Логотип Казан Утлары
Роман

Таш калада баш кала... (дәвамы)

— Инсаф сине яратмый. — Без... без... аның белән өйләнешәчәкбез... — Әйе, ул сиңа өйләнер. Тик беркайчан да сине ярата алмас. — Ә кемне ярата соң ул? — Мине. Без аның белән бүген төн кундык!..

Романның башы монда.

8

Раушания аның кергәнен сизми калды. Кулына китап тоткан Ландышны

күргәч, бу очрашуның яхшылык белән бетмәячәген шундук сизенде. Колак

алкасын вакытында яшерергә өлгерде, аны урманда төз наратлар сыман

басып торган бәллүр бокаллар арасына шудырды. Өйдә Раушанияне күргәч,

Ландышның кәефе кырылды. Булачак хуҗабикә белән ул бик коры гына

күреште.

— Исәнме!

— Исән...месез...

— Хуҗа кая?

— Сез... Инсаф янынамы? Хәзер кайта, ул бер кеше белән күрешергә дип

кенә китте.

Кунак хатын аны тыңламады да кебек. Кисәк кенә карават янында тулгана

башлады, мендәр һәм җәймә асларын актарды. Сәер, бик тә сәер иде бу...

— Сез кем соң?

— Ландыш мин. Латыйп хатыны. Ишеткәнең бармы?

— Юк, мин бу авылдан түгел. Әлегә күп кешеләрне белмим.

— Мин дә бу авылдан түгел, — диде эзләнүен дәвам иткән хатын. — Син

Раушания бит әле?

— Әйе, шулай, — диде кыз һәм аның ирексездән күкрәкләре киерелде.

— Инсафның булачак хатыны. Каян белдегез?

— Инсаф әйтте. Үзем дә бер мәртәбә күреп калдым сине...

— Кайда?

— Китапханәдә.

— Әйе, мин аннан бер мәртәбә китап алган идем.

— Булачак хатын... хе... белмим, ул бит миңа гашыйк... мәхәббәтен

аңлатты...

— Инсафмы?! — диде ул, сискәнеп.

— Әйе.

— Кайчан?

— Бүген төнлә. — Кисәк кенә әйтелгән бу авыр сүзләр Раушаниянең йөрәген

куырып алды. Имәндә икән чикләвек. Ничек була соң инде бу? Көтеп алган,

өзелеп сөйгән егете аңа хыянәт иткән булып чыгамы? Төне буе шушы чит кеше

хатыны белән мәхәббәт уйнап ятканмы? Шулай да аның күңеле моңа әле һаман

да ышанып бетә алмый иде.

— Бүген төнлә... Аулак өйдәме?

— Әйе, аулак өйдә! — Ландыш, каударланып, ак җәймәне селкеп атты.

Раушания инде барсын да күптән аңлаган иде...

— Эзләмәгез!

— Нәрсә эзләмә!

— Сез эзләгән әйбер менә монда. Мәгез, алыгыз!

Ул сервант эченә шудырган табылдыкны алып, Ландышка сузды. Ландыш,

исе китмичә генә, колак алкасын кызның кулыннан тартып алды да сул

колагына тагып куйды. Уң колагындагысы исән, үз урынында иде һәм алар

кабат пар булдылар.

— Рәхмәт!

— Низышты! — дигән булды эчендәге нәфрәт хисләрен яшерә алмаган кыз.

Ул тәмам тулышкан, ярсыган иде.

— Әпсәләмовны менә монда калдырам! — диде хатын, китапны күренә

торган җиргә, сервант алдына куеп. — Сау бул!

— Туктагыз! — дип чәчрәде кыз.

— Туктадым!

— Сезгә оят түгелме?!

— Оят! Ни өчен?

— Сез кияүдәге хатын, сезнең гаиләгез бар. Нишләп сез егет белән кыз

арасына керәсез?

— Дөресен ишетәсең киләме?

Дөресен әйткәндә, Раушаниянең кыбырсуы Ландышның ачуын чыгара

башлаган иде. Бу сөйләшүне ул озакка сузып тормаска, дөресен әйтеп, моңа

бик тиз нокта куярга теләде. Бу хәлләрдән тәмам сулуы капкан Раушания әйе,

дип тә әйтә алмады, фәкать баш кына селекте.

— Инсаф сине яратмый.

— Без... без... аның белән өйләнешәчәкбез...

— Әйе, ул сиңа өйләнер. Тик беркайчан да сине ярата алмас.

— Ә кемне ярата соң ул?

— Мине.

— Сезне?!

— Әйе. Мин дә аны яратам.

— Ышанмыйм. Инсафның сезне яратуына ышанмыйм!

— Ышанмыйсың?!

— Әйе...

— Әй, кызый! Дөресен әйттерәсең бит инде...

— Әйтегез...

— Әйтимме?!

— ...миңа барыбер...

— Без аның белән бүген төн кундык! — диде бераз тын алганнан соң

Ландыш.

Баядан бирле ут йотып, күңеле сызланып торган кыз агарынып китте, хәлен

җуеп, урындыкка сөялде. Ничек була соң инде бу? Ул Инсафның җиде ел буе

төрмәдән чыкканын көтте. Әти-әнисеннән яшереп, соңгы акчасын җыйнап,

качып-посып, аның янына свиданкага йөрде. Раушания үзенең саф, чиста

күңеле белән яраткан егетенең бу кыланышын һич кенә дә аңламады. Чөнки

(аның уенча) бу башка килерлек хәл түгел. Аны шулай рәнҗетергә Инсафның

бернинди дә хакы юк кебек иде. Кеше кайвакыт тау хәтле тау күчерә, тик шуның

бер генә игелеген дә күрми. Кемдер җепкә салынган инәне (үзе салмыйча!) бер

урыннан икенче урынга гына күчереп куя, ә шуннан тау чаклы игелек, дөнья

хәтле файда күрә. Юк, бу болай була алмый, мондый кешелексез гамәлнең

ахыры һәрчак начарлык белән бетә. Кыз шулай дип уйлады, ә бит аның шулай

дип уйларга хакы бар иде.

— Ә ни файда сезгә моңардан?

— Ялгышасың, — дип кырт кисте Ландыш. — Мин файда эзләмим. Мин

сөю эзлим...

— Нишләп соң аны ирегездән эзләмисез?

— Иремнән тапмадым... кызганыч...

— Кызганыч...

Саташумы соң бу? Нишләп соң әле ул аны кызганырга тиеш?! Раушаниянең

үз хәле хәл. Ә, юк... ул аны кызгана. Кемгә ышанырга соң аңа? Кемгә? Яраткан

кешеңә хыянәт итү берни дә тормаган һәм андый гамәл зур гөнаһка саналмаган

заманда ул кемгә ышанырга тиеш соң, кемгә?

— Мин елый да алмыйм, ишетәсезме, минем хәтта күз яшем дә чыкмый!

— диде авырсынып урыннан торган Раушания. — Мин еларга, кычкырып

еларга тиеш! Ә мин... мин елый алмыйм... бары тик бер күз яше... коткарса,

ул гына... коткара... ала...

Баядан бирле йөзе чиста ак кәгазьдәй агарынган мескенкәй, чайкалып,

сөрлегеп китте, аннан йөрәген тотып, идәнгә тезләнде. Мондый ук хәл килеп

чыгар дип башына да китермәгән Ландыш, иелеп, кызны кулыннан тотты.

Раушания кисәк кенә кулын тартып алды һәм йөрәк тирәсен уа башлады. Аның

сөйләшер, хәтта эндәшер хәле дә калмаган, тыны кысыла иде...

— Сумкада...

— Кечкенә... сумкамда... нитра... глиц... ин...

— Аңламадым...

— Сумкада...

Кыз йөрәген тотып чүкте, тынды. Коты очкан Ландыш нишләргә дә белмәде.

Нишләргә? Үлә ич бу! Үлә бит бу кыз...

9

Инсаф бүген беркем белән дә очрашмады. Очрашасы кешесе белән инде

күптән очрашты һәм мәсьәләне ачыклады кебек. Бу атасының аянычлы

үлеме белән бәйле иде. Ул һәрвакыт, атасы Нариман үз үлеме белән үлмәгән,

аңа кемнәрдер булышкан дигән уйда торды. Фактлар күрсәткәнчә, мәсьәлә

ачыкланды да кебек, ләкин бу хакта әле соңрак, соңрак тагын бер кат уйларга

булыр...

Кибеткә тәмәке алырга гына дип чыккан егетнең йөрәге, нидер сизенгәндәй,

өйгә куды. Уйлаганы юш килгән икән. Идәндә аунап яткан Раушанияне һәм

аның янында чарасыз буталган Ландышны күреп, Инсаф иң элек тораташ булып

катты. Ландыш идәнгә ауган кызны әле һаман да күтәрергә итенә иде...

— Нишлисез сез?!

— Килгән идем... Әпсәләмовны күтәреп! — дип нидер бытылдады хатын.

— Ә ул...

— Кагыл! Торма юлымда! — дип акырды ул Ландышка һәм, аны читкә

этәреп, Раушания янына атылды. — Раушания! Раушания!

— Ауды ул...

— Чирле бит ул! Йөрәк чире аңарда! Аңа дулкынланырга да, борчылырга

да ярамый. Ярдәм күрсәтмәсәң, китә дә бара! Даруы?

— Ә?!

— Даруы кая? Ул бер сүз дә әйтмәдеме?

— Сумкада, диде...

— Сумка? Ә! Сумка! — Раушаниянең сумкасы залга керә торган ишек

катындагы агач элгечкә эленгән иде. Инсаф сумканы «төбе-тамыры» белән

элгечтән йолкып алды да, чәчеп, эчендә ни бар, шуның барсын да идәнгә

койды. Сумкадан хатын-кыз кирәк-яраклары — пудралар, кершәннәр һәм

шулар белән беррәттән төрле зурлыктагы, төрле төстәге кечкенә таблеткалар

да коелды. — Менә алар...

Инсаф Раушанияне күтәреп алды да, караватка яткызып, авызына көчләп

диярлек дару каптырды. Ландыш стакан белән су китерде, егет кирәкми, дип,

суны кире какты. Бераздан Раушания җиңел сулап куйды һәм аңына килде.

Инсаф аның башыннан сыйпап, битеннән үпте: «Аллага шөкер!»

— Мин кайда? — дип сорады аңына килгән кыз.

— Бездә... ничек хәлең? — Ул аны кабат кочмакчы булды.

— Ор-рын-ма! — дип эндәште аңа кыз. Ул аны ярсып, кычкырып әйтмәкче

иде, ләкин алай ук кычкырып әйтерлек хәле юк иде шул.

— Раушания... Раушаниям... бәгърем! — дип төчеләнгән булды тегесе.

— Кагылма! — Тәмам үлем хәлендә яткан кеше тиз генә торып та басты.

Йөрәк авыруы шундый нәрсә шул инде ул: әле генә кеше үлеп ята, бераздан

карыйсың, җир җимертеп чабып йөри...

— Син кая?

— Киттем...

— Бу хәлеңдә...

— Хуш!

— Тукта инде!

— Мин сине күралмыйм, ишетәсеңме, күралмыйм!

— Ни өчен?

— Әйтер!!!

Раушания кулы белән Ландыш ягына төртеп күрсәтте һәм ул уйлап

өлгергәнче, сумкасын җыештырып, өйдән чыгып качты. Инсаф аның артыннан

чыгып йөгермәкче булды, тик нигәдер тукталып калды. Йөгерүнең, ялынуның

мәгънәсез икәнлеген аңлады ул. Андый горур холыклы, баш бирмәс кеше белән

бу хәлләрдән соң сөйләшеп, нидер аңлатып торуның мәгънәсе юклыгын яхшы

аңлый иде. Бертуктаусыз бүлмә буенча йөренгән егет тәмәке кабызмакчы булды,

ләкин шырпысы яңгыр астында чыланган булып чыкты. Җене кузгалган Инсаф,

каударланып, тәмәкесен тәрәзәдән атып бәрде.

— Күңелең булдымы инде?

— Аңламадым?

— Сөйләдеңме барсын да?

— Сөйләдем.

— Нигә?

— Ялганлый белмим, — дип турыдан ярды хатын. — Яшереп торганчы,

турысын әйтүең яхшырак.

— Йөрәге авырту кызга, шулаймы?!

— Гафу ит, ансын уйламаганмын, мин аның чирле икәнен белмәдем.

— Белсәң, әйтмәс идең инде?

— Белмим, әйтә алмыйм.

— Алай гел дөресен генә сөйли торган кеше булгач, нишләп соң иреңә дә

сөйләмисең?! — дип кызып китте Инсаф. — Ирем, иркәем, әйтмичә булдыра

алмадым, мин сиңа хыянәт иттем, аулак өйдә, айлы төндә яшь егет кочагында

яттым! — дип нишләп соң иреңә кайтып әйтмәдең?

— Борчылма, — дип тынычландырды аны яшь бичә, — тиздән анысы да

билгеле булыр, авылда андый хәбәр бик тиз тарала.

— Кая барабыз без? Кая тәгәрибез?! — дип өзгәләнде егет.

— Упкынга, Инсаф, упкынга...

— Упкынга?!

— Әйе. Тик әле соң түгел. Син Раушанияңне кайтара аласың. Минем белән

дә, ирем белән дә сиңа кыенлык булмаячак. Әгәр дә...

— Нәрсә?

— Әгәр дә син мине хәзер үк куалап кайтарсаң!

— Куалап? Сине?!

— Ку мине! Ку!!! — Инсаф Ландышны куарга дип талпынгандай булды, тик

аңына килеп, шундук артка чигенде. — Слабо, да?!

— Мин сине куа алмыйм, ишетәсеңме?! Син минем бөтен җанымны, бар

күңелемне яулап алдың. Тәнемә рәхәт, җаныма сихәт өстәдең. Синнән башка

яши алмыйм мин хәзер, ишетәсеңме?

Алар кисәк кенә кочаклаштылар. Аннан Инсаф аны караватка аударып,

кочаклады, үпте. Ландыш сискәнеп сикереп торды.

— Нишлисең син?! Безгә сак булырга кирәк!

— Әй, буласы булган... — Ул Ландышны кабат урынга сөйрәде...

— Шулай да! — Ул Инсафның назын кире какты.

— Ә кемнән куркырга тиеш соң без? Иреңнән?! — Инсаф урыннан торып,

стаканга салып су эчте. Комсызланып, йотылып эчте. — Беләсең килсә, мин

синең Латыйбыңнан грамм да курыкмыйм! Ул миннән курыксын, ул!

— Нишләп алай дисең?

— Ул бурычлы минем алда.

— Ничек?

— М...м... озак аны сөйләргә...

— Шулай да? — Инсаф озак кына бер сүз дәшмичә, бүлмә буенча йөренде.

Барсын берьюлы әйтеп, ачып салу җиңел нәрсә түгел. Дөресен әйткәндә, ул

аңа бигүк әзер дә түгел иде.

— Төрмәдә мин түгел, ә синең Латыйбың утырырга тиеш иде.

— Ничек?

— Мин аның өчен утырдым.

— Син?! Аның өчен?!

— Кабатлап әйтәм: мин аның өчен утырдым.

— Ә ул ни өчен утырырга тиеш иде?

— Газизне мин үтермәдем, аны синең ирең үтерде.

— Димәк, үтерүче син түгел. Үтерүче — минем ирем. Кызык... Ә Латыйп

миңа башкачарак сөйләде. Кайсыгызга ышанырга соң?

— Ансын үзең кара инде...

— Син... кешеләрнең күз алдында бер зәгыйфь, мескен баланы имгәтеп

аткансың... Бу — Латыйп сүзләре... Мин моңа алдан ышанган идем, ә менә

синең үзеңне күргәч, үзеңне белгәч, шик-шөбһәләрем юкка чыкты...

— Җылы сүзең өчен рәхмәт...

— Димәк, төнлә булды бу хәл...

— Әйе, төнлә клуб бакчасында. Ләкин мин түгел, синең шакалың үтерде

аны. Кыйнап үтерде. Бер сүз өчен, ишетәсеңме, бер сүз өчен!

— Нинди?

Сорау катгый һәм ул җавап көтә иде. Инсаф Ландышка менә ниләр

сөйләде...

Латыйп шул кичне клубка соңга калып төште. Бик каты эчкән иде ул,

ә эчкәч, ни кыланганын да белештерми. Ярсып-ярсып, клуб рәшәткәләрен

ватарга тотынды. Авыру чырайлы, нәүмиз җанлы Газиз аңа: «Үзебез яшисе

авыл, саклыйк клуб бакчасын!» — дип ялгыш кына әйтеп ташлаган иде, тегесе,

дуамалланып, шул мескен егетне кыйнарга да тотынды. Латыйпка кушылып,

Газизне башкалары да типкәләделәр. Инсафтан башка! Кызык бит! Мескен

кешене аны кем дә таптый! Яшь бит әле алар! Бар да гайрәтле: Мәхмүт тә,

башкалар да шунда иде... Иң аянычы шул! Шул нәрсә Инсафның әле һаман

да күз алдыннан китми... Бакчада ниндидер шыксыз хайван сөякләре аунап

ята иде. Латыйп шуларның берсен Газизнең авызына тыкты. Төя-төя, акырта-

акырта тыкты! Газизнең авызындагы бөтен алгы тешләре сынып чыкты, авызы

ертылды, аннан шаулап кан акты... Түзеп торышлы гына түгел иде моңа!

Егетләр Газизне, Латыйптан тартып алып, урам кырына чыгарып салдылар. Ул

анда, ыңгырашып, шактый озак ятты. Шуннан соң йөк машинасына салып,

хастаханәгә алып киттеләр. Ләкин табиблар аңа ярдәм итә алмадылар. Ике-өч

сәгатьтән ул җан тәслим кылды. Иртән егетләрнең барсын да, машинага төяп,

районга, милиция бүлегенә алып киттеләр. Сигез кеше арасыннан Инсафны

гына утырттылар. Инсаф үзе шуны теләде, аның гына шуңа көче җитте. Әгәр

шул сигез кеше арасыннан берәрсе бу җинаятьне үз өстенә алмаса, барысы

да төрмәгә утырачак, тагын да зуррак сроклар алачаклар иде. Шул исәптән

Латыйп та. Тикшерүчеләр аларга шул нәрсәне сөрде. Сүз дә юк, курку хисе

көчле булды. Һәркемдә! Мескен малайны кыйнаганда, бөтенесе дә герой

иде, ә җавап бирә башлагач, барысы да куркуга калып, пошаманга төште.

Кыскача гына әйткәндә, барысы да куркак булып чыкты. Каян килеп чыкты

соң Инсафта шундый кыюлык? Әле борын астына мыек та чыгарга өлгермәгән

яшь егет бу мәгънәсез җинаятьне ничек итеп шулай үз өстенә ала алды соң?!

Белми, аңламый аны Инсаф үзе дә. Эшнең зурга киткәнен аңлап алган

Латыйпта да кеше төсе калмады, ул да куркып калды. Җүләр егет Латыйп

кылган җинаятьне үз өстенә алгач, беренче мәртәбә аның әнә шул курку

баскан чыраенда бәхетле елмаю хасил булды. Ә үтерүче ул иде бит! Үтергәнче

кыйнады Газизне! Әгәр дә ул чын кеше, чын мужик булса, үз гаебен танып,

үзе кылган җинаятьне гаепсез кеше өстенә ташламас иде, шәт! Калганнары

анда карап торучылар гына булдылар. Егетләр дә Латыйпка шул турыда әйтеп,

аңлатып карадылар. Юк! Курыкты! Төрмә белән буяласы килмәде. Ә менә

Инсаф нигәдер курыкмады! Егет әлеге җинаятьне үз өстенә аласын белгәч, ул

аның яныннан бер минут та китмәде. Боргаланды, сыргаланды, юмалады һәм

аңа ниләр генә вәгъдә итмәде. Инсафның әнисе ул вакытта бик каты авырый

иде. Йөрәгенә операция ясар вакыт җиткән. Латыйп аңа да акча табам дип

ышандырды, антлар эчте. Аның сүзенә ышансаң, ул барсын да эшләячәк,

тик Инсаф кына утырсын, Инсаф кына таш диварда чересен! Тик ул гына,

Латыйп кына исән калсын да ул гына, корсагын киереп, ашап-эчеп, иректә

йөрсен...

— Ирең әнә шулай исән калды, — дип нәтиҗә чыгарды Инсаф. — Чумды

бәхеткә...

— Ничек?

— Малае бар, менә дигән чибәр, акыллы хатыны бар...

— Син аны бәхетле кеше дип уйлыйсыңмы?

— Белмим, — диде егет. — Тик шуны гына әйтә алам: биргән вәгъдәсенең

ул нуль бөтен уннан берен дә үтәмәде. Әни өчен бер тиен дә бирмәде. Әнкәй

үлде. Әтине кыйнаттырды. Минем янга ул бер генә тапкыр да килеп карамады,

бер сыңар передача да китермәде. Менә шуннан соң әйт әле, ничек итеп мин

шул паганый иреңне хөрмәт итәргә тиеш соң, ә?!

— Әйе, — диде ирексездән уйга калган Ландыш. Ул бу сүзләрне Инсафның

җилкәсенә башын куйган килеш, аның күзләренә туры карап әйтте. — Мин әле

күп нәрсәне белеп тә, аңлап та бетермим икән. Дура я, наивная дура! Син шуны

бел: Латыйпка караганда, мин сиңа күбрәк ышанам. Нигә? Яраткангамы?

— Шуңа күрә Латыйп алдында мин бернинди дә вөҗдан газабы кичермим,

— диде хатынны кочагына кысып үпкән Инсаф. — Белсен: мин аның хатынын

тартып алмыйм, ул минем ирегемне тартып алды. Мин яратам, беркемнән дә

курыкмыйча яратачакмын!

— Мин дә...

— Тагын кайчан киләсең?

— Бүген кич, Алла теләсә!

— Мин сине көтәм.

— Яхшы. Мин сиңа китап алып килгән идем. Әнә, сервант каршына

куйдым.

— Рәхмәт, укырмын...

9

Раушания белән аралары бозылуы Инсаф өчен эзсез узмады. Кыз

аның хыянәтен кичермәде һәм инде берничек тә кичермәс кебек иде. Бу

вакыйгалардан соң бер-ике атна вакыт узды, Инсафның Латыйп хатыны белән

иснәшеп өлгергәнен кайбер озын телләр сөйли дә башлаган иде инде. Бу гайбәт

сүзләр, ниһаять, аның дәү әнисенә дә барып иреште. Шуңа бик нык хафаланган

Кәримә карчык беркөннәре Инсафны өендә эзләп тапты. Керүгә үк, оныгына

аты-юлы белән акырырга тотынды:

— Нишлисең син, җаным, ә?!

— Нәрсә булды, дәвәни?

— Нәстә, Латыйп хатыны белән сөйрәлә башладыңмыни инде?!

— Каян белдең?

— Нишләп һаман синең янга йөри ул?

— Китап кертә... укырга!

— Хәзер! Укытам әле мин синең арт сабагыңны! Атаң-анаң урнына калган

кеше мин! Оятсыз син! Сабакы! Өтермәдән җүнле нәстәгә үрәнеп кайтмаган

икән син! Ү-ү-үтерәм!

Өстәл өстендә яткан агач уклауны эләктереп, ул оныгын куып китте. Дәү

әнисеннән мондый ук әрсезлек көтмәгән Инсаф башта аптырап калды, Кәримә

апай, Инсафның туктап калуыннан файдаланып, уклавы белән шәп кенә итеп

аның аркасына томырды.

— Ай! Төрмәдә конвойлар да бу хәтле каты кыйнамыйлар иде.

— Мә, башың беткере!

— Дәвәни, бәлкем, җитәр!

Кәримә шук, җитез оныгы артыннан артык ыргыла алмады, кирәгеннән

артык юанайган карчык, аягы авыртудан зарланып, ухылдап, урындыкка

утырды. Инсафның исенә төште: балачагында бик шәп итеп шулай бер кыйнаган

иде аны дәү әнисе! Ни өчен кыйнаганын хәзер инде ул хәтерләми, мөгаен,

шуклангандыр.

— Нишләп син шулай кеше рәнҗетәсең, ә?! — дип бытылдады сулуы капкан

карчык.

— Кемне?

— Раушанияң миңа килде.

— Сиңа?

— Ие. Ике атна күрешмәгәнсез бит инде. Нигә дип рәнҗеттең син аны? Ул

шуңа лаек баламыни суң?

— Юк, ул аңа лаек түгел.

— Шулай булгач. Бар, барып монда алып кайт үзен! Гафу үтен үзеннән,

ишетәсеңме!

— Нишләп сиңа килде соң ул? Миңа килмәде?

— Җәяү, үз аягы белән менгән. Хәзер йөрәге авыртып тора. Йә авылына

төшереп бир, йә үзеңә алып кит. Үтерәсең бит инде син аны! Синең өчен

кызым шулай кайгырып үлде. Инде Раушанияне дә үтермәкче буласыңмы?

Сине яратып, синең өчен җан атып йөргән кыз бала бит ул! Латыйп хатыны

сымак теләсә кемнең муенына асылына торган салам сыйрак түгел! Алып кайт

Раушанияңне! Озакка сузмыйсың — үктәберләрдә өйләнәсең. Акча юк дип

борчылып йөрмә, табарбыз, кассада әзрәк җыйган акчам бар...

— Дәвәни, тыңлале...

— Тыңлыйсым да килми!

— Син бит әле үзең дә каршы идең. Раушаниягә өйләнмә, дип колак итемне

ашадың...

— Ие, шулай. Башта шулай дип уйлаган идем. Сине сау-сәламәт, тап-таза,

дөньясын ялт иттереп торган, менә дигән хатынга өйләндерәсем килде. Тик

хәзер фикерем үзгәрде. Раушанияне рәнҗетергә ярамый, юк, берничек тә

ярамый...

— Дәвәни, әзрәк аякка басмыйча өйләнә алмам, ахрысы!

— Никах белән булса да торып торыгыз!

— Аның ата-анасы никах туена гына риза булмаячак, син әле аларны

белмисең...

— Ярар, анысын үзеңә кара! — диде Кәримә. — Тик син хәзер безгә барасың.

Раушания янына!

— Яхшы! — диде егет, башына тиз генә кепкасын каплап. — Мин әзер.

— Тукта! — дип кычкырды Инсафның каршысына барып баскан карчык.

Кәримә бик тә ярсулы иде бүген, аны бу ярсуыннан туктатыр өчен галәм көчләре

кирәк иде. Егет башта берни дә аңламады. — Туктале син… кеше хатыны янына

йөрүдән! Атап әйтәм: яхшыга алып бармый бу! Латыйпның кем икәнен беләсең!

Бик тә явыз адәм бит ул... нәселләре белән шундый алар...

— Бер Латыйпка гына каршы тора алырбыз ансы!

— Нинди кире кеше син, ә! Атаң да мондый кире кеше түгел иде, җайлы

иде. Кабатлап әйтәм: шаярма ут белән. Хәбәре бөтен авылга таралачак, инде

таралмаган булса. Кияүне, Нариманны, Латыйп кына харап итте, син моны

белеп тор, яме! Белеп тор...

— Беләм, дәвәни, беләм...

Әйе, Латыйпның Нариманны кыйнатканын малае инде күптән белә иде.

Ничек булганын барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр.

Ләкин шул көнне Инсаф Раушания белән күрешеп сөйләшә алмады, аны

Кәримәләр йортыннан «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән район хастаханәсенә

озаттылар.

10

Латыйп, Латыйп... Сүз һаман да шул кеше тирәсендә бара. Инсафның

кайтканын да белә, югыйсә, ә ул юк, күренми дә, килми дә. Егетнең аның

янына баш иеп барасы килмәде һәм ул бармады, бармаячак та!

Ә Латыйп үзе килде, кыш уртасында тиктомалдан килде дә керде. Ул бәлкем

Инсаф янына килмәгән дә, аңа кермәгән дә булыр иде, әгәренки авыл тирәсендә

хатыны төрмәдән кайткан егет белән йөри, дигән гайбәт сүзләр таралмаса. Хәер,

хуҗа егет тә аптырап калмады, кунак килүгә, аңа башта концерт куйды, чып-

чын концерт. Латыйп кары көрәлгән тар сукмактан атлап өйгә кергәндә Инсаф

рәхәтләнеп гармунда уйнап утыра иде. Күрәсең, ул Латыйпның өйгә кергәнен

күреп калган һәм гармунны да кулына шуңа махсус алган иде. Латыйпка шулай

тоелды. Егет кунакны күз кырые белән генә күзләп алды да, аңа ни кул бирмичә,

ни утырырга урын тәкъдим итмичә, җүләр кеше сыман, гармунда уйнавын дәвам

итте. «Җүләр»нең гармун уйнаганын тыңлап, карап, Латыйп озак кына ишек

төбендә кагаеп торды. Авыл җирендә әле аны берәү дә шулай санга сукмыйча,

мыскыл иткән сыман ишек төбендә тотканы булмады! Чырай сытылды, кәеф

бозылды. Бераздан түзмәде — тамак ярып акырды ул:

— Карале, тиңдәш, мин бит монда үзешчән сәнгать концерты тыңларга

дип килмәдем!

— Нигә килдең? — дип сорады Инсаф, гармунны әкертенрәк уйнап.

— Сөйләшергә, аңлашырга дип килдем!

— Сөйләшеп кенә аңлаша алырбыз микән? Кредит доверия исчерпан,

брат!

Шул сүздән соң Инсаф тагын да катырак уйнарга тотынды, уйнап кына

калмады, җырлый да башлады. Ул моңлы, мәгънәле җырлар җырларга ярата

иде. Бу юлы исә ул әлеге җыры белән чакырылмаган кунакны кечерәйтеп,

мыскыл итебрәк җырлады кебек...

Бер тауда ун чишмә,

Унысы ун төстә.

Берсе тиз болгана,

Берсе тиз моңлана

ком-ташта...

Латыйп инде торып китәргә торганда гына, гармунчы уйнавыннан туктады

һәм гармунга өргәләгән булып, аны сак кына сандык өстенә утыртты. Ниһаять,

ул Латыйпны бөтен мөчәсе, төсе-кыяфәте белән күрде. Урамда ерактан гына

бер-ике мәртәбә күзгә чалынды ул, ләкин анда җүнләп күреп бетерә алмады.

Үзгәргән, олылар кыяфәте кергән. Аларның яшь аралары әлләни зур түгел,

шулай да Инсаф әле аның янында шактый яшь булып күренә иде. Латыйпка

чынлап та олылар төсе, ир-ат кыяфәте кергән иде. Юанайган, корсак чыккан.

Карап торышка ул май баскан бурсыкка охшаган, әрсез җан, оятсыз чырай.

Холкы да шактый бозык — кызып китеп, һәр сүзгә бәйләнергә генә тора.

Элегрәк авылда ата хулиган булып саналса, хәзер ул үзен авылның иң зур,

иң бай кешесе итеп хис итә иде. Акчасы бар, чит ил машинасында гына

йөри, бригадасы эшләп тора, заказлар җитәрлек. Авылдашлары алдында:

«Фәлән хәтле колхозчыга эш урыны ачтым мин!» — дип мактанып йөрергә

дә ярата...

— Сөйләшергә дип килдең түгелме соң?

— Килдем, тик...

— Каршы алуым ошамады, шулаймы?! — Латыйп, белмим дигән сыман,

җилкәсен җыерды.

— Ә ничек каршы алыйм мин сине? Әгәр җүнле бәндә булсаң, кайтуга ук

яныма кергән булыр идең, өеңә чакырып, кунак итәр идең. Юк бит! Җиде ел

төрмә шакшысын җыйдым. Аңлыйсыңмы? Ә син миңа нинди игелек кылдың?

Әнкәйгә ярдәм итәм дип вәгъдә бирдең дә...

— Сәбәпләре булды, — дип акланды кунак. — Ул чакны мин бу кадәр үк

аякка басмаган идем. Бригадам булса да, шабашкыларым юк иде. Ни белән

ярдәм итим? Бетем беләнме?!

— Юк кына нәрсәдән дә кешенең күңеле була. Синнән әнине больниска

илтергә дип машина сорап кергәннәр, ә син машина кабызырга да бензин юк,

дип әтине кире борып чыгаргансың. Әнине пожарный машинасында алып

барганнар. Ике сәгатькә соңга калган. Син бит, авылда булып та, әнине күмәргә

дә килмәгәнсең. Әйтерсең лә әни дә юк, мин дә юк...

— Әйтәм бит...

— Әйтмә! Мин бит кайтуга синнән фатир да, иномарка да сорамадым.

Игътибар, кешечә игътибар гына кирәк иде...

— Туктале! — дип бүлдерде аны кунак. — Мин синең яныңа бүген акланырга

да, якланырга да килмәдем. Мин, беләсең килсә, шул ялгышны төзәтергә дип

килдем.

— Кызык. Ничек итеп?

— Ә менә ничек...

— Ничек?

— Буш кул белән дә килмәдем...

Җылы өйдә эсседән эреп тирли башлаган Латыйп башта кара пуховигын

салып элде һәм шуның кесәсеннән бер калын гына конверт чыгарды.

Конвертны, сөеп-назлагандай, озак кына учында угалап торды, соңыннан

шапылдатып өстәлгә китереп салды.

— Нәрсә бу? — дип сорады Инсаф.

— Акча.

— Акча?!

— Ие. Йөз дә илле мең. Элек юк иде миндә андый акчалар. Ә хәзер бар.

Хәзер, бр-р-рат, мин дөньяның артына тибеп яшим! Ал, сиңа ул!

Инсаф, кызыксынып, конвертның чатын ачып карады. Конверт эчендә

чынлап та таслап төрелгән эре акчалар ята иде.

— Ал! Синеке! Аздыр дип уйламыйм...

— Рәхмәт! — диде егет берникадәр уйнап. Ул кызык өчен хәтта конвертның

тышын үбеп, чатын иснәп тә куйды. — Бик вакытлы китердең. Как раз

өйләнергә йөрим... Ах! Акчаның исе юк, диләр... Бар икән бит, бар!

— Акчаны аласың. — Латыйпның хәтта тавышы да үзгәрде, хуҗаларча

басынкыга әйләнде.

— Әйе...

— Бер шартым бар...

— Нинди шарт?

— Акчаны аласың да, авылдан таясың!

— Син миңа андый шарт куя алмыйсың! — дип кычкырды аңа Инсаф

һәм конвертны кире өстәлгә бәрде. — Шартны мин үзем куям, аңладыңмы?!

Курыкмыйм, сиңа гына көчем җитәр. Мин синең үзеңне туган авылыңнан

куам! Мин түгел, ә син китәчәксең авылдан, ишетәсеңме, син!

— Нәрсә, гаебем зурмыни соң шул тиклем синең алда?!

— Зур.

— Яшьлектә ни генә булмый, кардәш. Син бит үз теләгең белән барып

кердең анда. Сине беркем дә көчләмәде. Аласың юк иде үз өстеңә булмаган

гаепне, нишләп алдың соң?!

— Мин хет кеше булып калдым. Ә син...

— Нәрсә мин?

— ...опустился.

Латыйп эшнең кая барганын яхшы аңлады. Әйе, Инсаф алдында аның гаебе

зур иде. Ул аның җинаятен үз өстенә алды. Ни өчен алганын аңлавы кыен.

Чынлап та, ул вакытта Латыйп яшьләр арасында авторитет иде. Ләкин аңардан

куркып кына бу саф күңелле егет шундый юлга баргандыр дип тә әйтеп булмый.

Моның төбендә Латыйп аңламаган икенче бер нәрсә ята, тик аны һич кенә дә

аңларлык түгел. Күрәсең, ул моны аңларлык дәрәҗәдә түгел иде әле...

— Әтине ник үтердең? — Бу гаепләү сүзләре алдагысына караганда да

зәһәррәк яңгырады.

— Нахак сүз. Мин Нариман абыйны үтермәдем. Аллам сакласын! Батып

үлде ул!

— Беләм, син аңа бармак белән дә тимәгәнсең.

— Дөрес, мин аңа тимәдем.

— Тик ул шул ук бер нәрсә: син аны кеше аркылы кыйнаттыргансың. Заказал

ты его, аңлыйсыңмы?!

— Юк, дөрес түгел бу...

— Ни өчен икәнен дә әйтимме?

— Авыл халкы шулай дип сүли инде. Имеш, мин аңардан арзан бәядән тана

сораганмын. Җүләр бу халык, ә! Мин Латыйп башым белән, нәстә, шул хәерче

атаңның танасына калганмы?!

— Юк, аның өчен генә түгел. Ярты елга түләнмәгән хезмәт хакын сорап

килгән өчен, шуңар эшләүче егетләрне дә котырткан, дип кыйнаткансың син

аны. Ул ярты елдан артык синең бригадыңда эшләгән. Кулсыз, гарип кешегә

канау казыткансың бит син, мәнсез!

— Казымыйча да булмый... Акча җиңел генә таммый...

— Үзе өчен казымады ул: миңа ярдәм итәр өчен казыды. Яхшы тормыштан

түгел. Ә син аны борып җибәрдең, син аңар бер тиен дә түләмәдең!

— Ну... ялгышлар булган инде, нишлисең! — диде ул, конвертка күрсәтеп.

— Шуңар күрә менә...

— Нәрсә?

— Ялгышымны төзәтергә дип килдем.

— Әтине ни өчен рәнҗеткәнеңне яхшы беләм, — дип дәвам итте Инсаф.

— Нәселне корытырга теләдең. Менә шушы йортта, шушы туган нигезебездә

беркем дә калмасын дигән мәкерле уй белән, буш хыял белән яндың син.

Йорт бушап калгач, нигез чери башлагач, бик каты сөендең. Мине кайчан да

булса монда кайтыр дип уйламадың. Ялгыштың, брат! Мин кайттым. Барыбер

кайттым. Ка-а-айттым, ишетәсеңме?!

— Яшермим. Мин сине шунда дөмегерсең дип уйлаган идем.

— Туры сүзең өчен рәхмәт! Менә син миңа хәзер ошый башладың...

Ә Латыйпка болай сөйләшү бер дә ошамый иде, билгеле. Төрмәдән чыккан

ниндидер бер әтрәк-әләм (әллә кем булганмыни!) Латыйп хәтле Латыйп белән

шулай әрсезләнеп, оятсызларча күкрәк киереп сөйләшеп торсын әле! Авылда

мондыйларны ул беренче күрә. Ул бит аңа яхшылык белән килде, әзме-күпме

акча күтәреп килде. Тукта! Нишләп әле ул Латыйп башы белән шушы маңка

малай алдында җебеп төшәргә тиеш, аның җырын җырлап, аның көенә биергә

тиеш соң әле?! Юк, болай булмый, дөньялар болай барса, бу төрмә кошы

озакламый аның башына да җитәргә мөмкин.

— Менә син Нариман абыйны кыйнаттырдың, дип миңа яла ягасың! — дип

кисәк кенә башлады үл сүзен. — Каян чыгып әйтәсең син моны? Кем дә булса

күргәнме аны, кем дә булса беләме, әйт?

— Белә.

— Кем?

— Калунны беләсеңме?

— Калун?! — диде Латыйп, белмәгән сыман кыланып. — Кем ул?

— Без аның белән күрештек. Ул кайчандыр синең бригадыңда эшләгән. Син

аны кудың. Ул барсын да күреп торган, күзәтеп йөргән. Төнлә кап-караңгы

фермада изгәннәр әтине. Сыразы гына бирешмәгән, кәнишне, каршы торып

караган. Ләкин бер кул белән генә, бер кулга гарип килеш, өч кешегә, өч

подонокка каршы торып була димени?! Үтергәнче үк кыйнамаганнар, билгеле,

әле тагын ике ай яшәрлек гомерен калдырганнар...

— Күрәм! — дип үпкәләгән сыман кузгалды кунак. — Синең белән сүләшеп

булмый икән!

— Тукта! — Латыйп кисәк кенә туктарга мәҗбүр булды. — Ал акчаңны!

— Биргәнне кире алмыйлар...

— Төрмәдә утырганда, бер сорау баштан китмәде, — диде Инсаф һәм акчалы

трофейны кулына алды. — Нигә дип кыйнадың инде син ул Газизне? Аның

сиңа ни зыяны тиде соң? Авызына сөяк тыга-тыга кыйнадың бит син аны,

җир бит! Нигә? Ни өчен?

— Яшь вакыт, җүләр вакыт, диләрме әле? — диде тегесе кайгыны

уртаклашасы, ялгышын таныйсы урынга ничектер ясалма кыткылдап. — Нәрсә

кыланганны да белми идек бит! Хәзерге чагым булса, бармак белән дә тимәс

идем. Аннан ул үзе дә гаепле...

— Ни өчен?

— Авызын белеп ачсын иде!

— Ә мин, беләсеңме, хәзер нишләр идем?! — дип кинәт кенә ярсыды егет.

— Менә шушы кәгазь конвертны, акчалары белән бергә авызыңа төеп тутырыр

идем! А-а-авызыңа, ишетәсеңме?!

— Эш нидә соң? Нәрсә комачаулый? — дип астыртын гына елмайды тегесе.

Ләкин ул елмаю тиздән эреп юкка чыкты, аның яхшы ашаудан симергән майлы

иякләре алга таба асылынды.

— Хатының...

Латыйп «аңламадым», дип иңен җыергандай итте. Гаҗәп иде бу...

— Әйтимме дөресен?!

— Әйтеп кара инде...

— Аны яшерүдән мәгънә юк. Барыбер билгеле булачак...

— Әйт соң, тыңлап карыйк...

— Мин синең хатының белән йокладым.

Бу сүз аяз көндә яшен суккандай яңгырады. Латыйп, ни әйтергә дә белмичә,

тораташ булып шок хәлендә торган арада Инсаф конвертны акчасы белән бергә

аның аяк астына ташлады. Гаҗәеп читен һәм уңайсыз хәлдә калган кунак,

авыр булса да, иелеп, идәнгә ташланган конвертны күтәрергә мәҗбүр булды.

Әйтерсең лә ул акчаны түгел, ә үзенең түбәнсенүен күтәрде. Пуховигының

төймәләрен каптырырга да онытып, кунак, һөҗүмнән качкан дошман сыман,

өйдән чыгып чапты. Инсаф сандык өстендә торган тальянын алып, ярсып-

ярсып уйнарга тотынды:

Бер тауда ун чишмә,

Сереңне син чишмә,

Сереңне чибәрләр

Дөньяга сибәрләр,

сибәрләр...

Латыйп чыгып киткәннән соң, ул нигәдер аның турында түгел, ә якты дөнья

белән вакытсыз хушлашырга мәҗбүр булган Газиз турында уйланды. Бик яшьли

гомере өзелгән, әле бу дөньяны җүнләп аңлый да алмыйча калган яшь егетнең

язмышы нишләп шул хәтле ачы булды соң? Инсаф бу җинаятьне үз өстенә

алып, үтерүче исемен алгач, Газизнең әнисе Хәмидә аны елый-елый каргаган.

Гаепсез кешегә каргыш төшми, диләр, ләкин бу очракта алай дияргә ярамый.

Атасы Нариман белән анасы Зөмәрәнең әнә шулай вакытсыз үлүләре дә яшьли

үтерелгән бала анасының каргышы белән бәйле түгел микән әле?! Хәмидә апасы

әле дә исән, тик ул аның янына барып, аның алдында да, Ходай каршында

да үзенең гаепсез түгеллеген исбатларга һаман да базмый иде. Аңламас, куып

чыгарыр, бусагасыннан да уздырмас кебек тоела иде. Кеше бит ул ихлас сүзгә,

җан кушуына түгел, ә иң элек мәхкәмә чыгарган законлы карарга ышана.

Гармунын кочаклап утырган хәлдә ул барыннан да бигрәк әнә шул изеп,

таптап, кыйнап үтерелгән Газизҗанны кызганды. Нишләп соң аны беркем

дә яклый һәм шул вәхши кулыннан йолып ала алмады? Инсаф үзе нишләде,

кая карады? Димәк, Газизнең үлемендә аның да гаебе бар, ул бөтенләй үк

гаепсез түгел. Вөҗдан газабы белән газапланган җаны аны шушы дөнья

сагышы белән бергә елардай итте. Китми, күз алдыннан һич кенә дә китми

ул яшь егет! Авызы каерылган, авызыннан шаулап кан аккан яшь Газизне

ул, бу якты дөньяда күзе йомылганчы, гомерендә дә хәтереннән сызып ата

алмас шикелле.

 

11

...Алар иртән таңда килеп керделәр.

Латыйп белән очрашканнан соң әле өч кенә көн вакыт узган иде.

Иңенә сөлгесен салган Инсаф, көзге каршына басып, юынып, кырынып

тора иде. Башта кулына папка тоткан Мәхмүт килеп керде, бу юлы инде

ул милиция киеменнән иде. Аның артыннан ияреп кергән Латыйпны ул

башта шәйләмәде, бөтен игътибары өлкән лейтенантка күчкән иде. Мәхмүт,

ниһаять, Алсинәгә өйләнде, Инсаф аларның туйларына да чакырулы иде,

ләкин ул, юк-бар сәбәп табып, туйга бармады. Аулак өйдән соң аралары

шактый салкынайды аларның. Берсе милиционерларны яратмый, икенчесе

аңа «төрмә кошы» дип кимсетеп карый иде. Лейтенант үзен бик дәрәҗәле,

вәкарь тотты. Әйтерсең, туганының өенә түгел, ә ниндидер җинаятьче качып

яткан тәмуг оясына килеп керде.

— Исәнме!

— Исән... Котлыйм! Участковый итеп куйганнар икән үзеңне!

— Куйдылар. Менә хәзер синең эшең килеп чыкты, шуңа протокол

тутырырга куштылар.

— Минеке?! — дип гаҗәпләнде егет. — Мин эшемне төрмәдә бетереп

чыктым, туган. Так шту — шито-крыто!

— Яңа эш. — Мәхмүт өстәл янына утырды. Ул, өстәл өстендә тулып яткан

савыт-сабаларны читкә этеп, кулындагы папкасын ачты. — Гражданка Ландыш

Фәтхуллина синең өстән гариза язган.

— Ландыш? Фәтхуллина?

— Әйе, ул! — Шулчак өй эченә Латыйп үтеп керде, утырмакчы булган иде,

тик беркем дә аңа урын тәкъдим итмәгәч, кергән урынында басып калды. Тик

ул нигәдер бик тынычсыз иде, аның күзе гел ишек ягында булды...

— Ландышның ирен дә чакырдым, — диде Мәхмүт, сытык елмаеп. — Латыйп

Фәтхуллин. Ул шаһит буларак кайбер нәрсәләргә ачыклык кертергә тели.

— Нәрсә дип гаепли инде ул мине, гражданка Ландыш Фәтхуллина?

— Менә аның гаризасы. — Лейтенант папкадан бер кәгазь кисәге чыгарып,

аны Инсаф кулына тоттырды. — Укы.

Гаризаны чынлап та Ландыш язган иде. Аның кулы, таныш кул. Ул

Инсафны үзен кыйнауда гаепли. Шаккаткыч, искиткеч хәл бу! Нәрсә, нәрсә,

ләкин үз тормышында мондый текә борылышлар булыр дип уйламаган иде ул.

Ничек була соң бу? Сөйгәне аның өстеннән донос яза! Юк, үзе теләп язмаган

ул аны! Тик кайчан кыйналган соң ул? Кыйналган килеш күрмәде дә бит ул

аны. Гаҗәп иде бу! Инсаф башта кычкырып көлде, шуннан соң Латыйпка

текәлде. Бу адәмнең төссез чыраенда ниндидер мәкер ятканын аңлап алган

егет шулчак Латыйпка ташланды, юынган сөлгесе белән аның муеныннан

чорнап алды...

— Син нәрсә уйлап таптың тагын?! Буам, свулыч!

— Тукта! Син нәрсә! — Мәхмүт (милициядә өйрәткәннәр, күрәсең!) яшен

тизлеге белән Инсафның кулыннан борып алып, аны башы белән идәнгә

терәде. — Җитте! Тынычлан!

— Яхшы... җибәр...

— Мәхмүт... иптәш лейтенант... моны да пратакулга керт... ул миңа һөҗүм

итте! — дип мескенләнде шаһит. Латыйп, явыз Латыйп бу минутларда нигәдер

үз-үзенә охшамаган иде. Хәер, аны да аңларга була, ялганчы үзенең кайчан да

булса фаш ителүен аңлап, андый вакытларда куркакка әйләнә.

— Ә кая соң үзе? — дип сорады егылган җиреннән бик тиз торып баскан

гаепләнүче.

— Кем?

— Потерпевшая?

Мәхмүт, бер сүз дә дәшмичә, эре кыяфәт белән кабат өстәл янына килеп

утырды, папкасын ачып, кәгазьләрен барларга тотынды.

— Кая ул? Чакыр монда! — дип әмер бирде ул Латыйпка. Милиционер роле

Мәхмүткә яхшы бара, ул үзе дә шул рәсмилектән ниндидер тәм таба кебек иде.

Әле ул кайчан шулай Латыйпка, бөтен авылны кулда тотып торган Латыйпка,

әмер бирә алыр иде икән?! Тегесе дә бер сүз дәшми, Мәхмүт кушканны гына

үти. Ул салкын чоланда басып, туңып беткән Ландышны алып керде. Инсаф

аның йөзен күрмәде. Ниндидер карачкыга охшаган иде ул, шул кыяфәте белән

барсын да сискәндерде. Башына җылы шәлъяулык бөркәнгән, ияк аслары

капланган, өстенә гомер кимәгән ниндидер иске яшел пәлтә, ә аягына башлары

тишелер хәлгә җитеп, шактый гомер күргән һәм җир төсенә кергән шакшы

киез итекләр кигән иде. Йөз кыяфәтләре шешенгән булса кирәк, тик ул аны

беркемгә дә күрсәтми, яшереп тота иде.

— Әй, җаным, — дип балаларча беркатлы сөйләнде Латыйп. — Утыр, әйдә,

утыр, кара син аны, карарлык җирен дә калдырмаган. Вәхши! Да... зрә генә

төрмәгә утыртмыйлар икән!

— Ландыш, ни булды сиңа? — дип тартылды Инсаф хатын ягына. Латыйп,

кулын сузып, аның юлына аркылы төште. Ландыш, урынга утырудан баш

тартып, түргә каршы аркасы белән борылды...

— Тукта! — дип кычкырды участковый. — Әйт, кыйнадыңмы син Ландыш

Фәтхуллинаны? Юкмы?

— Юк, билгеле. Нишләп кыйныйм мин аны, минем башыма тай типмәгән!

Ландыш, әйт, кыйнадыммы мин сине, әйт? Нигә дәшмисең?

— Ул сөйләшә алмый, — диде Латыйп, хатыны берни дә эндәшмәгәч.

— Нигә?

— Син бит аның сугып ияген сындыргансың!

— Аның дәшмәскә хакы бар, — дип кысылды лейтенант. — Гаризада барсы

да язылган.

— Мин аны үзе язган дип уйламыйм, — дип каршы төште гаепләнүче. — Аңа

көчләп яздырганнар. Ландыш, әйт дөресен! Кем кыйнады сине, әйт?!

Латыйп хатынын көчләп диярлек участковый каршына китереп утыртмакчы

иде, ләкин Латыйпның бу теләгенә каршы килгән Ландыш өйдән бөтенләй

чыгып качты. Инсаф исә аның артыннан: «Күрдегезме инде?!» — дип кычкырып

калды.

— Син миңа туган тиешле кеше, мин сиңа начарлык теләмим, — диде

Мәхмүт, берникадәр йомшарып. — Ләкин аңла: гариза кергән, без аны

тикшерергә, ачыкларга тиешбез.

— Ачыкла, бер сүзем дә юк! Синең икмәгеңә тимим! Минем үземә дә бик

кызык булып тоелды әле бу! — дип күңелле генә җавап кайтарды Инсаф.

— Әгәр дә җинаятең ачыклана икән, синең өчен яхшы нәрсә түгел бу, туган!

— дип куркытты ул Инсафны. — Син бит инде бер мәртәбә җәзага тартылдың,

икенчесен алу беренчесенә караганда җиңелрәк булыр. Сине тагын җавапка

тартырга мөмкиннәр...

— Кемнәр?

— Органнар.

— Тартсыннар! Минем гаебем юк, туганым, минем органнардан куркыр

киемнәрем тузган.

— Кыйнадыңмы? Җавап бир!

— Соравыңа сорау белән җавап бирергә рөхсәт ит, иптәш участковый. Ни

өчен соң мин аны кыйнарга тиеш? Әйт, ни өчен?

— Аулак өй харап итте аны, аулак өй! — дип сүзгә кушылды Латыйп.

— Причум монда аулак өй? — диде Мәхмүт. Үзе дә шунда булганга күрә,

аның аулак өйләрне искә төшереп утырасы килмәде.

— Эш монда болай, — дип дәвам итте Латыйп. — Менә бу егет тегеннән

кайтуга ук, минем турыда авылда гайбәт сүз таратты. Имеш, ул минем өчен

утырган, имеш, минем аркада җәфа чиккән. Ул гына кеше, ә Латыйп — бандит.

Ләкин моның дөреслеге әлегә берничек тә расланмаган. Мондый хаксызлыкка,

миннән дә бигрәк, хатынның бик нык ачуы чыкты. Миңа берни дә әйтмичә,

ул менә шушы бәндә янына килгән. Килде бит?

— Килде... тик...

— Ә ул, күрәсең бит, нервный, сүз күтәрми. Тоткан да минем хатынга суккан!

Башта эченә типкән, аннан ияген җимергән...

— Мәхмүт, син шуңа ышанасыңмы? — дип кычкырды Инсаф.

— Мин фәкать фактларга гына ышанам, — дип җавап бирде участковый.

— Эй, туган, син дә шушы бәдбәхетнең җырын җырлагач, белмим инде...

— Эшең харап, туган, адвокат ялларга туры килмәсен сиңа. Харап,

харап...

Шулчак өйгә тиктомалдан гына Кәримә килеп керде. Кара бишмәтен кигән,

кулына өч литрлы пыяла савыт тоткан. Аның ничек килеп кергәнен беркем

дә аңламады. Соңыннан ачыкланды: Инсафның күршеләренә сөткә (үзе сыер

асрый алмый) кергән икән, шунда капка төбендә милиция машинасы күргәч,

ашыга-ашыга монда кереп җиткән. Капкадан кергәндә аңа әле Ландыш та

очраган...

— Ыдвакаты бар аның! — дип бөтен йорт эченә сөрән салды ул.

— Кем? — дип сорады Мәхмүт.

— Мин.

— Чит кешеләргә монда урын юк! — дип такылдады Латыйп.

— Үз өемдә мин чит кеше түгел! Яраткан кызымның, киявемнең нигезе бу!

Нәстә, минем улым өстеннән суд ясарга булдыгызмыни?!

— Суд булачак, — диде лейтенант. — Әлегә ачыклау бара. Аннан дело

ачарлар, тикшерүчене дә билгеләрләр...

— Тикшерәм әле мин сезгә, тикшерәм! — дип янады Кәримә. Шулчак ул,

Мәхмүтнең папкасын тартып алып, аңа кизәнә башлады. Лейтенантның күзләре

шар булды. — Нәстә, участковый булдыңмыни?! Мин туган кеше дип тормам,

бер сылап җибәрергә дә күп сорамам! Чыгып кит моннан!

— Дәвәни, акрын, ул бит участковый! — дип ялынгандай итте Инсаф.

— Тикшерә бит...

— Участковый! — дип мыскыллы итеп көлде ул. — Аның кебек! Тикшерүче,

җаным, син түгел, мин ул!

— Җитәр инде, тугани апа, булды! — диде тәмам кәефе кырылган

Мәхмүт.

— Өйгә кергәндә, каршыга хатының килеп чыкты! — дип кычкырды карчык

Латыйпка. — Җылый-җылый шешенеп беткән, мескен! Сатты ул сине: син бит

аны үзең кыйнаган. Инсафтан көнләшеп. Шул мескен, кыйналган хатыныңнан

куркытып гариза яздыргансың. Нинди бәндә соң син, ә?! Кеше кыйныйсың да

башкага ябасың. Бар, ычкын моннан, бүтән күземә күренәсе булма!

— Менә нинди була ул тикшерүче! — дип шаяртты Инсаф. — Сиңа, дәвәни,

органнарда хезмәт итәргә булган, органнарда!

— Дөресме бу? — дип сорады Мәхмүт Латыйптан. Ул инде аның белән

бәйләнгәненә, иртә таңнан туганына килеп, аннан сорау алганына үкенә дә

башлаган иде.

— Ялган... Хатынга кул күтәргәнем булмады...

— Чыгып китегез! Хәзер үк! Икегез дә! — дип кычкырды аларга Кәримә.

— Органнар белән алай тупас сөйләшмиләр, тугани апай! — дип сөйләнде

лейтенант өйдән чыгып китәр алдыннан. — Ну, ярар, моны тикшереп бетерергә

кирәк! Хәзер Ландыштан дапрус алабыз!

— Аны баштан ук шуннан башлыйлар! — дип кычкырды Кәримә.

— Киттек!

— Ну, дәвәни, бирдең кирәкләрен! — дип, «кара җеннәр» чыгып киткәч

шаклар катты оныгы.

— Улым! Сиңа оят түгелме?! Раушанияңне тагын бүлнискә алып киткәннәр,

авыр хәлдә ята, ә син монда хатынлы ирләр белән сүз көрәштереп ятасың!

— дип рәнҗеде аңа дәү әнисе.

— Ишеттем! — диде Инсаф. — Мин бит бүген районга барырга тора идем!

Хәзер, дәвәни, хәзер барам!

— Белмим инде, исән калырмы ул бала, юкмы? Бик каты авырый бит! Мә,

акча ал! Буш куллый барма, күчтәнәчсез кермә! — Ул Инсафка, янчыгыннан

чыгарып, бишйөз сум акча сузды.

— Ярар инде, дәвәни...

— Ал биргәндә, ал! Синең бит акчаң юк!

— Язга тракторга эшкә урнашам, дәвәни! Инвестырлар белән сүләшенгән.

— Алла бирсә, диген!

— Алла бирсә!

— Улым!

— Әү?

— Бер ике-өч карчык җыйнап, өеңдә укытып алырга кирәк. Әтиең-әниеңнең

дә рухлары шат булыр. Абыстайны чакырырбыз.

— Кем ул?

— Кем булсын, мулла хатыны.

— Әнисәме? Без бит аның белән бергә укыган идек. Ул хәзер нәстә, абыстай

мыни?

— Абыстай, нинди генә абыстай әле! Мәчет каршында кыз-кыркынга дин

сабаклары бирә. Кайчан җыябыз?

— Дәвәни, син үзең кара инде, мин андый нәрсәнең рәтен дә белеп

бетермим...

— Әй, улым, шуңар күрә дә тормышыңның рәте-чираты юк бит синең.

Гөнаһка баттың, улым, гөнаһка...

Соңгы вакытта, картая, олыгая барганын сизепме, Инсафның әбисе дә дингә

бирелде. Көнгә биш мәртәбә намаз укымаса да, кирәк дип тапканда, көндез

китаптан сүрәләр укый, кичләрен тәсбихен тарткалый торган иде. Инсаф,

киенеп, кышкы карлы-буранлы юлга чыгып киткәч, әбисе аның артыннан

дога кылып калды...

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 3, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев