Тимә, яшәсен! (дәвамы)

Романның башын монда басып укыгыз.

Штаб
Озак көттергән Белорус кышы җылымса аклыгы белән тын гына иңде. Көн дә иртән эре-эре кар ява. Ява, диюең килешеп тә бетми шикелле. Кар таҗлары, сәмави бизәген сакларга теләгәндәй, талгын-тыйнак кына, үз бәясен белеп кенә, чирканчык алып, җиргә куна да тоташ аклыкка әверелә.
Мурыган көзге моңсулыктан сыгылган күңелем, саф аклык хозурыннан кинәнеп, канатларын турайта башлады. Юаныч алып килгән шундый җылымса-юаш кыш фасылы да булыр икән.
Мул кар явып торган шундый бер иртәдә мине дивизия штабына чакырттылар. Нигә, дигән сорау куймыйча гына, йомшак кар түшәлгән таныш аллеядан барам. Башыңны күтәр, тураеп кара дөньяга, бәргәләнмә, күңел! Иншалла, бар да әйбәткә булыр... Санама айларны, көннәрне санап, йөрәгеңә сагыш боҗралары урама, килер ул азатлык кыңгыравын яңгыратыр көн, сиңа да килер, салып ыргытырсың хәрби киемнәреңне. Хәзергә, яшь карны таптап килгән күн
итегеңне ишек катында кагып, штаб бинасына килеп керәсең.
Өченче каттагы кабинетта, сине дивизиянең комсомол вожагы – капитан Пинчук һәм инструктор старшина Лагунь көтә. Икесе дә кырыслык битлеге
кимичә, елмаеп сөйләшә торган ачык йөзлеләр.
Пинчук гадәттән тыш куе, кара, мул чәчен вакыт-вакыт кулы белән
маңгаеннан көрәп алып сөйләшә. Аңа егерме тугыз яшьләр булыр. Старшина Лагунь өч ел хезмәт иткәннән соң контракт буенча калган. Курач-юка гәүдәле старшинаның сүз җилеменнән үк милләте белорус икәне сизелеп тора. Кайчакта онытылыпмы, «тряпка» дигәнне «трапка» дип, «наряд» дигәнне «нарад» дип белорусчалатып җибәрә.
Хәрби кырыслык сизелеп тормаган җирдә минем күңел таралып китә, үз итеп, эчкерсез сөйләшә башлыйм.
– Моннан соң эшең шушы кабинетта булыр. Ике ай буена. Менә өстәл сиңа, урындык, шкаф. Калган кирәк-яракларны табарбыз, – диде капитан.
Болар миңа алдагы айларда гамәлгә ашырылачак олы бер сернең пәрдә читен генә ачып күрсәттеләр. Март аенда ил буенча комсомол билетларын алыштыру кампаниясе башланачак икән. Ул бик җитди, җаваплы эшкә мине дә тартмакчылар. Миннән кала тагын матур яза белгән өч егет кирәк булачак ди. Төп эш урыны – офицерлар йортыннан бер бүлмә сайланган, хәзергә анда ремонт-буяу эшләре бара имеш. Хәзергә минем төп шөгылем – шул бүлмәне бизәү өчен комсомол эшчәнлегенә караган плакатлар ясау...

Менә бит, беренче килеп төшкән көнне изелеп, мескен булып шушы штаб коридорында утырган, монда бәхетле кешеләр генә эшли торгандыр дип, кызыгып карап торган идем. Хәзер язмыш мине шушы дивизия штабының өченче каттагы кабинетына кертеп утыртты. Димәк, руслар әйтмешли: «глаз положил».
Миңа эш башлап җибәрү өчен ни-нәрсә кирәген бөртекләп кәгазьгә төшерергә куштылар. Штабның хуҗалык эшләрен башкаручы, матди байлыкка хуҗа кеше – майор Железняк икән. Юантык гәүдәле, фуражкасын маңгае өстеннән арткарак шудырып үзенчә киеп йөргән бу майор гаҗәеп юмарт булып чыкты. Аның подвалдагы склады дөньяның бөтен байлыгын сыйдыргандыр кебек иде. Майор Железняк «юк» дигән сүзне белми, ни сорасаң, шуны бар итеп алдыңа куя. Булмаса инде, «табарбыз» дип, алдагы көнгә калдыра, һәм шул әйберне табып сине канәгатьләндерүдән үзенә бер ләззәт кичерә иде сыман. Гадәттә, матди байлыкка кулы тигәннәргә мондый киң күңеллелек хас түгел.
Мин майор Железняктан рулоны белән яхшы ватман кәгазе, акварель һәм гуашь буяулар, төрле озынлыктагы линейка, лекало, буяу карандашлары кебек һәр кирәк-яракны бөртекләп җыеп, кабинетка алып мендем.
Менә хәзер эшкә керешергә була: комсомолның биш ордены, ил белән кичкән биш эпохасы турында гомумиләштереп, заманча стильдә ясалачак плакатларның сурәте инде минем уемда әзер, ачык шәйләнә.
Эш сәгате иртәнге тугызда башлана, көндезге уникедән икегә чаклы төшке ашка вакыт бирелә, аннары сәгать алтыга чаклы сузыла. Штабтагы бөтен бүлекләр дә шушы кагыйдәгә буйсына икән.
Кабинетта икәү генә калган чакларда старшина Лагунь мине сөйләндерергә ярата. Юк кына сүздән дә елмаеп, рәхәтләнеп көлгән булып, шундый бирелеп, гаҗәпкә калган булып тыңлый – беркатлы сабый диярсең. Шундый да бирелеп тыңлаучы булганда мин очынып китәм, сүзләр бер-берсен тартып китереп, агыла башлый.
Кай төннәрне мин казармада, одеял белән бөркәнеп кенә «Америка тавышы»н тыңлыйм. Күршем сержант Шульгинның «спидола» дигән бик шәп, кыйммәтле радиоалгычы бар. Үзе тыңлап туйган чакларда ул аны миңа биреп тора. Бер көнне, старшина Лагунь белән гәпләшеп утырганда шул радиодан ишеткән бер вакыйганы әйтеп ташладым бит. Безнең илдә бер матбугат органында да басылып чыкмаганын мин белгәнмени! Старшина Лагунь, самими елмаеп утырган җиреннән кинәт калкынып куйды:
– Син моны каян ишеттең?
Мин каушап калдым. Ул дәвердә әле телевизордан яңалыклар карау яисә газеталардан көтелмәгән хәбәрләр уку дигән төшенчә бөтенләй юк иде. Димәк, мин алгарак киткәнмен. Совет кешесе яңалыкны искергәч кенә белергә тиеш. Каушавымны сиздермәскә тырышам. Мондый чакта бик гади һәм мәгънәсез уйдырма кулайрак.
– Кичә офицерлар йортына кинога килгән идек. Шунда граждански киенгән ике ир затының шул хакта сөйләшкәнен ишеттем, – дидем.
Старшина Лагунь ач яңагын сыпырып куйды, нидер әйтергә җыенган иде, кабинетка, гадәттәгечә каударланып, капитан Пинчук кайтып керде.
Капитанның кәефе шәп икәнен чамалап, старшина Лагунь Азнакайда Никита Хрущёвны ничек каршы алганыбызны миннән тагын бер тапкыр сөйләтте. Бая гына сөйләгәнне сүзгә-сүз кабатларга яратмаганлыктан, мин, әлбәттә, хәтер капчыгын киңрәк ачып, яңа төсмерләр кушып сөйләргә 
тырыштым. Старшина Лагунь беренче тапкыр ишеткәндәй рәхәт чигеп, көлү өянәген тыймыйча тыңлады. Капитан Пинчук исә, киләчәктә олырак урынга, партия эшенә сикерәсен онытмыйча, көлүнең чамасын тартып кына утырды. Кешене тыңлауга караганда үзе сөйләргә яратучан капитанга бу юлы кайбер сүз кыйпылчыклары эләгеп калган бит әле.
– Транспарант өстеннән сыер көтүе үтеп чыкканы чынлап та булган хәлме, арттырмыйсызмы? – дип соравы моңа дәлил иде.
– Булмаганны булган дип сөйли белү сәләте юк шул миндә, – дигәч, старшина Лагунь:
– Ай-һай, – дип башын чайкап куйды.
– Күргәнне сәнгатьле сөйли белү һәркемгә бирелмәгән шул, – диде капитан. Фикерен аламаландырып, чүбекләп, анык кына әйтеп бирә белмичә,
азаплый торган старшина Лагуньга киная булды бугай бу. Әмма ул моны сизмәмешкә салышты.
– Син Хрущёвка бәяне дөрес бирдең, ә менә Брежнев хакында ни уйлыйсың?
Уемны күңелдә талкып, искәртеп тормыйча, капылт кына әйтеп бирә торган беркатлы булсам да, бу юлы туры бәргән сорау мине чиркандырган кебек булды. Кечкенә бер белорус авылыннан чыгып, көтүче чыбыркысын портупеяга алыштырган бу старшина минем баш очында пәрәвез ятьмәсе үрә түгелме соң? Әмма сорау бирелгән, аңа җавапсыз калу да егетлек түгел.
– Самолёт трабыннан төшүе әллә каян күренеп тора. Калын кашлы, чибәр, мәһабәт. Ил башлыгы шундый булырга тиеш!
Үзенең үтә дә ябык-курач гәүдәсен исенә төшергәндәй, старшина Лагунь кызарып куйды.
Гаҗәп бит, бер уйласаң: җәмгыятьтә кешене кимсетү, кыюлыгын бетереп, күндәм мәхлукка әйләндерү өчен нинди генә чикләүләр, шартлы кануннар уйлап табылмаган. Моңа әкрен генә күнегә барасың, уеңа, телеңә богау салуны табигый хәл кебек аклый башлыйсың. Югыйсә бит, әйтергә кыҗрап та әйтелми калган фикерең күңелеңне күгәртә бара, маңгаеңа йончу сыр булып сызыла. Тоталитар ил-дәүләттә яшәүчеләр ни өчен кырыс-сытык чырайлы, мыжык холыклы була? Чөнки уеңда кабынган фикерне дөньяга чыгара алмыйсың; бары да эчкә җыелып бара, тибенеп, тырнап һәрдаим сине бимазалап тора, тәнеңне каралта, җаныңны сызлата, менә шул тулгаклап кайнаган эчке халәттән чырай киеренке ямьшәя, күз карашы тыныч нурын җуеп усаллана.
Армиядә төрле штабларда политбүлектә эшләүчеләр аерым бер катлау булып яши. Болар «җылы» урында. Чырайга да яшь күренәләр. Киемнәре дә пөхтә. Болар җайлашып яшәүнең асылына тиз төшенеп алалар. «Коммунизм», «ленинизм» кебек олы сүзләрне, марксистлардан күчереп алган цитаталарны бернинди хиссез генә кулланып, телне күңелгә тоташтырмыйча гына сөйләү осталыгына ирешкәннәр. Боларга хәрби дәрәҗә бирелү дә үз вакытында тәгәрәп килә. Әйтик, тавыш тизлегендә очучы самолётны иярләүче, җирдән аерылу, җиргә кайту кебек хәвефле мизгелләрне күпме кичергән экипаж командиры әле кырык биш-илле яшьләрендә дә өлкән лейтенант кына булырга мөмкин. Ә аның яшьтәше, политработник булып штабта утыручы курсташы җилкәсенә бу вакытта инде кимендә подполковник погоны менеп кунаклый.
Сугышны кичкән офицерлардан ишеткәнем бар: маршал Жуков политработникларны бер дә яратмаган диләр. Маршалның яратмавы, эзсез каламыни, әлбәттә, шактый язмышларны ботарлап ыргыткандыр.
Айдан артык бер кабинетта эшләү дәверендә дивизиянең комсомол 
вожаклары – капитан Пинчук һәм старшина Лагуньга мин ияләшеп өлгердем. Әйбәт кешеләр сез, дип күзләренә карап әйтә алмасам да, аларга булган якынлык хисен эчтән яшерә алмый идем. Кайчакларда мин буйсынырга тиешле гап-гади солдат икәнемне онытып җибәрәм, артык үз итеп, шаяртып та алгалыйм. Менә бер күренеш: көнгә чыксаң, кабинет эче кайнап тора – керәләр, чыгалар, бертуктаусыз ачылып-ябылып торуга ишек күгәне чыдасын гына. Телефоннар кызышып бетә. Каядыр телефонограммалар китә тора. Ашыгу, кабалану, болгавырлык. Искә төшерәм: Азнакайда комсомол комитетына кергәч тә шундый хәлгә юлыга идем бит. Күрәсең, бөтен илдә шулайдыр, тынгысыз яшьлек ритмы үз-үзен котыртучы җитезлеккә корылган. Әйләнмәле тәгәрмәч эчендәге тиен күз алдына килә: коточкыч тизлек белән йөгерә тиен, ә үзе бер урында тора.
– Менә хәзер комсомол оешмаларын тораташ катырып куй – илдә берни үзгәрмәячәк, беркем сизмәячәк, – дип көләм дә, старшина Лагунь: «Кемне алдык без эшкә», дип, капитанга ым кагып елмая.
Капитан Пинчук Берлинга берничә көнлек командировкада булып кайтканнан соң, фотоларын күрсәтте. Рейхстаг бинасын тетеп, җимереп бетергәннәрдер дип уйлый идем, исән калган икән бит, яраларын ямап, кабаттан күтәргән эшчән алман халкы бу мәһабәт бинаны.
– Җиңү байрагын беркеткән гөмбәз шушымы? – дип сорыйм капитаннан. Капитанның бармагы төп гөмбәз турыннан икеләнебрәк кырыйга шуыша:
– Шушы булырга тиеш...
Старшина Лагунь байрак элүче геройлар Егоров белән Кантария хакында сүз кузгата. Шул уңайдан мин вакыт-вакыт хәтеремне тырнап алгалаган сорауны бирмичә кала алмыйм. Мәктәптә укыганда (кайсы класста чакта икәнен тәгаен генә әйтә дә алмыйм) җиңү байрагын элүчеләр өчәү булган дип аңыма кереп калган иде. Легендага кергән өч кешенең берсе ни сәбәпле тын гына «югалды». Ни өчен? Кем иде ул?
Минем бу соравым һавада эленеп калды. Капитан телефон номерын җыярга тотынды, старшина Лагунь, ык-мык килеп, сүз җебен ялгый алмады.
Әллә соң мин ялгыш шулай өчәү дип хәтердә калдырганмынмы? Бу сорауны кузгату мәгънәсезлекме? Ни өчен? Ни сәбәптән? Кайчан? Җавап табу минем өчен мөһимме? Бәлки бу – ялган легендалар тудыруга корылган җәмгыятьтә карусыз алданасы килмәү үҗәтлеге, гөнаһсыз үсмерчак хәтерен барлап карау, гадел дөреслеккә төшенәсе килүдәндер...
Озакламый мин, ниһаять, бу сорауга җавап таба алдым.
Нишлисең бит, холык-фигылемә тумыштан шундый туфрак салынгандыр инде: кирәк чакта эчке горурлыгымны тыеп кала алмыйм, хаксыз икәнемне сизгәндә дә үз сүземне бирми черәшәм, җайсыз сораулар куеп, җавап бирергә тиешлене уңайсыз хәлгә дә калдыргалыйм.
«Кәҗә рәхмәт әйтә, сакалын селкетә», дигән кебек, «әйе» дип, күндәм баш кагып торучыларны кызыгып кызганам. Андыйлар дөнья йонын уңайга сыпырып рәхәт яши. Моңа мин һәрдаим төшенә барам.
Бүген мин дивизия штабы белән хушлашам. Плакатлар, төрле кирәк-яраклар әзерләнеп бетте. Хәзер инде Офицерлар йортындагы кабинетка күчәргә дә була. Ачкыч үз кулымда.
Старшина Лагунь әйберләрне күтәрешеп, озата барды. Без биш кеше комсомол билетлары алыштыру буенча берничә ай буена бергә эшләячәкбез икән.

Икенче көнне, калдык-постык әйберләрне алырга дип, Пинчук кабинетына кергән идем, минем өстәл артында таза гәүдәле, мул чырайлы бер сержант утыра.
– Таныш булыгыз, – диде старшина Лагунь, – безнең яңа инструктор Лебеденко.
– Без кул бирештек.
Лагунь мине озата чыккач, болай диде.
– Без рядовой состав арасыннан инструктор итеп алырга синең кандидатурага
тукталган идек. Әйбәт егет син, эчми-тартмыйсың. Тик... капитан белән икәү сине ике айга якын сынадык та... политик яктан өлгереп җитмәгән әле, дигән нәтиҗәгә килдек. Турысын әйткәнгә үпкәләмә инде син.
Минем көләсе килде. Нигә үпкәлим ди. Минем сүз запасы дөресне сөйләргә дә җитенкерәми бит әле. Ә инде «бар»ны – «юк», «юк»ны – «бар» дип сафсата сату өчен әллә күпме җансыз сүз байлыгы кирәк. Җитмәсә артистлык, кыюлык, ояла белмәү кебек мөһим сыйфатлар да мине читтән генә урап узган.
– Мондый эшкә татарны кую ярамас, – дигәнсездер әле, – дип, старшина Лагуньны юри котырткан булам. Ул кызып китә:
– Син нәрсә?! Муса Җәлил – политрук! Муса Җәлил – татар, Муса Җәлил илдә күрелмәгән батырлык кылган түгелмени!
– Шаярттым гына дип, старшина Лагуньны тынычландырам. – Рәхмәт, миңа андый камыт кидермәгән өчен, – дим.
– Старшина званиесе һәм ай саен егерме биш тәңкә акча эчеңне тишмәс иде дә бит...
– Егерме биш сум диюегез – заманчиво.
– Хәзер рядовой солдатка айга күпме түләнә?
– Ике сум җитмеш ике тиен. Энә белән җеп алырга җитә, комсомол взносы
түләгәннән соң...

 

Кабинет
Офицерлар йорты бик зур бинаны биләп тора. Саллы ишекләрен ачып килеп керүгә, син казарма шартларында яшәүче гади солдат икәнеңне онытасың. Монда бөтенләй бүтән тормыш кайный. Әле уңнан, әле сулдан, әле астан, әле өстән музыка тавышлары яңгырап, бер-берсе белән кисешеп, серле тибрәнеш хасил итә. Яныңнан бөтерелмә итәкле биюче кызлар чыркылдашып уза, затлы киенгән ханымнар хушбуй исе сирпелдереп, горур гына үтеп китә.
Монда өч йөз илле кешелек кино-концерт залы, китапханә, спорт залы, төрле түгәрәкләр өчен кабинетлар, тәмле шоколад, кофе исләре таратып буфет эшләп тора.
Коридорда безгә тәгаенләнгән кабинет ишеге янына кара төстәге фортепиано куелган. Кап-кара күзле, кара чәчле, грузинкага охшаган юантык гәүдәле ханым шул уен коралында алты-җиде яшьлек кызчыкны клавишларга басарга өйрәтә. Вакыт-вакыт кулына сугып куя. Эре күз яшьләре чыккан балага иелеп, елама, дип ысылдый.
Бер-берсенә охшаган сыман мондый «грузинкалар» Офицерлар йортында шактый күренә. Баксаң, алар грузинка түгел, яһүд милләтеннән икән.
Март башында кабинетыбыз җиһазланып бетте: тәрәзәгә пәрдә куелды, стеналар бизәлде, өстәлләр тезелде.
Дивизия штабында, политбүлектә эшләүче ханым Антонина Ивановна өч-
дүрт айга безнең җитәкчебез булачак. Аңа утыз биш яшьләр чамасы. Кырыслык битлеге кимәгән, һәрчак елмаеп, ягымлы сөйләшә.
Без дигәнем – дүрт егет: украин акценты белән йомшак итеп, сузыбрак сөйләшүче Полтава егете – Валентин, Харьковтан – Владислав, урманда ракеталар сагында торган җиреннән монда, шәһәргә чакыртып алынуына сөенеп бетә алмаган, кыска буйлы, Вологда егете – ефрейтор Михаил һәм мин.
Эшкә керешер алдыннан безне дивизия штабына, политбүлек начальнигы полковник Курганский кабинетына җыйдылар.
Комсомол билетлары алмаштыру бик мөһим, илкүләм кампания икән. Бу почётлы эшкә меңләгән солдат арасыннан сайланганнан сайланганнары гына алына, шуңа күрә үз-үзеңне тотышыңда, сөйләшү алып барганда, кием-рәвешеңдә һәркемгә үрнәк булырга тиешсең. Шушы дәвер эчендә без фәкать парад мундирында гына йөрергә тиеш булабыз. Дүртебез дә меңнәрчә билет тутырып, бер дә хата җибәрмәсәк, ВЛКСМ Үзәк комитетының Мактау грамотасы һәм алтын сәгать белән бүләкләнүебез ихтимал. Бозу очрагы булса, билет Мәскәүгә, Үзәк комитетка җибәрелә һәм ул билет номеры гамәлдән чыгарыла.
Полковник Курганский басым ясап, өстән торып сөйләми, ә киңәшләшкән кебек, йомшак итеп, үз тиңе күреп мөрәҗәгать итә иде сыман. Кыяфәте татарга охшаган; ирен читенә сизелер-сизелмәс елмаю поскан, елдам-нурлы карашы үзенә тартып тора.
Бу сөйләшүдән соң капитан Пинчук безне Офицерлар йортындагы кабинетка алып китте. Кабат әйләнеп кайта-кайта, бик бөртекләп, алда торган эшнең җитдилеген шәрехләп бирде.
Капитан безгә уңышлар теләп чыгып киткәч, Антонина Ивановна кулларын уып, ишекле-түрле йөреп алды:
– И-их, егетләр! Карап торам да... Менә дигән егетләр бит сез! Мин сезгә ышанам, менә дигән итеп башкарып чыгарбыз, Алла бирсә, – дип ул безне буфетка, чәй белән сыйларга дип, алып китте.
«На Бога надейся, но сам не плошай», дигән рус мажигы. Әзерлек барышында мин күп тапкырлар һәр яктан уйлап карадым. Өр-яңа билетның шыкырдап торган битенә корыч каләм очын кара тушька манып, таныш түгел кешенең исеме-фамилиясе, атасының исеме языла. Хәрефләрең матур итеп тезелеп барырга тиеш. Бу киеренке мизгелдә каушау, дулкынлану хисе тәнгә таралган кан тибешеннән каләм очына төшә. Шундый киеренкелектә уннарча, йөзләрчә билет тутырганда хата җибәрми буламы?.. Мин моңа һич кенә дә ышана алмыйм. Шуңа күрә, барысын уйлап, алдан хәстәрен күрдем. Беркем юк чагында, ашыкмыйча, иркенләп, үземнең осталыгымны сынап карадым. Әмма бу хакта берәү дә алдан белергә тиеш түгел иде...
Беренче эш көнен Антонина Ивановна коридорда ишеккә терәлеп диярлек торган фортепианоны «Безгә тынычлык кирәк» дип, икенче төшкә күчертүдән башлады. Ул безнең әнкә кебек, аның күзенә генә карап торабыз. Аның сейфында мөһер, яңа билетлар, документлар. Валентин, Владислав һәм мин каллиграфиянең камил югарылыгына ирешкән осталык белән билетлар тутырырга тиеш булабыз. Ефрейтор Михаилга исә фотоларны төгәл үлчәмдә кисеп, билетка ябыштыру кебек четерекле эш йөкләнде.
Беренче көнне без бик сакланып, нык тырышып, шактый дулкынланып бишәр билетны хәл иттек. Эш тәртибе болайрак иде: парад киеменнән солдат кереп каршыңа утыра. Син аның учёт карточкасындагы һәр пунктны укып,
 үзеннән сорый барып, дөреслеген раслатасың. Аннары иске билетындагы исем-фамилиясенең дөрес язылганмы-юкмы икәнлеген тикшерәсең. Шуннан соң гына хәлиткеч эш – «акка күчерү» башкарыла.
– Иртәгә шушы ук полктан тагын унбиш солдат киләчәк. Аннары кичен, яңа билетларны тантаналы рәвештә генерал үзе тапшырачак, – ди Антонина Ивановна.
Ләкин, икенче көнне яңа күлмәк киеп, кичке тантанага әзерләнеп килгән Антонина Ивановнаны бер мизгелдә аяктан ега яздык. Бар да әйбәт бара иде, югыйсә, ару гына эшләп утырган җирдән Валентин кычкырып җибәрде:
– Убейте меня, ребята! Убейте! Всё пропало...
Валентинның бөтенебезне сискәндергән бу гасабилы кычкыруы төбендә ни ятканын чамаласак та, бер исемне язганда ике хәрефтә үк хата җибәрер дип көтмәгән идек. Антонина Ивановна агарып чыкты, тиз генә сумкасыннан валидол төймәсе алып капты, башын артка ташлап, күзләрен йомып хәтсез утырды. Бераздан, карлыккан тавыш белән:
– Нишлибез инде хәзер, генерал үзе тапшырырга тиеш иде бит?.. – дип, урыныннан торды. Һаман үз-үзен битәрләп утырган Валентинга карап:
– Акланмагыз, хата җибәрү берәүдән дә ерак йөрми, – диде.
Мин билетны алып, кайсы хәрефне кыркып, ничегрәк төзәтергә икәнен чамаладым да:
– Рөхсәт итсәгез, Антонина Ивановна, төзәтеп карыйм, – дидем.
– Юк, юк! – дип, ул ишетергә дә теләмәде. Билет аннулируется. Сообщим в ЦК, – дип коридорга чыгып китте. Без, егетләр, бер сүзгә килеп, Антонина Ивановнаны күндереп карарга булдык.
Бераздан ул керде дә, безнең сүз берләшкәнне сизгәндәй:
– Барыбер беткән билет инде, маташып карагыз, – дип, өметсез кул селкеде. Мин алдан әзерләгән әйберләремне өстәлгә чыгарып салдым.
– Шылт иткән тавыш та, бер хәрәкәт тә булмасын, – дип, барысына да
буфетка чәй эчәргә баруларын үтендем.
Менә хәзер сыналу мизгеле килде сиңа, егетем. Йә бар син, йә – юк. Бу
дөньяның син генә чиртеп көй чыгара алырдай нечкә кылы булырга тиеш бит инде... Тәвәккәллә!
Кул астымда – егерме дүрт төстәге карандаш бәйләме. Чын корычтан эшләнгән, бер дә тотылмаган кыйммәтле лезвие салынган кап. Үткен пәке һәм мамык түтәрәме. Менә шушы әйберләр белән четерекле операциягә тотынырга була. Ничә тапкырлар үземне сынап, эшләп карасам да, барыбер каушата. Бу мизгелдә мин үземне бик нечкә операциягә алынган нейрохирург итеп тоям. Хикмәт шунда: күп документлар кебек үк, комсомол билеты да яхшы, тыгыз кәгазьдән бизәк-орнамент сеңдереп эшләнгән. Гади күзгә аның бизәкләре күренми, ә кызгылт -көрән төсе генә шәйләнә. Иң хәтәр мизгел – лезвиене ике бармак арасында бөгеп китереп, хата киткән хәреф турыннан кәгазьнең бик юка өрфия катлавын кыеп алу. (Тушь кәгазьнең «майлы» катламында гына, эчкә сеңмәгән була.) Болай иткәндә кәгазь чүбекләнми, шулай да, тырнак йөзе белән «яралы урынны» ышкып, шомартып аласың. Кәгазьнең кыеп алынган җире агарып кала. (Бу очракта сары, кызыл, көрән, куе сары төстәге карандаш сөрмәләрен үткен пәке белән кырып, порошокка әйләндереп, күпме микъдарда, ничек кушарга икәнен мин алдан ук тәҗрибә ясап, чамалап әзерләп куйган идем.) Менә хәзер иң мөһиме – дару-порошокны мамык белән сак кына ышкып, яралы турны кирәкле төскә кертү... Соңгы аккорд – хаталы хәреф урынына 
төзәтелгән хәрефне язып куясың. Тагын бер сере бар: хаталы хәрефне тулаем кыеп алмыйсың, төзәтәсе хәреф элементларын чамалап, кайбер өлешләрен генә юк итәсең – яра мөмкин кадәр әз урынны алырга тиеш...
Шулай итеп, операция тәмам. Киеренке халәттә бөтен мускуллар тартылган, әллә инде сулыш та алмаганмын, йөрәк тә гүя тынып калган булган.
Шәп чыкты бу! дип, үз-үземне хуплаудан соң, бөтен әгъзалар бушанып, хәрәкәт сорый башлады. Күңел мәтәлчек ата. Рәхмәтле булып, йөгерек бармакларны язып, чәбәләндереп, массаж ясыйм, йодрыкны учка, учны йодрыкка бәреп куям.
Тегеләр чәй эчеп килделәр, өстәлдә төзәтелгән документ ятканын күрсәләр дә кулга алып карарга куркыбрак торалар. Ниһаять, Антонина Ивановна үз күзләренә ышанмыйча әле болай, әле тегеләй әйләндереп карады да:
– Шушы билет идеме соң ул, ныклап сез дә карагыз әле, – дип егетләргә бирде.
Төзәтү чынлап та ювелирларча башкарылган иде. Шулай да, билетларны генерал тапшырасы тантаналы кичәгә барыр алдыннан Антонина Ивановнаның эчтән борчылуы сизелә иде әле.
Икенче көнне ул, бар да әйбәт үтте, дип балкып килеп керде. Минем иңемнән кочып, бит очымнан үбеп алды, барыбызны да ягымлы карашы белән сыйпап:
– Сезнең белән разведкага барып була, – диде.
Бераз вакыттан соң без һәммәбез көнгә унар билет тутыра башладык.
– Ашыкмагыз, фәлән айда бетерергә дигән срок куелмаган бит! – дип
Антонина Ивановна чыбыркылап торса да, һәммәбез көнгә унар билетны кулдан үткәрәбез. Бозылган билетны юк итмичә, төзәтә алу мөмкинлеген белү, безне эшебезгә җиңел карарга түгел, киресенчә, киеренкелекне йомшартып, каушамаска этәрде; шуның аркасында хаталар да сирәк китә иде...
Ышаныч ныгып, кул языла торгач, көнгә һәммәбез утызар билетны әйләндереп каплый башладык.
Эштән соң калып мин тушь белән рәсемнәр ясаштырам. Минскида «Во славу Родины» дигән зур форматлы, сигез битле округ газетасы чыга. Анда кулдан ясалган рәсемнәр дә бастыралар. Мин дә, кызыгып, редакциягә рәсемнәремне юллаган идем, «Тематик яктан килеп бетмәгән, бастырып чыгара алмыйбыз», дип хат килде. Мондый каршылык минем канатны салындырмый, киресенчә, үҗәтләндереп котырта гына. Барыбер ул газетада басылачакмын, дип кыдрачланып, яңадан-яңа рәсемнәр ясыйм.
Дивизиянең политбүлек начальнигы полковник Курганский кичен безнең казармага, яңа комсомол билетлары тапшырырга килгәч, блокнотымны алып, сызгалап утырган идем. Сурәт ярыйсы гына килеп чыкты, полковникны күреп белгәннәр – шунда ук танып алдылар.
Җибәрдем мин бу рәсемне Минскига. Озак көттермәделәр, «Вручение комсомольских билетов» дигән исем астында басылып та чыкты. Тик, Курганский нинди хәрби дәрәҗәдә, погонындагы өч йолдызны бик үк аерып булмаслык итеп төзәткәннәр. Полковник булса, хәрби сер ачыла микәнни?..
Ун көннәр үткәндер, мине полковник Курганский кабинетына чакырттылар. Штабка килеп, кабинетына үттем:
– Товарищ гвардии полковник, по Вашему...
Полковник мондый рәсмилеккә кул гына селтәде дә, миңа каршы килеп күреште. Шул ук сизелер-сизелмәс кенә елмаю, җылы караш.
– Газетада минем рәсемне чыгаргансыз икән. Командировкада идем, күрми калдым, табып китерә алмассызмы? – диде полковник.

 – Була ул, – дип, мин Офицерлар йортындагы кабинетыбызга йөгерә-атлый барып килдем.
Курганский газетадагы рәсемне җентекләп карады да, елмаеп:
– Ошатып ясагансыз. Шундый талант булу – бәхет инде ул, – диде. Минем кайдан, кайчан армиягә алынуымны сорашканнан соң, кинәт кенә:
– Туган ягыгызга отпускка кайтасыгыз килмиме? – диде.
Көтелмәгән бу тәкъдимнән мин өнсез калдым. Әмма шатлыкны өркетмәс өчен тыштан сабыр гына күренергә икәнен дә чамалый идем.
– Иптәш полковник, – дидем мин, – дулкынланудан тоныкланыбрак калган тавышыма көч биреп, – мин бит әти-әниемнең бердәнбер малае... Алар инде олыгаеп киләләр. Бездә июнь урталарында печән «чире» кузгала. Менә шул печән әзерләү чорына җибәрә алмассызмы икән, әти-әнигә көтелмәгән ярдәм булыр иде?..
Полковник Курганский «аңлыйм хәлеңне», дигән кебек иңемә кулын салды, ишеккә кадәр озата килде:
– Килештек. Июнь башында минем хәтергә төшерерсез, – дип саубуллашып калды.
Шул көнне үк мин Омскига – балачак дустым Фавариска хат язып салдым. Ул анда Трудармиядә прораб булып хезмәт итә. Иллә дә шәп булыр иде, икебез бер вакытта ялга кайтсак. Армия шартларында кем, кайчан күргән андый бәхетне.
Еллар аша шаккатып уйлыйм: берең – Бобруйскида, Европаның борын төбендә, икенчең – тайгалар артында адашкан Омскида. Арада – меңнәрчә чакрым киңлекләр, меридианнар. Каты канунлы армия кысаларында ирекле уй-хыялны гамәлгә ашырырга бернинди мөмкинлек булмаган килеш... Нинди ышаныч, нинди өмет – һич икеләнүсез, «бергә кайтабыз», дип сүз куешу өчен нинди башсызлык, тәвәккәллек кирәк булган.
Җай гына барган эшебез 3 апрель көнне (1967 ел) тукталып калды. Полк, дивизия штабы биналарының алгы ягында кара тасмалы байраклар иелеп тора. Бүген илнең Оборона министры, маршал Родион Яковлевич Малиновскийның Мәскәүдә, Кызыл мәйданда, җәсәден туп (пушка) лафетына куеп, соңгы юлга озаталар. Бу олы кайгының кара шәүләсе илнең бөтен хәрби берләшмәләренә дә сирпелгәндер.
Безнең гарнизонда да үзгә бер хәрәкәт. Полклар саф-саф булып аэродромга таба бөркелеп килә дә, очу полосасына тезелә бара. Олы елга кебек агып барган батальон сафында атлаганым бар иде. Ә монда – тулы бер дивизия, тетрәп торган диңгез, меңнәрчә йөрәк тибешенә кушылып, эреп югаласың.
Трибунада – генерал Дудаков, югары чиндагы офицерлар. Матәм митингы башлана. Малиновский – ике тапкыр Советлар Союзы Герое, Югославиянең Халык каһарманы, алтмыш тугыз яшьлек маршал... шундый дәрәҗәләргә менеп җиткән шәхес үлмәскә тиеш югыйсә... әмма тәкъдир бар шул, яшәү һәм үлем бизмәнен ул тигезләп тора.
Митинг соңында махсус әзерләнгән полклар, автоматларын өскә каратып, салют бирделәр. Шул мәлдә әллә каян гына ябырылып, күк гөмбәзен умырып төшергән авазлар салып, каргалар өере күтәрелде. Аэродром тирәсендәге агач ябалдашлары сискәнеп куйды бугай. Шомлы, сагышлы тантана тәмам. Язга үрелгән ботакларда тулышкан бөреләр шартлап ярылыр шикелле...
Илнең Оборона министры итеп маршал Гречко билгеләнгәч, армиягә кертелгән яңа тәртипләрнең мин искәргәне шул иде: штаб офицерлары китель
 өстеннән портупея буып йөрергә тиеш булдылар. Портупея будыңмы – син инде күн итекләр кияргә тиешсең – кием формасы шуны таләп итә. Маршал Гречко үзе шундый форманы ярата икән. Җәйге челләдә ничек мондый кием белән йөрербез дип пошаманга калган офицерларны илгә кертелгән һәр яңалыкның озак яши алмау гадәте коткарды.
Комсомол билетлары алыштыру дәверендә миңа үзебезнең часть кыйпылчыклары урнашкан Пастовичи, Осиповичи кебек шәһәрләрдә булырга туры килде. Бобруйск шәһәреннән еракта, урман эчендә плацкарт вагонда яшәгән кислород ясаучы взвод белән дә таныштык. Солдат-повар пешергән андагы борчак ашының тәме әле дә хәтерне кытыклап тора (өч йөз кешегә пешергән белән, утыз кешегә дип пешергән аерыла шул).
Менә без Барановичига очарга дип аэродромга килдек. Антонина Ивановна җитәкчелегендә бөтен группабыз белән, атна буена шул шәһәрдә яшәячәкбез. Минем кулда портфель, капкачы арасына түгәрәкләп төрелгән плакатлар кыстырылган, калган егетләрнең дә кулы буш түгел. Бөтен кирәк-яракны төяп барабыз.
Арты чүгеп, нәни генә сыңар тәгәрмәчтә утырган ЛИ-2 самолёты, «ТУ» кебек мәһабәт лайнерлар янәшәсендә оялган кебек, посып тора. Шуның тимер баскычыннан күтәрелеп, эчкә үтәбез. Түрдәрәк пәрдә тартылган. Бераздан самолётны тирбәтеп берничә офицер килеп керде. Арада – генерал Дудаков үзе! Иң арттан безнең капитан Пинчук күренде. Генерал алга узып, пәрдәне шудырды да, «минем яшерен серем юк сездән», дигәндәй, ачык килеш калдырды. Кителен салып, кабинага узганда мин уйлап куйдым: генерал бит гадәттә чын хәрби самолётта – ТУ-16 да оча, ә бу самолётта ул «юл уңаеннан» гына, кайсы якка утырыр икән? «Мин – генерал», дип дәгъвалау юктыр, димәк очышның үз кагыйдәсе бар. Генерал Дудаков уң як штурвал артына утырды. Ә капитан Исаков исә сул креслоны, экипаж командиры урындыгын биләде.
Самолётыбыз тыгыз болыт юрганын ертып, өскә, кояш нурлары кинәнеп таралган зәңгәр чиксезлеккә чыкты. Күз карашын иркәләп, мәңгелекнең үзе агып бара шикелле. Хозурлыктан акыл саташа: кая очам мин? Кайсы заман кешесе мин? Һәм ул «мин» болыт упкыннары арасына төшеп югалыр кебек.
Генерал белән самолётка кереп утырган офицерлар арасында дивизиянең баш штурманы – подполковник Мостафин да бар, мин аны читтән генә күреп белә идем. Пинчук яныбызга хәл белергә дип килгәч, «монда сезнең земляк бар дип, Мостафинга әйтә алмассызмы?» – дидем. Миңа подполковник янына бару уңайсыз, ә ул минем янга килә ала. Килми икән, димәк, якыннан танышу язмаган...
Иллюминатордан карап бара торгач, бөтенләй онытылып сихерләнгәнмен. Сискәнеп киттем. Подполковник Мостафин янәшәмә килеп утырган икән, иңемнән кочып алды:
– Татар егетеме? Исемегез ничек? Кайсы төбәктән, Казаннанмы?
Шулай сөйләшеп киттек. Татарча белмәве хакында әйтеп, ул бераз моңсуланып алды. Ятим калган малай Киевта, балалар йортында тәрбияләнгән икән.
– «Рәхмәт» дигән сүз генә хәтердә калган, – диде ул. – Менә минем урынбасарым бар – майор Шаһиморатов, Уфа татары, телне әйбәт белә...
Подполковник Мостафин белән шактый сөйләшеп утырдык. Ягымлы кеше. Язмыш шулай китереп куйгандыр инде, детдомнан хәрби мәктәпкә китү аның өчен ятимлектән котылу, тотрыклы юл сайлау булып тоелгандыр.

 – Отставкага чыккач, берәр татар авылына барып төпләнергә дә, тормышны яңабаштан корырга хыялланам, – диде ул.
Самолётыбыз калын болыт түшәге эченә кереп, шактый талкынып алганнан соң, төтенсу томан аша җир өсте шәйләнә башлады. Самолётның гәүдәсе «дерт»ләп куйды, шассилар оясыннан чыкканда шулай була. Димәк, төшәргә озак калмады. Подполковник Мостафин минем җилкәдән кагып саубуллашканда: «Проблемаң булса, мине тап, кергәлә», дип түргә, үз урынына китте.
Самолёт Барановичиның хәрби аэродромына төшеп утырды. Генерал Дудаков лётчик кабинасыннан чыгып, кителен кия башлады. Башка офицерлар да, төзәтенгәләп, генерал кырыена елыштылар. Мин портфелемне алып, тизрәк чыгу ягына, ишеккә ашыктым. Ачык ишектән күн итек башы күренүгә, кинәт оркестр уйнап җибәрде. Каушап калдым. Артка чигенергәме, алга атларгамы белмичә икеләнеп алдым да, баскычның ике-өч аратасын бер итеп атлап, җиргә сикердем. Оркестрантлар тезелеп басканнар, каршыда полковник (Барановичидагы дивизион командиры булырга тиеш) һәм аның яраннары үрә басканнар. Болар генералны олылап каршыларга әзерләнгәннәр, әлбәттә. Эре балык чыгасын көткәндә кармак тирәсендә буталган маймыч кебек, мин шым гына читкәрәк тайпылып өлгердем.
Генерал Дудаковның мондый нәрсәләргә исе дә китми шикелле. Сугыш гарасатын кичкән, күпне күргәннәргә хас сыйфат. Штаб янында кара-каршы килгәндә дә, син честь бирергә өлгергәнче ул инде рядовой солдат дип тормый, синнән җәһәтрәк кулын «под козырёк» куеп, үтеп тә китә.
Генерал Дудаков сугышта «Митчел» (Америкада эшләнгән) дигән самолётта очкан. 1941 елда ук Кенигсбергны бомбага тоту операциясендә катнашып, легендага кергән. Герой исеме алган.
Барановичида ракета йөртүче иң заманча ТУ-22 самолётлары тора. Еракка очучы бу самолётлар үзләре дә ракета кебек очлы борынлы итеп ясалган. Якыннан караганда, очлымы өстеннән карандаш сыман нәрсә алгарак чыгып тора, бусы – һава киңлегендә очып барган килеш кенә махсус самолёттан ягулык суыртып алу өчен эшләнгән.
Монда казармалар шәһәр йортларыннан калын-биек коймалар белән аерып алынмаган. «Ачык дивизион». Аэродром гына сак астында...
Антонина Ивановна җитәкчелегендә без, дүрт егет, кунак сыйфатында (әмма киеренке эш белән) Барановичи шәһәрендә яңа билетлар тутырып һәр солдатка өләшеп чыкканчы, бер атнага якын тордык.
Комсомол документларын алыштыру кампаниясе хезмәт дәверендә минем өчен истәлекле вакыйга булып калды. Күпме шәһәрләр күрдем. Күпме кешеләр белән аралаштым. Берничә ай эчендә, үзем генә дә меңнән артык билет тутырганмындыр... Минем каршымда, сорауларыма җавап биреп, нинди генә милләт егете утырмады... Бу очракта мин инде рус, татар, украин, үзбәк, азәри кебек еш ишетелгәннәре хакында әйтмим дә, ә менә кайчан да булса күрермен дип башыма да китермәгәннәрен искә төшерергә була.
Мин бер нәрсәгә шаккаттым: биниһая зур илдә, йөзләрчә милләт арасында без төрки кавемгә кергән халыклар гаҗәеп күп икән. Моны укып белү бер хәл, ә күреп белү – икенче икән шул... Менә минем каршымда табасаран егете утыра, бераздан аны кумык егете алыштыра. Рәсми сорашулардан соң, мин болай гына сөйләштереп алам. «Күз», «колак», «борын», «баш» сезнеңчә ничек була, дип сорыйм. «Әни», «әти», «күк», «җир», «кан», «сөт»... – китә 
шундый сүзләр, барысы да уртак, охшаш... Күз алдымда милләтләр алышына тора: казакъ, үзбәк, каракалпак, якут, хакас, төрекмән, нугай,азәри... хәтта Молдавиядә яшәүче гагаузлар да безгә тугандаш икән... (гагауз егетенең фамилиясе Турчинов икәне хәтердә калган).
Мин, кызыксынып, төп сүзләрнең безнекенә охшашмы-юкмы икәнен белер өчен, осетин, грек, караим, абхаз, алман, яһүд, авар, чечен, ингуш егетләренә дә биреп карыйм, юк, кайбер сүзләр охшаган кебек тоелса да, алар инде бүтән «камыр»дан...
Миңа бу – кыяфәт, тел, рух аермалыгы ошый, акылны әсәрендерә торган әллә нинди эчке куәт, табигый үзенчәлек, олы сер ята бу халыкларның
төрлелегендә...
***
Белорус җиренә яз шаукымы интегеп килми. Кояш та бөтен йөзенә ачылып, юмартлыгын яшерә алмыйча кинәнә; күз алдында төсләр үзгәрә бара. Әле генә алмагачлар шау чәчәктә була, аннары бакча, парк, урам скверларында тын гына сирпелеп, ак таҗ явымнары башлана. Син үзең дә сизмичә, җәйдән сөенче алырга килгән йомшак җилгә уралып җылы көннәргә кереп барасың.
Шимбә көнне кичләрен паркта музыка яңгырый. Койма белән әйләндереп алынган түгәрәк мәйданчыкта танцы башлана. Гарнизонны шәһәрдән аерып торган коймага махсус ишек уелган. Кичке җидедә ике якка ике сакчы баскан шул ишектән шәһәр кызларын танцы мәйданчыгына кертәләр. Төнге унбергә кадәр алар солдатларның күз уңындагы кунаклары. Гадәттә, кызлар шәһәрнең форштадт дип аталган шушы якындагы районында, үз йортлары белән яшәүчеләр төбәгеннән.
Кайбер елгыр-хәйләкәр солдатлар беренче елында ук өйләнеп алалар да, «к тёще, на блины» дип, гарнизон белән кәләш йорты арасында киләп сарып, сый-хөрмәттә яшәп алалар. Хезмәт срогы беткәч, күбесе, мәгъшукасын алырга онытып, туган якларына кайтып китәләр.
Танцы мәйданчыгында әнә шундый тол калган, алданган, рәнҗегән кызларны да күрергә мөмкин. Болар инде, төсен җуясы килмичә, әллә каян балкып торырлык итеп, купшы бизәнгәннәр. Әмма, нишлисең бит, гомер озая, итәк тә озыная бара, буыннар алышына. Отыры яшьрәк солдатлар килә барган саен, боларның базары төшеп, яшь кызлар рәтеннән арткарак чигенә торалар.
Кайный танцы мәйданчыгы. Гашыйклык, ау дәрте – аяусыз. Берәүнең дә үзенә тиңләнгән бәхетен бүлешәсе килми... Ә музыка хисләрне котырта. Йомры тезләр, бөтерелмә итәкләр, иңнәргә аккош муеныдай бөгелеп яткан куллар, чәч җиленнән сирпелеп киткән хуш ис, утлы иреннәр, сыгылмалы билләр... Хәрәкәт, буталыш, өмет, алгысыну... музыка өермәсендә чагылып киткән күзләр, күзләр, күзләр йолдызлыгы...
Бүген дә мин янәшә торган өч кызга игътибар иттем. Алар гел бергә киләләр. Үзебезнең ротадан өчәү берләштек тә, тартылдык болар янына. Үзем юаш-оялчан булсам да, кызлар арасыннан иң чибәрен сискәндерә алу җене бирелгән миңа.
– Люба, – диде иң чибәре. Моңсурак карашында славян салкынлыгы. Мине нәкъ менә шундый: уе-сере эчкә, тирәнгә яшерелгән күзләр әсәртеп тынычсызлый. Любаның дуслары – апалы-сеңелле Валя белән Рая икенчерәк, күзләрендә мут очкыннар чәчрәп китә. Еш елмаеп, күп сөйләшәләр.
Төнге унбердә кызларны капкага кадәр озата барабыз. Иртәгә Березина елгасы буена кызынырга чыгабыз, батып үлүдән курыкмасагыз... сез дә кушыла аласыз, дип тәкъдим ясыйлар. Очрашырга сүз куешабыз. Старшина Осипенкодан увольнительный кәгазе алыр өчен бүген кичке барлауга үз вакытында кайтырга, ипле генә йөрергә кирәк.
Березина – үз кадерен белеп кенә ага торган матур елга икән. Яшел чирәмле, өянкеле сөзәк ярлары Агыйдел буйларын хәтерләтә. Малай чакта кәс кисеп, буа ясап, Эстәрле инешен тирәнәйтеп, йөзәргә өйрәнүләр юкка китмәгән. Беләк- мускулларда йөзә беләм, дигән ышаныч тибенә. Кайчандыр гаскәрен ташлап, Парижына качып барганда, Наполеон Бонапартны чак батырып үтермәгән тарихи елга бит бу. Мин моның аргы ярына йөзеп чыкмасам, гомергә үкенечкә калачак. Бигрәк тә кызлар карап торганда...
Березина... Рәхәт яңгырашлы, ләйсәнле исем. Еллар узгач, мин ул елгага шигырь багышлармын дип уйламаган идем...
Березина исемен кырык елдан соң Парижда ишетеп, сүгенер дәрәҗәгә җитеп тузынырмын дип тә уйламаган идем. Телләрендә «Р» авазына кырау төшереп сөйләшкән французларга хөрмәтем бөтенләй кимеде.
Мәскәүдән чигенгәндә, таланып, гаскәрен җуеп, мәсхәрәләнгән Бонапарт алып кайта Парижга бу елга исемен. Французлар хәзерге көндә дә «начар, бик начар» халәтне «бе-ре-зи-на» дигән сүз белән белдерәләр икән. Моны белгәннән соң: «Мин Европалы, мин зыялы» дип күкрәк кагып йөргән французларны кызганып куйдым. Шундый күркәм елганың, шундый матур исемен бер тинтәк адәм сүзенә карап, кирәкмәс урында кулланалармы?! Березинадан оят!
Каршымда – Березина тугайлары. Шәһәр бик еракта. Аның барлыгы да сизелми. Тын ярда без генә. Кызлар табын әзерләп куйдылар. Алдан хәстәрен күреп килгәннәр. Уртада – кызыл шәраб шешәсе кукыраеп утыра. Валя белән Рая бик уңган күренәләр, куллары ризык тирәсендә уйнап кына тора. Любага эшләү килешмәс тә кебек... Купальниктан аның гәүдә рәвеше, мода салоннарында кәс- кәс басып, сокланулы күпме күз карашларын кисеп үтәрлек итеп яратылган...
Белорусларның тыныч холыклы, күндәм, бик кешелекле икәнен аңлый, күрә, сизә башлаган идем, өйләрендә булгач, аш-суга да оста икәнлекләре ачылды.
Валяларның өйләре Сакко һәм Ванцетти урамында, чыршы бүрәнәләре кара төскә кергән, текә түбәсе әллә каян күзгә ташланып тора. Без, берничә солдат һәм кызлар, шул өйдә табын корып утырдык. Валя белән Раяның әнисе күзгә күренә дә, күренми дә кебек. Өстәлгә аш-су чыгарганда гына шәйләнеп кала. Гөр килеп утырабыз. Минем өчен мондый мәҗлесләрнең бер җәзасы бар: хәмер эчәргә кыстау юмартлыгы... Рюмкага иренне генә тигезеп утырам.
Бервакыт күрәм, егетләр хәмерле рюмка күтәреп, стена белән мич арасына корылган чаршау артына кереп-кереп чыгалар. Анда мыдыр-мыдыр сөйләшеп тә алалар. Минем, аптырап, шул якка күз салуымны күреп, Валя, уңайсызланып кына:
– Анда минем әти ята. Алесь Гарасимович. Инвалид ул, – диде.
Бераздан егетләр чаршау артына мине дә чакырып алдылар. Кердем. Күрәм, аяк турын юрган белән төргән, шактый таза иңсәле ир кеше ятакта утыра, бер якта мич, бер якта стена – кысан гына урын. Кемдер мине:
– Вот он – самый натуральный татарин! – дип тәкъдим итте.
Йорт хуҗасы Алесь Гарасимович сугыш ветераны икән, хәмер тәэсиреннән бераз йомшап та киткән шикелле:

 – Казань, Казань, – дип мине кочакларга үрелде. Мин, иелеп, аның янәшәсенә чүмәштем. – Спасибо Казани, такую женщину судьбина мне дала, – дип ул маңгаен минем маңгайга терәп җылап җибәрде. – Она святая, такой в жизни не бывает!.. Позовите Марию, пусть познакомится со своим сородичем.
Алесь Гарасимович Ватан сугышында каты яраланып, бот төбеннән ике аягын да өздергән. Минскида госпитальдә яткан, сугыш беткәч тә ул хатынына хәбәр бирмәгән. Сугыш алдыннан гына, 1941 елда өйләнешкән булганнар.
Ничектер, кешеләр аша ишетеп, хатыны Мария килеп аны өенә алып кайткан. Сабый баланы күтәреп йөрткән кебек, ирен кирәк чакта табибларга алып барган, массаж ясаган, мунча керткән, тәрбиядә генә тоткан.
Хуҗабикә кергәч, Алесь Гарасимович, торып басарга җыенган кебек калкынып, хатынын кочарга үрелде.
– Ты же у меня святая, Мария, вот познакомься, земляк твой! – дип мине дә якынрак тартып китерде.
– Мәрьям, – дип ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдады хуҗабикә. Алесь Гарасимович, икебезне бергә кочаклап, үкси башлады:
– Я же как обрубок. Она меня!..
Хуҗабикә калкынып-калкынып сөйләгән ирен тынычландырып, башыннан сыйпады да:
– Вы уж извините его, – дип, чаршауны ачып, табынны карарга чыгып китте.
Озак тынычлана алмады Алесь Гарасимович... Вакыт-вакыт мине чакырып кертә дә иңемнән кысып коча:
– Казанны күрәсем килә дип, бер мәртәбә дә әйтмәде. Сизә идем бит, югыйсә... кемнең инде туган җирен күрәсе килмәсен. Әйткән булса да алып кайта алмас идем... Казанга минем Мария исеменнән сәлам әйт! Онытма, яме!
Минем дә күзгә яшь килде. Нинди язмыш... Өч бала үстергән, ә үзе сабый буйлык ата...
Их, мәнсез яшьлек, күп нәрсәнең асылына төшенеп тормыйча, үтешли генә күз салып китәргә күнеккәнсең шул. Нигә дип шул чакта ашыктың, ачлыктан киселгән ятимә кыз баланың Белоруссия җиренә эләгеп, детдомда үсүе, исән калып, Мәрьямнән Марияга әверелүе хакында кызларыннан түгел, ә үзеннән сөйләтергә иде бит... Шундый язмышка дучар булгач та, иренә тугры калып, тормышта күпләрне изгелек мисалы булып көнләштергән, сокландырган түзем-сабыр татар хатыны янында ник бер кәлимә сүз әйтмәдең, дип үземне еллар аша, кайта-кайта битәрлим.
Ул көнне өй һавасы, өй ашы, өй рухы минем күңелне иләсләндерде. Радиоладан тынлыкны «дер» селкетеп музыка җибәрдек. Өстәлләрне читкәрәк этәреп, танцыга дип парлашабыз. Любаның кулы иңемдә. Ягымлы сүз әйтеп күңелне юат син, йомшак кулың белән баштан сыйпа. Мин бит туган җиреннән өзелеп, еракка ыргытылган бер ятим. Нигә мин көткән моң көйрәми бу күзләрдә?
Казармага кайту белән мин Фәниягә хат язарга утырдым. Ничә айдан соң яңадан терелүме бу? Нигә болай эре итеп язам, сүзләр кантар-кантар булып төшә: икеләнү-шикләнүләр... Көнләшү-сагаюлар... Нигезсез фаразлар... Бар да чайпалып кәгазьгә түгелә...
***
Июнь башында дивизиядә яңа билетка чираты җиткән иң соңгы солдат кабинетыбызга аяк басты. Үзбәкстанда үскән Кырым татары Исмаилов Нәүфәл иде ул. Кылыч борынлы, каратут йөзле, чибәр егет, төбенәчә кырдырып
 алдырса да, чәченең гадәттән тыш кара булганлыгы төк куелыгыннан ук сизелеп тора, бильярд шарына корым буяган кебегрәк...
Теркәү карточкасына «крымский татарин» дип язылган. Мин әллә ниләр уйлап, четерекле тарихка кереп тормадым; «себер татары», «әстерхан татары», «нугай татары» дигән атамаларны өнәми идем. Нишләп безнең милләткә карата гына географик атама тагып әйтелә микән, «себер урысы», «Уфа урысы» димиләр бит, дип аптырый идем.
Шуннан чыгып кына Исмаиловтан:
– Сызыйкмы «крымский» дигәнен, «татарин» дип кенә калдырыйкмы? – дигәч, ул риза булып баш селкеде.
Шулай итеп, соңгы комсомол билетына мөһер сугылды. Бөтенебез басып, «Ура!» кычкырдык. Антонина Ивановна: «Әйбәт егетләр сез!» дип һәммәбезнең бит очыннан үбеп чыкты.
Икенче көнне барыбызны да полковник Курганский кабинетына чакырттылар. Кыска гына нотык-котлаулардан соң, таралышыр алдыннан, Курганский мине үз янына дәшеп алды. Онытмаган бит!
– Июньнең унысыннан кайтырга җыеныгыз, – диде.
Шатлыгым күкрәкне бәреп чыкмасын өчен, мин йөрәк турыма учымны калкан итеп куеп алдым.
«Бер билетны да бозыкка чыгармадык», дип Комсомол Үзәк Комитетына отчёт биргән капитан Пинчук шат иде, безне кабинетка алып кереп, газы кымырҗып торган шешәле су белән «сыйлады». (Хәер, ничә ай бергә эшләп, безнең беребезнең дә хәмер эчү хакында сүз кузгатканыбыз булмады.)
Сизелеп тора, капитан Пинчукның бездән алай тиз генә котыласы килми иде: «Офицерлар йортындагы кабинет сезнең карамакта кала, иртәгә, элеккечә, нәкъ сәгать тугызда эшкә киләсез. Зур планнар бар, аңлатырмын», – диде.
Безнең гарнизон шәһәрчеге уртасында карт агачлары калгып утырган ташландык парк бар. Анда – түгәрәкләп коймаланган танцы мәйданы да, ташлары җиргә сеңеп, чак шәйләнгән сукмаклар, тагын ямьшәйгән берничә эскәмия күренә. Менә шул паркны «кеше» итүне капитан Пинчук кузгатмакчы була. Без, шушы командабыз белән, ике ай эчендә паркны төзекләндерү проектын эшләргә тиеш икәнбез.
«Ду» китереп эшне башладык. Кайда, нинди аттракционнар, аллеялар, ял урыннары булырга тиеш – үлчибез, сызымын сызабыз, рәсемен ясыйбыз, бәхәсләшәбез, идеяләр ыргытабыз. Увольнениегә чыгып, Бобруйскиның Үзәк паркына барып, аның дирекциясенә кереп киңәшләшәбез.
Үзәк паркта мин охшаткан сәер урын бар. Аллеяның як-ягында дистәләрчә юкә агачлары, нишләптер, җиргә ятарга кызыккан сыман, бөтенесе бер якка авышып үскәннәр. Кәүсәләре һәммәсе дә бер юанлыкта, шундый төгәл, параллель авышлыкта (35 градуслар булыр).
Шул аллеядан бераз баргач, туктадым да:
– Егетләр, бу агачлар арасына кергәч, нинди уй башыгызга килде? – дип сорау ташладым. Валентин, Владислав, Михаил бер-берсенә карашып тордылар да... Валентин әкрен генә:
– Авасы килә... – диде.
Чынлап та, минем дә күпме сынаганым бар, бу аллеядан үткәндә, агачларга тәңгәл рәвештә авышасы килү теләге уяна иде. Валентинның бу сүзеннән соң, дүртебез дә җитәкләштек тә, көлешә-көлешә гәүдәләребезне авыш тотып аллеяның башына кадәр барып чыктык. Юкәләр, «без гарип түгел, үзебез 
шулай килешеп бер якка янтаеп үсәбез», дигән кебек, рәхмәтле шыбырдашып калдылар.
Безнең яңартылган паркның ике башында, искиткеч матур бизәлгән капкалар булырга тиеш. Капитан Пинчук бу капка рәсемнәрен бик ошатты, үзе дә чын-чыннан сөенеп, шушы стихиягә бирелеп китте.
Кабинетыбыз әллә нинди талант ияләре утырган архитекторлар бюросы кебек. Һәркем үзеннән нинди дә булса яңалык кертергә тели; бәхәсләшәбез, шаулашабыз. Матур иҗади алдану, очынып, хыялны бар итәргә теләү, үз-үзеңне ачу, расларга тырышу илһамландырган гомеремнең иң бәхетле, мәгънәле көннәре иде бу.
Шундый көннәрнең берсендә Фәниядән хат килеп төште:
...Без икебез ике ярда хәзер. Син теләсәң дә, минем якка чыга алмыйсың. Мин теләсәм дә, синең якка чыга алмыйм. Моңа кадәр аерым булсак та, кайчан да булса кавыша алу өмете белән яшәгәнбездер, бәлки. Хәзер инде бар да бетте...
Мин хастаханәдә ятам. Врачлар температурамны төшерә алмыйлар. Сәбәбен дә әйтмиләр. Димәк, мине котылгысыз үлем көтә. Ә син мине элеккечә итеп күз алдыңа китергәнсең: кемдер миңа яисә мин кемгәдер гашыйк булып, кинәнеп яши дип көнләшү белдергәнсең. Ул дөнья минем өчен юк инде. Бу стеналар артында яшәү рәвеше, кешеләрнең уй-гаме, мөнәсәбәте бөтенләй башка. Мин моңа күнегеп барам. Бу – минем дөньям. Аңа син керә алмыйсың. Хуш. Сиңа бәхетле булырга язсын Ходай...
Хатны кат-кат укыйм. Хәрефләр сикерешә. Гади генә сүзләр дә аңлашылмый кебек. Нинди сүзләр табарга миңа, кая язарга – хатның адресы юк.
Хәрефләр биешә. Хат юлларына текәлеп утырам да утырам икән. Укыйм да укымыйм да, күңелдә – упкын. Уйлар төшә дә югала, төшә дә югала.
Әгәр ул дөньядан китсә, минем өчен яшәүнең мәгънәсе калмый ич. Бүтән кешегә язмышын багышласа да, яшәсен генә... Ул яшәми икән, минем дә бу җирдә гомернең уты сүнәчәк.
Ярату, Мәхәббәт ул мәңгелек утлы боҗра. Аны өзә алмыйсың. Өзә аласың икән, димәк ярату булмаган. Син бу илаһи хис биеклегенә менеп җитәргә базмаган бер җан асраучы гына...
Күңелдә корт күче кебек уйлар тузгый. Сүзләр кычкыра. Мин аларны тыя алмыйм. Сүзләр, бергә укмашып, дуамал көчкә әверелә, мине ярсыта. Хәзер үк, кичекмәстән, тимер юлга чыгып, ажгырып килгән поездның вагон тоткасына ябышып, каршы искән җилгә башны салып, туган якка ыргыласы килә.
Нишләргә?
Офицерлар йортына киләм. Егетләр кабинет тутырып эшләп яталар. Мин боларның дулкынына кушылып китә алмыйм. Ниндидер сүз каталар, кагылып китәләр, сорау бирәләр, мин күрәм дә, күрмим дә, ишетәм дә, ишетмим дә... Шулай уема уелып утыра торгач, тынычлана барам. Акыл үз ярына кайтып төшә. Каян килә соң әле миңа өметсез уй? Бу – вакытлы тетрәнү генә. Бар да әйбәт булачак. Сабырлык – иң тугъры юлдаш хәзер.
Ике көннән мине болай да туган якка кайтарып җибәрәләр бит. Кой, әйдә, селтәп төшер хәсрәтле ябагаларны, тормышка кайт, егетем, сине юллар көтә!
Валентин белән Владислав мине вокзалга озата килделәр.
– Мин кайтканчы парк капкаларын алыштырып, бөтен нәрсәне бозып куя күрмәгез, – дигән булам. Егетләр, көлешеп, кул болгап калалар.
Гомель – Мәскәү поездында төш күрдем. Авылга кереп киләм, имеш. Урам буйлап, шатлыгын эченә сыйдыра алмыйча, кычкыра-кычкыра Фаварис йөгерә. Чемоданымны ташлап, аңа каршы мин йөгерәм. Алар өе янында да, безнең өй янында да түгел, урталыкта кочаклашып күрешәбез.
Мин Омскида хезмәт итүче Фавариска июнь башында, кайтасымны әйтеп, тагын бер хат язган идем. «Очраша алырбызмы», дигән икеләнүле сорау тынгысызлап, төшемә кергәндер инде.
Ни гаҗәп, өнемдә дә нәкъ шулай булды. Июнь аеның тургай моңына кинәнгән кояшлы матур көне. Үзебезнең өй турындагы чирәмле үрдән төшеп киләм. Үзен күрмим әле, тавышын ишетәм: Фаварис мине күреп алган, кычкыра-кычкыра чаттан йөгереп килеп чыкты. Бер-беребезнең кочагына атылдык. Күрешкән урыныбыз – төштә күренгәненнән йөз адым болайрак иде.
Фаварис миннән өч-дүрт көнгә алданрак кайтып, Челтер чишмәнең суын эчәргә, башын салкын агымында тотып, «корт чактырырга» өлгергән икән.
Өйдә – мин кайту бәйрәме. Рәзинә апа килеп җиткән. Әтинең чалгы чүкүе дә дәртлерәк. Әнинең коймаклары табаны «дер» селкетеп чыжылдый. Аяк арасында бөтерелгән песине йомшак кына сөя башлыйм да, ярату тезгенем ычкына, кызып китеп шапы-шопы китерә башлыйм икән. Песи, колакларын артка яткырып, үпкәләп китеп бара. Минем шулай сөюне кыйнау исәбенә кертә күрәсең.
Төштән соң, барлыгым белән юклыгымны искәртмәслек итеп кенә өйдән чыгып китәм.
Фәниянең Бөгелмәдә, нинди хастаханәдә ятканын Фаварис инде белеп алган. Икәү бергә барыйкмы, дисә дә, мин риза булмадым. Ни көткәнен үзем дә белмим бит әле...
Бөгелмә зур шәһәр булса да, адашып йөрмәдем, тиз таптым мин хастаханә урнашкан куе бакчалы оазисны. Ул яткан корпусны белешеп, икенче катка күтәрелдем дә пыялалы ишек катында көтеп торам. Нишләптер, аны минем янга ук чыгармаслар, шушы ишек аша салкын гына күрешербез кебек тоелды. Күрәм, бүтәннәр кебек халаттан түгел, ә ачык төстәге спорт киеменнән килә, якынлаша... Ишекне ачып чыкты да, мине кочаклап алды, кайнар яше муенымны пешергән кебек булды. Минем дә эчтә, бик тирәндә күңел сулкылдап куйды. Әллә нинди, моңа кадәр татымаган якынлык тойгысы аңымны томалады. Бер- беребез арасына упкын уйган айлар гүя кысылып килеп, күкрәк эчендә бер ритмга типкән йөрәкләргә сеңде дә бетте. Кадерлелек кадерен сүзсез алмашу мизгеле иде бу.
Аннары... бакча, агачлар күләгәсе, зәңгәр буяулы эскәмия. Арада – ятсыну. – Озакка кайттыңмы?
– Бер күбәләк гомерен унга тапкырла.
– Математикадан алга киткәнсең син армия хезмәтендә.
– Сиңа дарулар килешкән. Тагы да чибәрләнгәнсең.
Сагышлы елмая. Ул чынлап та төс ташламаган. Бит очлары янып тора. Күзләрендә – яшәү дәрте очкынлана.
Икебез генә белгән көйнең сүзләрен җуйганбыз да, күз карашы белән генә бер-беребездән эзләшәбез кебек. Сүз йомгаклары каядыр еракка тәгәрәгән. Җеп очлары – күңел юшкынында.
– Монда бүтән дөнья, – ди Фәния, тезелеп киткән тәрәзәләргә карап. – Син аны аңламыйсың.
– Аңлар өчен нишлим? Мин дә авырыйммы? Икебез бергә...

– Җүләр син, – дип ул минем йолдызлы фуражканы салдырып алып, башына киеп куя.
– Сиңа килешә, иптәш гвардии лейтенант!
– Нинди «гвардии» дигән сүз ул тагын?
– Абзаң гади генә частьтә бил бөкми. «Гвардейский» дип аталган дивизия
солдаты.
– Нишләп погоныңда бер сызык та юк?
– Мин бит хохол түгел сызыкка алданырга. Киләчәктә офицер погоннары
тагып кайтыйммы соң?
– Кирәкми! Син бит тәртипле кысаларга керергә яратмыйсың. Сиңа бозу,
җимерү килешә...
Ятсыну хисен җиңеп сөйләшкән, көлешкән булабыз. Әмма минем күңел
барыбер ирекле түгел. Саксыз сүз әйтеп ташлап, үпкәләтермен кебек.
– Мин сине үз дөньямнан ераккарак чигерә барам, чигерә барам... Ә син
кайтып төштең дә барсын да чәлпәрәмә китердең.
– Ә мин... Хат язмау ул, оныту дигән сүз түгел әле...
– Шушы айлар эчендә күпме хат яздым мин сиңа. Язам да ертам, язам да
ертып ташлыйм.
Ул больница хәлләре, андагы кешеләр турында бирелеп сөйли, калын дивар
белән чикләнгән икенче бер илдә яшәгән һәм гомердә шунда калырга уйлаган шикелле: «Сезнең дөнья, безнең дөнья», дип, аерып карап, мине еракка «этеп» куя шикелле...
Көн дә аралаша торгач, әкрен-әкрен, элеккеге халәтебезгә кайта башладык бугай. Әмма ни хәл итәсең, тән ярасы кебек үк, күңел ярасында да җөй кала шул. Вакыт-вакыт Фәния моңсулыкка бирелә. Ниндидер олы бер серен миннән яшерә сыман... Бер якыная, бер ерагая, кочаклап алсам, кулын ирененә калкан итеп куя...
– Сине үз дөньяма аласым килми. Көт. Терелеп, үзем чыгармын синең дөньяңа, – ди.
Авылда беренче төн. Җан талкына. Тән йокы сорап изрәми. Борсаланып ятам-ятам да ишегалдына чыгам. Йокы мазасы бирми торган нинди шомлы тынлык соң бу?
Һавада – терек җәй муллыгының кинәнеп тулышкан исе. Ишегалды уртасында, чыклы чирәмдә яланаяк басып торам. Җир дымы, шифа булып, буыннарга үрмәли. Тәнгә рәхәтлек иңә. Җан-тәннең туган җир каршында ятсынуы бетә бара.
Йолдызлар чәчрәп янган күккә карап, сүзләргә төрелмәгән, күңелнең ниндидер илаһи догасыннан сәҗдәгә киткән кебек булам. Гомернең бәрәкәтле бу мизгелен искәреп кал, ди күңел тавышы. Кадерен бел генә: җирдә таяну ноктасы – үз нигезең бар. Нәкъ шул турда, күк тирәнлегендә йолдызлар сибелгән үз кишәрлегең бар. Әти-әниең исән-сау. Шушы мөкаммәл бәхетне аң белән тоймыйча, төнге күкнең җан тибешен тыңлап басып торасың. Төнге авыл тынлыгы – калын юрган кебек; каядыр эт өреп куйган авазлар, еракта, кырлар иңеннән чөрләп кенә ишетелгән трактор тавышы, кошлар йоклаган арада посып кына чикерткә сайравы – болар бит тынлык юрганының моңлы бизәкләре генә...
Таң беленә башлагач, кереп, юрган астына чумам. Рәнҗемә миңа, авылым тынлыгы... Кичер әйдә, чит җирдә, бүтән телгә, бүтән тавышларга күнегә башлап, бозылып кайткан улыңны кичер!

Тән күзәнәкләрен изрәтеп йоклата торган гарасатлы тетрәү, дәһшәтле самолёт тавышларын юксынам икән бит мин...
Иртән иртүк, кояш әле каеннар итәге астыннан чыгып кына килгәндә, без инде урман аланында. Чыклы үләнне чабу рәхәт. Чалгы йөзеннән җиләкләр сибелеп калганын, артта тигез кыркылган үлән камылында аяк эзләренең чигелеп баруын яратам. Күн итектән котылган аякларга рәхәт. Әти, үзенә бер кишәрлек алып, читтәрәк чаба. Янәшәдә генә чалгы чыжылдавы минем ритмны бозачагын белә ул. Әни чиләккә мәтрүшкә себеркесе, сабаклы җиләк салып чәй кайната. Мин чалгы каршына тәгәрәп килеп, өзелергә кызыккан, мәмрәп пешкән җиләкләрне, сабагы белән өзеп, җыям да, зелпе куагына элеп куям, Фәниягә алып барыр өчен.
Күкрәккә үләнле, чәчәкле, баллы куәт ургылып керә. Кояш югарырак чөелә барган саен кош-корт, бөҗәк-санак тавышлары да куера. Менә кайда ул авиация – быжан, авыр бомба таккан алты моторлы самолёт кебек, шом салып, тирәмнән вәкарь белән әйләнеп уза, кигәвеннәр баритон тавышын сүндерергә онытып бәрелеп китә, черкиләр энә күзеннән чыккан нәзберек безелдәве белән теңкәгә тия – бар да оча, барсына да истәлеккә минем кан кирәк...
Бик тиз үтеп китте ун көнлек ял, йотлыгып су эчкән ара...
Печәнне туры лапас түбәсенә өйгәндә ярдәмгә күрше-тирә ир-атлар җыелды. Ярдәмчел авылдашларның мәрхәмәтен һәрчак шулай тоеп яшәдем мин.
Башта Фаварис белән хушлаштык. Берничә көннән әти-әни капка төбендә мине озатып калды.
Фәния, «абага чәчәге кабып», табиблар күзенә күренмичә генә хастаханәсеннән чыгып, вокзалга килде. Гомеремдә икенче мәртәбә перронда озатып кала инде ул мине.
Поезд кузгала башлагач, атылып төшеп Фәнияне каерып үптем. Кулын калкан итеп куярга өлгерә алмады. Күзләрен зур ачып, куркынган кыяфәт белән:
– Их син!.. – дип өзгәләнеп калды.
Бу юлы Мәскәүдә күкрәк киереп йөрдем, «казан ятиме» булып утырмадым. Кызыл мәйданны иңләп-буйладым, Кремльне күрдем. Көтмәгәндә шулкадәр әйбәт абзыйга юлыктым, кая кирәк шунда иренмичә озатып йөрде. Гидларың бер кырыйда торсын. Тарихны белә, мавыктыргыч итеп сөйли. Шул кадәр рәхмәтле булып, соңыннан:
– Сезгә күпме түлим? –дигән идем, чын-чынлап үпкәләтә яздым үзен. Көчкә тынычландырдым. «Мәскәүдә, кая барма, акча сорыйлар бит», дип акланам.
– Яшәгән урыным Минскида, белорус мин, – диде танышым аерылышканда.
Гомельгә килеп төшкәч, Бобруйскига китәсе поездны көткәндә, вокзал мәйданында шәһәр манзарасын тамаша кылган мәлемдә, кемдер аркамны шакыды. Борылып карасам, патруль – җиңенә кызыл бәйләгән өлкән лейтенант һәм ике солдат тора.
– Нигә честь бирмәдең? – ди өлкән лейтенант.
– Минем арт чүмечемдә күз юк бит, – дим.
– Алай булгач, комендатурага керәбез инде, – ди.
Кердек. Минем түш тулы значоклар елык-ялык итеп тора. Документлар
буенча тикшерә башлагач, җитмеш ике мәртәбә парашюттан сикергәнне белдергән значокны, кешедән алып торганым билгеле булды, салырга куштылар. Комсомол значогыма да бронза аслык куелган, аннан дугайланып, истребитель самолёты очып чыгып килә. Ярамый икән, бу самолётны күрсәтеп, 
мин хәрби серне ачам лабаса... Шулай итеп, кителемдә бер-ике генә билге моңаеп калды.
Бик бөртекләп, минем тәртипсезлек хакында кәгаземә язып, мөһер суктылар. Частенда күрсәтәчәкләр моңа, дип уйлый инде өлкән лейтенант. Ялгыша, бичара, старшина Осипенко кулына керәчәк тә, ул аны карап та тормыйча, архивка озатачак.
Өлкән лейтенантка чирканып карап, астан йодрыгымны кысам. Империянең менә шушындый верноподданныйлары һәрчак шулай бет булып кадалачак. Табигате дөрес-уңай, астыртын-күндәм бәндәләрне дә җенем сөйми. Андыйлар кызыксыз, сәләтсез, куркак булалар. Миңа үзенең барлыгын раслап, кирәк чакта аударып-бәрелеп китә торган почмаклы кешеләр ошый...
Бобруйск мине кояшлы көне белән каршылады. Эш урыныма барып кергәч, күңелгә болыт төште. Күпме үзгәреш: капитан Пинчук Мәскәүгә академиягә укырга китеп барган. Саубуллаша да алмадык. Аның урынына өлкән лейтенант Вакарин килгән. Аның без хыялланган парк белән кызыксынырга исәбе күренми, диләр егетләр. Аларның күрәзәчелеге рас килде.
Таркаттылар безнең иҗат төркемен. Паркка исә шушылай, ташландык хәлендә калырга язган икән...
Капитан Пинчукка бераз үпкә дә калды. Хәер, китәсен алдан әйтеп йөреп, без солдат кавеме белән нигә дип киңәшеп торсын инде офицер башы белән. Аерылышабыз. Егетләр белән ничә ай буе тату бер гаилә булып эшләдек.
Валентин, Владислав, Михаил һәм мин. Ике украинлы, бер рус, бер татар... Хушлашу моңсу булды. Һәркем кире үз полкына кайтып китте. Кочаклашып
аерылыштык, бүтән мәңге күрешмәячәгебезне белеп хушлашабыз бит...
Егерме еллар үткәндер. Чаллыда бер төркем язучылар «Татарстан» кунакханәсе каршында автобус килгәнне көтеп торабыз шулай. Баскыч төбендә бер авиация полковнигы безгә арты белән басып тора. Фуражкасы астыннан куе чал чәче күренә. Вакыт-вакыт сәгатенә карап куя. Нидер сизенеп, моның янына барып, кырыйдан күзәтәм. Бераздан борылды полковник, күзләр очрашты.
– Извините, товарищ полковник, Ваша фамилия, случайно, не Пинчук? – дим.
– Да, Пинчук. Откуда Вы меня знаете? – дип, сизелер-сизелмәс кенә елмайды. Бу таныш елмаюдан соң минем инде шигем калмады.
Бобруйскида, дивизия штабында Сезнең белән бер кабинетта эшләп алдым, комсомол билетлары алыштырган чорны хәтерлисездер, диюгә, полковник:
– Вспомнил! Ваша фамилия на «Г», на «Г» дип, төртелеп калды. Мин әйтеп биргәч, яктырып китеп, иңемнән кочып алды.
Ул Мәскәүдә, Муса Җәлил проспектында яши икән. Авиация турында китап язган, корректурасын күрсәтте. Теге, «минем урынга» инструктор булып билгеләнгән Лебеденко да шунда, бер урамда торалар икән.
Кызганыч, ул үзе эше буенча иртә китә, без соң кайтабыз, берничә мәртәбә ул мине эзләп номерга да кергән, шулай итеп, озаклап әңгәмә корырга, хатирәләр яңартып алырга җай чыкмады. Иртәрәк кайткан төнне эзләп керсәм, ул инде китеп барган иде...

Дәвамы бар.

"КУ" 1, 2017

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: