Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Күчмик, әни, хәлфә йортына, үз өебездә генә торыйк. Әйт әтигә, әгәр бу эшне эшләсәгез, миңа мәңге кияү табылмаячак, карт кыз булып калачакмын. Миңа берәү дә яучы җибәрмәячәк...
Габдрахманнар күршесе Галәүләр йорты өстендә тагын ялгыз торна әйләнде:
– Торрыйк-торрыйк, торрыйк-торрыйк!
Әллә нинди үзәк өзгеч моң иде ялгыз торна тавышында. Әнә инде һавада ике өчпочмак булып торналар чылбыры китеп бара. Солтангәрәй торналарга карап торды да ялгыз калып өзгәләнгән торнага дәште.
– Син нигә шуларга иярмисең? Ялгызың калып, сагыш таратып йөрисең! Кушыл инде төркемеңә, кушыл!
Галәү дә, хатыны да күршеләрен озатырга чыкмадылар. Хатыны Мөнәзәһә, сәке читенә утырып, таң алдыннан Галәү атып алып кайткан торна каурыйларын йолкып утыра иде.
– Язын аткан торнаң бигрәк ябык иде, монысы ару, хәйран итле күренә, – диде Мөнәзәһә, торна каурыйларын шырт-шырт иткән тавыш чыгарып йолка-йолка.
– Алар бик ерактан очып кайталар бит, май җыеп ятмыйлар. Шуңа күрә язын кошлар ябык була.
Галәү сүзен әйтеп бетерә алмады, парсыз калган ялгыз торна, яңадан әйләнеп кайтып, йорт өстендә әйләнде: торрыйк-торрыйк, торрыйк-торрыйк! – Парын эзли инде бу. Их, атып алырга, якында гына бит, ә! Юк, авылда ярамый – авылдашлар яратмас. Быел барыбер китмәс ул. Вакыты җитәр, безгә
дигәне безгә булыр, – дип, Галәү урамга чыгып китте.
– Шул торнаны атмасагыз, ачка үләр идегез инде, әнә пары ничек өзгәләнә,
– диде урамнан килеп кергән кызы Гөлнәзирә. – Ничекләр генә кулыгыз бара?! Торна каргышын алмасагыз, башка рәнҗешләр аздыр сезгә! Әле Габдрахман хәлфә өенә күчәргә җыенасыз, рәхәт күрербез дип уйлыйсыздыр. Урамга чыгарлыкны калдырмадыгыз. Барысы да бармак төртеп күрсәтәләр. Күчмик, әни, хәлфә йортына, үз өебездә генә торыйк. Әйт әтигә, әгәр бу эшне эшләсәгез, миңа мәңге кияү табылмаячак, карт кыз булып калачакмын. Миңа берәү дә яучы җибәрмәячәк, әйтте диярсез менә.
– Тик кенә утыр. Бу өйдә кыш чыгып булыр дип беләсеңме? Без күчмәсәк, табарлар кемгә бирергә, аптырама. Мондый өскә ишелергә торган йортта ничек кыш чыкмакчы буласың? Нүжәли синең чарлаклы матур йортта торасың килми? Гомер буе тараканнар арасында ятмабыз лабаса!
– Курыкма, әни, ул тараканнар, безнең белән ияреп, анда да күчәрләр, бер дә кайгырма.
Гөлнәзирә чиләк-көянтәләрен алып, суга чыгып китте. Баш очында әйләнгән торнага карап:
– Юк инде, җаным, парыңны таба алмассың. Рәнҗисеңдер безгә, нишлим соң? Кит син моннан. Зәңгәр һаваны канатларың белән телеп, иптәшләрең артыннан оч! Сине парыңнан мәңгелеккә аердылар. Әгәр бу тирәдән ераграк китмәсәң, үзеңне дә атып үтерәчәкләр. Аларда иман юк. Синең парыңны атып алганда, күршеләребезне авылдан куганда, минем дә җанымны үтерделәр. Нихәлләр итеп бу фани дөньяларда яшәп бетерергә. Авылдашларның кырын карашын, нәфрәтен тоеп яшәп була, димени?! Мин гомерем буе ялгыз булачакмын. Ә син оч, җаным, кит моннан! Минем канатым юк шул! Әгәр канатым булса, мин дә очар идем, барлык хәсрәтләремне таратып, бер кагыныр идем дә, синең белән икәүләп күккә күтәрелер идек, әй очар идек, еракларга очар идек. Ә синең парыңның шырт-шырт итеп каурыйларын йолкып утыручылар, үзләренә белем биргән хәлфәләрен, күршеләрен кан елата-елата Себер җибәрүчеләр җирдә калсыннар! Аларның күккә күтәрелергә хаклары юк. Алар күккә күтәрелә алырдайларны, тормышны армый-талмый үз җилкәләрендә тартучыларны һәм синең кебек туган якларын сагынып, ел саен туган илләренә кайтучыларны юк итәләр, – дип, күз яшьләрен сөртә-сөртә, тәмам ишелгән, бер якка янтайган җил капканы ачып, Тереклек елгасына таба атлады.
Күршеләренең гөрләп торган йорты нәүмизләнеп, сагышланып калган. Канәфер агачының ботагында Фәгыйлә карчыкның ак батист яулыгы эленеп тора. Ул акрын гына искән талгын җилдә саубуллашкан кебек җилферди. Күрәсең, аңсыз Фәгыйлә түтине ат арбасына салып өенә озатканнан соң, аның җирдә ятып калган батист яулыгын берәрсе канәфер ботагына элеп куйгандыр.
***
Солтангәрәй, Габдрахманнарны озатып калганнан соң, өйләренә кайтып, әти-әнисе янына сәке кырыена килеп утырды. Әтисе, бер сүз дәшмичә, гасабиланып, кулын улының иңнәренә салды. Озак кына сүзсез утырганнан соң:
– Улым, Нәфисә кайларда икән соң, Ялантау буйларыннан әйләнеп кайтмыйсыңмы? Әй Раббым, япь-яшь кыз бала кайларда каңгырап йөри икән? Үзен-үзе хараплар итмәсә ярый инде. Ходаем, бер Аллам, әле азрактан Хәбибулла абзый янына кереп чыгармын. Аңсызланган Фәгыйлә түтине ат арбасына салып, өйләренә алып кайтып киткәндә, үзәкләрем өзелде! Әле кече улы бигрәкләр дә яшь бит! Нинди гаиләне хараплар иттеләр! Авылның күз өстендәге кашы иделәр ләбаса! Әнә, Котдусларга да тентү кергән, аларны да өйләреннән куарга дип әйтеп әйтәләр, ди. Нинди ләгънәт төшкән дөньяга калдык, улым! Син бар, Мишә буйларын, Көлич әрәмәләрен, Кыйгасар буйларын бер урап уз әле, эзләп кара инде Нәфисәне, диюем.
Елый-елый күзләре шешенеп беткән Миңлебану:
– Улым, бар, тиз генә ашап-эчеп ал да тирә-юньне әйләнеп кайт әле. Таба калсаң, кай тирәгә генә озатырсың икән? Куркыныч заман, берсе дә кертмәс! Хәзер бөтен кеше үзе өчен курка. Күреп торасың, күзләре тонган, беркемне аямыйлар. Ул Котдус картның ни гаебе бар инде? Имеш, тифтан үлгән Хәертдин белән Миңҗамал улын ялчы итеп тотканнар. Соң ул Рәхимулланы үз балалары урынына үстерделәр ләбаса! Өч яшьлек малай ялгызы калгач, сабыйны берсе дә үзенә сыендырмады. Үги бала асрасаң, авызың-борының кан булыр, үксез бозау асрасаң, авызың-борының май булыр, дип, Котдус картны алмаска күпме үгетләделәр?!
– Алма, Котдус, үзеңнекеләр ишле, тормыш авыр, ашау-эчү ягы такыр, ничекләр итеп кеше итәрсең ул өч яшьлек баланы? Әле аннан кем чыгар, акылыңа кил! – диделәр.
– Юк, – диде Котдус, – алам, үземнекеләр янында үсәр әле. Беркемдә дә төртеп тишкән тамак юк. Нәзифә, умач уганда, арыш онын күбрәк кушар. Үсәр, Алла теләсә. Кара, ничек итеп күзләрен мөлдерәтеп карап тора сабый, үсәр, – дип кабатлап, малайны иске-москыга төреп алып кайтып китте. Шул чакта беребез дә алмады бит, курыктык. Үз балалары нәрсә кисә, шуны киде Рәхимулла, нәрсә ашаса, шуны ашады, араламадылар. Имеш, Рәхимулланы эшләткәннәр. Ә Котдусның үз балалары эшләмичә генә яттымы? Кызу эш вакытында өсләрендәге киемнәрен дә салмыйча йоклыйлар иде бит. Иртәдән кичкә кадәр аяк өсте булдылар. Шуңа күрә ашаулары да кешедән арурак иде, кигән киемнәре дә аерылып торды. Шуларны ялчы тоталар дип сөрергә булганнар. Аптыравыңнан нишләргә белмәссең, валлаһи! Әле бит шул Рәхимулла Котдус кызы Галиябануны үзенә яр итте, яңа гына өйләнештеләр. Инде тормыш кайсы якка таба борылыр, ниләр күрербез, Алланың бер үзенә тапшырдык! Ул Зөһрә баласын ничек табар? Тормышлары Себердә ничек булыр? Фәгыйлә түти ничекләр аякка басар? Нәфисә балакаем кайларда интегеп йөри икән? Эзләп кара, улым, әтиең дөрес әйтә, – дип сүзен тәмамлады Миңлебану. Үзе, күзләрен сөртә-сөртә, сәке өстенә шакмаклы ашъяулык ябып, ашарга әзерләде.
Табын янында сүзләре ялганмады.
– Кайдан табасың инде аны?! – Солтангәрәйнең җавабы шул булды. Табын яныннан торып чыгып китте дә бөтен көче белән күптәннән кисеп куйган каен утынын ярырга тотынды. Бөтен дөньясына рәнҗеп, ярсый-ярсый, утын бүкәннәренә балта белән орды Солтангәрәй. Шушындый тормыш турында хыялланган идемени соң ул?! Төшләрендә Нәфисәне күреп, аңа унҗиде яшь тулгач, яучы җибәрәм дип хыялланып, үзләренең туачак уллары, кызлары турында уйлап, күпме йокысыз төннәр үткәрде?! Печән өстендә Нәфисә белән үткәргән ямьле җәй көннәре; кызның, елый-елый, чишмә буенда кыңгырау чәчәкләре чигелгән, гөлҗиһан сабыны исләре килеп торган кулъяулык бүләк итүе; Көличкә озатканда, Тереклек елгасын кичкәндә, күбәләктәй җиңел Нәфисәнең Солтангәрәйнең муенына уралган нәфис куллары; егетнең муенын рәхәт кытыклап пышылдавы; «Солтангәрәй җаным, мин сине мәңге онытмам, син минем йөрәгемнән гомер буе китмәссең» дип үксүе; татлы иреннәре; Акборын тугайлыгында, «мин боларны күрә аламмы инде, юк, Солтангәрәй, мин башка бу якларга әйләнеп кайтмаячакмын, бу – безнең беренче һәм соңгы төнебез» дип, калтырана-калтырана елавы күз алдыннан китмәде.
Солтангәрәйнең утын пүләннәренә китереп оруы Нәфисә белән икесенең бәхетен җимерүче, ул әле кем икәнен дә аңламаган, тормышын шушы хәлгә төшергән властьнымы, аерым кешенеме кыйнавы, үч алуы сыман иде. Бер олау утынны шулай әрни-әрни ярып бетереп, пөхтә итеп әрдәнәләргә өеп куйды егет. Тип-тигез итеп, матур итеп, әтисе өйрәткәнчә өйде. «Кем белә, бәлки, дөньялар үзгәрер, Нәфисә бу йортка килен булып төшәр. Кипкән коры утын ягып, өйләрен җылытырлар, кияү-кәләш мунчасы ягарлар. Ил-җир гел болай гына тормас, ни дә булса үзгәрер», – дип уйлады егет, инде кояшның Ялантау астына тәгәрәвен көтеп.
Тиз генә әнисе пешергән умачлы ашны ашады да, киемен алыштырып, юынып:
– Мин чишмә буена уенга төшәм, – дип чыгып китте егет.
– Газизҗан, улыбыз Нәфисәне эзләргә чыкмады, бер әйләнеп кайтса, ни була иде инде? – диде Миңлебану, рәнҗеп.
– Өйрәтмә. Безнең сүз белән йөрер яшьтә түгел, нишләргә икәнен үзе беләдер.
Алар сүзсез генә чәй эчтеләр дә йокларга яттылар.
Дәвамын күзәтеп барыгыз.
"КУ" 1, 2020
Фото: pixabay
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Ачы язмышлар...
0
0