Логотип Казан Утлары
Роман

Таш калада баш кала... (дәвамы)

Аңа, ниһаять, операция ясадылар, тик файдасы гына булмады, ул операция вакытында җан тәслим кылды, пычак астында үлде. Табиблар: «йөрәге түзмәде», — дип акланды...

Романның башы монда.

12

Раушаниянең авыруы шактый озакка сузылды. Сентябрь урталарында

башланган хаста газаплары кыш ахырына хәтле җитте. Хастаханәдә ятып,

әзрәк терелгәндәй була да, бераздан аны кабат «скорый» белән шунда

озаталар. Операция ясатырга Раушаниянең дә, Инсафның да акчасы җитми.

Атасының акчасы юк түгел, ләкин кызның әле тагын ике энесе бар, аларны

үстерергә, укытырга да дөнья кадәр акча кирәк. Авыл халкы андый нәрсәгә

һәрчак кысмыр булды, бушлай операция ясатуны көтеп, шуны уңай күрде.

Инсаф, калага барып, таныш профессоры белән очрашты. Ул аңа бер айдан

соң РКБда йөрәккә планлы операция ясау мөмкинлеге булачагын, шуңа

тиклем көтәргә кирәк булыр, дип аңлатты. Тик әле ул бер айдан соң гына

була, ә операцияне тиз арада ясарга кирәк, чөнки Раушаниянең язмышы

кыл өстендә тора иде.

Кыз егетнең хыянәтен бик авыр кичерде. Юк, аны бөтенләй какмады, ләкин

үзенә артык якынайтмады да. Бу хәлгә нык аптыраган Инсаф, өметсезләнеп,

икенче якка ташланды, ягъни Ландыш белән күрешүен туктатмады. Латыйп

хатыны, халык сөйләвенә һәм дә иренең кара янып көнләшүенә, аны кагып-

сугуына да карамастан, Инсафка чат ябышты. Яратты ул Инсафны, егет тә

үзенең яратуын яшермәде. «Нинди заман җитте! Ир хатыны буйдак егет белән

зина кыла, совет заманы булса, халык суды ясап, урынына утырталар иде

боларны!» — диеште усал телләр. Ләкин бу зина кылуны фәкать мәхәббәт

хисләре белән генә акларга булыр иде. Ландыш әйтмешли: «мәхәббәттә гөнаһ

юк!». Боларның барысын да белеп, ишетеп торган Раушания кичерә алыр иде

микән соң аны? Юк, юк, билгеле. Тора-бара Инсаф аның өчен сөекле кеше

булып кына түгел, ә дус булудан да мәхрүм калырга мөмкин иде.

...Буран җиле давыллап юл кырыена кар өя. Район үзәгендә дистәләгән

кар җыю тракторы асфальт өстеннән кар көри, ләкин алар да өлгереп җитә

алмыйлар. Дәү әнисе биргән акчага Инсаф ни алырга да белмәде. Бер кибеткә

керде, икенчесеннән чыкты. Ашарына-эчәренә бар иде кызның. Ул аңа чәчәк

алырга булды. Аны районда бер генә җирдә саталар. Ак чәчәкләр алырга теләде.

Керде, ләкин анда да — шымытыр. Кыш бит, җәй айлары булса, болыннан

гына җыйнап кайтыр иде, Раушания кыр чәчәкләрен ярата. Көч-хәл белән

өч чәй розасы җыештырып, шуны үтә күренмәле полиэтиленга төрделәр.

Розаларның берсе сулган, көйгән иде инде. Шул букетны кыстырып, Инсаф

кыз яткан палатага килеп керде. Ни хикмәт, палатада бүген ул үзе генә калган...

Аңа кабат система куйганнар, гәүдәсе капельницалар белән уралган... Палата

эче шыксыз, салкынча...

— Исәнме, Раушания! — дип кыюсыз гына эндәште ул.

— Исәнме... — Тыны авыр чыкты кызның. Күрәсең, авыруы көчле иде.

— Болары — сиңа! — Ул букетны таратып, чәчәкләрне ваза хезмәтен үтәгән

өч литрлы сулы савыт эченә тыкты.

— Рәхмәт сиңа... Нинди... матур...

— Ак чәчәкләр алырга теләгән идем, сатуда булмады, — дип акланды егет.

— Бу Әпсәләмне укый-укый тәмам җенләнеп беттем бугай инде. Алганда бигүк

ошап бетмәгән иде. Карап торырга ярыйсы икән...

— Рәхмәт... матур чәчәкләр...

— Җә, хәлең ничек? – диде дә, ул урындыкны этеп, Раушания каршына

утырды.

Йөрәк приступларыннан җәфаланган кызның йөзе кәгазь төсле ап-ак

булган, күз төпләре каралып чыккан. Ләкин шул хәлендә дә аннан ниндидер

сафлык, ихласлык ургылып тора, ул тагын да матурланып, чибәрләнеп киткән

кебек тоелды.

— Приступларым үтте... Тик кабатланырга мөмкин. Табиблар шулай ди...

— Бер айдан соң, Раушания, бер айдан соң без сине калага алып китәбез,

— дип сөйләнде Инсаф. — Хирург белән сөйләшенгән...

— Юк, юк! — дип өзгәләнде кыз. — Мин беркая да бармыйм! Алып кайтыгыз

мине авылга, үлсәм, шунда үлим! Җылыда, үз өемдә, атам-анам янында...

— Раушания, зинһар, сүләмә шул үлем турында! Син әле яшәячәксең!

Операция ясагачтын ук без синең белән өйләнешәбез! Матур итеп яшәрбез,

балаларыбыз булыр, иншалла...

— Булыр...

— Әйе, җаным...

— ...синең булыр... ә минеке...

— Нишләп алай дисең?

— Үз хәлемне... үзем генә беләм...

— Раушания, кичер мине!

— Ни өчен?

— Йөрәгеңә шундый авыр яра салган өчен. Нишлим, ялгыштым... ничек

диләр әле... минутлык хискә исереп, сине, бердәнберемне, якын кешемне

рәнҗеттем. Кичер...

— Акланма... кирәкми...

— Кичерә алмыйсың... димәк...

— Ходай үзе кичерер...

— Ә син?!

— Мин барыбер бәхетле, Инсаф! — диде ул, сүзне икенчегә борып. — Мин

синең булуыңа сөенәм, менә син минем янымда... утырасың... Син булмасаң,

кем утырыр иде, кем чәчәк күтәреп килер иде... Утыр... китмә... минем яннан...

куркыныч... бер үземә... ишетәсеңме...

— Ишетәм...

— Китмә минем яннан! Китмә... яме...

— Монда мин, җаным, борчылма, мин беркая да китәргә җыенмыйм...

— Китәрсең... вакыты җитәр... Үзең үк китәрсең... беркем дә сине тотмас...

тик әлегә китмә... Менә хәзер... хәзер син минем янда бит... иел әле... — Инсаф

Раушания ягына башын салуга ук, кыз аны кочаклап үпте, аңа сарылды. Ләкин ул

көчсез иде әле, аңа артык хәрәкәт ясау да шактый күп көч сорый иде. Үлем белән

тарткалашкан, күзләре мөлдерәмә яшь белән тулган кызның шулай гасабиланып

бәргәләнүен күргәч, Инсаф үзе дә, аңа күз яшьләрен күрсәтмичә, эчтән генә

сыкранды, еламсырады. — Мин сине беркая да җибәрмим! Юк, җибәрмим!

— Җибәрмә мине, җаным, җибәрмә... — Алар ике бала, ике нәүмиз бала,

сабый балалар сыман, кочаклашып еладылар.

— Мин бер генә нәрсәдән куркам, — диде Инсаф, берникадәр вакыт тын

торгач.

— Нидән?

— Каргышыңнан.

— Каргышымнан... Ялгышасың... мин сине каргамадым. Мин кешене каргый

белмим. Кеше ялгыша инде ул, ә ялгышкан өчен кешене каргамыйлар...

— Рәнҗисең бит инде барыбер... Рәнҗешеңнән куркам...

— Бәхил бул... Инсаф... Син минем беренче... күрәсең... соңгы мәхәббәтем...

Онытма мине...

— Нишләп син һаман минем белән хушлашасың... Хушлашырга кирәкми...

яшәргә кирәк...

— Анда... — Раушания хәлсез кулы белән карават янында гына торган

кечкенә тумбочкага күрсәтте.

— Нәрсә анда?

— Анда... карарсың...

Инсаф ярты көн аның янында утырды. Шул көнне газизәсенә кабат приступ

булды. Каударланып йөгереп кергән шәфкать туташы аны ачуланып куып

чыгарды, ә авыруны реанимация бүлмәсенә күчерделәр. Раушанияне шуннан

соң вертолёт белән Казан клиникасына алып киттеләр. Аңа, ниһаять, операция

ясадылар, тик файдасы гына булмады, ул операция вакытында җан тәслим

кылды, пычак астында үлде. Табиблар: «йөрәге түзмәде», — дип акланды.

Кыш аеның зәмһәрир суыгында аны туган авылына — Багышка алып кайтып

күмделәр. Көннәр бик салкын торуга да карамастан, зират өстендә халык

шактый күп җыйналган иде.

Инсаф, хастаханәгә мәрхүмәнең әйберләрен алырга баргач, астын-өскә китереп,

палатадагы агач тумбочканы актарды һәм анда бихисап күп дарулар, таблеткалар

арасыннан Раушания язып калдырган бер хат кисәген табып алды...

13

Язгы чәчү алдыннан, сөйләшенгәнчә, Инсаф тракторга утырды. Тракторы да

андый-мондый гына түгел, чын немец тракторы. Җил-яңгыр, тузан-пычракны

үткәрми. Оныгы чәчүгә чыккач, Кәримә дә нигезгә ешрак килә башлады. Егеткә

ашарына пешереп торучы кирәк. Менә ул бүген төнге сменадан кайтып төште.

Дәү әнисе аңа табын әзерләп куйды, тәмле ис чыгып торган тавык шулпасы

янына оныгы үлеп яраткан итле пәрәмәчләр пешерде. Чәй эчкәндә, Инсаф

кинәт кенә уйга калды, соңгы вакытта аның шулай тиктомалдан моңсуланып,

сагышланып ала торган гадәте барлыкка килде.

— Раушания сагындыра, — диде ул. — Ә ул юк. Ул булса, алып чыгып китәр

идем хәзер... Яз көне син ул кырларның матурлыгын күрсәң иде, дәвәни!

— Бигрәкләр дә аз гомерле булды, җаным, — дип кызганды аны дәү әнисе.

— Анаң гомерен дә бирмәде бит үзенә. Анаң хет кияүгә чыгып, бала табып,

бала үстерергә өлгерде. Ә ул... нишлисең, гомере булмаган баланың, гомере...

— Авыр туфрагы җиңел булсын инде...

— Амин, шулай булсын. Яңа хәбәр ишеттеңме?

— Нинди хәбәр? — дип шаккаткан булды ул. — Хәбәрләр ишетергә вакыт

та юк!

— Латыйп милиция чакыртып, анасын өйгә җаптырткан.

— Ансы нигә инде?

— Бөтен гаепне анасында күрә хәзер. Янәсе, ул тарата авылга ялган хәбәрне.

Анасын өйдән дә чыгармый. Өендәге телефонына яздыру хикмәте куйган,

диләр. Кайткач, анасы кем белән сөйләшкәнен тыңлап, тикшереп чыга. Менә

сиңа Латыйп!

— Мин аны янган дип ишеттем.

— Ие... Бригадасы таралды. Шабашкалары юк. Хатыны качты. Шул кирәк

аңа, шул. Шул адәм актыгы гына синең тормышыңны җимерде, биографияңне

бозды. Ходай каргады үзен, каргады!

— Дәвәни, кирәкми, андый нәрсәләр сөйләмә, зинһар! Кешегә начарлык

теләмик!

— Әй, син дә тәмам мулла малаена әйләнеп беттең! — дип кул селтәде аңа

дәү әнисе. — Аша, әйдә, күп сөйләмә, тәмлеме?

— Тәмле, дәвәни, рәхмәт сиңа, әле дә ярый син бар!

— Ярар, ярар, төчеләнмә, — дип урынына утыртты ул оныгын. — Шуны

уйлап торам әле: язы да бетәр, җәе артыннан көзе дә килеп җитәр, кышы

да килер... Бу кышны да бик авыр чыктың. Өеңә һаман да газ кермәгән. Газ

кертергә иде, атаң Нариман шул газны кертә алмыйча калды.

— Белмим, дәвәни, белмим, — дип сөйләнде егет. — Минем әле башка

планнарым да бар.

— Нинди?

— Мин калага китәргә уйладым.

— Урнаштың бит инде, тракторда йөрисең.

— Урнаштым, ие, — диде ул, чәйгә ябышып. — Монда акчаны аз түлиләр.

Ә мин яшь. Миңа үсәргә, кешечә яшәргә кирәк. Һаман шул синең пенсия

акчаңа өметләнеп яши алмыйм бит инде!

— Бөтен авыл шулай яши инде, нишлисең...

— Ә мин алай теләмим...

— Кайтуың шул китүең белән бетәр дип уйлаган идем инде, ялгышмаганмын

икән...

Соңгы вакытта авылдан китү уе Инсаф өчен котылгысыз булып тоелды.

Авылда яшәүнең, хезмәт итүнең кызыгы калмады. Элеккеге заманнарда атасы

Нариман эшләп йөргән колхоз бетте, миллионер колхоз таралды, авыл да бик

нык үзгәрде, яшьләр калмый, карт-коры гына яши. Хәер, йорт сатып алып (йорт

бәяләре чагыштырмача бик тә җүн!), авылга кайтучылар да һәм аны дача итеп

торучылар да юк түгел. Тик кемнәр кайта соң авылга? Яшьләр кайтмый шул,

каладан туйган пенсионерлар, карт-корылар гына кайта. Яшьләр кайтмагач,

бала табучы аз, үрчем юк, урамнар буш, мәктәптә класслар тулмый, быел

башлангычка бар булганы ике бала килгән...

Колхоз юк. Җир инвесторлар кулында. Алар хуҗа хәзер. Сүз дә юк, алар

бай. Аларга дәүләт тә ярдәм итеп тора, ташламалар ясый, төрле программалар

бар. Техникалары да күп. Җирне ашлар өчен ашламалары да җитәрлек. Тик

нигәдер артык ышаныч тудырмый алар. Бу турыда ул бик күпләр белән

сөйләшкәләп карады, чөнки авылның, җирнең язмышы, шушы якның баласы

булгач, аны һаман да борчый иде. Иң истә калганы колхоз ветеринары Хәбетдин

абзый белән булды. Пенсиягә чыгарга инде бер елы гына калган, элеккеге

колхоз тормышын күргән, әле дә ферма тирәсендә селкенеп йөргән абзый,

яңа хуҗалардан шикләнсә дә, туры килгән чагында үз сүзен әйтмичә калмый

иде. Заманында югары уку йортын тәмамлаган, бөтен гомерен «ат духтыры»

хезмәтенә багышлаган Хәбетдин әзрәк югары тонда, ягъни фәнни сөйләшергә

ярата иде...

— Инвестырларга бит аңар синең җирең дә, авылың да, халкың да кирәк

түгел, — дигән фикердә иде ул. — Аңар иң элек табыш алу кирәк. Авылның

инфр... инфра... структурасына аларның бернинди дә катнашы юк, алар

авылны үстерү, юлларны яңарту, халыкның тормышын яхшырту кебек изге

хыяллар белән янып яшәмиләр. Табыш, табыш һәм янә табыш! Тугыз-ун кеше

эшли техникада, ә калганнарга эш юк, калганнары бармак суыра. Табыш ала

алмагач, банкротка чыгып, авылдан, җирдән качучы инвестырларыбыз да юк

түгел. Хәзер банкрот сүзе бик модада, берәр нәрсә килеп чыкты исә, эш барып

чыкмады исә, шундук банкрот ясыйлар да куялар. Элек безнең колхозның

исеме «Башак» иде. Аннан аны ОО «Фәһимов» иттеләр. Өч елдан банкрот

ясадылар. Инвестыр качты. Аның урынына яңасы килде. Хәзер тагын ОО

«Башак»ка әйләнде. «Башак» кына булмады инде бу чистый... ашак булды!

Элеккеге колхоздан берни дә калмады. Фермалар җимерелде, машина-трактор

паркын куе чүп үләне басты. Авыл хәзер реана... реанимация хәлендә, дуслар,

ни үлми, ни терелми...

«Ә авыл киләчәктә ничек яшәр соң? Шул турыда ни әйтә аласың?» — дигән

сорауга ул болай дип җавап бирде:

— Авылның киләчәген колхозларда гына күрәм, ә аның өчен кабат колхоз

системасын торгызырга кирәк. Халык кулында булмаса да, ул дәүләт кулында

булсын иде. Районда бүгенге көндә ун-унбиш үк булмаса да, бер биш-алты яхшы

колхоз эшләп торырга тиеш. Хөкүмәт ярдәме белән, кәнишне! Колхозны сүгүдән

файда юк, колхозны аны, чын хезмәт кешеләрен, ягъни кулакларны куып, Сталин

заманында ук төземәскә кирәк булган да бит. Кызганыч, ул инде төзелгән, авыл

тормышы, начармы-яманмы, колхоз системасына көйләнгән, халык та шуңа

ияләшкән, бүгенге көндә колхоздан баш тарту — ул зур ахмаклык! Фермерлар

килде, дигән булдык! Ә кая соң ул фермерлар? Алары да бармак белән генә

санарлык, берән-сәрән, алар да җәелеп китеп хезмәт итә алмыйлар, кул көчләре

җитми, хөкүмәт аларны: салам биреп түгел, ә салым салдырып изә. Бусы җумор

гына, кәнишне! Чынында исә менә шулай, дусларым... Шуны онытмыйк: авыл

хуҗалыгында тир түкмичә генә беркайчан да чиста табыш алып булмый, запчастең

икеләтә, ягулыгың өчләтә кыйбат булганда, сөтең-маең минераль судан да арзан

булганда, җитештергән итеңнән бернинди файда күрмәгәндә, иккән икмәгеңне

юк бәягә дә сата алмаганда, амбарыңда, складыңда череп ятканда, нинди табыш

турында уйларга була?! Җә, әйтегез, кем хаклы? Минме, әллә...

Хәбетдин белән, билгеле ки, килешергә дә, килешмәскә дә була. Инсафның

уе буенча авылның киләчәге колхозда гына түгел, ә аның җанындадыр. Авылны

акыл белән генә аңлап булмый, авылның җанын тоеп яшәү мәгъкульдер. Үлгән

кешенең иң элек җаны чыгып оча, беткән авыл да, нәкъ үлгән кеше сыман,

җансыз кала. Авыл, авыру карчык сыман, тырыша да, тырмаша да, үзенчә шулай

яшәгәндәй итә. Әйе, авылдан китәм дисәң, китәр сәбәпләр күп һәм алар шактый.

Ләкин Инсаф өчен авылдан китүнең тагын башка бер сәбәбе дә бар иде шул...

— Сәбәбе ул гына түгел, дәвәни, мин прусты авылда кала алмыйм, — диде

оныгы. — Миңа монда тормыш булмаячак, дәвәни, бул-ма-а-ячак!

— Латыйп хатыны аркасындамы?!

— Латыйп хатыны түгел ул хәзер. Юллары аерылды аларның...

— Аерылса да, ул барыбер Латыйп хатыны!

— Тиздән минеке булыр.

— И Аллам, яшь башың белән ирдән аерылган хатынга өйләнмәсәң

ярамыймы?! Баласы белән, җитмәсә! Бернәрсә әйтимме?

— Әйт.

— Балалы хатынга иң әүвәл баласы якын була, шуны онытма. Мин сиңа

моны хатын-кыз буларак әйтәм. Син аңа артын каплар өчен генә кирәк...

— Ашыкма, ул бер дә миңа чыгарга атлыгып тормый, башын бирмәс тай

сымак, тәртәгә тибәргә генә тора.

— Әйт әле, нигә кирәк ул сиңа?

— Ничек аңлатыйм икән сиңа, дәвәни?! — Инсаф, чынаягын өстәлгә каплап,

урыныннан торды. — Ошый ул миңа, ошый. Тарта, аңлыйсыңмы?! Та-а-арта!

Аны болай гына әйтеп тә, аңлатып та булмый. Менә Раушания белән алай

булмады. Мин аны хөрмәт итсәм дә, Ландышны яраткан кебек ярата алмадым. Ә

ул башка. Тора алмыйм мин ансыз, аңлыйсыңмы? Минеке ул Ландыш, минеке,

ул алдан ук минеке булырга тиеш булган, тик ялгышып Латыйпка эләккән,

ялгышып, аңлыйсыңмы... Икебез дә бер-беребезне бик каты яратабыз. Нишлик

соң инде?! Белмим, мәхәббәтме ул, әллә башка нәрсәме, сүз белән генә аңлата

алмыйм мин сиңа аны, дәвәни...

— Аңладым. Яшь чакта үзем дә шул нәрсәгә тап булдым. Әһрулла бабаңны

хәтерлисеңме?!

— Хәтерлим, билгеле. Бала чакта ул мине балыкка алып бара иде. Кармак

ясый, җим сала...

— Гомере генә озын булмады. Карап торырга бер ямьсез генә кеше иде шунда.

Мин үзем ярыйсы идем. Артымнан кемнәр генә чапмады. Колхоз рәисләре,

парторглар. Барсы да кәчтүм-чалбар киеп, галстук тагып кына йөриләр. Бар

да матур чырайлы, кыяфәтле. Ә бабаңның кыяфәте дә әллә ни түгел: тукмак

борын, кәкре аяк. Фермада тирес түкте. Ысвиданиягә дә ат тизәге каткан иске

пиджәген киеп килә иде. Авызыннан аракы, абау да яман сасы тәмәке исе килә

үзенең! Тәки шулай йөри-йөри, үзенә каратты бит, заразы! Хәер, үкенмим! Эчү

белән бик кыланмады, чит хатыннарга карамады. Ул заманда йөрү дигән нәрсә

юк иде бит, хәзер генә ул... Әнә, парторг хатыннары талашып, аерылышып,

кәмәхуа килеп беттеләр. Шуңа күрә дә аңлыйм мин сине, улым, аңлыйм. Үзеңә

кара инде! Аллага тапшырган. Йә, әйдә, бер дога...

14

Утырып, тыныч кына дога кылырга язмаган икән шул. Кәримә дога кылырга

гына тотынганда, ишектән Ландыш килеп керде. Өстенә чәчәкле юка күлмәк

кигән, һәм иң гаҗәбе шул: Ландыш кулына ландыш чәчәкләре тоткан иде.

Ул аларны бүген урманнан җыеп кайткан икән. Кәефе күтәренке иде, ләкин

Кәримәне күргәч, әзрәк сүрелде. Карчык, билгеле ки, аңа артык сөенмәде,

бүленгән догасын кызганып, урыныннан күтәрелде.

— Исәнмесез, вакытсыз йөрим, ахрысы! — диде хатын, читенсенеп.

— Әпсәләмне алырга кергән, — дип акланды оныгы.

— Әпсәләмне алырга түгел, сине күрергә дип кергән ул, — дип төрттерде

карчык. — Кер, әйдә, кызым, кер, тартынма! Сез бит инде бала-чага түгел. Син

кияүдә булган хатын, Инсаф өйләнер яшькә җиткән егет. Уртак фикергә килергә

вакыт җиткәндер инде сезгә. Ярар, комачау итмим, сау булып торыгыз!

Кәримә чыгып киткәч, Инсаф белән Ландыш бер-берсенә карашып алдылар

да кисәк кенә кочаклаштылар. Күрешмәгәнгә ике-өч көн вакыт узган, шактый

сагынышканнар, бу кочаклашу, күрешү татлы булды.

— Сагындыңмы? — дип сорады егет.

— Сагындым. Эзләп тә килмәдең...

— Кая килим? Телефоның ватык. Китапханәгә кергән идем, Әпсәләмне

тапшырырмын, дип. Син анда да юк...

— Мин ял иттем.

— Латыйп янына килеп керә алмыйм бит инде...

Ландыш инде күптәннән Латыйптан китеп, вакытлыча клуб мөдире

Әкълимәләрдә тора иде. Әнисе белән икәүләшеп аның җанын талаган йортта

ул, билгеле, хәзер яши алмады. Аның ире бөтенләй кешелеген югалтты. Юк, ул

аны кыйный алмый, аңа кул күтәрергә курка. Милиция белән ясаган кыйналу

комедиясе дә барып чыкмады. Ул хатынын сүз белән үтерде, авыр, нахак сүз

белән. Бригадасы таралгач, өйдә яткач, ул көннәр буе хатынының нервысында

уйнады. Шуңа күрә дә Ландыш түзмәде, китте.

— Латыйптан китеп, дөрес иттең, — диде Инсаф.

— Дөресме, юкмы икәнен бер Ходай гына белә.

— Син үзеңне гаепле сизәсең кебек?!

— Әйе, гаепле.

— Нишләп алай дисең?

— Мин гөнаһ кылдым. Иремә хыянәт иттем.

— Кем әйтте әле миңа?!

— Нәрсә дип?

— Мәхәббәттә гөнаһ юк дип? Син түгелме?!

— Син шуны онытма: минем балам бар. Мин баламны авыр хәлдә

калдырдым.

— Ничек?

— Латыйп баланы миңа бирми. Аның әйтүенчә, мин йөремсәк, азгын хатын,

шуңа күрә минем бала тәрбияләргә хакым юк.

— Малай аңарда, димәк?

— Анда. Ул аны миңа бирмәячәк.

— Бирмичә, кая барсын, бала ана янында калырга тиеш.

— Ансы шулай. Ләкин ул аны суд аркылы хәл итәчәк. Аннан... кем соң мин?

Анам исерек, атам җүләрләр йортында! Торырга урыным да, йортым да юк...

— Миндә торырсың.

— Мондамы?

— Никах укытырбыз.

— Тәкъдим ясавыңмы бу?

— Син каршымы?

— Юк, каршы түгел. Моңа Латыйп каршы булачак.

— Булсын! Ул хәзер синең ирең түгел! Аерылышырга дип гаризаңны яздың.

Җаны чыксын! Мин аңардан курыкмыйм, ул миннән курыксын!

— Яшәтмәячәк ул безне бергә, аңлыйсыңмы?! Аның акылында да бар кебек,

әзрәк алышына башлады. Төннәр буе йокламыйча чыга, саташа, ыңгыраша. Бер

ята, бер чыгып китә. Мендәре астына пычак тыгып йоклый. Чарын акыртып,

балта кайрый. Ул мине шулай итеп куркытты...

Шунда Инсаф үзенең калага китәргә теләге барлыгын әйтте. Хәер, калага

китеп, аның атасы Нариман да әллә ни бәхетле була алмаган, каланы, беренче

хатыны Динәсен ташлап аннан кире кайткан. Атасы һәрвакыт: «Син авыл

баласы, улым, синең бәхетең шушында, бәхетсезлегең — читтә», — дип әйтә

торган иде. Әйе, атасы, бәлкем, хаклыдыр да, ләкин тормыш шактый катлаулы

нәрсә, дөнья беркайчан да син теләгәнчә генә бармый. Ул үзе белән Ландышны

да алып китәргә тели. Дөньялар тынычлангач, тормышлар түгәрәкләнгәч, алар

әле монда әйләнеп кайтырлар, бөтен авыл халкын көнләштереп, шат һәм

бәхетле яшәрләр!

— Юк, — диде Ландыш, — мин баламны калдырып беркая да китмим.

— Соң... ал балаңны үзең белән!

— Бирми!

— Урнашкач, соңыннан кайтып алырбыз!

— Юк, алай булмый... Син... кит... миңа карама!

— Нишләргә уйлыйсың? Һаман да шул завклуб хатында ятмакчы буласыңмы?

Чит кешенең ачык чырае өч көнгә генә бара, шуны да онытма...

— Мин, бәлкем... — Ландыш башын аска иде. Ул үзе теләп ясаган кискен

адымыннан, Инсафка булган ирекле мәхәббәтеннән инде шикләнә һәм икеләнә

дә башлаган иде.

— Нәрсә булды?

— Кире иремә дә кайтырмын әле.

— Анысы ни өчен тагын?

— Бала өчен, бала хакы өчен.

— Дәвәни хаклы булган икән... Димәк, бала безнең сөюдән дә югарырак

булып чыгамыни инде? Баланы безнең арага куярга кирәкми. Бала ул — бала,

ә мин ул — мин. Аңлыйсыңмы?

— Аңлыйм.

— Димәк... бала... шулаймы?

— Әйе... бала. — Әйе, Ландыш озак уйлап тормады, җавабын бик тиз тотты.

Инсафның җен ачулары кузгалды, үзен чак-чак кына тыеп торды.

— Алайса бар, кайт! Кайт, сөекле ирең янына! Мәңге кыйналып, сүгелеп

яшә!

— Син миңа шуны телисеңме?

— Теләмим, син үзең шуны әйттерәсең!

— Ярсыма, Инсаф. Аңла, мин барсын да уйларга, төптән уйларга тиеш.

Бу бит, башыңны юләргә салып, кияүгә чыгу гына түгел, бу бит бар булган

тормышыңны җимереп, яңа тормыш кору, яңа язмыш язу дигән сүз...

— Кайтасыңмыни?

— Кайтам...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 3, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев