Логотип Казан Утлары
Роман

Сөләйман солтан (дәвамы)

Аккошкаем минем, Роксоланам! Синең Николаң бу. Мин исән-сау, мин иректә. Синең эзләреңнән Истанбулга чаклы килеп җиттем. Инде таптым. Харәм йортына бикләнеп яшәвеңне беләм. Коткармыйча калмам. Мин — синеке, син минеке генә. Бүтән аерылмабыз...

Романның башы.

9

Ил буенча «яу сәфәре», дигән хәбәр тараттылар, егерме вилаятьнең һәрберсенә

аерым чапкын очты. Сөләйман солтан яу сөңгесен кай тарафка корган, кайдагы

халыкны канга батырмакчы — ул турыда ләм-мим. Әмер тик бертөрле:

— Хәрби алайлар язның уртасына Истамбул янәшәсендәге киң далага

тупланырга тиеш!

Төртмә телле ташбашлар күп уйланып тормый, төрле-төрле усал сүзләр ата.

— Оясында ни күрсә, очканында шул булыр. Мәхмүт Фатыйхтан соң

бабасы Баязит Икенче дә яудан кайтып керүне белмәде, атасы Явыз Сәлим дә

бертуктамый орышларда йөрде. Монысына да байлык кирәккәндер. Солтан

тәгаме нәфес дигән тыюны беләме соң?!

Яшь көчекләр капка астында шыңшый, ә бүре өере һаман йөри бирә. Апрель

ахырында пайтәхет янындагы яшел ялан җайдак белән тулды. Алмаш атлар, арба-

чатыр, ияр-тезген, сөңге-кылыч, җәя-аркан, дары-туп шикелле кирәк-яракның

һәммәсен дә барлап чыкканнан соң солтан тарафына чапкын купты.

— Йөз мең җайдак зур сәфәргә әзер!

Солтанны шакмак-шакмак булып тезелешкән сафлар барабаннар һәм

сорнайлар шавы белән каршылады. Шул чагында гына солтан үзе сәфәрнең

максатын биек үр өстеннән ярып салды.

— Буда каласына бикләнгән бавар бәге Лайош-Людвик тарафына илче юлладык

без. Мәмләкәтебездә яңа солтан пәйда булгач, бәйләнешләребезне яңартмакчы,

дустанә яшәргә сүз куймакчы идек. Бавар бәге безнең илчебезне дарга тотып

асты. Далаларның борын-борынгыдан Коръән-Шәриф сүрәләре кебек үк газиз

саналырдай изге йоласы бар. Илчегә үлем юк, илчеләргә күсәк күтәрмиләр.

Шушы дала канунын бозган дошманнарны безнең бабабыз Чыңгыз хан да гафу

итмәгән. Илчеләргә кул күтәргән мәкерле еланнардан Бату бабабыз да һәрчак

үч кайтарган. Без куркак җан түгел, без гаделлек яклы. Шуңа күрә үзебезнең

илчеләрне һәм барча мәмләкәтебезнең данын яклау өчен яуга юнәләбез. Кабих

илә соран җаннарга — үлем, безгә галәбә-җиңүләр генә насыйп булсын!..

Икенче таңда ук юлга кузгалдылар. Өлкән яшьтәге, тәҗрибә туплаган сәрдәр-

пашалар байтак кына да бит, тик Сөләйманның беренче мәртәбә шундый олы

гаскәр җитәкләве, ул аның дилбегәсен һәм кымырҗый-кымырҗый көтелгән

шөһрәт-данны кара гавам кулына бирәме соң!

Буар еланнар чылбырыдай сузылган алайлар көнбатышка төбәп купкан иде.

Берәр атнадан соң ялга тукталуга, тәүге сәрдәрләр дә пәйда булды.

— Беренче дүрт төмән карабларга күчә, алар маңгаенда үзем барам. Калган

алты төмән икегә бүленә, берсен — Ибраһим паша кулына, икенчесен өлкән

агам Яхья эргәсенә бирәм. Ибраһим паша төмәннәрне яр буенча Дунай тамагына

чаклы алып барачак, Яхья агайга Дубрава аша үтәсе таулы юллар кала. Барча

көчләр июнь уртасында Дунай тамагындагы Камка каласы янында очрашачак.

Аннары Белград, безнең мәсләк шулдыр...

Юлда төмәннәрне бертуктаусыз койган яңгырлар тоткарлады, аеруча Кара

диңгез яры буенча сузылган олаулар газап чикте. Буар еланга тоткарлыксыз гына

шуышулар читен. Елга-инешләрне кичкән чакта әле яр өстенә килеп тыгыла ул,

әле меңбашларның чыбыркылап-камчылап кууларына буйсынып, тегәрҗептәй

сузылып кына бара. Чиләкләп койган яңгыр давылыннан аткайларның

муеннары һәм сыртлары гел чиләнеп чыкты, ташлы тау сыртларын үткән чакта

меңәрләгән арбаларны ватып бетерделәр. Ачлык-сусаулардан атлар гына түгел,

җайдаклар да өрәкләргә охшап, кибеп калды.

Дунай тамагына июнь азагында, көч-хәл белән килеп тупландылар. Сөләйман

солтан үзенең мин-минлеген кайгыртып котырына.

— Чех-мадьярлар бәге Янош мине менә шушы төшкә килеп, олы гаскәр белән

каршыларга тиеш иде, ә ул һаман ярты юлда гына. Гаскәр урынына да алты

меңләп җәяүлене генә туплаган, ди. Бүләкләр юк. Мин аны Лайош атлы икейөзле

көндәшеннән коткарыйм, тәхеткә юл арчыйм, дип ун төмән нәүкәр кузгаттым,

мең чакрымлык араларны үттем, ә аның алты мең чебеше ни пычагыма кирәк?

Яубашларның, әлбәттә, үз кайгысы, алар күбесенчә мохтаҗлыктан дулый.

— Авыр тупларны, солтан фәрманы буенча, Дубрава каласы янында ташлап

калдырдык. Дары мичкәләренең һәммәсе дә лычма-юеш, хәтта җиңел тупларны

да кулланырлык түгел. Кирмән диварларын ташка башны орып кына җимереп

ташлап булмый. Алда Белградны нинди туплар белән утка тотарбыз соң?..

Кая монда җиде тау сырты артында ятучы Белград турында баш ватулар?

Дунай яры буйлап күтәрелә башлагач та, Шабас кирмәне янында ике-өч атна

буе тоткарланырга туры килде. Будапешт каласында утырган Лайош-хаким бу

кирмәнгә иллегә якын бакыр туп һәм өч меңләгән алпар2 җибәргән, Шабас

диварлары Сөләйман җайдакларын тоташ ут көлтәсе белән каршылады.

Сөләйман җайдакларны, диңгез дулкыннары кебек, катлы-катлы һөҗүмнәргә

дә ыргытып карады, әйләнә буенча бертуктаусыз чаптырып, диварлар өстенә

ук яңгыры да койды, ләкин юк кына бит, туп утлары төрекләрне манара һәм

капкаларга якын җибәрмәде. Ә күктән, шайтан котырган шикелле, һаман яңгыр

ява, томан болытыннан котылмалы түгел. Ләкин, Ходайның рәхмәте, «күршегә дә

ява, шөкер», дигән төсле, яңгыр давылы Шабас кирмәне өстендә дә яман уйный

бит ул. Кирмән сакчылары кулындагы дары белән филтәләр дә юешләнде бугай,

берзаманны дивар тәрәзәләреннән төбәлгән туплар ата алмас булды. Тубык-тез

тиңентен пычрак ера-ера, тимер капкаларга ябырылдылар, күз ачып йомган

арада төрек нәүкәрләре манаралар өстенә үрмәләде. Ә дивардагы мәйданчыкларга

сикереп күчендеме, аеруча кансыз янычарларны тотып тыям, димә. Йөзәрләгән

алпар кылычлардан ауды, тагын йөзәрләрен дивар өстеннән җиргә очырдылар.

Үзәк манара түбәсендә ике койрыклы әләм җилферди башлады, Шабас кирмәне

Сөләйман солтанның тез астына ауды. Биш мең чамасы бияне корбан итеп

чалдылар, тәүге җиңү шатлыгы касәләрдән күбек булып акты...

Белградны август ахырында гына барып камадылар. Дары капчыклары

кипкән иде инде, җиңел туплардан мең-мең ядрә очты. Алар кирмән диварларын

әтәч булып чукый, әмма таш-кантарын һич кымшата алмый. Туплар тынган

арада нәүкәр-янычарлар кирмән эченә башакларына очкынлы сүс уралган

сәрпи ук очырды, аннан янә ядрә яңгырлары диварларны мунчадагы кайнар

миллек кебек пешекләде. Унҗиде көн буе шулай чәбәкләгәч, кирмән капкалары

ачылды, ак җәймә күтәргән арадашчы ирләр пәйда булды.

— Никадәрле сугышчыгыз исән калды әле? — дип, борынын күккә чөеп

сорау бирде Сөләйман шәхсән үзе.

— Дүрт йөз, әмма алар ахыргача кан коярга әзер.

— Кирәкмәс, тиктомалдан корбан булып, газап чикмәсеннәр. Без камалышта

сезгә юл ачабыз, дүрт ягыгыз да кыйбла.

Капкалардан дүрт йөз яугир агылып чыккан иде, шул минутта алар өстенә

 

2 Алпар — тоташ тимер көбәгә төренгән сугышчы, рыцарь.

 

 

янычарлар аранны җимереп качкан үгез шикелле котырып ябырылды. Дала

уртасында берничә мизгел буена әҗәл биеде дә, гарасат югалган шикелле, бары

да тынып калды...

Икенче таңда ук янә яңгыр давылы башланды, аның артыннан, чирле карчык

сыман ухылдап, көзге салкыннарның килеп җитүе бар. Лайош-Людвиг Буда

каласында, тегермәндәге он чоланына кереп качкан күсе шикелле, тын алырга

куркып, посып ята. Ходай Тәгалә мәрхәмәтеннән ирәеп китү гөнаһ, аның төрекләргә

артын куюы бар. Җиңәрдәй җиңүләр яуланган, Сөләйман солтанның йөзе чиста.

Хүррәм сылукай да күптән сагындыра, кайту юлын чамаларга кирәк.

10

Хүррәм элеккечә Баязит бакчасында, Явыз Сәлим хатыннары белән янәшәдә

яшәп калган иде. Колак салып йөргәч, хәйран булды: Сөләйманның әнисе исән-

сау һәм ул гөлләр кебек гел хөрмәттә яши, хәтта вәзирләр дә, мәмләкәт башындагы

икенче кешегә куеп, аңа «солтанбикә әфәнди», дип эндәшәләр икән.

Беркөнне Хүррәм, мәчет төзелешен карарга дип, Истамбул урамнарына

чыккан иде. Бу юлы да аңа баш хадим иярде. Хүррәм аның күләгәдәй тагылып

йөрүенә күптән ияләште, ә исемен белеп алгач, «әфәндем, бәй» шикелле сүзләр

дә онытылды. «Якуб, Якуб» — кыска гына, ансат. Мәчет диварларын капшап

чыкканнан соң, базарны да бергә урадылар. Хүррәмнең җир җиләгенә күзе

төшкән иде, Якуб каршы килеп, тыеп маташмады.

— Синең шундый көннәр инде хәзер, ни телисең, аша гына, ханым.

— Син дә үзеңә кирәк нигъмәтләрне сайла, — дип Хүррәм Якубка ике-өч дукат та

сузган иде, тиң алтын тәңкәләр аның бармаклары арасында шайтандай юк булды.

Аның каравы, Баязит бакчасына кайтып кергәч, Якуб башы белән генә

түргә, куе сәрби агачлары ышыгына поскан затлы чатыр тарафына ымлады.

Чатыр саф көмештән койган матур челтәр белән уратылган, түбәсе дә мәчет

гөмбәзеннән бик калышмый. Чатыр эчендә япа-ялгыз хатын, ул дивар буендагы

кечкенә генә фонтанга текәлгән дә тынган.

— Солтанбикә әфәнди, Гайшә ханум, — дип пышылдады Якуб.

«Ә-ә, әстәгъфирулла, Сөләйман солтанның анасы бу, димәк», — дип

гаҗәпләнде Хүррәм, тик зиһене аша, ә авыз ачып Якубка сүз кушарга теле

әйләнмәде. Баш хадим мондый халәтләрне аңлый иде бугай, баш какты да,

өермә бөтереп алгандай, тын гына юкка чыкты.

Хүррәм әүвәл берникадәр вакыт читтән күзәтеп торды, аннары, тәвәккәлләп,

солтанбикә тарафына атлады. Чатыр челтәрләре янына килеп баскач, ничек сүз

башларга аптырап тора иде, яртылаш кына борылып, солтанбикә үзе тавыш бирде.

— Нигә туктап калдың? Әйдә, кер дә утыр.

— Ә сез мине ничек шәйләдегез? — дип сорады Хүррәм, сабыйларча

аптыравын яшереп кала алмыйча.

Солтанбикә йөзе белән борылып, кет-кет кеткелдәде.

— Сарай тирәсендә калырга насыйп булса, син дә песи атлауларын ишетергә

өйрәнерсең әле.

Хүррәм асылзат йөзенә текәлде. Бик мөлаем ханым, ачык йөзле, чибәр.

Дугаланган нечкә кашлар астыннан төбәлгән коңгырт күзләрендә елмаю бар

сыман. Борыны озын, текә. Иреннәре юка, яңак сөякләре төртеп тора. Аның

йөзендә таныш чалымнар да бар шикелле, кайсы яктан икән?

— Сине Акмәчет базарына да чыгарып караганнар икән, — дип тынлыкны,

әлбәттә инде, солтанбикә бүлде. — Нишләп бер татар да сиңа йөгән кидерә

алмаган, шунысы гаҗәп. Гадәттә, безнең халык кулга кереп торган малны бер

дә ычкындырмый торган иде.

Хүррәм гаҗәпләнүдән кулларын чәпелдәтте.

— Бәрәкалла, сез Кырымнанмыни?

— Кырымныкы мин, без якташлар. — Солтанбикә ияген өскә табарак

күрәрде. — Мин Миңлегәрәй ханның кызы булам. Ул Казаннан Нурсолтан

атлы яңа хатын алып кайтты да, котылыр өчен, мине тизрәк монда олактырды.

Нурсолтаны элек Казандагы Хәлил вә Ибраһим атлы абыйлы-энеле ханнарның

хатыны булып торган. Соңгысын урыслар үтергәч, минем әткәй аны үзенә

яучылаган. Менә шулай фәлән иргә ярый торган хатыннар да була.

Үз фикерен белдерергә кыймагач, Хүррәмнең дә мактанасы килеп китте.

— Ә мин Акмәчеттә чакта ханның Хаҗиәхмәт атлы вәзире белән танышырга

өлгердем.

— Ниндирәк кыяфәттә ул хәзер, ниндирәк ир? — дип солтанбикәнең

күкерттәй кабынып китүе сискәндерде.

Хүррәм коела-коела гына җавап тотты.

— Ир кебек ир инде. Озын гына буйлы, бик таләпчән, усал. Бераз гына

корсагы бар, таза.

— И-и, әкәмәт! Ә яшь чагында бик тә ябык иде. Тал чыбыгы сыман. —

Солтанбикә хәтер диңгезенә чумды. — Буй җиткән вакытта ул гел минем тирәдә

бөтерелә иде. Ике-өч мәртәбә мәктүбләр дә алышкан чак булды. Аның әтисе дә

вәзир иде. Мине үзенең улына сорап карады, әткәй каршы торды. Хан кызлары

падишаһ вә солтан шаһзадәләре өчен үсә, янәмәсе.

Бераз тынлыктан соң Гайшә-солтанбикә янә сүз башлады.

— Түгәрәкләнә дә башлагансың икән, бик хуп. Минем киленнәрне әллә

нишләп чәчәк түләмәсе эзәрлекли, тапкан бер балалары шуннан китә тора. Чиркәс

Гөлбаһардан туган бер Мостафа гына исән-имин үсә, алты яше тулды, ярхәмкалла.

Малай тапсаң, улым сөенәчәк. Ә киленнәр үзеңә талпан урынына ябышмыйча

калмас, бигрәк тә Гөлбаһары. Итәгеңне җыеп йөрергә өйрән, сак була бел...

Хүррәм ике-өч көн буена шушы көтелмәгән танышудан, сөйләшүдән

иләсләнеп йөргән иде, бер караңгы кичтә Якуб ишек какты.

— Сиңа хат бар, ханым. Базарга чыккан идем, шунда кемдер минем җилән

кесәсенә салган. Базарда башта ук мине бик тә сәер киенгән сәүдәгәр күзәтеп

йөрде. Шуның гына эшедер дип беләм.

«Алтын тәңкәләр эше бу, зиннәт эше», — дип фикер йөртте Хүррәм, ә хатның

юлларына күз йөгертүгә үк, иске елан кабыгыдай куырылып, артка ава язды.

Газиз анасының кулыдай таныш хәрефләр, назлы сүзләр:

«Аккошкаем минем, Роксоланам! Синең Николаң бу. Мин исән-сау, мин

иректә. Синең эзләреңнән Истанбулга чаклы килеп җиттем. Инде таптым. Харәм

йортына бикләнеп яшәвеңне беләм. Коткармыйча калмам. Мин — синеке, син

минеке генә. Бүтән аерылмабыз».

Хүррәм үкси-үкси күз яшьләренә бирелде, ахыр чиктә аңын җуеп ауды.

11

Сөләйманның үзеннән дә иртәрәк Истанбулга яңа хәбәр кайтты:

— Солтан уң кулы саналган Ибраһим пашага үзенең сеңлесе Хәдичәне

биргән. Янычарлар Синоп култыгына тукталып туй итә, ди. Җил уңайга иссә,

Ибраһимга вәзир булулар да ерак йөрмәс...

Хүррәмнең үз кайгысы — кайгы. Сөләйман аның янына кайтып төшмәсә йә

баш тартса? Хүррәм әле көмән генә йөртә, исән-сау көенә котылырмы? Кызый

тапса, Сөләйманның исе китмәс инде. Малай туса, бераз өметлерәк. Солтаннар

андый җарияне хатын итеп ала, күккә чөймәсә дә, читкә какмый, диләр. Әнә,

Сөләйманның беренче, икенче хатыннары Сәйлән белән Гөлсем — элекке

җарияләр. Икесе дә малай табып биргән, шуның өчен харәм йортыннан чыгып

котылганнар. Дөрес, икесенең дә малайлары үлгәч, Сөләйман алар янына

керүдән гел туктаган инде. Кызый тапса, аның Хүррәмнән дә баш тартуы

мөмкин. Ир-атка, хәтта ул солтан булса да, ышанырлык түгел. Сөләйманга

һәр тарафтан көтү-көтү җария китерәләр. Ир-ат нәфесе бирән, яңа калҗа,

яңа сылуларга үрелмичә калмый. Хүррәмне алыштырса, яшәү бетте. Син

аннары — читкә типкән күмер, туздырылган учак...

Эчтәге ут ялкынсыз талагандыр, Хүррәм баласын вакытыннан иртә тапты.

Сабый малай булып туды-тууын, әмма озын һәм искитмәле ябык, йончу иде.

Ник туганына нык үкенгән сыман, ашамый да, еламый да үзе. Кендек әбиләре

ике-өч атна дигәндә генә юньгә китерделәр. Җанга җылы биреп, имчәккә ябыша

башлады, тибенде, елады да.

Сөләйман нәкъ шундый чагын көткән шикелле кайтып керде, авызы колакта

тегенең, сөенечен һич яшерә алмый.

— Малай туды, малай! Бәлкем, шаһзадәдер.

Аннан бөтен әйләнәсендәге яраннарына төбәлеп әмер бирде.

— Хүррәмне минем хатыннар яши торган сарайга күчерегез! Ул җария түгел,

минем улымның анасы, аңа да шунда яшәү тиеш!..

Хүррәм солтанның элекке хатыннары яшәгән сарайга күчеп килгәч, билгеле

инде, барыннан да элек Гөлбаһар күтәрелеп бәрелде.

— Мин чиркәс кенәзе Чилук бәк кызы буламын, ә җария түгел. Солтан

минем Мостафамны инде әллә кайчан шаһзадә, дип игълан итте. Бер күк

йөзендә ике кояш булмый, йолкыш җариядән туган чирле чәүкәне тагын бер

шаһзадә итеп күтәрергә хәтта солтанның да хокукы юк!

Сөләйман солтан «карт» хатыннары янына гел керми башлагач, Хүррәм,

тегеләрне үртәгән шикелле, сабые Мәхмүтне кулда уйнаткан булып, аны «койма

ярыклары» өчен юри иң кадаулы сүзләр белән үсендергән булды.

— «Бәлкем, булачак шаһзадәдер», диде бит солтаныбыз синең хакта, балам. Ипле

генә үсик, сиңа да, атаң шикелле, тәхет капусларын3 күрергә насыйп булсын.

Боларны да ишетеп алгач, Гөлбаһар, чынлап та, чыгырыннан чыкты.

Хүррәм сизмәгәндә генә арт яклап килде дә көндәшенең чәч толымнарыннан

эләктереп алды. Тегене утын пүләне урынына уңга-сулга тотып болгады, Хүррәм

тибенә-сугына башлагач, аның муены белән яңакларына тикле тырнап бетерде,

өстендәге күлмәген умыргалап атты. Үзе үгез тавышлары белән үкерә дә әле.

— Мин ул чын шаһзадә анасы, мин ул, мин ул! Солтан үзенең иң олы

малаен тәхетенә утыртып калдырырга тиеш. Мин солтанның баш хатыны булып

исәпләнәм. Себерке җарияләр миңа һичбер сүзсез буйсынырга тиеш!

Гөлбаһарның әлеге җенләнүен һәм сүзләрен Сөләйманның колагына

җиткергәннәр иде, солтан баш хатынны төпкә утыртырдай җавапны тиз тапты:

— Хүррәм — минем иң яраткан хатыным, ул беренче! Мин аңа «нәзакәт

хатын» һәм «хатын әфәнди» дигән дәрәҗәләр дә бирәм!

 

3 Күк йөзе, гөмбәз.

 

12

Сөләйман солтан өчен Кырым ханлыгы — меңәр чакрымнарга җәелгән төрек

солтанатының сыңар олысы, бер бәйлеге генә, аннан тоткарлыксыз рәвештә

Истамбул казнасына алтын-көмеш инеше агылып тора. Сөләйман үзенең

игезәкләрдәй якын һәм иң ышанычлы утары дип санаган атавында ниндидер

хәвефле вә зәһәр учак кабынуны уена да кертеп карамады. Әмма бу вакытта

Бакчасарайда инде муенчак-тышау белмәс арыслан үсеп җиткән һәм читлек

ишекләрен җимереп чыккан иде.

Әтисе Миңлегәрәйнең вафатын көтә-көтә сакал-мыегына чал йөгергән һәм

илле яшен тутырганнан соң гына, ниһаять, тәхеткә менеп алган Мөхәммәтгәрәй

хан, балигъ булырга га өлгермәгән көенчә кияү түшәгенә иңгән килен сыман,

тәүге айларда шылт иткән тавыш та чыгармыйча, ипле-басынкы гына яши белде.

Беренче елда Явыз Сәлим солтан тарафыннан катгый фәрман килгәч, дин вә кан

дошманы булган урыс кенәзләре белән «кочаклашып», ләһләргә каршы яу сәфәренә

дә барып кайтты, хәтта. Аннан соң бер-ике ел вакыт Истамбулдагы үзгәрешләр

кайтавазын көтеп үткән иде, ул көннәрдән бер көнне Мәскәү белән ике арадагы

юлны такырлатып бетергән илчесе Аппак морзаны янына дәшеп алды.

— Без җыйган байлыкның яртысын диярлек солтанга озатабыз, үз казнабыз,

ел да, ел да язгы су ташкыны килеп юган төсле, һич кенә дә калынаю-симерүне

белми, — дип башлады ул, хәтта фәрештәләр колагы өчен дә хыйлаф тоелырдай

сәер сүзләр белән.

Аппак морза — урыс кенәзләре генә түгел, төрек яки татар вәзирләре

каршында да авызын үлчәп ачуны гадәт иткән түрә, эт каешыдай шомарып

беткән илче, бу юлы да һичбер төрле тойгы күрсәтмәде. Ә Мөхәммәтгәрәй

моны хуплау сыман кабул итте бугай, бөеренә таянып тезә бирде.

— Бату хан заманыннан бирле безгә урысы белән казагы да, чиркәс белән

аланы4 да ясак ташып торган, монысы һәр татарга бишектән үк мәгълүм.

Сарайдагы Әхмәт ханны чәнчелдерим, диеп, минем атай Мәскәүдәге Иван

кенәз белән солых төзеп куйды да, аны Сарайга гына түгел, Бакчасарайга да

ясак түләүдән азат итеп хаталанды, мәрхүм.

Аппак морза сагая башларга мәҗбүр булды. Кара гавам арасында әтиләре

белән бабаларын такыр кесәлек, тар маңгайлык өчен чүбек чәйнәп искә

төшерүче гыйбад табыла ул, әмма үзенә тәхет вә мәмләкәт калдырып киткән

хан чаклы хан бакчасына таш ыргытучы таҗдарлар да була микәнни соң?

— Әйе, әйе, кабат-кабат, торып-торып бизмәннәргә салам. Ярар, Сарайдагы ул

Әхмәткә бил бөгеп вә ясак ташып яшәүләрдән котылырга кирәк иде инде, монысы

чишмә төбе кебек ачык, үтә күренмәле. Егерме ел чамасы элегрәк Әхмәт ханга

каршы яу белән барган вакытта аркасына пычак кадауны көтеп йөрмәс өчен Иван

кенәз белән солых төзеп кую да атай өчен отышлы вә кулай бер гамәлдер. Монысы

да бик хуп. Иллә мәгәр минем атай Сарай тәхетенә дә хуҗа була алмады, урысны

да бәйдән ычкындырды, менә монысы олы хата, гаҗәеп зур хыйлафлык.

Мөхәммәтгәрәй тәхетеннән төшеп Аппак морзаның каршына килеп басты.

Ул өреп чыгарган кайнар һава морзаны да көйдереп алды сыман.

— Атай вафат булды, ике кулым да азат. Мәскәүдә дә хәзер яңа кенәз.

Мин ул Василий белән ике арада һичнинди дә солых төземәдем. Атай төзегән

солых аның вафаты көнне үк юкка чыкты. Мәскәүнең уҗымга чыгарылган үгез

сыман гайрәтләнеп йә симереп китүе бар, вакытында башына сугып миңгерәтү

вә тез чүктерү хәер. Әнә, Василий кенәз Касыйм каласына Әүлиярдән соң

аның унөч яшьлек улы Шаһгалине хан итеп утырткан бит, йөзе кара тәре!

Касыйм каласының Василий өчен үз кесәсендәге уенчык икәнен дә, андагы

ханның һичбер хокуксыз курчак кына икәнен дә беләм. Әмма аларның икесе

дә Гәрәйләрнең кан дошманы булган Әхмәт хан нәселеннән, ә Шаһгали атлы

тышаудагы бозау — Әхмәт ханның энекәше булган Бәхтияр оныгы бит. Әгәр

Василий атасы Иван шикелле Кырым белән тату яшәүне отышлырак һәм

хәвефсез дип санаса, ул безнең рөхсәттән башка Касыймдагы тәхет хуҗаларын

тәртә арасындагы ат урынына алыштырмас иде. Гәрәйләргә дошман булган

Әхмәт нәселен өстен күрә икән, димәк, Кырым тәхетен таяк ыргытып куылган

эт шикелле түбәнсетә бит бу!

Мөхәммәтгәрәй эссе мунча ләүкәсенә менеп алган сыман кызарынды, маңгае

белән муенында кан тамырларына чаклы бүртеп чыкты.

 

4 Алан — чукынгач, осетиннарга әверелгән милләт.

 

— Син Мәскәүгә юнәл. Алдан ук чамалыйм, Василий кенәз минем тәкәббер

һәм һавалы таләпләремне ишетүдән генә үзенең тәхетеннән һич егылып төшмәс.

Ә син, барыбер дә, әүвәл минем атай белән аның атасы арасындагы дуслык

солыхын озынайтуны тәкъдим иткән бул, аннары шундук шәхси хатымны һәм

таләбемне дә җиткер. Исән-имин һәм яу-җәберләрсез генә яшәүне муафыйграк

күрсә, Касыймдагы маңкасы да кипмәгән, унөч яшьлек Шаһгалине куып

җибәрсен дә минем угылым Нурдәүләтне чакырып китерсен ул. Тәкәбберләнә һәм

гозеребезне кире кага икән, димәк, аңа каршы яу чабарга үзе үк нигез бирә.

«Һе, Касыймныкыннан бигрәк үз тәхетеңнең иминлеге турында кайгырасың

түгелме соң, хаким? — дип уйлап куйды Аппак. — Нурдәүләтне Касыймга

аткарсаң, үзеңне суярдай бер хәвефтән тирә-юнең, тәхетең чистара бит.»

...Аппак морза Мәскәүдәге олуг кенәз сараена үтеп кергәнче үк, төрле имеш-

мимеш хәбәрләргә югылып, баш түбәсенә кар ташкыны ишелеп төшкәндәй,

пошаманга калды.

— Казандагы Мөхәммәдәмин гөбедәй шешенеп, хаста булып ауган. Аның

урынына хан итеп утыртырдай алмаш эзлиләр, ди. Әминнең үзенең уллары

да, Казанда Чыңгыз нәселеннән булган һичбер гаһед5 тә юк. Әминнең

бертуган энекәше Габделлатыйф бар-барын да, иллә мәгәр ул бер мәртәбә

Казан тәхетендә утырды бит инде. Хан булыр алдыннан биргән антын бозган

өчен Василий кенәз аны, Казандагы морзалар шикаятен тыңлап, тәхетеннән

йолкып алып кайтты. Безнең кенәзнең бер мәртәбә авызы яман пешкәч, аның

Белозёрдагы зинданга илтеп бикләгән әрвахны өр-яңадан Казанга кайтаруы

бик икеле. Олуг кенәз Касыймдагы Шаһгалине Казанга күчереп куярга ният

корган, диләр, шул хорафат хакыйкать сүз булып чыкмагае...

Аппак морза олуг кенәз хозурына бер атна чамасы утлы табада биегәннән соң

гына үтеп керә алды. Югыйсә, Истамбулдагы солтан янәшәсенә куярлык яисә

Бакчасарайдагы хан белән чагыштырырлык та түгел инде үзе. Моның өстендә,

тегеләрнеке шикелле, алтын белән укаланган җиләннәр дә, якут ташлар белән

бизәлгән чалмалар да, энҗе-мәрҗән тезелеп киткән кынлы хәнҗәр аскан алтын

аеллы каешлары да юк. Иңнәрендә ит чабарга җыенган гыйбадныкы кебек

гади кафтан, кендегенә төшкән җирән сакал, эренләнеп беткән күз төпләре,

кавын сыман түм-түгәрәк итеп кыркылган чәч. Мәгәр, кара, үзен Ходай Тәгалә

фатыйхасын алып кайткан пәйгамбәр шикелле ничек эре тота!

— Мөхәммәдәмин, асылда да, хаста, — дип илче-морза шиген шундук таратты

ул. — Габделлатыйфны Мәскәүгә кайтарырга әмер биргән идем, анысы да хасталанган,

дигән хәбәр кайтты. Ханлык тәхетенә мәшһүр Казан каласына лаек нинди генә варис

табаргадыр, шуның өчен утлар йотып хафаланмыш инде соңгы көннәрдә.

Аппак морза, кайнар шулпа йотарга әзерләнгән кебек, бик сак кына итеп

авыз ачты.

— Мөхәммәтгәрәй хан галиҗәнапләре Казанга үзенең бертуган энекәше

Сәхибгәрәй шаһзадәне китереп утыртуны бик муафыйк саный. Хаста

Мөхәммәдәмин хан да, алай-болай булса, үзе урынына Сәхибгәрәй шаһзадәне

чакыруны васыять иткән икән.

— Әйе, әйе, Сәхибгәрәй шаһзадә Казан тәхетенә утырса, ошбу гамәл Кырым

белән Мәскәү арасындагы дуслык-туганлыкны ныгытуга ярдәм итәр иде, — дип

Василий кенәз капылт элеп алгач, Аппак морза хәтта утлы күмер йоткандай

куырылып калды. Ләкин кенәзнең алдагы фикер сөреше морзаның күңелен

кылчыклы билчән урынына тырнап-ертып узды.

— Тик ни бит, ни бит, илче Аппак морза. Казандагы морза-сәүдәгәрләр

Кырым шаһзадәсен Казан тәхетенә мәгъкуль күрер микән? Мондый гамәл

хәтта булачак әби-бабай күзенә дә барып күренмичә килен ятагына үткән

5 Гаһед — тәхет варисы.

кияү шикеллерәк. Сәхибгәрәй шаһзадәне тәкъдим итүгә Казандагы аксөяк-

байчураның каршы чыгуы да бар, дип кисәтүем. Казаннар — бик тәкәббер.

— Кырым белән Казан — бер ананың ике угылыдыр, без үзебез ничек тә

килешер һәм уртак телне таба алыр идек, — дип Аппак морзаның чигенмәвен

күргәч, Василий кенәз тиз-тиз очлап куйды.

— Кырымыңа оч та Мөхәммәтгәрәй туганыма тапшыр. Әгәр ул Мәскәү

белән ике арадагы дуслык-бердәмлекне мәрхүм аталарыбыз Миңлегәрәй хан

һәм бөек кенәзебез Иван Өченче заманнарындагы кебек саклый икән, без дә,

үз тарафыбыздан, Сәхибгәрәй тәкъдимен якларга ризаларбыз...

«Сәхибгәрәй энекәшен Кырым тәхетеннән читкә аткарган өчен Мөхәммәтгәрәй

галиҗәнапләре мин фәкыйрьне алтын көшеленә күмәр әле», — дигән хыяллар

эчендә канатланып очкан Аппак морзаны, Мәскәүдән чыгып биш тәүлеклек юлны

узуга ук, арттан яшен кебек үтәли көйдергән хәбәр куып җитте.

— Казанның элеккеге ханы Габделлатыйфны Белозёр кирмәнендә буып

үтергәннәр. Казан морзалары шуны сорый, дигән хәйлә белән Василий кенәз

Мөхәммәтәмин урынына Шаһгалине озатып җибәргән, ди...

Бакчасарайга кайтып керүгә үк Мөхәммәтгәрәй хан, аяк табаннарына кайнар

энә кертеп газаплагандай, чыгырыннан-чыгып котырынды.

— Аһ, икейөзле соран! Аһ, мәкерле көзән! Син кайтып җиткәнче Казандагы

Сәйди, Садыйр, Түләк морзалардан хат килде бит. Алар да миннән ашыгыч

рәвештә Сәхиб энекәшемне хан итеп җибәрүне сорап ялваралар. Ә Василий

кенәз, эче кара тәре, Гәрәй нәселенең кан дошманы булган Шаһгалине юллап,

мине мыскыл иткән. Ачыктан-ачык, лачкылдатып биткә төкерү бу! Моны гафу

итү юк, Мәскәү өстенә яу белән бармый калмыйм, яу, яу!

Аппак морза курка-йолка гына сүз кыстырды.

— Казан күптән икегә бүленгән. Бер як — Нугай Урдасы белән туганлыкны

өстен күрә, икенче як, көн-таң атса, Мәскәү җырын җырлый. Агиш белән Түләк

морзаларның Нугай һәм Кырым сәүдәгәрләре белән эше пешә, ә Эчек, Булат Ширин,

Исмәгыйль шикелле морзалар Мәскәү, Сүздәл, Рәзән калалары белән сәүдәгәрлек

итә. Василий кенәзнең «Казан морзалары унөч яшьлек Шаһгалине үзләре сорады

бит», дигән сүзләрендә дә, мөгаен, хаклык бардыр. Казанның элеккеге Ибраһим вә

Илһам ханнары ук Мәскәүгә тугрылык вә буйсыну белдергәч, алар урынына алмашка

менгән яшь таҗдарлар нишли алсын инде? Аның тегеләре үк «Мәскәү рөхсәтеннән

башка ханнар утыртмаска», дигән шартнамәне үбеп калдырган бит.

— Мәскәү җырын җырлыйсың, син үзең дә кенәз акчасына сатылган соран

түгелме икән? — дип үкерде Мөхәммәтгәрәй. — Сатылгансың икән, сиңа да дар!

Мөхәммәтгәрәй икенче таңда ук Аккирмән, Акмәчет, Садак, Аккала, Алып,

Җанкай калаларына, хәтта ерактагы Көбә үзән6, Каф тавындагы татарлар

тарафына да җитез чапкын куды.

— Урыс кенәзе бөек Гәрәйләр нәселен мыскыл итеп, Касыймга да, Казан

каласына да безнең кан дошманнарыбыз булган Әхмәт хан сөләласыннан чыккан

карачура шаһзадәләрне хан итеп утыртты. Мөселман йортында көфер урыс итеге

биюгә ирек куеп булмас, Мәскәү өстенә яуга кузгалабыз. Хан галиҗәнапләре үзенә

тиеш булган ганимәттән бер өлеш тә алмый, барча табыш сезгә, үзегезгә!..

Алтмыш меңләп җайдак маңгаенда Мөхәммәтгәрәй үзе юлга чыкты. Тула

каласына хәтле юлны җитез элдерттеләр. Василий кенәз дә дошман якынлашуын

тиз арада белеп өлгергән шул, ул да алтмыш меңлек чамасы гаскәр туплап,

Мөхәммәтгәрәйнең юлын бүлде. Тын7 елга ярында йөзгә-йөз килделәр. Татар

алайлары8 җиңел туплар гына алып чыккан, әле аларның да күбесен, көзге пыскак

 

6 Көбә үзән — Кубань.

7 Тын — Дон.

8 Алай — полк.

 

 

башлану, юл җепшүгә сылтап, ханлык чигендә үк ташлап киткән иде.

Василий кенәз татар ташкынын биек ярга тезгән авыр туплардан туктаусыз ут ачып

каршылады. Лифляндия белән Ливон олысларына ясалган яулардан әсирлеккә

алып кайткан алман тупчылары, алны-ялны белмичә, бер филтәдән икенчесенә

колын шикелле уйнап йөгерделәр. Нәтиҗәдә татар алайлары буталышып бетте,

тәшвиш чире йоккан йөзәрләгән җайдак сафны бозып качты. Кылыч орышында

татар алайлары русның чалгы-балта тотып килгән сала ирләрен пыр туздырып атса

да, елга аръягына күчеп эзәрлекләүдән тукталып калды. Шул төндә үк күк йөзеннән

тоташ кар да яварга тотынгач, Мөхәммәтгәрәй үзенең тәүге сәфәрен оттырышсыз

тәмамларга карар кылды. Юл өстендәге барча кала-салаларны тоташ талый-талый,

меңәрләгән әсир-саугат җыеп, ханлык чигенә кайтып егылдылар.

Мөхәммәтгәрәй Бакчасарай түренә кайтып керсә, анда — Истамбулдан

килеп төшкән чапкын.

— Мәскәү белән Истамбул үзара яу йөрешми, берсен-берсе туган итеп

таный. Ике арадагы дуслык солыхын хаксыз бозган өчен Сөләйман солтан

галиҗәнапләре сине нык гаепли. Василий кенәз, илче юллап, үзен Кырым

ханы мәрхәмәтсезлегеннән ярлыкау һәм хәтта урыс җирләренә китерелгән

зыян-зәүрәт өчен түләү дә сораган. Мондый башбаштаклыгың өчен солтан

галиҗәнапләре синнән аның фәрманнарына сүзсез буйсыну, урыс кенәзенә

карата миһербанлык һәм башкача яу йөрмәүне таләп итә.

Мөхәммәтгәрәй, ярсуыннан тирләп пешә-пешә, солтанга хат сырлады,

махсус илче билгеләп, эчтәлеген аңа бәян итте.

— Мәскәү кенәзлеге тышаулыгын өзеп качкан бозау төсле көннәр узган

саен көрәя-тазарадыр. Ул үзе басып алган һәрбер яңа җирдә ислам динен аяк

астына мунчала чыпта урынына салып таптый. Көферләр әле кичә генә кукраеп

утырган безнең мәчетләребездән чиркәү ясап бетерде, аларның манарасын

җимереп, чатак тәре мендереп бастырды. Әгәр урыс кенәзләренең мондый

зобанилыгына ирек куеп торсак, муенчагын салган Василий иртәгә үгез сыман

көрәеп җитәчәк һәм бөтен мөселман олысларын вә мәмләкәтләрен җимереп

ташлаячак. Безне фәкать уяулык, саклану һәм бердәмлек кенә ул зобанилар

коллыгыннан коткарып калачактыр.

Василий кенәз Истамбулга хат кына түгел, янчык-янчык алтын-көмешен дә

юлларга онытмаган. Шул янчыкларга ия булып алган мулла һәм пашалар, солтан

хозурына кереп, яңа төрле «дога» пышылдаган. Тилмерергә ара калдырмыйча,

җавап кайтып төште.

— Василий кенәз — хаклы, ә син — хаксыз. Минем мөһерем шулдыр.

— Тфү, кадалгыры! — дип сүгенергә мәҗбүр булды Истамбулга кендеге белән

бәйләп куелган Кырым ханы. — Син тәхеттән алып атмасын дип, мин дә моннан

ары, булдыра алган кадәр, «ярхәмкә Аллаһ»ны гына укып утырырмын инде...

Юк, Мөхәммәтгәрәй борыны канаса да тәүбә итә торган бәндә түгел иде,

басымчак кол битлеген кигәнгә дә озак түзә алмады. Җитмәсә, казандай

кайнаган ярсуын яңартырга куыз өстәп торучылары да көннән-көн күбәя

бара бит әле аның. Әнә, бүген тагын Казан тарафыннан Түләк морза юллаган

чапкын зарын түгә.

— Хан урынына безгә шүрәлегә охшаш карачкыны китереп утырттылар,

килеш-кыяфәте ташка үлчим. Буе карсак кына, корсагы туп чаклы. Ботларының

озынлыгы өч карыштан артмый, аның каравы, табаннары ике карыш бардыр.

Куллары маймылныкы төсле озын, кәкре. Буып үтерик дисәк, муены юк, башы

кавын кадәр. Иң яманы — чыраенда пескәк белән эзләсәң дә сыңар сакал

бөртеген дә табып булмый, арт сандай шоп-шома. Ниндидер хатын-җәмәй,

дияр идең дә, хатыннарның да андый шыксыз-гарипләре юк бит аның. Ходай

Тәгалә нигә безне шундый албастыны җибәреп рәнҗетәдер?..

 

Түземлеген җуеп, Мөхәммәтгәрәй төпчек энекәшен чакырттырды. Сәхибгәрәй

тәхет залына үтеп керүгә үк нотыкны бала итәге шикелле кыска гына тотты.

— Мин сиңа бер мең кадәре озатучы елгыр яугир бирәм. Син Казанга юнәл. Күз

алдымда саруымны кайнатып йөрмәсен, үзең белән Аппак морзаны да ал. Ул бик

шома таш, сарай тирәсендәге уеннарны биш бармагы төсле яттан белә. Казандагы

Сәйди, Агиш, Түләк морзалар — барысы да бездән ханлык тәхетенә гаһед көтә. Ә

Мөхәммәтәмин әле үзе исән чагында ук тәхетне сиңа калдырачагын васыять итеп

әйткән. Син — лаеклы һәм Чыңгыз атабыздан калган «Яса» вә шәригать буенча

иң кануни гаһед, моңа һич шикләнмә. Казан капкасы каршына барып җитүгә үк,

сиңа юл арчырлар, икеләнеп тормыйча тәхеткә үт тә утыр. Хәвеф туа калса, сине

араларга гаскәр җибәрермен. Әмма әүвәл тавыш илә тәшвиш кузгатмыйча гына

Казан тәхетенә менеп ояларга иде. Мәскәү яңадан соң безгә «Казан разый түгел,

гаскәр белән генә китереп утырттылар», дигән гаеп ташламасын.

Сәхибгәрәй егерме яшен әле генә тутырган алкынчак шул, телен тешләп

калырга күнекмәгән.

— Алай-болай, син монда энекәш мине суеп ташламасын, арткы яктан

пычак кадамасын дип шөбһәләнмисеңдер лә инде, өлкән абый? Син — минем

өчен газиз атам урынына калган иң кадерле кеше. Минем син утырган тәхеткә

дәгъва иткәнем дә, үпкә-зар белдергәнем дә юк бит. Миннән котылу өчен генә

читкә кумыйсыңмы, дип соравым бу. Аңлавымча, Казан үзенең колачын ачып

каршылап та тормый, тәхеткә яу белән менәсе булса, шәһид китүем бар. Менә

шуларның барысын да күздә тотмыйсыңмы?

— Аһ, син, егермесен тутырып та акыл туплый белмәгән буп-буш чүлмәк! — дип

сүгенде Мөхәммәтгәрәй, чын күңеленнән әрнеп. — Әгәр үз туганнарымнан арынуны

гына максат итсәм, сезне берәм-берәм яуга ташлап йә катыйллар җибәреп җаныгызны

кыю авырмыни? Юк, энекәш, минем күңелемдә — син күз алдыңа да китерә алмаган

олы, изге максат. Чыңгыз белән Бату җиһангирларны, Мүнкә белән Үзбәк ише

бөек каһаннарны гына исеңә төшер дә шуннан инде минем эчтә нинди ут януын,

бәлкем, син үзең дә бераз чамаларсың. Мин әлегә йөрәгемне ачып сала алмыйм,

андый уйны йөрткән бер генә чурасын да Сөләйман солтан гафу итмәячәк. Ә хәзергә

син шуны гына ятла. Мин — Кырымда, син Казанда утырсак, бу инде ике йодрык

кебек алагаем зур көч. Безне урыс кенәзе дә, сугым малы сыман, табан астына сузып

сала алмаячак. Килен-кәләш алышуны да күз чалымына китермичә, һаман-һаман

дошманлык саклаучы Хаҗитархан ханнары да моннан ары безнең алда дер калтырап

торудан башканы белмәячәк. Шушыны аңла һәм бер генә мизгелгә дә туганлыкны,

бергәлекне онытмыйча яшә. Син — минем калканым, ә мин — сиңа канат!..

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 10, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев