Сайрар чак (дәвамы)

Әйтер сүзләрем күп, әмма...
Тугызынчылар, унберенчеләр хәзер БДИ дип хәлдән тайдылар, укуларын онытып, репетиторга чабып, югары баллар җыю хыялы белән йөриләр, шул хыяллары белән йоклаганда да саташалар. Ислам иң элек Айгөл белән, аннары Энҗе, Ольга, Фәйрүзә белән биеде. Әллә игълан ителәчәген белеп, әллә болай гына Сөмбел Ислам янына килеп басуга, ак танец игълан иттеләр һәм ул Исламны биергә чакырды. Башта алар бер сүз дә дәшмәделәр, бер-берсенең күзләренә карашып кына алдылар. Сүзне Сөмбел башлады:
– Сине Дон Жуан дип йөртәләр икән дип ишеттем.
Ислам тавышсыз гына көлеп куйды:
– Ә сез кем, маркиза? Бөтенесе белән дә шаярасыз.
– Ә син бөтен кызларны да үбәсең. Балачагымда әнкәй минем өстән бикләде дә эшкә китте. Уйный алмадым. Хәзер шуны кайтарам.
– Фаил белән дәме?
Сөмбел башын артка ташлап көлеп куйды. Фаил белән Лилия нәкъ алар
янында бии иде. Бераз ераккарак киткәч Сөмбел:
– Ул минем өчен... барыбер, – дип куйды. – Куам, китми, йөри бирә... Беркөн сорый: «Син берәр кешене яратасыңмы соң?» – ди.
Шунда танец бетте. Ислам аның кулын ычкындырмады:
Бу ел чыккан пароходлар Бар да яшел түбәле. Әйтер сүзләрем күп әле, Әйтә алганым юк әле.
Әйдә тагын бергә чыгыйк әле.
Музыка яңгырауга, алар кабат биергә тотындылар.
– Син ни дип җавап бирдең соң?
– Бер яраткан кешем бар, – дидем.
– Кем дидең?
– Фаил дә шул сорауны бирде. Мин «Әйтмим», – дидем. «Мин аны беләм», – диде ул. «Белгәч ник сорыйсың?» – дидем. «Үз авызыңнан ишетәсем килде», – ди. «Ишет алайса: шул син уйлаган кеше», – дидем.
– Алай икән, – дип куйды Ислам, елмаеп.
– Нигә теге кеше кем ул, дип сорамыйсың? – Сөмбелнең йөзе елмаюдан балкый иде.
– Кызыксынсам, дөрес аңламассың, дип куркам.
– Син шулай куркакмыни?
– Куян кебек калтырап торам, – Ислам көлә-көлә аның кулын кысып куйды. Танцы бетте. Чыкканда:
– Безне ныклап бәйләүче нәрсә бар икән, дигән уй килде әле минем башыма, – диде Сөмбел.

– Бар. Балачагыбыз.
– Шул гынамы?
Ислам аны коридорның аргы башына алып китте.
– Аңардан да кадерлерәк нәрсәнең булуы мөмкин түгел. Мәңгелек. Үзе саф. – Балачак... ул иртәнге җәйге томан кебек. Әз генә була да, кояш чыккач,
эреп оча. Синең кебек...
– Нәрсә минем кебек?
– Оныттыңмыни? Үткән атнада телефонга СМС җибәрдем информатика
дәресендә: «Шундый матур итеп елмайдың. Тагын бер генә елмай әле», дип. – Әйе шул. Мин елмайдым. Укулар беткәч, стена газетасы чыгарасы идек, син югалдың. Айгөл белән кайтып киткәнегезне әйтте Энҗе. – Айгөлнең проблемасы килеп чыккан иде.
– Кайсы төшеннән?
– Йөрәгеннән, билгеле.
– Хәл иттегезме проблемасын?
– Өлешчә хәл ителде. Мин килгәндә, стена газетасы редколлегиясе әгъзалары таралышкан иде...
– Алдашасың!
– Иң элек сине Әнәскә утырып киткән диделәр. Синең дә аның белән хәл итәсе проблемаларың булгандыр, дип уйладым.
– Уйланасың икән! – дип көлеп куйды Сөмбел. – Уйлану гына түгел, күз алдына да китерәм.
– Нәрсәне?
– Кочаклыйдыр дип.
– Кочаклатты, ди!
– Үбәдер әле.
– Үптерде, ди!
– Алайса ник кенә йөри соң ул?

– Ә син ник йөрисең соң?
– Синең белән рәхәт булганга.
– Ул да шуңа күрә йөридер.
– Ә син үзең ни дип йөрисең?
– Мин йөрмим. Укыйм. Әни янына кайтам да икенче көнне тагын сезнең
янга укырга киләм. Әнәс мине авырыксынмыйча машинасы белән ташып йөртә. Бүген дә ул мине көтеп тора әнә.
Сөмбелнең беркайчан да андый серле, матур итеп елмайганын күргәне юк иде Исламның. Бу елмаю бик озак аның күз алдыннан китмәде...

Дәвамы бар.

"КУ" 8, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: