Сөләйман солтан (дәвамы)

Романның башы монда.

27

Җангалине хан тәхетенә чакырып утырткач, ни галәмәт, Казан көчле

яңгырдан соң тулыланган күл өстедәй тынып калган иде. Әмма мондый

иминлек сәхрәдәге рәшә төсле алдавыч бер ара гына булган, дәрьядагы басма

такталары өстенә килеп кергән аңгыра тәкәләр кебек сөзешүдән һәм бер-берсен

җәһәннәмгә сугып төшерүдән туктый белмәде бит бу Казан халкы.

Җангали Василий кенәзгә садыйк-тугрылык турында ант китергән булгач,

үзенә ияртеп озатылган илче-шымчы Морозов сүзеннән чыгарга маташмады да

сыман. Шул шымчы кубызына биеп торгангамы, Җангалинең бер генә адымын

да аңлый алмый тәмам чиләнделәр. Гаҗәп түгелмени: Мәскәү Нугай морзалары

белән сәүдә эшләрен ныгытуны таләп итә башлый, Җангали һичбер яраны белән

дә киңәшләшеп тормыйча, сәүдәгәрләр тарафына шундук фәрман сырлый.

— Мәскәү табынына биш мең куй кадәре олы көтү куып китерегез!

Мәскәү үзенең сугышчыларына итек тектерү өчен йомшак итеп иләнгән

тире даулый, Җангали бугазга сөяк булып кадалырдай фәрман ыргыта:

— Биш мең сарык суеп, тиреләрен иләп, Нижгардагы Мәкәрҗә базарына

илтеп җиткерегез!

Җангалинең мондый чиле-пешле фәрманнарыннан тиз арада туя башладылар,

ризасызлык һәм рәнҗешләр артты. Шушы кулай җайны көтеп кенә йөрүчеләр

дә байтак булган икән, бөке сыман, шулар калкып чыкты.

Яңа ханның балигъ түгеллеген сылтау итеп, әүвәл Гәүһәршад бикә бар

диванның дилбегәсен үз кулына сосып алган иде. Аның тирәсендә бөтерелеп

йөргән Сәед углан су төбенә киткән балтадай эзсез югалды да, Гәүһәршадның

янәшәсенә Булат Ширин белән Кечек Гали атлы морза менеп басты. Булат

үзе — Кырымдагы иң-иң эре аксөяк нәселеннән, аннан тыш Казанда

Мөхәммәтгәрәй хан куып җибәргән Аппак углан, Сафагәрәйгә ияреп килгән

Җәүдәт-бахши1, байтак кына сәрдәрләр дә бар әле. Шулар бөтенесе, тәбикмәк

пешерәчәк табаны кыздыргандай, Казандагы морза-имамнарны ипләп-җайлап

кына үз тарафларына күндерә башладылар.

— Бу Җангали, абыйсы шикелле үк, бер боламык булды. Һаман-һаман

Мәскәү җырын тугылый да тора. Аның кыйбласы Мәскәүдә, ул шәрык ягына

авышмастыр инде.

— Мөхәммәдәмин дә, Габделатыйфы да Мәскәү китереп утырткан ханнар

иде, юкса. Мәгәр Казан эченә кереп чирканчык алуга ук, безнең мәнфәгатьне

кайгырттылар ласа. Мөхәммәдәмине, хәтта, үзен үстергән, үзен күтәргән

кенәз өстенә ничәмә-ничә тапкыр яу артыннан яңа яуга чапты. Май чүлмәге

тышыннан билгеле бит, бу Җангали асыл иманга кайтмастыр да инде.

Хәтта, Касыйм каласыннан Җангалигә ияреп килгән Котлыкай морза да

җиргә лачкылдатып төкерергә мәҗбүр булган икән.

— Кырымнан Аргын илә Ширин бәкләр юллаган өч йөз олаулы кәрванны

кире борган бит бу. Ә алар Сөләйман солтаннан сатып алган дары, туплар, шәм

вә затлы бәрхет белән шыплап тулган булган. Шул байлыклар Казан-йортның

эчен тишәмени? Ашка таш атып җавап саплый торган нинди нәгаләт бу?!

Шушыннан соң диван карар чыгарды да Җангалинең алдына кертеп салды.

— Моннан ары диван рөхсәтеннән башка бертөрле дә фәрман чыгармыйсың!

Морозов сине эт котырткан кебек өсләтүдән туктый белми икән, ул шымчыны

сасы себерке белән Мәскәвенә куып җибәрәбез!

Илче-шымчы Казандагы хөкүмәт фетнәсе турында көне-сәгате белән

Мәскәүгә җиткергәндер, тегендә Иван Дүртенче дигән олуг кенәзләре итәктә

генә утыра торган сабый булганга, аның Мария исемле анасыннан фәрман

килеп төште:

— Җангалигә унҗиде тулып килә, тулы канлы ханга әверелсен өчен, аны башлы-

күзле итәргә дә вакыт. Нугайлылар Мәскәү белән бик тә теләп, атлыгып сәүдә итә,

яшь кияүгә кәләшне дә нугай морзаларының тирмәләреннән эзләү хәерлерәк.

— Һе, нугайлылар әйбәт, аларның киленнәре дә шәбрәк икән боларга, — дип

бүрәнә аша бүре куа-куа дәгъвалашты Казан. — Хаҗитархан тәхетен Касыйм хан

эләктерде, Мәскәүгә барып тезләнгән Хөсәенгә кире кайту өчен юл бикләнде.

Касыйм хан Мәскәү белән элемтәне өзде, менә шуңа күрә андагы кенәзләр

Хаҗитархан белән кодалашуны өнәми дә инде. Кырым ханлыгын телгә алып

торулар да артык, Мәскәү алардан Казан-йортка килен төшертүне хуплаячак түгел.

Шул, нугайларны үз арбаларына утыртып җырлаттыру өчен, Мәскәүнекеләргә

безне нугай морзалары белән кавыштырып кую отышлырак. Киленнәре Казан-

йортка төшсә, нугайлар да Мәскәү хозурында биеп йөриячәк.

Байтак кына әреп-талаштан соң нугай бәге Йосыф җәйләвенә яучы

җибәрделәр. Җангали каршына китереп бастырган Сөембикә унбиш яшендә

генә булса да, җәйрәннәр шикелле гайрәтле һәм елгыр, өстәвенә, пешкән җиләк

кебек ымсындыргыч һәм сылу да икән. Егетләрдән һич тә кайтыш булмаган

озын һәм зифа буй, арыш кылчыгыдай тылсымлы, төз керфекләр, сандугач

канаты шикелле сыгылмалы кашлар һәм, иң сәере, бер елмаеп төбәлсә, аяк

табаннарыңа чаклы көйдереп ала торган җете-коңгырт күзләр.

Җангали әле унҗидедә генә, кияүнең үз тиңе булуына Сөембикә сөенде дә

сыман. Картаеп беткән ханга вәлидә хатын булып төшү түгел бит бу, беренче

атналарда Җангали белән аның Казансу буенда, Нургали манарасыннан кул

сузымында аккан чишмә яннарында су чәчрәтеп йә дивар эчендәге агачлар

арасында куышып уйнаган чакларын күрүчеләр дә булды. «Икесе дә читтән

килгәннәр бит, Казан эчендә бер-берсенә терәк булганнардыр», дип сөенделәр

хәтта. Ләкин сөю-сәгадәт көннәре, ком бураны каплаган чишмә төсле, күз ачып

йомган арада коргаксыды бугай.

Мәскәүгә олы-олы кәрван белән киткән ике нугай сәүдәгәре эзсез

югалганнар. Имеш-мимешле хәбәрләр, даладагы учак ялкыны шикелле, төрле

якка авып уйнаклады.

Сафьян күн төягән ул кәрваннар Костырма2 каласыннан исән-имин

чыккан, мәгәр Лыскабага3 барып җитмәгәннәр. Костырмада чакта кенәзләре

нугайлардан бер итеклек күнне сигез алтынга бирүне сораган, ди. «Без Мәскәүдә

аны унбишкә озатабыз», дип нугайлылар моны кире каккан. Лыскаба белән

ике арадагы бер түгәрәк күл буенда төн кунарга туктаган булганнардыр, таң

аткач, болар корган ыстан урынында башлары чабып төшерелгән ике әрвах

җәсәде генә аунап калган икән. Аларны сакчылары суеп качкан, дип гоманлап

та булмый, арбакашларын Костырма зинданында күреп кайтканнар бит.

— Бу — Костырмадагы кенәзнең генә эше, — дип сүз кыстырды Сөембикә

әле тәүге тапкыр диван утырышында пәйда булуга ук. — Мәскәүгә хат юллап,

ул әшәке җанның башын чаптыруны дәгъваларга кирәк.

Диван түрендә урын алган Гәүһәршад бикә, Булат Ширин, илче Аппак,

Тагай морза — һәммәсе шаккатты. «Әттәгенәсе, йомшак иренле бозау кебек

мыштым гына йөрсә дә, бармагыңны каптырсаң, тешләп өзәчәк бу!» — дип

берәгәйле нәтиҗә чыгардылар.

Тәхеттән кул сузымында утырган илче-шымчы Морозов күзләрен акайтып ым

ташлаган иде, Җангали, аяк табанына кызган энә кадагандай, сикереп үк торды.

— Ә син хан тәгәрмәченә таяк тыгып утырырга ул чаклы кем әле? Ике

мәмләкәт арасындагы низагъны хәл итү — нугай җәйләүләрендәге сарык көтүен

куып йөрү түгел бит ул!..

Сөембикә елан чаккандай сикереп кузгалды да диван утырышын ташлап

китте. Шуннан ары аның елмайган көннәрен бер дә күрмәделәр. Әйтерсең лә,

әкәм-төкәм яисә шыгый хатыннары сыман, яулык-шәлләр эченә төренде ул.

Җаен тапкач һәм көенә генә торгач, Гәүһәршад бикә белән Булат морза гына

аның янына кереп йөри алды. Халыкта: «Сөембикәне атасы Йосыф морза

килеп алмакчы да Хаҗитархандагы Касыйм ханның улы Дәрвиш-Галигә кияүгә

бирмәкче, ди. Ул Җангалинең «талак» кычкырганын гына көтеп яши икән»,

— дигән имеш-мимешләр дә купкан иде инде.

Ләкин көннәрдән бер көнне барча Казан-йортны яшен кебек хәбәр телеп

узды:

— Булат Ширин морза Җангалине ауга чакырган да, ханны Казансу ярында

атып үтергәннәр. Җангали кабан дуңгызын чукмар белән сугып алырга маташкан

бер мизгелдә аталы-уллы Исмәгыйль белән Камай морзалар, саксызланып, ук

очырган, имеш.

— Ай-һай, ялгыш кына, саксыз гына микән? Кара мунча эчендәге кебек

төтенле бу сарай, — дип нык шикләнде халык.

Нигезсез дә түгел, бер атна үтүгә Казан тәхетенә янә Сафагәрәй кайтып

утырды бит. Корыны бушка аударып йөрмәгәндер, Җангалидән калган

Сөембикәне үзенә хатынлыкка алып куйган, әнә. Үзеннән унбиш яшькә кечерәк

төнге сандугач моңсыз-назсыз гына сайрамыйдыр, Сафагәрәй Мәскәү өстенә

олы яу белән барырга гаскәр туплый инде.

28

Баязит бакчасы — үзенә бер дөнья. Анда солтан белән солтанбикәләр юк, аңа

вәзир белән пашалар да үтә сирәк кенә аяк баса. Баязит солтан төзеп калдырган

иске бу кирмәндә сакал-мыеклары чаларып чыккан баш хадим Якуб хакимлеге

дә, баш бирүне белмәс Мостафа патшалыгы.

Гөлбаһар юкка гына улы өчен, әле тегенең сабый чагыннан ук, ут йоткандай

янып-көеп, әрсез кодагый урынына теләсә кем белән җәдәләшеп йөрде. Ә Мостафа

бишек көе тына башлауга ук бәйдән ычкынган эт шикелле урамга томырылды,

борын асты да кибеп өлгермәде — тайлар иярләде. Кирмән сакчылары эшермәләргә

йозак элә-элә һәр капканы иртә-кичен бикләп куйган була, әмма орчык кадәрле

малай актыгы, эт тә сыймастай тишек-ярык табып, йә таш диварлар астыннан

чыгып кача, йә бакчадагы зәйтүн, тирәк, анар4 ботаклары буенча еландай шуышып,

урам уртасына сикереп төшә. «Улың йөгәнсез, ташбаш, наян», — дип, курыкмыйча,

солтан каршына зарланып баручы юк, ә шаһзадә малай шул йомшак якны

чамалап өлгергәч, тагын да әрсезләнә. Җиде-сигез яшендә үк Мостафаны Мисыр

базарындагы көрәш бәйгеләреннән, аннан ары йә тимерчеләр алачыгыннан, йә

юртаклар чабышыннан табып кайтара башладылар.

— Син — шаһзадә, Аллаһ боерса, киләчәктә солтан булачаксың. Бераз

гына булса да ипкә кер дә, үз дәрәҗәңне белеп, сарайлардан чыга күрмә инде,

улыкаем? — дип әнисе Гөлбаһарның ялваруларын да колакка элмәде ул.

Тагын югалдымы, кичен кирмәнгә авыз-борынын канатып кайтып керә.

Колак салсаң, йә «абынып егылган» инде ул, йә «ат өстеннән мәтәлгән дә

төшкән». Бер-ике көннән соң янә суга төшкән балта кебек була. Бусагага

кайтса, кесәсендә пәке. «Базардагы көрәштә бер зәнҗи малаен егып алдым»,

— дип тәкрарлап тик тора. Чокына башласаң, дөрес булып чыга. Шуннан инде

Гөлбаһарның да куллары, сынган каз канатлары шикелле, ике якка салына да

төшә. Әрепләргәме моны, мактаргамы — һични аңламассың.

Иң-иң әкәмәте: сигез яшен тутыруга Мостафа, беркемгә әйтмичә-кисәтмичә,

янычарлар мәктәбенә укырга барып керде.

— Синең итәктән тәхеткә күченеп кенә солтан булып булмый, — ди

бит Гөлбаһарга. — Миңа Мәхмүт Фатыйх, Баязит Елдырым, Явыз Сәлим

бабаларым кебек сәрдәр булырга әзерләнергә кирәк. Әнә, Сөләйман атам да яу

сәфәрләреннән кайтып керми, ә мин Балкан белән Кырым атауларының яисә

Дунай белән Җифрат дәрьяларының кайсы якта икәнен дә белмим.

Янычарлар мәктәбенә сөннәткә утыртылган нәсара малайларын кайсы

мәмләкәтләрдән генә китереп япмаганнар! Серб, хохол, чех, ләһ, юнан, урыс,

гөрҗи, әрмән, болгар, мадьяр, баск-испан, гот-француз, алман-бавар... Төпченә

башласаң, һәр малайның икешәр исеме бар. Кичә Никола, Ян, Григорий,

Вазген, Антонио, Пьер, Лье, Робану, Ганс, Франц, Арон, Иосиф дигән ат

күтәреп йөргәннәр, бүген алар — Нәҗип, Мөбарәк, Габдулла, Раббани,

Йосыф, Хәйретдиннәр. Чит-ят җир һәм кыргый мохитләргә, яңа исем белән

башка дингә ияләшеп китү бик читендер, ахры, шәкертләрнең һәрбересе үз

эченә бикләнгән, мәкерле һәм үчле. Хәлфә-мөдәррисләр никадәрле генә уяу

кыйланмасын, Мостафаны өч-дүрт мәртәбә, юрганнарга томалап, кыйнап

ташладылар. Мөгаен, алга таба да дәвам итәр иде, шаһзадә аларны үзенең

тешләклеге белән яулады да куйды.

Хәлфәләр шәкертләр яшәгән бүлмәләрдә әледән-әле тентү үткәрергә яраталар

икән. Мондый хыйлаф гамәлне күбесенчә шәкертләр көрәш бәйгесенә, ат

чабышларына киткән чакта гына башкарганнар. Беркөн өйлә намазы үтеп

китүгә үк: «Иртәгә сезне кыялардан үрмәләп менәргә өйрәтү өчен Пәри тавына

алып барачакбыз», — дигән хәбәр таралуга, ике грек-юнан малае чыш-пыш

килергә тотындылар.

— Син теге бакыр әйбереңне ныклап яшердеңме?

— Кәвеш табанына йә билбау эченә тегәрмен, дип торам.

— Кара аны, юлда барган, тауда йөргән чакта югалтасы булма. Монысын

да сиңа базардагы кылый Әбүбәкер аша гына, көчкә табып бирдем...

Иртәгәсен Пәри тавына барып җиткәннән соң да, шәкертләргә барча киемнәрен

биштәрләргә салырга боердылар. Мостафа күзләренең яны белән генә шәйләп

торды: юнан малайларының берсе билбавыннан алып учына нидер кысты, үзе тиргә

батты, карашы уттай яна, алга таба нинди хәйлә табарга да белми. Җитмәсә, аны

тоттырырга җыенган шикелле, учының бер читеннән ефәк бау кисәге асылынып

тора, хәлфә якынайса, күрми калмаячак. Мостафа «ә» дигәнче теге ефәк бауның

очыннан эләктерде дә бар куәтенә үз ягына тартты. Юнан малае мәче сыман

сикереп кулына ябышуга, гыжлый-гыжлый тегеңә пышылдады.

— Мин синең бу малыңны беркемгә дә бирмим. Хәлфәләрнең шәйләп калуы

бар, юкка сикеренмә.

Ялгыз калганнан соң ефәк бауны алса, анда бакыр тәре. Моңа чаклы да күпне

күргән, ахры, урыны-урыны белән сыдырылып йә яньчелеп беткән. Әмма үзе

барыбер дә шома, комлап чистарткандай ялтырап ук тора. Юнан малае моны

онытканда бер мәртәбә генә кулларына алмый, элеккечә табына ул, димәк.

Мәктәпкә әйләнеп кайтуга, Мостафа тәрене кабат хуҗасының кулларына

состы.

— Дар агачына эләгердәй мал түгелдер, мөгаен, тик барыбер дә яшер. Икенче

мәртәбә капсаң, коткара алуым бик икеле.

Шушы хәлләрдән соң Мостафа кичәге нәсаралар өчен тәмам үз кешегә

әверелеп бетте. Ә инде шәкертләр арасында уздырылган ат чабышларында, мәргән

бәйгеләрендә дә өстен калгач, шаһзадәне әйдәманнары итеп саный башладылар.

Урамнардан «пайтәхеттә оста җайдакларның бәйгесе уздырыла», дигән хәбәр бәреп

кергәч, янычарлар мәктәбеннән үзләре үк Мостафаны сайлап озаттылар.

Бәйге шартсыз гына түгел булып чыкты.

— Солтан галиҗәнапләренең килүе дә мөмкин. Җайдаклар йөзләренә

бакыр битлек киеп узышачак. Сызыкка пашалар йә сыбайлар чыкса, казыйлар

яклашмас, хәрәмләшмәс өчен шулай отышлырак.

Ярар соң, битлек икән, битлек. Мостафа да аны һич карышмый киде. Бәйге

сызыгына йөзгә якын чаптар чыгып басты. Дүрт чакрымлы ара узасы бар, арадан

бер җайдак та бүре куган сыман алга ташланмады. «Бәйге уртасында «Мөбарәк

хадим» атлы ерымны үтәсе бар», дип алдан ук кисәткәннәр иде. Имеш, шундый

хадим анда үзен-үзе пычак белән суеп үтергән, ди. Шул ерымны узган чакта

кайнар табадан читкә сикерешкән борчак урынына бердәм коелдылар. Ерымның

ике яры да тоташ кызыл балчык. Иртән яңгыр коеп үткәнгәдер инде, атлар анда

аяклана да алмый. Әүвәл бер яктан шуышып төшеп, кибән сыман өелгәннәр

иде, каршы ярга үрмәли башлагач та, берсен-берсе сытып бетерделәр. Арадан

кайсы да булса елгыррак рәвештә үрмәли башладымы, арттагылар чаптарларны

койрыгыннан йә ияреннән сөйрәп төшерәләр. Мондый мәхшәрне күрүгә,

Мостафа озын-озак итеп баш ватмады. Ул ерым чокырына ишелеп төшүгә үк

үз чаптарын ташлап калдырды да, икенче як ярга җәяүле көенчә үрмәләп кенә

менде. Җайдагын ташлап калдырган беренче аргамак текә яр өстендә пәйда

булуга ук, шуның ияренә сикереп атланды. Кайсы җайдакның нинди атны

иярләп чабуын дәфтәрләргә төшереп торучы казыйлар бармыни? Мостафа

мәйданга иң беренче әйләнеп кайткач та, бераз гына аптырашып-чәпчеп

алдылар да егетнең ияренә олы төргәк ефәкне китереп ташладылар. Менә шул

чагында гына солтан җайдакны үз янына дәште.

— Җиңүчегә шәхси бүләгем бар.

Мостафа чаптарын йөгәненнән җитәкләп солтан хозурына атлый башлагач

та, пыш-пыш килеп янда теркелдәгән казыйлар ым ташлады.

— Солтан каршына җиткәч битлегеңне салырга онытма. Бүләген алган

чакта җиргә тезлән.

Ә Мостафа каккан казык кебек селкенми дә торды. Битлеген дә салмый,

тезенә дә чүкми. Арттан казыйлар касыгына төрткәли, тез артына тибә. Инде

Сөләйманның да йөзе кара янып чыкты. Саф алтыннан койган тәпсине5 баш

очына күтәреп сузган чакта гына, үзе дә түзмичә, усал ысылдады.

— Тезеңә чүк, мәхлук, битлегең сал!

— Ә ул мәхлук — синең улың булыр, — диде дә, менә шул чагында гына

Мостафа битлеген кулларына алды.

— Шаһзадә, шаһзадә! — диешеп, бар мәйдан «аһ» итте.

Сөләйман улына текәлде дә гаҗәпләнеп торды.

— Менә нинди пәһлевандай булып үсеп җиткәнсең син, йә машалла!

Ул Мостафаны берничә мизгелгә генә кочагына алды, аннары каударланып

янә читкә этте.

— Йөземә кызыллык китермәдең, монысы өчен рәхмәт...

Баязит бакчасына кайтып кергәч, сарай идәннәрен дөбердәтә-дөбердәтә,

Мостафа иләсләнеп-ярсып биеп алды. Абзыйларының йөгәнсез икәнен күрше

бүлмәләрдә тупырдашып үскән Мәһруй сеңлесе дә, Сәлим, Баязит, Җиһангир

энекәшләре, хәтта ничәмә-ничә еллар буена кырнак6 кыз булып йөрүче Сания

да белә. Шулар бөтенесе, аю биеткәндәй, Мостафа янына ашыгып җыелдылар.

Абзый кешенең авызы — колагында, алтын тәпсиен болгый-болгый бии.

— Абзыегыз бүген җайдаклар бәйгесендә иң беренче килде! Солтан-атабыз

иң зур бүләкне мин фәкыйрьгә бирде!

Хүррәм балалары булсалар да, Сәлим белән Баязит Мостафаның мондый

кыланмышларына күптән күнеккәннәр. Янычарлар мәктәбеннән кайтып кергән

саен Мостафа бар белгәнен энеләре алдына чыгарды да түкте. Агач ботагын

хәнҗәр ыргытып кыярга өйрәнгәннәр икән, шуны кабатлата. Родос утравының

кайдалыгын чамалый башлауга ук, чәчәкләр түтәлендәге туфрак өстенә таяк

белән сызгалый-сызгалый, белемен уртаклаша. Ахыр чиктә Баязитны үз

артыннан янычарлар мәктәбенә дә илтеп кертте. Сәлим — ялкау, арада иң

өлкәне булуга карамастан, ишек ярыгыннан шәрә җарияләрне күзәтүдән башка

шөгыль белми. Аның каравы, бөкре булса да, төпчек Җиһангир Мостафаның

җилкәсенә менеп атлану өчен җанын фида кылырга да әзер. Асрау хатыннарның,

хадимнәрнең ай-ваена карап тормыйча, Мостафа бер Баязитны гына түгел,

орчык чаклы Җиһангирны да ияргә күнектерә. Баязит белән Җиһангирның

кеп-кечкенә җәяләре дә, аткыч уклары да «яуга китү өчен» күптән әзер.

Гөлбаһар улын мондый беркатлы гадәтеннән биздерү өчен әллә ниләр кылып

караган иде дә, Мостафа ыжламады.

— Без бит бер ата балалары, дошманлашып үсмик. Кайсыбызга солтан

булырга язган, кайсыбызга зиндан — анысы Аллаһ эше. Ә бүген үк башны

ташка орып яшәү — зур чатаклык...

Юк, ана күңеле сизгеррәк шул, дөрес чамалаган. Бәйгедән соң ярты ел

чамасы гына узган иде, Сөләйман Мостафаны үз янына дәште.

— Сиңа унсигез яшь тулып килә инде, санап барасыңмы? Мине әткәй синең

яшьтә Каффа каласына вәли итеп озаттырган иде. Аннары дүрт ел чамасы

Маниссада вәли булып тордым. Инде сиңа да камыт кияргә, җигелергә вакыт.

Бик еракка кумыйм. Син дә, әйдә, илгә хезмәтеңне шул ук, мин утырган

Маниссадан башлап кара әле. Фәрман әзер, тоткарланмый кузгал.

Әнисенә әйткәч, әлбәттә, Гөлбаһар тоташ күз яшенә чумды гына инде.

— Тагын Хүррәм эше генә бу, шул юха елан эше. Сине пайтәхеттән читкә

олактырып, үзенең балаларына тәхеткә юл арчый.

— Синең өзгәләнүләреңнән бер файда юк. Фәрман алып кайттым, мин

Маниссага юл алырга тиеш, — дип Мостафа ятаган-калканнарын барлый башлагач,

Гөлбаһар да, янгын купкан сыман, кием-салымнарына барып ябырылды.

— Хүррәм-аҗдаһаның катыйллар яллап та синең җаныңны кыюы бик

мөмкин. Алтынга сатылган сораннарның ашыңа агу яисә зәхмәт салуы бар.

Бер адым да калмыйм, синең белән барам, балакаем!..

29

Сөләйман әле нәсара Карлны гына үзенең бердәнбер дошманы дип санап

яши иде, шәрык якта яңа елан угын күрсәтте шул.

— Атаң Сәлим солтан үзе исән чакта Баһдад каласын яулап алган иде,

андагы Исмәгыйль шаһ ясагын да түләп торды, бүләкләр юлларга да берчак

онытмады. Ә малае Такмасып шаһ Каф тау янындагы Тәбриз каласына

кереп бикләнде, җиде шыгый кабиләсен үз янына җыйды, алар гаскәре өчен

«кызылбашлар» дигән исем уйлап тапкан. Шыгый кызылбашлар Әл-Хатыйб,

Мосул, Диярбакыр, Халеб бәйлекләрендәге меңәрләгән сөнниләрне суеп

үтергәннәр, сөнни мәзһәбендә изге саналучы Әбү-Кадыйр белән Әбү-Хәниф

атлы шәехләрнең төрбәләрен җимереп юк иткәннәр. Син килеп өлгермәсәң,

фарсы мәмләкәтендәге барча сөнниләргә җан бирергә кала.

Әлеге хәбәрне исән көе качкан чапкын кайтып әйтте. Ә Такмасып шаһ Сәлим

солтан Баһдадта калдырып киткән илчеләрне дарга аскан икән. Сөләйман колагына

кайтып ишетелсен өчен, кара, нинди коткы сүзләр дә сөйләгән бит әле:

— Сөләйман мадьяр җирен тез чүктерергә дип әтәчләнеп баргач, Бөек Карл

белән Фердинанд корольләр аның койрыгына ут төртеп кайтарды бит. Миңа

килә икән, сакал-мыекларына тикле көйдереп җибәрермен!..

Ал-лай! Үзен төрек солтанының колы дип санамый, буйсынудан, баш июдән

туктамакчы, димәк. Сөләйманның яуларыннан кычкырып та көлгәч, аны

кимсетмәкче, үзен дөньяның кендеге итеп күрсәтмәкче булып масаядыр инде.

«Кыйналасы килгән ишәк үзе таякка килеп ышкына», ди, ярар алай булгач.

Бер кышны гына тыныч-имин үткәргән һәм иге-чиге булмаган каһанлыкның

һәрбер почмагына тагын яңа фәрман тоткан мөнадилар7 очты.

— Һәр вилаятьтән бишәр мең нәүкәр җыеп, Басра каласы янына озатырга!

Янычарларга Ван күле ярлары буйлап кичекмәстән юлга! Фарсы култыгында

тупланып бетү өчен бер ай гына вакыт!

Сөләйман үз янына иң беренче итеп, билгеле ки, Ибраһимны дәште.

— Юлга җыен. Бушбугаз Такмасып Тәбриз каласы диварлары артына кереп

качкан. Тәбризгә җиткәнче, Арарат, Әл-барс тауларын, Төрбән каласы янындагы

Тимер Капканы8 да үтеп чыгасы бар. Ермак алай булып алдан син барырсың.

Янычарлар белән мин синең эзеңнән үк килеп җитәчәкмен. Елан үлгәч кенә

турая шул, бу Такмасыптан нәселен корытып котылырга кирәк.

Ибраһим солтан сараеннан да чыгып өлгермәде, Сөләйман янына арт

бүлмәдән генә Хүррәм үтеп керде.

— Син Ибраһимны койрык сымак үзеңә тагып йөреп, ирәйтәсең бугай,

солтанкаем. Бер тәртә арасына ике ат җикмиләр, ә син үзеңә тиеш данны

һаман-һаман Ибраһим белән урталай бүлешәсең. Юлда алай-болай булып

куйса, аның юрганны үз ягына тарта башлавы бар. Аңа күз-колак булып, һәр

адымы турында сиңа хәбәр юллый торган ышанычлы кешеләрне тагып җибәрү

зыян итмәс иде, минемчә.

— Ярый, таянырдай кеше тап алайса, — дип Сөләйман ияк каккан иде,

Хүррәм шундук баш казначы янына чыгып очты.

— Без инде биш-алты ел буе барча серне уртак бүлешәбез, — дип сайрады

Хүррәм казна сакчысы Искәндәр колагына. — Софиядәге сарайны төзетүгә

киткән чутсыз алтын көшелләре турында син солтанга бер кәлимә сүз дә

җиткермәдең, мин дә синең күләгәңә таш атмадым. Тишек юрганны хәерчеләр

генә тарткалап өзгәлиләр, ә безнең казна төпсез, берүк күз тимәсен.

Искәндәрнең күзләре төнге ябалакныкыдай акайса да һични аңламый

утыруын күргәч, Хүррәм юха тавыш белән һаман пышылдады.

— Яуга түгелгән алтыннарны берчакта да санап интекмиләр. Яу кыры — ул

капкачы ябылган караңгы баз төсле, аның төбен сыңар эт тә күрми. Мин

әле генә солтанны үгетләдем, ул сине Ибраһим пашаның казначысы итеп

җибәрәчәк. Мин пайтәхеттән аккан алтыннарны күздән ычкындырмыйм, син

тегендә һәр тарафка күз-колак бул. Исәп-хисап кәгазьләре синең кулда, без элек

тә аларны бергә-бергә бик аз шомартмадык. Бу юлы да шома эш итәрсең. Иң

мөһиме — һәр чыгымны Ибраһимга аудар, аны майла. Иллә мәгәр берчакта да

йоклап йөри торган булма, кирәк икән, якалашып алулардан да һич тайчынма.

Чәчең агармасын, монда мин яклармын...

Өч көннән соң Ибраһим белән Искәндәр пайтәхеттән ерак юлга чыкты.

Казнасыннан бигрәк михнәтләре күп тапкырлар авыррак иде шул, Каф тавын

үткәндә өч ай чиләнделәр. Каф тау татарларының Тәүкил атлы бәйлегенә кергәч,

ярый әле кабилә башлыклары әмир Голәм үзе каршылады.

— Солтан галиҗәнапләренә караганда Такмасып бездән салымнарны ун

мәртәбә күбрәк итеп сава. Кулыннан килсә, ул таштан да йон кыркыр иде.

Тау татарларындагы бер генә кабилә дә Такмасып олтаны астында михнәт чигү

белән разый түгел. Һәммәбез дә солтан галиҗәнапләрен капкаларны ачып

каршыларга әзер.

Әмир Голәмнең төрек гаскәрен таулардагы иң яшерен юллар аша ияртеп

килүен белеп алуга ук Такмасып шаһ Тәбриздән үзбәк далаларына, кичә генә кан

дошманы саналган Шәйбани хан күләгәсенә чыгып качты. Аның җансакчылары

үзе белән качкан, ә калага көчли-көчли куып китерелгән яллы алайларның

кан коярга исәбе юк иде. Тәбризлеләр кирмән капкаларын шәрран итеп ачып

каршылады. Ә мәйдандагы күтәртмә өстенә менеп алгач, әмир Голәм Ибраһим

пашаны гайреләрдән-гайре тәкъдимнәре белән гүя өтеп алды.

— Каф тау мөселманнарының барча кабиләсе синең алда баш ияргә әзер.

Син — ерак Мисырга да, мадьяр җиренә дә яулар чаба-чаба шөһрәт казанган

ир. Сиңа Каф тау татарлары солтан дәрәҗәсен бүләк итә. Шуны кабул кылып

алсаң иде, Ибраһим сәргаскәр галиҗәнапләре.

Ибраһим мәйдан уртасында, меңәрләгән күз каршында тораташтай калды,

тел тибрәтеп җавап кайтарырдай кодрәт таба алмады. Ул арада инде үзләре дә

иләсләнгән татар яугирләре дә, төрек нәүкәрләре дә күзләре томаланган мал

шикелле мөгрәп кычкырдылар.

— Сөләйман диңгез юлбасары Хәйретдингә дә Алжир солтаны дигән ат

бирде бит әле. Ә син яуларда чыныккан зур сәргаскәр. Яулаган җиңүләрең

санап бетергесез, сиңа да «татарлар вә фарсылар солтаны» дигән зур дәрәҗә

тиеш. Син моңа лаек, лаек, Ибраһим паша, ризалык бир!

— Безнең Сөләйман солтаныбыз бар, ул «Шәүкәтле» һәм «Кануни» дигән

дәрәҗәләр йөртә. Күк йөзендә ике кояш булмый, миңа «солтан» дәрәҗәсен

алу олы гөнаһ. Моның өчен Сөләйман да гафу итмәячәк, — дип, үзенә калса,

хәтәр каты кычкырып каршы төште Ибраһим, әмма мәйдан янартаудай шаулый,

андагы халык ялгыз тавышны ишетерлек хәлдә түгел иде.

— Син — солтан, безнең солтаныбыз! Үзеңә илтотмыш олугбәкләребез

булган Насретдиннәр нәселеннән калган таҗны кидерергә рөхсәтең бир!

«Ярамый, ярамый, Сөләйман моның өчен сине гафу итмәячәк, — дип

пышылдады Ибраһимның күкрәгендә җанының бер яртысы, ә икенчесе үзенчә

иттереп, мәкерле агулады. — Ә чынында син дә солтан дигән дәрәҗәгә лаек.

Сөләйман бер генә яуга да берьялгызы көе чыкмады бит. Янында, калкан шикелле,

гел син басып йөрдең. Ермак алайда — син, яуга ташланырга дисә, тагын син — иң

беренче. Асылына баксаң, ул һәрчак син аскан казан янында гына җылынган бит,

шөһрәт шулпасын да берьялгызы эчкән. Һаман-һаман нишләп шулай тиеш? Халык

дөрес сукалый, ул Хәйретдингә солтан дәрәҗәсен өләште бит әле. Нигә мине үги

итә һаман? Мин — аның кияве. Солтан дәрәҗәсенә мин дә лаек лабаса!»

Ургылып аккан яшь бөртекләрен ерып күзен ачкан иде, аңа таба кулларына

асылташлары белән җем-җем уйнаклаган таҗны тотып, әмир Голәм якынлашып

килә. Ә мәйданда урман шаулагандай, күк күкрәгәндәй бертуктаусыз тавыш.

— Син — Каф тау татарларының солтаны, безнең солтан!

Ибраһим әмир Голәмнең кулларын читкә этәрергә кодрәт таба алмады. Аның

баш түбәсенә инде таҗ эленгән, халык җиргә тезен чүккән иде...

Тәбриздәге шаһ сараенда ялгыз калгач, аны Искәндәр генә болытлар

өстеннән сөйрәп төшерергә җөрьәт итте.

— Ә син хаталандың, Ибраһим паша, аһ, ялгыштың! Мин синең бу җинаятең

хакында Сөләйман солтан галиҗәнапләренә хәбәр юлламыйча кала алмыйм.

Менә шушы мизгелдә Ибраһим үзенең чыгырдан чыгуын да, бизмән җуюын

да аңларга өлгермәде. Кинәт кенә карчыгадай сикереп кузгалды да Искәндәрнең

өстенә ябырылды.

— Хүррәм солтанбикә белән икәүләшеп казна коесында нинди этлек кылып

ятуыгызны белми дисезмени? Мин җинаятьче түгел, мин солтан дәрәҗәсен яу

кырында каннар коя-коя яулап алдым. Ә син, аның белән бергәләшеп, харам

юллар аша ил казнасын саудың. Мин иртәгә, юк-юк, бүгеннән үк син әрәм-

шәрәм итеп бетергән казнаны тикшерттерәм. Сыңар гына дукат югалса да, дар

агачы сиңа, дар агачы!

Сәргаскәр кеше шәхсән үзе әмер биргәч, иртәгәсен тикшерүчеләр казна

дәфтәрләрендәге хыйлаф адымнарны тиз таптылар. Ибраһим Искәндәрне

сарай бакчасына көйләнгән дарга чыгарып асарга, дигән фәрманны тамгалады.

Бичараны җанкыярлар инде ишек төбенә таба сөйри башлаганнар иде, Искәндәр

кыяр-кыймас кына аваз бирде.

— Мин үлемнән курыкмыйм, әмма дарга менгәнче бер гозерем бар. Миңа

бер бит кәгазь белән каләм кисәге бир. Бу — дарга менүченең соңгы үтенече.

Шәригать кануннары буенча, син минем соңгы үтенечемне үтәргә бурычлысың.

Моны сиңа Коръәни Кәрим дә шулай куша.

— Ярар, бирегез шуңа берәр ертык кәгазь аламасы! — дип теш арасыннан

гына сытып әмер ташлады Ибраһим, ә Искәндәр күз алдыннан чыгып югалуга,

янә онытылды.

 

30

Сөләйман Тәбриз каласына көз кергәндә генә килеп җитте. Фарсылар

башкаласын корбаннарсыз гына кулга төшерүдән бик канәгать иде, килеш-

килбәтендә ярсу чагылмады. Шулай да, солтан булгач, ул һәр яңалык белән

хәбәрдар шул. Шымчылары хәбәрләрне суга салган борчак кебек бүрттеребрәк

бәян иткәннәрдер, Ибраһимга хәтәр дорфа дәште.

— Баш казначы Искәндәрне тиктомалдан дарга астыргансың, аның белән

ниләр бүлешмәдең?

— Ул ярты казнаны каядыр олактырган. Тикшерүчеләр төзегән дәфтәрләр

шул көе. Үзләре дә исән. Миңа ышанмасаң, чакырттыр да сораш. Ә казнаны

талап яткан карактан кулын чабып кына ил кадәр ил казнасына байлыкларны

кире кайтарып булмый. Черек тешне суырып алып кына котылалар. Син үзең

игълан иткән кануннар да нәкъ шушыны раслый.

Ибраһимның судан бик тә коры чыгуы үтенә тиде, ахры, Сөләйман, теше

сызлагандай, казналарын уйнаткалап кына дәвам итте.

— Дарга менәр алдыннан Искәндәр бәй хат сырлаган, диләр, анысын юк

иттеңме?

Ибраһим бу юлы эчтә нинди мәчеләр тырнаганын тышка сиздермәде.

— Нишләп юк итим, ди? Ул бит хатын сиңа атап язган. Ничек итеп

мөһерләгән булса, аны шул көенчә саклап йөрдем. Менә, үз кулларың белән

ачып укы.

Мөһер ватып, хатның юлларына күз йөгертә башлагач, Сөләйманның йөзен

зур пәрәвез каплагандай булды. «Ибраһим синең белән янәшәгә, күк йөзенә

менеп, үз-үзенә солтан атын алды. Тагын форсат туса, аның сине тәхетеңнән

чәнчелдереп куюы да мөмкин. Ул астыртын җинаятьче, берүк сак бул...»

«Әһә, — дип уйланды Сөләйман, хатны тоткан килеш күзен йомып. —

Ибраһимның җинаяте тулысынча исбатланып тора, аны Искәндәр эзеннән үк

дарга озатсаң да, гаеп ташлаучылар булмаячак. Искәндәр алда тагын Ибраһимның

этлекләрен бәйнә-бәйнә итеп язып калдырырга өлгермәдеме икән?»

«... Ибраһимның казнаны туздыруда минем өскә гаеп ташлавы да гел

урынсыз. Гөнаһым юк. Тәбризгә килеп җитмәгән сәрмая турында солтанбикә

сөйләп бирә ала...»

«Әттәгенәсе! — дип сүгенде Сөләйман, хатны ерткалап ташлаудан чак

тыелып. — Аһ, кабих җан, мәкер тулы соран! Казна туздырудагы гаебен

солтанбикә тарафына аудармакчы була. Ләкин, һич тә көтмәгәндә, дөрес булып

чыкса? Хүррәм гаебен таныса, Ибраһим Искәндәрнең җанын кыйган кебек, мин

дә солтанбикәм муенына дар элмәге астырырга тиеш. Ул чагында... ул чагында

бүген минем Ибраһимны дарга озатырга хокукым юк. Әлегә бернинди дә хәвеф

килмәгәндәй кыйланмыйча булмый. Тавык урынына чалып ташлау беркая да

качмас, хәзергә канатларын җилпеп очынган булсын, әйдә».

— Гаскәргә әмер бир, Баһдадка төбәләбез! — диде солтан, карашына

бернинди дә тойгы чыгармыйча. — Атай тапкан — мал түгел, дип Сәлим солтан

яулап биргән калҗадан баш тарту муафыйк эш булмас. Җим өстенә менеп

тибенгән тавык кебек сөмсез кыйланулар һич ярамый безгә. Кикеренә башласаң,

бер байлыгың калмас. Шыгыйларны да тулысынча тезгә чүктерергә вакыт.

Ибраһимның эченә дә, ниһаять, җылы өмет йөгергәндәй булды. Сөләйман

җанкыярлар чакыртып вакланмады, хәвеф болыт сыман үтеп китте бугай...

Баһдад каласына кыш кергәндә генә барып өлгерделәр. Утлы табага эләгүдән

шүрләп, башкисәр шыгыйлар чыгып качкан, шәһәрдә сөнниләр генә торып

калган, ахры, кала Сөләйман гаскәрен капкаларны ачып каршылады. Дар

агачлары тезүнең хаҗәте юк, Сөләйман төп эшне, барча фарсы имамнарын-

ахуннарын җәмигъ мәчетенә җыеп, вәгазь сөйләүдән башламакчы булды.

— Сезнең мәмләкәттәге ярты диндар — сөнни, ә калганы шыгый. Алар

тайгак юлда. Коръән Кәримнең астын-өскә китереп, анда саналган унике

пәйгамбәребезне дә дегет белән буяп бетерделәр. Алар бер Галине генә изге

пәйгамбәргә санап саташалар. Хаталанган ул кавемне дә Хак Тәгалә юлына

күндерергә кирәк. Мөселман дөньясы шушы ике агымны бер үк эзгә бастыра

алмый икән, ул дилбегәләре өзелгән олауга утырган әрвах шикелле, берчакта

да туры юлны таба һәм үзара дошманлыктан арына алмаячак. Мөхәммәд

галәйһиссәлам дә хаталанучыларны сөнниләр юлына кайтару өчен бар

гомерен биргән. Үзеннән соң шушы ук изге гамәл өчен аның мөридләре

шәһид киткән. Сөнни пәйгамбәрләребезне, аларның мөридләрен байрак итеп

күтәрергә кирәк. Шул чагында хаталанган кавем дә без яңарткан сукмакларга

күнәр. Мин әле юлда чагында ук кат-кат исәпләп һәм хәйран калып килдем.

Мөхәммәд галәйһиссәламнең шәхси әләмчесе булган Әюб моннан тугыз

гасыр чамасы элек үк Истанбулны Рум баскыннары кулыннан тартып алып,

аны мөселманнар кулына кайтару хакына шәһид булган икән. Аның җәсәден

мөридләре Баһдад зиратына кайтарып җирләгәннәр, шуны безгә эзләп табу

һәм яңарту фарыз. Шыгыйлар төрбәләрен җимереп бетергән Әбү-Кадыйр илә

Әбү-Хәниф каберләрен дә ачыкламый һәм яңартмый булмас.

Сөләйман коры вәгазь белән генә канәгать кала алмады, дистәләгән

имамнарны Баһдад читендәге зират ташларын актарырга куды. Ходайга мең

шөкер, мөдәррисләр, дамеллалар, язуларга карап, кайсы ташның кайсы чорда

куелуын гына аералар әле. «Алты йөз дә кырык, алты йөз дә җитмеш саннары9

чокылган кабер ташларына юлыктык без», — дигән хәбәр алуга ук, Сөләйман

солтан кош тоткан сабый шикелле очына-очына үзе килеп җитте.

— Каберләрен актармыйча, җәсәдләрен кузгатмыйча гына булмастыр шәт.

— Әрвахларның җәсәдләрен кузгату — зур гөнаһ ла! Моның өчен зәхмәт сугу

гына түгел, Ходай Тәгаләнең дә үч алуы мөмкин, — дип мөдәррис-муллалар

кыймый торгач, Сөләйманның ярсудан уртлары уйнаклады.

— Нәсаралар ничәмә-ничә попларының, кенәз-бәкләренең җәсәд

калдыкларына, иконага, шәмгә, ачуым килмәгәе, тизәгенә чаклы потларга

табынганнан уздырып табыналар. Ә без иң-иң олы пәйгамбәрләребезне дә

изгеләрдән санарга хаклы түгелмени? Нәсараларда гомер буе аракы чөмергән,

зина кылган йөзләгән поп — изге, ә без пәйгамбәргә тиң шәехләребезнең дә

каберен онытыйкмы?

Юк, Сөләйманны ниятеннән биздерү дә, кире чигерү дә мөмкин түгел, аның

күзләре үк учак сыман дөрләп яна иде.

— Казыгыз! — диде ул, бармакларын сөңге сыман төртеп. — Пәйгамбәрнең

җәсәдләрен җир өстенә ватмый күтәрегез. Алармы ул, бүтән әрвахлармы, соңрак

ачыкларбыз.

Солтан казу эшләрен тәмам кылганнарын кымшанмый да көтте. Күк

йөзеннән яңгыр сибәләп тора, ачы җил сызгыра, ә ул кыя сыман. Җәсәдләрне

чатыр эченә кертеп салгач кына табибларга дәште.

— Әләмче Әюбне дә, Әбү-Хәниф шәехне дә, ерак араларда исләнмәсен өчен,

мускус белән сылап кайтарганнар. Шуны ачыклагыз.

Табиблар канәгатьләнеп ым кагуга, чираттагы әмер.

— Җәсәдләрне зират башындагы, әнә, теге ачык, зур мәйданның түренә

күчерегез. Каберләре өстенә төрбә ясаттырам, яннарына чишмә казыттырам.

Алар — безгә аталарыбыз шикелле үк якын, маяк тиеш җаннар. Каберләренә хаҗга

баручылар да, гади узгынчы да искә алган саен килеп табынырлык булсын...

Бар мәшәкать үтеп киткәннән соң, анда да әле шүрли-шүрли генә Ибраһим

сораштырды.

— Нәсара руханилары белән бер үк рәткә куеп, әләмче Әюбтан изге ясап

йөрү нигә инде сиңа?

— Мин үзем дә мәңгелек түгел ләса. Минем каберне дә һәркем онытсынмы? —

диде Сөләйман, күз дә йоммый гына.

«Һәр гамәлнең үз корты бар, дигәндәй, Сөләйманны янә Хүррәм алдан УК

шушы эшләргә котыртып юлламады микән?» — дип үзалдына гына нәтиҗә

ясады да, Ибраһим үз уйларын керпе сыман бөгәрләнеп йотты...

Яз керүгә, Сөләйманны шәрык яктан ауган яңа бәла генә болытлардан җир

өстенә төшереп куйды бугай.

— Такмасып шаһ Тәбриз каласын яңадан яулап алган!..

Сөләйман янә ияренә сикереп менде, ләкин, иң әүвәле, Баһдадтагы һәрбер

бәк белән имамнарны шаһның иске сарае каршына җыярга боерды ул. Мәйдан

умарта күчедәй гөжли башлагач кына, солтан үзе күперчеккә менде. Халык тын

калуга, мөнадиларның азан укыгандагы сыманрак тавышы яңгырады.

— Сөләйман солтан фарсы мәмләкәтендәге Бәхрәйн, Хуҗистан, Басра белән

Луристан бәйлекләрен үзенең вилаятьләре, дип игълан итә. Моннан ары алар

солтан галиҗәнапләре Истанбулдан юллаган вәлиләр аркылы идарә ителәчәк.

Халыклардан җыйган гошер салымы да пайтәхеткә юнәлергә тиеш...

Ил агалары Сөләйманны тагын, кыйналып ташлаган шикелле, сыңар сүз дә

әйтергә кыймыйча, мал көтүе сыман өелеп озатырга мәҗбүр булды.

Юл өстендә Сөләйман Диярбакыр, Халеб атлы калаларны буйсындырып

узды, дәрте гаярь иде. Өстәвенә, Каф тавына да җитә алмадылар, сөенечле

хәбәр каршылады.

— Такмасып шаһ янә Шәйбани хан итәге астына чыгып качкан...

Сөләйман сәхрәдә бер тамчы суга тилмереп беткән сәйях кыяфәте белән

кул селтәде.

— Этнең аксап йөрүе — бүре күргәнче генә, ди. Ары таба бармыйм, Ибраһим

бәй, Истанбулга китәм. Сәхрә буенча шәүлә куып йөрүләрдән гарык. Тәбризгә

үзең генә барып җит тә янә бер мәртәбә тезгә чүктереп кайт...

Топкапедагы Мәхмүт Фатыйх мөһере ясалган мәрмәр капканы атлап керүгә

үк Сөләйман солтан яңа фәрман бирде.

— Баһдад каласыннан Мөхәммәд галәйһиссәламнең яу кылычын, аның аяк

эзе төшкән ап-ак ташны, бер уч чәчен, гәрәбәгә төшерелгән шәхси мөһерен,

көмеш тәхетен, Мөхәммәднең иң тугры иярченнәреннән саналган Әбүбәкер,

Гали, Гомәр, Госман пәйгамбәрләрнең ятаганнарын, чапаннарын, чалмаларын

җыеп алып кайттым. Шәрык яктагы дивар буенда өр-яңа бер сарай күтәрегез.

Шунда изге динебезгә багышлап, аерым 787 0 Tкүргәзмә залы ачачакмын...

Яңа сарай әзер булуга ук, мөселман дөньясының һәрбер почмагыннан

диярлек шәйхелисламнарын, ахун-мөфтиләрен кунакка чакырттырды. Топкапе

мәйданы меңәрләгән инсан белән тулгач, сорнайлардан да куәтлерәк аһәңеннән

бигрәк үзе үк бәян иткән фәрманнары белән Сөләйман солтан бар мөселман

илен шаккатырды.

— Мин үземне Хак Тәгаләнең җир йөзендәге хәлифе, дип игълан итәм.

Бүгеннән башлап һәрбер мөселманның яклаучысы, таянычы булам. Мин

— нәсараларга каршы изге сугыш ачкан яугир генә түгел, моннан ары изге

ислам диненең уяу сакчысы һәм корыч калканы да булып торачакмын...

Мәйдандагы меңәрләгән инсан шылт иткән дә тавыш чыгармады, һәммәсе

дә сүзсез генә амин тотып куйды. Сөләйман солтан хак гамәлләр кыла, җир

йөзендә асылда да бүген аның белән янәшә бастырырдай шөһрәтле һәм гаярь

мөселман юк иде.

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 12, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: