Сайрар чак (романның дәвамы)

Романны башыннан монда басып укыгыз.

Китмә, Ислам!
Ул көнне Сөмбел ичмасам Болынкырга бармаган гына булса соң! Тамагы кипкәч, ашханәгә кереп, бер стакан сок алганда, аркасына кемдер төртеп куйды. Борылып караса, ап-ак тешләрен елтыратып, Энҗе көлеп тора. Ул ашарга утырып маташканда, Сөмбелне күреп алган. Аның өстәленә утырып сөйләшә башлауга, Энҗе:
– Син Исламны ишеттеңме соң әле? – дип сорады.
– Юк. Ни булган?
– Ул Казанга китә бит.
Аның бу сүзләре Сөмбелгә яшен суккандай тәэсир итте. Авызына капкан согын көч-хәл белән йотып җибәргәч, әллә нинди ят тавыш белән:
– Нишләп китә? – диде.
– Цирк мәктәбенә укырга. Барысы да хәл ителгән. Берсекөнгә китә, ди.
Очты тургаебыз...
Сөмбел эчә башлаган стаканын өстәлгә куеп, Энҗе белән саубуллашып та тормастан, ишеккә атлады. Ислам китә... Нишләп бу хәбәр аңа шул кадәр тәэсир итте соң әле?
Сөмбел Карамалыга кайту белән, әнисенә «башым авырта» диде дә, караватына бөгәрләнеп ятты. Аның өчен дөнья урталай ярылгандай булды, чөнки ул Исламнан башка яшәүне күз алдына китерә алмады. Ислам аны ташлаган... Алар бит телләре ачыла башлаган вакытларыннан ук бергә иде. Хәзер бергәме соң? Ә Фаил? Аның белән болай гына чуалуын бөтен кеше күреп тора. Үтенечен аяк астына салып таптамыйм дип кенә, янына китерә ич ул Фаилне. Ә Ислам иң якын кешесе булып, янәшәдә генә торды. Ул җил искәнгә өзелеп төшә торган пешкән алма сыман Сөмбел бер дәшүгә килеп җитәчәк иде кебек. Ә Ислам көтмәгәндә-уйламаганда, Казанга китеп бара икән! Бу башка сыярлык хәл түгел, Сөмбел моны күтәрә алмаячак! Ул йөрәгенең ярсып тибүенә түзә алмыйча, өйдән чыгып, Ык буена юнәлде. Ислам беркемнеке дә була алмый, ул Сөмбелнеке генә иде! Бу хакта ул моңа кадәр уйлап та карамады, чөнки бу шулай иде. Сөмбелгә гәүдәсе ничек үзенеке булса, Ислам да шулай тоела иде! Шушыны тойгач, тагын нигә дип уйланырга? Көн саен мәктәптә үбеп каршылаган, иң ягымлы, иң шаян сүзләр әйтүче Ислам гына иде. Кичләрен дә очрашмый тормадылар. Аның да Сөмбелне бары үзенеке генә дип уйлавы йөзенә язылган, очкынланган күзләрендә чагыла иде.
Күп баш вата торгач, ул бер уйга килде: Исламны җибәрмәскә! Ләкин Энҗе бит барысы да хәл ителгән, диде. Исламны тизрәк күрергә, аңлатырга!.. Фаил белән болай гына йөрдем, сине яратам, дияргәме? Ислам, гадәттәгечә, гөлдерәп көлеп куйса? Ул төрлесен уйлады, тик Исламның ниятен үзгәртерлек дәлилләре җитмәде. Ярар, берсен, икенчесен, өченчесен әйтер. Шуларга карап, ул Казанга китү уеннан кайтырмы? Кайтмастыр, диде Сөмбелнең күңеле.
Ә Исламны үлеп-җитеп булса да, җибәрмәскә кирәк! Җибәрмәскә, юлына аркылы ятып булса да, җибәрмәскә! Сөмбел хәтта кече якка чыгып, әнисенең өйдәме-түгелме икәнен тикшерде. Чөнки уе хәтәр иде... Әгәр Исламны җибәрмәү өчен башка юл сайласаң? Тик аңа көче җитәрме Сөмбелнең? Булдыра алырмы? Әгәр булдыра алмаса, Ислам, урталай ярылган дөньяның якты ягында, Сөмбел караңгы ягында калачак... Булдырырга кирәк!..
Төнге унынчыда Сөмбел Исламга шалтыратты: «Мин Мәтәлчек тавында, күрешергә иде», – диде дә телефонын сүндерде. Төн заманында Карамалыдан килеп, тау башына чакырырлык ни булды икән, дигән хәвефле уй Исламның күңелен бимазалап куйды. Ул капка бикләргә чыккан җиреннән, велосипедына атланып, тыкрыктан Мәтәлчеккә элдерде. Велосипедын аста калдырды да йөгерә-атлый тау түбәсенә менеп җитте. Болыт астыннан чыгып килгән ай яктысында Сөмбелнең тау түбәсеннән арырак уйсулыкта басып торганын шәйләде. Янына килеп җиткәндә, Ислам аның сул як күкрәгенә кызыл роза төшерелгән зәңгәр күлмәктән икәнен күрде. Мәктәптәге гадәте буенча кочаклагандай итте, битенә иреннәрен тигереп алды, әмма шаян сүз әйтү урынына хафаланып:
– Ни булды? Ник чакырдың? – диде.
Сөмбел елмаеп җибәрде. Бу елмаю Исламның күңелен тынычландырды. Димәк, борчылыр нәрсә юк. Елмаю гына түгел, Сөмбел көлеп тә куйды:
– Әллә сине чакырырга да ярамыймы хәзер? Түрәгә әйләнмәгәнсеңдер бит? Ислам аның сүзләренә шаяртып җавап бирде:
– Мин түрә генә түгел. Шушы Мәтәлчек тавының президенты булам. Һәм монда чит авыл кешеләренә рөхсәтсез йөрергә ярамый. – Шушы сүзләрдән соң Ислам җитди итеп сорау бирде: – Ник чакырдың?
– Сине Казанга китәсең, дип ишеттем. – Дөрес ишеткәнсең.
– Укырга китә, диләр.
– Хак әйтәләр. Белем күтәрергә.
– Ислам! – Сөмбел әллә нинди сагышлы, ялварган тавыш белән шулай дәште дә, тамак төбенә нидер тыгылгандай, туктап калды. Аннары ике-өч кенә адым читкә китеп, кабат акрын гына аның янына килде. Ислам сискәнеп куйды. Сөмбелнең йөзе артык агарып киткән идеме, әллә ай нурлары аның йөзен әз генә зәңгәрләтеп күрсәтә идеме – Исламга ул бөтенләй ят кеше кебек тоелды. – Ислам! – диде ул кабат. Хәзер аның тавышы җылы, ягымлы иде. – Мин сине бер үтенеч белән чакырдым.
Сөмбел башын кыңгыр салып, сәер генә елмайды. Ул, ахрысы, Исламның 
нидер әйтүен көтте, әмма Исламның күңелендә аптыраштан башка берни дә юк иде. Шуңа күрә ул дәшмәде.
– Ислам! Китмә син! – Сөмбелнең тавышы инде әрнү белән тулы иде. – Китмә, яме?!
Ислам һаман да берни дә аңлый алмады, бары тик аның сүзләренә гаҗәпләнде генә.
– Мин китәргә тиеш, – дип куйды ул. – Барысы да хәл ителгән.
– Бездән башка берни дә хәл ителми бит!
Ислам Сөмбелгә якын ук килеп аның кулын тотты. Аның куллары кайнар иде, әз генә калтыранып куйдылар.
– Сөмбел, ачыктан-ачык әйт әле. Минем китү-китмәвем сине нишләп кызыксындыра?
– Белмим, – диде Сөмбел, ярым пышылдап.
– Мин ачыктан-ачык әйт, дидем бит.
– Белмим, – диде Сөмбел иңбашларын җыерып. Бераз дәшми торгач, пышылдап диярлек өстәп куйды: – Китмә генә. Шушы җавап сине канәгатьләндерәме?
– Юк, Сөмбел. Синең сүзләрең табышмак шикелле.
– Табышмакларга җавап табуда синнән оста кеше юк бит.
– Мин сиңа бер серемне әйтәм, – диде Ислам, моны әйтергәме-әйтмәскәме
дип, икеләнеп торган арада, теле чишелә дә башлады. – Тик беркемгә дә чыгармаска сүз бир.
– Сүз бирәм, – диде Сөмбел.
– Минем үземнең дә авылдан китәсем килми.
Дөрес ишеттемме дигәндәй, Сөмбел шактый вакыт аңа текәлеп карап торды:
– Алайса ник китәсең соң? – Олы ниятләрем бар.
– Нинди ниятләр?
– Хәзергә әйтә алмыйм.
– Ул ниятләреңә авылда да ирешеп буладыр бит.
– Алар авылга сыймый.
– Сине беркайчан да аңлап бетереп булмый, – диде Сөмбел. – Синең үз дөньяң. Төпченүнең файдасы юктыр. Чыннан да карарың ныкмы?
– Нык. Бу минем тормышымдагы беренче зур адымым. Дөресме ул – белмим. Мин инде хәл иттем. Артка борылу юк.
Бераз уйлап торганнан соң, Сөмбел үзенең йөзен Исламның йөзенә якын ук китереп пышылдады:
– Алайса мине дә үзең белән ал...
Аның бу сүзләре Исламның аптыраш тулы күңелен бөтенләй чайкалдырып җибәрде: чын әйтәме ул, әллә шаяртамы?
– Сөмбел, син ни сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы?! – Ислам аны иңбашларыннан тотып селкетеп куйды.
Сөмбелнең бу уеннан кайтырга нияте юк иде.
– Аңлыйм, Ислам! Алып кит син мине! – дип ялварды ул.
– Синең урта мәктәп бетерәсең бар, – диде Ислам, аны акылына китермәкче булып. – Мин сине ничек, кая алып китим?
– Мин сиңа ярдәм итәргә телим. Мин синең алда гомерем буе бурычлы. – Сөмбел, ни булды сиңа? Әйт дөресен!
– Беләсеңме... мин әни белән яши алмыйм... – Сөмбел кулъяулыгы белән яшьләрен сөртте. – Ул мине кол хәлендә тота.
– Мин моңа ышанмыйм! – дип кычкырды Ислам. – Хәлимә апа йомшак күңелле бит ул.
Ләкин Сөмбел аның сүзләрен ишетергә дә теләмәде, кулларын селтәп кенә куйды да сүзен дәвам итте:
– Мин аның теләгеннән башка бер адым да атлый алмыйм. Кибеткә барсам да, артымнан күзәтеп тора. Кич чыксаң, өйдә мәхшәр куба. Бу коллыктан мине син генә коткара аласың. Алып кит мине!
– Мин әле үземнең кайда ничек укыячагымны да, кайда яшәячәгемне дә белмим. Бу мөмкин түгел!
– Комачауласам, кайтып китәрмен. Безнең Казанда туганнарыбыз бар. Мин шунда яшәр идем. Син минем өчен бик күп эшләдең. Сезнең мәктәпкә күчкәч, кызлар мине ашап бетерәсе иде. Шул чакта үз-үземә кул салыр чиккә җиткән көннәрем дә булды. Син коткардың мине. Ислам, зинһар тагын бер адым яса минем өчен.
– Нинди адым? – диде тәмам башы каткан Ислам, ни уйларга да белмичә. – Китмә! – дип ялварды Сөмбел. – Коллыктан коткар мине!
– Сөмбел... Хәлимә апа белән сезнең арагызны мин ничек үзгәртә алыйм?!
Син ни уйлыйсың?
– Синең мәктәптә бер исәнләшүең мине коллыктан коткара. Синең елмаюларың, шаяртуларың – ул барыбызның да йөрәк дәвасы. Кал син, Ислам! – Юк, юк, юк! – дип өзгәләнде Ислам. – Син ялгышасың. Әниеңә карата әйткәннәрең дә хаксыз.
Сөмбел әнисе турында ялгыш сүзләр ычкындыруын, арттырып җибәрүен аңлады. Ул сүзләр ялган да түгел, хак та түгел, күпмедер дәрәҗәдә дөрес тә иде. Исламның аны ышанмаган мәгънәдә башын як-якка чайкап тыңлавыннан ук күрде Сөмбел. Хәлне төзәтергә кирәк иде. Ләкин ничек?! Шушы сорау аның башын утлы пычак кебек телгәләде. Ахырда ул соңгы чарага ниятләде... Ул Исламга күкрәге белән терәлә язып якынайды.
– Син бит хәтта агачлар белән дә сөйләшәсең. Ишет мине дә! Бир миңа бер тамчы җылыңны! Мин күбәләк түгел! Гөнаһсыз балачак болыннарында, мәктәп елларында өлгергән пар чәчәк түгелмени без?! Исеңдәме, ничек иркәләндек без тормышка?! Искә алыйк һәммәсен... Мин күбәләк түгел!.. Мин роза чәчәге!..
Сөмбел күлмәгенең итәген ике яктан куллары белән тотып пышылдады:
– Безне менә шушы юка пәрдә аерып тора. Мин аны салып куям... – Сөмбел әллә нинди сыгылмалы хәрәкәт ясады һәм, тылсымлы дулкын әйләндереп кенә алгандай, аның күлмәге үлән өстенә ятты...
Исламның ни чигенергә, ни читкә атарга көче җитмәде... Гүя ул ниндидер төш күрә иде...
– Сөмбел, тукта!.. – диде ул, утлы күмердәй телен көч-хәл белән әйләндереп. Ләкин Сөмбел аны ишетмәде.
– Яшьлегебез дәшә безгә... Җавап бир аңа, бир миңа бер тамчы җылыңны!
Кил миңа! – Ул ике кулын Исламның иңбашларына салды, аның йөзеннән, тәненнән бәргән кайнарлыгы Исламны чорнап алды. Аның сулышы кысылды, Сөмбел әйткән сүзләрнең мәгънәсе хәзер аның башына керми иде. Күкрәге ялкын белән тулды, бөтен тәнен калтырауга охшаш киеренкелек биләп алды. Сөмбелнең көмештәй ай нурларында коенган ике күкрәге, шома иңбашлары 
егарлык көч белән аны үзенә тарта иде... Йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып типте, тәнендәге һәр күзәнәге дөрләп янды. Сөмбелнең куллары аның муенын урадылар, кайнар күкрәкләре күкрәгенә тиде...
– Бир миңа бер тамчы җылыңны! – дип, Исламның колагын кайнар сулышы белән өттерде ул.
– Сөмбел! – Ислам көч-хәл белән аның кулларын муеныннан аера алды. – Без моны эшли алмыйбыз!..
– Ислам, китмә! – Сөмбел кычкырып елап җибәрде.
Ислам кайнар сулышын йота-йота, күз аллары караңгыланган хәлдә авыл ягына йөгерде, тауның маңгаена җиткәч, артына борылып бер карады да тау итәгенә – велосипедына чапты...
Еракта акрын гына машина гүелдәве ишетелде, аның якынайганнан якыная баруын сизенеп, Сөмбел торып утырды. Фаралары яндырылмаган машина акрын гына якынлаша иде. Ул күз ачып йомган арада күлмәген киде, кулъяулыгы белән күз яшьләрен сөртте дә торып басты. Машина аңа якын ук килеп туктады. Кабинадан кулына мылтык тоткан Фаил килеп төште.
– Нишләп болай йөрисең?! – диде Сөмбел, коты алынып. – Әллә син безне атмакчы идеңме?
Фаил көлгәндәй итеп куйды.
– Ни сөйлисең, Сөмбел? Нинди ату?
– Нишләп мылтык тотып йөрисең?
– Аның оптик приборы бар, – диде Фаил, мылтыкны Сөмбелгә якын китереп күрсәтеп. – Сине монда калдыргач, мине кайтып китәр дип уйладыңмы әллә? Сөмбелнең йөзе бозылды.
– Син шушы оптикаң белән безне карап тордыңмыни? – диде ул ачулы тавыш белән.
– Карадым, түзә алмадым, – дип куйды Фаил, гаепле малай кебек башын иеп. – Мин сиңа хәзергедән мең мәртәбә ныграк гашыйк булдым...
Сөмбел оялып, аңа аркасы белән борылды.
– Ә Исламга сокландым... Ихтыяр көче нык икән...
– Фаил, син моны оныта аласыңмы? – диде Сөмбел һаман да аңа аркасы белән торган хәлдә.
– Син кушсаң, онытам... Нишләп Ислам каршында чишендең?
– Уен иде ул... – диде Сөмбел, аңа борылып. – Ислам аңламады. Ул башкача аңлады.
– Сәер уен, – дип куйды Фаил.
– Мин аңа үземнең сурәтемне генә калдырмакчы идем. Киткәч онытмасын дип. Ул мине ялангач хәлдә ясарга теләгән иде бервакыт. – Сөмбел бусын алдады. – Ул мине бозык мәгънәдә аңлады. Ярый, оныт барысын да. Син мине кайтарып куя аласыңмы?
– Мин шуның өчен көтеп тордым да инде сине.
Алар юл буе бер сүз дә сөйләшмәделәр. Фаил баш вата торгач, Сөмбел Исламга үзенең яратуын белдергәндер, дигән нәтиҗәгә килде. Ләкин яратуны чишенеп белдермиләр. Әгәр кыз кеше егет алдында үзе чишенеп ташлый икән, монда ниндидер хәтәр нәрсә бардыр, дип уйлады ул. Ә нинди хәтәр нәрсә булырга мөмкин? Хәер, Сөмбел турында ныклап уйлый башласаң, аны аңлау катлаулана гына бара. Егетләрне ул курчак уйнатучы курчакларны уйнаткандай уйната. Элегрәк озатып куярсың әле авылга дип әйтеп, үзе Әнәс машинасына утырып каядыр югала иде. Шаяртып сөйләшеп торганда, кинәт үпкәли, әллә ничә көн дәшми йөрергә мөмкин. Вәгъдә бирә – үтәми. Әгәр син сүзеңдә тормасаң, туйганчы җәзалый. Ул ни тели, ни әйтә – шул була. Аның нәзакәтле көйсезләнүләренә барлык егетләр дә буйсына. Төрле кыланмышлары өчен аңа берсе дә үпкәли алмый. Сөмбел көйләтеп ачуын чыгаргач, Фаилнең аңа үпкәләргә тырышып караган чаклары булды, тик барып чыкмады. Бик тә сәер Сөмбел. Уйнап йөргән сабыйның барлык кыланмышлары ничек гафу ителсә – аныкы да шулай гафу ителә бирә. Сөмбел үзе сүзендә тормаган, алдашкан чакларында гафу үтенеп тә, ничек шулай килеп чыкканын аңлатып та тормый. Әйтерсең лә, аңа ни тели шуны эшләү хокукы Ходайның үзе тарафыннан бирелгән һәм ул һәртөрле гаепләүләрдән азат. Әмер шундый: уйнасын, шаярсын, ә сез барыгыз да аның гөнаһсыз шаяруларына кулдан килгәнчә булышыгыз, аңа шул шаярулары өчен мөмкинлекләр тудырыгыз, аның бер генә омтылышын да гаепли, чикли күрмәгез. Сөмбел шул әмергә буйсынып яши...
Әмма Фаил Сөмбелнең кыланмышларының өйдәге тыю-чикләүләргә нәфрәт рәвешендә, бәлкем, шул тыюлардан мәктәптә генә булса да котылып тору бәрабәренә эшләнүен белми иде. Сөмбел моны үзе дә аңламыйча йөрәгендәге ниндидер тыелыгысыз дәрт-омтылыш көче белән эшли иде. Бу – иреккә омтылу, әнисенең күзәтүеннән котылу энергиясе иде. Мәктәптәге кичәләрдә, танцылар, концертлар вакытында Сөмбел тулы куәтенә ычкына ала иде. Шуңа күрә башкалар гына түгел, Сөмбел үзен үзе дә аңламый иде. Аның сәер кыланмышлары турында уйларга вакыты да юк иде бугай. Мәктәп стеналарыннан чыгуга, ул юлчы, авылга кайтып җиткәч, ул басынкы, шул ук вакытта әнисенең һәр сүзенә каршы әйтә торган өттереп тешләүче борчага әверелә. Күрәсең, бу тыюдан котылу аңардагы барлык сыйфатларның да берьюлы бәреп чыгуына китерә һәм алар әллә ничә төскә, әллә нинди рәвешләргә кереп кабатланалар, берсе икенчесен юкка чыгара, кабат тергезә, бутый, бөтенесен болгата һәм акыл белән аңламаслык хәлгә китерә иде.
Авыл башына җиткәч, Сөмбел машинаны туктатырга кушты. Фаил аның теләген үтәде. Сөмбел утыргычтан бераз күтәрелеп, Фаилнең иреннәреннән суырып үпте дә рәхмәт әйтеп, машинадан төште һәм урам буйлап өйләренә таба йөгерде.
Фаилнең аны тау башына илтеп, Ислам белән Сөмбелнең нишләгәннәрен куаклык арасыннан күзәтеп каткан башы хәзер бөтенләй эшләмәс хәлгә килде. Бусы ни була? Ни өчен? Әллә Ислам аның мәхәббәтен кире каккач, Фаилгә борылдымы? Мең төрле сорауның берсенә дә ачык җавап бирә алмаса да, аның күңеле шатлык белән тулган иде...

Дәвамы бар.

 

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: