Сайрар чак (романның дәвамы)

Романны башыннан монда басып укыгыз.

Канатлы атны Айгөлгә бирү
Айгөл икенче көнне дә мәктәпкә килмәгәч, Ислам чын-чынлап борчылды. Димәк, нидер булган, бу салкын тиюдән температура күтәрелеп яту гына түгеллеген Ислам күңеле белән сизде. Айгөлнең ихтыяр көчен Ислам яхшы белә. Нидер булган, барырга кирәк. Ул моны кичкә, сәнгать мәктәбеннән кайтуга планлаштырды. Һәм үч иткәндәй, ничә көннәр юньләп сөйләшмәгән Сөмбел аңа дәрестә СМС җибәрде: «Мин бүген Шәмседоха әбидә калам. Син килә аласыңмы?» Ислам ни дип язарга да белмәде. Әгәр бүген дә Айгөл янына бармаса, ул кем була соң инде? Шул ук вакытта Сөмбелнең сихри тарту көченә каршы тору мөмкин түгел иде. Сөмбел зәңгәр күктән акрын гына тирбәлеп агучы алсу өрфия шарф төсле иде. Ул дулкындай уйнаклый, бер җыела, бер тарала, зәңгәр күк белән кушылып, аны алсулата һәм шул алсулыкта йолдызлар да уйнаклый, тирбәлә кебек. Шунда Сөмбелнең серле елмаючы иреннәре, саргылт бөдрә чәчләре, зәңгәр күзләре күренә. Бөтенесе ниндидер көмеш тузаны эчендә бөтерелә... Исламның Сөмбел турындагы уйлары җиргә төшә алмый, ул аны берничек тә туктата алмый...
Ә менә Айгөл чын, синең янәшәңдә. Ул тыштан тыныч төсле, ләкин эчке давылларын яшерергә күнеккән. Тик Ислам аның йөрәк тибешен ерактан тоя. Айгөлнең уң як битендәге бер ноктасы сулык-сулык тибеп тора... Ислам СМСка ике генә сүз язды: «Бүген булмый». Ул алдан планлаштырып куйганча, сәнгать мәктәбеннән кайтышлый ук Айгөлләргә кагылды. Аның абзарда мал караган чагы иде.
– Нишләп йөрисең? – диде ул төксе генә.

– Хәлеңне беләсем килде...
– Хәлем әйбәт. Китә аласың.
– Китмим.
– Нишләп?
– Хәлең әйбәт булмаганга күрә.
– Синең хәл белә торган кешеләрең бүтәннәр бит.
– Чамалап шаярт, шаяртсаң да.
– Дөресе шулай түгелмени?
Айгөл абзар эчендә мал аягы астындагы саламны сәнәк белән күчергәләде, читкәрәк өеп маташты. Тик капка турында янган лампочка яктысында Ислам аның күзләренең яшь белән тулганлыгын аермачык күрде. Ул аның сәнәген кулыннан алып, читкә сөяде.
– Айгөл, ни булды?
– Берни дә булмады, – диде Айгөл.
Аның йөзеннән берни дә аңларлык түгел иде: әллә елмая, әллә өзгәләнә. – Мин шундый фикергә килдем. Юкка тырышуның мәгънәсе юк, – дип,
Айгөл аңа буйсынмас кырыс караш ташлады.
Ислам аптырап, иңбашларын сикертте.
– Синең әнине карау – иң төп бурычым, дигән сүзләрең исемдә. Бөтен яшәешне шул бер принципка корып булмый лабаса.
– Кормыйча кая барасың?! Нәрсәгә дип ми черетергә миңа? Табылыр әле иберәр эш. Озак уйладым мин моны. Юкка тырышуның мәгънәсе юк.
Ислам аңа булачак аттестатның кирәклеген, әгәр алмый калса, ун ел буе укыган бөтен хезмәтен югалтачагы хакында сөйләде, әмма Айгөлнең фикере үзгәрмәде. Ислам нинди генә дәлилләр китерсә дә, аның ниятен әз генә булса да үзгәртә алмавын күрүдән гаҗиз иде. Шунда Айгөл кинәт кенә әйтеп куйды:
– Син бит минем янга кызык итеп кенә киләсең. Йөрмә син җанны үртәп. – Син минем дуслыгымның чынлыгына ышанмыйсыңмыни?
Айгөл көлгәндәй итеп куйды да:
– Сез барыгыз да сүз берләшкәндәй, шуңа ышандырырга тырышасыз. Син бит Энҗе белән дә, Сөмбел белән дә, Фәйрүзә белән дә, Ольга белән дә дус. Аның бу сүзләре Исламның күңелен яндырып үтте.
– Син шуның аермасын күрмисеңмени? – диде ул, тавышын күтәреп. Айгөл гаепле кеше кебек башын аска иеп җавап бирде:
– Элегрәк бүтәнчә иде. Ә хәзер... белмим, белмим...
– Алайса син минем бер соравыма җавап бир: әгәр минем дуслыгымның чынлыгына ышансаң, укырга барасыңмы?
Алар бер-берсенең күзләренә туп-туры карадылар.
– Ә нигә шуның өчен генә мин барлык уйларымны үзгәртергә тиеш?
– Чын дустың буларак, мин сораганга. Бүтән сәбәп юк. Әгәр чын дус санасаң, син миңа ышанырга тиеш. Җавабыңны көтәм. Синең җавабыңнан безнең дуслыгыбызның дәвам итүе яки өзелүе хәл ителә.
Айгөл башын игән хәлдә уң аягы белән ниндидер хәрәкәтләр ясап, абзардагы саламнарны чыштырдатуын дәвам итте.
– Укырга йөрергә сүз бирәсеңме? – дип, кабат сорады Ислам.
– Ярар, бирәм, – диде Айгөл бик озак көттергәннән соң. – Әгәр чын дус икәнеңне раслый алсаң.
Ислам күкрәк кесәсеннән нидер алып, кулын өскәрәк күтәрде. Аның учында канатлы толпар ат ялтырап китте.
– Син моны таныйсыңмы?
– Таныйм, – диде Айгөл, дулкынланып.
– Минем башка дәлилләрем юк, Айгөл. Мин аны сиңа бирәм. – Ислам толпарны аның учына салды, Айгөлнең бармакларын йодрыклаткан кебек эчкә бөкләде. – Аны беркемгә дә күрсәтмә, сөйләп йөрмә. Ул тылсымлы... Нух тавында булып кайткан толпар. Әгәр башкалар белсә – икебезгә дә бәла киләчәк.
Айгөл толпарны алып, аңа бик озак карап торды, йөзендә елмаю, сагаю, курку шәүләләре уйнады. Толпарны кадерләп кесәсенә салганда, өялды ишегендә Нәфисә күренде.
– Исәнме, Нәфисә апа! – дип сәлам бирде Ислам.
– Исәнме, үскәнем. Нишләп кунакны ишегалдында тотасың, кызым? Баядан бирле сөйләшкәнегезне ишетәм, үзегез кермисез.
– Мин үтеп барышлый гына кагылган идем, Нәфисә апа, – дип алдашырга мәҗбүр булды Ислам, капкага таба борылып.
– Сез сөйләшкән арада мин борчак оныннан коймак пешереп куйган идем. Коймакны үпкәләтерсең бит, Ислам.
– Коймак кунак киткәнгә сөенә торгандыр ул, Нәфисә апа. Тагын бер авыздан котылдым дип.
Айгөлнең йөзе ачылып китте. Ул аның кулыннан тотып, өйгә таба тартты: – Тыйнак кунакка коймак куана, ди бит ул.
Алар өчәүләп өйгә керделәр. Коймак белән чәй эчкәч, Исламны озата чыкканда Нәфисә:
– Зөһрәгә миннән сәлам әйт, – дип калды.
Айгөл урамның яртысына кадәр Исламны озата барды. Аннары алар туктап аерылыштылар. Нәрсәдер үзгәргән иде. Гүя алар дөньяның моңа кадәр белмәгән яссылыгында басып торалар иде.
– Толпар синдә чакта мин янәшәңдә булачакмын, – диде Ислам. – Әкияттәге ат кебек «ни боерасың?» дип килеп басачакмын.
Ислам төшендә Ыкта зәңгәр аккошлар йөзеп йөргәнен күрде. Иртән Айгөл мәктәпкә килгән иде. Ислам аңа төшендә зәңгәр аккошлар күрүе турында әйтте. Айгөл «Ай!» дип кычкырып җибәрде. «Ни булды?» дип аптырады Ислам. «Мин дә аккошлар күрдем бит! – диде Айгөл, еш-еш сулыш алып. – Алар зәп-зәңгәр күлгә чумдылар да, зәңгәргә буялып чыгып, каядыр очтылар. Мин толпарны мендәр астына салып яткан идем, шуның хикмәтедер бу...»

 

Толпарның ачылуы
Айгөл толпарны биргәннән бирле үзен җиңел, рәхәт итеп тойды. Ул аны, йоклаганда, мендәр астына салып ятты, әллә нинди тылсымлы төшләр күрде. Төшләрендә кошлар кебек очты, болытлардан болытларга күтәрелде, үзен бөтенләй киемсез итеп тойды, әмма беркемне дә күрмәгәнгәме, оялу тойгысы кичермәде. Ул әнисе сөйләгән әби-бабайлары, әтисе белән очрашты, алар белән күктә кара-каршы тирбәлде, үзара әллә ниләр аңлаштылар, тик ул аңлашулар сүзсез аңлашу иде. Айгөл ул төшләрне хәтта әнисенә дә сөйләмәде, аларга сәбәпче толпар икәнне белә иде. Ул төшләрне кемгәдер сөйләү толпар турында сөйләү белән бер булачак, дип уйлады ул.
Мәктәпкә барганда, толпарны Айгөл сумкасының бер кесәсенә салып йөртте. Кесә бәләкәй булганлыктан, толпарны кысып тота, аның төшеп 
калу, югалу мөмкинлеге юк иде. Ләкин беркөн көтелмәгән хәл килеп чыкты. Беренче дәрес математика иде. Шамил Җәмилович керә-керешкә контроль эш буласын белдерде, чишәсе мисалны интертактада язып та куйды. Тик Айгөл, сумкасының кермәгән җирен калдырмыйча актарса да, ручкасын таба алмады. Аңа Лилия ручка бирде, ул шуның белән контроль эшен эшләде. Тәнәфестә китап-дәфтәрләрен бушатты, сумкасын селкеп җибәрүгә, башта ручкасы, аннары канатлы аты шалтырап, идәнгә килеп төште. Айгөл кабаланып толпарны сумкасына яшерсә дә, аны күпләр күреп калды. Сөмбел өчен бу бөтенләй көтелмәгән хәл иде. Канатлы атны Ислам Айгөлгә биргән! Бу башка сыя торган хәл түгел иде. Димәк, аның өчен Айгөл кадерлерәк булып чыга дигән сүз. Ул шундук Исламга атылып барып, күңелендә кайнаганнарын әйтергә уйлады. «Син хыянәтче! Безнең яшьлегебезгә, дуслыгыбызга хыянәт иттең!» дип кычкырасы килде. Ләкин болай ташланырга хакым бармы соң дигән сорау аны туктатып калды. Сөмбел үзен артык ирекле тотуын уеннан чыгармады. Барлык егетләр аның тирәсендә бөтерелде, ул шушыннан кызык тапты. Исламга «Мин гел сине генә уйлыйм, синең белән генә дус булам», дип әйтергә аның хакы юк иде. Шушы фикер аны тирәнрәк уйларга этәрде. Ә киләчәктә ни булыр? Кем белән калыр ул? Бу сорау да аны әлегә артык борчымады. Әгәр Ислам Айгөлне сайлаган икән, Сөмбелнең дә мөмкинлекләре аз түгел. Һәм, гомумән, ник соң әле бу сайлау? Мәхәббәт дигән нәрсә юк икән, бу аралашулар барысы да уен гына түгелмени? Сөмбел тынычланды. Исламның хыянәтенә аны үзенә якын китермәү белән җавап бирергә уйлады. Әнәс тә, Фаил дә, башкалар да аның өчен җаннарын бирергә әзер торалар. Исламны читкәрәк этеп кую ул шахмат уенындагы бер фигураны корбан итү кебек кенә иде.
Уен дәвам итте.

Дәвамы бар.

 

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: