Таш калада баш кала... (ахыры)

Романның башы монда.

15

Латыйп инде ничә ай үз-үзенә урын табалмый. Әле бар да әйбәт иде кебек,

гөл кебек иде. Ә хәзер нәрсә? Бригада таралды, гаилә таркалды. Катмыш

авылында йортның түбә башын япканда, аның бер эшчесе икенче каттан

егылып төште һәм аягын сындырып, ике ай хастаханәдә ятып чыкты. Эшкә

чыкмагач, хуҗасы аңа бер тиен дә түләмәде. Ә ул мәхлук (берәрсе котырткан,

мөгаен!) шул ике ай өчен аңардан компенсация акчасы сорый башлады. «Мин

сине екмадым, син үзең гаепле, үзең егылып төштең!» — дип, Латыйп аның

белән сөйләшмәде дә. Эш мәхкәмәгә хәтле барып җитте. Ләкин аңа хәтле

үк Латыйпның саранлыгыннан, кансызлыгыннан туйган эшчеләр аңардан

әкренләп китеп беттеләр. Ул аларның (яхшы осталар булсалар да!) берсен дә

тотмады, яңа бригада җыйнарга уйлады. Латыйп осталарын күрше авылдан

икенче бер кеше үзенә алды, ул тагын да көчәйде һәм аның заказлары артты.

Авылда яхшы осталар табуы җиңел нәрсә түгел, ә Латыйп бригадасына, үч

иткәндәй, җыен әтрәк-әләм җыйналды. Бер акчалы объектны алганнар гына иде,

эшен җиренә җиткереп башкара алмагач, Латыйпның бөтен бригадасын куып

кайтардылар. Үзара талаш-кычкырыш, бер-берсен гаепләүләр китте. Шуннан

бригада да үлде. Латыйп заказсыз, акчасыз калды. Әлегә ул алдан җыйнаган

байлыгы белән генә яшәп ята иде.

Аның өчен бу бәхетсезлекләр авылга Инсаф кайтып төшкәннән соң

башланды. Әлеге бәхетсезлекләрнең башында шул төрмә кошы торганын

ул яхшы аңлады. Әле шуның өстенә Латыйпның хатынына ябышуын,

Ландышны тәмам үзенә каратып, аның белән йоклавын Латыйп кичерә

алмады, билгеле. Хурлык бит бу, чын хурлык! Начармы-яманмы, ул хатынын

яратты, аңа яратып өйләнде. Әгәр Ландыш аңа яратмыйча кияүгә чыккан

икән, ул барыбер ирен шулхәтле хурлыкка калдырырга тиеш түгел иде кебек.

Шулай бит ир хатыны, аның моңа хакы да юк. Шулай дип уйлады Латыйп

һәм шулай дип фикер йөртте. Ярар, өйләнгәннән соң, ул мәрхүм дустының

хатыны янына берничә мәртәбә төшеп тә менде, ди, әйтик, Ландышына

хыянәт тә итте, ди, ләкин ул бит вакытында туктады, хыянәт итүнең гөнаһ

икәнлеген аңлап туктады. Анда да бит хатыны белән талашкан вакытта гына,

хатыны кәҗәләнгән чакта гына читкә йөрде. Шуңа үч итеп йөрде. Ә болар

юк, болар туктарга уйламыйлар да! Хатыны, баласын, ирен ташлап, өйдән

чыгып китте, инде аерылышырга дип гариза да язган. Хәзер шул себерке

аркасында бөтен авыл, бөтен дөнья аңардан көлә сыман. Моңа ничек чыдап,

түзеп булсын, ди! Латыйп та тимер түгел, менә ул да эчә башлады, ә аңа

эчәргә ярамый, ул «запойный» иде.

Ике-өч көн бер дә айнымыйча эчкән, соңгы төнен өенә кайтып җитә

алмыйча, бер танышының караңгы сараенда уздырган Латыйпның чыраена

карарлык та калмаган иде. Май айлары булып, тышта җылы көннәр торса да, ни

өчендәр калын кара куртка кигән, ул куртканың җиңсәләре ертылган, якалары

таланган. Кырынмаган битендә пычрак эзләре калган, аңа таш булып балчык

валчыклары каткан. Авызын аран гына ачкан, әйткән сүзләрен авырлык белән

генә ирештергән Латыйп, Инсаф белән Ландышны бергә күргәч, шаярткандай

булды: «Сез һаман бергә икән, сез һаман бергә икән, сез...» Бу аның үзенчә

җырларга маташуы иде. Ләкин ул көчен чамалап җиткерә алмады, аягы мич

белән дивар арасына тартылган яшел чаршауга чорналып, бушлыкка ауды.

Инсаф аны көч-хәл белән генә күтәреп торгызды. Шуннан соң ул кухня ягында

торган иске кәнәфи өстенә барып егылды. Кабат торырга теләде, кулларын

бутап акырды, ләкин ничек кенә көчәнсә дә, ауган урыныннан торып китә

алмады.

— Латыйп, ни булды сиңа? — дип дәште аңа Ландыш. Иренең хәле өчен

борчылып түгел, билгеле, сүзсез калмас өчен генә дәште.

— Ә нәстә...

— Эт таламагандыр ич үзеңне!?

— Юк... эт таламады... Сез... сез... икәү таладыгыз мине... Сез минем

җанымны таладыгыз... Ну... ярый... шул кирәк миңа, бүгенге көндә... мин

шуңар лаек... Шулай бит... әйеме...

— Курткаңны харап иткәнсең, Латыйп! — диде хатын.

— Әй... булсын ла... яңасын алырмын... вакланма... Әнкәйнең пенсиясе

артты... Хәзер бөтен авыл ялкавы әнкәйләр, әткәйләр, әбиләр, бабайлар

пенсиясенә яши... Менә мин дә хәзер шулар армиясеннән...

— Латыйп, ни кирәк сиңа, бездән ни кирәк? — дип сорады аңардан

Ландыш.

— Берни дә...

— Нәрсә булса да уйлап килгәнсең бит инде син монда?

— Дөрес, нәкъ өстенә бастың, — дип елмайды ул. — Килүем дә шул... Мин үз

гаебемне... танырга дип килдем. Менә бу егет минем аркада газап чиккән... Мин

гаебемне таныйм... Теге югым җанны... кем әле... Газизҗанны... чыннан да ул

кыйнамады, аны мин үтердем, мин... Миңа каршы бер кыек... сүз әйткәне өчен...

бер бөртек... сүз әйткәне өчен, мин аны тормышыннан мәхрүм иттем. Үкенәмме

мин, үкенмимме... ансы сезнең өчен караңгы... Главный... мин үземнең гаебемне

танырга әзер. Хәзер үк... Чакырыгыз милицияне... полицияне... Кая Мәхмүт?

Чакырыгыз Мәхмүтне!.. Алып китсен мине өтермәгә... Минем утырасым килә...

Хет менә шушы җаным... шунда тыныч булыр иде...

— Латыйп, җитәр сиңа, маймылланма! — диде Ландыш. Ә Инсафның

йөзендә исә: «Синең дә җаның бармыни?!» — дигән мыскыллы күз карашы

чагылып китте.

— Кит! Кит син дә! — дип акырды аңа урыныннан торырга маташкан ир.

— Син барыбер минеке түгел! Син бит баштан ук минеке түгел идең! Дөресе

шул... син бит миңа яратып чыкмадың... аптыраганнан чыктың... Ә беләсеңме...

ни өчен чыктың син миңа? Әйтимме? Белсен яраткан кешең дә! Әйтимме?!

— Әйт!

— Барыр юлың... ябык иде синең чибәрем... чигенер юлың... Атаң кырык

яшеннән психбольниста ята, анаң эчеп йөри... Синең яктан туйда утырырлык

җүнле туганың да юк иде бит... Куйма син үзеңне әллә кемгә, ишетәсеңме,

куйма! Чибәр генә булсаң да, әллә кем түгел! Чибәрлек ул бер көнлек, ә

исәрлек... гомерлек... мин... мин кеше иттем сине, ул түгел, ә мин! Аңа карама...

су... ка... миңа кара... мин... мин сине упкыннан тартып чыгардым, мин... Анаң

сине бер яртыга чит мужикларга сатырга әзер иде бит... бер шешә аракыга...

ха-ха... кая... бармы яртыгыз... Эчәсем килә... үтереп эчәсем килә... Биш...

биш ел бер грамм аракы капмыйча яшәдем... биш ел... Теләсә кем булдыра

алмый аны... Ә Латыйп булдыра... Латыйфулла... мин инде ул... барсын да

булдыра... Әйбәт кеше ул чөнки... Латыйп... ие... җүләр үзен мактый, ди...

Кая? Бармы?

— Юк, мин монда кала алмыйм! — дип ярсыды хатын.

— Кит! Ләкин мин малайны сиңа бирмим! Үлсәм үләм, ләкин Кирамны

сиңа бирмим!

— Ансын суд хәл итәр...

— Суд та минем яклы: азу алган ананы... бер генә суд та якламаячак... ха...

ха... ха...

Бала сүзе Ландышны чыгырыннан чыгарды. Нәрсә, нәрсә, ә баланы ул

гомердә дә ирендә калдырачак түгел! Ландыш, кулын уйнатып, Латыйпка

ташланды. Үзендә әзмәверләр көче тапкан мужик, күкрәген киереп, кәнәфидән

күтәрелде һәм һөҗүм итүче, диварга бәрелеп кире атылган борчак сыман, артка

атылды.

— Бар! Кит! — дип кычкырды Латыйп. — Ирләр сүләшкәндә, хатын-кыз

кысылмасын иде!

Инсаф Ландышка кит дип кулы белән ишарә ясады. Ландыш озак кына

чыгып китә алмыйча, моңсуланып Инсафка карап торды. Әйтерсең лә ул Инсаф

белән мәңгегә хушлаша, аны соңгы мәртәбә күрә иде. Күрәсең, ул күңеле белән

нидер сизенгән, фаҗига килеп чыгасын сизгән, ләкин менә шуны тоткарлый

алмавын аңлау аның күңеленә чиксез моңсулык иңдергән. Хатынын озаткач,

Латыйп та үзгәрде, ул айнып киткәндәй булды, исерек булып кыланулары да

азайды...

— Да, брат, мин сине котлыйм!

— Нәрсә белән?

— Син җиңдең, ә мин җиңелдем, — диде ул, кәнәфидән өстәл ягына күчеп.

— Мин бөтен нәрсәмне дә югалттым, ә син менә, киресенчә, таптың. Котлыйм,

син җиңдең! Белмисез хәлемне, белмисез... Ә бит сез гаепле моңа, сез! Сез

минем авылда яшәрлегемне дә калдырмадыгыз. Бөтен авыл көлә миннән

хәзер! Нәрсәдән дисеңме? Мөгеземнән көлә минем, менә шушы мөгеземнән!

— Латыйп баш очында кул бармакларын атландырып, болан мөгезе ясап

күрсәтте. — Мөгезле мин... ха... ха... ха... мөгезле эре терлек... тармакланып тора

менә, күрәсеңме... һәрберсе, бармак төртеп, миңа таба күрсәтә кебек. «Әнә, әнә,

күрәсезме, Латыйп килә, хатыны аңа мөгез куйган!» Урамнан барган детсад

малае исәнләшеп узса да, сискәнеп, калтыранып куям, әйтерсең, ул минем

белән исәнләшми, ә миннән, «мөгез»ең исәнме, абый, дип сорый кебек... Авыл

җирендә булмаган хәл бит бу — ирле хатынның буйдак егет белән йөрүе...

булмаган хәл... Менә шушындый хәлдә мин авылда ничек яшәргә тиеш? Мин

хәзер бер генә нәрсәгә үкенәм, ишетәсеңме, бер генә нәрсәгә...

— Нәрсәгә?

— Моннан җиде ел элек миңа барсын да үз өстемә аласы калган. Үлмәс

идем әле, ничек тә чыккан булыр идем. Менә син чыктың бит әле! Тормышның

кадерен белеп, аңлап чыктың...

— Нишләп утырмадың соң?

— Курыктым. Курку хисе көчлерәк булып чыкты. Ә хәзер мин курыкмыйм,

миңа барыбер!

— Син курыктың, ә нишләп мин курыкмадым?! — дип кычкырды Инсаф

аңа ачу белән.

— Батырайма, син герой түгел! — дип үчекләде аны Латыйп. — Сарык

бәрәне бит син! Сарык бәрәне кебек, син үзең караңгы киртәгә барып кердең!

Кермә идең! Кем сиңа кушты?

— Син! Син сүзеңне чамалап сөйлә, яме! Юкса!!! — Инсаф кесәсеннән

шәп итеп үткенләгән юка гына пәке тартып чыгарды һәм, Латыйпның чырае

каршында уйнатып, бар көченә агач өстәл өстенә кадады. Бераз шүрләп калган

кунак шул пәкегә ябышты. Тик никадәр генә көчәнеп тартса да, аны кадалган

җирдән тартып чыгара алмады.

— Нәрсә бу?

— Заточка.

— Заточка?!

— Ие... Пәке! Тегеннән алып чыктым. — Латыйп өстәл яныннан китеп,

почмак чатына барып басты. — Син кая?

— Хәлем начар... Бу хәлдә әни янына кайта алмыйм. Тагын койма буенда

ятасы килми... Хатын юк... яхшы беләсең... Беләсеңме, ә мин сине гаепләмим,

гаеп хатынның үзендә... әгәр ул теләмәсә...

— Нәрсә теләмәсә?

— Ну... шулай бит инде?!

— Беттеме сүзең?! Сиңа тагын ни кирәк?

— Берни дә... ятып торыйм синдә бер-ике сәгать... Тегендә... залда... Аннан

китәрмен яме... үз юлым белән...

— Теләсәң нишлә...

16

Көндәшен һәм дошманын үз түшәгенә яткызып, үз өендә, үз нигезендә

калдырган Инсаф урындыкка сөялгән килеш кинәт кенә уйга калды.

Раушаниясе үлгәннән бирле, ул кирәгеннән артык моңсулана, уйчанлана

башлады кебек. Авылда, шаулап-гөрләп, чәчү эшләре баруга да карамастан,

Инсаф (бәйрәм көннәрендә), зиратка менеп, ата-анасының кабер яннарын

карап төшәргә вакыт тапты. Каберләре янәшә генә аларның, икесенә бер

таш куелган. Акча җыйнап, әлеге кабер ташын дәү әнисе куйдырткан булган.

Үзе белән себерке, тырма алып менгән Инсаф башта кабер өстен бер кат

чистартып чыкты, кыш буе череп яткан каен яфракларын тырмалап алып, бер

зур капчыкка тутырды, тузан, пычрак кунган кабер ташын чишмә суы белән

юды. Шулчакны ул зират эчендә, якында гына басып, кагаебрак торган бер

ханымны шәйләп алды. Ханым да аны танып алды булса кирәк, әкрен, салмак

адымнар белән егет янына килде. Ул Динә ханым булып чыкты. Атасының

беренче хатыны. Көннәр җылы торуга да карамастан, өстенә сары плащ

кигән, башына калын яулык бәйләгән ханым Инсафка шактый ябык булып

күренде. Ул аны алданрак та күргәләде, тик ул элек бөтенләй икенче иде. Яшь

иде әле, чәчәк кебек матур иде. Яңа ирен ата-анасына күрсәтергә кайтканда

күреп калган иде ул аны. Клубка ниндидер концерт карарга төшкәннәр иде

алар. Күпне белгән авыл яшьләре: «Менә бу — Динә апа! Атаңның беренче

хатыны!» — дип Инсафның колак итен ашаганнар иде. Динә ханым шактый

үзгәргән, бик нык ябыккан, суырылган, коры сөяккә калган иде. Аның атасы

Салих абый да шуннан ерак түгел генә җирләнгән, ә әнисе Сафия апа, олы

яшьтә булса да, әле һаман да исән, авылда яши, Динә, вакыты булганда, аның

янына кайткалап йөри иде.

— Син Нариман малае бит, әйеме? — дип сорады ул чардуган каршында

басып торган егеттән.

— Әйе, — диде Инсаф. — Ә сез Динә апа, шулай бит?!

— Әйе, мин Динә апаң булам...

— Безгә кунакка керегез, — дигән булды ул, — сөйләшеп утырырбыз, өйдәге

сүзне зиратта сөйләшергә ярамый...

— Мин синең дәү әниең янында булдым, бер сүз дә әйтмәдемени?

— Юк, әйтмәде.

— Нишләп икән?

— Хәтере начарайды...

— Синең җиде ел төрмәдә утырганыңны белдем, гафу ит, мин сиңа ярдәм

итә алмадым...

— Ә ни өчен сез миңа ярдәм итәргә тиеш?

— Акчам юклыктан түгел, төрмә тирәсендә йөрүдән курыктым...

— Ихтыярыгыз...

— Инсаф!

— Әйе!

— Бәлкем, бу безнең соңгы күрешү булыр, дөнья хәлен белеп булмый,

энем, минем сиңа бер киңәшем бар, шуны әйтмичә булдыра алмыйм. Китмә

авылдан, ташлама туган нигезеңне! Атаң кыска гомерле булды, тик барыбер

үз бәхетен авылда тапты. Атаңнан соң мин ике мәртәбә кияүгә чыктым,

ләкин берсеннән дә бала таба алмадым. Ходай мине кичермәде, авылдан

китүемне кичермәде, мине бәхетсез итте... Ялгышлар күп булды. Атаңны,

Нариманны гомерем буе яраттым, аны яраткан кебек мин башка беркемне

дә ярата алмадым...

— Нишләп алай дисез?

— Исеңдә тот, үскәнем: хатын-кыз үз гомерендә бер генә мәртәбә ярата,

бер генә ир-егетне, ә калганнары аның мавыгулар гына, мәхәббәткә охшаш

мавыгулар...

— Сез әле һаман да калада яшисезме?

— Юк, кала һавасы миңа килешмәде, без ирем белән фатирны сатып,

Казаннан утыз гына чакрым ераклыкта йорт сатып алдык. Авыл инде ул.

Хәзер шунда яшәп ятабыз. Әнине дә үзебез янына алырга дип кайткан идек,

каршы килде. «Үлсәм, кызым, шушы нигеземдә генә үләм!» — диде. Хәер, ул

хаклы. Ә үзем монда кайтып тора алмыйм, авылга кайтарырлык көч табалмыйм

үземдә. Авылдан бер чыгып киткәч, кайтыр юллар бик тә урау, шактый урау

була икән шул...

— Бүген китәсезме?

— Әйе, китәм, — диде бик нык моңсуланган хатын. — Сине өйләнергә йөри

икән дип ишеттем, өйләнгәндә акча күп кирәк була. Мин сиңа ярдәм итәргә

булдым, — почта аркылы акча салдым...

— Юк! Миңа сездән акча кирәкми! — дип кычкырды Инсаф.

— Кирәк! Борчылма, аның җае бар. Мин бит атаң белән бергә сатып алган

фатирны саттым. Анда атаңның да өлеше бар... Ал, өйлән, сезгә әз генә булса

да ярдәмем булыр, ә миңа хәзер берни дә кирәкми инде...

Акча чыннан да килде. Почтальон хатын аның кулына извещение китереп

тоттыргач, егетнең күзләре шар булды. Динә апасы аңа йөз мең сум акча

җибәргән. Алмыйча да булмый, почта шуны таләп итә. Инсаф акчаны алып,

шуның бер тиененә дә кагылмыйча, банкта үз исеменә салып куйды. Әнә шул

акчаны хәзер барып алырга да Ландыш белән чыгып китәргә берәр җиргә,

берәр ерак илгә! Тик юк шул: бала, бала комачаулый, баласыз аның сөйгәне

беркая да китмәячәк...

«Беренче хатыным күңелле тормыш яратты, мине аңламады, чит ирләрне

үз итте!» — дип әйткән иде Динә турында бервакыт атасы. Ләкин бу хатынны

хәзер начар кеше, вакытын бушка аударучы җүнсез хатын дип берничек тә әйтеп

булмый. Ул үзгә. Аңа акыл кергән. Динә апасының: «Китмә авылдан, ташлама

нигезеңне!» — дип эчкерсез әйткән сүзләре күңеленә нык кына сеңеп калды.

Нәрсә соң бу? Бер чын хакыйкатьме? Әллә матур сүзләр генәме? Ташлама, дип

әйтүе генә җиңел, ә чынында исә...

«Әй... нигез... туган нигез! — дип сыкранды Инсаф. — Мине иркәләп үстергән,

бишеккә салып тирбәткән, шушы якты дөньяга күзем ачкан, күңелемдә мәхәббәт

хисләрен уяткан туган нигезем, ни булды соң сиңа? Нишләп соң барсы да сине

ташлый, барсы да синнән кача? Капка-ишегеңне тауда чана шуып кайткан

сабый балалар, көянтә-чиләк күтәреп, чишмә суы ташучы апалар, кызлар түгел,

ә җилләр, әче җилләр генә каерып ачалар...

Туган йортым, туган нигезем! Мин бит синең балаң, кадерле, сөекле

балаң. Минем синдә каласым, синең кочагыңда иркәләнәсем, сиңа сыенасым,

синдә яшәп, гомер итәсем килә. Үз сүземә тугры булырмынмы, үз-үземә

хыянәт итмәмме, ачы язмыш җилләре мине синең җылы кочагыңнан тартып

алганда, синең түр ягыңда йә бусагаңда булса да басып кала алырмынмы?

Ансы Ходай иркендә! Бәхет-шатлыкларым синдә артса, кайгы-газапларым

синдә кимесә һәм соңгы сулышым шушында өзелсә, мин ничек бәхетле

булыр идем! Җил-давыллардан, тормыш гарасатларыннан исән-имин чыккан,

хәзергә тиклем имәндәй нык торган туган йортым, туган нигезем, инде мин

сине югалтам кебек. Юк, юк, мин бит бөтенләйгә, мәңгегә түгел, бары тик

вакытлыча гына китәм. Мин сиңа кайтачакмын, ышан, барыбер бер әйләнеп

кайтачакмын...»

Өй эчендә шомлы тынлык урнашты. Хәтта түрдә түнеп яткан Латыйпның да

гырылдаган тавышы тынды. Инсафның колагына шул куркыныч тынлык аша

бөтенләй икенче төрле тавышлар, башка төрле авазлар килеп керде. Бу авазлар

әти-әнисенең иңрәп пышылдаулары, эндәшүләре аша яңгырады:

— Улым, улым, китәсеңмени?

— Китәм, әткәй, китәм...

— Безне ташлап... китәсеңмени, улым?

— Китәм, әнкәй, нишлим, китәм!

— Сау бул, улым, сау бул... сак бул... онытма безне... Туган нигезеңне,

туган өеңне онытма, улым! Кайт, кире кайт... улым... нигезең көтә сине...

нигезең...

— Кайтырмын, әткәй, кайтырмын, әнкәй, һичшиксез, кайтырмын...

«Юк... алдашам! — дип уйланды егет. Ул елады, күз яше чыгармыйча гына

елады, чөнки күңеле, җаны елый иде аның. — Үз-үземә ялганлап утырам:

беләм, мин монда бүтән беркайчан да кайтмаячакмын, әйе, әйе, беркайчан да

әйләнеп кайтмаячакмын! Ул өй туйлары, ул күңелле мәҗлесләр, ул аулак өйләр

башка беркайчан да кабатланмас! Авылдашлар, туганнар мине онытырлар...

барсы да... онытыр...»

Инсаф, тәмам онытылып, тәрәзәдән урамга күз салды. Урам ягында кинәт

кенә күңелле көй яңгырагандай булды. Яшьләрнең җыйнаулашып җырлаулары,

күңел ачканнары ишетелде. Әлеге җыр тавышы өйгә бәреп керде:

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлыйк әле бишне дә,

Сез дуслар җыелган җирдә

Җырламый килешми дә...

Инсаф, урыныннан торып, әнә шул тарафка юнәлде, илһамланып, кызарып

баеган кояш нурлары төшеп торган тәбәнәк тәрәзәгә кулларын сузды. Ә юк!

Җыр ничек колакка килеп керсә, шулай тиз генә тынды да. Карале, чын нәрсә

түгел икән бит бу, аның күзенә генә күренә икән! Күзенә генә...

Ул кабат өстәл янына килеп утырды. Куен кесәсеннән икегә бөгәрләнгән

кәгазь кисәге тартып чыгарды, аны ачып, укый башлады. Бу палатадагы

тумбочка эченнән табып алган Раушания хаты, тормышының иң авыр, иң

кискен минутларында ул аны кат-кат ачып укый торган иде. Хат әллә ни

искитәрлек түгел, ашыгып язылган, ләкин анда Инсафны тетрәндергән бер

җөмлә, бер сүз бар һәм ул хат аңа шул сүзе белән якын иде...

Кадерлем Инсаф!

Сиңа дип язган соңгы хатым булыр. Китәсемне сизеп, аңлап ятам... Ни

аяныч... кыска гомерле булдым. Ләкин шушы кыска гына гомеремне дә мин

бәхетле яши алдым, сине яратып яшәдем. Язмышым үкенечледер... әйтмим...

Син генә түгел, мин үзем дә гаепле. Кем белә, әгәр дә син чакырган көнне

аулак өйгә килгән булсам, бәлкем, безнең тормыш бөтенләй икенче төрле юлдан

кереп киткән һәм инде бу ямьсезлекләр килеп тә чыкмаган булыр иде. Минем

җанда синең хыянәтең, синең өстеңдә көндәшеңнең яман кылычы эленеп

тормас иде. Курыкма, кыю атла... Мин бирә алмаган бәхетне син китапханәче

ханымнан ала алырсың дип ышанам һәм бу якты дөньядан мин тыныч күңел

белән китәм... Бәхетле булыгыз! Раушанияң...

...Пәке (заточка) аның аркасын ярып керде. Көндәше аңа арттан килеп

кадады. Ул авыртуны сизми дә калды, чөнки шундук аңын җуйды...

— Инсаф, мин китәм! Мин синең белән китәм! — Атылып диярлек өйгә

килеп кергән Ландыш, идәндә, кан эчендә яткан Инсафын күреп, өнсез

калды. Башын өстәл аягына терәгән, беләге, куллары канга баткан Латыйпның

кулыннан Инсафның пәкесе төшеп китте. Ул җүләрләнеп көләргә тотынды һәм

озак кына шул җүләрләрчә көлүеннән туктый алмады...

Ландыш белән алар ике айдан соң өйләнештеләр. Инсаф бер ай хастаханәдә

ятып чыкты, табиблар аны теге дөньядан көч-хәл белән тартып чыгардылар.

Мәрхүм Динә апасы (Инсаф савыккан арада аны авыл зиратына кайтарып

күмгәннәр!) биргән йөз мең сум акча туй чыгымнарын тулысынча каплый

алды, әзрәк яшәрләренә дә калды. «Төрмәгә, төрмәгә озатыгыз мине!» — дип

тилергән Латыйпны нигәдер, мәхкәмә булганчы, төрмәгә түгел, ә җүләрләр

йортына озаттылар. Себер ягыннан бик зур акча белән кайткан Шәмсегаян

апайның улы Миңназыйм, өмә җыйнап, иске нигез урынында өр-яңа нарат

бура күтәртте.

Инсаф Ландышны малае белән бергә туган нигезенә алып кайтты. Бер елдан

соң аларның кызлары туды. Аңа Динә дип исем куштылар.

2012-2013 еллар

Тәмам.

 

"КУ" 3, 2014

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: