Сайрар чак (романның дәвамы)

Романны башыннан монда басып укыгыз.

***

Иртүк телефон шалтырады.

– Тыңлыйм, Тимур! – диде Сөмбел.

– Хәерле көн, матурым. Син һаман килмисең, ә безгә репетицияләр башларга вакыт. Имтиханнар борын төбендә генә бит. Берсекөннән дә калмыйча килеп җит.

– Теге атнада район үзешчәннәре бара. Анда мин дә чыгыш ясыйм. Шулар белән бергә килермен.

– Юк, юк, син алдан ук киләсең! Өйрәнә торабыз. Соңгы срок – берсекөн. Юкса берни дә барып чыкмас.

Тимур телефонын сүндерде.

 – Мин берсекөнгә Казанга китәм, – диде Сөмбел әнисенә. – Репетицияләр башларга кирәк. Мин инде теге атнада ук китәргә тиеш идем.

Мәдәният йортын бикләп, үзләре турына кайткач, Сөмбел кереп китмәкче булган иде, аны Фаил туктатты. Күктән ябалак-ябалак кар ява иде.

– Менә сиңа шушы кичнең бер бүләге.

Ул кесәсеннән ак энҗе муенса алып, Сөмбелгә сузды, тик Сөмбел артка чигенде:

– Фаил, кирәкми! Син мине шул кадәр кыен хәлгә куясың...

– Мин бит аның өчен синнән нидер өмет итмим. Дус буларак кына бирәм.

– Юк, Фаил... – Сөмбел ни әйтергә белми туктап калды. – Мин иртәгә иртүк Казанга китәм...

– Тимур янына, димәк... Ярар, менә киеп бар әле. – Ул муенсаны Сөмбелнең кесәсенә шудырды. – Мин район үзешчәннәренең ул чыгышын карарга барсам, син ачуланмассыңмы?

– Фаил, сиңа барысы өчен дә рәхмәт. Тик безнең килешү... болай йөрүләрне бетерик инде. Зинһар, ачуланма...

Сөмбел муенсаны кесәсеннән ала башлаган иде, Фаил аның кулын тотып туктатты.

– Тимә, истәлегем булып калсын! Юкса үпкәлим. – Ул сүзсез генә карап торды. – Нинди серле дөнья... Безгә ашыгырга куша кар бөртекләре... Уңышлар телим, Сөмбел.

Ул ялт кына машинасына утырды да китеп барды. Сөмбел капка янындагы утыргычка көч-хәл белән барып чүмәште. Ул тавышсыз гына елады, әллә Фаилне, әллә үзенең чәчәктәй яшьлеген кызганып елады...

Тимур автовокзалда каршы алды. Таксиның артына парлашып утырдылар.

– Синең өчен сюрприз бар, – дип пышылдады Тимур аның колагына.

– Нинди?

– Cюрпризны әйтмиләр...

Тимур кайнар иреннәрен аның колак яфрагына тигереп алды. Шактый зур яшьтәге таксист машина көзгесендәге аларның чагылышына караштыра-караштыра бераз баргач, ихлас елмаеп:

– Бер сүз әйтсәм, үпкәләмәссезме? – дип сорады.

– Ни әйтсәгез дә, түзәрбез бүген, – дип җавап бирде Тимур, көлеп.

– Сез шул кадәр дә пар килгәнсез. Мин гомер буе таксист. Бик күп парларны күрдем, әмма сезнең кебекләре сирәк булды.

– Рәхмәт, – диде Тимур. – Моның өчен ачуланырга түгел, күпмедер өстәп түләргә дә була.

Фатирда Сөмбелне чыннан да сюрприз көткән булып чыкты: Әсма әбисен Тимур бер атна элек больницага салырга мәҗбүр булган. Аңарда рактан да яманрак ниндидер сирәк очрый торган авыру, инде соңгы көннәренә дә күп калмаган икән. Әсма әби бу фатирны бердәнбер улының малае Тимурга васыять иткән.

Юынып, өс-башын алышып кухняга керүгә, Сөмбелне мул итеп әзерләнгән табын каршылады. Яшелчә салаты янына Тимур кайнар гуляш китерде, бер шешә шәраб алып килде.

 – Минем эчемлек капканым юк, зинһар өчен, алып куй, – диде Сөмбел, ялварып.

– Очрашу хөрмәтенә, бер генә уймак, – дип ялынды Тимур, ягымлы елмаеп.

– Андый нәрсәгә кыстама мине, – диде Сөмбел. – Син чакыргач, мин мәдәният бүлегеннән рөхсәт алып, махсус килдем.

Сөмбелнең җитди чырай белән әйткән бу сүзләреннән соң, Тимур шәрабны суыткычка куйды. Ризыклар бик тәмле иде. Тимур аны туктаусыз иркәләде, үпте, тагын ни бирим, ни өстим, дип янында бөтерелеп кенә торды. Сөмбелнең үтенече буенча алар залга чыктылар. Тимур иң элек бер күнегүне үзе күрсәтте, аннары шуны янәшә торып эшләделәр. Соңыннан утыз биш-кырык минут шуны Сөмбел үзе кабатлады. Тимур аны күзәтә-күзәтә туктаусыз кемнәр беләндер телефоннан сөйләште, килеп, Сөмбелнең ниндидер хәрәкәтендәге ялгышны төзәтте. Аның өйрәткәннәре чыннан да яңалык иде. Сөмбелнең күңеле үсеп китте. Ләкин төштән соң Тимур ашыгыч проблема туган дип, аңа беркая чыкмаска, берсенә дә ишек ачмаска кушып, эшенә китте. Кайтуына өйрәнеп кую өчен тагын яңа бию хәрәкәтләре күрсәтеп калдырды. Сөмбел аларны кичке сигезгә кадәр кабатлый торгач, тәмам ул таләп иткәнчә һәм сыгылмалы башкарырга өйрәнеп бетерде.

Тимур тугызынчыда гына бик кәефле, салмыш хәлдә кайтып керде. Ул чишенеп, өстәл янына теге шәрабын алып килде, ике бокалга тутырып салды, кабып кына кара дип, Сөмбелне бик озак кыстагач, өметен өзеп, үзенекен эчеп куйды. Аннары Сөмбелне кинәт күтәреп алды да ятагына салып үбәргә, чишендерергә тотынды.

– Сөмбел, бәгърем, без бер-беребез өчен яратылган.

– Тимур, без бит татар балалары, иң элек никах, язылышу! – дип кычкырды Сөмбел, коты алынып.

Үзенең бөтен киләчәгенең җимерелү ихтималы бөтен аянычлыгы белән аның башына бәрде. Йөрәге күкрәк читлеген җимерердәй булып типте, Тимурга булган җылы тойгыларын курку каплады. Ул бөтен көченә талпынып, аны әйләндереп ташлады һәм, кухня ягына йөгереп чыгып, тәрәзә төбенә менеп басты. Кухняның тәрәзәсен ул ашарга пешергәндә ачып куйган иде. Ишектә Тимур күренде. Ул бер адым атлауга, Сөмбел елый-елый кычкырып җибәрде:

– Әгәр якын килсәң, тәрәзәдән сикерәм!

Тимур баскан урынында катып калды, айнып киткәндәй булды.

– Бәгърем, – диде ул акрын гына һәм тагын аңа омтылды.

– Тукта! Сикерәм! Белеп тор, сине гаепләячәкләр!

Сөмбелнең йөзендә кеше кыяфәте калмаган, күзләре куркыныч елтырый иде.

– Төш аннан, кагылмам, – дип, Тимур зал ягына чыгып китте.

Сөмбел бераз хәл алып басып торганнан соң, теләсә нинди һөҗүмгә әзер булып, акрын гына зал ягына чыкты. Тимур башын учларына салып утыра иде. Алар бик озак сүзсез тордылар. Тимур башын күтәреп аңа төбәлде, карлыккан тавыш белән:

– Ичмасам килмәгән булсаң! – дип куйды. – Аңламадың. Мин синең мине ташлавыңнан куркам.

– Нишләп ташлыйм, ди, мин сине.

– Беләм мин сезне – хатын-кыз затларын!

Ул бик озак бөтен өйне бер итеп кызу-кызу йөрде. «Миңа синең бернинди ышанычың юк, мин сиңа укырга керергә булышучы буларак кына кирәк, бөтенесе хәл ителгәч, син биектәрәк урын биләгәч, үзеңә кирәгрәк кешеләргә борылачаксың, мине шундук онытачаксың, ә мин, юләр, синең белән гаилә кору, бүгеннән уртак уйлар белән яшәү турында хыялландым, хәтта бу квартираны сатып, Мәскәүдән яңаны алу уе белән тилердем». Аннары ул кинәт туктады да, сәгать ничә икәнен сорады. Сәгать ун тулган иде инде. «Син бу квартирада чакта, мин аерым ятып йоклый алмаячакмын, кайнар хисләрем тагын синең яныңа китерәчәк. Шуңа күрә бүген берәр дустыма барып кунам. Подальше от греха», – диде дә чыгып китте.

Сөмбел ятса да, юньләп йоклый алмады, чөнки Тимурның теләсә кайсы сәгатьтә кайтып керү ихтималы бар иде. Сөмбел бер нәрсәне аңлады: димәк, Тимур, килү белән аны бернинди каршылыксыз үземнеке итәм, дип уйлаган. Ниятенең барып чыкмавы аны бөтенләй тыелгысызга әверелдерде. Сөмбел үзенә дә хәйран калды. Ул бит Тимур тагын да якынлашса, тәрәзәдән сикерергә әзер иде! Иртән әлеге тәрәзәдән үрелеп карагач, аның тәннәре чемердәп китте: аста очлы тимердән ясалган тәбәнәк койма, таш түшәлгән юл сузылган.

Сәгать унберенчедә, тимер ишекнең йозаклары шалт-шолт килә башлауга, Сөмбелнең йөрәге кысылды. Коты очып, ул ишеккә төбәлде. Ишек акрын гына ачылды, кулына букча тоткан Әсма әби күренде. Сөмбел шатлыгыннан кычкырып җибәрде һәм йөгереп барып, аның кулындагы букчасын алды, үзен култыклап, эчкә уздырды. Әби аны шундук таныды, кул биреп исәнләште.

– Ә Тимур кайда соң? – дип сорады Сөмбел.

– Мин такси белән генә кайттым, кызым, – дип елмайды әби.

Ул шактый картайган, ябыккан. Әмма күзләре яшь кешенекедәй уйнап тора, хәрәкәтләре төгәл иде. Сөмбел аш җылытып, чәй кайнатып өстәл әзерләгәнче, Әсма әби бүлмәсендә букчаларын бушатып, кием алыштырып әвәрә килде. Сөмбел аны кухняга чакыргач, икәүләп сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. Ул иртәдән бирле ашамаган булган, Сөмбелгә туктаусыз рәхмәтләр укыды. Аның ник килгәнен, Тимурның биргән вәгъдәләрен ишеткәч, әбинең йөзендәге вак җыерчыклар ачы әйбер капкан кешенекедәй җыерылып-җыерылып куйды.

– Ышанма син аңа, кызым! – диде ул, кул селтәп.

Әсма әбинең Мияссәр исемле бер генә улы булган. Юрист белеме алган. Бик тиз югары күтәргәннәр. Ул закон сакчылары өстеннән күзәтчелек иткән. Коррупция белән шөгыльләнгән шул өлкә кешеләрен бернигә карамыйча хөкемгә тарттырган. Һәм кинәт кенә эш урынында үлеп киткән. Йөрәк тамырына тромб утырган, имеш. Ә кем белә, тромбмы ул, әллә башка сәбәпме? Тимур – Мияссәрнең улы икән. Тик, әби сөйләвенчә, кыяфәте белән әтисенә охшаса да, холкы белән нәкъ әнисе икән. Әнисе әллә молдаван, әллә украин кызы булган. Тимурны ике яшендә Мияссәргә ташлаган да, берәүгә кияүгә чыгып, Израильгә китеп барган. Тимур да әнисе кебек җилбәзәк, бөтен акчасын, бөтен вакытын кызлар артыннан чабуга сарыф итә. Артыннан юллап килгән кызларны куып кына чыгара. Мин акыл биргәнне тыңларга да теләми, аңа минем фатир гына кирәк, диде әби.

– Башың исән чакта син аннан ераграк кач! – дип төгәлләде ул сүзен.

Әбигә рәхмәт әйтеп, Сөмбел бу фатирдан чыгып йөгерде.

***

Чираттагы хезмәт хакы тагын кимегән булып чыкты. Комиссия тикшереп киткәч, гаделлек урнашыр, дип көткән артист халкы шау-гөр килеп канәгатьсезлек белдерде. Сан Саныч номерына Ислам, Әшрәф, калган дус егетләр җыелды. Бөтенесе дә тузынды, Августинны каргады. Директорга кереп, якасыннан алыйк, дип ярсыды егетләр. Ләкин Сан Саныч аларны бер сүз белән туктатты:

– Көч белән ала торган түгел аны. Безгә Аллаһ кына ярдәм итә ала. Бүтән көч юк. Сез – яшьләр. Кемгә дә булса көч, корал куллану – ул явызлык. Мин моны сезгә гомерем буе ерткыч җәнлекләр белән эшләгән кеше буларак әйтәм. Көч белән җиңүнең ахыры явызлыкка кайтып кала.

«Ә гаделлекне ничек урнаштырырга соң? – дип шаулашты егетләр. – Без бит кол хәлендә». «Алла ярдәменнән ташламас. Сабырлык, акыл белән эш итәргә кирәк!» Егетләр аны бик хөрмәт итсәләр дә, Сан Санычның сүзләрен тулаем кабул итеп бетерә алмадылар. Бу сөйләшү Исламны да канәгатьләндермәде. Ләкин барыннан да бигрәк авылны сагынуы көчәйгәннән-көчәя барды. Бер генә кайтып, әти-әниләрен, сыйныфташларын, авыл кешеләрен күреп, Гөлбакча урамнарын, Бормалы, Ык буйларын урап килсә дә, җанына ял булыр иде сыман. Ләкин бу мөмкин түгел, алтын читлек эчендәге кенәри кебек, син туктаусыз сайрарга тиеш. Аның укыганы бар иде, кенәри тагын да өздеребрәк сайрасын өчен, патша сарайларында аларның күзен кызган тимер чыбык белән төртеп тишә торган булганнар, имеш. Мондагы халыкның бәргәләнүләре дә шуңа охшаш түгелмени? Биредә эшләү дәверендә Ислам бөтен коллектив Августинның колы икәнен күрде һәм моны берничек тә җимерү, үзгәртү мөмкин түгеллеген аңлады. Акча ташкыны аның кесәсенә аксын дип, күзе төртеп тишелгән хәлдә дә сайраучылар түгелмени без?! Дөрес, Ислам үзе теләгән бер максатына иреште: Мәскәүнең дәрәҗәле урта мәктәбендә экстерн имтихан тапшырып, өлгергәнлек аттестаты алды. Аттестат аның алдына җитди сораулар да китереп куйды: укырга кая керергә? Эшли башлаган мәлне цирк юнәлеше бик кызыктырган булса да, хәзер инде күңеле суынды. Цирктан китәргәдер...

Ул һәркөнне әти-әниләрен, авыл кешеләрен, Ык, Бормалы буйларын төшендә күрде һәм, авылны сагынуы, тирән сагышка әйләнеп, күңелен яндырып тора башлады. Ул үзенең сирәк елмаюына, сирәк көлүенә шаккатты. Халыкның алкышлары аңа элекке шатлыкны китермәде. Әшрәф, Таһир, Бәхтиярлар да аңа «Сиңа ни булды?» дип гаҗәпләнделәр. Ә беркөнне тамашадан соң, аның янына Сөләйман килеп керде. Ул да Исламның нинди хәлдә булуын күзәтеп йөргән икән. Ислам цирктан китү уен яшермичә сөйләп биргәч, Сөләйман утырган урыныннан сикереп торды:

– Ни сөйлисең син?! – диде ул, кызып.

Ислам сәбәпләрне берәм-берәм аңлатты. Ләкин Сөләйман ул китергән дәлилләрнең берсен дә кабул итмәде.

– Синең бүгенге биеклегеңә ирешү өчен кемнәрдер ярты гомерен бирә, – диде ул. – Кыенлыкларны җиңә белергә кирәк. Озакламас, циркта хәлләр үзгәрәчәк. Әлегә синең хезмәт хакың иң күренекле артистлар белән бер дәрәҗәдә.

Тамашачыларның елмаеп, көлеп, һәр рәсемен алкышлар белән хуплап утырулары Исламның цирктан китү уйларын сүндерә барды. Җитмәсә аңа хәзер юлбарысларның читлекләрен чистарту, җәнлекләр манежда чыгыш ясаганда, ул-бу була калса, аларны буйсындыру өчен су сиптергечне дә Исламга ышанып тапшырдылар. Яшьләрне өстәмә һөнәргә өйрәтү хакында приказ эленгәч, Исламны дрессировщик эше белән ныклабрак таныштыра башларга кирәк, дигән фикергә килделәр.

 «Башка җан ияләре белән аңлашуыбыз хәрәкәтләр, мимика, күз карашы аша башкарыла, – дип аңлатты Сан Саныч. – Хайваннарга, бигрәк тә ерткыч җанварларга безнең эчебездәге рухи халәтне, ниятләребезне аңларга берничә секунд вакыт җитә. Юлбарысның күзләренә аның белән тигез икәнеңне күрсәтеп төбәлергә, курыкмаска, баш та имәскә кирәк. Ерткычлар белән эшләү һөнәр түгел, ул – сәнгать! Бу – музыка кебек нечкә әйбер. Ерткыч сиңа ышанырга тиеш. Ә син аңа беркайчан да тулаем ышанып бетмә! Син һәрвакыт билгесезлектә. Ерткычның эчендә ниләр кайнаганын син берничек тә белә алмыйсың. Аларга да стресс тия. Син ягымлы елмаюың, җылы карашың белән аның кәефен күтәрә аласың. Ләкин кәефе күтәренке юлбарыс кайчакта шаярырга да тели. Менә монда дрессировщик җәнлеккә карата ата-ана ролен уйнарга тиеш була. Капризларыннан да җайлап туктатырга кирәк. Тик кискен хәрәкәтләр белән бик сак кылану сорала».

Дрессировщик һөнәре Исламны торган саен ныграк кызыксындыра барды. Тик аның йокысы гына тынычсызга әйләнде. Авылны төштә күрүләр бераз сирәкләнсә дә, аның урынына Сөмбел керә башлады. Ул әле балачактагы кыяфәтендә, әле мәктәп чорындагыча туктаусыз кереп торды һәм йокламаган чакта да уйларын һаман саен ныграк биләде. Әйтерсең, Сөмбел күренмичә генә аны гел сагалап тора. Кемнеңдер әйткән сүзе, берәр матур киемле кыз, очраклы ишетелгән бер тавыш, тагын мең төрле нәрсәләр Сөмбелне хәтерләтә, аны күз алдына китерә дә бастыра. Шуңа төшләр дә өстәлгәч, аны юксынып, күңел сызлый башлый. Төшләрдә дә ул томанлы гына, бик азга гына күренеп ала, һәрчак серле елмайган кыяфәттә гәүдәләнә дә шундук юкка чыга. Тауда соңгы очрашу вакытында «Китмә, Ислам! Ал мине үзең белән!» дип ялварулары егетнең колагында әледән-әле яңгырый, бу вакытта Исламның аркасына тир бәреп чыга. Бәлкем, Сөмбел бүген дә аның тарафларына шушы ялваруларын юллыйдыр?! Һәркөн төшкә керүләре, бәлкем, шуның тәэсиреннәндер? Әгәр шулай булса?.. Нинди бәхетле бит Ислам! Ә нишләп соң ул башкалар белән гел сөйләшеп торганда, Сөмбелгә өч-дүрт шалтырату белән туктады? Сөмбел бер генә шалтыратуына да җавап бирмәде ич. Димәк, теләми, борчырга кирәкми, дигән нәтиҗәгә килгән иде ул. Аннары Виктория, башка кызлар Исламга күп нәрсәләрне оныттырды...

Ахырда Ислам түзә алмады, Сөмбелнең номерын җыйды. Дулкынланудан тыны кысылды.

– Тыңлыйм, Ислам.

– Исәнме, Сөмбел!

Бу исемне әйтүе шул кадәр рәхәт иде...

– Исәнме, Ислам.

– Ни хәлләрдә ятасыз? Хәлимә апа ни хәлдә?

– Әйбәт кенә.

– Эшлисеңме?

– Авыл клубында мөдир мин. Үзең ничек?

– Себер якларында гастрольдә.

Сөмбел дәшмәде.

– Әллә кәефәң юграк инде... – дип куйды Ислам.

– Кәефле чакларым үткәндә калды, ахрысы...

Аннары алар шактый вакыт сүзсез тордылар. Бу сөйләшү икесе өчен дә гайре табигый, кыен бер эш кебек иде.

– Мин шалтыраткалап торсам, ачуланмассыңмы соң? – диде Ислам, сөйләшүне дәвам итә алмавын сизеп.

– Мин сине ачулана алмыйм, – диде Сөмбел. Аннары өстәп куйды: – Беркайчан да...

Бер-берсенә бирәсе төп сораулары бетте бугай. Ләкин сөйләшүләр дәвам итте һәм аларның һәрберсе Ислам өчен шатлык алып килде. Гүя учындагы шушы смартфон аша Сөмбел аны Гөлбакча урамнарына, Бормалы, Ык буйларына тартып кайтарды, шул суларда коендырып, аның сагыну-сагышларын юды. Элегрәк Ислам гына шалтыраткан булса, инде хәзер Сөмбел үзе башлап хәбәр бирә. Торган саен бу сөйләшүләр шаярту, үртәшүләр белән җанны ял иттерделәр, андый мизгелләр ләйсән яңгыр явып үткән язгы якты көнне хәтерләтте.

Дәвамы бар.

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: