Сайрар чак (романның дәвамы)

Романны башыннан монда басып укыгыз.

Хыяллар – ак җилкән

Фаил Сөмбелне Казан мәдәният һәм сәнгать университетына керә алырмы, юкмы дип көтте. Эченнән генә ул аның кермәвен теләсә дә, тыштан «керәсең, курыкма да, икеләнмә дә», дип дәртләндереп торды. Ул Сөмбел кая укырга керсә, шунда барып эшкә урнашырга ниятләде. Сөмбелнең БДИ нәтиҗәләре дә әллә ни түгел иде, әңгәмә вакытында да үзен хореографиягә багышлавын ни биюе, ни җаваплары белән, күрәсең, комиссия әгъзаларының игътибарын яулый алмады, аңа ныклабрак әзерләнеп, киләсе елга килергә куштылар. Ул кабул итмәүләренә борчылмады. Аны борчыган нәрсә – әнисеннән ераграк китә алмау иде. Әнисе аны беркая чыгармады, чыга башласа, кая баруын, кайчан кайтуын сәгатькә карап күзәтеп торды, шул вакыт әз генә төгәл сакланмаса, икесе арасында тавыш чыкты. Кичен генә түгел, көндез дә дәвам иткән бу хәл Сөмбелне тәмам чыгырдан чыгара, әнисе белән икесе арасында киеренкелек торган саен көчәя бара иде. Шушы уйларына батып, коридорда басып торганда, бер искиткеч чибәр, көньяк халыкларыдай кояшта янган егет, сызылып киткән кара мыегы астыннан шикәрдәй ак тешләрен күрсәтеп елмая-елмая, аның каршына килеп басты:

– Фәрештәләр дә сагышлана микәнни бу дөньяда?

Сөмбел егеткә елмаеп җавап бирде:

– Мин гап-гади кыз шул...

– Юк, сез үзегезнең фәрештә икәнегезне белмисез, туташ, – диде егет.

– Фәрештәгә туташ дип дәшү – бик зур гөнаһ. – Сөмбел аңа кисәтүле караш ташлады.

Әмма егетнең кара күзләре керфекләре арасыннан очкын сипте, иреннәре елмаюдан тагын да сөйкемлерәк булып җәелеп китте.

– Туташларның меңе арасында да берәр фәрештә очрап куя шул. Сагышлануыгызның сәбәбен әйтә алмассызмы икән? Бәлкем, ярдәм итеп булыр? – диде ул.

– Бер елдан килергә куштылар... – Сөмбел аңа нишләр икән дигән кебек башын әз генә кыйгайтып, шаярырлык кәефе булмаса да, шаян караш ташлады.

– Сез кайсы бүлеккә кермәкче идегез соң?

– Хореографиягә.

Шуннан соң алар гомер буе дус булган кешеләр кебек сөйләшергә тотындылар. Егет Тимур исемле булып чыкты. Ул шәһәр мәдәният идарәсендә эшли икән. Коридордан үтеп киткән баягы комиссия әгъзалары, хәтта чал чәчле могътәбәр кешеләр дә Тимур белән баш иеп исәнләшеп китәләр иде. Тимур йөри-йөри бер бүлмә табып, үзе баянда уйнап, Сөмбелне биетеп карагач:

– Сезне алмаулары университет тарихындагы иң зур хата булачак, – диде.

Ул Сөмбелдә Ходай тарафыннан бирелгән бию сәләте яшерелгәнлеген сөйли-сөйли Казан урамнары буйлап алып китте.

– Мин сезне бер ел буе әзерләячәкмен һәм Мәскәүгә укырга илтәчәкмен, – диде Тимур.

Аның сүзләре Сөмбелдә ныклы ышаныч уятты. Казанда әнисенең сеңлесе Гөлфирә апа яши иде. Шунда торып әзерләнеп, икенче елны Мәскәүгә китү – аның өчен ышанычлы хыял иде. Әмма Тимур аның бу хыялына төзәтмә кертте:

– Мин өч бүлмәле фатирда карт әниемне – әтинең әнисен карыйм. Фатирның бер бүлмәсендә мин, икенчесендә син, өченчесендә әби яшәячәк. Мин сиңа һәр көнне бию дәресләре бирә алачакмын, – диде.

Аның бу тәкъдиме Сөмбелне уйга салды. Тимур үзенең бөтен кыяфәте, сөйләшүе белән бик игелекле, шәфкатьле кешегә охшаган. Тик каян беләсең адәм баласын? Әле бит Тимурның Ульяновскида яшәүче үз әти-әнисе, биредәге әбисе бар. Әбине карап та торырсың, ди. Әбинең нинди кеше икәнлеген дә белгән юк.

Сөмбел аны тыңлады-тыңлады да, мин авылга әни янына кайтам, диде. Тимур аның уйларын белгәндәй: «И Сөмбел, әни янында түзә алмаслык чорлар җиткән бит инде безнең», – дип, аны аек фикергә кайтаргандай итте һәм әбисе янына алып кайтты. Әби бөтен милкен миңа васыять итте, врачлар аның өч-дүрт ай вакыты калган дип, Тимур ышандырса да, Әсма әби ишетә, күрә, сөйләшә һәм йөри иде. Ашавы да әйбәт икән, йоклавын да йоклый ди. Ул элек опера театрында биюче булган. Тимур икесен генә калдырып киткәч, әби Сөмбелнең эченә үк үтеп керде. Аның сораулары бик төгәл һәм ул шундый ук төгәл җаваплар бирүен тели иде. Биетеп тә карады – мактады. Бер сәгатьләп сөйләшеп утыргач, ул Сөмбел алдында озын нотык тотты:

– Син, балам, Тимурга бик ышанып бетмә, – дип башлады ул һәм Сөмбелне тәшвишкә салды. – Ул – шәһәр малае, син – беркатлы авыл кызы. Әгәр син биредә калсаң, һәммәсе дә син уйлаганча булыр, дип ышанмыйм. Барысы да Тимур ничек тели, шулай булачак. Бусы бәхәссез. Аның һәркемне теләсә нәрсәгә күндерә торган сәләте бар. Сиңа минем үз оныгымны хурлаган кебегрәк фикерләрем сәеррәк тә тоелыр. Әмма мин үзем кайчандыр нәкъ синең кебек беркатлы, бөтен нәрсәгә ышанучан кыз бала идем. Бераз күзләреңне ач. Һәрбер кеше үз мәнфәгатен кайгырта. Синең өстеңдә коточкыч йөк бар – ул чибәрлегең. Һәрбер ир-ат сине үзенеке итәргә теләячәк. Бу шулай булырга тиеш. Миңа туксан тулды. Аны тутырганчы мин барлык һөҗүмнәрне җиңеп, үз юлым белән барырга тырыштым. Тик бу тырышлыкны вакыт-вакыт җиңүчеләр табылып торды.

Әсма әби тагын күп нәрсә сөйләячәк иде, әмма Тимур кайтып керү сәбәпле, ул туктарга мәҗбүр булды. Сөмбел Тимурга кистереп, ике уйларлык урын калдырмыйча, «мин авылга кайтам», диде. Аны туктату өчен Тимур искиткеч перспектива тәкъдим итте: «Мин сине Россиянең иң яхшы хореографларына тапшырачакмын, чөнки синең табигый сәләтең бәяләп бетерә торган түгел», – диде. «Әгәр шулай икән, нишләп соң мине мәдәният университетына алмадылар?» – диде Сөмбел. «Димәк, синең урынга өстән кемдер тәкъдим ителгән», – диде Тимур. Аның бу дәлиле дә ышандырырлык иде. Чөнки район үзешчән смотрларын әзерләргә ике генә көнгә килеп киткән Казан вәкиле Сөмбелгә «әгәр үз өстегездә эшләсәгез, сезнең киләчәгегез искиткеч өметле», дигән иде. Әлбәттә, бу сүзләр аның күңелендә мәңгегә язылып калды һәм алар Тимурның фикере белән тәңгәл киләләр иде. Ул кайтып китә башлагач, Тимур аның алдына тезләнеп, итәген үпте, аңа өйләнергә теләвен белдерде. Сөмбел ике көнлек танышлыкка таянып, мондый адымга барырга әзер түгел иде. Дөресрәге, нинди генә бөек кешегә чыгарга ниятләсә дә, әнисенең каршы киләсен ул тоя иде. Чөнки өлкән буын җиде үлчәп, бер кисәргә өйрәнгән. Бу канун Сөмбелнең дә канына сеңгән иде, күрәсең. Ул Тимурның ай-ваена, артыңнан барыбер киләчәкмен, үзеңнең бәхетеңне үзең харап итәсең, дигән сүзләренә, «кал» дип ялваруына карамастан, кайтып китте. Поезд тәрәзәсеннән Тимурның елап калуын күреп калды һәм үзенең кешеләр күңеленә ничек болай тирән керә алуы хакында юл буе уйланып кайтты. Бүген дә аның өчен җан атып йөрүче Әнәсләрне искә алмастан, Фаилнең акылын җуяр дәрәҗәдә үзенә бәйләнүен, ике көн эчендә Тимурның өйләнешергә тәкъдим ясавын Сөмбел үзендә башкаларда булмаган ниндидер күркәм сыйфатларның булуы аркасындадыр, дигән нәтиҗә ясады һәм ул хаклы иде. Тирә-юнендәгеләрнең бер генә сүзен дә, йөзендәге кечкенә генә сызыгының хәрәкәтен, кулының бер генә ишарәсен дә игътибарсыз калдырмыйча, кемгә ошый, кемгә ошамый икәнен уйлап тормыйча, шуларга карата үзенең фикерен шартлатып әйтеп бирүе белән Сөмбел шаккатыра һәм яраттыра иде. Фикере бик кискен буламы, күпләргә каршы киләме – ул аны уйлап тормый. Һәм шулай үзенең уй-кичерешләрен ачыктан-ачык белдерүе белән ул башкалар каршында анадан тума калгандай була. Ләкин бу тән шәрәлеге түгел, аның җанының, рухының ачыклыгы. Менә шул ачыклык аның булган кимчелекләрен дә томалый, сине үзенә тарта, әллә нинди сөйкемлелеге белән яраттыра иде. Ни гаҗәп, туры әйткән туганына ярамый, дигән әйтем Сөмбелгә туры килми, гүя ул әйтемне аның серле сөйкемлелеге юкка чыгара иде...

Дәвамы бар.

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: