Логотип Казан Утлары
Роман

Мур кырылышы (дәвамы)

Олонсо аңлады, ул бәндәләрнең күңеленә шом өстәде, икеләнү уятты. Бәндәләр икегә аерылды, аларның яртысы тоткынны яклый, канга сусаган икенче яртысы юлбасар Педрога үлем тели иде.

Җинаятьчене эзлиләр

Гарәбстанда Алеппо шәһәре янында.
Бөек Инквизитор Бонифаций дәрәҗәсе алган дон Руи Карадәрвиш
кыяфәтендә, үзенең җан дусты Олонсо сагында илдән-илгә каңгырып йөрергә дучар ителде. Руи чыннан да фәкыйрь монах хәлендә иде. Алар икесе – Карадәрвиш белән аның тугры сакчысы Олонсо илдән-илгә, каладан-калага йөри киттеләр. Ислам илләрендә йөри торгач, Карадәрвиш Коръәнне шундый итеп өйрәнде ки, аның аһәңен, мәкамен ишеткән мөселманнар гына түгел, башка дин әһелләре дә сокланып туя алмый иде.
Диңгез буе шәһәрләренең көймәләр туктый торган урынындагы
каһвәханәләргә, ширбәтханәләрнең диварларына «Ата җинаятьче, өч тапкыр үлемгә хөкем ителеп тә тагын зинданнан качкан юлбасар Педро Бургосның кайдалыгын әйткән кешегә 500 000 алтын дукат биреләчәк!» дип язып куйганнар.
Кая гына бармасыннар, алар шушы игъланга юлыга тордылар. Кемдер нәкъ Бонифацийга охшаган юлбасарның сурәтен дә ясап ябыштырган иде. Киндерә белән аркылы-торкылы бәйләнгән башмак кигән аяклар юл тузанын ерып, каядыр бара.
Сакалга баткан Карадәрвиш белән Олонсо көчкә сөйрәлә. Офыкта
ниндидер бер шәһәрнең шәүләсе күренә. Ком өстендә дүрт аяк эзе офыкка хәтле сузылып калган. Юлчылар шәһәр урамы буйлап бара. Манаралардан йөз тавышлы азан яңгырый. Мөселманнар мәчеткә ашыга. Юлчылар җыелган халыкка якын килде. Мәчет капкасы янында имам басып тора иде, ул кулына төрелгән киндер тоткан. Имам сүз башлады:
– Мөселман кардәшләр! Аллаһ исеме белән әйтәмен ки, башкисәр,
юлбасар, талаучы Педро Бургос әле һаман да иректә, кешеләрне талап йөри! Шәһәр диварларына аның исеме ябыштырылган. Кем дә кем юлбасар Бургосны тотарга ярдәм итә, аның кайдалыгын әйтә яки аның мәетен күрсәтә, шул кеше безнең падишабыздан гына түгел, башка илләрнең патшаларыннан да олы бүләкләр алачак!
Имам кулындагы киндерне сүтеп җибәрде. Киндердә Карадәрвишкә тач охшаш Педро Бургос сурәте иде.
Арткы рәттә басып торучы Олонсо эшне аңлап, тиз генә кесәсеннән
каралып беткән чүпрәк чыгарып, Карадәрвишнең бер күзен бәйләп куйды. Олонсо хуҗасына пышылдады:
– Тәкъсирем, тизрәк китик моннан, – диде.
Һәр капкадан, һәр дивардан аларга Педро Бургосның сурәте карап тора.
«500 000 алтын дукат!»

Арган булсалар да, йөгерә башладылар. Ике юлчы шәһәр читенә чыгып егылды.
Карадәрвиш таягын бер янга куеп, күзендәге кара чүпрәкне алып, тирен сөртте:
– Фу-у, монда да миңа көн юк икән. Кастилиядә ялган Бонифаций
эзәрлекли. Монда юлбасар буларак таптыралар.
Аяклары тагын юл тузанын туздыра. Иреннәре чатнап кипкән, ачлык аларның йөзенә чыккан иде.
Еракта таулар күренде.
Юлчылар тауларга якыная.
Тау чишмәсе шаулап ага. Чишмә суы астагы уйсу җиргә җыелып, буа хасил иткән. Шул буа янына куй көтүе тупланган. Чабаннар малларның су эчкәнен карап тора. Чабаннарның иң яше, бер үсмер баядан бирле, аты өстеннән сәер юлчыларны күзәтә иде.
Юлчылар су кырына җайлашты. Сакчы Олонсо биштәреннән савыт чыгарып, су алды да иң башта Карадәрвишкә бирде. Дәрвиш йотлыгып, су эчте. Калган су белән битен сөртте, бер күзен юеш кара чүпрәк белән бәйләп куйды.
Үсмер чабан бик игътибарлап, юлчыларның ни кылганын карап торды. Үсмергә бу чулак кешене кайдадыр күргәне бар кебек тоелды. Ә-ә, куй ыстаны янындагы баганага ябыштырылган сурәттә шушы юлчы ясалган лабаса! Бу кабахәтнең кайдалыгын хөкемдарларга әйтеп, ул каһарман булачак, баеп китәчәк!
Үсмер атын кинәт борып, җан-фәрманга чаптырды. Өлкән чабаннарга барып, нидер әйтте дә кала ягына очты.
Юлчылар хәл алгач, кузгалып, олы юлга чыкты.
Шәһәр ягыннан тузан күтәрелгәне күренде.
Юлчылар акрын гына атлый. Олонсо артына борылып, шәһәр ягына карады. Аны офыкта күтәрелгән юл тузаны борчый иде. Тояклар куптарган тузан иде ул.
Атын яндырырдай булып чабып килеп, үсмер чабан әйдәвендә унлап нөкәр9 юлчыларны урап алды.
Чабан ярсыган атын тыя төшеп:
– Менә ул – юлбасар Педро Бургос! – дип кычкырды. – Мин аны
таныдым! Ул сукыр түгел, үзен танытмас өчен күзенә чүпрәк бәйләгән.
Нөкәрләр башлыгы бөереннән чыккан аваз белән юлчыларга кычкырды:
– Кузгалмагыз! Хәзер багарбыз.
Ул ияреннән сикереп төште, Карадәрвишнең күзендәге чүпрәген
салдырып ташлады. Кулындагы киндерне сүтеп, киндердәге юлбасар Бургос сурәтен күрсәтте.
– Охшаган! – диде куа килүчеләрнең берсе.
– Шул! – дип кычкырды нөкәрләр башлыгы. – Бу Педро Бургос...
Алыгыз!
Нөкәрләр юлчыларны чолгап алды.
– Рәхмәт сиңа, егет! – диде баш нөкәр. – Әйдә, безнең белән хөкемдарлар янына, сине анда олы бүләкләр көтә!

Ике юлчыны да атларга атландырып, нөкәрләр шәһәр тарафына чабып китте. Шәһәр урамына керделәр. Карадәрвишнең сыңар кулын атка такканнар. Юлдашы янәшәдән атлый. Халык аларга таш атып кала. Ара- тирә нөкәрләр Карадәрвишнең аркасына камчы оралар. Аның әрнүле чырае да кырыс халыкның күңелен йомшарта алмады.
Дәрвиш тарафына каргыш сүзләре очты.
– Кәрваннарны талаучы, корабларны яндыручы Педро Бургосны тагын тотканнар!
– Үлем юлбасарга!
Гаебе булмау сәбәпле, нөкәрләр Олонсоны азат итте. Аның юлдашын зинданга алып кереп киттеләр. Олонсо бичара остазы төрмәгә кереп киткәннән соң, озак кына басып торды-торды да үз юлы белән юнәлде.
Ул шәһәр читендәге ярым-җимерек сыман йорт хәрабәләре янында җайлы урын табып, ял итәргә ятты. Бик нык арыганлыктан, тиз йокыга китте.
Аны татлы йокысыннан сөрән тавышы уятты.
– Хөрмәтле шәһәр халкы, ике атнадан соң урта мәйданда Педро Бургос атлы ата карак, юлбасарны җәзалап үтерү мәрәсиме булачак. Күрми калмагыз, ишетми калмагыз, килми калмагыз!
Сакчы Олонсо сикереп торды, ул урам буйлап китте. Капкаларда Бургос сурәтләре. Халык һәр сурәт янында тукталып, гәп кора.
Сакчы Олонсо рәсем янына җыелган кешеләр тарафына багып әйтте:
– Мөселманнар! Зиндандагы кеше юлбасар түгел! Ул Педро Бургос түгел! Аллаһ исемен әйтеп, ант итәмен! Валлаһи, аның гаебе юк! Ул карак түгел!
Олонсо дәвам итте:
– Әгәр дә сез гөнаһсыз кешене җәзалап үтерәсез икән, үзегез гөнаһка батачаксыз!
Сөрәнченең Олонсога ачуы килде:
– Шул каһәр суккан килмешәкнең бугазыннан тагын бер сүз чыкса, мин аның үзен зинданга атачакмын!
Сөрәнче камчысы белән Олонсоның сыртына орды да чаптырып китеп барды.
Сакчы Олонсо камчы сызганнан хасил булган ярасын тотып, рәнҗү катыш нәфрәтле аваз чыгарып, иелеп төште. Кешеләр салмак кына тарала башлады.
Мәчет капкасы янында Олонсо басып тора. Ул кулын алга сузып, хәер эсти. Кемдер аңа бер кыерчык икмәк бирә, кайсыдыр алма суза, кемдер учына бакыр акча салып китә. Нөкәрләр аны мәчет яныннан куып җибәрде.
– Китеп олак моннан, әрәмтамак! – дип, аның артыннан кычкырып
калдылар.
Бичара Сакчы Олонсо моннан кусалар, тегендә барып басты. Ары
йөгерде, бире чапты, тоткынны якларга алынучы табылмады. Олонсо хәер сорашып, җыйган бар ризыгын зиндандагы дустына – Карадәрвишкә илтә китте.
Менә ул зиндан капкасы янына килеп җитте. Баштанаяк коралланган нөкәрләр, кешеләрне капкага якын китерми. Кулына төенчек тоткан Сакчы Олонсоны да алар сөңгеләрен юлына аркылы куеп туктатты.

– Тоткын-бичарага мин бераз гына тәгам китергән идем, – диде Олонсо кыюсыз гына.
– Кит моннан! – диде сөңгече. – Тоткыннар белән күрешү, аларга ризык тапшыру тыела!
– Бу нинди ил инде? – диде Олонсо, кыюланып. – Ә шәһәр әһелләренең хокуклары кайда? Ул гаепле булган очракта да, аның кешелек хокуклары юкмыни бу илдә? Аның ризык кабул итәргә, тәгам ашарга хокукы бар лабаса!
– Әйтелде бит: ярамый! – дип кычкырды сөңгече.
Олонсо әйтте:
– Әгәр дә ул ашамаса, зиндан идәненә сузылып, ачлыктан җан тартса, ике атнадан соң, сез кемне җәза мәйданына алып барырсыз икән соң?..
Шәһәр халкы олы бәйрәмгә, кеше үтергәнне карарга әзерләнә. Әгәр ул бәйрәмгә хәтле үлсә, сез шәһәр халкын олы ләззәттән мәхрүм итәчәксез! Халык моны гафу итмәс! Баш калкытыр!
Сөңгечеләр шиккә калды, алар үзара киңәшә башлады. Озак кына киңәш- табыш иткәннән соң, сөңгечеләр башлыгы әйтте:
– Әйдә, кыерчыкларын алыгыз да, юлбасарга кертеп бирегез! – диде.
Карадәрвиш әле генә нөкәр алып кергән төенчекне тешләп, сыңар кулы белән калтырана-калтырана чиште. Ипине сындырды. Ипи эченнән бер кечкенә пәке белән кәгазь килеп чыкты.
Тоткын читлек өстендәге сакчыларга күренмәскә тырышып, бер янга посты.
Ул авызына ипи тутыра, үзе кәгазьгә язылганны укырга маташа.
Чәйнәвеннән туктап, язуны кат-кат укыды.
«Сир, син Гарәбстанда Коръәнне яттан өйрәнеп, хафиз булдың. Коръәнне синең кебек моңлы мәкам белән укучы юк. Сине мөселман кешесеннән аерып булмый. Менә шушы пәке белән син үзеңә үзең сөннәт яса. Ярасы төзәлеп беткәч, кычкырып азан әйт, моңлы итеп Коръән укы. Мәйданнарда йөреп, мин синең юлбасар түгеллегең, мөселман кешесе икәнлегең турында кычкырырмын. Ант итәмен ки, мин сине зинданнан йолып алачакмын!
Синең сакчың Олонсо булыр», дип язылган иде кәгазьгә.
Тоткынның йөзе тантаналы рәвештә яктырып китте.
Бармаклары белән пәкенең үткенлеген тикшереп бакты. Сөннәт пәкесе Гали кылычыдай үткен иде.
Карадәрвишнең киеренке йөзе чалшаеп килде: ул үзен-үзе сөннәтләде.
Бер атна узар-узмастан, Базар Мәйданындагы калкулыкка басып, юлдаш Олонсо халыкка эндәште:
– Мөселманнар! Минем юлдашым харами Педро Бургос түгел! Ул чын мөселман кешесе, әлхәмдүлиллаһ. Аның һичбер гаебе юк, әфәнделәр. Барып карагыз зинданга, ул чын мөселман кешесе буларак, кечкенәдән сөннәткә утыртылган. Сез беләсез, карак Педро – ул чын христиан, сөннәтсез. Бургос ике куллы иде. Бу бичараның бер кулы юк! Чын мөселман буларак, ул сөннәткә утыртылган!
Мәйданга җыелган кешеләр шаулаша башлады.
Кемдер:
– Ул Педро белән бер чыбыктан сөрелгән! – дип кычкырды.

Кайсысыдыр:
– Аттыр моннан, килмешәк! – дип акырды.
Өченчесе тегеләренә каршы төшә:
– Чыннан да әллә ялгышлык бармы бу эштә? – дип, кешеләрне хафага салды.
Олонсо аңлады, ул бәндәләрнең күңеленә шом өстәде, икеләнү уятты. Бәндәләр икегә аерылды, аларның яртысы тоткынны яклый, канга сусаган икенче яртысы юлбасар Педрога үлем тели иде. Олонсо аларны Базар мәйданында калдырып, шәһәрнең үзәк мәйданына барып, тагын сөрән салды:
– Мөселманнар! Аның гаебе юк, ул Бургос түгел, аның исеме Исрафил, ул чын мөселман кешесе! Аның сөннәте бар, әфәнделәр!
Олонсо Хөкемдарлар йорты каршында да шул ук сүзләрне кабатлады.
Эңгер-меңгер җиткәч, ул тагын кунар урын эзли башлады. Кәрвансарайлык акчасы булмау сәбәпле, шәһәр читендәге, зиндан янындагы мәчетнең намаз бүлмәсендәге келәмгә ятып йоклады. Аны таң алдыннан иртәнге намазга уяттылар, ул тәһарәт алды, башкалар белән бергә намаз укырга әзерләнде.
Мәчетнең мөәзине азан әйтә башлады, Мөселман шәһәренең өстендә, кәрвансарайлар, манаралар очында йөз тавышлы азан йөзде.
Зиндан эченнән дә азан әйткән тавыш ишетелде. Бу – Карадәрвиш
тавышы иде. Ул көчле матур аһәң белән азан әйтә. Башка манаралар аңа кушыла.
Мөселманнар мәчеткә җыела башлады. Бөтенесе дә туктап азан тыңлый.
Имам сәерсенгән, каушаган.
– Гаҗәеп матур тавыш! – диде имам. – Каян килә бу азан? Кем, кайсы мөәзин шундый могҗиза ясый?
Голамә сокланудан гаҗиз булган, барысының да йөзе балкый иде.
– Бу теге зиндандагы тоткын Педро шулай азан әйтә, диләр.
– Бургос түгел икән лә ул, аны ялгыш тотканнар, ди бит. Бу Педрога охшаган мөселман кешесе, ди.
Олонсо тараткан хәбәрдән соң халык фикере икегә аерылды. Баш казый үлем җәзасын кире какты. Бераз сабыр итәргә боерды.
Зиндан капкасы янына азан тыңларга халык җыелган. Халык арасыннан бай киенгән бер сәүдәгәр килеп чыкты.
Сәүдәгәр үзенең яраннары белән иртәнге намазга килгән иде.
– Гаҗәеп бер мәкам! – диде сәүдәгәр.
Аның янына Олонсо килде. Сәүдәгәрнең колагына кызып-кызып, нидер сөйли башлады. Шуннан соң сәүдәгәр сакчы нөкәрләр башлыгына әйтте:
– Хөрмәтле тәкъсир, гаделлекне якларга алынган адәми зат, бу мөәзин белән күрешергә рөхсәт итче!
– Ярамый! – диде баш каравылчы.
Сәүдәгәр яшертен генә Башлыкның учына акча сонды:
– Зинһар, тәкъсир... – диде.
Башлык сакчыларга:
– Үткәреп җибәрегез бу әфәндене! – дип боерды.
Сәүдәгәр капкадан узды. Ул Карадәрвиш белән байтак сөйләште һәм тоткынның Педро Бургос түгел, мөселман кешесе Исрафил булуына нык ышанды. Зинданнан чыккач, сәүдәгәр турыдан-туры Гадел Мәхкәмә Йортына китте.
Гадел Мәхкәмә йортындагы тәбәнәк өстәлләр янында хөкемдарлар утыра иде. Сәүдәгәр хөкемдарлар каршысына аягүрә баскан. Аның аякта торуы мәгърур, җиңәсенә ышанган яклаучыныкына охшаш иде.
– Әссәламегаләйкүм!.. – диде мәгърур сәүдәгәр. – Мин постаулар,
киек-җәнлек тиреләре белән сәүдә итүче алтын тәхетле Җучи олысының ватандашы буламын. Азиядә, Фрәнк илләрендә, Һиндстанда сәүдәм бар. Исемем Турай. Хәзерендә минем хаҗга китеп барышым. Хаҗ юлында йөргәндә, бер колны азат итәсем килә.
– Машалла, бик хуп, алтын тәхетле Җучи Олысының сәүдәгәре Турай хаҗи, машалла, – диде баш казый.
– Сезнең зинданда бер тоткын бар. Аны юлбасар, ата җинаятьче Педро Бургос дип атыйлар...
– Әйе, ул юлбасарны без бер атнадан җәза мәйданында...
– Тәкъсирем! Ул Бургос түгел, аның исеме Исрафил! Тәртипләп сөйләргә рөхсәт итегез, зинһар.
– Дәвам ит, Турай сәүдәгәр, – диде казый.
– Беренчедән, Педро – христиан кешесе. Мәгълүмдер ки, христианнарның барысы да сөннәтсез, хөкемдарларым. Мәгълүмдер ки, юлбасар Бургос зинданда утырганда, Коръән уку түгел, гел атасы-анасы белән сүгенеп, көфер сүз кычкырып яткан. Мин бичара Исрафилның ничек итеп гүзәл мәкам белән Коръән укыганын тыңлап килдем. Һо-о, тәкъсирем! Мин дөньяны әйләнеп чыккан кеше. Бер җирдә дә болай итеп, матур, куәтле тавыш белән азан әйткәннәрен ишеткәнем булмады... Хөкемдар әфәнделәр, чыгарыгыз аны иреккә, аның гаебе юк!
Урамда җыелган халыкның шаулаганы ишетелде:
– Тоткынны азат итегез!
– Ул Бургос түгел! Ул мөселман кешесе!
– Ишетәсезме, халык таләп итә! – диде Турай сәүдәгәр. – Сез аның сөннәтен тикшердегезме?
– Тикшердек, тәкъсир, – диде утырышчылар.

– Һо-о, әлхәмдүлиллаһ,
Исрафил хәзрәтләре сөннәтле!
– Ярый, – диде баш казый. – Турай сәүдәгәр хәзрәтләре, без Исрафил мөәзинне сезнең карамакка йөз алтын бәрабәренә зинданнан чыгарабыз.
– Шөкран, тәкъсир! Аллаһ сезгә юлдаш булсын! – диде Турай сәүдәгәр.

(Дәвамы бар)

9 Нөкәр – ярдәмче, хезмәтче, йомышчы.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев