Логотип Казан Утлары
Роман

Мур кырылышы (дәвамы)

Тимер шашкан кыяфәттә йөренә: – Хуш, Гайшә бикәм!.. Үз кулларым белән ятларга тапшырдым. Кичер мине, Гайшә бикәм! Отылдың, Аксак Тимер, оттырдың, Аксак Тимер!

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Оттыру

Баги-Чинардагы дәстәрхан бакчасында булды бу хәл.
Падишаһның ашханәсендә учакта куй кыза. Мул табын янында ашау- эчү, шау-шу. Сакыйлар шәраб, кымыз, буза тарата.
Әмир Тимер аштан соң бакчада йөрергә чыкты.
– Адәм көлкесе! – диде ул, барысына да ишетелерлек итеп. – Шул фәхеш Әлмансурдан ничә тапкыр җиңел, имеш! Ул мине мыскыл итте. Гаскәре минекеннән күбрәк булса да, көчле булса да, миңа олы һәдияләр биреп, солых төзеде. Оят, валлаһи!
– Бәлки, чыннан да солыхта яшәү кирәктер, тәкъсир, – диде Күгелташ. – Юкса, без яу саен халыкны кырдырабыз түгелме?
– Ә дин бозучы монафикълар иркендә яшәсенме? Мәсехлек вазифам бар, ул – динне сафландыру. Мин дөньяга килгән сәгатьтә атам Тарагай изгеләрдән Коръән ачтырган. Тимер сүрәсе ачылган, анда язылган:
Күкләрдә вә Җирдә булган барчасы Аллаһка тәсбих әйтә. Аллаһ – җиңелү белмәс кодрәт һәм хикмәт иясе. Күкләрдәге, Җирдәге бөтен байлык Аныкы. Без тимерне дә иңдердек, чөнки тимердә сугышлар өчен хәтәр куәт бар һәм тынычлыкта ул инсаннарга файдалы... Шуңа күрә, атам миңа Тимер исеме куштырган. Мин Коръәннән алынган исемемне аклаячакмын! Киңәшең, Исрафил хәзрәтләре?
Карадәрвиш әйтте:

 – Тәкъсирем! Бу уңышсыз сәфәрләрең синең бөек уңышыңа күпер булып ятсын! – диде.
– Амин, хәзрәт! – диде әмир Тимер.
Тәхетханәгә Тимер, Исрафил хәзрәт, Мостафа, Гайшә бикә, Мәликә
бикә, Түкәл бикә, Сарана бикә һәм җарияләр җыелды.
Исрафил хәзрәт әмир Тимер каршында тез йөгенеп әйтте:
– Тәкъсирем, килешенгән вакыт инде күптән чыкты, өч айга урнашып, мин синең янда ике елга якын хезмәт иттем. Мине азат ит бу вазифамнан. Ватаныма – Гранадага кайтып китим.
– Сарай казнасындагы хәзинәдән син ни телисең, хәзрәт? – диде әмир Тимер.
– Дәрвиш кешегә ни кирәк? Азатлык белән саф һава!
– Мәйлең, хәзрәт... Гранададан Кастилия еракмы?
– Ерак түгел, бер атналык юл. Кастилиянең башкаласы Толедо якын гына.
– Шәех Исрафил хәзрәтләре, мин сиңа яңа вазифа йөклим. Гранаданың хәлифә Мөхәммәд Бишенчегә һәм дә Кастилия короле...
– Кастилия короленең исеме Һенрих Өченче, тәкъсир!
– Кастилия короле Һенрих Өченчегә син миннән илче булып
барырсыңмы?
– Ышанычыңа күрә рәхмәтләрем.
– Күгелташ, илчеләремне юлга әзерлә. Аларга егерме хезмәтче
күндер.
– Дикъкатеңә чиксез рәхмәтләрем, тәкъсир, – диде Исрафил хәзрәт.
– Аерылышыр алдыннан колың Мостафа белән шахмат уйнарга телим.
– Мәйлең, тәкъсирем.
– Шартлары ничек соң? – диде Мостафа.
Тимер әйтте:
– Минем шартым шул: әгәр дә мин отсам, сез монда минем хозурымда каласыз. Сезне җибәрәсем килми. Миңа синдәй киңәшче кирәк, Исрафил хәзрәт.
– Мин отсам? – диде Мостафа.
– Шартыңны әйт! – диде җиһангир.
– Болгар явына атланып барган Акбәкәл кушаматлы атыгызны
куймаячаксыз!
– Куймаячакмын! – диде Тимер.
– Яу бәрәбанын куймаячаксыз!
– Юк! Ул комарга куелмас! Башка нәрсә сора!
– Кичерә күр, тәкъсир, кичерә күр. Алайса, хатының Гайшә бикәне
куй! – диде Мостафа.
Әмир Тимер сикереп торды да билхәнҗәрен чыгарды.
– Ахмак! Ни сөйләгәнеңне колагың ишетәме? Димәк, чыннан да сезнең арада кышы-мышы булган?
– Юк, тәкъсир, гөнаһ юк. Ләкин мин аны үзем өчен сорамыйм. Илче булып кайткач, без Гранада халифе Мөхәммәд Бишенчегә, Кастилия короле Һенрих Өченчегә нинди бүләк алып кайтырбыз? Аларның алмазлары баз тулы. Комачлары киштәләп. Аларга иң яхшы бүләк – ул синең җарияләреңнең берсе. Анысы Мөхәммәд халифкә. Хатының Гайшә – корольгә.
– Булмас эшне сөйләмә, кол Мостафа! Әмир Тимернең хәләл хатынын даулыйсың! Әмир Тимер хатынын җирәбәгә салмас!
Исрафил хәзрәт әйтте:
– Тәкъсир, шахматта кем ота, кем оттыра бит әле! Уеннарның отышы күбесе синең кулда була килде. Отыш Мостафа ягында булырмы, юкмы, нә мәгълүмдер. Падишаһ отса, безне ота. Маллар тигез түгелме, тәкъсир?
– Анысы шулай! – диде әмир Тимер. – Мине откан кеше сирәк!
– Без ике гүзәл хатынны диңгез кырындагы ике падишаһка алып китеп, арагызда бик файдалы килешү корсак, арагызда сәүдә кәрваннары, мал төягән көймәләр йөри башласа! Колым Мостафа белән монда калып, синең янда Коръән укып утырсак, ничек? Фикерем шул: син оттырсаң да, оттырмаячаксың, икесе дә синең өчен файда гына!
Әмир Тимер әйтте:
– Һым, анысы дөрес! Ярый! Тезегез шакмакларны! – Күгелташ чыгып китте.
Карадәрвиш әйтте:
– Шартнамә языш лязем, тәкъсир, – диде.
– Языгыз! Хаттатлар шартнамә язарга әзер иде. Мостафа отса, бер җариям, Гайшә бикә исемле хатыным миннән талак алып, чит патшага һәдия булыр. Мин отсам, шәех Исрафил белән аның колы Мостафа белән гомерлеккә сараемда киңәшче сыйфатында кала! Ике яклы килешү. Имзам.
Мөһерем. Алыгыз!
Шартнамәнең бер данәсен хаттат алды, икенче данәсен Мостафа үз кесәсенә тыгып куйды. Күгелташ керде.
– Шахматлар әзер, тәкъсир, – диде Күгелташ. – Шаһитлар ян-якка
бастылар.
– Аллага тапшырдык! – дип, әмир Тимер тәхетханәдән чыкты.
Шахмат ханәкәсендә барысы да ярышка әзер иде.
Барысы да шахмат өстәле янына килде.
Гайшә бикә, шобага салынган җария белән Исрафил хәзрәт бакчага чыгып китте.
Гайшә бикә әйтте:
– Рәхмәт, изге ата. Син мине хурлыклы үлемнән коткардың. Инде
нишлим? Әгәр дә Мостафа отса, әгәр дә әмир отса?
– Гүзәлләрнең язмышы шул, кызым. Алар кулдан кулга, илдән илгә күчеп йөри. Кыз кеше ватанында үлә алмый. Ул ире кулында. Әгәр дә Мостафа отса, син Испаниягә китеп, анда королева булачаксың. Әгәр дә әмир отса, аның сөекле хатыны булып калачаксың, ничек булса да, син патшабикә булудан туктамаячаксың.
– Изге ата, мине нинди язмыш көтә? – диде шобагага куелган җария.
Исрафил хәзрәт әйтте:
– Сиңа да шул ук язмыш әзерләнгән, кызым. Син Гранада халифе
Мөхәммәд Бишенченең сараена төшәчәксең! Фикерем шул: Мостафа отса, сөенегез, сөенечегезне әмиргә күрсәтмәгез. Монда сезнең язмыш тиз үзгәрүчән. Бүген бар ул патшалык, иртәгә юк. Бүген сез әмирнең хатыны, иртәгә бер юлбасар кулында. Ни булса да, кайгырмагыз! Язмышыгыз шобага куелган.
Җария әйтте:
– Кайгырмыйм. Кем куенында ятсак та, бер түгелме? Җир куенында ятканчы, ир куенында ят!
Җария кулына дутар алып уйный башлады, Гайшә бикә көйгә кушылды. Аны моң баскан иде.
Сызла, бәгърем, сызла, җаным,
Сызылып бет, йөрәк маем.
Сызлап, сызылып бахыркаем
Егълап туймый Гайшәкәең.
Ел кебек тоелыр анда айлары.
Сызар ла йөрәкнең майлары.
Шахмат уены ягыннан шау-шу ишетелә башлады. Шаулаша шаулаша уенчылар чыкты.
– Ничек шулай булды соң?
– Уенда харам юк, тәкъсир.
– Харам юк, әмма ничек кол мине отты? Ни гомер аны мин ота килдем. Хәйран, вәйран!
– Тәкъсир, сез филегезне сакламадыгыз. Шулай итеп, ат белән ике яклы чатал-сәнәккә килеп эләктегез.
– Ярый, шигем дә бар минем ул хатынга. Талак! Талак! Талак! Алыгыз сез Гайшә бикә белән бу җариямне! Гранада хәлифе Мөхәммәдкә җариям, Гайшә бикәне Кастилия короле Һенрихка тапшырыгыз! Хәерле юл!
Исрафил хәзрәт, Гранададан илче булып янә миңа килерсезме?
– Иншалла!
– Озатыгыз! Хуш, Гайшә бикә! Синең минем яннан китеп торуың
мәгъкуль. Син янымда чакта күңелем тыныч булмас. Ә минем эшлисе эшләрем бихисап! Минем әле ләшкәрем илә диңгез кырыендагы Гранада, Кастилия җирләренә атым Акбәкәлемнең тоякларын бастырасым бар.
– Хушча калыгыз барчагыз да, – диде Карадәрвиш.
Тимер хезмәтчеләренә эндәште:
– Хәлиф белән корольгә һәдияләрне кызганмагыз!
Күгелташ, Карадәрвиш, Мостафа, Гайшә бикә, җария һәм тагын берничә хатын-кыз сәфәр чыкты. Тимер моңсуланып калды, аның күңеле тулган иде. Ул ачынып, хәнҗәрен суырып чыгарды да, кемгә кадарга белмәстән, мендәргә кадады. Мендәр йоны белән бүлмә тулды.
Тимер шашкан кыяфәттә йөренә:
– Хуш, Гайшә бикәм!.. Үз кулларым белән ятларга тапшырдым. Кичер мине, Гайшә бикәм! Отылдың, Аксак Тимер, оттырдың, Аксак Тимер!
Оттыруданмы, Гайшә бикәсен югалтуданмы, әмир Тимер җанын-тәнен кая куярга белми. Аның бу тетрәнүен сугыш кына бәреп чыгарасын ул яхшы тоя. Алда шаһиншаһ Әлмансур белән орыш тора.
Җиһангир бу орышка тәфсилләп әзерләнде.
Ул күрше урман илләреннән такталар, корыклар, сүс, мунчала, каеш катыштырып ишелгән арканнар, баулар кайтарткан иде. Аның бу эшенең серенә беркем дә төшенә алмады, хәтта башкарачы Күгелташ та ни өчен урман ташытканын аңламады. Исрафил хәзрәт аңа яшерен киңәш биргән иде: Ширазга дала юллары буйлап хәрәкәт итмәскә, моңарчы бер генә гаскәр дә кичә алмаган Тәңре таулары аша яугирләрне, атларны, дөяләрне ян
корсакларына такталар куеп, нык баулар белән кыядан бау белән төшерергә, тауларны ашкач, җәйләүдә җыелып, гаскәргә ял бирергә һәм көтелмәгән яктан Ширазга һөҗүм итәргә!
– Күгелта-аш! – дип кычкырды әмир Тимер.
Күгелташ атылып керде:
– Әмирем!
– Гаскәрне тупла! Фарсы иленә, шаһиншаһ Әлмансур өстенә яу чыгабыз!
– Гаскәр тупланган! Әмерең, әмирем! Бәрәбаннар! Карнайлар! – диде Күгелташ.
Бәрәбан, карнай тавышлары дөньяны яңгыратты.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

 

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев