Сөләйман солтан (ахыры)

Романның башы монда.

50

Нәүрүз бәйрәменә туры китереп, Сөләйман диван җыйды. Тормыш —

дәрья бит ул, хәтта солтаннан да сорашып тормыйча, үз көенә ага. Берничә

бәйләрбәк вафат булган яки сырхау икән, алар урынына гаярьлекләре ташып

торган яшь егетләр килгән. Яңа баш вәзирне сирәк кеше генә күреп белә,

Мәхмүт Сакаллыны шәйләп, хәтәр шомландылар. Сәбәбе дә җитди. Мәхмүт

элек дарга менгән Пәри Рәистән чак-чак кына кайтыш. Бөтен йөзен куе

сакал баскан, ике күзе төймәдәй ялтырый да колаклары гына тырпаешып

тора. Аның хәтта сөйләшкән чагында да авызын күреп булмый. Сөләйман

да аны бик кәпрәйтмәс иде, Мәхмүт Сакаллы Вена ягыннан шул, малай

чагында әсирлеккә төшкән бер югослав. Аның турында «кайчагында ул үз-

үзен Сокол, Соколович, дип олылый һәм юата да», диләр. Ярар, юатсын

соң. Иң мөһиме, ул туган ягындагы юлларны шәп белә, аның бөтен

кыйммәтлеге шунда.

— Яңа яу сәфәре игълан итәм, — дип Сөләйман сүз башлагач, һичкем

каушамады. Ярты җиһанга җәелгән каһанлыкның кайсыдыр почмагында корал

зеңгелдәтеп алу — гөнаһ гадәт түгел.

— Сәргаскәр итеп баш вәзир Мәхмүтне билгелим, тик аның янәшәсендә

үзем дә барачакмын, — дигәч, сагайдылар.

Солтан яуга йөрүләрдән бизгән иде ләса. Кыяфәткә дә нык бирешкән,

картайган бит инде. Чәче, сакалы, хәтта кашлары да ап-ак. Буйга да ярты

карыш чамасы түбән чүккән сыман. Бабай, һичбер шиксез, бабай. Мондый

яшьтәгеләр, гадәттә, намазлык өстеннән аерылмый. Сөләйман ияр өстенә менә

алыр микән?

— Австриялеләр белән мадьярлар тәхетенә Максимилиан атлы малайны

утыртканнар. Ә ул безгә ясак түләүдән баш тартмакчы икән. Кигәвеннәр сыман

читтә дулап кына бер үгезнең дә мөгезен сындырып булмый. Без Максимилиан

атлы шул мәнсезне иман вә сөннәткә утыртып кайтачакбыз.

Беренче май иртәсендә юлга кузгалганда Сөләйманның һичбер ярдәмчесез

көе ияр өстенә сикереп атлануын күргәч, бәкләр генә түгел, гап-гади сыбай

белән җайдакларның да һәммәсе, гаҗәпләнүдән шаккатып, баш чайкады.

— Һәй, тау башына туктап тын алырга утырган ак болытлар шикелле

сабырлана белми бу һаман! — дип әүвәл соклануларын яшерә алмадылар.

— Ярар, аптырашмагыз, Чыңгызхан да бу яшендә иярдән төшмәгән, ә бер

гарәп әмире йөз яшендә дә гаскәрбашы булып йөргән әле, — дигән хәбәр

таралганнан соң гына күпчелеге тыныч, иркен сулагандай булды...

Сәфәрнең беренче өлешен, гадәттәгечә, җиңел һәм тиз үттеләр. Белградка

барып төртелгәннәр генә иде, нәкъ элеккеге сәфәрләрдәге шикелле үк, тагын

чиләкләп коя-коя, күк йөзен бертуктаусыз яңгыр каплап китте. Сөләйман,

кызулыгы белән, чатырын Дунайга якын кордырттырган. Ярларыннан чыгып

котырынган елга солтанның алтын манаралар белән бизәкләнгән күчмә йортын

кырмыска оясыдай юып алып китте.

— Нинди Ходай каргаган төбәк булды соң бу! — дип сүгенде Сөләйман,

җилән итәкләренә ябышырга өлгергән яфрак белән үлән калдыкларын куллары

белән сыпыра-сыпыра. — Әллә бу төбәкне нәсараларның үз Алласы яклый

микәнни соң? Җиденче мәртәбә килүем бит инде, тик бер тапкыр да суга

төшкән тавык хәленә калмый кайтып киткәнем юк.

Сөләйман баш вәзир чатырына күченеп оя корырга мәҗбүр булды, тик

яңгыр һич кенә дә туктарга җыенмады. Туктаусыз дымлылык билсез итте бугай,

солтанны көймәле арба эченә күчерделәр. Әле ярый, дошман күзе бу тирәгә

җитми. Буда каласына кадәр сузылган барча җирләр — Сөләйман вилаяте, аның

белән солтан куйган бәйләрбәге Касыйм идарә итә. Дошман тоткарламый,

шунысы да юаныч хәзергә.

Семлин кирмәне каршындагы кырга чатыр корып куйгач, Сөләйман янына

байтак еллар элек вафат булган Янош аркадашның улы Иоанн Сигизмунд килеп

җиткән. Егермесе дә тулмаган егет кенә әле, ә тавышын бөереннән чыгарып

таләп итә.

— Максимилиан бернинди дә король була алмый! Син ул бушкуыкның хәтта

атасына да таҗ кидермәдең. Андый бәхетне синең кулдан минем атам гына

күрде. Атасы Фердинандны король дип танымагансың икән, бу бушкуыкның

да король дәрәҗәсен йөртергә хокукы юк! Мин — законлы король Яношның

малае, таҗга да тик мин генә лаек!

— Әйе, син хаклы, — дип ризалашырга мәҗбүр булды солтан. Ә үзе тәхетне

кулларында тота белмәгән бу җебегән нәсел дәвамчысын чатырдан пычрак,

сасы себерке белән куып чыгарырга да әзер иде. Ләкин алда кансыз яулар

көтә, Максимилианны җиргә тезләндерә торган уенчыкны култык астында

тоту отышлырак.

— Әйе, таҗга лаеклы син, тик... тик ул таҗны Максимилиан кулыннан талап

аласы бар әле. Син дә шуңа булыш.

Семлин каласыннан Сегитвар кирмәненә төбәп юлга чыккач, Мәхмүт

Сакаллы чыбыркы уйнаткан сыман гел-гел куалады.

— Алда — дошман җире, инде монда ук шымчыларның мыжлап торуы бар.

Дошманга «солтан галиҗәнапләре картайган һәм хәлсез», дип сөенергә ирек

куеп булмый, юлда кияү егетедәй тиз йөрергә кирәк.

Ике көнлек араны бер тәүлек эчендә уза-уза ашыкканнар иде, ак күбеккә

баткан чапкын китергән хәбәрне ишеткәч, баш түбәләренә балта түтәсе белән

суккан кебек булды.

— Сегитвар кирмәнен хорватлар үз кулына эләктергән. Алар төрек бәге

Госман белән аның улы Миргазизне дарга асып куйган. Сегитвар гарнизоны

белән хәзер Никола Зринья дигән хорват җитәкчелек итә.

— Ул Зеринҗәнең үзен бүген үк, хәзер үк дар агачына асып үтерегез! — дип

үкерде Сөләйман, үз-үзен белештерми. — Сегитвар — Буда вилаятенең бер аймагы

гына. Сегитвар белән мәрхүм Госман гына түгел, Будадагы Касыйм паша да

җитәкчелек итә. Сегитварның хорватлар кулына эләгүе өчен ул гаепле. Ул йоклаган.

Аерым бер алай юллагыз да ул җебегән Касыймны да дарга астырыгыз!

Сөләйман ут шикелле кызышып түшәккә аугач кына Мәхмүт Сакаллы

мыскаллап һәм карышлап, һәрбер сүзен үлчи-үлчи сүз башлады.

— Зриньяны дарга астырып куйсаң, бу хактагы хәбәр Вена белән ике арадагы

барча кирмәннәргә барып ирешәчәк. Барыбер үлем көтеп торуын абайлагач,

бер генә кирмән башлыгының да үзе теләп бирелмәве, ак әләм дә ташламавы

мөмкин. Аннары ул Будадагы Касыйм пашаны астырырга фәрман юллап та,

бик ашыктың бугай. Безнең үз эчебездәге башбаштаклыкны вә җебегәнлекне

күреп, дошман сөенәчәк. Безнең хурлыкка калу — дошманга көч өсти, аны

камалышта бирелмәскә генә этәрәчәк.

— Син хаклы бугай шул, — диде Сөләйман, байтак уйлап торгач. — Яңа

чапкыннарны ияргә күтәр инде, теге фәрманнарны туктатырга кирәк.

Соңардылар, Сөләйман юллаган тәүге фәрман турында Сегитвар эчендәгеләр

дә ишетеп өлгергәннәр. Зринья диварлар өстенә йөзәрләгән туплар тезеп куйды,

кирмән корыч боҗра белән ураткандай булды. Төрекләр аны камалышка алып,

төрле яктан өзлексез утка тота башлады. Әллә дарылар дым суырып өлгергән,

әллә эрерәк тупларыннан ут ачарга шүрләгәннәр инде, кирмәнгә сизелерлек

зыян китерә алмадылар. Дивар өстенә тезелгән туплардан да төрек яугирләре

өстенә туктаусыз ут яуды.

Мондый атыш бәйгесе ун көн буе дәвам итеп тә һичбер төрле нәтиҗәгә

ирешмәгәч, Сөләйман кирмәнгә арадашчы илче җибәрттерде.

— Зеринҗәгә тапшыр, капкаларны ачса, мин аны хорватлар вилаятенә

бәйләрбәге итеп куячакмын.

Ак әләмен кулларына йомарлаган илче башын иеп кайтты.

— Мин солтанның үз вәгъдәсен ничек итеп үтәгәнен күптән беләм инде. Ул

Вена янәшәсендәге Гюнс кирмәнен атналар буена яклаган Николай Юрисичны

да, ялган вәгъдә белән кул күтәртеп, дарга асып куйды. Ә мин дарга асылганчы,

яу кырында, кулга кылыч тотып һәлак булуны өстен күрәм.

— Алга, алга, диварлар өстенә! — дип Сөләйман ярсып кычкыргач, яңа бер

көч белән һөҗүмгә ташландылар.

Баш өстеннән сызгырып очкан ядрәләр шавына түзә алмыйча, Сөләйман

солтан үзенең бәрхет чатырына чумды. Аның көндәлек алып бара торган

матур гадәте бар. Шома күн тышлы шул дәфтәрен алып, соңгы битен ачты да

сәйләндәй тезелгән гарәп хәрефләре белән тиз-тиз язып куйды:

«Мең дә биш йөз алтмыш алтынчы санәнең көз башланган бишенче

кичәседер...»

— Солтан галиҗәнапләре, солтан галиҗәнапләре, җиңү яуладык без!

Зриньяны яу кырында турап ташладылар, безнекеләр кирмән капкалары аша

бәреп керде! — дип кычкыра-кычкыра чатыр эченә иңгән баш вәзиргә җавап

сүзе әйтүче табылмады.

Сөләйман Кануни, Шәүкәтле Сөләйман, кулына каләм тоткан көенчә,

мәңгелеккә күчкән иде инде.

Чаллы, 2014.

Тәмам.

 

 

"КУ" 1, 2016

Фото: youtube

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: