Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)

Романның башын монда басып укыгыз.

Әйе, яшәргә дигән өмет белән аяк басты Җиһангөл үзбәк җиренә.
Җиһангөл, чыгып, капка ачкан хатынга ияреп, өйгә атлады. Хатын артына борылып карамый гына сорау бирде:
– Гыйлемең турында таныклыгың бардыр бит, сеңлем?
– Бар, апа.
– Булгач! Тагын ни кирәк?! Борчылма бер дә... безнең яктан килгән халыкның эшсез калганы юк монда. Үзбәк хатын-кызлары хөкүмәткә эшләми алар. Бала тудыралар, бала багалар, ир карыйлар, өйләрен тәртиптә тоталар. Ирләре шуны таләп итә. Хатынын эшкә йөрткән ир затын бик булдыксызга 
саныйлар, хәтта хөрмәт итмиләр, шуңа бу гарьлекне күтәрергә бөтенесе дә әзер түгел. Ә безнең халык өчен чикләр юк. Эшләсеннәр генә.
Хатын чынлап та Зәйнәп исемле булып чыкты. Ул кызны, әйтерсең, гомере буе белә, чит санау уенда да юк иде. Сөйләнә-сөйләнә ишегалдына чыгып самоварына утлы күмер өстәде. Бакчасыннан өзеп-өзеп кереп, җиләк- җимешләрен тезде.
Чәй янында кыз моннан ерак түгел генә Пенжикенд исемле шәһәр барлыгын белде. Сәмәрканд белән Пенжикенд арасы 48 чакрым тирәсе икән. Ике арадагы кышлаклар йә үзбәк иленә, йә таҗик иленә карый. Машина бик йөрми, ди, әмма Сәмәркандка, бик тырышканда, җәяүләп тә барып җитәргә мөмкин, ди. РОНОга ук барасы була икән әле.
Иртән аны хуҗа хатын шәһәр юлына чыгарып, хәерле юллар теләп озатып калды.
Халык мәгарифе бүлегенә ул бик кыенсынып, үз-үзе белән көрәшә-көрәшә барып керде. Каян инде аңа мәктәпләрдә эшләү! Мамык җыярга озатсалар да, риза булыр иде, мөгаен. Аның башында һаман апасының сүзләре бөтерелде: «Урысча да белмисең бит...»
Кыз арыган иде. Гүя көн дә арыган иде. Гасырдай сузылды, үтеп китә алмады. Җиһангөлнең һәммә мәшәкатьне үткәнгә олактырасы килә иде. Аның, гомумән, «риза»дан башка сүзе калмады кебек.
РОНОда аны өлкән генә бер агай каршылады. Кыз аның каршысында «урысча белмим, урысча белмим» дип, һаман бер сүзне эчтән кабатлап басып торды.
Ул кызның белеме турындагы таныклыкны әйләндерә-әйләндерә карады да:
– Җиһангөл атлы икәнсең. Һай, килешле исем кушканнар да соң үзеңә, ә! Ә мин Канчура Юлбаевич булырмын, – диде, күзлеге өстеннән карап. – Йә, ни эш корырга килдең? Нинди эшкә осталыгың бар, сеңелкәш?
Җиһангөл бер мәлгә аптырап калды.
– Печән чаба беләм, утын кисәм, бала карый алам. Пешерәм-юам... – дип тезеп китте.
– Тагын? – дип гаҗәпләнеп һәм хәйләкәр елмаеп, кызга төбәлде мөдир.
– Тагын... өй җыям, идән юам.
– Туктале, сеңлем, мәктәптә алган гыйлемеңне күрсәт.
– Үзбәкстан ССРның 1926 елда төзелгәнен, ул вакыттагы башкаласы
Сәмәрканд икәнне беләм... – Монысын ул Үзбәкстанга чыгып китәр алдыннан гына тарих укытучысыннан барып сорашкан иде.
– Афәрин! – дип сузды мөдир. – Димәк, сезнең бөтенесен белергә теләгегез бар.
– Тагын шигырь сөйли беләм. Күп ятладым...
– Йә, йә... Җырлыйсың дамы?
Җиһангөл бер мәлгә кайсыннан башларга икеләнеп торды. Аннан башын
югары күтәрә төшеп көйләп җибәрде:
Шомлы җилләр исәләр өстебезгә,
Үч тойгысы йөрәкне җилкетә.
Канлы сугыш ачтык без дошманнарга,

Билгесез язмышлар безне көтә.
Әйдә, эшчеләр, Изге яуларга.

Марш, марш алга, Ирек дауларга!
Оялчан бер кыз түгел, арыслан йөрәкле сугышчы иде ул гүя.
– Арт-и-ист! – дип сузды мөдир. – Сездәй кадрлар кирәк безгә, бик кирәк! Укытучы артист та булырга тиеш ул! Кадер кышлакка юлларбыз үзегезне, ризамы? – дип кызның күзләренә төбәлде.
– Нишләрмен соң мин анда? – дип сорап куйды кыз, берни ишетмәгәндәй. Ул чынлап та мөдирнең сүзләрен колак яныннан үткәргән иде.
– Укытырга, әлбәттә. Җиденче сыйныфка кадәрле укытучыларыбыз җитешми. Риза түгелсез мәллә? Наданлык сукырлыктан яманрак, сеңлем. Ул афәттән котылырга кирәк безгә ничек тә. Татар кызлары да ярдәм итмәсә, кем булышсын тагын. Татарлар монда үз кешеләр. Явыз Иваннан, чукындырудан качканнар. Ни дисәң дә тел бер, дин бер. Дини гыйлемнең нигезе нык бездә. Мәдрәсәләр Бохарада да, Сәмәркандта да, Хивада да эшләп тора. Тик заман үзгәрде. Дөньяви гыйлем дә кирәк... Әйе, сүзебез татарлар хакында иде бит әле. 1865 елда инде Төркестанда биш меңләп татар яшәгән. 1920-30 еллар арасында гына да ачлыктан качып, күпме халык килгән.... Аннары да. Йә, ярар, ризасыңдыр бит?
Җиһангөл телен йоткандай сүзсез калып, мөдиргә текәлеп торды.
– Риза микән инде?.. – диде ул эчке сөенечен яшерә алмыйча. – Ләкин бит мин русчаны бик үк яхшы белмим.
Кыз күңелендәге көрәшне күрсәтергә теләмичә, Канчура Юлбаевичның көләч күзләренә тутырып карап торды. Ниндидер өмет тулы ышаныч чалымлана иде аларда. Шуңадырмы, Җиһангөлне кыюлыгы җиңде, эчтән генә: «Барыбер дә башлангычта укыта алырмын кебек әле...» дип уйлап куйды.
– Телне җитәрлек белмәү берни дә белмәү дигән сүз түгел әле. Өйрәнерсең шунда, балалар белән бергә... Беркем дә бөтенесен белеп тумаган... Иң мөһиме – укый-яза беләсең, – диде мөдир, аны юатырга теләгәндәй. – Ә укытучы ул, сеңлем, хәреф танырга өйрәтүче генә түгел, балаларның акылы үсәргә тиеш. Мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнергә тиешләр. Наданлык белән көрәшү җиңел булмас. Ә сезнең яктан килгән кызлар тумыштан чып-чын укытучылар. Булдыралар алар. Димәк, марш, марш, алга! – Ул ниндидер уеның җебен югалткандай, тәрәзәгә карап торды да кызга борылып сорады: – Туктале, бездә яшәп яңа совет хакимиятен ныгытучы, мәгарифебезне җайга салучы милләттәшләрең турында ишеткәнең бармы синең?
– Юк, – диде кыз, башын аска иеп. Әйтерсең, ул нидер урлашуда тотылды. Йөрәге еш-еш тибә башлады.
– Халык мәгарифе комиссары вазифасын үтәүче Шәһит Әхмәдиев хакында, 1920 елда ачылган Шәрык мәгарифе институты директоры Габдулла Мостакаев турында, мәсәлән, берни дә ишеткәнең юкмы?
Кыз бу юлысы башын гына селкеде. Эчтән генә: «Юк булгач, юк инде», – дип җилкә башларын сикертте. Аннан Ульяна апасы сөйләгәне исенә төшеп: – Мин үзбәк классигы Алишер Нәвоине беләм, – диде шыпырт кына. Үзенең коты очты: берәр шигырен сөйләргә кушмасын тагын. Нигәдер ул берсен генә
дә хәтерли алмады хәтта.
– Монысы әйбәт, монысы бик хуп, – дия-дия мөдир сүзен йомгаклаганчы
ук ул шофёрына кычкырды: – Бәкер!
Чем-кара чәчле, кара туткыллы, кырыс карашлы, усаллыгы кыяфәтеннән үк күренеп торган шактый озын буйлы егет ишек төбенә кереп басты. Мөдир аңа боерулы тавыш белән:

– Бу Җиһангөл исемле укытучы кыз булыр. Син аны хәзер үк Кадер кышлакка илтеп куярсың, – диде. Мөдир янә кызга төбәлеп сөйләвен дәвам итте:
– Ул якларда табигать бик матур. Багъстанга тиң. Таулар... Бездә таулар да төрле: кайсыларын кош-корт ярата, кайсыларына бөркетләр оя корыр урын тапмый. Төсләре белән дә бер-берсенә охшамаганнар: күкләре, сорылары, ямь-яшелләре бар. Эре-эре ташлы-кыялылары, гәрәбә комлылары... Биекләре, таучыктай күренгәннәре... Әйдә, боларын үз күзләрең белән күрерсең... Ә бит биек тауларны хәтта җилнең, болытларның юнәлешен үзгәртергә сәләтле, диләр...
– Тауларны чиксез ярата икән бу кеше, – дип уйлап алды Җиһангөл. Мөдирнең әле сүзе бетмәгән иде:
– Балалар да шул таулар кебек инде... Игътибарлы, илтифатлы булыгыз
аларга, сеңлем... – дип йомгак ясады ул һәм кинәт тынып калды.
Кыз мөдирнең ни әйтергә теләгәнен шунда ук аңлады.
Җиһангөл салкын карашлы, эре гәүдәле үзбәк егете янәшәсенә кыюсыз гына
кереп утырды. Нигәдер үз энекәшен исенә төшерде. Ул да шундыйрак. Кыяфәте белән бераз бандит кавеменә охшап тора. Үзе, әлбәттә, яхшы укый. Китапны ачып кына карый: барча гыйлем башына кереп кенә утыра гүя. Җиһангөлләр сыйныфына каршы якта гына иде аларның сыйныфы. Көр, калын, шәп тавышы һаман ишетелә сыман. Мәктәп директоры да ят кеше түгел: әниләренең энесе. Шуңадырмы, ул Әхмәтне бер дә күздән яздырмый. Тикшереп кенә тора. Еш кына:
– Кер әле, малай, сүзем бар, – дип, кабинетына да чакыргалый. Кыз аның озын линейкасы белән өстәлгә суга-суга сөйләшкәнен ишек артына гына качып тыңлады бервакыт. Директор ишек ачып, аны чыгарып җибәргәч тә:
– Ну, үткен! Хулиган булыр бу! – дип борчулы кыяфәттә башын кашып басып калды.
Хәер, шуклык җитәрлек инде малайда. Еш кына ул апасына да боерык бирештерә:
– Әйдә, апа, кар базыннан катык алып чыгып бир әле, каймагын күбрәк сал, – ди.
– Әни күрсә... Орышыр бит..
– Үзем сөйләшермен, – дип кенә җибәрә малай.
Хәзер менә шундый көйсез һәм ач балалар берәү генә түгел, сыйныф саен
егерме берәү булачак бит... Күбрәк тә булмаса әле.
Дөрес, энесен артыгын иркәләде кебек әти-әнисе. Нишләсә дә, сүз
әйтмәделәр. Ә монда килгәнче ул, Макаренко фикерләрен эзләп тапты. Кырыслык һәм назны бүлүдә чама хисе, кыл урталык, ниндидер гармония биш яшьтә дә, алты, җиде яшьтә дә – һәрвакыт булырга тиеш, дигән ул.
Җиһангөл тәрәзәгә күз төшереп алды: өрек, йөзем-виноград куаклары арасыннан үтеп баралар икән. Ачык тәрәзәдән ят табигатьнең сәер, әмма хуш исле һавасы ургылып кергәндәй тоелды. Кызга бераз куркыныч булып китте.
– Әнә, күрәсезме, сезнең мәктәп шушы була инде, – дип, алда торган тәбәнәк кенә йортка ымлады Бәкер.
– Тәрәзәсе дә юк мәллә соң?
Кыз шомланып сорап куйды. Егет тыныч иде:
– Нигә ул тәрәзә? – диде егет, серле карап. – Җәйләрен рәхәт анда, кояш
пешерми.
– Яктылык төшмидер бит?
– Ике якта ике ишеге дә ачык тора, шуннан кергән яктылык та җитә. Лампалар да бар. Монысы ярты бәла генә. Кышын ягылмавы менә кыенракка туры килер... Тик сезнең халык өчен куркыныч түгелдер анысы да. Сездә кышлар салкын, диләр бит. Имеш, кар көртләре өйләрне күмеп китә, кешеләр капкаларның өстеннән йөриләр, ди. Болай ук түгелдер инде, әлбәттә, бераз су кушалардыр...
– Һич арттыру түгел, суы тамчы да юк, чынлап та шулай, – дип җавап бирде кыз.
– Димәк, сезнең өчен монда бер куркыныч та калмас. Монда мин барын белеп торыгыз. Яклаучыгыз үзем булырмын.
– Миңа яклаучы кирәкмәс, дип ышанам...
Егетнең йөзе туфрак сипкәндәй каралып китте.
Ул арада машина балчык йорт каршысына килеп туктады.
– Әнә, директор каршыларга да чыккан, – диде егет, шомландыргыч карашы
белән кызга төбәлеп ишеген ачканда. Машина тәрәзәсе артында бер төркем бала-чага белән чәчен артка тараган, буйчан, яшь кенә ир заты басып тора иде. – Менә тагын бер мөгаллим китердем үзегезгә, – дип елмайгандай итте егет
кул биреп исәнләшкән арада.
– Исәнмесез! Мәрхәбә! Янә татар кызымы?
– Әйе, Җиһангөл булам мин, – дип, тыйнак кына җавап бирде кыз.
Шул мәлдә биш-алты яшьлек бер малай йөгереп килеп, Җиһангөлне кочып алды.
– Безнең мөгаллим! – диде ул, кызның кочагына кереп бетеп. – Сезнеке, әйе! – диде укытучы. – Ә исемең ничек синең?
– Бәхтияр.
– Ничәнчедә укыйсын?
– Укымыйм әле.
Җиһангөл бер читтә үзенә төбәлгән карлыгандай күзле балалар төркемен күреп алды. Алар аңа шулкадәр яратып төбәлгәннәр ки: күбесенең авызлары ачылып калган, чем-кара күзләре исә яп-якты нур чәчә иде.
И гөнаһсыз җаннар!
– Сез мине укытучыгыз итәргә, мине тыңларга, мин кушканны үтәргә әзерсез, күрәм. Мин дә сезне яратырмын! Һәрберегезне дә. Аллаһы Тәгалә ничек яратса – шулай кабул итәрмен. Сез минем кадерлеләрем булырсыз... – Җиһангөл бу сүзләрне күңеленнән әйтә-әйтә Бәхтиярның чәчләреннән сыйпады.
Директор, малайны каерып алып, башы белән генә читкәрәк китәргә ымлады. Бәхтияр теләмичә генә иптәшләре ягына юнәлде.
– Бик хуп, бик хуп. Димәк, математиклар булды дигән сүз. Физикларыбыз бар. Инде биолог та китерсәгез, бер борчу да калмый безнең.
– Аттестатыгызны күрсәтә алмассызмы, сеңлем? – Директор нигәдер ишегалдында ук сорыйсы итте.
Кыз тиз генә сумкасыннан гыйлеме турындагы таныклыкны табып алды да ир-атка сузды.
– Менә ул.
Директор ачып карады да:
– Сез миңа завуч китердегез, димәк, – дип, елмаеп, Бәкергә күз ташлап
алды. Җиһангөлнең йөрәге жу итте. Ничек инде завуч булсын ул? Беренче сыйныфларга хәреф өйрәтергә кушсалар – бер хәл!

– Минем башлангычта укытасым килә, – диде кыз кыюсыз гына.
– Башлангычларда Сафия ханым укытыр, минем хәләл җефетем, ә менә завуч бик кирәк безгә. Менә монда математикадан таныклыгыгызда бишле утыра, димәк, расписание төзү сезнең өчен әллә ни кыен булмаска тиеш...
Җиһангөл чамалады: директор да, аның хәләл җефете дә укытучылыкта үзе кебек үк тәҗрибәсезгә охшап торалар... «Бергә-бергә өйрәнербез, Алла боерса. Бәлки, курыкмаска да кирәктер...» – Монысын аңа эчке бер тавыш пышылдады.
– Сез безнең тәкъдимгә ризасыздыр бит? – дип сорады директор.
Кыз башын селкеде. Ниһаять, йөрәге үз урынына кайткандай булды. Шуннан соң гына аны бирегә алып килгән егет теләр-теләмәс машинасына юнәлде. Бәкернең кыз янәшәсендә күбрәк буласы килү теләге сизелеп тора иде. Тик Җиһангөл әлегә бик җаваплы минутлар кичерә, шуңа егетнең игътибарын ул абайламый да калды сыман.
Җиһангөлнең күз алдыннан әти-әнисе, энесе Әхмәт, Гөлфизә апасы, ак маңгайлы сыерлары, көтүлекләр, кырлар, эскертне ат белән түгел, сәнәк белән өюләр, колхозның иген амбарлары, молотилка, ашлык өстендә үлек кебек йоклап ятучы уполномоченный, ике тәгәрмәчле кул арбасы – тагын әллә ниләр йөгереп үтте.
Әнисе төннәр буе йон эрли, сугышчыларга җылы оекбаш-бияләйләр бәйли иде. «Бәлки, берәрсе әтиеңә дә эләгер әле», – дип елмайганда, бөтен бите нур белән тула. «Ходай шулай кушкан, балалар, урлама, алдама, кешегә яманлык теләмә», – дип, үзенчә яшәвен белде ул. Үз тырышлыклары аркасында каты ачлык күрмәделәр кебек алар, һич югы исән калдылар.
Бабасы кебек оста чабата тукучы авылда да юк. Җиһангөл чабата астына башак салып алып кайтыштыра. Кайчакта йокы симертүче уполномоченный күрмәгәндә, ашлыкны яшереп тә калдырыштыралар. Аны төн уртасы үткәч кенә килеп алалар. Имәннән ясалган кул тегермәнендә тарттырып, шуннан аш пешерәләр иде. «Юкка гына читкә таралмаган инде авыл халкы...» – дип уйлап куйды ул. Ә уйлар агыла да агыла, алар аны һаман ычкындырырга теләмиләр иде.
...Ә теге уполномоченныйны – «йокы чүлмәге»н мактап кына торалар. «Яхшы сүз еланны да оясыннан чыгара, – ди ахирәте Рәкыйга. – Гел яхшы сүз генә әйтик без аңа. Ышансын безгә. Сизенә күрмәсен».
Теләмәсә дә, тамак хакына әнә шулай әз-мәз урлашырга өйрәнде кыз. Ә әнисе мулла гаиләсендә үскән. Ул мондый эшкә бара алмый, ишетсә дә, дер калтырый башлый. Димәк, Ходай шулай кушкандыр, ди дә үлем көтеп ач утырырга да риза.
Салам урлау һич тә ат урлаудан ким түгелдер. Урламас идең – өй түрендә зур мич тора. Адәм баласының һәр кышкы көне шул мич авызына төбәлгән. Басудан төнгә әллә ничә кат әйләнә иде Җиһангөл. Ул күтәреп кайткан саламны көлтә генә дию аз, көшеле белән дисәң, бәлки, дөресрәктер дә. Салам терлек-таруга ризык кына түгел, өй җылыту өчен төп ягулык та иде. Ә бит салам күз ачып-йомганчы янып бетә. Аның җылысы да шуның кадәр генә. Туңып үлмәстән ярый инде барыбер дә. Шушы зәмһәрир кышлардан качып та чыгып китмәде микән халык үзбәк-таҗик якларына? Әтисе дә, бәлки, шуңа каршы килмәгәндер. Кызгангандыр Җиһангөлне. Җылыда яшәсен, җылы сөяк сындырмый, дигәндер. Тәне тулы ярчык булгангамы, гел өшеп йөри торган иде бит ул.
Җиһангөл үзе дә сизмәстән, кул мускулларын тотып-тотып карады. Аның авыр эштән бала чакта ук ике кулының да мускуллары өзелгән, шуңа чүпрәктәй йомшап, асылынып торалар иде.
– Кечкенә генә арба алыйк та сыерны җигик мәллә, кызым? – дип карады аңа әнисе бервакыт.
– Юк, әни, ул безне ашата, шул җиткән, – дип җавап бирде кыз. Печәнне ул киерелә-киерелә чапты: әтисенең чалгысы үткен, пакусны тәмам пеләш калдырып бара иде. Өйгә дә ул елга буйларыннан чапкан печәнне ике тәгәрмәчле арба белән үзе ташыды. Бер тапкыр әнисенә колхоз ат бирде бирүен, тик камыт сугып әрнүгә төшкән ат иде, бичара. Бик хәлсез, дөресрәге, эшкә яраксыз, сафтан чыккан иде. Әнисе аның авыртуларын, әрнүләрен җиңә алмасына ышангач, кире илтеп тапшырды...
Кыз янә ябык беләкләренә карап алды һәм:
– Мин Сезнең тәкъдимгә бик ризамын, – дип җавап бирде.
Җиһангөлне Ташбай картка фатирга керттеләр. Бөтен йөзе көлеп торган чандыр карт укытучы кызны бик гаҗәпләнеп күзәтте. Тыйнаклыгын күрепме: – Ай-һай, бик яшьсез бит әле, балаларны тыңлата алырсыз микән соң? Малайлар, һай, шук та соң, кызлары да тик тормаслар, – дип куйды. – Хәзергеләр – замана балалары башкачарак шул, тәрәзәдән урамга күз сал
әнә: чатыр чабалар...
Ул озак кына сүзен дәвам итмичә, башын селкеп торды.
Җиһангөлнең күңеленә дә курку йөгерде. Әгәр дә аны тыңларга теләмәсәләр?
Санламасалар? Кайтып кына китәсе кала инде аннары. Шулкадәр зур юллар үтеп килүең дә тикмәгә генә булачак...
Ташбай картның Җиһангөлнең үзеннән бераз гына яшьрәк кызлары, дөресрәге, оныклары булуы кызның күңеленә бераз тынычлык өстәде сыман, чөнки ул да укытучысы белән бергә мәктәпкә йөриячәк, соң булса да уң булсын дигәндәй, беренче сыйныфка керергә әзерләнә иде.
***
Җиһангөл мәктәпкә тиз ияләште, һәр балага олыларча, үз тиңе итеп карарга өйрәнде. Балалар да әллә уйларын укый, әллә күңелләре сизә: яратуын беләләр һәм шуңа ярату аша җавап кайтаралар иде. Бер дәрес калдырмый йөрүләренә башка укытучылар гаҗәпләнүдән туктамады.
– Яшь, чибәр кызларны балалар ярата ич инде, сәбәбе шул гына, – дип ачыклык кертте директор хатыны педсоветка җыелгач.
Ничек булса да, Җиһангөл шат: иң мөһиме – укучылары дәресне бирелеп тыңлый. Төшенеп бетермәсәләр, китап-дәфтәрләрен күтәреп, хәзер укытучы янына килеп җитәләр иде. Дәресне белмәгәндә дә, ситуациядән үпкәләтми- рәнҗетми генә чыгарга тырышты. Бала-чага бала-чага инде: үпкәләшеп, төрткәләшеп алсалар да, ачу саклау юк, шунда ук оныталар иде. Бу гадәтләрен Җиһангөл бигрәк тә ошатты.
Кайчакта:
– Ярый балалар белән эшлисе, югыйсә бу тәрәзәсез бинадан артыңа карамый чыгып качарлык, – дип куя ул эчтән генә.
Вакыт-вакыт аның тәрәзәгә төбәлеп, мәктәп тирәсендәге тут агачларына карап торасы килә. Дәрес өчен күпме көч-илһам алыр иде бит алардан. Биектәге җимешләренә күз текәп, соклана-соклана утырырлар иде балалар да. Табигать үзе дә тәрбияче ләса. Балалар гасыр кичкән агачның: «Гомерегез җимешле булсын өчен сез дә тырышыгыз!» – дигәнен аңларлар иде, шәт.
Юк шул инде, уңга карасаң да – дивар, сулга карасаң да – дивар...
Ә беркөнне укучылары дәресләр беткәч, өйләренә таралышты. Җиһангөлнең 
дәфтәрләр өемен күтәреп кайтасы килмәде. Шунда – мәктәптә үк эшен бетерергә уйлады. Күзе хата эзләсә дә, күңеле тынлыкны кабул итмәде. Бу тынлыктан күңеленә әйтеп-аңлатып булмаслык шом йөгерде. Җиһангөлнең күңел күзләре ачылып киткәндәй тоелды: шау-шуда, балаларның шат авазында икән лә аның чын бәхете. Шушы бәхете тартып китергән икән лә аны монда. Язмышына ни язылганына канәгать ул. Мең шөкер итә белә.
Тик үзбәк телен яхшылап төшенеп бетмәве аркасында үзе дә кыен хәлгә калыштыра иде. Беркөнне өйдә үзе генә чагында Бәхтияр килеп керде. Үлчәү сорарга килгән икән. Укытучысының төшенеп бетмәвен чамалаган малай, әле бер йодрыгын, әле икенчесен күтәрә-төшерә тәки аңлатты бит. Икәүләп көлештеләр ахырдан. Икенче елны башлангычларның беренче сыйныфын аңа бирделәр, Бәхтияр шул сыйныфта укый иде. Җиденчеләрдә математика да алып барды. Завуч та булды. Укытучы булу бик кыен да, бик кызык та икән: дәрес – дәрескә, тәнәфес тәнәфескә охшамаган. Балалар да төрле: бер ишесе керде генә, икенчеләре инде чыгып китә. Иң мөһиме: үзен дә, ул укыткан фәннәрне дә балалар ярата, һәр дәрес аларда кызыксыну уята иде.
Расписаниене бөтен көчен куеп төзеде, хәтта баш миенең кызурак эшләвен тоеп алды, ватман кәгазьне коридордагы тактага беркетеп куйды да кем дә булса берәр сүз әйткәнне көтә башлады. Озак көтәргә туры килмәде аңа, сыйныф бүлмәсенә директор кагылды:
– Ай молодец та соң бу татар кызлары! Ай молодец та, – дип мактады ул аны тантаналы тавыш белән. Җиһангөлнең өстеннән тау төштемени!
Укулар башлангач шул мәгълүм булды: мөгаллимнәрнең белем дәрәҗәсе һич мактанырлык түгел, бигрәк тә математика укытучысы еш кына аннан ярдәм сорый, алтынчы-җиденче сыйныфларда укучыларга дәресне тиешенчә бирә алмаганга борчыла, кайбер мисал-мәсьәләләрнең чишелешен тапмаганга көенә иде.
Ә бер тапкыр РОНОдан инспекторлар килеп төште.
– Ярдәм ит, – дип атылып керде Сәрвәр Җиһангөлгә.
Әлбәттә, ярдәм итте кыз. Алдан һәммәсен әзерләп, дәресне укмаштырып
чыктылар. Директор да канәгать елмайды. Шулай да әллә Җиһангөлнең бәясен күтәрергә теләпме, әллә математигының йомшаклыгыннан файдаланыпмы:
– Син бүтән аңа ярдәм итәм, дип әйтмә, аш ясасын, барыбызны да симез куй итеннән пешкән шурпа белән сыйласын башта, – дип куйды.
– Иртәгә үк табын әзерлим, ит алып киләм дә шурпа пешерәм, – дип гаепле кыяфәттә ризалашты математик.
– Шаярталар алар, берни кирәк түгел, – дип уңайсызланып, әрсез тәкъдимне кире какты Җиһангөл. Хезмәттәшләренең алыш-бирешкә корылган вазгыять тудыруларыннан бит алмалары алсуланды хәтта. Намуссызлыкка өйрәтмәде аны әтисе белән әнисе. Киресенчә, булдыра алганча, ярдәмчеллеккә өйрәттеләр. Шул мәлдә ул нигәдер авылдагы күршеләрен исенә төшерде. Милиция теге чакта, икенче көнне алар йортына тентү белән килгән. Тапканнар бит печәнне. Штраф салганнар үзләренә. Шунда әнисе: «Шулай буласы билгеле иде инде, кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә, диләр, тик безнең бер гаебебез дә юк. Күршене сатмадык. Кеше рәнҗетмәдек», – дип чын күңеленнән сөенгән иде.
Шулай итеп, ул коллективта иң гыйлемле укытучы һәм завуч булып китте.
Кызны фатир хуҗасы Ташбай агай да үз күрде. Дөрес, кайчакта ул шикчел сораулар биреп куйгалый:
– Безне җәдидләштерергә килдегезме? – ди. «Әлхәм», «Фәләкъ» сүрәләрен беләсеңме? – дип сорый. Җиһангөлнең бисмилла әйтеп, табын янына утыруын, амин тотып торып китүен күргәч, тынычлангандай була. Күпмедер вакыт үткәч, янә шул хәл кабатлана.Ташбай агай колакка катырак. Ядрә тигәч, сыңар үпкәсен дә кисеп алганнар, шулай да исән кайткан. «Аятелкөрси», «Әлхәм»не сугышта да теленнән төшермәгән. Окоптан башын күтәреп, ерактагы каенлыкка төбәлгән саен, их, исән-сау кайтсаммы, бу сугыш афәтләрен бөтен кышлак яшьләренә сөйләр идем. Кешеләр күңелендә сугышка ачы нәфрәт уятыр идем, дип уйлаган. Тик дөнья күргән ир-егетләр карт чинар төбенә җыелышып, кызып-кызып башларыннан үткән хәлләрне сөйләшкәндә, авызын да ачып япмаган. «Өйдә дә шулай ул, без аның сугыш кырында ниләр майтарып йөргәнен бер дә белмибез. Яралары сызламаса, ыңгырашмас та иде әле бәлкем», – ди карчыгы.
Кыз да аның сугышта тирән җәрәхәтләр алуын ишетеп белә, шуңа нинди сорау бирүенә карамастан, бер тамчы да үпкә сакламаска тырыша. Карт:
– Җир өстендәге һәммә явызлык динсезлектән, имансызлыктан килеп чыга, безне динебездән аермагыз, берүк, – дип кисәтә. Бу хакта сөйләшкәндә ,Җиһангөлнең күңеле шомлана. Бу хакта кычкырып сөйләшергә дә ярамый иде бит туган илендә. Монда да җилләр шулайрак исә. Югыйсә, балаларны кача-поса гына намазга өйрәткәннәрен ишетеп-тоеп тора.
Карт оныгы белән икесен бер дә аермады. Ни пешсә – шул уртак булды. Бер сәкегә урын җәйделәр. Җиһангөл картны үз әтисенә охшатты, бигрәк тә холкында әтисенең чалымнарын күрде. Хәер, аларның икесендә дә бер уртаклык бар: алар сугыш афәтләрен кичеп, сау ук булмаса да, илгә исән-имин кайтып егылган затлар иде.
Ташбай карт та какча гәүдәсендә җилфердәп торган буй-буй сызыклы күлмәген киеп, урамдагы эскәмиягә чыгып утыра, күзләрен зур ачып, озак итеп, баеп барган кояшка карап тора. Сүрән кояш нурлары күзләремә файдалы, ди. Көндезләрен Коръән китабын кулыннан төшерми, намазын калдырмый. Бернинди ыгы-зыгыларга катнашмый. Бик сирәк һәм бик аз сөйләшә. Күрәсең, бөтен дөньяны яндырган сугыш афәте янында бүгенге тыныч тормышның вак-төякләре аның өчен бөтенләй дә игътибарга лаек түгелдер, дип уйлый Җиһангөл... Кайчакта ул үзен япа-ялгызы хис иткәндәй тоела.
Җиһангөл бервакыт карттан сорады: «Ялгыз кеше сыман гел үз уйларыгыз белән генә яшисез кебек сез...» – диде. Сүзне дәвам итеп, карт аңа шундый хикәят сөйләде: «Бер аксакалдан:
– Болай ялгызлыкта яшәргә ничек сабырлыгыгыз җитә сезнең? – дип сораганнар.
– Мин беркайчан да ялгызлыкта яшәмәдем. Минем һәрвакыт сердәшем бар: ул – Аллаһы Тәгалә. Ходам минем белән сөйләшсен, дисәм – Корьән укыйм. Ә үзем аның белән сөйләшергә теләсәм – догада булам, намазлыкка басам, – дип җавап биргән».
Карт күзләрен кыса төшеп, кызга төбәлеп, сорап куйды:
– Акыллы әйткәнме?
– Акыллы әйткән, – диде Җиһангөл, намаздагы әти-әнисен күз алдына
китереп.
– Хәзергеләрнең дингә кизәнүләре дөрес гамәл түгел, кызым. Тик бу хакта
кычкырып әйтергә генә ярамый... Тегендә, сугыш кырында бер атеист та күрмәдем мин. Окопта, дога укыганда, солдатларның телләре телгә йокмый иде... Монда кайткач кына, ничек атеист була алыйм инде, җә?
Кызның әтисе белән әнисе сөйләгәннәр исенә төште. Алар да нәкъ шул 
сүзләрне әйттеләр түгелме?! Ә бит баксаң, Ташбай карт та, әтисе дә дөнья күргән кешеләр, тормышның, сугыш афәтенең ачысын татыган затлар.
Җиһангөлнең күз алдыннан кинокадрлардай тезелеп, әтисе сөйләгән вакыйгалар үтте.
Ватан сугышында Ташбай агай кебек үк әтисе дә пленга эләккән. Әтисе исә... Сугыштагы үлекләр өчен чокыр казыганнар алар, мәетләрне шунда ташып күмә барганнар. Бер тапкыр Корбангали агай пленнан качкан. Бик тыныч төн булган ул. Тирә-як тып-тын, әйтерсең, җир өстендә тынычлык хөкем сөрә. Әйтерсең, аждаһадай сугыш афәтен тураклап атканнар да кешеләр тып-тыныч йокыга талган. Үзе качып бара, үзе шулай уйлый икән.
Тотканнар, әлбәттә. Бик каты кыйнаганнар аны. Бөеренә типкәннәр. Бөтен дөньясына ышанычын югалткан. Җир өстенә, кешеләргә... Тик исән калган. Көннәрдән бер көнне «Тагын тәвәккәлләп карыйсыңмы әллә, Корбангали?» – дип, ул үз-үзенә сорау биргән. «Әлбәттә, ычкынырга кирәк! Өеңдә сине Әсмабикәң җиңеп кайтуыңны көтә. Йә, әйт, яратасыңмы син аны?» – Монысын аңа эчке бер тавышка ияреп, өмете әйткән. «Яратам!» – дип пышылдаган Корбангали. «Балалар көтә... Аларны да яратам», – дигән.
Кабат качкан Җиһангөлнең әтисе. Бераз ышыклана төшкәч, биек кенә бер карама төбенә барып чүмәшкән. Офыкка карап җибәрсә, атка атланган ике кеше якынлашып килә икән. Мылтыклы ди үзләре. Якынлаша төшкәч, ул аларның офицер погоннарын күреп алган. Ир куак төбенә сеңеп киткәндәй булган. Беттем, дигән ул. Шунда үләргә язган икән тәки.
– Табак есть?
Ир сискәнеп киткән. Башыннан менә-менә сикереп төшәрләр дә кыйный башларлар, дигән уй йөгереп үткән. Үзе тиз-тиз куен кесәсен капшый башлаган. – Есть, – дигән ул. Эчтән генә уйлаган: «Җаным кебек саклап йөрткән тәмәкем бар минем. Тик ул да жәл түгел. Үземә генә тимәгез!» Ә тегеләр ат өстеннән төшәргә уйламаганнар да. Ир фикерләгән: «Бу юлысы кыйный башласалар, үтерегез мине, исән калдырмагыз, диярмен». Үзе тиз-тиз тегеләргә
тәмәкесен сузган. Кәгазен дә чыгарган. Тегеләрнең авызы ерылган.
– Бар син, егет, – дигәннәр тегеләр, – ашык, тиз югал күздән! Без сине
күрмәдек, син – безне... Аңладыңмы?
– Аңладым... – дигән ул, сөенечтән башын кагып.
Әзрәк атлап киткәч тә атарлар дип уйлаган Корбангали. Йөрәге кыйтганың
теге ягына ишетелерлек итеп типкән. Аягындагы агач башмагы бармакларын кыскан. Үлекләр җыйганда аларга махсус шундый башмак кидергәннәр. Ир алга йөгергән. Шактый киткәч кенә артына борылып караган:
– Ашык! – дигәннәре янә колагына бәрелгән. Ерак-ерактан суык җил аңа шушы авазларны түкми-чәчми китереп тапшырган.
Шунда Корбангали ант иткән: «Илемә исән-сау кайтып җитсәм, өемә ни йомыш белән керсәләр дә, борып чыгармас идем», – дигән. Һәм әйткән вәгъдәсендә торган ул. Гомере буена бер генә кат та бу мәсьәләдә күңеленә кер төшерми. Әниләренә дә шул сүзне кабатлый: «Әгәр дә мин юкта сорап килүче булса, берәүнең дә гозерен кире какмассың, ишетсен колагың...» – ди.
Җиһангөл хәтерли әле: алар авылына мәктәп салырга урыс гаиләсе килде. Атаның ярдәмчеләре – ике уллары, әниләрен дә ни сәбәпледер үзләре белән алганнар иде. Корбангали агай аларга түр якны бирде. Шунда төзүче гаилә ел буе яшәде. Беренче көнне үк әтисе әнисенә болай диде:
– Сыерыңны савып кергәч тә, беренче чынаякны тутырып, Федяга бирәсең, ишетсен колагың... Икенчесен – Валентинага...
Парлы сөтнең, шулай итеп, беренче дүрт чәркәсе фатир төшүчеләргә эләкте. Бәрәңге базына төшсә, беренче тулы чиләк Фёдорлар өчен чыкты. Әниләре беркайчан каршы төшмәде, кушканны һич карусыз үти барды. Ирен исән күрү шатлыгыннандыр, мөгаен. Ә Федя ап-аек көенчә һаман:
– Как вас отблагодарить? – дия-дия елый иде. Аларга ихтирамын ул башкача да сиздерергә тели: эш беткәч, капчыкка тутырып, йомычка ала кайта иде. Бөтен баз өсләре гәрәбәдәй йомычка белән тулды. «Мунчада су җылытырга булса да ярар», дип, аны үсендереп тә җибәрде әнисе.
Шушы гаилә аларга ун баш суган алып килде. Җиһангөлгә шуны бакчага казып утыртырга куштылар. Утыртты кыз. «Нигә чыкмый икән?» дип, шактый аптырап йөрде. Беркөнне Валентинаны бакчага алып чыкты. Тегесе күрүгә көлә башлады: кире ягы белән утырткан икән бит Җиһангөл. Суганны дөресләп утыртуга үсеп тә китте. Кыягы белән рәхәтләнделәр ичмасам. Көзен орлыгын да җыеп алдылар.
Урыслар киткәч, авыл көтүен көтәргә ике малай, бер кызларын ияртеп, чувашлар килде. Әлбәттә, Корбангали агайга фатир төште алары да.
– Сүз әйтәсе булма, – диде ул хатынына. – Сүзне аны бөтен кеше әйтә ала. Бөтен кешенең авызында сүз бар. Ул бит сатып ала торган әйбер түгел...
Әйтәме соң инде әнисе?! Иренең бар гозерен үтәргә әзер булып, баш кагып торуын гына белде ул.
Җәй эссе килде. Көтүче хатыны Җиһангөлгә бик сәер тоелды: ул баш түбәсен ялтыратып кырып алган иде.
– Чәчсез матур түгел икән, үстерегез сез аны, – диде кыз аңа, җаен туры китереп. Чуваш хатыны һич аптырап тормады:
– Нигә ул? Болай да эссе бит әле, – дип җавап бирде.
– Катык күп бездә, катык белән юарсыз, – дип карады кыз.
– Катыкны ашарбыз без, чәчкә әрәм итмәбез, – дип куйды хатын.
Алар киткәч, керәшен авылыннан килгән укытучы кыз тора башлады.
Ульяна исемле. Ульяна белән Җиһангөл бер сәкедә йокладылар. Табында бары бергә, югы уртак иде. Җиһангөл аны үз апасыдай яратты. Укытучыдан укырга-язарга өйрәнде. Ул дәрес әзерләгәндә, каләмен тотып, кыз да өстәл янына килеп утырды.
– «А» хәрефен яратсаң, калганнарын яратырсың, – диде укытучы. Үзенең дәрес планнары яза торган дәфтәренең артын ачып куйды да кызга хәреф язу серләрен өйрәтте. Ул дәфтәр артына «Б» хәрефе дә сыйды. Ул гап-гади итеп аңлата һәм кызны аның бу осталыгы сокландыра иде. «Менә шулай, тормыш юлы ул мәктәптән башлана», – дип елмаеп куйганда, ике бит уртасында да күз төшәрлек чокырлар хасил була иде. Шул елмаюы Җиһангөлне аеруча тырыш булырга өйрәтте кебек. Ул тиз арада җөмләләр яза башлады. Дәфтәре тиз тулды. Аннан аңа әтисе кайлардандыр дәфтәр юллап алып кайтты.
Урамга чыксалар, укытучы кызга көзге коелган яфраклар арасыннан юлчы яфракларны табып алырга куша. Җиһангөл бермәлгә аптырап кала:
– Бөтенесе дә бертөсле бит, – ди, сукмакка текәлеп карый-карый.
– Юк, – ди Ульяна апасы, – юлчыга аңа юл тузаны күбрәк ябышучан. Шунда ук табып бирә кыз тузанлы яфракларны.
Укытучының күпне белүе кызны тәмам һушсыз итә. Алар «С» хәрефен
язарга өйрәнеп утырганда булды кебек, идән астында тычкан кетер-кетер нидер 
кимерде. Бераздан ул аларның аяк астына ук чыгып басты. Кыз кычкырып җибәрде.
– Курыкма, тычкан тими ул, – дип юатты укытучы.
– Курыкмыйм, җирәнәм, пычрак бит ул, – диде кыз.
– Тычканнар пычрак булмый. – Ульяна апасы моны ышанычлы итеп әйтте.
– Алар бик чиста җәнлекләр. Үзләренең тиреләрен юып-ялап кына торалар. Хәтта койрыкларын да чип-чиста тоталар. Ярты гомерләре юынып үтә, ди. Мәче юкка гына шулай тычканнарга мөкиббән дип уйлыйсыңмы әллә син, сеңлем?
Кыз авызын ачып калды. Шул мәлдән соң ул тычканнарга да табигать баласы итебрәк карый башлады. Ә табигатьнең үз балаларына кайда да тормыш бар икән... Тормыш һәр җан иясе өчен шул ук: үтермәсәләр кайда да яшәп була икән.
Ә бит әтисе сугыштан әйләнеп кайткан балаларга да җиңел түгел иде: гаилә кителеп, ирләре, абый-әтиләре үлеп калган һәркем алардан көнләште. Әйтерсең, абыйларын, әтиләрен Җиһангөл сугышка төяп җибәргән. Әйтерсең, алар Җиһангөл аркасында яу кырында үлеп калганнар... Әйтерсең, яшь хатыннарның толлыгына, барча балаларның ятимлегенә Җиһангөл гаепле. Әтиле тормышка кызыгып яшәүчеләр көннән-көн күбәйде. Ә бит берәү дә чоры шундый димәде: әтисезләргә үзенчә авыр булса, әтилеләр дә үз хәлләрен үзләре генә белә иде.
Һәм монда да кышлакка авылдагы кебек үк атнага бер тапкыр телсез кино килә, аны монда да елый-елый карыйлар икән... Әнә шундый күз яшьле киноларда күрештерер өчен ул урамның теге башындагы Вәсил абыйсыннан укытучы Ульянага күпме хат ташыды. Кызның кибеткә чыкканын сагалап кына тора иде бит егет... Ни алсын инде: йә шырпы, йә тоз сатып ала. Сарайдагы кисмәк тоз белән тулды тәмам. Аннан егетне армиягә алдылар. Таза бәдәнле, сөлектәй егет Диңгез флотына эләккән. Өч ел армия хезмәте Ульянасы өчен бер сынау булгандыр. Кызның яше дә бара, ул Вәсилдән олырак та иде. Ә туйларына кайта алмады менә Җиһангөл...

Дәвамы бар.
 

"КУ" 7, 2020

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: