Мур кырылышы (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Мәкерле хәйлә

Әмир Тимернең тәхетханәсе.
Сәмәрканд каласында пошаманлык хөкем сөрә иде. Әмир Тимер
яраннары арасында балтасы суга төшкән оста кебек чарасыз хәлдә утыра.
Күгелташ:
– Әмирем, анда Шираз шаһиншаһы Әлмансурдан тагын илчеләр килгән, – диде.
– Ни булыр бу? Ни өчен Әлмансур мин яудан чыгуга артымнан ук илче юллаган? Киңәшегез, яраннарым? – диде әмир Тимер.
– Илчеләр бик күп бүләкләр алып килгән! – диде Күгелташ.
Карадәрвиш салмак кына әйтте:
– Бүләкләрне кабул итәргә кирәк! – диде дә әмир Тимерне яраннарыннан аерып, бер читкә алып чыгып, яшертен сүз әйтте. – Тәкъсирем, бу – шаһиншаһның бер хәйләседер, мөгаен. Үзең җиңгән патшалыклардан да син шаһиншаһ Әлмансурдан алган байлык кебек ганимәт алганың булмады. Ул сине җиңеп, биргән байлыгын кире кайтарырмын, дип уйлый, күрәмсең.
Хәйләгә каршы хәйлә кирәк, әмирем. Шаһиншаһ Әлмансур бүләк-санак белән алдап-йолдап, арка ягыңа төшәргә маташмыймы?
– Ул нинди хәйлә, пирем?
– Син хәзер үк куй бәрәнен бугазлат та, бер чүмеч җылы бәрән канын эчеп бетер. Илчеләр кергәндә, ятып тор. Без сине сырхау, дип игълан итәрбез. Бәрән канын эчкәч, синең йөзең ап-ак булыр. Хәлең китәр, эчең борып авырта башлар. Күрсеннәр илчеләр: шул канны кос. Син тагын да агарырсың. Алар әмир Тимер үпкәләрен косып бетерде, ул инде бу дөнья кешесе түгел, дип уйлап, сөенеп кайтып китәр һәм шаһларына синең үлем ястыгында ятканыңны җиткерер. Шаһиншаһ гаскәрен таратып, тыныч кына яшәп ятканда, син зур гаскәр белән яуга чыгарсың, шаһ Әлмансур Ширазга
гаскәр туплап өлгергәнче, каланы басып алырсың.
Әмир Тимернең күңеле кытыклана башлады, ул бу хәйләнең уңышлы чыгасына инде хәзер үк ышанган иде. Әмир Тимернең куанычы йөзеннән күренде.
– Йа хуп! Яраннарым!
– Әмереңне көтәм, әмирем, – диде Күгелташ.
– Тиз булыгыз, куй бәрәне суеп, бер чүмеч канын миңа китерегез.
– Баш өсте, йөзем түбән, тәкъсир! – дип, Күгелташ йөгереп чыгып китте.
Әмир әйтте:
– Чыгып әйтегез, илчеләр бераз көтсеннәр. Әмир Тимер каты хаста, бераз хәл алсын, аннан соң чакырырбыз, диегез. Озак тормас, күреп калыгыз, диегез.
Карадәрвиш эшне тиз тотты:
– Җиз тас, комган, тастымал, су алып килегез! – дип боерды.
Хезмәтчеләр чыгып йөгерде, озакламый кушкан нәрсәләрне алып
керделәр. Эчкә уздылар. Алар Карадәрвиш кушканны үти иде. Әмир Тимер чаршау артыннан чыкты. Ул агарынган иде. Эчен тотып, тәхетенә кырын ятты.
– Илчеләрне чакырыгыз!
Күгелташ ишек тарафына кычкырды.
– Шираз шаһиншаһы Әлмансурның илчеләрен кертегез!
Мостафа илчеләрне алып керде. Алар йола буенча авыру әмир каршында баш иде. Тимер чынлап ыңгыраша иде. Карадәрвиш Тимернең баш очында ясин укый башлады.
– Бисмиллаһ ир-рахман ир-рахим. Йәә сиин...
Баш илче кыюсыз гына хаста янына килде.
– Бөек зафәр иясе әмир Тимер. Хастаң узар булсын! – диде баш илче.
– Амин! – диде кунаклар.
Баш илче әйтте.
– Әмир Тимер җәнаплары! Шираз шаһиншаһы Әлмансур хәзрәтләре солыхның дәвамлы булуын теләп, сиңа вә синең хатыннарыңа ошбу һәдияләрне юллады. Зинһар, ихластан биргән бүләкләрне кабул итсәң иде.
– Әмир Тимернең хәле начар, – диде Карадәрвиш.
Тимер укшый башлады. Тас алып килделәр, комган белән су тотып тордылар. Әмир Тимер чаршау артына кереп, мул итеп таска кан косарга тотынды. Чаршау артыннан хәлсез Тимерне алып чыктылар, кырын яткырдылар. Хезмәтчеләр, илчеләр күрерлек итеп, тасны алып чыгып киттеләр. Анда кып-кызыл кан чайпала иде.
Баш илче куркынган кыяфәттә:
– Лә хәүлә вә лә куәтә! – диде.
– Бүләкләрегез өчен әмиребез Тимер чиксез рәхмәтләр әйтә, ләкин аның бүләкләрдә галәкәсе2 юк инде, – диде Күгелташ.
– Васыятен әйтеп өлгерсә, ярар, – диде Карадәрвиш.
– Кичерегез могтәбәр илчеләр, – диде Күгелташ.
Баш илче аягүрә басты.
– Әйдәгез, кайтып, шаһиншаһка бу хәбәрне ирештерик, – диде илче.
Әмир Тимер телгә килде:
– Үләм! Бәхил калыгыз... яраннарым... 

Күгелташ, Мостафа илчеләрне озата чыгып китте. Хаста янына, илаулап, хатыннары, җарияләр керде. Алар артыннан Күгелташ күренде.
– Әмирем, җаным бәгърем, ни булды сиңа? – диде Мәликә.
– Сау-таза йөргән кеше шулай кинәт егыламы? – дип сорады Түкәл.
– Мин берни дә белми калдым... – диде Сарана.
– Ханым бикәләр, әмиребезнең хәле авыр. Зинһар, аны борчымагыз, – дип дәвам итте Күгелташ һәм сүзен йомгаклап әйтеп куйды: – Бикәләр! Сез чыгып торсагыз, яхшырак булыр.
Хатыннар, җарияләр чыгып китте.
Алар чыгып китүгә әмир Тимер саф су белән авызын чайкый башлады, салкын су эчте. Аңа хәл керә башлады.
– Фу-у, чыннан да, үлә яздым! – диде әмир.
– Елга бер тапкыр җылы кан белән ашказанын пакьләндерү озын гомергә сәбәпче була, тәкъсирем, – диде Карадәрвиш.
– Хәзер үлеп ашыйсым килә! – диде әмир Тимер.
Күгелташ:
– Кыздырылган бәрән ите белән кымыз-буза сезне көтә, тәкъсир, – диде.
Тимер үләргә яткан кеше булып шундый ышандырырлык итеп кыланды ки, илчеләр генә түгел, үзенең якыннары да моңа инанган иде. Хәер, Тимернең күз буулары бәрән каны белән генә бетмәде. Ул берничә тапкыр үзенең үлүе турында халык арасында, сарайдагылар арасында ялган хәбәр тараттырды. Аның үлгәнен ишеткәч, кем сөенә, кем көенә, кем битараф кала – әмир шуларны хисапка ала, һәм бу мәгълүмат алга таба эш йөрткәндә,
тегеләрнең язмышларына сизелерлек тәэсир итә килде.

2 Галәкә – бәйләнеш, игътибар, кызыксыну

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: