Логотип Казан Утлары
Роман

Сөләйман солтан (дәвамы)

Менә, зәнҗиләр башлыгы шаһзадәне тезләре астына сузып салды, аннары аның күзләре ике чатыр арасына корылган пәрдә тарафына таба күтәрелде. Мизгел артыннан мизгел үтеп китте, ниһаять, пәрдә артында яулык җилфердәде. Икенче мизгелдә инде Мостафаның муенын ефәк бау кисәге чорнап алган һәм ул шаһзадәне зәһәр елан сыман буа иде...

Романның башы монда.

41

Бу шыгый Такмасып шаһ, валлаһи да, чи яра шикелле җәфа булды инде. Аны

бер тапкыр Явыз Сәлим туздырып кайткан иде, аннан соң Сөләйман үзе дә ике

мәртәбә дала-сәхрәләр буенча аны чүл бүресе урынына куып йөртте. Үзе генә чакта

сөнни мәзһәбендә булган бар халыкны изә-җәзалый да, төрек солтаннары аның

җиренә аяк басуга ук, пайтәхете булган Тәбриз каласын калдырып, йә Хәзәр диңгезе

аръягындагы үзбәкләр канаты астына, йә Баһдад ягына чыгып кача. Ком бураннарын

ера-ера, күләгә артыннан чабулап йөрүләр тиз туйдыра. Әмма төрек гаскәрләре кире

борылдымы, Такмасып шаһ янә үзенең оясына кайтып керә дә, күк йөзендәге айга

карап чәңгелдәүче котырган эт шикелле, Истанбул ягына борылып өрә башлый.

Сөләйман яңадан-яңа гаскәр кумый торгач, әнә, тагын Тәбризгә әйләнеп

кайткан да, киртә башына менгән әтәч урынына шәрран яра инде.

— Сөләйман калдырып киткән шәехләрне дарга асып куйдым, үзе яңадан

килергә җөрьәт итсә, аның үзен дә асам!

Шулай бүрәнә аша бүре куып кына ятса, Сөләйман әлләни кайгырмас та иде.

Юк, каһәрең, Такмасыпның явызлыгы турындагы хәбәрләр агылып кына тора.

— Такмасып шаһ испаннарның Карл-Карлос корольләре белән сүз

беркеткән. Шулар хәзер ике яклап Фәләстинне синең кулдан тартып алырга

җыеналар икән.

Сөләйманның чигәләре ут капкандай яна, тагын нәүкәрләрне ияргә күтәрергә

туры киләчәк бит. Һәм менә шундый — кылны кырыкка ярырдай мәхшәрдә

солтан сарае бусагасында ике яңа чапкын.

— Йөз илле мең көферле гаскәр белән Мәскәүдәге Явыз Иван-кайсар Казан

өстенә яу сәфәре куган!

— Казан ханлыгына зур һәлакәт яный! Безне коткар, зинһар!

— Шул гына җитмәгән иде тагын! Ни бирән урыслар туя белмәде, ни

Казанныкылар үз-үзләрен якларга өйрәнмәде, — дип сүгенә-сүгенә, Сөләйман

чапкыннарны янына чакырттырды.

Чапкынның берсе — Кырымнан, икенчесе Казаннан ук килеп җиткән.

Дәүләтгәрәй хан үзенең карт бер төмәнбашын җибәргән, ә Казанныкылар

Зәйнәш морзаны гына илче итеп озатканнар икән. Киемнәре бүре талагандай

теткәләнеп беткән морзага Сөләйман солтан теше сызлаган вакыттагы шикелле

йөзен чытып кына төбәлсә дә, ачуын таш йоткандай басып сорау бирде.

— Сез ул урыслар белән ничәмә-ничә еллар буе чиләнәсез инде, нишләп

шуларны эт талаган сыман куа белмисез соң?

— Без көчсез шул, солтан галиҗәнапләре, яугирләр нык җитми. Кырып-

себереп җыйган кырык меңлек чирү белән Иванның йөз дә илле мең җайдагына

ничек каршы торыйк?

Казан чапкыны бер аягы белән идәнгә тезләнгән, күзләрендә өметсезлек,

хәсрәт. Әгәр аны дар агачына озатсаң, ул шуңа да ризалашыр сыман.

— Бәләкәч Үтәмешгәрәй белән аның әнкәсе Сөембикәне былтыр урысларга

үз кулларыгыз белән кол урынына биреп җибәрүегезне ишеткәч, сезнең

җебегәнлеккә хәйран калган идем, — диде Сөләйман, башын усал чайкап.

— Ә хәзер кем генә хан яисә бәйләрбәк булып тора соң инде ул сезнең Казан

каласында?

— Хаҗитарханнан Ямгурчы ханның улы Ядегәрне хан итеп чакырдык.

Үзебездә тәхеткә күтәрергә Чыңгыз нәселеннән булган шаһзадәләр юк бит,

— дип аклангандай итте Зәйнәш морза.

— Ул Ядегәр бик яшь түгелме соң?

— Егермедә.

— Алай булгач, ул Казанны саклый алыр микән, ай-һай, — дип Сөләйман

янә баш чайкаган булды, ә күңелен «Ядегәр ише малай-шалай гына Алтын

Урда дәүләтен дә, элеккеге Дәште-Кыпчак мәмләкәтен дә кабат аягына бастыра

алмый инде», дигән уй җылытып узды.

Зәйнәш морза исә «башка чара юк бит, нишлик инде», дигәндәй иңбашларын

сикертергә генә мәҗбүр иде.

— Ә ул Иван каян гына йөз илле мең җайдаклы чирү җыя алган? Әле ун

ел элек кенә мин Вүлдәмир илә Мәскәү калаларына Кырым татарлары белән

бергә үземнең киявем Рөстәм пашаны да куган идем, урыслар ул вакытта хәтта

йөз мең кадәре дә җайдак туплый алмады, ә кенәзләре исә үзенең мәркәзен

дә ташлап качты.

— Бүген Иван кул астында килгән ул йөз илле мең җайдакның илле меңе

үзебезнекеләр, безнең сатлыклар шул, — дип Зәйнәш морза башын түбән игәч,

Сөләйман хәтта тәхетеннән сикереп үк торды.

— Н-н-нич-чек үз-үзегезнекеләр?

— Илле меңе — Касыйм ханлыгыннан Шаһгали ияртеп килгән хыянәтче татар.

Шаһгали үзе — өч тапкыр килеп тә, Казанныкылар үзен хан итеп танымаганга

күрә урыс ягына сатылган бер хәсис җан. Өстәвенә, тагын берьюлы җитмеш алты

морзабыз да Мәскәү падишаһы янына качып китте. Син ярдәм кулы сузмасаң...

— Тукта, тукта! — дип кычкырып бүлдерде аны солтан. — Соң, илле меңгә

җиткән сатлык җаннарыгыз хасыйл булган икән, сез үзегезнең башны үзегез

ашый торган халык икәнсез бит! Менә, мине ташлап, җитмеш алты түгел, бер

морза да, сыңар бәк тә качмый. Ә сез нишләп шушы чаклы череп беткәнсез соң?

Андый чирле халыкны чит-ят кулы белән генә коткарып йә яклап буламыни?

Үземнең төрек яугирләрен ни хакына дип ияргә күтәрим дә, кем хакына дип

кенә җәһәннәм артындагы яуга куыйм соң мин?

Зәйнәш морза җәллад балтасын көтеп торучы кол шикелле башын һаман-

һаман түбәнгә таба игәч, Сөләйман акланасы килеп дәвам итте.

— Җитмәсә, Казанны яклап ике мең чакрымга куардай гаскәре дә калдымыни

аның? Илле меңлек бер чирүем, әнә, Такмасып шаһка каршы яуда йөри. Икенче

яклап Фәләстингә нәсаралар кайсары Карл кереп килә, аңа каршы янә олы

чирү туплап җибәрәсе. Үземне хәлиф дип атыйлар-атавын да, иллә мәгәр егерме

бер вилаятькә җиткән мәмләкәттә яшәүче илле миллион мөселманны яклап

калу минем өстемдә бит. Миндәге илле миллион мөселман белән Казандагы

бер миллион татарны бер үк бизмән тәлинкәләренә куеп булмый. Өстәвенә, үз

кадерен үзе белмәгән халыкны ничек кенә саклап калу мөмкин?

Солтанны пәйгамбәргә тиң күрәләр, аны бүлдерергә җөрьәт итүче юк. Ә ул,

әлбәттә, җае чыккач, утлы табада биетүне мәгъкуль күрә инде.

— Мәскәүдә илчелек тотабыз, акчага ялланган шымчыларны санап бетергесез.

Шулар аша белешеп торабыз бит, сан ягыннан урыслар татарларга караганда ике

тапкырдан да артык түгел. Аларның бирән теш казнасын шартлатып сындыру

өчен сезгә биш татар ханлыгын бер йодрык итеп тупларга гына кирәк. Тик

ни галәмәт, сез бер-берегезнең башын ашамыйча яши белмисез шул, шаклар

катам. Әле Хаҗитархандагы Ямгурчы Кырымдагы Дәүләтгәрәй кул астындагы

кала-салаларны талап кайта, әле нугайлар йә Себер, йә Казан ханлыгындагы

җәйләүләрне печә-печә үзенеке итә. Алай гынамы соң? Сездә бер чир купты.

Бер ханлык эчендә, ике бертуган шаһзадә арасында низаг-талаш килеп чыкты

исә, үзен кыерсытылган дип санаучы як Мәскәү каласына, нәсара кенәзе

ышыгына кача. Казан ханлыгын гел күзәтеп торам, Габделлатыйф, Илһам,

Мөхәммәтәмин, Шаһгали, Җангали — һәммәсе дә, пайтәхеттәге морзалар

бармак янаган саен Мәскәү тарафына качып, урыс кенәзенең җилән итәген

дә, тегесе боерса, пычрак чабатасының табанын да үпте. Хаҗитарханнан

Дәрвишгали, Кырымнан Шаһингәрәй шаһзадәләр дә шулай Иван чабатасын

барып яладылар. Нишләп яклау эзләп миңа килми алар, ни кишеремә дип

урыс кенәзләре астына барып сыеналар, аңлый алганым юк. Дуңгыз ите, урыс

аракысы, чәчби марҗа, уйнаш-зина, тоташы белән угърылык — барча шушы

хәрәм гамәл сезгә кадерлерәк, муафыйк микәнни соң? Ни өчен дип бүген минем

тәхетем янына килеп җиткәнсездер, нишләп менә хәзер генә төрек солтаны

исегезгә төште — монысы да миңа дөм-караңгы.

Сөләйманның тавышында кырыс аһәңнәр көчәя генә барды.

— Җитмеш дәрья һәм җитмеш дала аръягындагы Казаныгызга төрек

чирүен куып интектерә алмыйм. Сез, татарлар, анда үзегез дә җитәрлек. Менә

Кырым татарлары сезне яклашырга барсын. Әнә, Хаҗитархандагы, Нугай

далаларындагы, ахыр чиктә Таш Билбау1 артындагы Себер татарларын чакырып

китерегез. Биш ханлыкка чәчелгән татар бердәм йодрык булып туплана белә

икән, сезне көфер Иван гына түгел, барча нәсара чирүе саранча көтүе сыман

ябырылса да, мәңге җиңә алмас!

Беркадәр уйланып утыргач, Сөләйман Кырымнан килгән төмәнбаш ягына

да бер-бер артлы фәрманнарын атты.

— Кайтуга ук Дәүләтгәрәйгә тапшыр. Мин сезнең гомер-гомергә Хаҗитархан

ханнары белән пычакка-пычак килеп ятуыгызны беләм. Ул кырымлылар

кулында булган барча нугайларны, Хаҗитархан татарларын иреккә чыгарсын

да, Йосыф морза белән Ямгурчы ханга кайтарып бирсен. Аннары шул ук

Дәүләтгәрәй аша Йосыф мирза белән Ямгурчы ханга да фәрман җибәрегез. Мин

аларның һәркайсыннан бер йодрык булып берләшүләрен, бер ата угылларыдай

яши башлауларын таләп итәм. Шунсыз сезне күрше бирән урыс көтүдәге

сарыклар урынына берәм-берәм ашап бетерәчәк. Бердәмләшеп күрше бугазына

ябышырга өйрәнмисез икән, сез бүре тәгаменә һәм тезләнгән хәлдә гомер

кичерергә дучар ителгән колчуралар гына булып калачаксыз.

Сөләйманның Зәйнәш морзага төбәлгән соңгы хөкем карары туп утыдай

усал яңгырады:

— Ахыр чиктә сез Мәскәү ягына качкан җитмеш алты сатлык морзагызны

суеп котылыгыз. Аннары Иван әләме астына баскан илле мең Шаһгали соранын

кырып бетерегез. Шушы яман шештән котылмыйча, сезгә азатлык кояшы

елмаячак түгел!

42

Сөләйман Такмасып шаһка каршы яңа яуга баш вәзир Рөстәм пашаны

гаскәрбашы итеп озаткан иде дә, «кадерле кияүкәе», «талак» сүзеннән соң

әйләнеп кайткан юньсез килен сыман, хурлыкларга калды.

— Диярбакыр каласы янындагы беренче яуга керүгә үк янычарлар фетнә

күтәрделәр. Алар минем әләм астында сугышудан баш тарта, фәкать улың

Мостафаны гына үзләренең сәрдәрләре урынына таләп итә, — дигән сылтау

белән акланды ул үзе.

Әмма Рөстәм яшереп калдырган иң төп серне төмәнбашлар итеп озатылган

бәкләр чиште.

— Рөстәм паша янычарларны туплар чылбыры тезелгән таш кыялар өстенә

ташлады бит. Такмасып шаһның нәкъ шул урында безне көтүен дә, дошман

ике йөз туптан тоташ ут ачасын да баштук белеп торды. Янычарлар әүвәл аннан

кирмән диварларын тупка тотуын таләп иткән иде, Рөстәм паша аларның

гозеренә колак салып-мазар санлашмады. Ә аның фәрманына буйсынып

һөҗүмгә томырылгач, янычарларның ярты гаскәре камыш сабагыдай кырылып

кына бетте.

— Әһ, шәхсән үзем бармагач, юк инде ул! Үзем яуга чыккан чакта гына җиңү

килә безгә! — дип күкрәкләрен төя-төя шапырынды солтан. — Болай булгач,

шәхсән үзем яуга барам инде, үзем барам!

Ләкин Сөләйман шул көнне үк Мостафа янына чапкын юлларга да

онытмады.

— Инде дүрт малай атасы булды түгелме соң? Хатын-кыз итәге астына качып

яшәү җитәр, янычарлар янына төмәнбашы булып яуга очсын!

Ә Сөләйманның кабат Тәбриз ягына җыенуын белеп алуга ук Хүррәм янә

кайнап торган казан эченә чумган кебек булды. Чыңгызханны, әнә, ауга чыккан

җирендә дә ияреннән егылып хасталангач үлеп киткән, диләр. Ә Сөләйман

күңел ачарга түгел, яуга чыкмакчы бит. Яше дә аз түгел, алай-болай булып,

әгәр китеп барса? Сөләйман җанын тәслим кыла калса, тәхеткә юл ачык, иртәгә

үк аңа Гөлбаһар еланның малае Мостафа паша менеп утырачак. Эче-башы үч

вә мәкер белән тулы Мостафаның әле яу сәфәрендә вакытта ук Сөләйманны

йә җанкыяр юллап, йә агулап юк итүе мөмкин. Җаен табып, үзе үк хәнҗәрен

туган атасының йөрәгенә батырып алырга да күп сорамас. Ә инде тәхетне

эләктердеме, ул Хүррәмнең балаларын суеп чыкмый калмый. Шулар артыннан

Хүррәмнең үзенә дә кабер, кабер, кабер!

Хүррәм ярсый-ярсый солтанның тәхет залына бәреп керде.

— Син нишләп Мостафа угылыңны үз канатың астына алырга булдың әле,

җаным? Мин синең җиңү яуламыйча кайтмасыңны беләм. Ә Мостафа яныңда

булдымы, җиңү дан-шөһрәтен аның белән урталай бүлешергә туры киләчәк

бит, — дип әүвәл эчендәге агуын күрсәтмичә, ипле башлады ул.

— Мин инде утыз елдан артык гомер буе җиңелүне белмим, «Шәүкәтле»

дигән кушаматны да тиктомалдан гына такмадылар, — дип Сөләйманның

һаман болытлар өстендә йөзүен күргәч кенә, Хүррәм солтанбикә төп һөҗүмгә

күчте.

— Шәүкәтлесен-шәүкәтле син, җаным. Иллә мәгәр тәхетең астына яман

учак ягуларын гына һич тоемламыйсың. Синең сөекле Мостафаң үзеңә баз

казый, газиз атасын әле исән чагында ук тәхетеннән чәнчелдереп төшерергә

йөри. Син болытлар өстендә фәрештә шикелле очынганга күрә аяк астыңда

янгын кубуын күрергә теләмисең.

Сөләйманның йөзе әсәренде, хәтта аның чалмасына беркетелгән якут

ташның да төсе-затлылыгы тоныкланды сыман. Хүррәм кашларын борыны

өстенә өеп, карашына очкын куша икән, Сөләйман аның күзләренә төбәлеп

карый алмый. Хүррәм ярсыган чакта аның күзләре солтанны йә кайнар учакка

салгандай, йә диварга кадаклап куйгандай була. Ни генә уйламасын, Хүррәм

аны үтәли күреп тора һәм яндыра сыман. Шуңа күрә аның карашыннан качып,

читкә төбәлеп сөйләшү хәерлерәк.

— Нинди янгын, ниткән учак тагын? Сөйлә, солтанбикә.

Хүррәм җиң очыннан саргылт кәгазь кисәге чыгарып, Сөләйманга сузды.

— Венадагы Фердинандның хатыныннан ашыгыч хат алдым. Минем

сүзләремә ышанмасаң, мадьяр илчеләрен чакырт та шулар укып бирсен.

— Ничек инде үз хатыныма үзем ышанмыйм, ди? — дип Сөләйман кул

селтәгәч, Хүррәм хатны алып, җиң эченә йомды.

— Биш-алты ел элек Фердинанд өстенә соңгы яу белән баруларың

хәтереңдәме, җаным? — Сөләйман сүзсез генә ияк кагып куйгач, Хүррәм дәвам

итте. — Шул вакытта Трансильваниядәге Яношның да синең канатың астына

тота-каба килеп җитүен сөйләп шапырынган идең. Имеш, Янош — синең

вассалың да, ул тәхеттә ясак бәрабәренә генә утырып тора икән, янәмәсе. Әмма

Истанбулга кайтып кергәч, үзең ачыкладың. Ул Яношка французлар короле

Франциско акча юллаган, ә теге курчагы шул ришвәтне аклау өчен генә синең

канат астына килеп җиткән. Боларның һәммәсе турында да сиңа Франциско

сараена җибәрелгән шымчыларың кайтып хәбәр итте, шулар исеңдәме?

Сөләйманның күзләре чалмасына кадәр менеп киткән кебек булды, ул,

гомумән, балавыздан катырып ясалган сынга охшап калган иде.

— Ә Франциско әле шул чакта ук курчак Янош белән астыртын солых төзеп

куйган икән инде, — дип зәһәрләнә-зәһәрләнә дәвам итте Хүррәм. — Алар

тәхеттән сине чәнчелдереп, урыныңа Мостафаны утыртмакчы булган. Нинди

хикмәттәндер син ул мадьяр явына Мостафаны чакырмыйча калдың. Ә

Мостафаң янәшәңдә йөрсә, Янош курчак яллап җибәргән катыйллар шул яу

сәфәре вакытында ук синең җаныңны кыярга тиеш булган. Син күкләргә чөеп,

паша дәрәҗәсе биреп үсендергән Мостафа француз короле Франциско белән

дә, монафыйк Янош белән дә күптән бәйләнештә. Син үзеңә үлем куркынычы

янавын да исәпләп тормыйча, катыйл Мостафаны үз канатың астына, үз

куышың эченә чакырасың.

Сөләйман уртларын чәйнәп утырды, каш астыннан төбәлгән карашы елан

теленә охшап ялтырады.

— Мостафаң да, әнә, йоклап ятмый, янычарларның һәммәсен дә үз ягына

сатып алган инде. Рөстәм киявеңне булдыксызлыкта гаепләүләре — фәкать

сылтау гына. Франциско казнасында байлык Кара диңгез чаклы. Янычарларның

яртысын үз ягына сатып алу аңа берни тормый. Ә ул сатлыкҗаннарның Мостафа

синең чатырыңда пәйда булуга ук солтан галиҗәнапләрен, син кояшкаемны

әрәм итеп куюлары мөмкин. Нишләп син үзең генә берни күрмисең дә, нигә

сакланмыйсың, җаным, солтанкаем?!

43

Ван күле буендагы Иске Кала кирмәненә килеп җиткәнче үк Сөләйман ике

якка ике чапкын куды.

— Җиңүләре белән шөһрәт алган Мостафа паша Иске Кала янындагы солтан

чатырына килеп җитсен!

— Маниссадан Мостафаның барча угылын җыеп китерегез!..

Ван күле тирәсе — җәннәт бакчасыдай гүзәл почмак. Сөләйман ыстан корып

куйганнан соң махсус урап чыкты. Кул сузымында гына Арарат таулары. Аның

түбәсендә мәңге эремәс карлар, ап-ак дөнья. Араратның өркәчләрен шәйләү

дә бик читен, тауга терәлеп диярлек аккош каурыйлары шикелле ак болытлар

йөзә. Ул болытлар, Арарат түбәләре Ван суында кайтарылып уйный. Күлнең

читендәге сулар зәңгәрсу йә яшькелт төстә сыман, ә уртасы әнә шул болытлар

чагылганга күрә яп-якты, ак. Күлнең чите күзгә күренми дә, ул тауның

итәкләренә барып тоташа күк.

Ә иске кирмән дигәннәре, ай-һай, биек! Арарат тавыннан бер як читтә,

тип-тигез үзәнлек уртасындагы мәрмәр кыя өстендә утыра ул. Мәрмәр кыяны

ниндидер пәһлеван тауның түбәсеннән куптарып алган да шушы үзәнлеккә

төшереп куйган сыман. Кирмәннең өч ягы, иелеп карасаң, бүрегең йә чалмаң

төшеп югалырдай төпсез кое. Ул өч яктагы кыяларның биеклеге ике йөз аршин

бардыр. Дүртенче яктан кирмәнне борынгы бабайлар төзегән таш диварлар

һәм дәү мәчетләр чаклы ташлар бикләп куйган. Кирмәннең түбәсендә таш

манара һәм таш сарайлар тезелешеп киткән. Ничә кабат урап чыксаң да,

һични аңламассың. Таш манараларны ике мең еллар чамасы элек үк төзеп

куйганнар, шул дәвердән бирле кирмәнне әле теге як, әле бу як дошман үз

кулына төшергән. Ләкин алар ике йөз аршинлы мәрмәр кыялар өстенә ничек

итеп менә алганнар соң? Мондый кыялар очына җиткерердәй баскыч корып та,

күк йөзеннән аркан төшереп тә булмый, мәгәр ничек, ничек итеп бу кирмәнгә

бәреп керә алганнар?

Кирмән эченә ун меңләгән яугир яшереп булмый, аның гарнизонын да

әкияттәге Гали батыр, Алып батырлардан җыймаганнар бит инде. Ләкин

дошман кулына бирелергә теләмәгәнгә күрә Арарат тавыннан шушы кирмән

уртасына чаклы җир астыннан балчык торбалар сузып калдырганнар. Таудан

килгән сулар кирмән уртасында чишмә кебек һәрчак бәреп торган, дошман

никадәрле генә эзләмәсен, балчык торбаларны мәңге таба алмаган. Яу корбансыз

булмый, ә камалыш тотучылар шәһидләр өчен кыя эчендә махсус каберлек

тә ясап куйганнар бит. Ул мәгарәгә тап-тар сукмак та юк, кирмән сакчылары

корбаннарны кыя өстеннән мәгарә авызына баулар белән генә төшергәннәр

икән. Шуңа күрә бер генә дошман да шәһидләрнең җәсәдләрен мәсхәрә

кыла алмаган. Никадәрле үҗәтлек һәм фидаилык булган безнең бабайларда!

Рухларына шәүкәтлелек, шөһрәт һәм дан яусын!..

Сөләйман үзенең ефәк чатырларын менә шушы кыя-кирмән белән янәшәдә,

үзәнлек уртасына корып куйган иде. Такмасып шаһ Халеб каласы тирәсендә

йөри, Диярбакырга тиз генә кайтып җитмәячәк, дигән хәбәр килде. Солтан

башы белән Сөләйман ниндидер карачура бәкләр, төмәнбашлар белән яуга

керә алмый, Такмасып шаһның шәхсән үзен дөмбәсләргә кирәк. Арттан бүре

кумый, Мостафа соранны да шушы үзәнлектә каршылау отышлырак...

Бу көннәр эчендә Мостафа үзе дә Ван ярына җиткән иде инде. Янычарларның

дистәләгән меңбашлары аны Иске Каладан йөз чакрымнар алда көтеп алды.

Йөзләре хәвефле һәм ярсу. Алга кузгалуга, Мостафаны тимер боҗра итеп

урадылар. Янычарлар үз ыстаннарын солтан чатырларыннан читтә корып

куйган. Аңа кайтып керүгә үк меңбашлар, тәүге булып, үзләре сүз кузгатты.

— Солтан галиҗәнапләре табан астына кыздырылган без кадаган сыман

бии-бии сине көтеп тора. Янында иң тугры сәрдәре кыяфәтендә Рөстәм

бөтерелә. Ул мәкерле җанның синең өчен шөһрәткә юл ачып торуына бик

нык шикләнәбез. Рөстәм Такмасыпка каршы яуда җиңелеп, үзенә мәңге юып

алалмастай хурлык җыйды инде. Хәзер аның мәкерле тозак корып, синнән

котылырга җай эзләве мөмкин.

— Минем Рөстәм паша белән пычакка-пычак килгәнем, хәтта аны юньләп

күргәнем дә юк. Уртак казан асып карамагач, мал бүлешергә, типкәләшергә

дә сәбәп юк шикелле, — дип Мостафаның җиңел генә кул селтәвен күргәч,

тагын тотындылар.

— Ай-һай, Мостафа паша, бигрәк беркатлы син! Без аңа буйсынудан

гомумән баш тарттык, ә синең әләмең астында җиңү артыннан яңа җиңү яулап

бирәчәкбез. Кайнар шулпадан теле пешкән кунак күршесенең ашына тоз вә

борыч тутырмый каламы соң?!

— Юк, борадәрләрем, Рөстәм пашадан бигрәк анда минем атай бар бит.

Аның мине җәзага тарттыру өчен Рөстәм пашага юл куеп торуына һич

ышанмыйм. Мине җәзага тарттырырдай һичбер сәбәп тә юк. Ахыр чиктә, солтан

галиҗәнапләренең күзенә барып күренмичә дә ярамый бит, — дип Мостафа

чигенмәгәч, тынычланган кебек булдылар аннары.

Ул арада шымчылары барча серне хәбәр иткән бугай, солтан тарафыннан

өстәмә чапкын да килеп җитте.

— Солтан галиҗәнапләре Мостафа пашаны янә үзенең чатырына дәшә.

— Шаһзадә өчен солтан янәшәсендә аерым бер чатыр корылганмы? — дип

сорады Мостафа.

— Юк, солтан галиҗәнапләренең чатыры болай да бик иркен, — дигән

җавап ишетелгәч кенә Мостафаның йөзенә беренче мәртәбә хәвеф чаткылары

кунган кебек булды.

Янычарларның меңбашлары да тирән хафаланды. Берсен-берсе бүлеп шөбһә

ташладылар.

— Аяк та атлыйсы булма, солтанның сине тозак корып каршылавы

мөмкин.

— Сарай уенын солтан оештырмый, мәкерле тозакны ялагай яраннар кора

торган була.

Мостафа уйга чумды. Атасы Сөләйманның нинди дә булса яман сырхаудан

җәфа күргәне юк, аңа үлем куркынычы янап тормый, тәхет язмышы өчен

янарга-көяргә бик-бик иртә. Аннары Мостафаның тәхеткә ниндидер дәгъва

белдергәне яисә атасы турында яман сүз әйткәне дә юк бит әле. Ә мәмләкәткә

һәм солтанга хыянәт турында әйтеп тору да артык. Атасы аны пайтәхеттән

мең чакрымдагы Кызыл диңгез ярына юллап карады бит, ә Мостафа, чит-ят

ышыгына качардай мең сәбәп булса да, хыянәт турында уйларга да җөрьәт итә

алмады. Шулай булгач, атасы аны кайсы адымы өчен генә гаепли алсын да, ул

үзенең «шаһзадә» дип олыланган улын нинди җәзага тарттырсын ди инде?

— Мин куркак җан түгел, янычарлар күләгәсенә качып ята алмыйм. Мин

һичшиксез барам, — дип үз карарын белдерде Мостафа.

Дусларының үкенечле карашларын тойгач, тагын да катгыйрак тавыш белән

әмерләрен бирде.

— Ак төстәге айгырымны тотып иярләгез. Атаема шуны бүләк итәм. Чин

сәүдәгәрләре калдырып киткән уналты эргәле ефәк чатыр — минем олавымда.

Атай мәҗлесеннән соң кирәк булуы бар, аны әзерләгез.

Мостафа бил каешына алтын кынлы кылычын тага башлагач, меңбашларның

берсе барыбер дә кыю пышылдады.

— Мин үземнең янычарларыма әмер биреп куям. Сиңа хәвеф туса, без күз

ачып йомганчы килеп җитәчәкбез.

— Кирәкми! — дип гыжылдады Мостафа, усал итеп. — Моны белеп алса,

солтан безгә фетнә кузгатуда гаеп ташлаячак. Янычарлар гомере белән уйнап

булмый, тын гына көт. Ышан, мине солтан җәзага тартырдай һичбер гаебем

юк...

Сөләйман чатыр тәрәзәсеннән күзәтеп һәм хәтта сокланып та торды. Ап-ак

айгыр өстендә солтан ыстанына килеп кергән Мостафа кыяфәте белән үк матур,

гаярь иде. Җиң очлары, якалары, итәкләре алтын белән укаланган җилән. Баш

түбәсендә якут ташын җемелдәтеп торган бәрхет чалма. Билдә алтын кынлы

ятаган, айгыр муенында алтын тәңкәләр чигелгән затлы тезген.

Җайдак солтан чатырына якыная башлагач, җансакчылар атның йөгәненнән

усал каптырдылар. Мостафа сорау да биреп тормыйча ияреннән төште. Ул инде

чатыр авызына таба атлый ук башлаган иде дә, әзмәвердәй зәнҗи сакчылар

аның юлын бүлде.

— Солтан галиҗәнапләре сине төп чатырда түгел, янкормада көтә.

Аптыраудан башын чайкаса да, Мостафа вәкарь адым белән төп чатырга

терәлеп торган кечерәк чатыр авызына төбәп китте. Ике чатыр арасына үтә

күренмәле пәрдә корып куелган, Сөләйман барысын да шуның аша күзәтеп

тора иде.

Мостафа чатыр эченә аяк басуга ук эчкә кертеп яшерелгән җансакчылар

ике яклап аның өстенә кисәк ябырылды. Гомер буе аксөяк булса да, Мостафа

үтә сизгер һәм гайрәтле икән. Ул үзенә сөлектәй ябышкан зәнҗиләрне песи

балалары урынына читкә сибеп атты. Күз ачып йомганчы кыныннан ятаганын

суырып чыгарды да бер зәнҗинең муенына чапты. Ятаганын икенче кабат

күтәреп өлгермәде, ишек ышыгына качып торган зәнҗи аның иңбашына сөңге

белән орды. Ыңгырашып җиргә тезләнгән Мостафа өстенә тагын эт көтүе сыман

килеп ябыштылар. Менә, зәнҗиләр башлыгы шаһзадәне тезләре астына сузып

салды, аннары аның күзләре ике чатыр арасына корылган пәрдә тарафына таба

күтәрелде. Мизгел артыннан мизгел үтеп китте, ниһаять, пәрдә артында яулык

җилфердәде. Икенче мизгелдә инде Мостафаның муенын ефәк бау кисәге

чорнап алган һәм ул шаһзадәне зәһәр елан сыман буа иде...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 1, 2016

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев