Тимә, яшәсен! (дәвамы)

Романның башын монда басып укыгыз.

Ибадибалар күрдем
Үлчәү йолдызлыгының бәрәкәтле нурлары җиргә туры караган мәлдә малай тапкан әнигә «Сталин бүләге» – биш метр сатин биргәннәр. Ачлык-ялангачлык патшалык иткән чорда бу да зур бүләк булып тоелгандыр. Әнием, бизәкле тукыманы йөзенә якын китереп, аның исерткеч хуш исеннән күзләрен рәхәт йомып, бер мәлгә хозурлык кичергәндер. Октябрьнең вак яңгырлы тымызык көнендә тәкъдирдән юаныч, җанына сабырлык сорап дога кылгандыр.
Без түбән очта аерылмас өч дус бергә үстек. Өйләребез дә бер урамда, капкаларыбыз да күренеп тора.
Зөфәр – зәңгәр күзле, куе саргылт чәчле, карлыкканрак тавыш белән сөйләшә. Әллә ниләр уйлап чыгарырга ярата. Аларның өе басу капкасы ягында. Өч яше тулып узгач, ул, арыш арасыннан юл сабып, межага барып чыккан. Шулай итеп, ул дөньяны танып белергә дип беренче сәяхәткә кузгалган. Анда – Бөгелмә юлы, ак ташлы, агарып яткан шоссе юл. Халык телендә – «сашайка». Аннан ара-тирә машиналар үтеп тора. Зөфәр агач төбенә утырган да исе китеп шул машиналарны күзәтә икән.
Аны сәгатьләр буе эзләп тә ихата тирәсендә таба алмагач, арыш арасыннан сузылган эзеннән барып тапканнар. Зөфәр шулкадәр әсәренгән булган:
– Әни, мин ибадибалар күрдем! – дип үзенең машиналар күрүен үз телендә аңлатып биргән. Аның бу мәзәк сүзе шунда ук бөтен очка таралды. Өлкәннәр дә аны туктатып:
– Ибадибалар күргәнеңне сөйлә әле, үскәнем, – дип, Зөфәрне аптыраталар иде. Шулай итеп, аның кушаматы «Ибадиба» булып калды.
Фаварис – кылыч борынлы, чем-кара күзле, маңгайдан ук башланган каты кара чәчле, безгә караганда гәүдәгә чандыррак иде. Биш апасы куенында үскәнгәме, холкы бик йомшак, чигү чигә, тальянда уйный, бии белә, хыялы – артист булу иде.
Өчебез өч төрле булсак та, безне Челтер чишмә суы, Эстәрле инеше, тау-үзәннәр җиле берләштереп, үсәсе килү дәртен әниләрнең уртак догалары сугарып торгандыр.

Малайчакта әнигә мин күпме борчу-әрнүләр китергәнмендер. Еллар аша кайта-кайта уйлыйм да дерт итеп китәм. Ә бит кеше гомере күзгә күренмәгән упкын-үткелләр аша уза. Кайсы чатта нинди хәвеф сагалап тора – моны берәүгә дә алдан белү язмаган.
Менә син такыр юл аркылы чыгып барган нәни генә бөҗәккә кара: үҗәт бер максат белән, кечтек кенә күләгәсен ияртеп, бара бит ул әнә; үлән төпләрен, җирнең чатнап ярылган урыннарын әйләнеп үтә-үтә алга үрмәли. Бу җәяүле җан иясе тояк астына эләгеп, йә аяк табанына, йә тәгәрмәчкә туры килеп тапталырга мөмкин бит. Иң актыкта – кош очып төшеп, чукып алуы да ихтимал.
Кеше гомере дә бөҗәкнеке кебек үк – көтелмәгән хәвеф-хәтәрләр чолганышында талпына. Сиңа озын гомер насыйп ителгән икән, димәк, куркыныч янаган мәлләрдә, учын куеп, «Тимә, яшәсен!» дип, хәвефтән йолып кала торган фәрештәң уяу тора...
Күбесе онытыла, ә менә кан чыгу белән бәйлесе хәтердә уелып кала икән. Миңа биш-алты яшьләр чамасы булгандыр. Безнең инеш суы тездән генә. Өянкеләр күләгәсеннән, бер төркем малайлар, чыр-чу килеп, судан узышып йөгерәбез. Кинәт, минем аяк кытыршы әйбергә тиеп китте, авырттырып чәнчеп алган да кебек булды. Әмма мин, мондый вак-төяккә игътибар да бирмичә, һаман йөгерәм. Берчак аяк турыннан кызыл кан шәүләсе чагылып киткәндәй булды. Туктап, күтәреп карадым да, атылып-бәрелеп, сөзәк ярга чыгып аудым. Уң аякның баш бармагы төбеннән кайнар кан чәптерә. Куркудан кычкырып җибәрдем. Малайлар йөгерешеп килеп җиттеләр. Кан гөрләвек кебек ага, инеш суы кып-кызыл булды – һәрхәлдә, миңа шулай тоелып хәтердә калды... «Әни, әнием...» дип җылыйм, ул чөгендер басуында, утауда, Зөфәр шунда торып йөгерде. Фаварис – югары очка, медпунктка.
Канны ничек тыярга белмибез. Болын буйлап кайтып килүче бер әби безнең янга тукталды. Тал төпләреннән әрекмән яфраклары җыеп килергә кушты. Кулъяулыгын тасма-тасма ерткалап, бер-берсенә төйнәп, әрекмән каплап, яраны бәйләгән кебек итте. Әрекмән яфраклары шунда ук лычма булды, кайнар кан эчтән бәрә, аны туктатырлык чара юктыр сыман. «И, улым... и, улым...» дип эчтән ниндидер дога укына-укына яраны уч арасына кысты. Канның дулавын болай гына басарлык түгел иде.
– Су төбендә ватык шешә төбенә баскансың, улым... Төп тамыры киселгән бит... Син курыкма, төзәлер, Аллаһ боерса... – дип, әби бер малайның чалбарын буган киндер каешын салдыртып алды, яралы аякны күтәреп торырга кушты, балтырны, тез астыннан каеш белән кысып, буып куйды. Минем бөтен тән калтырый, кинәттән бу көн нишләп болай салкынайтты соң әле? Тәндә хәлсезлек. Яра турысы сулыгып-сулыгып әрни. Барысы да төш кенә кебек. Күз үзеннән-үзе йомыла. Әнинең яңгыравык тавышы ишетелгәч кенә сискәнеп киттем.
– И Ходаем, тагын ни булды инде? – дип, әни мине күтәреп алды. Өшим, өшим, туңам, миңа салкын. Әнинең түше җылы, йомарланып куенына керәсе килә. Нигә бөтен тәнем калтырый, әнинең йөрәк тибеше калтыратамы әллә?.. Өске урамга менеп җиткәч, күрәм: ни гаҗәп – мәчет ишегалды дип йөртелгән, без уйный торган чирәмлек сап-сары төстә. Әле бая гына су буена төшеп киткән чакта ямь-яшел иде бит. Бакчаларда агачлар да сап-сары. Әле Сабан туе үткәнгә бер атна гына бит, көз җитте дәмени? Аяк әрнүе әллә кая тирәнгә төшеп китте бугай. Рәхәт оетып, тәннән бөтен теләк-уйларым чыгып бара сыман.
– Әни, төшер мине, йокым килә, шушында җиргә ятып кына торыйм, – дип ялынам. Башым әнинең иңенә салынып төшә.
– Хәзер, өйгә кайтып җитәбез. Түз, улым, түз, медпункттан Рәхимә апаң да килеп карар, – ди әни.
Бакчалардагы агачлар да сары, әнә, Миргазиян абыйларда гына үсә торган кузгалак куагы да сары... Без аның авызны бөрештерә торган әчкелтем яфракларын койма башына менеп ботарлый идек бит... Хәзер миңа берни дә кирәкми...
Бу сарысу дөнья да керфекләр арасына кысылып сүнә бара, сүнә бара. Мин йокы чоңгылына төшеп йомылам.
«Икълимәнең малае үлем хәлендә икән, каны агып бетә язган», – дип, күрше-тирәләр хәл белергә килә башлаган. Югары очтан әнинең якыннары да килеп киткәннәр. Кем чәй-шикәр, кәнфит, кем бал, тәм-том камыр ризыклары күтәреп килгәннәр. Медпункттан Рәхимә апа килеп укол кадаган, аяктагы яраны бинт белән бәйләгән, ниндидер ят исле дарулар калдырып киткән.
Мин боларның берсен дә сизмичә, аңымны җуеп йоклаганмын. Бервакыт уянып киттем, керфекләрне күтәреп карарга хәл җитми, әнинең тавышын ишетәм, өстәл янында кем беләндер сөйләшеп утыра ахрысы. Кем дигәнемнең тавышы таныш ла, Ак түти ич бу! Азнакайдан килгән чакта, ул безгә кермичә калмый. Аны бөтен авыл кардәш дип саный, өйдән-өйгә кунак итәләр, һәр сүзен йотып, авызына гына карап торалар. Шунысы сәер: нигә Ак түти? Ул бит каратут йөзле, кап-кара чәчле, чигә турларында гына чаларган уемтык бар...
Ишетәм, сизәм, әни җылап та алган ахрысы. Сулышы, тавышы – яшьле...
– Гел минем улыма бәла килә дә тора... Әллә күз тия инде, әллә берәрсенең бозымы кергәнме?..
– Догадан узып, әллә ниләр уйлама, Икълимә килен, – ди Ак түти. – Терелер. Бу хафаны да җиңеп чыгар, Аллаһы боерса... Ун яшькә кадәрле өч мәртәбә сыналыр улкаең. Өч мәртәбә...
– И-и Ходаем...Тагын ниләр күрәсе бар микән? Инде күргәннәре дә... – дип әни тынып калды, авыр итеп сулаганы ишетелде. Шактый тын утырганнан соң гына сүзгә кереште:
– Бервакыт... Нөгеш кырында урак урып, көлтә бәйлибез шулай... Баланы ышанып калдырыр кеше юк... Арба тартып йөрибез инде эшкә. Үз кишәрлегемне бетереп, кайтырга чыктым. Камыллы кырдан шактый баргач, нишләп баланың бер тавышы да чыкмый дип карасам... балам юк, кабык арба төбеннән төшеп калган. И Ходаем, дип, җылый-җылый йөгерәм. Барып җитә алмам, җен алыштырып куяр шикелле... Берсеннән-берсе шомлы уйлар килә башыма. Шул мәлдә әллә каян гына ак күбәләк пәйда булды, и очына инде, бер алга китә, бер миңа таба килә, әнә шунда балаң, әнә шул якта, дигән кебек мине әйдәкләп алып бара инде. Баланың исән икәнен күргәч, шатлыктан хәлем китте... Ята инде, үзалдына «ыгы-ыгы» дип сөйләнеп. Җыламаган да шикелле. Ә күктә тургай өзепме-өзә.
Теге ак күбәләк камыллы кырны чыкканчы озата килде. Менә шундый хәл... – дип, әни сүзен тәмамлады. Бу вакыйганы мин барында бер дә сөйләгәне юк иде әле, беренче тапкыр ишетәм.
– Бусы – сынау түгел әле, кисәтү генә булган, – диде Ак түти.
– Ашлык сукканда ярты авыл кубарылып чыга бит ыстанга. Яше-карты, бала-чагасы. Үзебез ашлык сугабыз, үзебез ачлы-туклы. Калайга җәеп, учак өстендә балаларга ясмык йә бодай кыздырып биргән булабыз. Ул чакта улыма дүрт яшьләр булды микән, көлтә төялгән атка утырып йөриләр инде, бер көтү малай... Бәла минекенә килә бит ул. Йөк башында утырып кайтканда, арба янтаеп киткән дә, көлтә белән бергә шуып, башы белән җиргә кадалган. Камыл 
биеклегендә кәҗә сакалы төбе киселеп кала бит әле кырда, тимер кебек катып кибә ул. Аягың тиеп китсә дә, тиресен суеп ала торган була. Менә шундый каты камылга, түтикәем... әйтергә дә куркыныч... каш турысы белән килеп төшкән бит балакай... Әле дә Ходай саклаган... Күзенә керәсе булган бит... И шеште инде, бөтен бите кара янып чыкты.
Ишетәм, Ак түти ярымпышылдап ниндидер дога укып алды.
– Шунда... тәүге сыналуны үткән... – диде Ак түти. Аллаһы боерса, өченчесен дә кичеп чыкса, улың фәрештә канаты астында яшәр, бар теләгәненә ирешеп, озын гомер кичерер...
Икенче көнне иртүк мине, печән түшәлгән арбага утыртып, Сәпәй хастаханәсенә алып киттеләр. Әти кулында дилбегә. Атны җай гына атлатып бара. Янәшәдә әни. Таулар менәбез, таулар төшәбез. Юл катысы, тәгәрмәчләрдән күчеп, аркамны җай гына дерелдәтә. Төш белән өн арасын йокы белән ялгап, тирә-якны күзәтеп барам. Тау-үзәннәр, ерактагы дулкын-дулкын урманнар – бар да сары төстә. Мин аларның кайчан да бер яшел төскә керәсенә ышанмыйм да инде хәзер. Әни:
– Сиңа баллы ашарга кирәк, улым, – дип, миңа вакыт-вакыт мендәр кәнфит каптыра.
Сәпәй хастаханәсе комташтан төзелгән, зур тәрәзәләре тезелеп киткән хәйран олы бина икән. Әмма эче тулы кеше, районда бер булганга, бөтен авыллардан монда агылалар ахрысы.
Минем яраны тектеләр микән, уколлар кадап, нинди дарулар биргәннәрдер – берсе дә хәтердә калмаган. Коридорда, сарык табырындагы кебек, кешеләр дуены арасында бик борчулы төн кунганымны ачык хәтерлим.
– Кайтып китик, әни, өйгә кайтыйк, – дип мышкылдап та алгач, икенче көнне безне кайтарып җибәрделәр.
Берничә көн мин урынга ятып кына тордым, яра җөе йомылганчы беркая чыкмадым.
Әти миңа кәкре башлы таяк ясап бирде. Шундый матур. Кабыгы салдырылмаган юкәдән, сипкелле булып тора. Мин таякны кулга тоткач, бер башка үсеп киткәндәй булдым. Мин дә Берлин, Кенигсберглардан җиңеп кайткан ветеран агайлар белән янәшә тора алам хәзер!
Өйалдында, ярым караңгыда яту тәмам туйдырды. Бер аякка сандали, икенче аякка бинт өстеннән ак йон носки киеп, ниһаять, урамга чыктым. Кояштан күз чагыла. Менә бит, дөнья сары төсен җуйган, тирә-як кабат яшеллегенә кайтып бара. Яралы аякның кырые белән басып, таякка таянып, сукмак буйлап киттем. Ул арада Зөфәр белән Фаварис та килеп җитте. Мин сер бирмим. Мин – горур. Европаны гизеп кайткан солдатлардан кай җирем ким. Үзем аксыйм, кулда – таяк. Сизәм, көнләшәләр дусларым. Утырып, пәкеле уйный башладык. Бер арада Зөфәрнең теленнән ычкынды бит:
– Кит әле, аксак тәре!
– Мин сикереп тордым. Таякны атып бәрдем:
– Кем аксак?! Әйдә, узышабыз!
– Син нәрсә, яраң төзәлмәгән килеш, – дип, Фаварис аркылы килде. Юк, узышабыз икән, узышабыз инде. Бәбкә үләне йомшак, аякны авырттырмас әле. Зөфәр белән янәшә тигезлектә бастык. Фаварис та биреште, минем таякны селкеп, команда бирергә булды.
Ыргылдык. Минем беркайчан да Зөфәрне йөгерүдә уздырганым юк иде. Бүген дә... Йөз метр ара үттек микән, аякның кайнарлана башлавын сизеп, күз төшереп алсам... Ак носкиның кунычы гына ак, калган җире – кып-кызыл. Бәхеткә, өйдән ерак китмәгән идек, әнинең дә төшкә кайткан чагы туры килде. «Тагын ни булды инде, улым», – дип әни манма канга манчылган носкины салдырып, бинтны сүтүе булды – әллә кай арага кан чәптерә башлады. Моны күреп торган Зөфәр белән Фаварис, Рәхимә апаны чакырырга дип, медпунктка йөгерделәр. Ул арада күрше Нургали абзый килеп керде.
Мин шундый көч белән бәреп, кан сиптерүен күргәч, кинәт күз алларым караңгыланып китте, хәлсезләнеп, әнинең кочагына аудым.
Бер атнадан соң гына дөньяга чыктым.
Көзгегә карагач, имәнеп киттем: симез түгәрәк йөзле малайдан тәбегә кысылган шәүлә генә торып калган. Почык борын гына элеккечә, мине үртәп, өскә чөелеп тора.
Кичен капка төбендәге утыргычта күрше-күлән гәп куерта. Мотыйк абзый, агач аягын сузып, ботак-чатакларын кыерлап ясаган таягын кырыена куйган. Мин дә, яралы аякны сузып, янәшәсенә кәкре башлы таягымны яткырып куйдым...
Аякның ярасы төзәлгәч, зур әнәйләргә кунакка бардык. Әти арба төбенә яңа чапкан үлән түшәде, аның өстенә җәймә япты. Әни кызыл шакмаклы төенчеккә күчтәнәчләр төйнәде.
Юл тигез, көн матур. Мәгъмүрә исемле алмачуар атыбыз үр төшкәндә тыйнак кына юырта, үр менгәндә гәүдәсен сузыбрак атлый. Күктән тургай җыры сибелә. Мин аны гади бер кош дип, һич тә уйламыйм, күрергә теләп, күк чоңгылыннан эзләп азапланмыйм да... Миңа калса, күк гөмбәзе, галәмәт зур кыңгырау буларак, үзе шулай чурыйлап тора шикелле.
Зурәнәйнең дүрт улы бар. Икесе – Әнвәр абый белән Мөнир абый – Бөгелмәдә эшлиләр. Ике улы – Индус белән Әмир – тимер юлда, берсенә –18, икенчесенә 16 яшь. Зурәнәйнең йорты да Бөгелмә белән Ютазы арасындагы урман куенында, тимер юл буенда гына икән. Әллә ничә бүлмәле, зур йорт, каралты-куралары, җиләк-җимеш бакчасы белән, тирә-юньдә бердәнбер булып, кукраеп утыра.
– Җәннәт инде монда, җәннәт, – ди әни.
Әти сүзсез генә көрсенеп куя.
Олылар күрешеп, хәл-әхвәл белешеп, атны туарып, әйберләрне урнаштырган арада, мин «җәлт» кенә тимер юлны карап килдем.
Монда ниндидер сәер, ят ис аңкып килә. Бу ис минем тизрәк үсеп, ерак дөньяларны күрәсе килү теләген котырта (соңыннан белдем, шпалны буйый торган креозот исе икән бу).
Кояшны тәгәрәтеп, әллә кай ераклыкларга кереп югалган серле рельсларны, тальян гармун бирналары кебек тезелеп киткән шпалларны күргәннән соң, кыбырсый башладым, бер урында утырып тора алмыйм. Кайчан күренә инде бу поезд дигәннәре, нишләп юл буш тора?
Ул арада куаклар аша әнинең борчулы тавышы ишетелде. Мине эзли чыккан икән.
Яфраклары лепердәп торган усак, юкә агачлары күләгәсендә озын өстәлгә табын әзерләнгән. Зурәнәйнең энә күзеннән чыккан кебек нечкә, еламсык тавышы әллә каян ишетелеп тора. Бер якта учак өстенә кара корымлы казан асылган... Өстәл түрендә түшен киергән самавыр... Өстәлдә нинди генә тәм- томнар юк. Әнвәр абыйның кызы, миннән бер яшькә кече Роза белән әлегә сөйләшеп китә алмыйбыз, бик бирелеп яшел кыяр кимерә бит әнә.

Ул арада зурәнәйнең уллары – Индус абый белән Әмир абый кайтып керделәр. Велосипедларын бастырган килеш бер-берсенә сөяп куйдылар да, безнең белән күрешкәч, агач кәүсәсенә беркетелгән юынгычта кулларын юып, өстәл янына килделәр. Табын түгәрәкләнде. Кунакта ризык та тәмлерәк тоела бит югыйсә, әмма минем тамактан үтми, гел бер уй усак яфрагы кебек атына: кайчан инде поезд килер, кайчан күрермен?..
Ризыкка үрелгән сыман итеп, чемченеп утыра торгач, колакка бер ят тавыш ишетелгәндәй булды: «тык-кы, ты-кы, ты-кы...» Әнинең ике уч арасында, иләкне биетеп, он иләгәндәге кебек.
– Уфа поезды... – дип куйды Әмир абзый. Индус абый, кесә сәгатен чыгарып карады да:
– Унбиш минутка соңарып килә, – диде.
Димәк, әнә шулай «тык-кы, ты-кы» тавыш чыгарып, чынлап та, поезд килә. Моны күрми калалар диме, мин шым гына торып, куак арасына кереп чумдым. Тимер юл үзе биектәрәк, як-ягына кулга йомшак тоелган түгәрәк ташлар сибелгән. Офыкка карыйм. Әнә, бөдрә төтене дә күренеп алды – килә, поезд килә! «Тык...кы, ты-кы»сы да көчәйгәннән көчәеп ишетелә. Паровоз, кара дию пәрие кебек, зурайганнан зурая бара. Артында яшел вагоннар. Ян-якларыннан пармы-төтенме бөрки-бөрки, дәһшәтле бер көч белән ажгырып, үз җилен ияртеп килгән паровоз нәкъ минем турга килеп җитте, ачык ишегеннән машинист миңа карап елмайды да, ым кагып, сыңар кулы белән нәрсәнедер тартты. Шул мәлдә... яман зәһәр гудок тавышы бөтен дөньяны ярып төшереп, коточкыч ярсулы уларга тотынды. Куркуымнан чырыйлап кычкырып җибәрдем. Артыма чүмәлеп, бу җилле тавыш гарасатыннан очып китәрмен кебек, җиргә ябышып, бармакларымны батырдым. Ул арада табындагылар чабышып килеп җиттеләр. Мин шулкадәр каты кычкырганмын икән, хәтта гудок тавышын да җиңгәнмен.
«Әй Ходаем, бетте балам», – дип хәвефләнеп йөгереп килгән әни, агарып чыккан, дер-дер калтырап торган улын кочагына алып: «И бала, и бала...» – дип сөйләнә-сөйләнә, күлмәгемне күтәреп, тел очы белән генә тәнемә төкергән сыман итеп, дога укырга, өшкерергә кереште.
Тәннән әле курку да чыгып бетмәгән, миннән бер яшькә бәләкәйрәк Розаның көлеп торуына ничек инде гарьләнмисең.
– Поезддан курыкты. Куркак син, куркак, – дип, телен чыгарып, үртәгән була бит әле җитмәсә...
Кайтып китәр алдыннан үч алдым үзеннән. Аның сап-сары ике уенчык үрдәге бар иде. Нәкъ чын зур үрдәк кадәрлеләр. Каурыйлары – сап-сары, борыннары – кызыл. Шул үрдәкләрнең берсен бер рельска, икенчесен – икенче рельска утыртып куйдым да поезд килгәнен теләп ятам. Көттермичә генә килде бит тәки. Паровоз алдындагы итәк сыман рәшәткәсе килеп бәрелүгә, сары үрдәкләр, чәрдәкләнеп, тирә-якка чәчрәп очты.
Роза сеңелнең тимер юл буеннан җылый-җылый сары каурый кисәкләрен җыеп йөргәне бүгенгедәй күз алдымда. Ул чакта ук минем инде гарьләнүдән үч алуымны үкенү алыштырган иде.
Үчлек энә булса, үкенү исә шул энәгә тагылган җеп икән.
Авылга кайткач, поезд күрүемне сөйләп, и мактанган булдым. Аның гудок тавышы әллә каян яңгырап ишетелә, дим. Куркуым хакында – ләм-мим.
Икенче җәйдә Индус абый белән Әмир абый икесе ике велосипедта Сабан туе алдыннан кайтып төштеләр. Безнең ике йөз капкалы авылда велосипед иярләүчеләр икәү генә. Берсе – югары очта Малик абзый, икенчесе – күршебез Нургали абзый. Икесенең дә иске, шыгырдап, шыңгырап тора. Ә боларның өр-яңа. Германиядә эшләнгән «Дайман» велосипедлары, хәтта фарасы да бар, бөтен җире елык-ялык итеп тора. Малайларның күзен кыздырып, урам әйләндертергә дә була.
Сабан туе көнне киенеп-ясанып бәйрәм мәйданына чыгып киттеләр. Индус абый читек кебек җиңел-юка, кунычлары сыдырулы хром итек кигән, кунычыннан төсле ташлардан эшләнгән хәнҗәр тоткасы күренеп тора. Кара чалбар, җиңе сызганулы ак күлмәк кигән, кепкасы астыннан чәч учмасы ташып чыккан. Иңендә – гармун.
Әмир абый гәүдәгә аннан калкурак. Ботинка кигән, чалбардан, ак күлмәктән. Кап-кара чәчен майлап тарап куйган.
– Ипле генә йөрегез, – дип, әти аларны капкадан озатып калды. Читән буендагы велосипедларны янәшә китереп, терәп куйды. Киндер торыпша алып чыгып, өсләрен каплады. Кояш буявын уңдыра күрмәсен, янәсе...
Әти-әниләрнең күз уңыннан китмичә генә, без дә мәйданда булдык. Зөфәр әтисе җигеп йөри торган Җирән кашканы ярышка алып чыкты. Аның тузанга батып, өченче булып килгәнен Фаварис белән ут йотып карап тордык. Зәки абзый, дәртсенеп, башын чайкап, их, яңабаштан ярышсакмы – беренчелекне бирмәс идем, дигәндәй үкенүле кешнәп куйган Җирән кашканың йөрәген суытырга дип, тезгененнән тотып, болынга алып китте.
Пардан булсын дип, әниләр өчебезгә дә ак сатиннан, сыңар кесәле күлмәк тектергәннәр иде. Зөфәрнеке менә тояк тузаныннан күгелҗем төскә кергән. Кара чалбарындагы ябага йоны да кагып кына бетмәле түгел. Фаварисның аягында зәңгәр төстәге киндер чүәк, Зөфәр – шахтёр башмагы, мин исә әти тегеп биргән кара күн сандали кигәнмен. Сандали – минем мактанычым. Йөзе нәни генә түгәрәк биш тишекле, атлаганда, барлыгын искәртеп, чылтыр-чылтыр итеп куя торган тимер аеллы, үкчә туры ике катлы итеп, эченә каен тузы куеп калдырып тегелгән.
Без менә шулай өчәү, кыска шәүләләребезне әле сулга, әле уңга ташлап, билле прәннек ашап, әйрән эчеп, истирәхәт кылып йөрибез.
Бер читтә җиткән кызлар, егет-җилән түгәрәкләнеп басканнар, бию бара. Индус абый гармуны белән уртада. «Иң чибәр кыз авылда кем, исеме ничек?» дип әнидән сораган. Әмир абый да шунда. Әнә ул, пар толымын түшенә салган, бөтерелмә итәкле Гөлсиринә апаның кулыннан тотып бии. Их, Әмир абый урынында булсаң иде хәзер, шул түгәрәкне бер итеп биесәң иде, авылның иң чибәр кызын, каерып алып, канатлы атта очыртып алып китсәң иде – еракка, еракка... Кесәдәге компасны капшап карыйм. Төшеп калмаганмы. Мин бит Төньяк полюс белән Көньяк полюсның кайсы якта икәнен ачыкламыйча йөри торган малай түгел.
Менә көрәш кыза. Быел да Сәгыйрь абзыйны җиңәрдәй кеше күренми ахрысы. Каерып ала да, баш аркан ыргыта, микылдап кына барып төшәләр. Кайсылары, башы әйләнгән кебек, аңкы-миңке килеп тора, андыйларны култыклап, читкәрәк алып китеп чирәмгә утырталар.
Пәһлеван гәүдәле булгангамы, Сәгыйрь абзыйны «Өлкән Сәгыйрь» дип йөртәләр. Ул, чынлап та, куркыныч дәрәҗәдә дәү гәүдәле, салынып төшкән йөнтәс-куе кашлары арасыннан утлы күмер күзләре уйнап тора, таза имән ботагы кебек беләк, куллар... Печән өйгәндә эскерт очларга дигән печән күбәсен ул гына шундый биеккә чөеп бирә ала. Өч япьле агач сәнәген – кая күтәрү – кыймшата да алмыйсың, Алып батыр сәнәге диярсең, сабы шундый юан, биниһая озын.

Ике потлы герне дә ул капка башыннан чөеп кенә уйный.
Быел тагын кояш астында көтеп әлсерәгән тәкәне, елдагыча, Сәгыйрь абзый иңенә салдылар. Мәйдан гөр килә. Мин дә куанам. Ни дисәң дә, Сәгыйрь абзый минем әнинең бертуган апасының ире бит...
Инде без өйгә кайтып чәйләр эчкән идек. Мәйдан таралса да, бәйрәм кайтавазы әле һаман авыл өстендә тирбәлә. Сызылып кына гармун тавышлары яңгырап ала. Урамнан ара-тирә кыңгыраулы атлар узып китә.
Кешеләрнең йөрешендә, капкаларның шыгырдап ачылуында, морҗалардан чыккан сыек төтеннең коймаклы исендә, этләрнең этлеген итеп кенә бәйрәмчә өреп куюында – һәммә тарафта үзгә бер җанлылык сизелә.
Кояш өйләдән авышып, инеш турын атлап чыккан чакта, мин бәйрәм күлмәген салып, урамга томырылам дип, баскычка чыккан гына идем, Индус абый кайтып керде. Йөзе агарып чыккан, күлмәгенең дә сыңар җиңе ертылып, чалбар каешыннан чыгып, итәге кайтарылып тора. Гармун каешын икенче иңгә күчерде дә, ашыга-ашыга торыпшаны алып ташлап, билсәпитен кузгатты, шунда гына мине искәреп алгандай:
– Мин киттем, – дип капканы ачты. Юлга чыгып, тегермән межасы ягына таба ашыгып китеп барды.
Бераздан хәбәр килеп җитте. Индус абый булган җирдә нинди дә булса буталыш чыкмый калмый иде. Бүген дә авыл егетләре белән чәкәләшеп алган. Мәйданнан авылга төшкәч, районнан бәйрәмдә тәртип сакларга дип җибәрелгән милиционер аның юлына аркылы төшкән. Үзе генә булганмы, янында берәр авыл егете булганмы – анысы нәмәгълүм, Индус абый теге милиционерны каерып тоткан да, кибет каршындагы коеның чиләгенә бөгәрләп утырткан.
Чыгырын әйләндереп бер төшерә, суга манчытып ала да, бер меңгерә икән бу милиционерны. Унбиш метрлы тирәнлектәге кое бит ул. Бурасының эчтә бозлары җәй көне дә эреп бетми. Милиционер ялына икән моңа.
– Сиңа ышанганчы, суга таянам мин! – дип, Индус абый тәртип саклаучы утыртылган чиләкне соңгы мәртәбә, туң салкыны бәреп торган караңгы су көзгесенә чаклы чупылдатып төшергән дә китеп барган. Бу хәлне пәрдә читеннән, капка ярыгыннан карап торганнар. Индус абый китеп күмелгәч кенә милиционерны бозлы коедан коткарганнар.
Кичкә таба безгә авыл советы рәисе Миргалифан абый белән милиционер килде. Индус абыйны сорыйлар. Әтинең «китте» дигәненә генә ышанмыйча, өйне, абзар-кураларны, тентегән сыман, бер әйләнеп чыктылар. Яшәү урынын сорагач, әти:
– Әкияттә язылган бит әле: барам шунда – белмим кая, табам шуны – белмим нәрсәне, – дип көлде. – Җил кайда яши, дип сорагыз лутчы.
Әти боларны табынга утыртып, каклаган каз, казылык ише нигъмәтләр белән сыйлап, ачыбал белән йомшартып җибәрде:
– Син Миргалифан дус, вакланып йөрмә инде, милициягә дә хәтәррәк эш бетмәгәндер, бәйрәм көне, яшьләр бит, буыны катмаган килеш сугып сындырмыйк, – диде.
Әмир абый исә бу хәлләрне белмәгән-ишетмәгән икән. Чат урманына кызлар белән китеп, лесник өендә аулагөй ясап ятканнар. Икенче көнне иртән генә кайтты. Төштән соң мине велосипед артына утыртып, үзләренә кунакка алып китте. Башта без Яшәр дигән авылда кундык. Кичен Әмир абый, ниндидер кызларны чыр-чу китереп, капка төбендә утырган сыман булды да каядыр китеп югалды. Мин бакчада, биек агач астына урын җәелгән сәкедә берүзем ятам.

Күңелсез. Ялгызлыктан кимсенеп, мышкылдап та алам. Шулай бәргәләнеп, Әмир абыйның кайтуын көтә торгач, изелеп йоклап киткәнмен. Керфекләрне аерып, күзгә кояш нуры үрмәләгәч кенә уяндым.
Тагын юлга чыктык. Үр менәбез, үр төшәбез. Урманнар калка, кырлар җәелә торгач, бер авылга килеп кердек.
Өйләр сәер икән бу авылда; түр тәрәзәләре белән урамга бәреп чыккан. Нигезләре ятма читән белән үрелгән. Аңа туфрак төеп тутырылган. Урыны- урыны белән читән сүтелеп киткән дә, тишектән туфрак агып тора. Тәрәзәләр кечкенә, кыеш-мыеш түбәләрнең биле сынган. Безнең авылда да өйләрнең күбесе салам түбәле, әмма бездә ничектер пөхтә, җыйнак эшләнгән, наличниклар да ачык буяулы, тәрәзәләрдән эре чәчәкле гөлләр көлеп тора.
– Рус авылы бу, – диде Әмир абый.
Урамда очраган апаларны искәреп барам: барысы да кара-зәңгәр күлмәктән, маңгайга төшереп бәйләгән каракучкыл яулыктан. Боларга безнең әниләр кебек чәчәкле якты күлмәк кияргә, ак яулык бәйләргә ярамый микәнни?.. Болай бит төмсә йөзле, усал, куркыныч булып тоелалар. Кайчандыр минем адашып калган Рәзинә апаны коткарган руслар да шушындый булды микән? Әнә, чабаталы ирләре дә озын итәкле кара күлмәктән, билен буган, ямьшек киез эшләпәле.
Бер капка төбендә берничә хатын-кыз җыелып тора, кара каргалар кебек. Әмир абый велосипедын шулар янына китереп туктатты. Аякларны яшел чирәмгә төшердек.
Сүзгә керештеләр болар. Әмир абый да тегеләр телендә теттереп сөйләшә. Мин бер сүз дә аңламыйча, тик басып торам. Шул мәлдә күрше капкадан чиләк тоткан озын буйлы бер кыз чыгып, коега таба китте. Нечкә билле гәүдәсен ыспай сыгылдырып атлый, дулкынланып торган итәкле ачык зәңгәр сарафаны да үзенә килешле; таратып җибәргән, куе, якты сары чәче кояш шарлавыгы сыман агып бара кебек. Кара каргалар арасына әкият иленнән ялгыш кына килеп төшкән сылудыр бу!
Әмир абыйның аңа йотылып карап калуын күреп, кара түтиләр елмаешып, Әмир абыйга төртә-төртә, нидер әйтешеп алдылар.
«Городская» дигән сүз генә сөзелеп аңыма керде. Ни дисәң дә, быел көздә мин бит укырга керәсе. «Белмим» дип акланудан «беләм» дип мактануга күчәргә вакыт.
Әмир абый болардан нидер сорый, нәрсәгәдер төшендерә торгач, кара түтиләр олы урам уртасыннан болай таба килүче хатынны дәшеп алдылар. Галушын сүс җеп белән бәйләгән, каткан ипи кисәкләре салган алъяпкыч итәген җыеп тоткан бу апага нидер аңлатырга керештеләр. Ул, башын иеп, моңсу гына тыңлап торды, кабартма битен кул аркасы белән сөртә-сөртә елап та алды, аннары сары сипкелле, тузгак чәчле бер малайны җитәкләп китерде.
Миннән әз генә калкурак бу малай олы апалар әйткәнгә карышып торган сыман булды, әнисе арт шәрифенә бер шапылдатып алгач, күнде бугай, баш кагып кына тора башлады.
Соңыннан аңладым: Әмир абый аны көтү көтәргә яллаган икән. Исеме – Коля, үскәч, Николайга әверелә, ди. Аны ияртеп, Әмир абыйларның тимер юл буендагы өйләренә алып кайтып киттек.
Төнлә мин, яңа урында борсаланып, уянып алгаладым. Ишетәм, Коля мышык-мышык елап ята. Ничек итеп эндәшим соң аңа. Әнисеннән, туган йортыннан аерылуны авыр кичерәдер. Ул бит минем кебек кунакка килмәде, аны мәҗбүри җибәрделәр.

Икенче көнне төш турында зурәнәй белән урман ягына чыктык, Коляга ашарга илтергә. Зурәнәй иртүк аңа көтүне кайда йөртергә, кайсы аланга чыгарга, кайчан урман эченә керергә – барын да төшендереп кайткан иде. Көтү дигәч тә, безнең авылдагы кебек, күз күреме җирләргә тарала торган, югары оч, түбән оч көтүе кебек ишле мал түгел инде. Коля карамагында җәмгысы – бозаулары белән бергә җиде баш сыер да, аклы-каралы утыз ике баш сарык кавеме икән.
Безнең авылда берәү дә көтүче булырга теләми. Әмма өй борынча, чират җиткәч, һәммә кеше көтүче булып ала, ихатадагы мал санына карап, бер, ике йә өч көн кыр-урман-тугайларның хуҗасына әвереләсең.
Зурәнәй ашъяулык җәеп, Коля белән икебезгә дә каен төбенә табын әзерләде дә үзе җиләк карарга дип, алан эзләп китте. Коля белән сүзсез генә тәгам җыеп утырабыз. Әллә ничек. Аптыраганнан, аның битендәге сипкелләрен санап чыгасымы... Минем өчен ул – телсез. Аның өчен мин – телсездер. Ике телсезне кушкач, кул хәрәкәтләре белән аңлашу, ымлыклар ярдәмгә килә. Зурәнәй янәшәдә булса, сүз ялганыр иде. Русчаны ул ярыйсы сукалый шикелле.
Бераздан Коляны үзен генә калдырып, зурәнәй белән кайтып киттек.
Бер турда зурәнәй мине чуен юлына алып чыкты. Мин бүген дүрт поездны каршылап, кул болгап озатып җибәргән идем инде.
Паровоз машинисты минем якка күз төшереп алган сыман була, «кычкырт әйдә, кычкырт гудогыңны бар көченә, барыбер курыкмыйм!» дип, үҗәтләнеп, йодрыкны кысып калам. Әмир абый аңлатты миңа: гудок тавышы паровозның морҗасыннан чыга икән...
Шпаллар буйлап күпмедер баргач, зурәнәй тукталып, авыз эченнән дога укыды.
– Шакирым – әтиеңнең иң олы абыйсы иде. Син аны ишетеп беләсеңдер, – дип сүз башлады зурәнәй. – Менә шушы урында... шырпы кабы, тәмәкесе чәчелеп ята иде, кабызырга өлгермәгән мескенем... Менә шушы төштә рельска утырган булган... Төнлә бит... Урталай өзеп киткән поезд.
Юл буе зурәнәй миңа үткән гомерләрен сөйләп барды. Шакир абзый бик гаярь ир затыннан булган. Эстәрлебаш авылы янында кирпеч заводы төзеткән. Анда егерме биш марҗа эшләгән. Киңәергә, заводны зурайтырга дип йөргәндә, кулак дигән бүкәй уйлап чыгарып, ил буйлап, иң булдыклы ирләрне Себергә сөрү мәрәкәсе башланып китә. Шакир абзый, алданрак сизенеп, заводын таратып өлгерә. Балтачта ул чакта ике тегермән була. Югары очта – Пауыл тегермәне, түбән очта – Шакир абзыйныкы. Бер елны шук малайлары – Мөнир белән Индус, түбә астына чыпчык оясы карарга дип менеп, ут төшерәләр. Дөрләп кабынган ут күз алдында бөтен түбәне ялмап ала, малайлар качып китәләр. Тегермән нигезенә кадәр янып, кара күмергә генә кала.
– Нишлисең бит, төянеп чыгып киттек инде, чуен юлына эшкә килеп урнаштык. Бер айдан соң, пожар чыгарган малайлар да табылды. Менә шуннан бирле яшибез инде монда. Агачларны төпләп, бакча булдырдык. Урыслардан күреп, алмагач, чия, карлыган куаклары утырттык. Татар да, бисмилла әйтеп утыртса – үсә икән, бәрәкәте белән, – дип зурәнәй, күңелен ачып ташлады. Югыйсә ул гел зарланган, нигәдер шелтәләгән сыман сөйләшә иде. Якын булып, чынлап та, әнкәйнең зуры булып тоелды бит әле ул бу мизгелдә.
Икәү генә шулай чөкердәшеп шпаллардан барабыз. Ерак дөньяларны тоташтырган парлы рельслар зәңгәр сызык булып офыкка китеп югала. Баш очында тургай сайрый. Күктә кояш елмая. Рәхәт. Шпаллар өстеннән бару җайсыз икән: бер атлам җитми, ике атлам артып китә.
Кыз кеше белән уйнау кызык буламыни. Роза белән уйнаган сыман итәм. Минем кесәдә компас, ике япьле пәке йөри. Мин аңа полюсларның, көньягы- төньягы кай тарафта икәнен күрсәтәм: шуны белмәгән килеш йөргән була бит әле. Роза миннән сагая, үрдәкләрен поезддан таптатуны кичерә алмый, уенчыкларын миннән яшереп куя.
Төнлә поездлар үтүе серле дә, шомлы да. Мин шул серлелек бишегендә тирбәлеп, йокыга чумам, шомы төшкә керә...
Таң монда кошлар сайравы белән куерып ата.
Кояш нуры сузылып, битне сыйпап алса да, уянмыйм әле, йокы ялына чытырдап ябышам. Черки бик нәзек тавышка колакны бораулый – барыбер уянмыйм дип иркәләнеп ятканда, сарай ягыннан зурәнәйнең хәвефле тавышы яңгырады. Бу сиңа черки безелдәве генә түгел.
Күз кабакларын каерып ачып, болдырга чыккач, шуны белдем: төнлә көтүче малай качып киткән!
Башта моңа ышанып җитмичә, сипкелле Коляны төрле җирдән эзләп карадык. Кычкырып, урман ешлыгын уяттык, кыр ягына чыгып, офыккача күз текәдек – әллүр Коля, бирчәеп, чатнап каралган үкчәсен ялтыраткан.
«Менә сиңа кунак, кунак башыңа тукмак!» – дип, үземне кызганып куйдым. Болай булгач, көтү бәласе миңа кала бит инде.
Беләм мин, көтү көткәндә вакытның кереш кебек сузылганын, беләм... Күктә кояш, тышауланган кебек, гел бер урында үшәнләнеп тора, урман артына тәгәрәп төшәргә һич тә ашыкмый. Бездә бит сыер терлеге урманда, аланнарда аерым көтелә, ә сарык-марыкларның яраткан үләне – тауларда. Анда бит бар да уч төбендәге кебек күренә. Ә монда – урман арасы. Сыерлар да әнә әсәренгән, кигәвенгә түзә алмыйча, койрыгын туры күтәреп, байрак итеп болгыйлар. Сарыкларның мондый эсседә аңы парга әйләнә. Каен төпләренә өелешеп, үз күләгәсен иснәп, йокымсырап торалар. Сыер-таналарның – үз дуамаллыгы, бөдрә йонлы сарыкларның – үз барлыгы. Менә шушы ике төрле холыкның җаена төшеп берләштерү – көтүче вазифасы инде.
Өч көн изаланганнан соң, мин дә качып кайтып китәргә уйладым. Чуен юл буйлап китеп барсам, Бөгелмәгә барып чыгам инде... Ерактыр. Куркыныч та... Урманны кичеп, кыр юлына чыксам... Нинди юлдан, кайсы якка китәргә? Кесәңдә компас йөрткән буласың! Төньяк полюсны белүеңнән ни фәтва, авылың тарафын да чамалый алмагач...
Юк, качып китсәм, зурәнәйне рәнҗетермен. Ул миңа әнә ничек күңелен ачып, якын итеп, хәтер изүен чишеп салды бит... Түзәргә, түзәргә...
Бу көннәрдә урман хозурында тагын күпме кан югалттым икән? Бусында инде – сиздерми генә кунып, тәнгә энә кадаган черкиләр, авыр итеп килеп бәрелгән кигәвеннәр файдасына.
Җиде көннән соң әти мине килеп алды.
Бер атна эчендә мине талап тәмам көрәеп, үзләшеп беткән кигәвеннәр белән хушлашырга туры килде...

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2016

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: