Сайрар чак (романның дәвамы)

Романны башыннан монда басып укыгыз.

Телевизорга төшү
Унынчы сыйныфны тәмамлап, каникуллар башлангач, авылны телевизорга төшерәләр икән, дигән хәбәр таралды. Көнен дә, нәрсә төшерәселәрен дә беркем дә әйтә алмады. Ләкин авыл Советы рәисе Насыйров, мәдәният хезмәткәрләре, бухгалтерия кызлары, һәрбер йортка кереп, ихаталарны җыештырырга, капка- коймаларны буярга кушып йөрделәр. Сигезенче, тугызынчы, унынчы сыйныф укучылары ике-өч көн мәктәп ихатасын матурлау, буяу белән шөгыльләнделәр. Шунда Мансур Хәлил бабай белән үлән җыярга барырга җыенуларын әйтте. «Миңа да дәшәрсез әле», – диде Ислам. Җомга көнне Мансур әтисенең «Рено»сы белән аларны болынга алып китте. Үләнле юлдан болынның уртасына ук кергәч, туктап, яшел үләнгә бастылар. Болын дөньяның иң оста рәссамнары, чигүчеләре бизәкләп эшләгән иксез-чиксез паласны хәтерләтә иде. Аңа карагач, күзләр камаша, чәчәк, үлән исләреннән баш әйләнә.
– Нинди матур! – дип күзләрен кысты Хәлил бабай. – Үз җиребезне дөньяның бер генә төбәгенә дә алыштырмалы түгел!
Нибары җиде сыйныф укыган, армия хезмәтеннән соң Үзбәкстанда яшәп калган Хәлил бабайның һәрбер үләнне, һәр чәчәкне белүе аларны хәйран калдырды. Бабай малайларны хуш исле әрем, кара әрем, себерке әреме, биек әрем белән таныштырды, аларның дәвалау үзлекләрен яздырды. Аңа ияреп, күп төрле үләннәр җыйдылар.
Кинәт Исламның телефоны шалтырады. Ул Фаил икән.

– Син кайда? – дип сорады ул исәнләшеп тә тормыйча.

– Болында үлән җыябыз.
– Нәрсә белән килдегез?
– Мансурның машинасында.
– Аңладым. Мин хәзер сезнең янга төшеп җитәм, – дип, телефонын сүндерде.
Бабай су тирәсендә үскән үләннәр кирәк, дигәч, Әйләнмә күл янына килеп туктадылар. Хәлил бабай күл буендагы үләннәрне дә җыярга өйрәтте аларны. Шунда алар тубылгы үләне белән таныштылар. Әле аны җыярга иртә икән. Август башында чәчкә аткач, чәчәген, бераз соңрак тамырын җыярбыз, диде. Ревматизмнан, бронхит, бума чирдән, бөер авыруларыннан, тагын бик күп сырхаулардан файдасы бар икән. Ул арада әтисенең зәңгәр Нивасы белән Фаил килеп җитте.

– Телевизорга төшерүчеләр килгән. Насыйров тиз генә сине алып кайтырга кушты.
– Сез кайтасызмы? – диде Ислам.
– Без җыябыз әле, – диде Мансур. – Мондый көнне тагын кайчан туры китерәсең.
Юлда Фаил барысын да сөйләп бирде. Сыер савучыларны да, Галимҗан абыйны да, печән чабучы механизаторларны да төшергәннәр.
– Безнең ихатага да керделәр, – диде Фаил. – Глава да бар иде. Ул әтинең инде егерме еллап экология буенча җәмәгать инспекторы булып эшләвен әйтте. Әти табигатьне саклау турында сөйләде. Урамны төшергәндә, редакторлары казлар кирәк, авылның иң матур җан ияләрен төшермәсәк, тапшыруыбыз ярлы булыр, диде. Насыйров: «Безнең казлар телен белүче егетебез бар, хәзер инештән алып кайтачак ул аларны», – дип, мине сине алырга җибәрде.
Алар кайтып туктаганда, Исламнар турына бик күп халык җыелган иде. Коңгырт чәчләре иңбашларына ук төшкән кара күзлекле абый белән Насыйров Исламның инештән казлар алып кайтуын үтенделәр. Ул өйләреннән җим савыты белән бер кисәк ипи алды да, алар Фаил белән парлашып, тыкрыктан Бормалыга төшеп киттеләр.
– Син барма, – диде Ислам. – Чит кешедән курка алар.
– Минем дә телевизорга төшәсем килә бит.
– Син шул тирәдәрәк басып тор. Төшерә башлау белән казлар янына килерсең.
Аның сүзенә буйсынып, Фаил кире китте. Инештә казлар күп иде. Инде каурыйлары чыгып, олы казларга охшаганнары да, әле сары төсен югалтып кына килүче бәбкәләре дә бар. Ислам үзе генә белгәнчә, аларны «ка-ка-ка» дип чакырырга кереште. Казлар каңгылдашып, урыннарыннан куба, аның ягына килә башлауга, әз-әз генә чеметеп, ипи ыргыткалады, үзе акрын гына тыкрыкка таба чигенде. Казлар көтүен ияртеп, тыкрыктан урамга чыкканда, кешеләрне читкәрәк күчергәннәр, капканы ачып куйганнар иде. Казларның муеннарын сузып, каңгылдаша-каңгылдаша ишегалдына керүләрен оператор веранда түбәсеннән торып төшерде.
Ислам халык арасында укытучыларны, сыйныфташларын күрде, Айгөл белән Фәйрүзә аңа елмаеп, кул болгады. Болдырга баянын алып чыгып куйганнар иде. Кара күзлекле редактор яныннан китмичә бөтерелүче кыз Исламга «Чистай вальcы»н уйнарга кушты, малайларны, кызларны танцыга чакырып чыгарды. Әсгать Айгөл белән, Фаил Энҗе белән, Лилия армиядән кайткан Роберт белән биеде.
Соңыннан редактор белән теге кыз, оператор Исламның үзен генә агач бакчасына алып керделәр.
– Без сезнең хакта яшьләр өчен аерым тапшыру әзерләрбез, бәлкем, – диде редактор. – Кош сайрауларын охшатасыз икән. Төшереп алыйк әле.
Исламны зур шомырт агачы төбенә бастырдылар. Ул сандугач, сыерчык, тургай булып сайрады. Саескан, чәүкә, карга, әтәч, тавык, үрдәк булып кычкыруларын да яздырдылар. Аннары телевидение машинасына утыртып, Галимҗан абый янына киттеләр. Ул Исламның атта чабуы турында сөйләгән булган икән. Ислам атның сыртына баскан килеш тә, атланып та чапты, оператор видеокамерасын машинаның ачык тәрәзәсеннән төзәгән килеш аның артыннан калмыйча ияреп йөрде.
– Ат өстендә болай оста йөрергә кем өйрәтте? – дип сорады теге кыз, микрофонын Исламга якын китереп.
– Галимҗан абый, – диде Ислам.
Галимҗан абыйга да сораулар күп булды. Ул аларга төгәл, кыска җаваплар бирде. Болыннан мәктәпкә кайттылар. Исламның уйлап табучылар конкурсында җиңеп чыккан Кисекбашын татар теле һәм әдәбияты кабинетында төшерделәр. Иң элек Ислам Кисекбашның кереш өлешен сөйләп бирде. Аннары эченә куелган икенче программаны җибәрде:
– Әле һаман шушылай мыек сыпырып, тегендә-монда вакыт уздырып йөрисезмени, бәбкәччәемнәр?
Шуның артыннан ук тыела алмыйча гөлдерәп көлгән тавыш яңгырады. Телевидение кешеләре моны үзләренә әйтелгәндәй кабул итеп, бердәм көлделәр. Исламны яздыру шуның белән төгәлләнде. Казан кунакларын печән пресслауны төшерү өчен болынга алып киттеләр.

Яңа дөньяга таба
Казаннан Илшат теге тапшыруны карагач та, Исламга шалтыраткан иде. Әти дә карады, мактады, сине цирк мәктәбенә укырга да чакырырга мөмкиннәр, диде. Ислам аның сүзләрен ничектер көлемсерәп, колак очыннан гына үткәргән һәм оныткан да иде. Август башында Илшатның әтисе Гомәр Солтанович шалтыраткач, Ислам бер тын ни әйтергә белми торды. Тик ул Исламны тыңлап та тормады, үзе генә сөйләде. Казанга шушы ай ахырында яшьләр циркы килә икән. Аның директор урынбасары телевизордан теге тапшыруны карагач, махсус шалтыраткан, аның белән кызыксынган. Әгәр циркка килергә теләге булса, махсус мәктәпкә кертергә мөмкин булачак, дигән.
– Циркта эшләр идеңме соң? – дип сорады Гомәр Солтанович.
Исламның бөтен гәүдәсе кызышып куйды һәм ул үзен әллә кая югарыга күтәрелгәндәй итеп тойды. Бер генә мизгел булган бу халәттән котылып, ул тирән итеп сулады да:
– Эш... эшләр идем! – диде.
Бу сүз ничек теленнән ычкынгандыр – ул аны сизми дә калды.
– Бик яхшы. Без сине әңгәмәгә чакырырбыз.
– Мин бит әле унберенче сыйныфка күчтем генә, – диде Ислам, кабаланып.

– Анысы проблема булмас. – Гомәр Солтанович тамак кырып куйгач, сүзен дәвам итте. – Кайту белән медицина тикшерүе үт. Укырга кергәндә бирелә торган форма буенча. Паспортыңны ал.
Ислам бу сөйләшүдән соң кеше яшәми торган утрауга китереп ташланган кешедәй аптырап йөрде. Беренчедән, ул бу хакта өйдәгеләргә әйтергә курыкты. Әтисенең аны бер сүз белән туктату ихтималы да бар иде. Әнисенә дә, бабасы белән әбисенә дә ул үзенең теләк-омтылышларын аңлата алырына шикләнмәде. Әгәр әтисе каршы килсә? Качып китә алмыйсың. Ислам үзенең андый адымга бармаячагын белә. Әле аны алалармы, юкмы – бусы да икеле-микеле. Шулай да күңеле хыялый ераклыкка ашкына, ниндидер зур эшләр башкара алырмын, дигән өмет йөрәген дәртләндереп тора иде. Бер көнне кич барысы да ашап эчкәннән соң, телевизор каршына җыелгач, ул Госман бабайның министрлыкта эшләүче туганының аны Казанга чакыруын, цирк мәктәбенә укырга кертергә теләүләрен сөйләп бирде. Моны ишеткәч, иң элек әнисе, кая ашыгасың, унберенче сыйныфны тәмамла, дип борчылды. Әбисе дә әнисе сөйләгәннәрне 
кабатлады. Бабасы Исламга уң күзен кысып алды. Ул аның хуплау билгесен аңлата иде. Әтисе сабыр гына:
– Ә нәрсә? Тәвәккәлләп кара, улым, – диде. – Аттестат та, һөнәр дә алырсың берьюлы. Мин анда керү бик кыен икәнен беләм. Аеруча талантлыларны гына кабул итәләр ул мәктәпкә. Мондый очрак кабат булмаска мөмкин. Шуңа күрә беркемгә бер сүз дә әйтмәгез. Әгәр керә алмаса, улыбыздан да, бездән дә көләчәкләр. Аңладыгызмы? – дип кисәтеп үк куйды әтисе.
Сүз бер көнне дә туктап тормады. Өйдәгеләр цирк сәнгатенең барлык төрләрен барлап, әйбәтләрен кат-кат сайлап мәшәләнгән арада, Ислам район больницасында тикшерелеп, теге белешмәне алды. Паспортын, грамота, диплом ише кәгазьләрен, кием-салымын әзерләде. Ул малайлар, кызлар белән очрашуларны да киметте. Хәер, август ае җәйнең итәк-җиңен җыяр чак, аларның да һәрберсе мең төрле мәшәкатьләр белән мәшгуль, очрашкан чакларда да «исәнме-исән»нән тыш сөйләшеп торырга вакытлары юк, төрлесе төрле якка ашыктылар. Ниһаять, ике көн элек Гомәр Солтанович шалтыратып, бер генә җөмлә әйтте:
– Берсекөнгә документларың белән министрлыкка килеп җит.
Аның бу хәбәре Исламга канатлар куярга тиеш иде. Әмма күңелен ниндидер куркуга тартым тойгы биләде. Ислам күпме генә куса да, ул тойгы китмәде. Соңгы көннәрдәге эчке халәтен хәтереннән уздыра башлагач, Ислам бер нәрсәгә хәйран калды. Аның күңеленең бер генә дә бәргәләнмәгән чагы булмаган икән. Эчендә бертуктаусыз әле курку, әле билгесезлек, әле хыялда очынулар, әле шул очынулардан айнып, төшенкелеккә бирелүләр!.. Нишләп болай булуына күпме генә эзләсә дә, җавап таба алмады ул. Хәзер генә түгел, балачактан ук үзенә ниндидер көчнең йогынты ясавын сизеп үсте. Ләкин акрынлап бу көчнең бер генә булмавын да сизенә башлады. Әлеге көчләрнең тәэсире төрлечә, кайчакларда хәтта капма-каршы иде. Иң күп сиздерүчесе, Исламны буйсындыручысы җилдәй үз ягына бора, дуамалланып алып та китә. Нух тавына беренче мәртәбә аны әнә шул дуамал көч алып менде. Анда менү авылда зурлар өчен дә тыелган гамәл иде. Тагын берсе гел икеләндерә, куркыта, үзе сине шул курыккан нәрсәңә этәрә, ялгышасың дип котыңны ала. Андый чакта Исламның эчендә бернинди җегәре калмый, ул тыны чыккан туп шикелле бушый. Ә кайчакта, әнә шул аптыраудан куркып, икеләнеп ни кылырга белми торганда, өченче зирәк көч синең зиһенеңне яктыртып җибәрә, нәрсәнең дөрес, нәрсәнең ялгыш икәнен аерырга булыша һәм син гайрәтләнеп, алга атлыйсың... Әллә соң минем эчемдә берничә җан утырамы икән, дигән уйлар да килгәне бар аның башына. Ислам үзенең бу фикере белән дә килешә. Әмма ни өчен ул алар белән теләгәнчә, җиңел генә идарә итә алмый, ә алар аның белән идарә итә? Исламның рухында аңа ия булу, аны идарә итү өчен алар үзара көрәш алып баралар микән әллә? Әгәр алай икән, арада өстенлек, әлбәттә, беренчесендә. Ул гел тургай кебек зәңгәр биеклектә талпынып оча, җырлый, көлә, шаярта, карикатуралар ясата, баянда уйната, биетә, ашкындыра. Ул чик-чаманы, түбәнне-биекне белми, канатлы ат кебек давылланып, кояш нурларына уралып оча, аңа буйсынмау мөмкин түгел. Аның үз канатларында сине яфрактай очырып, хыялый биеклекләргә күтәрүе, көтмәгәндә җырлатуы- биетүе гайре табигый нәрсәләр, ялгыш адымнар кылырга мәҗбүр итүен күпләр юләрлек, исәрлек дип кабул итәләр. Әгәр шул очынулар булмаса, Исламның яшәвенең бер кызыгы да калмас иде кебек...
Ислам әнә шундый каршылыклы уй-тойгылар давылы кичергән хәлдә 
Мәдәният министрлыгына барып җитте. Гомәр Солтанович хәл-әхвәл сорашкач та, бүлмә уртасына баскан килеш телефоныннан сөйләшә башлады:
– Сөләйман Кәримович, хәерле көн. Гастрольләр графигын әзерләп бетердек. Сез кунакханәдәме әлеге минутларда? Безнең егет килде. Ярый, хәзер барып җитәбез.
Гомәр Солтанович папкасына кәгазьләр салгач, алар министрлыктан чыктылар. Август кояшы эсселеген тагын да арттырган. Атна буе дәвам иткән бу эсселекнең хәтта асфальтны да күпмедер йомшартканы туфля табанына да сизелеп тора иде. Алар опера театры алдыннан узып, тротуарга чыктылар да, уңга борылып, «Театральная» дигән кунакханәгә керделәр. Гомәр Солтанович бер бүлмәнең ишеген шакыды. Ишек ачылып китте. Алар каршында ап-ак күлмәк, ак чалбар кигән, чем-кара чәчле, кара кашлы, кысыграк күзле мәһабәт гәүдәле кеше басып тора иде. Сөләйман Кәримович ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая-елмая:
– Әссәламегаләйкүм! Рәхим итегез! – диде һәм кулын биреп күреште. Ислам кулы аның көрәктәй учы эчендә калганда, үзенең гаять зур ят дөньяга керә башлавын һәм менә хәзер кулы ят кулга кысылгандай, шул дөньяга чыкмаслык булып эләгәдер кебек тоелды. Хуҗа әмеренә буйсынып, өстәл янына уздылар. Сөләйман Кәримович суыткычтан пыяла шешәле су алып килеп, зур фарфор тәлинкәгә каплап куелган чиста бокалларга су салды. – Бисмилла әйтеп, теләк теләп эчегез. – Елмайганда, аның күзләре кысылып бетте, тешләренең аеруча аклыгыннан күзне алып булмый иде. – Суны теләк
теләп эчсәң, барлык ниятләрең чынга аша.
Алар суны йотып-йотып куйдылар. Ул тешләрне чатнатырлык салкын иде.
Иртән чәй дә эчеп тормаган Исламның суын эчеп бетерәсе килсә дә, бокалын олылар белән бергә өстәлгә куйды. Сөләйман Кәримович көлеп җибәрде:
– Мин күреп торам, бик тә эчәсең килә бит, егетем. – Ул Исламның бокалын кулына тоттырды. – Борын астыңа чыгасы мыегыңа хәзер үк чорнап куй: цирк кешесе чегән шикелле кыю, чырыш булырга тиеш.
Аның бу сүзләре Исламга кыюлык өстәде. Гомәр Солтанович белән Сөләйман Кәримовичның үзенә төбәлгән карашларын юри игътибарсыз калдырган рәвештә иң элек стакандагы суын голт-голт эчеп бетерде, аннары шешәне җитез генә алып, ярты бокал су салды һәм, менә без шулай итәбез аны, дигәндәй гөлдерәп көлеп җибәрде. Гомәр Солтанович белән Сөләйман Кәримович шаркылдап көлеп, аңа кушылганнарын сизми дә калдылар.
– Молодец, синнән артист чыга, энем! – дип мактады Сөләйман Кәримович.
Аннары алар икесе министрлыктан алып килгән кәгазьләрне карап, куллар куйганнан соң, Сөләйман Кәримович Исламның паспортын, медицина белешмәсен, дипломнарын, мактау грамоталарын карады, ничек укуы, гаилә хәле, спортның нинди төрләре белән шөгыльләнүе белән кызыксынды. Кагыйдәсез көрәш алымнарын өйрәнгәнлеген белгәч, «саклан!» дип, кул- аяклары белән төрлечә һөҗүм итте, аннары Исламга һөҗүм итәргә кушты, үзе сакланды, аның аяк-кулларының катылыгын тикшерде, бер сүз белән «әйбәт» дип бәяләде. Исламга кошлар булып сайрарга, сыер-бозаулар, сарык-кәҗәләр булып кычкырырга, мәче булып мияуларга, эт булып өрергә дә туры килде.
– Реакцияң әйбәт, мөмкинлекләреңне белгечләр белән кабат тикшерербез, – диде Сөләйман Кәримович. Аннары Гомәр Солтановичка мөрәҗәгать итеп: – Без аны, мөгаен, циркка алырбыз. Нигә аңа цирк мәктәбендә гомер үткәрергә? Йөргән таш әйбәтрәк шомара, – диде.

Эшләргә дигәнне ишеткәч, ул төпсез чоңгылга очкандай тойгы кичерде. Бу шул кадәр тиз, көтелмәгән хәбәр булды.
– Миңа аттестат алырга иде...
– Без сиңа экстерн юл белән укырга ярдәм итәрбез, – диде Сөләйман Кәримович. – Анысы өчен курыкма. Мин директор белән очрашып, мәсьәләне хәл итү белән шалтыратырмын. – Алар бер-берсенең номерларын телефоннарына саклап куйдылар. – Шуннан соң мәктәбеңнән документларыңны алып, учёттан төшеп әзер торырсың. 20 августтан без Казанга гастрольгә киләбез. Шул көннәрдә мин сине чакырырмын.
Шуның белән сөйләшү тәмам булды. Ислам белән Гомәр Солтанович саубуллашып, аның бүлмәсеннән чыктылар. Исламның Илшат белән очрашасы килгән иде дә, ул халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга кергән, Мәскәүгә торак мәсьәләсен хәл итәргә киткән булып чыкты. Илшатның әтисе Сөләйман Кәримовичның бик милли җанлы кеше булуы турында сөйләде. Әтисе татар, әнисе үзбәк икән. Яшьләр циркын ул оештырган, аның эшен тулаем диярлек ул алып бара, диде. Циркның эшли башлавына әле ел да тулмаган, ә инде аңа халык ябырылып йөри, ди. Опера театры каршында аларның юллары аерылды: Гомәр Солтанович министрлыкка, Ислам автовокзалга юл тотты.

Дәвамы бар.

 

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: