Сөләйман солтан (дәвамы)

Романның башы.

15

Сөләйман солтанның сүзен раслагандай, мең биш йөз дә егерме дүртенче

елның язында Кырым ханының һәлакәте турындагы хәбәрне Василий кенәз

түшәменә чаклы сикереп каршылады.

— Гәрәйләрнең иң гайрәтле ханын суеп үтергәннәр, әх, шул кирәк аңа! Үзебез

барып суярга өлгерә алмый калдык, менә шунысы жәл. Хәер, аңа көчек кебек

ияреп килгән Сәхибе исән бит. Ходайга мең шөкер, аны куенында иркәләп

йөри торган абыйсын дөмектерделәр, хәзер Сәхибне яклап юлны бүлүче юк.

Әйдә, Казанны талап булса да, Кырымга озатылган алтын-көмешләрне кире

кайтарабыз. Барча рус калаларына чапкын җибәрегез. Бер атнадан Казан өстенә

үч явына, яуга!..

Нижгар каласына җитеп, андагы дружиналарны да өстәп кушкан чакта

Василий кенәз кул астындагы сугышчылар саны йөз мең тирәсенә якынайган

иде. Шушы чаклы көч туплаганнан соң да кенәз алайларын көтү урынына

чыбыркылап алга куаларга һич тә ашыкмады. Сура елгасының Иделгә

кушыла торган тамагына җиткәч, бер ай чамасында биек яр өстенә имән

белән нарат бүрәнәләрдән ныклы кирмән төзеп җиткерделәр. Поплар һәм

дьяклар чиләкләренә Иделдән тутырылган болганчык су белән бар почмакны

«изгеләндереп вә рухландырып» чыкты, яңа каланы «даһи» кенәз хөрмәтенә

Васильсурски дип атый башладылар. Василий үзе кирмән түрендәге сарай эченә

кереп посты, алга таба яу башлыгы итеп Шаһгалине куйды.

Юньсез хәбәр канатлы кошлардан да җитез һәм елгыррак оча, шымчылар аны

көне-сәгатендә Казан каласына китереп иңдерделәр. Йөз меңлек зур чирү турында

ишетүгә, Сәхибгәрәй зина юлында тотылган яшь килендәй дер калтырап төште.

— Әх, теге чакта акылдан ычкынган абыйның коткысына ник бирелдем

икән? — дип, түбәсенә ут капкан йортның хуҗасы төсле, әле ишек, әле тәхет

тарафына йөгерә-йөгерә, әрни башлады ул. — Менә хәзер мине яклап килергә

сыңар иптәш тә юк. Бер ояга кушам, бер бәйләмгә төйним, дигән булып, абый

бар татар дөньясын кырмыска оясы урынына чәчкәләп вә таркатып атты.

Кырым тәхетенә кем менеп кунакласын гоманлап та булмый. Казанны якларга

Хаҗитарханныкылар, нугайлар да — берсе-бер килмәс инде.

Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чумган дигәндәй, Сәхибгәрәй дә, үзен

коткарып калырдай салам эзләп, Истанбулга ашыгыч чапкын куды.

— Менә сиңа алтын, менә якут, иллә мәгәр солтан галиҗәнапләренең

хозурына үтеп керми калма. Сәхибгәрәй хан сиңа бигать китерә, Казан

мәмләкәтен вилаять йә бәйлек итеп, үз каһанлыгын эченә кабул кыла күр,

мәрхәмәтеңнән ташлама, безне якла, зинһар, дип күз яшьләрең белән, кат-

кат ялын. Йә үз канаты астына алып безне коткара ул, йә кол шикелле урыс

чабатасы астына сузылып ятасы гына кала...

Урау юллар уза-уза, анда да әле Мәскәүдәге шымчылар аша гына Сәхигәрәй

колагына Сөләйман солтанның җавап сүзе кайтты:

— Солтан галиҗәнапләре Мангуп каласыннан озатылган Искәндәр атлы

илчесенә Мәскәү боярлары каршында шуны белдерергә әмер биргән. «Казан

дистә еллар буе Мәскәү кенәзенең кул астында булды, Казан тәхетенә кемне

хан итеп утыртуны да ул гына хәл итә. Солтан галиҗәнапләре Мәскәү кенәзе

белән дуслык вә тигезлек саклый. Шушы сәбәпләр нәтиҗәсендә Сәхибгәрәйнең

дә Казан-йортны төрек солтанына бүләк итәргә һичбер хокукы юк»...

Сәхибгәрәй шундый җавапны ишеткәннән соң, чәчен йолкый-йолкый,

күккә ашардай булып теткәләнде, янды, котырынды.

— Мөхәммәтгәрәй абзыкаем белән өстенә барып җиңгәч, Мәскәү кенәзе Казан-

йортны хали мәмләкәт дип таныды, аның эшләренә тыкшынудан бөтенләй баш

тартты бит. Сөләйман солтан да моны биш бармагы кебек күптән белә, әмма нигә,

ни сәбәпле безне мөстәкыйль йорт итеп танымый?! Аңа йөз меңлек олы чирү туплап,

аны урыс өстенә җибәрү дә кыен түгел. Кырымны ул ничә мәртәбәләр шулай яклап

калды. Ә нигә Казан ханлыгын якламый, нишләп безне үги итә соң ул!?.

Әле ярый, Мәскәү гаскәре ханлык үзәгенә үтеп керә алмый изалана. Чирмеш-

мукшы олыслары аша узган чакта урыс сугышчыларына әллә нинди үләт чире

йоккан, тегеләр елга-күл буйларын, сазлык өстен, күпер-сал урынына, тоташ

мәет белән түшәгән, ди. Ходайның рәхмәтеме бу, әллә Сәхибгәрәйнең ялвару-

өзгәләнүләре аның колагына барып ирешкәнме?

— Василий кенәз үзе, үләт чире эләгүдән шүрләп, кире Мәскәвенә кайтып

киткән. Мәгәр, барыбер дә, чирле-хасталарны сау яугирләр белән алыштырырга

фәрман тараткан ул. Яу сәфәре кирәк кадәр гаскәр туплануга яңарачак икән.

Ни кылырга белмәгән Сәхибгәрәйгә бөтен дөнья тарайгандай булды, ул

читлек эченә ябылган арыслан шикелле бәргәләнде, интекте дә, беркөн таңда

туган иле тарафына яшерен илче куды.

— Мөхәммәт агамнан соң иң өлкәне булып калган Фатыйх абыем алдына

барып тезлән. Ул минем урыныма үзенең берәр малаенмы, яки аңа энекәш

тиешле Мәхмүт абыйның улынмы наиб итеп җибәрсен. Мин хаҗ кылып, Ходай

Тәгаләдән ярдәм вә ярлыкау сорарга чыгып китәм. Мин сәфәрдә чакта алар

юллаган наиб минем исемемнән идарә итеп торыр.

Илче юлга чыгып киткән көннең иртәгәсендә үк Сәхибгәрәй Казан эчендәге

аксөякләр арасына хәбәр тараттырды.

— Безнең ханыбыз хаҗга барырга әзерләнә, ә үзе югында Казан-йорт йөгәнен

ул диванга йә Сәйди карачыбәккә түгел, ә Кырымнан килгән наиб-җигәненә15

биреп калдырачак...

Тоташ ул эчендә байтак тилмертеп көттергәннән соң гына, илче Казанга

унөч яшьлек малайны ияртеп кайтып керде. Сәхибгәрәй аны төсмерли дә

сыман, тик аның кайсы җигән һәм нинди атлы булуын исенә төшерә алмый.

Үзен арба үрәчәсенә менеп ат кугандай эре тоткан малай, ярый әле, баш ватарга

ара калдырмыйча ярып салды.

— Мин Сафагәрәй булам, гамуҗа16 абыкаем, синең агаң Мәхмүтгәрәй углы.

Без, атаем белән икәү, Бакчасарайдан Сарыхан17 каласына чыгып качтык,

шулай итеп кенә исән калдык. Төпчек абыең Сәгадәтгәрәй нугай мирзалары

Муса белән Исмәгыйльне: «Сез мине Кырым тәхетенә кертеп утыртсагыз, мин

сезне Хаҗитархан таҗдарлары итәм», — дип котыртып, Бакчасарай өстенә

алып килгән. «Нәселдә мин синнән өлкәнрәк, Кырым тәхете, иң беренче

чиратта, миңа тиеш», — дип Фатыйх гамуҗам аның юлына каршы баскан иде

дә, Сәгадәтгәрәй туган агасының башын кыеп атты... — Сафагәрәй беркадәр

тын алганнан соң гына өстәп куйды. — Синең хаҗ кылу ниятең чыннан да

хак булса, Кырым тирәләрен урап узу хәер. Сәгадәт агайның кулы печән

тырмасыдай бик тә озын, тешенә эләктерсә, аның сине дә алабута-билчән

урынына харап итүе бар.

Боерган сәет, карачыбәк Сәйди, дистәләгән морза һәм сәрдәрләрне җыеп,

Сәхибгәрәй үзенең хаҗ сәфәренә чыгачагы турында әйтеп салгач, билгеле ки, барчасы

да таудан тәгәрәп төшкән буш мичкә тавышлары чыгарып тузындылар.

 

15 Җигән — племянник.

16 Гамуҗа — туган абый-агай, русча «дядя».

17 Сарыхан — Харьков.

 

Василий кенәз йөз илле меңлек яңа чирү туплый, дигән хәбәрләр боз яңгыры

сыман явып кына тора. Ул йөз илле мең урысның ханлык өстенә килеп авуы

бар. Казан-йортны саклап калырдай көч-куәт юк. Урыс килсә, без Ибраһим хан

вафатындагы сымак хурлыкка калачакбыз. Мондый хәвефле заманада ханның Казан-

йортта булуы хәерлерәк. Хаҗга урысларны куып җибәргәннән соң сәфәр кылсаң,

Ходай Тәгалә аны икеләтә һәм хәтта бишләтә савап шикелле кабул кылыр иде...

Тәхеттә мыекларын сыпыра-сыпыра тыңлап утырган Сәхибгәрәй барча

гозерләрне илтифатсыз гына колаклары яныннан уздырды да, ил агаларыннан

Сафагәрәй җигәненә тугры хезмәт турында антлар китерттергәч, Каф таулары ягына

чыгып чапты. Казанныкылар колакларын ябалактай торгызып, көтә-көтә көтек

булганчы шылт иткән авазны да тыңлап чиләнделәр, хаҗдагы хан галиҗәнапләре

хакында сыңар гына җөмлә дә әйләнеп кайтмады. Дөрес, бик сирәк булса да, Кырым

ягыннан сөенечле хәбәрләр үтеп керә, алар шуны ишетеп юаналар иде.

— Мәрхүм Мөхәммәтгәрәйнең энесе Сәгадәт хан урысларның Казан кул

астындагы чирмеш илә мукшы җирләренә яу чапканы өчен Василий кенәздән

алтмыш мең кадәре алтын тәңкә таләп иткән, түләмәсә, Мәскәүне янә яндырып

китү белән усал янаган, ди.

Бәлки, асылда да, яу гаскәре белән юлга чыккандыр ул. Тәүге хәбәрдән соң

атна-ун көн вакыт үтүгә, инде хәерсезе дә килеп иреште бит.

— Сәгадәтнең Сарыхан тирәсенә юнәлүен белгәч, Кырым җиренә нугайлылар

чирүе бәреп кергән. Яубашлары — Муса белән Арыслан бәк, ул морзалар

«Сәгадәт алдады, безне Хаҗитархан тәхетенә кертеп утырту хакына бармакка-

бармак та сугып карамады», дип үпкә белдерә, ди. Алар Көбә үзәндәге барча

татар авылларын талап чыккан. Сәгадәтгәрәй, бичара, үзенең чирүен нугай

мирзаларына каршы борырга мәҗбүр булган...

16

Сараена кайтса, вәзирләре авызыннан аяз көнне уйнаклаган яшен төсле

кыргый хәбәр ишетеп, Сөләйман солтан аптырашка калды.

— Сине Казан ханы Сәхибгәрәй галиҗәнапләре көтә. Урау юллар аша

синең хозурыңа ул шәхсән үзе килеп җиткән. «Илчеләр аркылы йөрткән гамәл

— иләктән иләккә күчергән он шикелле, яртысы юлда вакытта ук коелып бетә»,

дип ул синең кабул итүеңне көтеп тилмерәдер.

— Тәхет ташлап китү — кайнар кәләш түшәгеннән чыгып качкан пешмәс

кияүгә тиңдер, менә кәмит, — диде ул, кат-кат башын чайкап. — Кәләшенең

нинди сырхау ягын эзләп тапты икән, тыңлап карыйк, әйдә, чакырыгыз.

Солтан хозурына кереп чүгәләгәч, Сәхибгәрәй барча чүпне инде мәрхүм

булган абыйсы Мөхәммәтгәрәй өстенә генә түкте.

— Мине Василий кенәзгә каршы яуда катнаштырып, тик шул гына Мәскәү

белән Казан арасындагы дуслык җебен өзде. Тиктомалдан зур яу белән барып,

барча Мәскәү тирәсен талап киткән өчен Василий кенәз мине гафу кыла алмый.

Үзем генә түгел, ә бар ханлыкның йөзе корымга буялды бит. Мин Казан тәхетен

калдырып китүне хәерлерәк күрдем. Сафагәрәй бик яшь, әле малай гына, аның

гөнаһы юк. Ул Казан тәхете өчен яңа кием төсле. Василий кенәзгә аны гаепләп таш

ыргытырга һичбер нигез юктыр. Мин әле Казан тәхетен ташлап киткәнче үк, өч

морзамны илче итеп юллап, Василий кенәзгә «син — минем өлкән агам, Казанда

хан алыштырасыбыз килсә, синең рөхсәтеңне сорап барачакбыз, мондагы урыс

сәүдәгәрләренә дә һичбер төсле җәбер булмаячак», дип дуслык тәкъдим иттем.

Бу рәвешле күндәмлекне күргәч, Василий кенәз Казан ханлыгын тынычлыкта

калдырыр, аның эшләренә тыкшынмас һәм яу чапмас, дип беләм.

— Ярый, бик хуп, мин дә шулай уйлап тынычланыйм, — дип җаваплады

солтан, әмма бармакларына киелгән якут ташлы йөзекләрен кат-кат санап

чыккач, кабат кабынып киткән самавырдай, тагын сорау бирде. — Ә син үзең

хәзер нинди дәрәҗә өмет итәсең соң?

Кырым! Кырым ханлыгы! — дип күкерт шикелле шартлап купты качак. —

Аның тәхете Сәгадәтгәрәйгә тиеш түгел иде! Өлкән агам Фатыйхны үтереп,

ул үзен тоташ канга батырды. Бертуганына җәллад булган әрвах тәхетне яулап

утыруга лаек түгел! Аны алып ат та Кырым тәхетенә мине кайтар.

Сөләйман солтан күзләрендә шайтан уты кабынгандай булды.

— Ә ни отам?

— Сафагәрәйне Казан тәхетенә мин чакырып утырттым, ул берчакта да

минем сүземнән чыгачак фетнәче-гыйсъян түгел. Ул — миңа энекәш тиешле хан,

шулай булгач, Казан-йорт та Кырым өчен энекәш саналачак. Кирәк икән, мин

Сафагәрәйдән солтан галиҗәнапләренә тугрылык турында да бигать китерттерәм.

Сөләйман солтан озак сузып тормый вәзирләрен дәште.

— Фәрман калыплагыз. Кырым ханы соңгы ике елда миңа ясак юлламады,

ә аның улы Дәүләтгәрәй, үз илендә туганнары суеп үтерүдән шүрләп, минем

сарай күләгәсенә качып ята. Сәгадәтгәрәйне улың хаста, дигән сылтау белән

Истанбулга чакырып китерегез дә Шайтан бугазына илтеп ыргытыгыз.

Сәгадәтгәрәй урынына Бакчасарайга кемне кайтарырга — анысын күз күрер дә,

Ходай Тәгалә бер пышылдар әле. Ә хәзергә Кырым белән дивандагы Ширин,

Аргыннар идарә итеп торса да, минем пайтәхетем һични югалтмастыр...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 10, 2015

Фото: wikipedia

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: