ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Хәбәрсез югалу – бер хәл, ул очракта әле аның табылуына, исән- сау әйләнеп кайтуына да өмет кала иде. Ә менә әсирлектә булу... Фашистлар әсирлегендә... Монысының җүнлегә түгеллеге һәркемгә билгеле. Шуның өстенә, иптәш Сталин бит, әнә, әсирлеккә эләгүне Ватанга хыянәт итүгә тиңли түгелме...
3
Тимер юл станциясе белән элемтә урнаштырырга омтылып
карадылар. Әмма анда да ыгы-зыгы, шау-шу, кан һәм күз яшьләре
генә... Кая карама, анда җимереклек, үлем, яралылар... Җирле идарә
оешмалары урнашкан биналар урынында кирпеч өемнәре, пыскып
яткан бүрәнәләр. Нинди дә булса оешмага барып, кемгәдер сугылып
ярдәм көтәр, бер акыллы киңәш бирүче табылыр дип өметләнү кая,
ахырзаман җиткән диярсең... Шулай да анда барып, монда кереп йөри торгач, солдат егетләрнең хәлен аңладылар кебек. Смоленск
тарафына чигенүче машиналарда урын табып, яралыларны тылга
таба озата алды алар. Яралылар исән-аман әлеге чолганыштан
чыкканнардырмы-юкмы, ул кадәресен белсә дә, бер Ходай гына белә
торгандыр. Идарә һәм җитәкчесез калган солдатларның үз көчләре
белән башкарып чыккан беренче игелекле гамәлләре булды ул.
Эзләнә торгач, исән-сау калган солдатлар тимер юл станциясендә
яңа формалашып килгән полкка килеп кушылды. Аларга өр-яңадан
хәрби кием-салым һәм мылтык, гранаталар өләшеп чыктылар.
Кемнәрнедер артиллерия белән эш итәргә өйрәтәләр. Әмма,
өлгерерләрме... Менә-менә бистәгә фашист гаскәрләре килеп
җитәчәк...
Ул да түгел, әле иртәнге бомбага тотулардан айнып та җитә алмаган
тимер юл станциясенә, бар әйләнә-тирәне җимереп, кырып-таптап
танклар өере бәреп керде. Алар артыннан йөк машиналарына һәм
мотоциклларга төялгән немец гаскәриләре күренде. Тәртипсез
рәвештә берөзлексез аталар, шартлаталар. Алай гынамы соң, бар
дөньяны җыр һәм музыка белән яңгыратып киләләр, олы бәйрәм
демонстрациясенә чыкканнар диярсең...
Чигенергә дә өлгермәде, каршы да тора алмады яңа оеша башлаган
полк. Кемнәрдер, мылтыкларыннан бер тапкыр да атарга өлгерми,
мәңгегә ятып калды, ә кемнәрдер әсирлеккә төште. Танклар һәм
йөк машиналарына утырган фашистлар бистәдә хәтта тукталып та
тормады, ничек җыр һәм музыка белән килеп кергән булсалар, шул
рәвешле ил эченә таба юлларын дәвам итте.
Зәкине фашистлар бер таш бинаның җимерекләре арасыннан табып
чыгардылар. Ул үз өстенә таба үкереп килгән танкка винтовкадан
төбәп атарга җыена иде. Өлгердеме-юкмы, абайламый калды. Алга
таба ни булган, өстенә таш дивар җимерелгәнне дә, теге танктан
ни рәвешле исән калуын да ул инде хәтерләми, хәтта күз алдына
да китерә алмый иде. Тоташ канга баткан башы ике-өч урыннан
тишелгән, куллар-аяклар сыдырылып беткән. Ә шулай да: «Хенде
хох!» – дип акырган фриц үзен аякларына бастырып куйгач, аягүрә
торырлык хәлдә булып чыккан. Фашистлар яралы солдатлар белән
артык мәшәкатьләнеп тормаган, атып кына үтергәннәр. Әсирлеккә
бары тик эшкә ярарлык сау-сәламәт солдатларны гына алганнар...
***
1941 елның июле урталарында Татар Төкесенә район үзәгеннән
милиция хезмәткәрләре килеп төшә. Шәрәфетдин Нуретдиновларга
барып керә алар турыдан-туры. Бернинди аңлату-кисәтүсез өйне
тентүдән башлыйлар, аннан каралты-кураны һәм базларны тикшереп
чыгалар. Кемне һәм нәрсә эзләгәннәрен хәбәр итәргә ашыкмыйлар.
– Совет армиясе сафларына алынган улыгыз Зәки Нуретдиновны
кайда яшереп тотасыз? – диләр, дөньяның астын-өскә әйләндереп
эзләп-эзләп тә таба алмагачтын.
– И-и балакаем, әллә ул исәнме? – дип шатланып куя көн-төн елаудан
күзләре шешенеп беткән әнисе. – Безгә: «Хәбәрсез югалды», – дигәннәр
иде. Ул исәнме әллә, үзен күрүче булганмы?
– Кеше энә түгел, ул ничек хәбәрсез югалырга тиеш, – дип, коры
гына җавап кайтаралар аңа. Фронттагы мәхшәрне күрмәгән, белмәгән
кешедән нинди җавап алырга мөмкин тагы.
Капкага кадәр үзләрен озата чыккан Шәрәфетдин абзыйны да
кисәтергә онытмыйлар:
– Исегезгә төшерәбез, абзый, улыгызны кая да булса качырып,
яшереп торуыгыз мәгълүм булса, башыгыздан сыйпамаслар. Белеп
торыгыз, сугыш вакытының законнары кырыс. Кайта-нитә калса,
шундук безгә хәбәр итегез.
– Безнең Зәки качып-посып йөри торган егет түгел, иптәш
милиционер.
– Беләбез... Беләбез... Ерак Көнчыгышка ни сәбәпле озатылуын да
беләбез. Сугышның беренче көнендә үк югалуын да беләбез,– дип,
куркыту һәм янау сүзләрен тезеп, мыгырдана-мыгырдана китеп бара
алар.
Ярый да, шуның белән генә бетсә, авыл җирендә чыбыксыз
телефоны да бик яхшы эшли бит әле тагы. Көтелмәгән кунаклар,
районга китеп барышлый, билгеле инде, авыл советына да кагылып,
аларны да кисәтеп чыгарга онытмаган. Шул рәвешле, бу шомлы хәбәр
көне-сәгате белән үк Татар Төкесе халкына гына түгел, бөтен әйләнә-
тирәдәге авылларга да таралып өлгерә. Ул гына да түгел, болай да
әледән-әле колакка кереп торган имеш-мимешләргә дә кушып искә
ала башладылар Зәкинең исемен. Имеш, ул урманда качып йөрүче
качкыннарга барып кушылган икән. Кушылган гынамы, шуларның
атаманы булып киткән икән. «Урманчылыкка шуның өчен укыгандыр
инде», – дип тә тел чайкаучылар булган. Күпләр бала-чагаларын
өйдән чыгармый башлаганнар хәтта, утын яисә печән хәзерләргә дип
урманга бару юк та юк инде...
Бу хәбәр көне-сәгате белән мыштым Исмәгыйльләргә, аларның
бердәнбер сөекле кызлары Хәдичәгә дә барып ирешкән. Менә кайда
башлана ул ыгы-зыгының иң олысы. Кызларын базга ук бикләп
куймасалар да, өйдән чыгармыйлар. Төнлә ишекләрен генә түгел,
капкаларын да икешәр йозакка бикләп йокларга яталар икән, имеш.
Теге мур кыргыры Зәки, качкыннарын ияртеп, урманнан кайтыр да
сорамый-нитми кызыбызны урлап алып китәр дип куркалар...
– Юк, әти, Зәки андый егет түгел. Ничек инде качкын булып
йөрсен, ул – бик гади һәм кешелекле егет. Туган илне сакларга дип китте ул. Мин имеш-мимешләргә ышанмыйм, барысы да уйдырма
һәм ялган, – дип, аяк терәп каршы төшкән кызлары.
– Ерак Көнчыгышка сөрелүе хак булдымы, кызым?! – дип, ике
уйларга урын калдырмаслык итеп бастырып куя әтисе.
– Сөрелмәгән, ул анда диңгез порты төзелешендә эшләгән. Бөтен
ил комсомоллары белән бергә.
– Ярар, инде үзен эзләп, авылга милиция килүенә ни диярсең?
Армиягә киткән ир-атның качып кайтканы юк иде әле авылыбызда.
Патша заманында да булмаган андый хәлләр, сәвитләр килгәчтен дә...
– «Хәбәрсез югалган» диләр бит, качкан димәделәр...
– Кызым, бәхәсләшмә канә әтиең белән, ул дөньяны бездән күбрәк
күргән, – дип сүзгә кушылып алды әнисе. – Ә Зәкигә килсәк, кызым,
син – безнең карап торган бердәнбер кызыбыз. Әти-әниләренә сүз
тидерерлек түгел, яхшы кешеләр анысы. Ә менә ул Зәки дигәннәре
зимагурга охшаган түгелме соң?.. Телендә гел уен-көлке, әллә ниткән
такмаклар һәм шигырьләр дә чыгарып сөйли икән... Авылда менә
дигән егетләр бетмәгән бит. Ә без сине укытырбыз, авылга укытучы
булып кайтырсың дип хыяллана идек, кызым.
– Шигырь чыгаруы начар түгел, әни. Беләсең килсә, ул миңа атап та
шигырьләр чыгарып сөйли. Ади абзый Такташның бар язганын яттан
белә ул... Ади абзыйны бит сез дә яратасыз. Ә ул аны яттан белә...
– Җитте, кызым, яклама да, башыңнан чыгарып ат син аны.
Бер абынган икән, ул гомер буе шулай абыначак, – дип, ата-ана
бирешмәде, акылга өндәде кызларын.
Сөйләшү һәм бәхәсләр һәр көн шулай кабатланып торды. Тамчы
тамып, ташны тишә диләр, ата-ана сүзе дә берөзлексез кабатланып
торгач, кызны, уйламыйм дисә дә, уйланырга мәҗбүр иткәндер, әлбәттә.
Җанына тынгылык таба белмәде Хәдичә. Йоклыйм дисә, күзләренә
йокы кермәде. Зәкине уйлап, төннәр буе ятагында боргаланып чыга иде
ул. Аннан башкача һичкемгә сиздермәгән, әйтмәгән, кызның күңелен
берөзлексез борчуга салып торган тагы бер нәрсә бар. Аерылышканда,
Зәки аңарга: «Җаным, көн дә сиңа хатлар язып торырмын», – дигән иде.
Киткәненә ике айдан артык вакыт узды. Хат түгел, бер кәлимә сүз язып
салганы юк... Егет сүзе шул буламы инде... Монысы да бик уйландыра…
***
Тагы бер ай чамасы вакыт узгач, улы турында бер-бер җылы хәбәр
булмасмы дип, районга барган җиреннән, Шәрәфетдин Нуретдинов,
балтасы суга төшкән кеше сыман тәмам кәефсезләнеп кайтып керде.
– Зәки фашистларга пленга төшкән, – диде ул хатынына, башкача
авыз ачып ләм-мим бер сүз әйтмәде. Үз-үзен кая куярга белмичә,
арлы-бирле йөренде дә ишегалдына чыгып, утын тумраннары ярырга
кереште.
Хәбәрсез югалу – бер хәл, ул очракта әле аның табылуына, исән-
сау әйләнеп кайтуына да өмет кала иде. Ә менә әсирлектә булу...
Фашистлар әсирлегендә... Монысының җүнлегә түгеллеге һәркемгә
билгеле. Шуның өстенә, иптәш Сталин бит, әнә, әсирлеккә эләгүне
Ватанга хыянәт итүгә тиңли түгелме... Эшләр болайга киткәч,
малайның бәхете булмады инде, булмады, димәк.
(Дәвамы бар)
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев