Сайрар чак (роман)

Әйләнә дөнья, әйләнә...
Бу Ислам бигрәкләр дә тәмле итеп йоклый инде. Көн саен бик нык арый ул. Иртәдән кичкә кадәр шатлык эзләп чаба да чаба. Чаба гынамы сиңа! Туктаусыз уйлый, сөйли, иптәшләрен кузгата, ияртә, бөтенесен ниндидер шөгыльгә туплый. Әнә челтәрле шкатулкасында биш камка йөри. Аларны минем өчен әзерли ул. Никме? Үзеннән сорарга кирәк. Аңа бу кызык. Ул бит җорланудан, шаярудан, көлүдән һич тә туя белми. Аның өстендә яткан мәчесе минем нурларымның җылысына күзләрен ачмакчы булды да кабат йомды. Әнә теге Уссури юлбарысы төсле. Ул да керфекләре арасыннан гына үзенең әле бер ай гына элек туган балаларының уйнаганын горурланып күзәтә. Башта аларның имгәннәренә изрәп ятты. Өч баласы хәзер бергәләшеп тәгәрәшә, куыша, тырмаша, шаяра, тешләгән булып кылана. Исламны мәчесе белән бергә күтәреп алып килеп, шуларны күрсәтергә иде. Уйнасыннар иде бөтенесе рәхәтләнеп. Юлбарыс балалары, әнә, бергә укмашып тәгәрәшә башладылар. Уятыйм әле малайны. Борын тишегенә бер-ике кайнаррак нур гына җибәрәм. Әһә, сипкелле борын очы астан вулкан эткән җир кабыгы шикелле селкенеп-селкенеп алды. Ике табаны юрган кырыеннан күренеп тора, аларны да кытыкларга иде дә, булмый шул. Агач кайрысыдай каты бу табаннарны минем нурларым гына түгел, пыяла, чыра ише очлы нәрсәләр дә тишеп керә торган түгел. Бер аягын юрган эченә тартып алды, борын яфраклары киерелде, җыерылды да борын тишекләреннән бөке аткандай шартлау яңгырады:
– Һә-ә-әп-те-е-чччи-и!
Исламның өстендә яткан мәче койрыгын торгызып, мыекларын тырпайтып идәнгә сикерде. Исламның авыз-борыныннан икенче «Һәптеччи» дә чыгып очты... Ә тегендә көрәш мәйданы юлбарысның өстенә күчкән иде. Бер баласы әнисенең колагын чәйни, икенчесе борынын, күзләрен тырный, өченчесе койрык очын тешләп тарткалый. И гөнаһсыз сабыйларым! Ничек матур, йомшак сезнең буй-буй йоннарыгыз! Исламнан да, аның мәчесеннән дә ерак шул бу дөнья.
Менә Ислам болдырга килеп чыкты. Шкатулкасын ачып, болдыр култыксасына куюга, камкалар берәм-берәм үрмәләп чыга, оча башлады. Ул, кулларын югары күтәреп, һәр көндәгечә миңа дәште:
– Исән-саумы, кояшкаем! Сине ничек сагынганымны белсәң иде!
Ислам көнгерә төсле сикергәләп куйды. Ул минем барлык нурларымны җыярга теләгәндәй, ике кулын ерактан ук кара-каршы китереп, үзенең күкрәген коча да күзләрен кысып көлеп җибәрә.
– Бүгенге көнең матур үтсен, улым!
Ә хәзер игътибарымны океандай кайнаучы сары халыклар иленә юнәлтим әле... – Улым, казларны инешкә илтеп кайтасыңмы?
Әнисе кай арада чыккан, кай арада аның иңбашларына йомшак кулларын салып өлгергән диген! Ислам әнисенең бит очыннан үбеп алгач, казларга «ка-ка-ка» дип бер генә дәште. Тегеләр бердәм каңгылдашып җавап бирделәр, Ислам капканы ачуга, аның белән сөйләшә-сөйләшә инешкә төшә торган тыкрыкка ашыктылар. Шушы минуттан ул җәйнең бер көнен гомер буе искә алырлык кызыклы вакыйгалар белән бизәү өчен эшкә тотыначак. Бүген алар Ыкка балык каптырырга барырга сөйләшкән иде. Ишегалдындагы тавык-чебешләрне, Акбайны, абзардагы бозауны карагач, әнисе пешергән гөбәдия белән чәй эчеп, аңа өстәп бер йомырка да ашаганнан соң, ул кармакларын алырга ишегалдына чыкты. Шул арада шау-гөр килеп колга тоткан Фаил, Рөстәм, Риф, Мансур шау-гөр килеп керде.
– Суалчаннар булды, – диде Риф. – Мансурның әтисе шәһәрдән алып кайткан әзер җим дә бар. Шул җимне тотып яр буена килүгә, балык өере белән җыела, ди!
– Велосипед беләнме, җәяүме? – дип сорады Ислам. – Велосипед белән. Мин скутерда, – диде Фаил.
***
Ул су буеннан әллә ничек икенче кеше булып кайтты кебек. Бакчада бәрәңге сабакларын җыеп йөргәндә дә, Акбай белән уйнаганда да ул үзен акыллырак, бер башка үскәнрәк итеп тойды. Бу тойгы шундый рәхәт иде, ул аның күңелендә искиткеч җылы нәрсә булып аерым урын алды. Кичен бар дөнья шәфәкъ нурларына күмелеп барган мәлдә нишләптер тагын Галимҗан абыйсы янына кереп чыгасы итте. Ислам иң элек абзарга Чаптар янына килде. Ат аны күрү белән койма өстеннән башын сузды. Ислам кесәсеннән алып, аңа бер прәннек каптырды. Ул арада кычкырып ак кәҗәнең дә шул турга килгәне күренде. Ислам аның алдына кәбестә яфрагы куйды. Аннары өйгә кереп китте. Кече якка үтеп, сәлам бирде. Әмма сәламне алучы булмады. Түр як ишек ярым ачык һәм аннан көлгән тавышлар ишетелә иде. Ислам ишек ярыгыннан эчкә карады һәм гаҗәеп күренешкә тап булды. Галимҗан абыйсы белән Нәбирә апасы идәнгә тезләнгәннәр, урталарында бер атна элек кенә бәрәнләгән ак кәҗә бәтие басып тора. Галимҗан абыйсы кәҗә бәтиенең әле маңгаеннан, әле ике яңагыннан үбә, Нәбирә апа акрын гына сыртыннан сыпыра. Алар икесе дә көлешәләр. Галимҗан абыйсы әллә нинди ягымлы, җылы тавыш белән:
– И матуркаччаем! – ди.
– Галимҗан, менә бит, ничек йомшак аның йоннары! – дип, соклануын белдерә Нәбирә апа.
Галимҗан абыйсы аңа каршы пышылдауга охшаган ишетелер-ишетелмәс тавыш белән:
– Күзләренең акыллылыгын кара әле! – ди. – Адәм акыллары бардыр монда.
Аларның сүзен аңлагандай, кәҗә бәтие туктаусыз өскә күтәрелгән кыска койрыгын селкетә. Аның селкеткән койрыгына әле Галимҗан абыйсы, әле Нәбирә апа учларын куеп торалар һәм бер-берсенә карап куанышалар.
– Син аны кич имезгән идеңме соң әле? – дип сорады Галимҗан абыйсы. – Аның нәрсәсен имезәсең инде? Ул бит гел әнисе янында, – диде Нәбирә апа. Галимҗан абыйсы бәрәннең башын тотты да аның колагына:
– Чинең тамагың тукмы чоң? – диде.
Кәҗә бәтие аның сүзләрен аңлагандай, нечкә генә итеп кычкырып куйды.
– Кая, мин дә карыйм әле күзләренә, – диде Нәбирә апа. – Хәзер аркасын син сыпыр.
– Гел шулай инде син. Мине гел аның белән сөйләштермисең, – диде Галимҗан абыйсы, чынлап ачуланган кебек итеп. – Син бит көн саен аның янында. Ә мин көне буена аны сагынып кайтам. Шулаймы, матуркаччаем? – дип, тагын бәрәннең колагына эндәште.
Алар урыннарын алышып, бәрәнне иркәләүләрен дәвам иттеләр. Ислам керергә дә, кермәскә дә белмәде. Аның нишләптер тыны кысылды, күзләре, тамак төпләре әчеткән кебек булды. Галимҗан абыйсын ул дөньяда иң көчле кеше дип йөри иде. Әгәр теләсә, ул үзе бөтен дөньяны буйсындыра да, кызгана да ала, дип уйлый иде. Менә ул хәзер аның нишләптер көчле түгел икәнен күрде. Әфганстанда дошманнар белән көрәшкән Галимҗан абыйсы кәҗә бәтие белән уйнарга тиеш түгел кебек тоелды Исламга. Ә уйнаса, ни булган? Берни дә булмаган, тик ул олы кеше. Кәҗә белән дә, башка маллар белән дә Ислам уйный, Исламга ярый. Нигә олы кешеләргә кәҗә бәтие белән уйнарга ярамый? Андый закон юк бит. Кинәт аның эченнән ниндидер кайнар нәрсә күтәрелде дә, ул тавышсыз гына үкси башлады. Галимҗан абыйсы белән Нәбирә апа кәҗә бәтиенең берсе муеныннан, икенчесе биленнән кочаклап, аңа әллә нинди җылы сүзләр әйтәләр иде. Ислам өйдән чыгып йөгерде, күңелен әллә нинди авыр сагыш биләде. Йөгереп, тыкрыктан инешкә төшеп китте. Инеш белән күктән алып, агачларның соңгы яфрагына кадәр алсу шәфәкъ нурына манчылган иде. Күңеленә дә әллә шушы алсу шәфәкъ, әллә башка сагыш тулып, ул кайнар күз яшьләренә тулы ирек бирде һәм җиргә капланып еларга кереште. Ул ник елаганын да аңламады. Ул тынычланырга теләп, күз яшьләрен сөртте. Әмма эчтәге теге кайнар нәрсә күтәрелеп түгелде дә аны тагын үксетеп җибәрде. Шул чакта Исламның күңелендә Галимҗан абыйсын юату теләге уянды. Бу теләктән ул сискәнеп китте. Ничек инде ул аны юата алсын? Ник юатырга? Шундый көчле кеше юатуга мохтаҗмыни? Ислам иңбашларына коточкыч авыр йөк салган кешедәй, аякларын көч-хәл белән сөйрәп, тыкрыктан өйләренә таба атлады... Урамга чыккач, Галимҗан абыйларының өенә борылып карады. Аларның тәрәзәләре кичке шәфәкътән кып-кызыл булып яна иде. Карамаса, әйбәтрәк буласы булган. Шул янган тәрәзәләрне күргәч, аның күзләренә тагын яшь бәреп чыкты, Ислам ул якка карамаска тырышып, үзләренең өенә атлады...

Аңлашу
Энҗенең Исламга эндәшмәве тора-бара аның сыйныфташлары арасында ничектер берүзе бертөсле булып аерылуына китерде. Ул иптәш кызларына да төртмә сүзләр әйтте, сорасалар, юньләп җавап бирмәде. Укытучыга биргән җаваплары да тулы булмады. Энҗенең йөзе аксыл төскә керде, сөйләшкәндә, иреннәре калтырый иде. Ул Исламның уеннан гел китмәде. Ни булды, нишләп үзгәрде ул, моның сәбәпләре нәрсәдә, дигән сораулар аны гел борчып торды. Бүген Ислам бакчада Илдар Каюмович кушкан рәсемне ясап бетерде. Агач башындагы ак фил чыннан да бик матур чыккан иде. Шуны карап торганда, капкадан Энҗе килеп керде. Аны күрүгә, Исламның бөтен тәненә җылылык йөгерде. Энҗе алсу курткасын кигән, башында да алсу башлык иде. Ислам рәсемен беседкага куеп, аның каршына йөгерде. Аларның күзләре очрашты. Энҗе кыенсынып кына елмая, иреннәре җиңелчә генә калтырый, дулкынланганы бөтен йөзенә чыккан. Алар бер-берсенә дәшә алмыйча шактый вакыт карап тордылар.
– Энҗе, – дип пышылдады Ислам.
– Нәрсә?
– Үлә яздым бит инде мин.
Ислам шуннан соң сүзен дәвам итә алмады. Энҗенең битенә кызыллык йөгерде, иреннәре бер ачылды, бер ябылды, ахырда бер генә сүз әйтте: – Нишләп?
– Синең миңа Ислам дип эндәшүеңне көтеп үлә яздым. Энҗенең күзләре яшьләнде.
– Менә бит хәзер дәшәм: Ислам... Ислам...
Энҗе шунда туктап калды.
– Рәхмәт, – диде Ислам. – Мин сине шундый сагындым, Энҗе.
– Көн саен мәктәптә күрдең бит.
– Мин күрдем, син күрергә теләмәдең.
– Юк, Ислам, – диде Энҗе уйчан тавыш белән. – Мин сине элеккедән дә ныграк күрдем. Мин үзем өчен нуль идем.
Энҗенең карашы җылынганнан-җылына барды, ләкин әле элеккечә туктаусыз шатланып сикергәләүче күз алмалары ничектер бик акрын кыймылдады. Бу аның күңеленә ниндидер авыр нәрсә кереп оялаганлыгы турында сөйли иде.
– Әйдә, өйгә керәбез, – диде Ислам, аның кулыннан җитәкләп.
Энҗенең боз кебек салкын кулы калтыранып куйды.
– Син бит туңгансың, – диде Ислам, аның кулын ике кулы белән кысып. – Ә синең кулларың шундый кайнар...
– Алар да салкын иде, – диде Ислам акрын гына. – Сине күргәч, кайнарландылар.
Аның бу сүзләреннән Энҗе сәер итеп елмаеп куйды.
– Әйдә, кереп чәй эчәбез, җылынырсың.
– Юк, Ислам, мин чәй эчәргә килмәдем, – диде Энҗе бик җитди кыяфәт белән. – Безгә хәзер бер җиргә барырга кирәк.
– Әллә район үзәгенәме? – дип сорады Ислам.
– Район үзәгенә бару җиңелрәк ул, – дип куйды Энҗе. – Бу бик авыр...
– Аңлатып сөйлә әле.
– Диләрә Ахуновнага барырга кирәк.
Ислам сискәнеп китте. Бу бөтенләй уйланмаган, көтелмәгән нәрсә иде.
Шуңа күрә ул аптырап сорап куйды:
– Аңа нәрсәгә?
– Нәрсәгә икәнен син бик яхшы беләсең. – Энҗе башын читкә борып, каядыр тау ягына таба карап торды. – Безгә икәү барып, барысын да сөйләп бирергә кирәк.
Ислам ни әйтергә белмичә аптырап калды. Әллә кайчан булган бу әйберне нигә кузгатырга, дип уйлады.
– Кирәкме соң ул? – дип куйды Ислам.
Энҗе кинәт аның ике иңбашыннан куллары белән тотып алды, кайнар сулышын тоярлык дәрәҗәдә йөзен Исламның йөзенә якын китерде:
– Син мине хайван дип уйлагансыңдыр. Мин бит шул вакыттан бирле авырыйм, өзгәләнәм, тыштан гына тыныч булып күренергә тырышам. Шушыны барып сөйләмәсәм, миңа нидер булачак. Ул әйбер чир булып минем эчемә урнашты. Укыган дәресем башыма керми, әйтәсе уйларым башымнан очып чыга, аяк-кулларым мине тыңламый. Син аңлыйсыңмы мине, Ислам?!
Исламның аның бу сүзләреннән йөзе генә түгел, ул тоткан ике иңбашы да уттай кызышты. Бу элекке Энҗе түгел иде. Димәк, ул кар астындагы кайнар чишмә кебек берүзе кайнаган да кайнаган. Ислам аның янәшәсендә булып та берни сизмәгән.
– Авыр булгандыр сиңа, Энҗе. – Ул аны тынычландырырдай сүзләр эзләде. – Нишләп ичмасам миңа әйтмәдең?
– Әйтә алмадым, – диде Энҗе, авыр сулап. – Мең мәртәбә әйтергә тырыштым, ә әйтә алмадым!..
– Инде шулай уйлагансың икән, бар син аның янына.
– Ә син? – дип кычкырып җибәрде Энҗе.
– Минем дә бару кирәкмени?
– Икебез пешергән ботка бит, – диде Энҗе, ничектер бераз тынычланып.
– Берүзем барырга куркам.
– Кыйнар дип уйламыйсыңдыр бит? – Ислам шаяртты, әмма үзенең бу сүзләрен ошатмады.
– Кыйнаса, әйбәтрәк булыр иде. Шундук котылыр идем. Ул кыйнамаячак. – Нишләтәчәк соң?
Энҗе йодрыгын кысып. Исламга таба сузды да болай диде:
– Йөрәкне менә шушылай итеп кысачак.
– Барыйк алайса, – диде Ислам.
Бер-бер артлы капкадан чыктылар да Диләрә Ахуновналар ягына атладылар.
Аларга якынайган саен, икесенең дә күңеле тынычлыгын югалта барды. Алар кибет янына килеп җиттеләр.
– Бәлкем безгә берәр күчтәнәч алыргадыр? – диде Энҗе, адымнарын акрынайтып.
– Аны кимсетү булыр ул.
– Әйе шул.
Алар Диләрә Ахуновналарның капкасын курка-курка гына ачып кергәч, ишегалдындагы чисталыкка, тәртипкә хәйран калдылар. Бер генә урында да артык әйбер юк, барысы да кирәккә куелган иде. Ап-ак итеп юып алынган болдыр баскычына килеп җиткәч, патша сарае алдында туктап калган чит ил илчеләре кебек, кыюсыз басып калдылар. Аяк киемнәрен салып, өйалдына үттеләр һәм ишек шакыдылар. Ачучы булмагач, кыюсыз гына ишекне тартып, өй эченә атладылар. Диләрә Ахуновна зал ягында телефоннан сөйләшеп утыра икән. Ул Ислам белән Энҗене күргәч, үтегез дигән мәгънәдә кулы белән ишарәләде. Өйдәге пөхтәлеккә дә сокланмый мөмкин түгел иде. Алар тупсаны атлап, залга үттеләр дә ишек турында туктап калдылар. Буялмаган бу сап-сары нарат идәннәргә басуы да кыен иде. Ниһаять, алар Диләрә Ахуновнаның сөйләшүенә дә игътибар итәрлек хәлгә килделәр.
– Син нәрсә әйткәнеңне аңлыйсыңмы соң? – диде Диләрә Ахуновна трубкага кырыс тавыш белән. – Әллә кичәгесенә тагын өстәдеңме? – Бүген эшләмичә булмый. Сәгать икедән дә калмыйча кайтып җит.
Ул трубкасын куйгач, куллары белән ике чигәсен ышкып алды да торып басты.
– Әллә берәр нәрсә булдымы? – дип сорады ул борчулы тавыш белән.
– Булмады, – диде Ислам, башын аска иеп.
– Без килгән идек, – дип өстәде Энҗе, шулай ук директор урынбасарының йөзенә карарга базмыйча.
– Килгәч узыгыз, – Диләрә Ахуновна аларга урын күрсәтте.
– Без узып тормабыз... – Ислам сүзне нәрсәдән башларга белмичә тынып калды.
Шул арада Энҗе дә телгә килде:
– Без озакка түгел...
– Йә, мин әзер сезне тыңларга, – диде урынбасар, аларга якын ук килеп. Ислам белән Энҗе ялт-йолт бер-берсенә карашып алдылар. Кемдер ничектер сүз башларга тиеш иде. Әмма аларның башларында каушаудан барысы да буталган, хәлне ничегрәк итеп аңлатырга икәнлеге уйланылмаган иде.
– Без рәсем буенча килдек, – диде Ислам акрын гына.
Алар һаман Диләрә Ахуновнага күзләрен күтәреп карый алмадылар.
– Әйе, рәсем буенча, – дип өстәде Энҗе дә.
– Нинди рәсем?
Ниһаять, икесе дә Диләрә Ахуновнаның аптырау билгеләре чыккан йөзенә күтәрелеп карадылар һәм шундук карашларын түбән төшерделәр.
– Стенага ясаган рәсем, – дип, Ислам башын читкә борды. – Теге мин ясаган рәсем.
– Юк, мин ясаган рәсем, – дип аны төзәтте Энҗе.
Урынбасарның кашлары югары күтәрелде, маңгаенда тирән җыерчыклар барлыкка килде, күзләренә ачу билгесе чыкты.
– Сез минем белән шаярырга килдегезме әллә?
– Туктале, Энҗе, үзем аңлатам, – диде Ислам.
Энҗе ярсулы нечкә тавыш белән:
– Юк, үзем! – дип Исламны читкә кугандай, ике кулын селтәп куйды. – Ул рәсемне... ул рәсемне... ясаучы... мин ясадым... ясаган идем!..
Соңгы сүзләрен әйткәндә, Энҗенең күзләрендә яшь күренде, иреннәре калтыранды, ул кулларын кая куярга белмәде. Аларның әйткәне Диләрә Ахуновнаның зиһененә һаман барып җитә алмый иде. Ул әле Исламга, әле Энҗегә аптыраулы караш ташлады, берни дә аңламаганын белдереп, башын чайкады, йөзендә, ачык кына итеп әйтә аласызмы, юкмы, дигән сорау ярылып ята иде.
– Диләрә Ахуновна... – Энҗе сүз башлады да тагын туктап калды. – Рәсемне мин ясадым... Ә Ислам нишләптер гаепне үз өстенә алды.
Урынбасар Исламның күзләренә туп-туры карар өчен каршысына килеп чүгәләде:
– Дөрес әйтәме ул?
– Әйе...
Исламның тавышы бөтенләй диярлек ишетелмәде. Диләрә Ахуновна торып басты һәм үз-үзе белән сөйләшкәндәй:
– Менә ничек?! – дип куйды. – Сезгә мондый хәлләргә төшү нигә кирәк булды соң?
Ислам моңа үзе башлап, үзе җавап бирергә тиеш икәнен ачык аңлады, тик тиешле сүзләр таба алмады:
– Мин бит... минем... тизрәк кайтып китәсем килде.
– Тизрәк кайтып китәсең килде?!
– Юк, юк, мин ялгыш әйттем. Аларның тизрәк кайтып китүен теләдем.
– Ник? – диде Диләрә Ахуновна.
– Белмим... Интекмәсеннәр дип бугай.
– Һәм син шушыны яшереп йөри алдыңмы?
– Йөрдем... йөрдем бит... мин әшәке, әйеме, Диләрә Ахуновна?
Директор урынбасары бу сорауга җавап бирмәде. Аның үзенең башында хәзер мең төрле сорау бөтерелә иде. Һәм ул аларның кайсыннан башларга белмәде. Аныңча, Энҗе бу эшне һич тә эшли алмый, моның сәбәпләре юк иде. Ләкин хәлне ачыклап бетермичә калдыру аның үзенә дә, балалар өчен дә мөмкин түгел иде. Шуңа күрә ул сорау бирмәде, барысын да аларның үз ихтыярына куйды:
– Әйдә, сөйләгез, аңлатып сөйләгез...
– Сез мин ясаганга ышанмыйсыз бугай, – диде Энҗе, Диләрә Ахуновнага туп-туры карап.
– Ә ышансам? Ник ясадың, дип сорасам?
– Мин шуны сөйләргә дип килдем. – Энҗенең күзләрен тагын яшь каплады, ләкин ул сүзен дәвам итәрлек көч тапты: – Мин сезне күралмый идем. Шуңа күрә сезгә охшатып ясадым.
Аның туктап торуыннан файдаланып, Диләрә Ахуновна сорап куйды:
– Мине нишләп күралмадың соң, бала?
Энҗенең тавышы беткән иде, ул ярым пышылдауга күчте:
– Минем апам әллә ничә мәртәбә аерылып кайтты, энегез кыйнап, түзәрлеге беткәч...
– Монда минем ни гаебем бар? – диде Диләрә Ахуновна кырыс кына.
– Апам сөйләде, сез килгән саен, җизни аны канга батырып кыйный, аны сез котыртасыз, диде. Сез китү белән әллә нинди булмаган гөнаһларымны, кимчелекләремне табып бәйләнә башлый, аннары кул күтәрергә керешә, диде. Мин сездән үч алырга теләдем...
– Канәгатьләндеңме соң? – диде урынбасар, өстәлдәге әйберләрне бер урыннан икенче урынга шап-шоп алып куеп.
Энҗе елап җибәрде:
– Зинһар кичерегез мине, Диләрә Ахуновна. Кичерәсезме?
Диләрә Ахуновнаның нәкъ мәктәптәгечә тимер тавышы аны бүлдерде:
– Син минем сорауга җавап бирмәдең. Кабатлап әйтәм: тынычландыңмы соң? – Юк, юк, юк!!! – диде Энҗе, тәмам ярсып. – Мин ялгышканмын. Мин
сезнең йокыгызны качырыйм дип ясадым ул рәсемне, ә үземнең йокым качты. Сезне күргән саен йөрәгем кысылып, тибүдән туктагандай булды. Мин шулкадәр гаепле, зинһар гафу итегез. Итәсезме?! – ул яшьле күзләре белән тилмереп Диләрә Ахуновнага төбәлде.
– Гафу итәм, Яруллина. Гафу итәм! – диде Диләрә Ахуновна. – Анысы өчен борчылма. Тик бер нәрсәне аңламыйм: нишләп моны шул вакытта ук әйтмәдең? – Мин буталдым, – диде Энҗе, елаудан коры үксүгә күчеп. – Барысын да ул бутады... – Кем?
– Ислам... Әгәр ул үз өстенә алмаган булса... Сезне интектереп тәм тапмакчы булдым... үзем чиргә сабыштым... Шул кадәр ялгыштым... Үкенү мине кимереп бетерә язды...
– Борчуларыңны оныт, Яруллина. Соң булса да уң булсын, ди бит безнең татар. Килергә көчегез җиткән бит.
– Ә мине? – дип куйды Ислам кинәт.
– Нәрсә сине?
– Мине гафу итә аласызмы, Диләрә Ахуновна?
Урынбасарның җитди чыраена мөлаем яктылык җәелде. Ул көлеп куйгандай итте:
– Мин ни әйтергә дә белмим инде, Нуруллин. Сине мактаргамы, гафу итәргәме, әллә җәзага тартыргамы? Үзең ничек уйлыйсың?
Ислам аптырап калды. Әлбәттә, ул күңеле белән Диләрә Ахуновнаның аларның икесен дә кичергәнен аңлады. Шулай да тәҗрибәле укытучының кистереп үз сүзен әйтүен ишетәсе килгән иде.
– Миңа мактау кирәкми, – диде ул. – Гафу итсәгез, шул җитә. Җәзага тартудан да курыкмыйм. Миңа тиештер дә ул. Арттырып җибәрүләрем күп булды.
– Җавабың егетләрчә, – диде Диләрә Ахуновна көлеп. – Өмет бар синдә, Нуруллин.
Исламның күзләрендә шаян очкыннар кабынды. Башын ярым кыегайтып, астан директор урынбасарына хәйләкәр караш ташлады да:
– Өметсез шайтан гына! – дип куйды.
– Инде, балалар, шушындый зур эш белән килгәнсез икән, бер утырып чәй эчми ярамас.
– Юк, юк! – дип, Ислам белән Энҗе икесе дә ишеккә таба атладылар.
– Нуруллин! Яруллина! Өстәл янына килеп утырыгыз! – диде Диләрә Ахуновна теге тимер тавышы белән.
Бу тавыштан аның чынлап әйтәме, әллә шаяртамы икәнлеген аңларлык түгел, әмма аңа буйсынмый булмый иде. Алар икесе дә өстәл янына килеп утырдылар. Диләрә Ахуновна чәй әзерләргә кереште, духовкадан кайнар бәлешен алып, өстәл уртасына утыртты, бөтен өйгә аның тәмле исе таралды. Күз иярмәс тизлек белән ул аның өстен ачты, өч тәлинкәгә салып, бәлешне алларына куйды. Ислам белән Энҗегә бу сәхнәдән күрсәтелгән фокус кебек тоелды. Диләрә Ахуновнаның хәрәкәтләнгәне дә күренмәде, ул шул бер урында басып торган кебек тоелды, әмма табын тозлы кыяр, тозлы кәбестә, помидор белән тулды. Энҗе белән Ислам, Диләрә Ахуновнаның туктаусыз кыставына карамастан, кып-кызыл булып, кашык-чәнечкеләренә үрелергә кыймыйча утыра бирделәр. Ул ашау коралларын икесенең дә кулына мәҗбүри тоттырды. Бәлеш искиткеч тәмле иде, аны бер кабуга оялуларын оныттылар, һәм кашыклары бәлеш белән авыз арасында бик тиз урап йөри башлады.
– Ә шулай да сине, Яруллина, апаң ялгыш юлга керткән, – диде Диләрә Ахуновна тыныч кына.
– Әйе шул, – диде Энҗе. – Соңыннан гына белдек. Сезнең бернинди гаебегез булмаган. Апа белән җизни аңлашкач, алар моны безгә кайтып җентекләп сөйләп бирделәр. Гафу үтенергә батырчылыгым җитмәгәч, усаллыгыгыз өчен үч алу булсын, дип акландым.
Ислам аңа астан гына төртеп куйды. Бу төртү, кем бәлешен ашаганыңны оныттың бугай, дигәнне аңлата иде. Энҗе аңа борылып карады да шып туктады. – Төртмә, Нуруллин, Яруллинага, – диде Диләрә Ахуновна. – Мин барысын да күрәм бит. Турысын әйтүеңә рәхмәт, Энҗе үскәнем. Менә хәзер мин дә, шушы кайнар бәлешне ачкан сыман, үземнең күңелемне ачыйм әле сезгә. Бәлкем, аның минем өчен кирәге дә юктыр, усал исемне күтәреп, гомер узган да киткән. Аның кирәге сезнең өчен. Әле сезнең барысы да алда. Мин үземә дә, башкаларга да иң югары таләпләр куйдым һәм куячакмын. Моны мәктәптә генә түгел, авылда да аңлаган кешеләр сирәк. Ә менә еллар үткәч, кайберләре авылдан чыгып китеп, инде картаеп кайткач, миңа рәхмәт сүзләре әйткәннәре булды. Кешене харап итә торган ике нәрсә бар: беренчесе – аны туктаусыз гафу итү, икенчесе – аны туктаусыз мактау, күкләргә чөю. Икесендә дә кеше үзенең кем икәнен оныта. Аеруча бала вакытта сез дөньяны гел матур яклары белән генә күрәсез. Сез дәрестә динозаврлар турында үттегез. Адәм баласын мактаган саен ул динозаврга әйләнә, әз генә тәнкыйть сүзе әйтүчеләрне буып ташлый, таптый. Аның күз алдында үзенең зурайтылган сурәте генә йөри. Мисалларны үзегез күзәтегез. Сак булыгыз, ул малайлар, кызлар сезнең яныгызда да бар. Менә мин сезгә әйтәм, беркайчан да мактау көтмәгез. Тиеш булса да, көтмәгез. Дин буенча да Мөхәммәт пәйгамбәр мактаучының йөзенә туфрак сибәргә кушкан. Нишләп шулай икәнен дини кешеләрдән сорап карагыз.
Алар бик озаклап әңгәмә корып утырдылар. Ислам белән Энҗе чыгып киткәч, Диләрә Ахуновна өстәл янында таш сын кебек хәрәкәтсез утырды. Табында һәммә нәрсә бар, ул япа-ялгыз. Бу балалар чыгып киткәч, ялгызлык сагышы бөтен барлыгын көйдереп алды.
Диләрә Мөхтәрне сайлап, бик нык ялгышты. Ул баш күтәрмичә эчә торган кеше булып чыкты. Ире белән икесе арасында бернинди уртаклык юклыгын аңлаганда, соң иде инде. Баштарак каты кулым белән төзәтермен, кеше итәрмен, дигән өметләре пыскып сүнде. Каты кул да, үгетләүләр дә, күз яшьләре дә төзәтми икән. Ә Диләрәнең күз яшьләре тозлы диңгез булып акты. Ул диңгезнең давыллары да, бөтерелеп килгән дулкыннары да Мөхтәргә бернинди йогынты ясамады. Эчүен ташлаучылар турында ишетсә дә, күрәсең, аның ире андыйлар рәтенә керми иде. Директор урынбасары буларак та, ялгыз ул. Илдар Каюмович ни аның кичерешләрен, ни уйларын аңламый. Директор үзе дә япа-ялгыз, өйләнү турында да уйламый, хатын-кызларга да мәхәббәткә сусаган затлар итеп карый аламы икән ул – бусы да караңгы. Ике ялгыз ничә еллар янәшә эшлиләр, директорга урынбасар кирәк, урынбасарга директор кирәк, икесе бер-берсеннән аерылгысыз һәм ике ялгыз... Бик тә, бик тә сәер бу дөнья... һәм гаделсез.
***
– Әйдә, безгә керәбез, – диде Ислам, үзләре турына җиткәч. – Кермим.
– Алайса Ык буена төшик.
Аны шаккатырып, шулчак Энҗе болай диде:
– Минем бүген рәсем ясый торган көнем...
– Вәт әйттең син! Нинди була соң ул?
– Белмим, шундый көннәрем бар минем. Рәсем ясамыйча түзә алмыйм. Өч зур альбомны тутырдым инде.
– Анда нәрсә ясап бетердең? – диде Ислам, гаҗәпләнеп. – Укытучыларны, укучыларны, авыл кешеләрен...
– Мине дә ясадыңмы соң?
– Ясамыйча!
– Күрсәт әле!
– Юк, мин аларны беркемгә дә күрсәтмим.
– Миңа дамы?
– Ачуланма, Ислам, сиңа да күрсәтә алмыйм. Ул альбомнарда минем иң кадерле серләрем. Нух тавын да ясадым.
– Нух тавына мендеңмени?
– Син ясаган Нухка охшатырга тырыштым.
Ислам бераз уйланып торгач:
– Бер әйбер әйтер идем, ышанмассың, – дип куйды.
– Син әйткәннәрнең мин барысына да ышанам.
Ислам көлеп җибәрде:
– Кәҗә белән үгез сугышына дамы?
– Әйе, син сөйләгәч, дөрес инде ул. Нәрсәдер әйтәм, дигән идең.
– Мин Нух тавына мендем.
– Китчәле! – диде Энҗе, элеккечә чыркылдап. – Ниләр бар соң анда?
– Челтерәп чишмә агып ята, чишмә янында ташка әйләнгән егет басып тора.
Нух маңгаендагы тишектән озын елан чыгып, җиргә ята. Ул Нухны саклый. – Мине дә алып мен әле.
– Алып менәрмен.
– Алдамыйсыңмы?
– Алдамыйм.
– Менә хәзер тереләчәгемә ышандым мин, Ислам.
– Ышан, Яруллина, – диде Ислам көлеп. – Тик рәсемнәреңне аерым кешеләргә генә багышлама.
– Ә кемгә багышлыйм соң? – диде Энҗе, каш астыннан гына елмаеп.
– Дөньяга дәшәргә кирәк, Яруллина. Дөньяга дәшсәң, биеккә күтәрелерсең. – Ай-яй-яй-яй!!! – диде Энҗе. – Каян алып әйтәсең син бу сүзләрне?
– Битеңне иркәләгән җилләрне сизәсеңме? – диде Ислам, аның бит очына сак кына кулы белән кагылып. – Шул җилләрне тыңласаң, алар әллә ниләр алып килә.
– Синең миңа ни өчен аерым кешеләрне ясамаска кушуыңны аңладым! – диде Энҗе, кулларын чәбәкләп.
– Әйт, ни өчен?
– Син бит үзең аерым кешеләргә карикатуралар ясыйсың! Нигә шуларның берсен дә безгә күрсәтмисең?
– Мин бит аларны концерт вакытында күрсәтәм, – диде Ислам. – Алдан күрсәтсәм, кызык булыр идеме соң?
Энҗе аның белән килеште:
– Әйе шул, син бит әле ул карикатураларың белән район смотрларында да чыгыш ясыйсың.
– Димәк, мин хаклы?
Энҗе дәшмәде.
Алар бер-берсенә карап, елмаеп, шактый озак тордылар. Аерыласылары килмәсә дә, беренче булып Энҗе үз өйләренә таба атлады.

1 апрель, шаяр да көл
Бүген мәктәптән Ислам, Риф, Мансур, Рөстәм бергә кайттылар. 1 апрель көне шул кадәр кызык булды. Малайлар кызларны алдадылар, кызлар малайларны алдады. Беренче дәрестән соңгысына кадәр кемне алдау, көлешү җаен эзләделәр. Ислам барысыннан да ныграк уздырды. Аның үзен дә алдадылар.
Китапханәче алган китабыңны сорый дип, китапханәгә йөгерттеләр. Көне буе көлешеп тә малайлар һаман күңел ачудан туймаганнар иде. Тагын ничек итеп кемне алдау турында кызып-кызып сөйләштеләр. Әхияр абыйлар турына җиткәч, Риф имән бармагын югары күтәреп:
– Малайлар, таптым! – диде.
– Йә, әйт, нәрсә?
– Әнә тегендә, – дип, Риф имән бармагын Әхияр абыйларның абзарына таба төбәде. – Аларның чуар бозавы тора. Без хәзер койма яныннан шуның янына барабыз да, Ислам, син бозау булып кычкырасың. Шул тавышка йә Әхияр абый, йә хатыны Маһинур йөгереп чыгачак.
– Кызык була бит бу, малайлар! – диде Рөстәм, күзлеген апрель кояшы астында ялтыр-йолтыр китереп.
– Олы кешене алдарга ярармы соң? – дип сорады Ислам.
– Көне шундый бит, – диде Риф, шул якка атлый башлап.
– Мондый көнне кызык ясау кешеләрнең күңелен ача, аларның нервыларын тынычландыра, – диде Мансур, акыл сатып. – Шулай булгач, без файдалы эш эшлибез, дигән сүз.
Бозауга бакча ягына ук тимер челтәр белән әйләндереп, урын ясалган иде. Уң ягы такта белән эшләнгән. Малайлар шул такталы турга килеп, һәрберсе аерым ярыктан бозауны карадылар. Ул инде бик зур үскән, симергән, муены сыер муены кадәр булып килә иде. Бозау ашыкмый гына алдындагы улактан печән чемченә.
– Әйдә, башла, – диде Риф.
Ислам ике учын авыз читенә китереп, кара-каршы куйды, куыш ясап, бармак очларын бер-берсенә терәде һәм озын итеп «Өмм-м-мүүү!» дип кычкырып җибәрде. Кычкырган чакта учларын акрын гына як-якка аерды. Шулай итеп өч мәртәбә кычкыруга, бозау янына аксаклап, Әхияр абый килеп керде. Аның башы да озын, ияге белән маңгае да озын, борыны да озын, аяк- куллары да озын булганга, «Колга» дип йөртәләр иде. Шул озын гәүдәсен чайкалдырып, ул бозауга таба иелде:
– Ник кычкырасың? Ни булды? – диде ул, бозауга төксе генә эндәшеп.
Бозау башын күтәреп, гөнаһсыз күзләрен аңа юнәлтте. Ниндидер тәмле әйбер бирәдер дип, кулын яламакчы булды.
– Әллә берәр җирең авыртамы? – диде Әхияр абый, бозауның чуар битен сыпырып.
Әлбәттә, бозау аңа берни дә эндәшә алмады. Шуннан соң Әхияр абый өенә кереп китте. Малайларның авызлары ерылган иде.
– Әйдә, тагын кычкыр инде! – дип пышылдаштылар алар.
Ислам тагын ике мәртәбә, сузып-сузып, бозау тавышы чыгарды. Бу юлы Әхияр абый җәһәт-җәһәт атлап керде. Аның борын астындагы чаларган мыегы ачудан песи мыегы төсле тырпайган иде.
– Ник акырасың, юньсез?! – диде ул карлыккан тавыш белән.
Бозау мескен берни белмәгәнлектән, телен сузып, хуҗасына якынлаша башлады.
– Яшел печән кирәкмени? – диде Әхияр абый.
Ул чиннеккә менеп, яшел печән алып төште. Бозау тәмләп печәнне ашый башлады. Әхияр абый тынычлап, өенә кереп кенә барганда, тагын бозау кычкырган тавыш ишетелде. Бу юлы ул хатыны Маһинурны да ияртеп алып чыкты. Маһинур апа бик юан, бик кыска буйлы, йөзе кып-кызыл, зәңгәр күзләре гаҗәпләнүдән зурайганнар иде.
Хуҗаларын күргәч, тагын да тәмлерәк нәрсәдер бирәләр, дип, бозау аларга таба атлады. Маһинурның камыр басып маташкан чагы булган икән, чүпрәле тәмле камыр исенең борынын ярып керүенә чыдый алмыйча, бозау түтәсенең кулын ялый башлады. Шунда ул ялгыш Әхиярнең болай да авырткан аягына каты тоягы белән китереп басты. Әхияр абый кинәт кычкырып җибәрде һәм бозауның борынына сукты. Малайлар, тавыш чыгармаска була, авызларын куллары белән каплап, пырх-пырх көлештеләр. Аягының авыртуына да, бозау тавышына да ачуы килгән Әхияр абый аның маңгаена йодрыгы белән төя-төя:
– Ник кычкырасың син, ә?! – дип, өзгәләнде.
– Туралган бәрәңге бар иде, он сибеп шуны биреп кара әле, – диде хатыны. Әхияр абыйның йөзе бозылган иде. Карап-карап торды да:
– Ник кулыңны аның авызына тыгасың? – дип, хатынын ачулана башлады. – Сөт эчерергә үзең шулай өйрәттең бит, – диде хатыны, акланып. – Хәзер
янына килгән саен бармакларны имә.
– Әйтәм җирле, кая озаклап югаласың, дисәм, бозауга кулыңны имезеп
йөрисең икән, оятсыз! – диде Әхияр абый ачуын баса алмыйча.
Хатыны аңа «Надан!» димәкче иде дә тыелып калды, бары тик:
– Нишләп оятсыз булыйм мин? – дип кенә куйды.
– Ир хатыны була торып, бозау тикле бозауга кулыңны имезеп йөргәч, бер
дә әйбәт түгел инде бу, – дип куйды ул.
– Әйдә, бәрәңгене бирәм, – диде хатыны кискен генә һәм өйләренә таба
юнәлде.
Аңа Әхияр абый да иярде. Алар күздән югалуга, Ислам тиз-тиз бозау
тавышы белән кычкырырга тотынды. Ишегалдында тагын Әхияр абыйның озын гәүдәсе күренде, ул чиләк белән бәрәңге күтәреп, бозауга якынлашты. Битенә, тез башларына он тигән иде.
– Никләр акырасың син, әрәмтамак?! – дип бозауның улагына бәрәңгесен аударды.
Бозау көтмәгәндә, мондый тәмле ризык килүенә кем сәбәпче икәнен уйлап та тормастан, кетер-кетер китереп, бәрәңгене ашарга тотынды. Әледән-әле аның тәменә рәхәтләнеп, авызын өскә күтәрде, кояштан күзләрен кыса-кыса, бәрәңгене тәмләп чәйнәде. Аны бераз карап торгач, Әхияр абый тынычлап кереп китте.
– Әйдә инде, әйдә, тагын кычкыр! – дип көлеште малайлар.
– Җитмәс микән? Интектерүгә китмәсме? – диде Ислам, Әхияр абыйны кызгана башлап.
– Беренче апрельдә алдану теләсә кемгә тәтеми ул, – дип көлде Риф.
– Әйдә, тизрәк кычкыр инде, кычкыр! – дип ялына башлады Мансур да. Ислам аларга каршы килә алмады. Үзенең дә күңелен гел кытыклап тора
иде бу уен. Тагын да сузыбрак кычкырырга тотынды. Әхияр абый атылып килеп чыкты да, ике ботына ике кулы белән шапылдатып сукты һәм шундук борылып кереп китте.
– Хәзер суярга пычак алып чыга, – диде Мансур, көлеп.
Ләкин Әхияр абыйлары пычак алып чыкмады. Ул заманында ветфельдшер булып эшләгән Закирга дәште. Ислам өч мәртәбә кычкыруга, алар парлашып абзарга килеп керделәр. Бозау тыныч кына бәрәңгесен ашап бетереп килә иде.
– Кая, кычкырмый бит, – диде Закир.
– Һи, аның хәтле хитрый! – диде Әхияр абый, озын кулларын болгап. – Янында чакта кычкырмый ул дошман. Ну, чыксаң, шундук акыра башлый.
Алар сөйләнә-сөйләнә ишегалдына чыгып китүгә, Ислам кызганыч итеп «Мууу! Мууу!» дип сузды. Тегеләр шундук, юлларыннан кире бөкләп, йөгерешеп керделәр. Закир бозауның бүксәсенә баскалап карады, колак эченә бармагын тыгып капшады, әллә үпкәсендә микән, дип, колагын бозауның күкрәк турына куеп, сулышын тыңлады.
– Барысы да тәртиптә, – диде ул аптырап. – Әйдә, тагын бер чыгып карыйк әле.
Алар тагын чыгып киттеләр. Бозауның кычкырырга уйлап та караганы юк, рәхәтләнеп бәрәңгесен ашап бетерде дә печәненә үрелде.
– Әйдә инде, әйдә, тизрәк кычкыр, – диеште малайлар.
Алар тыелып көлә торгач, күзләреннән яшьләр бәреп чыккан иде. Ислам каһәр ару итеп тагын ике мәртәбә кычкыруга, Әхияр белән Закир йөгерешеп килеп керделәр. Закир озак кына баш чайкап торгач:
– Моңа аракы эчереп карарга кирәк, – диде. – Эчендә аскарида-мазар бардыр. Шул тешләгәнгә, түзә алмыйча кычкыра бу. Бер дә бүтән түгел.
Закир бозауны капшаштырып, сыпыргалап караштырган арада, Әхияр бер ярты аракы, калай кружка тотып килеп чыкты. Әхияр аракыны Закирга биреп, озын куллары белән бозауны алгы аяклары ягыннан кочаклап алды, тегесе кружкага шешәдән аракы агызды да уң кулының баш һәм имән бармагы белән бозауның борын тишегеннән эләктереп, авызын югары күтәрде һәм кружкадагы аракыны аз-азлап кына аның авызына салды. Бозау пошкырмады, салган берен йотып барды. Шуннан соң Закир белән Әхияр тып-тын гына мунчага таба киттеләр. Алар күздән югалгач, Ислам әллә ничекләр итеп кычкырып карады, әмма ник икесенең берсе күренсен. Ул инде кычкырып арыды һәм ял итәргә туктады. Берзаман бурлаттай кызарышкан Закир белән Әхияр абыйлары бозау янына килеп керделәр.
– Синең бу бозавың дуракланган, – диде Закир, имән бармагы белән бозауның маңгаена төрткәләп.
– Бозау дураклана, димени?
– Дураклана, котыра, – диде Закир. – Шизофрения. Күрәсеңме син аның ничек карап торуын?
Бу вакытта бозау, чыннан да, болар мине тагын интектерергә килмиләр микән, дип, башын өскә күтәреп акаеп карап тора иде.
– Бәй, нишләтәбез соң инде аны? – дип сорады Әхияр, аптырап.
– Бозаулар өчен юләрләр йорты юк, – диде Закир бик белдекле тавыш белән. – Казанга гына илтеп кайтыр идең дә. Син ни булмаска бер яртыңны әзер тот әле. Кичкә күз күрер.
Шулай дип, Закир бозауның эченә баскалый башлауга, ул мәхлукның, ахрысы, кытыгы да килде, шаярасы килеп китте бугай. Шулай булмый җае да юк. Күктән апрель кояшы бөтен җирне иркәли, алдында печән, дисәң – печән тора, яларга, дисәң – сибелгән он тора, бәрәңге, дисәң – туралган бәрәңге дә нәкъ тиешле урынына кереп утырды. Әле генә эчерелгән шайтан суы ашказанындагы бәрәңге, печән, оннар белән кушылып, чуар бозауның чуар күңеленә, күрәсең, шагыйранә илһам иңдергән иде. Ул илһам тиз арада зур теләккә әверелде. Бозау шайтан суының шешәдә калган өлеше хуҗаның кулында икәнен хәтерли иде, әлбәттә. Шуны сорап, ул борынын сузган хәлдә хуҗасына якынлаша башлады. Әхияр аңа таба чүгәләбрәк иелгән, ә аның иңбашы аша Закир карап тора, өйдән бер кисәк ипи тотып чыккан Маһинур Закир артына килеп басып маташа иде. Бозау онлы авызыннан телен сузып, тагын бер атлауга, хуҗасының теге авырткан аягына китереп басты. Әхияр шундый әшәке итеп кычкырып җибәрде, ишегалдындагы каз-үрдәкләр, тавыклар куркуларыннан бөтенесе берьюлы бакылдап, кыткылдап дәһшәтле тавыш чыгардылар. Әхияр ыңгыраша-ыңгыраша, озын кулын селтәп, мескен бозауның яңагына чабып җибәрде. Бозау, шуны гына көткәндәй, читкә сикерде һәм койрыгын тырпайтып, арт санын үрле-кырлы сикертә-сикертә, абзар буйлап чабарга тотынды. Бозау «А-а-ак! А-а-ак! А-а-ак!» дип кычкыра- кычкыра аларның каршына ук килде дә, ал аякларын җиргә терәп, кинәт туктап калды. Бу аның теге шайтан суын бирүләрен көтүе идеме, әллә башка сәбәптәнме – белмәссең – әмма ике күзе ике тавык йомыркасы кадәр булып акайган иде. Аннары бозау кинәт ыргылды да каты маңгае белән хуҗасының бүксәсенә быкылдатып китереп төртте. Әхияр үзенең җилкәсе өстеннән карап торган Закирны да аударып җиргә барып төште. Закир белән бергә аның артындагы Маһинур да чалкан ауды. Бозау үзенең бу эшеннән бик канәгать иде. «А-а-ак! А-а-ак!» дип кычкыра-кычкыра, ярым ачык капкадан башта ишегалдына, аннары урамга ук чыгып чапты. Күп көлүдән эчләре авыртканлыктан, малайларның тавышлары да чыкмый башлады. Әхияр белән Маһинур торып аның артыннан йөгерделәр. Закир егылган урынында шактый вакыт мәрәләп ятты. Озын аяклары белән ыргылып йөгергән Әхияр бозауның каршысына төште. Ул ике кулын ике якка сузган килеш озын аякларын сажень кебек як-якка аерып, бозауны кочаклап алырга теләгәндәй, аның каршында сикергәләп тора башлады. Маһинур урамга чыккан малайларга ягымлы итеп кычкырды:
– Бозауны куышыгыз әле, үскәннәрем!
Малайлар йөгерешеп килеп җиттеләр. Маһинур бозау каршында кулларын канат кебек җәеп сикергәләүче Әхиярга чәрелдәп кычкырып җибәрде:
– Нәрсә бакча карачкысы төсле аңгыраеп басып торасың?! Куала, надан тәре!
Әхиярның аракы эчкәч кыза торган бәрәңге канына шул сүз генә җитмәгән иде. Ул буыла-буыла:
– Хәзер наданны күрсәтәм мин сиңа! – дип кычкырды.
Ах, шул сүз! Ул сүз аны пычаксыз суя иде! Мәрхәмәтсез иде кәнтәй Маһинур! Әйе, Әхияр – шыр надан! Ул үзенең надан икәнен мәктәптә укыганда ук белә иде. Аны укытучылар да сыйныф саен әйтә килде. Әхиярның мәктәптә алган иң зур белеме бәлкем әнә шул үзенең надан икәнен аңлау булгандыр. Тик хатын кешегә нигә дип ул сүзне әйтергә иде соң?! Маһинур гомере буе шул сүзне әйтеп, Әхиярның җанын ашады. Шул сүзгә котырганын белгәнгә күрә махсус әйтте. Әйткән саен алар дөнья кубарып талаштылар. Һәм иң кызыгы шунда: алар ничек дары кебек дөртләп кабынсалар, дары шундук янып беткән шикелле шып туктап та калалар иде.
Әхияр бозауны ташлап, йодрыкларын болгый-болгый Маһинур өстенә килә башлады:
– Чупай ябалагы! Хәзер күрсәтәм мин сиңа наданны!
Маһинур иренең гадәтен яхшы белгәнлектән, ишегалдына йөгерде. Әхияр Чупай ябалагына тагын әллә нинди сүзләр өстәп, акыра-акыра аңа якынлаша барды. Маһинур туры лапас өстенә менде дә артыннан баскычны үзе янына күтәрде. Әхияр, озын сәнәк алып, аңа төртмәкче булып, туктаусыз сикергәләде, өскә укталды. Маһинур ераккарак басып, авызыннан телен чыгарды да аны:
– Бә-бә-бә! – дип үртәргә тотынды.
Алар артыннан мышлап килеп җиткән Закир Әхиярның кулындагы сәнәген тартып алды.
– Диваналанмагыз инде! – диде ул, ярсып. – Син дә төш сәндерәңнән, бозауны кертик!
Маһинур апаларына ире сәнәк белән кадар дип, малайлар да куркуга калды. Маһинур апа төшкәндә, Әхияр абый баскычны тотып торды, шуннан соң икесе дә бозау янына ашыктылар. Кызык иде аларны карап тору! Бөтенесе бергәләп бозауны керткәч, малайлар кайтып киттеләр. Аларның тәмам күңелләре булган, шундый кызык күрсәткән өчен Исламны мактап туймадылар. Беренче апрельнең иң күңелле мизгелләре булып, бу вакыйга аларның хәтерендә мәңгегә калды.

 

Август аеның нурлы көне
Башта сизелер-сизелмәс кенә булып моңлы көй ишетелде... Әллә җирнең читеннән, әллә күкнең иң биек ноктасыннан килә иде көй. Ул акрын гына битләрне иркәли торган яшел җилгә әверелде. Җилгә сарысы, зәңгәре, шәмәхәсе кушылды һәм алар дулкын булып каядыр тәгәрәделәр. Ислам Нух маңгае янында басып торуына нишләптер гаҗәпләнмәде. «Мин монда кайчан килдем, нишләп йөрим?» дип тә уйламады, бу аның өчен табигый халәт иде. Шушы моң, төсләр тирбәлешендә ул тирә-юньне күзәтте, еракта җәелеп яткан болыннар-күлләр, елгалар, гөлбакча, әйлән-бәйлән уйнагандай, әйләнә, хәтта йортлар да үз урыннарыннан күчеп, акрын гына уңнан сулга таба әйләнәләр. Ислам моңа гаҗәпләнмәде, аны үзеннән бер-ике метрда гына торган бармак юанлыгы каен агачының эндәшүе гаҗәпләндерде: «Син мине үзең белән ал, миңа бер ялгызыма бик кыен», – диде каен. «Ничек син ялгыз буласың, ди, монда күпме агач, челтерәп чишмә агып ята, янәшәңдә Нух маңгае», – дип җавап бирде Ислам. «Алар барысы да миннән олылар, картайганнар, миңа иркен җир кирәк, алып кит үзең белән!» Төрле төстәге җилләр ничектер куерып киттеләр, алардан ишетелгән моң Исламны каен янына этәрде. Ул аның кәүсәсеннән тотып, җиңелчә генә өскә тартты һәм каен бернинди авырлыксыз җирдән суырылып чыкты. Шул чакта Ислам үзләренең очып китүләрен тойды. Төсле җил, төсле музыка аның өчен түшәк кебек йомшак һәм җылы иде. Менә алар Әйләнмә күл буена төштеләр. «Мин сине шушында утыртам», – диде Ислам. «Юк, миңа тауның да иң биек урыны кирәк», – диде каен. «Киттек алайса», – диде Ислам. Кулын гына селтәве булды, алар парлашып күтәрелеп киттеләр. Үзенең маллары белән көтү көткән Галимҗан абыйсына Ислам кул болгады, Галимҗан абыйсы да аны таныды һәм эшләпәсен селкеп җавап бирде. Менә алар авыл янындагы Мәтәлчек тавының иң биек урынына килеп төштеләр. Аларны көтеп торгандай, шул урынга көмештәй ялтырап торган көрәк кадап куелган иде. Ислам каенны чабыр үләне өстенә салды. Бу төштә һәрвакыт чабыр үләне куе булып үсә, авыл халкы чәй эчәргә, дәваланырга аны шушыннан килеп җыя. Ислам күтәрелеп карагач, авылның да, күлләр- елгаларның да, әйләнүдән туктап, үз урынын алуын күреп куанып куйды. Ул көмеш көрәк белән чокыр казырга кереште. Туфрак шулкадәр йомшак, көрәкнең очы тиюгә җиңел ганә бата, каенның тамырлары сыярлык итеп, киң чокырны ул «эһ» дигәнче казып ташлады. Су да кирәк булыр, дип уйлап бетерергә өлгермәде, чокырның төбендә көмештәй чиста су күренде. Ул агачны чокырга төшерде һәм көрәк белән күмәргә кереште. Бу вакытта яшел, зәңгәр, сары, шәмәхә җилләр йөрәктән ала торган мең төрле моң булып, Исламны әйләндереп исәргә тотындылар. Җилнең шулай түгәрәк булып хәрәкәтләнгәнен аның өермә вакытында гына күргәне бар иде. Бу нишләп болай икән, дип уйлап та бетерә алмады, моның сәбәбен дә аңлаган кебек булды: ул соңгы көрәк балчыкны салганда, каенның кәүсәсе инде беләк юанлыгы булган иде. Көрәген куйды да, читкә китеп, аңа күз ташлады һәм хәйран калды: каенның ябалдашы шул кадәр яшел, шул кадәр куе һәм шул кадәр зур иде. Әлеге музыка көчәйгәннән-көчәйде, каен бер генә мизгелгә төсле җилләр астында калды. Менә җил түбәнәйде һәм аның күз алдында искиткеч күренеш барлыкка килде: каенның урта бер җиреннән кояш нурлары сибелә, ә яфракларында, ботакларында җем-җем итеп йолдызлар яна иде. Бөтен тирә-юнь илаһи нурга күмелгән, илаһи көй хакимлек итә. Бу көйне әллә күк, әллә җир, әллә шушы каен, әллә шул каендагы йолдызлар тарата иде... Кинәт каен башына ниндидер кара кош килеп кунды. Исламның котын алып, каен уң якка авыша башлады. Ул аны барып тотмакчы булды, әмма аяклары тыңламады. Шунда үзенең артында көлеп җибәргән тавыш ишетте. Ялт итеп борылып караса, алсу күлмәк кигән, битләре алсуланып янып торган, чәчләренә алсу бантик кадаган Сөмбел басып тора. Ул Исламга бер сүз дә дәшмичә, көлә-көлә аның яныннан үтеп китте дә авышып маташкан каен янына барып, аның кәүсәсен җиңел генә турайтып куйды. Аннары бераз чигенеп, имән бармагы белән теге кошка күрсәтеп, «Көш!» диде: кара кош очып китте. «Син каян килеп чыктың?» – диде Ислам, куанычыннан нишләргә белмичә. «Нух тавыннан», – диде Сөмбел, елмаеп. «Син анда юк идең, алдама», – диде Ислам. «Бар идем, син мине күрмәдең. Каен булып мин сөйләштем синең белән.Җырлы җил булып та мин истем.» Алар сөйләшеп торганда, каен тагын авыша башлады. Карасалар, очына кып-кызыл бер кош килеп кунган икән. Ул кош баягы кара коштан ике-өч мәртәбә зуррак. Сөмбел тагын йөгереп барып, каенны турайтты һәм «Көш!» дип кычкырды. Кызыл кош куркыныч зур канатларын җилпеп очып китте. «Нигә син безнең авылга гел килмисең?» – диде Ислам аңа. Сөмбел елмайды һәм нидер сөйли башлады. Ислам аның сүзләрен ишетергә теләп, колагын якынрак китерде, әмма Сөмбел юкка да чыкты һәм ул уянып китте.
Ислам айный алмыйча шактый ятты. Аның Сөмбел белән сөйләшәсе килде. Иртәнге эшләрен бетергәч, ул телефоннан Сөмбелләрнең номерын җыйды. Сөмбелнең әле йокыдан уянып җитмәгән тавышы ишетелде:
– Але-е.
– Нишләп йоклап ятасың сыртыңа кояш төшкәнче? – диде Ислам, көлеп. Сөмбелнең көлгәне ишетелде:
– Әләй, Ислам!
– Мин шул. Сине сагынып шалтыратам.
– Әй, шаяртма инде, – диде Сөмбел.
– Мин сине төштә күрдем.
– Былтыр мин дә сине күргән идем.
– Ә мин сине хәзер генә күрдем.
– Ничек итеп күрдең?
– Менә анысын телефоннан сөйләмим. Әйдә, кил безгә.
– Юк, мин бүген район үзәгенә барам, – диде Сөмбел.
– Анда аю биетми торганнардыр бит?
– Минем китап кибетенә барасым бар.
Аның бу сүзләреннән Ислам уйга калды.
– Син кайчанрак барасың соң?
– Автобус безнең авылдан сәгать уннарда үтә.
– Алайса мин дә велосипед белән генә барам әле, – диде Ислам. – Күптән китап кибетенә кергәнем юк.
– Төшеңне сөйлә инде, ничек итеп күрдең мине?
– Әйттем бит телефоннан сөйләмим дип. – Ислам елмаеп, телефон трубкасын куйды.
Сәгать ярымнан ул китап кибетенә барып җиткән иде инде. Велосипедын баганага йозаклап куйды да кибеткә керде. Сөмбел күренмәгәч, Ислам ишек төбенә чыгып басты. Ниһаять, Сөмбел дә күренде. Ул зәңгәр күлмәк белән зәңгәр эшләпә кигән иде. Алар бер-берсенә кара-каршы килделәр дә елмаешып карап тордылар.
– Велосипедың матур икән, – диде Сөмбел, елмаеп.
– Әти яңа алып бирде.
Алар эчкә кереп, озаклап китап сайладылар. Сөмбел бик матур әкият
китабы, буяу карандашлары, дәфтәрләр алды. Ислам балалар өчен чыгарылган шигырьләр җыентыгы, җәнлекләр рәсеме төшерелгән альбом алды. Алар китапларын букчаларына салып чыкканда, велосипедның йозагын кемдер тарткалап шалтыр-шолтыр китерә иде.
– Нигә кагыласың аңа? Ул бит минем велосипед, – дип, Ислам теге малайның йөзенә карады.
Ул шактый озын гәүдәле, ким дигәндә тугызынчы классларда укучы малай булырга тиеш иде. Йөзе саргылт, кашлары чем-кара, күзләре кысык, тешләре сирәк бу малай велосипед яныннан китәргә уйламады да. Аның киеме дә ничектер ят кебек тоелды. Күлмәге эре шакмаклы, костюмы җыерылып беткән, башында түбәтәйгә охшаган кара берет, аягына, көн эссе булуга карамастан, ялтырап торган читеккә охшаш ниндидер кием кигән.
– Велосипедыңны биреп тор әле, тиз генә аптекадан дару гына алып киләсем бар иде, – диде ул, һаман велосипедны тарткалап.
Сөмбел Исламга арттан төртеп куйды: бирмә, диюе иде.
– Юк, без ашыгабыз, – диде Ислам. – Безнең автобуска өлгерәсебез бар.
– Ярар, – диде теге малай, бер адым гына читкә китеп. – Ашыккач булмый инде. Ислам йозагын ачып велосипедын баганадан алды. Шул вакыт теге малай килде дә аны төртеп җибәрде. Исламның кулы ычкынып китте, велосипед ауды. Ислам шундук сикереп торды, теге малай озын кулы белән аның иңбашыннан эләктереп алды. Ислам күз ачып йомганчы аңа сырты белән борылды да малайның беләктән өстән кулын эләктереп, гәүдәсен кинәт аска иде. Малай аның өстеннән атылып китеп, җиргә барып төште. Берәр төше авырттымы, ул кычкырып җибәрде:
– Үтерәм, маңка!
Ул Исламның өстенә ташланды. Ислам ялт чүгәләүгә, ул ике кулы белән тагын җиргә барып төште.
– Әле син шулаймыни, хәзер күрсәтәм мин сиңа! – дип, тагын сикереп торды малай.
Бу юлы Ислам читкә тайпыла алмады, ул аны ике иңбашыннан эләктерде дә селтәп җибәрде. Ислам канауга ук тәгәрәде, шул арада теге малай, велосипедка атланып кузгалып та китте.
– Тукта, тукта! – дип кычкырып, Ислам аягүрә басканда, Сөмбел велосипедны куып җитте дә теге малайны кырдан төртеп екты. Бу вакытта кибеттән озын гәүдәле бер абый чыгып килә иде. Мөгаен, ул тәрәзәдән нәрсә булганын күргән, йодрыгын селки-селки туп-туры малайга таба атлады.
– Хәзер милициягә тотып илтәм мин сине! – дип кычкырды ул, аңа якынлашып.
Малай дүрт аякланып торды да җан көченә урам буйлап чапты, аннары ниндидер өйләр арасына кереп югалды.
– Син белә торган кешеме соң бу? Каян очраштыгыз? – диде әлеге абый, Исламга иелеп.
– Ул минем велосипедны алып китмәкче булды, – диде Ислам, тузанга баткан өстен кага-кага. – Рәхмәт инде, абый.
– Ә син молодец! – диде ул абый, аның башыннан сыпырып. – Бәләкәй булсаң да, бирешмәдең. Спорт белән шөгыльләнә торгансыңдыр, шулаймы?
– Әзрәк бар инде, – дип куйды Ислам, елмаеп.
– Менә бусы бик начар! – диде абый, аның иңбашына авыр кулын салып. – Ныклап шөгыльлән. Ир кеше үз-үзен яклый белергә тиеш. Безгә үзебезне генә түгел, илне дә сакларга туры килә. – Шулай дип абый китеп барды.
Ислам Сөмбелгә карап баш чайкап торды.
– Нигә баш чайкыйсың? – диде Сөмбел.
– Мин сине мондый батыр кыз дип белми идем.
– И, көлмә инде, – диде Сөмбел. – Син хәзер нишлисең?
– Кайтырга иде инде. Ә син?
– Автовокзалга барам да автобус көтәм.
– Ул кайчан килә?
– Берәр сәгатьтән.
– Әйдә, мин сине велосипед белән илтеп куям, – диде Ислам.
– Сиңа бик авыр булыр, – Сөмбелнең кыенсынганы күренеп тора иде. Ислам икесенең дә букчасын велосипед руленә элде дә, алар җәяүләп, авыл
башына юнәлделәр. Юлга чыгып җиткәч, Ислам Сөмбелне алга утыртып, акрын гына авылга таба кузгалды. Ул шаяртып, Сөмбелнең колагына өрде, Сөмбел «Кытыгымны китерәсең, егасың!» дип чыркылдады. Бернинди җил юк, күк йөзе аяз, кояш алтын нурларын сибә, ике якта урып алынган кырлар кала. Кап-кара итеп сөрелгән басуларда рәт-рәт салам эскертләре тора. Еракта җир эшкәртүче тракторлар күзгә ташлана. Менә алар алтын төсле булып җәелеп утырган көнбагыш басуына килеп җиттеләр.
– Күрәсеңме күпме кояш! – диде Ислам, велосипедын туктатып.
Алар басу читенә килеп, иң матур, иң сары ике баш көнбагыш өзеп алдылар. Аны Сөмбелнең кулына чәчәк урынына тоттыргач, велосипедка утырып, юлларын дәвам иттеләр. Кап-кара басу уртасындагы сап-сары эскертләргә күрсәтеп, Ислам:
– Әнә нинди чәкчәкләр тезеп куйганнар, – диде.
Сөмбел кычкырып көлеп җибәрде:
– Әйе шул, гел чәкчәк төсле икән. Буханкалы ак ипигә дә охшаган.
Ул арада ике якта ямь-яшел булып җәелгән чөгендер басуына килеп
җиттеләр. Сөмбелләрнең авылы да инде якында гына иде.
– Бу безнең авылның шикәр чөгендере, – диде Сөмбел. – Шушыннан шикәр
ясыйлар.
– Харап икән! – дигән булды Ислам, велосипедын акрынайтып. – Безнең
авылда шоколад чөгендере үсә.
Сөмбел кычкырып көләргә тотынды.
– Нигә көләсең? Конфет чөгендере дә үсә.
– Әйдә, алда инде, алда, – диде Сөмбел, башын аңа таба борып.
 Ислам аның күзенә өрде.
– Авылның теге ягында азык чөгендере үстерәбез, – диде Сөмбел, мактанган кебек итеп.
– Менә син азык чөгендере, дисең. Бездә тавык чөгендере үстерәбез.
– Анысы нинди була соң аның?
– Орлыгы тавык йомыркасы төсле була. Менә шушындый сөрелгән җиргә
күмеп чыгалар. Шуннан тишелеп, тавыкның башы белән койрыгы күренә. Койрык турыннан яфраклары чыга, тездән биек булып. Үсеп җиткәч, көз көне көрәк белән шуны казыйлар, тавык яшел яфраклы койрыгын селки-селки йөгерә.
Сөмбел көлүеннән тыела алмыйча, йөзен тагын аңа борды. Ике күзе дә йомылып беткән иде. Ислам тагын аның күзенә өрде. Шулай шаярышып, алар авыл башына килеп тә җиттеләр.
– Туктат, туктат! – дип кычкырды Сөмбел. – Нигә?
– Мин төшәм, үзем генә керәм.
– Нигә? – диде Ислам гаҗәпләнеп.
– Оялам, малайлар үртәр.
– Чәй белән сыйлап җибәрерсеңме, дип уйлаган идем. Болай авыл башыннан борылып китәсемне белгән булсам, мин сине китереп тә йөрми идем, – дигән булды Ислам, аңа хәйләкәр караш ташлап.
– Ярар инде, Ислам, үртәмә. – Сөмбел велосипедтан төшәргә ашыкмады. – Ислам, мин бит быел сезнең мәктәпкә күчәргә җыенам.
– Китчәле?! – Ислам шатлыгыннан чак велосипеды-ние белән авып китмәде.
– Болынкырдан әбине үзебезгә алып килдек. Йөри алмый, нык авырый. Әби анда булмагач, район үзәгендә укыйсым килми.
– Ярый, без сине шатланып кабул итәбез!
Сөмбел өйләренә кереп китте, Ислам Гөлбакчага юнәлде, алар шулай аерылдылар.
Икенче көнне төштән соң, күрше Нурия апага ияреп, теге малай килеп керде. Исәнлек-саулык сорашкач, аларны әти-әниләре табынга чакырдылар.
– Юк, юк, без ашыгабыз, – диде Нурия апа. – Сез беләсез, Үзбәкстанда сеңлем белән киявебез яшәгән иде. Бу шуларның малае Әсгать. Кодагый тәрбиясендә әйбәт кенә торганда, ул да гүр иясе булды. Әсгатемне чакыртып кайтардым. Директорга барган идем, документлары белән килергә кушты. Ул көтеп тора, ашыгабыз. Ислам белән Әсгать кергәннән бирле бер-берсеннән күзләрен алмадылар. Әсгатьнең күз алмалары тозакка эләккән җәнлек кебек сикереште. – Сез инде, Ислам, Әсгать белән бергәрәк булсагыз, рәхмәт әйтер идем. Ят малайлар тия күрмәсен. Ул бит әле монда беркемне дә белми.
– Ярар, ярар, – диделәр өйдәгеләр. – Исламга да уйнарга иптәш булыр.
– Хәере белән генә булсын инде, – дип куйды бабасы. – Бу бала детдом тәрбиясе дә алды бугай.

Сыйныфка яңа малай килә
Исламның тынычлыгы югалды. Нурия апага ул Болынкырда булган хәлләрне сөйләп бирмәкче булды. Аннары кире уйлады. Әтисе баштук кисәтте: район үзәгенә-мазар велосипед белән барсаң, велосипедыңны алып калачаклар, диде. Ислам бармыйм дип, сүз биргән иде. Әгәр Нурия апага ул китап кибете каршында булган хәлне сөйләсәң, әтисеннән эләгәчәк иде. Ул ике көн буе шушы турыда баш ватты. Өйдә чакта Нурия апаның ишегалдына күз ташлады, әмма Әсгать күренмәде. Әллә берәр җиргә китте микән, дип уйлады Ислам. Аның белән аралашу аны борчыды. Әсгатьнең күзләре уйнап тора, йөзендә нур юк, аңардан барысын да көтәргә була. Шулай аптырап йөргәндә, бүген Нурия апа үзе килеп керде. Әти-әниләре белән хәл-әхвәл белешкәч, зарланырга тотынды:
– И аллам, бу баланы кайтаруыма үкенә дә башладым. Сезгә кереп чыкканнан бирле капланып ятты, иңбашлары сикерә, сизәм инде – елый. Кыстап торгызам да ашатырга маташам. Әллә авыруы көчле, ютәлли-ютәлли ашый да тагын барып ята. Медсестра Нәсимәне чакырган идем, хроник бронхит, ди. Температурасы юк. Дарулар калдырып китте. Ә ул аларны эчми, ата да бәрә. Мин аларны потлап ашадым инде, бер файдасы да юк, ди. Үзеннән тәмәке исе килә, тышка чыкканда тартып керә. Син аны, Ислам улым, иптәшләрең янына алып барып кара әле, ияләндерергә кирәк бит инде аны.
– Бар, улым, кер, сөйләшегез, дуслашырга тырыш, – диделәр өйдәгеләр беравыздан.
– Минем белән кермә инде, әллә нәрсә уйлар, – диде Нурия апа. – Үз вакытың белән кагылырсың әле.
Ул чыгып киткәч, Ислам шактый уйланып йөрде. Ничек итеп сүз башларга, кая алып барырга, малайлар белән уртак тел табармы ул? Бу сорауларга җавап юк иде. Бер сәгатьләп вакыт узгач, ул җаны-тәне белән куырылып, Нурия апаларның бусагасын атлап керде. Әсгать тәрәзәгә карап басып тора иде.
– Исәнмесез, – дип сәлам биргәндә үк, Ислам «бу үзенең туган җирләрен сагына бугай», дип уйлап куйды.
– Исәнме, апаем, әйдә, түрдән уз, – дип, Нурия апа аны җитәкләп өстәл янына алып килде.
Әсгать күзен ялтыратып карап кына куйды, бер сүз дә дәшмәде, урыныннан да кымшанмады.
– Әйдә, улым, утырыгыз, – диде аның янына барып Нурия апа. – Мин сезгә бик тәмләп итле бәрәңге пешердем.
Ул аларның икесенә дә тәлинкә белән бәрәңге куйды. Әсгать теләр-теләмәс кенә ашады.
– Хәзер чәй ясыйм, – диде Нурия апа, урыныннан торып.
Әсгать баш чайкады:
– Мин чәй эчмим.
Ул ютәлли-ютәлли чыгып китте, Ислам аның артыннан иярде. Әсгать койма янына барып иелде дә шунда чиләккә салып куйган суны учына алып авызына капты һәм тамак төбен гырылдатып чайкап, җиргә төкерде. Икенче мәртәбә учына алганын йотып җибәрде һәм ютәлләүдән туктады. Исламга таба тураеп борылгач, аның күз карашыннан ул сискәнеп китте. Әсгатьнең күзе ут яна, яңаклары кысылган, менә хәзер Исламның өстенә ташланыр төсле иде.
– Велосипедта йөрисең киләме? – диде Ислам ни әйтергә белмичә. Әсгать аңа шактый вакыт сынап карап торганнан соң:
– Әйдә, – дип куйды.
Урамга чыккач, Ислам йөгереп кенә велосипедын алып килде.
 – Бар, әйләнеп кил, бик кызу йөрмә, – диде.
Әсгать велосипедка атланып, кибет ягына таба элдерде. Ислам аны шактый көтте, әллә берәр җиргә китеп барды микән, дип тә шикләнде, машина астына керә күрмәсен, дип тә хафаланды. Ниһаять, Әсгать күренде. Велосипедтан җитез генә сикереп төшкәч:
– Әйбәт икән синең бу машинаң, – дип куйды.
Исламның борынына тәмәке исе килеп бәрелде. Күрәсең, Әсгать кибеткә кереп, тәмәке алган иде.
– Әйдә, берәр аулак җиргә барабыз.
– Велосипедны кертеп куям да Бормалы буена төшәбез, – диде Ислам. – Синең анда булганың бармы соң әле?
– Каян булыйм мин анда, – дип куйды Әсгать ачулы тавыш белән. Тыкрыктан Бормалыга төшкәндә, Әсгать йөгерә-атлый ашыкты. Төшеп җитү белән куе тирәк төбенә барып чүгәләде һәм кесәсеннән сигарет кабы чыгарды. Бер сигарет алды да Исламга сузды:
– Син тартасыңмы?
– Юк, – диде Ислам.
– Тартмагач, бик әйбәт. Мин күптән тартам. Монда килгәннән бирле сигарет ала алмый идем. Кесәмдәге җыйган төпчекләремне тарткалап маташтым, үләм дип торам.
Ул сигарет кабызып, тирән итеп суырды да төтенне авызыннан чыгармыйча тамак төбен нәрсәдер йоткан кебек хәрәкәтләндереп торды. Шактый торгач, авыз-борыныннан әз генә төтен чыкты.
– Күрдеңме, йоттым, – диде.
Ислам Бормалы буйлап аңа үзләре уйнаган урыннарны күрсәтеп йөрде. – Әйдә, иптәш малайларны күрик, – диде ахырда Ислам.
– Иптәш малайларың кем соң синең?
– Сыйныфташ дусларым.
– Җыен ыбыр-чыбыр икән.
– Бездә югары сыйныф малайлары да күп, – диде Ислам. – Ә син ничәнчедә укыйсың?
– Мин җиденчене бетердем, – диде Әсгать, аңа җавап итеп. – Әле бер ел укуым калды да.
– Ничек калды?
– Калды инде шулай.
– Барабызмы соң малайлар янына? – дип сорады Ислам.
– Барырбыз, – диде Әсгать. – Тагын бер тартыйм инде туеп булмый бит. Ул бер сигаретны уты иреннәрен пешерер дәрәҗәгә җиткәнче тартканнан соң, алар Рөстәмнәргә киттеләр. Рөстәм күзлеген югалткан булып чыкты.
– Мин сезне юньләп танымыйм да, – дип көлде дә көлде.
Танышып кул кысышканда, Ислам Рөстәм белән Әсгатьнең буйлары тип-тигез
булуга игътибар итте. Менә бит, «р» хәрефен әйтә алмаса да, алардан ничә сыйныф югары малай биеклегенә үрләгән! Рөстәм бакчаларына алып чыгып, аларны эре, баллы алмалар белән сыйлады. Аларның помидорлары да әллә ничә төрле икән. Рөстәм күзлексез күрмим, дип зарланса да, «менә бусы итле помидол, менә бусы баллы помидол, менә бусы негл солты, дип барысыннан да авыз иттерде. Аннары алар өчәүләп Зөлфәт янына керделәр. Анда кергәндә, Ислам Әбүзәр өйдәдер дип, бик шикләнгән иде, Әбүзәр булган җирдә сугыш була. Әсгатьнең дә сугышырга әзер торганын белгәнгә, ул бу бәрелешне ничек булдырмый калу турында аларның ишегалдына кергәндә үк төрле-төрле план корды. Аларның бәхетенә Шүкә каядыр еракка үрләгән иде. Болдырдагы звонокка басуга, моряк тельняшкасы кигән Зөлфәт килеп чыкты. Ул олы кешеләрчә иң элек Әсгатькә кул биреп:
– Зульфат, – дигән булды. Аннары: – Сәлам, сәлам! – дип Рөстәм белән Исламга кул бирде.
Тик шунда Зөлфәт үзенең беркатлылыгы белән ярамаган сүз әйтеп ташлады:
– Ай-яй, тәмәке исе бик нык килә, әллә тарта башладыгызмы? – диде, зәңгәр күзләрен уйнатып.
– Зөлфәт, синең борының бозылган, – диде Ислам, бу күңелсез сөйләшүне бүтән якка борып. – Менә бу минем дус Әсгать була. Минем дус булгач, синең дә дус. Безнең белән мәктәптә укыячак.
Зөлфәт рәхәтләнеп көлеп җибәрде:
– Синнән тәмам туйган идем, – диде ул, Исламга төрткәләп. – Алдыйсың да алдыйсың, тыңлыйбыз да тыңлыйбыз. Дөрес сүз сөйләүче дә кирәк бит.
Аның сүзләренә кушылып, барысы да көлделәр. Әсгать кенә авызының уң як читен әз генә ачып, очлы тешләрен күрсәтте.
– Безгә иярәсеңме? – диде Ислам.
– Иярмичә!
Алар җыйнаулашып, Рифләргә юл тоттылар. Риф өйдә булмады. Мансур
малайларны капка төбендә каршылады. Әсгать белән таныштырып кул бирүгә,
ул:
– Беләм, беләм, ишеттем. Ераклардан килеп чыккансың икән, – диде,
Әсгатькә туп-туры карап. Ул кинәт кенә елмайды да: – Синең Габдулла Тукайның «Шүрәле» шигырен укыганың бармы? – дип сорады.
Ислам шушы урында үзенең ялгышканлыгын аңлады: малайларны кисәтәсе булган икән, монда нинди Шүрәле кайгысы? Әле монда Әсгатьне ияләштереп булмый. Аны гаҗәпләндереп, Әсгать бер-ике ютәлләп алды да:
– «Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай, диләр,
Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай, диләр», – дип сөйләп китте. Ислам хәйран калып:
– Сез дә Габдулла Тукайны үтәсезмени? – дип сорады кабаланып.
– Юк, – диде Әсгать. – Мин аны үзем ятладым.
– Каян алдың соң син аны?
– Үзбәкстанда Тукайны белмәгән татар сирәк.
Бу сүз малайларны шаккатырды... Аннары Фаилләргә юл тоттылар. Ул район
үзәгенә киткән булып чыкты. Тау буйларыннан сөйләшә-сөйләшә, сызгырып утырган йомраннарны карый-карый йөрделәр дә таралыштылар. Әсгатьнең беркем белән аралашасы килмәве, сөйләшергә теләмәве барысына да ачык аңлашылып тора иде. Малайлардан аерылгач, ул пышылдап:
– Әйдә инде, тегендә барып, бер тәмәке тартып кайтыйк. Алайса мин үләм, – диде.
Ислам ризалашмый булдыра алмады. Әсгать берьюлы ике сигарет тартып бетерде. Ислам аны бераз читкәрәк китеп, кинода караган кебек карады. Әсгать аңа авызыннан йоп-йомры, боҗра-боҗра төтеннәр чыгарып күрсәтте. Ике борын тишегеннән өзек-өзек итеп төтен чыгаруы да Ислам өчен цирк караган кебек кызык булды. Тыкрыктан кайтканда, Әсгать кулын Исламның иңбашына салып:
– Синең белән яшәп була икән, – диде.
Алар кайтып җиткәнче тып-тын гына атладылар. Берничә көннән, инде укулар башланырга әз генә вакыт калганда, мондый хәбәр килеп иреште: Әсгать аларның алтынчы сыйныфында укыячак икән! Илдар Каюмович быел пенсиягә китеп, аның урынына математика укытучысы Шәүкәт Җәмилевичны куйганнар иде. Яңа директор аның белән бик озаклап әңгәмә үткәргән, аннары укытучыларны чакырып, һәрбер фән буенча белемен тикшергәннәр һәм бишенче сыйныфка гына алып була, дигәннәр. Әсгать кайтып, бу хакта әйткәч, Нурия апа аны җитәкләп, кабат мәктәпкә киткән. Халыкның сөйләве хак булса, Шәүкәт Җәмилевичның алдына тезләнгән, диләр.
– Ул ничек оялмыйча алар белән йөрсен. Зинһар, югарырак сыйныфка күчерегез, – дип ялварган, елаган.
– Бу мөмкин түгел, – дигән директор. – Аның белем дәрәҗәсе шундый. Без дә бит югары органнар алдында җавап бирәбез.
– Һич югы Исламнар сыйныфына куегыз.
Шәүкәт Җәмилевич бүлмәсе буйлап әрле-бирле йөргән дә:
– Ярар, бәлкем, сез хаклыдыр, – дигән.
Бу хәбәр авылга яшен тизлеге белән таралды. Әлбәттә, яңалыкны иң
дулкынланып кабул итүчеләр сыйныфташлар булды. Бер көнне Энҗе Ислам янына килеп җитте:
– Безгә Үзбәкстаннан бер хулиган кайткан, дип сөйлиләр. Син инде аның белән аралашасың икән. Сыйныфның тынычлыгы китмәс микән? – диде ул, маңгаена төшкән чәчләрен сыпыра-сыпыра.
– Мин ни әйтим соң инде? – диде Ислам. – Ул Нурия апаның туганы, без аны кабул итәргә тиеш.
– Үзебез генә чакта рәхәт иде, – дип куйды Энҗе.
– Рәхәт, рәхәт, – дип үртәде аны Ислам. – Ә кеше нишләргә тиеш? Ул каян кая кайткан. Ә үзе «Шүрәле» шигырен синең белән миннән әйбәтрәк сөйли.
Бу сүзләрне әйткәч, Энҗенең йөзе ачылып китте:
– Алайса ул безнең кеше була бит инде?
– Шулай шул, – диде Ислам.
– Минем янга кызлар килсә, гел аның турында сораштыралар. – Сине миңа шымчы итеп җибәрделәрме?
– Ярар инде, – дип кул селтәде Энҗе, чыркылдап.
– Энҗе, син аларга әйт, «Шүрәле»не дә сөйли, башка шагыйрьләрне дә белә, безнең малай, – диген.

Маңгаемнан бер генә сыпыр әле...
Ислам кичкырын Актырнакны йөртергә алып чыкты. Алар тыкрыктан төшеп, Бормалы буеннан бик озак йөреп кайттылар. Актырнакның муенчагын эләктереп маташканда, капкадан Мансур белән Риф килеп керде. Рифнең борыныннан туктаусыз кан ага, ул аны кулъяулыгы белән сөртеп тора. Мансур да кып-кызыл булган. Ислам аптырап, алар каршына килде.
– Синең теге дурагыңны ярдык, – диде Мансур, авызындагы канын карга төкереп.
– Нәрсә булды?
– Ындыр артында Шәрифуллина Гөлсемне пычак белән куркытып, акча сорап маташа. Гөлсемнең кычкырып елавына йөгереп барсак, пычагы белән безгә ташланды. Күрмәгәнен күрсәттек без аның, – диде Риф.
Аңа Мансур ялгап китте:
– Бу малайдан котылмыйча, авылда тынычлык булмас. Имансыз ул. Кем күренә, шуңа барып ябыша.
– Куарга кирәк, эзе булмасын, – диде Риф.
– Кайда соң әле ул? – дип сорады Ислам, ни әйтергә белмичә.
– Белмибез, тауга таба йөгерде. Кирәген бирдек без аның, – диде Мансур. – Малаеның нишләп йөргәнен Нурия апага әйтергә кирәк, – диде Риф,
Исламга карап.
– Сез кыйнагансыз бит, сез әйтегез.
– Бәладән баш-аяк, – диде Мансур. – Син бик яклый идең бит. Терәлеп
торган күршегез, кер дә әйт. Киттек, Риф.
Алар капкадан чыгып киткәч, Ислам ишегалдында шактый вакыт уйланып
йөрде. Шулай да хәзергә Нурия апа янына кермәскә булды. Иң элек Әсгатьнең үзе белән сөйләшергә кирәк иде. Инде караңгы да төшеп өлгерде. Ислам тыкрыктан ындырга күтәрелде дә тау битеннән кар ерып уңга таба атлады. Шулчак аның колагына ниндидер елауга охшаган тавыш ишетелде. Шыңшумы бу, елаумы, зарланумы – аерырлык түгел иде. Ул кояш баеган яктагы шәфәкъ кызыллыгында склад почмагына сөялгән Әсгатьне күрде. Ул шыңшый-шыңшый елый иде.
– Монда нишләп сөялеп утырасың? Әйдә, кайтыйк, – дип Ислам аңа якынлашуга, Әсгать дөпелдәтеп күкрәгенә китереп төртте, ул чак кына егылып китмәде.
– Нишлисең син?!
Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, Әсгать елый-елый аның өстенә ташланды: – Үтерәм, күземнән югал! Берегезне дә күрәсем килми! – Ул иелеп,
җирдән нәрсәдер алды. Ислам читкә йөгерде, үзе аңа таба борылып, һаман тынычландырмакчы булды:
– Әсгать, туктале, нишлисең син?!
Аның колак төбеннән генә таш очып китте.
– Ычкын, үтерәм, дидем бит!
Аны тынычландыра алмаячагын аңлап, Ислам тау итәгенә йөгерде.
Тыкрыкка төшеп җиткәч, артына борылып карады – Әсгать юкка чыккан иде. Ул эченнән гарьләнеп, берни эшли алмаганына гаҗиз булып, үзләренә таба атлады. Капка төбендә туктап, Нурия апа янына кермәкче булды, аннары нигә борчып йөрергә, йөрер-йөрер дә барыбер шушында кайтып керер, дип уйлады. Иртән елый-елый Нурия апа килеп керде. Әсгать кайтмаган булып чыкты.
Ислам ашыгып мәктәпкә китте, Әсгать килеп кермәсме икән, дип көтте, әмма ул күренмәде. Дәрес башланыр алдыннан Ислам бу хакта укытучылар бүлмәсенә кереп әйтергә мәҗбүр булды. Дүрт дәрес укыганнан соң, директор барлык укучыларны, укытучыларны җыеп, Әсгатьне эзләргә чыгарды. Кайсы сыйныфның кайлардан эзләргә тиешлеге билгеләнде. Бу хакта район эчке эшләр бүлегенә дә хәбәр иттеләр. Җирле Совет рәисе белән участок полиция инспекторы да яшьләрдән ике-өч төркем җыйнап, су буйларыннан, әрәмәләрдән Әсгатьне эзләүне оештырдылар. Караңгы төшкәнгә кадәр барлык җирләрне карап чыксалар да, Әсгатьнең эзен таба алмадылар. Икенче көнне озын тәнәфес вакытында аны Чаллы янындагы аэропорттан тотып алып кайтканлыклары турында хәбәр килеп иреште. Мәктәп директоры Шәүкәт Җәмилевич, Раушан Салихович, Нурия апа, участок полиция инспекторы эчке эшләр бүлегенә төшкәннәр. Әсгать аэропортта кемнеңдер куеп торган сумкасына кереп маташканда эләккән. Эчке эшләр бүлеге начальнигы, килгән вәкилләрнең ялваруларына карамастан, аны биреп җибәрүдән баш тарткан. Гөлсем Шәрифуллинаның әнисе дә Әсгать өстеннән гариза язган. Аны Диләрә Ахуновна полиция инспекторына биргән булган. Шул рәвешле Әсгатькә җинаять эше ачарга барлык материаллар әзерләнеп беткән. Болар турында Исламнарга кереп, Нурия апа елый-елый сөйләде, әгәр Әсгатьне җаваплылыкка тартсалар, ул баланың бетүе булачак, диде. Эшеннән иртәрәк кайткан әтисе шактый вакыт уйланып утыргач, Исламга болай диде:
– Мондый очракларда, улым, аны сез – сыйныфташлары гына коткара алырсыз. Ятып калганчы атып калырга кирәк. Иптәшләреңне тиз генә җый да директор янына барыгыз. Бергәләп район эчке эшләр бүлегенә кабат төшәргә кирәк. Хәзер мин дә машинаны алып чыгам.
Ислам тиз генә киенде дә урамга чыгып йөгерде. Ярты сәгать үттеме-юкмы, бер-берсенә телефоннан шалтыратышып, алар мәктәпкә җыелып беткәннәр иде. Тик фикерләре генә төрлечә булып чыкты. Айгөл, Ләйлә, Энҗе, Рөстәм белән Ислам Әсгатьне ничек булса да алып кайтырга кирәк, дип өзгәләнсәләр, Риф белән Мансур, Фәйрүзә белән Сөмбел катгый каршы килде. Фаил бер якка да дәшмәде. Шулай да күп тарткалаша торгач, алар Исламның үгетләвенә түзә алмадылар: «Ярар, синеңчә булсын. Без риза, алып кайтыйк», – диделәр. Машинасына директор белән Нурия апаны һәм Раушан Салиховичны утыртып, Исламның әтисе дә килеп җитте. Җәһәт кенә мәктәп автобусына төялеп, район үзәгенә юл тоттылар. Эчке эшләр бүлеге начальнигы янына кергәч, беренче булып Ислам сүз башлады:
– Без аның белән кайтканнан бирле дус. Ул хәзер сыйныфташлар белән уртак тел тапты. Кайтканда, бөтенләй өметсез кебек иде. Апасы Нуриягә хуҗалык эшләрендә ярдәм итә. Без үзебезнең сыйныфыбыз белән аны тәрбиягә алабыз. Зинһар, җибәрә күрегез, – диде.
Шәүкәт Җәмилевич та, полиция инспекторы белән Раушан Салихович та баланы бары тик мәктәп шартларында гына тәрбияләп булачагын, аның әле генә детдом тормышында яшәп кайтканлыгын бәйнә-бәйнә дәлилләделәр. Эчке эшләр бүлеге начальнигы алар белән килеште. Сыйныфташлар исеменнән тәрбиягә алу турында үтенеч язылды, барысы да кул куйдылар. Тагын ниндидер документлар тутырылды. Бу мәшәкатьле эшләрне башкарганда, Әсгатьнең үзен полиция начальнигы бүлмәсенә алып керделәр, аңа туктаусыз сораулар яудырдылар, ул төзәлермен, кабат тәртип бозмам, дип кат-кат вәгъдә бирде. Автобуста ул ялгызы бер почмакта кайтты, беркемгә дә башын күтәреп карамады. Әле кайткач та, Әсгатьне Шәүкәт Җәмилевич, Раушан Салихович, Нурия апа директор бүлмәсенә алып кереп киттеләр. Шуңынчы түзеп кайткан Нурия елый-елый Әсгатьне кочаклап алды:
– Нишләпләр алай эшләдең, улым?! – диде ул, аның битләреннән үбеп. – Матур гына укып йөри идең бит.
– Бер дә матур түгел, – диде Әсгать. – Бөтенесе дә миңа шакалга караган кебек карыйлар. Китмичә котылу юк миңа.
– Тагын ни сөйлисең?! – диде Нурия, аның күзләренә төбәлеп.
– Их апа! – дип куйды Әсгать авыр сулап.
Шулчак Шәүкәт Җәмилевич аның каршына килеп, күзләренә туп-туры
карады һәм:
– Әйт, сине кем кыерсыта? – дип сорады.
– Мин берүзем! – дип ярсып кычкырды Әсгать. – Минем беркемем дә юк. Әти-әнием дә, өем дә, акчам да юк. Миңа үзем кебек шундый кешеләр кирәк. Бөтен байлыгым – үпкәмдәге чирем, башымның авыртуы, ашказаны җәрәхәте...
– Ләкин боларның берсе дә монда кайткач килеп чыккан нәрсәләр түгел бит, – диде Раушан, сүзгә кушылып. – Без сине ялгызлыгыңнан да, авыруларыңнан да коткарырга тырышабыз.
Әсгать өметсезлеген белдереп, кул селтәп:
– Сез мине коткара алмыйсыз, – диде. – Мин бит күреп торам, бөтенегезнең дә яшәвегезне бозам. Тыштан мине юатасыз, мине якын иткән булып кыланасыз, ә үзегез эчтән бу афәттән ничек котылырга микән, дип баш ватасыз.
– Синең болай дип әйтергә бернинди нигезең юк, – диде Шәүкәт Җәмилевич. – Кайтканнан бирле без сиңа уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз...
Аның сүзләрен Әсгать юньләп тыңламады, чөнки ул сүзләр дөрес иде. Әсгать үзенең хаксыз икәнен эченнән сизеп торды. Әмма ерткыч хайван кебек ырылдау, тырнакларын күрсәтү аның өчен отышлы сыман тоела иде...
Директор сөйләп бетерүгә, ул аның ниләр әйткәнен колагына да элмәстән:
– Кагылмагыз миңа, мәктәбегез дә кирәк түгел. Анда бәхетле малайлар, бәхетле кызлар укысын! – дип чыкты да йөгерде.
Мәктәп ишегеннән атылып килеп чыкса, каршысында сыйныфташлары басып тора. Ул арада арттан йөгереп чыккан Раушан аны иңбашыннан эләктерде. Бер генә мизгелгә Әсгать сыйныфташларының күзләренә ялт-йолт карап алды.
– Әйдәгез, сыйныф бүлмәсенә керәбез, – диде Раушан һәм Әсгатьне кулыннан җитәкләп, алдан атлады.
Кызлар-малайлар дөбердәп кереп урыннарына утырдылар. Раушан Салихович ишек янына басты, ә Әсгать түрдә барысына да каш астыннан карап тора бирде.
– Йә, нәрсә әйтәсең иптәшләреңә? – диде Раушан.
– Тотып кыйнагыз мине, – диде Әсгать, башын аска иеп. – Аннары җибәрегез. Сез өстә, мин аста. Чиста белән пычрак бергә була алмый.
– Мондый уйлар ничек башыңа килә синең? – диде моңа кадәр дулкынлануын яшерергә азапланган Айгөл.
Әсгать аңа ялт кына карап алды да карашын аска төбәп, сүзен дәвам итте:
– Сезнең бөтен әйберегез бар. Минем бернием дә юк. Шулай булгач, без ничек бергә булыйк?
Кинәт Фаил сикереп торды:
– Әллә без сине киендермәдекме? – диде ул, Әсгатьнең каршына ук барып. – Сумка да алып бирдек. Бүген без сиңа әти-әниләребезне бирә алмыйбыз бит. Әкренләп бар да җайланыр. Нигә син безгә эт сыман ташланасың?
Әсгать аның бу сүзләренә каршы бер генә сүз әйтте:
– Мин сездән берни дә сорамыйм. Мине җибәрегез генә.
– Кая бармакчы буласың син? – диде Ислам, урыныннан торып. – Без синең
якын дустың, дип полиция начальнигы алдында ант итеп, имзаларыбызны куйдык. Ә син шуны кире кагасың.
Әсгатьнең әллә нинди усал сүзләр әйтәсе килде, тик теле әйләнмәде. Ул үзе дә сизмәстән елап җибәрде.
– Мин кызганырлык кеше түгел, – диде ул күз яшьләре аша. – Эчем тулы явызлык. Мин үземә ышана алмыйм. Күңелемә генә юньле орлык та төшми. Файдалы үсемлекләр урынына усал еланнар, чаяннар ярала. Аны ничек рәткә китерергә икәнен белмим. Зинһар, ярдәм итегез миңа. – Ул озак итеп күз яшьләрен сөртте. – Эчемдәге явыз еланнар ысылдап күтәрелгәнче, әйтеп каласы сүзем шушы. Гафу итегез, димим. Гафу итә торган кеше түгел мин. Кайтып китәргә рөхсәт итегез, зинһар...
– Бар, тынычлан, – диде Раушан.
Әсгать акрын гына чыгып китте. Аның артыннан башкалар да кайтырга кузгалдылар. Шулчак Айгөл Исламның җиңеннән тартты, ул адымнарын акрынайтты, алар арттарак калдылар.
– Нәрсә бар?
– Теге чакта минем өчен акча түләгәнеңә ачуым килгән иде. Мин хаксыз булганмын. Зинһар, гафу итә күр инде, – диде Айгөл, карашын аңардан яшереп.
Ислам җиңелчә генә көлеп куйды һәм болай дип сүзне бетерде:
– Беләсеңме, Айгөл, без икебез дә хаксыз булганбыз. Син дә мине гафу ит инде.
Әсгать кайтып ашау белән сузылып урынына ятты һәм шундук йоклап китте. Нурия апасы янына килеп, аның күгәргән, шешеп чыккан, сыдырылган йөзенә карап торды. Уч төбе белән йомшак кына кагылып, маңгаена орынды. Әсгать йокламаган булган икән. Ул күзләрен ачмыйча гына:
– Нурия апа, маңгаемнан бер генә сыпыр әле, – диде. Нурия аның теләген үтәде.
– Рәхәтме?
– Әнием сыпырган кебек...
– Син аны хәтерлисеңмени?
– Хәтерләмим, – диде Әсгать һәм шактый вакыт дәшми торды. – Мин йокларга яткач, бәләкәйдән үк аның кул җылысын сизә идем... Битемнән үпкән кебек тә тоела иде... Төшемдә дә әнине шулайрак күрә идем... – Ул бик озак уйланып ятканнан соң, әллә нинди сагышлы тавыш белән сүзен дәвам итте: – Төштә түгел... өндә... Их!.. Әллә ничә елга бер генә килә шул әни... Шундый сирәк... Әти бөтенләй килми...
Нурия апасы күзендәге яшьләрен сөртеп, пышылдап кына сорап куйды: – Син аны чыннан да күрәсеңме?
– Күренми ул... кулының җылысын гына сизәм... Беренче сыйныфта
укыганда, кулларымны сузып, тотып карамакчы булган идем... шундук юкка чыкты... Яңадан әллә ничә ел килмәде...
– Башыңа начар уйлар кертмә, балам, – диде Нурия апа. – Әгәр күңелеңдә игелек булса, әниеңнең рухы килми калмас. Йөрәгем сизә: бүген киләчәк ул сиңа.
Бу төндә Әсгать бик тыныч йоклады. Таң атканда, ниндидер серле дөнья аны үз кочагына алды: имеш тә, ул шушында Нурия апаның ишегалдында басып тора, янәшәдәге коймалар, капкалар, йортлар, агачлар – һәммәсе җем-җем итеп торган чәчәккә төренгәннәр. Шунда Әсгать әнисенең тавышын ишеткән кебек булды. «Балам, сине җиһан тәбрикли. Син бүгеннән мәңгелек бөек рух белән кушыласың. Син гомереңне чәчәкле якты юлдан дәвам итәрсең». Әсгать бу сүзләрдән изрәп, күзен йомды һәм әнисенең башыннан, аркасыннан йомшак итеп сыпыруын тойды. Ул Гөлбакча авылы кочагында төш күрә-күрә йоклап ятканда, барачак юлының башкалар белән бергә булуына ышанды.

Беләктән йөрәккә үткән чеметү
Өченче дәрес математика иде. Тәнәфестә Энҗе Айгөл янына килде. – Мисалны эшләдеңме?
– Әйе.
– Ул бит әллә нинди. Ничек эшли алдың?
– Ислам ярдәм итмәсә, эшли алмый идем.
– Күчерергә биреп тор әле, – диде Энҗе, пышылдап.
Айгөл аңа дәфтәрен бирде. Математика дәресенә кадәр булган ике тәнәфестә Энҗе шуны күчерү белән мәшгуль булды. Өченче дәрескә кыңгырау шалтырап, ишектә Шәүкәт Җәмилевич күренгәндә, Энҗе Айгөлнең дәфтәрен китереп куйды да «Рәхмәт» дип, беләген бик каты чеметеп алды. Айгөл беләгенең авыртуыннан чак кычкырып җибәрмәде. Иреннәрен тешләп, ул ачу белән Энҗегә карады, тик ул башын читкә борып утыра иде. Айгөл игътибарын дәрескә юнәлтә алмады. Күңелендә рәнҗү дә, ачу да кайнады. Энҗенең үзен хәзер үк барып чеметеп аласы килде. Утыра торгач тынычлангандай булды. Аның ник чеметкәнен аңлагач, Айгөл үзен аннан өстен итеп тойды. Ислам белән дус булуына көнләшеп эшләде ич ул моны. Әйдә, эшли бирсен. Ислам Энҗегә түгел, Айгөлгә булыша бит әле. Дәрес әзерләгәндә генә дә түгел. Ул бөтен ихтыяр көчен җыеп сабыр итте. Энҗегә бер сүз дә әйтмәде, хәтта аңа ачулануын да тешен кысып яшерде. Исламга да бер сүз дә әйтмәде. Чеметү шуның белән бетәсе, онытыласы иде. Әмма һич көтелмәгән хәл килеп чыкты.
Ял көнне Айгөл гадәттәгечә әнисен мунча кертте. Аның чәчләрен, тәннәрен әйбәтләп юышты. Хуш исле үлән сулары сибеп пар чыгар-чыгара, мәтрүшкәле каен себеркесе белән чапты. Шунда әнисе кинәт кычкырып җибәрде:
– Кызым, ни булды беләгеңә?! Беләк мускулын тартып карагач, Айгөл үзе дә хәйран калды: уч төбе кадәр урын кара янып чыккан иде.
– Нәрсә эшләде ул?
Айгөл башта «бәрелде» димәкче булды, тик ул урын кая бәрелергә мөмкин бу дәрәҗәдә? Әнисе моңа ышанмаячак.
– Әй, берәү уйнап кына чеметкән иде шунда.
Әнисе моны яңадан кабатлап тормас, дип уйлавы белән Айгөл нык ялгышты. – Кем чеметте? – әнисе кулындагы сабынлы мунчаласын таска атып бәрде.
– Уйнап кына чеметү шушындый була димени?! Кем ул?
– Бер кыз инде шунда...
Айгөлнең битараф кына авыз эченнән әвәләп чыгарган бу сүзләре әнисен тагын да ярсытыбрак җибәрде:
– Кем ул кыз?!
– Ярар инде, әни, була торган хәл ул безнең арада.
– Шулай умырып-умырып чеметешәсезмени?
– Юк инде...
– Кем икәнен әйт! – дип кызды әнисе. – Әгәр әйтмәсәң, директорыгызга барам, әйттермичә калмыйм. Моны чын явыз гына эшли ала.
Айгөл әнисенең туктамаячагын аңлады. Тик Энҗенең исемен әйтергә курыкты. Әгәр әйтсә, әнисе мунчадан чыгу белән Энҗеләргә китәчәк, аның әниләре белән тавыш-гауга чыгарачак иде. – Әйтәсеңме яхшы чакта, юкмы?!
Әнисе Исламның килүен көтеп ала, аны ярата, шулай булгач, аның бу шуклыгын гафу итәр, дип чамалады Айгөл.
– Шаярышканда Ислам чеметкән иде.
– Әстәгъфирулла! – әнисенең сулышы кысылып туктап калды.
– Авыртмады да ул, – дигән булды Айгөл. – Болай гына күгәргән нишләптер... – Әйтәм җирле яшереп маташтың. Болай гына, имеш...
Әнисе шуның белән тынды. Ул бу нәрсәне яңадан кабатламагач, Айгөлнең күңелендә кузгалган борчулары юкка чыкты.
Ләкин Нәфисәнең рәнҗеш тойгысы онытылмаган, киресенчә, күңеленең иң тирән чоңгылларына ук үтеп кергән иде. Ул Әмирнең яшь чагында үзе артыннан йөргәнен, әмма ниятенең әйбәт булмаганын исенә төшерде. Ире үлеп, тол калгач та, Әмир җай килгән саен Нәфисә белән очрашырга теләвен читләтеп-чатлатып кына сиздергәләп торды. Малае да атасыннан ерак китмәгәндер. Исламның якын итеп йөрүләре, Нәфисәнең дә, Айгөлнең дә җанына кереп сөйләшүләре тыштан гынадыр. Шулай булмаса, баланың ябык кына беләген шул кадәр умырып алыр идемени? Моны эшләү өчен бик мәрхәмәтсез булырга кирәк бит. Айгөлне исән-имин чакта, эш тирәнгә киткәнче, бу малайдан биздерүне Нәфисә ничегрәк эшләү планын корды. Әле алар бала-чага, мәхәббәт дигән нәрсәне белмиләр, шулай да кызының күкрәкләре ару булып түгәрәкләнгән, инде малайлар шуны күрмәскә сукыр түгел, борыннарына ис кермәс дип тә булмый. Әгәр алар чынлап яратышып китсәләр? О-о-о, ул чакта Айгөлдән колак кагасыңны көт тә тор. Ислам ул талантлары белән авылда кала торган түгел бит инде. Кыскасы, борыннарына ис кергәнче үгезне мөгезеннән алырга булды Нәфисә. Иң элгәре Ходайдан Исламның Айгөл юк чакта килүен сорады. Әгәр килсә, чеметүен әйтеп тормаска булды. Ул төп сәбәп түгел, төп сәбәп аның да канында әтисеннән килә торган әйбәт булмаган теләктә иде. Аны да кычкырып әйтергә ярамый, чөнки гаугасы бөтен авылга таралачак. Сәбәбен дә әйтмәскә, шартлатып араны өзәргә. Нәфисәнең соравын, рәхмәт кенә яусын үзенә, Ходай ишетте бугай, Ислам Айгөл өйдә юк чакта килеп керде. Аның:
– Хәерле кичләр, Нәфисә апа! Исән-сау гына ятасызмы? – дип сәлам бирүенә ул Исламга арты белән торган килеш боздай салкын бер сүз әйтте:
– Ару.
Үзе юк эшен бар итеп, өстәл янында мәшәләнгән булды.
– Айгөл өйдә юкмыни? – дигән соравына җавап бирмәде, ачулы кыяфәт белән аның каршына килде. Нәфисәнең исәнләшүеннән үк Ислам ниндидер күңелсезлек барын сизгән иде инде.
– Ислам, мин сиңа бер нәрсә әйтим әле. Безгә килеп борчылып йөрмә, үскәнем. Синең монда йөрүеңне өнәмәгән, ялгыш аңлаган кешеләр дә күп. – Бу сүзләрне Нәфисә үзе уйлап чыгарган иде. – Әти-әниләреңнең дә ихатада эшләре күптер... Алар да өнәмәс...
– Мин бит Айгөл янына эш эшләшер өчен дип йөрмим, Нәфисә апа.
– Сез яшьләрнең ни дип йөргәнен бер Ходай гына белә. Борчыма син безне. Айгөлгә дә шулай тынычрак булыр. Бу минем сиңа үтенечем генә түгел, таләбем! Соңгы сүзләрен Нәфисә башын артка ташлап, каты итеп әйтте. Ислам ишетелер-ишетелмәс кенә тавыш белән:
– Ярый алайса... – дип, акрын гына ишеккә атлады.
Шушы сүзләрне әйткәч, җиңеләеп калырмын дип хыялланган Нәфисә бөтен гәүдәсенең авыраюын сизде. Тәрәзә турыннан Исламның капкага таба үтеп киткән шәүләсен салынып төшкән авыр күз кабаклары астыннан томанлы гына шәйләп калды...
 ***
Айгөл соңгы көннәрдә Исламның үзгәрүенә гаҗәпсенде. Ул аларга килми башлады. Айгөл аңа берни дә сиздермәде, җитешә алмыйдыр дип уйлады. Дәресләрдән соң әле репетиция, әле сәнгать мәктәбе, әле спорт түгәрәге – аның чыннан да вакыты тар. Шулай йөри торгач, Айгөл, түземе төкәнеп, аны берничә мәртәбә үзләренә чакырды, фәлән әйбер пешерәм, төгән әйбер пешерәм, дип тә карады. Тик Ислам кырыкмаса кырык сәбәп тапты, ярар, бушагач та барырмын, дип елмайды. Аның тавышы да, елмаюы да ясалма төсле күренде. Ахырда Айгөл Исламның аларга барырга теләмәвен аңлады. Көндез мәктәптән кайтканда, шаяра-шаяра сөйләшеп, Айгөлләргә кадәр кайта торган Ислам ярты юлдан ашыга-кабалана үзләренә таба борылды да китте. Кич репетициядән соң бергә кайтса да, алар турына җитәр-җитмәс «вакыт юк» дип кайтып китте. Репетициядән Әсгать белән өчәүләп кайтсалар, Айгөлне аның белән калдыру ягын карады. Гүя Ислам Айгөл белән янәшә булудан курка иде. Тора-бара Ислам урынын Әсгать биләде. Тышкы кырыслыгыннан, кискен сөйләшүеннән Айгөл аннан элек куркыбрак йөри иде. Ул үзе ягымлы гына малай икән. Әсгать Айгөлне бик күп шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләп шаккатырды. Тик Ислам Айгөлнең күз алдыннан гел китмәде. Аның тавышы, көлүләре ишегалдында эшләп йөргәндә дә, өйдә чакта да гел колагында яңгырап торды. Аңа Исламсыз кызык бетте. Мәктәптә, репетициядә очрашулар аның күңелен күтәрмәде, киресенчә, йөрәген генә сыкратты. Айгөлне хәтта төнлә йокысыннан уятып, бер сорау борчыды: «Нәрсә булды аңа? Ник килми ул?» Әсгать сәбәпче түгелме икән, дигән уй күңеленә керә башлауга, Айгөл ул уйны читкә куды. Бу чынбарлыктан ерак иде. Алайса ни соң? Күптән түгел район мәдәният йортында югары уку йортлары студентлары белән очрашу булган иде. Шуннан соң, «мин фәлән институтка барам, мин төгән җиргә укырга керәм», дип алдагы хыяллары белән уртаклашу модасы башланды. Модасын мода, әмма бу очрашу чыннан да тугызынчы, унынчы, унберенче сыйныфларның күңелләрендәге яшерен хыялларын дөрләтеп җибәрде. Исламның аларга килми башлавы да нәкъ шушы көннәргә туры килә ләбаса. Аның сәләтләре күп, кайсы юнәлештә китсә дә югары очачагы бәхәссез. Ул биеклеккә беркайчан да менә алмаячак Айгөл аңа нәрсәгә? Әнә янында чәчрәп торган Энҗеләр, Фәйрүзәләр, Сөмбелләр, Лилияләр, Ириналар бөтерелә. Башка сыйныф кызлары да Исламны үз урталарына алырга җай эзләп кенә йөриләр. Исламга аның бернинди үпкәсе дә юк. Һәркем үзенә уңайлыны сайларга хокуклы. Аның бит Айгөл алдында сүз биргәне дә, үз өстенә гомере буе тормышта алга сөйрәп алып барырмын, дигән бурычы да юк. Әгәр Исламга ачуы килсә, Айгөлгә, бәлкем, җиңелрәк булган булыр иде. Юк, ул аны ачулана алмады. Ул моңа кадәр күрсәткән ярдәмнәре, игътибары өчен аңа бик тә, бик тә рәхмәтле иде. Айгөлнең күңелен иң якын туганыннан аерылгандагы шикелле юксыну ачысы өттерде. Ул ачы бер генә минутка да йөрәген ычкындырмады. Айгөл рәхәтләнеп ашый алмады, йокысы качты, күзгә күренеп ябыкты. Юксыну ачысы кимсенү тойгысы белән кушылып, әнисе күрмәгәндә, мал-туар арасында абзарда эшләп йөргәндә, яшерен күз яшьләре коюга китерде. Айгөл үзен бу дөньядагы иң бәхетсез кеше итеп тойды. Ахырда ул сабырлыгын тәмам җуйды. Беркөн мәктәптән кайтканда, кайнар яшь тулган күзләре белән аңа карап:
– Ислам, ни булды? Ник безгә килмисең? – дип пышылдады.
Ислам аны бу кыяфәттә күреп, әллә нишләп китте, Айгөлнең йөрәк ачысы дулкын булып аның да җанын өттереп алды. Ул Айгөлнең күзләренә кыенсынып кына карап:
– Әниеңнән сора, – диде дә үзләренә таба китеп барды.
Айгөл кайту ягына атлады, тик әле генә Ислам әйткән сүзнең мәгънәсе һаман аның зиһененә барып җитә алмады. Ни аңлата ул? Димәк, аның мәгънәсен бары тик әнисе белә. Айгөл адымнарын кызулатты, өйгә ул инде сулышы кабып килеп керде. Әнисе чәй эчеп утыра иде. Айгөл сумкасын идәнгә шапылдатып атты да өс-башын чишенмәгән килеш әнисенең каршына килде һәм акырып сорады:
– Әни, нишләп Ислам безгә килми?!
Кызының бу кыяфәтен күргәч, ачыргаланулы бу сүзләрен ишеткәч, Нәфисә кулындагы чынаягын чак төшереп җибәрмәде. Авызына капкан ризыгын йотар-йотмас сикереп торды, әмма теле сүз әйтергә әйләнмәде. Айгөл елый башлады:
– Әни, ник дәшмисең?! Ислам синнән сорарга кушты...
Нәфисә үзен булдыра алганча кулга алып, сүз башлады:
– Кызым, иң элек чишен дә яныма утыр әле.
– Кызым, еларга түгел, шатланырга кирәк, – Нәфисә аның чәчләреннән сыпырды, кызын кочагына алды. – Исламның тыштан бер төрле, эчтән бөтенләй икенче төрле икәнен күрдек ич. Ябык кына тәнеңне сөягеннән умырып ала язган! Әз генә миһербаны булган кеше шушыны эшли аламы? Йә, уйлап кара үз башың белән!
Айгөл елавыннан туктап, уйга калган иде. Нәфисә «әйткәнемне аңлады», дип куанды һәм кызын ныграк инандыру өчен дәлилләрен көчәйтте:
– Ярый без аның кем икәнен вакытында белеп алдык. Аның әтисе дә хатын-кызларга җиңелрәк карашта иде. Шуңа күрә мин Исламга безгә килеп йөрмәскә куштым.
Әнисе тагын ниләрдер сөйләде, әмма Айгөл икенче уйларга баткан иде. Бу хәлнең килеп чыгуында ул төп гаепле кеше үзе икәнне бөтен аяусызлыгы белән аңлады. Айгөлгә әнисен алдарга кирәк булмаган. Исламны бер гаепсезгә әнисе каршында әшәке зат итеп калдыручы ул – Айгөл! Хәзер инде чын дөресен әйтсә дә, әнисе ышанмаячак! Ничек төзәтергә соң бу хәлне? Барысы өчен дә үзем гаепле икәнмен, ахыргача шулай булып калырга тиешмен, дип уйлады Айгөл ныклы карарга килеп.
– Әни, мин сиңа әйтмәгән идем, монда төп гаеп миндә бит! – диде ул әнисенә түбәнчелек белән.
– Ничек синдә?! Ничек синдә?!
– Миндә! – дип алдашты Айгөл күзен дә йоммыйча. Чөнки бу кыен хәлдән чыгарса, шушы гөнаһсыз алдашуы гына чыгарачак, дигән ныклы карарга килгән иде ул – Мин Исламны үзем башлап чеметтем. Атна буе туктаусыз борып-борып алдым.
– Нишләп алай эшләдең?! Анда ни ачуың бар иде?! – дип шундук ышанганын күрсәтте әнисе.
– Үзем дә белмим. Аның миннән яхшы укуыннан көнләштем бугай. Кайчакта урамда-мазарда чеметкәндә, кычкырыплар җибәрә иде бичара. Ә ул мине нибары бер мәртәбә чеметте...
Айгөл инде үз ялганына үзе ышана ук башлады, ахрысы. Нәфисә аны тыңлап-тыңлап утырды да, үзенең кыз чакларын исенә төшерде һәм авызын бияләй кадәр җәеп, башта көлеп җибәрде, аннары яшьлек елларын сагынып еларга тотынды, соңрак көлүе белән елавы бергә кушылды: икәүләшеп елап- көлеп туйгач, алар тынычланып калдылар. Салкын бозлы яңгыры белән килгән давыл үтеп киткәч, дөнья ничек тынычланса, аларның да җаннары бер-берсенә якынаеп, күңелләре җиңеләеп калган иде.

Дәвамы бар.

"КУ" 8, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: