җиткән татар Заһитовның кемгә кирәге бар?! Легендага өчәү – рус, украин, грузин милләтеннән булса шәп бит, икене генә калдырсаң, тагын да шәбрәк килеп чыга. Әгәр илбаш Сталин милләте белән чукча булса, байрак кадаучыларның берсе, һичшиксез, чукча булыр иде кебек. «Күзгә кырып салырлык» кына чукча милләтеннән берәр солдатны фронт буйлап эзләтеп, Рейхстаг ишеге төбенә минуты белән китереп җиткерерләр иде. Әгәр инде табылмый икән, бүтән милләт кешесен чукча итеп, батырлык хакына, тудырган анасын да оныттырырлар иде.
1976 елда Мәскәүдә, Яшь әдәбиятчыларның Бөтенсоюз семинарында катнашкан чакта, кызыклы шәхесләр белән очрашу вакытында миңа Мелитон Кантарияне якыннан күрергә туры килде. Зур башлы, чәче такыр итеп кырылган, Эльбрус тау сырты шикелле борынлы таза гәүдәле грузин. Рейхстаг түбәсенә байрак кадавы хакында ул саран гына бер-ике сүз әйтте:
– Командир кушты да... Егоров белән икәү элдек инде... – дип, Грузиядә ике катлы йорты, җимеш бакчасы турында тәфсилләбрәк сөйләде. Бәлки, аны мондый очрашуларга еш чакырып, тәмам алҗытып бетергәннәрдер. Бәлки, өченче каһарман хакында – үз иңендә боларны Рейхстаг түбәсенә алып менгән лейтенант Берестны телгә алырга кушмаулары аның намусына тигәндер...
Төптән уйлап карасаң, легендалар кешенең сабыйлык акылына исәп тотып тудырылган...

Володя Комаровның туган ягыннан кайтып төшүе үзе бер бәйрәм булды. Егетнең шатлыгы – үзе генә күтәрерлек түгел, күзләре чаткыланып яна, сүзләре сәйлән кебек сибелә. Яраткан кызы Евгения белән аңлашканнар. Бу кайту аның гомерендә онытылмас бәхет булып калыр, мөгаен.
Икебез генә калган арада, икебез генә аңларлык өзек-төтек сүзләр алмашабыз: «Уйлаганыбыз барып чыкты бит, ә!», «Рәхмәт инде сиңа, гомердә онытмам!», «Бу хакта беркемгә әйтмә!»
Әмма... нишлисең, эчкәре яшерелгән сер черем итеп ятмый шул, тышка бәреп чыгарга ясканып, тибенергә ярата. Бу очракта да шулайрак булды.
Безнең дивизиядә, дәүләт эчендә дәүләт дигән кебек, алты йөз кешелек аерым бер «рота охраны» дигән часть бар. Боларның төп хезмәте – «через день – на ремень, через два – на кухню». Авиаторларның иминлеген тәэмин итеп, болар төрле объектларны саклап каравылда торалар, кухняда аш-су әзерләү дә алар карамагында. Бу частьның командиры – полковник Рябинович иде. Штабта, менә шул полковник кул астында эшләүче писарь егет Комаровның якташы икән. Туган ягына кайтып килү шатлыгыннан иләсләнгән Комаров тишкән бит моңа икебез генә белгән серне. Якташы шул ук схема буенча эш йөрткән. Телеграмма... Туган көне белән котлату... Текстны кайгылы хәбәргә алыштыру... һәм... кинәт аяз көндә күк күкри... Полковник Рябинович бүтән камырдан шул... Телеграмма кулына кергәч, тота да почта бүлекчәсенә чылтырата, авыр хәбәр булганда аерым теркәлә торган телеграмма килмәгәнен белеп ала, писарь егетне чакыртып, келәмгә бастыра. Сүгә, кычкыра, яный.
Комаров ни үле, ни тере, агарып чыккан, кичер инде мине, ник әйттем, ник әйттем... дип өзгәләнә.
– Булган булган инде, – дим мин. – Якташыңны коткарырга кирәк. Җылы урыныннан тибеп төшерергә мөмкиннәр бит.
– Ә ничек ярдәм итәргә?
Тагын уйга калам, тагын логика дигән бөдрә йонлы тәкәне күңел араныннан чыгарып җибәрәм. Бераздан ул, җим кабып, әйләнеп кайта. Комаров минем ике каш арасына җыерчык чыгарып, уйланып торуымны кәефем төшенкелеккә юрап, һаман гафу үтенә.
– Егетең Рябинович кул астында писарь булып күпме эшли?
– Бер елдан артык.
– Алайса, җебеп төшмәсен. Бер ел буена аның кулыннан нинди генә
документлар үтмәгән. Рябинович та фәрештә түгелдер. Әйтсен егетең: «Әгәр мине батырсагыз, үзегез дә чиста кала алмыйсыз», дисен.
Ул көнне Комаров казармага соң гына кайтып керде. Сизеп торам, атлавында ук тере өмет сизелә. Иңемнән кочып, аркадан сөйгән кебек итте дә:
– Барып чыкты... Син әйткәнчә булды. Полковник белән аңлашканнар, – диде.
Беркөнне төштән соң Володя Комаров белән һава суларга дип парк, стадион буйларын әйләнеп чыктык. Штабка кайтып барганда, безне җиңенә кызыл бәйләгән өлкән лейтенант һәм ике солдат туктатты. Гарнизонның эчке патруле иде болар. Имеш, без Уставны бозып, эш сәгатьләрендә эленке-салынкы йөрибез. Аңлатып карыйбыз, ишетергә дә теләми өлкән лейтенант. Алып киттеләр безне КППга (контрольно-пропускной пункт). Себеркеләр тоттырып, дежур торучылар бүлмәсен себереп чыгарга куштылар. Идәне эре ярыклы, күптән инде юылмаган. Володя – дивизиянең баш писаре: «Мин моны болай гына калдырмыйм!» – дип, өлкән лейтенант белән бәхәсләшә торгач, якага-яка килә яздылар. Миңа кызык, көләсе килә. «Төкер, әйткәнен тыңлыйк та, тизрәк котылыйк болардан», дип, Володяны тынычландырган булам.
Себеркеләрне тапшырып киткәч тә, соң дәрәҗәдә кимсенгән Володя озак кына игә килә алмады.
Штабка кайткач, мин гимнастёрканың түш кесәсенә сыярлык итеп кенә күн белән тышлап, келәйләп, икебезгә ике кенәгә ясап, калын тимер белән бастырып кибәргә куйдым. Хәзер инде эченә кечкенә фотоларыбызны ябыштырып, дивизия штабында эшләүче сотрудниклар буларак, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында гарнизон эчендә йөрергә рөхсәт ителә, дигән язу кирәк тә, герблы мөһер кирәк. Анысын инде бер папка документлар белән штаб начальнигы Шестопалга кереп, кул куйдырганда, мөһерен дә суктырып чыгуны Володя Комаров эшли ала. Һәм ул аны башкарып чыкты да. Шыкырдап торган документларны кесәбезгә тыгып куйдык. Берәр мокыт лейтенант кисәге бәйләнеп карасын хәзер!
Икенче көнне үк документның көчен сынар өчен, төшке аштан соң, гарнизон урамнарында юри киләп сарып йөрдек. Патруль җиңсәсе кигән капитан юлда очрап бәйләнмәкче булган иде дә... күн тышлы документларыбызны тегенең борын төбендә уйнатып кына алдык.
Ял көннәрендә шәһәргә иреккә чыгу, ягъни увольнительный кәгазен учка сыярлык кына итеп Володя Комаров машинкада кирәкле санда бастыра. Аннары герблы пичәт суктырып, старшина Осипенкога кайтарып бирә.
– Шестопал документларга мөһерне үзе сугамы? – дип сорыйм Володядан. – Бик мөһимнәрен карап, кул куеп чыга да мөһерне миңа тоттыра.
– Алай булгач, увольнительный кәгазьләрен күбрәк бастыр, – дим. – Безнең
кесәдә унлап данә йөрсен. Кирәк чакта, вакытын күрсәтеп язасың да... Әллүр – шәһәргә!
Шулай итәбез дә... Теләгән чакта иреккә ыргылу кәгазе кесәдә хәзер, барлыгын сиздереп, күкрәкне җылытып йөри.
***
Сентябрь башында Железняков белән саубуллашу көне килде. Ул өстәлен бөтен эчке байлыгы белән миңа калдыра хәзер. Кабинет ишеген бикләгәч, махсус җепне пластилин түгәрәк аша тарттырып баса торган бронза мөһергә бәйләгән чылбырны минем чалбар каешына беркетеп, кесәгә салды да:
– Күз карасы кебек сакла. Пичәткә син хуҗа! – диде.
Мин аңа әни биреп җибәргән йон оекбашларны бүләк иттем. Әни бәйләгән, дигәч, Володя Железняковның күз төпләре дымланды. Оекбашны йөзенә куеп иснәп торды. Ул әнисез генә, ятим үскән икән...
Перронда ул Минск поездының соңгы вагонына утырып, арткы ишек тәрәзәсеннән безгә кул болгап китеп барды. Шунда Комаров, тирән сулап куйды да, иңемнән кагып:
– Киләсе елга син мине шулай озатып калырсың, – диде.
***
Ниһаять, Мәскәүдән миңа оператив бүлектә эшләргә рөхсәт язуы килгән икәнен әйттеләр.
Капитан Астафьев мине котлады да, ниндидер альбом тышына ябыштырырга дип, дивизиянең чын номерын (без конверт тышына яза торганы 40401 иде), ике генә санлы, сер итеп саклана торган номерны язарга кушты. Ватман кәгазенә 
кара тушь белән бизәкләбрәк яздым да мин моны, өстәл өстендә калдырып, төшке ашка китеп бардым.
Ике сәгатьтән килсәм, язулы кәгазем өстәл өстендә күренми. И эзлим, и бәргәләнәм – беркайда юк. Капитан Астафьев, гадәтенчә, үз язуына багынып утыра. Капитан Комбаров та ниндидер кәгазьләр арасына чумган.
– Шушында, өстәл өстендә калдырып киткән идем! – дип, үз-үземә сөйләнгәндәй, гасабиланып әйткәч, капитан Астафьев башын күтәрде дә:
– Бик начар иткәнсең, өстәл өстендә калдырып! – диде. – Ул бит дивизиянең сер итеп тотыла торган номеры. Аны бер чит кеше дә белергә тиеш түгел!
Капитан өстәл тартмасыннан алып, язулы кәгазьне миңа сузды. Бу минем өчен тәүге сыналу, итәгеңне җыеп йөр, дигән олы бер сабак булды. Рөхсәт язуы килгәннең икенче көнендә мине КГБ бүлегенә, майор Корниловка чакырттылар.
Гөнаһлар түтәлемдә нинди шайтан таяклары бардыр инде, шуларны күңелемнән йолкып, үземне фәрештәләр янәшәсендә торырга тиешле санап, барып кердем кабинетына.
Дәһшәтле булып тоелган майор Корнилов тимер киемле дә, күн киемле дә түгел, гадәти кительдән, карап торуга ягымлы гына күренә икән үзе.
Ул миңа Мәскәүдән «допуск» килгәнлеген, Оператив бүлектә эшләүнең җаваплылыгы хакында озынга сузмыйча гына аңлатты. Яшерен сергә ия документлар белән эш иткәндә сак булырга кирәклегенә басым ясап әйтте.
Аннары казармадагы тәртип, үзара мөнәсәбәтләр турында йөгерек сораулар бирде дә, кинәт кенә:
– «Америка тавышы»н тыңлаучылар бармы? – дип куйды. «Спидола» кебек кыйммәтле радиоприёмникның сержант Шульгинда гына икәнен беләдер, әлбәттә, мин дә тыңлаштыргалыйм, дигәнне ишетергә теләгәндер бәлки. Әмма мин «белмим» дигән саран җаваптан уза алмадым.
– Генерал шофёры кая барганнарын сөйлиме?
Бу сорау бөтенләй җитлекмәгән иде. Чөнки генерал шофёры иртүк китә, соң гына кайта, һәм, гомумән, югары начальствоны йөртүче шофёрлар күбрәк үзара гына аралашалар иде.
Миннән илһам ала алмаганны сизгәч, майор Корнилов торып басты:
– Оператив бүлектә әйбәт эшләрсез дип ышанам, – дип кулны кысып, ишеккә кадәр озата килде.
Бүтән ул мине бер тапкыр да борчымады.
***
Хәзер инде кореялы егетләр – Чагайлар юк. Тенниста Царьков дигән егет белән өзешәбез. Без – якташлар. Ул – Азнакайга чиктәш Шаран районыннан. Кап-кара чәчле, калын иренле, каратут йөзле, мулатка охшаган чибәр егет. Спорт белән шөгыльләнә. Шәһәргә бассейнга йөри. Җилкәләре калын, тыгыз тәнле. Брасс алымы белән йөзү буенча беренче разряд алуга ирешкән.
Бервакыт ул Минскига ярышка китеп барды. Ул әйтеп калдырган вакытта бөтен казармабыз белән телевизор каршына өелештек. Көтәбез. Менә йөзүче спортсменнар, бер-бер артлы чыгып, бассейн тирәли әйләнеп чыктылар. Безнең Царьков нишләптер күренми, көтәбез, юк кына бит. Китте төрле фаразлар:
– Туалетка кереп киткәндер, – ди кайсыдыр.
– Шаярткандыр гына, бөтенләй бармагандыр ул анда... – Кызлар янында ятадыр әле...
Искеләр китә тора, яңалар килә.

Ярышлар башлангач кына Царьковның таныш фигурасы күренде. Су белән көрәшеп, каерып ишеп килгән егетебезгә экран аша көч биреп, калкына- калкына, бердәм кычкырабыз.
Нишлисең, яуланган икенче урын һәрчак нигә беренче түгел, дигән ризасызлык тудыра...
Берничә көннән кайтып төште Михаил Царьков. Һәркемнең телендә котлаудан тыш бер генә сорау иде:
– Теге чакта кайда идең, нишләп телевизордан күренмәдең?
Царьков кучкылт-кызыл иреннәрен җәеп, самими елмайды да:
– Гафу, егетләр, туалетта идем, – диде.
Менә шул егет белән теннис уйнау – үзе бер хозур. Чын күңелдән уйный,
әмма җиңелгәндә дә ярсымый, җиңсә дә тыныч кала. Кеше осталыгын да таный, бәяли белә.
Ул миңа һәрчак «земеля» дип эндәшә.
– Армиядән соң күрешербез бит. Син миңа, мин сиңа кунакка килермен, – ди.
Очрашырга сүз куешабыз.
Күп булса өч ел үтәр. Казанда университетта укыганда, мин кышкы сессиягә килгән читтән торып укучы Шаран егете белән танышырмын.
«Шаран» дигән яңгыравык сүз миңа шунда ук Михаил Царьковны искә төшерер.
– Беләсезме андый егетне? Сәлам әйтегез миннән, – дигәч, теге егет башын түбән ияр: «Царьков Михаил юк шул инде бу дөньяда», дияр. «Ничек юк! Андый егет югала димени, ул бит безнең ротаның утлы егете иде?!» Шуннан соң тетрәндергеч кыйсса ишетермен. Миша Царьков өйләнергә ниятләгән кызын әти-әнисе белән таныштырырга дип өенә алып кайткан. Бу хәлне көтмәгән ата-анасы көмәнле кызны мыскыллап, куып чыгарганнар. Царьков, ата-анасына рәнҗеп, үзе дә чыгып киткән. Гарьлегеннән бәргәләнеп йөргән дә поезд астына ташланган. Поезд тәгәрмәчләре астында калып, ике аягы да төптән өзелгән, үзе исән калган. Каны бозылып, бөтен тәненә тарала башлагач, өч көн буена: «Миңа агу бирегез, яшисем килми!» дип табибларга ялынган һәм дүртенче көнендә җан тәслим кылган.
Нинди егет иде бит! Тавышы хәзер дә колагымда яңгырап тора, чибәр йөзе, кызларның һушын ала торган елмаюы – күз алдымда...
Ә теге кызны... Царьковның әти-әнисе өенә алып кайтып, үзләре янында яшәтәләр, Мишага охшап туган оныкны үстерешәләр икән.
Соңлап килгән нинди үкенечле язмыш сабагы...
***
Матбугатта басылып чыккан рәсемнәр шактый җыелып бара. Көндез, эш сәгатьләрендә, үз шөгылең белән мавыгып утыруны күз алдына да китереп булмый. Дөньяның бөтен четерекле эшләре миңа килеп ялгана кебек.
Шахмат буенча калын гына алты китап туплаган идем, аларны ленкомнатага алып кереп, өстәлгә өеп куйдым. Кем кызыксына, шул укый, өйрәнә ала. Нигәдер, бу хикмәтле уенга элеккеге дәрт сүнә, суына бара, ахрысы. Бөтен көчне рәсем ясауга, шигырь язуга бирәм. Әлбәттә, эштән соң калып, төннәрен генә, ялгызлыкның үзе бер бәхет икәнен тоеп, күңел мәгарәсенә төшеп актарынам...

Әле менә өлкә газетасы «Во славу Родины» редакциясеннән тагын бер хат килеп төште. Анда болай дип язылган:
«Уважаемый тов. Галеев!
Решением редколлегии Вы приняты в заочную школу военкоров окружной газеты. 16 января в «Во славу Родины» напечатана первая страница в помощь слушателям (наш учебный план, консультация о заметке, первое задание). Посылая свои материалы в дальнейшем, ниже подписи добавляйте «слушатель заочной школы военкоров».
Начальник Отдела писем и массовой работы М.Гурьев.»
Сурәтле фикерләүгә көчем җитмәсә, күңелдә кайнаган уйларны сүз көче белән белдерергә омтылып, шигырьгә тотынган булам. Ләкин минем баш очымда үрелеп кенә алырга сүзләр болыты җыелып тормый, сүз байлыгы каршында мин хәер сорашып торган фәкыйрь бер сукбай кебек.
Нидер расларга, бирешмәскә теләп алгысынган күңел ялгызы гына тыпырчына шул. Их, кырыеңда бер киңәшчең, остаз, акыл иясе булса иде, мине бу үзешчәнлек баткагыннан тартып чыгарыр иде, дип хыял йөртәм дә... Андый бәхет килеренә өмет өзеп, җитлекмәгән иҗат җимешләрен, аптырагач, редакциягә юллыйм. Анда инде баштан сыйпап кына тормыйлар, менә шушындый эчтәлектәге хат та язып җибәрәләр:
«Уважаемый товарищ Галеев!
Ваш рисунок, при возможности, постараемся использовать в газете. А вот стихи явно не удались. Вы не владеете по-настоящему ни ритмом, ни рифмой, многие строки очень прозаичны. Много стилистических погрешностей. Вот Вы пишете:
Всюду светят огни, прожектора...
Одно слово здесь явно лишнее: прожектора – это ведь тоже огни. Вы рифмуете совсем нерифмующиеся слова: «Сыны – Родины». Помните, что стихи требуют большого труда.
С приветом, начальник Отдела культуры и быта подполковник М.Алексанов.»
Төн... Кабинетымда мин дөньядан аерылып, күңел иреген тоеп, үземә калса, илһамланып, иҗат газабы кичерәм. Бу – үз-үзеңне яралап та, дәвалап та карый торган ләззәтле интегү газабы. Моның асыл мәгънәләрен мин аңлап та бетерә алмыйм әлегә, еракта, бик тирәндә тавышсыз яшенен – тонык җемелдәгән аҗаганын гына тоям... Сизәм дә, тоям да кебек; күзгә күренми торган ниндидер ишекләр берәм-берәм ачыла башлар да, мин, гаҗәеп дөньяга килеп чыгып, күңел җиһанындагы серләрнең асыл мәгънәсен төшенү тылсымына ирешермен кебек. Бу ишекләрнең ачкычы сүзләрдән коелган...
Төн... Тып-тын ялгызлык. Юк, колак салсаң, әллә нинди тавышлар саркып китә. Хәрби тормышта тынлык сүрүе дә хәвефле җепләрдән тукылган, ул һәрчак уяу, сак, йокысыз.
Аскы каттан әнә команда пунктыннан сөйләшкән тавышлар, ниндидер аппаратларның үз ритмында чыкырдавы ишетелә. Штабның йөрәге тибә. Кан юллары меридианнар, параллельләр аша әллә кай ераклыкларга тоташкан.
Кинәт якында гына шапылдаган тавыштан сискәнеп, ишеккә ташланам. Байрак янында сакта торган солдат автоматын кулыннан төшереп җибәргән, басып торган килеш йокыга китеп алган, бичара. Кыяфәте куркынган, миннән гафу үтенгәндәй уңайсызланып, ул автоматын җәһәт кенә үрелеп ала да, билендәге каешын төзәтеп, тагын, кыл кебек тартылып, урынына баса. Төнлә калып эшләгәндә, ничә тапкыр кичердем инде моны. Беләм югыйсә, шапылдап төшүеннән үк беләм, әмма бер-бер хәл булгандыр, бәлкем сакчының йөрәге тоткандыр дип хәвефле уйлыйм да, ишекне ачып карамыйча түзә алмыйм.
Уяулык сагында торган штабның бер бүлмәсендә, төн тынычлыгыннан файдаланып, бәләкәй генә дөнья булып, үз уема уралып утыруым мәзәк тә, бер карасаң. Мин бит мондый вакытны йокы хисабыннан әҗәткә алам. Югыйсә, җир катламын казып-казып та, ватык чүлмәк кисәге дә тапмаган археолог кебек, нәүмиз ымсынып каласымны да беләм. Якутлар табыладыр вакыт белән, дигәннәр әнә.
Өйрәнчек чакның да үз табышлары, үз югалтулары бар. Менә «Во славу Родины» редакциясеннән тагын бер хат:
«Уважаемый тов. Галеев!
Один из Ваших присланных рисунков «Цель поражена», возможно, поместим на страницах газеты. Другие Ваши рисунки имеют ряд недостатков. Рисунок «Перехват» – неудачное композиционное решение, надуманное. Старайтесь хорошо рисовать то, что видите на земле. Рисунки «Вести из Ташкента» и «За решением шахматной задачи» – имеют нарушения пропорции, не чувствует движения, статичны. Лучше продумывайте темы, которые хотите выразить в рисунке. Нам приятно получить от Вас хороший рисунок. Не забывайте о полевой учёбе воинов – это одна из важных тем.
Желаю творческих успехов. С приветом художник-ретушер Л.Дрозд.»
Шулай итеп, рәсемнәр чит күзләргә барып ирешә, сынала тора. Ә менә шигырьләр... алар, очарга өйрәтелмәгән кош балалары кебек, дөньяга чыгарга куркып, оясында утыралар. Ул чакта әле мин, сүзләрне интектереп, шигырь читлегенә сыйдыра алмыйча азапланган малай, тәнкыйть дигән чукмар барын белми идем. Аның чәнечкесе дә, мамыгы да, киңәше дә, миләше дә үзендә икән бит...
Әзер бул, егет, әгәр син иҗат дәрьясының текә ярына килеп баскансың икән, курыкма, сикер билгесезлек упкынына!
***
Генерал Дудаковны Мәскәүгә, Хәрби һава академиясенә алалар икән, дигән хәбәр таралды. Сәбәбе – башкалада хәрби белгечләр, укытучылар җитмәгәннән түгел, әлбәттә. Дивизия командиры ничә полкны туплаган самолётлар кәрванына үзе баш булып, алгы рәттә очарга тиеш. Моның өчен медкомиссия үткәндә, шик калдырмаслык дәрәҗәдә сәламәт булу кирәк. Сугыш утларын кичкән кырык сигез яшьлек генерал, шулай итеп, белорус күгендә соңгы очышын ясады.
Без, ротадан алты-җиде егет, генералның фатирына, әйберләрен контейнерга төяргә дип бардык. Биш катлы йортта өч бүлмәле гадәти фатир. Төп мебельләре инде Мәскәүгә озатылган. Монда – Могилёвта яшәүче кызына җибәрергә дигәннәре генә калган икән. Генерал үзе, хатыны вак-төяк әйберләр белән кайнаша. Без төрле мебель, өй җиһазлары ташыйбыз.
Ике чиләк коньяк истә калган... Эреле-ваклы, купшы этикеткалы, яссы, йомры шешәләр ике чиләккә дыңгычлап тутырылган. Кибеттә аңгыра төстәге совет шешәләре генә күземә чалынганга, миңа болар гаҗәп затлы тоелды. Егетләр учка сыярлык шешәләрне суырып чыгарып, тотып-тотып карыйлар.
– Әллә берәрне кесәгә тыгабызмы? – диләр.
– Ярамый! – ди ефрейтор Пилипин. – Соңыннан генерал үзе сыйлаячак безне...
Контейнерларны төяп бетереп, капкачын япкач, генерал Дудаков безне тезеп бастырды да рәхмәт белдерде, берәм-берәм кулларны кысып саубуллашты.
Мәскәүдә һәм Мәскәү астында яшәргә тагын кырык биш ел гомер бирелгән генерал Александр Васильевич Дудаков белән әнә шулай хушлаштык.
Казармага кайтып барганда? егетләр ефрейтор Пилипинны «эт итеп» сүктеләр. «Ну, ничек, сыйладымы?!», «Синең аркада... чуты юк иде бит коньякның!..», «Һәрберебезгә берәрне тыксак та сизми иде бит!..»
Дивизия командиры итеп полковник Жихарёв билгеләнгәч, гарнизон тормышы яңа тәртип кысаларына керә башлады; аның әмере белән кояш чыга, аның әмере белән җил исә кебек тоела иде.
Булачак генерал утыз өч яшьләрдә; төз гәүдә, кырыслыгы килешеп торган чибәр кыяфәт, сыкы төсендәге каракуль папахадан, шинелендә ник бер ялгыш сызык, бөкләнгән эз булсын – бар ягы да килгән, пөхтәлек, затлылык үрнәге... Әмер биргәнче үк, үзенә буйсындыру теләген уята торган чын хәрби дәрман аңа тумыштан бирелгән иде.
Аэродромда, очыш вакытларында ничектер, ә менә гарнизон көнкүрешендә аның вакчыллык (педантлык) дәрәҗәсендәге тәртип кертүләре үзен сиздерә башлады. Яшь офицерлар хәрби киемне үзләренчә «бөгеп» китерәләр, хәтта чалбарны клёш итеп (балак очы киңәебрәк тәмамлана), тупыйк башлы ботинка урынына очлы башлы туфли киеп, носкины да ачык төслегә алмаштырып, модага ярашып киенәләр иде. Кайсылары хәтта фуражканың козырёгын кечерәйтеп, гасыр башындагы патша офицерларыныкы сыман итәләр иде.
Полковник Жихарёв чик куйды боларга. Лейтенант, өлкән лейтенант кебек яшь офицерларны туктата да чалбар балагын күтәрттерә. Хәрби стандартка туры килмәгән ботинкасын һәм носкиен алыштырып кияргә боера. Армиянең «сделать и доложить» дигән какшамас бер тәртибе бар; бирелгән эшнең үтәлгәнме, юкмы икәнен соңыннан тикшерергә оныту – гражданкадагы тормышның бәласе түгелме?!
Бер көнне полковник Жихарёв яраннарын ияртеп безнең казармага килеп керде.
Дневальныйның әтәчле тавыш белән ертылып: «Рота, смирно!» дип кычкыруыннан ук гадәттән тыш хәл икәнен аңлап, ятканы-утырганы сикереп торып үрә каттык.
Килә полковник казарма уртасыннан, күз карашы белән кистереп килә; чибәр-усал, пөхтә-ыспай, бөтен гәүдә торышыннан хәрбилекне ярату, буйсындыру ләззәте бөркелеп тора. Инде китәргә дип ишек ягына борыла дигәндә, Володя Дубовойга күзе төште бит моның. Дубовойның, гадәттәгечә, гимнастёрка итәге керләнгән, каешы бил турында, ябык ат муенына эленгән камыт кебек, иркен асылынып тора. Моны күреп, полковник корыч тавыш белән кычкырып җибәрде:
– Ты что стоишь как бабай?!
Казарма эче дәррәү көлү тавышы белән тулды. Әмма полковникның кырыслыгын безнең көлү генә йомшата алмады.
Шул көннән соң Дубовойга «бабай» кушаматы ябышып калды. Бу сүзнең ни аңлатканын күпләр, әлбәттә, белми иде.
Телем шомара башлагач, мин рус теленә кайбер «төзәтмәләр» керттем.
Танцы мәйданчыгындамы, болаймы, кызларга карата «потаскуха» дигән сүз еш кулланыла иде. Әллә нинди сикәлтәле, авыр сүз. Мин моны «пыкуха» дип, җиңеләйтебрәк әйтүне телгә кертеп җибәрдем. Кабул иттеләр.
– «Как-как» дип, нишләп сез ата каз кебек какылдыйсыз, «кәк-кәк» дип йомшак итеп әйтергә кирәк, – дим. Кабат-кабат әвәләп, «ә» авазын сыгылдырып әйтергә тора-бара күнектеләр бит тәки.
«Сволочь» дигән сүзнең яңгырашы ошый иде миңа. Начар мәгънәне белдерсә дә, мин ул сүзне жәлләп, аяк астыннан күтәреп алдым. Башта өнәмичә йөрделәр дә, тора-бара:
– Эй, сволочь, – дип бер-береңә эндәшү гадәткә кереп, «дустым» дигән мәгънәне алыштырды.
Пермьдә хезмәт иткәндә, теләгән чакта үз телебездә гәпләшергә, бушанып алырга җай бар, татарлар күп иде. Ә монда... мин – берьялгызым. Туган телем сызып кына күңел юшкынына күмелә бара. Ялгызым калып уйланганда яисә берәр шигырь юлы, адашып, күңелемә килгәндә генә, ана телемдәге сүзләр уйдыгында эзләнә башлыйм. Яфрак астына качкан җиләк кебек, кайбер сүзләр дә әллә үпкәләп инде, әллә ятсынып, хәтер пәрдәсе артына яшеренә.
Үз фикеремне мин үз телемдә эчтән, тавышсыз гына белдерәм. Көнкүрештә кирәген җуйган Ана телем хисләремә төренгән тавышсыз эчке тел – җ а н т е л е н ә әверелә бара.
Ә рус теле минем өчен көндәлек җан асрау өчен котылгысыз булган яңгыравыклы – т ә н т е л е н ә әверелә бара.
Җан телендәге сүзләрнең яңгыраш-тәмен мин әкрен генә җуям шикелле. Никадәр җиңел икән бит үз телеңнән мәхрүм калу. Моңа дистә еллар, гасырлар кирәк түгел икән. Шундый шартларга куелып, ихтыяр көчеңне җуйсаң, эчке иманың да булмаса, туган телеңә хыянәт итүеңне сизми дә каласың. Аннары... Тел сандыгыңда йомылып, сулышсыз калган сүз байлыгы, дәртен җуеп, берәм- берәм күзен йома барачак...
Район газетасында чыккан шигыремне Фәния хатка салып җибәргән. Поезд Идел күперен чыккан чакта, гаҗәеп су киңлекләрен беренче тапкыр тамаша кылып барганда, әллә каян гына убылып төшкән иде ул шигырь юллары. Язып куярга җай юк иде. Күңелемнән туктаусыз кабатлап, ятлап бетергән идем: «Идел, Идел, күзен кыса кояш нурларыннан, елмая күк сине каршылап, тукта, поезд! Нигә ашкынасың, карый алмый калам яхшылап...»
Сизә идем, рәсем ясау гына канәгатьләндерми башлаган иде. Нидер әйтергә телим, ниндидер уйлар бәргәләнә, ничек шуларны белдерергә, күңел капкаларын нинди көчләр кагып ачмакчы – һич аңламыйм гына бит. Сүз егәре, шигырь җене тынычсызлаган икән лә мине. Ул авыру бер йоккач, котыла алмавымны шул чагында мин белми идем әле. Курка-курка гына редакциягә җибәргән идем – басканнар бит!
Газетаны Матвей Трофимычка күрсәттем. Ул шигырьнең график сурәтенә төксе генә күз төшерде дә көтмәгәндә әйтеп куйды:
– Мин синнән кеше чыгар микән әллә, дигән идем...
Менә, Трофимыч бер атна инде эштә күренми бит әле. Өстәле моңаеп тора. Авырып киткән. Авырый дигәч, без, гадәттә, «салкын тигәндер»гә ышанып, үзебезне юатып куябыз. Бу очракта... хәтәррәк икән шул. Матвей Трофимыч сөйләшеп торган чакта, кинәт кенә учы белән чигә турын кысып, тын кала торган иде. Вакыт-вакыт башы авырткан икән шул. Бәлки, ул авыртуның 
сәбәп чыганагы сугыш чорларына барып тоташадыр. Хәрби самолётта укчы- радистның кабинасы койрык төбендә була. Фаҗига-мазар килеп чыкканда, күбрәк укчы-радистлар исән калганнар. Матвей Трофимычларның да, зенит утыннан самолётлары яна-яна төшеп, җиргә килеп бәрелгәч, койрык ягы сынып, илле метрга ыргытыла. Кабина эчендә Трофимыч исән кала. Бәлки, шул чактагы бәрелү аның хәзерге авыруына сәбәпче булгандыр.
Баш миендә кабынган яман шеш, мәкерле тамырларын бөтен тәненә таратып, Матвей Трофимычны бер ай эчендә яндырып бетерде.
Аның җәсәден соңгы юлга озатырга дивизиянең бик күп офицерлары килгән иде.

Дәвамы бар.

"КУ" 2, 2017

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев