Сөләйман солтан (дәвамы)

Романның башы монда.

36

Сөләйман солтан әүвәл Казан тарафыннан килеп җиткән хәбәрләрне

ишетүдән телсез калган иде, тын алырга да ара калдырмыйча, эссе мунча пары

сыман яңасын да китереп өстәделәр.

— Кырымдагы Сәхибгәрәй Казан илә Мәскәү өстенә яу чапмакчы була.

Борадәре Сафагәрәйнең гомерен кыйган өчен бар җиһанны канга батырмакчы.

Казан морзалары Сәхибгәрәйдән Сафагәрәйнең Кырымда үскән Бүләк атлы

угылын үзләренә хан итеп озатуны ялынып сораганнар, ә Сәхиб, җавап

урынына, Бүләк шаһзадәне Инкирмән атлы кала зинданына кертеп япкан.

Хәзер синнән Истанбулда тоткынлыкта торган борадәре Дәүләтгәрәйне Казан

тәхетенә озатуны таләп итеп ята. Ул бәйдән ычкынган эт шикелле хәзер, тагын

ниләр кылыр?

Учакка ут элдерерлек ара да узмагандыр, Сөләйман усал-усал фәрманнарын

атты.

— Сәхибгәрәйгә тилерергә дә, Мәскәү белән араны бозарга да ирек куеп

булмый. Каф тау битләрендә, әнә, чиркәс бәге Хәзәр миңа ясак җибәрүне

тыйган. Сәхибгәрәй, иң әүвәле, шул гыйсъянчыны иманга утыртырга чыгып

китсен әле. «Солтан шаһзадә Дәүләтгәрәйне Казанга илтеп утыртуга ризалыгын

бирә, иллә мәгәр син әүвәле Хәзәр бәкне тезгә чүктер», дип Сәхиб фетнәченең

күзләренә төтен җибәрегез. Монда болай да Сәгадәтгәрәй, картлач, үзенең малае

Дәүләтгәрәйгә тәхет даулап үзәгемә үтеп бетте инде. Менә шул Сәгадәт картлач

белән Дәүләтне Кырымга озатыгыз. Кайткач та, алар мәрхүм Сафагәрәйнең

улы Бүләкне зинданнан азат итсен. Бүләкгәрәй Казанга барырга ризалык

бирәме, әллә Кырым тәхетенә борынын сузачакмы — үзләре ачыклар. Мәгәр,

иң беренче чиратта, бәйдән ычкынган Сәхибкә тышауларның иң усалын

кидерергә кирәк.

Ике ай чамасы вакыт узуга ук котчыкмалы хәбәр кайтып төште.

— Дәүләтгәрәй Кырымга кайткач, синең фәрманыңны үтәп, мәрхүм

Сафагәрәйнең улы Бүләкне Инкирмән зинданыннан азат иткән булган. Аннары

Сәхибгәрәйнең унөч яшьлек улы Шаһбазны чакырткан да, теге сабыйны, «яшең

җитте, Кырым тәхетенә син дә менеп утырырга хаклы», дип атасына каршы

котырткан, ди. Бүләкгәрәй белән Шаһбазгәрәй Каф тавында яу кылып йөргән

Сәхибгәрәй янына чыгып чапкан. Шулар, икәүләшеп, Сәхибне чатырында буып

үтергәннәр. Бүләкгәрәйне, инде соң булса да, Сәхиб мәрхүмнең сакчылары

кылыч белән чапкалап бетергәннәр. Ә «мин тәхетне бушаттым, Кырым миңа

тиеш», дип котырып кайткан Шаһбазның башын Дәүләтгәрәй үзе бүкән өстенә

салып чаптырган, ди. Барча көндәшләрен кырып чыккач, хәзер Дәүләтгәрәй

үзен Кырым ханы урынына игълан иткән икән.

— Тфү, кадалгыры! Мин ниятләгәнчә килеп чыкмады бу. Казан тәхете

безнең кулдан китеп бара бугай, — дип яман сүгенде дә, Сөләйман солтан үз

мәмләкәтенең мәшәкатьләре эченә кереп чумды.

37

Сөләйман мәмләкәтенең иге-чиге күренми, байлыклары мәңге бетмәс

сыман, шуларның барысына да шөкрана кылып, хозурланып, дан һәм шөһрәткә

күмелеп кенә яшә идең дә бит, юк шул, солтан сараеның диварларында

кырыкмаса-кырык ярык табып, эчпошыргыч, йөрәк яндыргыч хәбәрләрне дә

китереп җиткерәләр.

— Триполи бәйлеген тагын испаннар Хәйдәр паша кулыннан тартып алган.

— Солтан галиҗәнапләренә антлар эчә-эчә Аден каласының бәйләрбәге булып

калган Әмир икейөзле соран булып чыкты. Ул португалларга Аденга тимичә

узып Фарсы култыгына керергә рөхсәт биргән, ә теге нәсаралар, «бармагыңны

бирсәң, терсәгеңне йота», дигән төсле, култыкның нәкъ уртасындагы Ормуз

утравына тоташ таштан кирмән төзеп куйган. Шул әрсезләр, кире кайтып,

Кызыл диңгезне дә кулга төшергәннәр.

— Һинд ярында яшәүче мөселманнар хакиме Баһадир шаһ Сөләйман

солтан-хәлиф галиҗәнапләреннән ярдәм сорый. Португаллар аның Гүлҗарат

атлы мәмләтендәге яр буйларын яулап, Диу атлы яңа кирмән калкыта

башлаганнар.

«Шушы кайгылар гына җитмәгән иде шул миңа, — дип сүгенде Сөләйман,

өтек хәбәрләргә күмелеп калганнан соң. — Португаллар Истанбул белән

Һиндстан арасындагы юлны бикләгән бит. Мәмләкәткә алтын, ефәк, чәй,

энҗе, көмеш, борыч, дөге, фасоль, зәйтүн, филләр, ахыр чиктә шахмат кайту

бетә, ике арадагы сәүдә, гомумән, өзеләчәк. Башны иеп калсам, кылыч белән

кыеп төшерергә дә бик күп сорамаслар. Итәк астыннан йодрык күрсәтү — зур

егетлек түгел. Гаскәрне янә иярләргә кирәк».

Яшерен фәрман буенча диванга җыелдылар. Сөләйман якын-тирәдәге

бәйләрбәкләрен-вәлиләрне дә дәште. Маниссадан Мостафа да кайтып җиткән

иде, тыенкы гына итеп исәнләште дә, мәдрәсә шәкерте сыман, бер почмакка

сеңде. Каһирәдән үзенең адашы булган, сиксән яшьлек Сөләйман паша да килгән,

аны җиң очларын иелеп үптермәскә, киресенчә, үзенә аның каршында баш

ияргә туры килде. Мондый гамәл кайбер вәлиләргә бик ошады, ахры, «машалла»

авазлары чыгарып, чыш-пыш килештеләр. Сөләйман Мисырдагы флот башлыгы,

капитан-паша Пәри Рәисне шәхси фәрман белән чакырттырган иде, залга ул

иңүгә, барча вәзир-вәли куырылып калды. Аның бастырык шикелле озын, какча

гәүдәле булуы бер хәл, иң нык өшәткәне — кылчыклардай сирәк, озын, саргылт

төстәге йон каплап алган йөзе төшләреңә керсә дә куркып уятырлык дәрәҗәдә

килбәтсез һәм бик тә котсыз иде. Дистә еллар элек ул харәм сараенда хадим

булып торган, әмма аны күргән бер җария һуштан язып егылганга күрә, Сәлим

солтан Пәри Рәисне пайтәхеттән ераккарак озаттырган, диләр.

Хәритәләр таратып бик озак баш ваткач, йомгак сүзен фәрманга төшерделәр.

— Солтан галиҗәнапләре утыз караб җыеп, аларны Пәри Рәис карамагына

бирә. Пәри Рәис Юлбарыс белән Җөфар-ат дәрьялары10 тамагында утырган Басра

портыннан кузгалып, Фарсы култыгы аша Аден каласына юнәлергә, аннары

коры җирдәге төмәннәр белән кушылып, Кызыл диңгез буен нәсаралардан

чистартырга тиеш.

— Кызыл диңгезнең уңъяк яры һәм Нил дәрьясы арасыннан төбәләчәк

җайдаклар төмәнен җитәкләү бурычы бу мактаулы гамәлне үтәүгә үзе теләп

алынган сиксән яшьлек Сөләйман пашага тапшырыла.

— Янычарлар төмәнен җитәкләячәк шаһзадә Мостафага Кызыл диңгез

белән Фарсы култыгы арасындагы кирмәннәрне нәсара португаллар кулыннан

тазарту бурычы йөкләнә.

— Һәрбер сәрдәр биш көн саен солтан галиҗәнапләре тарафына чапкын

юллап тора, фәрманнан тайпылган явызны дар агачы көтә...

Мостафа белән Сөләйман паша төмәннәре пайтәхет капкаларыннан

икенче көнне үк чыгып югалдылар. Чапкын юллау тәртибе даими бозылса да,

хәбәрләре һаман кайта торды. Сиксән яшьлек паша, ияреннән дә төшмичә,

Асуан, Судан, Төкәр, Массау, Аксым калаларын айкап узды, ләкин Кызыл

диңгездән Аден култыгына кадәр сузылучы Мәнди бугазы өчен сугышларда

эзсез юкка чыкты.

Мостафа, Амман каласын узгач та, Каһирәдән качкан Мәмлүк нәселенең

калдыклары белән яуга кергән иде. Янычарларның боҗра ясап чабулый-

чабулый, бертуктаусыз ук ташкыны яудырып торуына түзә алмадылар, гарәп

нәүкәрләре үзләре үк, мәмлүк бәкләрен арканнарга бәйләп, тезләренә чүкте.

Мостафа ризалык сорап та, үгетләп тә вакыт уздырмады, гарәпләргә алтын

тәңкәләр генә өләште дә, чүл буенча тегеләрне ермак итеп куды. Алтын

исен сизгәч, бәдәви гарәпләрнең җайдаклары Табук, Хәләл, Касыйм, Борай

төбәкләрендә дә гел өстәлеп торды. Ләкин Әл-Гобәй каласы янында португал

баскыннарының тәүге алайлары белән яуга кергәч, шулар иң беренче булып

ташлап качты. Чүл күрмәгән нәсара җайдакларын янычарлар, ком бураны

вакытында авыз-борыннарына яулык бәйләп орышканга күрә, пыран-заран

китереп бетерделәр. Үзләре арасыннан да яуда ике меңнән артык җайдак ауды.

Ком бураны тынгач, Фарсы култыгының уңъяк ярындагы соңгы терәк булган

Маскат кирмәненә таба юнәлгәннәр иде дә, Мәдинә каласыннан юлланган

чапкын куып җитте.

— Солтан галиҗәнапләре Фарсы култыгына озатылган яу сәфәреннән һич

канәгать түгел. Бергә укмашып орышу турындагы фәрманга буйсынмыйча,

Пәри Рәис үзбелдеге белән Фарсы култыгын ташлап, бөтенләй кире якка, Һинд

ярына киткән. Солтан фәрманы буенча, ул Фарсы култыгыннан Кызыл диңгезгә

керергә, шуның ярында сезнең белән кушылырга тиеш иде, юкса. Хәзер сез

ике дәрья арасында япа-ялгыз. Якын-тирәдә сезгә ярдәмгә килердәй бер көч

тә юк, яңа фәрман булганчы Мәдинәгә кайтып урнашыгыз.

Янычарлар Ходай Тәгаләнең мәрхәмәтлелегенә рәхмәт укый-укый, Мостафа

сәрдәрләрен күккә чөя-чөя, кайтыр юлга чыкты...

Ә Пәри Рәис, күрми күргән — чабатасын түргә элгән дигән шикелле, баштук

һаваланды, шуңа хаталанды. Утыз карабка төялгән уналты мең нәүкәр өстеннән

башлык булып алу җиңел сынау түгел, башы тиз әйләнде. Ул Әл-Хатыйф

портындагы португалларны туплар белән куып тараткач, төрек әләмен дә элеп

вакланмыйча, Маскатка юл алды. Ике атна буе утка тотканнан соң аңа бәреп

керде. Монысы инде португаллар өчен зур җиңелү иде, калдык гаскәрләрен

төяп, алар Оман култыгына чыгып югалдылар. Иңнәренә канат үскән сәрдәр

Мостафа янычарларын да, сиксән яшьлек пашаны да көтеп маташмады. «Тагын

ике әрәмтамакны көтеп җиткерсәң, аш табынында үзең ач каласың. Шуның

кебек, мин нигә болар белән дан бүлешим әле?»

Маскаттан соң Пәри Рәис Аден каласына юнәлде. Карабларын порт каршына

таш дивардай тезгәч, бәйләрбәге Әмиргә аның карабына башын иеп килергә

әмер бирде. Аумакай бәйләрбәк капитан-пашаны үз ягына аударып, бу юлы

да судан коры чыгарга чамалаган, ахры. Ул алтын тулы сандыкларын күтәреп

палубага менде, әмма капитан-паша каршында тез чүгәргә дә өлгермичә калды.

Бәйләрбәк Әмирне, кул өстенә чөеп, палубага корылган дар агачы астына

озаттылар. Бәйләрбәк тынуга, төрек нәүкәрләре Аден каласындагы сарай һәм

алачыкларга ябырылды. Халык тезгә чүккәч, янә Пәри Рәис өскә күтәрелде.

— Аден бәйлеге кабат төрек вилаяте дип игълан ителә. Бәйләрбәге, әмир

ише дәрәҗәләр әрәм, сезгә хаким итеп сыбай калдырабыз...

Һаваланган Рәис, менә шул чагында нәфесен тыя алмыйча, карабларын

Фарсы култыгының уртасында торган Ормуз утравы каршына тезеп куйды.

Бер ай буена утрауда корылган таш кирмәнне утларга тотып та, нәүкәрләрне

һөҗүмнәргә ташлап та карадылар. Ормуз — португалларның Һинд океанда

төзелгән төп ыстаны һәм үзәк кирмәне иде шул, ул төрек солтаны каршында

тез чүгүне күз чалымына да китереп карамады. Кирмән капкалары ачылып,

португаллар баркас ишкәкләренә ябышкач, Пәри Рәис, караб тырнакларын

күтәреп, эскадрасын Һиндстан ярына борырга мәҗбүр булды. Анда җиткәч

португаллар төзи башлаган Диу кирмәнен утка тотып караган иде дә,

ядрәләрнең мәрмәр шикелле диварлардан борчак урынына кире сибелүен

күргәч, карабларын Баһадир шаһ ышыгына борды. Тик бәхетсезнең чалкан

егылса да борыны каный бит ул. Бактың исә, Баһадир шаһ күптән түгел генә

фани дөньяга китеп барган икән. Аның урынына калган энекәше, Пәри Рәис

күпме генә чакырып караса да, төрек карабына таба аяк та атламады.

— Аденнан хәбәр килеп иреште, мин үземне нинди язмыш көтүен нык

чамалыйм. Мәгәр португалларга Диу кирмәнен төзетүдә Баһадир шаһ абыемның

һичбер катнашы юк. Ул Сөләйман солтан каршында гөнаһын юу өчен баркас-

баркас алтын-көмешләр дә җыеп куйган иде. Хасталангач, бар байлыгын исән-

сау саклау өчен Мәккә каласына озаттырды. Ышанмасагыз, чапкын җибәрегез.

Баһадир шаһның хәзинәсе шунда солтан галиҗәнапләрен көтеп тора.

— Безнең сәфәр Ходайның «амин», дигән чагына туры килмәгәндер, булмады

бу, — дип яман сүгенде дә, Пәри Рәис инде кабат Басрага юл алды.

Ләкин португаллар искә-аңга килеп өлгергәннәр, Ормуз утравы яныннан үтеп

барган чакта кирмән диварларыннан да, Оман ягыннан да ядрә яудырдылар.

Караблар ике багана арасына килеп кысылган арба үрәчәсе сыман гел тетелеп

бетте, трюмнар тишелде, мачта колгалары шартлап ауды. Бер карабта дары

шартлаган иде, анда купкан янгын тиз арада күршеләргә күчте.

— Басра ягына, Басра ягына чыгып ычкыныгыз! — дип шартлау тавышларын

да күмеп әмер биргән чакта болай да котсыз Рәис тагын да шыксызланган,

кыргыйланган иде.

Давыл тынгач артына әйләнеп караса, яу кырыннан тагын ике генә караб

исән-имин чыккан. Басрага кайтып борын төрткәч, тын алырга да ирек

бирмәделәр.

— Солтан галиҗәнапләре сиңа Каһирәгә кайтырга боерды.

Каһирәгә керсә, дар агачы көтә. Маскат белән Аден кирмәннәрен яулап

алуларны да, Мәккә каласыннан кайтып җиткән алтын тауларын да — барчасын

онытканнар. Колга — кол язмышы...

Сөләйман аннан соң да Басра каласы аша Фарсы култыгы белән Кызыл

диңгез ягына ике флот куды. Морат паша дистә еллар буе сәүдә карабларына

дәһшәт бөркүче диңгез бүресе булып саналса да, солтан эскадрасын Ормуз

бугазы аша алып чыга алмады. Мусандам борыны янында португаллар пыран-

заран китереп бетергәч, ул эскадра калдыгы белән янә Басра портына кайтып

егылган иде дә, солтан җәлладлары бу бәхетсезне дә дарга асты.

Шулчак кайчандыр диңгездәге туктаусыз җиңүләре белән сөендергән, хәзер

исә инде бөкрәеп беткән Хәйретдин пашаны искә төшерделәр. Шул карт

киңәше буенча, Сөләйман Хәйретдиннең юлбасары булган Сәйди Галине яңа

флот башлыгы итеп билгеләде. Гали паша әүвәл Бәһрәйнне, бераздан Кызыл

диңгездәге барча порт-каланы португаллардан азат итеп күңелләрне үсендерде

хәтта. Ләкин нәсаралар Маскат порты янында тозак корып, Кызыл диңгездән

Аден култыгына күчкән Гали флотын да тар-мар китерделәр. Басрага әйләнеп

кайтса дар агачы көтеп торачагын чамалаган Сәйди Һиндстан ярына барып

борын төртте. Ул өч ел газаплардан соң фарсы, пуштун, үзбәк, әзәри сәхрәләре

аша Истанбулга кайтып егылганда солтанның мунча ташыдай кызган ярсулары

сүнгән иде инде.

— Их, үзем бара алмадым! Әһ, үзем барган булсам! — дип әрни-әрни

сүгенде Сөләйман, һәр хурлыклы җиңелү турында ишетеп алган саен. — Үзем

барсам, барыбер, җиңә идем. Минем сәфәрләрем һәрчагында догалы булып

чыга. Юлга чыксам, җиңми кайтканым юк. Их-ма, адәм баласы бишкә ярыла

алмый, шунысы бик кызганыч!

Сөләйманга вәзир-пашалары бертөрле дә җавап таба алмады. Сәере шул —

солтан хаклы иде.

38

Сафагәрәйне кирмән эченә җирләп куюга ук Казан илен пычрак гайбәт

белән имеш-мимеш басты.

— Ике яшьлек Үтәмешгәрәйне, күз буяу өчен генә, хан ясаган булып игълан

иттеләр лә. Имеш, Мәскәүдән үрнәк ала инде болар. Андагы Иванны шулай,

атасы Василий җанын тәслим кылгач, өч яшендә олуг кенәз дип атаганнар

икән, янәмәсе. Иван бәләкәй чакта аның анасы Елена васый булып торган

да, безнең Үтәмеш үсеп җиткәнче ил белән Сөембикә ханбикә идарә итәчәк

ди, имеш. Хатын-кызга дилбегә тоттырсаң, ул әле ат булып атны да тыңлата

һәм буйсындыра алмый. Ил кадәр ил белән ничек итеп хатын-кыз ялгыз көе

идарә итсен инде? Уен бит, уен!

— Әй, Сөембикәне васый ясап куюлары да шул күз буяу гына. Диванга хәзер

Кырымнан килгән Кушчак углан менеп атланган. Ханбикәнең шәхси гаскәре

шул ук Кушчак кулында. Ул, нәкъ Сафагәрәйнеке шикелле, Үтәмешгәрәйнең

дә җанын кыячак та берзаманны, Сөембикәгә өйләнеп, тәхетне дә үз кулына

эләктерәчәк инде, валлаһидыр менә.

Имеш-мимеш үз этлеген эшләп өлгергән шул, ун меңләгән кеше Мәскәү

тарафына чыгып качкан, диләр. Боларын да ишеткәч, халык кына түгел,

Сөембикә үзе дә иксез-чиксез пошаманга калды. Үтәмешгәрәйнең ханлыгына

ризалык алырга дип Мәскәүгә Чапкын морзаны илче итеп юллаганнар иде,

«кайсар» атын таккан япь-яшь Иван аны себеркеләп куган. Шуннан соң,

Мәскәүнең Нугай Урдасын үз ягына аударырга җыенганын нык белгәнгә күрә,

ничарадан бичара кыяфәттә, Сөембикәнең атасы Йосыф морзаны да ике арада

солых төзү максатыннан юллап карадылар.

— Мәскәүнең дә, Казанның да бер-берсе каршында һичнинди бурычы

юк, ике күрше сәүдә итешеп, дус яшәргә тиеш. Урынсыз җирдә кан коюны

Коръән-Шәриф белән Инҗил дә һич хупламый, — дип Йосыф морза юкка

гына куәт сарыф итте.

— Нишләп Казанныкылар үз морзаларын юлламыйлар әле, нигә алар

сине яллаганнар? — дип Иванның үзен дә уздырып, Сильвестр атакай белән

Адашев атлы икейөзле, җасус кенәз яман җикеренде. — Казанныкыларның

Үтәмешгәрәйне тәхеткә утыртырга хокукы юк. Анда хан булып торган Шаһгали

исән. Алар Шаһгалине чакырып китерергә тиеш иде.

Шуннан ары Йосыф морза инде ялвару һәм очсызлануга кадәр барып

җитте.

— Ярар, ярар, без Шаһгалине чакырып китерергә дә риза, тик Казан өстенә

генә яу чапмагыз. Минем Сөембикә кызым янәдән тол калды. Шаһгалине

җибәрәсез икән, Сөембикә белән кавышырлар да ил белән икесе бертигез

дәрәҗәдә идарә кыла алырлар иде, дип беләм мин...

Йосыф морзаны бер җавапсыз көе кире аткардылар. Илленче елның кышы

керүгә үк Иван-кайсар Казан өстенә яңа гаскәр куды. Әүвәл гаскәрбашлар

итеп һаман шул ук Шаһгали белән кенәз Бельскийны гына юллаган иде дә,

февраль башында Әстерханда хан булып утырган Касыймның улы Ядегәрне

җитәкләп, шәхсән үзе дә килеп җитте. Йөз меңнән дә артык нәүкәр белән

Казан каласын ун көн буе камап карадылар. Казан эчендә боларга каршы тора

алырдай җитди көчләр дә юк, әмма Ходай Тәгалә аларны яклау-саклау ягына

чыгып басты бугай. Көн дә күз ачкысыз буран, көн дә күк капусы ертылгандай

тоташ карлар. Ул да түгел, бер иртәдә тоташ карны көзге айлардагы шикелле

яңгыр алыштырды, карлар эреп, юлны ташкын басты. Урыс кенәзләре бакыр

вә чуен тупларын чокырларга батырып бетерделәр, ә төнге салкыннарда чатыр

түбәләрен генә түгел, хәтта ат-бичараларның сыртын да боз элпәсе тоташ

сырып алды. Иван-кайсар йөз меңлек гаскәреннән нибары егермеләп меңен

генә, анда да әле чыбыркылап куа-куа гына, Казан кирмәненең диварларына

ташлый алды. Ләкин казанлыларның мондый гына көчкә буйсынасы килмәде,

ис-акылны җуеп орыштылар. Алар ягыннан гаскәрбашы булып саналучылардан

Чалбәк морза белән Сафагәрәйнең әсирлеккә төшкән урыс хатыныннан туган

улы шәһид булып ауды. Үзенең бернинди дә җиңүгә ирешә алмаячагын аңлап

өлгергән Иван-кайсар, янә күз яшенә батып, кайтыр юлга чыкты.

Тик, кайту юлында, сатлыкҗан Шаһгали моңа бернинди энҗе-мәрҗәннәргә

тиңсез зирәк акыл биргән. Зөя елгасының Иделгә коя торган җиренә җитүгә

үк, Иванны җитәкләгән дә, шундагы түбәтәй шикелле түм-түгәрәк утрау-тау

өстенә алып менгән бит бу.

— Менә моннан кара. Нижгар юлы да, Нократ белән Сембер тарафы да,

хәтта Казан каласы үзе дә бишектәге шәп-шәрә бала шикелле шыр-ярылып

ята. Синең атаң Василий кенәз, чирмеш илендә үз исемендәге кирмән корып

коеп, Казан җиренә йөгән кидергән иде. Әгәр син менә шушы утрауда кирмән

төзеп куйсаң, менә монысы Казан иленә чып-чын ияр булыр.

— Монда нәсара кирмәне төзеп куячакбыз! Бик хуп урын, гаҗәеп шәп

урын! — дип тай шикелле сикергәләп очына башлады шундук Иван кайсар.

Икенче көз керүгә чирмеш урманнары эчендә, йөзьяшәр нарат-карагайны

егып, бура ясау эшенә тотындылар. Сильвестр атакай Мәскәү уртасында

агачлардан чиркәү төзетте дә, шуны сүттереп, Идел буйлап түбән озаттырды.

Иван фәрманы буенча, кирмән төзү өчен Касыйм каласыннан Халик морза

белән Нократ олысыннан Бәхтияр атлы яңа бер сатлыкҗан останы озаттылар.

Шулар икенче язда бер атна эчендә Зөя тамагында өр-яңа бер кирмән калкытты

да куйды. Хәзер инде Казан иле чулак бичарага охшап калган, мәмләкәтнең

Тау ягы дип аталган олыслары кулдан киткән иде.

Илгә нинди хәвеф янавын төшенеп алуга ук Сөембикә янына Кушчак углан

чәчрәп килеп керде.

— Кулдан ил китә, илне югалтабыз. Синең атаң Йосыф морза юллаган

өч мең җайдак белән генә Казан каласын егылудан саклап калып булмый.

Кырымдагы Сәхибгәрәй ханны суеп үтергәннәрен күптән беләм. Мәгәр аның

тәхетен эләктергән бәдбәхет Дәүләтгәрәй дә татар ханы, кардәш ханыбыз бит.

Мин Бакчасарайга кайтам да аның алдына егылып карыйм әле. Үтәмешгәрәй

аңа җигән тиеш, җаны булса, ярдәм итми калмас.

Кушчак күзләрен яшерә, читкә карап кына сөйли иде, Сөембикә сүнеп

барган шәм шикелле тонык кына дәште.

— Ярар, барып кара. Бәлкем, ярдәм итәр. — Кушчакның ишеккә юнәлә

башлавын күргәч, ягымлы өстәп куйды. — Ә мин сиңа ышанам һәм... барыбер

көтәм.

Юк, насыйп булмаган шул. Кушчак үзенең өч йөз җайдагы белән кайтырга

юнәлгәч, Нократ елгасы ярында аларны урыс ялчылары, тозак корып, көтеп

торган булган. Яуга кергәч, ике йөз илле кырымлыны турап ташлаганнар.

Кушчак углан белән бергә кырык бишләп җайдак әсирлеккә төшкән. Аларны

Мәскәү каласына алып киткәннәр дә җәза мәйданында башларын чаптырып

юк иткәннәр икән.

Шушы явыз хәбәрдән соң ук Казан каласына Мәскәү тарафыннан фәрман

килеп төште.

— Казан-йортның Тау ягы олысларына моннан ары Мәскәү генә хуҗа.

Чирмеш-мукшы җирләрен мәңгегә онытыгыз. Илне канга батырасыгыз

килмәсә, Сөембикә ханбикә белән Үтәмешгәрәйне Мәскәүгә җибәрегез. Алар

Иван Василич каршында буйсымчаклык итсә, кайсарыбызның Сөембикә

ханбикәне Шаһгалигә кияүгә биреп тә куюы бар.

Казан иле күз яшенә батты.

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 12, 2015

Картина: Анастасия Бузунеева

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: