Логотип Казан Утлары
Роман

Кая чабасың, гомер юртагы? (ахыры)

Икесенә дә уртак бәхет насыйп булачагы беленде: Гөлзәрия балага узган иде. Ир белән хатын арасын тагы да якынайта торган яңа чор — бәби көтү чоры башланды...

Романның башы монда.

22

Габделнур теләгенә иреште: алты ел парта артында утырып (бер ел хәзерлек

курсларын да кертеп), ал-ялны белми китап кимереп, университет белән тулай

тораклар арасында киләп сарып йөреп, яшь кешеләргә хас булган бик күп күңел

ачуларның байтагыннан үзен мәхрүм итеп, укуын төгәлләде, түшенә ромбик

такты. Әйе, аның хыялы тормышка ашты. Мөмкинлеге булып та, кылынмыйча

калган гамәл дип үкенерлеге юк. Чит-ят арасында да, туган-тумача каршында

да йөзе ак. Әти-әнисенең дә уллары белән горурланырга хакы бар — ил-көн

алдында йөзләренә кызыллык килмәслек итте.

Баштагы айларда ул, кош тоткандай шатланып, аягы җиргә тимәгәндәй

очынып йөрде, чөнки җилкәсеннән тау төшкәндәй булды. Аны хезмәттәшләре,

таныш-белешләре, бүлмәдәшләре, агай-эне — барысы да чын күңелдән

котладылар, мактау сүзләрен жәлләмәделәр. Андый вакытларда егетне әйтеп

бетергесез шатлык-куаныч, тыштан сиздермәскә тырышса да, эчке бер горурлык

хисе биләп ала иде. Әйе, тырышты-тырмашты — гыйлем дигән дәрьяның

кечкенә генә бер елгасын ерып-йөзеп чыкты.

Ул үзенең икенче бер уй-хыялын да тормышка ашырды — гаилә корып

җибәрде. Бер күрүдә үк күңеленә хуш килгән сөйкемле кызны үзенеке итте.

Телдән әйтмәсә дә, Гөлзәрия дә аны яратты шикелле, юкса кияүгә чыкмаган

булыр иде. Кеше почмагында булса да, егет үз тормышларын җайга салды.

Шулай итеп, аның буйдаклык дип аталган йөгәнсезлек чорына, кайда туры

килсә, шунда — кафе-ашханәләрдә тукланып яисә тулай торакта коры-сары

белән тамак ялгауларына да чик куелды.

Әмма Габделнурның күңелендә үзе генә белгән, хатынына да әйтергә базмаган

борчу барлыкка килде: бу — университет бетергән башы белән, каргаборын

күтәреп, электрик булып эшләп йөрүе. Дөрес, кулдашлары, хезмәттәшләре

тарафыннан ул үзенә карата мыскыллы яисә кимсетүле караш тоймый. Ләкин

арада төрле кеше бар бит.

Беркөнне участокта мастер аңа эш кушты да китеп барышлый гына әйтеп

ташлады:

– Син төзелеш техникумына укырга кер.

Габделнур аңа ни дип җавап бирергә дә белмәде. Хәер, ул башта моңа әллә

ни игътибар итмәде, бернинди әһәмияте булмаган гадәти сүз уйнату кебегрәк

кенә кабул итте. Ә бераздан, төптәнрәк уйлый башлагач һәм мастер чыраенда

чагылган мәкерле елмаюны да исенә төшергәч, аны бертөрле гарьләнү хисе

биләп алды. Димәк, кара эчле бу адәм аның университет хәтле университет

бетерүен бер тиенгә дә санамый. Чөнки төзелештә бу гуманитар белемнең

кирәге юк. Янәсе, монда төп көчләрне төзүче-инженерлар институтын яисә,

һич югы, төзелеш техникумын тәмамлаган белгечләр тәшкил итә. Ә синең

университетың, тарих бүлегең чүп кенә, янәсе.

Югыйсә электр цехында да, участокта да аның йөзенә бәреп, бәгыренә

тиярдәй итеп авыр сүз әйткән кеше юк иде әле. Киресенчә, алар Габделнур

белән горурланалар шикелле тоелды аңа. Кайберләре, бәлки, көнләшәләрдер

дә, әлеге мастер кебек уйлаучысы да булгандыр. Ләкин берәү дә моны ачыктан-

ачык әйтергә җөрьәт итми. Аннары, трест һәм идарә күләмендә дә укыган эшче-

яшьләрне гел мактап телгә алалар. Бригадирлардан, партия оешмаларыннан

егет-кызларны укуга тартуны таләп итәләр.

Ә барыбер дә мастерның әлеге сүзләре аны уйланырга мәҗбүр итте. «Мин ни

өчен укып йөрдем соң? Алга таба үсү мөмкинлеге булмагач, минем тырышып-

тырмашып алган дипломымның нигә кирәге бар? Әнә шул салмыш баштан

мыскыл иттерү өчен генәме?»

Ул хәзер, үзенең белеменә бәрабәр бүтән эш эзләп, һич кенә дә бу төзелеш

идарәсеннән китә алмый: кая гына барса да, яңа кеше булачак, хәтта шушы

ук трестта калса да. Бөтенесен өр-яңадан башларга, абруй казанырга тиеш

булачак. Трестның төзүчеләр хәзерли торган үз училищесы бар. Узган ел

Габделнурны шунда тарих укытырга дәшкәннәр иде — ризалашмады. Партком

секретаре урынбасары, кабинетына чакыртып, аны трестның мәдәният йорты

директорлыгына кодалаган иде — аннан да баш тартты. Быел ЖБИга кадровик

кирәк булуын ишеткәч тә, егет ул урынга дәгъва кылмады. Шушы ук идарәнең

кадрлар бүлегендә эшли алыр иде, ләкин әле Митрохинның китәргә җыенуы

сизелми. Димәк, үз сәгатең сукканны көтәргә генә кала. Чөнки аны бу идарәгә

бәйләп тотучы иң мөһим нәрсә — фатир чираты. Габделнурның да чираты елдан-

ел югары үрмәли. Аның бөтен өмете — әнә шул исемлекнең беренче битендә үз

фамилиясен күрү. Чөнки хәзер ул гаиләсе өчен дә җаваплы, кашым да күзем,

маңгаем да үзем дип дөньяның артына тибеп кенә яши алмый. Дөрес, бөтен

ир-ат халкы да аныңча фикер йөртми булса кирәк. Идарәдә эшләүче бик күп

хатын-кызлар үзләре фатир чиратында торалар, толлар аңлашыла, ә күбесенең

ирләре бар. Габделнур исә хатыны алган фатирда яшәүне күз алдына да китерә

алмый. Ул Гөлзәриядән, син эшләгән җирдә фатир бирәләрме, дип, беркайчан

да сораячак түгел. Шунлыктан, һичкемгә, һичнәрсәгә карамый, шушы идарәдә

үз эшен дәвам итәргә мәҗбүр иде. Эт өрә бирер, бүре йөри бирер, дигән

шикелле, берәүнең сүзенә карап кына ул хезмәт урынын, көйләнгән тормышын

үзгәртергә җыенмады.

Беркөнне взнос түләргә кергәч, аны партия оешмасы секретаре туктатты:

– Ашыкма, — диде ул, ведомостьны бер якка этәреп, акчаны сейфка

тыгып куйгач. — Октябрь бәйрәме җитә, доклад әзерләргә кирәк. Мин узган

ел үзем ясаган идем. Әзер текст бар барын, ләкин попугай кебек ел саен бер

үк сүзләрне кабатлыйсым килми. Әле докладны кем ясыйсы хәл ителмәгән,

шулай да баш өлешен һәм азагын әзерләү минем өстә. Син шуны әзерләп бирә

алмассыңмы?

– Ярар.

– Материал табарсыңмы?

– Тырышырмын.

– Ә уртасын, идарәдәге хәлләрне, эшләрнең торышын үзем оештырырмын.

Чөнки анда төрле бүлекләрдән, участоклардан мәгълүматлар җыярга кирәк.

Килештекме?

– Әйе.

Габделнур, озын-озакка сузмыйча, Митрохинның йомышын үтәде, аның

янына кадрлар бүлегенә керде.

– Булган бу, — диде партия оешмасы секретаре, текстны укып чыккач, аның

калын иренле зур авызы тагы да киң булып җәелеп китте: — Рәхмәт.

Митрохинның Гаделҗановны үзенчә янә бер сынап-тикшереп каравы иде

бу. Университет бетерү, диплом алу — яхшы нәрсә, билгеле. Ләкин әнә шул

җыйган гыйлемне тормышта файдалана, кирәге чыкканда белемеңне куллана

да белү — анысы иң мөһиме. Хәрби хезмәттә вакытта өлкән офицер Митрохин

моны яшь лейтенантлар килгәч ачык күрә иде. Аларның училищеда белемне

ничек үзләштерүләре, тормышка яраклаштырулары бик ачык чагыла иде.

Дөресен әйтергә кирәк, партия оешмасы секретарена кичәге студентның доклад

караламасы ошады. Хәер, ул аның диплом эше белән дә якынча таныш иде

бит. Материаллар җыйганда, егет аның белән дә киңәш-табыш итте, файдасы

да тиде шикелле. Митрохинның «киләчәктә бу кешене тиешенчә, белеменә

бәрабәр эштә файдаланырга кирәк» дигән ышанычы бермә-бер артты.

Габделнурга кеше почмагында эш юк иде. Ул ни өйдә, ни ишегалдында,

ни сарайда хуҗалар рөхсәтеннән башка нәрсәгәдер үзе башлап тотына алмый,

хәтта диварга кадак та кага алмый иде. Үз куышы булса, әле тегесен, әле

монысын караштырыр, нинди дә булса уңайлыклар тудыру хәстәрен күрер,

хатынына җайлы булуны кайгыртыр иде. Эштәге, күптән гаилә корган өлкән

хезмәттәшләренеке кебек дачасы да юк. Кыскасы, монда вакытны ни беләндер

үткәрергә кирәк иде. Габделнур китап укырга һәвәсләнеп китте. Әлбәттә, аның

укыган китаплары башлыча тарихка кагылышлы, ә Гөлзәриягә ул әдәби китап

кыстырып кайта иде.

Беркөнне ул соң кайтты.

– Ашым суынды бит, — дип каршылады аны хатыны. — Нишләп соңга

калдың?

– Ачуланмасаң, тагын кибеткә сугылдым әле, — диде Габделнур һәм

кулындагы китапларны өстәлгә куйды. — Бусы — Барлас Камаловның яңа

китабы.

– Ул җиңел яза, укуы рәхәт, бигрәк тә яшьләр турында күп яза.

– Монысы «Мөдир Саҗидә». Нурихан Фәттахныкы.

– Аны укыганым бар. Шәриф Хөсәеновның «Мәхәббәт сагышы»н да яратып

укыган идем.

– Яхшы повесть.

– Әбәү, монысы бигрәк калын.

– Монысы сиңа кызык булмас, тем более русча, «Татары Среднего Поволжья

и Приуралья».

– Әле һаман андыйларны укып туймагансың икән.

– Без бит университетта дөнья һәм рус тарихын гына өйрәндек. Үз халкыңны

да белергә кирәк ләбаса. Укыган саен, күбрәк беләсең, үз халкыңа хөрмәт тә

арта. Хөрмәт дигәннән, мин кайдадыр Наполеон сүзләрен укыган идем. Ул:

«Татар милләте белән дус булырга кирәк. Бу — бөек халык», — дигән. Тевтон

орденының бөек магистры да безнең бабайларга үзенең соклануын яшермәгән:

«Алар, татарлар, ышанычлы, төпле кешеләр, тормышта башлаган эшләрен

ахырынача җиткерәләр... Акыллы, көчле, гадәттән тыш чыдам һәм гаҗәеп

саглам, барысын да — яманын да, яхшысын да алдан исәпләүче милләт». Сүзен-

сүзгә, бәлки, төгәл әйтмәгәндер, ләкин төп фикере шулай.

– Фикер иясе, — диде өстәл тирәсендә мәш килгән хатыны, елмаеп, — бар

инде, юын.

Юынып, кием алыштырып, хәләл җефете хәстәрләгән гади генә, әмма бик

тәмле ризыкларны ашап-эчеп диванга утыргач, Габделнур, кулына кызыл

тышлы калын китап алып караштырып чыкты. Хатынының вак-төяк эшләре

беткәч, аны да үз янына дәште:

– Гөлзәрия, кил әле. Әнә борынгы әби-бабайларның киемен күрәсең

киләме?

– Әбәү, күлмәкләре бигрәк озын икән, аяк йөзеннән, — диде Гөлзәрия,

китаптагы рәсемгә карап. — Бу әбинең күлмәк итәге җирдән сөйрәлеп

йөргәндер.

– Ә менә бу биттә шәһәр кызлары.

– Бай балаларыдыр инде, алтын чылбырлары нинди озын.

– Калфаклары матур, әйеме?

– Әйе. Үзләре дә.

– Юк, синнән дә чибәр түгелләр.

– И-и сине...

Габделнур хатынының кыйгач кара кашларына, янып торган бит очларына,

чәкәндәге кукуруз орлыгы кебек тыгыз утырган, әмма ап-ак тешләренә, күпереп,

үзенә ымсындырып торган алсу иреннәренә сокланып карады.

– Кая, үзеңне бер пәп итим әле.

Гөлзәрия ишеккә күз салды:

– Хуҗалар килеп кермәсен...

...Укый башлаган китабының ахырына җитәрәк, Габделнур шундый юлларга

тап булды: «В.И.Ленин, Отто Гетчаның «Рус Төркестаны» китабын укыганда,

шуңа игътибар иткән: «...Казан татарларында 150 кешегә — 1 мәчет һәм 1 мулла,

русларда 1500 җанга 1 рухани туры килә; татарларда 1 мәктәп — 100 җанга,

православныйларда — 1500-3000 кешегә».

Габделнур моны үз авыллары мисалында да бик яхшы белә. Өч мәчет, һәр

мәчет каршында мәдрәсә булган. Үз төбәкләрендә малайлар һәм кызлар өчен

югарырак сыйныфлы аерым мәдрәсәләр булуын да ишеткәне бар иде. Язу

танымаган кеше юк иде алар авылында. Егетнең әти-әнисе дә гарәпчә таный,

латинча да укый белә, кириллицаны да чит итмиләр.

Аннары Габделнур киосктан алып кайткан газеталарны караштырды. Чир

китә, гадәт китми дигәндәй, ул дөнья, ил-көн яңалыкларына колак салмыйча

яши алмый иде. Аны Чаллыдагы автогигант төзелеше дә, Американың Вьетнамны

бомбага тотуы да, атаклы хәрби истребительләр конструкторы Артём Микоянның

үлеме дә кызыксындыра иде. Шуның өстенә әле спорт яңалыклары...

Кайчагында Габделнурга дөньякүләм, илкүләм вакыйгаларга, халык

язмышына кагылышлы уй-фикерләрен Гөлзәриягә әйтүе мәзәк сыман да тоела.

Тулай торакта яшәгәндә, алар егетләр белән нинди генә темаларга сөйләшмиләр

иде! Вакыт-вакыт бәхәсләшеп тә алалар иде. Хәзер бит ул берүзе. Ә аның үзен

борчыган, күңелендә генә йөрткән, хезмәтендә, күп кеше алдында, бәлки,

кычкырып әйтергә ярамаган уй-фикерләрен кем беләндер уртаклашасы килә.

Кызыкмы, әһәмиятлеме аның бу уйлары хатыны өчен? Ул кыз бала буларак та

үзгә кеше, аннары, гелән генә авылга, әнисе хозурына кайтырга күнеккәнлектән,

ире әйткәннәргә исе китәр микән? Көлмәсме? Һәрхәлдә, әлегә ул-бу сизелми,

аның сүзләренә битарафлык күрсәткәне юк. Аңлый булса кирәк иренең халәтен.

Әллә, кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, дип, ире белән

бер дуэт тәшкил итмәсә дә, сирәк-мирәк сүз кыстыргалап, түзеп торамы? Үзе

ул күбрәк эше, андагы хәлләр хакында сүз куерта. Габделнур эштәгене эштә

калдыра, аныкы өйгә ияреп кайтмый.

Әйе, иренең элек үзе өчен ерак һәм ят булган уйлар уйлап яшәвенә Гөлзәрия

башта бераз сәерсенсә дә, отыры ияләнә төште.

Ул кыз чагында авылда кошлар очканны күзәтергә ярата иде, бигрәк тә

карлыгачларның кичке уенын. Алар бер-беренең хәрәкәтен шулхәтле оста кабатлый

ки, сокланып туймаслык. Ир белән хатын да шулай булырга тиештер, күрәсең. Ул

ире белән шулай яши алырмы? Дөрес, тормыш уен түгел, ләкин тәңгәллек — бер

уй, бер теләк белән тереклек итү, гомер кичү булырга тиештер, дип уйлый иде

яшь хатын, «берлек барда тереклек бар» дигәннәр бит борынгылар.

Китап уку, бергәләшеп театрларга йөрү — рәхәт бер мизгелләр иде. Чөнки,

кайткач, алар әле бик озак фикер алышалар: артистларның уенын, спектакльнең

эчтәлеген, сәхнә һәм музыкаль бизәлешен энәсеннән җебенә кадәр күз уңыннан

үткәрәләр. Кайчагында үзара бәхәс тә куба. Ләкин Габделнур хатынына һәрчак

юл бирә, аның фикере белән эчтән килешмәсә дә, ярар, синеңчә булсын, бәлки,

син хаклыдыр, дип, эшне зурга җибәрми. Аңа, кайчандыр Алабугада режиссура

фәнен Мәскәүдә театр институтын тәмамлаган укытучыдан өйрәнгән кешегә,

спектакльнең теге яки бу уңышлары һәм кимчелекләре күренәрәк төшсә дә,

низаглашасы килмичә, телен тыя иде.

Шулай итеп, Габделнур әнә теге күңел бушлыгын күпмедер күләмдә тутырды

диярлек.

Шуның өстенә икесенә дә уртак бәхет насыйп булачагы беленде: Гөлзәрия

балага узган иде. Ир белән хатын арасын тагы да якынайта торган яңа чор

— бәби көтү чоры башланды.

Әлеге куанычлы хәбәр Гөлзәрия тарафыннан кыз кешедән ана кеше булу

чорына күчешне чагылдыручы эчке кичерешләргә бай олы вакыйга дип кабул

ителсә, Габделнур исә әхлакый үзгәрүгә, бер-беренең кадерен ныграк белергә,

бер-берен хөрмәт итеп яшәргә юнәлгән янә бер этәргеч булды. Дөрес, егет

кешедән кемнеңдер атасы булу процессы әле аңа таныш түгел иде. Яше белән

Гөлзәриядән өлкәнрәк булса да, ул бу сөенечле хәбәрне шатланып кабул итсә

дә, барыбер хатыны кебек бөтен барлыгы һәм тулылыгы белән кабул итә алмый

иде әле. Хатыны, үзен һәрдаим сиздереп-белгертеп торачак ул сабыйны йөрәк

астында йөртә бит (әле туганчы, тагын җиде ай буе йөртәчәк). Үзенең әти кеше

икәнен аңлау иренә соңрак киләчәк.

Ләкин шулай булса да, әле аталык хисләре аны бөтенләе белән биләп алмаса

да, Габделнур хәзер үзен Гөлзәриясе өчен генә түгел, ә аның карынындагы

нарасый өчен дә җаваплы икәнен тоеп яши башлады.

...Алда максат юклыгын чагылдырган тойгы-кичерешләр, Габделнур

идарәнең төзелеш комитеты рәисе итеп сайлангач, басылды, юкка чыкты. Чөнки

монда инде ул идарәдәге эшләр өчен җаваплы кешеләрнең берсенә, күпчелек

эшчеләргә һәм инженер-техник хезмәткәрләргә Габделнур Галләмовичка

әверелде.

Тормыш — ул ярыштагы юртак кебек — алга таба чаба да чаба. Ләкин аның

юлы тигез генә булмаска да мөмкин. Шуңа күрә Габделнурны, аның дуслары

Ирек белән Хөрмәтне дә алда зур сынаулар көтүе ихтимал.

 

Тәмам.

"КУ" 10, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев