Логотип Казан Утлары
Роман

Сөләйман солтан (дәвамы)

Хүррәм күз ташлады: Сөләйманга утыз биш яшь тулып кына килә, ләкин чигә чәчләренә чал да иңгән икән. Атасы Сәлим солтан кырык икесен тутыруга ук җанын тәслим кылган, Сөләйманга да шул яшь якынлаша. Сәлим солтан аның җаныкаен да үз янына чакырып ала күрмәсен, ялгыз калса, Хүррәм үзе, балалары нишләр?..

Романның башы.

23

— Баш вәзир галиҗәнапләре вафат булган, — дигән хәбәрне Сөләйман көтте

дә, көтмәде дә сыман. Солтан аның әллә ничә сырхау белән газап чигүен күптән

белә иде. Хәтта Хүррәмнең кайчакларда, төртеп уяткан шикелле: «Баш вәзиреңнең

мыштыр-мыштыр атлап йөрүеннән тавыклар да көлә», — дип чәнечкәләп

алуларына да гадәтләнгән иде. Ә бүген, менә, ул да уйга калган, сагышланган

сыман. Күңеленнән солтанның уй-ниятләрен бүлешәдер, бәлки.

— Баш вәзир урынына Ибраһимнан да кулайрак кеше табылмастыр инде,

— дип нәкъ менә Хүррәм, үзе башлап, аның уен бүлде. — Мин сиңа Ибраһимнан

да ныграк бирелгән башка бер кешене дә белмим. Ибраһим — киявең бит,

һичкем гаепләмәс.

Сөләйман күләгә шикелле аваз бирми торгач, сак кына кыйланып, янә

пышылдады.

— Ибраһим — әүлия шикелле, синең тәхетеңә дә, даныңа да тыкшыначак

түгел. Иң авыр йомышларга аны җибәрерсең. Син солтан бит, тәхеттә утырган

килеш кенә фәрман бирүең дә бик-бик җиткән.

Сөләйманның җавабы катгыйрак һәм усал яңгырады.

— Шәйхелислам белән Мөхәммәдияр казый искә төшерделәр. Чыңгызханга

да берзаманны шундый чамадагы тәкъдимнәрне ясаганнар икән. Ә ул кырт

кистереп кенә җавап биргән. «Атка менеп йөзәрләгән илләр яулап алу мөмкин,

әмма бер ил белән дә ияр өстендә утырган килеш кенә идарә итеп булмый». Юк,

һәрбер җиргә үзең өлгермичә, үз эзеңне калдырмыйча булмый, җаныкаем.

Шулай да, атна буе үлчәп йөргәннән соң Сөләйман Ибраһимны хозурына

дәште. Әллә куркып калды, ул Сөләйманның тәкъдименә шундук каршы төште.

— Син мине биек баскычларга үрләттермә, зинһар. Биектән мәтәлеп төшкән

бәндәнең гәүдәсе бик нык ватыла ул. Әле күп вакытта үзенең исән калуы да бик

икеле. Кирәк булсам, яныңда йомышчы итеп куллан. Мохтаҗ туса, сәрдәрең дә,

җансакчың да булам. Тик, зинһар, мине дәүләт эшләренә җигеп, сарай корты

ясап газаплама. Синең белән дистә еллар буе янәшә яшәсәм дә, мин чит-ят

кавем улы, төрекләрнең җанын-бәгырен дә, хәйлә-мәкерен дә тоз-борычлар

ялап кына аңлаячак түгел.

— Тик барыбер мин сине баш вәзирем итеп куячакмын, — дип Сөләйман

бер адым да артка чигенмәде. — Үземнең дә синнән якынрак аркадашларым

юк, Хүррәм дә сине генә куюны таләп итә.

Солтан-ханымның исеме яңгырагач, Ибраһим да башкача эндәшмәде.

Язмыштан узмыш юк, дигәннәре чынында да хактыр.

24

Сөләйман солтан мең биш йөз дә утыз икенче елның ахырында Сәхибгәрәй

тарафына карап күзен ачты бугай. Казанны ташлап качкан таҗ иясен ул

тәлинкәсен яларга өйрәткән сукыр песи баласыдай кулына ияләштерде дә,

башлы-күзле булып алган улын нигез-йорт җиткереп башка чыгаручы юмарт

атай кыяфәте белән, Бакчасарай тәхетенә утыртып та куйды. Шул хактагы

сөенечне ишетеп алуга ук Сафагәрәй, канатланып, гамуҗа агасы хозурына очты.

Сигез ел буена берсен-берсе белешмәгән ике туган, билгеле ки, кочаклашып

күрештеләр. Сафагәрәй — кичәге агасы шикелле үк, тәхетеннән сөрелеп чит-ят

йорт капкасы алдында хуҗалар ташлаган сөяк сыныкларын ялап яткан сукбай.

Аның рәнҗү хисләре усал төйнәлгән йодрыгына сыеп бетә алмый, күзләреннән

ачы тамчы булып сытылды да чыкты.

— Мине тәхетемнән куып җибәрделәр. Тамырыннан йолкынып, ялан кырда

тәгәрәп йөрүче дүңгәләк хәлендәмен. Казан халкына мыскал гына да зәүрәт

китермәдем. Ил өстенә лаеклы хан идем. Мине өр-яңадан Казаныма кайтар.

Сәхибгәрәй үзе дә ау этеннән бер дә кайтыш түгел, аны өсләтеп торулар да

артык. Ул икенче җәйдә үк Мәскәү җирләренә сикерде дә керде. Кырым гаскәре

Рязань каласына тикле барча кирмәннәрне, котырган үгез чүмәлә-кибәннәрне

сөзеп чәчрәткәндәй, сытып-изеп кенә барган иде. Шымчы-үткер күзләр Мәскәү

тарафыннан хәбәр юлладылар.

— Василий кенәз, өне алынып, Мәскәү кирмәненнән чыгып качкан. Ул

хәзер Коломна каласы янында гаскәр җыеп ята.

— Һе, элек тә булды, булды бит мондый хәлләр, — дип Сәхибгәрәй энекәше

Сафагәрәй алдында күкрәкләрен киереп кукрайды. — Моннан унбер санә элек

тә без Мөхәммәд агам белән Василийны пайтәхетен ташлап качарга мәҗбүр

иткән идек. Бүген дә мондый галәбәгә ирешкәнмен икән, димәк ки, мин теге

чактагы Мөхәммәд агам белән бер дәрәҗәдәге җиһангир хәлендәмен. Болай

булгач, сине кабат Казанга кайтарып утырту да кыен түгел. Тагын бер талпынып,

Мәскәү кенәзенең умырткасын сындырырга кирәк.

Василий кенәз бирешергә һич тә теләмәде, кырымныкыларга каршы гаскәр

куды. Татар сәрдәрләре тегеләрнең аннан-моннан, бик ашыгып кына җыелган

көч икәнен кыяфәтләреннән үк ансат ачыклады. Ярты гаскәр — көбә киемнәрдән,

калганының өстендә, җиһанда җәй челләсе торуга карамастан, — мамык белән

сырган бишмәт-кафтан. Башларына да корыч очлым урынына озын колаклы

бүрек каплаганнар. Күбесенең кулларында — чалгы, билләрендә — балта.

— Артка чигенегез! Без китәбез! — дип оран салган булды Сәхибгәрәй.

Төмәнбашлар өннәре алынган кыяфәткә кереп, җайдакларның сафын кире

борды. Бүре тешенә эләгүдән курыккан сарык көтүедәй, берсен-берсе куалый-

куалый һәм өшәнүдәп яман чиный-чиный, килгән юлларына таба чигенделәр.

Мәскәү боярлары, җим күргән балыктай, татарларның кармагына эләкте,

камчыларын мамык бишмәтлеләр сыртында уйната-уйната, алайларын төрекләр

эзеннән куа башладылар. Таба шикелле түм-түгәрәк үзәнлек эченә килеп кергәч

кенә Сәхибгәрәй үзенең җайдакларын капылт кире борды. Үзәнлекне чорнап алган

усак-каен арасына да меңәрләгән яугир яшерелгән булган, урысларны камалышка

алып, төрле яктан камыш сабагы урынына урырга һәм кырырга тотындылар.

— Без тозакка эләктек! Капкын, капкын! — дип сәрдәр-боярлар ис-

акылларына килеп кычкырганда инде соңарганнар, урыс ирләренең күпчелеге

үзәнлек уртасында утын әрдәнәсе урынына өелеп ята иде.

— Мин Мөхәммәтгәрәй агамнан бер дә ким кыйланмадым, аның шикелле үк

тоташ галәбәгә ирештем бит, — дип шапырынды Сәхибгәрәй, үзәнлектән соңгы

бояр чыгып качуга ук. — Безнең икебезгә дә, аның төсле, татар ханлыкларын

бер йодрыкка төйнәү, Чыңгыз каһанлыгын өр-яңадан аякка бастыру турында

ният корыр вакыт җитмәдеме икән?

«Әһә, ошбу агамда да Чыңгыз-җиһангирлык чире калкып чыкты, — дип

күңеленнән генә йөзен чытты Сафагәрәй сукбай. — Мине Казан тәхетенә

кайтарып утыртса да, муеныма — элмәк, кул-аякларыма тышау салып, гомер

буе бәйдә тотуны өмет итәчәк бу».

Исән калган урыс боярлары «солых, солых», дип кычкырып ярлыкау сорауга

ук, эчендәге рәнҗешләрен тыеп кала алмыйча, Сафагәрәй чәчрәп алга чыкты.

— Василий кенәзегез колагына энәсеннән җебенә тикле илтеп тапшырыгыз.

Казанда хан булып торган чагымда мин бер генә мәртәбә дә урыс җиренә талау

сәфәрләре ясамадым, зәүрәт китермәдем. Киресенчә, гел Василий кенәз генә

минем өстемә гаскәр җибәреп, золым ясап, җәберсетеп торды. Ул мине хәтта

ханлыкны ташлап китәргә мәҗбүр итте. Менә, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте илә

мин үчемне алдым. Ул ятласын, Казан тәхетенә мин кабаттан кайтып утыргач

та, һичбер вакыт гафил булмам вә җавапсыз калмам!..

Тик Сафагәрәй дә рәнҗеш һәм үч сүзләрен дошманының колагына илтеп

җиткерергә нык соңарган, Василий кенәз хурлыклы җиңелү кайгысын күтәрә

алмыйча, актык сулышларын йотып ята иде...

25

— Миңа тагын яңа сәфәргә кузгалмыйча булмый, Хүррәм җаныкаем, — дип

сүз башлаганда ук Сөләйманның йөзе кара янган иде.

Хүррәм күз ташлады: Сөләйманга утыз биш яшь тулып кына килә, ләкин чигә

чәчләренә чал да иңгән икән. Атасы Сәлим солтан кырык икесен тутыруга ук җанын

тәслим кылган, Сөләйманга да шул яшь якынлаша. Сәлим солтан аның җаныкаен

да үз янына чакырып ала күрмәсен, ялгыз калса, Хүррәм үзе, балалары нишләр?..

— Әле ике ел элек кенә мин мадьяр белән валахлар бәйлеген аерым пашалык

һәм үз мәмләкәтемнең уналтынчы вилаяте, дип игълан итеп кайтып киткән

идем. Мәгәр миннән качып котылган Фердинанд әүвәл чех бәкләре хозурына

барып үзенә яклау тапты, ә аннары инде Вена каласында җебегән Янош ташлап

качкан таҗны үзенә кидерттергән. Фердинанд мин көлгә калдырып киткән

Буданы да хәзер өр-яңадан аякка бастыра, ди. Анысы гына чүп хәл. Ул мин

төзегән вилаятьне үзенә буйсындырмакчы. Абыйсы Карл өсләп торганга күрә,

ул мине бөтен Аурупа корольләре алдында мыскылларга чамалый. Моның ише

хурлыкларга түзеп тора алмыйм. Без үзенә бөек король дәрәҗәсен алган Карл

белән бер басмага кергән ике тәкә сыман. Йә ул мине упкынга төртеп төшерә,

йә мин аны, орышка чакырып, эт бугыдай изәм...

Сөләйманның пәһлеваннар һәм җайдаклар бәйгесенә йөри башлавын да

белеп алгач, Хүррәм аеруча зур хафага төште. Солтан элек тә пәһлеваннар

көрәше, җайдаклар узышы белән хозурланып утыруны бик ярата иде. Ир-ат

өчен монысы гадәти хәл, теге аргамак йә бу көрәшче өчен җан атып утыру

солтанлыктан, сыбайлыктан яки синең һөнәрчеме, игенчеме булуыңнан гына

тормый. Бәйге — җан тартуы, андый чир эләктерү — фәкать савап кына. Ләкин

Сөләйман хәзер бәйгеләргә шәхсән үзе, киемнәрен алыштырып, йөзенә битлек

киеп чыга башлады бит. Аллаһы Тәгаләнең фатихасы буенча тәхеткә утыртылган

солтан хәтле солтан кара чура, кара коллар белән бил алышып йөри. Үзенең

чиксез түбәнлеккә төшүен дә аңлый белми торган нинди тискәре бу?

Шушы хакта тузынып сүз кузгатса, Сөләйман һәрвакыт кулын гына селти.

— Бәйгеләргә солтаннар да, корольләр дә йөргән. Әнә, Чыңгызхан турындагы

кобайырларны гына тыңлап кара. Хан тәхетенә менүгә ирешкәнче, ул канн

дошманы булган Торгытай нойонны да, Җәмуга бәкне дә үз куллары белән

чәнчелдергән. Әле каһан булып алгач та, Мөхәммәд шаһның малае Җәләлетдин

солтан белән дә, гәрәйләр хуҗасы Тогрул, найманнар хакиме Даян, мәркетләр

башлыгы Бавырчак кебек ханнар белән дә орышларга чыккан. Бүген мөселман

дөньясында көферләрнең төп короле булган Карл белән йөзгә-йөз басып

орышырга җөрьәт итәрдәй башка хакимдар юк. Аллаһ Тәгалә бу тәкъдирне мин

колына бүләк итә икән, аның фәрманын тик шатланып кабул итү фарыз.

Ә беркөнне Сөләйман кулында «Зөлкарнәйн» китабын күреп алды да Хүррәм,

бөтенләй, камыш урынына шартлап сынгандай булды.

— «Җиһангирлык чире эләккән икән, Сөләйман да үлемен чит җирләрдә,

яу кырында тапмыйча, тына белмәс инде».

Дөрес чамалаган, Сөләйман әүвәл Ибраһимны Балкан аша Карпат тауларына

төбәп куган иде, майның унысында үзе дә ияренә менде. Болгарлар белән

валахлар укмашып яшәгән София, Бухарест тирәләре, Казанлык, Фракия,

Добрудҗа үзәнлекләре — күптән үз җире бит, Дунайга кадәр араны шактый

тиз үттеләр. Белград аръягындагы серблар, хорватлар, словеннар төрек

пашалыкларына буйсынудан чыккан, андагы кала-кирмәннәрнең барчасын да

тагын бер кат сытып узарга туры килде. Сөләйман гаскәрләре Дунайның ике яры

буйлап югарыга күтәрелә башлагач та, күрше каһанлыкның солтанына бүләк

тә юлламыйча король булырга чамалаган Фердинанд Будадан Венага чыгып

качкан. Сөләйман Буда каласына кереп кенә килә иде әле, ә ермак алайдагы

бер меңбашы сәерләрдән-сәер хәбәр белән каршылады.

— Солтан галиҗәнапләре турында ишеткәч тә, куян йөрәк Фердинанд

тәһарәтен югалткандыр инде, ул үзенең король таҗын ташлап калдырган бит!..

Ләһләр куышына качкан икенче куян йөрәк «король» Янош та Сөләйманның

яңа яу сәфәре турында ишетеп өлгергән бит, «үтә сагындырган» кодагый

шикелле, Буда капкасы янына ул да килеп җитте.

— Мин сиңа янә таҗ кидерәм, — дип усалланып, тешләр кысып дәште аңа

Сөләйман элеккеге мадьяр короле Стефани төзеп калдырган иске зур сарайда. —

Ләкин бу юлы син инде үзеңне төрек солтанының вассалы, дип игълан итәчәксең.

Риза түгелсең икән, башыңа капчык кидереп, Дунай төбенә генә озаттырам.

Тантана вакытында Янош, тезгә чүгеп, Сөләйман чапанының җиң һәм

итәк очларын үбеп алудан да, солтанны үзенең хуҗасы һәм атасы, дип танудан

да тартынмады. Йөзәрләгән мадьяр, валах, серб вә чех кенәзләре каршында

солтанга утыз мең алтын дукатлык ясак юллап торырга да ант сулары эчте.

Сөләйманга хәзер Венага юнәлеп, Фердинандны тезгә чүктерүдән башка хәсрәт

калмаган да иде. Будадан кузгалган чакта Вена тарафына һавалы һәм шомлы

кисәтү озаттырудан да онытмады хәтта.

— Таҗсыз корольләрне сыендыра торган яңа пайтәхетегезнең капкаларын

бикләп интекмәгез. Өч көн дигәндә мин барыбер аны яулап алам! Солтан

галиҗәнапләренең тәгаме бик нәзберек, мәҗлес өстәлләрен мулрак әзерләгез!..

Ләкин ата-бабаларның «бәхетсезнең чалкан егылса да борыны каный», дигән

гыйбарәсе солтан галиҗәнапләрен дә урап үтми икән. Будадан соң юлда бер атна

да бара алмадылар, ярты гаскәр эч китүдән ауды. Биш төмәнбаш ерак сәфәргә авыр

туплар алып маташмаган, Сөләйманның аларны дарга мендерүдән кала чарасы

юк иде. Аптырагач, Вена диварлары астына яшерен юллар казый башладылар.

Анда хасил булган базларга капчык-капчык, мичкә-мичкә дары тутырдылар, нәкъ

алар шартларга тиешле минутларда меңәрләгән кыр туплары бердәм телгә килде.

Әмма күк йөзеннән янә каһәр суккан яңгыр коя иде, базларга ташылган дары

мичкәләре дә шартламады, кыр тупларының ядрәләре дә диварга җитә алмыйча

җиргә коелдылар. Солтанның мәсхәрәгә калуын абайлагач, кирмән өстендәге

алман, бавар, мадьяр сәрдәрләре ихахайлап көлде. Шул минутта дивар өстеннән

солтан чатыры ягына нәни капчык элгән сәрпи ук очырдылар. Капчыктагы «сәлам

хаты»ның эчтәлеген Будадан ук ияртеп килгән әсир тылмачлады.

— Синең өчен әзерләгән мәҗлес өстәлләрендәге ризыкларыбыз суынып

беттеләр бит. Җылытып ашарга синең тарафыңа ялкын элдерәбез.

Сөләйманның чатырдан чыгуын гына көтеп торганнардыр, Вена диварлары

өстеннән шул минутта ук йөзәрләгән ядрә очырдылар. Ядрә кыерчыкларының

берсе солтан әләмен нәкъ урталай телеп узган иде, моны шәйләп алган

меңәрбашлар төрекләргә катгый әмер бирде:

— Яуга, яуга! Агач баскычларны, тараннарны алга чыгарыгыз! Диварларны

кем беренче уза, таланган ганимәтләрнең бөтенесе тик шуларга гына! Солтан

галиҗәнапләре үзенә тиешле ганимәтне таләп итмәячәк!..

Төрек яугирләре һөҗүмгә бөркет өередәй ябырылды, алар очырган ук болыты

күкне каплап китте, ләкин диварлар өстенә үрмәли алмадылар. Австриялеләр

кайнап торган сумала-су койды, очкын элгән бүрәнәләр, сөңге, кайнар ташлар

диварлардан ташкын булып акты. Кирмән буендагы ерымнарны мәет тавы

каплый башлагач кына, Сөләйман һөҗүмне туктатырга мәҗбүр булды.

Алдагы көннәрдә дә Вена өстенә сәгатьләр буена ук яңгыры яуды, сәрпи

уклар колагына алтын дукат, асылташлар, хәтта ефәк тукымалар да бәйләп

маташтылар, биш дөягә капчык-капчык алтын тәңкә төяп озаттылар — капка

ачучылар барыбер күренмәде.

Уникенче октябрь кичендә солтан үзенең чатырында диван җыйды. Иң

беренче, баш вәзир генә түгел, яу сәфәре вакытында сәргаскәр дә булып

исәпләнгән Ибраһим сүз алды.

— Нәүкәрләргә җаны кыелган һәрбер бавар, чех, саксон, мадьяр сугышчысы

өчен алтын тәңкәләр вәгъдә иткән булдык. Тик меңбашлар һәм сыбайлар

нәүкәрләрне һөҗүмнәргә фәкать чыбыркылап кына күтәрәләр. Ярты гаскәр

чатырларыннан да чыга алмыйча, хаста булып ята. Читтән ярдәмгә көтәрдәй

башка көч калмады. Мин камалыш һәм яуны кичектереп торырга тәкъдим

итәм. Белград ка кайтып, без кышны шунда да бер кайгысыз гына уздыра, ә

иртә язда Венага һөҗүмне өр-яңадан башлый алабыз бит.

Сөләйман яу тәхетендә утырган көенә бер генә аваз да чыгармагач, моны

аның ярсуы һәм килешмәве, дип кабул иттеләр, күрәсең, чатыр эчен түгәрәкләп

тезелгән төмәнбашларның дүрте-бише берьюлы сүз ташлады.

— Тагын бер мәртәбә талпынып карамыйча, кире чигенмибез!

— Яуга керми генә ташлап китсәк, безнең гаскәр куркып качкан кебек була.

— Тагын бер яу, соңгы һөҗүмне булса да үткәрергә кирәк!

Соңгы һөҗүмне ике көннән соң, ундүртендә ясарга килештеләр. Һәрбер

дошман мәете өчен бишәр дукат, ә әсирләр өчен унар дукат алтын тәңкә вәгъдә

иткәч, төрек нәүкәрләре арыслан һәм юлбарыс гаярьлеге белән орышты. Бер

урында дары шартлатып, алтмыш аршын чамасы диварны юк иткәч, кала

урамнары эченә үтеп тә сугыштылар хәтта. Ләкин сакчы гаскәр өстән бүрәнәләр

ташлап дивардагы ярыкны томалагач, артка юл бикләнде, сиксәнгә якын төрек

нәүкәре дошман кулына әсир булып төште. Австриялеләр бер бичараны, ике

кулын беләк турысыннан чабып, кире чыгарганнар. Мондый кансызлыкны

күргәч, төрек нәүкәрләре чокырларга чүкте. Камчы-сөңге белән куалауга, ярсып

үкерүгә колак салмадылар. Ахыр чиктә Сөләйман үзләре төзегән хәрби ыстанга

ут төртергә генә боерды да, иң беренче булып, яу кырын ташлап китте.

— Яу кампаниягез бик уңышлы чыкты, чын күңелдән котлыйм! — дигән юха

сүзләр белән Буда каласында курчак король Янош каршы алган иде, Сөләйман,

аннан зәхмәттән курыккан шикелле читләшеп, Истанбулга очты.

Кулында Хүррәмнән бер атна элегрәк килеп ирешкән соңгы хат битләре,

аларда сагыну, мәхәббәт, чакыру шикелле иң-иң кайнар хисләр.

Мең ирне дә алыштырмас хуҗам, якты кояшкаем,

Намазга баскандай иелеп үбәм кайнар эзләреңне.

Искә алсаң мин колыңны, нык белеп кайт, солтанкаем,

Олы бүләк каршы алыр сагынулы, җылы күзләреңне...

Кайтып керсә, асылда да бүләк — Хүррәм аңа тагын бер угыл табып куйган

икән. Бәп-бәләкәй үзе, песи баласыдай йомарланып ята. Хүррәмнең күңелендә

генә ниндидер хафа бар, ахрысы, яңаклары буйлап аккан күз яшьләрен һич

яшерә алмый. Хәер, бу озак вакыт күрешми торганнан, сагынудан гына булуы

да мөмкин ләбаса.

— Мин инде әллә кайчан уйлап куйган идем. Бу угылыма фәкать Җиһангир

дигән ат тиешле. Мин өлгерә алмаганны ул үтәп бетерер, мин хыялда тоткан

бар җиһанны яулар...

Сабый шулай Җиһангир атлы өмет булып китте, зәгыйфьлеге ике-өч айдан

соң гына тәмам ачыкланды. Бичаракай җир йөзенә бөкре булып туган, ул

исеменә тиң гамәлләр кылудан мәхрүм бала иде...

Ә Сөләйманның үз кырыгы — кырык. Ике кышны уздырып җибәрүгә, янә

ияр өстенә сикерде дә менде.

— Карл дошманым белән йөзгә-йөз орышка ирешмичә торып, мин яу

сәфәреннән тукталачак түгел!..

Янә йөз егерме мең кешелек гаскәрнең үз тарафына юнәлүен белгәч,

Фердинанд Сөләйман каршына зур илчелек юлларга мәҗбүр булды. Төрек

гаскәре Дунайга җитәрәк ялан кырда Сөләйманны мөһерле кәгазьләрен баш

өстенә чөйгән кенәз-бәкләр тезгә чүккән хәлдә көтә иде.

— Сине Фердинанд Трансильваниядәге мадьярларның короле дип таный. Буда

каласы да моннан ары синең вилаятең булып саналачак. Фердинанд сиңа ел саен

утыз мең дукат пансион түләргә дә риза. Яңа яуны туктат, әйдә, солых төзик.

— Трансильвания белән Буда — инде болай да минем вилаятем, — дип

Сөләйман шаркылдый-шаркылдый көлеп җавап бирде. — Фердинанд вәгъдә

иткән утыз меңне дә миңа күптән Янош түләп тора. Яуны туктатудан бер отыш

та күрмим. Мин Фердинанд энекәшен үз куенына алган һәм аны гел миңа

каршы өстереп яткан испан короле Карлны йөзгә-йөз килеп орышуга дәшәм.

Йөрәге җитә икән, кыр өстенә чыксын. Күләгә төшүгә дә кача торган чебен

шикелле куркак җанлы икән, үзен минем вассалым дип танысын да ясак түли

башласын. Башка таләбем юк, солых булмаячак...

Сөләйман Карпат өркәчләре янына барып җиткәч, дошман яктан хәбәр

ишетелде.

— Бөек Карл Сөләйман солтан белән орышка чыгарга җыенмый, аның

каравы Фердинандның кул астына бик зур гаскәр юллый. Венага ул туплаган

испан, юнан, алман, саксон алпарлары килеп җиткән. «Чокырга егылып төшкән

кәҗә бүрегә дә «җизни», дип ялвара икән», — дип сөйлиләр бит. Өстәмә гаскәр

җыйнау хакына Карл да хәзер алман илендә католикларның җене сөймәгән

лютеран динендә булучылар белән үгет алып бара. Тегеләре чиркәү эченә

иконалар элүне һич танымый, алар каршында тезләнеп чукынудан «мәҗүсилек

йоласы», дип баш тарталар икән.

— Әһә, менә бу яктан лютераннар мөселманнар белән кардәш булып чыга,

— дип төрек имамнары куллар уа-уа сөенгәннәр иде, яңа хәбәр килде.

— Нюрнберг атлы бер калага туплангач, тискәре лютераннар барыбер дә

Бөек Карл ягына авышканнар. «Католиклар белән лютераннар — күлмәк

сайлаганда үзара бозылышкан бертуганнар гына, ә мөселманнар — безнең

кан дошманнар», янәмәсе. Хәзер шул лютераннар да Карл гаскәренә алпар

көбәләре җыя башлаганнар...

Котыру-ярсудан, Сөләйман юл өстендәге авыл-бистәләрнең барысын да

тоташы белән кырып кына барды, әсирләрне, меңәр-меңәр итеп, Истанбул

ягына куа башладылар. Дошман көчләр Венадан алтмыш чакрымдагы Гюнс

атлы кирмән янында очрашты. Фердинанд биредә гарнизон башлыгы итеп

хорватлардан Николай Юрисич атлы бер кенәзне калдырган, ә үзе Вена

диварлары эченә бикләнгән, ди.

Гюнс — кыя шикелле текә, биек диварлардан хасил. Сөләйман әүвәл аның

өстенә бер төмән нәүкәрен генә ташлаттырган иде, ярга бәрелгән диңгез

дулкыннары шикелле кире чигенделәр. Ук яңгыры койган чакта меңәрләгән

ирнең яралардан ачыргаланып кычкырган тавышы ишетелде, тик диварлар

сакчылардан һич тә бушамады. Тора-бара гына ачыкланды: кирмән белән

якындагы бер кыя арасында җир асты юллары бар, камалыштагы сакчы гаскәр

шуның аша гел яңара икән. Яшерен юлны дары мичкәләре куеп шартлаткач

та, сакчыларда каршылык кимемәде. Төмәнбашлар меңәрләгән кыр тупларын

эшкә җигәргә тотынды, кирмән эченә болыт-болыт булып ядрә яуды.

Сөләйманның вакытны заяга үткәреп ятасы килмәде, Вена тарафына чапкын

артыннан чапкыннарны куып кына торды.

— Мин җебегән Карлның Вена янына якын килергә дә куркып, Ратисбон

атлы калада бикләнеп ятуын беләм. Безнең ара — ике йөз генә чакрым.

Карл атлы ул бушкуыкны минем ат тизәге өстенә сузып салып, типкәлисем,

яңаклыйсым, күсе урынына куып йөртә-йөртә юк итәсем килә. Алманнар

гына җитмәгәч, ул испаннарны басып алган булды, Карл урынына үзенә

«Карлос» кушаматын тагып куйды. Ярты Аурупага тешләрен батыргач, үзенең

вилаятьләрен «Изге Рим каһанлыгы», дип игълан итүдән дә, «мин бар җиһанда

католиклар каһанлыгы төзеп куям», дип шар яруларыннан да тайчынмады.

Мине дә тез астына салырга хыялланучы бөек король икән, йөз чакрымдагы

Секеш дигән елга ярында бергә-бер орышуга чыксын!..

Атна буе көтте, ун көн көтте, король Карл һичбер төрле җавап кайтармады.

Гайрәте чиккән Сөләйман, ак әләмнәр күтәртеп, Гюнс капкалары янына

илчеләр юллады.

— Юрисичка тапшырыгыз анда. Кенәзегез бик кыю сугышты. Ул солтанны

зурлау, ә гади нәүкәрләрнең күзләренә төтен җибәрү өчен генә кирмән

ачкычларын чыгарып бирсә, Сөләйман хәтта сыңар ук та очырып тормыйча,

бар гаскәрен ияртә дә китә.

Ай буена юлбарыстай сугышкан Юрисич шушы гади генә хәйләгә алданды

да куйды. Ул кала ачкычларын тапшырырга дип кирмән капкаларын ачкан

гына иде, төрек нәүкәрләре, чүплек тапкан карга өере шикелле, диварларга

кычкырып ташландылар. Төрекләрнең Гюнс гарнизонын соңгы сакчыга кадәр

кырып чыгуларын көткәннәр диярсең, Фердинандтан янә бер мәртәбә илчелек

килеп җитте.

— Буда каласы да, Трансильвания, мадьяр иленең үзәге дә — һәммәсе

синеке. Яноштан тыш без үзебез дә сиңа ел саен утыз мең алтын дукат озатып

торачакбыз. Яуны гына туктат.

Сөләйман, Вена ягына төкеренә-төкеренә, кайтыр юлга чыкты...

Истанбулда биш тәүлек буена туплардан аттылар, меңәрләгән утлы шарны

күккә очырдылар. Солтан фәрманы буенча, биш тәүлек буе базарлар төнлә

дә эшләде, сугым малы ауды, яудан кайткан нәүкәрләргә бушлай өләшенгән

кымыз, шәраб, сөҗе чишмә булып акты. Сөләйман үзе төнлә, гади нәүкәр

киеменә төренеп, битлек киеп, базарлар буенча йөреп караган иде дә, дарга

озатырдай нахак сүз таратучы гайбәтчеләр бер дә очрамады.

 

26

— Син яуда усал тәкә шикелле сөзешеп йөргән чакта мин монда Халык

ермагы аша асылмалы күпер, Аксарай бистәсендә яңа мәчет төзетә башладым

бит әле, — дип, Сөләйманның йонлы күкрәкләрен кытыклый-кытыклый,

җай белән генә мактанырга тотынды Хүррәм, әле йокы түшәгеннән сикереп

купканчы ук.

Сөләйманның күзләре маңгаена менгән кебек булды, шаклар катты.

— Әттәгенәсе! Менә сиңа җиде дәрья аръягыннан килеп төшкән әҗнәби

солтанбикә! Син кылганнар монда туып үскән төрек хатыннарының, хәтта

вәзирләрнең дә кулыннан килмәс иде. Афәрин, афәрин, солтанбикәм,

җаным!

Әнисе Гайшә фани дөньяга күченгәннән бирле Сөләйман Хүррәмне

«солтанбикә» дип кенә үсендереп йөртә. Шуны ишеткән саен Хүррәмнең май

кояшы сыман елмаюын шәйләгәч, адым саен кабатлап, гел күңелен күрә.

«Авызыңа мал да май», — дип Хүррәм аңа күңеленнән генә рәхмәт сүзләре

укымыйча калмый, канатланып китә.

— Мин болгарларның София каласында да яңа сарай төзү нияте белән

янып йөрим әле, — дип Хүррәм янә сер капчыгын ачкач, Сөләйман моңа

гел мөкиббән булды. — Гарәп байчурасы борынгы заманнарда ук яшәгән

Семирамида атлы шаһбикәләре турында әкиятләр сөйләп шапырынган була.

Имеш, шул Семирамида Вавилонда җир өстендә түгел, ә бауларга, җепләргә

үрелеп үсә торган агачлар һәм чәчәкләр үрчетеп, асылмалы гөлбакчалар нигезләп

шөһрәт казанган, ә исеме бөтен җиһан буйлап таралган, ди. Ә мин солтанбикә

кадәр солтанбикә була торып, нишләп әле үземнең исемемне калдырмаска

тиеш? Җитмәсә, минем артымда Сөләйман җиһангир атлы алтын калканым

да бар лабаса. Шулаймы, җаныкаем?

Сөләйман гел хуплап кына торгач, Хүррәм Аксарайдагы мәчет төзелешен

тизләттерде, София тарафына меңәрләгән мигъмарларны куды. Халык ерымы

аша тартылган асылмалы күпер аның гына түгел, бар Истанбул күңеленә хуш

килеп калка иде, аның яныннан кайтып керүне дә белми бәргәләнде. Арып-

талып Топкапега кайтса, анда күккә очынырдай яңа шатлык. Ул аны Сөләйманы

белән бүлешмичә һич кенә дә түзеп тора алмый.

— Францисконың хатыны Агнеттадан хат алдым бит бүген. Королева ире

белән икесенең җилкәнле карабларда Сена елгасы буенча Марсель бугазына

чаклы сәяхәт кылулары турында мактанып һәм хозурланып яза. Франциско

үзенең королевасына якасына фирүзә ташлар тезелгән һәм күкрәк турысы

кендегенә кадәр ачык күлмәк тектергән дә Агнетта шуның белән бар Парижны

шаккатырган икән. Якут, энҗе, фирүзә ташлар тезгән күлмәкләр үземдә дә

биш-алты дистәләгән, мәгәр миңа, күкрәк ачып, һич югы солтаным каршында

масаеп йөрүләр дә тәтемәстер инде.

— Тектер, тектер, — дип кул селти хыялдагы ләззәтләрне күз алдына

китерүдән мәлҗерәп төшкән солтан. — Мин үзем дә бер генә күлмәк яки

җиләнемне дә ике тапкыр кимим.

— Һе, сине иртән киендерүче ялчыңны да бер як кесәңдә биш йөз дукат,

икенчесендә хәтта мең тәңкә алтын да көтеп тора ласа.

— Дөнья дилбегәсе безнең кулда түгелмени, солтанбикәм, җаным? Шулай

булгач, бу җиһанның кадерен белеп калыйк. Гомәр Хәйям әйтмешли, безне

фани дөньяда алтын касә тулы шәраб белән көтеп торалармы әле, әллә

юкмы — анысын шайтан гына белә дә, фәрештәләр белә. Ә хәзергә бердәнбер

фәрештәм — ул син генә! Мине сөеп, шатландырып, очындырып яшә.

Хүррәм шушы сүзләрне генә көтеп торган кебек, икенче көнне үк Вена, Париж,

Венеция тарафларына махсус хат юллады. Алдан хәтта киная ташлап та кисәтмәгән

иде, күршедәге мәмләкәт пайтәхетләреннән арфачылар, рәссамнар, күчмә цирктагы

тамаша осталары килеп төшкәч, Сөләйман кабат-кабат хәйран гына калды.

Хүррәм рәссамнардан әүвәл Сөләйманны әллә ничә төрле итеп ясаттырган иде,

бер тукыманы буйый башлаганда солтан янәшәсенә үзе дә килеп басты.

— Без — синең белән бер үк җан һәм бер үк тәхет ияләре, кояшым,

бәгырькәем. Һич югы бер рәсемдә булса да мәңгелеккә яшәп калыйк әле.

Сөләйман элеккечә гел елмаеп торгач, колагына иелеп пышылдады.

— Их, синең белән Парижларга, Венецияләргә сәяхәт кылсаң, алардагы

сарай тамашаларын, күңел ачу мәҗлесләрен барып күрсәң иде!

Бу юлы инде Сөләйман бөтенләй елмаймады, йөзе битлек киеп алган сыман

капылт кырысланды.

— Мин — бүтән сәяхәтләр өчен яратылган әрвах. Безнең икебездә ике төрле

кыйбла.

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 12, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев