Сайрар чак (романның дәвамы)

Романны башыннан монда басып укыгыз.

Сөләйман Исламны иң элек мөселман егетләре белән таныштырырга репетиция урыннарына алып барды.

– Әнә икесе, – диде Сөләйман, гимнастлар төркеменә күрсәтеп. Алар туктагач, Сөләйман исемләп чакырды. – Әшраф, Таһир! Килегез әле.

Алар янына мускуллары уйнап торган ике егет килеп басты. Кап-кара күзле, калын кара кашлы озынрак гәүдәлесе башкорт икән, Уфадан. Икенчесе аңардан базыграк, күзләре кысыграк, иреннәреннән елмаю китми. Анысы казакъ, Арман исемле. Алар икесе дә Казан цирк мәктәбендә укыганнар, берничә урында эшләргә өлгергәннәр. Сөләйманның чакыруы буенча монда килгәннәр. Ислам да үзе белән таныштырды. Таһир татарча әйбәт кенә сөйләшә икән. Сөләйман, бер-берегезне туган итеп тоегыз, Исламга сезнең ярдәмегез бик тә кирәк, диде, егетләргә үгет-нәсихәт бирде. Син үзең дә йомышың төшкәндә, аларга мөрәҗәгать ит, дип өстәде.

Аннары Сөләйман аңа атка сикереп атланучы, ат өстендә сальто ясаучы ике егетне күрсәтте. Болар кояшта янып каралып беткән. Юка, нык гәүдәле егетләр иде. Берсе Бәхтияр, икенчесе Нурлан исемле. Алар Исламны бик якын иттеләр, ат өстендә баскан килеш чабуын да белгәч, киләчәктә уртак номер эшләргә дә туры килсен иде, диделәр.

Ислам бик тиз арада башкалар кебек төгәллеккә, җитезлеккә ирешү өчен бөтен тырышлыгын куйды. Аның бик тә Казан тамашачысы алдына чыгасы, «үзебезнекеләргә» күренәсе килгән иде. Әмма аңа бу бәхет тиз генә тәтемәде.

Аның урынына Исламга икенче бәхет тәтеде. Авылны бик сагынып торган көннәренең берсендә циркта Виктория белән очраштылар.

– Исәнмесез, Нуруллин! – диде ул, ихлас елмаеп.

Ислам да елмаю белән җавап бирде:

– Исәнмесез.

– Нишләп бер дә кәефегез юк?

– Мин көткән әйбер һаман юк бит.

– Нәрсә ул?

– Көн саен күккә карыйм: теге вакытта сез вәгъдә иткән кызыл кар кайчан явар микән, дим. Ә ул яумый да яумый!

Виктория рәхәтләнеп көлде:

– Сез бик хәтерле егет икәнсез!

– Миңа нидер вәгъдә итсәләр, мәңге оныта алмыйм!

Виктория тыела алмыйча көлүен дәвам итте:

– Шушы арада метеорологлар явачак, дип ышандыралар. Держи карман пошире.

– Постараюсь, – диде Ислам.

Виктория аның телефон номерын алды.

Икенче көнне ул тагын очрады. Тик кулын болгап кына сәламләп, каядыр ашыкты.

– Әллә берәрсе куамы? – диде Ислам, аның артыннан атлап.

Виктория шып туктады да Исламга пышылдады:

– Августин егетләр белән очрашуны тыя бит... Әгәр сөйләшеп торсак, шундук аңа җиткерәләр.

Ул кабаланып китеп барды. Ике көннән үзе шалтыратты:

– Кызыл кар ява бүген.

– Әйе, шулай икән шул, – диде Ислам.

– Кунакка кил.

– Кайчан?

– Циркта чыгышыгыз беткәч. Минем номерны онытмагансыңдыр бит әле.

– Онытмадым онытуын... Ә Августин?

– Ул еракта... билгесез юнәлештә...

Ислам көндез шәһәргә чыгып, шоколад, кечкенә торт кебек тәм-том алып, иңбашына асыла торган кечкенә сумкасына салып куйды. Циркта тамаша төгәлләнеп, манежны җыештыргач, «Театральная»га китте. Виктория аны елмаеп-көлеп каршылады, хәтта бит очыннан үпкән кебек тә итте. Нәкъ Ислам мәктәптә кызларны үпкән төсле. Күчтәнәчләр алып килгән өчен Исламны тиргәде, хезмәт хакы алып карамаган килеш нинди юмартлану ул, диде. Аннары Виктория өстәл әзерләде, котлет китерде, шәраб тәкъдим итте. Ислам анысыннан баш тартты, мин, гомумән, эчмим, диде. Ашыкмыйча гына ашап, кофе эчтеләр.

Ислам кайтырга әзерләнде, рәхмәт әйтеп урыныннан кузгалды. Виктория аның ике кулын кулына алып, күзләренә туп-туры карады:

– Минем сиңа бер тәкъдим ясыйсым килә. – Аның куллары җиңелчә генә калтыранып алды. – Мин япа-ялгыз. Әйдә, дус булыйк.

– Мин каршы түгел, – диде Ислам.

– Рәхмәт. Менә бу минем өчен иң зур шатлыгым булды.

Ислам ниндидер зур җылы тойгы белән кайтып китте. Күрәсең, ул тойгы үзенең кемгәдер бик кирәклеген аңлаудан тугандыр...

Гастрольләр төгәлләнеп, коллектив Иваново циркына күчкәч кенә, Исламны манежга тамашачы алдына эшләргә чыгардылар. Атнадан артык эшләгәч, янәшәсендәге униформистлар да, ассистентлар да, администратор да аның эшеннән канәгать икәнлекләрен әйтеп, дәртләндереп тора башладылар. Әмма Сөләйман гына аны дәртләндерергә ашыкмады, таләпне арттырганнан-арттыра барды.

***

Көн арты көн үтте, шәһәрдән шәһәргә гастрольләр дәвам итте. Ислам шарж ясауда шактый шомарды. Күзен йомган хәлдә эшләп карагач, ул моның ул кадәр баш беткеч нәрсә түгеллеген аңлады. Моңа да өйрәнеп була икән, дигән өмет уянды күңелендә. Бәйләнгән күз белән ясаган рәсемнәрен әлегә Сөләйманга күрсәтмичәрәк торды. Ул сорамады, таләп итмәде. Ислам үзенең артык катлаулы булмаган карикатураларын күзен йомган килеш ясаудан тәм тапты. Аның болай эшләве барып чыга иде һәм ул моңа бик куанды. Бу бит өр-яңа һөнәр үзләштерүгә тиң иде. Уңышлы барып чыкканнарын туктаусыз ясады, аларны инде бармак-куллары гүя үзләре күрәләр иде...

Сөләйман режиссёрга Исламның барлык эшләрен күрсәтте. Шуннан соң Анатолий Павлович аңа аерым игътибар бирә башлады. Манежга ассистент, униформистларны бастырып, Исламнан аларның шарж-портретларын ясатты. Ә үзе секундлар санады.

– Темпны тизләт! – дип боерды ул. – Бер сурәтеңне, күп дигәндә, илле секундта төгәллә!

Шушыңа ирешү өчен аның белән һәркөн ассистентлар алны-ялны белми репетицияләр үткәрделәр, ә Анатолий Павлович килгән саен секундларны кыскарт, дигән таләп куйды.

Ниһаять, көткән көн килеп җитте! Волгоградта гастрольләр вакытында комиссия аны рәссам-моменталист буларак, манежга чыгарырга дигән карар кабул итте. Баштагы чыгышында Ислам үзенең моңа кадәр эшләгән карикатураларының иң яхшыларын тамашачы алдында ясарга тиеш булды. Аларны бергәләп сайладылар. Ике шаржын Ислам күз бәйләп ясарга өйрәнгән иде. Режиссёр кат-кат ясатып карагач, хуплады, чыгышыңны күз бәйләп төгәллисең, диде.

Репетицияләр манежга чыгасы көнне дә туктамады. Барысы да аңа уңышлар теләделәр. Каян ишеткәндер, төштән соң аңа Виктория очрады.

– Нишләп йөрисең, мадемуазель? – диде Ислам елмаеп.

– Махсус килдем синең янга. – Ул серле итеп елмая-елмая як-ягына каранып алды да, якында кеше юклыгын күргәч, кесәсеннән алсу гербер чәчәге алды. – Бу сиңа илһам бирәчәк, уңыш китерәчәк.

Ислам чәчәкне иңбашына асылган кечкенә сумкасына салгач:

– Шулай булачагына чынлап ышанырга буламы соң? – дип сорады.

– Ышан. Чөнки аңа сине яраткан кешенең иң изге теләкләре кушылган.

Виктория саубуллашып та тормастан җил алып киткән төтендәй юкка да чыкты.

Ислам манежга чыкканчы бик нык дулкынланды. Аның бөтен гәүдәсен җиңелчә калтырау биләде, ул бер генә урында басып тора алмады. Берни ишетмәсә дә, әллә кайдан, бик ерактан ук быргы тавышы килә, ул күкрәк читлеген җырлагандагы кебек җиңелчә калтырата иде... Менә вакыт җитте. Тамашаны алып баручы аны игълан итте. Ислам планшетын, ватман кәгазьләрен тотып манежга чыкты, тамашачыларга баш иде. Шунда ул ничектер тынычланып калды, каушавы да югалды. Ак ватман кәгазен планшетка беркетеп, җитез хәрәкәтләр белән комиссия кешеләренә күрсәткән замана яшьләре сурәтен сызгалап бетерде һәм гөлдерәп көлеп җибәрде. Зал аның көлүенә бердәм кушылып көлде, гөрләтеп кул чаптылар. Икенче һәм аннан соңгы карикатураларны ясаганда, Ислам инде үзенең кайда икәнен дә онытты. Чөнки һәр карикатурасын, аны төгәлләгәч һәр көлүен тамашачы шаркылдап көлеп, тоташ алкышларга күмде. Ислам җирдән йөрми, гүя оча иде. Күренмәс канатлар аны манежның әле бер, әле икенче ягына илтте.

Соңгы ике шаржын ул күзен бәйләп ясады. Аның берсе – ир төш күрә: ләкләк аңа иң кыйммәтле иномарка алып килә. Икенчесендә күзе бәйләнгән Газраил печән чаба, аның артыннан көрәк сакаллы карт ул чапканны җыеп бара.

Исламны бик озак алкышладылар, «афәрин!» дигән хуплау сүзләре ишетелде. Әмма шунда көтелмәгән хәл булды. Иң алдагы урыннарның берсендә башына чигүле кызыл калфак беркеткән карт кына әби торып басты. Халык тынып калды. Аның өзгәләнеп:

– Балакаем, мине дә ясый алмассыңмы икән?! – дип үтенүенә Ислам битараф кала алмады. Ул тиз генә әбинең портретын ясап, тамашачыларга күтәреп күрсәтте. Әби дә, тамашачылар да Исламга рәхмәтләрен яудырды...

Исламны манеждан чыгуга администратор, режиссёр, ассистентлар, Әшрәфләр, тагын күпләр тәбрик итте. Сөләйман да караган, бик ошаткан, калганын иртәгә сөйләшербез, диде. Манеж инспекторы Исламның үзенә генә кисәтү ясады:

– Программаны беркайчан да бозарга ярамый. Без халык ихтыярына буйсынсак, таралачакбыз, күп нәрсә югалтачакбыз. Әлбәттә, андый сентименталь нәрсәләрне халык ярата, тик аларның теләгенә буйсынудан сак булыгыз.

Ислам аның белән килеште дә, килешмәде дә. Дулкынлануы, шатлыгы көчле булгандыр, инспекторга үзенең ни өчен әбине ясаганын аңлатмыйча кала алмады:

– Әгәр мин әбигә илтифатсызлык күрсәтсәм, цирк коллективын халык ничек бәяләр иде, дип уйладым. Тамашачы мөнәсәбәтеннән, аның фикереннән коллективның популярлыгы кимергә мөмкин бит.

Манеж инспекторы аның бу сүзләренә каршы берни дә әйтә алмады. Виктория телефоннан котлады, «әйттем бит чәчәк уңыш китерәчәк, дип, шулай булды да», диде.

Икенче көнне Сөләйман аны манежда репетицияләр вакытында кабат котлады.

– Син сиздеңме инде аерым кешеләрне ясауга күчкәнлегеңне? – диде ул куанычлы тавыш белән. – Сиңа Ходай юлны үзе ачты. Күнегүләреңне арттыра барырга кирәк. Гомуми карикатуралар бүген синең ярдәмче канатларың гына. Киләчәктә ул канатларны өзәбез. Бары тик тамашачылар арасыннан сайлап, портрет-шаржлар ясауга күчәсең.

Дәвамы бар.

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: