Логотип Казан Утлары
Роман

Сөләйман солтан (дәвамы)

"Мин шәхсән үзем тәхет чирен йоктырмадым әле. Ә менә Сәлим абыегызның да, тора-бара сезнең дә андый яман чиргә тап булуы мөмкин. Шуңа күрә үз вакытында, кулга кылыч эләктергәнче үк сүз беркетик. Кем генә, кайсыбыз гына солтан вә хакимдар булуга ирешмәсен, ул бер туганына да кул күтәрергә тиеш түгел"

Романның башы монда.

39

— Мостафа абый кайткан! Солтан, ниһаять, үзенең угылына да паша

дәрәҗәсен биргән! — дигән хәбәр белән Баязит энекәше Җиһангирны кочагына

алып өлгермәде, артта янә ишек ачылды да, май кояшы сыман елмаеп, Мостафа

шәхсән үзе дә пәйда булды.

Шап-шоп килеп, кабат күрештеләр. Унсигез яше тулуга ук, Баязитны да

солтан үзенең тәхет рәшәсеннән бик еракка, Конья каласына бәйләрбәге

итеп куган иде. Шуннан бирле Истанбулга Баязит бик тә сирәк кайта,

Мостафаның юлына Хүррәм йозак элгән, ике-өч елга бер генә күрешкәч, ихлас

сагынышканнар.

Бергә җыелуның сере тиз ачылды.

— Солтан Топкапеда диван өчен махсус сарай төзегән, шуны ачу хөрмәтенә

мәҗлес үткәрәчәк, — дип, берсен-берсе бүлә-бүлә, ике абзый кеше төпчек

энекәшләренә соңгы яңалыкны җиткерделәр. — Түбәсенә зур манара куйган,

бу йорт моннан ары «Гадәләт сарае», дип аталачак икән.

Кызып киткәч, солтан галиҗәнапләрен янә мактадылар.

— Безнең атайга яңа бер чир йоккан. Ул Истанбулны бар җиһанның мәркәзе

итеп үзгәртергә алынган бит әле. Рум каласыннан Синан атлы бик тә мәшһүр

мигъмарны чакырткан, ди. Тегеләрдә гөмбәзләренең биеклеге кырык аршинга

җиткән София мәгъбәде бар, ә безнең атай, шуны уздырып, манаралары алтмыш

аршинлы үзәк мәчет төзетмәкче икән.

Мостафа — өлкәне бит, дилбегәне күбесенчә үз кулыннан җибәрмичә тотты.

— Сәлим әниегезнең куенында яши, аның турында нинди хәбәрләр бар?

— Аның бар кайгысы — җария итәкләре, — дип Баязит яман төкеренде. —

Тагын бер чире бар — шәраб мичкәсеннән аерылмый. Халык үзенә «сәрхуш»

дигән яманатны тагып өлгергән дә бугай...

Абзыйлар сөйләшкәндә Җиһангир икесенә дә ялт-йолт кына итеп күз

йөгертте. Мостафа утыз бишне генә тутырды бит әле, ә ике як чигәсенә дә ап-ак

бәсләр кунган. Баязитка, гомумән, егерме биш кенә, тик аның да маңгаенда, күз

тирәләрендә тирән җыерчыклар. «И-и, тәхеттән читкә тибелеп яшәүләр дә җиңел

түгел икән, — дип җиңел сулап куйды Җиһангир. — Минем тәхет өчен янасы-

көясем юк, һич югы шуның хакына Ходай Тәгаләгә рәхмәт укыйсыдыр».

— Синең икенче малаең тууы турында хәбәр килгән иде, бик тә мәмнүн

булдым. Иллә мәгәр, барыбер дә, миннән калышасың, — дип Мостафа

Баязитның җилкәсенә сугып шаярткач, тегесе дә авыз гына ерды.

— Сәфәрләрдә йөреп, соңга калгансың бит, мин өч малайның атасына

әверелдем инде. Синеке дүрт кенә, озакламый куып җитәчәкмен.

— Ә син һаман үз өнеңне ташлап китә алмыйсың, элеккечә Баязит

бакчасында. Топкапедагы яңа сарайда синең башыңа урын тапмыйлармы

әллә? — дип Мостафа инде Җиһангир тарафына шаярткан шикелле киная

ташлагач, төпчек энекәшләре чебен куган сыман кул селтәде.

— Әй, ул сарайның миңа нигә кирәге бар? Яңа кәвеш аяк кыра, хәтта

чыбыркының да яңасы тәнне яра торган була бит ул.

— Сине газәл, робагыйлар язуда бик шомарган, диләр. Халык теленә кергәч,

мөгаен дә, хактыр?

— Тырмаштырып азапланам гына, күкрәк сугып сөйләрдәй газәлләр юк,

халык күпертергә ярата ла инде, — дип Җиһангир оялудан башын түбән

игәч, Мостафа белән Баязит та бик кызганып кына энекәшләрен күздән

кичерделәр.

Их, энекәшләре туган җанлы, бик бай күңелле дә, бөкре, кызганыч

шул. «Сиңа да башлы-күзле булырга вакыт инде», дип киная ташлар идең,

гарьләндереп яисә җәрәхәтләп куюың бар. Ә һаман болай, мәгарәгә йә хөҗрәгә12

кереп бикләнгән дәрвиш сыман, шушы сарай ышыгына гына качып ятса, гомер

буе ялгызлыкта чиләнер микәнни соң?

Көтмәгәндә чынаяклар зеңләгән тавыш ишетеп, ишек тарафына караш

ташладылар. Сөбханалла, яннарына мөлаем йөзле, бик җыйнак гәүдәле унөч-

ундүрт яшьлек кенә бер кыз кереп килә. Яңаклары алма кебек алсу, кашлары

сандугач канатларыдай кыйгач, иреннәре пешкән җиләк сыман, күз тимәсен.

Кунакларга таба күтәрелеп багудан да ояламы инде, карашын Җиһангирдан

аермый да үзе.

Мостафа белән Баязитның бизмәннәрен тоемлады, ахры, яшүсмер кыз

ишектән тавыш-тынсыз гына чыгып югалуга, Җиһангир кыяр-кыймас кыяфәттә

телгә килде.

— Сарайдагы кырнак кызларның берсе Разия бу. Менә аннан сораштырып

карасагыз була иде. Язган газәлләремнең күпчелеген, беренче булып, мин

аңарга укыйм.

Абзый кешеләрнең җанына җылы йөгергәндәй булды. Бик хуп, бик хуп. Бу

газәлләр уку учак кебек кабынып китсә генә ярар иде.

Байтак вакыт буе гөрләшеп утыргач, Мостафа китәргә дип кузгалды.

Саубуллашу алдыннан шактый катгый итеп сүз башлады.

— Сезнең икегезне дә ерак бабабыз Морад солтан язып калдырган кансыз

канун белән таныштыр, дип беләм. Аның «Тәхет варислары турындагы» канунын

хәтергә төшерүем. Ул тәхеткә юл арчу өчен, җанкыярлар яллап, үзенең унтугыз

туганын үтерттергән. Шушы җинаятен, вәхшилеген аклау өчен соңыннан нәкъ

әнә шул канунны чыгарган да инде. Әмма начар гадәт йогышлы була, дигән

шикелле, Морад солтан язып калдырган ул канунны башка варислар да үзенә

калкан иткән. Явыз Сәлим бабайны гына искә төшерегез. Әтисен агу биреп

үтерткәнме-юкмы, ул хәтлесе өчен бәхәсләшә алмыйм, андый сүзләр әле булса

йөри. Иллә мәгәр үзенең ике энекәшен үтерткән бит, монысы инде һәр кешегә

мәгълүм.

Баязит белән Җиһангир тын да алмый тыңлап тордылар, ләкин Мостафа

алар карашында яшерен аптыраш, хәтта шомлану чаткылары да күргән кебек

булды. Шуңа инде үзенең төп тәкъдимен дә көттермичә генә әйтеп салды.

— Ходай Тәгалә безгә нинди тәкъдир язгандыр, анысын белеп булмый.

Әмма бизмәнгә салып үлчи башласаң, безнең өчебез дә тәхетне дәгъвалау

хокукыннан мәхрүм ителмәгән. Атаебыз мине әле сабый чакта ук шаһзадә,

дип атаган, анысы сезгә дә мәгълүмдер. Шул ук вакытта ул әллә кайчан Сәлим

турында да булачак шаһзадә, дигән сүзне ычкындырган. Мин шәхсән үзем тәхет

чирен йоктырмадым әле. Ә менә Сәлим абыегызның да, тора-бара сезнең дә

андый яман чиргә тап булуы мөмкин. Шуңа күрә үз вакытында, кулга кылыч

эләктергәнче үк сүз беркетик, димен. Кем генә, кайсыбыз гына солтан вә

хакимдар булуга ирешмәсен, ул бер туганына да кул күтәрергә тиеш түгел.

Чит мәмләкәткә чыгып качарга ирек бирәме ул, үз канаты астында вәзир яки

көтүче итеп яшәтәме — анысы солтан булуга ирешкән кеше хөкемендә. Тик

аның һичбер вакытта да, бернинди хәйлә йә мәкер белән дә үз туганнарының

канын коярга хокукы юк. Сез шушының белән килешәсезме? Шул вәгъдәме?

— Килешәбез, абый, вәгъдә, вәгъдә, — диде әүвәл Баязит энекәше.

— Вәгъдә генә түгел, ант итәбез! — дип хуплады шундук бөкре Җиһангир да.

Шуннан соң алар янә кайнар итеп кочаклашып хушлаштылар.

40

Сөембикә мәликә белән Кушчак угланнан соң Казан эчендәге идарә

Ходайкол һәм Нургали Ширин кебек икейөзле морзалар кулына күчеп беткән

иде. Шулар Зөядәге баскын кенәзләр тарафына Себер морзасы Бибарс белән

Колшәриф сәетне илче сыйфатында мәҗбүриләп-куып юлладылар.

— Без Мәскәү күз уңында тоткан ханны утыртуга риза. Шаһгалине тизрәк

китерегез.

Август уртасында Мәскәү дәүләтенең балта сабы булган курчак Шаһгали

өченче мәртәбәсенә Казан иленең тәхетенә иңде. Сөембикә мәликәнең якташ

булуыннан файдаланып, кирмән-диван тирәсенә нугай морзалары оялап

беткән икән. Шуларны үз ягына аударырга ниятләп, Шаһгали Сафагәрәйдән

калган бер тол ханбикәне — нугай киленен — рәвешен китереп һәм никахлап,

үзенә хатынлыкка да алып куйган булды. Ләкин, юк, төп бәла кодалыкта-

кардәшлектә түгел, Казан морзалары курчак ханга арты белән торуны барыбер

туктатмады.

— Тау ягының Мәскәү кул астында калуыннан без нәразый. Ханлык таҗын

киеп алгансың икән, чирмеш илә мукшы җирләрен Казан тәхетенә кире

кайтар.

Морза белән сәүдәгәрләр шундый бердәм таләп тәкрарлый башлагач, Шаһгали

әүвәл әле ыжламаган иде, мәгәр шушы ук җырны диван утырышларында

кабатлап та тынгы бирмәделәр.

— Иделнең уңъяк ярындагы олысларны кайтару өчен көрәшмисең икән,

тәхет хакына урыс ягына сатылгансың, димәк.

Гайрәт күрсәтмәкче булып, Шаһгали Зөядәге Серебряный атлы кенәз

каршына барып басты.

— Ясак җыеп чыгу өчен миңа Идел аръягында чирмеш илә мукшы

олысларын әйләнергә кирәк.

— Һәй, хан галиҗәнапләре, сөякне тешләренә каптырган эт аны кире

бирәмени? Иделнең аръягын оныт инде син, мәңгелеккә оныт, — дип урынына

тиз утыртты аны баскын кенәз. — Кайсарыбыз Иван аларны өч ел буена ясак

түләүләрдән азат итте, морзаларының һәркайсына кеш яисә тиен тиресеннән

тегелгән тун өләшеп чыкты. Чирмеш морзаларының күпчелеге шулар бәрабәренә

Иван-кайсарга буйсыну турында бигать китерделәр. Син Мәскәү кайсарыннан

да бөегрәк хаким булырга маташма. Үзеңне кем хан тәхетенә китереп утыртуын

оныта күрмә берүк.

Зөядән кайтканнан бирле Шаһгалинең баш түбәсенә сугылган песи баласы

урынына тын да чыгармыйча, шыпан-шыпан гына йөрүен чамалагач, бертуган

Себер морзалары Бибарс белән Җанбарс, һәм дә Кадыш баһадир, Карамыш

угланнар Нугайдагы Йосыф мирза янына, аннары бер үк вакытта Кырым

тарафына да чапкын юлладылар.

— Шаһгали — хыянәтче. Ул Казан-йортка элмәк кидерү өчен китереп

утыртылган. Аның урынына хан булырдай шаһзадә йә күренекле морза табып

җибәрегез. Без сатлыкҗан Шаһгалине тәхетеннән чәнчелдереп төшерүгә

әзер.

Кырым тарафына юлланган чапкын монафыйк бер бәндә булып чыкты,

ул Шаһгали каршына килеп тезгә чүккән. Казандагы фетнә оеткысы турында

белеп алуга ук, Шаһгали дә мәкерне шәп корган.

— Мәскәү белән бик тә мәртәбәле килешү әзерләнә. Шул форсаттан хан

галиҗәнапләре үзенең сараенда мәҗлес үткәрәчәк.

«Хан сыена бик санаулы вә мөхтәбәр инсаннар гына чакырыла», дип тә

өстәгәч, Казан морзалары җиңел сатылдылар. Бертуган Бибарс белән Җанбарс

та, Кадыш баһадир, Карамыш углан, Кулай морза — барысы да ашыга-ашыга,

хәтта әле узыша-төрткәләшә килеп җитте. Кенәз Серебряный үзенең укчы-

җәлладларын әле алдан ук сарай чоланнарына тутырып куйган иде. Татар

морзалары мәҗлес өстәле янына тезелеп утыруга, шул җәлладлар җитмештән

артык кунакны тоташ суеп чыкты. Кан исеннән котырган урыс җәлладлары

аннары Казан урамнарына атылды, анда да һәрбер тыкрык һәм ихата диярлек

гөнаһсыз корбан мәетләре белән бик тиз тулды.

Исән калган, әмма өннәре алынган татар морзалары ашыгыч рәвештә Иван-

кайсар тарафына чапкын аткардылар.

— Шаһгали — залим вә эштән чыккан мәрхәмәтсез кассап13. Аны ханлыктан

төшер дә, инде чыдамасаң, урыс кенәзен булса да баскак итеп җибәр.

Мәскәү тарафыннан, артына ут капкандай, таныш кенәз Адашев килеп

җитте. Аның Шаһгали өстенә түккән һәрбер сүзе елан угыдай мәкерле һәм

усал ысылдады.

— Казан халкы синең урыныңа башка ханны сорый. Өч мәртәбә менеп

утырып та, үшән алашага авызлык кидерә алмаган нинди бәндә соң син?!

— Ходай Тәгалә нинди ләгънәт укыгандыр инде, Казан халкы мине яратмый

бит, — дип күз яшенә батты курчак хан актыгы. — Мәмләкәтне түгел, үземнең

башны сакларлык та көчем-гайрәтем юк.

— Ну, алайса, сине Иван кайсарыбыз яңа хаким белән алыштыра инде,

— дип котыртуын белде икейөзле кенәз.

Мондый янаудан соң Шаһгали ярсый-ярсый, яман котырынды.

— Юк, юк, үземнән соң Казанга бернинди яңа ханның да килүен теләмим

мин! Төшерәсез икән, минем урынга урыс идарәчесен, Мәскәү баскагын китереп

утыртыгыз! Мин барысына да риза, яңа ханны гына эзләмәгез!

— Алайса, Казанны урыс баскагын каршыларга әзерлә, — дип киңәш биргән

булды төксе йөзле Адашев. Бик өметле итеп өстәп куярга да онытмады. — Синең

тырышлыкны Иван кайсарыбыз бәяләми калмас...

Кышкы бураннар үтеп язга керүгә үк пайтәхет эчендә хәбәр тараттылар.

— Шаһгали хан тәхетне ташлап китүне максат итми микән? Байчуралар

алдында миһербанлы күренмәкче булып, ул кала морзаларының һәммәсен дә

үзе белән олы ауга дәшә.

«Ауга» булгач, корал аласы бит, шуны уйлап биш йөзгә якын Казан

мөхтәбәре, җәя-кылычларын калдырмыйча, каланы ташлап чыкты. Шаһ-Гали

үзе Бишбалта артындагы Елантау өстендә көтеп тора иде. Аның каршына

килеп тезелүгә, биш йөз морза белән сәүдәгәрне дә урыс җайдаклары урап

алды. Ризасызлык авазларының куеруын да көтмичә, әрнүле тавышлар белән

Шаһгали телгә килде.

— Сез мине башка хан белән алыштырырга йә үтереп ташларга ният иткән

идегез ләбаса. Хәзер минем сезне коралсызландыруыма нигә шаккатасыз?

Кунак ашы — кара-каршы була, шуны онытмагыз.

Ирләрнең сүз кушмыйча, буйсымчаклык күрсәтүен аңлагач, ул җил кабарткан

учак кебек ярсый гына бирде.

— Сез минем урынга баскак сорап, Иван-кайсар янына үзегез үк чапкын

кудыгыз бит. Менә, мин үз теләгем белән тәхет ташлап чыктым. Инде

рәхәтләнеп, җаныгыз кемне тели, шуны чакырырсыз, шуңа буйсынырсыз. Әмма

белеп торыгыз, мин Казан эчендә бер туп та калдырмадым, барысын да монда

җыеп чыктым. Онытылып калганнарының да, барыбер, дарысы юк. Бу — сезнең

миннән йөз чөерүегез вә мине хан итеп танымавыгыз өчен тәңгәл җавап.

Ирләрнең күзләре акаешып чыкты, кайсы берсе як-ягына төкеренеп алды.

Әмма Шаһгалигә каршы күтәрелеп бәрелүдән, барыбер, шөллиләр шул. Ә ул

инде, әнә, җанын ашъяулыгы сыман ачып салган.

— Сез мине яратмадыгыз, әй, тәкәббер булып кыйландыгыз инде! Иллә

мәгәр оныкларыгыз өчен дә ятлап калдырыгыз. Яхшымы-яманмы, мин сезнең

берегезнең муенына да көчли-көчли тәре кидермәдем. Мине өченче вә актык

мәртәбәсенә куып җибәрдегез. Хәзер, әйдә, урыс итеге астында чукыныгыз

инде!..

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 12, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев