Сөләйман солтан (дәвамы)

Романның башы.

17

Казан иле — Сәхибгәрәй түгел, ул аргамакка атланып кына хәвеф-хафалардан

чыгып кача алмый. Татарларның Сафагәрәйгә ант китерүен белеп алуга ук

Шаһгали, Мәскәүдәге таш кирмән эченә атыла-бәрелә үтеп, Василий кенәз

алдына баш орды.

— Сафа иң кулай очракта да тик Кырым шаһзадәсе генә була ала. Унөч

яшьлек ул көчекнең Казан тәхетенә һичбер хокукы юк. Ул — килмешәк!

Мин — Казанның тулы хокуклы ханы! Казан миңа тиеш!

Василий кенәзнең шаккатудан ике күзе маңгаена менде.

«Әттәгенәсе! — дип уңлы-суллы башын чайкады ул. — Моннан алты ел

элек Казанга илтеп утырткан чагында син карачкыга да нәкъ унөч яшь иде,

анысы гына җитешсезлек булса. Казанлылар өчен, Кырым шаһзадәсе шикелле

үк, Касыймныкылар да — чын килмешәк. Казанга кем илтеп утыртканын

валлаһидыр, инде оныткан бу. Ул — тулы хокуклы хан, имеш! Кемнең итек

табанын яларга тиешлеген дә искә алып тормый, адәм тәганәсе!»

— Миңа гаскәр күндер, Казаныма кабат кайтарып куй? — дип Шаһгали аның

җилән итәкләрен үбеп ялвара башлагач кына, Василий кенәз, ниһаять, телгә килде.

— Минем рөхсәтемнән башка Казан тәхетенә килмешәк Сафаны утыртып

куюларына барыбер дә күнәсем юк иде. Ярар, гаскәр бирәм. Идел буйлап

көймәләрдә агачак ермак чирүне син йөгәнләп китәрсең. Ә яр өстеннән барачак

атлы гаскәргә кенәз Иван Палецкийны башлык итеп куям.

Шаһгали ишкәкчеләрне юлда камчысын ятагандай болгый-болгый куды.

Июль башында ук Чулман белән Идел кушылган урыннан ерак урнашмаган

Кунаклар утравына килеп туктадылар. Шаһгали көне-сәгате белән Казан

тарафына илче чаптарлады.

— Казан миңа тиеш, монда мин генә хан! Казан тәхетенә һичбер хокукың

юк, Кырымыңа олак!

Казаннан бик өметсез генә җавап кайтты.

— Яу белән килгәнсең бит, әйдә, орыш. Кайсы як җиңүгә ирешер, шул

тәхеттә калыр.

Шаһгали чабатадай ямьсез-иләмсез аякларын тибеп сүгенергә мәҗбүр булды.

— Мин тәхеттә утырам, димәк, җиңәчәкмен, дип мыскыллый бит бу мине,

аһ, селәгәй! Ярар, күрсәтермен мин сиңа ничек җиңгәннәрен! Булат Ширин

белән Чанышларга хәбәр салыйм әле!

Шул төндә үк Казан ягына яшерен чапкын очты. Икенче төн керүгә, Казан

кирмәненең Казансу елгасына караган агач диварына ялкын элдерделәр. «Казан

яна, анда тәшвиш купты, кичекмәстән яуга ябырыл син!» — дигән хәбәр

җиткерсәләр дә, Шаһгали, утраудан чыгып, яр өстенә сыңар аягын да баса

алмады. Көймәләрне кайсы якка гына куып карамасын, ике-өч дилбегә ара

калуга ук, ярдагы сакчылар руслар өстенә боз яңгыры төсле уклар яудыралар.

Бер-ике урында баскыннар ат арбасын калкан итеп якынайган иде, татар

яугирләре аларын да арба-көймәләре белән бергә су төбенә әйләндереп атты.

Көндезләрен яр өстенә тоташ көбә кигән меңәр-меңәр русларны да чыгарып

карадылар, мондый ермак алайлар да баш түбәсенә сугылган песи баласы кебек

еламсырап кайтты.

— Казанлылар яр буендагы барча иген басуларын яндырып бетергәннәр. Уч

төбенә кырып җыярлык та ризык табып булмый.

Тагын ике атна буе Палецкий җайдакларын көткән арада йөзәрләгән ирләр

эч китүдән йә ачлыктан интегеп суга сикерделәр, тик берсе дә яр читенә йөзеп

җитә алмады. Акылларын җуеп шашкан ирләрнең тагын йөзәрләбе ак-караны

күрми ярга томырылды, алары да куак-камыш арасыннан очып чыккан укка

төртелеп ауды. Мондый бәлаләре генә җитмәгән, ниндидер хәерсезе тагын утлы

кисәү сыман хәвеф җибәргән бит.

— Казанлылар Палецкий җайдакларын пыран-заран китереп ташлаганнар! Һаман

ярдәм көтсәк, шушы утрау эчендә без дә ач күселәр төсле кырылып бетәчәкбез!

Шаһгали үзе һәм ул камчылап куалаган меңбаш вә йөзбашлар никадәрле

генә ис-акылга килергә чакырып карамасын, рус сугышчылары бүре күреп

котырган үгез көтүе урынына көймә-баркасларга ябырылды. Әле көймәдә

урын эләктергәнче үк берсен-берсе кылыч белән кыеп суешалар иде, яр читенә

җиткәч, татар яугирләре кылычыннан йөзәрләп кенә ауды. Ахыр чиктә барыбер

дә кабат утрау эченә кайтып бикләнделәр.

Шул читлектә егерме көн буе газап чиккәннән соң гына, ниһаять, сөенечле

хәбәр ишеттеләр.

— Палецкий Казаннан егерме чакрымдагы Зөя елгасы тамагына җиткән.

Иделнең уңъяк ярына җәелеп яткан мукшы вә чирмешләр, урыс баскыннары

талауга түзмичә фетнә күтәреп, Палецкийның юлын бүлгән икән.

Шаһгали балагына котырган эт ябышкан төсле кабаланып-янып чакырса да,

Зөя тамагындагы түбәтәйдәй түм-түгәрәк утрауга кереп поскан Палецкий Казан

ягына таба август уртасында гына юлга чыкты. Казансу буенда Шаһгалинең калдык

гаскәре белән бергә кушылдылар. Кирмәнне чолгап алуга ук баскыннар ягыннан

яллы Ливон алманнары корган туплар кала өстенә, февраль бураннары уйнатып,

ядрә артыннан ядрә очырдылар. Казанлыларның маһир тупчыларын катыйл затлар

төнлә суеп чыккан, кирмән, теле киселгән бичара шикелле, гел җавапсыз торды.

Моны тәшвиш кубу һәм хәтта тезгә чүгү, дип аңладылар, ахры, урыс баскыннары

диварларга таба һөҗүмгә күтәрелде. Әмма диварларга тәүге баскычларын сөяп куярга

да өлгерә алмадылар, кирмән капкалары ачылды да, аннан карачыбәк Аталык

иярткән җайдаклар ташкыны бәреп чыкты. Алар дошман белән орыша башлауга

ук, арткы яктан Арча яланында калдырылган Көчлек Отуч баскыннарның сыртына

ябырылды. Ике яктан да яу ирләре йөзләп-меңләп ава, ләкин казанлылар сафы

һич кимеми, җепшек карда тәгәрәткән олы төргәк сыман, аларга кирмән эченнән

йә Казансу буеннан килгән сугышчылар гел өстәлеп тора. Түземлеген җуйган һәм

хафага төшкән кенәз Палецкий кирмән тарафына махсус чапкын куды.

— Яуны туктатыгыз, без китәбез. Мәскәү ягы Сафагәрәйне тулы хокуклы

ханга санап, баш ияргә мәҗбүр...

Мәскәү эченә кайтып керүгә үк Василий кенәз җебегән Палецкийны имән

бүкән өстенә озаттырды.

— Бер Шаһгали генә чын дөресен әйтте. Мең төрле мөмкинлегең була торып та, син

үз башыңны саклап калу өчен Зөя утравына кереп бикләнгәнсең, яуны соңарткансың.

Син астыңа җибәреп, посып яткан чакта казанлылар Шаһгали яндырткан кирмән

диварларын яңадан бастырганнар һәм олы гаскәр туплап өлгергәннәр. Шаһгали

яллаган катыйллар Казан тупчыларын суеп чыккач, син атналар һәм айлар буена

аларның кирмәнен бертуктамый утка тота ала идең, югыйсә. Син шушы уңай

форсатны да кулдан ычкындырып, минем сугышчыларымны яуга ташлагансың,

меңәрләгән колымны үтерткәнсең. Аннан да яманы — син Сафагәрәйне хан дип

таныгансың, аны минем белән бер үк биеклеккә мендереп бастыргансың. Сиңа бер

кеше дә андый хокук төяп җибәрмәде, син — сатлыкҗан! Андый җебегәнне, әнә,

имән бүкән өстенә! Бөтен Мәскәү боярлары каршында башын чаптырырга!..

Берникадәр түл-мая җыюга ук Мәскәү калалары буенча яңа әмер:

— Казан ханлыгы өстенә яуга кузгалабыз. Элеккеге хурлык табын юып

кайту тиеш...

Шымчы итеп озатылган ирләр алып кайткан һәр яңалык казанлылар

күңелендә тирән шом уятты.

— Василий кенәз әләме астына тупланган җайдакларның саны гына да

алтмыш меңне үтеп киткән инде. Көймәләргә утыртып озатылачак ирләрнең дә

саны шул чамада. Казан-йортның берчакта да бу кадәрле көчне күргәне юк.

Егерме яшен дә тутырмаган Сафагәрәй үзе дә эченә ут йоткандай пошаманга

калды. Ә хәбәрләр язгы боз ташкыны төсле, һич тә туктап тормый.

— Олуг кенәз Бельский, Глинский, Горбатов шикелле мәшһүр биш боярны

гаскәр башлыклары итеп билгеләгән. Касыйм җайдаклары белән Шаһгали дә

шулар янәшәсенә килеп баскан. Җәяүлеләр Идел, Чулман, Нократ елгалары

буйлап, көймәләргә утырып юлга чыккан. Җайдаклар чирүе аерым гына атлый,

анысы Нижгар каласыннан кузгалырга тора.

Сафагәрәй әүвәл хатынын, олауга утыртып, Агыйдел белән Ык аръягына

сузылган Нугай даласына озаттырды.

— Каенатам Мамай ханга сүзен-сүзгә, җеген-җеккә җиткереп тапшыра күр,

— дип ялынды ул аңа. — Мине тәхеттән кусалар, Казан гына түгел, син дә, уртак

улыбыз да, хәтта Нугай иле үзе дә яклаучысыз кала. Үз юлындагы төп бүрәнә һәм

төп капканы җимерсә, кибәргә эленгән кер шикелле, җепсәләргә генә эләгеп

калган койма вә киртәләр, усал җилне көтеп тормастан, үзләреннән-үзләре үк

череп-какшап ава. Казан — Мәскәү өчен менә шул төп бүрәнә һәм төп капка

хәлендә ул. Башын элмәккә үзе китереп тыгасы килмәсә, атаң миңа ярдәмгә

олы гаскәр кусын. Безне бергәлек һәм бердәмлек кенә урыс коллыгыннан

коткарып калачактыр. Мамай каенатам берүк йокламасын, улыбызны, сине,

мине яклап, янәшәмә бассын.

Сафагәрәй аннары карачыбәк Аталыкны янына чакырттырды.

— Мин — Кырым шаһзадәсе, иң беренче нәүбәттә, ярдәмне дә аннан

көтәргә, аларны чакырырга тиешмендер инде. Тик Бакчасарай безнең Гәрәйләр

нәселен көндәш иткән Шириннәр, Аргыннар кулында, берни эшли алмыйм,

мин канатлары каерылган кыр казыдай көчсез. Хаҗитархандагы морзаларга

да чакыру ташлап булмый. Аңа гамуҗа агам Мөхәммәтгәрәй кереп, аларның

Хөсәен ханын куды, аннан ары «мин Хаҗитарханны Кырымга кушып куям»,

дигән булып, тәхетләренә беркемне дә якын җибәрмәде. Хәзер анда Хөсәеннең

улы Дәрвишгали белән аның агасы Касыйм шаһзадәләр үзара бугазлашып һәм

кан коешып ята, безнең кайгылар юк. Шуңа күрә сиңа гозерләнәм, абруең зур,

Көпшәксу, Сура буендагы чирмешләрне чакыр. Ханлыктагы бәп-бәләкәй генә

көчләрне дә каз-үрдәкләр койган каурый төсле җыеп бәйләмәсәк, илне саклап

калу, бәлеш-коймак майлау ләззәтләрен кичерү бик икеле.

Берәр атнадан соң ишетелгән җавап хан иңенә канат бәйләгәндәй, сөенечле

булды.

— Каенатаң Мамай хан синең карамакка утыз мең кадәре җайдакларын

куган. Чирмешләр дә Сура яры буйлап ике төмән җайдак туплап бастырганнар.

Казан астындагы олыслардан җыйган яугирләрне кушсаң, хан галиҗәнапләренең

чирүе сиксән меңнән арта...

Арысланнар кебек котырып һәм ярсып орышсалар да, татар яугирләре туп утыннан

меңәрләп кенә ауды. Йөзгә-йөз килеп, кылыч-сөңге белән орыш барышында да,

чалгы астына эләккән кыяк үлән төсле, күмәк кырылдылар. Карачыбәк Аталык бәк

үзе, аның янәшәсендә дистәләгән морза кулларына кылыч тоткан һәм аягүрә баскан

көе шәһид булып китте. Ике көн орыштан соң алайларны кирмән эченә туплап

санасалар, алтмыш мең чамасы яугирләрне таба алмадылар. Иң яманы — Сафагәрәй

Арча каласына чыгып качкан, аның әйләнәсендәге тәнсакчылар бер мең кадәре дә

юк ди. Моны белгәч, гаскәр янә хафага калган иде.

Ләкин Казан гына түгел, Мәскәү ягы да бик күп югалткандыр, өстәвенә,

чирмеш җайдаклары, арткы яклап, аларның олаулары белән атларын да талап

тора икән, өченче көн таңында кирмән эченә илче юллаганнар.

— Солых төзү өчен безнең хозурыбызга ил агаларыгызны туплап җибәрегез,

ә без һөҗүмне әлегә туктатабыз.

Тагай, Тәүкил, Ибраһим шикелле илче итеп сайланган морзалар Мәскәү боярлары

каршына барып баскач, барча Казан исеменнән гафу үтенгәннәр. Илчеләрнең язгы

кар урынына мәлҗерәвен шәйләп, боярлар күпчелек морзаларны аманат урынына

алып калганнар да, бер Тагай бәкне генә кирмән эченә кайтарып җибәргәннәр.

— Без Шаһгалине бирегә алып килдек. Аны тәхеткә үткәрмисез икән, без

һөҗүмне кабаттан башларга мәҗбүр булачакбыз.

Казандагы барча морзаларны хан сарае эченә чакырып тупладылар. Мәскәү

ягы куйган катгый шартны Тагай морза кат-кат игълан итте. Морзаларның

яңгыр астында шәбәргән чебеш төсле куырылып торуларын күргәч, кулына

көпшә итеп уралган зур кәгазьне тотып, Гәүһәршад бикә белән Сәед атлы углан

алга чыгып басты. Морзалар өчен Сәед углан зур аксөяк түгел, кайвакытта

төмәнбаш, кайчагында Казан кирмәнендә сак башлыгы булып йөргән гади

сәрдәр генә. Ләкин аның хакында «ул кияүгә чыкмый калган Гәүһәршадның

сөяркәсе икән», дигән сүзләр йөри, менә монысы теләсә кемне аның белән

санлашырга мәҗбүр итә инде. Чөнки Гәүһәршад — унҗиде ел чамасы Казан

тәхетендә утырган Мөхәммәдәмин ханның сеңлесе һәм, җитмәсә, шөһрәтле

Ибраһим ханның төпчек кызы да бит әле. Гәүһәршадның исемен ишетүгә үк

морзаларның күпчелеге ханлык вакытында бер тапкыр да Мәскәү алдында тез

чүкмәгән Ибраһим ханны һәм түшәктә авыр сырхаулардан газапланып киткән

Мөхәммәтәминне олылап искә ала, ә әлеге бикәнең үзен күрү теләсә кайсы

иргә ләззәтләнү һәм соклану тойгылары гына китерә иде. Күз тимәсен, бишенче

дистәсен куалап маташса да, аның йөзендә һичбер төрле җыерчык тоемланмый,

муены — озын, шома. Биле бер куш учка сыеп бетәр кебек. Буе ирләрнеке төсле

озын, зифа. Керфек-кашларына сөрмә тартырга, бит очларына иннек тидерергә

һич онытмый. Ул — абыйсы Мөхәммәдәмин белән бергә Мәскәү сараенда, урыс

кенәзләренең балалары белән уйнап үскән кеше. Абыйсы хан булып утырган

вакытта бер генә диван утырышыннан, мәҗлесләрдән дә калмый торган иде,

зиһенне күп җыйган, шуңадыр, ахрысы, үзен эре, бик көрпәле тота.

Менә, хәзер дә ул морзаларга бер мәртәбә күз сирпеп алуга ук, үзен

умартадагы ана корттай тоеп, бөереннән чыккан тавыш белән тезеп китте.

— Казан халкының Мәскәү кенәзенең рөхсәтеннән башка тәхет язмышын хәл

итәргә хокуклары чикле. Василий кенәз бер мәртәбә китереп утырткан Шаһгалине

куып, җамаягыннан зур сөякне тартып алган этне котырткандай, без Мәскәүне гел

күз чалымына да китерми яшәдек бит. Янәмәсе, Сәхибгәрәй белән аның артыннан

ук Сафагәрәйне мендереп утырттык та, моннан ары безне Кырым яклый, Кырым

саклый, имеш. Ә чынлыкта, шушы ике ханны чакырганнан бирле Казан-йортның

Мәскәү белән яусыз торганы юк. Меңәрләгән корбан югалтабыз, Казан тоташ ут

вә кан эчендә. Гәрчә Шаһгали ил тәхетендә утырган заманада Мәскәү тарафыннан

ым да, шым да ишеткәнебез булмады бит безнең. Шаһгали олуг кенәзгә карата

бик тә мохлис, бик тә ихлас иде. Ул Казан халкына да зарар китермәде. Казан

урамнары буйлап тоташ кан елгасы агулардан туйдык. Олуг кенәз безнең өскә

һаман-һаман гаскәр генә озаттырып торса, ханлыкта сыңар ир дә яшәп калмавы

бар. Шуңа күрә, әйдә, олуг кенәзгә дә, Арчада посып яткан Сафагәрәйгә дә хатлар

юллыйк. Олуг кенәз безгә кабат Шаһгалине җибәрсен. Ә Сафагәрәйгә «халык үзе

сине хан итеп танудан йөз чөерде», диик.

Болар карарны инде кәгазьгә үк теркәп чыкканнар, Сәед углан шуны

төргәгенә карап тагын игълан итте. Әнкәләренең авызына текәлгән каз

бәбкәләре шикелле сүзсез тору нык рәнҗетте бугай, Булат Ширин, аталы-уллы

Исмәгыйль белән Камай, Тагай морзалар капылт тавыш бирде.

— Юк, Шаһгали карачкыны Казан халкы теге чакта да кабул итә алмады.

Кабат чакырып китерсәк, аның үзен куган морзалардан үч алуы мөмкин. Ул

вакытта татар җанын татар кыя булып чыга. Мондый монафыйк адымга форсат

куймыйк. Шаһгалинең унбиш яшьлек Җангали атлы энекәше дә бар бит. Ул

Казан каршында бер гөнаһсыз инсан, әйдә, шуны чакырып китерик без...

Сафагәрәй каенатасы Мамай хан ышыгына, Нугай даласына чыгып качты.

Казан тәхетенә сырхаулап яткан Мәскәү кенәзе алдында ант сулары эчкән

Җангалине китереп утырттылар. «Ярхәмкә Аллаһ» яисә «Аллаһ әппәр», дип

сакал сыпыручы гына күренмәде.

18

Баязит бакчасында Әнвәр атлы яңа хадим пәйда булуга ук, җарияләрнең

барчасы да әүвәле «аһ» итте. Егет күл камышы кебек зифа буйлы, чибәр,

борын астында мыек төртеп кенә килә. Кыз балаларныкыдай гаҗәеп тә озын

керфекләре арасыннан текәлгән күзләре төнге күк йөзе шикелле кап-кара һәм

төпсез, елмайганда алар таң йолдызы булып кабыналар, ләкин егет кышкы

кояш урынына бик-бик сирәк кенә елмая шул. Күбесенчә аның йөзе төнбоеклы

күл өстедәй тыныч, ә күзләре сүнгән учактагы күмер төсле салкын. Ятим бала

кебек һәрвакытта боек йөрүенең серен тиз ачтылар.

— Әнвәр элек шыгыйлар каһаны Исмәгыйль шаһтагы бер вәзирнең улы булган

икән. Исмәгыйль шаһ үзбәк ханы Әбелхәергә каршы яуда йөргән чакта Әнвәрнең

әтисе тәхеткә шаһның улы Такмасыпны утыртмакчы булган. Бу мәкер ачылгач,

Исмәгыйль шаһ вәзиренең башын чаптырган, ә Әнвәрне безнең солтанга кол итеп

озаттырган. Әнвәр мондагы харәм сараеннан беркая да чыгып кача алмый, һәрдаим

күз уңында, шулай булгач, Исмәгыйль шаһның җаны гомерлеккә тыныч.

— Яманы шул: коллыкка озатканчы, Исмәгыйль шаһ Әнвәрне төбе-тамыры

белән сөннәтләткән икән. Варшау каласыннан китерелгән ләһ кызы ябышып

караган, ди. Әнвәр, бичара, әрнеп елаудан кала һичбер гамәл кыла алмаган шул.

Бакча эченә йөрергә чыккан чакта Хүррәм дә егеткә күз аткалап узды.

Әнвәр асылда да дәрте ташып торган һәрбер хатын-кызны гашыйк иттерердәй

төзек, чибәр, тик йөзе генә, менә, көл суы сипкәндәй, саргылт, боек, моңсу.

Ир булып та өлгермәс борын күргән михнәтләре эчен-җанын ут шикелле

талап торгангадыр, ул ялгыз калып, тын почмакта утыруны мәслихәтрәк күрә.

Кулында йә Коръән Кәрим сүрәләре, йә каләм дә кәгазь.

— Син берәрсенә мәктүб, ягъни гыйшык хатлары язасыңмы әллә? — дип

бервакыт сүз кушкач, ул Хүррәмгә кызарынып кына җавап бирде.

— Мин робагыйлар тырмалыйм. Арада төрлесе бар. Тик күпме язсам да,

Гомәр Хәйәмнең хәтта өйрәнчек шигырьләренә дә якыная алмыйм.

Хүррәм учак шикелле гөлт итеп кабынуын сизмичә дә калды.

— Ул Хәйәм дигәнең синең элеккеге мөгаллимдер инде?

— Гомәр Хәйәм тәнендә җаны бар һәрбер инсан өчен иң олы мөгаллим, иң

танылган шагыйрь. Меңгә якын китапны баштан ахырына чаклы ятлап чыктым,

Гомәр Хәйәмгә якыная алган чәчәнне таба алганым юк.

— Син аның китапларын миңа да бир әле? Мин дә аның робагыйларын

укып багыйм, — дип ялынгач, Әнвәр икенче кичтә үк чыбылдык аша Хүррәмгә

кулдан язылган олы төргәк сузды.

Хүррәм алар эченә кереп чумды да бөтенләй телсез калды. Йә Ходаем, җир

йөзендә шушындый да камил, шушындый да моңлы юллар була икән!

Кем үстергән сине, кай багъда иккән?

Йөзеңне күрсә, ай тотыла нилектән?!

Бизәнә туйга дип җирдә гүзәлләр,

Ә син үзең бизәк туйларга, иркәм!

Кара, менә тагын берсе:

Йөзең көләч, сөйкемле, якты, нурлы,

Буең сәрви агачы төсле тугры.

Төшенмим, тик нигә биргән Ходаем

Кире алмак өчен синдәй матурны?..

Менә, күңелендәге мәхәббәт хисләрен нинди матур сүзләр белән аңлаткан бит!

Ә Хүррәм ничәмә-ничә айлар һәм еллар буена Сөләйман солтанны бер үзенә генә

гашыйк иттерә алмый газап чигә. Солтанга да менә шушыларга охшаш шигъри

юллар багышларга, аның күңелендә дә гыйшык учагы кабызырга кирәк! Сөләйман —

шәрык дөньясы хакиме, аның күңеленә шәрык ачкычы яратмыйча булмас.

Атна буе сузылган йокысыз төннәрдән соң ирен читләре белән елмаеп

канәгатьләнердәй берничә юл туды.

Җир өстеннән өрфиядәй болыт булып,

Салмак кына атлап килгән чакларыңда,

Башын иеп, сокланып вә мөкиббән булып,

Каршылый бит сине бөтен җиһан.

Барча кошлар мин уйлаган җырны суза,

Җиһандагы бердәнбер мәхәббәт иясем,

Җир хуҗасы, бар байлыгым, юанычым,

Ул син генә, Сөләйманым, бөек солтан!

Аннары Хүррәм бакчага шыпырт кына Әнвәрне дәштерде. Көмеш чатыр

күләгәсендә аптыраган егет пәйда булгач, аны гайреләрдән-гайре бүләк белән

тәмам шаккатырды.

— Чамалыйм һәм алдан ук белеп торам, мин тудырган юллар син мөкиббән

булган Гомәр Хәйәм робагыйларының олтанына да яраксыз әфтияктер инде.

Әмма мин аларны чын күңелдән яздым, тыңлап кара әле.

Әнвәр шигырь тыңлаудан бигрәк Хүррәмнең үзен сокланып күзәтте. Солтанның

бу хатынын Кара диңгез аръягыннан, Карпат тауларыннан китерелгән, диләр.

Чит кавем генә түгел, хәтта көфер динендәге кеше булган. Ләкин менә динен дә

алыштырган, төрек, гарәп телләрен дә су урынына эчә, үз-үзен тотышына кадәр

тулаем мөселманча. Сөләйманга гыйшык уты шулай үзгәрткәнме, әллә кабыгын

салган елан шикелле үк бер соранмы? Тфү-тфү, гөнаһ уйлар өчен гафу кичер,

Ходам, моның ише матур юлларны икейөзле кеше яза алмас.

— Камиллекнең чиге юктыр, хатын әфәнди, — дип Әнвәр бик тыенкы гына

бәя бирде. — «Барча кошлар», дигән сүзләрне «яшь былбыллар», дип алыштырып

була. «Салмак кына атлап килү»не «ил башлыгы булып атлауларың», дигән гыйбарә

белән яңарту да солтан галиҗәнапләре өчен шөһрәт һәм мәртәбә кебек яңгырар

сыман. Иң мөһиме һәм иң кыйммәте — барча шигарьләрегез чын йөрәктән чишмә

булып аккан, күз яшьләре кеби эчкерсездер. Солтан галиҗәнапләре өчен аларның

кыйммәте дә шунда. Сер булса да, әйтим, солтан галиҗәнапләре үзе дә робагыйлар

белән җенләнә, җырулар чыгара бит. Без аларның байтагын бергә камилләттек.

Сезнең шигырьләрдән дә ул, һичбер шиксез, үтә мәмнүн калыр...

Ә Сөләйман бу минутта бөтенләй дә чит-ят ләззәт белән мәшгуль, ул мунчада

истирәхәт кичереп, ак болытлар өстендә йөзә иде. Баш хадиме Якуб аны иртән

иртүк кереп сөендерде:

— Кырымдагы яңа Сәгадәтгәрәй хан сез галиҗәнапләр хозурына шималь

боланнары кеби ике кыз җибәргән. Ул аларны Мәскәү каласына ясаган яудан тотып

кайткан. Икесе дә тай шикелле таза вә хөрмә җимешедәй пешкән чибәр марҗа.

Якуб таң атканда ук болай дәртләндереп куйгач, Сөләйман мунчаны да иртә

әзерләтте. Зәнҗи җансакчылар бөркәвечле зур бишектә күтәреп илткән чакта

мәрмәр залның һавасы гына түгел, ташлары да тәнне өтеп алырдай булып

кызган иде инде. Тамбурчылар белән кубызчылар залның сул ягындагы шәрык

капкасы артына кереп утырганнар, уң канаттагы ярымтүгәрәк сәхнә мәйданында

билләренә бияләй чаклы гына ефәк япма аскан биюче кызлар еландай бөтерелә.

Сөләйман кайнар мичкәләр уртасындагы кәнәфигә җайлап урнашуга, зал эченә

ярымшәрә киенгән ун җария кыр казлары кебек тезелешеп керде. Билләренә

нәкъ биюче кызларныкы шикелле үк ефәк япмалар асылган, нәни карбыз кебек

имиләре адым саен як-якларга уйнап ымсындыра. Җарияләрнең кайсысы ап-ак

тәнле, аккош кебек чиста. Икенчеләр мичкә кертеп ыслагандай куе-кызгылт,

хәтта коңгырт төстә. Боларының имиләре пешкән алма сыман кечкенәрәк

бугай, тәннәре дә ябык, әмма хәрәкәтләре җәйрән кебек сизгер, уяу, дәртле.

Җарияләр, кулларына зәйтүн мае, сабын, мунчала, тастымаллар тоткан. Аяк

атлаганда ефәк япмалары читтән ачыла да гүзәллекне, рәхәтлекне мактый.

Тамбурчылар көйне яңартуга, биюче кызлар сәхнәнең әле бер башына, әле икенче

ягына килеп сикерә башлады. Сөләйман чамалап утырды: кайсы — җанвар, кайсы

сунарчылар булып уйный инде болар. Әнә берсе кулларын җәядән ук аткан сыман

уйнаклата, икенчеләр шуннан яраланган киек булып ауный. Идәндә тәгәрәгәндә

ефәк япмалары бөтенләй юкка чыга, алар аякларын аерып уйнатканда ухылдамый

гына утыру да читен. Шуны сизгән сыман, җария кызлар аның кызган тәненә килеп

орынды. Аккош канатыдай йомшак куллар аның бөтен гәүдәсе буйлап йөзәргә

тотынгач, рәхәтлеккә түзә алмыйча, Сөләйман күзләрен үк йомып онытылды.

— Солтаным, бөек солтаныбыз! — дигән пышылдау авазына керфекләрен

ачкач, Сөләйман яу кырына чыккандай әсәренде.

Янда гына Якуб аның тарафына бөгелеп баскан, ияге белән ишек ягына

ымлый. Ә анда... зәйтүн агачыдай озын буйлы япь-яшь ике сылу. Гәүдәгә

ир-егетләр кебек эре һәм гаярьләр. Беләкләре һәм ботлары елкы атныкы

шикелле шома, юан, таза. Имчәкләре шултикле дә тулган, алар күкрәк өстенә

генә сыймыйча, кавын сыман, ике якка тырпаешып тора. Кендек астындагы

байлыкларын чамаларлык түгел, ефәк япмалары каплый төшкән.

— Сәгадәтгәрәй ханның бүләк марҗалары шушы инде, — дип пышылдады

янә янда торган Якуб.

— Әйе, эһем, — дип телгә килгән булды солтан, ә үзе төкерекләрен йотып

җибәрә алмыйча һәм хыялларда йөзеп газапланды.

Аһ, әнә тегесе, имиләре бил өстенә җитә язганы бигрәк таза. Ә капчык шикелле

тулган ул ботлары! Бәлки, алар мунча ташы шикелле кап-кайнардыр?..

Сөләйман янә күзләрен йомып, ләззәт дулкыннары кочагына чумарга өлгермәде,

мунча ишеге дөмбердәп ачылды да залга чәчләре тузгыган Хүррәм чәчрәп керде.

Тупсаны узуга ук яшен яшьнәгән тавышлар чыгарып чәрелдәргә дә тотынды.

— Солтаным хозурына мунчага кертмичә, нишләп юлыма аркылы төшә бу

җыен алабай җансакчылар? Мин солтанның «нәзакәт хатын» исемен йөртүче

яраткан хатыны түгелмен дә, миңа үз баламның сөекле атасы янына керүләр

дә олы киртәмени?

Югалып калудан, Сөләйман әле баш хадиме, әле ишек тарафына карарга

мәҗбүр булды. Моны шәйләп алгач, Хүррәм йөзенә яңа битлек киде.

— Ә мин сөекле солтаныма багышлап, төннәр буе керфек тә какмыйча,

кайнар робагыйлар язган булам. Ә сөекле солтаным аларны ишетергә дә теләми,

минем хәтта аның янына керерлек тә хокукым юк.

Ниһаять, Сөләйман да телгә килде.

— Нинди робагый ул тагын? Әллә миңа багышлаган үз шигырьләреңме?

— Әйе, үземнең, үземнең шигырьләрем! Сиңа багышлап, сине күккә чөеп,

төннәр буе яздым. Син генә мине тыңларга теләмисең. Ә үзеңне шигырь ярата,

хәтта үзе дә шигырь яза, дигән булалар бит.

Хүррәмнең күзләреннән яшь саркып чыкты. Сөләйман үзе дә сизми-

аңламыйча урыныннан сикереп купты да сөяркәсен кочагына алды.

— Миңа багышланган булса, укы, укы, җаным.

Хүррәм бер минутка гына аның иңсәсенә башын салып үксегәндәй итте,

аннары юлбарыс җитезлеге белән ыргылып, марҗа кызларының берсенә барып

ябышты. Үзе ярсый-ярсый аның беләкләрен югары күтәрә, ботларын як-якка

каергалый, үзе зәңгәрле-яшелле тавыш белән чәрелдәвен белә.

— Сине Сәгадәтгәрәй хан ике марҗа бүләк итеп сөендермәкче булдымы?

Шушыларның савым сыерыныкыдай имчәкләренә, ботларына карап шаккаттыңмы?

Менә кара, соклан инде хәзер. Әнә, күрәсеңме, болар култык асларын, гаурәт җирләрен

дә кыра белмиләр бит. Харәм сараена бет ияләткәнче, мондый сыерларны читкә

олактыру күпкә хәерлерәк. Үз кадереңне үзең бел инде син, бөек солтанкаем?!.

Яңа җарияләр мунча эченнән чыгып югалуга, Хүррәм җиң очыннан тыгыз

итеп төргән кәгазь тартып алды һәм шул минутта ук назлы мәкамь белән

укырга да тотынды.

Күк йөзендә бер кояш бар, тик ул ерак,

Ул сәламли генә булыр иртән, һәр таң.

Тик бер кояш кына мине назлый булыр,

Тәннәремә, күкрәгемә тиеп алдан,

Җир өстендәге кояшым син, бөек солтан.

Икенче минутта Сөләйман инде онытылып-шашып Хүррәмнең яңакларын,

кул очларын үбә иде һәм, әлбәттә, искиткеч шат иде.

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 10, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: