Логотип Казан Утлары
Роман

Сөләйман солтан (дәвамы)

"Мин бит сине җиде ел буена тилерә-тилерә эзлим, Роксолана. Башта татарлар, аннан молдаваннар кулыннан качып котылдым. Кара диңгезне ярык тагарак шикелле баркасларда, каекларда кичтем. Эзләреңне шушы Истанбулда гына эзләп таптым. Үлсәм-үләм, әмма сине урламыйча моннан китәсем юк"

Романның башы.

21

Хүррәм, янә малай табып солтанны сөендерермен, дип зур өметләр белән

көтсә дә, җиһанга кыз туды. Сөләйман моның ише вак-төякләр белән баш ватып

вакланмады. Сабыйны күрде дә: «Тиен кебек бит бу, бөтенләй дә тик ятуны белми»,

— дип көлде ул, баланы тәүге тапкыр кулга алуга ук. Сабыйга Мәһруй дигән исем

куштылар, ни галәмәт, Гайшә-солтанбикә дә оныгына гел мөкиббән булды.

Өченче бала булып, ниһаять, малай тугач, Хүррәм үзе кыл өзгәндәй кисте:

— Балаларны ата-бабаларның күләгәсе, әманәте саклый, әтиеңнең рухын

онытмаска кирәк. Шуның хөрмәтенә монысы Сәлим булсын.

Бу баласы бик елак булса да, Сөләйман ризалашты. Ул Баязит бакчасындагы

иске солтан кирмәненә гаять сирәк килә, ә Сәлимнең елаклыгыннан күбесенчә

Хүррәм берьялгызы михнәт чигә иде. Сабый шаккатырды: кендек карчыклары йә

асрау хатыннарның кулы кагылдымы — буыла-буыла елый, Хүррәм үз кулына алса,

тылсым кагылгандай, пуф-пуф килеп йоклый. Уяу ятса, карашын гел әнисеннән

алмый, ыгы-ыгы дигән аваз чыгарып көлгән йә тибенгән була, кулга алмыйча,

үчтекиләп сөймичә калулары читен. Сабый үзе дә моны сизенә диярсең, әнисе

янәшә торганда майлаган коймак кебек, ә шәүләсе югала башлауга шәрран яра.

Теләсә-теләмәсә дә, Хүррәм гел Сәлим бишеге янында бөтерелергә мәҗбүр.

Сәлим бәләкәчкә бер генә яшь тә тулып өлгермәде, бөтен Кара диңгез буен

котчыкмалы хәбәр көйдереп узды. Варяглар атавында янә чәчәк түләмәсе дигән

афәт купкан, ә ул Балтыйк дәрьясын кичеп, алманнардан — мадьярларга,

мадьярлардан валахларга күчә-күчә, мәмләкәт артыннан мәмләкәтне чалгы

сыман урып килә икән. Хәбәр алынуга ук солтан галиҗәнапләренең фәрманын

барча мәйданнарда кычкырып укыдылар:

— Базар тоту, сәүдә итү, һөнәрчелек, кунак кабул итү кискен туктатыла.

Чәйханәләр, мәдрәсәләр эшләргә тиеш түгел. Куркыныч дәвам итсә, Аллаһ

йортлары да һичшиксез ябылачак. Фәрман бозган гыйсъяннарны дар агачы

белән учак көтә...

Мәркәздәге һәр ихата кирмән рәвешен алды, урамнар очына баштан-аяк

коралланган каравылчыларны чыгарып бастырдылар. Һәр зур чатта зур учаклар

янды, шулар ярдәмендә һавадагы зарарлы ис һәм хәтта бөҗәкләрдән дә котылу иде

исәпләре. Элек солтан атна саен унар мең янычарны Баязит бакчасы астындагы

зур мәйданга тезеп, алар алдында нотык тотарга ярата торган иде, хәзер ул үзенең

Топкапе кирмәненә посып, сукыр тычкан сыман, тын чыгармый ята.

Солтаннарның иске кирмәне саналган Баязит бакчасын да корыч капкаларга

бикләделәр, ишек ачып урамга чыгулар, бүлмәдән-бүлмәгә хәл белешкән булып

гайбәт җыеп йөрүләр — барысы да бетте. Һәммәсе иң якын туганы белән

очрашкан чагында да чүпрәк битлек кигән булды, әмма кара кайгылардан

котыла алмадылар.

— Мәхмүт шаһзадә ут шикелле яна, — дип иң беренче булып асрау

хатыннарның берсе кергән иде.

Икенче көнне табиб мөһер сукты.

— Мәхмүтегездә чәчәк түләмәсе. Сөт сүленең дә һичбер файдасы юк,

коткарып кала алуыбыз бик икеле.

Коткара алмадылар...

Хүррәм инде түләмә афәте үтеп киткәннән соң да, ай буена туктамый

өзгәләнде. Сөләйман бүләк артыннан бүләк өйгән булды, ярсу басылмады. Ә

Гөлбаһар шушы бәладән дә юаныч тапкан бит, каһәр. Аш өстәле артына кереп

барган чакта, иреннәре аша ысылдап, еландай чагып алудан да тартынмады.

— Мәхмүтеңне шаһзадә булмагае дип очындырган идең, канатларың көйде.

Минем Мостафам атасына бердәнбер алмашчы булып калды инде, менә.

Хүррәм түзә алмады, шул кичтә үк үз янына баш хадимне дәште.

— Минем эргәмә Ибраһим пашаны мыштым гына чакырт. Чапкыннарыңа

да, сакчыларыңа да хәер-сәдака кирәк булуы бар. Минем алтыннарым әнә теге

тартмада, никадәрле хаҗәт, шулчаклы ал.

Ибраһим көне-сәгатендә очып килеп җитте. Күз карашы элеккечә үк ач-мөкиббән,

шикләнерлек түгел, хыялында Хүррәм белән назланышу уе һаман яна әле.

— Күзгә күренеп үзгәрдең, ай саен яшәрәсең, син хәзер гүзәлләрнең гүзәле,

янәшәңә куярдай бүтән чибәр җир йөзендә юктыр.

— Йә-йә, Ибраһим паша, мин ялтыравык пыяла ватыгы белән чын алмазны

гына аера беләм инде. Күзгә төтен җибәреп, телеңне әрәм итмә.

Хүррәм солтанның нәзакәт хатыны булып исәпләнә, Ибраһим аны тешен

кысып тыңларга гына мәҗбүр.

— Миңа ел-елъярым чамасы элегрәк көтелмәгән бер хат китерделәр, — дип

сүзне мөгезеннән эләктереп алды Хүррәм. — Юллаучысын беләм, минем белән

бергә әсирлеккә эләккән Никола якташым ул. Хәзер кайдадыр Истанбулда

яши, аның базарларда алачык йә кибет тотуы да мөмкин. Кичекмәстән менә

шул Николаны эзләп табу мөһим.

— Ә нигә соң ул сиңа? Элек гыйшык тоткан ярың түгелдер лә? Солтан

колагына барып ишетелсә, ул икебезнең дә башны кистерәчәк.

Хүррәм янартаудай котырып ысылдады.

— Аның колагына ирештерерлек бозау булсаң, сөйләшмәс тә идем. Ә

барысы да мин дигәнчә барып чыга икән, синең гади паша булып йөрүләрдән

котылуың мөмкин. Сезнең юнан халкында: «Төнге сыңар кәккүк бакчадагы йөз

былбылдан да сөйкемлерәк сайрый», — дигән гыйбарә юкмыни? Әй, кызганыч.

Иллә мәгәр моны синең ишеләргә биш былтыр ук төшенергә вакыт. Шуңа

күрә суга сусаган карга сыман авыз ачып йөрмә. Ул Николаны нинди генә юл

белән булса да шушы кирмән эченә үткәр. Үзем шәһәргә чыгып очрашсам,

ул минем бер генә сүземә дә ышаначак түгел. Сакчыларга акчаны кызганма.

Үзеңдә булмаса, миндә син ташыган алтыннар һаман исән әле...

Ибраһим яллаган шымчылар Истанбул базарларына эт өере сыман ябырылды,

һәр почмакка кереп иснәнделәр. Хүррәм өчен һәрбер сәгать утлы куз өстендә

йөргәндәй газап иде, адым саен җәя җебе булып тартылгандай иләсләнеп көтте.

Ниһаять, бер атна дигәндә, төн кереп килгәндә Ибраһим ишек какты.

— Таптым мин синең элекке сөяркәңне. Гаҗәп түгел, ул бүген дә синең

өчен ут эченә керергә әзер тора.

— Кайда ул? — дип Хүррәм, әсәренеп-янып, урыныннан ук купты.

— Бакча түрендәге, чишмә буендагы көмеш чатыр хозурына атла. Николаңны

шунда илтеп куйдым.

— Син Николадан тыш биш-алты шымчы яшермичә кала торган эчкерсез

җан түгел. Аларны хәзер үк җыеп ал да олак.

Хүррәм ачыргаланып кычкыруга түзмичә, Ибраһим да шундук артка чикте.

— Ярар алай булса, мәйлең-мәйлең. Алай-болай ул сиңа котырып ябышса,

мин сине коткара алачак түгел.

— Юк-бар өчен көеп, чәч агартма. Кем янына — комган, кем янына калкан

белән барырга кирәклекне генә чамалыйм мин.

Ибраһим күз алдыннан китеп югалуга Хүррәм өстен-башын төзәткәләргә керешкән

иде дә, аннары кул селтәде. Тышта дөм-караңгы булу өстенә ул өч, ә юк, ике бала

анасы бит хәзер, шушы кадәр төенчекле хатын кайсы иргә кирәксен ди инде?

Көмеш чатыр таныш, таныш аңа. Тәүге тапкыр шунда Гайшә солтанбикә

белән очрашты ул, шуннан бирле солтан анасының аны читкә какканы юк.

Бер юл уңа торган урынның икенче мәртәбә дә хәерле булуы бар. Тик Никола

ничек каршылар соң аны? Мәхәббәтле һәм кайгысыз яшьлекне инде күптән

томан каплап китте. Гомумән, танырмы ул аны?

Хүррәм сарайдан көмеш чатырга кадәр сукмак буйлап яланаяк көе ватык

пыялалар өеменә баскандай куырылып атлады. Әнә, моңлы чишмә чылтыравы

яңгырап ишетелә. Әнә, чатыр ниргәсенә сөялеп баскан озын, ябык шәүлә. Элек

Хүррәм бу егетне хәтта исе буенча да йөз кеше арасыннан аера алыр иде, хәзер

ул ниндирәк икән дә, нык үзгәрде микән?

Менә шәүлә чатырдан аерылды, өч-дүрт адымлык араны ике сикерде дә

Хүррәм сынын кочагына состы. Колак очындагы карлыкканрак тавыш аяк

табанына чаклы көйдереп узды.

— Мин бит сине җиде ел буена тилерә-тилерә эзлим, Роксолана. Башта татарлар,

аннан молдаваннар кулыннан качып котылдым. Кара диңгезне ярык тагарак шикелле

баркасларда, каекларда кичтем. Эзләреңне шушы Истанбулда гына эзләп таптым.

Үлсәм-үләм, әмма сине урламыйча моннан китәсем юк. Миңа синнән башка бер

кеше дә кирәкми. Мин гомер буе сине генә сөячәкмен, алтыным, Роксолана!

— Син, зинһар, тынычлан, тынычлан, Николакай, — дип Хүррәм дә

яшьлегендәге шикелле кайнарланып, шаша-шаша кочты. — Син минем нинди

зинданга килеп эләгүемне аңламадыңмыни? Мин солтанның харәм йортында

бит, мин — аягын да юа белмәгән төрекләр җариясе. Кайсы якка гына атласам

да, артымда йөзәрләгән шымчы, дистәләгән кизү. Шушы Баязит бакчасының

капкасын да атлап чыга алмыйм. Хәтта хадимнәр белән сөйләшкән чагында

да йә йөземә пәрәнҗә кияргә мәҗбүрмен, йә чыбылдык аша. Мин — гап-гади

кол. Инде түзәрлегем калмады, үземә кул салсам, гөнаһыннан куркам.

— Мондый уйларны башыңнан чыгарып ташла, газапларың бетте,

бәгырькәем. — Никола шашып-шашып аның бармак очларын, уч төпләрен

үпте. — Мин сине моннан урлап алып чыгам. Без үзебезнең Рогатин каласына

кайтып китәбез дә кабат бәхетле булачакбыз, Роксолана, җаным!

Хүррәм Николаның кочагына сеңде, бармакларын егетнең чәчләре арасында

уйната-уйната иреннәреннән, яңагыннан үпте.

— Минем кабат туган җиремә әйләнеп кайтасым, кабат бик тә бәхетле

буласым килә, Николаша. Фәкать синең белән, синең белән генә, җаныкаем!

Ләкин... ләкин минем кулларымда, аякларда богау. Коткар мине, коткар!

— Әйдә, хәзер үк качабыз, качабыз, бәгырькәем! Сине азат итү өчен кирәк

булса, мин ун сакчыны да, егермесен дә бер ялгызым көе урып салам!

Хүррәм кайнар итеп үбә-үбә һаман шашындырды.

— Сине сөңге очына алулары, кулларыңа зынҗыр салулары мөмкин, Николакай.

Сакчыларның, шымчыларның игътибарын читкә алу өчен берәр төрле хәйлә уйлап

табу йә фаҗига кирәк. Син ут чыгар, җаным. Минем зинданым — харәм сарае ул.

Шуңа ут төрт, аны күккә очыр. Сакчылар шуны сүндерергә ташланмыйча калмас.

Ә без шул мәхшәрдә капкалар артына чыгып котылырбыз.

— Әйе, әйе, син акыллым минем, Роксоланам! Мин хәзер харәм сараена ут

элдерәм, ә син бакча түренә яшерен дә тын гына көт...

Соңгы кабат суырып үбешүдән соң Никола караңгылык эченә чумып юкка

чыкты. Җиһанның һәр мизгеле кайнар энә белән газаплаган шикелле көйдереп

һәм көттереп уза бирде. Ходайның рәхмәте, менә берзаманны харәм сараеның бер

як диварында ут көлтәсе пәйда булды, аннары сулышларны бугыч төтен күтәрелде.

Ул да түгел, бакча буйлап ачыргаланып кычкыра-кычкыра йөгерә башладылар.

— Янгын, янгын! Харәм сараеның тышына ут төрткәннәр!

Берникадәр вакыттвн соң тантаналы яңа гауга купты.

— Ут төртүче бәдбәхетне кулга төшергәннәр! Ул явызны Ибраһим паша

шәхсән үзе солтан кулына илтеп тапшырачак!

Үзе өчен шәхси фәрман яңгыраган шикелле, Хүррәм көмеш чатыр артына

поскан аулак урыныннан сикереп чыкты. Үзе иске кирмән капкаларына таба

җәйрәндәй сикергәләп йөгерә башлады, үзе чабулап барышлый өстендәге

күлмәгенең якаларын, җиң очларын умыргалап атты, чәч толымнарын тузгытып

бетерде. Капка артында торган беренче җайдакны шәйләп алуга ук, иярдә

утырган ирнең аягына килеп ябышты да, ис-акылын җуйган бичара шикелле

өзгәләнеп һәм ялварып дәште.

— Мин солтанның иң яраткан хатыны Хүррәм булам. Көнчеләрем мине

яндырып үтерергә җыенып, ут кузгатты. Ияреңә ал да, коткара күр мине,

Топкапега апкит. Моның өчен сине солтан алтын көшеленә күмми калмаячак!

Бер-ике минуттан соң җайдак инде юлдагы вак күперләр һәм тар сукмаклар

аша солтаннарның яңа кирмәненә таба канатланып очты.

Сөләйманга иске кирмәндәге янгын турында хәбәр итеп өлгергәннәр, ул

күптән аягына торып баскан иде. Сарайга үтеп кергән Хүррәмнең кыяфәте

үк аның өнен алды. Җитмәсә, Хүррәм ачыргаланып үксүләре белән дә аның

ихтыярын, мин-минлеген мәңгегә оныттырды.

— Мине үтерергә җыенып, яшәгән сараема ут төрттеләр. Син монда берүзеңә өч

йөз бүлмәле сарайга кереп постың да, газиз балаларыңа да төкереп, сукыр вә чукрак

шикелле тын ятасың. Ә тегендә синең баларыңны яндырып йә агулап китәчәкләр.

Чит илләрдә падишаһ, корольләр белән аларның хатыннары бер сарайда яши, бер

түшәкне уртак итеп йоклый. Анда корольләр хәтта шәһәргә чыкканда да сөекле

хатынын үзеннән бер адым калдырмый, хатынының гүзәллеге белән бар халыкны

сокландырып йөри. Кунаклар кабул иткәндә дә, бию-тамашалар караган чагында

да, учларын-учларына куеп, янәшә утыралар. Бер син генә даладагы кыргый хаким

төсле, бер син генә хатыныңны базга ябып, мәмләкәттән аерым яшәтәсең. Юк,

үлем көтеп, газап чигеп, ут эчендә яшәүләргә түзеп тора алмыйм. Мин халык

алдына йә чит ил кунаклары каршына чыгарып күрсәтмәстәй шыксыз хатын,

гарип хатын түгел! Беркая да китмим, мин яныңда калам. Теләмисең икән, дарга

озат мине, муеныма элмәк сала торган җәлладларны чакыр!..

Хүррәм хәтта котырган, ярсыган чагында да искиткеч гүзәл иде, Сөләйман

аның таләпләрен кире кагардай гайрәт таба алмады. Ә иртәгәсен бөтен

Истамбулны шаккатыргыч хәбәр урап узды:

— Кичә кәнизәк булып йөргән Хүррәм бүгеннән башлап солтан сараенда

яшәп калган. Моңа кадәр солтаннар сараенда хәтта бер төнгә куна калучы

хатыннар да булганы юк иде. Хүррәм, итәге белән каплап, Сөләйманның ушын

алган икән. Солтан хәзер, бирнәләр әзерләтеп, никахлар укытып, кәнизәк

Хүррәмгә өйләнәчәк, диләр. Менә сиңа иң кадерле итәк! Ислам дөньясында

күрелмәгән хәл бит бу, кыргый бер яңалык, әстәгъфирулла... Йә машалла!

22

Топкапеда туй шикелле күңел ачулар шаулап үтүгә үк Хүррәм Сөләйманны

төн буена гөжләп сихерләде.

— Мәхмүт-бәгырькәем шаһзадә дәрәҗәсенең тәмен-ямен татый алмыйча

да китеп барды, мәрхүм. Сәлим үсеп килә. Минем бер генә улым да шаһзадә

бәхетләрен кичерү өчен тумаган микәнни соң инде, йә Ходаем?!

Түзеп тора алмыйча, Сөләйман Хүррәмне: «Булыр, булыр, вакыты җиткәч

Сәлимең дә бердәнбер шаһзадә дәрәҗәсен алыр. Барысы да Ходай Тәгалә

кулында бит, аның исә Гөлбаһар белән Мостафаны да үзенең янына алып

куюы бар», — дигән саксыз сүзләр белән юатырга мәҗбүр булды. Хүррәм исә,

моңа байтак мүк үстереп, Гөлбаһар тарафына агу-мәкер койды.

— Солтан Сәлимне шаһзадә дип игълан итәргә әзерләнә. Ә Гөлбаһар белән

Мостафаны чиркәс тауларына озатып җибәрәчәк.

Бу хәбәрне алгач, исән-сау көенә тол яшәгән Гөлбаһар чыгырыннан-чыгып

котырынган, диләр. Ләкин Баязит бакчасы Сераль борынының икенче ягында, бик-

бик еракта бит, Гөлбаһарның көйдергеч ут ялкыны Топкапега килеп ирешмәде.

«Солтан-ханым» дәрәҗәсенә ия булган Хүррәмгә бәхет капусы күк йөзеннән

ишелеп төшкән микән, ике-өч айдан соң ул янә дә угыл алып кайтты. Монысы

борча кебек хәрәкәтчән, елгыр, шуны шәйләп, Сөләйман аңа ерак бабасының

исемен кушуны мәслихәтрәк тапты.

— Минем бер бабам Баязит дигән күркәм исем йөрткән. Дошманнар өстенә

ук шикелле кадалганга күрә үзенә «Елдырым» атлы ләкаб тә өстәгәннәр. Ул

бабамны галәмәт эре сөякле, бик мәһабәт ир-ат булган, диләр. Минем бу улым

да Баязит булсын әле.

— Ул бабаңның башын Аксак Тимер чаптырып үтергән бит. Бик начар фал.

Безнең бу кече улыбызны да кайгы-афәт сагалавы мөмкин, — дип Хүррәмнең

каршы сүз әйтүен Сөләйман солтан бөтенләй ошатмады.

— Җыен ырым-шырымнарга табынудан тукта. Мин Баязит, дидем. Әйттем,

бетте!

Бәхәсләрне дәвам итүләрнең нигезе юк, кендек карчыклары Баязит сабыйны

адаш бабасы төзеткән иске кирмәнгә алып китеп өлгергәннәр иде. Моннан ары

аны Хүррәмнең үзенә иң еш дигәндә дә атнага бер мәртәбә китереп күрсәттеләр,

ә күз алдында тупырдап үсмәгәч, сабыйның газизлеге дә бик тиз онытылды.

Сөләйман үз янына әле Мөхәммәдияр атлы баш казыйны, әле шәйхелислам

дәрәҗәсен йөртүче Хөсәен хәзрәтне дәшеп кенә тора. Хүррәмнең дә ишек

катына килеп колак салганы бар, «Мултекә әл-үсәр» атлы кануннар җыелмасы

төзеп ята болар. Ул тупланма «Дәрьялар кушылганда» дигән мәгънәне аңлатса

да, төрек мәмләкәтенең нәкъ җиһан уртасында канат җәюенә бер киная

инде. Дөнья кендеге дәрәҗәсенә дәгъва итүләре дә бик урынлы сыман, кайсы

яктан гына күз ташлама, Анадола атавы барча мәмләкәтләр уртасына җәелеп

урнашкан бит. Әйтерсең лә, читтәге, башка далалар шушы төбәктән әниләренең

итәгеннән төшкәч тәпиләп киткән сабыйлар шикелле бар җиһанга таралган,

чәчелгән кебегрәк килеп чыга. Өстәвенә, Анадола атавын дулкыннары белән

юган-чәбәкләгән төп дәрьяның исеменә кадәр «Урта диңгез».

— Тупланмада калаларны төзү кануннары, мәгърифәт, сәүдә эше, салым

тәртипләре — һәммәсе дә урын алачаклар. Балаларыбыз үзара җәдәләшеп баш

ватмасын өчен аларга иң төп кануннарны үрнәк рәвешендә калдырырга кирәк,

— дип Сөләйман шапырына.

Ә игътибар беләнрәк тыңласаң, Мөхәммәдияр казый белән көн дә ызгышалар.

— Син Ибраһим паша аркылы Килем белән Караман вилаятьләренә керткән

салымнар микъдары да бик чамасыз һәм дә кансыз түгел, — дип казый әүвәл

солтан белән ризалашкан була. Ә аннары көрәш келәменә баскан пәһлеван

урынына Сөләйманны аркасына әйләндерә дә сала.

— Иллә мәгәр, солтан, тәртәләрне бөгә-бөгә тәгәрмәч ясарга маташуда

һичбер лөгать юктыр. Арба тәгәрмәчен дә, салым тәртибен дә безгә кадәр

биш былтыр ук уйлап тапканнар бит. Атабыз Чыңгызхан язып калдырган

«Яса» тупланмасын гына актаргалап кара. Чыңгыз бабабыз әле өч гасыр элек

үк вилаятьләрдән вә һәрбер игенче-һөнәрчедән табышларының уннан бер

өлешен генә салымга җыйнауны канун итеп керткән. Бирән нойоннары моны

бик азсынгач, Чыңгыз бабай әнә ничек итеп тегеләрнең авызын томалаган.

Менә, тыңлап кара. «Мин үземнең балаларымның да тук вә җиткелекле хәят

илә яшәүләрен телим. Сез таләп иткәнчә, мин табышның биштән яки өчтән

бер өлешен җыя башладыммы, һөнәрчеләр остаханәләрен ябып бетерәчәк, ә

игенче чит кешегә барып бил бөгәчәк. Ул чагында иген басуларын әрем, алабута,

шайтан таяклары каплап китәр. Шуның эзеннән үк гыйлемлек-осталык та,

гаскәр тотулар да юкка чыгар. Мәмләкәт минем улларымның кулына да бай

һәм гаярь көенә күченергә тиеш».

Ахыр чиктә Сөләйман ризалашты, салым тәртибе турындагы «Канун-Райя»

дигән бер тупланма махсус фәрман белән вилаятьләр буйлап таратылды. Әлеге

канун каһанлык чикләрен дә үтеп чыккан икән. Аның даны сарай хозурына

тиз арада кайтып ишетелде.

— Мадьяр ирләре вә валахлар, авылы-авылы белән кубып, король Фердинанд

кул астыннан кача башладылар. Алар төрек вилаятьләрендә үзләренә чәчүлек

җир сорый. Уннан бер өлеш салымны түләп торырга һәрберсе риза.

«Канун-Райя»дан соң пайтәхеттә хөкем тәртибе турындагы фәрманнарның

берничәсен мәйданнарда кычкырып укыдылар.

— Кала әмиренең рөхсәтеннән башка тауарларга бәя күтәрүче бирәннәрне

базар уртасында иллешәр камчы белән суктырырга.

— Ялган акча яисә ялган рөхсәт кәгазе ясаган явызларның уң кулларындагы

бармакларын кисеп җәзаларга.

— Ришвәт бирүче карак һәм аны алучы казый табыла икән, икесенә дә

— дарда сүс элмәге...

Мәгърифәт өлкәсен үз кесәсе сыман актармаган, яңартмаган хаким була

алмый. Сөләйман да Белград, Будапешт, Каһирә, Баһдад калаларына тикле

йөри-йөри байтак гыйбрәт җыйды.

— Сигез гади мәдрәсәдән кала Истанбулда ушлы балаларны аякка

бастырырдай гыйлем учагы юк, — дип кунагының итәгенә утлы күмер ташлады

Сөләйман, инде шәйхелислам Хөсәенгә чират килеп җиткәч. — Париж,

Берлин, Мадридларда, әнә, яшь буынны дарелфөнүннәрдә21 укыталар, диләр.

Ун-унбишәр еллар буена, ди. Шуңа күрә алардан ис-акылыңны җуйдырырдай

сарайлар төзеп куючы мигъмарлар да, иң куәтле ядрәләр дә җимерә алмаган

кирмән диварларын күккә очыручы дарычы да, яман зәхмәттән гомер буе михнәт

чиккән зәгыйфьләрне сөлек белән аякка бастыра белүче табиблар да — һәммәсе

дә чыга. Ә без һаман мәдрәсәләрдә сүрә-аять ятлатып кына сабыйларның башын

катырабыз, әстәгъфирулла, көфер сүзем өчен үзең ярлыка күр.

Шәехисламның да як-ягына төкеренүен күргәч тә тукталмады, элеккечә тезде.

— Син килгәнче, бармак бөгә-бөгә, юри санап чыктым. Истанбулда Зәңгәр мәчет,

Айя-Суфия, Аксарай, Каләм-манара шикелле күркәм-матур Аллаһ йортларының саны

ундүрт икән. Менә шуларның һәммәсе каршында дарелфөнүннәр ачтырырга кирәк.

Элеккеге сигез мәдрәсәне тагын алтыга арттырып, аларын җиде-сигезәр ел укышлы

югары сыйныфлы мәктәпләргә әйләндерми булмас. Син үзең дә аксап-туксап йөреп,

дөньядан артта калган шыр-томана түгел. Хәтта Баһдад белән Басра мәктәпләрендә

дә балаларга мантыйк, җәгърәфия, фәлсәфә, инсаннарның тән саулыгы, йолдызлар,

санау, үлчәм фәннәре укытылуын биш бармагың кебек беләсеңдер. Безнең мәктәпләргә

дә кичекмәстән шундый гыйлем кертелергә тиеш.

— Кадим мулла-мунтагайлар җәнҗал куптарачак, — дип шәйхелислам сүз

кыстырган иде, Сөләйман мондый дәгъваны да ярты юлда өзде.

— Син — бер дин генә түгел, ә мәгърифәт өчен дә иң җаваплы кеше.

Махсус фәрман язам. Моннан ары шәйхелислам кеше минем мәмләкәттә

баш вәзир белән бер үк дәрәҗәдә йөри башлаячак! Кирәк булса, дарелфөнүн

мөдәррисләрен төмәнбашлар дәрәҗәсенә күтәрү дә әлләни ерак йөрмәс...

Халык сарык көтүе шикелле мәнсез дә һәм сукыр да түгел. Солтанга тиз

арада «Сөләйман-Кануни» атлы ләкабне тагып өлгерделәр. Анысы гына бер

хәл, Варшава, Венеция, Парижлардан, хәтта күз күрмәгән Лондон каласыннан

да һич көтмәгән илчеләр даирәсе килеп төште. Кулларында — корольләрнең

солых кәгазьләре, телләрендә — соклану һәм мактау.

— Син әйләнешкә керткән салым тәртибе турында ишетеп, минем король

моңа гел мөкиббән.

— Безнең байгуралар синең мәмләкәттәге байлык-иминлекнең яшерен серен

һич төшенә алмый интегәләр.

— Аурупадагы алманнар да, испан белән норман сәрдәрләре дә синең гаскәреңдәге

тәртипкә сокланып шаклар ката. Яугирләрең пашалар әмиренә пәйгамбәрләр сүзенә

ышанган шикелле үк бердәм буйсыналар. Яуда синекеләр шәһит китүдән дә куркып

тормый. Синекеләр сәрдәрләрдән шәраб белән икмәк таламыйлар, яу кырында

алар суда болгатылган арпа белән тукланырга да риза. Ничек пәйда булды мондый

тәртип? Шуның серен, зинһар өчен, безнең корольләргә аңлата күр...

Сөләйман солтанның кычкырып көлүдән бүтән чарасы юк, ә күңелне әллә

нинди шайтан кытыклап тик тора. Бүген кунак булган бу илчеләр еллар буена

яшәргә калалар бит, тешләре үтсә һәм зиһеннәре җитсә, тора-бара барысын

да төшенерләр әле.

 

21 Дарелфөнүн — университет.

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 11, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев