Логотип Казан Утлары
Роман

Таш калада баш кала... (дәвамы)

"Синең хатының беркайчан да бала тапмаячак!". "Нишләп?!" — Нариманның тавышы калтыранып чыкты. "Хатының аборт ясаткан идеме? Булдымы шундый хәл?" — дип сорады аңардан гинеколог. Нариман моңа каршы бер сүз дә әйтә алмады, әйе, дип, башын түбән иде...

Романның башы монда.

12

Динә барыбер үз сүзеннән кайтмады. Аның бар булган уе — тизрәк фатир

алу иде. Фатир алуга ук, ул эштән китәчәк. Трамвай йөртүдән туйган иде ул.

Кызның әти-әнисе дә аңа һаман шул бер сүзне тукыйлар: «Кит син аннан, ирең

ашатсын!» Ләкин фатир алмыйча, эштән китеп булмый, беренчел сумманы

түләүгә карамастан, фатирны барыбер тиз генә бирмиләр. Беркөнне тулай

торакка ашкынып кайтып кергән Динә, ятакта ял итеп яткан иренә:

— Мин кабат Гаврилин катына кердем! — дип оран салды.

— Тагын ресторанга чакырдыңмы?

— Әйе, чакырдым.

— Бер чакырдың бит инде, бармады!

— Вакыты булмады.

— Ну, ниемә чакырасың суң син аны?

— Шунда барсы да хәл ителәчәк!

— Киләме?

— Килә!

— Акча кирәк булачак!

— Тап! Фатир сиңа да кирәк бит, бер миңа гына түгел!

— Миннән бигрәк сиңа кирәк ул! Авылда йортым бар! Авылым минем

моннан сиксән генә километр! Фатир бирмиләр икән, кайтам да китәм!

— Кайт! Мин сине тотмыйм!

Динәнең уйнап кына әйткәнен яхшы аңлый иде ул. Кайтып китсен әле

менә барсын да ташлап, ире артыннан ул икенче көнне үк йөгереп кайтачак.

Ләкин Нариманны икенче бер нәрсә сагайтты: Динәнең баласын төшергәненә

инде ярты елдан артык вакыт узды, ә икенчегә узарга уйламый да иде...

— Карале, хатын, сине бернәрсә борчымыймы?

— Юк, ә нәрсә?

— Һаман да балага узмыйсың!

— Ә нишләп узарга тиеш соң мин?

—Без бит сакланмыйбыз. Сакланмагач, сау-сәламәт хатын балага узарга

тиештер бит инде?!

— Сиңа күпме әйтергә була...

— Беләм, иң элек фатир. Ә аны алганчы, балага узарга ярамыймы? Син

бала тапканда безгә как раз фатир булырга да мөмкин.

— Булмаса?

— Булмаса, тулай торакта... авылда үсәр...

— Юк, бала комфортта үсәргә тиеш. Тулай торакта балалар әйберсен юып

йөрисем юк әле!

— Комфорт?! Нинди комфорт? Авыл хатыннары алтышар бала таба! Әле син

бер балаң белән, тумаган балаң белән комфорт, дип сүләнеп торган буласың!

Оят түгелме сиңа!?

— Алып бир фатир — шундук табам!

— Тфү!

Нариман хатынын танымый торды. Элеккеге Динәме соң бу? Кайчандыр

иренә сүз әйтү түгел, аның күзенә күтәрелеп карарга да оялган, тыйнак һәм

намуслы авыл кызы калага килеп яши башлау белән үк ниндидер җилбәзәк,

усал кала хатынына әверелде дә куйды. Бар булган хыялы: мода артыннан

куып, өйдә бот күтәреп яту. Авыл хатыннары сыман, таң тишегеннән торып,

сыер саварга барса, аның башында мондый исәр уйлар булмас та иде, бәлкем.

Кем белә!? Бәлкем, Динә хаклыдадыр?! Хатын-кызны эш аты итеп күрүдән дә

туктарга вакыттыр?! Әгәр дә эшлисе килми икән, бала тапсын, бала карасын,

ирен яратсын! Юк, ни генә әйтсәк тә, шәһәр җире хатын-кызны аздыра, аны

хәтта акылдан, юлдан яздыра. Ул баш күтәреп ирек даулый, ирен чаптыра,

фатир, акча куалый, һәм нәтиҗәдә беркайчан да канәгать булып кала алмый.

Таш кала сатылырга теләгәннәрнең җанын тартып ала, алар барысы да шулай

кала тормышына яраклаша, ә яраклашырга теләмәгәннәр мондый затсыз

тормышка түзә алмый һәм, бернисез калып, авылына, туган нигезенә кайтып

егыла...

— Ә мин шикләнәм, синең кабат балага уза алуыңа ышанып бетмим! — диде

ачуы тышка бәреп чыккан Нариман.

— Нишләп алай дисең? — Динә агарынды, аның кинәттән төсе качты.

— Мине тыңламадың, аборт ясаттың!

— Шуннан?!

— Шуннан шул... Беренче мәртәбә балага узгач, аборт ясатырга ярамый.

Хатын-кыз бала таба алмаска мөмкин, аңладыңмы?

— Кем әйтте?

— Медицина шулай ди.

— Син нәрсә, мине таба алмас дип уйлыйсыңмы?

— Ие! Уйлыйм! — Нариман Динә каршына буй җитмәслек биек дивар

сыман торып басты. Хатын аның янында бер кечкенә генә койма ярыгы булып

калды.

— Тапмам, дисеңме!?

— Ие! Кысыр син хәзер! Кысыр сыер!

— Кысыр... — Динәнең күзенә яшь бәреп чыкты. Тавышы бетте: ул ни

эндәшә, ни кычкыра алмады.

— Кала харап итте сине, кала! Нәстә дип килдек без бу калага, үзебезне

харап итәр өчен килдек! Шул гына!

— Кыс... ыр...

Ачуыннан, шартлардай булып кайнаган Динә кул уңында торган

табуретканы, күтәреп алып, Нариманга атты. Нариман иелеп калды, урындык

аңардан өскәрәк очып, түшәмдәге люстраны коеп төшерде. Бик матур бәллүр

люстра иде ул, бик зур чиратлар җиңеп, универмагтан сатып алып кайткан

иде аны хатыны. Яңа фатир алгач эләргә уйласалар да, беркөнне матурлык

өчен юри генә элеп торгач, ул шул килеш түшәмдә эленеп калган иде. Ә шул

матурлык, гаилә тормышы белән бергә, әле яңа гына чәлпәрәмә килеп ватылды

һәм, шулай итеп, ике арадан кара мәче йөгереп узды...

13

Тугызынчы сентябрьдә иртәнге тугызда (ул көнне аның гомердә дә онытасы

юк!) бүлмәгә ике милиция кешесе килеп керде. Берсе милиция, икенчесе

штатный киемнән. Юк, Нариман алардан куркып калмады, куркак егет түгел

иде ул, ләкин тиктомалдан милиция килеп кергәч, шактый гаҗәпсенде. Ул

үзенең бернинди кырын эш кылмаганын белсә дә, каушап калып, озак кына

аңышмыйча торды. Бервакытта да нәрсә булып бетәсен белмисең, милициядән

теләсә нәрсә көтәргә була. Өйдә ялгызы гына, Динә сменада, ул әле һаман да

кайтып җитмәгән иде.

Милиция киемендәгесе участковый, ә тегесе тикшерүче булып чыкты.

Икесе дә авылныкылар: олырагы, участковый (Нариманның аны бер-ике

мәртәбә күргәләгәне дә булды) — бу тирәдә шактый күптәннән бутала, милиция

хезмәте авыр хезмәт булса да, беркая да китә алмый, чөнки аңа эшеннән фатир

биргәннәр иде. Фатирны үзеңә калдырыр өчен милициядә ун ел хезмәт итәргә

кирәк. Икенчесе әле яшь егет, күрәсең, югары уку йортын яңа гына бетергән,

юрист, аңа да хәзер үзен күрсәтергә кирәк.

— Нариман Җамалов сез буласызмы? — дип сорады ул, ишек төбендә

тукталып.

— Ну... — Нариман төртелеп калды.

— Синме Нариман!? — дип усал елмайды участковый. Аның бу елмаюын

ике төрле аңларга була иде. Ул аның янында иптәшләрчә кыланырга һәм шулай

ук, милиция хезмәткәрләре сымак, әзрәк кенә тупас, вәкарь булып калырга

тырышты.

— Әйе... мин...

— Җыен, әйдә!

— Кая?

— Отделениегә!

— Ни өчен?

— Анда аңлатырлар...

Урамда аны милиция машинасы көтеп тора иде. Артына тимер челтәр

киертелгән зәңгәр «УАЗ»ик. Аста йөгереп йөрүче таныш вахтер, комендант

хатын һәм берничә яшәүче кеше милициягә ияреп чыгып барган Нариманга

сәерсенеп карап калдылар. Әле ярый кулына богау салмадылар, оятыңнан кая

кереп качарга да белмәссең! Чөнки эчмәгән, тартмаган, беркайчан да тәртип

бозмаган, үзен һәрчак әдәпле тоткан, кирәк вакытта кешеләргә һәрвакыт ярдәм

итәргә торган Нариманның әлеге тулай торакта абруе зур иде. Шуны аңлаган

участковый «УАЗ»икның арткы ишеген ачтырып тормады, Нариманны тиз

генә алга утыртты...

Милиция бүлегендә аны аерым бүлмәгә алып керделәр. Бер зур өстәл, ике

урындык һәм башка берни дә күренми, хәтта гадәттә диварларга эленә торган

совет плакатлары да юк. Сорау алу бүлмәсе булып чыкты бу. Бераздан бүлмәгә,

салмак адымнар белән генә атлап, Нариманнарга килгән баягы юрист малай

керде. Ул аның каршысына утырды, кызыл папкасын ачып, аннан ниндидер

кәгазьләр, әйберләр чыгарды. Карап торышка гади бер авыл баласы инде, ләкин

авыллыгын, татарлыгын яшергән булып, үзе кебек үк авыл егете белән урысча

сөйләшкән була. Кара юка костюм, зәңгәр күлмәк, кызыл галстук — бар да

тәртип, бар да үз урынында. Тик менә буе гына кыска, шуның аркасында аның

кигән кәчтүме олырак булып күренә һәм ул тоткын каршында ниндидер вак

бер ипи валчыгы кебегрәк шәйләнә...

—Нариман Халикович, — диде ул, ниһаять (әтисе исеме белән аңа әле

беренче мәртәбә эндәшәләр иде, ул әллә нишләп китте!), — сез кеше үтерүдә

гаепләнәсез!

Бу коточкыч сүзләрдән соң, Нариманга берьюлы кызык та һәм куркыныч

та булып китте. Каян килеп? Бар кызыгы шунда! Ә куркырлык берни дә юк

кебек, аның кеше үтергәне юк. Ләкин органнарның бер гаепсезгә кешеләрне

утыртканнарын һәм хәтта үлем җәзасы биргәннәрен ишеткәне бар иде аның.

Менә шуңа күрә дә аңа куркыныч булып китте. Ләкин җебеп тә төшмәде, үз-

үзен кулга алырга тырышты.

— Бр-р-рат! — дип кинәт кенә дустанә дәште ул тикшерүчегә. — Син

кайсы авылдан?

— Ничек кайсы? — Юрист малай (мондый күчешкә әзер булмаган, күрәсең!)

аптырап, каушап калды. Ләкин гакылын җуймады, ике араны тигез тотты,

дилбегәне ычкындырмады.

— Биргән сорауга төгәл генә җавап бирегез, пажалысты!

— Ә җавабым шул! Карале миңа...

— Әйе...

— Мин кеше үтерүчегә охшаганмы, юкмы!?

Нариман егетнең күзләренә ихлас итеп, туп-туры карады. Мондый караштан

соң юрист малай, аңар кыенсынып кына: «Гафу итегез, ялгышканбыз!» —дип

әйтергә тиеш кебек иде. Ләкин юрист малайның авызыннан андый сүзләр

яңгырамады. Тикшерүченең моңа карата үз фикере һәм, иң гаҗәбе, үз дәлилләре

дә бар икән ләбаса...

—Сез бу кешене беләсезме? — Тикшерүче олы яшьтәге бер ир кешенең

фотосурәтен чыгарып күрсәтте.

— Юк! Кем соң ул?

— Корбан... Аны кич өендә үтерделәр. Казан кешесе ул. Гомере буе калада

яшәгән. Сезнең кайчан да булса Карбышев урамындагы унынчы йорт, сиксән

беренче номерлы фатирда булганыгыз бармы?

— Юктыр... дип уйлыйм...

— Нариман Халикович, бу уен эш түгел, монда шаяру урынсыз. Төгәл итеп

җавап бирегез: булдыгызмы сез ул фатирда, юкмы_______?

— Юк, кәнишне.

— Яхшы. Ә менә бу нәрсә сезнекеме? — Тикшерүче юка гына бер документ

кисәге чыгарып күрсәтте.

— Нәрсә соң ул?

— Профсоюз билеты.

— Тотып карарга ярыймы?

— Юк, ярамый, — дип кырт кисте юрист. — Мин аны сезнеке дип

уйлыйм. Чөнки монда сезнең исем-фамилиягез язылган. Сезгә аны Казан сөт

комбинатыннан, профсоюздан биргәннәр...

Нариман әле яшь, ул үз гомерендә бер генә мәртәбә дә күзлек киеп карамаган,

аның күзләре әйбәт күрәләр иде. Ул үзенең профсоюз билетын бик тиз таныды

һәм ул аның тышында әзрәк кан таплары да шәйләп алды. Шундук аның

башыннан: «Әй, абый, абый нишләдең син!» — дигән үкенечле уйлар йөгерде.

Исенә төште: ул үзенең профсоюз билетын Назыймга бүләк иткән иде. Дөресрәге,

ул үзе аны Нариманнан сорап алды. «Эчкән вакытларымда кесәгә паспорт тыгып

йөрергә куркам, югалтуым бар, әгәр ул сиңа кирәкмәсә, бир миңа, мин аны

үземә яраклаштырып, ясап куям!» — дип сорагач, Нариман авылдашының сүзенә

каршы килә алмаган иде. Профсоюз билетын ул бигүк кирәк нәрсә дип тапмады,

шуңар күрә ул аны, бер дә кызганмыйча, Назыймда калдырып чыкты. Тә-ә-әк!

Ничек булып чыга соң бу хәзер? Димәк, Назыйм абыйсы шаяртмаган, Назыйм

сүзендә торган: Шәмсыгаян апайны харап иткән адәмнең башына җиткән, ул

аны үтергән. Үтерүченең: « Әле аның краны ябылып бетмәгән. Өч көннән бәреп

чыгачак ул... менә күрерсең... су... кып-кызыл... су... » — дигән сүзләре, җанны

өшетеп, баш миен тагын бер кат чыбыркылап алды...

—Үтерелгән кешенең исеме ничек соң? — дип сорады Нариман.

— Сез белмисезме? — дип сынаулы караш ташлады аңа юрист.

— Юк, белмим.

— Белмәсәгез, әйтәм. Сәлим.

— Сәлим!?

— Беләсез... димәк...

Нариман бер сүз дә әйтмәде. Әйе, ул Сәлим атлы иде. Димәк, Назыйм аңардан

үзенең үчен алган, ул аны үтергән. Нигәдер ул үтерелгән кешене түгел, ә Назыймның

үзен жәлләде. Чынында исә аңар бу минутларда үзен кызганырга кирәк иде, ул үзе

дә авыр хәлдә калды. Тикшерүчегә дөресен сөйләп бирсә, гаепне аңардан алып

атачаклар, ә Назыймны шундук кулга алачаклар. Дустын, авылдашын сату булып

чыга түгелме соң бу? Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар иде. Нишләп ул профсоюз

билетына үз исем-фамилиясен язып, фотосын ябыштырмаган соң? Җавап шундый:

йә теләмәгән, йә инде өлгермәгән. Әгәр дә ул үзенең җинаятен башка кешегә (бу

очракта Нариман!) аударыр өчен махсус шулай эшләгән булса? Юк, юк... Назыйм

андый юлга бармас... Назыйм андый кабахәтлекне эшләмәс... беркайчан да...

— Мин сиңа шуны гына әйтә алам, брат, мин аны үтермәдем.

— Моны ни белән дәлилли аласыз?

— Кичә кич мин өйдә булдым. — Тикшерүче аңардан иң элек шуны сорарга

тиеш иде. Ләкин тикшерү эшендә тәҗрибәсе җитмәгәнгәме, әллә һаман да шул

профсоюз билеты белән болгангангамы, ул Нариманның кичә кайда булганын

сорап тикшерергә дә оныткан иде.

— Димәк, сезнең алибиегез бар! — диде ул Нариманның күзләренә туры

карап. Авыл мужигының андый чит сүзләрне бигүк аңлап бетермәгәнен аңлап

алган юрист малай тиз генә гади телгә күчте. — Моны кем раслый ала? Кем

күрде сезне?

— Минем хатыным.

— Исеме?

— Динә.

— Кая эшли?

— Трамвай йөртә. Өченче маршрутта...

— Кичә ул өйдә идеме?

— Без кичә кич аның белән өйдә идек.

—Ә үтерү кич белән түгел, көндез булган! — дип башын бутады аның

тикшерүче.

— Без көндез дә өйдә идек...

— Тагын кем күрде сезне?

— Кем?! Комендант...

— Тагын?

—Күрше бар безнең... Рәхим исемле... әйбәт мужик. Кергән саен: «Рәхим

итегез!» — дип елмаеп тора...

Тикшерүче Нариманнан күзен алмады, ул аңа сөзеп, сынап карады.

Каршылыклы уйлар эчендә бөтерелгән мужикның аңардан нидер яшергәнен

һәм шуны әйтеп, ачып салырга теләмәгәнен сизенгән юрист малай алдагы

тактикасын үзгәртеп, аңа берникадәр якынаерга тырышты. Тикшерүче әле ул

гади тикшерүче генә түгел, ә кеше җанын аңлаучы психолог булып та калырга

тиеш. Кыскасы, тикшерүче малай башкача сайрый башлады...

— Беләсеңме, абый, эш нәрсәдә...

— Нәрсә?

— Мин сине кеше үтергәнсең дип уйламыйм...

— Во! Ниһаять, син дә кешечә сүләшә башладың...

— Кеше үтерүчегә охшамаган син, анысы шулай, ләкин безнең хезмәт

шундый, без барсын да тикшерергә тиеш, — дип сайрады ул, кан тапларына

манчылган профоюз билетын селкеп. — Монда икенче нәрсә бар...

— Нәрсә ул?

— Минемчә, син үтерүчене беләсең, тик аның исемен әйтергә теләмисең.

Ни өчен икәнен дә аңлыйм: ул синең танышың, йә бик якын дустың булырга

мөмкин. Беләм, син аны сатырга теләмисең. Авыллар шундый инде алар, чиста

күңелле булалар, мин үзем дә, беләсең килсә, авыл баласы. Тик син шуны

аңла, аны яклап, син үзеңә начарлык кына ясыйсың, күрә торып, үзеңә бер

кирәкмәгән проблема гына ясыйсың. Син бу профсоюз билетын да аңа, әгәр

дә ул аны урламаган, алмаган булса, аның алдында яхшы булырга тырышып

бүләк иткәнсең. Ләкин шушы профсоюз билеты, абый, сине харап итәргә

мөмкин, бик тә мөмкин...

— Нигә?

— Чөнки ул җинаять урынында табылган бердәнбер табылдык дәлил,

аңлыйсыңмы...

Нариман берни дә аңларга теләмәде. Ул бүтән бернәрсә дә сөйләмәде,

бернинди сорауга да җавап бирмәде. Аны кулга алдылар һәм аерым камерага

кертеп яптылар. Закон буенча, ягъни суд карары чыкканчы, аны әле монда

тагын бер өч тәүлек тота алалар иде.

14

Динә үз-үзенә урын табалмады.

Нариманның өйдә юклыгын күргәч тә, ул иң элек күршеләренә керде. Әле

яңа гына өйләнгән Рәхим, аны, гадәттәгечә, матур елмаеп: «Рәхим итегез!»

— дип каршылады. Ире турында сорашкач, ул, бик тәмләп, Динәгә Нариманны

милиция алып китүе турында сөйләде. Динә берни дә аңламады, мескен

хатынның куркуы эченә үтте. Рәхимнең: «Карбыш урамындагы фатирда бер

кешене үтергәннәр, бик каты тикшерү бара, иреңне дә шуның өчен алып

киттеләр, ышанмасагыз, безнең коменданттан сорый аласыз!» — дип сөйләнүе

болай да куркуы ботына төшкән Динәнең йөрәгенә кабат шом салды.

Ул ни өчендер комендант хатын янына төшмәде, ә авылдашы Назыйм

янына керергә булды. Ире (гел шунда утыргач) милициядә түгел, ә аның

янында, аның белән сөйләшеп утыра кебек тоелды аңа. Динә, ишекне дә

(ул ачык иде!) шакып тормыйча, бүлмәгә атылып керде. Нариман бүлмәдә

күренмәде, ә Назыйм, чалкан яткан килеш, тимер караватында аунап ята иде.

Динә килеп кергәч, ул саташып аз гына башын күтәрде, һәм шаккаткандай,

күзләрен акайтып, Динәгә төбәлде. Инде ничә көннәр кырынмаган, юынмаган,

исереклек юлында әшәкеләнеп йөргән ялгызак абзый бу юлы Динәдә шактый

авыр тәэсир калдырды. Эчүе генә бер хәл, ул әле икенче чирдән — җан чиреннән

газаплана кебек тоелды аңа...

— Назыйм абый, — дип куркып кына эндәште хатын, — мин иремне,

Нариманны эзлим, аны нигәдер милициягә алып киткәннәр, син берни дә

белмисеңме?

—Карбыш урамында бер адәмне үтергәннәр, шуның өчен аны алып

киткәннәр, — дип бик теләмичә генә аңлатты ул.

— Каян беләсез?

— Суң... бөтен общага күреп калган! Миңа кереп әйттеләр!

— Нәрсә... Нариман кеше үтергән булып чыгамыни инде!?

— Белмим... әйтә алмыйм, — диде ул, башын аска иеп. — Булырга да

мөмкин...

— Син нәрсә, Назыйм абый, ни сөйлисең син!?

— Мин беркайчан да ялган сүләмим, сеңлем...

Кинәт исерек абзый караваттан шуып төште дә, шаркылдап көләргә

тотынды. Аның көлүе Динәне өнсез итте, әйтерсең лә аның каршында иблис

көлеп утыра.

— Борчылма... утыртмыйлар аны! — дип сөйләнде исерек. — Үтерүче

иректә... Тиздән кулга алачаклар...

— Кайчан?

— Берәр сәгатьтән...

— Ничек?

— Бәлкем, ярты сәгатьтән булыр. Килүдән тора инде...

— Каян беләсең!?

— Ә мин үзем чакырдым!

— Кемне?

— Милицияне!

— Кайчан?

— Аска төшеп... автоматтан шалтыраттым...

— Автоматтан!?

— Әйе... 02... беләсең ич инде...

— Нигә?

— Син мине нәрсә, шундый свулыч, кабахәт дип уйлыйсыңмы!? Яраткан

иреңне, күрәләтә торып, төрмәгә утырта алмыйм бит инде! Кешене бер

гаепсезгә...

Җавап гаҗәеп килеп чыкты. Динә берни дә аңламады, ул һаман буталды,

чөнки Назыйм абыйсы аның башын әйләндереп маташа иде. Алар, бер-берсенә

карашып, озак кына тын тордылар. Шуннан соң абзый, ауган җиреннән кисәк

кенә күтәрелде дә, карават башыннан рюкзакка охшаган бер нәрсә тартып чыгарды.

Яшел төстәге рюкзак кап-кара тузанга баткан. Назыйм аны ашыгып селкергә

тотынды, бүлмәдә тузан бураны күтәрелде...

— Нишлисең син?

— Җыенырга кирәк! Минем бит хатын юк! Передача ташырга да кешем юк!

— Кая?

— Төрмәгә...

— Кая!?

— Сухари надо сушить! — Теге иләмсез көлү дәвам итте.. Көлә-көлә ул

(әллә алышынган да инде!), үткен пычак эзләре төшкән аш өстәлендә яткан

калдык-постыкларны, каткан сыныкларны берәм-берәм рюкзагына тутыра

башлады. Өстәлдән алырлык әйберсе калмагач, карават каршысында торган

агач тумбочканы актарырга тотынды. Аннан ике-өч теш щеткасы, кырыну

приборлары, сабын калдыклары тартып чыгарды һәм аларның барсын да тиз

арада рюкзак эченә шудырды...

Әллә акылдан чыга инде бу Алла бәндәсе! Болай да куркып калган хатынның

йөрәгенә кабат шом бәреп керде. Шулчак бу исәр кулындагы рюкзагын, шап

итеп, идәнгә ташлады да, хатын ягына борылып, аны аяктан егардай сүз әйтте,

Динә чак кына артына утырмады...

— Аны мин үтердем!

— Кемне?

— Карбыш урамындагы кабахәтне...

Назыймның әлеге сүзләрен раслагандай, кинәт кенә бүлмәгә милиция

формасыннан дүрт-биш кеше килеп керде. Алар арасында Нариманны кулга

алырга килгән, без белгән участковый да бар иде.

— Шушы ул! — дип кычкырды участковый милиционерларга.

— Назыйммы син? — дип сорады аңардан берсе. Погонына караганда ул

капитан булып чыкты. Назыйм дәшмәде, юләр сымак елмаеп, бер урында

басып тора бирде.

— Әйе! Назыйм! — диде аның өчен Динә.

— Иреңме? — дип сорады мент.

— Юк, ирем түгел! — диде коты очкан хатын.

— Нишлисең монда?

— Иремне эзләп кердем!

— Ирең кем?

— Нариман... аны алганнар...

— Аңлашылды, без аны кичә кулга алдык! — диде участковый капитанга.

— Бар әле, чыгып тор моннан! — Динә тиз генә ишек ягына атылды, ләкин

ишек төбендә туктап, катып калды...

—Алыгыз! — дип әмер бирде капитан, җинаятьче ягына таба ишарә ясап.

Рядовойлар Назыймга атылдылар, ләкин Назыйм һаваланып, баш очында

үз кулы белән ясаган тимер урындык күтәргәч, тегеләр шундук туктап

калдылар.

— Менты поганые! — дип сүгенде Назыйм. — Живым я вам не сдамся!

— Назыйм! Тынычлан! — диде участковый. — Без сиңа тимибез! Синең

гаебең әле ачыкланмаган...

— Ачыклыйсы юк: мин үтердем ул кабахәтне, мин! Ул адәм минем

анамны мыскыл итте, безнең нәселне авыл халкы алдында мәсхәрә итте,

безне авылдан качырды, минем, апай-абыйларның тормышын җимерде,

атамны бауга меңгерде! Мин шуңар түзеп торырга тиешме, ә?! Юк! Аны

үтергәнемә мин грамм да үкенмим! Мин хаклы, халык мине аклар...

аңлар...

Назыймның әлеге чын күңелдән сөйләгән сүзләре бары тик бер участковыйга

гына тәэсир итте булса кирәк. Капитан һәм аңар ияреп килгән рядовойлар да,

җинаятьчене эләктерү өчен, җайлы вакытны көтеп кенә торалар иде.

— Синең аркада бер гаепсезгә кеше утыра, — диде участковый, Динә ягына

ишарәләп.— Менә бу хатынның ире, минем аңлавымча, ул синең авылдашың,

дустың...

— Беләм... — Назыйм, сизгерлеген югалтып, кинәт йомшап китте. Һәм

шуны көткән, янда гына басып торган күркә кыяфәтле рядовой, һөнәри

үткенлек күрсәтеп, аягы белән Назыймның тезенә китереп типте. Кай җиргә

тибәргә кирәклеген белә, каһәр! Назыйм, үкереп, идәнгә тезләнде һәм башы

белән алга сыгылып төште. Күз ачып йомганчы, җинаятьченең кулына тимер

богау кигезделәр...

— Падлы! — дип сүгенде мужик. — Ненавижу!

— Торгызыгыз! — дип команда бирде капитан. — Алып китегез!

Милиционерлар, Назыймның кулын каты итеп каерып, ишек ягына

сөйрәделәр. Назыйм, ярсуланып, участковыйга усал гына карап куйды. Тегесе,

башын аска иеп, күзләрен читкә алды...

— Мин кеше үтермәдем, явыз убырның үзен үтердем! — дип кычкырды

Назыйм. — Мин авыл мужигы, ишетәсезме, авылныкы...

— Ә без сине Казанныкы дип уйлаган идек! — дип елмаештылар аны алырга

килгән милиционерлар.

— Мин авылымны якладым, таш калагызны тар-мар иттем! Ха-ха-ха!

— Син нәрсә, Иван Грозный мәллә!? — дип көлештеләр алырга

килүчеләр...

Назыймны бөтен тулай торак халкы озатып калды. Нариманны шул ук

көнне һәм шул ук сәгатьтә тоткынлыктан азат иттеләр.

15

Ә үтерүчене барыбер утыртмадылар. Тикшерү барышында төрле экспертизалар

ясап, суд аны җүләргә чыгарды. Төрмәдә түгел, ә ябылулы җүләрләр йортында

дәвалана икән, дип ишетте Нариман аның турында. Аның янына хәзер барып

та, кереп тә булмый. Анда утырганчы, төрмәдә утыруың яхшырак, дигән

сүзләр дә йөри. Җүләрләнгән авылдашы турында яңа төрле легендалар да туды.

Тикшерүче аңардан, Карбышев урамында торучы ялгыз ирне ничек һәм ни өчен

үтерүе турында сораша башлагач, җинаятьче шәхес тиктомалдан гына туган

авылының гүзәллеге һәм аның матурлыгы турында дастан сөйләргә тотынган.

Үтерелгән Сәлимне ул сугыш вакытында гаепсез авыл кешеләрен атып йөргән

явыз фашистка тиңләп, аны колхозның үләксә базыннан сасыган терлек ите һәм

терлек сөяге ташучы кызыл авызлы кара козгын белән чагыштырган.

Корбанын ул кыйнамаган, имгәтмәгән. Сәлимнең башына разводной

ачкыч белән томырып, аның чигәсен ярган һәм ул секунд эчендә җан биргән.

Фатирдан берни дә урламаган, бернәрсә дә алып чыкмаган. Ә эзләнсәң,

урларлык нәрсәләр күп булган анда. Байлык зур. Ләкин ни хикмәт, ничәмә

хатынга өйләнеп, ничәмә хатын белән яшәп тә, бу адәмнең үз баласы булмаган.

«Кысыр» булган, күрәсең ( хәер, дөньяда андый ирләр дә булгалый!), шулай

булмаса, хатыннарның берәрсе булса да аңардан бала тапкан булыр иде. Шуңар

охшашлы нәрсә Нариманнар авылында да булды: каенанасы белән ире, ничә

еллар буе, син имгәк, син бала табалмыйсың, дип бер яшь киленне кыерсытып

яшәделәр. Баксаң, гаеп хатында түгел, ә ирдә икән. Тикшерә торгач, шундый

нәрсә ачыкланды: ирнең орлыгы хатын-кызны орлыкландырырга сәләтсез икән.

Сыек, димәк. Шуннан соң теге кысыр ир башын иеп кенә йөри башлады, ә

киленнәре, Берлинны алгандай, күкрәк киереп йөрде.

Тикшерүчеләрнең: «Ни өчен үтердең?» — дигән сөаленә дә Назыйм: «Мин

аны үтермәдем, ул үз-үзен үтерде!» — дип җавап кайтарган. Һәм соңыннан:

«Дөресрәге — ул үз-үзен үтерә алмыйча интекте, мин аңа ярдәм генә иттем.

Андый кабахәт җир йөзендә яшәргә тиеш түгел!» — дип тә өстәгән.

Мәгълүм ки, тикшерү барышында үтерелүченең дә каршылыклы шәхес

булганлыгы ачыкланды. Ләкин ул Сәлим дигәннәре ничек итеп Назыймның

анасын мыскыл итсә дә, ничәмә хатынның тормышын бозса да, аларны ярык

тагарак каршында утыртып калдырса да һәм ул нинди генә кабахәт булса да

Назыймның кеше үтерергә хакы юк иде, билгеле.

Шулай ук аның җинаять урынында профсоюз билетын калдыруын аңлап

бетермәде Нариман. Юк, ул аны махсус, авылдашына шик төшсен дип ташлап

калдырмаган, билгеле. Юк, юк, Назыйм андый кабахәтлеккә бармас! Бәлкем,

ул аны, уыгып, кесәсеннән ялгыш төшереп калдыргандыр?! Ул бит билеттагы

исем-фамилияне үзгәртеп, шуңар үзенең фотосын ябыштырып куярга да

өлгерми калган. Аның: «Мин теләсә нинди документны үзгәртеп ясый алам,

миндә, дустым, каллиграфический почерк!» — дип мактанганын да Нариман

яхшы хәтерли...

Әллә инде авылдашының язмышына битараф булмаганга, әллә үзенә

үк шушы җинаять процессы аша узарга туры килгәнгәме, Нариман, йоклар

алдыннан, көн саен диярлек, Динәдән Назыймны ничек итеп кулга алуларын

сөйләтте. Баштарак шуның турында бик нык дулкынланып, тәфсилләп сөйләгән

Динә соңрак бу нәрсәдән туя башлады һәм бөтенләй сөйләүдән туктады.

Нариманны кулга алгач, милиция бүлеге каршында елап басып торганнарын,

ирен азат иткәч, аның муенына асылынып: «Яратам сине, җаным, яратам!»

— дип назлануларын ул инде хәзер онытты булса кирәк.

— Син нәрсә, башка проблемаң юк мәллә?! — дип кычкырды ул аңа

беркөнне. — Һаман шул шизик турында сөйләтмәсәң... Булган, узган, ятсын

хәзер психушкасында!

— Теләмәсәң, сүләмә, көчләмим...

— Үзең турында уйла син, фатир турында!

— Гаврилинга бармадыңмыни? — дип сорады Нариман. Аның соравы,

билгеле ки, һәрвакыттагыча кинаяле яңгырады.

— Бардым, ләкин ул ысвиданиягә чыкмады! — дип шаярткан булды

тегесе.

— Булмаган, димәк...

— Фатир тиздән булачак!

— Ничек?

— Әти сөйләште.

— Кем белән?

— Бер зур кеше. Ул безнең директорга чыккан. Шулай булгач... шиты-

крыты, җаным!

— Синең әтиең!? — дип шаккатты ир.

— Ә ни булган минем әтигә!?

— Атаңның шундый свәзләре бар дип һич кенә дә уйламаган идем!

— Син аны шундый төшеп калган кеше дип уйлыйсыңмы?

— Уйлый идем! Хәзер фикерем үзгәрде...

Фикерләр әкренләп үзгәрә торды. Тормыш һаман да алга чаба, тик менә

Нариман гына бер дә үзгәрергә теләми. Илдә комсомол төзелешләре колач

алды: Чаллыда «КамАЗ» заводы, Түбән Камада химия комплекслары калкып

чыкты. Яшьләр һәм хәтта карт-корылар, туган авылларын ташлап, шул гасыр

төзелешләренә агылдылар, киләчәктә исә шәһәр кешесе булып калу турында

хыялландылар. Күпме авыллар, колхозлар таралды, күпме йортлар бушап калды,

күперләр ватылды. Татарстан-Төтенстан — сәлам сиңа, сәлам! Ура! Шәһәр

җиңде: өч башлы комсыз аҗдаһа сыман, авылны ул бер кабуда йотты...

Нариман гел авылын сагынып яшәде. Авылны сагыну озакка бармый, бер

ике-өч елдан ул бетә, сүнә, кеше әкренләп шәһәр тормышына ияләнә һәм шул

баштагы сагынуына соңыннан хәтта көлеп карый башлый, диләр. Ә юк, шәһәрдә

тора башлаганына инде дүрт елга якын вакыт узды, ә Нариман туган авылын һич

кенә дә оныта алмады. Онытып була димени соң аны! Беренчедән, аның авылда

бергә укыган, бергә үскән дус-ишләре калды, икенчедән, аның ялгыз әнисе анда,

ул улын һәрчак сагынып, көтеп тора. Пенсиягә чыгуга ук, укытуын ташлыйм

дип йөргән әнисе, лаеклы ялга чыккач та, мәктәптә укытырга калды. «Өйдә

ялгызым гына утырып нишлим, мәктәптә балалар арасында көнем үтә, ичмасам!»

— дип акланып маташкан иде башта. Ләкин артык озак укытырга туры килмәде

аңа, чөнки Хәлимә чирләп китте, кан басымы белән интекте. Авылның надан

балаларын укытып, нервыларын бетергән укытучы хатынга, теләсә-теләмәсә дә,

яраткан мәктәбеннән китәргә туры килде. Билгеле, ул коллективтан бөтенләй үк

аерылып бетмәде, аның анда дәресләре калды. Чөнки аны коллективта хөрмәт

итәләр һәм аның белән һәрчак киңәшәләр иде. Ләкин бу ярым чара, ягъни балага

еламас өчен имезлек каптыру кебек нәрсә генә булып калды. Ул хәзер күбрәк

өйдә утырды, өй хезмәтен алып баруы җиңелрәк булсын өчен, терлекләрен

бетереп, кош-корт кына калдырды. Ләкин ялгызлык газабы барыбер үзенекен

сиздерде, пенсионерның көне үтми башлады. Моңа тиклем улында әллә ни зур

нужа күрмәгән ана кеше улын сагына башлады, улы юлга кузгалганда да бик нык

моңсуланып озата торган булып китте. Ялгыз көннәрен гел чирләп, дару эчеп

кенә уздырган, инде үлем турында сөйләнә башлаган Хәлимә Нариман авылдан

киткәндә: «Тагын кайчан кайтасың? Япа-ялгыз кинәт кенә үлеп китүдән куркам!»

— дип улының йөрәгенә шом салып куя торган иде...

Бу очракта Нариманның үзендә дә гаеп бар сыман: әгәр дә ул әнисенә

катырак торса, авылга беркайчан да кайтмыйм, калада калам, дисә, авылны

сагындым, авылсыз яши алмыйм, дип сөйләнмәсә, аңар күңел серләрен

чишмәсә, әнисе дә, язмышына разый булып, артык эремичә, хисләнмичә генә,

улын авылга кайтыру турында, бәлкем, сүз дә кузгатмас иде.

Беркөнне Нариман искиткеч бер сәер төш күрде. Каядыр сәфәргә чыккан

икән ул, печән төялгән йөк машинасында баш очында хәтсез кыздырган

кояштан күзләрен яшереп, каядыр бара да бара икән. Яңа гына чапкан ямь-

яшел үлән, люцерна! Ах, аның хуш исле тәме, тәмле исләре! Андый хуш исле

төшне аның үз гомерендә беренче генә күрүе иде. Рәхәт шундый... җан рәхәте...

Ләкин бу рәхәтлек нигәдер озакка бармады. Менә машина кисәк кенә туктады,

аннан ике әзмәвер егет йөгереп чыкты да, Нариманны, аягыннан тотып, җиргә

тартып төшерде. Ни хикмәт, боларның икесе дә таныш кешеләр булып чыкты.

Кала хулиганнары: берсе Альфред, икенчесе Хамис. Альфредның ул кайчандыр

тезен ярды, Хамисның аркасына таш томырды. Хәер, анда аның гаебе юк, алар

сугышны үзләре башладылар. Нариман чын мужик иде. Әгәр дә аның үзенә

бәйләнмәсәләр, аны мыскыл итмәсәләр, ул беркемгә дә тими, ә инде бәйләнеп,

теңкәсенә тисәләр, йә инде аның каршында әллә кем булып кылансалар, ул

аларны изеп атып, җир белән тигезләп куярга да күп сорап тормый иде. Бу юлы

исә ул үзен гаепле итеп сизде, ул аларга хәтта ялынып, ялварып та карады. Тик

файдасы тимәде. Алар әрсез сәяхәтчене, арт ягына тибеп, тузанлы юлда бәреп

калдырдылар. Җәй, эссе, гаять каты кыздыра. Шулчак давыллы җил чыкты, кара

тузаннар тузды, күзләргә чүп кереп тулды. Җил тынгач, ул әкрен генә күзен ачты.

Бер кызыкай, чиләк-көянтәләрен асып, чишмәгә су алырга төшеп бара. Чырае

ап-ак кызның, моңсу, ул әзрәк чирле кешегә дә охшаган. Менә алар икесе дә

чишмә буенда. Нариманның бик каты су эчәсе килә, ул кыздан су сорый. Кыз

аның авызына чиләк кырын китерә. Нариман йотылып су эчә һәм, күтәрелеп,

кызга карый. Ялгышкан икән бит! Суны аңа хатыны Динә бирә дип уйлаган иде,

ә ул бөтенләй башка кеше, башка кыз булып чыкты. Кыяфәтенә караганда, ул

ничектер авыл кызына охшаган иде.

Бу төш берничә мәртәбә кабатланды. Нинди төш ул? Нишләп керә соң ул

аңа? Төшләр юраучы авыл карчыгына да сөйләп күрсәтте ул аны, ә җавабында

багучы хатын аңа: «Бик зур төш, олан, тормышыңда олы үзгәрешләр көтелә,

мөгаен, авылыңа кайтырсың, туган йортыңда яши башларсың, ләкин ул җиңел

генә бирелмәс!» — диде. «Минем Динәм гомердә дә кайтмый авылга!» — дигән

сүзгә исә ул (аны бик нык гаҗәпкә калдырып!): «Мин анда Динәңне күрмим,

ә башка кешене күрәм!» — дип әйтеп куйды.

Динә белән кайчан да булса аралары өзелер дип аның башына да, уена

да килмәде. Алар бит бер-берсен яратышып өйләнештеләр. Алар хәзер дә

бер-берсен яраталар кебек. Ләкин Динәнең сәер холкы, көймәне һәрчак үз

уңаена ишәргә тырышуы, Нариманның исә һаман да икенче якка ыргылуы,

авылга тартылуы, авылны оныта алмавы аларны күптән бербөтен итә алмыйча,

гаиләнең тотрыклыгын җимерә башлаган иде.

Ә бәхетсезлек, ни гаҗәп, бәхеттән башланды. Ниһаять, алар фатир

алдылар. Фатирны аларга яңа ел алдыннан бирделәр. Ике бүлмәле, лоджийлы.

Ленинградка. Динә сөенеченнән ике көн кунак җыйды. Кемнәр генә килмәде

дә, кемнәр генә котламады аларны. Авылдан Динәнең ата-анасы да килде,

бары тик Нариманның анасы Хәлимә генә килә алмады. Авырды.. Хәер, өй

туе ике көн белән генә чикләнмәде, фатирны атна буе юдылар. Яңа елны

яңа фатирда каршы алдылар. Фатир алырга хыялланган Динә, Нариманга

белгертмичә генә, берникадәр акча җыйган булган икән. Шуңар зал ягына

зур стенка, йоклар өчен яңа диван-кровать алдылар. Ә менә ире (үз акчасына)

балалар караваты алып кайткач, Динә әллә нишләп китте, ул сөенә дә, көенә

дә алмады. Утырып бер елады. Нариман шул вакытта ук нидер сизенгән иде

инде. Соңыннан әлеге уеның юш килгәнлеге, бәхетсезлегенә каршы, бөтен

хаклыгы белән ачыкланды.

Нариман кеше әйберсендә актарынырга яратмый. Ул куркыныч кәгазь дә

аның кулына очраклы рәвештә генә килеп керде. Беркөнне кадрлар бүлеге аның

паспортын соратты, ул аны стенканың бер кечкенә тартмасына тыгып куйган

иде. Шунда актарынган чагында тартмадан, аллап-артлап мөһер сугылган,

төрле медицина белешмәләре, анализ кәгазьләре килеп чыкты. Динә, иренә

әйтмичә генә, сырхауханәдә тикшеренеп йөргән икән. Бу анализларның

(медицинада әллә ни аңламаса да!) бала белән бәйле булганлыгын сизенгән

Нариман, боларны күче белән җыйнап алып, элеккеге классташы, хәзер инде

калада хирург булып эшләгән тиңдәшенә күрсәтте. Кабинетта берничә табиб

җыйналды, араларында гинеколог хатын-кыз да бар иде. Олырак яшьтә,

тәҗрибәле. Менә шул хатын ир җыйнап килгән кәгазьләрне карап чыккач, озак

кына бер сүз дә эндәшми торды. Барсы да аңардан сүз көтте. «Дөресен әйтергә

ярыймы!?» — дип сорады ул башта Нариманнан. Тегесе, ярый дип, баш селекте.

«Синең хатының беркайчан да бала тапмаячак!». «Нишләп?!» — Нариманның

тавышы калтыранып чыкты. «Хатының аборт ясаткан идеме? Булдымы шундый

хәл?» — дип сорады аңардан гинеколог. Нариман моңа каршы бер сүз дә әйтә

алмады, әйе, дип, башын түбән иде...

Күпме әйтте — ясатма, йөрмә, тап, үстерербез, дип! Юк, тыңламады! Кеше

әйткәнне тыңлый белә димени соң ул? Чат атасы — киренең киресе! Бер нәрсә

уйлады икән, үзенекен итмичә калмый. Инде хәзер нишләргә? Әйтергәме үзенә,

юкмы? Баласыз нинди гаилә була ала? Кала хатыннары бала санын икедән

уздырырга тырышмыйлар, күбрәк үзләрен карап, үзләрен көйләтергә яраталар.

Ә монда хәзер ике түгел, бер дә булмаячак! Гаиләдә бер генә бала булып үскәч,

ул гомер буе ишле гаилә турында хыялланды, апа-сеңелләрнең, абый-энеләрнең

булуын теләде. Каршы якта гына атаклы комбайнчы Сабир абзый яшәде, аның

хатыны алты бала тапты. Өч ир, өч кыз. Алтысы да исән-сау, алтысы да тап-

таза булып үстеләр. Ишле гаилә авыр яши, балаларның киярләренә җитми,

ашау яклары да такыр була, диләр. Шулайдыр, төрле чагы буладыр, тик нигәдер

Нариман бала чагында алардан гел көнләшеп яшәде. Бер-берсен карашып,

бер-беренә ярдәм итеп үскән күрше балалары гел бердәм булып яшәделәр,

матур итеп хезмәт итәләр, күңелле итеп уйный да белә торганнар иде алар. Ә

ул һаман да үзе генә, ялгызы гына уйнап үсте. Ни өчен аның анасы бер генә

бала белән калган? Менә бу нәрсә аның өчен әле дә зур сорау булып кала килә.

Шуны белеп, шуның бер очына чыгасы килсә дә, нигәдер анасыннан сорарга

яхшысынмый торган иде.

Ә менә Динә белән нишләргә? Әйтсәң, билгеле, тавыш чыгачак, минем

арттан эш йөртәсең, дип үпкәләячәк! Табибларга да тулысынча ышанып җитеп

булмый, бала язмышы ул барыбер Ходай кулында, баланың ничек һәм кайчан

туасын бер Ходай гына белә. Юк, ул әлегә хатынына берни дә әйтмәскә, әзрәк

көтәргә булды. Бер җае чыгар, бәлкем...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 3, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев