Сайрар чак (романның дәвамы)

Романны башыннан монда басып укыгыз.

Фаҗигале кич

Ислам юлбарыс читлекләрен чистартып, алар белән ясалган репетицияләрне күзәтеп, инде җанварларны өйрәтү серләренә шактый төшенде. Ул арысланнар белән Сан Санычлар репетиция ясаганда, аны да катнаштырмаслармы икән дип, Сөләйманга мөрәҗәгать итте. Сөләйман беркадәр уйланып торды.

– Син художник-моменталист буларак, көннән-көн үсәсең, сине тамашачылар да ярата, без дә мактап торабыз, – дип башлады ул. – Хәзер синең, менә мин юлбарысларны да буйсындырам, дип, үзеңне күрсәтәсең килә. Шулаймы?

– Шулай булып чыга инде, – дип җавап бирде Ислам.

Манежда юлбарысны буйсындырырга ашкынган Исламга язмыш Пермь шәһәрендә бөтенләй көтелмәгән нәрсә әзерләгән булып чыкты. Гастрольнең беренче көнендә шәһәр мэры белән зур бизнесмен киләчәк, диделәр. Бу хәбәр хак булып чыкты. Ислам күпереп торган чал чәчле мэрның сурәтен өч минутта ясап бирде. Зал гөрләтеп кул чапты. Бизнесмен түгәрәк йөзле, юан гәүдәле кеше иде, ул Исламның игътибарын җәлеп итә алмады. Аларның икесе уртасында утыручы зур күзле, ябык гәүдәле кызның сурәтен ул бик тиз ясап атты. Эченнән генә мэрның йә хатыныдыр, йә кызыдыр, дип уйлады. Программа тәмамлангач, мэр аңа рәхмәт әйтеп китте, ә бизнесменның теге кыз белән үзенә таба килүен күргәч, Ислам аптырабрак калды. Сөләйман аны Әхмәт Закирович дип таныштырды. Янәшәсендәге ябык зат аның кызы Айгөл икән. Әхмәт Закирович мөлаем елмаеп, үзен ясавын үтенде. Ислам аны кояш кебек елмаючы итеп ясады. Үзенең сурәтен карагач, ул рәхәтләнеп көлеп җибәрде, Исламны иңбашыннан сөйде, шушындый татар егетләре сәнгатьне алып барырга тиеш, диде. Исламга бу кеше әллә ни тәэсир ясый алмады. Андый затлар белән ул күп очрашты, алардан әллә ни көтеп булмый, алар күренәләр дә юкка чыгалар иде... Кояшка охшатып ясаса да, Ислам аның елмаюында җылылык тоя алмады...

Гастрольләрнең икенче атнасы көтелмәгән хәлләр алып килде. Иң элек Сан Саныч грипплап йөрде. Ул көнне кичкә температурасы утыз тугыз градуска җитә язган иде. Запас дрессировщик булуга карамастан, манежга ул үзе чыкты. Ислам тимер арматура торгызып ясалган саклану рәшәткәсе артына бронспойт тотып басты. Юлбарысларның яшьрәге баштан ук тынычсызланды. Сан Саныч белән Аида Николаевнаның боерыкларына буйсынмый маташты. Чиратта алар тумбага менеп, ал аякларын югары күтәреп, тамашачыны «сәламләргә» тиешләр иде. Юлбарысларның икесе җиңел генә менеп утырды. Әмма яше йөгереп читкә китте. Сан Саныч аны куалап алып килеп, чыбыгы белән селкә-селкә, «Оф!» дип утыргычка менәргә боерырга тотынды. Ләкин юлбарыс тешләрен ыржайтып ырылдады һәм аңа сикерергә әзерләнде. Бер генә мизгелгә коточкыч киеренкелек урнашты. Сан Саныч боеруыннан туктады, чыбыгын да уйнатмады, Аида Николаевна да катып калды. Сан Саныч белән юлбарысның күзләре күзгә береккән иде. Ниһаять, ул юлбарысны утыргычка таба чигендерү өчен кабат чыбыгын селтәде, йомшаграк тавыш белән «Оф!» дип боерды. Юлбарыс акрын гына чигенә башлады, ләкин ул утыргычка түгел, Ислам ягына чигенде һәм башын ялт итеп аңа таба борды. Ислам сиптергечен әз генә өскәрәк күтәрде. Ул юлбарысның бугазыннан чыккан көчле ырылдау тавышын ишетте, ерткыч коточкыч тешләрен күрсәтеп авызын яртылаш ачты... Шуннан соң дөнья юкка чыкты...

Ислам больницада операциядән соң гына аңына килде һәм шундук йоклап китте...

Күзләрен яңадан ачкач, янында ак халат кигән ике ир кеше, бер хатын-кыз басып торуын күрде. Күз кабаклары үзләреннән үзләре йомылды...

– Күзләреңне ач, йоклама! – дип дәшкән ир кеше тавышына буйсынып, ул күз кабакларын күтәрергә маташты.

– Менә әйбәт, молодец! – диде ир кеше. – Үпкәләреңне эшләт. Тирән итеп сулыш ал!

Ислам суларга тырышты, тынының шаулап чыкканы ишетелсә дә, сулышы артык тирән түгел, күзләре ачылмас хәлдә иде.

– Күзләреңне ач, үпкәң белән эшлә! – дип тәкрарлады табиб.

Күп тырыша торгач, аның сулышы тирәнәя барды, күзләре ачыграк күрә башлады. Тамагы бик кипсә дә, су сорарга теле әйләнмәде, ул шешенке ят әйбердәй авызда бер якка да кыймшанмыйча ябышып торды. Янында калган шәфкать туташы аңа туктаусыз тирән итеп суларга кушты. Бу йокылы-уяулы халәттән чыгу Исламга төне буе дәвам иткәндәй тоелды. Ахырда ул сул кулын, бераз гына аякларын тоя башлады. Уң як иңбашының авыртуыннан, уң кулының аяк очына таба сузып бераз күтәртеп беркетелүеннән һәм аның берни дә тоймавыннан ул шул якка зыян килгәнлеген аңлады. Ни эшләтте икән ерткыч? Хәлем бик җитди микән, дип борчылды ул. Сул беләгенә система куелган иде. Каршындагы таблода йөрәк тибешен, кан басымын, пульсын күрсәтүче электромагнит дулкыннар йөгерешә... Шәфкать туташы берөзлексез сораулар биреп торды. Анестезиолог та хәлен белешеп чыкты. Вакыт үткән саен, тәненең төрле урыннарының авыртуы ныграк сиздерергә тотынды. Ислам үзенең реанимация бүлегендә икәнлеген аңлаган иде инде. Иртәнге тугызларда дүрт-биш табиб килеп керде. Алар Исламның өстенә ябылган юрганны ачып, бөтен гәүдәсен тикшерделәр, кайсы урыннары авыртуын сорадылар. Уң кулының бармакларын селкетергә куштылар, Ислам бер генә бармагын да селкетә алмады. Табиблар нәрсәләрдер сөйләштеләр, аларның медицина терминнарыннан ул берни дә аңлый алмады.

Врачлардан соң унберенче яртыларда ак халаттан Сөләйман килеп керде.

– Миңа ике генә минутка керергә рөхсәт иттеләр. Реанимациядән чыгаргач, сине, мөгаен, Германиягә алып китәрбез. Хирурглар консилиумга керде. Кулыңны бик ныклап дәваларга кирәк булачак.

– Юлбарыс нишләткән соң мине? – дип сорады Ислам.

– Иңбашыңны тәпие белән умырып алган, – диде Сөләйман. – Борчылма, без немец врачлары белән элемтәгә кердек...

Сөләйман чыгып киткәч, Ислам хәленең үтә дә җитди булуын аңлады. Димәк, сүз кулны исән калдыру-калдырмау турында бара.

Бер атнадан Сөләйман аны самолётта Германиягә алып китте.

– Минем бит акчам юк, – диде Ислам.

– Акча күчердек... – диде Сөләйман.

– Күпме?

– Җитәрлек. Борчылма...

Дәвамы бар.

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: