Таш калада баш кала... (дәвамы)
— Кичә чак кына кеше таптатмадым. — Ничек? — Карт әби... Трамвай юлыннан чыгып килә. Мин аңа сигнал бирдем. Юлдан чыгып бетәр дип уйладым, ә ул, киресенчә, чайкалып китте дә, артына утырды...
6
Нариман авыл белән авыр хушлашты.
Калага төпләнеп урнашканчы, ул аннан тугыз-ун мәртәбә әйләнеп
кайтты. Колхоздан китәргә дип гариза язганнан соң, ул озак кына тракторын
тапшыра алмыйча интекте. Яраткан техникасын начар кулга калдырасы
килмәде аның. Яхшы тракторга ике-өч кеше дәгъва кылды, нәтиҗәдә, ул
күрше егете Василга эләкте. Васил аңа хәтле иске ДТ тракторында йөреп
маташкан, ләкин аның моторы шакылдаган иде. Нариманның «Беларус»ын
эләктергәч, ул үзен кош тоткандай сизде, бик нык сөенде, күршесенә
рәхмәтләр укыды. «Кара аны, эчкән килеш тракторга утырасы булма!»
— дип бик каты кисәтеп китте ул аны...
Станциягә хәтле попуткага утырып барды. Авылны чыккач ук, кыр
буйлап, өелешеп, чабышып йөргән иясез этләрне күргәч, аның йөрәге
кысылып куйды. Авылда иясез этләр күбәйгәч, махсус ялланган аучылар
килеп, таң алдыннан урамнарда шул мескеннәрне атып йөргәннәр. Исән
калганнары исә, гомерлек курку алып, бүтән авылга борылып кайтмаслык
булып, кырга чыгып качканнар. Чырт иткән тавышка да сискәнгән
мескенкәйләр, инде хәзер кая барырга, кая китеп олагырга да белмичә,
койрыкларын кысып, зират тирәсендә бер чарасызга тулганып йөриләр
иде. «Бәхетсез җаннар!» — дип эчтән генә сызланды егет, һәм нигәдер үзе
турында да ул нәкъ шулай уйлап куйды...
Хезмәт кенәгәсен кыстырып, калага килеп төшкәч тә, ул җанына
тыңгылык табалмады. Дөресен әйткәндә, яратмады ул каланы, күңеле
белән аны кабул итмәде. Ят җир, ят кешеләр, ят шәһәр, ят урам. Белмәгән
урысчаңны, ватып-җимереп, гел урысча гына такылдарга кирәк. Тимер юл
вокзалына килеп төшкәч, утырып елардай булды. Казанны белми, каланы
аңламый. Кемгәдер ияреп калага бару әле бер нәрсә, анысы җиңел, ә менә
шаулап торган кала урамында таныш кешесез бер үзең генә басып калу бигүк
күңелле хәл түгел икән. Дулкынланудан аның хәтта, каты итеп, эче бора
башлады. Кая барырга, кая барып утырырга да аңлашмый торгач, ул вокзал
чатында таксига охшаган «шашка»лы бер иске «Волга» машинасын туктатты.
Машина йөртүчегә нинди адрес белән кая барырга кирәклеген аңлатып
биргәч, тегесе әллә ни каршы килеп маташмады, юлчысын «Волга»сына
утыртты. Такси йөртүче татар егете булып чыкты. Шактый озак кайттылар.
Динә үзе яшәгән тулай торакны тимер юл вокзалыннан әллә ни ерак түгел,
якында гына дигән иде ләбаса. Соңыннан ачыкланды: вокзалдан хатыны
яшәгән йортка трамвай белән ике генә тукталыш барасы икән, такси
йөртүче, Нариманның мокытлыгыннан файдаланып, акча күбрәк каерыр
өчен, аны ике-өч мәртәбә шул вокзал тирәсеннән әйләндереп, уратып узган
икән. Шулай итеп, өч тиенлек юл өч зур берлеккә әйләнде.
Динәгә тулай торактан бүлмә биргәннәр иде. Ике бүлмәле. Берсе зур
— урам ягына киң тәрәзә чыгып тора, икенчесе кечкенә — «глухой» як,
анысының тәрәзәсе дә, мәйданы да юк. Анысын инде склад итеп тотсаң
гына, ул башка нәрсәгә ярамый. Кухня, ягъни аш ягы коридор башында, ул
берничә гаиләгә исәпләнгән, ә менә бәдрәф бүлмәсе үзендә үк, аерым ясалган
иде. Динә башта шушы кечкенә бүлмәгә дә сөенеп туя алмады, тик Нариман
гына әллә ни зур сөенеч кичермәде. Бүлмәнең тарлыгыннан түгел, дөньяның
тарлыгыннан читенсенде ул. Авылда өе генә түгел, дөньясы да киң, иркен
кебек тоела иде аңа. Шуның өстенә капкаң да биек, киртәң дә тирә-якны
томалап тора, син кеше күзеннән дә читтә. Ә монда, кая гына барма, адым
саен кеше, һәр адымың санап, һәр сүзеңне үлчәп сөйләргә кирәк. Аннан ул
әзрәк кыргый да иде, кеше белән бик авыр таныша, аралаша торган адәм
иде. Табигате белән ул бик күп сөйләшергә яратмый, кирәк чагында аның
авызыннан сүз дә тартып алалмыйсың. Казанга килеп урнашкач та, ул әле
озак кына эш табалмыйча интекте. Ваканцияләр юк түгел, бар, теләсәң әнә
заводта, теләсәң төзелештә хезмәт ит. Игълан буенча да барып карады. Бер
үзе генә түгел, билгеле, ә Динә белән бергә барды. Хатыны бер тәүлеген
эшләсә, өч тәүлеген ял итә иде. Хатынының ни өчен трамвай йөртергә
кергәнен ул һич кенә дә аңламады. Транспорт йөртү, ни генә әйтсәң дә,
хатын-кыз һөнәре түгел бит инде. Бу турыда ул аңардан күп белеште, күп
сорашты. Җавабында хатыны: «Мин укырга теләмәдем, миңа югары белем
кирәк түгел, калага беренче мәртәбә килеп төшкәч үк, урамда игълан күрдем.
Ярты гына ел укыйсы, торырга урын бирәләр, стипендия түлиләр. Ә нигә
бармаска, бардым!» — диде. Бер-ике мәртәбә ул хатыны йөрткән трамвайда
утырып йөрде, көне буе йөрде. Таныш булмаган урамнар аша йөрү үзе бер
күңелле, үзе бер зур яңалык булды. Ләкин соңнан анысынннан да туйды,
хатынына бүтән ияреп йөрмәскә тырышты. Динә өйдә булганда бар да әйбәт,
бар да рәхәт. Ул назлы, ул ягымлы, иртән торып, тәмле итеп ашарга пешереп
куя, аннан аны бергә утырып ашыйлар, телевизор карыйлар, серләшәләр,
урамга, кибеткә чыгып керәләр. Ә менә Динәсе сменага чыгып киткәч үк,
аның җанын чиксез бер сагыш биләп ала. Ул үз-үзен кая куярга белмичә,
көннәр буе тинтерәп йөри, бер чыга, бер керә, вахтер хатынның нервысында
уйнап, гел «вертушка» тирәсендә кайнаша. Менә, ниһаять, төн уртасында
Динә кайтып керә, ул инде арган, талчыккан була, ашыгып бер чәшкә чәй
каба да, ишелеп урынга ава. Көне буе хатынын көткән ир аңа елыша, аның
башыннан, чәчләреннән сыйпап, кочагына кыса, аны иркәләгәндәй итә,
ләкин көннәр буе трамвай штурвалын тоткан, хатын-кызга хас булмаган
каты, нык куллар, аны бу изге теләгеннән кырыс кына туктатырга мүҗбүр
булалар. «Иртәгә, җаным, иртәгә, яме!» — дип эндәшә Динәнең кура җиләге
сыман пешкән алсу иреннәре...
Нариманның эшсез утыруы аның үзен генә түгел, инде Динәне
дә туйдыра башлады. Ниһаять, бер белгән кеше аркылы аны сөт
комбинатына эшкә урнаштырдылар. Нариман үзе дә каршы килмәде,
һаман да хатын-кыз җилкәсендә утырып булмый бит инде. Эше
җиңел түгел, билгеле, иртәдән кичкә хәтле конвейер каршында басып
торырга кирәк. Хәер, мәктәптә укыганда, җәйге каникулларда ат җигеп,
фермада тирес түккән, комбикорма ташыган егет бервакытта да авыр
хезмәттән курыкмады. Сөт заводын ул колхоз фермасы кебегрәк кабул
итте. Сыер савучы апаларның сөт бидоннарын шактый күп ташыды
инде ул. Монда да шул: бер литрлы сөт шешәләре унлап-унлап тимер
ящикларга тутырылган һәм шулар конвейердагы транспортир буйлап
бер цехтан икенче цехка күчәләр. Шуларны үз вакытында берсеннән
икенчесенә күчерә барырга кирәк. Билгеле, ул зур кул көче сорый,
ялкауларны, сыек куллы хөрәсәннәрне яратмый. Өендә һәркөн диярлек,
берәр потлы гер күтәреп уйнаган Нариман монда да үзен сынатмады,
конвейер буйлап йөзгән сөт шешәләрен, бер-бер артлы икенче якка
чөя торды. Егетне күзәтеп торган цех бригадиры да аның эшеннән бик
нык канәгать калды. «Маладис, сынауны әйбәт уздың, егет, кал бездә,
китмә!» — дип ул тырыш авыл баласын аркасыннан сөеп мактады. Әлеге
урынга җүнле кеше табуы да бик авыр икән. Кем генә килеп, кем генә
китмәгән моннан! Түзә алмыйлар! Акча эшлибез дигән булып, монда
хәтта студент яшьләр дә килгәләгән. Әле яңа гына берсе килеп, шушы
конвейерга басып караган булган, ләкин имгәнеп, чак кына ящик астында
калмаган. Ящиклар бер-берсе өстенә килеп өелешкәч, конвейр туктап
калган. Шуннан соң бу җебекне (үпкәләмәсен дип!) җиңелрәк урынга,
каймак цехына күчергәннәр.
Хезмәт авыр булса да, Нариман заводка эшкә урнашканына сөенеп
туя алмады. Бер ай узгач, аңа беренче хезмәт хакын бирделәр. Динә
мул итеп табын әзерләде, ире, үзе эчмәсә дә, хатынын сыйлау йөзеннән
шампан шәрабы алып кайтты. Икәү генә утырдылар, башка беркемне дә
чакырмадылар. Үзләренчә беренче хезмәт хакын юулары булды бу. Төнлә
йокыга китә алмыйча, озак кына сөйләшеп яттылар...
— Нариман, синең нинди дә булса хыялың бармы?
— Хыял? — дип шаккатты ир. — Нәстә соң ул?
— Хыял! Теләк!
— Бар!
— Нинди?
— Минем машина аласым килә.
— Шулмы хыялың?
— Минем өчен бу зур хыял. Нәрсә, ошамыймы?
— Ошый, бик тә ошый. Машина алу зур бәхет ул, җаным...
— Яңаны алып булмас, искене алсаң да ярар. Яңасына акчаң җитсә дә,
талон кирәк шул, блат кирәк.
— Мин менә шуңар аптырыйм...
— Нәрсәгә?
— Нишләп машиналарны бөтен кешегә дә җитәрлек итеп чыгармыйлар
икән? Күпме кеше акчасын учлап тотып, яңа машина ала алмыйча йөри.
— Бөтен кешегә дә җитәрлек итеп чыгарсаң, бөтен дөнья машина белән
тулыр иде, — дип фикер йөртте Нариман. — Йөрергә урын, суларга һава
калмас иде. Менә шуңар күрә дә артыгын чыгармыйлар, чамалап кына
чыгаралар. Сөтне дә заводта кирәк хәтле генә тутырабыз, артыгы әчи
генә...
— Син дә инде! — дип көлде Динә. — Чагыштырдың сөт белән
машинаны!
— Сөт тә кирәк нәрсә, сөтсез торып булмый...
— Ну, яхшы, — дип төпченгән булды хатын, — алдың ди ул машинаңны...
Ни өчен? Нигә кирәк ул сиңа?
— Авылга кайтып йөрер өчен!
— Синең уеңда гел шул авыл да, авыл инде. Ә мин башкача җавап
ишетермен дип уйлаган идем...
— Нинди?
— Мине йөртерсең дип...
— Син дә йөрисең инде...
— Ничек?
— Минем белән авылга утырып кайтасың.
— Мине сәяхәт иттерерсең, кибетләргә йөртерсең, шулай бит!?
— Әйе... шулай...
Яшь парлар беразга тын калдылар. Алар озак кына түр башында
эленгән стена сәгатенең текелдәвенә колак салып яттылар. Мәскәү кремле
төшерелгән бу дәү, кыйммәтле сәгатьне аларга туйга бүләк иткәннәр иде.
— Ә син нишләп сорамыйсың? — диде бераздан аңа Динә. — Минем
хыялым турында?
— Ә... әйе... сөйлә...
— Беләсеңме...
— Белмим!
— Минем шә-ә-әп итеп киенәсем килә!!!
— Шулай дип уйлаган идем инде...
— Минем шәп итеп киенеп, барсын да аяктан егасым килә! Ха-ха!
— Нигә? Син миңа болай да ошыйсың!
— Бу дөньяда бер син генә түгел, җаным, мин башкаларга да ошарга
тиеш!
— Ирләргәме!? — дип көнләшкәндәй әйтте ир.
— Ирләргә дә, хатын-кызларга да!
— Киенеп кая барырга уйлыйсың?
— Кая да булса ресторанга, мәҗлескә...
— Кем белән?
— Синең белән!
— Минем ресторанга йөрмәгәнемне беләсең ич.
— Яхшы, син бармассың!
—Нәрсә, миннән башка гына бармакчы буласыңмы? — Бусын ул
ачуланып әйтте.
—Яхшы, ресторанга бармабыз! Бауманга чыгарбыз, кинога барырбыз!
— Менә әле бусы ярый...
— Тик мин шәп итеп киенергә тиеш!
— Киен инде, акчаң бар бит! — диде Нариман, бик теләмичә.
— Монда матур кием табып булмый, аның өчен Мәскәүгә барырга
кирәк!
— Мәскәүгә!?
— Мин бармыйм, иптәш кызым бара!
— Ыспекулян мәллә?
— Юк, ул ай саен Мәскәүгә барып, кием җыйнап кайта. Мин аңа заказ
бирдем, ул иртәгә китә... «Татарстан» поездына билет алган...
— Нинди заказ?
— Джинсыга.
— Джин... ысы?
— Джинсы, чалбар, mаde jn USA...
— Күпме тора?
— Йөз илле сум.
— Инәңне!!! — Нариман аңар күзләрен акайтып акырды. Динә, кулын
алга сузып, учы белән иренең авызын каплады. Иренең тупас, ахмак тавышы
аның ачуын гына чыгарды. Хәер, Нариманны да аңларга була, ул шул йөз
илле сумга ай буе конвейер каршында басып торды бит!
— Нигә акырасың!? Синнән акча сораучы юк!
— Җаным, бигрәк кыйбат бит! Ун тәнкәгә дә менә дигән чалбар алырга
була!
— Каян?
— «Детский мир»дан...
— Ун тәнкәлесен, җаным, син алып ки инде, яме!
— Киермен ярар! —дип мыгырданды ир. —Ләкин джинсы алуны мин
зур хыялга санамыйм.
— Сүзең дөрес: бу әлегә минем кечкенә хыялым...
— Ә зурысы нинди соң?
— Зурысы алда әле, җаным...
Нариман йокыга киткәннән соң да, Динә әле озак кына йоклый
алмыйча, боргаланып ятты. Тиздән аның шул кечкенә генә хыялы тормышка
ашачак, джинсыга дигән, берәмтекләп җыйган акчасын ул инде күптән
Катюшага (чын исеме Кадрия) биреп куйган иде.
Нариман аның турында онытты. Тик бер атнадан соң, Динә өйгә
зәңгәр төстәге фирменный джинсы белән фирменный футболка киеп
кайткач, хатынының юкка гына сөйләнеп йөрмәгәнен ул бик тиз аңлап
алды. Нариман авыл мужигы һәм ул болай акча сарыф итүне күңеле белән
кабул итмәде һәм шуңар күрә артык сөенә дә алмады. Чыраен сытып,
борынын салындырып торган мокыт иренә сәерсенеп караган Динә дә
үзенең кем белән торганына тагын бер кат инанды булса кирәк. Әйе,
алар тормышта икесе ике төрле кеше иде. Авылга булган мәхәббәтен,
сагынуын йөрәк түрендә йөрткән, төшләрендә сары башаклы иген
кырларын, көмеш маңгайлы колыннарын күреп уянган Нариман бу
сәер кала сәясәтен берничек тә кабул итә алмады. Чит кеше иде ул бу
калада һәм шулай чит булып калды да. Шунысы кызык, калада яшәгән
саен, аңа тизрәк ияләшәсе урынга, ул ни өчендер аңардан читләшә
генә барды. Ә Динә бөтенләй икенче кеше иде. Әйе, ул да ире кебек
үк, авыл кешесе, авыл баласы иде. Ләкин аңардан аермалы буларак, ул
бөтен җаны-тәне белән кала кешесе булырга омтылды, җанында бурсык
булып оялаган авылчанлыгы һәм оялчанлыгыннан тизрәк котылырга
теләде. Ләкин бер көндә генә үзгәреп бетеп булмаганын ул акылы белән
аңламаса да, җаны белән сизә иде. Шуңар күрә дә ул аны көнлекләп,
тамчылап бетерергә булды. Ләкин ул әле яшь иде, ул шуны аңламады:
авылга булган мәхәббәт җанда гына түгел, ул бит канга да күчкән. Ә
бик күпләр шуны аңламыйча үзләрен упкынга китереп тыктылар, төрле
фаҗигаләргә юлыктылар. Авыллыгыннан котылырга теләү ул үз-үзеңне
үтерү белән бер, күрәсең.
Нариман хатынына каршы бер сүз дә әйтә алмады. Динә өчен әле бу
бер кечкенә генә җиңү иде. Ирен шулай әкренләп җиңәргә һәм үз ягына
аударырга уйлаган хатынны әле алда тагын да зур җиңүләр көтә иде. Ләкин
алар берсе дә җиңел генә бирелмәс, аның өчен аңар гел көрәшергә туры
киләчәк. Гаилә, дөресен генә әйткәндә, ике ярны, ике капма-каршы җенесне
берләштерер вә сөештерер өчен генә түгел, ә аларны көрәштерер һәм хәтта
талаштырыр өчен дә төзелә торгандыр, мөгаен!?
Чынлап та, бу әле бәланең башы гына булган икән. Язлар җитеп, ташулар
аккан чак иде. Депога белешмә алырга дип киткән Динә (ул сменада түгел
иде) төнлә белән генә кайтып керде. Бүлмәгә атылып керде дә, урынга
капланып ятты. Нариман аңа тегеләй дә, болай да эндәшеп карады. Хатын
озак кына эндәшмичә ятты. Аңар авыр иде, күрәсең, аның күз төпләре каты
елаудан шешенеп, кызарып чыккан...
— Мин эштән киттем!
— Нигә? Ни булды?
— Берни дә булмады... киттем... бетте...
— Эшеңне бик ярата идең бит...
— Романтика... очты... Мин сиңа әйтмәдем...
— Нәстә?
— Кичә чак кына кеше таптатмадым.
— Ничек?
— Карт әби... Трамвай юлыннан чыгып килә. Мин аңа сигнал бирдем.
Юлдан чыгып бетәр дип уйладым, ә ул, киресенчә, чайкалып китте дә,
артына утырды. Сумкасы, кулыннан ычкынып, рельс кырына килеп төште,
әбинең кибеттән сатып алган ризыклары трамвай юлына чәчелде. Кисәк
кенә тормозга бастым, трамвай чинап әби каршына килеп туктады. Бераз
гына! И...
— Нәрсә?
—... әби трамвай астында кала иде. Салондагы пассажирлар кабинам
артына килеп өелделәр: кайсы кулын имгәткән, кайсы кашын ярган...
— Үлүчеләр?
—Юк, травмалар җиңелчә генә... Ләкин ике-өч кеше директорга
жалыбы язып кергән. Мине бүген директор чакыртты, ярты көн шуның
каршында утырдым.
— Синең гаебең юк монда, әби үзе гаепле...
— Беләм...
— Белгәч!?
— Эштән киттем...
— Ишеттем...
Ләкин Динәнең эштән китүе дөрес хәл булып чыкмады. Ул кызып кына,
артык хискә бирелеп язган гаризасын кире алды һәм кабат шул «өченче»
трамваенда калды.
7
Шул арада Нариман бер кызык хәлгә юлыкты: ул авылга кайтып үлгән
Шәмсыяган апайның улы Назыймны очратты. Авылдашлар булсалар да,
алар бер-берсен бик начар беләләр. Назыйм авылдан иртә чыгып киткән.
Атасы асылынган, анасы калага китеп адашкан. Ә иң гаҗәбе шунда, шул
мужик Нариманнар яшәгән тулай торакта ялгызы гына көн күреп ята икән.
Депода монтер булып эшли. Аерылган. Кайчандыр ике балалы хатынга
йортка кергән булган, хәзер шул хатыннан китеп, тулай торакка кире
әйләнеп кайткан. Әйе, хатыннарыннан аерылган ирләрне совет заманында
бары тик бер генә юл көтә, ул яшәгән фатирын бушатып, тулай торакка
кайтырга мәҗбүр. Буш квадрат метрлар булган очракта, билгеле. Закон бу
очракта һәрвакыт хатын-кызны яклый һәм ул дөрестәдер — балалар күп
очракта гүзәл затлар тәрбиясендә кала.
Назыйм нигәдер Нариманны үз итте. Авылдаш булганы өчен генә түгел,
ә ничектер үзара уртак тел таптылар алар. Алар икесе дә авылда туып,
авылдан чыккан кешеләр, икесе дә тормышны үзләренчә аңлыйлар һәм
шулай ук үзләренчә бәхетсез дә иде. Назыйм, калага китеп, монда әллә
ни зур бәхет таба алмады. Ул ялгышып, балалы кала хатынына өйләнде,
аңа йортка керде. Кала хатыны аны баштарак үзенә ияләштерергә
тырышса да, соңрак, балалары үсә башлагач, аны бик нык мыскыл
итәргә тотынды. Кала хатыны аңардан бала да табарга теләмәде. Соңгы
вакытларда ул аңа хәтта исеме белән дә эндәшми башлады: «Колхозник!»
— бар әйткән сүзе шул булды. Бераздан барсы да ачыкланды: беркая
да эшләмәгән хатын базарда өрек сатучы кара халык белән дуслашып,
туганлашып киткән. Назыймның азлап кына алган чыпчык хәтле хезмәт
хакыннан канәгатьсез калган хатын Ленин башлы егерме бишлекләрне
куен кесәсенә тутырып йөргән үзбәк егетен иреннән өстенрәк күрде.
Яшереп кенә йөрсәләр дә бер хәл, инде ачыктан-ачык йөри башлагач,
Назыйм бу хурлыкка түзеп тора алмады, вак-төяк әйберләрен җыйнап,
бер көнне тулай торакка күчте...
— Хатыннан уңмасаң юк икән инде ул! — дип көрсенде Назыйм.
— Бәхетең генә түгел, тормышың да уңмый...
Нариман буш вакытында аның янына кереп, авылдашы белән сөйләшеп
утырырга ярата иде. Ләкин аның белән сөйләшүе җиңел түгел, чынында
исә, ул авыр кеше иде. Кара чырайлы, калын кашлы, яше әле кырыктан
узмаса да, маңгаен тоташ сыр баскан Назыйм шактый сәер холыклы, үзенчә
бер кыргый кеше иде. Шул ягы белән ул әзрәк Нариманга да охшаган.
Кызып-кызып сөйләшкән арада ул кайчак кинәт кенә үз эченә китеп, үз
эченә бикләнеп, кем белән сөйләшкәнен дә оныта торган иде. Ул вакытта
аның болай да караңгы чырае тагын да караңгылана, болытлана, маңгай
өстен каплаган калын җыерчыклар, бер-берсенә өелешеп, тирән буразна
хасил итәләр иде. Назыйм гади эшче, институтлар бетермәгән, ләкин үзгә
акылы, фикерләве белән әле ул бик күп диплом ияләрен бәреп егарлык
гали зат иде. Ул бик күп укый һәм күп нәрсә белән кызыксына иде...
—Юк, дустым, мин үземнең бәхетсезлегемдә хатынымны гына гаепләмим,
мин бит аны үзем таптым! — дип сөйләгәнен хәтерли әле ул аның. Ә
сөйләгәндә ул, аудиториядә дәрес алып барган профессорлар кебек, саллы
итеп, үтемле итеп, басынкы, калын тавыш белән сөйләргә ярата иде. —
Минем бәхетсезлегем безнең нәселдән килә, безнең геннардан, ягъни... Син
кара, анам, дүрт баласын ташлап, шул оятсыз, шакшы адәмгә ияреп, калага
китте, ә инде шул хурлыкка түзә алмаган атам асылынды. Нәселебезнең
борынгы шәҗәрәсенә күз салсак, анда бик кызыклы мисалларга тап
буласың. Анамның бабасы калада милиция начальнигы булып хезмәт
иткән, бик яман, авыр холыклы адәм булган. Ул начальник булганда
ике-өч кешенең башына җиткәннәр, аларны ерак түгел, шул ук милиция
бүлегендә кыйнап үтергәннәр. Өч хатын аерган, соңгысын (яшен) үзе үк
асып үтергән. Хатыны үз-үзенә кул салган, дигән ялган уйдырма чыгарып,
абзый төрмәдән качып калган. Ләкин кылган явызлыклары, бумеранг булып,
барыбер кире үзенә әйләнеп кайткан: абзый җүләрләнеп үлгән. Күп алар
безнең нәселдә, сиңа барсын да сүләп тормыйм. Ерак китәсе юк: әни белән
ни булып бетте. Әнинең ниндидер мужикка ияреп, тиктомалдан калага
китеп баруы иң элек безне, балаларны акылдан екты. Без башта берни дә
аңламадык, без шулай кирәктер дип уйладык. Әти, әниегез тиздән кайта,
балалар, чынлап әйтәм, кайтачак, дип әйтеп, сүләп торгач, дөньяда иң
кадерле кешебезнең, әниебезнең кайтуына без бер дә шикләнмәдек. Олы
апабыз Айсылу барсын да белә иде, ул безне тынычландырган була, ләкин
аның бездән нидер яшергәнен, нәрсәнедер әйтеп бетермәгәнен без соңлап
кына булса да сизендек. Әйе, кечкенә балалардан күп нәрсәне яшерергә
була, тик вакыт дигән нәрсә бар һәм ул барсын да үз урынына куя. Әни юк
та юк, кайтмый да кайтмый. Әти һаман да безне өметләндерә, тик өметләр
генә акланмый. Еллар узгач, уйлыйм-уйлыйм да, әтине аңларга тырышам.
Күрәсең, ул аның кайтуына актыккача ышанган, көткән, мондый хурлыкны
коточкыч яман төш итеп кенә кабул иткән. Билгеле, бу нәкъ шулайдыр дип
тәгаен гына кистереп әйтә алмыйм, ләкин безнең хәлебез авыр, бик тә авыр
иде. Юк, без начар яшәмәдек, ач тормадык, колхозда эш җитәрлек, ярдәм
булмады түгел, шактый күп булды. Ләкин... мораль яктан... ничек диләр
әле... рухи яктан читен иде. Исән әниебезне югалту авыр булды, алай гына
да түгел, обидно иде, до слез обидно... Без бик горур нәсел, без моңар нык
хурландык. Урамда да, мәктәптә дә... Ух... шул вакытларны искә аласым
да килми! Төпчегебез Мөһипнең: «Әнине сагындым, әни кайтсын!» — дип
әтине кочаклап елаулары әле дә күз алдымнан китми. Ни булды соң безгә?
Кемнең шулай каргышы төште? Бервакытны хәтта... — Назыйм бер мәлгә
сүзсез калып, күз яшенә буылды...
— Әйе!? — дип йомшак кына дәште Нариман, дустының күңелен
яраламаска тырышып.
—... әти үзе дә түзмәде, йомшап китеп, безнең алда күз яшьләрен
күрсәтте... Елый... бахыр... үкереп елый... аңар кушылып без дә елыйбыз...
өелешеп... чатта...
Ә ул кайтты, берничә мәртәбә кайтты. Без әнине күрмәдек, без аның
барлыгын сиздек. Дөресрәге, безгә аны күрсәтмәделәр. Ә без аны олы
апаманың шатлыклы йөзендә, әтинең сагышлы күзләрендә күрдек...
Назыйм теләсә кемгә ачылмый. Ә менә Нариманны нигәдер үз итте,
дус итте. Кем беләндер үзеңнең бар булган кайгыңны, шатлыгыңны
уртаклашырга да кирәк бит инде, бу дөньяда гел йомылып кына да яшәп
булмый.
—Авылга нишләп бер дә кайтмыйсың? — дип сорады ул бервакыт
Назыймнан.
— Ә нишлим анда кайтып?! Йорт җимерелде, нигез таралды...
— Иске булса да, йортың тора бит, нигезең тора. Аның янында хәзер
яшь парлар очраша. Тыныч анда. Без дә Динә белән берничә мәртәбә
шунда очраштык...
— Ишегалды ничек? — дип кызыксынды Назыйм.
— Элеккечә...
— Элеккечә булалмый инде...
— Әзрәк коймаларыгыз ишелгән, билгеле.
— Ат арбасы торамы?
— Тора.
— Әти күрше авылдагы Вилдан абыйга заказ биреп ясаткан иде ул
арбаны. Алтын куллы кеше иде әти, үлгәнче хуҗалыкта ат асрады. Аннан
менә шул камыт бавына асылынып үлде дә инде мескен...
— Ат яратам, ат асраучы кешеләрне дә хөрмәт итәм...
— Әллә шул хөрмәткә чыгып керәсеңме, ә?! Әче су аласыңмы?! — диде
Назыйм. Аның күзләрендә яшь җемелдәде, бүлмәне чиксез сагыш биләп
алды...
— Эчмәгәнне беләсең бит инде! — дип җилкәсен җыерды Нариман.
— Ә... оныттым, гафу ит...
— Теләсәң, алып керәм!
— Кирәкми! Шул хәтле тинтәк түгел әле мин, бер үзем аракы эчеп
утырырга...
Салган килеш ул аны берничә мәртәбә урамда күрде. Аягында чак кына
басып тора. Нариманны күргәч, тиз генә ларекка кереп качмакчы иде,
булдыра алмады, абынып егылды. Нариман аны тулай торакка хәтле өстерәп
кайтты. Аңа шелтә белдерүче дә, хәтта сүз әйтүче дә булмады. Комендант
та дәшмәде. Чөнки Назыйм шушы тулай торакның бөтен эшен башкарып
тора иде. Ут янмаса да, краннан су акмаса да комендант, беренче булып,
Назыймны эзләп килә. Ә ул шундый карусыз, бервакытта да каршы килми
һәм, җаныңны интектереп, акча да сорамый. Авыл егете чөнки, ул шулай
тәрбияләнгән.
Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
"КУ" 2, 2014
Фото: pixabay
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев