Логотип Казан Утлары
Роман

Сөләйман солтан (дәвамы)

— Ничек?.. Ничек итеп?.. Мостафабыз... Мостафа абыкаем... — Сөләйман солтан... безнең атаебыз... аны ефәк бау кисәге белән... буып үтерттергән... Аннан балаларын... барысын, дүртесен дә... Җиһангир үкереп елый-елый җирдә тәгәрәде...

Романның башы монда.

44

Сөләйман Тәбризне тагын, инде дүртенче мәртәбә яулап алды. Ә Такмасып

Тәбризне бертуктаусыз югалтып торучы җебегән шаһ данын күтәреп йөрүдән

тәмам туйган, ахры, ул пайтәхетне хәзер Казвин каласына күчереп куйган икән.

Һаман мин-минлеген җуймаган куркак шаһны үзенең үк колларыннан ишәк

урынына сөйрәтеп китертмәкче булып, Сөләйман гаскәрен тагын алга куды.

Төрек төмәннәре Кашан белән Кум калаларын, Исфахан тирәсен җимереп-

сытып узды. Кызып киткән ермак алайлар Каф тау татарларының Нахичевань,

әрмәннәрнең Ираван каласын, гөрҗиләрнең иң тәүге ватаны булып исәпләнгән

Имерети төбәген тез астына салды. Умырткасы сындырылган Такмасып шаһның

хәзер инде Сөләйман каршына тезгә чүккән илчеләрне куудан башка чарасы

юк иде.

— Каф тауларын, Гыйрак җирен, Анатолия буйларын — барысын да

синең кулга бирәм. Каф тавыннан шәрыкка сузылган далаларны гына минем

вилаятьләрем итеп калдыр, Сәфәви нәселе төзегән мәмләкәтне берүк харап

итмә?..

Тау өркәчләре һәм сәхралар буйлап йә ияр өстендә, йә көймәле арбаларда

дыңгырдаудан гарык булган алтмыш яшьлек солтан җебегән шаһ белән солых

төзеде дә, шәрык ягыннан гайрәт чигеп, караб борынын Урта диңгез аша

пайтәхеткә борды.

Солтанның үзеннән алда аның күләгәсе, шәүләләре кайтып ирешә шул.

Мостафа җәсәде артыннан юлга чыккан Баязит Мостафаның да, аның артыннан

ук харап булган малайларының да һичбер эзен табуга ирешмәде һәм, канатлары

сынган аккоштан бигрәк өрәк кыяфәтендә, әллә ничә айлардан соң гына

кайтып керде. Сөләйман солтан турында хәбәр ишетелми, ә Баязитның бар

бәгырен-җанын ут шикелле талаган кайгыга түзәрлек куәте юк иде. Йөрәген

үз учына йомарлап тоткандай яртылаш бөгелде дә, кайгысын уртаклашырга

дип, Җиһангир энекәше янына чыгып китте.

Җиһангир Мостафа абзыйсының һәлакәте хакында, билгеле ки, һични

ишетмәгән, ул Разиясыннан карашларын да аера алмыйча, күгәрчендәй гөр-

гөр килеп йөри. Баязитның бер табун ат тояклары астында калып иске табак

кебек изелгән йөзен күргәч кенә, ул әүвәл тораташтай катып төбәлде, аннары

абыйсының каршысына килеп, тезләренә чүкте.

— Абыйкаем, җаным, абыйкаем! Ниләр булды сиңа?

Җиһангирның йөзе онга баткан кебек агаруын шәйләп, Баязит сер бирмәскә

тырышты.

— Юк, миңа берни дә булмады. Миңа булмады ла, — дип авыз эченнән

генә мәгънәсез сүз болгатты, әмма үзен коткарырдай салам кисәген эзләп таба

алмады.

— Күреп торам, сине әллә нинди кайгы күмеп киткән. Миннән яшерәсең.

Зинһар, әйт. Нишләттеләр сине, абыкаем?

Җиһангирның ике күзеннән дә яшь тамчылары бәреп чыккан, ул үзенең

көчсезлегеннән гарьләнеп елый сыман. Баязит шуннан ары инде түзә

алмады.

— Мостафа... Мостафабыз вафат, — дип ике генә сүзне сытып чыгарды ул.

Ә Җиһангир шуны ишетүгә үк балаларын җуйган ана бүре авазлары белән

кабат җиргә чүкте.

— Ничек?.. Ничек итеп?.. Мостафабыз... Мостафа абыкаем...

— Сөләйман солтан... безнең атаебыз... аны ефәк бау кисәге белән... буып

үтерттергән... Аннан балаларын... барысын, дүртесен дә...

Җиһангир үкереп елый-елый җирдә тәгәрәде, Баязит белән Разия аны озак

вакыт буе тыя алмадылар. Инде йоклап киткән шикелле тынып калгач, түшәк

өстенә салып, ихатага чыгып утырганнар иде, ишек аша шылт иткән дә тавыш

ишетмәгәч, кабат бүлмә эченә уктай атылдылар.

Соңардылар, Җиһангир түшәмдәге бишек боҗрасына асылынырга өлгергән

иде инде.

45

Хүррәмнең агач корты шикелле көн-төн кимерүләренә түзеп тора алмады,

Сөләйман көннәрдән бер көнне кычкыра-кычкыра фәрман яздырттырды.

— Олуг угланыбыз Мостафа яу сәфәрендә шәһид булу сәбәпле, солтанбикәдән

туган Сәлим улыбызны бердәнбер шаһзадә һәм минем алмашчым, дип игълан

итәм.

Фәрманны иртәгесен диван утырышында укыдылар, ә бер атна узуга

Топкапены аяз күктә яшен яшьнәгәндәй көтелмәгән хәбәр ут шикелле яндырып-

айкап чыкты.

— Баязит паша, Истанбулны ташлап, Конья каласына чыгып качкан. Анда

аны элек Мостафа кул астында яуга йөргән янычарлар алае көтеп торган, Баязит

шулар белән солтан галиҗәнапләренә каршы фетнә кузгаткан, ди.

— Бер төмән, бер төмән нәүкәрне ияргә күтәрегез! — дип үкерде акылыннан

шашкан сыман котырынган солтан. — Янычарлар алаен кырып бетерсеннәр,

миңа Баязитны тере килеш тотып китерегез! Элегрәк мин әле дошман каршында

да «солтанны ташлап качкан сыңар хыянәтче дә юк», дип шапырына идем, ә

сатлык җан үземнең сараемда күсе төсле посып яткан икән. Үз угылым, дип

яклап тору бетте. Дар агачы көтә ул соранны, дар агачы!..

Баязитны яклап, аның әләме астына тезелгән биш йөз янычар Алып батыр

нәселеннән түгел, ун мең җайдак ташкынына каршы тора алмадылар. Яудан

исән калган ике йөз чамасы дусларын ияртеп, Баязит Басра каласы ягына

чыгып качты.

— Сатлык җанның башы өчен илле мең дукат түлим, йөз мең түлим, ул

соранны гына тотып китерегез! — дип фәрманнар ташлады Сөләйман, яраланган

арысландай яман котырынып.

Дистәләгән яңа ялагайлар ияргә сикерделәр, дистәләгән меңбашлары,

чаптарларын яндырып ега-ега, күләгәләр куды, әмма Баязитның эзенә төшә

алмадылар.

Ә бер кичтә Сөләйман сараена кайтса, Хүррәм солтанбикә түшәгендә уттай

янып ята.

— Бәгырькәем, җаным, нишләдең син? — дип Сөләйман, аның каршына

тезләнеп, башын орды.

— Минем күкрәгемдә ниндидер җеп өзелде, һава сулый алмыйм, — диде

Хүррәм көч-хәл белән генә. Байтак көттереп яткач, тагын өстәп куйды. —

Баязитны барыбер дә эзләт. Башка падишаһлар чатырына барып ышык тапса,

син аннан бик тиз генә котылачак түгел. Үзең әйтмешли, өнгә качкан бүре

баланы күп таба. Яман шештән тамырыннан йолкып савыгалар...

Хүррәм үзе түшәктән куба алмады. Сөләйман: «Җиһангирның газәлләр

багышлый торган гыйшкы булган икән», — дигән хәбәр ирештергәч, Хүррәм кырнак

Разияны янына китерттерде. Ул бер генә сүз катмыйча да, күләгәдәй йөри. Хүррәм

чакырттымы, түшәкләрен ипли, кайнар чәй китерә дә, шәүлә сыман, тавыш-тынсыз

гына янә юкка чыга. Шулай, икесе ике бүлмәдә, ялгыз интегәләр.

Хүррәм һаман гел бертөрле төшләр күрә сыман. Тик төшме соң ул, әллә

хәтере шулай сәер яңарамы — һич тә аңлый алмый. Әмма күзләрен йомдымы,

җитмеш дәрья, җитмеш кыялар аркылы, ак болытлар өстендә йөзә-йөзә, туган

ягына очкан кебек була.

Аның туган ягы да кабатланмас, гүзәл, үзгә бит ул! Барысы да истә. Аларның

шәһәрчеге Карпат тауларының йөрәгенә кереп оялаган сыман. Тауның

өркәчләре бер урында биек нарат очына кунган бөркетне хәтерләтә, икенче якта

бала-чага җыеп уйный торган вак-вак кына таш өеме төсле. Карпат итәкләре

— очына карасаң башың әйләнердәй пәһлеван кипарисларга, йөзьяшәр наратка,

чал сакаллы картлар кыяфәтен алган карагай агачларына бик бай түгел, аның

каравы, чегән итәгедәй катлы-катлы булып тезелгән баскычларында зирек,

чаган, элмә, шомырт, сәрби куаклары санап бетергесез. Шулай да, Карпат

тауларының иң зур мактанычы мәгарәдер, бәлки.

Хүррәм хатирәләр диңгезендә бишеккә салган сабый кебек тирбәлә башлады,

күз алдына иңнәренә борчаклы ак күлмәк, аякларына ап-ак оекбашлар өстеннән

йомшак кәвеш кигән, вак кына толымнарын як-якка туздырган бер кыз килеп

басты. Әле сигез-тугыз гына яшьләрдәдер, әмма матур үзе. Менә ул, куак

ботакларын аралап, зур ташлар астындагы бер авыздан соп-соры төстәге мәгарә

эченә кереп бара. Мәгарәләр шомлы, кайчак дәһшәт бөрки, тик аларның да

җаны бар шикелле. Әнә, имчәк кебек сузылып төшкән таш очларыннан мәгарә

идәненә, тып-тып килеп, күз яшьләре тама. Юк, күз яшьләре түгел, боз-кар

тамчылары. Ул тамчылар мәгарә түшәмнәренә, таш ярыкларына оя корган

бәп-бәләкәй генә кошларны да, ябалакбашлар, канатлы тычканнарны да һич

куркытмый, тегеләр, пыр-пыр килеп, бер-берсе белән узыша-узыша, һаман оча

бирә. Мәгарә эчләрендә эреле-ваклы күлләр, санап бетергесез елгыр ерганак бар.

Кайбер урыннарда аларның ярларына утырган тоз ташлары әле болан мөгезедәй

тармакланып, әле ярма чүпләргә җыелган тавык чебиләре шикелле таралышып

беткән. Ул тоз кантарларының чирәм кетердәтеп йөрүче нәп-нәни бәрәннәрне,

таш ярыкларыннан калкып чыккан чәчкәләрне хәтерләтүче сыннары да шактый.

Табигатьнең аның үз уены, тын да алмый аңлый белү кирәк. Ә ул мәгарәләрнең

очын-кырыен ерып чыккысыз бит. Бабайлар: «Бездәгедәй мәгарәләр башка бер

җирдә дә юк. Карпат астындагы тау куышларының озынлыгы кайвакытта йөз

чакрымга җитә», — дип юкка мактанмыйдыр. Борчаклы ак күлмәк кигән бәп-

бәләкәй кызның елый-елый мәгарә авызын эзләп йөрүләре әле дә хәтерендә.

Аны күршеләре генә табып чыгардылар, икенче көнне ул янә тау куышына

качты. Мәгарәләр салкын, тик алар да кабатланмас, серле, тылсымлы шул...

— Разия, Разия! — дип эндәшкән тавышны ишетүгә, кырнак кызый, болан

кебек сикергәләп, солтанбикә бүлмәсенә очты. Хуҗабикәсенә һични булмаган

шикелле, әмма учак кебек кабынган, әсәренгән үзе.

— Син кайсы яктан? — дип Хүррәм көтелмәгән сорау белән каршы алды

аны. — Сине кайсы яктан коллыкка китерделәр?

— Ә мин белмим. Кайсы яктан китерүләрен дә, әти-әниемнең кемнәр икәнлеген

дә — берни белмим, — дигән сүрән генә җавап ишетелгәч, башкача төпченмәде.

— Минем сорашасым килгән иде. Сезнең якларда да тау куышлары, серле

мәгарәләр бар микән, дип. Бездә алар бик күп, шулар сагындыра.

Разия шәүлә сыман сүзсез басып торды. Аннан гына, песи кебек йомшак

кына басып, урыныннан купты.

— Хәзер, мин сезгә чәй яңартып кертәм.

Разия күз алдыннан югалгач, Хүррәм үзалдына сәер пышылдады.

— Әти-әниеңне дә белмим, дисең үзең. Ә халыкта төрле гайбәт йөри.

Разия — Мостафаның кырнак Саниядан туган кызы, ул аны кыз булганы өчен

баласы дип танымаган, имеш. Хәтта, бер тилесе «Разия — Сөләйманнан туган»,

дигән хыйлаф сүз чыгарган. И-и Яраббем, Сания атлы кисәү агачы ничек итеп

Сөләйман түшәгенә үтә алсын инде?..

Ә Разия үз бүлмәсенә атылып чыгуга ук караңгы бүлмәдәге чолан эченә

чумды. Аның Юнаннар урамындагы сихерче карчыктан алып кайткан төнәтмәсе

кайда? Теге карчык аны «анчар суын, исе килмәсен дип, бөтнек белән бергә

оетып ясадым, берүк сак бул», дип кисәтә-кисәтә, бик яшертен генә биргән

иде. Шуны солтанбикәнең касәсенә тамызырга кирәк. Гөнаһ — гөнаһысын.

Ләкин Ибраһим, Мостафа, газиз Җиһангирның муеннарына берәм-берәм элмәк

ташлатканда солтанбикә үзе гөнаһ яки шәфкать хакында уйлап тормады бит.

Фани дөньяга күчкәч, әрвахлар барысы да — сират күперендә. Солтанбикә дә

күчсен, бер гөнаһсыз булса, фәрештәләр коткарырлар әле...

Сөләйман бер иртәдә хәл белергә кергәч, Хүррәм аны пыяладай күзләр белән

каршылады. Кызган таба кебек сәхрә уртасында япа-ялгыз калган дөя баласыдай

үкереп, солтан шундук тезләренә чүкте. Сабый бала сыман үкси-үкси озак елады

ул. Тупса ягында яңгыраган тавыш кына аны җиһанга кайтаргандай итте.

— Кырнак Разия да җанын тәслим кылган. Анчар агуын бер тустаган

тутырып эчкән, диләр. Солтанбикәсенә нык бирелгән иде. Аның вафатын

күтәрә алмагандыр инде, бахыркаем...

Караңгы төшкәндә котыб ягыннан хәбәр китерделәр.

— Синең кан дошманың, бар җиһанны нәсаралар каһанлыгына әйләндерү

турында хыялланган король Карл вафат.

Юк, Сөләйман монысын да гүя ишетмәде.

46

Җәза төмәнендәге башкисәр җайдаклар фетнәчеләрне елан балалары төсле

төрле якка таралышып куды, тик Баязит пашаның эзенә төшә алмадылар.

Сөләйман төмәнбашны дар агачына астырды, аның урынына дүрт-биш сәрдәр

куды, ахыр чиктә пайтәхеткә соңгы хәбәр кайтты.

— Баязит Сөләйман солтанның кан дошманы Такмасып шаһ канаты астына

чыгып качкан. Шыгыйларның шаһы хәзер гаскәр туплый, ул Баязитны солтан

тәхетенә кайтарып утырту турында хыяллана икән.

Сөләйман хәбәр алуга ук шаһ янына чапкын озаттырды.

— Йә Баязитны миңа кайтарып бирәсең, йә ике йөз мең яугир күтәрәм дә

Казвин дигән яңа пайтәхетеңнән дә көл калдырып китәм. Солых төзик, дип

син тез чүккән идең, иң беренче булып, янә үзең бозма. Баязитның башы өчен

никадәрле алтын сорыйсың, шуны әйтеп, миңа җавап җибәр.

— Дүрт йөз мең кадәрле алтын тәңкә, шул күләмнән кимгә риза түгел,

— дигән җавап алгач, Сөләйман казначыны янына чакырттырды.

— Миңа һәр вилаятьнең елына утыз мең дукат кына алтын озатып торуын

яттан белә бит ул, мәгәр җай табылгач, зуррак калҗа эләктерергә хыяллана

инде. Бирәне тыгылсын соң, ярар, озат. Казна иртәгә дә тулыланмый калмас,

ә мәмләкәт ниргәсендә чери башлаган бүрәнәне алып ташламыйча булмый.

Шунсыз барча дивар череп авачак бит...

Берничә ай көткәннән соң гына Баязитны зынҗырларга төреп кайтардылар.

Сатлык җан булса да, солтан малае бит, күп кешеләр алдында гомерен

кыйсаң, дошман сөенәчәк. Улы Мостафаны үзе карап торып үтерткәне өчен

дә үкенеп бетә алмый. Юк, бу юлы үзе бармаячак. Хүррәм-мәрхүмә кияве

Рөстәмне бик ярата иде. Халык алдында бер ул гына әүлия булып йөрмәсен

әле, аның да берзаманны солтан тәхетенә дәгъва итә башлавы бар. Аның

да кулы канга буялсын, халык йөз чөерер. Сөләйман әнә шундый уйлар

белән Рөстәм бәйне куды, ә тегесе алдан ук бәрхет чатыр кордырттырып

куеп, Баязитның юлына каршы чыкты. Зынҗырларга уралып, коры сөяккә

калып бетсә дә, һаман горур үзе, җизнәсеннән ярлыкау сорау турында хәтта

уйламый да.

— Син үзеңне нинди җәза көтеп торуын чамаладыңмы соң? — дип эндәшкән

Рөстәмгә күзләреннән ут чәчеп, ыржаеп тик тора.

— Чамаладым, барысын да беләм. Җанкыярларыңа, әйдә, әмер ташла.

— Ә юк, — диде Рөстәм шул чагында. — Бик тиз, җиңел генә бәхилләшмә

әле. Әүвәл үз угылларыңның әҗәлләрен күзәт, сиңа — соңгы чират.

Шул минутта ук чатыр эченнән Баязитның дүрт малаен сөйрәп чыгардылар.

Катыйллар аларның муеннарына ефәк бау ташлады. Рөстәм һич югы болары

булса да елый, ялына башлар, дип көткән иде, тик малайлар тарафыннан

шылт иткән дә тавыш ишетелмәде. Корбаннарның тәне тартылып тынган

бер мизгелдә генә чатыр эчендә елак аваз сузган бер сабыйның тавышы

яңгырады. Әсәренгән Рөстәм бизгәк тоткан сыман калтыранды, сүзләре дә

тонык, көчсез чыкты.

— Кем ул анда? Тагын нинди тавыш?

— Төпчек малай. Ике генә айлык. Баязит чыгып качканнан соң туды.

— Чыгарыгыз, монда чыгарыгыз! — дип үкерде Рөстәм.

Бала күтәргән сакчы пәйда булуга, чүл бүреседәй ташланып, ул биләүдәге

сабыйны әүвәл үз кулларына тартып алды, аннары янында торган катыйл

учына ташлады.

— Берсе дә исән калырга тиеш түгел! Сатлык җанның җирдә орлык

калдырырга хокукы юк! Йә, тизрәк бул!

— Газраил син, Газраил! — дип кычкырды Баязит, котырынып-ярсып, тик

аңа башкача авыз ачарга ирек бирмәделәр.

Пәһлевандай яугир, муенына еландай чорналган баулардан арына алмыйча,

җир өстенә ауды.

47

Истанбул өстенә караңгылык күптән ятты инде. Адәм балалары хәзер

түшәкләрдә, юрган асларында ауныйлардыр. Тик Сөләйман гына тәхет залында,

ул йокы бүлмәсенә аяк атлый алмый. Өч катлы салдырып караса да, ястыклары

каты, түшәгенең һичбер җылысы юк. Вәзирләр, сәрдәрләр, әллә нинди кинаяләр

ташлап, аның янәшәсенә япь-яшь җарияләр, чибәр кызлар ташымакчы була.

Сөләйманның һичбер чәчби турында ишетәсе килми, ә башка бер хатынның

солтан түшәгенә сузылып ятуларын күз алдына да китерә алмый. Әллә ничек

кенә сихерләде Хүррәм, дистә еллар элек сихерләде. Вафатына да ничәмә айлар

узды, ә үзе һаман һәрбер ташта, үлән-чәчкәләрдә тере булып, көләч булып,

янәшәдә яши.

Сарай тынды, ихатада аяк тавышлары, өзәңге, ияр, кылыч чыңлаулары,

сакчылар гөжләве — берсе дә ишетелми. Менә, хәзер сикереп торачак та

Сөләйман элеккечә газиз туфрак өстенә, Хүррәм төрбәсе янына юнәләчәк

инде. Солтан ул төрбәне Хүррәм вафатының кырыгынчы көнендә үк, үз

исемендәге — Сөләймания мәчетенең арткы бакчасында төзеттереп куйды.

Түбәләре — алтын, ишекләре — алтын йөгертелгән, ә ташларын юнаннарның

Эллада төбәгеннән китереп җиткерделәр. Андый таш белән Парфенон сараен,

Зевс залын гына бизәгәннәр, диләр. Гаеп итмәсеннәр, Хүррәм аның өчен

Зевстан да, Афродита белән уйдырмалар алиһәсе булган Елена атлы чибәрдән

дә якын. Ул төрбә астында тик Хүррәмгә генә җылы, иркен булсын, Хүррәм

аңа үпкә сакламасын...

Менә, бүген дә барып җитте һәм сөекле төрбәсе каршына килеп тезләнде

ул.

— Тагын килеп җиттем, син көттеңме, Хүррәм? Беләм, көткәнсеңдер. Яуга

йөрү өчен олыгайдым, хәзер күбрәк мин Рөстәмне куам. Дөрес, куандырмый.

Беләсең лә инде, мин үзем бармасам, җиңү яуламыйлар. Ә шулай да, безгә теш

ыржайткан дошманнарның казналарын сындырырга кирәк. Шуңа тын да алмый

һаман сугышабыз. Әйе, син булмагач, киңәш бирүче юк. Бөтен мәмләкәтне

бер ялгызым сөйрим. Истанбулның барча урамына су кертеп бетердем, Алтын

Мөгез култыгы аша күпер сузарга тотындым. Тагынмы? Тагын, менә, Топкапеда

фонтанлы һәм бакчалы яңа сарай төземәкче булам. Аңа барча мәмләкәттән иң

сирәк гөлләрне һәм иң-иң матур чәчәкле куакларны гына китерттерәм. Түбәсен

пыяла белән яптырам да шуның өстеннән тау елгасыдай кайный-кайный агачак

инеш җибәрттерәм. Бик сәер, дисеңме? Юк ла, сәер түгел, аңа барча кеше

тора-бара барыбер ияләшә, аның каравы, ул җиһанда бердәнбер булачак бит.

Пайтәхетне яңартуны тәмамладым бугай, шуңа Синан мигъмарны Кырымга

озаттырдым. Син болгар иле белән София каласын өр-яңадан төзедең бит әле.

Кырым ханлыгы да минем вилаятем, әйдә, яңартсыннар...

Сөләйман кыйналып ташланган бичара шикелле, аякларын көч-хәл белән

сөйрәп, сараена кайтты. Аның ике төн рәттән бер үк бүлмәгә йокларга кергәне

юк. Сарай вәзире, курчактай теркелди-теркелди атлап, икенче каттагы яңа бер

бүлмәгә юл күрсәтеп барды. Ишекне сак кына ачып бүлмә тупсасын узган гына

иде, гаҗәпләнүдән яшен суккан агач төсле бөгәрләнеп катты.

Солтан түшәгендә яшь җарияләр шикелле бизәнгән-ясанган, күкрәкләрен-

ботларын яртылаш ачып куйган элекке хатыны — Гөлсем көтеп ята. Керфек-

кашларына чаклы сөрмә тарткан, бит очларын, иннек ягып, алсулатып куйган.

Менә сиңа яшь килен, адәм тәганәсе! Ничек үтеп кергән ул йокы бүлмәсенә,

кайсы гына хәерсезе моны Сөләйманның ятагына салган?

— Син нишләп ятасың монда, картаеп беткән сыер аламасы? Ни йөрәгең

белән монда кердең? Үзем сине буып үтергәнче, сикереп тор да күз алдымнан

югал!

Гөлсем кайнар су белән пешекләнгәндәй чыгып йөгергәч тә, Сөләйман

барыбер тыелып кала алмады.

— Вәзир, вәзир! — дип кычкырды ул, итәгенә янгын капкан сыман.

Бусагада вәзир белән сакчылары пәйда булуга ук һаман яшелле-зәңгәрле

тавышлар чыгарып фәрман бирде.

— Бу чәчбине таң атканчы буып үтерегез! Ул карачкы турында моннан ары

ишетәсе булмыйм!

48

Истанбулың мөселман дөньясының төп күчәре, төп диңгезе булгач, аңа

хәбәрләр дә, чапкын-җайдаклар да язгы инеш-ерганаклар шикелле агылып

кына тора.

Әнә, Кырымдагы Дәүләтгәрәй гап-гади хат кына түгел, шуңа кушып, тоткын

чаклы тоткын юллаган бит. Анысы да кем бит әле аның? Кичә генә Хаҗитархан

таҗын киеп йөргән Дәрвиш-Гали!

Дәүләтгәрәйнең хат кәгазенә күз йөгертеп чыгуга ук, Сөләйман солтан үз

янына кичәге хан аламасын ашыгыч чакырттырды. Юк, кыяфәте белән үк хан

түгел инде бу. Өстендә урыс кенәзләренең иңеннән төшкән кафтан. Аякларында

шулар ук калыплап биргән дагалы күн итек. Чәчләренә чаклы, урысларга

охшатып, түбәтәй шикелле түм-түгәрәк итеп кистергән бит, адәм тәганәсе!

— Мин Дәүләтгәрәйнең хатын кат-кат укып бактым. Синең элек Мәскәүдә,

урыс тәлинкәсен ялап яшәгәнеңне дә, Хаҗитарханга кенәз Иван китереп

утыртканны да беләм. Мәгәр менә хәзер синең үз авызыңнан ишетәсем килә.

Ничек итеп иман алыштырдың да, Хаҗитархан мәмләкәтен ни рәвешле сатып

җибәрдең син?

Ыкы-мыкы килеп Дәрвиш күп сөйләде, алдый торгач буталып һәм, хәтта,

туктаусыз күз яшьләренә дә батып бетте. Аны тыңлый-тыңлый, Сөләйман

солтан һәр җөмләне үз бизмәненә салып бәяләде, кай очракта җеп очларын

таба алмый тәмам гаҗизләнде.

Әле ярты гасыр элек кенә ярты кыйтгага җәелгән Алтын Урда атлы иксез-

чиксез мәмләкәтне үз кулында биетеп тота, Кырымыннан, Казан, Мәскәү,

Кияү-кала, Себереннән, Каф тау олысыннан кәрван-кәрван ясак җыя иде, кай

арада шулай вакланган да нишләгән бу татар? Әтисе Касыймны тәхетеннән

кугач, менә шушы йолкыш Дәрвишгали дә, хәтта соңрак Казан ханлыгына

килеп утырган Ядегәр дә бер дә Сөләйман солтан тарафына түгел, чит-ят

диндә һәм ата дошман булган урыс кенәзләре алдына барып тезләнгән бит.

Яңа хуҗаларына ярау өчен һәм тегеләре боларга майлырак бер калҗа ташласын

дип, шулар гаскәрендә яубаш булып, үз туганнары, газиз ватаннары өстенә дә

кылыч күтәреп йөргәннәр бит хәтта.

Ярар, шулай, эт шикелле тугры булганнары өчен, Иван бу җасус йолкышларны

тәхет түренә дә китереп утыртты, ди. Казанга — Шаһгалине, Хаҗитархан

дигән ерак бер калага — шушы чын Дәрвишне. Ләкин икесе дә, кулдан кисеп

ташланган тырнак шикелле, барыбер дә үз ватаннары, үз туганнарының

җаннарына үтеп керә алмаганнар. Борчаклары пешмәгән, тәннәре һәм җаннары

ялганмаган. Ватандашлары боларны черек бүкән урынына су читенә этеп

чыгарганнар. Чөнки черек бит болар, тоташы белән черек! Шуңа күрә һичбер

төрле орлык яки алмаш калдыра алмаганнар. Болардагы череклек бөтен илгә

йоккан, илне череткәннәр. Хәзер, менә, Казан дәүләте дә, Хаҗитархан да юк.

Бар кыйтганы, барча күршеләрне дер селкетеп тоткан Алтын Урда мәмләкәтенең

эзе дә калмады бит. Ай-һай, Сөләйман өчен дә сөенеч микән соң бу? Җиһан

бит ул — орыш кыры, туктаусыз алыш сыман. Бүген кемдер җиргә егыла йә

тезләнә икән, аның өстенә дошман калкып чыга. Әгәр шул җиңүче, арслан йә

үгез шикелле көрәеп, инде синең өстеңә килеп ябырылса? Аһ, бу бизмәндә

оттырмаска иде бит, һичбер дошманны да азындырмаска, үз вакытында баш

түбәсенә сугып миңгерәтергә һәм юк итәргә иде!..

Дәрвишгали, йолкыш, һаман сөйли, быдыр-быдыр килә. Аның сүзләре вакыты-

вакыты белән Сөләйманның да колагына килеп керә сыман. Ә эчтә ут.

Казан артыннан Хаҗитархан ханлыгы да урыс кенәзләренең итек астына

сузылып ятканнан соң кичә генә урыс ялчысы булып йөргән Нугай Урдасына

да чират җиткән икән. Әүвәл анда Исмәгыйль мирза бертуган абыйсы Йосыфны

суеп үтергән, ә ул катыйлның җанын Йосыф-мәрхүмнең улы Юныс кыеп аткан.

Юнысын хәзер, үзләре чиратында, Исмәгыйль-катыйлның уллары эзәрлекли,

Сарайчык каласын тоту, мәмләкәтне саклау турында уйлап та караучы юк,

ди. Йосыф-мәрхүмнең кызы Сөембикә турында «Шаһгали сатлыкҗанга

көчләп кияүгә биргәннәр», дигән хәбәр килгән иде, ике-өч ел чамасы узуга,

ул мәликә дә саргаюдан үлеп киткән икән. Сөембикәнең Үтәмеш атлы улын

урыс кенәзләре көчләп чукындырган. Йосыф морзаның Сөембикәдән кечерәк

улы Әкрам Казан ханлыгын кабат торгызырга тырышып яу йөргәндә җанын

тәслим кылган. Хаҗитарханда хан булып утырган Ямгурчы, Казан каласы

эчендә берничә ай буена хаким исәпләнгән Ядегәр, заманында тәхет даулап

йөргән Мөхәммәд, Сәхиб, Сафа, Бүләк, Сәгадәтгәрәйләр — һәммәсе дә сагынып

сөйләргә вә искә төшерергә генә калды. Бүген үзләре дә юк, мәмләкәтләрен дә

җил туздырды инде. Таркалды, коргаксыды, юкка чыгып бетте җир селкетеп

яшәгән бөек татар.

Хәер, алай дисәң, Кырымдагы Дәүләтгәрәй хан, түл туплаган гаярь үгез

сыман, торып-торып аваз бирә әле. Әнә, үзенең Дәрвишгалигә кушып җибәргән

юллама хатында солтан хәтле солтан галиҗәнапләренә нинди тәкәббер рәвештә

киная ташлаган бит!

«Синең татарларга ярдәм кулы сузмасыңны беләм. Бер аранга ике үгез

сыймый, дигәннәре, тәгаен дә, шулдыр. Әмма үзем Казан ханлыгының урыс

астына сузылып ятуы белән ризалаша алмыйм. Син кире кагып фәрман юлласаң

да, мин, барыбер, Мәскәү өстенә зур яу белән барам. Ул Иван атлы явыздан

Казанны безнең кул астына кире кайтаруны таләп итәчәкмен. Ул тыңламый

икән, бөтен мәмләкәтен яндырып көл итмичә, кире кайтасым юк!»

— Әйдә, әйдә, үгез белән сөзешергә алын да башыңны яр инде, — дип

үзалдына пышылдады солтан. Бераз гына вакыт тын алып, уйланып утырды

да, йөзьяшәр имәннәр мәгърурлыгы белән өстәп куйды.

— Юк, татарга йөгән йә дилбегә дигәннәрен берүк бирмә икән! Ияргә

мен дисә, туган аталарын да танырга теләмичә, харап эре булып кыйланалар.

Үзләренә-үзләре харап инде болар, валлаһидыр, харап!..

Сөләйман солтан җансакчыларына борылып фәрман бирде.

— Бу дәрвишнең, бүкән өстенә ташлап, башын чаптырыгыз!..

Ике-өч айдан соң Кырымнан хәбәр кайтты.

— Үзенең улларын һәм йөз егерме мең җайдаклы гаскәр ияртеп барса

да, Дәүләтгәрәй һични кыра алмаган. Дөрес, Рәзән олысына кереп, бик

нык талаганнар, меңәрләгән ясир җыеп өлгергәннәр. Мәгәр Явыз Иван

Үзи2 дәрьясына Песәй елгасы кушылган җирдә яңа кирмән төзеп куюга ук,

Дәүләтгәрәй, койрыгын кысып, үзенең Кырымына кире борылган, ди.

49

— Әткәй! Французлар кәрләләрдән торган цирк җибәргәннәр. Аларның

колгага менүчеләре, бауда йөгерүчеләре, сорнайчылар, көрәшчеләр, хәтта

кәмитчеләренә чаклы — барысы да орчык буе гына адәмнәр, ди. Көннәр буе

сараеңнан чыкмый утырасың. Халыкның синең хакта хаста булып ята, мәмләкәт

белән идарә итәрлек куәте калмагандыр, дип уйлый башлавы бар. Әйдә, синең

белән бергә барып карыйк, — дип кызы Мәһруй кереп ялынгач, Сөләйман

пайтәхет урамнарына чыгып ялтырады.

Кәрлә кәмитчеләр уенын караудан гына тәгәрәп төшмәсә дә, шуннан үзенә

сабак алып калды. Әһә, коллар күзенә төтен җибәрү өчен, әледән-әле алар

каршына чыгып ялтырау отышлырак икән. Шуның хакына гына ул Истанбул

мәйданнарында биюче малайларга, Вена каласыннан китерелгән биш йөз

җырчылар хорына, пәһлеваннар бәйгесенә күз ату өчен чыгып йөргән булды.

Анысы да туйдыргач, Топкапе вәзирен чакыртып, хәйлә корды.

— Мин Мәхмүт солтан капкасыннан чыккан саен туптан атып хәбәр

бирәсез бит. Шуны ишеткәч, базарларда хәмер сатучылар, шарлатаннар, чегән

караклары, таракан урынына, шундук базга поса. Син моннан ары көнсаен

туплардан ике мәртәбә аттыра торган бул әле. Солтан тагын иснәнергә чыкты,

тынгы бирми, дип итәк-җиңне җыеп йөрергә күнексеннәр...

Кызы Мәһруй һаман бирешергә теләмәде, ахры, Сөләйманның тәхет

залындагы почмагына йә җиде-сигез яшьлек малайлар хорын, йә ун-унике

яшьлек көйчеләрне кертә башладылар. Солтан эндәшмәгәч, азынуның чиген

оныттылар. Скрипка, думбра, курай тоткан шул ук көйче малайлар беркөнне

мунчага, Сөләйман юынып утырган чакта килеп кергән. Көйләрне матур, моңлы

итеп сыздыралар алай сыздыруын, әмма берсенең генә дә билдә ыштаны юк.

— Коралларын җыеп мичкә ташла! — дип кычкырды Сөләйман яндагы

вәзиренә. — Ә бу малайларны моннан ары гел күрәсе булмыйм!..

Мәһруй гына һич тынмаган икән, төксе генә елмаеп, янә кергән. Түзә

алмагач, Сөләйман катибларына таба күз ташлады.

— Фәрман әмәлләгез. Рөстәм киявем баш вәзир дә, сәргаскәр дә түгел!..

Бер атнадан Сөләйман өчен бик тә сирәк була торган сөенечле хәбәр

китерделәр.

— Вена каласында тагын бер дошманың, таҗсыз король Фердинанд җанын

тәслим кылган. Тәхеткә хәзер аның Максимилиан атлы улы менгән икән.

Юк, бу юлы да Сөләйманның йөзендә елмаю чаткылары һаман

чагылмады.

Төнлә Хүррәм төрбәсе янына барып утыргач, Сөләйман тагын тирән уйга

калды.

Ялгызлык — хәтта солтан галиҗәнапләре өчен дә сихәт өсти торган,

ләззәтле халәт түгел. Хүррәмне юксынудан, аның белән сөйләшеп йөрүләрдән

котылып та, онытылып та булмый. Аны алыштырырдай фәрештәне, алиһәне,

киңәшчене, илһамчыны, сөяркәне — берсен дә Сөләйман күпме генә эзләсә

дә таба алмаячак. Хүррәм җанашның хәтта рухы да кояш кебек сүнми яктырта

бит. Сөләйман сарайга гына түгел, мәгарә эченә, кое төбенә төшеп качса да,

аның яктысыннан, җылысыннан котылачак түгел.

Ә югыйсә, Сөләйман җитмешне дә тутырып узды инде. Шуның кырык

биш елы — солтан тәхетендә. Ул — унынчы солтан, мәмләкәт тарихында

тәхетне аның чаклы озак еллар буе үз кулында тоткан башка таҗдарлар юк.

Хәер, җыен кара гавам, надан көнчеләр, дошманнар һәм синең чәнчелеп

төшүеңне көтеп йөрүчеләр генә солтаннарның тормышын балда-майда,

җиде кат болытлар өстендә йөзү, дип уйлап хаталана. Мондый олы йөкне

тартуның никадәрле газаплы икәнен солтан үзе белә дә, Ходай Тәгалә генә

гел күзәтеп тора.

Сөләйманга Аллаһ каршында кызарырдай яки Хак Тәгаләнең аны җәһәннәм

табасына бастырырдай гөнаһы юк сыман. Бабасы Баязит Икенче белән әтисе

Сәлим аңа төрек җирләреннән тыш тагын унбер-унике вилаять калдырып киткән

иде, Сөләйман аларның санын егерме бергә җиткерде. Вилаять яки сәндҗак,

еракъяк, дип әйтү генә ансат, ә алар — элек Эллада, Мисыр, Гыйрак, Шам, Алжир,

Тунис, Триполи, Кырым, Судан дип аталган олы-олы илләр, мавр, эфиоп, азәри,

әрмән, гөрҗи, болгар, мадьяр, югослав, албан, серб, хорват, валах һәм тагын әллә

нинди халыклар төзегән аерым мәмләкәтләр. Урта диңгездәге барча утрау — аның

атаулары. Бүген аларның һәммәсе дә Сөләйман кул астында, элеккеге төрек

солтаннарының бу кадәрле байлыкка ия булганы юк. Аңа бер генә солтан рухы

яки туачак оныклар да җебегән, ялкау, пошмас, куркак булуда гаеп ташлый алмый.

Халык аңа әле үзе исән чагында ук «Кануни», «Шәүкәтле» дигән югары атларны

бер нигезсез көе, тиктомалдан гына такмагандыр. Язган икән, булдыралар икән,

инде улы Сәлим яисә оныклары да шундый ук дан яулап карасыннар. Сөләйман

үзеннән бигрәк мәмләкәтне һәм төрек халкын бөек тә, шәүкәтле һәм шөһрәтле дә

итте. Сөләйман дәүләте — билен бөгә-бөгә хәер сорашып йөрүче сәүче дә, кемдер

бармак янаганга тезгә чүгә торган ялчы-кол да түгел. Ходайга мең шөкер, төрек

бүген бар мөселман дөньясын үз кулында тота, аның җиһандагы теләсә кайсы

нәсара кайсарын тезгә чүктерерлек куәте-гайрәте бар.

Бервакыт Хүррәм ничек дип канатланып, янып, йөгерә-йөгерә кергән иде

әле?

— Карале, кара, хуҗакаем минем, бер шаирь синең хакта ничек матур язган!

«Җиһанның барча почмагыннан билен бөгеп килгән илчеләр өчен Шәүкәтле

Сөләйман солтан галиҗәнапләренең итәк очына бит орырга дип чиратка басу да

сәгадәт вә бәхет саналадыр». Итәк очын үбүне бәхет, димәгән бит, ә шуның өчен

чиратка эләгүне дә олы бәхет, дигән. Әй, алтыным, әй, шөһрәтлем минем!..

Юк, ул шагыйрь чаманы нык бозып күпертмәгән, шыттырмаган алай.

Французлар, австриялеләр, фарсылар, мадьярлар юллаган илчеләрне искә алу

да артык. Аларның гына хакимнәре түгел, хәтта инглизләр кайсары Генрих

Өченче дә, «төрек мәмләкәтенең эчке тәртипләрен өйрәнергә рөхсәтең бир»,

дип ялварып, «мәңгелек томаннар ватаны» дигән сихерле атавыннан җитмеш

диңгез аша никадәрле илчесен куган иде ләбаса. Мәмләкәтең даны шундый

атауга да барып җиткән икән, солтанга да шөһрәт. Тик менә алмашчылар ул

төзегән йортны исән-имин һәм шәүкәтле хәлдә саклый алырлармы? Тәхетне

көчсез, умырткасыз, карак, надан хаким үз кулына алса, Сөләйманны да

сагынырлар, юксынырлар әле.

Сөләйман чамалый, ул әүлия яки фәрештә дә, пәйгамбәр дә түгел. Ибраһим,

Мостафа, Җиһангир, Баязит кебек якыннарын харап иткән өчен, мөгаен, аны

сират күпере башында кулларына гөрзи тоткан Нәнкир яки Мөнкир көтеп

торыр. Сөләйман ил дигән үтә кадерле һәм газиз өйнең ниргәләрен какшатырга

ирек куя алмады. Хаталандымы? Ай-һай. Ярар, ул барысына да төкереп кенә

карап, барча улларын да исән калдырган булса? Соң, Сөләйман үзе китеп баруга

ук, Мостафа — Сәлим энекәшен, Сәлим — Ибраһимны, ә Ибраһим Баязитның

гомерен барыбер дә кыеп бетерәчәк иде. Бер уйласаң, Сөләйман киләчәктә

уллары ясаячак гөнаһларны да үз өстенә алды, мөгаен, шулар хакына утлы

табаларда биергә туры килер. Язмыштан узмыш юктыр, җәза икән, җәза.

Ә менә болай, күктән Әҗәл төшкәнне көтеп яту бер дә рәхәт түгел. Җитмеш

тулды, бүген-иртәгә түшәккә егылуы, чирли башлавы бар. Аннары ул түшәк

өстендә бер йотым суга да тилмереп ятучы мескен хәленә калсынмыни инде?

Аның әтисе Явыз Сәлим атасы Баязитның җанын кыйган, диләр. Сөләйманның

улы Сәлим, бәлки, аңа агу да каптырмастыр. Гәрчә, анысы өчен дә өздереп

әйтүләр бик-бик шикле. Ләкин хәтта тап-таза көенчә сарай буенча өрәк кебек

йөрүнең дә һичбер хаҗәте юк. Зиһене төзек булган адәм баласы, әнә, кыргый

кошлар йә хайваннар төсле, башкаларга ризык булмас өчен, кызганыч хаста

хәленә калмау өчен, якыннар һәм халык хәтеренә сәламәт, төзек, сөйкемле көенчә

кереп калу өчен — читкә качып, чит-ят күзенә күренмичә генә хушлашырга

тиештер ул анысы. Менә шулай — горур, газиз, матур булып китә белү хәер.

Тик кенә яткан ташны мүк баса, ди, читкә китеп югалырга кирәк. Әнә,

австриялеләр, мадьярлар өстенә Сөләйман алты тапкыр барды, тик Вена

каласын да, Фердинанд корольне дә тез астына сузып сала алмады. Яуда

үлү — шөһрәт. Сүнәр алдыннан ут та дөрләп ала. Җәсәдеңне якыннарың яки

дошманнарың кыргый җанвар сыман калҗаларга өзгәләп бетергәнче, яуга,

яуга кузгалырга кирәк!

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 1, 2016

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев