Логотип Казан Утлары
Роман

Сөләйман солтан (дәвамы)

Ике меңнән артык мәетнең баш сөякләреннән Сөләйман солтан чатыры каршында кибән чаклы зур тау төзеделәр. Егерме яшьлек кичәге корольнең баш сөяген мәетләр кибәненең иң очына утыртып куйсалар да, Сөләйманда ярсу басылмады...

Романның башы.

19

Инде көн уртасы җиткәндә, иренеп-ялкауланып кына күз ачсалар, тупса

аръягында Мөнәвир атлы вәзир көтеп тора.

— Безгә буйсынган Мисыр вилаятендә тагын фетнә купкан. Килек белән

Караман атлы бәйлекләрдәге шыгыйлар сөнни мәзһәбләрнең мәчетләрен,

дәрвишләрнең төрбәләрен җимереп бетергәннәр, безгә салым җыеп озатудан

бөтенләй баш тартканнар. Шыгыйлар үз солтаннарын сайлап куярга һәм синең

кул астыннан чыгарга җыена. Алар синең атаң Сәлим солтан утыртып калдырган

Хәйретдин пашага да буйсынудан туктаганнар инде.

— Минем яныма хәзер үк Ибраһимны чакыр! — дип үкерде Сөләйман, бәрхет

юрганнарын тибеп ачуга ук. Вәзир күз алдыннан чыгып югалуга, янә котырынды.

— Мин ул туктаусыз фетнә куптарырга һәвәс Мисырга өч-дүрт ай элек кенә

Гаязетдин атлы пашаны җибәреп карадым ла инде. Нишләп шул бер вилаятьне

дә тезгә чүктереп кайта алмыды соң ул җебегән? Шыгыйлар иманга килүне

белмәгәч, ул кавемне канга батырып бетерсен иде, миңа димәгәе!

— Тукта, кызмале син, бөек солтанкаем, — дип курка-курка гына аны бүлде

Хүррәм. — Монда Ибраһимның да көче җитмәс сыман. Син теге юлы Каһирәгә

Гаязетдинне мәмлүкләрнең яңа фетнәсен бастыру нияте белән юллаган идең бит.

Аларның ата-бабалары элек Каһирәне уч төбендә биетеп һәм андагы солтаннарны

оекбаш урынына алыштыра-алыштыра азып беткән кавем. Шулай да, Гаязетдин,

мәмлүкләрне янә антка китереп, барысын да майлап-җайлап кайтты. Каһирә

хәзер, әнә, тын чыгарырга да куркып, буаз сыер сыман, мышнап кына ята. Ә бу

Килек белән Караман дигән бәйлекләрдәге шыгыйлар — алар бөтенләй башка.

Алар син сөнни солтан булганга күрә үз мәмләкәтләрен төзү һәм үз солтаннарын

сайлап кую өчен шашыналар. Салым дигәннәре хәйлә генә булуы да мөмкин.

Дөрес, аларга бәйләрбәген синең атаң куеп калдырган бит. Аның вафатына

дүрт ел вакыт узды, шуннан бирле син Хәйретдин пашаны үз эргәңә чакыртып

та, күзәтче җибәреп тә берни белешмәдең. Гөнаһысына кермим, ә шулай да...

бәлки, ул Хәйретдин байлык-нигъмәтләрне, ана каз шикелле, үз канаты астына

җыеп узынадыр. Бәлки, атаң Сәлим солтан шыгыйларга ясак күләмен, чаманы

онытып, күбрәк җиткергәндер. Менә шуннан ризасызлык, фетнә туа инде.

Гаҗәпләнүдән күзләрен акайткан Сөләйман Хүррәм тарафына борылып басты.

— Син минем уйларымны кычкырып кабатлыйсың. Мөселман дөньясындагы

ясак-салымнарга тикле кай арада өйрәнеп бетердең син?

Хүррәм хәтта тамчы да каушамады.

— Ә ясак-салымнарның мөселман яки христиан дөньясы өчен һичбер аермасы

юк. Мин кеп-кечкенә чактан бирле ишетеп-күреп үстем. Безнең шәһәрчекне йә ләһ

алпавытлары, йә мадьярлар килеп таладылар. Килгән берсенә йә җыеп алган иген

уңышының яртысы кирәк, йә алар синең көтүдәге малның яртысын талап китә.

Абзардагы тана белән үгезеңнең берсен талап киткәч, калган малың ничек үрчесен

соң? Менә шуңа күрә мантымады инде безнең халык. Шуңа һаман үз мәмләкәтен

төзи, үз ханнарын сайлап куя алмыйча да чит-ятларны гына баетып ята...

Сарайга Ибраһим кияве килеп керүгә үк Сөләйман йодрыкларын усал

селкеп тезде.

— Килек белән Караманга барып җитүгә үк, Хәйретдин пашаны Истанбулга

озат. Сугым малы сыман дер калтыранып кайтмасын, мин аны дар агачына асып

куярга җыенмыйм. Ишетүемчә, атай кулына килеп эләккәнче, ул диңгезләрдә

һәр узгынчы карабны талаучы зур юлбасар булган. Үз-үзләрен алар йә пират, йә

корсар дип олылаган була, ә асылда шул ук җан кыючы карак. Диңгез карагын

коры җирдә башлык итеп куярга ярамаган, димәк. Шулай икән, мин аны янә

үзенең элеккеге һөнәренә кире кайтарамын. Борын төбендәге Родос утравында,

әнә, тәре явы белән килүчеләр йөз мең кешелек гаскәр тотып яши, узып баручы

мөселман карабларын пыр туздыра. Хәйретдин, монда кайткач, кирәк кадәр

флот туплар да шул Родос утравындагы алпарларны барып пыр туздырыр.

— Ә мин? — дип Ибраһим паша да тавыш бирде.

— Ә син тиз арада Килек белән Карамандагы шыгыйларны ипкә-сапка китер.

Алар мөселман бит, канга батыру саваплы эш булмас. Уйлап йөргән үлчәмем бар

иде. Атай җиткергән ясактан котылырга, халыкка салымнарны яңа ысул белән

җиткерергә кирәк. Һәр гаиләдә ничәшәр җан яши, алар никадәрле имана җиренә

хуҗа — салымнарны менә шуннан чыгып билгеләп карыйк әле. Әгәр бер гаиләдә ун,

икенчесендә егерме кеше яшәп, икесе дә бер үк зурлыктагы басуга хуҗа икән, егерме

кеше яшәгән гаиләдән салымны берьярым мәртәбә күбрәк каермыйча булмас.

— Ничек инде алай? Күбрәк кешесе булган гаиләне асрау өчен күбрәк ашлыкны

алар кулында калдыру отышлырак ласа. Нәфес тыймый гел талыйсың икән, алар

ачтан үлә, — дип Ибраһим белән Хүррәмнең икесе тиң кайнап кабындылар.

Сөләйман кычкырып кына көлде.

— Менә, ялкау кешеләрнең фикер сөреше бу! Хатын белән түшәктә күбрәк

ауна, балаларны унны, унбишне тап, ә алар өчен булачак ризыкны һаман,

элеккечә, ун яисә унбиш кишәрлек җирдә генә үстер. Ю-у-ук, алай баеп булмый.

Балаларыңны да тук яшәтәм дисәң, чәчүлек җиреңне икеләтә йә өчләтә арттыр.

Басуың никадәр зур вә уңдырышлы — байлыгың шул чаклы. Ул чагында инде

күршеңнекеннән берьярым мәртәбә зуррак салымны түләү дә кыен булмаячак.

— Әй, белмим инде, белмим, алай булгач, — дип Хүррәм кул селтәде, ә

Сөләйман Ибраһим алдында янә кабатлады.

— Салымның шушы ысулын җайга салып кара. Әгәр халык балык урынына шушы

җимне йотса, без отабыз. Барып чыкмый икән, янә-янә баш ватмыйча булмас...

Нәкъ бер айдан Истамбулга Хәйретдин атлы паша кайтып төште. Сөләйманның

аны күргәне юк иде, сыбай һәм пашалар аша шактый күп белеште.

Чокына башласаң, Хәйретдиннең әтисе Барбаросса бөтенләй испаннар

иленнән калкып чыккан икән. «Барбаросса» дигәне хуҗасы гәрәбәдәй сап-

сары чәчле булганы өчен тагылган бер кушамат кына, ә чынында Якуб атлы

мавр булган. Яшь чагында Урта диңгез ярындагы маврлар гаскәрендә янычар

булып йөргән. Тәре йөртүче нәсара испаннар белән яуда яралангач, маврлар

Барбароссаны гаскәрдән җибәргәннәр. Ә ул юнан побыннан калган бер тол

хатынга күз аткан да, тегеңә өйләнеп, Лесбос дигән утрауга күчеп киткән. Үзе

балчыктан савыт-саба ясап кәсеп башлаган бу, ә юнан хатыны Орыч белән

Хәйретдин атлы ике угыл тапкан. Ике туган әле үсмер вакытта ук юлбасарлык

эшенә тотыналар, үз ишләре кебек ташбашларны байтак кына туплагач, болар

Жирәбә утравында хәтта кирмән корып куя. Жирәбә утравы Африканың төньяк

ярындагы Тунис каласында утырган мавр әмиренең биләмәсе булып исәпләнә,

тик бертуган Орыч белән Хәйретдиннең юлбасарлары гына моңа баш бирмиләр

икән. Ничәмә-ничә еллар дәвамында Тунис белән Триполи калалары арасында

йөзгән испан, португал, юнан карабларын талап торган болар. Таланган

байлыктан өлеш чыгара белгәч, Тунис әмире бер тапкыр да болар өстенә җәза

гаскәрләре юллап карамаган. Өерләре олы гына флотка әверелгәч, Орыч белән

Хәйретдин хәтта Алжир каласын да испаннар кулыннан азат иткән. Әмма

Тлемсен каласы янында булган нык аяусыз яуда Орыч һәлак булган, ә испаннар

ялгыз калган Хәйретдин Барбароссаның флотын тар-мар итүгә ирешкән, ди.

Хәйретдин, яклау эзләп, Сөләйманның атасы Сәлим солтанга алтын белән тулы

олы бер караб байлык юллаган, ә аннары аның ышыгына килеп елышырга

мәҗбүр булган. Сүрия белән Мисырны яулаганда күрсәткән батырлыгы өчен

Сәлим солтан Хәйретдинне Африка ярының бәйләрбәге дип игълан иткән.

Фәрманы кипкән борчак сыман коры гына килеп чыкмасын дип, Хәйретдингә

ап-ак төстәге аргамагын, асылташлар белән бизәлгән көмеш ятаган һәм ике

койрыклы яу әләмен бүләк итеп юлларга да онытмаган хәтта.

Менә шушы бәйләрбәк Хәйретдин Сөләйманның каршысында хәзер. Гаҗәп

инде: Хәйретдиннең сакал-мыеклары, каш һәм керфекләре сәхрә комы шикелле

алтын-сары икән. Озын буйлы, каклаган каз шикелле ябык кына гәүдәле ир үзе. Ә

шушы караб палубасына менеп алса, ятаганы-хәнҗәрләре белән унар әзмәвердәй

яугирне урып сала, диләр. Гайрәт моның бәдәнендә, җелегендә, димәк.

— Алтын Мөгез култыгының Җиде Чишмә дигән борынында өр-яңа илле

караб төзи башладылар. Җилкән астына куярдай йөз иллеләп караб болай да

әзер иде. Тиз арада яңаларын төзеп, карабларның санын ким дигәндә ике йөз

иллегә йә өч йөзгә үк җиткерергә кирәк.

Сап-сары керфекләр астында соргылт төстәге күзләр генә ялт-йолт килеп тора,

Хәйретдиннең йөзеннән һичбер төрле тойгыларны укымалы түгел. Ризамы бу синең

ниятләрең белән, арба мичәвенә җигелергә әзерме ул, юкмы — һични аңламассың.

— Мин булган карабларның барысын да синең кулга бирәм, — дип, инде

тавышына корыч аһәң өстәп, дәвам итте солтан. — Һәр карабка ким дигәндә

бишәр йөз чамасы яугир утыртырбыз. Тупларны бакыр белән кургашны

катнаштырып койдык, бертуктаусыз йөз тапкыр атсаң да ярылырлык түгел. Мин

синең тәре йөртүче көферләрне сөймәвеңне беләм. Мин дә күрә алмыйм. Без —

аркадаш. Родос утравы моннан йөз ел элек, әле Мәхмүт Фатыйх заманында

ук алман каһаны Иоанн Габсбург өстереп җибәргән тәре йөртүче алпар этләре

белән шыгрым тулы. Алман, испан, яһүд, норман, саксон — барчасы да шунда.

Гел ир-аттан торган амбарларында ничек кенә итеп күңел ачалардыр да,

нишләп бер-берсенә ябышып яталардыр — монысы бик шикле. Алар үзләрен

«орден», дигән була, башлыклары «магистр» ди, имеш. Ник шайтан, димиләр,

безгә төкерәсе. Борын төбендә меңәрләгән көфернең симереп вә зина кылып

ятуына ирек кую гөнаһ. Максатыбыз берәү — Родосны көфер орденыннан,

зина оясыннан чистартырга кирәк...

Көз кергәндә Җиде Чишмә борыныннан өч йөзләп карабны ярдагы туплардан

ата-ата, шаулап озаттылар. Хәйретдин Барбаросса асылда да үтә елгыр корсар

икән, берүк күз тимәсен, бер ай дигәндә утрауның аркылысын-буен ерып чыкты.

Орден, орден, дип шапырынган йөз меңлек эт җыбыры төрекләрнең тупларына

каршы тора алмаган, ярты гаскәре кырылганны күреп, «магистр» атлылары шәхсән

үзе кирмән диварыннан ак әләм ташлаган, ди. Хәйретдин паша исән калган илле

мең алпарга качып котылу өчен бер тәүлеклек кенә ара биргәч, тегеләр ватык-

мотык карабларына төялеп, элекке ояларыннан чыгып югалганнар. Хәйретдин

Родосны төрек вилаяте дип игълан иткәч тә туктап калмаган бит. Юлда барышлый

ук испаннарның флотын тар-мар итеп, янә Алжир каласына барып урнашкан бу.

Мондый тугры яраннарга сокланып, тик бер сүзне кабатларга кала:

— Афәрин вә машалла сиңа, солтанның яңа бер сәрдәре!

Күкрәгендә янартаудай кайнаган шатлыкка түзмичә, Сөләйман Хәйретдин

тарафына аерым караб куды. Солтан фәрманын караб палубасыннан җиргә

төшкәнче үк кычкырып укыдылар.

— Сөләйман солтан галиҗәнапләре Хәйретдин пашага «Алжир солтаны»

дигән дәрәҗә бүләк итә. Моннан ары Хәйретдин солтан Истанбулга кайтып

кергән чакта аңа Босфор бугазында утыз туптан атып сәлам бирәчәкләр!

20

Шул елның кышында ук Сөләйман янына һич тә көтелмәгән чапкын килеп

төште. Баш вәзир Мөнәвир шактый карт булса да, һич тә шикләнеп тормыйча,

моны солтан хозурына иярткән дә кергән.

— Франциско атлы французлар короле юллаган яшерен арадашчы бу. Бургундия

дигән вилаять өчен яуда яраланып, Франциско үзе алман-испаннар короле Карл

кулына әсирлеккә төшкән. Элеккеге Рим каһанлыгын да тез астына салган Карл

француз королен Мадрид каласына алып кайтып, зинданга ташлаттырган.

— Ничек инде, ничек? Бер падишаһ икенчесен ни рәвешле зиндан хәтле

зинданнарга ябып куя алсын? — дип, баш вәзире Мөнәвирдән бигрәк арадашчы

чапкын тарафына текәлеп җикеренде солтан.

Чапкын әҗнәби19 икән, кыяр-кыймас кына телгә килде.

— Безнең королебыз дошман кулында шул, котыла да алмый. Менә, инде

өченче ай буена Мадрид зинданында газап чигеп ята. Каяндыр кәгазь-каләм

юнәтеп, шуннан хат сырлаган. Мин ул хатны кәвеш табаны астына яшереп

кенә испан сакчылары аркылы алып чыктым. Солтан галиҗәнапләренең кулына

бирергә дә оят, әмма король Францисконың анда сезнең колагыгызга гына

ирештерергә теләгән яшерен гозере бар.

Чапкын мәхбүс король хатын Сөләйманның хозурына китереп күрсәтсә дә,

эчтәлеген ашыга-кабалана үзе укып чыкты.

— «Мине зинданнан коткара күр, зинһар. Аннары Карл өстенә икебез ике

яктан юлбарыслар шикелле ташланырбыз. Мин — Бургундияне, син Миланны

үзеңә кайтарырсың. Әгәр билен хәзер сындырмасак, явыз Карлның Урта диңгез

хуҗасына әйләнүе мөмкин».

Сөләйман янә шашкан шикелле үкереп аваз салды.

— Юк, комсыз Карл дигәнчә килеп чыкмаячак! — Ул баш вәзире Мөнәвир

тарафына ым ташлады. — Бүген үк хат яз да шушы чапкын аша ул адәм актыгына

юлла. Францисконы тиз арада зинданнан чыгармаса, бар мөселман дөньясын күтәреп,

мин ул бирән Габсбурглар токымын кандала өере урынына сытып атам!..

Бер ай чамасы дигәндә хәбәр кайтып җитте, ни галәмәт, тәкәббер Карл

француз королен Сөләйманның хатын алуга ук азат иткән икән. Тик Сөләйманда

гына ярсу басылмады, җиһанга яз борынлый башлауга ук, махсус фәрман барча

вилаятьне дер селкетеп чыкты:

— Карл кубызына биегән Австрия вилаятен тез астына сузып салу өчен

яңа яу сәфәре башланачак. Солтан галиҗәнапләре йөз егерме меңлек гаскәрне

Босфор бугазының очында каршыларга әзерләнеп тора...

Олуг фәрман турында ишеткәннән соң Сөләйман Баязит бакчасына тәүге

килүдә үк аның янына Хүррәм чәчрәп кереп җитте.

— Нишләп син һәрбер яу сәфәренә кимерергә сөяк таба алмаган эт шикелле

үзең ташланасың? Син — ошбу җиһандагы иң зур каһаннарның, солтаннарның

берсе. Төркиянең үзендәге колларың гына да унбиш миллион чамасы исәпләнә.

Әле тагын унбиш вилаятькә чәчелгән әҗнәби20 колларыңның саны егермедән гайре

миллионга якын. Син үзең тәхеттә генә утыр да бөеклегең белән хозурланудан

башка эшне белмә. Илең белән, иге-чиге булмаган ул колларың белән вәзирләрең,

сәрдәрләрең, пашаларың идарә итсен. Ул Ибраһим киявеңне Килек белән Караман

калаларына бәйләрбәге итеп озатмаска иде, аны кабат Истанбулга кайтар.

«Тамчы тама-тама мәрмәр ташны да тишә» дигәннәре, валлаһи да, хак шул.

Хүррәмнең күрешкән саен игәүләвенә түзмичә, Сөләйман Ибраһимны Мисырдан

кайтарттырды. Тик Босфор бугазы очына беренче төмәннәр җыела башлауга ук

һаман да шул кияве Ибраһимны иң беренче итеп озаттырды, үзе атна-ун көннән соң

гына юлга чыкты. Пайтәхеттә баш вәзиргә янә берьялгызы теркелдәргә калды.

Болай да Трансильваниядәге Янош белән тәкәләрчә сөзешеп яткан Лайош-

Людвиг төрек солтаны тарафыннан яңа зур яу килер дип күз алдына да китереп

карамаган. Сөләйман Белград каласын сытып, Мохач иңкүлегенә үтеп кергәч

кенә йокыдан уянды ул. Габсбурглар нәселе Варшавадан китереп утырткан бу ләһ

баен австриялеләр дә, валах белән мадьярлар да баштук сөймәделәр. Венадагы

кенәз-аксөякләр аның һәр тәгәрмәченә таяк тыга башлагач, әле өйләнмәгән дә

егерме яшьлек Лайош талап җыйган бар байлыгын Варшавага озата торган гадәтне

 

19 Әҗнәби — чит телләр белүче.

20 Әҗнәби — бу очракта чит ил, чит милләт вәкиле.

 

үз итте. Моңа үч итеп, аксөякләр күршедәге молдаваннарны да, валахларны

да үзенчә таладылар. Лайош килмешәкне алман, саксон, бавар халыкларын үз

кубызына биеткән Карл гына король дип игълан иткән иде. Шул килмешәк

Лайош Сөләйман солтан явына каршы чакыру ташлагач та, һичкем буйсынмады.

Ярсуыннан, гарьләнүдән кысла шикелле кызарынган Лайош нибарысы дүрт мең

җайдактан торган шәхси гаскәр белән Мохач кирмәне янында Сөләйман солтанга

каршы чыгып басты. Лайош, ятып калганчы атып калыйм, дип ләһ алпавытлары

янына чапкын куган иде. Әле ярый шулар егерме биш мең чамасы ләһ, бавар,

Лифляндия, Богемия игенчеләрен җыеп җибәргәннәр.

Мохач иңкүлеге — иркен, тигез ялан, ләкин әйләнә-тирәсе тоташ сазлык. Лайош

күләгәсенә поскан килеш тә, ике яклы пычак сыман, Трансильваниядәге Янош

тарафыннан күз алмыйча йөргән мадьяр кенәзләре аяусыз яу гына таләп итте:

— Безнең сазлыклар — солтан җайдаклары өчен үтеп чыккысыз упкын белән

киртә, Сөләйман яуга төмән артыннан төмәннәрен ташлый алмаячак. Ике сазлык

арасындагы коры иңкүлеккә тезелеп басабыз да, бер адым да артка чигенмибез!

Мадьяр кенәзләре хәтта иңкүлекнең икенче ягын Сөләйманның кара болыт

кебек гаскәре каплап алгач та куркып калмадылар.

— Иң беренче булып, без үзебез һөҗүмгә ташланабыз. Яу һәм аяусыз яу гына

безне коткарачак! — дип үз-үзләрен җилкендергән булып кыйландылар хәтта.

Шулар басымына буйсынып, Лайош гаскәрләргә һөҗүмгә күчәргә әмер бирде.

Мөгезенә Лайош үзе баскан мадьяр җайдаклары, карчыгалар шикелле очып-кунып,

төрек чылбырындагы беренче рәтләрне өзүгә ирештеләр. Тантана итә башлагач, төрек

сәрдәрләренең нинди мәкерле ятьмә корып куюын да шәйләп-абайлап өлгермәде

алар. Ә төрек җайдаклары бик тиз генә як-якка чәчелеп чылбырны урталай өзде

дә, үзләренең калкан артына поскан янычарлар гаскәрен ачып салды. Сызгыра-

сызгыра очкан сәрпи укларның берничәсе хәтта Сөләйман солтан тирәсендәге яу

әләмнәрен тишеп-тетеп узды. Ләкин икенче минутта ук янычарлар йөзәрләгән җиңел

туплардан меңәрләгән ядрәләрне ташкын булып килгән мадьяр җайдаклары өстенә

чәчеп очырдылар. Беренче рәтләр печән теземнәре шикелле киселешеп ауды, кирегә

борылып берсен-берсе изә башлаган бавар-мадьярларны төрек җайдаклары ятаган

һәм сөңге белән турарга тотындылар. Маңгаена ядрә кыерчыгы эләгеп яраланган

Лайош та, сиптереп аккан кан чишмәсен куллары белән аралый-аралый, вак

күлләвекләре белән коткаргыч салам булып күренгән сазлыклар ягына таба торып

чапты. Әмма айгыры беренче күлләвек эченә сикереп керүгә үк алгы аяклары белән

сазлыкка очрады да, кешнәп хушлашу авазы салырга да өлгермичә, мәтәлчек атынып,

үзенең җайдагы — король Лайош өстенә сузылып ятты. Артта әүвәл Сөләйман

солтанның, аннары Ибраһим пашаның кыргый аһәң алган фәрманы яңгырады:

— Тез чүгә белмәгән әсирләрнең безгә кирәге юк! Бер генә мадьяр йә ләһне

дә исән калдырмыйча кырып бетерегез!..

Ике меңнән артык мәетнең баш сөякләреннән Сөләйман солтан чатыры

каршында кибән чаклы зур тау төзеделәр. Король Лайошның гәүдәсен дә саз

үз эченә суырып өлгермәгән, аны асылташлар белән бизәлгән очлымына карап

аерганнар. Егерме яшьлек кичәге корольнең баш сөяген мәетләр кибәненең

иң очына утыртып куйсалар да, Сөләйманда ярсу басылмады.

— Мохач кирмәне урынында көл дә калдырмыйча юкка чыгарыгыз! Тирә-

якны талап чыгарга ике тәүлек кенә вакыт бирәм, ә аннары кабаттан Венага

яуга кузгалабыз.

Чатырына кереп ялгыз калгач, Сөләйман ерактагы Хүррәме өчен махсус

хат сырлады:

«Бүген көзнең беренче аена да аяк бастык инде. Иртән яуда шәһит киткән алты мең

төрекне гүргә иңдерделәр... Ә тышта гел туктаусыз яңгыр. Миңа бик күңелсез...»

Мадьяр иле тол хатын шикелле яклаучысыз торып калган иде, Сөләйман

иске пайтәхет саналган Будага да орыш-һөҗүмнәрсез генә үтеп керде. Үзенең

Трансильвания атлы дәүләтеннән Лайошның көндәше Янош король дә килеп

җиткән иде. Сөләйман солтан корольләрнең иске сараенда шуның башына Стефани

хакимнән калган иске таҗ кидерде. Солтан шуның ише «вак мәшәкать» белән

шөгыльләнгән чакта сәрдәр-пашалар да тик ятмаган. Иске сарайдагы бар байлыкны,

хәтта Корвини китапханәсен, Римнан китерелгән Аполлон, Диана, Геркулес

сыннарын да зур-зур тартмаларга тутырып бетергәннәр. Корольләр сарае бакчасында

заманында Белград белән Будапештларны яулап та солтан Мәхмүт Фатыйх алып

китә алмаган гаҗәеп зур ике туп калган икән. Шул тупларны озынлыгы ун арбага

җиткән махсус олауларга күтәреп беркеттеләр. Буда каласы яфракларын койган көзге

агач сыман шыр ялангач калган, аның кадере дә беткән иде инде. Сөләйман әмере

буенча аңа ут төрттеләр. Дунайны көймәләрдән корылган басма аша атлап чыгуга

ук, солтан икенче як ярдагы Пешт каласын да исән калдырмады.

— Безгә кирәге юк, буйсынуны белмәс дошман кулына да берни тәтемәсен!..

Истамбулга кайтып егылырга да өлгерә алмадылар, арттан үтне сыткыч

хәбәр куып җитте:

— Үзен-үзе бөек король дип игълан иткән Карл Вена каласына бертуган

энекәше Фердинандны китереп утырткан. Яклаучысыз калган Ян-Янош ләһ

кенәзләре ышыгына качып котылган, ди. Буда хәрабәләре өстенә сейм җыеп,

Фердинандны австриялеләр белән мадьярларның бердәнбер короле итеп тәхет

өстенә күтәргәннәр икән...

Икенче кичтә инде «нахакка кыерсытылган» Ян-Яношның чапкыны хат суза.

«Зинһар, мине коткар, син атам бит. Король таҗын кабат кайтарып бирсәң, мин

сиңа ел саен егерме-утыз мең дукат алтын түләп торырга да риза. Аны гына азсынсаң,

кул астымдагы халыкның уннан берен синең мәмләкәткә кол итеп бирәчәкмен».

Юктан көрәк булган яңа король дә таҗын саклап баш ияргә онытмаган

икән. Сөләйман каршына аның махсус илчеләре килеп тез чүкте.

— Король Фердинанд Сөләйман солтан галиҗәнапләре белән теләсә нинди

шарттагы солыхны төзергә дә әзер.

«Бүләк юк, ясак түләү турында сыңар гына сүз дә ишетелми. Коры кашык

авыз ерта бит ул, аһ, башың беткере!» — дип кенә эченнән сүгенде дә Сөләйман

солтан мадьяр илчеләрен зинданга озаттырды.

— Азау тешең чыксын, аннары сиңа да акыл керер әле!

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 10, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев